Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ҖИР ҖЫЛЫСЫ...


Бу айда күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күнелле язучыбыз Рафанл ага Төхфәтуллинга 70 яшь тула
Р Төхфәтуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәби ижат эше белән кызыксына башлый. 1948 елда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында анын «Сабакташлар» исемле беренче хикәясе басыла Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы «Таныш гөрелте» 1954 елда донья күрә. Шул вакыттан бирле узган дүрт дистә ел эчендә әдип берничә пьеса, йөздән артык хикәя һәм дистәгә якын повесть ижат ur ic, рус һәм татар телләрендә бик күп китаплар бастырып чыгарды
Язучынын күпчелек әсәрләре сугыш һәм сугыш тан соңгы авыл тормышына багышланган Аларда шул кырыс чорга хас реаль чынбарлык һәм кеше язмышлары тасвирлана, хезмәткә, җиргә. яшәү шар I ларына мөнәсәбәттә авы.з кешеяләнә.
1959 елда Р Төхфәтуллин Әлмәткә күчеп килә һәм биредә үзенең күпсанлы хикәяләрен, шулай ук «Ат ымсу». «Җиләкле аланнар». «Китә казлар». «Акбүз ат». «Чана очрашу» исемле повестьларын ижат ипс.
Рафанл ага Төхфәтуллин Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш кырында ике мәртәбә авыр яраланган әдип Күрсәткән батырлыклары өчен ул «Кызыл Йолдыз» ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән
Өлкән яшьтәге әдип бу көннәрдә дә киеренке иҗади тормыш белән яши Республиканың 1азе1а-журна тларында анын исеме әледән-әле күреш ә ләп тора
Олы юбилее уңаеннан редакция күренекле әдипне кайнар котлый һәм журнал укучыларга iаны нан тәнкыйтьчеләрнең аның иҗаты турындагы кайбер фикерләрен тәкъдим итә.
Фәрвәз М и ң н у л л и н:
хтимал, кайбер кешеләр әле лә хәтерлидер Рафанл Тохфәтухтии әдәбият дөньясына үтенә зур өметләр баглатып һәм гомум игътибарны тартып, әтәр шулай әйтер! ә яраса, шаулап килеп керде Ул беренче хикәяләре белән үк өлкән әдип төрнең хәер-фатнхасын алган, аларнын игътибарын жәлеп ти кон кешеләрнең берсе Мондый бәхет теләсә кемгә эләкми Этәр Р Төхфәгу Iлин шуна лаек булган икән, димәк, бу тикмәгә түгел инде
И
ләренең тормышчан, гулы канлы образлары, кызыклы, үзенчәлекле характерлары сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Әдипнең авыл темасын яктырткан күн кенә хикәяләре һәм бигрәк тә «Авылдашым Нәби» (1957). «Йолдызым» (1962). «Тамчылар ни сөйли» (1964) кебек повестьлары татар прозасының алга таба үсүен.
камилләшүен күрсәткән, тормыш материалын сәнгатьчә анализлауда тагар про-засына яңа төсмерләр, сыйфат үзгәрешләре алып килгән әсәрләр буларак бә
ерише язучылар безне күккә карарга, матурлыкны ки арыдан, биектән эзләр! ә чакырган заманда Р Төхфәтуллин тота да үз юлы белән китә. Ул гүзәллекне тормыш төбеннән күтәреп чыгара, укучыларны җиргә карарга, әйбәт кешеләрне ат караучыдыр. балта осталары арасыннан эзләргә өйрәтә. Ул Фазылжан («Җәйге челләдә») һәм Хөсәен абзыйлар («Елга аръягындагы йорт»), Нәби кебек гади кешеләрнең замандашыбыз дәрәҗәсенә күтәрелгән мөлаем образларын тудыра
афаил Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә, хезмәт кешеләренә мөнәсәбәт, гомумән, принципиаль бер төс ала. Кешенсн кадере, зурлыгы, бәясе аның хезмәткә мөнәсәбәте, ничек эшләве белән билгеләнә Шул ук Фазылжан абзыйларны. Хөсәен абзыйларны без. барыннан да бигрәк, эш кешеләре булганнары әчеп хөрмәт итәбез. Гөлзифа кече яшьтән үк эш ярагып. эшләп үсә. Шул нәрсә аңарда сабырлык, ныклык тәрбияли, иң кыен вакытларда. Давыт кебек, сыгылып төшмәслек көч бирә. Нәби кешене иң әүвәл хезмәт белән сыный, эшләтеп карый. Атка камыт киертә алмый алҗыган лекторны яки Нәбигә печән өяргә булышкан Рәмзияне хәтергә төшерегез (Үз вакытында «Правда» газетасы «Авылдашым Нәби» повестеның нәкъ әнә шул өзекләрен сайлап баскан иде.) Гайнетдин абзыйның шәһәрдә укый торган төпчек кызы Фәүзияне алып багыгыз («Туган якларым»); болай чибәрнең дә чибәре инде, югыйсә. Аңарга булган мөнәсәбәтне карагыз: аксөяк булганга, кара эшкә чирканып караганга өнәмиләр бит кызны. Кыскасы. Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә мөнәсәбәт этик һәм эстетик категория дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә һәм моның тамырлары ерактан килә бугай...
Ибраһим Нуруллин
АЛТМЫШЫНЧЫ елларда Рафаил Төхфәтуллинның -Авылдашым Нәби» исемле хикәясе (повесть дип тә атарга ярый) басылып чыгу әдәбиятыбызда үзенә күрә бер вакыйга булган иде. Тәрҗемәсенең кыскартылып «Правдахда дөнья күрүе дә моңа ярдәм итте булса кирәк.
Әмма повестьның басылып чыгуын вакыйга ясаган төп нәрсә бәрәкәтле тел һәм сәнга тьчә осталык белән тудырылган Нәби образы Рафаилнен бу героен бер сүз белән сыйфатларга кирәк булса, мин Әмирхан Еникинең бер хикәясе исемен файдаланып, «матурлык» дип әйтер идем Гыйлемдар шәкертнең Ә Еники матур итеп күргән шадра битле, гарип күзле анасы кебек үк. Нәби дә төскә-биткә чибәр түгел.. Әмма Нәбинең җаны, күңеле матур, эш-гамәле күркәм.
Нәбине бүтәннәрдән аерып тора торган төп сыйфаты хезмәт сөкәчәнлек. Алны-ялны белми эшләвеннән дә бигрәк, һәр эшне яратып, пөхтәләп, гүзәллек кануннары кушканча эшләве матурлый аны Хезмәт сөючәнлекнсң Нәбине аеруча бизи торган Я1 ы шунда, эш аның өчен азмы-күпме байлык туплау, кесәсен калынайту чыганагы түгел. Ул әҗерен һич өмет итмичә яратып эшли
Тагын шунысын да әйтик. Нәби образында гәүдәләнгән әхлак принциплары һич тә юктан бар булмаган, күктән төшмәгән Алар, беренчедән, та гар халкының гасырлар буена эшләп чыгарган әхлак кагыйдәләреннән килә «Күрше хакы - алла хакы» дигән мәкальне хәтерлик. Икенчедән, алар совет идеологиясенең органик элементы булган коллективизм идеясеннән үсеп чыкканнар, дөресрәге, шул икенең бергә кушылышыннан туганнар
Р. Төхфәтуллинның бөтен иҗатын тикшереп, анализлап зур хезмәт булдыруны аның иҗаты буенча диссертация яклаячак яисә аның турында китап язачак кешеләрдән көтеп калам. Мин исә әдәбиятыбызда Әмирхан Еники янына куеп караганда да күп югалтмый торган Рафаилебез булганга куанычымны белдерәм һәм аңа яңадан яңа ижат уңышлары телим
Рифат Сверигин:
афаил Төхфәтуллинның иҗаты бәхетле язмышка очрады. Аның әдәбиятта! ы беренче адымнары җәмгыять һәм әдәбият тормышында күтәрелеш. үзгәреш елларына туры килеп, иҗаты тиз чәчәк атты. «Авылым
Б
Р
Р
хикәяләре» циклына кергән хикәяләре (1959) һәм «Йолдызым» повесте (1960— 1961) донья! а үзенчәлекле карашлы, сизгер күңелле авторның килүен хәбәр итте
Сугыш һәм сугыштан сошы чор кыенлыкларын айлар-еллар буе үз җилкәләрендә күгәреп, түзгән һәм җиңеп чыккан колхозчылар яше-карты, һич көтмәгәндә. китап битләрендә үзләрен, якыннарын, танышларын күргәндәй булдылар. Югыйсә, батырлык, гүзәллек, матурлык әллә кайда ерактагы тылсымлы әдәбият дөньясында гына булып, әйләнә-тирәбездә, күршеләребездә яшидер дип башыбызга да китерми идек Бу әсәрләрнең геройлары Нәби. Гөлзифа. Кашшафларны без кон дә очратабыз, шулар белән бергә иплибез, нечкәләбрәк уйласаң, аларнын холыклары, килеш-килбәт, рәвешләре үзебезгә дә охшаган түгелме соң? Бермәлгә укучылар аптырау катыш сәерсенү белән шундыйрак хис кичерделәр. Бигрәк тә әдәби персонажларның шул дәрәҗәдә укучыга якын торуы һәм аларны күптән белгән кешен кебек танып алу тойгысы гаҗәпләндерде
афаил Төхфәтуллин әсәрләренең күңелне әсир итәрдәй коче нәрсәдә? «Йолдызым» һәм «Авылдашым Нәби» (1957) повестьларының гаҗәеп эчке мәгънәсе, романтикасы, сизелер-сизелмәс серлелеге, кешенең матурлыкка таба омтылышы белән аралашуындамы? Тормыш iai ы гади хәлләр, гади кешеләр хакында яза бит ул югыйсә Гадиләрнең матурлыгы, бөеклеге нидән гыйбарәт? Боларны аңла!у бигүк җиңел түгел
Тәнкыйтьчеләр Рафаил Тохфәтуллин иҗатының буеннан-буена үтә торган туган як матурлыгы, туган як җылысы, хезмәт кешесенә хөрмәт. аны олылау хакында күптәннән сөйләп киләләр Дөрестән дә. язучы иҗатының нигезенә шулар салыш ан.
афаил Тохфәтуллин әсәрләрендә!с уңай геройлар, барыннан да бигрәк, күңел сафлыгы. күңел байлыгы, халыкчанлык кебек иң олы. күркәм сыйфатлар белән билгеләнәләр Иң алгы планга кеше хисләренең, уйларының эчкерсезлеге, самимилсге куела Мондый геройлар, әлбәттә, укучыда мәхәббәт уя!мый кала алмыйлар.
Р Төхфәтуллин һәртөрле гаделсезлек, хаксызлык, кеше күңелен рәнҗетү кебек күренешләр! ә үтә сизгер. Ул яхшылык белән яманлыкның традицион бәрелеше һәм яңалыкның һичшиксез җиңен чыгуы рәвешендә! е артык ia.inләш- терелгән. примитив схемадан чыгын эш итми юрмышнын катлаулылыгын күрә һәм җәмгыять үсешендә, кешеләрнең мөнәсәбәтләрендә котылгысыз очрый торган һәртөрле уңайсызлыклар, драматик моментлар аның игыибарыннан чит ы калмый
Р
Р