БЕЗНЕҢ АВЫЛ МӘЗӘКЛӘРЕ
Безнең авылда кушаматсыз кеше сирәк булгандыр. Кешегә кушамат тора салып кына бирелмәгән. Ул кешенен холкын, йөзен, гамәлен, сөйләшү манерын һ.б. чагылдыра. Кеше ннн тн дә булса гадәткә сыймаган яп кылдымы—шуңа тәңгәл кушаматны авыл халкы ана ябыпнырып га куя. һәм юмерлеккә.
Мәсәлән, Муллахмәг абзыйга. үсмер чагында малайлар белән тәпә-ләшкәндә башы белән сөзешкәне өчен, «Кагыбаш» кушаматын биргәннәр. «Таз» Заһнтнын чәченнән кавык коелып торган. «Ака» Хәбибулла күзләрен тасырайтып, кеше малына кызыгучан булган. Сакал-мыексыз Әх- мәгжан — «Әби», кыска буйлы, чүрәкәй Салих — «Кузак», сажинлы аг- лап, сүлпән генә, вәкарьләнеп йөргән когүче Шәех — «Хозер», үгкер гелле Шакир — «Әрем», артык симез гәүдәле Фатыйх — «Бояр», шадра I ариф «Суер» дигән кушаматларга лаек булганнар. Югары очтагы Нурхәмәт Салихны, кирле-морлы сөйләнгәне өчен. «Кнре Салих» диләр иде. Яз җитеп, тауда чирәм ачылгач ул: «Китте таулар малларга» дип шатланган, коймага басып аулак өйдәге кызларны күзәткән малай-шалайны «Кем өстенә койма менгән?» дип куркыта торг ан булг ан. Безне, Фәсхетдин бабай исеменнән чыгын, «Пәси-песи» тип йөрттеләр.
Күп кенә кушаматларның нилектән бирелгәнен төгәл белү гә кыен. Мәсәлән.белмим. нигә гүбәноч Ышгка «Козгын». Җаббар Әхмәтҗанына «Мороз», Гагага «Куян», аръяк Галимгә «Сандугач», Зәйнуллага «Бүре» кушканнардыр.
Ә менә кайбер кушаматлар кызыклы хәлләр белән бәйле.
Ак тәпи
у кушаматка укытучы Габделхак ия булды. Ул Сәйфелмөлек кызы Наиләгә бер-ике ел гыйшык тотып йөрде. Кышын, язын ничек булгандыр, ә җәен-көзен һәр кичтә ул түбән очтан югары очка сәяхәт кыла Әлбәттә, караңгы төшкәч, кеше-кара күрмәсен дип. Әмма аякларында теш порошогы белән агарткан брезент ботинкалар Моңа ул әһәмият бирмәгән
Имакай чокырындагы кечкенә өйлә яшәүче Сарыйм карчыгы (банткача исемен әйт миләр иде) караңгыда ялтырап торган ак тәпиләр хәрәкәтен даими күзәтеп тора икән Кызыксына торгач, иренмичә, ул тәпи-
Б
Б
ләрнен кайсы капка янында тукталганын, күпме вакыт торганын да ачыклый.
Тәпиләр ке.мнеке? Карчык бик озак шуны белә алмыйча иза чигә. Ниһаять, көн саен, авыл буйлап каранып йөри торгач, мәктәп янында кешеләр белән сөйләшеп торган Габделхак аягында ак ботинкалар күрә.
Бәрәкәт.— ди ул шаркылдап көлеп. Габделхак энем, караңгы төшкәч югары очка менеп-төшеп йөрүче син икәнсең ләбаса! Нигә шулай озак интегәсең? Бер барганда Наиләне алып ук кайт инде.
Тиздән Габделхак шулай эшләде дә. Бик шәп туй уздырып гаилә кордылар. Тик шуннан соң мөгаллимне халык арасында «Ак тәпи Габделхак» дип, ә мәктәп балалары «Ак тәпи абый» дип йөртә башладылар.
Тавык Габделхак
ибәр, акыллы, әдәпле һәм эшчән егет иде Тәхәү Габделхагы. Матур җырлый иде. Ватан сугышына кадәр берничә ел бригадир булып эшләде. Әмма, бер дә кимчелексез кеше булмаган кебек, аның да кушамат тагарлык ягы табылган. Сөйләгәндә дә. кешене тыңлаганда да «так, так», дип тору гадәте бар иде.
Бервакыт ул Әюпләр капкасын ачып керә.
— Сәкинә абыстай. Әюп абзый өйдәме?
Юк шул. энем.—ди Әюп хатыны. Габделхак уйга калып бер урында таптанып тора.
Так, так. Алай икән. Так, так. Кая китте соң?
Урманга, каен себеркесенә дип киткән иде.
Так. так. Ярый алайса. Кайткач идарәгә сугылсын әле. Так. так Карале, энем Габделхак, нигә гел тавык кебек такылдыйсың? дип сорый исе киткән хатын.
Шулай ычкына инде, җиңги. Минем кушаматым да Тавык бит.— ди Габделхак, кыткылдап көлеп. Так, так...
Пики шестак
ожар сарае янында Шиап. Котлый. Зәкиҗан һәм Мингали азартланып кәрт уйныйлар. Дуракка. Кайсы чирәмгә кырын яткан, кайсы бүрәнәгә утырган. Ә без, берничә агай һәм малай- шалай. уенны күзәтәбез.
Уен тәмам кызып, кульминациягә җиткән. Шиап бер генә кәрт тотып авызын ерып утыра. Аның кулдашы Котлый инде көртләрен салып бетергән, гасабиланып һәм шул ук вакытта, иптәшенең кәпрәйгән кыяфәтенә карап, отуларына ышанып утыра Мингали кулдашы Зәкиҗан 111 папка каршы нинди кәрт белән чыгарга белмичә аптырый. Әллә кузыр вәлитен биреп карыйммы дип торганда, Шиап артында басып торган унике яшьлек Исхак:
- Әй. Шиап абзый. Шиап абзый, кем инде уен ахырында пики шестагы тотып кала?—димәсенме!
Бет гс. кәефе кырылды Шиапның. Аның ерткычтай ярсынып, кыза- рып-бүртенүен күрү хәтәр иде. Ул көртен атып бәрә һәм кинәт борылып. Исхакка җилтерәтеп «ямый».
Малай актыгы, уенны боздың, чукынчык, дип каршыдагы өенә айкала-чайкала кереп китә.
Шыңшып җирдә тәгәрәп яткан Исхактаи көлеп без:
Менә сиңа кирәк булса пики шестагы!—дип үчекләдек.— Шуннан калды «Исхак-пики шестак».
Ч
П
Әмрик Хаҗи
гермедә» узган Хаҗи исемле егет аръякта мунча чаклы гына йортта карт анасы белән очны очка ялган яши иде. Атасы гражданнар сугышында алган яралардан арына алмыйча, озак чирләп түшәктә ятып үлгән. Өлешләренә тигән җирне Я лак Байгурага биреп. Хажи үзе шуның батрагы булып йөри. Барлык байлыгы бер кәҗә.
Хөсникамал абыстай улын өйләнергә кыстап, көн саен колагын ашый: Яшең җиткән инде. улым, башлы-күзле булырга вакыт Килен булгач, кешечә яши башларбыз шәт. Икәүләп эшләп сәрмая җыйсагыз, ат алыр идек, җирне үзебез эшкәртер идек. Ялгыз агач өй булмас, ялгыз егет баемас, диләр бит.
Хаҗиның җавабы һаман бер
Җанымны кыйнама, иной Минем кебек хәерчегә кайсы кыз кияүгә чыксын?
Хаҗи, әлбәттә, өйләнү турында хыяллана, тик матди хәлнең начар булуына кимсенә, шуңа күрә кызлар тирәсендә чуалмый. Ничек тә булса кытлыктан чыгу iурында кайгыртып йөри торгач, ул беркөнне әнисенә әйтә:
Инәй. мин Әмриккә китәм
Бәракалла, ничек китәсең, нинди Әмрик ул?
Хаҗи бармагын идәнгә төзәп күрсәтә
Әнә шунда, җирнең теге ягындагы илгә китәм
Когы чыккан карчык үксеп елый башлый.
Әстәгъфирулла, җир аегында нинди ил булсын? Җәһәннәм тишегенә төшеп югалмак буласыңмы.’
Җәһәннәм түгел, бик бай диләр ул илне, бер-ике ел эшләп, мал җыеп кайтам. Тик беркемгә әйтми тор
Анасы күпме генә ялынып-ялварып карамасын. Хаҗи үзенекен итә, өйдән чыгып китеп хәбәрсез югала. Мескен Хөсникамал абыстай бер ялгызы кәҗә сөте белән тукланып, күршеләр ярдәме белән көн күрә, зарыгып, ачы күз яшьләрен түгеп улын кәгә
Авыл халкы Хаҗи турында сорап интектергәч, ул улының наказын бозарга мәҗбүр була.
Югалды шул, балакаем Әллә нинди җәһәннәм астындагы Әмриккә киткән иде Хаты-хәбәре килми Юллык акчасы да юк иде бит. бәлки барып га җитмәгәндер. Ходаем, үзең сакла, харап кына була күрмәсен инде.
Тирә-күрше карчыкны юатырга тырыша:
Бик ерак лиләр шул Американы, хат озак йөридер. Аргык кайгырма. үзеңне бетермә елап. Кайгыр
Чыннан да ике елдан Хаҗи кайтып төшә Мыек үстереп җибәргән Тик өс-башы искитәрлек түгел, шактый таушалган шакмаклы пальто һәм соры костюм кигән Башында салам эшләпә. Шатлыгыннан нишләргә белмәгән анасына шикәр-чәй белән чәчәкле ак яулык тоттыра Тик нигәдер аларның берсендә дә Америка тамгасы күренми, авыл кибетендәге кебекләр
Билгеле инде, шул арала җыелып өлгергән күрше-күлән ничек йөргәне. нәрсә эшләт эне. күпме акча алып кайтуы турында сораша
И, туганнар, бик авыр булды бару-кайту. ди Хаҗи тыйнак оялып. Анда да гади кетне байый алмый икән. Шактый акча җыйган илем дә. күбесе юлга кит ге.
Ярар, бәбкәм, төкер акчасына, туйлык булса, иншалла. шул җиткән. Әнә артурам Фаррах сеңлесе Миңсылу гел синең турыда сорашып тора ди тор. алып кайт инде үзен. Ходай кулиса, ач булмабыз Кәҗәбез, шөкер, ел саен ике бәрән китереп гора
Е
Дөрес әйткән икән анасы — Миңсылу егетнең тәкъдимен кире какмады.
Бераздан Хаҗиның да сере ачылды. Ул ике ел буена Бөгелмә элева-торында гына йөкче булып эшләп яткан икән. Ләкин барыбер, үзе баемаса да. исеме баеды - «Әмрик Хаҗи»га әйләнде.
Шатун Фатыйма
ушаматны исемнән аера белмәү кешене шактый уңайсыз хәлгә төшерә икән.
Авылны арлы-бирле урап, кагылмаган капка калдырмыйча биләмдә йөргәне, йомыш табып, якын тирәдәге авылларга да тиз генә барып кайткалаганы өчендер күрәсең, иреннән яшьли тол калган чая Фатыймага «Шатун» дигән кушамат биргәннәр. Минем аның башка исемен ишеткәнем булмады, һәрвакыт «Шатун кергән иде». «Шатунны очраттым». «Шатун сорады». «Шатун Керкәлегә киткән», «Шатун Наҗия белән талашкан» һ.б. дип сөйләшәләр иде. Кайчакта мин аңламаган «ирсәк» дигән сүз дә ишетелгәли иде.
Бервакыт ике йомырка тотып, конфет алырга дип кибеткә керсәм, анда шул апа басып тора, ә кибетче күренми.
Хәмит абзый юкмыни. Шатун апа?—дип сораган идем, ул минем колактан эләктереп алды.
Әбәү. Песи малае, син дә мине рисвай итмәк булдыңмыни әле. җүнсез! Шатун түгел мин. мулла кушкан исемем бар. Фатыйма апаң булам. Шуны колагыңа киртеп куй, сантый!
Шул арада складтан килеп чыккан Хәмит абзый шаркылдап көлеп җибәрде. Мин яшь тулы күзләремне әле берсенә, әле икенчесенә текәп, ни әйтергә белмичә катып калдым. Бераздан ишеккә борылган идем, Фатыйма апа беләгемнән тотып туктатты.
— Кара син аны, тиз генә таймакчы була. Йә, сытылма, әнә Хәмит абзаңа йомышыңны әйт. Ә бусы сиңа миннән.— диде дә кесәсеннән ике прәннек чыгарып бирде. Кибеттән конфет алгач, мин оятымнан нишләргә белмичә, башымны иеп. өйгә кайтып әнигә үпкә белдерәм:
— Сез нигә «Шатун» да «Шатун» дип әйтәсез, ул матур апаның исеме Фатыйма икән ләбаса?!
«Әссәламегаләйкем!»
езнең авылда пәһлеван гәүдәле, кап-кара мыегы, өреп тутырган туптай мускуллары белән Карәхмәткә ошаган «Барышник» Закир бар иле. Аның яраткан шөгыле, хәзергечә әйткәндә, хоббисы — ат алмаштыру иде. Ел саен кимендә ике тапкыр — язгы сөрү-чәчүдән соң, аннары урып-җыю эшләре бетү белән, ул атын чаптырып авылдан чыгып китә дә, икенче көнне бик өшәнгән, кабырга сөякләре тырпаеп торган, башын җиргә тидерә язып, йокысырап атлаган атка утырып кайта.
Закирның нәүбәттәге бу хурлыгын күргән урам халкы шаркылдап көлеп кала. Җил капканы ачып ишегалдына кергәч, хәчтерүш атка җирәнеп карап, хатыны төкеренә-төкеренә ирен тирги, балалары шыңшый башлый. Хуҗа кесәсеннән берничә кәгазь акча чыгарып күрсәткәч, бер бәйләм клиндер, конфетлар, такта чәй тоттыргач кына йорттагыларнын күңеле йомшара.
Бер-ике атна чамасы вакыт узганнан соң, ахшам алдыннан Закир яңа атын җигеп урамга чыга. Ат шактый аруланган, йөрешле, башы тезген белән дугага күтәрелеп бәйләгән килеш салмак кына атлап бара. Кибет
К
Б
янына җитәрәк хуҗа, анда җыелган кешеләргә карап һәм дилбегәсен нык тартып. «Әссәламегаләйкем'» дип дәшүе була — менә хикмәт' әле күптән түгел генә җаны чыгарга торган хәйван. бөтен көченә ярсып, тыя алмаслык булып чабып китә.
Бу әкәмәтле тамашаны авыл халкының беренче генә күрүе түгел. Закирның һәр яңа аты белән шундый метаморфоза була Башка авылга кергәндә дә очраган кешегә хуҗасы «Әссәламегаләйкем!» дип сәлам бирә һәм агын дулатып, тамашачыларны сокландырып узып китә. Дөрес, атның гайрәте авылны чыгу белән бетә. «Әссәламегаләйкем»не әйтмә- сәң. ничек тә чаптыра алмыйсың Хәер. Закирга анысы кирәк түгел, тирә якта дан казаныр өчен һәм бер атны икенчегә алыштырганда азмы-күпме табыш алыр өчен аңа урамнарны җилләтеп узу җиткән
Ничек соң начар гына ат тиз арада юртакка әйләнә икән'’ Халык шуңа аптырап баш вата. Ниһаять, серне ат хуҗасының күршесе Нәби ача. «Әссәламегаләйкем, әссәламегаләйкем» дигән көчле тавыш ишеткәч, ул «Кемне шулай каршы ала икән Закир абзый?»—дип ярыктан карый. Күрсә -галәмәт: Закир атын авызлыклап, тезгенен тартып готкан да. шул сүзне кабатлый-кабатлый камчы белән яра Ат. чыдый алмыйча ярсып, үрле-кырлы сикеренә. ә хуҗа һаман кыйный. Юлга чьи ар алдыннан ул атка гел шулай сабак бирә икән Вәт кайда хикмәт.
ул рәвешчә өйрәтелгән аты белән Закир колхозга керде Колхозның беренче рәисе итеп, авылның иң ярлы кешесен, гомере буе ат күрмәгән, җир сөрмәгән-чәчмәгән көтүче Хозыр Шәехне куйдылар. Рәис булып алгач та ул атка бик сирәк утырды, җәяү генә йөрде, хәтта район үзәге Шөгергә дә тәпиләп кенә бара иде Моңа тагын сәбәп - аның сул кулы ничектер кәкрәеп каткан булуда. Уң кулы белән ул чыбыркыны шәп шартлата, тик дилбегә тотарга, ат җит әргә-туарырт а гаҗиз. Ә кучер йөртергә әле өйрәнмәгән, тартынган күрәсең
Беркөнне аны тагын райүзәккә чакыралар. Җәяү генә китәргә җыенганда, аңа бригадир Габделхак ябыша
Син нәрсә. Шәех абзый, тагын җәяүләп кенә бармакчы буласыңмы? Юк инде, колхозыбызны хур итмә, кеше көлдереп йөрмә, аякларыңны да җәллә. Менә мин сиңа магур гына ат җитеп бирәм. курыкма, рәхәтләнеп утырып бар
Бригадир тәкъдимен башкалар да куәтләгәч, рәис артык киреләнеп тормый, тәвәккәлләп. Закир атын җиккән тарантаска утырып юлга чыта Ат чыннан да күндәм икән, әкрен генә юырта, текә Сугышлы тавын да атлап кына төшә Дилбегәне бер кул белән дә тартып тотасы юк Шәехнең кәефе шәп, тарантаска кукраеп кырын яткан килеш авылга керә Бакса, өченче йорт капкасы янында ике ир кеше басып тора, сәлам бирергә кирәк
Әссәламегаләйкем' дип кычкыруы белән, я Хода, бу нинди әкәмәт?! шундый нәзәкатьле сүзне ишеткән ат, кинәт дуамал ыргылып, җанфәрман дулап китә. Бу афәтне көтмәгән ваемсыз Шасх тарантастан мәтәлеп төшә. Аның кулыннан ычкынган дилбегә, көпчәккә уралып, берничә йортны узгач атны туктата
Ярый әле. Шәехкә әллә ни булмаган, янбашы гына бераз авырткан. Гарьлегеннән ул ат янына бармый да. кире борылып. Габделхакны ата-анасы белән сүгә-сүгә Тимәшкә җәяүләп кайтып китә. Ә агын Сугы- шлыдан бер малай кайтарып куя
Икенче көнне Шәех янына Закир керә
Бәлагә очрагансың дип ишеттем, кордаш, ли ул. Кара син аны, колхогта кергәч тә онытмаган икән биргән сабагымны минем алаша Үзеңне дә әйтер идем, хәчтрүш, апа да йөри алмагач, нинди персидәтел инде син?
8. «К У » № 1
Ш
113
Әйе. Хәзер Шәехнең персидәтеллеге ташка үлчим генә булды, йөкне Закир аты хәтле дә тарта алмады. Озак та үтми аны төшерәләр, ул яңадан авыл малын көтәргә керешә.
Ә рәис итеп тагын бер ярлы вә салмышны — Пакрый Шиабын куйганнар иде.
Җанлы багана
әмер белән дуслашу аркасында Шиап абзыйның шактый көлке һәм хәтәр хәлләргә очраган чаклары булды.
Әле колхозга кергәнче була бу. Кышкы үтә салкын көннәрнең берсендә Бөгелмә базарында эшләрен бетереп, «яхшы гына» салып алгач, ул кичкырын туры алашасын җигеп кайтырга чыга. Юл уңае Иске Печмәндәге «шинкарь» да тагын бер «чәкүшкә»не бушатып ала һәм толыбына төренеп чанага яткан килеш, юлын дәвам итә.
Иске Печмән белән Дурасу арасында кышын да туңмый торган елга бар. Гөнаһ шомлыгына, шуның күперен чаптырып узганда чана, берьяк- ка салулап китеп, дүрттән берсе генә калган баганага бәрелә дә, йокымсырап яткан Шиап елгага очып төшә. Суда айкалып лач чыланган һәм айный башлаган юлчыбыз, көч-хәл белән үрмәләп, ярдан өскә күтәрелә һәм күпер чатына килеп басуы була — тәмам юешләнеп беткән озын толыбы бозлы панцирьга әйләнеп ката.
Ә хуҗасының төшеп калуын «күрмәгән» ат инде китеп барган.
Аяк атлау түгел, кыймылдарга да гаҗиз калган Шиап бер урында калтыранып һәм әҗәлен көтеп озакмы басып торгандыр, ниһаять. Иске Печмән ягыннан атын чаптырып Дурасу урысы Степан күпергә килеп керә. Аның да чанасы салулап башта теге бердәнбер баганага, аннары тагын «икенчесе»нә сугыла, тик бусы җиңел генә «сынып» елга үзәненә барып төшә.
Моны шәйләгән Степан хәйран кала. «Бу ни хәл,— ди ул.— монда багана күптәннән юк иде ләбаса!» Атын кире борып аска караса — ниндидер карачкы ыңгырашып ята. Куркып-шикләнеп булса да, Степан ярдан төшеп, бозланып каткан кешене сөйрәп чыгара һәм аның Шиап икәнен таный.
Туры алаша авылга кай тып капка төбендә кешнәп җибәргәч. Хәтимә абыстай ирен каршы алырга чыкса чана буш. Хуҗа да юк. бер әйбер дә юк. Шиапны биш көн эзлиләр. Бөгелмәдән, тирә як авыллардан сорашып инде тәмам өмет өзгәндә, мич башында җылытып, мунча кертеп, көмешкә белән дәвалап яткырган шабрасын Степан өенә кайтара.
Шатлыгы белән бергә ачуы чиктән ашкан хатынының:
— Кайларда югалып йөрдең, кабахәт җан?—дигән соравына ул:
— Менә Степанда кунак булдым.— дип җавап бирә
— И. оятсыз бәндә. Без монда күз яше түгеп, үлек гәүдәңне генә булса да тапмабызмы дип эзләнәбез, ә ул. исерек тәре, күршедә генә качып яткан икән.
— Йә. күп чәпченмә, карчык. Бар әле. тиз генә бер ярты алып кайт. Дусны сыйларга кирәк.
Нишләсен, Хәтимә абыстай кибеткә йөгерә.
Корбан даруы
орбан абзыйны авыл халкы «ат докторы» дип зурлап йөртә иде. Берәр атның җилкәсе яки сырты камыт-ыңгырчак тиеп яраландымы. аж ы сындымы, эче киттеме Корбан ниндидер сыеклык сөртеп яки эчертеп төзәтә. Башка мал-туар чирләсә яки яраланса да ул
Х
К
Ярдәмгә килә. Үзебезнең Тимәштә генә түгел, тирә-күрше авылларда да аны яхшы беләләр, һәм «ат докторы» дип кенә түгел икән әле
Бервакьи капка төбендә сөйләшеп утырганда ана сорау бирәләр
Карале. Корбангали, син Иске Печмән урысын үлемнән алып кал-гансың. дип сөйлиләр. Ничек булды ул. ә?
Корбан рәхәтләнеп хихылдый. Ул кыстатып тормый, үзе кылган әкәмәтләр гурында сөйләргә ярата.
Үзем дә аптырап торам әле бу эшкә, җәмәгать. Шулай берчак Бөгелмәдән кайтышлый шул Печмәндәге танышым Николайга керсәм, ни күзем белән күрим, уфылдап, җан бирергә җитешеп карават га ята Тәмам бетеренгән, хатыны үкереп еларга кереште, кырмавык кебек ябышты. Курбан дарагуй. ди өзгәләнеп, пужалысты спасай, ди. сиңа гына ышаныч калды, ди. больнис не помогал, терелтә алмаслык яман чир дип әйт теләр, ди
Мескен Николай үзе шардай күзләрен мина текәп ята. Христосына ялвара диярсең Мин нишли алам? Кеше бит ул. ат гүгел. Шулай да кырт кисеп аның өметен өзәргә ярамый. Мич башына куйган төрле үләннәр төнәтмәсе исемә төште. Бик үтенеп килгәннәргә биргәләгән идем, файдасы булды бугай. Ярар, ни булса булыр, барыбер үләргә тора, хег күңелен юатыйм, дип уйладым. Ладно, дидем марҗасына, приезжай, берәр чарасын күреп карармын, дип кайтып киттем
Гөнаһ шомлыгына, икенче көнне мине Шөгергә ветпунктка чакырдылар. Киткәндә хатынга әйттем: Печмән марҗасы килсә-нитсә. мич өстендәге шешәнең әнә тегесен биреп җибәр, дидем Тәки килгән бит геге. шатланып шешәне алып киткән. Кайткач карасам, йа Ходай, минем пума- лабаш икенче шешәне тоттырган бит марҗага Ә анда ачытырга куйган ат сидеге. Мал-туар яраларын төзәтергә генә ярый. Корбан үзе шул урында кеткелдәп җибәрә, аннан бигрәк, тыңлаучылар шаркылдап көләләр Хәлнең хәтәр буласын сизеп, кайберләре шомлана да. Мин. дип дәвам игә Корбан, кәнишне, бик нык шүрләдем. Хатынга ла каты эләкте Николайны агу эчертеп үтерт өнсең, дип бәйләнүләрен, судка тартуларын көтәм Чөнки аның үлгән булуында шигем юк инде Шулай хафаланып бер ай чамасы йөргәннән соң. чәй эчеп утырганда, тәрәзәдән баксам, капка төбенә җиккән ат килеп туктады. Ә чанада бер хатын белән голын якасын күгәреп кигән бер ир Утырган урынымда катып калдым, зиһенем югалды. Бетте баш. дим. мине аристовайг игәртә милиция китергәннәр.
Менә ишектән марҗа килен керде. Бәрәкалла, ачу-нәфрәгнен эзе дә юк. күзләре матур елтырый, авызын колакларына җиткереп ерган Җәһәт килен өс тема сарылды, битләремне ялый бантлады. Үзе һаман бер сүзне кабатлый «Ой. Курбан, тарагуй» да. «Ой. Курбан дарагуй!» Күзем бусагада басып торган кешегә юш те Бәй. Николай би т! Таный алмаслык булын тазарган, мыек астыннан елмаеп карап тора! Исем-акылым китте, бу MOI җизага хәйран калдым. Сагынып көткән туганым диярсең, шатлыгымнан нишләргә белмичә, кочаклап алдым үзен Ә ул елый-елый. «Спасибо, брат Курбан, спаситель, лутчий доктор», дип пышылдый
Ну. җеп дә икәнсең үзен. Корбан Докторлар кулыннан килмәгәнне эшлән куйгансың бит, малай. Менә сиңа «ат докторы!» Соң теге урыс бүләк-фәлән бирдеме.’
Бирмиме сон? Бер капчык бодай оны. бер тәпән бал. бер сарык түшкәсе, потка якын акмай алып килгән иде. Көмешкәсен әйтеп тә тормыйм инде
Мороз малае
и сәбәптәндер, түбөноч Әхмәтҗан абзыйга «Мороз» кушаматы такканнар. Аның ике улы бар берсе Салихҗан, икенчесе Шә- рифҗ.тн Егерменче елларда Бөгелмә шәһәрендә көзге ярминкә бик шәп у та иде Әхмәтҗан абзый да утлары белән барган. Ун яшендәге 8* 115
Н
Шәрифҗаины ат-арба сакларга калдырган, атасы белән абыйсы ярминкә әйләнергә китәләр. Әлбәттә. Шәрифҗан да түзеп тора алмый, якындагы кибетләргә, прилавкалардагы байлыкка кызыгып карап йөри башлый.
Кирәк бит. малайның бер ачык прилавкада өелгән хуш исле кызыл алмаларга күзе төшә. Хуҗасы күренми. Ул. як-якка каранып ала да. тиз генә бер алма чәлдереп, арбасы янына юнәлә.
Шулвакыт ул «Мороз!» дигән көчле тавыш ишетә. Борылып караса, эшләпә кигән бик зур гәүдәле бер агай «Морозов!» дип кычкырып, җәһәт атлап аңа таба килә. Шәрнфҗанның коты ботына төшә, ул балавыз сыгып йөгерә башлый. Тик теге кеше аны куып җитеп якасыннан эләктерә.
— Нигә елыйсың, малай? Кая чабасың?
Абзый,—ди Шәрифҗан калтыранып, зинһар җибәр, мин бүтән урламам... ы-ы-ы...
Нәрсә урладың?
Менә бер алма. Сатучысы юк иде... ы-ы-ы.
— Ә нигә миннән качасың?
Мороз дип кудың бит.
Мороз9 Шәйтан алгыры, син дә Морозов мыни?
— Ээ. мин Мороз Әхмәтҗан малае.
Агай шаркылдап көлеп җибәрә һәм Шәрифҗаины башыннан сыйпап. юата.
Мин сине кумадым, маңка малай, кирәгең бер тиен, елап йөгергәнгә күрә генә тотып алдым. Ә Морозов — минем дус кешем. Мин аны эзләп кычкырдым. Әнә ул үзе дә.
Каршыга көрәк сакаллы, күпереп торган чәчле кеше килеп баса. Алар, үзара русча сөйләшеп, малайга төртеп күрсәтә-күрсәтә көлешәләр. Татар агай Шәрифҗанга аңлатып та бирә:
Мин аңа. менә тагын бер улың табылды, дидем. Син Сергей Морозов улы булырга ризамы?
— Ю-ук!—ди Шәрифҗан шыңшып. Мин Мороз Әхмәтҗан малае
Агайлар тагын көлешәләр.
Молодец алайса. Тик атаңнан аерылып йөрмә, юкса башка бер Мороз алып китәр үзеңне.
Аннары агайлар Шәрифҗаины алма өеме янына алып киләләр, ике эре алма сатып алып кулына тоттыралар Татар агай базар мәйданын ярып кычкырып җибәрә:
— Мороз Әхмәтҗан!
Миннулла чабаталары
/ЖЖ’ороз» Шәрифҗан мәһабәт таза, чибәр һәм эшчән егет булып KAIYAөйләнгән генә иде— Бөек Ватан сугышы башланды. Ул абыйсы белән фронтка китте. Икесе дә кире кайта алмады. Яшь килен Хәлимә кайнатасы йортында торып калды Бик тә чая, үткер телле, уңган хатын иде. Сугыш елларында бригадир йөген тартты.
Көне-төне эш артыннан чапканга күрә, аның чабаталары бер атнага да түзми, асты тишелеп, чукланып бетә. Чабаталарны Әхмәтҗан абзый үзе үрә һәм. налог, заем кебек түләмнәрне азмы-күпме җиңеләйтер өчен. Печмән базарында сата. Келәтендә аның һәрчак унлап пар чабата эленеп тора.
Беркөнне Хәлимә кайнатасыннан яңа чабата сорый. Тегесе әйтә:
— Әле күптән түгел генә ямап бирдем бит. килен.
— Әй. сөйләп утырасың тагын' Ямавың ике көнгә дә җитмәде. Менә кара үзең, киярлеге калганмы моның?— дип Хәлимә башак иләгенә әйләнгән чабаталарын картның борынына ук төртеп күрсәтә дә идәнгә атып бәрә.
Тук га. турсайма әле,—ди Әхмәтхан абзый Гел генә янаны кияргә мулла кызы түгел лә син Искесез яңа булмас. Чабаталарның кая киткәнен беләсең. Китер, тагын тиз генә рәтләп бирим
Инде. әткәй. мулла кызы булмасам да. бригадир башым белән ун кат ямаган чабата киеп йөрмәм Кешедән оят. дип Хәлимә тыз-быз чыгып китә.
Сәгать тә узмый, ул шыгырдап торган сап-сары яна чабата киеп кайтып керә һәм. масаеп, билен боргалап ишекле-түрле атлап уза, сүзсез генә учак тирәсендә кайнаша башлый Купшы килененең кыланышына хәйран калган карт аның аякларына карап сорый
Кайдан алдың?
Миннулла абзыйдан
- Алай... Күпме түләдең соң?
Тәңкә ярым.
һе. кыйбат алган, комсыз. Мин Печмәнгә барып та бер сумга гына сатам. Йә. күрсәт, ниндирәк икән
Хәлимә чабаталарын салып кайнатасына тоттыра Карт аларны капшап, бәргәләп-суккалап карый да идәнгә ыргыта Миннулла да чабата үреп маташкан була. Бу килбәтсезләр илле тиен дә тормый
Кулларын биленә терәп, серле елмаеп торган килен кайнатасы янына килеп утыра һәм хәйләсен ачып сала:
Ачуланма инде, әткәй Чабаталарны мин келәттән генә алып кердем.
Әхмәтҗан абзый корт чаккандай сискәнеп китә, йөзе бер агара, бер кызара, килененә зәһәр тасыраеп карап ала һәм бераз башын иеп утыргач, Хәлимәнең аркасыннан сыйпап әйтә:
Ай-Һай. җен икәнсең, килен. Рәхмәт, карт тилегә акыл бирдең.
Сыйпый да елый, сыйпый да елый
огман агай кызы Нәҗибә сәеррәк ХОЛЫКЛЫ иде. Карап торырга сылуның сылуы, эшкә уңган, өлгер, һәркемгә ягымлы мөгамәләле. Әмма артык тынгысыз, кыбырсык Кешегә чем-кара күзләрен текәп. беренче тапкыр күргәндәй сынап, озак карап тору гадәте бар Эш белән мәшгуль булган чатында да. тик торганда та авызы ерык була, гел эчтән көйләп-такмаклап. юктан-бардан балаларча кулларын чәбәкләп, кеткелдәп көлүдән туктый алмый Шуңа күрә баштарак чибәрлегенә һәм эшчәнлегенә сокланып, күз салып йөргән авыл егетләре дә соңрак аның кыйланышларын ошатып бетермәделәр, акылга җиңелрәк дип санадылар.
Ә кызның яше инде егермедән узган, кияүгә бирергә вакыт Ата- анасы. авылда кияү табудан өмет өзеп, кайгырып юрган көннәрнең берсендә боларга Бөгелмәдән илле яшьләрдәге танышлары Шәяхмәг. Керкәлегә барышлый хәл белешергә туктый. Ул вак-гөяк белән сәүдә итүче хәлле кеше. Ике ел элек хатыны үлеп, гол калган Бала лары юк Сүз арасында кунак хатынсыз яшәүнең авырлыгы турында да әйтеп куя
Нигә әйләнмисен соң алайса'’
Икенче кат өйләнергә кыенсынып горам шу г Бала-чагалы гол хатын алырга теләмим, ә кыз кеше килмәс
һи. килмиме соң! Карт түгел бит әле син. теләсәң кайсысы кинәнеп барыр.
Ата-анасы кунак белән сөйләшеп утырганда Нөжнбә. эш табып, мөлаем елмаеп, күтләре белән кунакны йотардай булып. берничә тапкыр почмактан түргә йөреп уза. сәкегә җәйгән ашъяулыкка әле бер. әле икенче ризык китереп куя Моны күзәтеп горган Шәяхмәг. әллә шаяртып, әллә чынлап:
Н
— Алай дисез дә бит. үзегез менә бу кызыгызны мина бирер идегезме'7— дип әйтеп ташламасынмы!
Менә сиңа кирәк булса иске авыздан яңа суз. Ата-ана аптырап кала. Ә кыз, кунакка утлы күзләре белән атып, пырхылдап почмакка кереп китә.
Нәҗибәнең кыланышыннан тәкъдимгә каршы тормаячагын төшенеп алган Шәяхмәт инде җитдиләнеп җавап бирә:
Әйе, кызыгыз миңа бик ошады. Бәлки мине кияү итәрсез?
Кара син аны. чынлап сорый түгелме соң? һе, нигә бирмәскә кызны? Күптән белгән ипле кеше, җегәрлеге бар кебек, япа-ялгыз зур йорт биләп яши, азып-тузып йөрми, байлыгы да җитәрлек. Аннан да кулай кияүне каян табарсың? Сорап килүчеләр дә күренми бит әле!
Шул рәвешчә бераз уйланып торгач, ата-ана кызны дәшеп ризалык сорый Кыз исә, шатлыгын кая куярга белмичә, уңай җавап бирә. Ике көннән Шәяхмәт Керкәледән кайтышлый Нәҗибәне атасы-анасы белән бергә Бөгелмәгә алып та китә. Шунда никах укытып туй ясыйлар.
Өч-дүрт ай узганнан соң, ата-анасын сагынган Нәҗибә, бик шәп ат җиккән чанага утырып, туган йортка кайта. Танымаслык булып тазарган, битләре ут кебек янып тора, шәһәрчә купшы киенгән. Үзе бер туктаусыз көлә, тик элеккечә түгел, тыйнаграк, үз бәһасын белебрәк. Кочаклашып күрешеп, кызлары алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланып чәй эчкәндә, сорашу, хәл белешү башлана.
— Нигә ялгызың гына, кызым? Кияү килә алмыймыни?
Ул Чыршылы базарына китте. Сезгә бик күп сәлам әйтергә кушты.
Рәхмәт инде. Хуш, ничек торасыз, канәгатьме?
— Канәгать, әткәй. Бик әйбәт яшибез, җитешмәгән нәрсәбез юк. Аллага шөкер.
— Кияү абижайт итмиме, яратамы үзеңне?
— Шундый ярата, һи-һи-һи. шундый ярата. Күлмәгемне салдырта да. итәгенә утыртып сыйпый да елый, сыйпый да елый, һи-һи-һи.
— Әстәгъфирулла,—ди анасы хәйран калып. Бигрәк ярата икән алайса, рәхмәт төшкере. Яткач та шулай итәме?
— Әйе, әнкәй, шулай ярага, һи-һи-һи.
Эшнең асылын шәйли башлаган Ногман агай башта көрсенеп куя, ә аннары, астыртын гына елмаеп, кызыннан сорый:
— Дус-ишләрегез бармы соң? Кунаклар килгәлиме?
— Күп, әти. дусларыбыз еш килеп йөриләр, ямансылап торырга бирмиләр.
— Яшьләре дә буламы?
Булмаган кая. ди беркатлы Нәҗибә. Шәяхмәт сәфәргә киткәндә. аулак өй ясыйбыз, күңел ачабыз, һи-һи-һи.
«Алар да сине яраталармы?»—дип сорамакчы булса да. Ногман агай уңайсызланып, телен тыеп кала.
Намазны боздырырсың!
әйрулланың Идияттән әҗәткә ун сум акча алуына шәт инде ярты ел булгандыр. Бирми дә бирми генә бит. мөртәт. Урамда очратып сораган саен: «ярар, түләрмен, әз генә көт инде», дип гизрәк сыпырту ягын карый. Идият әллә ничә тапкыр аның өенә дә керә, тик һәрвакы г Хәйрулланың сәке өстендә намазлык җәеп утырган чагына туры килә. Тәрәзәдән Идиятне күрү белән намаз укырга керешә икән, хәйләкәр. «Мәчеттә күренгәне юк үзенең, кара син аны. диндар кеше икән», дип уйлый Идият. Бик озак көтеп утыра ул ишек янындагы эскәмиядә, намазны өзәргә базмыйча әдәп саклап. Аннары түземлеге җитмичә, күңелдән сүгенә-сүгенә кайтып китә.
Х
Бу көнне кергәндә дә Идият бурычлы кешесен намазлык өстендә күрә. Сәлам бирүенә каршы теге күзләрен акайтып кына ала. Бер утырып. бер басып, кулларын йә колакларына күтәреп, йә тезләренә куеп мыгырдана, дога укыган була. Сәҗдәгә киткәндә хәтта кирәгеннән артык озак башын күтәрмичә ята.
Хәйрулла, бетерәсеңме инде намазыңны0 Акча кирәк иде бит
Намаз укучы башын борып тасырая да. тагын турсаеп бер ноктага текәлә Ниһаять. Идият тә пырдымсызлана, озын таягы белән Хәйруллага төрткәләп, бер сүзне кабатлый.
Йә. бсгср инде. Сине көтеп торырга вакытым юк Намаз вакыты да түгел ләбаса, ни өйлә, ни ахшам. Кыланып утырма, акчаңны түлә, дип теңкәсенә тия.
Гәкаты корыган Хәйрулла, намазлыкка утырган килеш, кыбырсы- нып куя һәм җикеренеп кычкырырга мәҗбүр була:
Чукынма. Идият, майттыпыр. намазны боздырасын!
Кунакчыллар
йе. Идият кунакчыл кеше иде. Шуңа күрә дә якын күреп, ашка- чәйгә чакыручылар күп була. Күршесе тимерче Ишми дә. дәшә бер мәлне. Тик сые бигрәк сыек була яргылаш бушаган «чәкүшкә» дә. кара ипи белән яшел суган. Кайнар бәрәңге дә куймаган.
Нилектән бик коры тотты әле бу Ишми? Хәле юк дисен. алачыкта азмы-күпме акча эшләп тора. Хатыны саран күрәсең, күзгә дә чалынмады, дип үз-үзенә уйлана Идият һәм моннан ары керен мәшәкатьләмәскә карар бирә
Озак та узмый. Идиятләрдә тагын әйбәт кенә сыйланып саубуллашканда Ишми, ничектер уңайсызланып, йөзгә карамыйча тына әйтә
Безгә дә керт әлә, күрше
Рәхмәг. Ишмөхәммәт, ди Идият Мин сиңа бер гыйбрәтле мәзәк әйтим әле, авырта алма. Сарбай белән Акбай дуслашып, көн саен күрешеп яшиләр, ди Чабышып-уйнап аргач, аерылышканда Акбай Сарбайга әйтә икән «Иртәгә безгә кунакка кил. Хуҗам басуга тирес чыгара, артыннан ияреп йөрербез...»
«Мин дә китам!»
акиржан мулланың бер гадәте халыкны туйдырып бетерде. Мәчеттә намаз уку тәмамлану була—ул, мескенләнеп, үз язмышыннан сукранырга керешә. Сәбәбе дә бар. әлбәттә. Тормыш хәле бик шәптән түгел, имам дәрәҗәсенә тәңгәл килми. Безнең авылга аны әллә кайдан кигереп куйдылар Яңа тына Бохара мәдрәсәсен тәмамлап указ алган, диделәр. Яше утыз биш-кырык тирәсендә, хатыны, икс баласы бар
Халык аңа йорт салырга, ат сатып алырга ярдәм итте, авыл советы күнмедер җир бүлеп бирде. Янәсе, әйдә, мөхтәрәм хәзрәт, мәчеткә кереп көненә бер кичке намаз, атнага бер җомга таете уздырып кына, хәер- садаката өметләнеп кенә яшәмә, иген итен, мал асрап көнеңне күр. балаларыңны туйдыр. Син әле яшь. җекле кеше, остабикәңне дә крестьян эшенә җик мәхәллә халкы шулай уйлады
Нишләмәк кирәк, муллага башка чара калмаган иде Сүз дә юк. җиңел түгел атта һәм гарьлек тә Мулла башың белән, гади мужикка ошап, таштан юрый чабата ки дә. кичкә кадәр сабан сөр. чәч. чүп ута. печән чап. урак ур. көлтә бәйлә, ындырга ташып чабагач болтатын
Ә
Ш
суктыр, имеш! Тавык чүпләп бетермәслек икән бу крөстиан эше. Кеше яллап эшләтер идең — ашатырга, түләргә кирәк. Өстәвенә Совет власте ялчы тотучыга кырын күз белән карый. Ничек зарланмассың мондый язмышка?!
Бу җомгада да. дога кылып, таралышырга дигәндә, мулла мәчет картларыннан беразга кузгалмый торуларын үтенә, һәм. төрле аятьләрне кабатлый-кабатлый гомуми вәгазь сөйләп алгач, шаккатырлык белдерү ясый:
Мин авылыгыздан китәргә карар кылдым, җәмәгать. Үзегезгә мәгълүм, имам-хәзрәтләр — Аллаһтәгаләнең җирдәге ышанычлы вәкилләре. Мөхәммәт пәйгамбәрнең варислары. Аларга иң изге вазифа-ислам динебез сагында тору, аның барча кануннарын вә йолаларын гамәлгә ашыру вазифасы йөкләнгән. Мөхәммәт Галиәссәлам мулланы хөрмәт итәргә, дини эшләрен бүлдермәскә, дөньяви мәшәкатьләрдән бушатырга, иминлеге турында кайгыртып торырга, бөтен кирәк-ярагын тәэмин итәргә кушкан. Иллә-мәгәр үкенеп, күңелем әрнеп әйтергә мәҗбүрмен. җәмәгать, нигәдер сез пәйгамбәребезнең васыятен онытасыз. Олуг хәзрәт Габдрәхим Утыз-Имәни дә авылыгызда ярлы тормыш кичергән. Ә мине күрегез инде — хәерченең хәерчесе, валлаһи. Башка авыл хәзрәтләре затлы киенеп, чабыш атларга утырып йөриләр. Йортлары дисәң—хан сараемыни! Тамак туйдыру кайгысын белмиләр. Ә минем адәм рәтле чапаным, туным да юк. атымны җигеп чыгарга оят. Мулланың урыны — мәчет, җәмәгать. Ә мин басуда газап чигәм. Гыйбадәт кылырга, дин гыйльме эстәргә ара калмый, хәтта биш вакыт намаз укырга өлгерә алмыйм. Җиремне сөрергә, чәчәргә, урырга булышмыйсыз, ягарга утын китермисез, садаканы да тиенләп кенә бирәсез, юк. җәмәгать, болай яши алмыйм, күп түздем инде. Китәм!
Мәчет халкы башларын аска иеп. тирән уйга калып, ни әйтергә белмичә тыңлый мулланың озын монологын. Чыннан да. ни диярсең9 Китмә инде зинһар, хәзрәт, бөтен гозыреңне үтәрбез, хуҗалык эшләреңнең барысын да үзебез башкарырбыз, сәдаканы да мулрак бирербез, дияр идең — болай да авыр йөк өстенә тагын авыр йөк тартасы, аның өчен эшләп җилкә чертәсе, үз балаларыңның авызыннан өзеп, әзергә-бәзерне көтеп ятучыларны туйдырып торасы килми. Хәер, бирмибез түгел бит инде акчасын да. сарык тиреләрен дә, җеназа кием-салымнарын да бирәбез, өйдән-өйгә сыйлап йөртәбез. Шул җитми микәнни? Ярый, китә бир. дүрт ягың кыйбла дисәң — тагын яхшы түгел, мулласыз яшәү килешми. Совет власте да муллаларны кысмый, мәчетләргә тими бит әлегә. .
Шундый уйга чумып, озак кына тынлык саклап, аптырашып утырганда. арткы рәттән:
Җәмәгать, мин дә китәм! дигән тавыш яңгырый. Борылып карасалар вәт әкәмәт!—«зимагур» Самат басып тора. Өстендә чиккән якалы зәңгәр күлмәк, билендә чуклы тасма, аякларында хром итек, башына кузыйрыгын артка әйләндереп картуз кигән. Каян килеп чыккан соң әле бу? Авылда тормый. Донбасста шахтер булып эшли, елына бер тапкыр кайтып, тәрәзәләренә каккан такталарны куптарып өенә керә дә. бер атна авылны, урман-кырларны урап йөргәннән соң тагын китеп югала.
Бәрәкәт, кайчан кайттың әле син?—дип сорыйлар аңардан, көлешеп.
Төнлә кайтып төштем. Менә бергә җыелган урында үзегез белән күрешим, дип кергән идем.
— Әле кайтып өлгергәнең юк. китәсеңдәме?
Китәм. җәмәгать, иртәгә үк китәм. Стансага барып каршы алмадыгыз. Кайтсам, ни күрим: ихатам җимерек, ишегалдын кычыткан баскан, йорт түбәсендә салам чергән, яңгыр үткәрә. Тәрәзә пыялалары ватылып беткән. Үпкәм зур сезгә, авылдашлар, оныткансыз пролетарыгызны. шул йортымны да карамагансыз. Китәм дигәч китәм. гаепләмәгез.
Саматын кырыс һәм житди тонда «чыгышын» мәхәллә халкы, хәйран калып, нишләргә белмичә катып утырган мулла каршында шаркылдап көлүдән көчкә тыелып, тыңлый һәм чын мәгънәсен, кемгә ишарә ителгәнен яхшы аңлый. Кешеләрнең мәчеттән шулай бер-берсенә төрте- шә-төртешә рәхәтләнеп көлешеп чыгуы гадәттән тыш гаҗәп күренеш иде.
Шуннан ары Шакирҗан мулла авызыннан сукрану сүзләре ишетелмәде.
АЯКЛЫ келәт
орыннарына ис кереп, башлары әйләнә башлаган малай-шалайларның күңелен борчып интектергән нәрсә Хисмәт келәте иде. Кичке уеннан соң һәрвакыт дүрт-биш кыз-кыркын шунда кереп бикләнә. Хәзерге су сату ларегы чаклы гына келәткә ничек сыетканнардыр. Алла гына белә. Үзләре тиз генә йокламыйлар, жырлыйлар, чыр- чыр көлешәләр, әкият сөйләп укмашып яталар. Ә «егстләр»не кертмиләр, шуңа боларның эчләре поша, ачулары кабара
Бу усаллардан ничек үч алырга, дип уйлап-кинәшеп йөри торгач, үсмер буйдаклар бик шәп чара (абалар Кызларның гәмле йокыга чумуларын көтеп торалар да келәтне ике як астына таза киртәләр тыгып күтәрәләр һәм ындыр артына чыгарып куялар.
Тан аткач Хисмәт сенлесе Миңсылу ишекне ачын чыкса берни аңламыйча катып кала һәм тетрәнеп тавыш сала:
Кызлар, хур булдык Я1рәк (орыгыз, келәтебез аякланган'
Бәрелә-сугыла, күзләрен ертып ишектән чыккан кыз-кыркын бу мог-җизаны күреп чинаша-чинаша, кеше-кара күрмәсен дип. җән-фәрман өйләренә элдертәләр.
Келәтнең юкка чыгуына аптырап калган Хисмәт. Миңсылуның йөгереп кайтуын күргәч, хикмәтне аңлый, сеңлесенең йомшак җиренә бер-ике сыптыра да, ат җигеп, келәтен сүтеп алырга китә.
Келәт урынына кайтып утыра, янә кызлар куышына әйләнеп, егетләр йөрәгенә ут салын гора башлый.
Мунча сыс
аршыбызда гына, зират кырында торучы Хәлфетдин абзый карчыгы белән һәрвакьн безнең мунча! а йөриләр иде Үзебезнеке- ләр чабынып-юынын чыккач, күршеләрне дәшеп, мунчадан сон чәй эчертеп җибәрәләр иде әти белән әни
Бу көнне дә Хәлфетдин абзый безнең мунчадан төтен чыкканын шәйләп ала Хозурлы хыялга бирелеп, вакыт җиткәнне көтә Әмма, нигәдер, бүген чакыручы бик озак күренми Хәлфетдин абзыйның эче поша башлый Ниһаять, түземлеге юмам бетеп, ул урамга чьиа һәм капка янындагы бүрәнәдә тәмәке тартып утыручы Салих абзыйны күрә Янына килә, исәнләшеп сорый
Бүген дә мунча яккансыз икән. Салих Сөяк-саякны йомшартып алу яхшы булыр иде. Үзегез юынып бетмәдегез мени әле’
Бу сүзләр!ә Салих абый аптырап кала, чөнки бүген мунча ябылмаган. Әти белән әни өйдә юк. Сугышлы Барый абзый (арда кунакта Абын белән Зәйнәп җиңги үзләре өчен генә атна уртасында мунча я(ын мәшәкатьләнмәгәннәр. Ни әйтергә хөрмәтле күршегә Бер мизгел уйлап iopi.14 Хәлфе! дин абзыйның җорлыкны яратучан. шаяртуын күтәрүчән кеше булуын искә алып. Салих абый аның белән мәзәк кылып алырга сыл(ау таба
Б
К
- Әйе. без юындык инде,— ди ул. Менә сезне дәшәргә чыккан идем, бер папирос кына тартып алыйм дидем. Килегез, рәхәтләнеп чабыныгыз. Пары да кызу, җылы суы да күп.
Хәлфетдин абзый кинәнеп өенә кереп китә һәм тиздән Минжамал абыстайны ияртеп килеп тә җитә. Тик мунча алдында чишенеп эчкә керсәләр — мунча суык.
Бу ни эшең, карт тиле? Нигә якмаган мунчага алып килдең? — дип җикеренә башлый Минҗамал абыстай, дер-дер калтырап
- Салихтан сораштым бит, карчык. Яктык, үзебез юынып чыктык, бик тә кызу, диде. Кара син аны. алдаган икән. явыз. Аннары, ягылганын үз күзем белән күргән идем ләбаса.
Күргәнсең, пычагым! Әйдә, йәтрәк ычкыныйк моннан. Кеше- фәлән күрмәсен тагы.
Шулвакыт Хәлфетдин абзыйның башына бер уй килә: туктале, янәшәдә. ызан аша гына Матша Гарифның мунчасы бар лабаса. Төтен шуннан чыкмадымы икән?
Син. карчык, чак кына утырып тор, — ди дә. ул Гариф мунчасына юнәлә. Ишеген ачып җибәрсә — менә бәхет!—аннан эссе һава бәреп тора. Картның кул селтәп дәшүен күргән карчык, тирә якка карана- карана. йөгереп килеп җитә. Алдакчы Салихка үч итеп, алар рәхәтләнеп чабынып-юынып чыгалар.
«Болар нигә суык мунчада озак чуалалар икән» дип. исе китеп һәм үпкә белдерүләрен көтеп, пошынып торган Салих абый, карт белән карчыкның кызарган битләрен сөлге белән сөргә-сөртә. уфылдап әкрен генә кайтуын күреп, тагы гаҗәпкә кала.
— Мунча әйбәт булдымы, Хәлфетдин абзый?
һи. энекәш, әйбәт булмаган кая! Бик кыздырып яккансыз, рәхмәт яусын үзегезгә,— ди карт берни булмагандай, ачык елмаеп. Ә Минжамал абыстай бер сүз дә әйтми, ерык авызын яулык очы белән каплаган, күзләре генә хәйләле елтырый.
— Бик шәп чабындык. Салих, хәтта хәл бетте, тамак кипте. Чәй эчмичә өйгә кайтып җитеп булмас ахыры.
- Әйдәгез, рәхим итегез, кадерле күршеләр,—ди Салих абый, бер гөнаһсы да юк кеше булып.— Көтеп торабыз. Зәйнәпнең самовары әзер.
Ләкин ничек суык мунчадан парланып, тиргә батып чыгу мөмкин икән?— шуңа тиз генә төшенә алмады мәзәкче.
«Зыянлылар»
вылга килгәндә дә. барышлый да Шөгер һәм Лениногорск районнары «начальниклары» һәм Казандагы минем дус-ишләр безнең йортка тукталмый китмиләр иде. Әтинең сые һәрвакыт әзер, әнинең казаны һәм самавыры көн буе суынмый. Әти кунаклар белән шаяртып, төрттереп сөйләшергә ярата. Аның гомере буе эчен пошырган һәм ачуын кузгаткан нәрсә күп кенә «җитәкчеләр»нең, бодайны арыштан, кәҗәне сарыктан аера белмәгән килеш, колхоз эшләренә тыкшынып, теләсә нинди мәгънәсез боерыклар биреп, комачаулап йөрүчеләр булды. Шуның өчен ул аларны ачы тәнкыйтьләүдән дә тартынмый торган иде. Ә тегеләр тыңлыйлар, бәхәсләшәләр, акланалар һәм шул ук вакытта, картның сүзләре хакыйкатькә якын икәнлеген шәйләп, танырга мәҗбүр булалар.
Шулай берчак «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы Шәмси Хамма юв белән Төзүче инженерлар институтының кафедра мөдире Абдулла Шәйдуллин хәл белешергә, миннән сәлам тапшырырга дип. әти янына керәләр. Якты йөз белән каршы алып чәй эчәргә утыргач, әти боларга сорау бирә:
А
— Нинди йомыш үтәп йөрисез соң?
— Менә райондагы эшләр белән танышырга килдек, -ди Шәмси. Тикшеренәсез, күрсәтмәләр бирәсезме?
— Әйе. ярдәм дә изәбез.
— Алай икән, вәкилләр ызначит. Өйрәтеп, әмер биреп йөрүче акыллы башлар биниһая ишәеп кипе шул. Ничек атыйлар әле күп белдекле, фәһемле кешеләрне?
Галимнәр, интеллигентлардыр инде.
Әти күзләрен хәйләкәр елтыратып ала. исе киткән булып сорый:
Бәрәкәт, «интилеэтләр» дидеңме'’
Юк ла. бабай, белмәмешкә салынып, безне хурламак буласың ахры. Малайларыңа да тел тидерәсең. Интеллигентлар татарча зыялылар була
— Әһә. монсы аңлашыла төшә, «зыянлылар» икән Дөрес тә бит. файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк
Кунаклар уңайсызланып, бер-берсенә карашып алалар, ни әйтергә белмичә аптырап торалар.
Ну, бабай, ди Шәйдуллин. мине усал телле кеше диләр, ә син бигрәк гә кычыткан телле икәнсең
Берүк үпкәләмәгез инде, оланнар, шаяртып әйтүем Бәрәкәтле зыялыларны да күргәнем бар. Тик ялганнары, кәҗүнни акча туздырып, акыл сатып, теләсә кая борын тыгып йөрүчеләре күбрәк шикелле. Әйткәнем сезгә кагылмый, мөгаен, яхшы ният белән килгәнсездер. Аннары, бу заманда ачы телле булмыйча да мөмкин түгел. Гаделсезлеккә ачу килә, телемне тыя алмыйм Икс көнгә бер сельсоветка яисә правленисгә кереп тиргәшеп кайтмасам. җаным тыныч булмый
Ничә яшыә соң син бабай’’
Мин үзем яшь әле, тик менә кызым гына картайды, җитмешкә җитеп килә
Табында шаркылдап көлешү янт ырый
Сарыкны кем суйган?
ервакыт Миннәхмәт абзыйның сарыгы югала. Көтүче Шәехне гаепләр идең, аның басуда бер генә малны да калдырып кайтканы юк. Димәк, авылга кайткач, кемнеңдер сарыкларына ияреп кергән дә. пычакка эләккән аңгыра хәйван. Сарыкны кем суеп ашаганын тәгасн белү кыен. Шулай да төрле имеш-мимешләр рәтендә Хапиз авызыннан чыккан шик өстенлек ала
Бу Мингали эше булырга тиеш'
Моңа ышанмасалар да. авыл советы рәисе Котлый белән тагын бер-ике кеше Мингали йортына кереп карарга, эзләнергә мәҗбүр бу талар. гик җинаять кылуда гаепләрлек нәрсә тапмыйлар
Әлбәт гә. бу гаделсезлеккә Мингалинсң ачуы куба Аннан да бигрәк хатыны Мәхбуҗан хурланып елый «Нигә соң әле бу Хапиз мина ята яга» дип уйлана Мингали Аңа бер начарлык та эшләгәнем юк бит Үзенең бүреге янмый микән?»
Икенче көнне бәрәңге күмәргә кәт.мән сораган булып. Мәхбуҗан Хапизларга керә, үткер күзләре белән каранып алганда эт тәре янында яңа т ына кимереп ташланган сарык тоякларын күрә һәм кайтып иренә сөй пт һәй. кабахәт нәстә. үзенең җинаятен дә иплән яшерә белмәтән.
юньсез, ди Мишали Ярар, карчык1, син шаулама, акылга утыртыйк әле үзен
Берничә көн узгач, кичен Хапизны ул үз өенә чакыра
Кер әле. Хафиз абзый, сөйләшеп утырырбыз, ди ул үнкә-ачу- нын тамчысын да сиздермичә.
Б
Керә Хапиз. Мәхбуҗан өстәлгә ит белән бавыр тутырып зур табак һәм кружкаларга салып шулпа куя. Мингали бер «чәкүшкә» чыгара.
— Син.—ди хужа.— юкка минем гайбәтне сатасың, күрше. Дуслыкны бозмыйк инде юк-бар белән Миннәхмәт сарыгын урлаучы мин түгел. Әмма ләкин итсез яшәмибез. Менә әле генә сарык суйдым. Әйдә, сыйланыйк бер рәхәтләнеп.
— Гафу итә күр инде, дустым, ялгышканмын,—ди кунак, бер-бер артлы ит. бавыр кисәкләрен шулпалап йота-йота.— Ай-Һай симез булган сарыгын.
Иң симезен сайлап суйдым. Әйдә, син тартынып торма, үз сары-гыңның итен ашаган кебек аша.
Ашап-эчеп туйгач, Хапиз рәхмәт әйтеп, урыныннан кузгала. Мингали аны фонарь кабызып озата чыга, чолан идәнендә тәгәрәп ягкан сарык башын яктырта. Хапиз анда үз тамгасын таный, күзләре шар була, тыны кысыла, ярсып кычкырып җибәрә:
— Бәрәкәт, минем сарык башы бит бу!
— Соң, әйттем ләбаса, үз сарыгыңның ите кебек аша, дидем.
— Каһәр, суккыры. кайчан урладың?
— Бүген. Нәкъ синеңчә эшләдем. Көтү кайтканда үз сарыкларыма кушып керттем дә суйдым. Син әле сарыкларыңны барларга өлгермәгән- сендер.
— Мәлгунь икәнсең, карак актыгы!
Тагын ялгышасың, Хафиз абзый. Минем беркайчан да кеше малына тигәнем юк. Бусын да яла яккан өчен ачу итеп эшләдем. Синең кебек яшереп та маташмыйм. Мин әле урлаган сарык ите белән хуҗасын тыгынганчы сыйладым. Ә син Миннәхмәттән сарыгыңның башын да кызгандың. Йә, нишләмәк буласың хәзер? Судка бирәсеңме?
Тәмам аптырап һәм хурланып калган Хапиз башын иеп бераз таптанып тора да, кулын селтәп чыгып китә. Иртән таңнан торып, ул сарык түшкәсе белән тиресен Миннәхмәткә илтеп бирә. Мингали дә калган итне хуҗасына кертә.
Кендек кемгә тиде?
игрәк тә кызу канлы, дуамал кеше иде Гайнан агай. Әллә нинди сылтаулар табып, йортында атна саен бер җәнҗал чыгармаса. күңеле булмый. Хатынының һәр эшеннән гаеп эзләп, бәйләнеп кенә тора. Еш кына аңа кул күтәрә. Дөрес, Рәхимә дә җебегәннәрдән түгел, ире сүз кузгатса — чәчрәп тора, бер сүзгә каршы унлап зәһәрен таба, тукмый башласа, кулыннан ычкынып, теләсә нәрсә белән тондыра да. улый-улый, урамга йөгерә. Моны күргән кешеләр белә: ул шулай, елый-елый. чишмә буйларын әйләнеп кайтыр да. берни булмагандай, йорт эшләренә керешер. Ә авызын кыйшайтып сәкедә утырып көткән ире, урыныннан кузгалыр да, Рәхимәнең калку җиренә генә кагылып, абзарга чыгып китәр.
Ни сәбәптәндер, бүген тагын Гайнаннар өендә давыл куба Өй эчендә галаш-бәрелештән соң Рәхимә, үкереп елап, ишегалдына атыла, ә артыннан Гайнан куа чыга, һәм тиз генә капка янына барып баса. Урамга чыгып котылу юлы киселгән Рәхимә, качар урын табалмыйча, әле тегендә, әле монда сугылып йөгерә Шул арада Гайнан җирдә яткан тимер кендекне күреп ала да хатынына тондыра.
Кирәк бит. бу мизгел Рәхимәнең ишегалдында бу тамашаны карап торган бозау яныннан чабып узган чагына туры килә Кендек бозау маңгаена эләгә һәм аны җиргә ега. Күзләре шар булган Гайнан бозау янына килеп чүгәли һәм ярсып кычкыра:
— Нәрсә катып калдың? Пычак китер йәтрәк!
Б
Бозауны суя Гайнан. Рәхимә, кыйналган чактагыдан да ныграк ачынып елый-елый. ирен тирги
- Харап и гтең бозауны, котырган эт!
Үзендә гаеп, аңгыра баш. ди Гайнан Алдыңны-артыңны чамалап чабарга кирәк иде. Шул бозауны да күрмәскә, күзен чыкмагандыр биз!
Ир белән хатын бер-беренә карашып торалар да. шаркылдап көлеп җибәрәләр
Тик озакка булырмы икән бу солых?
«Т равиата»
тызынчы елларда татар «зыялылары» арасында, тасырлардан килгән исемнәрне чит күреп, балаларга яна. «цивилизацияле» исемнәр кушу гадәткә кереп киткән иде. Маркс. Энгел. Илне. Владлен, Карл. Земфира. Клара. Марс. Джоне. Альбина. Рафаэль. Долорес, Радий. Сталина, Рифа. Феликс. Диана. Ганслар гына түгел. Илкам (электрлашкан коммунизм). Ардинат. Тракзор. Фаворит. Индустрия. Ариетта. Ракета. Рево. Ариоза. Франзик, Грация. Мимоза. Мелем. Фея. Ялкын. Таң. Памир кебек исемнәр йөртүче егетләр-кызлар күбәеп кит те «Зыялылар»! а ияреп, гади кешеләр дә шул моданы үзләштерә башлады.
Бервакыт авылга кайткач, мине бәбәй туена чакырдылар. Яшь хатын (исемнәрен әйтмим әле) кыз тапкан икән. Баланы күреп алгач мин Исеме ничек гүзәлнең? дип сорадым.
Травиата куштык, диде әтисе.
Мин. авыз ачып, аптырап калдым Хур иткәннәр ич кызларын Әйтергәме бу хакта, әллә тынып торыргамы? Юк. әйтмичә ярамый Травиата дигән сүзнең мәгънәсен беләсезме сон9 Ник белмәскә, беләбез. Бер опера шулай атала.
Ялгышкансыз бит. дуслар Беренчедән, сезнең кызыгыз опера түгел. Икенчедән, кеше исемнәре белән аталган опералар бар анысы «Евгений Онегин». «Кармен». «Иван Сусанин». «Алтынчәч». «Җәлил». «Самат» һ.б. Ә «Травиата» хагын-кыз исеме түгел, ул «типтереп яшәүче хатын» дигән мәгънәне айлата. Алыштырыгыз кызыгызның исемен
Күзләре шар булган ата хатынына усал карап
Кайдан казып чыгардың шул исемне, ги.те баш ’! диде лә. авыл сове гына йөгерде.
У