Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
РЕСПУБЛИКАБЫЗНЫҢ
МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК БӘЙРӘМЕ
30 август көнне Казанда Татарстан Рес-
публикасының Дәүләт суверенитеты турындагы
Декларация кабул итүнең дүрт еллыгына
багышланган спорт һә.м сәнгать бәйрәме булып
үтте. Республика бәйрәме быел Олимпия
комитетының 100 еллыгына туры килде Әлеге
халыкара фестивальдә катнашу өчен
күршеләребез Башкортстаннан. Чу- вашстаннан,
Мари-Эльдән, шулай ук Киров, Краснодар,
Кабарда-Балкар, Алтай якларыннан да кунаклар
күп килгән иде.
Бәйрәм Казан ипподромында атлар ча-
быштырудан башланып китте һәм көннең икенче
яртысында башкалабызның үзәк стадионында
дәвам итте Халыкны олуг бәйрәмнәр белән
котларга һәм тамаша карарга Татарстан
Президенты М. Шаймиев, Премьер-министр М
Сабиров. Вице-президент В. Лихачев.
Җөмһүриятебезнең авыл хуҗалыгы һәм азык-
төлек министры Ф. Сибага- туллин, физкультура
һәм спорт комитеты рәисе X Мортазин һәм башка
рәсми кешеләр белән бергә, Төркия авыл
хуҗалыгы министры Рәфәхетдин бәй Шахин да
килгән иде < порт ярышлары сәнгать осталарының
чыгышлары белән аралашып барды. Җиңүче өч
район (Чаллы, Балтач, Арча) командаларына
Татарстан Президенты билгеләгән 25,15,10
миллион сум күләмендәге акчалата бүләк
тапшырылды.
ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ
Җөмһүриятебез суверенитеты турында
Декларация кабул ителүнең чираттагы еллыгына
багышлап, 26 августта Татарстан Фәннәр
Академиясе, Г Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм тарих институты, Бөтендөнья Татар
конгрессы башкарма комитеты. Бөтентатар
иҗтимагый үзәге «Татарстан мөстәкыйльлеге:
бурычлар һәм проблемалар» дигән темага фәнни
конференция үткәрде.
КАҺАРМАННАРНЫ ИСКӘ АЛУ
25 августта, Казан Кремле алдындагы М
Җәлил һәйкәле янында, моннан 50 ел элек
Алманиянсң Плетцензсе төрмәсендә фашист
гильотинасы тарафыннан башлары киселгән II
каһарманны—батыр йөрәкле
милләттәшләребезне искә алу мәрасиме булды.
«Хәтер жыены»на Мусаның бүгенге көндә исән
көрәштәш дусларыннан — Казанда яшәүче Әмир
Үтәшев, Үзбәкстаннын Каршы шәһәреннән Фәрит
Солтанбәков, Мәскәүдән шагыйрьнең хатыны
Әминә ханым. кызы Чулпан, оныгы Таня, сугыш
һәм хезмәт ветераннары, «Кызыл ромашка» бе-
рләшмәсе әгъзалары, әдәбнят-сәнгать эш-
леклеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре килде.
Матәм җыенын Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары И. Хәйрул- лин
ачты. Җәлил белән бергә җәзалап үтерелгән 10
батырның — Гайнан Кормаш, Фоат
Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов.
Гариф Шабасв, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал.
Зиннәт Хәсәнов. Әхәт Ат- нашев, Сәлим Бохаров
барельефлары алдына (аларны атаклы скульптор -
СССРнын халык рәссамы, Муса һәйкәле авторы В.
Цигаль иҗат иткән) Татарстан Президенты М
Шаймиев тере чәчәк бәйләмнәре салды.
Аннары Татарстан Язучылар берлеге идарәсе
рәисе Р. Мөхәммәдиев алып баруында митинг
башланды. Казан шәһәре хакимияте башлыгы К.
Исхаков, исән жәлил- челәр. Әминә ханым,
язучылардан С Баттал, Р. Мостафин, И. Юзеев. Р
Харис, нәфис сүз остасы А Арсланов, җырчылар-
дан У Әлмиев, 3. Сәхәбиева. X Бигичев, Р.
Ибраһимов һ. б. үзләренең батырларга карата
хисләрен кайнар сүз, шигырь һәм җыр белән
белдерделәр.
Матәм җыеныннан соң, бер төркем кунаклар
М Җәлилнең Казанда чакта яшәгән йортында —
шагыйрь музеенда булып, аның хакында,
көрәштәшләре турында хатирәләрне яңарттылар.
М. Җәлилне һәм аның 10 көрәштәш дустын
искә алу кичәсе Уфада ла зурлап уздырылды. Аны
Башкортстанның татар мәдәнияте мәркәзе
(җитәкчесе Муса Сираҗи) оештырган иде
Татарстан Югары Советы Президиумы
җәлилчеләр истәлегенә багышланган әлеге кичәгә
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р
Мөхәммәдиев. «Татарстан» журналы баш
мөхәррире Р Мостафин. «Татарстан хәбәрләре»
газетасы баш мөхәррире, шагыйрь Р Харис
составында делегация җибәргән иде.
Татарстан делегациясен Башкортстан
Республикасы Президенты Мортаза Рахимов
кабул итте.
Оренбурдагы татар театры һәм «Туган тел»
җәмгыяте, шулай ук Санкт-Петербургтагы «Нур»
татар җәмгыяте дә җәлилчеләр- нең җәзалап
үтерелүләренә ярты гасыр тулу көнен халык
күңелендә калырлык итеп үткәрделәр.
ВИЦЕ-ПРЕЗИДЕНТ ТӘКЪДИМЕ
Казагыстаи Республикасы Президенты Н.
Назарбаев инициативасы белән. 20 ссн-
тябрьдә Алматы шәһәрендә «Евразия киплеге
интеграция потенциалы һәм аны гамәлгә ашыру»
дигән темага фәнни-гамәлн конференция
уздырылды Анын эшендә. БДБ илләренең һәм чи
г илләрнең дәүләт эшлек- лсләрс. дипломатлар,
галимнәр белән бергә. Татарстан
Республикасының Вице-президенты В Лихачев та
катнашты. Ул Җөмһүриятебезнең Евразия
интеграциясендә катнашу хокукын дәлилләп
сөйләде. Евразия союзының җитәкче үзәкләренең
берсен Казан шәһәрендә оештырырга. әлеге бер-
дәмлекнең халыкара хокук институтын Та-
тарстанда ачарга гәкьдим кертте.
ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР КОНГРЕССЫ
Сентябрь аенда Төркиянсн башкаласы
Анкарада төрки халыклар тарихына багышланган
фәнни конгресс үткәрелде Анын эшендә
Татарстан Фәннәр Академиясе Президенты М
Хасәнов җитәкчелегендә җөмһүриятебезнең
танылган галимнәреннән М Зокисв, Ә
Кәримуллин. С. Алишен. Ә Мөхәммәдиен. Ф
Урманчеев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар
АРАЛАР ЯКЫНАЯ
Казанда чит дәүләтләрнең әдәбият һәм
мәдәният көннәрен уздыру, төрле күргәзмәләр
оештыру матур бер гадәткә әверелде. 5—12
сентябрь көннәрендә, мәсәлән, башкалабызда
«Алмания көннәре мәгълүмат һәм мәдәният
атналыгы» зур уңыш белән үтте. 13 16 сентябрьдә
исә Татарстан Рәссамнар берлегенең зур залында
«Венгрия сезнең партнер» дип исемләнгән
күргәзмә эшләде Анда әлеге республикада җитеш-
терелгән күптөрле товар үрнәкләре күрсәтелде.
НЕВА БУЕНДА- ЯҢА ВӘКИЛЛЕК
Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм
Ленинград өлкәсе белән узган ел та төзелгән
килешү нигезендә. Җөмһүриятебезнең
Министрлар Кабинеты Нева каласын ла
Татарстанның сәүдә-икътнсад вәкиллеген ачу
турында карап кабул итте Аның җитәкчесе итеп
хәрби фәннәр кандидаты Шамил Әхмөтшин
билгеләнде. Элек ул тыл һәм транспорт
академиясендә укыткан, хәзер берьюлы икс
акционерлык җәмгыятьләре «Самсон» һәм «Дор-
ол-Ислам» мөселман эшкуарлары президенты
вазифаларын башкара.
ЯПОНИЯ КУНАГЫ —
ТАТАРСТАНДА
Җөмһүриятебездә Япония филологы, та-
нылган профессор Тору Кавасаки бу гып китте
Тон һөнәре буенча рус ә.тәонягы белгече саналган
әлеге галим. Казандагы Һәм Татарстандагы
милләттәшләребез белой якыннан танышып.
«Россиядә татарлар» дигән яңа китабы өчен
мәгълүматлар туплады. Моңарчы аның СССРлагы
үзгәртеп кору чорын яктырткан китабы дөнья
күргән иле
ТАТАРСТАН
ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
15 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлеге
идарәсенең чираттагы утырышы булды Анда.
Язучылар берлеге оештырылуга 60 ел тулу
уңаеннан, шушы елның 21 ноябрендә юбилей
тантанасын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре
каралды. -Шәһрн Казан» газетасына кушымта
рәвешендә «Әдәби җомгамны чыгару турында
эшлекле сөйләшү булды Утырышта «Идел»
журналының баш мөхәррире итеп янадан Фәиз
Зелкарнөй расланды Аерым әдипләргә Татарстан
Президенты фондыннан һәм эшмәкәр Рәшит
Ахунов фондыннан акчалата ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Язучылар берлеге каршындагы
остаханәләр үз эшчәнлек төрен яңартып
җибәрделәр 31 августта балалар әдәбияты
остаханәсе (җитәкчесе Шәүкәт Галиев)
«Мәктәпләрдә балаларга нинди әдәбият
укытабыз?» дигән темага кызыклы сөйләшү
үткәрде «Мәгариф» нәшриятында әдәбият буенча
байтак кына дәреслекләр чыгарган А Яхин белән
бергә, әлеге сөйләшүдә Л Ихсанова. И. Юзеев. Р
Миннуллин. Г Садә. Р Ягъфәров кебек язучы тар.
галимнәр, мөгаллимнәр дә катнашты
19 сентябрьдә шагыйрьләр остаханәсе дә
үзенең беренче утырышын үткәрде. Татарстанның
халык шагыйре Илдар Юзеев алып барган әлеге
шигърият мәҗлесендә 90 яшен тутырып килүче
Салих ага Багдад белән очрашу булды Өлкән
шагыйребез тыңлаучыларны үзенең иҗат
тәҗрибәсе, әдәбият сәнгать. сәясәт дөньясына
кагылышлы күп кенә гыйбрәтле-кызыклы хәлләр
белән таныштырды. күпсанлы сорауларга
җаваплар бирле
Шул ук утырышта остаханәнсң 7 кешедән
торган Шурасы (рәисе Илдар Юзеев. урынбасары
Рәдиф Га таш. сәркатибе Шаһинур Әхмәтсафа
әгъзалары Мөдәррис Әг г. тәм. Лена Шаг
ыйрьжан. Харрас Әюп. Газинур Морат) сайланды.
Әлкн районында Алпар урта мәктәбе ачылуга
70 ел тулды Шул уңайдан, биредә тантана булып
узды Кунаклар гуган мәктәпләренә зур-зур
бүләкләр (ике машина, төсле телевизор һ 6 ) алып
килгәннәр иде Ә «Казан утлары» журналының
бүлек мөхәррире. шагыйрь Шамил Маннанов
белән композитор Луиза Батыр-Болгари, гуган як
гимны итеп, «Алпарым» .тигән яна җыр бүләк
иттеләр Аны. җыр авторлары кебек үк. шушы
төбәктән чыккан танылгач җырчы Мирсәет
Сөнгагуллин башкарды