Логотип Казан Утлары
Очерк

СЕЗ КЕМНЕҢ ВАРИСЛАРЫ?


рак өсте иде. Авыл кешесенең йокысы качкан, йөрәге җилкенгән, өметләре яңарып, канатланган көннәре.
• Газигы» белән килеп туктаган колхоз председателе Әх мәт Сибгатуллин ындыр таба гы мөдире Әсгат Габдрахманов белән киңәш тота:
— Амбарга сыймаганын ангарга!..
«Ангар» дигәннәре кы>лкы чорда техника һәм ашлама саклау өчен төзелгән биналар. Алар «Үзәк» колхозында өчәү. Идәне асфальт, түбәсе ябулы. Эш күбәя инде күбәюен. аның каравы ашлык — ышанычлы җирдә.
Ындыр табагы бу чорда бөтен яшәешнең үзәге гүя. Мин, тәэсирләнеп, кулы кулга йокмаган япь-яшь кызларның
Ана сөте — тана сөте түгел, Яшьли канга сеңгән — гомерлек; Шуңа күрә, канда яшәсәң дә, Туган җиргә башлар орырлык.
Ындыр табагында туган ягым моңы яңгырый сыман. Ел саен урак өстендә мине. мөгаен, нәкъ шул моң чакырып кайтарадыр. Заманында атам сабан сөргән, анам урак урган җирләр, аякларымны камылларда тырната-тырната башак җыеп йөргән басулар.
Сугыш башланган елның язы иде ул. Әти мине көннәрдән бер көнне нәкъ менә шушы Мулла Күле дигән җиргә алып килде. Үзе җир тырмалап йөрде, үзе га дәтенчә яраткан көен сузды. Мин күл яңгыратып «сайраучы» сары түшле, озын койрыклы бакаларны — тритоннарны күрмәкче булып әллә ничә тапкыр чак-чак кына суга барып төшмәдем.
Әти Бөек Ватан сугышыннан кайтмады. Инде күл дә кипкән — хәзер монда ындыр табагы. Үткәннәрдәге тагын әллә нәрсәләр юк. Ләкин хәтер исән, истәлекләр исән. Авыл картлары хәтерли әле: сугыш чыккан елны колхозның һар гектар җире 16 шар центнер' икмәк биргән. Их. шулай гына дәвам итсә... Дүрт ел буе җиргә ирләр кулы тимәде — кыргыйланды кыр. баш бирмәс булды. Уңыш 7—8 центнердан артмады.
Сугышларны кичеп,
Ертыкларны
Ямаштырып торган чор иде — Бары бергә, югы уртак иде — Каты кура баскан кыр иде...

Әмма күмәкләшүнең беренче еллары авылдашларыма зур шатлык китергән. Тезелүенең еченче елында ук һәр хезмәт көненә яртышар пот ашлык биргәннәр. Җәләлетдин Шәрәфетдинов, Латыйф Рахимов, Зыятдин Гыйлзҗев кебек алдынгыларның амбарына 25 әр центнер икмәк кергән.
Республикабызның, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдәге уңышлары өчен, Ленин ордены белән бүләкләнгән елы — тарихи 1934 ел бу. Димәк, потен- * циаль мөмкинлекләр ул чорда ук булган. Хәтта Бөек Ватан сугышы барган иң авыр чорларда хуҗалыкның ел саен дәүләткә 4 мең центнер икмәк озата алуы ь үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. g
Муллык өчен көрәш сугыштан соң яңа көч. яңа омтылыш белән дәвам итте. = Җир. үткәндәге бурычларын, ниһаять, кире кайтарырга теләгәндәй, уңышны баш- < та килограммлап, аннан потлап-центнерлап арттыра барды. Хикмәте нидә булган соң? Орлыкның иң уңардае, югары кондициялесе чәчелде. Иң отышлы агротех- С ник сроклар. Ашлама. Органигы да. минерале дә — аз да түгел, күп тә түгел, < җаеи-чамасын белеп кенә. *
Колхозның баш агрономы Азат Хәйретдинов уңыш артуның серен бик ачык 2 и аңлата:
— Яссы кискеч... ♦
Һәм ул, җирне яссы кискеч белән эшкәрткәндә, уңдырышлы катламның бутал- а мавы. Себер академигы Т. С. Мальцев киңәшләренең файдасы турында сөйләп ° китә. s
— Элек бит нишли идек? Сабанны кызыл балчык актарылып чыкканчы җиргә 3 батыра иде. Тирән булсын! Тирән булсын!»—дип тырыштык. Андый җирдә шай- £ тан таягы да үсми икән ул.
1982 елны гектардан 30,7 центнер җыеп алынды. Мондый уңышны күргән юк п иде әле. Күпме бу. азмы? <
— Аз,— ди колхоз председателе Әхмәт Сибгатуллин.— Аз. Ни өчен аз, дисез- * ме? Кайбер басулар 50 центнерга хәтле бирде. Беренче бригадада сабан ашлы гы — 38 центнер, икенчедә 32 генә. Резервлар бар. димәк...
Яңа Чәчкап авыл Советының январь азагында булган сессиясе колхозда Азык төлек программасының үтәлешенә багышланган иде. Депутатлар зур кайгырту- чаилык белән хәл ителәсе проблемалар турында сөйләштеләр.
— Яки менә карабодайны алыйк. Шушы ук шартларда аннан 30—40 цент иер уңыш алучы колхозлар булды.— дип дәвам итте председатель.—Без алар- дан киммени?
Бик хаклы сүзләр! Кешеләре дә булдыклы, җире дә уңдырышлы бу колхозның үзе шундый сыйлы, юмарт туфраклы 3533 гектар җирдән тагын да әллә иинди нигъмәтләр көтәргә мөмкин. Колхоздагы техниканың куәтен меңләгән ат көче белән генә үлчәп була торгандыр. 41 трактор. 14 ашлык комбайны, күпләгән тагылма машиналар, 24 автомобиль һәрвакыт сугышчан әзерлектә. Ашламага да кытлык булганы юк.
Икмәк — яшәеш чыганагы дибез. «Үзәк» колхозы эшчәннәре өчен дә ул го- мср-гомерго шулай булып килде. Былтыргы 1.550 000 сум керемнең 559.200 сумы игенчелектән алынган.
Шикәр чөгендере биредә икенче икмәк урынында йөри. Керемиең 334.800 сумы аның өлешенә туры кнлә. һәр гектардан 285 әр центнер чыккан. Шикәр чеген дере — ифрат та күп көч. түземлек, сабырлык таләп итә торган нәзберек үсемлек. Механизмнар белән ничек кенә кыландырма, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Бу эшне иң күп очракта хатын-кызлар башкара. Чөгендер игү звеносы җитәкчесе Рифкат Камалов аларның фидакарь хезмәтенә сокланып сөйли:
— Ир-егетләр түзә алмаслар иде,— ди.
, Колхоз җиде ел буе шикәр чөгендере игүдәге уңышлары өчен СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм ВЦСПСның Күчмә Кы'ыл Байрагын яулап алды. Ә аннан, ярыш-ярыш инде, берничә ел алдынгылыкны башкаларга биреп торырга туры килде. Ләкин бөтенләйгә түгел. 1982 ел нәтиҗәләре буенча җиңү байрагы яңадан әйләнеп кайтты. Звено башлыгы «Почет билгесе» орденына һәм СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләренә лаек булды. Фидакарь
чегендерчеләр хезмәтенә дә тиешле бәя бирелде. Шул уңганнарның берсе — Әлфинур Габдрахманова — ТАССР Верховный Советы депутаты.
Әле моннан 30—40 ел элек кенә гаиләдә чәй эчкәндә теш арасына кыстырырлык бәләкәй генә шикәр кисәге булса, ул зур нигъмәткә санала иде. Кесәләрендә йөри-йөри шомарып беткән шикәр сыныгы белән яраткан оныкларын сыйлаган мәрхәмәтле әбиләребез кайсы гына язучының хикэя-романнарына үтеп кермәде икән?! Хәзер шикәр комы чвгендерче еендә капчыгы белән тора — һәм моңа беркемнең дә иса китмл.
Шикәр чөгендере колхозны бөтен Советлар Союзына танытты. Илебезнең данлы юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә колхозга СССРның 60 еллыгы дигән мактаулы исем бирелү дә, мөгаен, чөгендерчеләрнең фидакарь хезмәте хәлиткеч роль уйнагандыр.
Бу хуҗалык илле елдан артык бер исем белән — «Үзәк» исеме белән яши.
Эреләндерү чорында да алар бик ашыкмадылар. Яңалыкның өстенлекләренә инангач кына. 1958 елда Кыр Тәүгелдесе. Әхмәт. Куҗак авыллары белән бер хуҗалыкка берләштеләр.
Авыл кешесенә еш кына очракта инертлык хас. Бу хакыйкатьне заманында В. И. Ленин да ассызыклап билгеләп үткән иде. Өйрәнелгән эшне кичә дә. бүген дә. иртәгә дә шул ук ысуллар белән башкару, күрәсең, аның канына сеңгән. Яңалык борын төртте исә, аңлашылмаучылык башлана. Терлекчелектә специальләшү хикмәте килеп чыккач та «үзәклеләр» белән шулайрак булды. «Ничек инде тавыксыз? Ничек инде сарыксыз? Йомырка, йон сорарга күрше колхозларга барырбызмыни?..»
Әйе. бар иде шул заманнар — анысын мин дә хәтерлим әле — колхозда арыш, бодай, солы, арпа, борай, тары борчак, вика, карабодайдан тыш, киндер, көнбагыш, ясмык, чина, фасоль, люцерна, клевер, хәтта көньяк үсемлеге саналган күксагыз һәм цикорий кебек техник культуралар игелә иде. Болай төрле якка ■сибелүләр ризык төрләндерү өчен яраса да. экономик яктан үзен акламады. Терлекчелекнең кирәгеннән артык күп тармаклы булуы да рентабельлелеккә аяк чала.
Хәзер колхоз нәселле таналар үстерә. Шикләнеп-шөбһәләнеп кенә башланган эш шактый табышлы булып чыкты. Авыл агае яңача санарга өйрәнде. Хуҗалык башка колхозлардан ике-өч айлык бозауларның һәркайсын уртача 288 сумга сатып ала. Аны сыер хәленә җиткереп, янәдән шул колхозларга 828 сумга сата. Бестужев токымлы бу башмак таналар узган ел колхозга 551500 сум саф табыш биргән. Белгечләр исәпли хисаплый торгач тагын шундый фикергә килгәннәр: бозауларны ике-өч атналык чагында ук алырга кирәк.
— Бу терлекләрне юнәлешле үстерү һәм сыйфат күрсәткечләрен яхшырту өчен киң мөмкинлекләр тудыра. колхоз"«рны богау карап үстерү кебек артык мәшәкатьле эштән азат итә.— ди председатель.— Экономик яктан да отышлы.
Колхозның өч бригадасында да менә дигән терлек абзарлары. Комплексның икенче чиратын төзү төгәлләнеп килә. Кадрлар тәҗрибә тупларга да өлгергәннәр инде. Яшьләр зооветеринария укуларына тартылган. 1990 елда биредә 5000 тана, сөтлебикәләргә әверелеп. Буа районының «Үрнәк», «Красный Октябрь», «Рассвет» кебек колхозларына озатылачак.
— Азык мәсьәләсе ничек соң?
— Соңгы елларда табигать безне күп нәрсәгә өйрәтте.— ди ферма мөдире Фәргат Насретдинов.— Ике еллык запас булдырдык: печән дә, сенаж да. яфрак- азык та, фураж да, печән оны да җитәрлек.
Бу якларда табигый болыннар да. куе урманнар да юк. Төп авырлык культуралы көтүлекләр җилкәсенә төшә. Азык кытлыгыннан, силос өчен, көнбагыш һәм кукуруз игеп котыласың. Вашка чара юк. Терлек азыгы мул елларда шәхси хуҗалыкларга да яхшы гына өлеш чыга. Колхозда батырып эшләгән уңганнар гаиләсенә икешәр-өчәр олау (машина олавы) печән тия. Пенсионерларны, интеллигенция вәкилләрен дә читтә калдырмадылар. Сыерын да. сарыгын да рәхәтләнеп асрасыннар — сөтләр, майлар, итләр күп булсын. КПСС Үзәк Комитетының май (1982) Пленумы кабул иткән Азык-төлек программасын тормышка ашыруга шәхси хуҗалыклар да үзләреннән лаеклы өлеш кертә бит. Нәтиҗә инде беренче елда
ух сизелерлек: сыерлар саны 1982 елда 250 баш булса, быел 262 гә житкән, сарыклар 1520 дән 1679 га арткан.
Яңа Чәчкап авыл Советы председателе Илгнзар Исмәгыйлов статистик мәгълүматлар китерә:
— Былтыр шәхси хужалыклар дәүләткә 898 центнер сет. 35 мең данә йомырка. 525 тонна бәрәңге, 47 центнер йон саттылар. Планнар барлык күрсәткечләр ♦ буенча арттырып үтәлде. Г. Әскәрова, Г. Каюмова, М. Сиражова, Г. Гыйльмнева.
Ф. Валиуллина, 3. Саттарова кебек уңганнар елның елында дәүләткә 500— 900 литр ? сот саталар... 5
Азык-төлек программасын уңышлы төстә тормышка ашыру һәр гаиләнең, һәр кешенең олы максатына әверелә бара. Хезмәте белән авылдашларының игътибарын < казанган, дип, кемне генә атасам да, ялгыш булмас төсле...
Колагыма чүкеч тавышы бәрелде. Әйе. бу ул — аргы яктан Сәгытдин абзый g Шәрәфетдинов. Гомере буе диярлек тимер кыйнады. Әле мастерскойлар, ремонт J базалары булмаган елларда сабанын-тырмасын, чәчкечен-ургычын төзәтеп торды. £ Хәзер инде үзе юк. ләкин варислары исән. Малайларына да ул тимер жене ия- « ләштереп калдырды. Куллары теләсә кайсы эшкә ята. Узган ел төпчек улы и Әхмәт. Әлифә килен белән «Колос» комбайнында эшләп, социалистик ярышта нг ф алга чыкты.
Яки менә яшьрәк буын вәкиле Надир Гатиятуллии. Аның белән без бергә укы- о ган идек. Ул игенче һөнәрен сайлаган, 25 ел инде комбайнчы булып эшли. «Хез- £ мәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Тәүгелде бригадасында Гатия- g туллиннарның сугышчан экипажы икәү. Үзе «СКД-5»тә. армиядә хезмәт итеп га кайткан улы Фаикъ «СКД-6»да, ә Васил белән Наҗи исемле уллары әле өйрән- “ чеклек мәктәбен үтәләр. Эстафета дәвам итә. *“
га
Күз алдыннан иң авыр елларда колхоз мәшәкатьләрен үз иңнәренә алган ир f йөрәкле хатын-кызларыбыз Мөршидә Әхмәтова, Бибизөһрә Сәләхова. Гарфнҗамал * Халитова, Мәрзия Габдрахманова һәм башка бик күпләрнең гыйбрәтле язмышы уза. Хәзер инде алар — лаеклы ялдагы әбиләр, оныкларын үстерәләр. Алардагы жнргә. хезмәткә булган мәхәббәт балаларның ялкынлы Йөрәкләренә күчкән. Мәрзия апаның кызы Дилә — атаклы терлекче. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Ә ире Корбан абый авыр сугыш елларында колхоз председателе булды, яраланганга кадәр фашистларны тукмап кайтырга да өлгерде.
Хәзерге председатель Әхмәт Сибгатуллин — ышансагыз — ышаныгыз, ышанма- сагыз — юк. нәкъ унөченче председатель. Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлагач, ул биредә агроном-селекционер булды, авыл Советы председателе итеп тә сайланды. Басынкы табигатьле, сабыр, итагатьле бу ир-егетне авылдашлары күптән, сынап, күз алдында тотканнар иде. Ни әйтсәң дә. Зәйдулла абзый малае. Бөтен нәселләре уңганлык бел»н дан тота.
Зәйдулла абый — үзе җанлы тарих, авылның беренче тракторчысы да. комбайнчысы да ул. 1935 елдан бирле күпме җир сөргәндер дә. күпме игенне урып- җыйгандыр. Балалары да үзенә тартты. Кайсын гына алма,— бары да — кешеләр ихтирамын казанган уңганнар.
— Ветераннар тәҗрибәсе — безнең өчен алтын хәзинә,— ди партоешма секретаре Фазулла Бнкмуллин.— Алар безне киләчәккә юл күрсәтеп озатып калучылар.
Яшьләргә яшәү өлгесе булырдай язмышлы шәхесләр байтак бу якларда, байтак. Колхозның беренче персональ пенсионеры, гомере буе агротехник вазифаларын башкарган, инде фон белән коралланган белгечләр килгәч тә, кешеләргә, җиргә кирәк булып калган Габдедесдх Гыйлмиевне ничек телгә алмыйсың?!
32 ел буе трактор йөгәнләгән Газулла Шиһаповны ничек читтә калдырасың да, сугышка кадәр үк авылның беренче «полуторка»сын йөртеп, аннан әллә ничә егеткә шоферлык «чире» йоктырган Сәлимулла Яруллинны ничек искә төшермисең!
Авыл тормышы катлаулы. Сандугачлы язлары, шау чәчәкле җәйләре, җимешле кезләре бар аның. Әмма, һәркем белә: аннан җир һәм тир исе килә. Ул — мазутка буялган киемнәр, ул — вакыты белән таңнан төнгә кадәр сузылган эш көне, ул — салкын яңгырларда, тездән ашкан пычрак. Ә шулай да авылда яңа
урамнар пәйда була. Колхоз яшьләр эчен вйләр сала башлаган. Тормыш елдан- ел ямьләнә бара.
Былтыр авылда 26 туй уздырылган. Колхозчыларның хезмәт хакы арта бара. Белгечләр нигездә югары яки урта махсус белемле. Хуҗалыкның ун стипендиаты бар. Тиздән авылга инженер-механиклар, агроном, ветфельдшерлар, бухгалтерлар һәм... рәссам кайтачак. Бүгенге авылда рәссам да кирәкле кеше. Бәлки аңа — Казан художество училищесында укучы Айдар Газизовка — тиздән өлге- рәчәк Культура сараен бизәргә туры килер, ул ясаган стендлар, афишалар, лозунг — транспарантлар колхоздашларын яңа каһарманлыкка чакырып торыр. Бәлки ул якташларының фидакарь хезмәтен зур полотноларда да чагылдырыр. Бусы — киләчәк эше.
Яшерен-батырын түгел, колхоз җитәкчеләре еллар буе төп игътибарын хуҗалык корылмалары булдыруга, төп фондларны ишәйтүгә юнәлттеләр. Кирәк тирәкне ега диләр, әмма... ул тирәкләр күбрәк егылмады микән? Урамнардан атлыйсың — алпавыт утарыдай йортлар — таштан, агачтан... Тәрәзәләр бизәкле, түр бакчада декоратив куаклар, чәчәкләр. Терлек абзарлары да шифер яки калай түбәле. Бер-берсеннән көнләшеп, уздырышып салалар. Әмма, клубка дип төшәсең (ул уртак шаукымга ияреп, культура йорты дип үзгәртелгән) — бабайлардан калган иске бина. Үзгәрешләр бармы? Элек, тузан болыты күтәреп. «алтылы» әйләнәләр иде, хәзер... шәһәрдән ял көннәрендә әти-әниләреннән ит. май, яшелчә төяп китү өчен авылларына кайткан егетләр һәм кызлар яшьтәшләрен заманча ритмнарга биергә өйрәтәләр. Нәрсәдер үзгәргән, ниндидер изге матурлык югалган сыман. Пумала чәчле егетләр, «заграничный» ямаулыклар, ябыштырган джннсилы кызлар пәйда булган. Вакыт-вакыт мин аптырап та куям: безнең авылмы соң бу? Үзенең беркадәр консервативлыгы, кадимлеге һәм хәтта диндарлыгы белән заманында күрше авылларның «түбәтәй дәүләте» дип үртәвенә дучар булган Яңа Чәчкапмы бу? Моннан 25—30 ел элек урамда эчеп-исереп йөрү түгел, хәтта картларга күрсәтеп тәмәке тартуны да иң зур әдәпсезлек саныйлар иде. Ә узган ел авылга хәтта айныткычтан берничә кәгазь килгән.
һәр йортта муллык, җитешлек. Ләкин... нәрсәдер җитми. Күрәсең, байлык — шыгырдап торган нарат өй. каралты-кура, терлек-туар, машина яки мотоцикл гына түгелдер. Фәнни-техник революция пародокслары шул бу — кеше рухы, кеше күңеле ниндидер мизгелдә игътибардан читтә калган.
Хуҗалык эшләренә башаяклары белән чумган җитәкчеләр, ниһаять, моңа да игътибар иткәннәр инде. Колхозның үзәк утары — Яңа Чәчкапның көньяк-көнбатыш читендә Культура сарае төзелә. «300 урынлы, иҗат түгәрәкләре өчен бүлмәләре булган, халыкка рухи азык бирү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган».— дип. кат-кат әйттеләр. Аңа терәлеп яңа урам башланачак — колхозда калучы яшьләр өчен яңа йортлар. Тора-бара бөтен авылның шушы якка күчүе күздә тотыла — генераль планда шулай каралган. Тик ул йортларга муллык белән бергә халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, гаилә татулыгы һәм бәхет кенә керсен иде. Ул йортларда колхозның матур традицияләрен дәвам итәрдәй, матди һәм рухи яктан бай кешеләр яшәсен иде!