Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


РОССИЯ
САЙЛАУЛАРЫ
БЕЗДӘ БАРЫН
ЧЫКМАДЫ
Билгеле булганча, 1993 елның 12 лекаб-
Сенло Россия Дәүләт Думасына сайлаулар вм
Россия Конституциясе буенча референдум
булып уллы Анда Татарстаннан барлык
сайлаучыларның нибары 13.8 проценты гына
тавыш бирде. Шулай итеп, бездә сайлаулар
ла, референдум да булмады, дип санала чөнки
җигәрлек тавыш җыелмалы-
Республикабызда яшәүче горле милләт
вәкилләре тагын бер мәртәбә гадел булмаган
сәясәткә карага үзләренең бердәмлекләрен
күрсәттеләр. Моны сайлаулар һәм ре-
ферендум барышын күзәтергә -җөмһүрияте-
безгә чит илләрдән һәм Россия Президенты
аппаратыннан килгән махсус вәкилләр лә
Таныды. Танырга мәҗбүр булдылар Шулай
итеп. Татарстан халкы Россия Конституци-
ясен кабул итмәде. Россия Дәүләт Думасына
үз вәкилләрен җибәрмәде
ЕВРОПА ПАРЛАМЕНТЫ
ДЕЛЕ1 АЦИЯСЕ —ТАТАРСТАНДА
Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шаймиев 7 декабрьдә Европа па-
рламентының БДБ илләре белән элемтә ко-
миссиясе рәисе Магдалина Хофф җитәкче-
легендәге делегациясен кабул итте
Җөмһүриятебез Илбашы олы кунакларга
Татарстан тормышындагы актуаль-
икътисади, социаль-сәяси аспектлар турында
сөйләде Россия Федерациясендә барган сәяси
ызг ыш.тарга бәйсез рәвештә респуб-
лнкабыэнык позициясе нык булуын әйтте
«ЕВРОПАГА ТӘРӘЗӘ» АЧЫЛА БАРА
Татарстан Премьер-министры Мөхәммәт
Сабиров җитәкчелегендәге хөкүмәт де-
легациясе 5 12 декабрь көннәрендә Германия
Федератив Республикасына һәм Швей-
цариягә визит белән барды Рәсми хәбәрләргә
караганда, ул «уңышлы һәм гаҗәеп
нәтиҗәле» булган
УЛ —Ы 1111 Ң КОМПОЗИТОРЫБЫЗ
3 декабрьдә Татарстан Президенты М Ш
Шаймиев Казан Кремлендә атаклы вата-
ндашыбыз. дөньякүләм ганы пан компогн-
гор София Әсгать кына Гобойдуллинаны
кабу г итте
Мәшһүр милләттәшебезгә яна иҗат
уңышларга теләп, җөмһүриятебез 11 гбашы
анын симфоник һәм камера музыкасы фе-
стивале Казанның һәм бөтен респуб тика нын
мәдәни тормышында тур накыша булуын
ассьнык ит билге ләп үтте
БӨТЕНДӨНЬЯ ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР
КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ
2—5 декабрь көннәрендә Вашингтонның
«Шератон» кунакханәсендә Бөтендөнья төр-
ки халыкларының 111 конференциясе үткә-
релде. Анда егермеләп илдән вәкилләр
катнашты Татарстаннан исә бирегә җөм-
һүриятебезнең Югары Советы Рәисе урын-
басары Зилә Вәлие ва. Язучылар берлеге
идарәсе рәисе Ринат Мөхәммәдисв килгән
иде.
Конференциядә алар Татарстанның мө-
стәкыйльлеге һәм алла торган проблемалар
турында доклад ясадылар
ТУКАЙ ҖӘМГЫЯТЕ ОЕШТЫ
1993 елның декабрендә мәркәзебезнең Г
Тукан музеенда олуг шагыйребез исемендәге
җәмгыятьне оештыру җыелышы булды.
Җәмгыятьнең президенты игеп Татарстан
Фәннәр Академиясенең әгьза-коррес-
понденты. филология фәннәре докторы, ре-
спубликабызның Г Тукай исемендәге Дәүләт
бүләге лауреаты язучы һәм галнм Нил Ю гнев
сайланды
Яна җәмгыять белән элемтәгә керергә
теләүчеләргә аның адресы 420000. Казан.
Тхкай урамы. 74 нче йорт Эш телефоны: 37-
42-63. '
БЕРДӘМЛЕККӘ ЧАКЫРУ
Татар һәм башкорт язучылары татар һәм
башкорт халыкларына «Үзара дус-тату яшик,
туганлык голыннан бергә атлыйк!» дип
махсус мөрәҗәгать белән чыктылар Әлеге
хатка бердәмлеккә чакыруга Башкорт
станның күренекле язучы ларыннан Зәйнәп
Биишева. Назар Нәҗми. Мостай Кәрим Муса
Гали, Гайса Хөсәснов. Әнгам Атнабаен,
Рафаэль Сафин, Денис Бүләков (барлыгы 17
имза) Татарстаннан исә Гомәр Бәширов. Риза
Ишморат. Әмирхан Еники. Әхсән Баян.
Илдар Юзеев. Равил Файзуллин. Мәдинә
Маликова, Туфан Миннуллнн (барлыгы 18
язучы) кул куйган Мөрәҗәгать һәр икс
республиканың да үзәк газеталарында
басылып чыкты, радио-тслсвиденне та-
пшырулары аша яңгырады
ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫ
СЪЕЗДЫ
Үткән елның 16 ь к •■ ■.м. гә Татарстан
композитор ларының \ II и-стлы булып узды
Җөмһүриятебезнең композиторлар бер- .теге
идарәсе рәисе Р Калимуллин ике съезд
арасында башкарылган эшләр турында хи-
сап тотты Съездда Татарстанның мәдәният
министры М Таишев катнашты һәм чыгыш
ясады.
Съездның оештыру өлешендә Татарстан
Композиторлар берлегенең яңа идарәсе һәм
аның рәисе итеп Р Калимуллин сайланды.
МӨСЕЛМАН КАЛЕНДАРЕ
Татар тарихында беренче тапкыр була-
рак. күләме 500 биттән артыграк исәпләнгән
мөселман календаре — «Мөселман җәдвәле»
зур тираж белән басылып чыкты Календарь
һиҗри буенча 1414—1415 елларны, милади
буенча 1994 елны үз эченә ала.
Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан
чыгарылган ошбу зур хезмәттә Ислам дө-
ньясы сүзлеге, гарәпчә язарга-укырга өйрәнү
күнекмәләре, изге Коръәннән өзекләр, аларга
аңлатмалар. Мөхәммәт пәйгамбәрнең
хәдисләре, файдалы киңәшләр, пәйгамбәрләр
һәм татар ханнары тарихы, борынгы һәм
бүгенге мәчетләребез турында язмалар һәм
рәсемнәр, дини бәйрәмнәребез турында
белешмәләр, намазны ничек уку кирәклеге
турында киңәшләр, вәгазьләр урый алган.
Әлеге мөселман календаре Казанның
Киров районындагы Печән базары мәчетендә
сатыла.
ХАЛЫК РӘССАМЫНА —
МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗ ХӨРМӘТЕ
Ташкент каласында яшәүче күренекле
милләттәшебезгә рәссам Чыңгыз Әхмә-
ровка. Җөмһүриятебез Президенты Минти-
мер Шаймиев Указы нигезендә. «Татарстан-
ның халык рәссамы» дигән мактаулы исем
бирелде.
БЕРЕНЧЕ ЛАУРЕАТЛАР
«Туран» бәйсез культурология фонды
1993 ел өчен премияләрен тапшырды. Гран-
призга «Казан татарларының декоратив-га-
мәли сәнгате» дигән альбом авторлары Г.
Сөләйманова-Вәлиева һәм Р Шаһиева лаек
булды. Беренче премияләр рәсем остасы Н
Лотфуллинга (үлгәннән соң) һәм «Чынгыз-
хан» төркеме рәссамнарына бирелде. Махсус
премияләр алучылар арасында милли
мәдәният музее директоры Р Закиров, сә-
ясәтче-галим И Таһиров. эшмәкәр В. Петухов
һәм Татарстан Президенты М. Шаймиев бар.
БТИҮ: ДҮРТЕНЧЕ КОРЫЛТАЙ
4—5 декабрь көннәрендә мәркәзебез Ка-
занда. Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры бинасында. Бөтентатар
иҗтимагый үзәгенең дүртенче корылтае бу-
лып узды. Чираттан тыш үткәрелгән әлеге
форумда Татарстан. Россия. БДБ илләренең
төрле төбәкләреннән килгән 400 ләп делегат
катнашты.
БТИҮ тарафыннан ике корылтай арасы-
нда башкарылган эшләргә җентекле анализ
ясалды, иҗтимагый үзәкнең яңа платфор-
масы һәм Уставы кабул ителде
БТИҮнен яна Президенты итеп педагогия
фәннәре кандидаты. Татарстан халык
мәгарифе министрлыгы баш белгече. Татар
милли университеты ректоры. «Мәгариф»
ассоциациясе җитәкчесе Илдус Әмирханов
сайланды.
ГАДЕЛ КУТУЙНЫ ИСКӘ АЛУ
16 декабрьдә Г Кариев исемендәге ак-
терлар йортында язучы Гадел Кутуйның ту-
уына 90 ел тулуга багышланган әдәби-му-
зыкаль тамаша булып үтте Татарстанның
халык язучысы Әмирхан Еники, күренекле
режиссер-профессор Ширияздан Сарымса-
ков. әдипнең улы — шагыйрь һәм прозаик
Рөстәм Кутуй. «Казан утлары» журналының
баш мөхәррире, шагыйрь Равил Файзуллин
һәм башкалар үзләренең истәлекләре.
фикерләре белән уртаклаштылар.
ТАТАР ШАГЫЙРЕ —ЛАУРЕАТ
Швейцариянең Базель шәһәреннән куа-
нычлы хәбәр килде Балалар һәм яшүсмерләр
әдәбияты буенча Халыкара Совет (Ай- Би-Би-
Уай) ЮНЕСКОның информацион-
консультатив органы татар шагыйре Роберт
Миңнуллинның «Дөньядагы иң зур алма»
китабын Г. X. Андерсен исемендәге Почетлы
исемлеккә керткән, шагыйрьнең үзен Г X
Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы
Диплом белән бүләкләгән. Роберт Ми-
ңнуллин шулай ук җиңүчеләргә дипломнар
тапшыру тантанасында һәм Балалар һәм
яшүсмерләр әдәбияты буенча Халыкара Со-
ветның 24-нче конгрессында катнашу өчен
рәсми чакыру да алды Конгресс исә Ис-
паниянең Севилья шәһәрендә 1994 елның
октябрендә булачак.
ТАТАР КИТАБЫ КӨННӘРЕ
8—10 декабрь көннәрендә Удмуртиядә
«Татар китабы көннәре» үткәрелде. Аны
Татарстан һәм Удмуртия мәдәният мини-
стрлыклары оештырган иде. Әлеге мөһим
чараны үткәрүдә Татарстан китап нәшрияты
җитәкчеләре, язучылардан Мөсәгыйт
Хәбибуллин. Роберт Миңнуллин. Кыям
Миңлебаев. Лена Шагыйрьҗан. Газинур
Морат, республиканың милли, яшүсмерләр
һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре
катнашты.
«КамАЗ» машинасы белән Татарстаннан
альт барылган татар әдәбияты китаплары бик
күпләр күңеленә хуш килде
«Татар китабы көннәре»ндә Ижау. Мож-
га шәһәрләрендә. Татар иҗтимагый үзәгендә.
авылларда, китапханәләрдә көтеп алынган
очрашулар мавыктыргыч үтте.
ЗУР СӘХНӘДӘ —ЯКТАШЫБЫЗ
11 —12 декабрьдә Казан университеты-
ның «УНИКЕС» тамаша залында. Италия
режиссеры белән бергәләп безнең режиссер
В. Чеботарев куйган «Италия контракты-
нәфис фильмын тәгьдир итү (презентация)
булды Фильмда төп рольне танылган җырчы.
якташыбыз Ренат Ибраһимов башкара
ЯКТАШЛАРЫ ШАГЫЙРЬНЕ ОЛЫЛЫЙ
Минэәл.» районы халык депутатлары Со-
нчы президиумы һәм район хакимияте га-
нылган шагыйрь. Татарстаннын Г Тукай
исемендәге Д,.у ют бүләге лауреаты Марс
Шабаемның Ы) еллык юбилеен үгкәрү буен-
ча 1993 елның июль аенда ук махсус карар
кабул иткән иле Шул уңайдан район мәк-
тәпләрендә. уку йортларында, китапханә-
ләрдә шагыйрьнең иҗатын өйрәнү. аны
пропагандалау оештырыл ды
23 26 ноябрьләрдә М Шабаен туган
якларында бу г u.i Шагыйрьнең нжади оч-
рашулары Югары Тәкермән, Калрәк авыл-
ларында мәктәп укучылары, авыл хезмәт-
чәннәре белән, ә Минзәлә педагогия учи-
лищесында һәм сәнгать мәктәпләрендә исә
шәһәр җәмәгатьчелеге, районның иҗат көч-
ләре. гагар теле һәм әдәбияты укытучылары һ
б белән үткәрелде Үзешчән сәнгать көчләре
тарафыннан концерт лар куелды.
ҖЫРЧЫНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ
13 декабрьдә Г Камал театры бинасында
Татарстанның атказанган артисткасы. М
Җәлил исемендәге республика премиясе
лауреаты Гөлзадә Сафнулдинаның 20еллык
сәхнә ннчәнлегснә багышланган иҗат кичәсе
(бенефис) булды Халкыбызның сайрар
сандугачы булган ошбу җырчыны котларга
бихисап тамашачылар, аның рухи остазлары
Әлфия Афза.това. Илһам Шакиров. Рафаэль
Ильясов кебек сәхнә йолдызлары да килгән
иде
АТАКЛЫ МИЛЛӘТТӘШЕБЕЗ
ИСТӘЛЕГЕНӘ
29 ноябрьдә Казан шәһәренең Николаев
урамындагы 5 иче йортка атаклы җырчы
Решил Ваһапов истәлегенә мәрмәр такта кую
тантанасы булды.
Кичен исә К Тинчурин исемендәге Татар
дәүләт драма һәм комедия театры бинасында
мәшһүр артистны искә алу кичәсе уздырылды
УРАЛДА —ТАТАР ҖЫРЫ
Екатеринбург каласында күптән түгел
•Урал жыры-93» фестивале бузып узды Анда
30 лап татар җырчысы катнашты
Оч турда үткәрелгән бәйгедә беренче
урынга Иллам Шарипов (Екатеринбург),
икенче урынга исә Төмән стезе Рөстәм Русин
белән Чиләбе кызы Сүрия Гималова чыкты
Өченче урында Курган өлкәсе вәкиле
Фирзиян Сөләнманов
ИЛДАР ИБРАҺИМОВ —
ГРОССМЕЙСТЕР
ФИДЕ (Халыкара шахмат федерациясе)
конгрессы 26 яшьлек Илдар Ибраһимонка
халыкара гроссмейстер исемен бирде Ул
җөмһүриятебездә әлеге югары дәрәҗәгә лаек
булган икенче шахматчы Берничә с г элек
халыкара гроссмейстер исеменә Алисә Гал-
ләмова (Иванчук) лаек булган иде