ШИГЫРЬЛӘР
Мин фәрештә түгел, бераз Шәрабен лә кашым. Яшьлегемдә адашын та йөрдем. Гөнаһка да ба i >ым
Юк. шай idii да түгелмен мин. Әйттем исә кайттым.
Анын коткысыннан китеп.
Үз юлымны таптым
Язмыш мине авыр юлда йөр! те.
У гган-суга салын.
Үрнәк түгел, миннән була Бары гыйбрәт алып
1993
Җир йөзендә тәүге тапкыр Шигырь туганнан бирле. Шагыйрьләрне юк и түнен Ысулы Iәрле-1 әрле Мәкер-яла белән урау. Кисү. асу. яндыру. Йөрәгенә гөбән ату. Йәртсыз-жирсез калдыру Гөлдәй сулганнар әзмени Зиндан эчендә ятып. Бу дөньядан киткәннәр бар Үз-үзен асып, атып .. Ядрәсез-нисез яралап. Газапка дучар итеп. Түшәгендә сүнгәннәр бар Туксан-йөз яшькә җитеп. Үкенечкә җыры кала: Якты, моңлы. борчулы... Җан авазын юк итүнең Юк бернинди ысулы!
1993
Читләрнең үз бәясе
«Татарлар елмаеп үлделәр»...
Р ЛАНФРЕДИНИ
«Иң башта Коръәнне Алишка суздым... Ул. акрын гына торып, кулын коръәнгә салды һәм елап җибәрде...»
ГОСМАН мулла сүзләре.
«Татарлар үлде елмаеп...»I II
Читләрнең үз бәясе
Биш минуттан —гильотина.—
Килерме елмаясы?
Таш бә! ырь булу мөмкинмс
Әҗәл янда дәшкәндә.
Милләтнең изге китабы —
Коръән бәхилләшкәндә?2
Киткән алар—бу дәһшәткә
Түзәргә кирәк ничек? —
Читләр алдында елмаеп.
Коръән алдында үксеп...
1993
Кагылма, зинһар, ярама. Ул хакта сүз кузгатма. Төзәлмәслек җәрәхәткә тоз атма...
Сулкылдар, ахры, йөрәгем.
Азга түгел, озакка. Әрнесен, янсын, дөрләсен.— боз атма...
' Җәлилчеләрнең ничек үлемгә барулары турында канатлы һәм бераз сәеррәк яңгыраган бу сүзләр мәгълүм истәлекләрдән алынган Ред.
II Яна табылган истәлекләрдән (Әнвәр Айлагулов һ. б.).
Сыгылсам да түзәрмен мин: Вөҗданым саф. йөз акка. Егылмамын корган ауга - тозакка.
Беркем дә сизмәс хәлемне: Сабырлыгым йозакта. Әрнүләрем — гомерлеккә. - озакка.
Бикле ул йозак ачылмас.
Бер генә дә сүз әйтмә.
Сорыйм: калдыр ялгызымны, озатма...
1993
Мин гашыйкмын, юллардагы Карларга гашыйк. Язлар килсә, елгадагы Ярлар! а Iашыйк. Яр буенда дулкынланган Талларга гашыйк, Салмак агып, уйга салган Салларга гашыйк. Салларга карап калучы Ярларга Iашыйк. Шушында бәхет табучы Парларга гашыйк. Сүнгән дәртне уятучы Таңнарга гашыйк. Табигатьне яратучы Жаннар!а гашыйк
Күзәт мәңгелек агышын. Ярларга басып. Гүзәл мизгелләр сагышын Kapapiа ашык...
1993. октябрь
Уйныйк әле быргыларны...
Рифкать Исрафи i,'a
Йоклый вөҗдан, йоклый әхлак. Йоклый акыл, саф мәхәббәт. Ил йөзеннән сөре.и әннәр Хозер Ильяс һәм Мөхәммәт Табигатькә хыянәтме?
Сулар качты, оят качты Ахыр заман кыямәтме ’ Күңелләрне шайтан басчы Йөрәкләрдә боз катламы.
Кан аңкытып исә җилләр. Кем коткарыр бу афәттән? Илгә кирәк исрафиллар!III Бер гөнаһсыз булмасак та һәр гамәлдә, һәрбер эштә. Булыйк сәнгать дөньясында Исрафилдай бер фәрештә! Уятыйк без туң мөхитне, Җаны барның — моңы чыгар. Булыйк сәнгать дөньясында Исрафилдай быргычылар! Уйныйк әле быргыларны. Шайтан китсен башын иеп... «Без барында күңелләргә Кыямәт көн килмәс!» диеп. Уйныйк әле быргыларны1
1991
Табиб дустым ядкаре
Фән докторы Әсфат Абдуллин истәлегенә
Чыныккан җан булгангадыр, Күнеккән идең тәмам: Кая барсаң—каршы алды. Озатып калды Яман. Күпмеләрне йолып алдың Яман чир зәхмәтеннән. Йөзеңдә нур балкыр иде Исәннәр рәхмәтеннән. Чигенергә мәҗбүр иттең Куркыныч яман чирне, Тик дәвалый алмадың шул Шәфкатьсез яман чорны. Син — илләрдә, син—телләрдә. Дәрәҗә — зур, киң — күңел... Йоклый алмый көндәшләрең: «Ни өчен ул... мин түгел?!» Аларның хәйлә, мәкере Үткәндер үзәгеңә. Берәүгә дә сиздермичә. Йөрәк ул түзә генә. Кая барсаң ияреп йөргән Көнчелек һәм хөсетлек... Бер көнне без йөрәгеңнең Ярылуын ишеттек. Синең кебек изге затны Инде кайлардан табыйк. Күпләр гомерен озайткан Кыска гомерле табиб? Югалттык сине, авыр хис
III Исрафил мөселман ышануынча, кыямәт көнендә сур - быргы өрү өчен билгеләнгән фәрештә.
Йөрәкне телә һаман Озак яшәргә ниятләп. Озатып калды Яман ..
1992
Безме? Без ул яшь чакларда Җирне туп итеп ордык. Айга да «шлем кидердек», Кояшны буйсындырдык. Барабан һәм күкрәк кактык «Килсә дошман теш кайрап. Бездә, бездә бүрек белән Бәреп егарлык гайрәт!» ...Хәзер: «Ярый, Кояш бар! .» дип. Сөенеп уянабыз.
1992
Нигә минем баш очымнан Узып бара бу болыт. Каян килә, кая бара Кызыл-кара бу болыт? Кемнәр мина хәбәр бирә Сискәндереп, тан булып. Дөньядан шәһит киткәннәр Йөри мәллә җан булып? Ник килә бу кызыл болыт. Карасына i агылып.
Яумас микән безнең башка Кызыл-кара кар булып’ Караңгы көн. шомлы болыт. Уем кит ге тагылып.
Кая барыр, кайда явар Кызыл-кара б) болыт?
1993 октябрь
Шлемсыз гына йөрүче Айдан да оялабыз. Читләр, бәлки, кызганасыз Безнең хәлне күреп, сез? Өлкәнәйдек, калдык хәзер Ыштансыз һәм бүрексез. Бу тормышны, табигатьне Хәзер ничек көйләргә? Калсын безнен жүләр яшьлек Гыйбрәт итеп сөйләргә...
Минем юаш табигатем Сезгә бик ошый кебек. Сез-бүреләр арасында Мин яшим поши кебек Тик белегез: мин бик сизгер. Тиз генә то талмассыз,
Тешегезгә эләксәм дә. Кабарсыз, йоталмассыз! Сез йөрисез өер белән. Мин бит үзем бер үзем Тотсагыз да. йотсагыз да. Җирдә калыр мөгезем!
1993