ШИГЫРЬЛӘР
Безнекеләр шулай җдн бирми
И таралган татарлар, Илегез эзли сезне,— Кошка әйләндегезме, Ташка әйләндегезме?
Татарчалап дәшкәнне Барчагыз да аңлармы0 Җаныгызда кан бармы. Каныгызда жан бармы?
Канлы эзләр сөйләде: Табаныгыз канаган. Канлы эзләр калдырып. Кайтырсызмы яңадан?
Илне уйлап елаудан — Күзләрегез керфексез...
Җир читенә киткәнсез Чукынудан өркеп сез.
«Оҗмах булыр» Туган ил — Тәмуг булып тоелган...
Ни эзлисез шул гомер, Анда төпсез коедан?Сезгә туган илләр — ни? Кемнәр сезне җибәрми'.’ Бер-беребезне күрәлми. Без үләрбез микәнни?
Ниләр сезне җибәрми. Капкынгамы каптыгыз?— Җимерегез, ватыгыз. Туган илгә кайтыгыз!
Хәтта бүреләрне дә Берни тоталмый бәйләп. Әгәр капса капкынга. Аягын өзә чәйнәп..
Туфан тавышы
Сез иртәгә ирек алырсыз! Сөякләрем I үрдә сизенә. Илбасарның басып эзенә. Тарих юлларыннан яу чабып. Ирек яула. Кеше, үзенә. . Сөякләрем шуны сизенә.
Бер генә көн кеше коллыкта Яшәсә дә аның ул көне Каргалырга тиеш мәңгегә!
... Күтәрелә янган Йортымның Зәңгәр күккә кара төтене Каргалырга тиеш ул көне!
Илләреннән качкан аккоштан Миңа сәлам китергән сыман Гүр өстендә йөзә ак томан. Тарих юлларыннан яу чапкан Чичән ирләр, башлар исәнме'’ Мин монда да сезне сагынам
Каршылыймы батыр бабайлар9 Алар белән исән калганбыз. Җидегәннән юллар әйрәнен, Рухларны саклап я лгансыз - Ничә йөз ел килә алганбыз. Алар белән исән калганбыз.
Ирек булса булсын мәңгегә!- Кеше теле, кошлар өнендә Ишетелә бу сүз бүген дә. Ирекне бит бары бер көнгә Йортыбызда алмас беркем дә Ишетелә кошлар өнендә.
Илгә ия булган чаялар Чичәннәрем, имин булыгыз Ураулы шул. бигрәк урау лы
Тарихларда калган юлыбыз.
Арытмыйча атны куыгыз. Чичәннәрем, кыю булыгыз!
Кол калсагыз —мәңге минем дә Сөякләрем сызлар гүремдә.
Мамык мендәр
Туфан туган авылдан ул. һәм бераз охшый Туфанга. Охшагандыр — бу дөньяны Күз яше белән юганга.
һәр әйткәне шигырь аның, Нигә соң ул үзе язмый?
Менә тагын яңа шигырь Сөйли миңа Зөфәр абзый:
— «Исләремдә исән тора Туфан илгә кайткан көннәр. И-и-и, ул көннәр Мин шагыйрьгә Бүләк иттем мамык мендәр.
Кайткан көннүк йолдызларга, Ай-Кояшка ник менәргә?— Йокласын дим. ял итсен бер Башын салып шул мендәргә.
Уйлагандыр: «Халкым һаман Кемнәргәдер билен бөгә. Татарларым кол булганда — Бу азатлык миңа нигә?!»
Кабат ташка әйләнгәндер Шул чагында мамык мендәр. И-и-и, шагыйрьнең бар гомере — Айлы төннәр, кара көннәр...»
Сөйли шулай Зөфәр абзый.
Ул — Туфанның авылдашы.
Күз алдымда... мамык мендәр һәм... күгәргән зиндан ташы!
* * *
Кылыч булып узды кайнар җилләр.
Ярый, таллар алдан иелделәр...
Берсе генә ауды. (Тамыр калды).
Аннан шаулап җәйге яңгыр яуды.
Дөнья тып-тын. Мәйданыбыз тып-тын.
Тик мин күрәм: һәр тамчыда — упкын!
Ялвару
Син кая качасың, кайларга китәсең?— Кошлар бит кичә үк сайралы барсын да... Ашыкма. Без икәү бер агач бөресе һәм ике яфрагы идек бит асылда.
Кошлар шул кичә үк сайрады барсын да. Артыңнан аларны очырып жибәрәм. Ятларда көймә бар. Утырсаң әгәр дә, Җилкәнгә —җил әрәм.
Җилкәнгә — җил әрәм!
Яшәрбез гомергә — беребез эсседә. Беребез салкында йөрер гел калтырап. Йә, шуның әчепме, ялына-ялыпа, Сөюдән инәлеп без алдык җан сорап?!
Тамырын өзгәләп, талларга тау ишеп. Барчасын таркатып китәргә димәгән... Мин сиңа кычкырам.
Мин сиңа инәләм:
Төшеп кал тизрәк, беркемне сөймәгән КӨЙМӘДӘН'
Йөри торгач, таптык эзләгәнне
Хәбәр итми генә, хәл белергә Килдең нигә бу караңгы өйгә?
Ике болыт иңгән күзләреңә Карлы яңгыр ява йөзләремә.
Бозлар катар керфек-кашларыма -
Чыгыйк әле Кояш асларына
Язлар үтте. Йөрик көзләремдә. Мин эзлим дә хәзер, эзләмим дә
Җанның гомер буе табынганын. Теләми дә бугай табылганын...
Җирдән көзнең алсу алмаларын У| готкайдай кулга алгаладың.
Пышылдадың иске исемемне
«... Мин күрмәгән булсам бүген сине
Сукыраер иде бу кү тләрем.
Күпләр җуйды шулай үз-үзләрен...»
Җавап биреп җаным өзгәләнде: «Йөри 1 оргач, lain ык эзләгәнне. Йөри I оргач, таптык эзләгәнне!»
Ике болыт иңгән күзләреңә Тамчылары тама йөзләремә...
...Дарга китерәләр. Сакчыларның Кырыгында — кырык кылыч бар. Ә кешеләр, мине соңгы кабат Күрсәләр дә. барсы тынычлар.
Болай итеп хәтта Батыршапы Озатмаганнардыр ләбаса!
Бар гаебем — яшәү. Әйтер идем. Хөкемдарлар әгәр сораса.
Яши-яши дарга мендем. Үлдем... Хәзер яклап беркем дәшмәсен. Тавышыңнан мин уянып киттем: — Үзем үләм, ә ул яшәсен! Яшәсен!!.
Тавышыңның кайтавазы белән Шигыремнең ахырын язгансың: «Икебез дә һәр көн бер үләбез, Кавышалмый калган яздан соң».
* * *
Татарның бәхете—таштан. Таштан тора тоташтан. Мең еллык канлы тарихы Ташлар белән тоташкан.
Татарның китабы—таштан. Таныш моң ишетелә.
Өстенә чиркәүләр салып, Таш таулар ишеп кенә Булмый үтереп. Барыбер Таныш моң таба мине. Күрәм — ташны су өстендә Йөздергән Кол Галине...
Мин укыйм татар тарихын Батмыйча торган таштан: Безнең моң. . күкнең җиденче Катына хәтле ашкан!
Бик талчыктым каргыш тавышыннан. Үзем генә беләм үз хәлемне. Каһәреңне яудыр тагын йөз ел — Йә. шуннан соң дөньяң үзгәрерме?
Башын кисеп, сары сакалыннан Иделләргә тотып атмагансың!— Аның башы шулай исән калгач. Халык башы исән каламы соң?
Явыз Иван күптән дөньяда юк.
Бу гасыр да менә узып китә.
Бер җиңелү—сора, күпме тора?— Ә башыңны кисү дәвам итә...
Татар теле
Мин татарның теле,
Сезне эзләп,
Канга батып беткән хәтере.
Бәлки сезгә: «үлде» дигәннәрдер.
Мин исән-сау. мин бар, мин тере!
Нигә, балам, юллар уртасында Башмагыңа карап баш идең? Чукынмадыңмәле? Җиде бабаң Васыятен гапшырыр идем.
Күләгәләр төшкән күзләреңне Күрим әле диеп иелсәм Кипкән иренендә ярылып яткан Сүзләрендә әле мин исән:
Синнән башка, дисең, яши алмыйм.
Төшкә керә соңгы көннәрем Сабый чакларымда бишегемне Тирбәтергә нигә килмәдең?
Ил коллыкта иде һәм бүген дә Ал гып сүзләремә юк кадер. Дөньядагы исәннәрем белән Исәнләшә алмыйм мин хәзер...
Исән сезнең диңгез! Бөтенегез Аягүрә басар шауласам.
Юлларыңа мәрҗән сибәм. балам. Дулкын бәрелгәндә аумасаң.
Минем мәрҗәннәрдә җиде бабаң Васыяте шулай җемелди.
Җем-җем иткән нурлар күрсәң әгәр Әбиләрең шулай җен эрли
Тирә-якга. ятлар урлый-урлый Йомгак урый нурлар кимеми Өзелмиләр, чуалмыйлар алар Безнекеләр.
Безнекеләр шулай җан бирми!
Кил син, балам.
Кер син кочагыма —
Уйлый күрмә илдән китәргә.
Исән чакта исәнләшик әле.
Сон булуы мөмкин иртәгә.
Исәнләшик.
Мин халыкның теле, Кылыч телгәләгән хәтере. Сиңа мине: «үлде» дигәннәрдер, Мин исән-сау, мин бар, мин тере!
Тарих китабыннан
Бер көнне үлем җәзасын Тел кисү җәзасына Алыштыралар. Баласы Дәшәлми анасына...
Мәскәү урамнары шулай Телсезләр белән тула. Телсез калуның бу әле Тик башы гына була.
Гасырлар уза. . Кеше ни!— Халыклар телсез кала.
Каршы сүз әйтсәң әле дә Телеңне кисеп ала.
Мин татар — тылмач буларак. Ник тел кистереп торыйм! Туган телемне биргәнче.
Үлем җәзасы сорыйм.