Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЫЯЛ ҺӘМ ХАКЫЙКАТЬ


уфада чагыштырмача зур тираж белән күренекле тел галиме һәм тарихчысы Әкрәм Биешевнең (Бейеш) «Башкорт халкының тарихы һәм азатлык көрәше» дигән китабы басылып чыкты. Безнеңчә бу әсәр башкорт тарихын яктыртуда өр-яңа бер этап. Бу китап турында бер «шаулап алсак»та бер дә артык булмас. Чөнки ул шуңа лаек.
Ә Биешев мәсьәләгә элекке стереотиплардан кырка баш тартып килә. Китапта моңарчы яшерелеп яки махсус рәвештә игътибардан читтә калдырылып килгән бик күп фактлар, мәгълүматлар китерелә Шулар нигезендә урыс яулап алуларының башкорт вә бүтән халыкларга бернинди файда китермәве һәм китерә алмавы кире кагылгысыз рәвештә исбат ителә. Ә. Биешев конкрет шартларда өстен сыйныфлар эксплуатациясе «сыйнфи төс түгел, милли төс алган» дип раслый. Әгәр башкортлар үз җирләрендә башкаларның тыкшынуыннан азат булып яшәсә, «башкорт хужальи ы торг ынлыкны белмәс һәм крепостной коллыктагы кырагай Рәсәйнексннән бер дә ким үсмәс иде. урыс тарихчылары башкорт жәмгыяген гомумән объектив үсеш законнары тәэсиреннән читкә куя һәм аның этәргеч көче итеп кансыз урыс колониаль сәясәтен күрсәтә», ди Китапта башкортларның озак гасырлар дәвамында күчмәчелектә калуы урысларның аларга нормаль хуҗалык багланышлары корырга бирмәвеннән килгәнлеге бик ачык яктыртыла
Гомумән Ә Биешев башкорт халкының тирән милли фаҗигасен бик ачык вә әтрафлы итеп күрсәтә алган Аның язганнары яктылыгында «урыс-башкорт дуельп ы» идиллиясеннән берни дә калмый.
Башкорт милләтенең Октябрь революциясеннән соңгы язмышын яктыртканда да Ә Биешев кырыс хакыйкатьтән чигенми: ул Ленинның һәм большевикларның милли мәсьәләдә алдакчы һәм икейөзле булуларын, бер нәрсә сөйләп, икенче нәрсә эшләүләрен ышандыргыч мисалларда тасвирлап бирә. Монда аеруча шуңа игътибар итәсе килә: Ә. Биешев. кайберәүләр шикелле, бөтен бәлане И. Сталин! .1 якмый, большевистик милли сәясәтне формалашгырган кеше В И Ленин үзе икәнлеген шәрран яра әйтеп сала.
Китапның азаккы өлешендә урысларның «кеше хокукларын» милләт хокукына каршы куеп, милли кимсетүләрне акларга маташуы хурлык белән тамгалана Чыннан да. кеше язмышы милләт язмышы белән аерылгысыз багланган һәм «кеше хокуклары» милләт хокукларын читләтеп түгел, шул хокуклһр аркылы гына гамәлгә ашырыла ала бит!
У
Китап I а башкорт халкын саклап калу өчен бәйсез, гскнен мотлак кирәк булуы тирәнтси нигезләнә
Бүгенге чорда кешелеккә экологик кризис яный Шул шартларда, ниһаять, халыклар арасында чын дуслык, тату. мәдәни мөнәсәбәтләр, чын интернационализм урнаштырасы иде Чын интернационализм бүтән халыкларның милли горурлыгына хөрмәт дигән сүз ул. Ягъни дөньядагы барча халыклар мәңге яшәсен, мәңге яшәргә тиеш дигән принцип милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә төп иман, дөрес, сәламәт төшенчә булсын. Әлбәт г ә. халыклар, милләтләр мәңге яшәмәячәк. Монда халыкларга мөнәсәбәт турында суз бара. Бу урында барыбызга да мәгълүм затның Ф. Энгельсның бер сүзен искә гөшерү урынлы: «милләтара мөнәсәбәтләр ахыр чиктә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек булырга тиеш». Әйтик, бик сирәк кеше генә (уртача ун меңгә берәү) йөзгә җитә Ләкин бу хәл безгә һәрберебезнен йөзгә житүен теләргә һәм шул теләкне тормышка ашыру өчен кулдан килгән бөтен нәрсәне эшләргә комачауламый. Без чирләгән, авыр хәлдә калган, бәла-каза, афәтләргә тарыган кешегә һичсүзсез, шартсыз ярдәм итәбез. Шуның шикелле үк. бетү, югалу алдында торган милләткә бүтән, яхшырак хәлдәге милләтләр милли үзенчәлекне, миллн- ятне сакларга реаль ярдәм итәргә тиешләр Тик шул тәкъдирдә генә башкорт халкы шикелле, милләт буларак югалу чигенә якынлашкан халыкларга ары табан яшәү һәм үсүнең, тәрәкъкый итүнең реаль шарт ларын булдыру мөмкин булачак
Кызганыч ки. кочлеләр һаман милләтара көрәш ысулын тота һәм. кызганыч ки. башкорт (милләте) вәкиле Ә. Биешев тә шул әхлак тарафдары
Гаҗәп хәл. ләкин факг'
Ә. Биешев татарларны, башкортлардан үзгә буларак, читтән килгән, килмешәк (килмешәк сүзен ул йөз тапкыр кабатлый), халык дип бара Янәсе, тагарлар, инде формалашкан бер этнос бу тарак. Бату хан яу тары белән яисә шулар артыннан күченеп килгән һәм. Идел буе халыкларын кырып, үзләре шунда ныгып урнашкан Ә. Биешев кенә түгел, күп урыс һәм кайбер бүтән тарихчылар да наданлык аркасында яклаган бу теориянең, объектив анализлаганда, тотып карар җире дә юк Шактый ышандыргыч чыганаклар күрсәткәнчә. Бату ханның Көнчыгыш Европаны яуларга килгән гаскәрендә ике кат гам аерылган чирүнең үзәген тәшкил иткән вә каты дисциплина белән ныгытылган монголлар (монгол сүзе үзе «гөп колонна» дигәнне белдерә) һәм алар кул астындагы татарлар. Яунын татар өлеше монгол өлешеннән (горле чыганаклар буенча) 4 V 9 Ю, хәтта. 20 тапкыр күбрәк булган Татарлар Багу гаскәренең алгы сафында барган, иңбашлап алар сугышка кергән, гөп монголлар исә хәлиткеч мизгелдә генә бәрелешкә катнаша юрган булган. Бусы дөрес Ләкин (тагар сүзе каян гына килеп чыкмасын), Бату гаскәрләрендәге татарлар бериш халык, бер «милләт» кешеләре булмаган Татар сүзе бу чорда монголлар яуга җибәргән һәрбер кабилә-кавем вәкилләрен белдергән һәм ул «татарлар» бик төрле глеменглар- дан «кыргый» (Чыңгыз яклы булмаган) мошоллардан. горле гөркнләрдән. тунгус-маньчжурлардан торган масса, «гатпа»** булган Әгәр ул татарлар бериш халык булса, Бату походка чыкканнан соң озакламыйча үзара сөйләшеп гаять зур күпчелек тәшкил игәрәк. монголлар хакимиятен бик гиз бөреп төшерерләр идс бит' Тик ул татарлар бик төрлс-гөрлс тел-торкемиәр массасыннан гыйбарәт булганга күрә генә монголлар алар өстеннән хөкем йөртә алган Монголлар «тагарлар» составына яу барышында җиңелгән дошманнарны да бик ге гәп кертә торган булган Багу ханның «тагарлары» арасында шу г ук башкортлар, мордвалар һәм. хәтта, урыслар да бу нанлыгы мәгълүм Бу нәрсә Ә Бисшевкә дә мәгълүм булмый калмагандыр Нигә сон уч һаман татарларны кан гадыр (ә № ип га кан да соң Әкрәм өф *) формалашып күченеп килгән \.пык иш
расларга тырыша? Ә менә тиунын өчен имеш башкортның ми г ш территориясе бар. о татарныкы юк. ул милли жирен югалткан ха тык (19. 24. 29. 41 |К5. 275 битләр) һәм шуңа күрә аның территориягә хокукы юк һәм у i территориаль автономия теләмәгән. дип яза Әмма башкортка кинәңдә дә. ут да бит «килмешәк» Ул Арал белән Балхаш тирәләрендә яшәп. Көньяк Уралда \ гасырдан башлап кына һәм горле элементлар дан кыпчак һәм угыз төркиләреннән, монгол телле һәм тунгус телле кабиюләрдән, фин-ут ырлар ган укмашып гәшкиллән- гән. Башкорт кабиләләренең исемнәре үк шуны күрсәтеп тора кагай (монгол телле борыш ы кытань-килань каби төсе) унгар (венгртар), кыпчак са тьют (монголча сөлжугут «сәлжүкләр»). бөржэн (монгол ырхы Боржиг ин. шул ырудан
** Тилпи сүзе урыс сүзе түгел: ул монгол телендә сут ышка кергәндә дошманга каршы шцщн жибәрс IIӘН н-ир ыр төркемен бс I герсән (монголлар шундый ысулны сш кулланган).
Чыңгыз хан чыккан) һ. б Башкорт сүзе үзе борыш ы төрекмән-угыз диалектындагы бәш + кур «биш түгәрәк, биш табын, биш кабилә» һәм фарсыча шул ук мәгънәдәге пәнж кәрдә сүзләренең кушылып китүеннән пәйда булмыштыр.
Хәзерге татар халкы да Урта Иделдә. Ука елгасыннан алып Ai ыйделгә кадәрге киң мәйданда X гасырдан Биләр (Бүләр) шәһәре нигезләнүдән алып, әкренләп төрле компонентлардан формалашкан халык һәр халыкның милли мәйданы — аның этнос булып формалашкан жире була һәм әйтелгән жирләр — татарның милләт мәйданы
Бу урында шуны әйтергә кирәк Көнбатыш Европа әһелләре Алтын Урда заманында ук татарларның территория мәсьәләсенә гаҗәп дәрәҗәдә гамьсез, ваемсыз караганлыгын билгеләп үткәннәр Бу гамьсезлек хәзер дә дәвам итә һәм моны Ә Биешев бик дөрес тотып алган Болгар мәсьәләсендә котырып бәхәсләшкән татар белгечләре, татар милли тупрагы турында ләм-мим сүз әйтмиләр.
Ә. Биешевның татарпы «җиргә хаксыз» дип күрсәтергә тырышуын, татарны батырып, башкортны калкытыр! а теләвеннән дип аңларга мөмкин. Мондый фикер аның китабында татарлар турында әйтелгән бүтән сүзләрен укьп ач. ныгый төшә «Татарларның башкорт илен, аяусыз кыруы», «татар деспотизмының кансыз хөкеме», «татарлар яулап алынган алдынгы халыкларның мәдәни тормышына катнаша башлаган, үзләре артык берни өстәп алмаса да». «300 еллык татар изгенлегендә башкорт халкының 10 тапкыр кимүе» (27 бит). «Татар хөкеме китергән искиткеч зур зыян» (49 бит). «Күп гасырлар буе хакимле иткән та гарлар, башка халыкларны аяусыз кырып, сан ягыннан үзләре туктаусыз үскән» (131 бит), «татарлар, табигатьләренә хас булган бөтен агрессивлык белән» (180 бит һ. б.) I ьшбарәләрне укыйсын да аптырашта каласың. Күп гасырлар буе бергә-бергә уртак табыннан ашап, бер үк җырларны җырлап яшәгән якын кардәш төрки халыкка карата мондый авыр сүзләр яудыру өчен бик күп фактлар, көчле дәлилләр китерергә кирәк иде бит! Хәлбуки, алар юк
Гадәттә һәрбер халык, һәрбер кеше кебек үк. гаепсезлек презумпциясе белән файдалана Ә. Биешев. күрәсең, татарларга карага гаеплелек презумпциясеннән чыгып фикер йөртә Ягъни ул татарлар эшләргә мөмкин булган һәрбер яманлыкны инде эшләнгән дип әйтергә ашыга
Ә Биешевның сүзләре башта ачу китерә, аннары аның үзенә кара га кызгану уята (башкортларның татарга кушылу хәтәре чыннан да булгаш а шундый сүзләр әйтә бит ул) һәм ахырда көләсене китерә. Менә укып карагыз «Олысыннан кечесенә тиклем бөтен татар башкортны данлы тарихы, үз теле, милли үзенчәлеге һәм милли горурлыгы булган өчен һәм гомумән дөньяда яшәгән өчен мәңге дошман күргән һәм шул дошманлык һич тә бетми торган ажарлы үчкә әйләнгән» (295 бит) Моны укыгач көләсе дә килми башлый. Чөнки Ә Биешевның максаты фаш була. Юкәдә икән бит чикләвек' Юк. Әкрәм агай, ничек теләсәгез дә. барыбер ызгышмыйбыз, талашмыйбыз, әрепләшмибез! Татар күңелендә башкортка карата ажарлы үч әгәр дә ул яланча икән, нишләп соң йөз меңнәрчә татар-башкорт гаиләләре бар7 «Ажарлы үч» алу өчен кияүгә баралар һәм кәләш алалармыни? Татарлар Салават Юлаев белән, ә башкортлар Муса Җәлил белән горурлана икән, нигә мона сезнен эчегез поша? Тарихи һәм гуманистик хакыйкать шуннан гыйбарәт: татарлар һичкайчан үзләре яисә дәүләтләре исеменнән башкорт булганы өчен башкортка явызлык итмәгән, татар белән башкорт һичкайчан бер-берсенә каршы корал күтәрмәгән!
Ә Биешев татар сүзе чыккан саен диярлек аңа әшәке сыйфшлар тага, һәрхәлдә берәр начарлык якмый калмый Мондый гамәле Tai арга карага нәфрәт уяту теләгеннән чыта димичә мөмкин түгел Хәлбуки, гатар белән башкортның аеруча (тик бу икәүю генә хас) уртак мәнфәгатьләре булу—объектив хакыйкать һәм татар-башкорт берлеген тормыш үзе таләп итә. Бәс, шулай икән, башкорт жапагары Ә Биешев үз мәнфәгатьләренә каршы килә, утырыш ботагына балта чаба.
Аннары шуны да әйтергә ярыйдыр, чын күңелдән башкорт халкына ярдәм иткән, башкорт теле яшәсен дип эш күргән татарлар да аз булмаган бит. 3. Вәлиди гаскәрендә, мәсәлән, татар офицерлар һәм солдатлар шактый күп сугышкан Ә Биешевның китабында рәсемнәре бирелгән кайбер кешеләр, әйтик Ильяс Алкин, чыкылдап торган татар. Шунысы характерлы: Ә Биешевның татарларга яккан гаепләре һавада даими асылынып кала алар конкрет фактлар белән ныгытылмый (һәм ныгытыла да алмый). Ә кайбер очракларда мәгънәсез гаепләү килеп чыга. Мәсәлән, гражданнар сугышы чорында Уфада эшчәнлек күрсәткән (үзенә күрә атаклы) коммунист Шәмигулов башкорт автономиясенең хас дош-
маны булган Ә. Биешев аны «башкортны эчтән җимерү өчен башкорт булып язылган» татарларны» берсе итеп күрсәтә Ләкин ул Шәмигулв башкортны» гына түгел, татарны» да хас дошманы, мәсәлән, ул татар мәктәбен бетерү, татарча укытуны туктатып, балаларны беренче класстан урысча укытуны таләп иткән һ. б. Ул, дөресен әйткәндә, тагар да түгел, башкорт та түгел, «большевик» кына. Шәмигулов кебекләр өчен та гарны гаепләүнең мәгънәсезлеге күренеп тора
Ә. Биешев асылда, чебенне арыслан итеп күрсә т ерт ә т ырыша Менә урыс арасында, әйтик Елец урыслары белән Орел урыслары арасында («Урлау» хикәясендә Н. С. Лесков язганча) «дошманлык» булган Татар белән башкорт арасындагы «каршылык» менә шул бер милләт эчендәге каршылашулар тирәнлегендә генә бит! Чөнки татар белән башкортка дошманлашыр! а объектив җирлек ток! Татар да. башкорт та бер үк шартларда яши Шулай булгач, нигә бер-беребезне хурлашырт а икән?
Бу урында авторга: «Кешегә бәла теләгәнче, үзенә бәхет телә!»—дигән татар-башкорт мәкален искәртәсе килә.
Кайбер татарлар, чыннан да. башкортны татар халкынын бер өлеше дип карарга тели (шулмы «ажарлы үч»?). Мин үзем дә «нитә нке-өч аваз аермалылы- гын саклау өчен генә шулкадәр тузына икән бу башкорт?» дип уйлап һәм сөйләп куйт алыйм. Әмма ләкин шуны өзеп әйтергә кирәк урыстан үзгә буларак, татарлар башкортларга карата хәйлә-мәкер, куркыту-өркетү. үтерү-кыру алымнарын кулланмаган. Моны алай түгел дип беркем дә исбат игә алмас! һәм әгәр интернационализм ул бүтән халыкны» патриотизмын хөрмәт итү икән без Ә. Биешевнын һ. б. патриотизмын хөрмәт итәбез, тик алда у-аргт ыруларын т ына кичереп бетермибез һәм татар иҗтимагый оешмаларының башкортлар!а үз телсн-динсн саклау юлында ярдәм игәргә әзер булуларын белдерүе очраклы түгел. Ә. Биешев исә торып-горып гаҗәп сүзләр тондыра Мәсәлән, имеш, урыслар татарлар сүзенә каран башкортны кысканнар. Ә. Биешев тагын Татарстан АССР башкорт сәяси эшлеклелөре таләбе буенча оешкан дип раслый. Татарның үз патриотлары булмаган, имеш!
Болар барысы да, инде әйткәнебезчә. Ә Биешевнын милләтара аяусыз көрәш сәясәтен хуплат айлыгын күрсәтә.
Усал сүзләрне без дә әйтә беләбез. Рәхим итегез заманабызны» төп тенденциясе халыклар арасында аңлашу булган хәлдә Ә Биешев якын кардәше татар халкынын борын төбендә йодрык уйната, һәм бөтен көче белән аңлашуны булдырмаска гели
Ә. Биешев, күрәсең, «башкорт милли җире» төшенчәсе башкортларның язмышы» хәл итүдә зур уңай сәбәп, ниндидер өстенлекләр таләбенә ннг ез булыр дип исәпли. Ләкин бит «борыш ы башкорт милли җирләрен» башкорт тарта беркем дә кайтарып бирмәячәк, һәм бу дөрес тә. Чөнки җир үлеләр өчен түгел, тереләр өчен кирәк. Мин шәхсән (сәясәтче түгелмен, бәлки ялгышамдыр) берәр милләтне саклау максатында шул милләт үзе баш. үзе түш бултан җир тәгаенләнеп, милләт вәкилләре карамагына тапшырылу ысулы кулланылуны бик ихтимал дип саныйм. Әмма ләкин ул тәкъдирдә бирелтән җирнең зурлыгы, микъдары халыкның җан исәбенә каран кына билгеләнә ала Ят ыпт башкортларга хәзерге Башкортстанның (табигый шартларны искә алып) өчтән бере генә тиячәк. Чөнки XX гасырда бер дәүләт чикләрендә азчы тык тәшкил иткән бер халыкны» нинди дә булса «тарихи хокуклырта» таянып, зур күпчелек өстеннән хөкем йөрт үе мөмкин түгел!
Ә. Биешевнын ысулына хас бултан тагын бер якны әйтмичә булмый. Ул да булса бик шикле чыганакларга мөрәҗәгать итү Шундыйларга М Өметбасвнын «тарихи» уйдырмалары, башкорт дастаннары һәм аның каһарманнары һ б керә
М. Өмегбаев (һәм аны» кайбер элтәрләре, шул хисаптан татар тарихчысы Хисаметдин Болгари да) тарих яттайда фәнни тәнкыйтьчәнлек принцибын бөтенләй исәпкә алмаганнар, аларга. мәсәлән, Искәндәр Зөлкарнай (Александр Македонияле) Башкоргсгаша килеп кальгалар корган дип яисә атак ты фарсы- таҗик шагыйре Г Җами Татарстанда үлгән дип язу берни дә тормаган Билгеле, аларның «башкорт шәһәрләре» турында язганнарына да чынлап ышанып булмый
Башкорт эпосы, мәгълүм ки. үз телендә нигездә XX тасыр башында тына язып алынган Аның теле шактый дәрәҗәдә шул чордагы укымышлылар телен чагылдыра һәм андагы барлык сүзләрне дә» борыш ы башкорт теленнән килә» дип раслау мөмкин түгел Башкорт дастаннары гаҗәп дәрәҗәдә «борынгыча» Анда дәү тэт дисциплинасы, бердәм илдәге бердәнбер патшага буйсынып эш итү Шәрәфе, и л чикләрен саклау, ге.т-дин өчен тору һ. б. кебек үскән дәүләтчелек
II* 163
атрибутларын чагылдырган төшенчәләр юк диярлек. Конфликтлар примитив һәм беркатлы: гыйшык, гаилә, арысланны кем үтергәнлек турында бәхәсләр һ. б— болар бит ыругчылык һәм кабиләчелек заманыннан. Азмы-күпме оешкан дәүләт өчен ерткычлар белән көрәш проблема түгел . Башкорт эпосын укып, ул шундый фажигале язмыш кичергән халыкныкы дип әйтүе дә авыр. Шуна карамастан. Ә. Биешев бу дастаннарда алга киткән дәүләтчелек, гөрләп торган сәүдә һ б. чагылышларын күрергә тели Шикле чыганакларга мөрәҗәгать итеп, тулардан алынган «мәгълүмаг»лардан үзенә кирәгенчә биниһая чамасыз нәтиҗәләр чыгарса да. Ә Биешев халык тарихы ин ачык вә тәфсилле рәвештә чагылган чыганакка — телгә (белгечлеге буенча телче булса да) мөрәҗәгать итми. Бу хәл аңлашыла да, тел мәгълүматлары авторның татарлар турында әйткәннәрен тулысымча юкка чыгара Мәгълүм ки, татар һәм башкорт телләрен, төрки уртаклык өстенә. тик аларга гына хас булган меңнәрчә изоглоссалар†† берләштерә. Башкорт телендәге вокализм системасы Урта Иделдән килгән (борынгы татар теленнән дисәм, Ә. Биешсвның каһәре килер дип куркам): шуңа күрә Р. Г Кузеев хәзерге башкорт теленең төп чыганагын борынгы Болгар дәүләте җирлегендә дип бара һ. б. Бу фактлар һич кенә дә дошманлыклы мөнәсәбәтләр турында сөйләми, алар гасырларга дәвам иткән дуслык вә хезмәттәшлек нәтиҗәсе һәм шаһиты.
Дөрес, берара башкортлар татар дәүләте кул астында булган. Ләкин алар ул чакта тулы үзидарәгә ия булган һәм татарларның аларны урыслар шикелле, якадан алырга мөмкинлекләре дә. хаҗәтләре дә булмаган «Татар игосы» — урыс тарихчылары уйлап чыгарган нәрсә икәнлеге торган саен ачыла бара.
Ә Биешев китабында бик шикле нәрсәләрне чын дип ышандырып раслау очраклары әйтелгәннәрдән тыш та күп әле. Шундыйларга, мәсәлән, борынгы башкорт ханлыгы булу. Кол Галинең «әйлс башкорты» булуы, монголларга каршы башкорт-болгар гаскәре оештырылуы, башкортларның XIII гасыр башында ике миллионга җитеп, «татар хакимлеге чорында ун тапкыр кимүе» гурында язганнары керә: Боларның кайберәүләре татлы хыял җимеше булса, икенчеләре татарларга кара ягу өчен уйлап чыгарылган әкиятләр, ахры.
Барлык әйтелгәннәр үз урынында дөрес булса, шунысы да хактыр. Ә Биешсвның бу китабы—үз туган телен кайнар яраткан кешенең шул телнең әкренләп бетүен сизеп язган әсәре. Ул. бер яктан, хыял һәм уйдырмалар белән тулган булса, икенче яктан, хөкемдарлар тарафыннан тырышып яшерелеп килгән тирән дөреслекне зур көч белән ачып бирә торган документ, тарихи документ Бу китапның кыйммәте һәм әһәмияте авторның теләк вә мәнфәгатьләреннән читкә чыга Бу китап шуңа дәлил: юк. беркем дә «үзе теләп», ирекле баштан икенче телгә күчми, «үзихтыярлы күчү» ул инсафсыз, намуссыз сәясәтчеләрнең уйдырмасы гына! һәр халык соңгы мөмкинлеккә кадәр, җан ачысы белән диярлек, үз телен мәдәниятен сакларга тырыша. Ә Биешсвның китабы шуңа шаһи г