ИДЕЛ БУЕ ТӨРКИЛӘРЕНЕҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ
алыкларның килеп чыгышы һәм беренче ватаннары мәсьәләсе Көнбатыш Европада аеруча XIX гасыр башыннан бәхәс кузгата. Үтә милләтчеләр һәм фашистлар тарафыннан дәрәҗәсе төшерелгән бу мәсьәләләрне Көнбатыш тикшеренүчеләре хәзерге вакытта хәтта искә дә алмыйлар, «этногенез» атамасын этнология дәрсслскләрендә дә очратмыйсын. Элекке Советлар Бер-легендә һәм социалистик илләрнең күбесендә этногенез проблемасы, киресенчә, этнографиянең генә түгел, бәлки пархеологиянең, лингвистиканың һәм антропологиянең дә күз уңында тора.
«Большая советская энциклопедиямдә «этногенез» атамасы «халыкның килеп чыгышы» дип аңлатыла һәм махсус рәвештә «төрле җәмгыятьләрнең, димәк, төрле этник төркемнәрнең үзара төрлечә йогынтысының, кушылуының һәм күчешенең эчке барышы гомуми законнарын чагылдыручы эзлекле тарихи процесс» дип шәрехләнә. Шулай итеп, «этнонегез» атамасы, беренче ватан төшенчәсенә каршы буларак, хәрәкәтчән үсешне чагылдыра һәм этник төркемнәрнең башы да. ахыры да күренмәгән әверелешләренә басым ясый
Совет галимнәре марксистик фикерләү калыбына таянып, мәгълүм социаль- икьтисадый үсеш дәверенә теге яки бу этник оешу баскычы туры килә, дип саный Ягъни тарихкача жәмг ыятьтә кабилә һәм ыруглар, феодализмда халык, капитализмда буржуаз милләт, социализмда социалистик милләт формалаша Этногенегик тикшеренү, барыннан да элек, халыкның барлыкка килү мәсьәләсенә, аның аерым өлешләрен өйрәнү! ә юнәлдерелә Бу өлешләр исә тә: аен бер заманда кайсы да булса этник җәмгыять составына керә һәм аларны хәзерге милләтнең элгәрләре итеп карар! а мөмкин
Этногенегик тикшеренүләрнең беренче баскычы егерменче елларда билгеле бер милләтчелек юнәлеш-омтылышлары белән аерылып тора Нәкъ шул чорда Кавказ. Урта Азия һәм Урта Идел буе халыклары үзләренең килеп чыгышы мәсьәләсен күтәрәләр Әмма этногенезны өйрвнү өлкәсендә системалы гикшере- нүгә кырьп ынчы еллар башында гына керешелә. Бу яңа фәнгә «буталчык этноге- нетик риваятьләр», «җирле буржуаз мнлләтчеләр»нен «ялган фәнни конструкцияләрме һәм. шул ук вакытта, милли социализм калыплары белән көрәшү бурычын куялар. Сугыштан соң совет халыкларының килеп чыгышы буенча күп хезмәтләр басыла Аларның барысы да совет археологиясендә, тел белемендә һәм этнографиядә com ы егерме елда өстенлек иткән марризмның көчле йогынтысы белән билгеләнгән. Сталинның 1950 елда басылган тел белеме буенча мәкаләләре СССРда этногенез фикер агышында яна дәвер ачты. Марризмнан
Андреас КАППЕЛЕР (1943)- Я.мш/ш.чие// Кельн шаһаре университеты профессоры (1982). Кончы.ыш Европа тарихын tnip.ni}.о багышланган күп кена \е>- матлар авторы
Мәкаләнең гыйльми мохәррирс Дамир Исхаков Французчадан урысчага А Арыс- ланова. урысчадан татарчага М Хуҗин тәрҗемәсе.
Х
азат ителгән өлкәләрдә, нәкъ менә тел белемендә, күтәрелеш башланды, архе-ологик, этнографик һәм антропологик экспедицияләр оештыру ешайды. Тик бу өлкәдәге сырышлыклар фәннәрара теориянең яна базасында килештерелмәде. Илленче еллар ахырында этногенетик тикшеренүләр билгеле бер дәрәҗәдә сүл-пәнләнде Дискуссия әлегә дәвам итә, ләкин ул инде элекке Советлар Берлегеннән читтә бара Бүгенгечә этногенез теориясе буенча да. СССРның күпчелек халыкларының килеп чыгышы буенча да уртак фикергә киленмәде Төрле фәннәр арасында, милли һәм региональ мәктәпләр арасында яки совет фәнендә иң яшәүчән өлкәләрнең берсе—этногенетик тикшеренүләр буенча төрле карашларда торучылар арасында бәхәсләр жанлангалап китә
Урта Идел буе халыклары
тник картага карагач, элекке Советлар Берлегенең Европа өлешендә шак-тый ук бертөрлелек күрәбез. Ләкин үзәгендә урыслар урнашкан киң җир-ләрдә Урта Идел буенда һәм Себердә төрле төрки һәм фин-угыр халык-лары яшәве дә бу картадан ачык аңлашыла. Шушы төбәкләрнең үзара этник йогынтылары һәм вакыйгалар тулы тарихы этногенетик тикшеренүләр өчен нигез булып тора Мондый тикшеренүләр исә бик тә кызыклы, әмма шул ук вакытта >аять катлаулы.
Идел дәрьясы элек-электән ук регионны Европага һәм Азиягә, урманнарга һәм далаларга бүлеп тора. Бу төбәктә төрле телдә сөйләшүче, төрле мәдәниятле, төрле раса һәм цивилизация кешеләре очрашкан һәм очраша килә Безнең эраның беренче меңъеллыгы ахырында монда— Идел буенда Болгар дәүләте оеша. Шактый үскән бу цивилизация унөченче гасырда Алтын Урда хакимлегендә кала. Аннан соң унбишенче гасырда оешкан Казан ханлыгы. Мәскәү тарафыннан уналтынчы гасырда яулап алынып, Русь дәүләтенең бер өлешенә әверелә
Төрки халыкларның килен чыгышы
өрки халыклар зур гаиләсенең төньяк-көнбатыш өлешен Казан татарлары һәм чувашлар тәшкил итә. Урыслар, бу халыкларның кемлеген белгәч, аларның килеп чыгышы турындагы мәсьәләне унсигезенче гасырда үзләре кузгата. Хәзерге вакытта Казан татарларының һәм чувашларның килеп чыгышы турында күпсанлы бәхәсләр алып барыла.
Бер хәлне искәртү зарур: рәсми совет статистикасында Казан татарлары хакында аерым һәм анык әйтелми. 1959 һәм 1970 елларда халык санын алу нәтиҗәләре буенча гомум татар милләте Кырым татарлары, нугайлар. Әстер-хан. Себер, Казан татарлары бергә исәпкә алына. 1917 ел!а чаклы исә урыслар «татар» атамасын Русия империясенең тагын да күбрәк санлы төрки-мөселман халыкларына (мәсәлән, азәрбайҗаннарга) мөнәсәбәттә дә кулланганнар Хәзер Казан татарлары үзләренең бердәйлегенә ирешкән, күрәсең. Совет фәне татар-ларны төрле төркемнәргә аерса да. рәсми власть, этно! рафик бүлгәләүләрне исәпкә алмастан, патша заманы традицияләрен бүген дә дәвам итә Халык санын алу мәгълүматларында татарларның төрле төркемнәре бер исем астына кертелүе шуңа мисал.
Революциягә чаклы урыс галимнәре, Русия империясенең билгеле бер сан-дагы төрки-мөселманнарына һәм унөченче гасырның монгол басып алучыларына карата Алтын Урдада хакимлек иткән сыйныфларны белдерүче «татарлар» этно- нимын кулланып, Казан татарларын Алтын Урда монгол-татарлары белән үзен- нән-үзе бердәйләштерә. 1909 елда татар тикшеренүчесе Г Н Әхмәров Казан татарларының Идел болгарлары белән туганлыгы фикерен әлеге теориягә каршы куя Капма-каршы шушы ике теория соңрак кубачак бәхәсләрнең ике котыбы барлыкка килүен билгели.
XX йөз башында үсеп баручы татар милли хәрәкәте бу мәсьәләләр белән җитди кызыксына. Кайбер татар милләтчеләре. Алтын Урданы күкләргә чөеп мактап, аның мисалында бердәм татар дәүләтен күрәләр һәм «Чыңгыз ханның данлы заманнарына кире кайтыр! а» чакыралар яки. пантөркизм билгесе астында, татарларның беренче ватанын Алтайдан эзлиләр Тагар галиме Г С Гобәйдул- лин әлеге карашларны 1928 елда тәнкыйтьләсә дә, ә 1941 елда татар тарихчысы X Г Гыймади. Г. Н. Әхмәров кебек үк. бу халыкның килеп
Э
Т
чыгышында болгар
элементы булуын расласа да, Казан татарларын монгол-татарлар белән бер дип тану теориясе юкка чыгып бетми.
1944 елда ВКП(б) Үзәк Комитеты татар тарихчыларының Алтын Урданы идеаллаштыруын гаепләргә мәжбүр була һәм аларга Татарстан республикасы-ның фәнни тарихын язуны йөкли. Галимнәр этногенез мәсьәләсенең чишелмичә калуын шул чакта тагын бер кат төшенәләр. 1946 елның апрелендә Фәннәр академиясе Казан татарларының килеп чыгышы турында Мәскәүдә конференция оештыра. Анда катнашучылар Казан татарларын татар-монголлар белән бердәй- ләштерүне тулаем дөрес түгел дип саныйлар һәм, марризм йогынтысы нигезендә. Казан татарларының килеп чыгышында автохтонлык-жирлелек элементлары булуы фикерендә нык торалар Бу очракта хәлиткеч этник компонентны тәшкил итүче Идел болгарлары истә тотыла. Моннан сонгы фикер алышуларда конференциянең «татар милләтчелеген туздыруына» басым ясала һәм бу, әлбәттә, дорес күзәтү була.
Әлеге конференциядә археолог буларак катнашкан А П Смирнов фикерең-чә, Казан татарларының бик тә катлаулы этногенезы фин-угыр. сармат, кыпчак һәм Идел болгарлары кабиләләре йогынтысына дучар була Ул монгол басып алуларының әһәмиятен тулысыңча кире кага һәм болгар мәдәниятенең Казан татарлары аша бүгенге көнгә килеп җитүе юнәлешен тагын алга чьи арудан бүтән фикер әйтми. Т. А. Трофимова Казан татарларын антропологик яктан дүрт төргә бүлә. Понтия-Европа төре иң киң таралган булып санала, алар Казан татарларының өчтән бер өлешен тәшкил итә Бу төр мордва-мукшылар арасында да шул ук дәрәҗәдә очрый. Ул Иранның күчмә халкы һәм шулай ук Идел болгарлары арасында җәелгән була. Мордва-эрзяга туры килә торган европача якты-ак йөзле төрнең, шулай ук удмуртларда һәм мариларда очрый торган сублапаноид төрнең һәркайсы Казан татарларының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Т. А. Трофимова Казан татарларының сигездән бер өлеше генә монгол тибына керүен әйтә, моны Көньяк Себер йогынтысы дип аңлата Шуннан чыгып ул, Казан татарлары чынлыкта европеоид раса һәм алар монголлар нәселеннән була алмый, дигән ахыргы нәтиҗәсен ясый. Этнограф II И. Воробьев, докладында Казан татарлары мәдәниятендә урман һәм дала элементларын тикшереп, автохтогг булмаг ан факторларны чикләргә тырыша. Л. Җәләй. киресенчә, лингвистик яктан тикшерен, татар телендә кыпчак элементларының өстенлеге күзгә бәрелеп торуын әйтә. Бу хәл. аныңча, болгар теориясенең дәвамы булып тора. Дискуссиядә С. Е Малов бу фикергә каршы чыга, ул чуваш телен Идсл- болгар теленең варисы итеп күрә. Башка яктан караганда. Ә Булатов фикереңчә, чуваш теле төрки булмаган борынгы билгесез телдән килә һәм бары тик Казан татарлары теленең генә турыдан-туры болгарлардан чыга алуын мөмкин саный.
Унсигезенче гасырдан башлап, чувашларның килеп чыгышы турында очраклы теорияләр мәйданга чыгарыла Әйе, чуваш геле горки телле халыклар гаиләсендә аерым урын алын тора. Унтугызынчы йоз уртасына чаклы өстенлек иткән фин-уг ыр теориясе белән беррәпән. чувашларның славяннардан, хазарлардан һәм бортаслардан чыгуы фаразлары кабул ителә Шул гасыр уртасына бу халыкның Идел болгарлары дәвамы булуы фикере күбрәк тара.га. ул исә Идел буендагы кабер ташларындагы язуларны танып укуга нигезләнә 1902 елда лингвист Н. И Ашмарин, бу язуларны һәм шулай ук телнең башка чыганакларын җентекле тикшереп, ахыр чиктә Идел болгарлары теленең чувашлар теле белән бердәйлеге турындагы теорияне көчәйтә. Егерменче елларда барлыкка килгән чуваш милләтчелеге хәрәкәте бу фаразны яклый Мондый яклауны чуваш милләтчеләре, аны тәнкыйтьләүчеләр фикереңчә, «милли чуваш-болгар дәүләтенең алтын гасырыпн идеаллаштырып, Чуваш республикасын «Болгар республикасы» игеп үзгәртү өчен саллы дәлил сыйфатында файдаланмакчы була. 1930 елда тарихчы И Д Кузнецов чувашларның килеп чыгышы турындагы әлеге артык гадиләш терелгән милләтчелек теориясенә каршы чыга һәм Идел болгарларының варислыгы мәсьәләсендә чуваш һәм татар тикшеренүчеләре бәхәсләренең нәтиҗәсезлегегг билгели
Чуваш тарихчысы М Петров 1925 елда Чабаксарда урга кул милләтчелек рухында ясаган хисабында чуваш телен беренчел алтай теле белән якынайта Шул елда Н Я Марр конференция жыя һәм. бик тә очраклы фараз нгүләргә нигезләнеп. чувашлар тарихкача халыкларның Көнчыгыш Европа яфс гидларының исән калган нәселләренең соңгылары, дип белдерә, галимнәрне бу мәсьәләләрне тирәнтсн өйрәнергә чакыра Шулай да чувашларның этногенезы буенча тикшеренүләр. башка совет халыкларының килеп чыгышларын өйрәнүләр кебек үк. элеккечә җансыз хәлендә маррчылык вакы г ындаг ыча
ката
Маррчылык чоры ахырына җиткәч. 1950 елның гыйнварында, ягъни Казан татарларының килеп чыгышы турындагы конференциядән соң дүрт ел үткәч, Фәннәр академиясе чувашлар этногенезы буенча конгресс оештыра Дөрес, аның «Советская этнография» журналында шул чакта ук басылган .материалларына Сталинның тел белеме буенча хезмәтләре искә алына, ләкин нәтиҗәләрдә маррчылык концепцияләре тагын чагылыш таба. Чувашларның болгарлардан чыгуы турындагы «чуваш милләтчеләре һәм пантөркистлар» тарафыннан якланган артык гадиләштерелгән тезис каты тәнкыйтьләнә. Киресенчә, жирле фин кабиләләре роле уңай бәяләнә. Моңардан тыш. галимнәр 1946 елгы конференциянең кайбер карашларын, бигрәк тә кайбер татар тикшеренүчеләренең болгар варислыгын татарлар файдасына дәгъва итүен кире кагалар. Бу варислык исә, Третьяков фикеренчә. Киев Русе мәдәнияте урыслар, украиннар һәм белоруслар өчен нигез булган кебек, чувашларга да. татарларга да карый Третьяковча. татарларга кыпчаклар йогынтысы зуррак, һәм шушы йогынты татарларны чувашлардан анык аерып тора. Икенче яктан, ул чувашларның бүленешенә басым ясый, ягъни һәр төркемнең үз чыгышы бар. «югары яктагы» чувашлар нигездә автохтон, «түбәнге яктагы» чувашлар исә далалар белән чиктәш көньякта формалашкан һәм беренче мең еллыкның уртасына чаклы төркиләшкәннәр.
Тән төзелеше күзлегеннән карап. Т А. Трофимова игътибарны чувашларны искә алучы монголоведлар хезмәтенә юнәлдерә. Ул чувашларны, гәрчә алар фин-угыр аборигеннары арасында шул ук саннарда очраса да. Көньяк Урал тибы буенча беренче урынга куя Үзәк Азиянең татарларда булмаган монгол элементларына килгәндә исә, болар сөн-болгар йогынтысы белән аңлатыла. Н. И. Воробьев, мәсьәләне үзенчә бәяләп, чувашлар мәдәниятенә тау мариларының автохтон элементлары көчле тәэсир итүенә басым ясый - болары алдында дала болгарлары да куркып торган икән Ул бу фикерне 1856 елда басылган «Чувашларның гомуми этно1 рафиясе» китабының беренче томында да кабатлый. В Т Егоровча. чуваш телен өйрәнү анда болгар элементлары күпчелек тәшкил итүенең бәхәссез икәнлеген күрсәтә. Ләкин Идел буенда элгәреге төрки кабиләләр булуы бу төбәктәге халыкны болгар күчмәннәре тарафыннан төркиләштерүне җиңеләйтергә тиеш иде.
Идел буеның борынгы тарихы буенча күренекле белгеч, археолог А П. Сми-рновның Идел буе төркиләренең килеп чьп ышы турындагы хезмәтләре игътибарга лаеклы. Аның Идел болгарлары турында 1948—1957 елларда язылган хезмәтләре совет тарих белеменең тулаем үсеш-үзгәреш кичерүен дә чагылдыра Идел төркиләре этногенезында А П. Смирнов жирле гонсерләрие 1949 елда аерып күрсәтсә дә, 1957 елда инде ул кырыгынчы еллар теориясен өлешчә яңадан карауны таләп итә һәм бу мәсьәләдә Алтын Урдага зуррак урын бирелергә тиешлеген билгели.
А. П Смирнов хезмәтләре 1947 һәм 1950 еллардагы конференцияләр нәти-җәләрен кабат карауны яңартуда бердәнбер түгел. Бу нәтиҗәләрне тәнкыйтьләү, марризмны хөкем итеп, Сталин тарафыннан якланды. М. Г Сәфәргалиев 1951 елда «Вопросы истории» журналында басылган мәкаләсендә болгар варислыгына мөнәсәбәттә татар һәм чуваш тарихчыларын капма-каршы куйган бәхәсне мыскыл итеп бәяли. Ул бу ике этнос арасындагы тел аерымлыкларын күрсәтә, Казан татарларының болгарлардан килеп чыгуы теориясенә каршы килеп ал арга кыпчакларның һәм Алтын Урданың йогынтысы әһәмиятенә басым ясый. X. Г Гыймади шул ук журналда, тарихи һәм тел ягыннан дәлилләрне яклап. Казан татарларының болгарлардай чыгуы тезисын алга куя.
Чуваш фәнни-тикшеренү институты. 1950 елгы конгресска җавап буларак, чувашларның килеп чыгышы буенча 1956 елның маенда яңа конференция оеш-тыра Анда төп урын күбрәк фин-угырларга түгел, ә болгарларга, аеруча көньяк төркемгә — суварларга һәм сувазларга бирелә.
Б. А Серебренников моның чуваш теле хәленең үзенчәлегенә, бу халык мәнфәгатьләренә бәйле рәвештә кирәк булуын урынлы билгеләп үтә Ул шулай ук чуваш телен Идел болгарлары сөйләшкән тел белән бердәй карый, татарларны чынлыкта кыпчаклардан килеп чыккан, дип саный. Борынгы чуваш тарихы буенча күренекле белгеч В Д. Дмитриевнең фикеренчә. чувашлар X XV гасырларда беренче фин-угыр кешеләренең һәм игенчелек белән шөгыльләнүче мәҗүси болгар-сувазларның охшашлану җимеше.
Идел буендагы бу халыкның этногенезы буенча В Ф Каховскийның «Чуваш халкының килеп чыгышы» исемле хезмәте бүгенгәчә тулы мәгълүматлы бердәнбер монография булып тора. Ул чувашлар этногенезында болгарларга төп рольне бирүче чуваш мәктәбе традицияләрендә язылган һәм биш йөз битле бу 158
хезмәт 1965 елда басылып чыга. Автор беренче тапкыр үзенең тикшеренүен Урта Идел буенда! ы бу халыкның килеп чыгышы белән генә чикләми, бәлки анын этник тарихының элекке дәверләрен башка төбәкләр тарихы белән тигез рәвештә бәйли. Хезмәт гә күрсәтелгәнчә, беренче чор Байкал күле буенда уза Монда безнең эрага чаклы беренче мен ел дәвамында чувашларнын тәүге бабалары төрки-мош ол берлекләреннән аерылганнар, безнең эранын беренче гасырларында Көнчыгыш Европа далаларында сувар-савир һәм болгар исемнәре белән таралганнар Икенче чорда, икенче гасырдан башлап җиденче гасырга чаклы, төрки телле кабиләләр, элгәрегс сөннәр белән тыгыз бәйләнештә торалар, сөн. болгар һәм хазар империяләрендә алар, Идел-Кама буена килеп урнашачак болгарлар җиденче гасырның җитмешенче елларында Азов буен, ә суварлар сигезенче 1асырның утызынчы елларында Каспий диңгезе тирәсен ташлап киткәнче, күп төрле мәдәниятләр йогынтысына дучар булалар. Өченче чорда, тугызынчы гасырдан башлап унөченче гасырга чаклы, «чуваш» дигән халыкның этник билгеләмәләре Идел Болгары дәүләте эчендә үсә Тугызынчы-унынчы гасырларда болгарлар урманлы киңлекләргә урнаша һәм марилар белән бортасларны төркиләштерә, алардан «югарыгы» чувашлар килеп чыга. Сувар-сувазлар. монголлар изүенә чыдый алмыйча, унөченче гасырда Иделнсн сул ярын гашлап китәләр һәм, елганың уң ярында төпләнеп, чувашларның «түбәнге» төркемен барлыкка китерәләр Нәкь менә XIV -XVI гасырларда «чуваш» дигән халык шушы ике төркемнән оеша.
Кайчакта В Ф Каховскийнын фаразлары зәгыйфь тоелса да. алар күпсанлы археоло!ик. гарихи. лингвистик һәм этнографик чыганакларга нигезлән!он Библио! рафиядә күрсәтелгән биш йөз исем СССРда этногенетик фәннең байлыгын чагылдыра 1970 елда чыккан «Чуваш этнографиясе»нен икенче томында В. Ф Каховскийга халыкның килеп чыгышы автохтон булуы турындагы тезисны үзгәртергә туры килә. Бу тезис исә беренче томда Н И Воробьев тарафыннан әйтелә Димәк. В Ф Каховский үзгәртүе чуваш галимнәре тарафыннан кабул ител!әи. дигән нәтиҗә ясарга мөмкин
Татар тикшеренүчеләре, киресенчә, соңгы унбиш елда Идел буе төрки халыкларының килеп чыт ышы турында башка теорияләр дә тәкъдим итәләр Академиянең Казан филиалы институты күптән түгел уздырган казу эшләре нәтиҗәләренә таянып, алар Болгар чорында Идел буенда гөркиләштерүнең читтән булуы фаразын алга куялар Мондый фараз исә Н Ф Калинин. П Н Третьяков. В Г Егоров, В Ф Генинг кебек танылган галимнәр тарафыннан тәгъбирләнә.
Күренекле татар археологы А Халиков төркиләрнең Идел буена беренче тапкыр безнең эраның икенче гасырында килгән булуларын фараз итә. бу хәлнең сөннәр һөҗүмен тизләтүен искәртә Кайбер 1 алнмнәр. сөннәрнен һәм төркиләрнең. бигрәк тә чувашларнын формалашуына тәэсир иткән йотышы Имәнкискә мәдәниятендә чат ыла, дип саныйлар, һәм әлеге мәсьәлә аеруча П Н. Старостин тарафыннан өйрәнелә Өченче баскычта VI һәм VII гасырларда көнбатыш төрки каганлы! ының яңа буын кешеләре Идел буена бәреп керәләр А Халиков фикеремчә, аларның мәдәнияте татарлар өчен, аннары Идел болгар тары өчен титез дәрәҗәдә нигез була. Шулай итеп, Идел буендагы төрки телле ике халыкның килеп чыгышы болгаргача ике эгник гомумилсккә-уртак лыкка кайтып кала Шул ук җыентыкта Р Фәхрсгдинев. А. П Смирнов. В Ф Каховский тезисы һәм 1956 елгы конференциядә әйтелгән тезисны бәхәсле дип санын Әлеге тезисын. Чуваш АССРның хәзерге бөтен җирендә болгарлар яшәюн. дигән фикергә нигезләнгән Р Фәхретдинен болгар мәдәнияте эзләре чувашлар белән чиктәге зоналардан бүтән бер төштә дә табылмавын әйтә Ул шулай ук суварлар белән чувашларны гади инонимик бутауга каршы төшә Бу җыентыкка кергән башка мәкаләләрдә болгар варислыгының Казан татарлары файдасына булуын тулысыңча тану таләп ителә
Шактый ук бәхәсле бу җыентык, гәрчә аның нәтиҗәсе рәсми кабул ителгән булса да. А П Смирновның чувашча басылган бик тә тулы хезмәтендә кискен тәнкыйтьләнә Ул А Халиковның мәдәниятнең этник кемнеке булуын тирән ген өйрәнмичә генә ясаган «арбитраж нәтижәләр»ен кире кага А Смирнов төрки телле кабиләләрнең түгел, ә фин-угыр кабиләләренең һәм сарма! ларның роленә басым ясый Ул аеруча Р Фәхретдиневне «чуваш һәм тагар тарихчыларының болгар варислыгына мөнәсәбәттә элекке бәхәсне кире кагуы өчен» шелтәли А. Халиков һәм аның оч хезмәткәре мондый гаеп ташлауга җавап яздылар һәм «Советская археология» журналының 1974 елгы беренче санында бу мәсьәләләр буенча дискуссия оештыру фикерен әйттеләр Журналның чирапшы санында А Смирнов у г фикерен com ы тапкыр яклап чыкты шуннан сон озак та утмнчә
ул вафат булды. Галим Болгар чорына чаклы Урта Идел буена төрки элементлар кермәвенә үзенең ышануын кабатлый һәм төрки халыклар этногенезында фин- угыр элементлары булуын исәпкә алмаска ярамавын әйтә
«Казан мәктәбе» теориясе уңаеннан дискуссиядән тыш (ул әле хәзер дә тәмамланматан), соңгы елларда басылган мәкаләләрдә һәм монографияләрдә Идел төркиләренең килеп чыгышы турында башка фикерләр дә бар Анрополог Карин Марк Казан татарларын һәм чувашларны чагыштырып өйрәнгән һәм Т. А. Тро- фимованың монгол элементы роленә кагылышлы нәтиҗәләрен аеруча яклый. Казан татарларының зур күпчелеге, мордва-мукшылар һәм удмуртлар кебек, европеоидлар булып тора, ә чувашлар, марилар кебек, монголоид тибына күбрәк карый Ләкин бүгенге кәш ә чаклы бу нәтиҗәләрнең мәгънәсен ачып бирүче канәгатьләнерлек бер генә фикер дә әйтелгәне юк Татар тарихчысы Ш Мөхәммәдьяров 1968 елда Токиода этнология конгрессында Казан татарлары этногенезы турында чыгыш ясады. Ул Казан татарларының болгарлардан чыгуы фикерен кире кага, монда кыпчакларның хәлиткеч роль уйнавын күрсәтә—шушы ук фикерне М Ф Сәфәргалиев тә раслаган иде. А Смирновның Болгар шәһәрендә монголоид типлы баш сөякләре һәм йорт төрләре табылуына ишарәсе Урта Иделгә монголларның килгән булуларына ышанырга. Казан татарлары этногенезы турында Икенче Бөтендөнья сугышына чаклы һәм сугыш вакытында өстенлекле саналган концепцияне яңадан карарга мөмкинлек бирә.
дел буе татарларының иң зур төркемен Казан татарлары белән берлектә тәшкил итүче мишәрләрнең килеп чыгышы шактый сандагы хезмәтләрдә тикшерелә. Элек урыс галимнәре, мишәрләр фин-угыр кабиләләреннән чыгып татарлашканнар, дип санаган чакта күренекле «мишәрче» Г Әхмәров 1903 елда, алар азияле, төрки чыгышлы, дигән теорияне күтәрә. 1959 елда Т. И. Алексеева һәм Б А Васильев «мишәр» исеменең топоним булуын һәм мишәрләрнең төркиләшкән маҗарлардан (1960 елда Б А. Васильев аларны бортаслар белән бердәй саный) чыгуын билгеләп үтәләр М Сәфәргалиев. үз чиратында, мишәрләрнең бабалары — төньякка барып чыккан Алтын Урда кыпчаклары, ди. Р Мөхәммәтова татар-мишәрләрнең этнографиясе турында! ы мөһим монографиясендә, мондый аңлатуларга каршы төшеп, бер фикерне алга сөрә Аныңча, мишәрләр, күрәсең, Казан татарларына якын торган, аларның этногенезында Идел болгарлары һәм кыпчаклар хәлиткеч урын тоткан. Ул Казан татарлары һәм мишәрләр арасындагы аерманы соңгыларында барыннан да элек утыр элементы булу белән аңлата. Р Мөхәммәтова, Б А. Васильев кебек үк, бу элементны бор гасларга һәм мордва- урыс йо! ынтысына (монысы мишәрләрдә көчлерәк) мөнәсәбәтле саный
Чувашларның этник тарихы буенча яңа хезмәтләр күп. бу мәсьәлә галимнәрнең игътибарын туктаусыз җәлеп итә. аларны кыю фаразлар әйтергә этәрә. И Д. Кузнецов, мәсәлән, чувашларны һәм кытайларны янәшә куюга барып җитә, ә бу халыкларның музыкасы, фольклоры һәм лексикасы арасындагы тиңдәшлекне басым ясап күрсәтә Этнограф П В. Денисовның 1969 елда чыккан монографиясендә Дунай болгарларының һәм чувашларның этник-мәдәни охшашлыгы турында сөйләнә. Бу ике халыкның матди һәм рухи мәдәниятендә ул. үзе әйтүенчә, төрки-болгар элементларын ача, бу элементлар исә ике халыкның генетик туганлыгы, чувашларның болгарлардан чыгуы теориясен ныгыта Ниһаять. 1974 елда археолог Ю А Краснов яңа фараз әйтә Ул А Халиковның чувашларның болгаргача формалашуы фикерен. А. Смирновның хәзерге Чувашстан мәйданында борынгы заманда болгарлар яшәгән дип раславын бәхәсле саный Аныңча, төрки телле болгарлар монда унөченче гасырда гына килгәннәр, уналтынчы гасырга чаклы - «чуваш» этнонимы чыганакларда беренче тапкыр телгә алынганчы — фин телле җирле халык белән кушылганнар. Шулай итеп, ул чуваш халкы формалашуын болай күз алдына китерә: болгарларның бу этник «суперстрат»ы тел биргән, ә фин «субстрат»ы физик тип, шулай ук күп кенә мәдәни кыйммәтләр биргән.
-д~/* ҮР1 өнебезчә. Урга Идел буе төрки телле халыкларының килеп чыгышы ГХ мәсьәләсе буенча бәхәсләр туктамый Капма-каршы ике фикер арасын
да — А. Халиков яклый торган чувашларның һәм Казан татарларының
И
болгаргача төрекләшүе теориясе һәм бу ике халыкның Алтын Урда чорында гына болгар-суварлар яки хәзерге Чувашстан республикасы мәйданына килеп урнашкан кыпчаклар белән элемтәдә формалашуын раслаучы теория — аларнын болгардан чыгулары теориясе дә бар. Соңгысы болгар варислыгына мөнәсәбәттә чуваш һәм татар тарихчылары арасында күптән баручы бәхәс белән бәйле. Бу теорияләрнең кайсын да булса берсен уңай бәяләве кыен Аларны тиешенчә бәяләү өчен, югарыда әйтелгән милләтчелек карашын һәр очракта истә тотарга кирәк
Төрле этногенетик мәктәпләр арасындагы бәхәсләр фән өчен һичшиксез файдалы һәм бу фәндә, аеруча археология тармагында (бу өлкәдәге нәтижәләр коры фикерләүгә генә корылган иде), яна ачышларны кызыксынып көтәргә мөмкин Хәзерге вакытта маррчылык йогынтысыннан арынган тарихи тел беле-ме һәм антропология, бигрәк тә палеоантропология галимнәре чувашлар белән татарлар һәм аларнын аерымлыклары (раса аерымлы! ына караганда, тел аерымлыкларына күбрәк игътибар биреп) турында эзләнүләрен күңел күтәренкелеге белән дәвам итәргә тиешләр Безнең уйлавыбызча, моңардан тыш. дәүләтчелек традициясе, бәяләр системасы һәм дин кебек этник элементларны мөмкин кадәр ныграк исәпкә алырга кирәк. Этногенетик фәнне башка юнәлешләрдә әйтик, тел. матди мәдәният һәм кардәш-ырулык юнәлешләрендә киңәйтү, һичшиксез, яна нәтиҗәләргә китерергә мөмкин