Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮГӘРЧЕН СӨТЕ?!.


аять катлаулы чорда яшибез. Каләм ияләре өчен аеруча зур сынаулар заманы
Шуңа күрә тормыштагы һәм көнкүрештәге үзгәрешләрнең иң әһәмиятлеләрен
сайлап алу. аны укучы кызыксынырлык сәнгать әсәре биеклегенә җиткерү өчен көч
тә. сабырлык та таләп ителә.
Узган ел китап кибетләрендә Нияз Акмаловның иҗат җимеше бер повесть һәм
оч хикәяне берләштергән «Күгәрчен сөте» исемле җыентыгы пәйда булды.
Китапны кулга алу белән укучы күңелендә туган беренче сорау бармы соң ул
күгәрчен сөте? Ул нинди төстә9 Аны кем очраткан? Кем тапкан? Уй җепләре халык
авыз иҗатында кулланыла торган тәгъбирләргә дә барып ялгана. Гомерен татар
халкының рухи байлыгын җыюга багышлаган галим Нәкый ага Исәнбәт «күгәрчен
сөте» фразеологик әйтелмәсенә мондый аңлатма бирә «1 Тырнакка ак төшү; 2. Аракы;
3. Муллык, ризык-нигъмәт.» Ләкин Н Акмалов әсәрендәге «күгәрчен сөте» югарыда
саналган мәгънәләргә тулысынча тәңгәл килми. Автор бу төшенчәгә кешенең тоткан
урыны, бәхет эзләү һәм аны табу кебек фәлсәфи фикерләр сала. «Бар бит ул күгәрчен
сөте, бар!—ди гомер буе ятимлектә үскән, соңыннан Хәбир белән тормыш корып
бәхетен тапкан Лиза.— Кемгәдер кирәк булуыңны, кадерең булуны тоеп яшәүдер ул
күгәрчен сөте»
Җыентыкның чын йөзен ачучы, үтемлелеген билгеләүче әсәр — «Күгәрчен сөте»
повесте. Язучы катлаулы сюжетка корылган бу әсәрендә тормыш өчен мөһим булган
проблемалар күтәрә, чстрекле мәсьәләләрне чишү юнәлешендә капма-каршылык
юлын сайлап, укучыны вакыйгалар арасына бөтереп алып кереп китә һәм аның белән
бергә чыгу юлларын эзли.
«Күгәрчен сөте» берничә планлы әсәр, үз эченә шактый катлаулы вакыйгаларны
сыйдырган. Биредә Балтамак авылында гомер кичергән Әхмәтгали карт һәм аның
балаларының язмышы, төрле шартларда яшәү рәвешләре тасвирлана. Алар
характерының эволюциясе мавыктыргыч итеп бирелә. Әйтик. Сталин үлү
вакыйгасына бәйләп атасы үз улын: «Кеше елаганда еларга, кеше көлгәндә көләргә
кирәк, улым».— дип өнди, әмма соңгы чиктә, нәкъ шушы юлбашчы урнаштырган
тәртипкә каршы килеп—авыл мулласына әверелә.
Әтисе белән бер йортта яшәүче Әхсән дә Әхмәтгали сызган буразнадан чыгарга
теләми Аның авыл мулласы белән бер түбә астында яшәвен гаеплиләр. Бу урында
Әхсәннең ныклы характерга һәм ихтыяр көченә ия булуына ышанабыз Үзен
тәрбияләп үстергән атасыннан ул мулла булган өчен генә баш тартыр- та җыенмый.
Әхсән образы аша язучы тәҗрибәле психологлар гына аңлата алырдай каршылыклы
характерны, гаять чуалчык язмыш иясен күз алдына китереп бастыра. Бу образның
эш-хәрәкәтләрен бирүгә караганда аның эчке дөньясын, рухи халәтен ачуга күбрәк
игътибар ителә Нәкъ менә шушы бунтарь йөрәкле, эчке халәтенә башкарган эшләре
туры килеп бетмәгән Әхсән образының әдәби әсәрдә калкып чыгуы аның киләчәктә
үз күңеле теләгән, җаны тарткан эш белән шөгыльләнәчәк кеше булачагы турында
сөйли. Билгеле, бу повесть 70 — 80 нче елларда басылып чыкса, күпкә отышлырак
булыр иде.
Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең ин актуале борынгыдан килгән гореф-
гадәтләрне. традицияләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Әдәби-
ятыбыз классиклары Ә Еники. Г Бәширов. М Мәһдиев. А. Гыйләҗев тарафыннан
күтәрелгән башлам Н Акмалов повестсндә дәвам иттерелә. Буыннан-буынга күчә
юрган рухи тәҗрибә һәм традицияләр вакытлар узу белән һич тә әһәмиятен югалтмый,
аларнын кыйммәте арта гына бара Язучы каз өмәсенә аерым туктала Повестьтагы
Әхсән образы буыннарны бәйләүче, борынгы йолаларны торгызып, аны халыкка
барлык нечкәлекләре белән ачып салуга армый-талмый хезмәт итүче итеп ачыла
Бәйрәм кичәсенә җыелган халыкның рухи халәтен.
Г
Китап
күзәтү
омтылышларын нечкә күңелле Әхсән кичерешләре аша биреп, автор үтемле юлны
сайлаган «Ул бары тик шуны гына тойды халык анык сүзен йотлыгып тышын
рәхәтлектә изрәп, нидер көтә. » «Айсылу ахирәтләренә, яшьлек дусларына күз
төшерде. Алар барысы да тын калган, йөзләрендә мон-сагыш Кайберләре күз
яшьләрен яшерми дә». «Әхсән жизнәсенең йөзенә дә игътибар итте кияү кеше аны бик
тә бирелеп тыңлый, карашы, кыяфәте белән теләктәшлек белдереп, җөпләп утыра
сыман» «Әхсән янә бер таныш караш шәйләп алды көлеп, шатлыктан балкып, елмаеп
утырган бу яшь кызны ул әле күптән түгел генә карлы сукмакта, чишмә юлыннан
кайтып килешендә очраткан иде Укытучы кыз...»
Бәйрәмдә Әхсәнгә теләктәшлек белдерүчеләр белән беррәттән. халык алдында
аңа каршы чыгып. Әхсәнне кайчашыдыр бурычын түләмәүдә гаепләүче Ильяс образы
килеп керә. Аның урынсыз биргән соравы аркасында Әхсәнгә шактый гына вөҗдан
тазабы кичерергә туры килә Билгеле, тормышта Ильяс сыман аны-моны уйламыйча
сорау бирә торган типлар очраштыргаласа да. әдәби әсәр герое иткәндә аны тиешле
дәрәҗәдә гомумиләштерү урынлырак булыр иде Әлегә бу персонаж катнашкан
эпизодларда ышандыру коче җитеп бетми
Әхсән Сабиржановнын эшен тикшерү өчен Казаннан комиссия килеп гөшә.
Аның составында Әхсән энесе Хәбирнең балачак дусты Таһир Корбанов Фәнни эше
барып чыкмагач, ул атеистик темага мәкаләләр язып, көнне-көшә ялгар тык акча эшли
Яшәү өчен көрәштә батып калмаска теләп у т үзен үстергән халыкның тарихи үткәнен
сызып ташлаудан, милли ан үсешенә балта чабудан да чирканмый Н Акмалов үз
әсәрендә Таһир Корбанов кебек образ иҗат итеп, андый типларның шәхси тормышта
да. җәмгыять очен дә кирәксез кеше булуларын исбатлый.
Таһир белән көрәштә җиңеп чыт арт а тиешле итеп тудырылган Хәбир образы
фажигалэрт ә тарыган язмыш буларак бирелә Хәбир Казанда төзүчеләр институтында
бераз белем ала. соңыннан Армия сафларында хезмәт итеп кайтып. Мәскәүдәге
архитектура институтын бетерә Аннары татыш кызы Ли тат а өйләнеп, үз теләге белән
Әфтан җиренә, мәчетләр төзекләндерү эшенә кию Менә хәзер ул кечкенә кызы
Розалияне ияртеп (хатыны Лиза әфтан җирендә снаряд кыйпылчыгы тиеп үлеп кала),
туган якларына кайтып бара Поездда очраклы танышкан юлдашы, кызы авырып
киткән Хәбиргә ярдәм күрсәтә, хәтта кунакханәгә урнашуда да булыша. Юлдашы ка
тлырып киткән сумка өчен Хәбиргә берничә кон сак астында да утырып чытарга туры
килә Бу образны язучы рухи төшенкелектә итеп сурәтли. Солдатка китәр алдыннан
чегән хатыны ана «Сине гомерен буе җан әрнүе эзәрлекләр Бәхет сиңа, күгәрчен сөте
сыман, аз-азлап кын.Л тамар...», дигән була, шул сүзләр аның үкчәсенә басып килә
Әмма сабыр, инсафлы, ярдәмчел Хәбиргә үзе кебек мәрхәмәтле кешеләр очрый
Авторның яратып тасвирлаган образлары хатын-кызлар Бу катлау пер-
сонажларны тормышчан һәм гаилә даирәсендә сурәт лот әндо генә тәэсир көче арта
төшә. Шушы кагыйдәгә нигезләнеп язучы тудырган Саҗидә образы аның иҗат
уңышы Әдәбият тарихында Кол Газидән башлап Ф Әмирхан I Исхакый. Г. Бәширов
һ.б тарафыннан олылап сурәтләнгән хатын-кызлар образларын Н Акмалов та әйләнеп
үтә алмый Саҗидә үзендә хатын-кыз тарт а хас барлык уттай сыйфатларны туплаган
Ул иренен тугры хатыны, йортның тырыш килене. колхозның у шан сыер савучысы,
йомшак күңелле ана бу ту белән беррәттән. кешеләргә ярдәмчел, гу тайлык тойгылы,
тыйнак, сабыр холыклы Нәкъ шушы сыйфатларга таяну язучыга апын эчке
дөньясында барган кичереш.төрне, каршылыкларны ачарга мөмкинлек бирә
«Башкасын ү ткәреп җибәрә а.ттан ә менә монысын соңгысын күгәреп бетерә алмаган,
иренен йөгендә ниндидер кара шәүлә барын, шуны үзеннән яшергәнлеген,
күрсәтмәскә тырышуын күңеле белән сизгән ул.»
Шушы ук гаилә әгъзалары булган Голчирәтти. Айсылу. Лизалар гадәтилекләре.
самимилек.тәрс белән итътнбарны яуласа. Минзилә образына ягучы ныклабрак
туктала Ул гаиләдә бәхетсез, чөнки ире үз вакытында аны фатир белән тәэмин ию
алмый Яшәү шарт тары булмаудан зутан канат атьсег тек ир белән хатын арасында
буттан мөнәсәбәтләр|ә дә йогынты ясамый калмый Тормышта булдыксыз иреннән
арыну очен Мин итлә башка шарт тар эзли башлый Очраклы рәвештә тснә танышкан
кешесе Саттар белән күрешә Гомерендә ышанычын, таянычын таптым дип өметләнеп
йөргән Минзи г.» анынфатирына очраклы тына ки теп чытып, хыялларының
чәлпәрәмә килүен аңлый Ул «күгәрчен соге»ннән мәхрүм кала
Повестьта образлар саны күп булуга да карамастан, аларны ачу өчен язучы
һәрберсенә аерым якын килергә тырышкан Әсәрдә уйланып һәм ни өчен килеп керүе
ачыкланып җитмәгән берничә эпизод бар. минем карашымча. Хәбир ресторанда
утырганда, аның өстәле янына таныш булмаган кыз килеп утыра Ләкин аны Ахо күчеп
утырырга мәҗбүр итә Шунда ук кызның икенче өстәл артында бер егет белән гәп
корып утыруын күрә Хәбир Ә икенче көнне әлеге егет кереп, кыз аның акчасын урлап
чыкканлыгын әйтә. Егетне кызганып биргән күпмедер күләмдәге ярдәмен искә
алмаганда, бу вакыйга әсәр калыбына ябышмый.
Шушы ук ресторанда Хәбиргә Минзилә белән дә кызыксынып алырга туры килә,
ләкин аның ниндидер чит ир-ат белән күнел ачып йөри алуына ышанып бетә алмый.
Ә Саттар сыман кешеләрне без Минзилә белән бергә ял йортында эзләп табабыз. Бу
типтагы ир-атларга акча да. яшәү шартларының барлык мөмкинлекләре дә
тудырылган Әмма аларны тормыш бертөрлелеге канәгатьләндерми Әсәрдә
китерелгән Минзилә. Фәридә Рәшитовна да. фатирында күнел ачучы ханым да
һәммәсе үз-үзен генә яратучы Саттарның корбаннары. Тик әсәр буена болытлар
өстендә йөзеп йөргән Саттарның нинди зат икәнлеген финалда гына әйтеп үтүгә
укучының исе дә китми бу үткән эшкә салават дигәндәй генә тоела.
Йомшаграк язылган уртакул әсәрдә югарыда саналган төгәлсезлекләр бәлки
сизелмәс тә иде. ә биредә аны күңел кабул итми. Әсәрнең финал өлешендә туган
төшенкелек, соңгы ноктага якынлашкан саен, ахырзаман рухы тудыра. Яхшы әсәрнең
финалы да көчле, истә калырлык булып тәмамлансын иде Соңгы аккорд оптимистик
рух белән бирелсә, әсәр күпкә уңышлырак булыр иде.
Хәзер инде хикәяләргә килик.
«Бер кашык дегет» хикәясендә балачакның бер мизгелен искә төшерердәй
вакыйга тасвирлана Язучы укытучы һәм укучы арасындагы конфликтны, анын
чишелешен үзенчәлекле яктан ачып сала Яшь. тәҗрибәсез кыз Сөембикәнең шәһәрдән
авылга килеп, мәктәптә эшли башлавы, максат куеп үз укучыларын өйрәнүе, шактый
авыр характерлы малайның күңеленә үтеп керә алуы һәм аны кызыксындырган
дөньяны аңлап, аңа теләктәшлек күрсәтүе сурәтләнә.
Укытучы тарафыннан сайлап алынган «Корыч ничек чыныкты- романына анализ
вакытында Сөембикәнең яна заманнан артта калуы, тоткарланган фикере бу әсәрне
яңача. вакыт таләпләренә туры китереп бәяли белмәве ачыла. Аның күзен укучы Наян,
ача: «Попның онына тәмәке салу батырлыкмы? Ул бит аны өенә дәрес бирергә
чакырган!..»
Он бит ул. ипи! Ипигә тәмәке салу батырлыкмы? Сезнең ашка таракан салып
китерсәләр, сез үзегез нишләр идегез?»—дигән сүзләр Сөембикә алдында «Сез безнең
остаз була аласызмы?» кебек яңгырый
Әсәрдә язучының балалар дөньясын яхшы белүе, алар психологиясендәге
мавыктыргыч сыйфатларны урынлы сайлавы, тирә-якка балалар күзе белән каравы,
аларнын сөйләм һәм фикерләү үзенчәлекләрен төгәл ачып салуы күренә.
Хикәя шома гына укыла, ул төрле сүз уйнатуларга бай. Ә инде әсәрнең тәрбияви
көченә килгәндә, мәсьәлә шактый катлаулана гөшә. Яңалыкның үзәген тәшкил иткән,
янача фикерләргә, уйларга өндәргә тиешле әдәбият укытучысы заманчарак үрнәк
бирсә, яхшырак булмас идеме икән?!
«Ким. гырлама'» хикәясендә Н Акмалов эчүчелек белән шөгыльләнүче Кимга
Марта кушаматлы этнең йогынтысы турында сөйли. Тормышта эчүчелектән генә ямь
табып яшәгән Кимга хатыны да. баласы да. якыннары да бернинди йогынты ясый һәм
начар гадәтеннән биздерә алмыйлар Биредә язучы кешелек дөньясы кануннарын бер
якка этәреп, тәрбияви көчне икенче җирлектән эзли. Шуның нәтиҗәсе буларак, эт
телгә килеп, хуҗасына мөрәҗәгать итүе язучының фантастик элемент кулланып булса
да. нидер үзгәртергә теләве кыю адым дип кабул ителә Икенчедән, этнең эчүчегә генә
эндәшеп, моның башка кешеләргә ишетелмәве. Кимның эчә-эчә акылына зәгыйфьлек
килгәнлеген күрсәтә кебек
Җыеп әйткәндә. Н Акмалов җыентыгында тормышта, көнкүрештә сирәгрәк
очраган, гажәбрәк тоелган күренешләр тупланган Әмма язучы биредә бүгенге көннең
иң четерекле, иң катлаулы яклары хакында фикер йөртергә тырыша. Җыентыкта
куелган проблемалар, темалар бик төрле Ләкин ничек кенә булмасын. укучыга
тәкъдим ителгән китап идея һәм эстетик яктан бәген, фикри һәм фәлсәфи яктан
эзлекле.