Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТ ҺӘМ ҖЫР


Заманның нинди генә чоңгЫ шарына эләкмәсен. кагыйдә бушрак, зур та- шнт ияләре j з /әренә тигән гомердә әйтәсе сүзләрен әйтеп олгерәләр. Гаҗәп хәл Тукайга моның эчен нибары 27 ел вакыт җиткән.
Композитор Фәрит Яруллин үзенең «Шүрәле» балетын Тукай яшендә тәмамлый һәм Баек Ватан сугышына китеп бара. Ул сугыш кырында доресрәгс. яхшылык һәм яманлык дуэлендә үтерелде. Үлем аны асылда тән керәшендә генә җиңде Ромен Рол шиның бик тә мәгънә te сүзләре бар «Иҗат итү димәк. , имне үтер} ■> Әйе. Фәрит Яру т- лин үзенең иҗаты белән үлемне җиңде Аның шәхесе һәм иҗаты безнең арада чиш. «Шүрәле» балеты моңнары илдә генә түге I. Азия. Европа. А мерика халык-ларына кадәр барып җитте
ормыниа «беренче» сүзенә ифрат олы MOI ЪНӨ салышан. Беренче орден Беренче мәхәббәз Беренче китап... Китапның беренче битләре мавык I ырмый икән, кеше аны укып тормаска да мөмкин Менә ни өчен театрлар, яңа сезонны ачканда, кайсы спектакльне беренче уйнау мәсьәләсенә һәрвакыт игътибар бирәләр.
Муса Җәлил исемендәге Тагар дәүләт опера һәм балет театры, гадәттә, үченең сезонын һәр елны «Шүрәле» балеты белән башлап жибәрә. Быелгы яңа сезонда да шулай бутлы Мин моны модага иярү, инде «урыслашып» бетә япан театрыбыи а милли төсмер бирер! ә тырышу гына димәс идем Асылда бу беренче татар балетын ижат HIKOH Фәрит Яруллиннын рухына, иҗатына талантына олу! хөрмәт билгесе Чөнки «Шүрәле» моңнары милли музыкабызның визит карточкасы ул
Тарихны һәм күренск те шәхесләребезне өйрәнү дигәндә без. дөресен әйтергә кирәк, шактый я жау халык Милләтнең йөзек кашы бу тырдай күренекле шәхесләребез тарихта булган, күп булган! Дөрес, патша самодержавиесе һәм соңрак тоталитар совет хакимияте аларның күбесен «сызык»ның теге ягына чыгарып ташлады Я гмышларын өйрәнү тел, кайберләренсн хәтта исемнәрен әйтергә до ярамын иде Юкса, милләтебез йолдызлыгында әллә ничаклы дан 1Ы исемнәр балкый Кол Гали. Сәйф ( аран. Колшәриф. Шиһабе!дин Мәржаии. Каюм На- сыйри. Йосыф Акчура. Гаяз Исхакый, Мирсәет Солгангалнсв. Җамал Валили. Һади Ai.тасын һ б Бетәбезме, яхшылап өйрәндек һәм халыкка җиткердекме
Т
милләт өчен жан атып торган, хәтта үлемнән дә курыкмаган каһарман йөрәкле шушы шәхесләребезнең тормышын, язмышын, кыйбласын? Бәхәсләшмим, соңгы елларда байтак сәхифәләр язылды бу хакта. Әмма болар гына аз әле. аз! Күренекле шәхесләр дөньясын күтәреп, без милләтебез язмышын да югарырак күгәрәбез Халыкта милли горурлык, ватанпәрвәрлек хисләренә юлны киңәйтәбез.
Сүземнең башы бит шүрәле, дигәндәй, уйларым Фәрит Яруллин хакында иде ләбаса!
Ләкин сүзнең очы барыбер шушы мәсьәләгә барып тоташа. Кем соң ул Фәриз Яруллин, нинди кеше булган ул? Нинди уйлар, ижади ниятләр белән яшәгән? Милли сәнгатебездә нинди эз калдырган? Батырчылык итеп әйтәм: милләттәшләребезнең күбесе моны юньләп белми Беренче татар балетын язган бу композиторның гомере фажига белән чорнап алынган. Уйлап карасаң, бу фажигада халкыбыз язмышы да шактый ачык ярылып ята. Үткәнгә карап гыйбрәт алыр нәрсәләр бар
Минем уемча, һәр татар әдибе үз халкының күренекле бер улы хакында нинди дә булса әсәр — поэма, пьеса, роман, повесть яисә биографик жанрда нәрсәдер язып калдырырга бурычлы. Бу—телеңне, тарихыңны, милләтне саклау, халкыңны киләчәккә әзерлерәк төстә уздырып җибәрү өчен кирәк Мактану булып яңгырамасын. Фәрит Яруллин турында биографик әсәр язарга тотынганда мин иң элек әнә шундый борчылу-уйланулар диңгезеннән дә этәрелеп киттем.
Эш барышында Фәрит Яруллинның үзен һәм иҗатын якыннан белгән йөзләгән кешеләр белән әңгәмә үткәрү, хатлар алышу, тарихи чорны өйрәнү. Казан, Уфа. Киев. Мәскәү һ б шәһәр архивларында эзләнү хәлләренә тукталып тормыйм Бу — үзе бик зур тема, аерым сөйләшүне сорый.
Кыскасы. 4—5 ел дигәндә 15 табаклы кулъязма китап әзер иде. Аны Татарстан китап нәшриятына тапшырдым. Рәхмәт, ул «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән тиз арада басылып та чыкты§. Анда композитор, солдат, гражданин дигән сыйфатларны үзенә берләштергән Фәрит Яруллинның туган сәгатеннән алып гомеренең соңгы минутына кадәрге сәхифәләре шактый җентекле, тәфсилле язылган. Шушы нәрсә минем эшне җиңеләйтә, композиторның биографиясен һәм иҗатын кабат сөйләп чыгудан коткара Менә шуңа да мин игътибарны читтәрәк посып яткан, күрер күзгә бәрелеп тормаганрак мәсьәләләргә юнәлтмәкче булам
Беренчесе. Фәрит Яруллин турындагы шушы биографик роман-хроникага нибары 9 мең чамасы тираж бирелде. Нәшриятка үпкәләмим Аларның дәлиле үзләренчә шактый дөрес иде: «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән чыккан китапларны укучы бик алмый, алар киштәдә бөялеп ята, янәсе Диссертация хезмәтенә, Казанда яшәп алган Зинин, Бауманнар биографиясенә генә ябышып яткач, шулайрак буласы көн кебек ачык, әлбәттә. Миңа калса, нәшрият тарафыннан әдипләргә заказ бирү (әйдә, пскечә яңгырасын!), бу сериянең ныклы планын булдыру җитеп бетмәде шикелле Мин әле хәзер дә уйланам: күптән түгел арабыздан киткән корифейлар — Нәкый ага Исәнбәт һәм Бакый ага Урманче хакындагы китапны кем язар яисә кем язарга җыена икән соң? Болар икесе дә—татар рухи-мәдәни дөньясының аяклы тарихлары иде ләбаса! Үзләре исән чакта сөйләтеп, тарихыбыз сәхифәләреннән кыйммәтле мирасны, вакыйга һәм мәгълүматларны алып кала белдек микән? Минемчә, бу эш эшләнмәде шикелле.
Әгәр кулыма рус телендә чыккан бер китап килеп эләкмәсә («Чистопольские страницы» Татарское книжное издательство, Казань. 1987). бәлки, мин тираж хакында сүз куертып та тормаган булыр идем. Анда 1941—43 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә эвакуациядә булган күп кенә совет язучылары һәм сәнгать эшлеклеләренең шигырь, хикәя, повесть, көндәлек, хат һәм истәлекләре туплап бирелгән. Сүз дә юк. китапны төзүче, аңа кереш мәкалә һәм аңлатмалар язган Г С Муханов зур һәм кирәкле эш башкарган. Мин аның бу хезмәтен һич кенә дә юкка чыгарырга теләмим. Әмма китапның яхшы бизәлеш белән яхшы сыйфатлы кәгазьдә чыгуы, барыннан да бигрәк аның 45 мең данә белән дөнья күрүе, дөресен әйтим, мине сагайтып җибәрде. Мәскәү күңеленә хуш килердәй тема булса, совет идеологиясенең ул чактагы умырткасын тәшкил иткән «интернационализм» мәсьәләсенә багышланса, андый басмаларга бездә һәрчак кәгазе дә, тиражы да мулдан табылды Үзебезнең милли әдәбият, халыкның рухы-мәдәнияте өчен үтә кирәкле басмалар исә. яшерен-батырын түгел, бу җәһәттән кысрыклауга дучар ителә иде Шөкер, соңгы елларда без бу хаталардан арына киләбез.
§ Рашат Низамиев. Фәрит Ярүллин. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1990.
Икенчесе. Муханов әзерләгән әлеге китапта шактый кызыклы, гыйбрәтле мәгълүматлар бирелә Әйтик. Боек Ватан сугышының беренче елында ук Казан. Чистаи, Алабу! а. Берсу г. Печище һ. б урыннарга Мәскәү. Ленинград. Белоруссия һәм Украина якларыннан 200 ләп әдәбият-сәнгать әһелләре эвакуацияләнә. Дәрес, илнең кырыс көннәрендә аларнын берсе дә тик ягмый каләм белән дә. физик коч белән дә тылга һәм фронтка ярдәм итәләр. Рәхмәтле булыйк үзләренә Сөлге буе исемлекләрдә безгә бик таныш исемнәр дә күп очрый' II Антокольский. В. Бахметьев. Д Бедный. В Бонч-Бруевич. Я Купала. В Лебедев-Кумач. С Маршак. А Фадеев. Б Пастернак. Л Леонов. Л Ошанин һ. б Моны, гомумән, бу күчешләр һәм урын алмаштыруларны дәһшәтле көннәр, иҗади шәхесләргә хөрмәт, талантны саклау җәһәтеннән караганда аңлап та. аклап та була Әмма менә мондый күренешне ни дип аңларга, ничек аңлатырга хәрби кием кигән Татарстан әдипләрен, сәнгать осталарын поездлар Көнбатышка, фронтка сугышның ут эчендә кайнаган нокталарына ташый Алар арасында язучылардан Муса Җәлил. Абдулла Алиш. Әхмәт Фәйзи. Сибгат Хәким. Нур Баян. Рахман Ильяс. Абдулла Әхмәт. Габдрахмаи Әпсәләмов. Мөхәммәт Садри. Нәби Дәүли. Салих Бат тал. композиторлар Фәрит Яруллин һәм Хөсну л Волну д лин, рәссам Харис Я купон, режиссер С. Өметбаев. артистлардан Гали Надргоков. Диллүс Ильясов. Фаикъ Камал. Галия Кайбицкая. Рәшидә Җиһаншина. Мөнирә Булатова... (Бу исемлек чиксез озын, керми калганнар мине кичерә күрсен') Көнчыгышка. тыл эченә кайтучы эшелоннарда исә куенына бронь кәгазен бөкләп салган зыялылар, «өлкән туган» вәкилләре
Ф Яруыин (уңнан беренче утырган/ У 1ъ.чновск хәрби пехота учимацесында.
Менә шундый парадокс берәүләр ут эченә кергән, икенчеләре уттан ераклашкан!
Хәер, биредә ул кадәр аңлашылмаслык нәрсә юк Мондый парадоксны совет чынбарлыгы, империянең шовинистик асылын оста яшерә белгән сәясәт, башка халыкларга кимсетеп карауда шомарып беткән большевиклар хакимияте тудырды I аделлек хакына танырга кирәк совет империясе бер яктан канлы-) өрмәде террор белә!! куркытып тотса, икенче яктан ул үзендә яшәп ягкан халык тар өчен чагыштырмача'«йомшак- империя дә иде. Ни өчен дигәндә. Октябрь революциясеннән соң байтак халыклар акрынлап мәктәпле әлифбаты булды Бешен өчен исә иң зур «прәннек- Идел-Урал. Татар-Башкорг дәүләтчелеге проект тары аша узып. Каган губернасы чапаныннан котылып, сытыла-кысыла булса да «Татарстан» сүгс кергән милли автономия берәмлегенә күтәрелү иде' Бу хәл каһәрләшәи. изелгән, элек-электән читкә кагылган, кайчандыр дәүләтчелеген
югалткан татар халкының мәдәни, милли-азатлык хыялларына, һичшиксез, якты омет уты салды. Хәтерлик сугышка кадәр Россиянең байтак шәһәрләрендә татар театрлары эшләп торды. Мәскәүдә Тагар опера студиясе, тагар клубы бар иде Менә-менә Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелергә тора. Казанда исә беренче тапкыр буларак татар милли опера театры оеша. .
Менә туларның барысын да каһәр суккан сугыш өзеп ташласын әле! Ватанны. Сталинны фашизм афәтеннән сакларга кирәк. Асыл табигате белән сугышчан, батыр, куркусыз татар уллары ике дә уйлап тормыйча әнә шулай фронт мәхшәренә ташланганнар, билгеле. Аларның бу фидакарьлегенә күләгә ташлау —зур гөнаһ булыр иде «Сталин өчен1" дип утка керүчеләр ул чакта миллионнар. «Бүгенгә кыен булса, иртәгә рәхәт яшәрбез» фәлсәфәсе, гаделсез патриотизм шаукымы каннарына сеңгән.
Татарны өстәгеләр сыйпап, мактап, зур көрәшләргә һәрчак рухландырып торганнар Ләкин бу халыкка карата чын мөнәсәбәт беркайчан да үзгәрмәгән; ирек бирсәң, алар хәтәр, шуңа да алар бетәргә, кырылырга, сан ягыннан кимергә тиешләр Кырым татарларын Сталин, юк-бар сәбәп табып, туган җирләреннән куды. асты, кисте, токымнарын бетерергә теләде. «Халыклар атасы» мондый вәхши эшкә керешердәй сәбәпне бик жиңел уйлап тапты: янәсе, бу халыкнык кайбер вәкилләре немецлар я> ына авышкан икән. Әгәр бу логика белән барсаң, югыйсә рус халкын да ул чакта туган җиреннән (?) сөрергә кирәк булган лабаса! Ни өчен дигәндә. Сталинның бик яраткан рус генералы Власов дивизия һәм полклары белән тулысынча Гитлер ягына күчте—бу тарихи факт.
Яхшыга булсын, безнең тагар халкы аның кызлары һәм уллары фашизм афәтен жинүгә тылда да. фронтта да үзләреннән зур өлеш керттеләр. Ул чакта илнең азатлыгын якла<анбыз икән, бүгенге көндә Татарстанның азатлыгын. мөстәкыйльлеген яклап көрәш барганда безнең мораль яктан да. хокукый яктан да хакыбыз бик зур. Тарихи яктан гадел һәм дөрес
Өченчесе. Фәрит Яруллинның сугышка китеп баруына бик күпләр гаҗәпләнәләр һәм кемне дә булса гаепләргә ашыгалар. Бу бик аңлашыла Чөнки оркестр составындагы гапчади музыкантларны, кордебалеттагы биючеләрне, массовый күренешләрдә катнашучы күпчелек артистларны, композиторларны, ул чакта! ы хәрби кануннар нигезендә, бронь белән тәэмин иткәннәр ич Ни өчен сон яшь һәм талантлы композитор Фәрит Яруллин гына әле1е хокуктан читтәрәк калган? Әллә ничә төрле юраулар, уйдырмалар бар бу хакта. Кайсына гына керешсәң дә сүзнең очы. гелисең-теләмисецме. Татарстан Композиторлар союзының ул чактагы җитәкчелегенә кайтып кала Җитәкчелек пирамидасының ин биек ноктасында композитор Нәҗиб Җиһановның утыруы да яхшы мәгьлүм.
Иҗади дустын саклап калуда композиторлар рәисе ниләр эшләгән, нинди адымнар ясаган соң? Дөресен әйткәндә, бу хакта бернинди документлар сакланма! ан Бары тик имеш-мимешләр генә йөри. Үзе исән чагында Нәҗиб ага Җиһанов белән аның эш бүлмәсендә 3—4 сәгать чамасы сөйләшеп, бәхәсләшеп, фикер алышып утырдык Мин. әлбәттә. Фәрит Яруллинның сугышка ничек, ни рәвешле алынуы турында да сүз кузгаттым. Әмма рәгле-башлы. анык кына җавап ала алмадым. Кыскасы, бик тә томанлы, буталчык, сер белән уратылган тема бу.
Алдан ук әйтеп куясым килә: Ф Яруллин белән Н Җиһанов Мәскәү консерваториясендә бер чамадарак укыганнар, аралашып яшәгәннәр, беренче татар операсын һәм балетын иҗат итүдә янәшә торып эшләгәннәр. Алар икесе дә татар халкының күренекле композиторлары, сәнгатебездә тарихи эз калдыр! ан шәхесләр. Яруллин халыкчан моңнары белән әсир итсә. Җиһанов музыкадагы техник осталык, югары симфонизм үрнәкләре белән дан яулады Китапны язганда, менә шуна күрә дә. гатарнын ике күренекле шәхесен ачыктан-ачык чәкәштерәсе килмәде минем. Юкса кулымда байтак кына хатлар, истәлекләр, телдән ишеткән хатирәләр дә бар иде. Әмма бу нәрсәләрнең күбесе шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле булуы да ихтимал ич. шуңа күрә мин аларны архивымда гына калдыруны мәгъкуль санадым.
Шулай да бер дә икеләнмичә әйтә алам: ике композиторыбыз арасында «Моцарт һәм Сальери" варианты, һичшиксез, булган! Фараз итәрлек нәрсәләр җитәрлек «Шүрәле» балеты сәхнәгә чыгып кына яткан чакта аның авторын, дөресрәге, талантлы яшь композиторны саклап калу мөмкин булгандыр. Теләк җитмәгән, күрәсең. Гражданин рухлы, илдәге хәлнең җитдилеген аңлаган Фәрит Яруллин исә ю| ары органнар!а мөрәҗәгать игеп тә тормаган. Кемнәрдер тылда калганда үзенең генә сугышка китеп баруын ул авырдан кичергән, билгеле. Якын
дусларының берсенә: «Тылда намуссыз яшәү!ә караганда, сугышта көрәшеп үлүең артыграк», дип әйткән икән, мона инде уйланырлык урын бар.
Тагын бер хикмәти аклану: турыдан-туры утка, фронтка барып кермәсен өчен. Композиторлар союзы хәрби комиссариат аша Фәритне хәрби училищега жибәрү мәсьәләсен кайгырткан икән!? Дөрестән дә, Фәрит Ульяновск пехота училишесына килеп эләгә Хәрби ант кабул итә. Хәрби тормышның авыр баскычларын узып, дүрт айлык курслардан сон. кече лейтенант погоннары тага. Алга таба Сталин! рад яны сугышлары, яралану, хәрби госпиталь Аннары Курск дугасы, Смоленск һәм Витебск юнәлешендәге дәһшәтле сугышлар... Сугышның иләмсез авызы кеше гомерләрен, хәрби кадрларны үзенә йотып кына тора фронтта, бигрәк тә пехотада урта буын командирларга кытлык, шуңа күрә кече лейтенант Яруллинны тылга, ижат дөньясына җибәрмәскә тырышулары бик табигый ул чакта. Композиторлар рәисенең Фәритне училищега тә!аенләве. беренче карашка, бик дөрес кебек. Ләкин кече офицер погоннары белән аның кул-аякларын ooi аулап куюлары шома-астыртын эш йөртүтә дә бер ишарә булып яңгырый.
Без боларны белеп торыйк. Ләкин, алда әйткәнемчә, музыкабыз күгендәге икс йолдызны һаман саен чәкештереп тору дөрес булмас Башка милләтләр каршында безгә үз дәрәҗәбезне саклау кыйммәтрәк
Дүртенчесе. Фәрит Яруллин язмышына яңача караш ташлар вакыт җитте булса кирәк Бөек Ватан'сугышы—кан кою. вәхшилек көрәше генә түгел, халкыбызның талантлы улларын үтерү мәйданы да булды. Без элегрәк. 200 дән артык геройларыбыз бар. дип мактанырга, горурланырга ярата идек Бу суг ышта татарның иген игәрдәй күпме игенчесе, сукса тимер өзәрдәй күпме эшчесе, таланты ташып торган күпме зыялылары солдат киеменә төренде дә. Ватанны якларга дип. ут эченә китеп барды. Күпләр, бик күпләр әйләнеп кайтмады, яу кырында башын салды... Сент-Экзюпери әйткәнчә, ә бәлки һәр кешедә Моцарт үтерелгәндер"’ Яруллинныц Казан каласыннан сугышка китеп баруы, канкойгыч бәрслеш- ләрдә катнашуы фаҗига! Рояль клавншларында уйнасы бармакларның мыл- гык курогына басарга тиешлеген бүынчә ничек анл.пасын М\ H.IK.IHIK.I КОМ позиторга. нечкә хисче кешегә мылтык, пычак автомат тоныр инде менә' Иҗади шәхес өчен моңар, ын да «ур фажигансн булуы мөмкин түк-i
Уйлап карасак, фажшансн гөбе, тамыры тирәндәрәк ята У т һаман да бер мәсьәләгә кайчандыр Болгар иле. Казан ханлыгы белән шрихларга кереп калын дәү тә1челе1сбс«кс ки алгуы кайтып кала Патша самодержавиесе тирә-
юнендәге барлык халыкларны, мәмләкәтләрне ут һәм корал белән яулап алды, ү ICHO буйсындырды Татарның язмышы да Рәсәй атлы илнең ике башлы каракош тырнаклары астында басылып калды Менә шулай берничә гасыр яшәдек Рәсәй империясе аннары, мәгълүм булганча, совет империясе булып оешты. Боек Ватан сугышы көннәрендә гажәеп бер парадокс килеп чыкты: күп кенә милләтләр белән бергә, без - татар халкы — заманында үзебезне яулап алган «өлкән туган»ның ил чикләрен сакларга дучар ителдек! Рәсәй-сове! империясенә хезмәт итеп, без болай да бик күп көчләрне, талантларыбызны читкә сибеп ташлаган идек инде. Болар бар да туган телебезне һәм милли йөзебезне югалту хисабына барды лабаса.
Бөек Ватан сугышы безнең милли генофондка тагын бер тапкыр китереп сукты! Нәрсә, сугыш җәһәннәменә китеп барган татар кавемнәре бу сугышта татар халкы .мәнфәгатьләрен яклап көрәштеме әллә? Юк бит. уртак Ватанны саклыйбыз дигән булып, без ирексезләп империя мәнфәгатьләрен яклаучы солдатларга әверелдек. Хәер, моның идеологии шаукымы, интернационалистик җирле! е бик уңышлы әзерләнгән иде шул.
1941 елда минем әтине дә сугышка алалар. Ярты Европаны гизеп, сынар кулын югалтып, ике елдан соң туган авылына кайтып төшә ул. 23 яшьлек солдат-егет хөрмәтенә идән астыннан бер «ярты» да чыга. Бераздан, хисләнеп китеп, койма рәшәткәләрен коча-коча елый егет: «Сыңар кул белән мин кемгә кирәк, ничек яшәрмен??. » Хәзер менә кайта-кайта уйланам: минем әти совет чикләрен саклап түгел, безне — туачак балаларын саклап сугышның алгы сызыгында йөргән, ахрысы. Ә теге «каракош» һаман сагалап тора икән: Җәүдәт исемле бертуган абыем хәрби училище тәмамлады, очучы булды, хәрби задание үтәгәндә самолетта янып та үлде... Милләт файдасына булса, мин аны бу кадәр үк кызганмас та идем.
Дәүлә әчелегебезне яңадан торгыза алсак, халкыбыз тормышында фаҗига һәм үкенечләргә урын аз калачак. Үз халкыңның бәхете өчен көрәшү, кирәксә шәһит китү — менә монысы ичмасам чынлап та горурлык булыр иде.
Бишенчесе. «Шүрәле» балетының язмышы метаморфозалардан тора. Сәхнәгә менә-менә куелам дигәндә генә сугыш аны бер селтәнүдә туктатып калдыра. Сугыштан соң исә композиторлар Власов һәм Фере балет партитурасын «эшкәртү». инегрументлаштыру эше белән шөгыльләнәләр. Мавыгып, кызып китә торгач, хәтта берзаман авторлыкка дәгъва кыла башлыйлар. Музыка тарихында эшкәртү традицияләре бар анысы, ләкин балетта бер әсәрнен оч авторы була алмын инде, монысы — гайре табигый хәл.
Ни генә булмасын, әллә ничаклы киртәләрне узып, «Шүрәле» балеты СССР сәхнәләренә күтәрелә. Мәскәү, Ленинград. Киев. Харьков. Одесса. Львов. Рига, Таллинн. Ташкент, Алма-ата. Дүшәмбе. Уфа. Чиләбе, Саратов. Улан-Удэ. Ново-сибирск һ. б. шәһәр театрларының репертуарына үтеп керә. Алай гына да түгел, илебезнең иң атаклы театрлары аны Англия. Франция. Көнбатыш Германия. Италия. Канада. Япония тамашачыларына да күрсәтә. Болгария. Румыния. Чехословакия. Польша. ГДР. Монголия театрлары исә балетны үзләре мөстәкыйль сәхнәләштерәләр.
1985 ел Швециянең Гетеборг шәһәрендә фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты бара. 12 мең тамашачыны сыйдырышлы «Скандинавум» спорт сараенда ленинградлы Елена Валова һәм Олег Васильев «Шүрәле» балеты музыкасына нигезләнгән ирекле программа башкаралар һәм чемпионатның алтын медален яулыйлар.
Уйлыйм-уйлыйм да шаккатам: «Шүрәле» балетының менә нинди данлы, шанлы чаклары булган!
Алда әйткәнемчә, хәзер ул үзебезнең опера һәм балет театрында гына куела килә. Нигә соң татарның дәрәҗәсен күтәрә торган шушы талантлы әсәр бүгенге көндә башка төбәкләрдә. БДБ һәм чит ил сәхнәләрендә бармый'.’ Юкса йөзне кызартмаслык, теләсә кайсы балет әсәре белән ярыштырырлык көчле сәнгать әсәре ич ул!
Моның үзенә күрә сәбәпләре бар. билгеле. Татарстанга «автономия» дигән күлмәк-ыштан кидертеп, заманында аның рухи-мәдәни мөмкинлекләрен шактый чикләделәр. Анысыннан да бигрәк, әгәр өстән яки Үзәктән махсус күрсәтмә булмаса. үз белдеген белән генә ерак китә алмый идең. Сәнгатьтә зур эшләр майтару өчен акча дигәнең дә бик кирәк Икътисад улагыннан агып торган акчаларның иң зур өлеше ул чакта Мәскәүнең төпсез кесәсенә китә горды. Бүген исә җөмһүриятнең икътисадый хәле катлаулы, тотрыксыз.
һәм. ниһаять, иң авырткан җирләрнең берсе—балет сәнгатендә милли кадрларыбызның җитәрлек булмавы. Менә шуның өчен дә опера һәм балет
театрыбыз милли йөзен югалтты диярлек, татар музыкасыннан ераклашты, «урыслашып h.iM европалашып» бетте Монын сәбәпләре һаман да бер гирәгәрәк кайтып төшә Безне илле-алтмыш елдан бирле автономия кысалары буып торды Республиках икенче-оченче сортлылар рәтендә йөргәч, юрганына карап аягыңны сузасын дигәндәй. милли культурага үсеп-күтәрелеп китү өчен тиешле шартлар тудырылмады, нигилистик караш чәчәк атты, киләчәк турындагы өметләр ба-стырылды Симфоник оркестр, опера һәм балет театры өчен милли кадр тар әзерләү мәсьәләсе кулдан ычкынды Үзебездә перспектива күренмәгәч, игътибар җитмәгәч, булган кадрларыбыз ла читкә яисә Мәскәүгә китеп барды, бар талантын башка халыкка хезмәт итүгә багышлады.
Менә шундый хәлләр Фаҗига һәм югалтуларыбызнын тамыры ерактан килә Ләкин дөньялар нык үзгәрде Рәсәй зур тетрәнүләр кичерә Менә шушы яңа шартларда Татарстан мөстәкыйльлеген игълан итте, акрынлап чит илләр белән турыдан-туры элемтәләр булдыруга иреште. Кардәш-тугандаш Торкия белән багланышларыбыз аеруча күркәм, нәтиҗәле. Икътисад өлкәсендә генә түгел, мәдәни элемтәләр юнәлешендә дә өр-яңа юллар, мөмкинлекләр ачыла Ьу җәһәттән мин «Шүрәле» балетына икенче гомер, икенче сулыш бирер чаклар килеп җитте дип саныйм Мәдәният министрлыгы бу мәсьәләгә игътибар итми калмас, шәт.
Узган елның җәендә гаять күренекле вакыйга булды: Фәрит Яруллннның туган ягында Мамадыш районының Кече Сон авылында ана багышланган музей ачылды. Моны Яруллиннар музее дип атасак га ярый Чөнки экспонатларның байтагы халык музыканты. «Тукай маршы»нын авторы Заһидулла ага Яруллин турында да сөйли Бу гаиләдән тагын Мирсәет Яруллин дигән композиторның үсеп чыгуын да әйтсәк, йолдызлык тагын да түгәрәкләнә төшә
Музейның зурлыгы, бизәлеше, андагы экспонат һәм паннолар муллыгы таң калырлык Татарстан дәүләт музееның фәнни хезмәткәрләре Венера Дәүләтшнна һәм Роза Галимҗан о ва бу йоргньщ >чснә җан өрүдә, эчтәлек һәм бизәлешне фәнни нигезгә салуда күп коч куйганнар. Аларнын хезмәтенә, галантына рәхмәт Бу музей әле бик күпләргә сәнгать тәрбиясе бирәчәк, нур чәчеп торачак
Тагын бер нәрсә турында әйтеп китми булмас, ахры Музейдагы витриналарны яктырту өчен өстәмә рәвештә электр чыбыгы сузалар. Электру г карг еч бу чыбыклар агач бүрәнәле диварга кадак белән беркетелә Менә шушы ялгыш аркасында сентябрь аенда чүг кенә янгын чыкмый кала музейда! Дөресрәге, утның кабынып, көч җыеп яткан молендә музейны саклаучы Камил Якупов йорг-музей эченә килеп керә һәм чиләк-чиләк су гагпып ялкын телләрен гиз арада сүндереп өлгерәләр Хикмәти хода кашагалар. тәрәзә пәрдәләре, мүк кисәк тәре янып төшкән, әкиятләр китабының да карарлык җире юк Ә менә шулар уртасындагы рамлы киндер рәссм. шәмаил һәм Коръән китабы исән канап' Сәнгать һәм дин байлык.гарының әнә шулай исән калуын могҗиза дими ни дисен инде.
Фәрит Яруллннны да сугыш угы ялман йотмакчы булган әнә. ләкин ул шушы дәһшәт эченнән «Шүрәле»се белән исән-аман чыкты Инде менә уг аның иҗатына һәм хәтер йортына тагын бер тапкыр кизәнмикме булган Табигатьнең бег белмәгән нин ш юр сер w ю ........................................ р> бу ю гы и Яр. i шн ry n.ipi ш к «инаюрне
саклап калды Мин монда тирән символик мәг ыго күрә.м игелек кылган, яхшылык нурлары чәчкән шәхесләрне юкка чыгару мөмкин түгел икән Алдыйлар яши. халыкка хезмәт игә. безнең белән киләчәккә бара
Казан Кече Сон
1993. ноябрь