ШИГЫРЬЛӘР
Казан елгасында су түгелдер
Казан елгасында су түгелдер. Кургаш тулы ярлар арасы. Киң дә түгел, чоңгыллар да тынган. Ничек аны ары чыгасы?
Матәм чорын ачып беравык. Күтәрелде тарих пәрдәсе. Төер булып бәрде гамакка Уналтынчы гасыр ядрәсе.
Юк. булмаган берлек: гөгәл җавап. Ике яктан килгән бер татар.
Түбәтәй бер фикер-акыл төрле. Шул ук сәбәп бүген — шул хәтәр!
Санлы түгел, саллы булсак икән. Алтын түгел байлык — зыялы! Шул вакытта кыл да сыймас рәткә Дары тулы базлар сыярмы?!
Ә бүгенгә сорау өсте сорау. Йә. кайсыгыз белә җавабын?
Биш татарның бүлешмичә, бердәм. Бармы берәр йорт-җир корганы?
...Кис тә яндыр: түзә- сабыр. Умырткасы булса — камыр. Шәҗәрәдә мәллә шаукым. Шартлауданмы тузган акыл? Чәчелгәндер, очкан фикер.
Җәүдәт СӨЛӘЙМАН (1955) галим. Казан университетының теоретик кибернетика кафедрасы доценты. Шигырьләре кондәлек матбугатта басылып килә.
Әле башы калган, шөкер. Калган гәүдә, яралы тел. Җанмы соң бу. әллә соң көл? Ясалып бетмәгән дәүләтем. Өлгереп җитмәгән милләтем,— Иртәрәк тузган шул таш чүлмәк. Алтын ук булмаган ул. димәк. Селтәмик барын да Урдага. Гаеп бар бүген дә уртада Буаргамы дисәң бер-берсен. — Тукмаргамы дисән бер-берсен. «Йоклаганмы, үлгәнме». - дисең? Күз ачып та өлгерәлмисең!
Теле чарлаган пәке. Каезлый безнең рәтне. Ерак бармый, үз итеп. Татарын ята тетеп..
Казан елгасында су түгелдер. Кургаш ялгый ярлар арасын. Киң дә түгел, чоңгыллар да тынган. Насыйп микән ары барасы?
Курай моңы
Ә курайда моңлы ла уйнадың. Өзеп-өзеп өрдең җаныңны.
Таш йортларга башкорт моңы үтте, Юкәләргә акты сарылып
Балдай куе, салмак бер көй иде. Курайчысы чыккан исемнән. Ә курае канга сеңгән, эреп. Шуңадыр ла йөрәк җилсенә
Аһ. бу КӨЙГӘ чумып-йөзсн булыр. Канатланам, сөям-сөеләм.
Өфеләрдән кайтып барыш, очып.
Чалкан ятып курай көенә
Ник сорыйсың, телеп йөрәгем?
Яныбызда гына тал-тирәк. Тал-чыбыкның кайсы пешерәк? Бергә чакта юк шул кадер-сан. Кабат кайтсаң иле. багалмам
Бергә чак га юк шул кадер-сан...
Яныбызда гына тал-тирәк. Былбыл I авышлары бик сирәк Былбыл җыры меню бер булсын Гик соңгысы гына булмасын
Тик соңгысы гына булмасын...
Яныбызда гына тал-тирәк, Күңел өчен тагын ни кирәк? Ник сорыйсың, телеп йөрәгем. Тәңре алды миңа кирәген...
Ник сорыйсың, телеп йөрәгем?..
Милләтпәрвар дустым Илсур истәлегенә
«Дошман сигез, без тугыз»,—ди шагыйрь. Шагыйрь сүзе хагын хактыр да,— Ник соң әле бирдек шул тугыздан. Мылтык терәп, берсен атырга!
Ялгышлык та түгел, юк. язмыш та,— Бу — мәңгелек сугыш: төн йә көн! Кизәндең син. дошман, имәнлеккә. Имәнлекне кыру ниятең!
Кизәндең син. дошман, киләчәккә. Милләтемнең алып асылын, Та гар-йортның имән субаена Ут атырга җитте акылың!
Ядрәң тиде, әмма максатыңа Ирешмәдең, дошман, бел шуны! Ядрәң белән безнең күңелләрдә Мәңге үлмәс иттең Илсурны!
«Кыйгак, кыйгак, каз кычкыра».. Җырың һаман күңелдә.
Бүген таңга ал нур түгел.
Аккош каны түгелгән. •
Каз кычкыра: «Кыйгак. кыйгак». Уятырга теләптер, Иртән күккә ашты кояш, Ул шул синең йөрәктер.
Бәллүр чаңдыр күк гөмбәзе — Юк түзү чыңлавына, Алып китте язмыш, төреп Яфраклар буранына.
Шигырь дәрьясында йөзгән зур кораблар
Тарих ләме йоткан.
бик тирән...
Корабларны күмгән дулкыннарда Бата-калка йөзә моң көймәм.
Ишетелми калмас кораблардан бер-бер аһән.
Дәрья бүген шадра көзге кебек. Аягүрә йөрми дулкыннар. Әле чыгар, дулап, җил-давылы. Ыржаерлар әле упкыннар
Дәрья бит ул. дәрья ярсып тора.
Асты-өскә килен дәрьяның.
Күтәрелер төптән кораблар Китап башы түгел, ә дәвамы «Йосыф җыры» булыр. «Пар атлар»
Кемнәр моңы сеңгән икән Кол Галигә?
Мин көймәне шуңа чыныктырам. Җилкән булсын аңа моң- тарым. Әйдә, давыл, ула! Үкер, упкын' Сыналырга гиеш елларым .
Корабларның юлын
бер күрәсе иде, Дулкын күмгән корабларда бер йөзәсе иде.