Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көнбагышлар

Сез төшкәндер күктән, көнбагышлар. Сез җирдәге нәни кояшчыклар. Яны өстәп кырга, бакчаларга. Уйный сары чуклар алтын уклар. Ямь сирписез җәйгә, кояшчыклар. Җилләрдә гик сибелә моң-сагышлар. Сары төстә, сабыр башыгызда Ха1ирәләр, еллар һәм язмышлар Кояшчыклар, сезгә бу җирдәге Барча җаннар якыннар бит дуслар. Шул җаннарның уй-хисләрен җыен. Башларыгыз иелә, көнбагышлар Сүрелгәндә кояш кайнарлыгы. Сирпегез сез яңа юанычлар Сары чукларыгыз тагын, тагын Вәгъдә итсен илгә куанычлар. Сүрелмәгез, нәни кояшчыклар, Конбаг ышлар. көнбагышлар' Август. 1991

Әхсән Баян Печән чабам Төшемдә мин бик еш печән чабам. Бар көчемә селтәп чалгымны. Алып килә төшләр эссе җәйне. Эссе җәйле үсмер чагымны. Кетср-кетер кыяк үлән кыела. Кыяклардан чыклар коела. Чыклы үлән, чуклы чәчкәләрдән Йөрер сукмакларым җыела. Өмет офыгыннан көлә кояш, Сөенечләрем чаба шул таба. Тик соңынтын чорный кара ялкын, Күзне-битне пешереп, тир ага. Кара ялкын каплый офыгымны. Кайнар томан тула зиһенгә. Кинәт сизәм: куллар бушап калган. Чалгым ята үлән эчендә. Ник икәнен соңлап аңладым шул: Минем арттан килгән бер агай Ашыктырган мине, янсын диеп, Мәче-наян тычкан кугандай. Сер бирмәскә иде минем ният: «Бирешермен сиңа, кара, көт!» Тик I өртелеп менә чалгым сынды — Көткән мине яшерен кара төп. Янган аттай сукмагыма аусам. Әй көләчәк иде агаем! Максатына ирешкәнен аның — Янганымны — кайткач аңладым. Кал тыранып ятам ихатада. Бизгәк тота... җирне, күкнеме? Каян килә явызлыклар диеп. Аптыраулар шулай күп булды. Алда көтә кемнең яман уе? Абынып шул кара төпләргә. Туры килде яшь түгәргә ялгыз. Сер сиздермәс өчен читләргә. Кайчак төштә бизгәк әле дә тота. Бизгәк тота бары минеме? Калтырана бугай дөнья үзе. Тота бизгәк әллә җирнеме? Әй. заманым, зинһар аңлат шуны: Ник калтырыйм тагын, ник янам? Төшемдә мин бик еш печән чабам. Сынык чалгы тотып уянам 1988—1993 Булдырдыгыз Үкчәләргә безнең баскан буын. Үпкәләргә безгә хакыгыз юк: Борылып-борылып артка карын торып, Җитәкләргә сезне куллар суздык. Аякларга чалына килүегез Тоелды гик ялгыш абыну кебек. Үкчә канап, суелып беткәндә дә. Аксап-туксан, тыныч атлый бирдек. Базар юлын безнең белмәүләрне Хаклысыздыр юрап гариплеккә. Кулыбызны сез тибәреп читкә. Ашыктыгыз алга һәм биеккә Мондый узыш таныш безгә бик тә АКШны бит уза яздык берчак! Чалбар гөбе күренә язгач кына. Оялудан гынып, калдык туктап. Безнең буын шулай кыюсызрак Булып чыкты. Ә сез? Булдырдыгыз' Шау-гөр килеп, уздыгыз да безне Бөеклеккә, әллә бөлгенлеккә? Ыргылдыгыз. Булдырды! ыз! 1993 Дөньяны мин үзгәртергә килдем Баш .тык булыр, дидем, җирдә хаклык. Хак бәхете һичкем алмас гартын. Рәнҗет элмәс һичкем көчсезне Өлкәннәрне, голны, үксезне Мин хакыйкать һәм гаделлек колы. Әйткән сүз нык атылган ук иде Кайтып кире. гик. үземә тиде Хаклыкны мин яклый алмадым Үз итмәде мине заманым Мин үз күрдем аның аргамагын Аның белән бәхет дигән кошны Илгә кайтарырга Тәңрем кушты Баш бирмәгәч ләкин чабышкым. Ялларына аның ябыштым. Ярсыган ат, ярсыганмын мин дә. Кай якларга чапкан аргамагым. Сизмәгәнмен, уйлый алмаганмын. Атым чапкан башка тормышка, Ташлап мине талаш, ызгышка. Үзгәртмәкче идем мин дөньяны. Төзәтмәкче идем гариплекне. Тик үзгәрдем үзем: өмет бетте. Хәзер инде үзем көчсезмен, Инде менә үзем үксезмен. Тормыш түгел, сатыш, тартыш монда. Алдау, талау— иң зур акыл көче. Үз җиремдә — мин ят. мин чит кеше. Тик күзәтеп утырам базарны. Күлмәк ертып, бәйлим ярамны. 1993 Әле дә булса... Ак карларга тамган яшь тамчылар Ашыктылар язга, язларга. Ашыгалар, күрәм, әле дә булса, Әле дә булса. Дәрьяларга кушылып шауларга. Еракларда калган очрашулар, Юлдаш булалмаган чибәрләр, Сөю була язган хатирәләр Әле дә булса. Әле дә булса озата киләләр. Җилгә очкан уйлар, ымсынулар. Уйнап кына кочкан сылулар Тын кичләрдә яфрак шавы аша Әле дә булса: «Син исәнме?!»—диеп сорыйлар. Язмыш дигән еллар дәрьясында Сулык-сулык тибә чишмәләр Чишмәләрдәй тибеп, ерак моңнар Әле дә булса Ник соң, ник соң искә төшәләр?! Әле дә булса, әле дә булса! 1992 Ник аердың син мәңгелек Бәхетеннән оҗмахның? Төшереп гөнаһлы җиргә. Җәзага мине тарттың. Иң зур газапларны гәрчә Син үзеңә алгансың. Тик . алманы үзен теләп Син татып карагансың. Үкенергә юк сиңа җай. Син аны габалмассың. Иблис сине алдагандай. Мине син алдагансың. Алдавыңны, арбавынны Дәвам итәсең гел син. Гомер буе җан теләсең Әз-мәз мизгелләр өчен Китик лә кабат җәннәткә. Юк лисеңме чарасы? Юк шул! һәркем бакчасында Үсә үзенең алмасы. һәм ләззәтле, һәм ачы. 1993 Хуш инде дип кул бирәсең. Шаяр гасын, көләсең Мин сизәм син уйларыма Уелган тере рәсем Аерылуның ни икәнен Без белмәбез, күрәсең Мин оны га белмәм сине. Син онтыла белмәссең. 19Ы Дөньядагы барча хатын-кызның Үзлекләрен күбрәк күрергә Теләп кемдер гырыша сан җыярга. Чибәрләрдән гәкыя үрергә Шулай булды инде, сип бердәнбер. Кемнәр генә ниләр әйтмәсен Синдә табам дөньядагы барча Хатын-кызның бәген хасиятен 1993 Үлгәннәрне тиргәп, батыр булып Мөмкин икән, тәки, яшәргә. Ил ышангач шуңа, бәгъзеләрнең Шик-шөбһәсе нигә, нәрсәгә? Үлгәннәрнең бар бит гаепләре, Булганнан да әле күбрәктер. Тиргәүченең өстенлеге шунда Түгел диеп инде кем әйтер? Серен моның белә гипнозчылар. Буа торган безнең күзләрне. Ь1мсындырып залны юк нәрсәгә. Башка гамәл кыла үзләре... Кабер ачып мәет күчерергә Аларга соң намус кушканмы0 Хакны раслыйм диеп, зират айкап Йөргән куллар - кала чистамы'1 Тарих чүплегеннән гәүһәр чүпләп. Аз табылса — кемдер бик әрни. «Ахмакларны сөя хезмәт» диеп, Хәзинәләр түренә үрмәли. Белә: аннан гаделлек һәм тәртип Сорап гавам теңкә кортмасын. Ил, талавын аның шәйләмичә: «Батыр, яшә!» — диеп, кул чапсын. 1988—1993 Күпме генә эзләсәң дә Көтелмәс ачыш ясау: Шигырь максаты шигърият. Яшәү максаты яшәү. Мөмкин төсле бу фикергә Тиз һәм җиңел килергә. Тик — баш ваткач һәркем үзе, Җитми кайчак гомер дә. 1993