Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТУРАН» ЙОЛДЫЗЛЫГЫ

Туран исеме каян туган?
Туран ул төрки халыклар биләгән жирләр. Туран ул гасырлар буена бөртек ләп
җыелган бәһасез хәзинәләрне бер кулга туплаган бөек хәтер Ул хәзинә-байлык- лар
Тутанһамон төрбәсеннән яисә Пазырыктан табылган җәүһәрләргә. Күлтәгин һәм
Таньюкук язмаларына гына тиң торырлык ана Идел буе Помпсясы Болгар сәнгате.
Истанбулнын Күк иясенә табынган архитектурасы, казах тирмәсенең эчке бизәлеше,
чуашның бизәкле чигеше. Дагыстаннын алтьгн-көмеш чүкелмәләре. Әзәр- байҗаннын
келәмнәре. Урта Азияның миниатюралары. Туваның скульптуралары, башкоргнын агач
әйберләре. Казан татарларының алтынлы нәкыш-чигүләре керә «Туран» дигән сүзнен
тагын бер мәгънәсе бар. Бу викингларның Валгалласы. Тибетның Ша.мбаласы кебек,
гаҗәеп муллыкка ирешкән әкняти илнең гамәлдә булмаган чагылышы Евразия
кыйтгаларында бөтен төркиләрне мәһабәт гөмбәз астына берләштергән бу мифик
мәмләкәт рухи бергәлекнең, камиллеккә ирешкән дәүләтле булуның сүнмәс хыялы,
Татарстанда оешкан «Туран» җәмгыяте шушы олугь Туранның тынгысыз
кайтавазы Ул Казан татарларының. «Идел-Урал» төбәгенең рухи мирасын барлауны.
төрки халыклар дөньясынын мәдәни үсешен яңа биеклекләргә алып чыгуны үзалдына
максат итеп куя.
Бүгенге конлә җөмһүриятебез халыкара мәйданга чыга Шушындый чорда безгә
заман чагылышын үтемле чаралар белән тасвирлый торган сынлы-сурәтле сәнгатебезне
калку итеп күрсәтә белергә кирәк.
Татарстан сәнгать хәятендә борынгы мираска таянып. Европа һәм Шәрык
казанышларына кыйбла тотып, яңа сәләт ияләре эре йолдызлар калыкты: суверен лык
яулау очен көрәш барган дәвернең бу яңа сәнгате «Татарт» (1990 1993) иде.
«Татарт» милли романтизм эстетикасына таянган шундый агым ул - монда
тарихка, сәнгатьнең шигъриятенә карата капма-каршы фикерләр хөкем сөрә, мәдә-
ниятебезнең бүгенгесе һәм үткәненә карага да юнәлешләр төрле чынбарлык, абст-
рактлык. экспрессионизм, сюрреализм, неореализм, поп-apr һәм самими сәнгать.
Иҗатка ирек җилләре бәреп кергән бу дәвердә татарның декоратив һәм мөселман
мәдәнияты казанышларына таянып, дөнья һәм совет авангарды ирешкән уңышларны
туплап, сәнгатебездә татавангард (Чыңгыз хан исемендәге) дулкыны калыкты Чынг ыз
ханчылар, сәнгать офыкларын киңәйтеп, кайчандыр тыелып килгән темаларга
тотындылар
«Генезис». «Сәнаигы нәфисә» һәм «Чулпан-арт» дигән галереялар тотучы «Туран»
җәмгыяте Iагарның сынлы-сурәтле сәнгатен бергә туплап күрсәтергә омтыла Мәскәү.
Уфа. С.-Петербург. Самара. Әстерхан. Казаг ыстан. Оренбурда яшәгән татар
рәссамнары уртак иҗади хәзинәгә татар дөньясыннан шул төбәк чалымнарын да
китереп кертәләр
Чын рәссамнарның әсәрләрен туплау белән бергә. «Туран» җәмгыяте «сәнгатн
азык» җыюны да максат итеп куя. Шундыйлардан алтын чигү, тиредән мозаика, агачтан
кисеп эшләнгән һәм чүлмәктән коелган әйберләр, милли сандык, гармун, һәм
келәмнәрне санап китәргә була
Шулай итеп. «Туран» ул татар мәдәниятендә иҗади акыл ияләренен бишеге генә
түгел, ә торгынлык, басым ясау, кысуларга бирешми торган яна омтылышлы сәнгать
чишмәсе дә «Туран» ул татар мәдәниятенең өр-яңа йолдызлыклардан тупланган Киек
каз юлы «Туран» ул — киләчәкне сагынучы, үткәнне кайтаручы, мәңгелек хыялны
халыклар рухын мәдәни җирлектә якынайтучы чынбарлык тантанасы
Тышлыкның беренче битендә: рәссам Равил Заһидулланың «Уку» дигән әсәре.
(«Туран» коллекциясеннән)