Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XII СЪЕЗДЫ АЛДЫННАН


Быел. 1994 елның беренче яртысында, Татарстан язучылары- ның чираттагы XII съезды җыелырга тиеш. Шул уңайдан редакция язучыларга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте: 1. Язучыларыбызның XI съезддан соң үткән бит елдагы иҗатына һәм аерым әсәрләргә карата Сез нинди фикердә? 2. Әдәби процессны оештыру ягыннан бу елларда Татарстан Язучылар берлеге һәм әдәби басмалар башкарган эшләрдән Сез канәгатьме? Сезнеңчә, XI съезд карарлары ни дәрәҗәдә үтәлде? 3. Әдәби фондның алдагы эшчәнлеге нинди булырга тиеш? 4. Алда торган съезддан Сез нәрсәләр көтәсез? 5. И.җат берлегебез татар әдәбиятын тагын да үстерү өчен нинди мөһим чаралар үткәрергә тиеш дип саныйсыз?
Түбәндә редакциягә килгән беренче җавапларны тәкъдим итәбез.
Әмирхан Еники:
1 Укыр нәрсә күбәйде, укуым бик әкренәйде, шул сәбәпле барсын да укырга өлгерә алмыйм . Күрәм, журнал битләрендә зур-зур әсәрләр чыга тора — мин шуңа беркадәр көнләшеп тә һәм гаҗәпләнеп тә утырам. Димәк, әдәбиятыбыз яши, хәтта рухи яңара да бугай — бирсен алла!.
2. Дөнья бик нык үзгәрде. Элекке без белгән Язучылар союзы да, китап нәшрияты да юк инде Исемнәре калса да, җисемнәре бөтенләй башка хәзер... Кыргый базар мөнәсәбәтләренә күчеп маташу аларны коточкыч авыр хәлгә куйды. Нәшрият, мәсәлән, тирән бөлгенлеккә төште, китап чыгару елдан-ел кими бара Язучылар берлегенә килсәк, ул хәзер бик зур. бик матур бер буш бинага әйләнде Аның эчендә утыручылар бәлки нидер эш.ли дә торганнардыр, әмма, миңа калса, язучыларны ул үзенә тартмый да. кызыксындырмый да... Каләм ияләре хәзер үзләренә кирәкне читтән эзлиләр. Дәүләт тирәсенә елышу, номенклатурага эләгергә тырышу кайберәүләрие аеруча мавыктыра булса кирәк. Мәгәр мин моны берлек җитәкчеләренең гаебе димәс идем. Бу — заманыбыз кәсафәтс.
3. Безгә иң кирәге әдәби фонд иде. Әмма ни үкенеч, фондыбыз сүнде, бетте, үлде дияргә дә була. Аңардан күргән игелекне сагынып искә төшерергә генә калды: кая китте ул Дубултылар да Пицундылар?!. Яңадан тергезеп булса иде үзләрен! Мөстәкыйль Татарстан халыкка рухи вә мәгънәви ризык бирүчеләрен саклый һәм кайгырта алачакмы, әллә инде без яңа байларның күзләренә карап, кул сузып торырга тиеш булачакбызмы?
4. Алда торган съезддан, белмим, нәрсә көтәргә дә. Съезд килеп җиткәнче вакыйгалар кайсы якка табан авышыр да. нинди үзгәрешләр китереп чыгарыр — намәгълүм! Шуңа күрә алдан юравы бик читен
5. Безнең Союзны Сталин оештырган иде. Озак еллар ул төзеп калдырган системага яраклашып яшәдек. Хәзер кемгә, нәрсәгә яраклашырга?. Иске система җимерелде, яңасы туа алганы юк Әгәр дә ки базар мөнәсәбәтләре, ниһаять, урнаша калса, язучының да яшәү шартлары бөтенләй башка булачак дип фараз кылырга кирәк Аңа инде иске Союзыбыз заманындагы шикелле власть канаты
Б
астында, шуның биргәненә шокер итеп, язып кына ятарга туры килмәячәк Киресенчә, химаясыз калу нәтиҗәсендә, ул үзенең иҗади һәм иҗтимагый мән- фо1 атьләрен теше-г ырнагы белән үзе якларга тиеш булачак Ничек итеп, берлеккә оешыпмы, әллә һәркем үзе белгәнчәме? Ахыр чиктә безгә дә илһамланып азганнарыбызны гади товар итеп сатарга туры киләчәк. Ләкин безнен бит әле хәзергә Шәрәфләр. Кәримовлар, Хөсаеновлар кебек «товарыбызны» сорап, әйбәт бәя түләп алырга әзер торучы милли нәширләребез юк лабаса! Я надан Әшрәфҗан. Фәрвәз дуслар каршына мескенләнеп барыргамы"1 .Алар нишли ала югарыдан биргәнне көтеп ягучылар?'
Кыскасы, без әнә шундый буш урталыкта калдык Алдагы съездыбыз менә шул бушлыктан чыту юлын эзләргә мәҗбүр булыр, ахрысы Мәсьәләләр күп җыелды, фикер каршылыклары да җитәрлек, сүз күп. бәхәсләр дә кискен булыр дип көтәргә кирәк Тик исән-сау барып җигәргә язсын!
Әхсән Баян:
I Безнен тагар әдәбияты ничәмә-ничә еллар инде үзенчә бер рәвешен саклый гүя йөге кыек төялгән арба җайсызрак утырсаң, катырак җил иссә, аварга тора. Борылмалы, яисә таулырак төшләрдә куркыныч арта Дистәләрчә еллар буе каләм ияләре гамәлдәге сәясәтнең мөридләре булып килделәр Ни кызганыч, хәлләребез хәзер дә шул чама булуда дәвам итә
Моның сәбәпләре бар. әлбәттә. Сәбәпләр җитди Әгәр дә дөнья икегә ярылса, ул ярылу язучы йөрәге аша уза, дибез бит Чорга хас омтылышлар һәм чирләрнең күбесе безнен йөрәкләрдә Алар теге яки бу рәвештә әсәрләрдә барыбер чагылмыйча калмый
Мәгълүм елларда яңа гадел җәмгыять төзү өчен көрәш кырларында язучы турыдан-гуры катнашты, каләмне штыкка тиңләп. ихлас, саф күңел белән Соңгы елларда халыкның сүнә я нан идеалы яңадан калыккач, кояш астында үзебезгә ходай тарафыннан бирелгән лаеклы урыныбызны даулыйбыз Мондый хәлләрдә йөрәге гаш булмаган кеше битараф кала аламыни'
Табигый рәвештә, сәхнәнең иң алдына авансценага публицистика чыкты Үз вәкаләтләреннән узып, проза һәм поэзиягә күчте Шушы синтетик жанрда (моның әлегә үз исеме юктыр) уңышлы гына әсәрләр барлыкка килде һәм алар тиешле бәяләрен алдылар
Шулай да бу хәлнең килешеп булмый торган ягы бар Әдәбиятны әдәбият иткән гөп жанрлар, сәнгатьнең асыл сыйфатлары, әйтергә кирәк, аның кеше дигән үз предметы гомум игътибардан һаман да читтә кала бирә Сәнгатьнең табигый хасиятләренә гуры килгән, аның таләпләренә җавап биргән әсәрләр сирәк күренә Күренгәннәрен күрмәмешкә салышу кагыйдә төсе алган. Тәнкыйть. әүвәлдән килгән гадәтенчә, бер генә колагы белән тыңлый, бер генә күге белән карый Аның ярдәме аркылы. әйткәнебезчә, поэзиядә рифмалы публицистика. ә прозада сюжетлы (ә сш кына сюжетсыз) җиңел беллетристика өстенлек игә.
Бу сыйфатларның, законлы төс алып, кин таралуына, үзебездәге социаль заказлардан тыш. сонгы елларда А Солженицынның гүбән сәнгатьле сугышчан иҗаты да сизелерлек йогынты ясады шикелле
Әйтәсе килгән фикерем шул: җыелып утырган арбабыз аумаса гына ярар иде. 2. Унберенче съезд карарлары дигәндә дә сүзем шушы төслерәк Тормышка ашыру өчен кабул ителгән карарлар, йөкләмәләрне безнен хәятта минем әллә ни күргәнем булмады
1 Әдәби фонд? Аны базар йотты Татарстан хөкүмәте аны үз канатына сыйдыра алмалы Авторлык хокукларын саклау оешма ларын булдырмыйча торып, бу мәсьәлә гулысынча хәл ителә азмаячак Икенчедән, өлешчә юлга салу мөмкинлеген шмгда күрәм: идарә аппаратындагы оер штаг берәмлеген әдәби фондка бирү, ягыш гүләүле директор булдыру Хәзергә бу вазифа җәмәгатьчелек тәртибендә үтәлә Ә бушка эшләгән кешедән зур ми таләп итү жайсы з 4. Алда юрган сьезддан яңа карарлар, яна йөкләмәләр көтәм
Я Идарәнең яңа сос г аны һәм аппара г ы юг ары оешмалар ярдәме белән китап чыгару эшен юлга сала алса, күпләребез өчен шул житеп тә торыр иде. дип саныйм
Әхмәт Рәшит:
I Яңарыш җилләре башкалалардан регионнарга, гадәттә, сонрак барып җитә. Илленче еллардагы атаклы «оттепель» — җылыну чорын гына искә тоше- регез Рус әдәбиятында И. Эренбург. Г Николаева. В Дудинцев кебек язучыларның күләмле, бөтен җәмгыятькә тәэсир итәрлек әсәрләрен генә телгә алыгыз. Ул чорда татар әдәбияты халык күңелен кузгатырдай темаларга кыюсызрак. як-якка караныбрак алынды. Әлбәттә, азмы-күпме уңышлар булды — анысын инкяр HI эрг ә ярамый Нигездә, яңарыш шигъриятебезгә кагылды. Шул дулкында бөтен бер төркем — Фәйзуллиннар буыны шагыйрьләре күтәрелеп чыкты Яшьләр өткән һәм урта буынның Н Арслан. С. Хәким. Г. Афзал кебек вәкилләре иҗатына да сизелерлек йогынты ясадылар. Бу ялкын торгынлык еллары җилләрендә дә сүнмәде Психологик яктан да. иҗат тәҗрибәсе җәһәтеннән дә үзгәртеп кору чорына язучыларыбыз әзер булып килделәр. Ә. Еники. Г Баширов. М Мәһдиев. А Гыйләжев. Г. Ахунов тормышыбызның әле моңарчы әдәбиятта чагылыш тапмаган катламын күтәрергә җөрьәт иттеләр.
Иң мөһиме —Октябрь инкыйлабыннан соң кагыльгп-сугылып килгән тарихи жанр тернәкләнеп китте Н Фәттах «Игил суы ака торур» романы һәм «Кол Гали» трагедиясе белән беренче буразналар сызган булса, тора-бара аның дәвамчылары ла җиң сызганып эшкә керештеләр Язучыларның XI съездыннан соң М Хәбибуллинның. Батулланын. Р. Мөхәммәдиевнең. Җ. Рәхимовның. Ф. Ла- тыйфиның зур күләмле әсәрләре пәйда булды. Татар халкының үзаңын уятуда аларның роле әйтеп бетергесез зур. Чөнки мөстәкыйльлегебез өчен көрәш сафына безнең баһадир бабаларыбыз һәм Сөембикә. Колшәриф. Япанчы. Батырша. Мирсәет Солтангалиевләр кебек шәхесләр кушылды.
Икенче шатландырган нәрсә—әллә никадәр рухи мирасыбызның, ниһаять, халкыбыз арсеналына кайтарылуы булды. Бу изге эштә «Казан утлары». «Идел». «Мирас». «Татарстан». «Аргамак» журналлары һәм башка басмалар гаять әһәмиятле эш башкардылар. Иң сөендергәне — Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесебез иҗатының яңадан кайтарылуы.
Ике съезд арасында шатландырырлык әдәби вакыйгалар байтак булды Иң әһәмияг лесе Татарстан Язучылары сафы сан ягыннан гына үсеп калмый, әдәбиятыбыз яна сыйфат үзг эрешләре дә кичерә.
2. Соңг ы елларда әдәбият мәйданы сизелерлек киңәйде. Өр-яңа журналлар һәм газеталар чьиа башлады. Ләкин шул ук вакытта базар икътисадыңа бару шартларында Татарстан китап нәшриятының мөмкинлекләре шактый тарайды Заман таләпләренә җавап бирердәй ныклы полиграфия базасының булмавы, кәгазь һәм тышлык материалларына кытлык, сыйфатлы типография буяуларының җитенкерәмәве, тәҗрибәле кадрларга мохтаҗлык әдәби продукция чыгаруга тискәре йогынты ясый. Шуның өстәвенә, китап сату һәм таратуның канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмавы Китап сәүдәгәрләренең порнографик һәм детектив әдәбият белән мавыгуы бүгенге көн өчен кирәкле җитди әдәбиятның тез астына суга. Нәтиҗәдә, язучылар, сәнгатебезнең башка әһелләре кебек үк. матди авырлыклар кичерергә мәҗбүрләр. Бу юнәлештә җитәкчеләребезгә һөҗүмчән эш алып барырга кирәктер һәрхәлдә, теләсә нинди җәмгыятьнең тарих каршындагы бәясе сорелгән җир гектарлары, алынган уңыш, терлекләрнең баш саны, заводлар һәм фабрикалар җитештергән продукция күләме белән генә түгел, әдәбият һәм сәнгатьнең торышы, халыкның рухи халәте белән дә билгеләнә бит
3. Әдәби фонд Россиядә 1859 елда язучыларга һәрьяклы матди-көнкүреш ярдәме күрсәтүне күздә тотып оештырылган Патша заманнарында да мохтаҗлык кичерүче каләм әһелләре булган, әлбәттә. Бүгенге тотрыксыз чорда исә аның кирәклеге әллә ничә мәртәбә артты Бу аеруча милли телләрдә ижат итүче язучыларга кагыла. Татар язучыларыннан кайсының гына алпавыт утарлары булганы бар соң? Якын киләчәктә дә андый мөмкинлек күренми әле.
Әдәби фондтан башка яшәү мөмкин түгел. Газета-жу риаллар редакцияләре, радио һәм телевидение, концерт оешмалары, театрлар, нәшриятлар — үзебез- нскеләре дә. чит илләрдәгеләре дә Татарстан әдәби фондына, безнең авторларның хезмәтен искә алып, билгеле күләмдә акча күчерергә тиешләр. Моның өчен тиешле оешмалар белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, башкалар тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк.
Аннан, элекке СССР Язучылар Союзына буйсынган ижат йортларында безнең дә өлешебез бар лабаса -үзебезгә тиешлене даулап алырга кирәк.
Әгъзалык керемнәреннән генә әллә ни мая тупланмас — әдәби фонд башында булган мөмкинлекләрне эшкә җигәрдәй эшмәкәрләр утырсын иде.
4. Дөресен генә әйткәндә, әллә ни көтмим Язучылар берлеге Сталин заман-нарында иҗат әһелләрен билгеле бер идеологах кысаларда тоту өчен уйлап чыгарылган ясалма оешма ул Ә иҗат исә һәркемнең индивидуаль эше Бердәнбер өметем XII съезд мәгълүм дәрәҗәдә милли туплануга, кайбер нҗа.ш ориентирлар билгеләүгә этәргеч булыр, бәлки Җыелырбыз, зарланырбыз, тара- лырбыз. һәм һәркайсыбыз үзенчә дәвам итәр
5. Иншалла, татар әдәбияты талантларга мохтаҗлык кичерми. Алмаш әзерләү мәсьәләсендә дә тернәк тәнен барабыз шикелле яна исемнәр күреш әли тора. Мин. кабул итү коллегиясе әгъзасы буларак, киләчәккә ышаныч белән карыйм Яшь гаребезне иркәләмичә генә шул ук вакытта башларына да бик сукмыйча, булганын күреп һәм танып, ә ин мөһиме, аларга тиешле рухи һәм матди шартлар тудырып үстерергә кирәк Язучыларыбыз. гомумән, социаль яклауга мохтаҗ Ә гамаклары гук. өсләре бөтен булса, калганын алар үзләре эшләр Язучылык эше һәркемнең намус эше. Директивалар, күрсәтмәләр бирү бу очрак га артык.
Зөлфәт:
I Шиг ырь мәсьәләсенә килгәндә, ким-хур булырдай дәрәҗәдә түгелбез дип саныйм Халтурасы да, гадәттәгечә, җитәрлек булды, болгавыр заманда «мода» ясарга тырышу да аз түгел. Әмма, ни генә әйтсәң дә. йогы лып укырдай шигырьләрдән дә мәхрүм яшәмәдек Аллага шөкер'
2. «Канәгать түгел!» дип кенә әйтер идем дә, кыргый базарның башыбызга НИНДИ афәтләр китергәнен бик яхшы күреп торам Кем белә, ахыры бәлки, яхшыга да булыр әле. Чын шигырьне кырыс шартлар сыный лабаса Хәер, бусы да икс яклы пәке шикеллерок базар оятсызлыкка бик маһир.
3. Миңа калса, язучылар әдәби фонд тирәсендә тупланырга тиеш Фонд нсә бу яман чорда әдәбият ны коткару белән шөгыльләнергә гиештер.
4. Съезддан барыбыз да күпне көтәбез. Иң мөһиме әдипләрне хәерчелек чоңгылына төшермичә саклап калу «Халык! Әдәбият!» дигән буш шигарьләр- гә кайт ып калмасын иде бу җыен
5. Иң мөһиме финанс ягы Талантсыз байлар үз китапларын үз акчасына да чыгара алыр, әҗере до аз булмас. Талантлыларны яклыйсы иде! Нигездән хәл ителәсе гол мәсьәлә шул булырга гиештер.
Госман Садә: 1. Идел елгасы һаман үз юлы белән еабыр-талгын гына агып килгән кебек, татар әдәбияты да соңгы биш ел эчендә әллә нн кисксн-гек.э боры тыш гар ясамады шикелле Аның үзен кораб белән чагыштырсак. ничектер ул капитаны булып га капитансыз йөзә сыман тоела Бәлкем, бер яктан әйбәттер дә Нн дисәң дә. ничәмә-ничә еллар буена әдәбият партия кушканны г ы на ү гәп килде. Шунысы куанычлы, нәкъ менә шушы елларда ул югарыдан әмер биреп торучылардан котылды Хәзер, аллага шөкер. ничек иген уңышын арттыру, ничек нефть чыгару турында әсәрләр язылмый.
Бу елларда әдәбиятыбызда, гомумән, бөтен тагар гавәмендә олуг вакыйга—ул да булса Гаяз Исхакый исеменең илгә әйләнеп кайтуы дисәм, күпләр килешер бу фикер белой Әлеге чорда сандык төбендә, чорма башында яткан әсәрләргә дә юл ачылды. Мәсәлән. Ибраһим Сәлахов. Гурий Гав тин роман нарыннан халкыбыз социализм концлагерьларындагы коточкыч хәлләрне укып тетрәнде Мөсәгыйть Хәбнбуллин белән Ьагулла га халык күңеленә хуш килерлек тарихи әсәрләр ижаг иттеләр. Ике съезд арасында Со.ттанг алнев турыңда да гүзәл әсәр поила булды Ул Башкорт станда ла. Гөркнядә дә упыш казанып өлгерде Күрәсең. .кор язмышы да кем кулы белән язылуга карап бәяләнә
Бу елларда публишгспгк-сатирик әсәрләр аеруча яңгыраш алдылар Әйтик, халык гелентә Фәнзаман Баг гал. Золфәг Хәким һ о гарнын исемнәре еш капат лапа Шул ук вакыпа торгынлык елларында кыюлыклары белән дан алган кайбер каләмдәшләребез иштер авызларына су кайгылар
2. Язучыларыбызнын XI съездын коммунистлар партиясенең XXI съезды белән чагыштырасы килә. Әгәр партиянең әлеге мәгълүм съездында коммунизм турында миф кабул ителсә, безнең XI съездда да шуңа охшашлырак карарлар кабул ителде. Мәсәлән, безнең үз ижат йортыбыз күптән I әрләп эшләргә тиеш иде инде бу вакытта. Әдәби газетабыз да чыгарга тиеш иде. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр Менә бит. властька омтылучылар авызыннан нинди асыл сүзләр очып чыкмас Ә без. алла коллары, шул куык вәгъдәләргә ышанып, уч төпләребез кызарганчы кул чабып утырган булдык. Уч төпләребез кызарганга бүген йөзебез кызара
Җиңеллек алып килмәде бу еллар. Китап чыгаруы да кыенлашты. Мескенлеккә табан тәгәри язучы халкы Язучысы мескен халык үзе дә мескенләнә. Менә шуны һич кенә дә истән чыгармаска иде!
3 Әдәби фонд иң әүвәле гади язучы турында кайгыртырга тиеш. Хәзергә исә ул аерым бер төркемгә генә хезмәт итә кебек.
4. Алда! ы съездданмы?. Язучылар сайлап куйган рәис каләмдәшләренең ышанычын акласын иде.
5 Бөтен татар халкына җитмәгән бер сыйфат —ул бердәмлек булмау Бу исә язучыларга да кагыла. Әсәрләргә, авторның нинди урындыкта утыруына карап түгел, ә чын асылына карап бәя бирергә өйрәнсәк, әдәбиятыбыз да алга китәр, бердәмлегебез дә ныгыр Моннан барыбыз да—язучылар да. укучылар да. гомумән, халкыбыз да отар гына!