Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘФКАТЬ НУРЫ ТАРАТУЧЫЛАР


Рәсемдә: татар эшмәкәрләреннән бертуган Рәфис (уңда) һәм Нәфис Каша- повлар.
— Тарихта яхшы мәгълүм: татарның бай эшлеклеләре гомер-гомергә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгәннәр. Әдип, мәгьрнфәiче. китап бас:ыручы сыйфатында алар ан-белем тарату хәрәкәтендә актив кашашканнар. Октябрь революциясеннән сон мондый традициягә канлы нокта куелды. 70 ел узгач, яна җилләр исте. Бүгенге заман яна кешеләрне, яна шәхесләрне тудырды. Сез, татар сәүдәгәрләренең яна буыны буларак, химаячелек, мецена!-иганәчелек традицияләрен яңартып җибәрдегез. Кайберләрең генә искә төшерик: татар дөньясы өчен бик тә кирәкле дини вә тарихи китапларны 1 миллион 40 мен тираж белән бастырып ил ку ләмендә, Европа, Азия илләрендә, АКШта бушлай тарату. Чаллы матбагасының өстәмә тиражлары. «Ак бүре» киностудиясен оештыру, мохтаҗларга ярдәм, мәчет төзүләргә акча бирү һ. б. Мондый игелекле эшләрегез өчен халык исеменнән рәхмәт сезгә! Бүт ент е усал, кырыс, рәхимсез заманда акчасын «читкә ташлаучылар» әллә ни күренеп тормый. Сәүдәгәрләр арасында сез беренче.тәрдән булып диярлек шәфкатьле.тек, нтелек үрнәге күрсәттегез. Мопын «чишмә башы», тамыры, сәбәпләре, рухи нигезе кайдан килә икән?
Бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар:
Кешенең табигате шулайдыр инде, без барыбыз да әти-әни. әби-бабалар- нын күпмедер сыйфатларын үстерүче, дәвам итүчеләр. Әтинең бабасы Сәг ьдиев
Кашап (1880 елда туган) революциягә кадәр урта хәлле крестьян булган, иген иккән, үз тырышльп ы белән хәйран байлыкка ирешкән. Хуҗалыкка килсәк, таш амбар, таш койма, саман кирпечтән мал өе. ихата һәм абзар-кура тирәләре талчыбыкчан үрелгән. 8 җанга алтыпочмаклы йортлары булган Ул чакта да. әлбәттә, авылда кешеләр бер-берсенә булышып яшәгәннәр Үз көче белән көн күреп яткан менә шушы гаиләгә утызынчы елларда, ягъни колхозлашу башлангач. кулак дигән тамга салалар Авылның чабатадан «түрә» бу нан кайбер адәмнәре. Кашап кулакны Себертә куарга дип. кешеләрне кәнсәгә чакырта башлый «Менә сез Кашапта ялчы булып эшләгәнсез, шул хакта кәгазьгә кул куегыз», дип. төрлечә үгетләп, куркытып карыйлар Тегеләр исә «Без бит ана дуслар-авылдашлар буларак ярдәм иттек, ул нинди кулак булсын •>. дия-дия кәгазьгә кул куюдан катгый баш тарталар. Кыскасы, бернигә карамый аны һәлакәттән яклап-коткарып калалар.
Безнен бабай, яг ъни әтинең әтисе Шәрифулла агай да хезмәт кешесе булган, бәхетен хезмәттә тапкан
Әтиебез Рафаэль шулай ук эштән беркайчан куркып тормады Кирәксә кулына балта тотты, кирәксә шофер булып машина руле артына утырды. Кем генә килеп сорамасын, ярдәм итүдән беркайчан баш тартмады Соңгы вакыт тарда хәтта иске-москы рам. кабина, двигатель-мазар детальләреннән җыйнап, колхозга машина бүләк ит ге.
Нәселдән килгән менә шушы сыйфатлар безгә дә күчкән, күрәсең. Ялгызрак карт-карчыкларга кечкенәдән үк ярдәм итәргә ярата идек. Су ташу, кар корәү. утын яру кебек эшләр безнең өчен үзенә күрә физзарядка иде Ә бит зур эшләр майтару өчен дәрт, сәламәт тән. физик күнегүләр белән дус булу да бик кирәк.
Безнен буын коммунистик идеология йог ынтысында тәрбияләнеп үсте Муллык булачак, диделәр, анысы әле күпмедер бар иде Кешелекле яна буын, яна кеше тәрбиялибез, диделәр. Менә монысы чын-чынлап әкият булып чыкгы' Без. игезәк ике туган, совет армиясе хезмәтенә киткәч, хыял белән чынбарлык арасын- дагы аерманы бик тиз күреп алдык. «Дедовщина», ягъни уставтан тыш мөнәсәбәтләр чәчәк атып өлгергән иде. Ип кочле. иң гадел армия, дип өйрәтә килделәр безне. Баксан, ул яна килгән яшьләрне кыерсыту, аларның шәхесен таптау. Гаделсезлек мәктәбе икән Башлап кем урлагандыр, белмибез, бездәге җиде казарманың бер ишеге юк иде. Менә шушы ишек өчен гел көрәш, урлашу, низаг, бәрелеш барды. Бәхетсез ишекләрнең җидесе тип урыннан-урынга гел «күченеп» йөрдСләр Беренче ел хезмәт иткәннәрнең бүреген, шинелен, каешын, итеген урлаулар тәмам кәефне кыра, гайрәтне чигерә иде Татарстаннан килгән егетләрне кыерсыта башласалар, милләте нинди булуга карамастан, без беренче чиратта ярдәмгә ташлана идек. Спорт белән дус булунын кирәклеген менә шул чакта ук анлап өлгердек
Инде менә байтак сулар акты. Хәзер без чынлап торып сәүдә миенә җигелдек Тормыш безне чыныктырды, көчле булырга, көрәшә белергә өйрәтте. Дөресен әйтик, химаяче булу безгә дан өчен кирәк түгел. Халыкка, милләткә, киләчәк көнебезг ә ихластан файда китерәсе килә.
Әмма, тәҗрибә туплый торгач, милләттәшләребезгә әйтер сүзебез до бар. Мисалдан башлыйк Казанда дәүләт челегебезне җимергән илбасарларга һәйкәт бар. Казан каласын Инан Грозный дәһшәтеннән яклап сугышкан үзебезнең каһарманнарга да һәйкәл салырга вакыт, дидек Моның очен. ни әйтсәң лә. акча кирәк. Хәтер көне уңаеннан, менә шушы һәйкәлне торг ызу өчен, без җәмгысы 150 мен акча салган идек. Күптән түгел ишеттек: әлеге һәйкәл өчен бүгенге көндә халыктан нибары 500 мен сумнан артыграк акча җыйналган икән Бик аз бу Безгә бит милләтнең рухын, хәтерен, аңын уятырга вакыт Мондый уникаль Һәйкәлне салу бөтен халык һәм дәүләт эше.
Бездә. Татарстанда, узган ел ннмәкәрләр съезды үткәрелде Менә шул чакта, әгәр мөмкин икән, ачыклыйсы булгандыр дәүләт бюджеты күпме икән дә. эшмокэр-бизпесмегшар бюджеты күпмегә гарта икән’ Хәзерге таманда акча күпме гер дәрәҗәдә власть дигәнне дә аялата Ә акчаны дөрес игеп фай талана белү кирәк. Әйтик. АКШта бизнесменнар акчаның билгеле бер өлешен иҗтимагый институтлар, гурыдаи-туры анын проблема тарын \ә г итүгә тоталар һәм бу дөрес әллә ничаклы бюрократик аппараттан, идарә структураларыннан котылырга мөмкин Шунысы ла бар. ннмәкәрләр белән сәнгать әһе nope бергә атлаганда, киләчәк өчен янәшә торып көрәшкәндә генә җәмгыятьне һәм рухи, һәм нкынсалн як rail алга таба үстерү ышанычлырак булачак
Зарлану дип уйламагыз, без. чыннан да. милләт мәнфәгатьләренә байтак хезмәт, акча саллык Бет әле юл башында гына. Ләкин, бер Кашаповларга гына
карап тору, фәкать алардан гына ярдәм көтү дөрес булмас иде. дуслар. Йөкне бергәләп тарту отышлы Хәзерге яңа шартларда безнең милләттән дә байтак кына яңа эшмәкәрләр, сәүдә осталары, бизнесменнар үсеп чыкты. Татарстан һәм элекке СССР шәһәрләре саен байтак алар. Менә шуларга дусларча, туганнарча мөрәҗәгать итәсе килә: халкыбызның киләчәген бергәләп кайгыртыйк, мохтаҗларга бергәләп ярдәм итик' Моның өчен безгә вакыт та. тарих та. ходай да, дәүләт тә рәхмәтле булыр...
Әңгәмәдәшләр— Рашат НИЗАМИЕВ. Шаһинур МОСТАФИН.
4 ноябрь. 1993 ел.
Редакциядән. 1552 елда Казанны саклаганда һәлак булган каһарман бабаларыбыз истәлегенә һәйкәл төзү өчен акча җыю дәвам итә. Акцияне оештыручылар «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Татар иле» гәзите редакциясе.
«Гаделлек» акциясе дәвам итә! Милләттәшләребезгә аныц махсус счетын искә төшерәбез: МФО 265005 Р/с 700161/700764 в Волжско-Камском акционерном банке РКЦ ГЦБ г. Казани.