Хөрмәтле редакция!
Журналыгызның 1992 елның унберенче санында Тәүфикъ Әйдинең «Йөртә
безне язмышлар» сәяхәтнамәсен укыдым һәм сезгә шуның өчен олы рәхмәтемне
житкерәсем килә. Дулкынландыргыч, тетрәндергеч язма ул.
Сугыш жиле кагылмаган, сугыш уты көйдермәгән адәм баласы бар микән соң ул
безнең халыкта9 Әле сабый гына булсак та. безнең йөрәкләр аша да узды ул афәт,
язмышларга тирән моң-сагыш салды. Әтиләрне югалтудан туган күңел сызлавының
әле дә басылганы юк. Катырак жил иссә дә. бәйрәм табыннары җәелсә дә. хәтернен
төзәлмәс ярасы сыкрый. Инде ярты гасыр гомер узса да. барыбер көтәбез бит. алар
хакында кай тарафтан бер-бер хәбәр килеп ирешмәсме. дип өмет итәбез.
Әйе. күп язылды матбугатта иленә хыянәт итүчеләр турында. Хәтеремдә.
«Татарстан коммунисты» (№ 4. 1969) журналыннан алар хакында зур күләмле язманы
укыгач, уйланып-борчылып. күңелемнән рәнжеп йөргән идем. Кеше бит ул жир
йөзендә ялгыз гына яшәми, бар аның якыннары, бар аның газизләре. Үзеңнең бер
газиз кешеңне шундый хурлыклы язмада очратып укы әле син. Йә ходаем, бу дөньяга
ничек күтәрелеп карарга да. аннан сон ничек яшәргә? Хурлык тамгасын
ябыштырганчы, гәэсирнен бу ягын да истә тогарга кирәк булгандыр ич?
Илдә власовчылар турында гномлы хәбәр таралганда миңа нибары алты яшь иде.
Иртән уянам да күземне ачарга, башымны калкытырга куркып, әти дә шулар арасында
булмады микән, дип сызланып ята идем. Әти бик гадел, дөрес күңелле, ышанычлы
кеше булган. Сугыш беркемне дә аямады, исән калганнарын да төрле якка чәч ге-
таратты. әле сугыштан соң озак еллар дәвамында лекция* докладларда: «Чит илләрдә
сугыштан калган йөз меңләп кешебез яши», дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде.
Ләкин без аларның ят җирдә ничек калуын, яшәвең һич тә белә алмый идек.
Менә шул йөз меңнәрнең кайберләрен эзләп табуыгыз һәм аларның хәлләренә
кереп, язмышлары хакында шулай жылы хис белән язуыгыз өчен рәхмәт сезгә,
хөрмәтле Тәүфикъ Әйди иптәш. Әтиемне юксынудан, гаҗизлектән сызлаган
күкрәгемә куеп, елый-елый укыдым мин «Йөртә безне язмыш- лар»ны.
Әсирләр тормышын чагылдырган җан тетрәткеч әсәрләр бар әдәбиятта. Ә менә
мең үлемнән исән калып, ят илдә яшәргә мәжбүр булган, анда да үзен яхшы яктан
танытырга тырышкан, туган иленнән, якыннарыннан еракта каерылган канатлар
белән гомер кичергән, ләкин кешелеген югалтмаган, хәтта шунда да халкына файда
кигерергә тырышкан милләттәшләребез гурында минем әле берни дә укыганым юк
иде. Туган әдәбиятыбызда бу тема бәлки злек яктыртыла да алмагандыр. Ул
гыйбрәтле хәлләр, ачы язмышлы ватандашларыбыз күңелдә үкенеч тә. теләктәшлек
зә уята, уйландыра, аларның сабырлыгына, ныклыгына баш иясе дә килә:
«Йөртә безне язмышлар»ның тулы нөсхәсен укыйсым килә: ул кайда, кайчан
басылыр икән?
Авыр минутларыбызда көч-куәт өсти торган әсәрләр, аларны ижат итүче
язучыларыбыз бар әле. ярый! Шулар белән таныштырып баручы «Казан утлары»
журналына, аның кадерле авторларына олы рәхмәтләремне, изге теләкләремне
белдереп, сәламнәр юллап калучы
Рәисә ИДРИСОВА.
Сарман
Хөрмәтле Тәүфикъ туган!
Алман иленә баруыгыз хакында сәяхәтнамәгезне, укыдым. «Казан утла- ры»нда
бер өлеше генә дөнья күрсә дә. ул бик матур тәэсир калдырды. Бик җентекләп.
гә<|>силләп. җанлы итеп язылган. Җиңел укыла, истә кала, әсирләргә мөнәсәбәтегез
дөрес.
Әйе шул. сугыш кешеләрнең язмышларын сындырды, кайберәүләрнс ерак- ерак
илләргә дә илтеп ташлады. Әсирләрнең тормышлары белән бик шаярды, туып-үскән
туфракларыннан аерды Мәңге сагынып, бер күрергә зар булып яшәргә мәжбүр итте.
Аларның зур күпчелеге - Минһаж абзый кебек бичаралар. Сәбәпсез гаепләнүдән дә
зур җәза юктыр адәм баласына бу дөньяда Әлбәттә, хакыйкать чагыштырма рәвештә
ачыла Шуңа күрә ике якны да бик игътибар белән тыңлау. тпкшерү мәҗбүридер,
минемчә. Әйе. гаепсездән гаепләнүчеләр
алдында баш иеп гафу үтенү изге бурыч. «Йөртә безне язмышлар»ыгыз бик тирән
мәгънәле, күпләрне уйландырыр ул.
«Себер үзебезнеке» дигән язмагызны да игътибар белән һәм яратып укып
чыктым якташларымны шулай җылы тойгылар белән тасвирлавыгызга чиксез
куандым, рәхмәт сезгә!
Төрле илләрне гизеп, татар халкының мәнфәгате, анын ирекле булуы өчен
көрәше! езне күреп сокланабыз һәм бу изге эштә уңышлар телибез
Кайнар сәлам белән-
Якуб ЗӘНКИЕВ.
РСФСРиын атказанган укытучысы.
Тубыл каласы.
Бик хөрмәтле Тәүфикъ әфәнде!
«Казан утлары»нын 1992 елгы унберенче санында «Йөртә безне язмышлар»
сәяхәтнамәгез басылып чыгуын жаннан тәбрик итәбез Аны укып, күп нәрсәләрне
аңладык Вә сезгә, куйган хезмәтләрегезгә, жаннан рәхмәт укырга бурычыбыз диеп
калабыз.
«Казан утлары» мәжмутасс киләчәктә дә Америкадан да күренерлек б\ лып якты
балкысын1
Әмрулла вә Шәмси1П|> АГЫЙлар.
Ныо-Иорк АКШ
Хөрмәтле редакция!
Сезгә алман җиреннән бик күп сәлам Ара ерак булса да. «Казан утлары»
мәҗмутасе монда да килеп житә Мин инде аны озак еллар алдырам, ватандашлар
тормышы белән шуның аркылы танышып барам Ләкин ул соңгы дәвердә безгә 4
5 ай кичегеп килә башлады
Журналның былтыргы II 12 саннарын берьюлы алгач. Т Әйдинең «Ал- мания
сәяхәтнамәсе» дип бирелгән әсәренә күзем төште. «Йөртә безне язмыш- лармны бер
утыруда укып чыкгым. Бик зур хезмәт, саваплы эш башкарган автор, бик күп рәхмәт
яусын аңа. Әле хәзертәчә безнең хакта, ягъни әсирлеккә эләгеп, илгә кайта алмый
калучылар хакында, мондый әтрафлы вә уңай фикер йөртүчеләр күренмәгән иде.
Тәүфикъ Әйди рухыбызны-жаныбызны тынычландырырлык шифалы сүзләрне
кызганмаган, бетне ихлас күңелдән аңларга вә башка тарга да аңлатырга тырышкан.
Әмма аңлаучылар, аңларга теләүчеләр бар микән безне ватанда9 Өстебезгә күп
чүп өелде бит Безне каралту, мәсхәрәләү, нахак яла ягулар, рухи кимсетүләр чиктән
ашты бит. Сугыш беткәч илтә әйләнеп кайткан агайларга күрсәтелгән ышанмаучылык,
кырын карау, ронже түләр сезгә дә. безгә дә мәгълүм Әсирлек коллытыннан. үлем
лагерьларыннан котылып ватаннарына кайтып егылучыларга шәфкать КУЛЫ
сузылмады, язмыш тарына ташлама ясалмады Язучы-жур- налистларыбыз да.
кызганыч ки. бу күңелсез шаукымнан читтә калмадылар Ярый инде, үткән эшкә
салават, бүген берәүгә дә үпкәм юк. вакытында барына да түздек, хәзер дә түзәрбез
Бик күпләребез йөрәкләре рәнҗү ту ты хис белән бу дөньядан аерылдылар, ә
калтаннарыбыз инде шулай ук картайды, хәтерзәреббЗ томанлы, фикерләребез
буталчык
Халкыбыздан кайберәүләр, безнең язмыш белән килешеп бетмәсә дә. һич югы
бу әсәрдән азмы-күпме гыйбрәт алыр, үз тормышын башкаларныкы белән
чагыштырып карар, бераз булса да күңел күзләре киңрәк ачылыр, бәлки
Тәүфикъ Әйди г ә кешелекле теге һәм кыюлыгы, катлаулы мәсьәләләрне яна- ча
анализлавы өчен татып бер кат чиксез күп рәхмәт тәремне белдерим Ирек- сездән
мөһажир бү.ттан мнлл өнәшләребез не ң сынык күңелләрен аңлап эш иткән «Казан
утлары» редакциясенә яна иҗади уңышлар, муаффәкыятьләр теләп
Әдһәм ФӘЙЭУЛ,
Нюрнберг шәһәре. Алмання
Хөрмәтле мөхәррир туган!
.1934 елда әнкәем мине укырга-язарга өйрәтте Кулыма алган элгәреге
китапларымның берсе Сөембикә хан турында иде Казаннан алып киткәндә җырлаган
җырының берсе әле дә хәтеремдә.
Аһ бу көннәр килде башка.
Соң минем тәхтем кая?
Хан илә ханым булып Торгандагы вакытым кая'’
Шуннан соң әнкәем миңа Г. Тукайның «Шигырьләр» китабын бирде. Саф татар
гелендәге шушы китапны ул миннән көйләп укытыр иде. Менә шулай китапка
мәхәббәтем уянды, гомерем буе әдәби әсәрләрдән аерылмадым. Татар телендә җиде
еллык мәктәпне бетердем, татар язучылары әсәрләрен. «Казан утлары» журналын
әлегә кадәр яратып укып киләм. Татарның яхшы якларын күп күрәм. башкорт булсам
да. татарчага ят итеп карамыйм мин моңа яшьтән өйрәтелмә! ән. Салават Юлаев та
халыкка чакыру хатларын татарча язган. Миңа да һәр ике тел анам теле кеби.
Соңгы дәверләрдә Башкортстанда башкорт милләтен саклауга игътибар артты.
Аның көенечле сәбәбе -- 70 ел дәвамында безнең кимүебез. Татарлар урыслашып
югалса, башкортлар урыслашып та. татарлашып та югала, милләт һәлакәт юлында,
димәк Менә шуны кайберәүләр искә алырга теләми. М. Гафу- рины. Ш Бабичны татар
дип дәгъвалый Бәлки андый галимнәргә «Агьгйдел» журналы белән бәйләнешкә
керергә кирәктер9 Аңлатырлар иде! Юкса, сукыр үзенекен тукыр сыман килеп чыта..
Матбугатта татар-башкорт тарткалашуы ошамый мина. Хасбулатов белән
Ельцин талашсын, татар белән башкорт түгел
Миңа 72 яшь инде, татарлар белән, яшьлегемдәгечә. һаман дус. тату яшисем
килә.
Эшегездә уңышлар теләп калучы:
Н. СОЛТАНОВ,
Морак авылы. Күгәрчен районы
Башкортстан.