Кайсын пигы итәгендә
Ba i авына килеп, тауларыңда йөрим. Үзен исән чак га соңладым. Бер юаныч: исемен йөрткән пикны үз күзләрем белән күралдым. Монда булып киткән зур шагыйрьләр данлап язсалар да тауларны. таулар жанын йөрткән халык рухын кнәз ән-киткән сәях аклармы? Таулар матур. Әмма кырыс та алар. Ташны тирең тишсә — син ашлы... Әйтә идек: тауларымның минем күләгәләре дә кояшлы! Киртләч-киртләч икән тау очлары — гүя кардиограмма сурәте! Ничек I үздең икән, йөрәгеңә ишелгәндә халкың хәсрәте? Синдәй ирләр барда, аз халык та ишле, бөек булып таныла. Әйтелгән сүз. күкрәү-яшен булып, әверелә дөнья данына. ...«Ах! тау юклыклар...» дип язган идем күптән инде-—үсмер чагымда. Гомер тавын төшеп кабатлыймын, таулар юк! дип, тагын, тагын да. Казаннарга килеп чыга идең, күңелләр! ә шатлык өләшеп. Егет булып калдың күңелләрдә, бер символы булып көрәшнең. Син бер ныклы гере күпере идең Болгар иле белән Балкарның. Җәрәхәтле таш та җанланадыр, канат тисә — синдәй шонкарның! ...Кайсын пигы. Биек. Итәгендә яшь бөркетләр канатланалар. Таулар биеклекне югал талмый — алар күккә кадакланганнар!