Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСЕМЛЕ ИМАШ ТУГАН

Рашит Имаш. 1971 елнын көзендә Мәскәүдәгс Суриков исемендәге нәфис сәнгать уку
йортын бетерүенә нәкъ бер ел дигәндә. Казанга, бу чорда шактый күкрәп- куәтләнеп киткән
сынлы сәнгать мәйданына кайтып керде Арысландай гайрәтле, көчле тавышлы, көләч йөзле һәм
һәрвакыт күтәренке күңелле, калын гәүдәле егет, хөррият аланында печән чабучы гаярь ир
кебек, бөтен көче-куәте белән селтәнеп җибәрде Шулчак киндер тукымада бер-бер артлы гүзәл
сыннар, сурәт-йөзләр, пейзаж һәм сюжетлы картиналар пәйда була башлады «Хәбәрче»,
«Карчык». «Студент кыз», «Йорт буяучы» (маляр) Рафикова, «Солдат хаты» һ б һ б Тор а-бара
аны нәкыштан ташып чыккан графика (рәсемчелек) өлкәсе биләп алды һәм рәссамны төрле
мөстәкыйль серияләр («КамАЗ төзүчеләр». «Татар язучылары», «һиндстанга сәяхәт») тудыруга
этәрде биредә шулай ук дусларга, язучы-рәссамнарга багышланган шаржлар, «Социалистик
Татарстан» газетасы. «Азат хатын», «Чаян» журналлары өчен башкарылган рәсемнәр,
Мәскәүдәгс «Балалар әдәбияты», Татарстан китап нәшрияты үтенече буенча эшләнгән
иллюстрацияләр жанры туып чыкты (И Нуруллин «Кырлай авылы шагыйре». Г Ахунов
«Артыш тавы артында». Р Моста- фнн «Нәни Муса» повесте һ.б.) Шулай итеп, иҗатының
беренче адымнарыннан ук. рәссам үзенең эчке җегәрен тоеп, берьюлы берничә жанрны эшкә
җигеп, буразнаның һәркайсында уңай нәтиҗәләргә ирешеп, һәммәсеннән дә канәгатьләнү
тапмыйча, ярсып-канатланып, алга ыргылды
Аның дөнья, татар әдәбияты классикларына багышланган портретлары — үзе бер хәяг..
Татарстан һәм Башкортстанда. Казан. Питрәч. Әлмәт төбәкләрендә ул башкар ган дивар
бизәм композицияләре гипс рельефлар, Урал тауларыннан табылган вак ташлардан төзелгән
төсле мозаикалар, фрескалар аның иҗат юлында бер сәхифә булды.
Тәүге эшләрендә беркадәр ялган пафослы героик аһәңнәр, хезмәт романтикасы кебек
шаукымнар көйрәп алган иҗаты (КамАЗ, БАМ. Чирәм җирләр торгызу мотивлары), берзаман
күзгә ташланырлык борылыш ясап, гади тормыш, табигатькә, халык мохитына, милли тоемнар
дәрьясына юл тотты Югары профессионал, нәкыш остасы Рәшит Имаш бу хисләрен җисемсез
аморф лирика, мактау-мәдхия, риваятьнамәләр аша чишми — сынлы сәнгатьнең сыналган
өлкәсе портрет жанрында, тормышның умырткасын гыйбрәтләгән, «кургаш» сеңгән
характерларда, табигать алхимиясен татып җыерчыкланган, гөлләнгән йөзләр, агач бура кебек
тотнаклы, ышанычлы зур куллар аша тасвирлады («Карт кеше». «Төзүче А Ново - лаңкий»,
«Балта остасы», «Геодезистка» һ б.) Колачлы, дуамал, бертуктаусыз алга омтылучы Рәшит
Имаш иҗат сукмагыннан кызу барды
Шулай итеп. Р Имаш чамасыз потенциалын, зур сәләтен күпкырлылык, төр лелеккә, сәнгать
эчендәге туктаусыз эзләнүләргә багышлады Бәлкем, шул олы илаһи с әнгать хисен төрле мәзхәб
алымнарга бүлми, зур башлангычларын, киң мөмкинлекләрен бер максатка баглап, мыскаллап
сарыф итсә (мулрак) уңышка ирешкән булыр иде. кылганы тау кадәр булыр иде Булуын булыр
иде. ләкин татар рухлы, татар телле, бихисап омтылышлы, сөйләм остасы, мәзәкче, «артист» Р
Имаш дуслары һәм халык тарафыннан бу кадәр сөелгән, тау кадәр мәхәббәткә лаек шәхес була
алмас иде, мөгаен.