Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЗИЗ ТЕЛЕҢӘ, ТАТАР, ТӨБӘМӘЧЕ АЛТАТАР!


акаллы шундый мәзәк бар. Бер кавказлы (милләте мөһим түгел), урыс теленнән
Ходаның һәр бирмсш көнендә «2»ле алып кайтучы улына ачуланып болай дип
кычкыр) ан. имеш
Сколко тебе можно говорит, «тарильке», «вильке». «бутильке» всегда
пишутся без мягкого знака, «корол». «фасол». «пароли с мягким знаком!
Бездә дә шуңа охшашрак хәл күзәтелә бит әле. жәмәгать. Бер ише сүзләрнең
язылышы күпчелек очракта (ләкин һәрвакыт түгел) дөрес булса ла. укылышы,
әйтелеше кайчагында гайрәтне чигерә юрган Мисаллармы’’ Алар буа буарлык. Мин
үзем шәхсән татар теле белгече түгел. Әмма телебезнең сафлыгы, камиллеге, сыйфаты
сагында арысландай торыр! а. хәвеф яна) анда беренче булып чаң сугарга тиешле
зыялыларыбыз дәшми би г Дәшкәләсәләр дә. без кушан яссылыкта тел тибрәткәннәре
юк Бу мәсьәләдә битарафлык юмумөн бик көчле Шушы чыгышларга кытлык безнең
ише профессиональ булматаннарны. я) ьни һәвәскәр лингвистларны да кулларына
каләм алырга мәжбүр итә. Тукайча ук булмаса да, дәшмәде дип бирмиләр ошбу
җиһанда мәртәбә, дияргә генә кала
Әлбәттә, язма һәм сөйләм телебездәге чатаклыклар хәттин ашкан Аларның
барысы турында да язу мөмкин дә түгел һәм безнең вазифага да керми Ләкин күңелне
һәрдаим тырнап торган берничә момент турында ү i сүзебезне кистереп әйтмәсәк.
гамәл)ә сынмастыр Бәлки, бу фикерләрдә белгечләребез дә берәр «рациональ бөртек»
табар. Анык күренеп, ярылып торсын өчен әйтәсе килгән уйларны аерым бабларга,
моментлар)а бүлүне гиеш таптык
Беренче момент Мәгълүм булганча, күпчелек терминнар, сүз тезмәләре,
әйләнмәләр һ б безгә урыс теле аркылы керә Бу фактны беркая да куя алмыйсын
Мәсәлән, сыйфат белән исемнән торган кайбер сүз тезмәләрне алыйк документальный
фильм, музыкальная программа, актуальное интервью, монументальное искусство һ
б Беренче сүзләр сыйфат, икенчеләре исем һәр фасылда (род. сан. килоң) ярашкан бу
икс сүзнең бәйләнешен урыс телендә «согласование» ш.тәр Хәзер инде сүз тетмәләрне
татарчалаштырабыз документаль фильм, музыкаль программа, актуаль интервью,
монументаль сәнгать һ б Бары тик шулай гына Димәк, охшашлык (аналогия) буенча
без генераль директор. феодаль жәмгыять. универсаль магазин (кибет), радикаль
реформа, либераль хәрәкәт, идеаль модель һ б дип язарга тиеш булабыз Булабыз,
ләкин еш кына моңа хилафлык кылабыз, дөресрәге, ана телебез кануннарын тупас
бозабыз Хәлбуки, хәзер гәзит-журиалларда аг таган саен феодал жәмгыять, материал
кызыксындыру, идеал тәрбия, либерал иплекле һ б дип язалар Хәт га кайбер телче
профессорларыбыз да шулай дип яза һәм сөйли Бәлки, мин ялгышамдыр, әмма
болай)а китсә, без «кардиналь чишелеш» урынына «кардинал чишелеш», «генераль
директор» урынына «генерал директор» дип әйтергә гиеш бузабыз Ә бит без беренче
очракта «картина 1»ны. икенчесендә «гснера г»ны күздә тотмыйбыз. Рациональ
тәкьдимне «рацнонал тәкъдим», панель йортны «папел йорт», змбрнональ үсешне
«змбрионал үсеш» диик, булмас.) Тик менә урыста «нормальный человек» дигән
әйтем бар. аны нишләтәбез? Тәржемә кылсак «нормаль кеше» килеп чыга Безне шул
борчый «нормал кеше» дип яза калсак, үзебезнең нормальле)ебездә шикләнә
башламас гармы икән’ Татарга ярамаган тагын, дисәк. әйдәгез алайса, оптимал срок,
му тыкал сәләт, индивидуал план. фронгал проекция. iлобал >ш дип сөйлик, мәктәп
балаларын да голдан аздырыйк
С
Икенче момент. Күп кенә көндәлек басмаларыбызда хәзерге көндә халыкара
«секретарь» сүзе урынына «сәркатип» дип язалар Бик хуп. Гарәп-фарсы сүзе ул.
бабаларыбыз рәхәтләнеп кулланган Ләкин бит бу сүз «къ» белән түгел, «ке» белән
языла. Кятиб, китап, көтепханә. мәктәп. сәркә(я)тип сүзләре бер тамырдан. Аларның
нигезендә «язу» мәгънәсе ята. Мәсәлән, мәктәп яза торган урын Сэр баш дигән сүз
(сәргаскәр — г аскәр башлыгы). Искә төшерик: «Мәж(е)лесгә төлке кятиб. бүре рәис»
(М. Гафурн). Димәк, дөрес язарга һәм әйтергә телибез икән, сәркәтиб. һич югы
сәркәтип. яки сәркятипне кулланырга тиеш булабыз. Ләкин «сәркъатип» һич кенә дә
дөрес түгел.
Шул ук тема белән бәйләнгән инкарь, дөресрәге, инкяр сүзе (кире кагу
мәгънәсендә) турында Аны да бозып, һәрвакыт диярлек «инкъарь» дип сөйлибез.
Фидакярне дә «фидакъарь» дип бугазлыйбыз Монда да «къ» тупас хата Шул ук сүзне
тәкбир, тәкрар турында да әйтергә мөмкин (биредә дә «къ» телебезне бозу булып
тора).
Өченче момент. Сонгы вакытларда «ошау» белән «охшау» сүзләрен рәхәтләнеп
бутау китте. Урыс сүзләре белән аңлатсак, беренчесе «нравиться», икенчесе «быть
похожиммны белдерә.
Ләкин юк гнул «Миңа бу жыр бигрәкләр дә охшый», «күңеленә охшаган — елан
ите ашаган», дип сөйли бирәбез Бер бик популяр җырчыбыз «ошый» сүзен гомумән
дә белми ахры, гел «охшый» дип тәкрарлый . «Мәхәббәт» белән «мәһабәт» сүзләрегг
бутау да гөрләп чәчәк ата. «Мәһабәт» дигән сүзне хәзер кәбисә елларында гына
ишетәсең.
Тагын мондыйрак мисаллар Атаклы гына дикторыбыз экономика мәгънәсендәге
«икътисад» сүзен гел «игътисад» дип кыерсыта Мескен икътисад бик рәнҗи
торгандыр инде Аннары җәмгыятебезнең каймагы сөйләмендә «игътибар сүзе
урынына «ихтибар» бик популяр булып ки гге. һай бу сакаулыклар! Аннары тагын
бер мөгез чыгардык. Җөмһүриятебезнең көнчыг ыш төбәкләре сөйләмендә, диикме,
«нормаль» «л» авазы урынына еш кына нимеснең «ди лампе» дигәндәге кебек йомшак
«ле» кулланыла. «Алай да була» дигәнне «аляй да буля» диебрәк жиф- фәрәләр. Халык
сөйләменә дәгьва белдереп булмый, әлбәттә. Әмма дипломлы зыялыларыбыз, бик
популяр җырчыларыбыз телендә бу инде сәеррәк яңгырый. Әлеге чир хәзер
эпидемиягә әйләнде Гомер буе кешечә «л» белән җырлаган җырчыларыбыз да
тиктомалдан кисәк кенә сакауланып кггттеләр. («Армас микән кульың. тальмас микән
кульың. ишкәкләрне ялыыз ишкәндә» ) Пәһлевандай ир-ат. алыптай сынын катырып,
бала-чага кебек сакауланып җырласын инде.
Шул ук бабка тагын бер-икс мисал иңдерик Иң популяр гәзитләребезнең
берсенең исеме тумышыннап ук дөрес язылмый. «Метрикасы» дөрес тутырылмаган.
димәк Сүз «Шәһри Казан» турында бара. Гомер-бакый шәһре Болгар, шәһре Казан
булган атамалар онытылып, ниндидер шаукым белән кисәк «Шәһри Казан» булып
киттек...
Урысча «окружагощая среда» сүзтезмәсен гатарча язу мәсьәләсе. Гадәттә бу тэг
ъбирне «охрана окружающей среды» белән бәйлиләр. «Окружающая среда»ны исә
нинди генә шәкелләрдә язмыйлар: ул әле «әйләнә-тирә мөхит» әле «тирә-як мөхит».
әле «тирә-юнь мөхит»... Ләкин хикмәт шунда, гарәп сүзе булган «мөхит» (мохит) үзе
әйләнә-тирә дигәнне аңлата («океан» дигән мәгьнәсе дә бар). Димәк, без «охрана
окружающей среды» дигән урыс тезмәсен «әйләнә-тирә тирә-юньне саклау» дип
тәрҗемә кылабыз булып чыг а. Әллә соң. мин әйтәм. адәмчә генә «тирә-юньне
саклау»га гына күчәбезме? Кыска да. татарча да.
Гади халык арасында бик күренми, ә менә гөрле катлау вә сорт зыялыларыбыз
арасында иллә дә мәгәр бер кыюсызлык галәмәте көчәеп китте Алар үз сүзләрегг.
теләкләрен һич кистереп, турыдан бәреп әйтмәсәләр. сак кына, читләтеп кенә: «Мин
Сезне. Фәлән Төгәневич Фәсмәтәнев, чын күңелдән 60 еллык юбилеегыз белән
котлыйсым килә!»- диярләр Боларның әйтәселәре, телиселәре. котлыйсылары бик
килә, тик нигәдер базмыйлар Соң инде, килсә, әйт аны кистереп, кем комачаулый,
нәзберекләнмә ул кадәр. «Дип әйтәсем килә», «ышанасы килә, дип тә кеше көлдермик
инде Телебез сыртына мәгънәсезлекләр йөге аннан башка да мул төшә бит.
«Чәчтараш» сүзе журналист ик әйләнешкә кереп бара. «Парикмахер»
мәгънәсендә Килешле генә, иң мөһиме, саф гатарча Элек актив кулланылган. Ләкин
монысын да бозмасак иде. Ул бит бүген генә уйлап чыгарылган сүз (неологизм) түгел,
гомер-гомергә «сачтараш» булып йөргән Тукайда да болай бит «Тотса баштан
сачтараш. шалтыр да шолтыр йон ага!»
Атабыз Адәмнең хәләле анабыз Хаува турында Адәм Галәйһиссәламнен исемен
бозып язарга каләм әһленең әлеге кыюлыгы җитенкерәми. Ләкин аның
кәкре кабыргасыннан ясалып, жан өрелгән анабыз Хауванын исемен суепмы* суялар
«Һава», имеш Бер журналга мәкалә биргәндә, күңелем сизенеп, «һава» дип төзәтә
күрмәгез, диюемә «ярар. ярар», дип жавап биргәннәр иде Әмма басылып чыккач,
шаклар каттым: минем Хаувамнан тагын һава ясап куйганнар Гөнаһка батмыйк инде,
дуслар! Ошап бетмәсә. «Хава». «Хәва». «Хәуа» языгыз, тик «һ» белән генә имгәтмәгез
Мәгърур «Һ» авазыбыз фаҗигале көннәр кичерә Катыйльгә әйләнгән «х» авазы
аның нечкә муенына пычак ышкып, иртәле-кичле ясин укый Телевизорны кабызыгыз,
радиоалгычны тоташтырыгыз, хәтта ки үтүкне ялгагыз бар дулкын, тирбәнешләрдә
«х» «һ»нен жанын кыя: хәм. кахарман. хава (кирәк вакытта юк!), хөнәр. хич . Укып
карыйк «Ибрахим хәм Махирә хәр кон диярлек шәхәргө килеп, хаман саен базар
бәхаләрен белешәләр» Күренекле әдипләребез, олпат зыялыларыбыз, елгыр
журналисгчарыбыз һә- мәсе дә диярлек шул юнәлештә эшли Әллә бу жүнләп әйтеп тә
булмый торган каһәр суккан хәрефне алфавиттан ук чыгарып ташлыйсы иде! Бигрәк
интегәбез би г
Хөрмәтле дикторлар, атаклы конфсренсьелар, сүз осталарыбыз уку-сөй-
ләмендә дә байтак «күләгәле» мизгелләр бар Өлешчә ул турыда әйттек тә инде Әмма
монысында икенчерәк мотивлар Нигә инде аны атлаган саен әдәби «белән» бәйлеген
койрыгы кыел1ан «белә» белән алыштырырга9 Игътибар итик «Энем белә сеңлем белә
без бәген класс белә Габдула Тукайның «Кәжә белә Сарык» әкиятен укыдык» Боларны
бутау нинди мәгьнәсезлекләргә китерә' Җитмәсә. «белә» дигән бәйлегебез «белү»
дигән исемнең хәләл милкснә дә кул суза.
Аннары тагын милләтебезнең сүз осталары сәхнәдән, телевидениедән, радиодан
үз шивәләрен алга сөреп. Сибгат урынына «Сибагат». эре урынына «ире», мәйдан
урынына «майлан», тилгән урынына «тилегән», берәр кая урынына «берәр яры» дип
сөйләмәсеннәр, жөмләләрен «дагын», «дәген» ише чуалган койрыклар белән алай ук
тырышып бизәмәсеннәр иле Ник дисезме9 һәр диктор радио-телевидениедән үз төбәге
диалектында сөйли башласа, «гуд гудлаган куцаг» килеп цыкмагае Аннары «I
урдасына капты, путалакка бакты, баккан килеш катты» кебек «жәүһәрләр»гә дә ерак
калмый инде Теле ачылып кына килә торган сабыйларыбыз, әдәби ана телен
үзләштерер!ә омтылган яшьләребез өчен сүз осталары да үрнәк булмаса. тагын
кемнәргә генә өметләнер!ә кала соң?
Тел осталарыбыз вә дикторларыбыз авызыннан чыккан «конкурс» дигән матур
яңгырашлы сүз бер яктарак торсын инде «Дирижер» сүзе дә вак мәсьәлә, югыйсә, «е»
урынына «о» гына әйтәсе дә бит Ә менә Япония. Ямашев. Яруллин. Явлинский кебек
атамалар! а. фамилияләргә килгәндә, эш җитдирәк Ншә инде аны «Татар жыры 1992»
бәйгесендә жинеп чыккан артистка «спон» магнитофоны тапшырырга9 «Япон»ныкын
бирергә дә. вәссәлам Гомумән, аерым тагар дикторлары һәм сәхнә осталары «я»
хәрефенә башланган сүзләрне кулланганда аптырабрак калалар. Грамоталы урыс
Япония. Ямашев. Яруллин. Явлинский. Якир. пятак дип язса да. «я» басымсыз сузык
булганга. Епония. Емашев. Ерул- лин. Евлинский. Екир. петак дип укый һәм сөйли
Ләкин бит тагар теле мондый кагыйдәгә буйсынмый, шуңа күрә бе и ә авызны
чалышайтуга хаҗәт юк Мина калса. «Дбилиси» дигәне лә татарча яңгырамый
Гәзи 1 -журнал битләрендә «Авзалова» кебек язылышлар еш күзгә ташлана
башлады Бу фамилияне йөртүчеләр гафу итсен. Афзалдан килгән нәсел булгач, һич
югы «Афзалова» дип язарга кирәктер бит инде Гамил Афзалыбызны 1ына Авзал дип
яза башламасалар ярар иде'
«Икән» белән «микәи»не бутау геометрик прогрессия белән үсә Бу темага аерым
бер мәкалә язар! а мөмкин Хәер матбугатыбызда «Нню килмәде микән ул?». «Гали
анда нишләп утырды микән?» кебегрәк җөмләләргә багана саен юлы! асың Аянычы
шунда бу буталыштан күренекле әдипләребез, журналистларыбыз да имин түгел
Җырлап карыйк «Нигә генә микән синдә генә микән, синдә генә микән күңелем!»
Зыялы милләт I эшләребез телендә «ул» урынына «выл». «вал» дип сөйләшү дә
эчне пошыр!алап куя Гади авыл кешесенә үпкәләп булмый инде Ә менә ү зәк
театрыбыз сәхнәсендә «Нәрсә дин әйтә выл?» яки «Юк инде выл» дип «жиф-
фәрү»ләрне ни белән аңлатырга да белгән юк «Ул» урынына «выл» язылсын дигән
берәр закон кабул итәсеме шунда ’ Булмас ннле выл'
Сузык авазлар яки яңгырау тартыклар алдыннан килә торган яңгырау
тартыкларны урысчалатып сашырауга әйләндереп сөйләшү күренеше дә колач җәя
Бер мәшһүр җырчыбыз «тизерөк әйләнеп кайтыгыз» урынына, «тизерәг өйләнеп
кайтыгыз» дип жыр тый Бик әйбәт, ник әлләни димиләр кебек сүзтсз-
мәләр сәхнәдән дә. радио-телевидсниедән дә яңгырап тора. Аннары кайбер
дикторларыбыз «Татарстанның халык артисты» дип үтерәләр иде Болар шәһәрдә
үскән, татарчалары такы-токы булганнарның гына «казанышы- түгел, хәзер авылдан
чыккан артистларыбыз да татар телен фильтрлап. -Ирек абый. Николайга иик алай
дип әйттең’» кебегрәк сөйләп азапланалар.
Урыс теленнән «уптым илаһи» диярлек алынып, татарча!а калька рәвешендә генә
оялаган сүзләрнең исәбе-хисабы юк. Аларның язылышы (урысча шулай булганга күрә
генә) татар теле кагыйдәләренә бөтенләй туры килми. Нигә дип без сүзтезмә (үзем дә
алдарак сыкранып кына бергә яздым), суүткәргеч. күпсанлы, сусаклагыч, ашкайнату
ише сүзләрне бергә язарга тиеш әле? Урысчасы бергә язылганга күрә генәме? Хәсән
Сәрьян мондый мөгез чыгарулар белән күп көрәште мәрхүм, тик нәтиҗәсе генә
булмады Мәсәлән, аш кайнату процессы, аш кайнату органнары дип язасы урынга без.
телебезне мәсхәрәләп һәм кемнәргәдер ияреп, ашкайнату процессы, ашкайнату opt
аннары дип үҗәтләнәбез Махсус терминология, имеш! Әллә соң моннан ары
«вареньекайнату». «сарукайнату». «көмешкәкайнату» дип кенә шапылдатабызмы?
Татар фамилияләренең, отчестволарның -ов(а). -ев(а). -ин(а). -ович. -овна һ б.
суффикслары-кушымчалары белән язылу мәсьәләсе. Кем әйтмешли, татарларда -ов. -
ев та. -ич. -мич тә юк Урыска бара ул. Әйтик. Иван-ов (сын), ягыш Иван улы. Петров-
а (дочь), ягъни Петр кызы Шведка да үзләренчә бата Карлсон, ягъни Карл малае. Ә
татарга бу ниемә! Харис-ов сын була димени? Харис малае ич ул. Габит-ов-а дочь та
юк. Габит кызы гына бар. -Ович. -евич дигән нәмәр- сәләр дә безгә ят. Күптән түгел
генә Рәис Сәфәров дигән милләттәшебез Әмин әфәнде Минһаҗны «ович»лардан
котылу зарурилыгы турында! ы тәкъдименә каршы төшкән иде (Шәһри Казан. 1993.
18 май). Янәсе болай - бу өлкәдә сүз куерту бер дә кирәкми. Йсем-фамилняләрнең
хәзерге әйтелеше инде традициягә әйләнгән, нәселдән нәселгә килә. Урысларга үч
итәм дип (?). әллә нинди «ис- лах»ларны уйлап чыгару мәшәкатьле, чыгымлы,
кирәксез эш Ике хәрефле «ЫЙ» кушымчасы аркасында миллионнарча паспорт-
документларны миллион сумнар хисабына алмаштыру үзе ни тора!»
Әлбәттә, бу мәсьәләдә көчләү, басым ясау килешә торган эш түгел, һәркемнең үз
фикере, үз иманы бар. Тик ни бит әле. аг ай. Традиция, ди! әннән. без соңгы
дәверләрдә чамадан тыш төшерергә дә. болайрак сөйләшергә дә хәйран һәвәсләнеп.
каешланып җиттек: «Ул уже давно теге эшеннән увольняться иткән». Может,
традициягә әйләнгәч, боларыннан да баш тарту килешмәс. «Урыска үч итү» дигәне
нәрсә икән тагын? Үзеңнең асыл, ата-бабалар исеменә кайту кемгәдер үч итү була
микәнни! Татар бит гасырлар буена үз исемен йөрткән, -ов. -ев. -ин кебек
галәмәтләрне башлыча ревизия һәм переписьлар вакытында, гаскәргә алганда,
паспорт-фәләннәрне биргәндә ана урыс администрациясе көчләп таккан Сез татарның
мәчеттә теркәлгән «метрика »сында Сабиров. Гарипов дип язганнар дип беләсезме
әллә?
Паспорт-документларга ки гкән расход. ди> әннән. болай. Әүвәлән. Татарстан
гражданнарының иртәме-соңмы барыбер яңа үрнәк паспортлары булдырылачак.
Саниян, юньле-башлы илләрдә паспорт дигән нәмәрсә бөтенләй юк. кирәк вакытта»
заграничиый»ны гына бирәләр. Салисән. кешенең үз гомерендә бер генә мәртәбә
булса да исем шәрифләре дорес язылган документ алыр! а хакы бардыр бит инде'
Аннары, миссионерлык традициясенә тугърылык саклыйбыз, дип. Гилязутдинов
Сайфульмулюк Тазутдинович булып йөртәнче. бәлки Сәйфелмөлек Гыйлажига гына
тукталыр! адыр. Үрнәкләр җитәрлек: Гаяз Исхакый. Фатих Кәрнми. Мәжит Гафурн.
Мирсәй Әмир Бакый Урманче. Риза Ишморат. Ни өчен «Гыйлажи», ә
«Гыйлажетдинов» түгел, диярсез «Гыйлаҗетдин•• анда гарәпчә* ме-фарысчамы-
татарчамы. һәрхәлдә, мөселманча, ә -ов суффиксы урысча Сон атка душ ыз койрыкы
такмыйлар лабаса! Йә Гилязутдинов (анысы да ташка үлчим, әлбәттә), йә
Гыйлажетдин Шуңа күрә Сәфәров дип язу үзе үк дөрес түгел, ут белән суны кушып
булмый, шулай да «Сафаров» белән беркадәр килешергә мөмкин. Ул үзе дә төпле генә
мәкаләләренә имзаны әүвәл шулай дип куя торган иде. ләкин тәнкыйтьләгәннән соң
төтене кыйшайды. Хәер, анысын үзе белә юргандыр.
Хатын-кызларыбыз исемнәре турында да берничә сүз. Ни үкенеч, бешен иң
милли композиторларыбызны!! берсе, моң алиһәсе Мәсгудә ханым һаман да нигәдер
Шәмсетдинова булып йөри Иң дөресе, матуры һәм җыйнагы М<н.тудә Шәмсетдиния
булыр иде югыйсә. Тарихи мисаллар: Фәхрелбәнат Сөләймания. Зәйнәп Хәсәния.
Маһруй Мозаффария булса, ятышлырак
Күптән түгел генә бер популяр гәзитәбезнең икенче битендә «Төркиягә белем
өстәргә» дигән баш астында күләмле генә мәкалә басылган иде Башын-
да!ы хаIа очраклы киткәндер инде. Өстәтер сиңа белем Төркия. мөстәкыйль дәүләт ич
ул' Шушындый ялгыз бер сүз белән генә дә дәүләтара мөнәсәбәтләргә күләгә
төшерүен бар. Чөнки дөресе эстәргә. Аерма бер хәреф, ә мәгънә ничек үзгәрә Менә
бит ул тел дшәнен! Шул ук гәзитебез аннан әүвәлрәк инде беренче битендә мондый
баш аегында бер мәкалә биргән иде. «Гата Камский шахмат алиһәсе» Монысының
механик хата булуы шикле Соң. егетләр, «алиһә» хат ын- кыз аллага, яисә мәхәббәт
алласына карата тына кулланыла бит ул! Урысчасы «богиня» була Рөстәм абзый улын
«богиня шахмат» дип атаганнарын ишетмәгәндер әле. ишетә калсамы..
«Кая» белән «кайда» шактый бутала башлады Берсе юнәлешне, икенчесе
урынны белдерә бит инде югыйсә (урысча «куда» һәм «где»). «Син кайда барасын?»
дию. әлбәттә, телне бозу ул. «Ничек» һәм «нинди» белән дә шундыйрак хәл («мин
сине ничек яраттым...»).
Хәзер без атлаган саен «бала тудыру», «бала тудыру йорты» дип сөйләшәбез. Бик
тупас бит бу. егетләр, бернинди дә әдәп кысаларына сынмый Бу инде, гафу итегез,
хатын-кызга карага «буаз» сүзе куллану белән бер Баланы тудырмыйлар, ә «табалар»
бит аны һ Такташ та әнисенә карата болан дип язган иде: «Ярый әле мине тапкансың!»
Чын татар песи. эт. сарык турында сүз алып барганда да «тудырды» димәс, ә
«китерде», «алып кайтты» дияр, анысын да уңайсызланыбрак әйтер «Тудыру» урысча
«рожать» сүзеннән ясалган калька тына.
Вокзалларда, трамвайларда татарча игъланнарны ишеткәндә колаклар шиңә.
Шул хәлгә калдык микәнни соң инде без. жәмәгать! Алардагы акцент шулкадәр көчле
ки. мәгънәсенә урысчасын тыңлат аннан соң т ына төшенәсең («сак булагаз. ишәкләр
ябала»). Татарның мәркәзендә дә телебезне шулай пычаксыз суйгач, чит жир.чәрдән
ни көтәсең? Әллә соң бу махсус кылына торган мәсхәрәме' «Ярымай». дөресрәге,
«ярым ай» мәсьәләсе. Берәү болан дип язган «Җирнең ямен, суның тәмен саклап,
ярымайлар күккә омтыла » Ятъни сүз мәчет манарасында! ы ай турында бара
«Ярымай» «полумссяи»ган калька Йә әйтегез әле. кайсыбызның мәчет шпилендә
ярым (ярты) ай күртәнс бар’ «Ярым» булса, урталай киселгән тәлинкәне хәтерләтер
иде Хәлбуки, мәчет манарасының ас урак формасында Шуңа күрә, кайбер иптәшләр,
адәм ышанырлыграк булсын диптер инде, «чирекай» (?) сүзен уйлап таптылар. Я
зылышына тына карагыз сез анытг. ичмаса, «чирек ай» булсын иде «Тулыай» дип
бергә язмыйбыз шикелле бит. Ә укылышы урысча «чнрикай»ны хәтерләтә Урыста
«четвергьмссяң» сүзе юк. монысы тулысыңча үзебезнең казаныш Айның «беренче
чиреге», «соңгы чиреге» дигән сүзләр бар барын, ләкин монда мәчет асның ни
катнашы бар’ Безнең әби-бабаларыбыз беркайчан да «ярымай». «чирекай» дип
сөйләшмәгәннәр. Димәк, ин дөресе гап-гади «ай» сүзе булыр. («Мәчеткә ай кую» )
Озын сүзнең кыскасы бу темага кереп чумсак, ерып чытам, димә Мен дә бер
кичләрен бер кырыйда торсын
Әйдәгез, дуслар: телче галимнәребез, -ыипләребез. шагыйрьләребез. жур-
налистларыбыз. радио-телевидение хезмәткәрләребез, сәхнә оста тарыбыз, гомумән.
барлык зыялыларыбыз вә милләтпәртюртәребез, туган телебезне сафландыру һәм
үстерү юлында кулга-кул тотынышып эшлик, ата-балаларыбыздан калган мөкатдәс
мирасыбызны киләчәк буыннарга исән-имин килеш тапшырыйк Икенче юлыбыз юк
Саш атьчәрәк итеп әйткәндә.
Газиз телеңә татар.
Төбәмәче алтатар'