Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКТАГЫ ЯКЫННАРЫБЫЗ


Хәтәр елларда язмыш чыбыркысы милләттәшләрне төрле кыйтгаларга куып тараткан. Әмма татар кешесе билен бирмәгән. Таш астыннан яктылыкка бәреп чыккан ишел үсенте сыман, тормышта үзен күрсәтергә, ганыгырга омтылган. Халкыбызның асыл уллары бик күп тобәкләрдә яшиләр. Үз көчләре белән түбәннән күтәрелеп, үҗәтләнеп. фән дөньясында да үз сүзләрен әйтәләр. Моңа мисаллар китәрлек.
Бу язмам әнә шундый мәртәбәле шәхесләрнең берннчәсе хакында булыр.
Татлы шикәр әчесе
Даишев Мидхәт Исхак улы—техник фәннәр докторы, профессор. Краснодар политехника ин-ститутының шикәрле матдәләр технологиясе ка-федрасы мөдире
Мидхәт ага тынгысыз кеше. Вакыты гел юлда үтә. Россиядә генә дә 92 шикәр заводы бар. ә БДБ илләрендәген кушсаң. 318 гә житә Бу катлаулы производствода бер-бер кыенлык чыктымы. Мидхәт аганы чакыртып алалар.
— Әле генә егерме кон йөреп кайттым, дип каршылады мине Мидхәт ага. Ташкент. Фрунзе. Казан. Буа. Мәскәүдә булдым. Ә тиздән Киевка, гыйльми совет утырышына чыгып ки- тәм. бер докторлык диссертациясе турында үз фикеремне әйтәсе бар
Сүзгә Мидхәт аганың хатыны Ләлә ханым кушыла: — Безнең Мидхәт «Ашыг ыч ярдәм күрсәтүче» кебек ул. билләһи. Чөнки илнең барлык заво-дларында шикәр чималын аның схемасы буенча эшкәртәләр бит Тик менә соңгы сәфәрләрдән бераз күңелсезләнебрәк кайтты әле.
- Вак-төяк кыенлыкларга гына түзеп була, анысы, ди Мидхәт ага. Буада эшләр шәптән түгел әле. Технология бозыла. Чөгендер, шикәр дип жан атып йөрүче Фәрит Садриевны төп эшеннән читләштергәннәр. Менә дигән баш инженер бит ул. Күңелен сындырганнар егетнең Бу турыда Мәскәүдә дә әйтеп чыктым әле. белеп торсыннар «Роспишепром-нын бүлек начальнигы урынбасары Хатыйп Хаҗиәхмәтович Баталов безнең милләттәш, әйткәннәремне игътибар белән тыңлап торды. «Кадрлар үзгәрмәсә. Буа заводында эш бармаячак».— дигәч, уйланып калды.
— Республикада буалылар алдынгы саналалар бит
— Заводны шикәр күтәрми. Алар чүпрә исәбенә яшиләр.
— Ә Фәрит Садриевны сез көчле инженер буларак хөрмәт итәсезме?
— Әлбәттә' Эзләнүчән кеше ул. Шикәр алу технологиясен камилләштерү максаты белән Краснодарга кадәр килеп чыкты. Бергәләп тәҗрибәләр үткәрә башладык. Хәзер менә. Фәрит тәкъдиме буенча, шикәр чөгендерен теплица шартларында үстереп карарга исәп...
СССР таркалу нәтиҗәсендә күп проблемаларны уртага салу, вакытында күтәреп чыгу авырлашты. Галимнәрнең иҗади трибунасы билгеле бер тармакка караган журналлар чыкмый башлады Шулай итеп, фәнни-техник информация
алмашуга юа ябылды. Югыйсә. шикәр заводлары берничә дистәдән артмаган Венгрия. Бельгия. Италия, Германия. Франция кебек илләрдә бу өлкәгә караган журнал даими чьи ып килә
Мидхәт ага Даишев «Шикәр промышленносте» журналында үзенең фәнни- актуаль мәкаләләре белән актив катнаша иде. Кызганыч, бу журнал 1988 елда чыгудан туктады Бер Мидхәт ага өлешенә генә дә 24 фәнни ачыш туры килә Аның хезмәтләре һәр заводта гамәли кулланышта
Мидхәт Исхаковичнын хатыны- Оренбург кызы Ләлә ханым да пенсиягә чыкканчы шикәрле матдәләр технологиясе кафедрасында эшли, техник фәннәр кандидаты була, студен г тарный яраткан укытучысына әйләнә Инде хәзер бердәнбер кызлары Наилә әги-әнисе сукмагыннан бара Институттан ул шикәр промышленносте инженер-технологы дигән белгечлек алып чыга, аспирантурага укырга керә, тиздәй кандидатлык диссертациясе якларга җыена.
Мидхәт ага җитәкләгән кафедрада элеккеге Союзный төрле өлкәләреннән Краснодарга килеп, ак шакмаклы шикәр дөньясының хикмәтләрен өйрәнеп китәләр. Чит илләрдән укырга җибәрелгән студентлар да бихисап кафедрадагы дөнья картасының кызыл флаглар белән чуарлануы шуңа ишарә Вьетнам. Мали. Сириядән аспирантлар бар монда Ә Болгариягә профессор М Даишев үзе барып кайтты. Студентларны күршеләрнең шикәр промышленносте белән таныштырып йөрде. Белгечләр янында тәҗрибәсен уртаклашып, лекцияләр укыды
Шикәр белән шулкадәр дуслашып китәрлек кебек тә түгел идем.- дип шаярга хәзер Мидхәт Исхак улы Инде хәзер татлы кристаллар дөньясыннан аерылып китеп булмас. Осгаз-укыгучыларым техник фәннәр докторы, професо- ор. РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Павел Михайлович Силин белән техник фәннәр докторы, профессор Исаак Федорович Зеликманнын варисы булып, баллы шикәр әчесен гомер буе татырга туры килә.
Мидхәт Даишев Бөгелмәдә туган. Аның әтисе бухгалтер булып эшләүче Исхак абзый «Мин шагыйрь Габдулла Тукай белән таныш идем», дип сөйләргә ярага Гаиләдә өченче төпчек бала булып дөньяга килгән Мидхәткә ундүрт яшь тулганда Ташкент якларына күчеп китәләр. Шунда ул урта мәктәпне тәмамлый. Индустриаль институтка укырга керә. Әмма Боек Ваган сугышы башлану сәбәпле, укуын өзәргә туры килә Аны заводка эшкә җибәрәләр, соңрак ул армиягә алына. Җиңү конец ул Чехословакиядә каршылый. Сугыштан соң яңадан институтка кайтып шикәр-крахмал-патока производствосы технологиясе кафедрасының беренче курсында белем ала башлый Сусыл чөгендердән шнкәр ясау могҗиза булып тоела апа Моның серләренә төшенү өчен, ай-һай. нинди белем, тәвәккәллек кирәк Тагын шунысы да бар шнкәр ясый белүче инженер теләсә кайсы гармакта эшли ала Ул киң колачлы белгеч. Уку дәверендә шуны аңлап тоемлагандырмы. Мидхәт Даишев институт аспирантурасында калырга берсүзсез ризалыгын бирә Фәнни җитәкчесе И Зелнкман җитәкчелегендә тәҗрибәләр үткәрә башлый Студентларга дәресләр бирә. Әмма ике елдан сон шикәрчеләр кафедрасы ябыла Сәбәбе Ташкент тирәсендә чөгендер үстерүне отышсыз диеп табалар, моңарчы эшләп килгән дүрт заводның капкасына йозак салалар да төп игътибарны мамыкка юнәлтәләр Инде нишләргә’ Аптырагач. Мидхәт ага Фрунзе шәһәренең органик химия институтына барып урнаша Шикәр алу серләрен өйрәнүне дәвам игә Ләкин ана ике ел буена фатир бирмиләр Фәнни җитәкчесе Исаак Зсликмаша рәхмәт. Мидхәт ага чарасызлыктан бәргәләнеп йөргәндә, үзе яшәгән Краснодар шәһәренә чакыртып ала Азык-төлек промышленносте фәнни- тикшеренү инстиIу гынын шикәр бүлегенә эшкә урнашырга ярдәм итә Исаак Федорович ваф.гг булгач исә. Краснодар политехника институтының шикәрле матдәләр технологиясе кафедрасында ваканцня ачыла Мөдир эзли башлый тар. конкурс игълан игәләр. Бәйгедә кырык ике яшьлек техник фәннәр кандидаты Мидхәт Даишевиы да катнаштыралар һәм аны кафедра белән җитәкчелек итү өчен иң лаеклы кандидат дип табалар
Шулай итеп, 1967 елдай башлан, ир белән хатын эшкә бер сукмактан йөриләр Бергәләшеп студентларга белем бирәләр Икәүләшеп, төннәр буе утырып. диссертация язалар Ләлә ханым фаннөр кандидаты булу турында хыяллана. Ми г.хәз ага доктор исемен л гу өчен тырышлык куя Ниһаять, икесе дә үз дигәннәренә ирешәләр Гик .менә Мидхәт Даишевка диссертациясен ике мәртәоә якларга гуры килә. Чөнки Киев га гыйльми совет утырышында фәнни иште мактан сөйләгән бер иптәш югарыга шикаять сырлап җибәрә «Бу караңгы шәхесне ак шикәрчеләрнең якты җәмгыятенә уздырырга ярамый», дип яза ул Мидхәг агага үзенең хаклыгын икенче кат Мәскәүдө расларга гуры килә
Хак эшнең ахыры барыбер әйбәт бетә. Кырыс тормыш дәрьясын кичкәндә, профессор Мидхәт Даишев шушы хакыйкатькә әллә ничә тапкыр инанган. Шуңа күрә ул студентларын да мөстәкыйль булырга өйрәтә, фикер кылычларын курыкмыйча кисештерергә өнди, диплом эшен язганда төп жаваплылыкны үз җилкәләренә күтәрергә куша «Бүгенге студентка зур ышаныч белдерергә кирәк, ул килер көннең производство тоткасы, фәнни хезмәткәр, ул — ил хуҗасы»,— ди Мидхәт ага Даишев.
Затлы нәсел дәвамы
Бигиев кирәк иде?
Кайсысы? Тау-металлургия институтының кадрлар бүлеге мөдире мөлаем гына елмайды да, бармагын бөгә-бөгә санарга кереште: Иң өлкәне Бигиев Әбдерәшит Мусиевич. Корыч эретү производствосы кафедрасы мөдире Профессор. Техник фәннәр докторы Вахит Әб- дерәшитович - аның улы. Техник фәннәр кандидаты Шул ук кафедрада доцент. Рәйсә Әбдерә- шитовна аның кызы Техник фәннәр кандидаты. Инженерлык кибернетикасы кафедрасында доцент Галия Әбдерәшитовна да өлкән Бигиев- ның кызы. Химия фәннәре кандидаты Новосибирск университетында доцент Гаҗәп! Бигиевлар бөтен гаиләләре белән фәнни эшкә чумганнар икән! Аларның кайсы белән дә кызыклы әңгәмә корырга мөмкиндер. Әмма мин алдан ук профессор Әбдерәшит аганы күрергә исәплән килгән идем Тик ул институтның ••Яшьлек» ял базасындагы дачасына китеп барган икән «Корыч металлургиясенең физик-химик нигезләре» дигән темага уздырылачак унынчы Бөтенсоюз фәнни конференциясендә чьи ыш ясау өчен доклад яза. диделәр.
Әлеге тын почмак Магниткадан житмеш чакрымнар арырак. «Якты күл» дигән санаторий янәшәсендә, ерактан киртләч-кнргләч күренгән Урал тавы итәгенә урнашкан иде. Табигать хозурында шортыдан гына, тыгыз мускуллы, төз гәүдәсен кояшта чыныктыр! ан Әбдерәшит агай белән танышабыз. Кеше —китап әкрен генә ачыла бара, ачыла бара .
Ул Новосибирск өлкәсе Чанов районының Зур Тебис авылында 1917 елнын 23 декабрендә дөньяга килгән. Әтисе Муса абый белән әнисе Зөлһирә апа исә тумышлары белән Пенза олкәсенең Кикено авылыннан Язучы Заһир һәм дин фәлсәфәсе белгече Муса Бшиевларнын туганнары. Столыпинның аграр реформасын хуплап. 1906 елда Себергә чыгып китеп, татар авылын эзләп табып, яңа җирдә көн күрүчеләр. Алар, коры кул белән генә килгәнлектән, хуҗалыкларын тиз генә аякка бастыра алмаганнар Бер тамыр җәйгәч инде, тормышлары көйләнеп киткән 1929 елда инде алты ат берничә тай. унбиш сыер-бозау. иллеләп сарык асраганнар. Ит сатып, ау белән шөгыльләнеп, гаиләдәге жиде баланы матур i ына киендерә башлаганнар Колхозлашу шаукымы кергәч, ишек алдындагы малларның санын киметергә уйлаганнар Шуннан: «Сез күмәк хуҗалыкны күңелегез белән кабул итмәдегез»,—дип, Бигиевларны гаепли башлаган-нар. Ир белән хатынны, аларның ике улларын, киленнәрен, оныкларын Томск өлкәсенә чыгарып җибәргәннәр. Ә уналты яше тулмаган өч балага Әб- дерәшиткә. Барига. Маһирәгә авылда iорырга рөхсәт иткәннәр Алар Уразбай жизнәләре белән Мәрзия апаларында калганнар.
Ике елда өчәр классны тәмамлап укыган Әбдерәшитне Кадыйр абыйсы Магнитогорск шәһәренә чакыра. Килә бу \
Икенче көнне Кадыйр институтка алып бара Әбдерәшитне. Анда әңгәмә уздыралар. Яшь к:иә укытучы русча iариза яздыра Аны шундук тикшереп тә чыга Карасалар, гариза кызыл кара белән чуарланып беткән. Хәтта «металлур* гическни» сүзендә дә икс хата киткән. Менә сина булачак металлург Нинди хурлык!
Әбдерәшит башын аска исп кенә урыныннан күтәрелә, аудиториядән чыгып китә башлый Ә укытучы аны туктата:
— Борчылмагыз. Күчереп языгыз.
— Әй. булмый ла миннән!
— Русча язарга үзем ойрәтәм мин сезне, курыкмагыз!
Үҗәт егет оч еллык рабфакны ике елда ерып чыга. Су!ыш башланыр алдыннан институтны тәмамлый Дипломны юл «бишиле билгеләренә генә яклап, июль башында заводның икенче мартен цехына инженер булып эшкә килә Әмма бер ел үткәч, илне дошманнан саклауны изге бурыч санап, үз теләге белән сугышка китә. Ленинград боҗрасын өзүдә катнаша Курск-Орел дугасы бәрелешләрен башыннан кичерә. Карпат тавында яраланып, госпитальдә дәвалангач. Мәскәү хәрби округына җибәрелә Бусы инде 1945 елның май аенда була
Берничә кош ә генә аны ялга Нугайбәк районынын Париж исемле керәшен татарлары авылында яшәүче соекле хатыны Мария Васильевна янына җибәрәләр Үзе сугышка киткәч. Рәйсә исемле кызы да туган бит әле анын. Өзелеп күрәсе килә үзләрен!
Кайтып кергәч ул шаккатып кала. Кызы ничек үскән
— Абый, исәнме? диеп кулын суза Рәйсә әтисенә
— Кызым, мин синең әтиең бит'
- Юу-ук, әнә минем әти. дип бала Әбдерәшитнең стена!а эленгән фотосына тертси күрсәтә. Ә син абый
Кызына тәмам ияләшеп беткәч кенә солдат тагын китеп бара Хезмәт срогын тутырып, бер елдан гына әйләнеп кайта Армиядән кайткан егетне танышлары күтәреп алалар Кайда да менә дигән эш тәкъдим итәләр. Рәхим ит. сайла!
Әбдерәшит Бигиев 1946 елның I сентябреннән Магнитогорск металлургия институтында ассистент булып эшли башлый
Бер көнне металлургия завод директоры Григорий Иванович (имтиханнар вакытында ул кабул итү комиссиясе рәисе итеп сайлана) яшь белгечтән кайбер нәрсәләр хакында сораша
- Без икебез дә бер профессия кешеләре икән. Сез хәзер нинди фәнни эшләр белән шөгыльләнәсез?
Мин технолог
Беләсезме нәрсә. Бигиев бездә яхшы сыйфатлы корыч эретүе бик авыр Чөнки камил технология юк. Исәп-хисаплар дөрес ясалмаган Менә нәрсә белән кызыксынырга кирәк сезгә!
Яхшы Бу темага ныклап тотынырмын.
Шулай итеп. Әбдерәшит Бигиев «Корычны ничек эрстерто?» дигән мөсь- әләгә чишелеш эзли башлый Фәнни журналларда берничә мәкалә бастырып чыгара. Ә кайбер сызымнарын Носовның институтта укый торган улы Дмитрийга биреп җибәрә:
Бу кәгазьләрне әтиеңә күрсәт әле. яме Карап чыгып, фикерен әйтсен иде
Директор исә ассистентка күп акыл сатып тормый, очрашкач, хезмәтенә карата бер генә жомлә белән бәя бирә:
Дөрес юлдан барасың, энекәш, шулай эшлә!
Әбдерәшит. өлкән җитәкченең киңәшен тотып, сәгатькә карап тормыйча, эшли дә эшли. Берникадәр мәгълүмат тупла!ач, кандидатлык диссертациясе язу турында да хыяллана башлый. Мәскәүгә бДрып. аспирантурага имтихан тапшырып каша Кафедра мөдире, профессор Трубин белән сөйләшеп көн үзәгендәге теманы ачыклап чыга.
Сезне фәндә нәрсә кызыксындыра ’ дип сорый аннан Гсорг нй Констан-тинович
Икс мәсьәләгә тукталдым мин Корыч эретү процессындагы исәп-хисап һәм корыч агызу белән кызыксынам
Металлны агызу белән шөгыльләнүчеләр бездә җитәрлек Ә менә исәп- хисап белән берәүнең дә озак итеп утырасы килми Эшне башлыйлар да ташлыйлар Моңа беркемнең дә түземле!е җитми
Диссертациягә бу теманы алырга мөмкннме сон?
Мөмкин генә түгел. бик кирәк'
Күпләр галимнең хыялын аңлап бетермиләр шул Завод директор тары, план куган булып, фәнни лабораторияләрдә эшләш ән яңалыкларны производствога кер гергә ашкынып г ормыйлар «Бу нәрсә барып чыгармы икән?» дип. кан калтырап торалар Андый чакларда Әбдерәшит Мусисвич 1939 1952 елларда Магнитогорск металлургия таво.гы директоры булып эшл.иэн Носовны исенә
төшерә. Карап торышка төмсә күренгән бу кешенең көч-гайрәте ташып тора иде. Сынаулар үткәргәндә ул җаваплылыкны һәрчак үз өстенә ала иде. Фәнне тәҗрибә ясап карамыйча алга җибәреп булмаганны аңлап эш итә иде дип. Әб- дерәшит ага аны сагынып куя:
Әгәр Григорий Иванович хәзер дә производствода эшләсә, әллә нинди MOI жизалар ясар идек, билләһи!
Галимнәрнең ачышлары бик соңлап кына гамәлгә аша шул. Хәтта министр да: «Сезнең идеяне бик тормышка ашырыр идек тә. акча юк бит», дип Бигиев каршында акланудан узмый Ә дәүләт программасына кертелгән, финанс ягыннан ныгытылган ачышларның кәгазьдә генә калуы файдаг амы соң!
Болар турында уйласа, данлыклы исемнәр, орденнар белән бүләкләнгән профессор Бигиев жан тынычлыгын югалта. Әмма төшенкелеккә бирелми. Тавышын күл эрмичә генә теге яки бу иптәшкә болай диеп чыгып китә:
Сез 74 яшьлек Бигиев белән шаярмагыз. Әгәр аның кәгазьдәге ачышын производствога күчерергә гомере җитмәсә, улы барлыгын онытмагыз Әгәр инде улым Вахит та моны очлап чыга аямаса, артта ике онык үсеп килә Алар сезгә тынгы бирмәячәкләр Сез металлургия мәсьәләләре белән барыбер шөгыльләнәчәксез!
Киләчәктә металлургиядә революция булачагы котылгысыз, ди галим. Ир- тәме-соңгы технология барыбер тамырдан яңартылачак Моның сәбәбе бер генә: 250 яшьлек домна мичләре, мартеннар заман таләпләренә җавап бирми. Әйтик, домнага составында 55—60 процент тимере булган руда кирәк. Табигатьтә мондый бай руда бик булмый. Шунлыктан, токымнарны баета торган фабрика төзү мәслихәт Өстәвенә, чуен эретә торган мичләргә күмерне дә кокска әйләндереп бирәләр. Бу —бик кыйммәткә төшә горган процесс Димәк, домнадан, тау-баету һәм коксохимия производстволарыннан «качуың» хәерле. Аларны күп камералы бер агрегат белән алыштыру огышды. Аны шундый талымсыз итеп эшләргә кирәк: теләсә нинди рудага, ташкүмергә риза булып «яшәсен», тиешле катнашмаларны кабул итә алсын Корыч та шундый ук күп камералы агрегатта коелырга шеш Иң хикмәтлесе: моның өчен инде сәгатьләр кирәкми, минутлар да житә. Мичтә барлыкка килгән газга да урын табылачак - ул тимер-томырны эрегүдә кулланылачак. Ә шлак халык хуҗалыгына ашлама һәм төзелеш материалы итеп җибәреләчәк.
Әбдерәшит Бнгиевнең бу технологиясен 1975 елдан бирле төрле урыннарда хуплап киләләр Хәтта шушы идеягә таң калуларын да яшермиләр Бу уңайдан кара металлургия министрлыгының беренче урынбасары Борисов бервакыт Би- гиевкә «Моның өчен сезгә үзегез исән чакга ук һәйкәл куярга кирәк!»—дип әйткән. Тик Әбдерәшит Бигиевнең идеясе һаман тормышка аша алмый. Завод директорлары «Бездән киләчәкне сорамыйлар, бүген планнарны үтәсәң—шул җиткән»,—дип кенә җибәрәләр
Баксан. Габдерәшит Мусиевич Бигиев сигезенче дистәне ваклап бара икән инде Ижат һәм үз теорияләреңне гамәлгә ашыру өчен каян шулкадәр көч табарга кирәк...
Профессор мөлаем гына елмая да. әйтеп куя:
Хатынга рәхмәт инде. Ярты гасыр буе Мария мине аңлап яшәде Укытучы дипломын тотып хурланмыйча өйдә генә утырды, сыкранмыйча оч балабызны тәрбияләп үстерде. Мине гаилә мәшәкатьләреннән тулысынча азат итте. Илнең металлургия заводларын аркылыдан-буйга иңләргә мөмкинлек бирде. Чит ил металлургларының эше белән кызыксынып. Швеция. Германия. Чехос- ловакиягә дә барып кайттым Әгәр Мария өйдә шартлар тудырмаса. ун китап та яза алмас идем Аларның күбесе металлургия заводлары технологиясенә кагылышлы Югары уку йортлары студентлары өчен ике дәреслегем бар Аның берсен испан теленә дә тәрҗемә иттеләр.
Бигиевны чит илдә дә беләләр. Менә бер мисал: металлургия буенча Маг- нитогорскида уздырылган күргәзмәгә килгәч. Америка профессоры Роберт Пелке Әбдерәшит аганың өенә сугыла. Тәрҗемәче ярдәмендә алар дүрт сәгать сөйләшеп утыралар. Биг иев шакката: Көнба гыш га яшәүче корыч бет ече аның бөтен хезмәтләре белән таныш икән.
Сезнең журналлар безгә килә бит. дип елмая Пелке Нинди китапларыгыз барын компьютер барысын да хәгерендә тота.
- Без дә русча, немецча, инглизчә чыккан фәнни журналлар белән танышып барабыз Мөһим дип саналганнарын тәржемә иттереп тә алабыз Игътибарга лаеклы мәгълүматларны карточкага теркәп куябыз Тик безгә компьютер булышмый. Каләм исән булсын!
Икесе дә көлешеп алалар. Аннары кунак тагын сорап куя:
— Сезнең кадрлар чит ил заводларында да яхшы эшлиләр. Теоретик, практик яктан әзерлсклеләр. Ничек укытасыз сез аларны?
— Китап буенча. Бигиев шүрлегенә үрелә дә. «Туктаусыз корыч кою процессы». «Корыч металлургиясе» дигән дәреслекләрен алып күрсәтә
— Болармы бүләк итә алмыйсызмы?
Рәхим итегез! Автограф язып бирәм...
Япониядәге бер профессордан да хат килгән икән. Ул: «Әгәр сез каршы килмәсәгез. Магнитогорскта тәҗрибә уртаклашырга барыр идем», дигән. Бигиев ризалыгын белдереп шундук җавап җибәргән Килсен' Үзара аралашу кешене ярлыландырмый, киресенчә, рухын гына баета бит ул
Җитмеш яшен тутырса да. Әбдсрәшит ага Бигиев һаман эзләнә, дөньяны колачларга теләп, егетләр кебек янып-көеп йөри Анын жиде дистәдән узган гомере турында уйлыйм да. картлык, ял хакында сорау бирәм
Яшәгән саен фән диңгезендә тирәнрәк йөзәсең икән аны. ди ул — Күз тимәсен, саулыктан да зарлана алмыйм әлегә. Рәхәтләнеп бакчада җир казыйм Иөгсрәм. Кышын чаңгыда, тимераякта шуам Сиксәнгә җитсәмме'’ Тулсын әле сигез дистә, ни эшләргә икәнен шунда карарбыз!.
0
«Капшал» тышлыгына төпләнгән Корьән
Ялга чыгуга, ул гаиләсе белән Сочига китеп барды. Эш мәшәкатьләреннән бераз онытылып торырга теләп, бу голы сызым-кәгазьләрен дә үзе белән алмады. Кесәсенә бары тик адреслар язылган блокнотын гына салды. Чөнки Мәскәүдә яшәүче Вениамин дигән егеткә хат язасы бар идс Ни өчен дигәндә, унҗиде яшьлек бу егет, поезд көпчәге астында калып, ике аягын тиң өздергән дә. бәхетссзлсген җиңеләйтергә теләп, эчүгә сабышкан. Хәзер ул көн саен кибет ишеге янына барып, фуражкасын җиргә куеп утыра да бер яртылык акча жыя икән Ә аннары инде онытылып йөрәк яраларын дәвалый. Менә сиңа яшь егетнең яшәү рәвеше!
Бу турыда Ильяс Знннуровка «Советская Россия» газетасы хәбәрчесе борчылып сөйләгән иде.
Ильяс Юнысович. сез Веня белән охшаш язмышка тап булган кешеләр бит. Әллә хат язып карыйсызмы үзенә? Бәлкем, файдасы тияр. ә.
Яхшы
Диңгез буенда ял хозурына чумган көннәрдә дә ул биргән вәгъдәсен онытмады. Вакыт күплектән файдаланып. Вениаминга унике бит зек хат язып җибәрде. Китап сүзләрен күчермәде, билгеле Үзенең тормыш юлы турында язды Тормышка карата үз фәлсәфәсен белдерде Аныңча, кеше гомеренең кояшы баеганчы яктылы-караңг ылы мизгелләр адым саен очрап, чиратлашып тора Якты дөньяда рәхәт тә. михнәт тә җитәрлек Әгәр инде үзендә кыенлыкларны җиңәрлек коч туплый аласың икән, тигезлекне юг алтмыйсың икән, син кодрәт • лс вә бәхетле шәхес дигән сүз.
Гомер йомгагын сүтеп карасаң, ниләр генә баштан кичмәгән. Ильяс әле бишектә чакта үк ул туган йорт өстендә инде болытлар куерган Колхозга кермәгәне өчен, әтисе Юныс абзыйны авылда кулакка санап, сөргенгә җибәрергә теләүчеләр табыла Әмма куштаннар кара ниятләрен тормышка ашырып, хөсет ле ләззәт алырга өлгермиләр Горур табигатьле Юныс абзый карашы төндә чанага пар агын жию дә. хатыны Галияне, балалары Йосыф, Локман. Зөләйха Мохгар һәм lopiam г төрелгән нәни Ильясны хгыртып ерак голга кузгала Барнаулга казәр tuv rail баралар. Аннан соң Караганда Магнитогорск тимер ю г төзелешенә киләләр У ICI.II. сусыз казармада яшиләр. Җитмәсә, монда мәктәп тә юк икән Башлангыч классны бетергән Сәрвәр исемле бер казах «мөгаллиме»
белән балаларны укыту буенча килешү төзелә. Хәреф танырга өйрәнәләр. Карандаш белән яза башлыйлар. Ә инде эш. мәсьәләләр чишү! ә килеп җиткәч, көймәләре комга терәлә. Шуннан Сәрвәр тимер юлның мәгариф бүлегенә барып чын укытучы җибәрүне сорый.
Картада шәһәрендәге интерна!-мәкгәптә җиденчене бетер!әч. Ильяс Маг-нитогорск каласындагы индустриаль техникумга укырга керә Нинди группага эләгә диген әле?! Сталин премиясе лауреаты Володя Захаров белән бергә укый. Ул елларда исә Володяны бәген шәһәр белә Чөнки Татарстан уңганы Мөхәммәт Зиннуров (Апае районының. Кор.маш авылыннан). Иван Семенов белән бергә эшләгән шушы егет илнең атаклы корыч коючылар «өчлегенә» керә. Аларның хезмәт уңышлары хәтта язучы Александр Фадеевны да битараф калдырмый. Ул металлурглар турында әсәр язу өчен Магниткага килә. Володяларда фатирда тора Аның белән бергә трамвайга угырып заводка йөри Фадеев корыч-чуен коючыларның хезмәтләрен бөтен нечкәлекләре белән өйрәнә, технология, ярыш, төрле вакыйгалар турында мәгълүматлар җыеп, берничә калын дәфтәр язып тутыра Володяның техникумга укырга керүенә дә Фадеевның катнашы бар.
Техникумны тәмамлагач. Ильясны Чиләбе металлург ия комбинатына җибә-рәләр Егеткә 18 яшь тулган чак. Төс-биг чибәр. Буй — шәп. Көче ташып тора. Җиң сызганып, беренче мартен цехында корыч коючы ярдәмчесе вазифасын башкара Берничә айдан соң аны мастер и геп куялар.
Ә бер көнне... Сыек хәлгә китерелгән корычны агыза торган улакны урнаш-тырган чакта бәлагә дучар була. Терәк ычкынып китә, егет алгы метрлы биеклектән егылып төшә. Өстенә берничә тонна авырлыктагы тимер убылып төшә.
Белгечләр хисаплавынча, бер миллион тонна металл эшкәрткән вакытта, уртача, бер кешенең гомере өзелә икән. Ягъни бер елга 150 ләп металлург теге дөньяга китә. Яна. пешә, кысыла, җәрәхәт ала Очраклылыкмы бу? Әллә инде законлаштырылган бәла-казамы9
Менә унсигез яшьлек Ильяс та 1958 елның 15 январь төнендә тимер йөге астында кала. Цехтагылар арлы-бирле йөгерешәләр Кран чакырталар. «Ашыгыч ярдәм күрсәтү» машинасын көтеп изаланалар. Ильяс үз аңында, ул инде өметен өзгән:
Тимер тузаны канга эләгәчәк... агуланудан котылу юк.. Бәхил бул. әнкәй!
Әмма яшь йөрәкнең туктарга уенда да юк. сәгать кебек эшли. Ләкин Ильясның гарип булып яшисе килми Шифаханәдә ул табипка ялвара:
Зинһар әчеп берәр төрле агу бирегез мина'
Классик көрәш белән шөгыльләнүче баһадир егетне нишләтте язмыш, ниш-ләтте9! Ике аяксыз килеш ничек яшәмәк кирәк!
Егетне бер бүлмәле яна фатирның ак җәймәле караватына алып кайтып салалар. Шулай итеп, газиз әнисе Гатия апа тәрбиясендә аяксыз тормыш башлана Газета кыштырдатып, радио зыңлап үтә Ильясның кадерле көннәре Яңалыклар белән юанын, ул үзенең бүкән хәлендә калуын уйламаска тырыша. Ә бер көнне эфирда яңгыраган «Соңгы хәбәрләр- Ильясның сүнеп барган өметенә якты нур өсти Мәскәүдә протез ясый торган фәнни-тикшеренү институты бар икән лабаса! Нигә әле шунда барып ясалма аяклар куйдырып кайтмаска9 Очучы Маресьев шул хәлендә әнә самолет белән күккә дә күтәрелгән ич. Ул бу фикерен хәл белешергә килгән завод җитәкчеләренә дә җиткерә. Алар кичекмәстән башкалага хат язып җибәрәләр. Комсомол өлкә комитеты да институтка шундый ук үтенеч белән чыга. Озакламый Мәскәүдәи ике үтенечкә дә уңай җавап килә. Шуннан соң металлургия комбинатының партия оешмасы секретаре Виктор Афонин. Ильясны кулына күтәреп, траптан самолет салонына менгерә. Юл уңаенда Казанда бер тукталыш ясап. Мәскәүгә очалар
- Без Чиләбедән ике Зиннуровны көткән идек, дип шаяртып каршы ала мәскәүлеләр Ике хатта да бер үк егет турында сүз барамыни?
Әйе. дип җавап кайтара озатучы, әгәр егетне аяклы итеп чыгарсагыз, без бик рәхмәтле булыр идек.
Сау егет булып кайтуы үзенә бәйле, диләр габиплар Югыйсә, бездә еллар буе кыл да кыймылдатмыйча ятучылар да бар. Урын-җир чиста, бүлмә җылы, гамак тук. кием-салымны юьгп торалар Менә шушы рәхәтлек кайберәү ләрне ялкаулыкка өйрәтә. Протезларын кочаклап, түшәмгә төкереп ята бирәләр.
Яр!ы ел эчендә әллә нинди кыенлыкларны җиңеп, сынар 1 аякка таянып. Ильяс Чиләбе!ә кайтып төшә. Баштарак күрше-тирәләрнең кызганулы карашларын күңеленә бик авыр кабул итә Көндез урамга чыкмас була Төннәрен генә
саф һава сулап ксргәли. Әкренләп күнегә башлый, үзенә төбәлгән күз карашларына игътибар итмәскә өйрәнә.
Ильяс, кул белән идарә итүгә көйләнгән «Москвичмын кабызып, политехника институтына еш бара башлый. Металлургия факультетына имтиханнар тапшырып. кичке бүлектә укырга керешә Бер үк вакытта эшкә дә урнаша Комбинатлык проект бүлегендә сызымчы вазифасын башкара. Дөресен генә әйткәндә. заводта дөнья җимертеп эшләгәндә, ул кәгазь сызгалап-бозгалап утыручыларга көлемсерәп кенә карый, юкны бушка уздыручылар дип саный иде Баксаң, бөтен казанышлар баш миендәге уйны карандаш белән кәгазьгә төшерүдән башлана икән ләбаса!
Егерме ел буе аз гына хезмәт хакына эшли. Бу хакны ана өендә генә утырса да түләячәкләр югыйсә. Әмма хикмәт акчадамыни’ Ин мөһиме аңа кешеләр белән аралашырга кирәк Вакытка да үзе хуҗа: яшь конструктор фәкать үзен кызыксындырган эшләргә генә алына Чын иҗат белән шөгыльләнә башлый Ахыр чиктә корыч эретә торган мичләр ясау, аларны камилләштерү белән мавыга Союздагы барлык металлургия комбинатларын әйләнеп чыта Ике атна Болгариядә эшләп кайта Ильяс Зиннуров үз өлкәсендә 130 лап ачыш ясый Биш фәнни китап бастырып чыгара. Аның җитәкчелегендә илле басма табаклы мич ләр ат ласы затлы китап дөнья күрә.
Мәскәүдә диссертация яклап, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсе алган Ильяс Юныс улы Мәскәүнең металлургия институты профессоры Леонид Евгеньевич Никольский белән бергә. «Электр ярдәмендә корыч эретә торган мичләрне проектлау һәм җиһазлау» дигән дәреслек язарга керешә. Ул хезмәт металлургия буенча югары уку йортларында укучыларга адреслана
Бүгенге көндә Ильяс Юныс улы Зиннуров металлургия фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр Ул хәзер үзенең кәгазь бигенә төшерелгән идеяләрен гамәлгә кертү белән мәшгуль. Ә бу эш көйле генә бармый. Уйлап табучы конструктор адым саен каршылыкка очрап тора
Мөскәү Кремлендә металлургия министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре каршында Ильяс Зиггнуров. тирләп-пешеп. үзе уйлап чыгарган яна мич проектының өстенлекләрен исбатлый. Анын өстенлекләре шунда: экологии яктан зыян китерми, продукциянең сыйфаты яхшырак була, мичне карап тору өчен эшче куллар да күп кирәкми
Шулай итеп, әкренләп эш кузгала. Чиләбегә төрле заводларның инженерларын чакыртып алалар, гыйлемле белгечләрдән вакытлы иҗат коллективы оегит ыралар
һәрчак яңалыкка омтылган Нососибирск металлурглары Чтәбедә яңа гөр җиһазлы мич монтажланганны белгәч, тыз-быз килә башлыйлар Ике арада иҗади хезмәттәшлек урнаша
Кытай белән дә элемтәләр җайланып килә. Алар Зиннуровнын даими токта ■эшләүче мичләрен хуп күрәләр. Институттан ярдәм сорыйлар Монысы инде дөнья базарына беренче алым
Ильяс .әфәнденең өендә булганда анын фәнгә кагылышлы бай картотекасын кызыгып карыйлардыр. Анда бөтендөнья металлургия институтларының конст-рукторлык бюроларының ни белән шөгыльләнгәннәре теркәлгән Галим күңелендә чи г и г белгечләре белән ярышырлык җиһазлар эшләү теләге туу бик табигый, чөнки ул бай мәгълүматлы заман белән бергә атлый
Ильяс әфәнденең китапханәсе дә бик күркәм Киштәләрдәге энциклопедияләрнең. фәнни монографияләрнең, матур әдәбият әсәрләренең исәбенә чыгарлык түгел.
Балачакта китапка сусап үстек бит. ли Ильяс әфәнде. Өйдә нибары Кар I Марксның «Капитал» тышлыгына төпләнгән бер Коръән бар иде
Ул Металлург лар районының китап сөючеләр жәмг ыягенә җитәкчелек итәр- гө до өлгерә Бу өлкәдә дә күпләр хуп күрерлек яңалыклар уйлап таба. Ул Россия «Китап» җәмгыятенең идарә әг ьзасы игеп сайланган, рухын баетырлык шогы н. габи ала икән, димәк, ут бәхетле! Ильяс әфәнденең гаилә бәхете дә түгәрәк Хатыны Ф пора ханым белән чөкердәшеп гомер итәләр, өч кыт үстерәләр
Сочидан Ильяс әфәнде Мәскәүгә. ихтыяр көчен җуеп, өметсезлеккә бирелгән Вениаминга озын хаг язды Үз мисалында, кырыс гормыш вакыйгаларын ун- гамоле белән сипләп, мәг ыгәле игеп язды Күрешеп, гапләшеп утырырга ш ризалыгын белдерде. Әмма хаг-җавап алмады Урман эчләреңдә урман дигән кебек, кеше күне те дә катлаулы шул Хәер легә юрыйк