КАЧУ
... Күптән түгел, һич тә уйяамаг анда-көтмәгәялә. минем бер якын ганышым у леп кипе. Янн. иле эле ул — бары IHK у гы г баш яшь кенә иде әле ана. Бу хәл булганда мин үтем ерак шәһәрдә командировкада идем, шунлыкч ан анын үлеме сәГмбен инәл генә белә дә алма гым. бинасы тчсидә Мәш килен юрган кеше арасында Утырин ки ieni кенә йоклап та бу тмый пос» тынны ишетми ) ««да Аһ, бу төнге вокзаллыр! Аһ. бу төнге сәгатьләр калудан куркасың. Шулай ук урамга чыгып йөреп тә керә алмыйсың -инде төн: бөтен гәүдәң арыган, хәлең беткән. Бары тик менә шулай утырырга, газаплануыңны дәвам итәргә генә кала. Болай да гаять йончыган, алҗыган кешеләрнең тагын да ачуын китереп, шикле адәмнәр күренгәли. Аларның кайсыбере. почмакка барып сыенган җиреннән ара-тирә күзен ачып, дөньяга усал бүре карашы ташлап ала. «Бу дөньяның бәген бәхетссзе вокзалга җыела инде әллә?.. —дип уйлап алды Билал аларга карап. Әллә инде алар өчен вокзалдан да уңайлырак урын юк? Тәннәренә һәм җаннарына җитмәгән җылыны бу мескеннәр әллә менә шушы кырмыска оясына кушылып, кеше көтүенә елышып кына таба ала инде?» Менә бит әле: язмышы Билалны да җиде төн уртасында шушы җан сөймәгән, күңел таршаган пычрак вокзалга алып килде бит әле. Барысыннан бер юлы котылу өчен, бер юлы качу өчен поезд көтә хәзер Билал. Туйды, тәмам туйды ул' Мондый эссе җәйләрдә мәхшәргә әйләнә торган шәһәреннән дә туйды! Соңгы араларда котып салкынлыгы иңгән гаиләсе белән дә яши алмый ул хәзер... Кайчандыр бик яраткан эше дә сөендерми башлады аны. Тик вокзалга алданрак килгән икән шул әле. Әнә югарыдагы сәгать әле шактый гына вакыт барлыкны күрсәтә Тик. ничек кенә кыен булса да. вакытны үткәрергә кирәк Менә шулай бер кереп, бер чыгып булса да. Яисә инде перронда арлы-бирле таптана-таптана. Әйе. Билалга бу шәһәрдән аерылуы бер дә җиңел түгел. Ачуы килеп, ташлап китеп барса да һич тә җиңел түгел ана бу шәһәр белән аерылышу! Чөнки.. Чөнки аның бөтен хыяллары инде бәләкәйдән үк менә шушы шәһәргә килеп тоташкан иде. Бу шәһәргә килеп архитектура институтында уку — иң зур бәхет иде кебек . Аннары, укып бетергәч, шул шәһәрдә калып, җаны тарткан, күңеле ашкынган эштә — архитектор булып эшли башлау иң-иң олы мәртәбә иде. Аннан соң да Билалның бик күп өметләрен үзенә бәйләде бу кала. Еракта, бик еракта, «җир чите» дип йөртелгән якта хезмәт иткәндә, иң бәхетле кешеләр менә шул шәһәрдә торадыр кебек тоела иде ана. Шул калага кайту, кайтып өлгәшү. анда тормыш көйләп җибәрү — ике ел буена аның иң төп теләге, максаты булды. Боларның барысына әкереп-әксрен генә ирешеп тә килә сыман иде ул. Ләкин юк икән иң-иң төптәгесе — барысына да терәк һәм нигез булып торганы, иң беренче ниргәсе бик үк таза булмаган икән ул салган йортның. Ул корган тормышның. Мәхәббәт дигән нәрсәнең уңышлы килеп чыгуы кеше тормышында иң беренче ниргә икән ул... Әнә шул ниргәнең нык һәм таза да. саф һәм чиста да булуы кирәк икән иң әүвәл һәр кешегә! Ә менә Билалның алай булып чыкмады шул. Әгәр дә алай булган булса, ул күтәргән бура уптым илаһи ишелеп төшмәс иде. Билал менә хәзер биредә төн кошы сыман бер үзе басып тормас иде. Ул сәгатенә карап алды. Перронда гаптана горгач. поезд килергә инде күп тә калмаган икән калуын. Тик әле һаман перронда кеше күренми Билал һаман бер үзе. бер ялгызы Әйе. бүтән юлчылар күбрәк көндез йөрергә ярага шул. Аларга рәхәт Билалга гына менә төнге поезд туры килде. Нишлисең инде, бәхетең шундый булгач. Тик поезд килер минутлар якынлашкан саен. Билал үз эчендәге ниндидер бер хиснең үзенә каршы төшеп маташуын сизде. Бераздан гына аңлап алды ул аны Ә-ә. эш менә нәрсәдә икән: Билал бит башта үзенең китүен һич тә болай булыр дип күз алдына китермәгән иде Үз-үзенә бик нык ышанган кыяфәт тә, горур һәм бәйсез адымнар белән вагон баскычына менеп баруын күрсәтә иде бит аңа хыял көзгесе Кинодагычарак итеп. Ә менә чынлыкта, үз башына төшкәч, алай горур бчлып калу җиңел түгел икән. Тиздән килеп җитәчәк поезд да йөрәккә ят нәрсә шикеллерәк тоела Элекке заманнарда, ичмасам пар ат җигеп, кибиткаларга утырып киткәннәр. Билал сыман моңсу халәттәге кешс..е ерак юлга атлар алып киткән... Алар, әлбәттә, аерылу сагышына чум. ан кешенең аз гына булса да күңелен күтәргәндер. Аның ялгызлыкта, төшенкелектә калган җанына бер юаныч булгандыр Ә Билал язмышына менә тимер атлар җансыз юлдашлар гына калган шул. Билгеле, алар тиз юырта юыртуын Ләкин алар бит тимер' Алар бит җансыз. Менә хәзер җан өнәмәгән тимер аргамак төн караңгылыгыннан килеп чыгар. Килеп чыгар да. Билалны еракка, бик еракка алып китәр Әллә кайларга. яңадан бер дә кайта алмастай җирләргә илтеп ташлар сыман ул аны. Ничектер, бүтәнчә яши торган җир булыр кебек ул. Билалның күңеле шулай сизенә. Их син, җырларда нурлы диеп макталган данлыклы шәһәр' Нигә сон син миңа теләгән зур бәхетемне бирә алмадың” Нигә соң мине лә үзен кебек нурлы игә алмадың, бәхег нурыннан балкучы кеше игә алмадың?' Хәер, сиңа зур шәһәргә үз эчеңдәге кечкенә генә бер җан иясенең «бәхет» дип аталган сәер тойгысы кирәкмени соң” Синең бит аңа чынлыкта исең дә китми! Синең кайгың бөтенләй икенче төрле нәрсәләрдә бугай бит. зур шәһәр! Сиңа күбрәк шау-шу. гәртлерәк һәм көчлерәк музыка, тагын да яктырак балкырдай урам утлары гына кирәк бит! Ә менә адәм баласы өчен, ныклап уйлап караганда, боларнын берсенең лә артык әһәмияте юк икән... Тып-тыныч кына калып уйланган чакларында үзенең пар канатлы икәнен тою гына кирәк икән ана II иһаять, төнге вокзалга жан керде каядыр югарыга, кү тгә күрен- мәстәй урынга элеп куелган репродуктор «Мәскәү Төмән» поезды килүен хәбәр итте Шул сүзләр белән бер үк вакытта диярлек көнбатыш яктан тепловозның көчле прожекторы га күренде Вокзал тирәсендәге барлык почмакларны үзенең куәт гс нур көлтәсе белән тиз-тиз генә айкый-айкый. көчле бер сихер иясе кебек бик гиз якынлашты ул поезд. Үзенең иләмсез зур гәүдәсе белән шыгырлый-ьщгыраша һәм пошкы- рапошкыра озакламый килен тә туктады ул Би га г аның тәмам туктап җигүен көтеп тормалы, үз вагонын эзләп кипе Гангы ишекне ачып, вагон эченә үтте. Нишләптер ана озатучы-проводник та очрамады Әллә иңде йоклый иде Шулай да. үз вагонының тамбурына кереп баскач, у г »чкә үк узарга ашыкмады әле Кулындагы портфелен тимер идәнгә куеп ачык ишеккә таба борылды Китәр алдыннан саубуллашу өчен сонгы тапкыр шәһәре нө күт салырга теләде БУ калага карата күңелендә бер-бер жы гы хис уянуын көтте Ләкин стенасының буяу гары укып һәм пычранып беткән, биек һәм ярым караңгы тәрәзәләре ә г гә нин ти бер шәм сибүче нокта г бинасы Би тал гомер иткән шәһәрнең ү те кебек үк күне г гә җы гы хис тудыра а гмый иде шул Төн гә бу вокзал әкият гәр гәгс куркыныч җанварга ук охшый икән Безнен төнге ютчыбызның 6oi.ni га шәп бу гмаган кәефен ул тагын да хөртилөтә Аны тагын га күңелсезрәк. ямансурак уйларга тарта Н Бил алның монда бердәнбер кызы кала... Ул инде менә хәзер, бу минутларда: «Әти кая? Кая китте ул?» диеп йөридер, әнисен аптырата торгандыр. Ә аның әтисе Билал менә китеп бара. . Кызын калдырып китә ул. Бәгыре телгәләнсә дә, тешен кысып түзә-түзә, китеп бара. Монда аның дуслары да кала. Эшендәге фикердәшләре, иптәшләре... Аларга үзенең китүен әйтеп тә тормады Билал. Кан кызган чагында шулай килеп чыкты инде: иптәшләрен кисәтүне кирәксенмәде. Ә дөресен генә әйткәндә, үз күңелен, җанын аңлап бетүләренә шикләнде Билал. Аңлап бетермәстән. үзенә каршы төшәрләр дип уйлады. Шуңа күрә аларга әйтеп тә тормады. Үпкәләрләр инде. Тик- соң шул инде. Хәзер берни дә эшләп булмый! Әнә поезд да кузгалырга итенеп, кымшана башлады. Билал да баскан урыныннан купты, портфельне кулга алды. Бүтән кеше күренмәгәч. тышкы ишекне дә аның үзенә ябарга туры килде. Әнә шул авыр тимер ишекне шапылда шп ябуы- үзенең ничә ел гомер иткән шәһәре белән саубуллашу да булды. Шулай итеп, төнге юлчының төнге сәфәре башланды. Ул вагон эченә үтте. Хәзер инде Билалга үз купесын табарга һәм тизрәк кереп ятарга, онытылырга, ял итәргә кирәк иде... Менә беренче купе Икенчесе.. Аның билетына «тугызынчы урын» диеп язылган, димәк ул шушында, өченче купеда булырга тиеш. Анысы ярый да. тик хәзер кеше йоклый торгандыр бит инде. Борчымый гына ничек кереп язарга соң әле? Аның күп төрле сораулар, шикләр белән эчтән газапланган җанына тагып бер «корт» килеп керде. «Мин монда да артык кеше, ахрысы...»—дигән шик иде ул. Моңа кадәр бер генә җирдә дә үзенә ипле, җайлы урын таба алмаган нечкә җан биредә тагын бер мәлгә шик-шөбһә дулкыны арасында калды. Бераздан, үзен җиңеп, ишекне шакымыйча гына тартып карарга булды. Шудырмалы ишек бәлки әкрен генә ачылып та китәр әле... Бик тә ипләп кенә, бик зур саклык белән генә, тотканы әз генә дә кыймылдатмыйча, башта аңа ябышты гына ул — шылт иткән тавыш та чыкмады. Аннары, берәр минут чамасы шулай торгач, бик акрын гына ишекне уң якка таба эчен карады. Билалиың бәхете — ишек төнгә бикләнмәгән булып чыкты. Бик тар гына ачылган ишек ярыгында иң башта төн уртасы өчен шактый көчле тоелган яктылык күрде Билал. Бу аны бик тә гаҗәпләндерде. «Төн уртасында нишләп әле ут яна соң?» Билгеле инде, моның ише очракта сыңар күз белән генә карамыйча булмый. Билал да шулай итте ишеккә таба иелә төште, эчкә күз салды... һәм... шактый аптырап калды. Эчтә, уң яктагы сәкедә, яшь кенә бер ханым китап укып ята иде... Юка ак җәймә аның гәүдәсен яртылаш кына каплаган. Ачык яшел төстәге халаты аның зифа буен һәм күкрәкләрен яшерә алмаган. Ханым мендәрен терсәк астына салган да. кырын яткан килеш шуңа таянып, ниндидер китап укый. Күрәсең, ул китап дөньясына шактый тирән чумган аны бәхетле бер тойгы, серле бер халәт биләп алган... Әнә шул көчле тойгы кочагында бу яшь ханым бөтенләй эреп беткәнгә үк охшый. «Хатын-кызны китапта бары чик мәхәббәт кенә шулай мавыктыра аладыр»,—дип уйлап куйды Билал секундның меңнән бер өлеше эчендә. Аннары инде күзе өстәл өстенә төште. Ачылган коньяк шешәсе, юлда чәй эчә торган стаканнар һәм тагын әллә нинди затлы-затлы савытлар иде анда. Конфетлар, печенье, ипи. ит кисәкләре дә күренә. «Тукта, ә сул як сәкедә кем соң? Билал карашын җәһәт кенә шунда юнәлтте. Икенче сәкедә дә хатын-кыз иде. Ул. биш-алты яшьлек баласын кочаклаган да. башын артка ташлап, тыныч кына йоклый бирә. «Эйс. . бик тә кызык хәлгә эләктем бит әле мин Бүген Вахитлардагы бер эчү мәҗлесеннән качын котылдым дигәндәинде монда икенчесенә килеп кабам түгелме соң?! Бу дөнья гел эчүдән һәм ызгышлардан гына торамы соң әллә?!» Әмма үз шәһәрен һәм андагы үз фатирын ташлап китеп баручы безнең төнге юлчыбызның бирегә үз купесына керми хәле юк иде инде Ул ишекне кирегә i артып, яңадан ябып куйды да. әле генә ишек төбенә килеп баскан кеше төсле, акрын гына шакыды Беренче шакуга эчтән тавыш бирүче булмады Билалның кыенсынуы, чыннан да, бик көчле идеме, әллә теге ханым укый-укый йоклап’ ук киткән булдымы һәрхәлдә, ишекне ныграк игеп яңадан шакылдатырга туры килде. Әйе, әйе. керегез! Күрәсең, ханым аның беренче шакуын да ишеткән, ләкин нигәдер көттерүне кирәк тапкан, яисә укыган дөньясыннан аерылып өлгерә алмаган. Югыйсә, тиз генә арада шундый матур, чиста тавыш белән җавап бирә алыр идемени?! Кулындагы иләмсез портфелен тар гына булып ачылган купе ишегеннән кочкә сыйдыра-сыйдыра Билал эчкә үпе Аскы сәкеләрдә буш урын тапмагач, әйберен өскә сул як киштәгә куярга туры килде. Аның астагы үз урынын алганнар иде. Ул купега килен кереп әллә ни күн хәрәкәт тә кылырга өлгермәде ләкин шул арада да сизеп, тоеп торды ханым сәер бер елмаю белән Билалның һәр кыймылдавын күзәтеп ята Бераздан у i ипләп кенә әйтеп тә куйды: Сез бер дә кыенсынма! ыз. Бу сезнең үз купегыз бит Гнк менә без генә... сезнең урынны алганбыз ахры, шулаймы’ Ә. юк-юк, анысы өчен борчылмагыз, дигән булды Билал, ханымга таба борылып Мин түбәнге урынны барыбер сезгә биргән бу гыр идем. Рәхмәт инде, алайса. Туктале. мин юрыйм әле Югыйсә болай сезгә дә уңайсыз бугай. Ханым халатын рәтли-рәтли торып утырды, ябынып яткан җәймәсен почмакка табарак этеп куйды. Төше зәп-зәңгөр тәрәзә фонында!ы бу зифа сын ниндидер әкият и тәэсир! ә ия иде. Аның әле тәртипкә ки!сре i мог он чәчләрендә, мендәр рәхәтлегеннән аерылырга өлгермә! ән бөтен тәнендә менә шул юн уртасы серлелеге белән кушылган, көчәйтелгән сихер, гылсым. күз буу хикмәте тулы иде Күрдек, хатын-кыз төнлә генә, әле аның да билгеле бер сәгатьләрендә генә шуның кадәр сихергә ия була ала торгандыр инде... Ниндидер бер мизгелдә аларның күз карашлары очрашiы Гаягь гиз арада, акыл ирешә алмаган әллә нинди бер сүзсез сөйләшү булып узды һәм. Билал ни эшләргә белмичорәк калган бик кыска мизгелдә, яшь ханым гаҗәеп бер эчкерсезлек белән Әйдәгез. танышыйк мин Нина булам! диде Билалга таба назлы гына итеп кулын да сузды Кыю иде бу ханым! Төн уртасында килеп чыккан бу очрашу үзе лә төш белән өн арасында кебек иде Менә шушы хәлнең чынлыгына инанырта тел«1өндәй. Билал анын кулын учына алды Ияләнслгән гадәте буенча нык кысып җибәрүдән KvpKi.ni кына, ләкин шул VK вакытта бу матур татка җавап ia өйрә алырлык иген кысты ул аны Ләкин өнме, төшме икәнне һич гө аггыш- мады шикелле. _ Үз исемен әйтергә кирәкле! е дә соңыннан гына башына килде аның Байтак вакыт узгач кына Ә мин Билал исемле' Сезне юн урысында өорчып йөрүче а тәм нең исеме шулай була, диде ул. бераз каударлана loinen — Соң, нинди комачаулау булсын инде бу. Без дә йомыш белән йөрибез, сез дә тик дуамалдан гына төн уртасында юлга чыкмагансыз- дыр инде. Әйдәгез, кыенсынмагыз, менә монда утырыгыз... Ул Билалга үзе белән янәшәдән диярлек урын күрсәтте. Билал теләсә дә. теләмәсә дә җәелгән урынга утырырга мәҗбүр иде инде. Сәгатьләр буе аяк өсте йөреп, поезд көткән кеше мондый йомшак, уңайлы урыннан ничек баш тарта алсын соң?! Аннары купедагы бердәнбер буш урын бит әле бу. Калган бөтен җирдә чемоданнар, сумкалар Шулай булгач, инде тагын кая утырасың1 Салкыннан соң әнә шулай җылыга да килеп эләгә икән кайчак адәм баласы! III илал үзендәге аруны, ят ханым алдындагы кыенсынуны җиңәргә тырышып утыра, ә Нина һич нигә исе китмичә, җай гына сөйли бирә: - Халидә белән бергә эшлибез без..— Ул. сизелер-сизелмәс кенә ым ясап, йоклаган ханымга таба күрсәтте.— Менә, бер атнага ял алдык та. Төмән өлкәсендәге дус кызыбыз янына барып кайтабыз әле. Бик матур җирдә, тайга уртасындагы поселокта яши ул анда Мин аңа баргалап йөрим. Минем ир кәмәшем каршы иде. билгеле. Әмма, бәхеттән, әни килде. Ә минем карт кеше алдында бик тә тату күренергә ярата ул!.. Шәп сыйфат бит. әйеме?!. Тик сез аны бик тәкъва кеше икән дип уйлый күрмәгез тагын.— шактый югары постта утыра ул... Билал үзе белән әле генә танышкан бу ханымның шулай тиз арада ачылып китүенә гаҗәпләнеп тә куйды. Ирен дә өнәми генә телгә алды бит әле шул арада... Хәер, нишләп миннән шикләнеп торсын сон инде ул! Мин аңа кем соң! Җиде ят бер кеше бит... Бүтән җирдә гомергә дә очрашмаячак, күрешмәячәк, очраклы бер юлдаш кына бит мин аңа... Тукта әле! Әллә хатын-кызның барысы да шундыймы сон югыйсә? Үз хатыны Галия дә аны кешегә гел хурлап сөйли иде лә. Имеш. Билал йорт турында бөтенләй уйламый. Имештер, ул Галиягә дә тиешенчә игътибар бирми. Аны кирәгенчә кадерләми. Бәһасен белми аның, янәсе. Шул хакта чит-ятлар Билалга җиткергәч, күңелгә бик авыр була иде Галиянең күңеле белән аннан канәгатьсезлеге түгел, ә бәлки гаиләдәге хәлләрне җиде ятларга сөйләп йөрүе бәгырьне телгәли иде. Әгәр дә Галия үзе моны аңлый алса — кешегә сөйләп йөргән шул сүзләре белән ирен үзеннән ничек ерагайтуын белә, төшенә алса иде.. Менә монда. Нина белән сөйләшеп утырган вакытта, шулар искә төште дә Билалның күңел кояшын бер мәлгә тагын болыт каплап алды. Аннары, күңелсез уеннан котылу өчен генә. Нинага сорау биргән булды: Мәскәү каласы ни хәлдә яшәп ята соң? Сөйләшә-сөйләшә Нинага таба да борылды. Аның күзләренә дә карап алды. Зур күзләр, чиста зәңгәр күзләр—тыныч кына карап тору мөмкин булмаган күзләр иде алар! Нина аның кыюсыз гына карашын, әлбәттә, бер секундта ук сизеп алды, ләкин үзе тиз генә күтәрелеп карамады. Яңа танышын үзенә бераз ияләндерү идеме бу. бөтен чибәрлеген күздән үткәрергә юл кую. рөхсәт бирү идеме, әллә бөтенләй безнең башыбызга да килмәгән бүтән бер нәрсә идеме ничек кенә булмасын: аның бөтен кыланышы ипле, табигый. ягымлы килеп чыга Эчендә җаны булган адәм аңа битараф калырлык түгел иде. Билал да тора-бара Нинага ешрак күз салды Аның баштагы кыенсынуы әкренләп бетә барды. Ул кыенсыну урынына эчкә ниндидер җылы 110 Б хис. инде байтактан бирле тагылмаган рәхәт, ләззәтле тойгы тула, җыела бара иле Моны, әлбәттә, әллә нинди нечкә җепләр аша Нина да бик яхшы аштай утырадыр, ләкин тыштан ул берни дә сиздерми Бары 1ик тагын да ягымлырак тавышлы, назлырак карашлы, йомшаграк хәрәкәтле генә була бара Билал сирәк-мирәк бер-ике сүз кыстыргалап куя Нина исә күбрәк үзе сөйли, үзе ачыла Әйтерсең, менә хәзер Билал күз алдында ямь-яшел болыннан бер зәңгәр чишмә бәреп чыкты да. шул чишмә туктаусыз челтер-челтер ага, җырлый Гүя Билал шуның йомшак чирәмле ярында искиткеч рәхәтлек кичереп утыра Күнгән күрелмәгән рәхәтлек кичереп Инде ничә айлар буена аның күңелендә кайнаган ачу. аптырау, әрнү хисләре бер мәлгә артка чиккәндәй булды Эшендәге күнелсе- злекләр. гаиләсендәге туктаусыз гауга һәммәсе сонгы айларда Би- лалны никадәр талчыктырган, талкыган, тәмам туйдырган булса һич көтмәгәндә килеп чыккан менә бу очрашу да ир-ат жаны өчен шу- лкадәрлс үк тансык иде Шәһәр шау-шуыннан һәм ыгы-зыгысыннан нишләргә дә белми аптыраган адәм баласы, әйтерсең лә. һич уйламаганда җиләс урман эченә килеп керде дә. бер мәлгә элеккеге дөньясын онытты, урманның шифалы саф һавасын ләззәтләнеп сулый башлады «Кара әле. дип үз-үзенә ачыш ясады шунда Билал Инде ничә ел буе минем менә шулай ихлас сөйләшеп, ял итеп утырганым да юк икән бит’ Гел эш мәшәкате белән һәм гаилә ыгы-зыгысы эчендә үткән икән бит гомер соңгы арада» Менә шушы уена ялтанып ук диярлек күңеленә кызык бер чагыштыру да килде. Хатыны Галия белән шушылай иркенләп, җай белән генә рәхәтләнеп сөйләшеп утыра аламы сон Била т’ Аның янында шушылай жаны-гәне белән туарылып, бөтен дөнья ыгы-зыгысын онытып, күңеле белән ял итә аламы ул? Әйе. безнең бик күбебезнең бәхетсезлегенә күрә, биредә уңай җавап килен чыкмый шул Би тал белән Галиянең мөнәсәбәте, үзара сөйләшүләре дә күңелсез көнкүреш кысасыннан ерак китә алмый Җитмәсә әле үзара гаепләшүләр, үпкә-сапка гел өстәлә, чүп өсме үсә тора Кая инде анда хисләр, кая инде анда җан тартылу, күңел очыну! Ә менә Нина бер мизгелгә артта ка та барган яшьлеген искә төшергән төсле булды Көзгә калып туңган күбәләкне, гүяки, җылы бүлмәгә алып керделәр дә, әйтерсең лә. ул күбәләк мен.» хәзер шунда, күз алдында ук. үзенең матур канатларын күтөргәлн. тибрәндерә башлады Очарга, өскә таба күтәрелергә итенә баш талы Бнлалнын йөрәге тә әнә шул күбәләк хәлендә иле Салкыннан соң ул кинәт җылыга килеп эләккән иде Күңел, җан җылысына Хатын-кыз җылысына! Менә, ютта чыккач кына Халидәнең гуган көне икәне исебезгә төште әле Баппа. Төмәнгә барабыз дип җен тәнен йөреп, бөтенләй онытканбыз да! Өйләгез. М.эскәү эчемлетен сез дә авыз итегез булмаса Нина йолдызлы савышы ана табарак кузгатып куйды Аның пешкән чия төсендәге маникюрлы бармаклары шу тчакны пыяла савыт тат ы йолдызларга кушылып елтырашты Әйтерсең. Ьилал каршыннан бихисап күн һәм тирәюныә ул. я ткын сибүче йолды т iap өермәсе уз гы Юк. Билал артыгын кыстатырга һич гә яратмый Гомумән, кешенең иң әйбәт гадәте дип аның габиг ын теген, үзен бервакытта та. беркем алдында да көчләп һәм яса тма кыяфәт гә тотмавын исәпли Әнә шуны ул иң дөрес яшәү тип саный Гете янса бу кешенең их тас тык тан качуын та ул бары тик курку тына шп бәяли, ул кешенең ү зенчә яшәргә хә тсннән килмәү, эчке көчсезлек дип күрә Әйдәгез, сезнең өчен. Нина! Сезнең менә шушы сихри тү тә т тетегез өчен' Билал үзенең теленә шундый баллы сүзләр килүгә аптырый төшеп,— шәрабнең илһам китерә диюләре хак инде әллә, -төбенә әз генә, матур итеп кенә эчемлек салынган стаканны Нинага сузды. Хатын аны нәфис бармаклары арасына килешле генә итеп бастырып куйды. Аның бераз кыстату исәбе дә бар төсле иде. . Ул ашыкмый, көтә иде. Соң, әлбәттә, Билал кыстарга тиеш иде инде аны... Бүтән кем булсын?! - Безнең танышу хөрмәтенә була инде бу, Нина ханым.. Шушындый матур итеп танышу бик сирәк буладыр әле ул! Уйлап кына карагыз: Төн. Безнең поезд шау-шулы Европаның үзәгеннән килеп, ерак төньякка китеп бара Цивилизацияле Европаның уртасында яшәп тәмам туйган, аның шаушуыннан, төтен-корымнан, ясалма матурлыгыннан интеккән адәм балалары икенчерәк, табигыйрәк тормыш эзләп бүтән якка, икенче материкка ашкыналар... Билал уйнап-шаярып кына башлаган тост сыманрак сүзен әйтә-әйтә, үзе дә сизмәстән, эчендәге уйларына кереп киткән икән. Сөйләп бетергәч кенә искәреп алды.. Зәп-зәңгәр тәрәзәгә карап әйткән икән ул үзенең ялкынлы монологын. . Шуннан соң күзен кинәт Нинага күчергән иде — менә-менә түгеләм дип торган, түгелеп китү өчен бары тик бер генә тамчы хис көткән ике зәңгәр ут күрде., һәм шунда, үзе дә әллә нинди тыныч, ипле, сабыр тавышка күчеп: — Әйдә әле, Нина — диде... Ә күзе аерылмаслык булып әлеге ике ут учагына ябышкан иде инде... Нина — Мәскәү хатыны — кайчан кыстатырга, кайчан кыстатып тормаска икәнлеген яхшы белә иде булса кирәк: савыты төбендә бик юка гына катлам калдырып, матур гына итеп уртлап алды ул. Билал конфет сүтеп, аның кулына бирим дигән иде дә, Нина әле савытын куймаган, кулыннан җибәрмәгән икән — аның бармаклары назлы гына булып өстәл өстенә таралганнар, ә алар арасында матур бер күренеш хасил итеп алсу балкышлы савыт утыра Нина үзе дә, чак кына иелә төшеп, әнә шул сәнгать әсәренә төбәлгән... Билал кулындагы конфетын Нинаның иреннәренә таба китерде... Эчемлектән соң әле берни дә капмады бит... Нина аның кулы якынайганын тойды, ләкин ул кымшанмады... Шоколад конфет сизелер-сизел- мәс кенә хәрәкәт белән Нинаның иреннәре арасына күчте. Билалның буш калган бармаклары үзләреннән-үзләре аның битенә кагылдылар... Кап-кайнар иде ул... Бармаклардан соң әкренләп уч төбе дә кагылды... Шунда, Билалның учы Нинаның кайнар яңагына тулысы белән тиеп кенә өлгергән идеме, әллә юкмы, әллә инде аның учы Нинаның битенә якынаеп, сыланып кына алган идеме— шул мизгелдә Нина «Аһ...» диеп кисәк кенә борылды һәм... иреннәр үзләренең уртак ялкынына ташландылар... — Аһ!.. Нишлибез без!. Әгәр Халидә уянса! — Нина аннан кисәк кенә аерылды да, ашыга-ашыга шулай диде.. Бу сүзләрдә акланырга теләү дә, үзенең ашыгуы өчен уңайсызлану да бар сыман иде... Төн уртасында, төш белән өн арасындагы әнә шундый бер сәер халәттә тагын күпмедер гомер утырдылар алар. Ә Халидә уянырга уйламый да. кымшанмыйча да диярлек, рәхәтләнеп йоклый бирә. Аның баласы гына йокы аралаш авызын чыпылдаткалап ала һәм сирәк-мирәк ниндидер сүзләр әйткәләп куя. Ә Билал исә, җылы купеда баручы Мәскәү хатыны Нина янәшәсендә озаграк утырган саен, үзен һәм үзенең хәзерге чын хәлен оныта барды. Аннан ераклаша барды. Бу дөньяда, гүя, аның яраткан кызы Раушания да юк, әйтерсең лә аның хатыны Галия дә булмаган. Әйтерсең Билал менә хәзер япьяшь егет, буйдак кеше. Ә Нина аны тагын да әсәрләндерә, күңелен үзенә тарта, алгысыта иде. Биш йолдызлы шешәдә инде күп калмаган иде -алар бер-берсенен күзләренә текәлгән хәлдә әллә эчемлекне, әллә бер-берсенен карашын дөньядагы иң тәмле ризык кебек итеп тагын йотып куйдылар Бу юлы шоколадның кирәге юк иде инде. Бераздан купелардагы утны да сүндерделәр Ә поезд тәгәрмәчләре ашыга-ашыга тыкылдый бирде Ул «югары культуралы» дип даны чыккан һәм шау-шулы Европаның үзәгеннән Мәскәү дән килеп, еракка төньякка таба чаба иде Бу төнге поездның караңгы вагоннарында Ниналар. Билаллар һәм гагын әллә кемнәр, әллә кемнәр Караңгы вагоннарда бер мәлгә зиһен чуала, фикер гаркала. Ә кайчагында анда, караңгы вагоннарда, башлар югала, жаннар таркала Мәскәү ягыннан килгән поезд шул ул! Төнге юл шул бу! Билал Әү. Йоклыйсынмы'.’ Юк Йокламыйм Бер нәрсә сорыйммы’ Сора. Рәхим ит. Синең моңарчы юлда мондый зшкә тарыганың бар идеме? Билал бер мәлгә уйга калды «Заманнан артта калгансың дин миннән көләргә җыенмыйдыр бит Мәскәү хатыннарын белмәссең!» Әйдә, болай игәбез. Нина! Әйе. Билал. Мин сине тыңлыйм Әйдә бүген барысын да ачыктан-ачык сөйләшәбез Бер-беребездән бернәрсәне дә яшермичә! Чөнки сиңа минем алда кыенсынасы юк. мина шулай ук синнән уңайсызланыр урын күренми Әйдә. Билал! Нина кискен бер хәрәкәт белән ягкан җирдән башын күгәрде дә, терсәгенә таянды Үзенең күзләре Билалда Баш га мин сөйлимме си на үзем турында?! Ул күз карашын стенага күчерде, кулын җайлабрак куйды Аның бармаклары Билалның тәненә г иеп-г иеп алалар Ул пианинода бик сак кына иген моңсу да. ягымлы да көй уйнаган кебек Гүя. аның бармаклары клавишларга кат ылын-каг ылып ала, ә иреннәре арасыннан ул уйнаган көй үзе чыга Каяндыр эчтән, йөрәк түреннән үк чыга сыман ул моңлы авазлар IV ремә ярагып чыктым мин Байтак кына белә дә кебек илем аны Чөнки институтның соңгы ике курсын без бергә укын бетердек. Ул заочныйдан безнең төркемгә күчте Хәзер инде менә икс балабыз бар Бер кыз, бер малай үстерәбез Кечесе дә мәктәпкә бара инде хәзер Анысы шулай балалар үсә үсүен, тик нишләптер минем өчен хәзер тормышның кызыгы кипе Нигә дип сорыйсыңмы’ ӘЙтәм Менә инде мин балаларымны үстердем, аякка бастырдым. ги (атын, алта таба нәрсә инде'” Җирдә үзем кебек аптыраган адәмнәр санын api гырдыммы? Минем дөньяга кирәгем шуның өчен генә илеме’' Бу тына бик аз бит Шуңа күрә яшәүнең әтләни сере, кызыгы калмады хәзеп минем өчен Нина ашыкмый гына, үз эченнән уйлана-уйлана, тыныч кына тавыш белән coil ти го сөйли Ә Билал сүз дәшми Тыңлый бирә Аның ихлас тың тавын Нина та сизә Шуңа күрә ул сүзен дәвам итә Ә ирем Ул үзенең эш мәшәкатенә чумган! Аның өчен яшәү дигән нәрсә ай саен план үтәүгә генә кайтып кала! Аның айлык н ганны. еллык планны ү IHCC бар! Мин аны кызганам да инде, би ггс те. к «к у - 1*ч ИЗ И мескенне... Ләкин кешегә бер генә бирелә торган «яшәү» дигән нәрсә шулай көн-төн дөнья куып, чутсыз акча туплауга гына кайтып калмаска тиештер бит инде ул! Алай гына булса — бик тә начар, лабаса! — Нина, ә ирең синнән канәгатьме соң?.. Билалның бу соравына Нина көлемсерәп кенә куйды: һе. канәгать булмыйча тагын!.. Әйтәм бит. аның хатын-кыз, гаилә мәсьәләсендә таләпләре артык зурдан түгел. Иң заманча куелган менә дигән мебельле иркен фатиры бар. эшенә иртән машина килеп ала Кайтуга чибәр генә хатыны каршылый... Ә акча күп безнең, мин хәзер аның тәмен дә югалтып киләм бугай инде. Күп булгач, ничектер, акчаның да кызыгы китә икән аның! Болары инде Билалга моңа кадәр ишетергә туры килмәгән сүзләр иде. Бай кеше хатынының сүзләре болар. Шулай да гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышты: — Әйе. һәр гаилә үзенчә бәхетсез, ә бөтен бәхетле гаиләләр бертөсле. дигәнме әле Толстой бабай... Нинаны исә үз уйлары биләп алган, ул күңелен түгә бирә: — Мин аңа бер мәртәбә әйткән дә идем—әйдә әле. аерым яшәп карыйк, дип... Күзе шар булды! «Син нәрсә!—ди Минем бүтән мәшәкатем беткән мәллә!—ди. Эшсезлектән аптырасаң, әнә балалар белән күбрәк шөгыльлән!»—ди... Аңа карап кына мин барыбер үз уемнан кире кайтмадым, билгеле. Минем әле бер мәртәбә чын табигать эчендә яшәп, шундый җирдә эшләп карыйсым килә! Күңелем сизә—ошар кебек ул миңа! Дус кызым янына да әнә шундый өмет белән барам әле... Әгәр дә ул риза икән, тотам да күченеп киләм балаларым белән! Иремнең сүзенә карап тормыйм! Мин бит чит телләр факультетын бетергән кеше. Поселокта берәр эш табылыр әле. Әйе. Билал да үз яшәвендә шундыйрак үзгәреш гели түгелме соң? Ул да шулай уйлый, шулай эшләмәкче була биг Нинаның сүзенә кушылып үз фикерен белдермәкче иде. ләкин аның әле әйтеп бетерәсе бар икән... — Беләсеңме. Билал, уңайлы квартирада, байлык эчендә йөзеп яшәгән кеше тормыштагы иң гади, әмма иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрнең бәһасен белми, кадерен оныта башлый икән ул!.. Менә мине генә алыйк. Мин Мәскәүдә туып, Мәскәүдә үскән кыз. Анда инде, син үзең беләсең, болай карауга барысы да бар. барысы да җитә кебек... Әйткәнемчә, акчабыз да күп, теләгән җиргә йөреп тә кайтып була. Әмма... Әмма күңелем сизә —бу чын тормыш түгел! Кайдадыр матуррак тормыш бар. чынрак тормыш бар! Кайдадыр, ниндидер әнә шундый тормыш бар! Минем, бик соңга калганчы, әнә шуны табасым, шуңа ирешәсем килә! Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә минем! Ә болай... ялган тормыш туйдырды! Нина тынып калды. Яңадан мендәренә авышты. Билалны да уйлар биләгән иде. Нина турындагы уйлар. Үзенең инде айлар буена башыннан чыкмаган чуалчык фикерләре.. Тик менә хәзер аларның барысын да ничек итеп тиз генә сөйләп, аңлатып бетерәсең?! Әле күбесенә үзең дә төшенеп җитмәгән нәрсәләрне Шулай да сөйләмичә булмый. — Ә мин генә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина. . Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм... Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм инде мин... Эштә дә күңел үсми хәзер. Анда да. алла белсен нәрсә икәнен! Билалның сүзләрен Нина йөрәгенә бик якын кабул итте. ахры. — Әй. мескенем.. Син дә шул хәлдәмени соң? Өстәвенә балагыз да бардыр бит әле? Бар шул... Җиде яшьлек кызым бар. Аны ташлап китә алам дип уйлыйсыңмы?! — Моңа кадәр аерылмый яшәвем дә шуның өчен булды инде. Белмим, белмим озак түзәрсең микән! Син бик бала җанлы, нечкә күңелле кешегә охшагансың - Тукта әле, Нина, син дә күңелне нечкәртмә әле! Күңел, күңел диеп, болай да күп җәфа күрәм инде мин Әнә шул күңел белән тиз алдандым, тиз әсәрләндем дә инде' Хәзерге акылым булса, мин хатын-кызларның да. ир-атлар сыман ук. гап-гали кешеләр икәнлеген белер идем. Анарның да әйбәз күнеллеләре һәм каты күнеллеләре. таш бәгырьлеләре булганын аңлар идем Хәзер инде тышкы матурлык кына мина бөтен хатын-кызны да матур итеп күрсәтмәс, үзенә баш илермәс иде.. Билал үз эчендәге бөтен ачуы, дөньяга карата моңарчы җыелган ниндидер үче чыга баруын тойды, ләкин мона кыенсынмады, сүзен дәвам итте: Мин дә яратып өйләнгән төсле идем. Нина Анын тәрәзәсе гәбендә сәгатьләр буе басып тора идем Кинолардагы сыман серенадалар сузар! а әзер идем Ләкин Ләкин ул чагында мин бит аны бөтенләй аңламаганмын икән. Бары гик фасадына, тышкы кыяфәтенә генә алданганмын икән Мина әле хагын-кыз дөньясында тәҗрибәсез кешегә аның кем һәм нинди кеше булуы түгел, ә. гомумән, хатын-кыз булуы, ир-атны тартучы зат булуы тәэсир иткән икән* Мин шуны гына күргәнмен. Йә. шуннан ни әйтмәкче буласың инде Берни дә. бары IHK уйланам гына Мин монда сиңа сөйләүгә караганда күбрәк үзем аңлап җигәргә телим әле нәрсә булганын Ялгышым нәрсәдә булды икән дим? - Син. Билал, үзеңнең иң тон сүзеңне һаман әйтмисен әле Нишләп соң син хатыныңнан риза түгел? Сиңа нәрсә җитми? Мин аның күңел тупаслыгыннан, гышкы матурлык астындагы эчке ямьссзлегсннән җәфа күрәм бугай Мин хагын-кыз маскасына торешән кешелексез.текне асра алмаганмын элек Тышкы матурлыкның кибет витриналары һәм күргәзмәләр өчен генә яратылганлыгын аңлый алмаганмын икән мин ул чак га' Әйе. мин сине аңлыйм кебек Синдә дә әзрәк максимализм дип әй г имме, бар икән Без үз якыннарыбызнын үзебез өмет иткәнчә булуларын телибез бугай Ләкин мин, үз иремнең үзгәрәчәгенә инде ышанмыйм! Чөнки Чөнки бөтенләй икенче холык бит анда! Кеше ничек шуның кадәр үзгәрә алсын инде, әкият' Максимализмның катнашы юк монда. Нина' Мин сиңа үз башымнан үткәнне генә сөйлим! Барыбер инде сина күңел дөньялары түбәнрәк булган кешеләр ошамый, аларның эчке ярлылыгы ошамый Әнә шул нәрсә синең геңкәңә тия алым саен! Ә үзен син рухи яктан каядыр югарыларак яшисең. Бусы салны якка салам кыстырудыр инде анын шулай бит’ Ләкин моннан тына хәл үзгәрми шул' Аннары бит әле. Билал, мәсьәләнең менә бу ягы да бар кеше белән кеше беркайчан ла охшаш була алмый бит' Табигать бит ул. дөнья бит ул... Шулай шул. теория һәрчак җиңел ул Аннан әллә нинди матур фикерләр китереп чыгарырга мөмкин Билалның тавышында кырыслык чагылып кит те Моны Нина да шундук сизеп алды һәм Ярар, шактый нәрсә ачыкладык бугай, инде әзрәк ял итеп алыйкмы әллә? лиле. Алар йокыга киткәндә тәрәзәдә инде тан беленә башлаган иде Иртән барысыннан да алда Билал уянды Ә уяну белән башына кип ән ин беренче уй шул булды ничек болай килеп чыкты сон ә ге’ һич тә көтмәгәндә, Уйламаганда Хастаханәдә, операциядән соң наркоздан айныган чагында шулай әкрен генә әрнү, авырту тоя башлыйсың... Билал да үзендә шуңа охшашрак халәт сизде. Ул да тылсымлы исерүдән соң ушына килде, эчтә, бик тирәндә нәрсәнеңдер сыкрап авыртуын сизде... «Әй-яй-яй.. Кайчандыр үзем бик тә нык ышанган мәхәббәтне шушындый вакытлы очрашуларга алмаштырырмын диеп уйлаган идеммени соң мин?!. Минем өчен бик тә изге хис иде бит ул... Ә чынлыкта менә ничек килеп чыкты. Әнә шундый җан әрнү хисе белән бергә үк диярлек аның күз алдына кызы Раушания килеп басты. Килеп басты да. һич кенә дә китмичә, кымшанмыйча Билалның күзләренә карап тора башлады. Т екәлеп- текәлеп! Юк. бу аның кызы Раушания генә түгел иде бугай... Бу — Билалның моңа кадәр килгән намуслы яшәү юлы иде. Бу шушы көнгә кадәр нык сакланган әхлак-әдәп кануннары иде. Бу Билал шәхесен тотып һәм саклап торган бер эчке үзәк иде. Көнбатыш яктан, Мәскәү каласыннан килгән төнге поезд һәм андагы төнге чибәр хатын безнең Билалның башын әнә шундый тәшвишле уйларга салды. Билал иртән үзен битәрләде, яшь хатын-кыз сихере белән күзгә-күз очрашкач, тыелып кала алмауда гаепләде. Салкын акыл саклап кала алмауда һәм тагын әллә нинди гөнаһларда үзен гаепле санады. Мондый уйлар куерып китеп, аның бәхетсезлеген тагын да арттырды. аны эчтән көчсезләндерде. Инде хәзер эшендәге җитәкчесе дә аны дөрес ачулангандыр кебек иде. Билалның: «Архитектурада бары тик сәнгать кануннары гына хакимлек итәргә тиеш!»—дип йөрүләре дә буш сүз генә сыман иде. Билалның әнә шуның өчен күпме көрәшүе — ихлас булмаган, чын күңелдән булмаган кебек иде. Әле кайчан гына эшендәге зур түрә белән бик тә ышанып югары сәнгать өчен көрәш алып барган Билал менә хәзер, бер ялгыш адым нәтиҗәсендә, төпсез коега очты кебек. Бүтән өскә менә алмаска, күтәрелә алмаска! Әйтерсең лә. Билал менә шушы сәгатьтән башлап, хәзер җир корты дәрәҗәсендә генә, югары интеллектуаль тормышны онытып, бары тик физик яшәү яссылыгында гына тереклек изәргә тиешле иде! «Дөньяның аегы өскә килүе- шулдыр инде, күрәсең»- дип зур һәм гаять күңелсез НӘ1ИҖӘ ясагандай булды Билал. Ә бераздан аның башында бүтән төрлерәк уйлар да җилпенде «Йә. әйт әле, бу очракта бүтәнчә эшли ала идеңме соң син?! Син үзеңне чын тормыштан аерып, ниндидер бер кирәксез, ясалма кыса эченә кертеп бикләмәкче түгелме соң?! Андый ясалма кыса эчендә яшәү, көн күрү, ул мескен һәм кызганыч кешеләр язмышы гына түгелме соң? Син андыйлардан үзең үк көлә идең ләбаса!» Әйе. иртән иртүк Билалны чолгап алган уйлар тиз генә котылырдай түгел иде. Инде моңа кадәр дә үз кайгысыннан башы каткан Билалга бу тон шулай итеп тагын яңа сораулар, катлаулы уйлар өстәде. Аларга җавап таба алмыйча газапланган Билалның башында исә бер генә фикер: «Барысыннан да котылырга китәргә, качарга!»—дигән уй гына чәбәләнде. Аскы сәкедә Мәскәү хатыны Нина рәхәтләнеп ял итә. Күрше сәкедә Халидә баласын кочаклаган килеш йоклый. Ә кара шәүлә төсле поезд, дөбер-шатыр килеп. Көнбатыштан Көнчыгышка таба ашыга... Якты күл кенче көнне кичкә кадәр дә Билад үзенең төнге юллашлары белән барды әле Хатыннар берөзлексез диярлек Мәскәү хәлләрен сөйләштеләр. андагы уртак танышларын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыктылар Ә Билал күбрәк тәрәзәгә карап утырды Сүзгә сирәк кагышты Хәзер инде аның башында барысы бергә буталган иде Эшендәге низагка һәм гаиләсендәге гаугага менә бусы да килеп өстәлде бит әле һич гә уйламаган җирдән Билал шәһәр хатыннарының «мәхәббәт маҗарасына" килеп каш ы бит әле. Бу хәлдән сон инде хәзер Би.гаяны битәр тәүчеләр- нец сүзе дә дөрестер сыман иде Алар хаклыдыр кебек иле Бары гик күз карашлары Нина белән очрашкан чакларда гына ул аннан озак аерыла алмый карап торды Аның кем икәнен аңларга теләгәндәй. Ә Нинага нәрсә ана рәхәт, ана күне л те' Билал төшәсе тукталыш тагын төнлә булачак икән' Моны әйткәч кызлар көлешеп тә алдылар Сине безгә тон биргән иде. тон үзе ала ла Әллә төш кенә булды инде бу! Гонге сәгать бер тулып килгәндә Билал поезддан төшеп ка иы Ана хәтле алар бер җаен гурып китереп. Нина белән адреслар алмашмакчы иделәр әмма икесе дә шаккат ты икесенең лә әлегә ныклы адресы юк икән бит! Шулай да Нина үзе бара торган дус кызының адресын әй ire «Бәлки, син дә килеп чыгарсын әле » дин. өстәп тә куйды җитмәсә Билал ла үзе бара торган ял йортының адресын язган булды Аның бердәнбер урыны шул биг инде хәзергә. . Менә, ниһаять, «Якты күл» тукталышы. Вокзалы ла бик кечкенә икән Билал, вагондагы танышлары белән гиз генә саубуллашып, перронга төште Аннары, поезд киткәнен лә көтеп тормас ran. үпе Көтү залы да бик бәләкәй икән монын Унлап кына тиван куе нан Алары да искеләр тырналып, уелып беткәннәр, әллә нинди сүзләр язылган Билал әзрәк чистарагын сай ган. иң почмак iai ысына барып ауды Аның кергәнен искәрүче дә бу гмады шике г ге Бераз утыргач исенә килеп, портфеленнән пинҗ.иен гартын чьи арлы Аны диванга җәеп салып, шуның осгенә яны Әмма бо ган гына каты иде ул тиз генә җайлап яга алмалы боргаланды, сыргаланды, әллә ничә тапкыр Iорган га утырды . Шулай шактый иза гангач кына оныгы га алды, йокыга китте . Искиткеч бер рәхәтлек, хәтта, әйтергә мөмкин, ниндидер на», иркәләү тоеп уянды ул Инде күнгән тагылмаган рәхәт тынычлык oil герсең, моңарчы җыелып килгән дә менә шушы уяну вакытына гына бирелгән Әйтерсең, бу җир йөзендә о так җәфа ганып йөргән а ләм ба гасының ниһаять яңадан бәхетле һәм ирекле булып уянуы' Баксаң инде шактый югары күтәрелергә өлгергән кояш нурлары төшкән икән ана' Кояш аны үзенең мәрхәмәт ге кочагына а гып иркәли икән Әнә шуңа күрә Ьилалга рәхәт икән «Әллә минем тормышның бәхет ге ппән о теше менә шушы иртәдән башланып китә микән’» бу адәмнең күне генә шундый уи да килде Чыннан да яшь. тормыш дәрте ташып юрган eici менә шушындый гүзәл иртәлә пичек инде үзен бәхетсез сизәргә игеш” Башы исән сау. күңеле изгелектә, бөтен барлыгы дөньяга мәхәббәт белән гу гы мон- гый кеше гаиләм таркалды дип кенә кара көеп йөрергә тиешмени сон' Шу гай булг.гч менә бу кояшлы копнен ү зе сыман балкысын .»гс ул' Шушы тыныч, матур иргә бәхетен кичерсен' Мондый иртәләр агар И үзләре — бик зур бәхет, үзләре бик олы байлык бит! Без. тыныч тормышка артык ияләнеп, артык күнегеп киткәнбез дә. бу матур иртәләрнең чын кыйммәтен белеп җиткермибез... Безгә һаман нидер җитми, һаман нидер кирәк... Ә менә кешенең, яисә, алла сакласын, кешелекнең тормышында ниндидер зур бәхетсезлек, күңелсезлек килеп чыксын - ул чагында инде кайдадыр еракта, артта калган теге матур иртә иң зур бәхет булып тоелачак! Кешегә, кешеләргә барысыннан да кадерле истәлек, хатирә булып искә төшәчәк ул!.. Ниндидер зур күңелсезлеккә тап булгач кына матурлыкның, рәхәтлекнең чын кадерен белә ала торган адәм баласы, шулай итеп, үзенең үткән гомере кырыннан чәчкә җыйгандай, иң матур көннәрен, иң бәхетле сәгатьләрен җыячак... Җыячак та, иң гүзәл букет сымак итеп, үзенең йөрәк турысына күтәреп — аңа озак, бик озак карап торачак... Сокланып, баш иеп. сагынып, тагын бер кат шуларны яңадан кабатлыйсы килеп карап торачак ул аларга — үзе кайчандыр кичергән бәхетле көннәргә, бәхетле сәгатьләргә! Әнә шундый якты уйлар килеп. Билалның йөрәк ярасы сызлавын беразга булса да бастырды, башындагы борчулы уйларын оныттырды кебек. Кызы Раушания исенә төшкәч тә Билал, «әнисе янында бит әле...» дип үз-үзен сабырлыкка өндәде. Соңгы көннәрдә күпме җан газабы кичергәннән соң инде, ниһаять, бераз ял итәргә тели иде ул. Ялны бик тә сагынган иде шул. Вокзал янындагы мәйдан ындыр табагы кебек, зур. иркен икән... Якынтирәдә бер-ике катлы өйләр... Әнә мәйданның аргы почмагында автобуслар да тора... Билал салмак кына адымнар белән шуларга таба юнәлде. «Ял йорты» дип маңгаена ук язылып куелган автобус әллә кайдан күзенә ташланды. Шәһәрдә күнегелгән гадәт буенча, үзе дә сизмәстән, йөгерә үк башлады Билал. Автобус тирәсенә җыелган халык: Ашыкма, ашыкма, әле бүтәннәрне дә көтәбез! дип тынычландырды аны. ... Юл асфальт иде. ул бик матур каен урманын ярып узган. Юлы шәп булгач, автобусы җитез элдертә, иртәнге юлда әле машиналар да очрамый диярлек... Ян тәрәзәләр яртылаш ачылып куелган. Күкрәкләрне рәхәтләндереп урманнан саф, салкынча һава керә... Чынлап та матур шул! Тоташ урман бит—ап-ак һәм ямь-яшел төстән генә торган каен урманы! Дөньядагы урманнарның иң гүзәле булган каен урманы! Аклык, зифалык, нәфислек, чисталыкны мактауга багышланган җыр шикелле. Шул мизгелдә, ниндидер серле бәйләнеш аша. аның уйларына кызы Раушания килеп керде... Ә-ә-ә... бәлки шуңадыр — ул бит төсле буяулар белән ямь-яшел каен агачын ясарга ярата иде... һәм ни өчендер үз рәсеменең астына балаларча кәкре-бөкре итеп, утыртма хәрефләр белән «Ак каен» диеп язып куя иде. «Каен» диеп кенә, авылча гади генә әйтергә өйрәнгән Билалга бу бик кызык тоела иде. Әйе. ел саен яз җитү белән алар шәһәр читендәге каенлыкка йөри башлыйлар иде шул. Кызын агачлар танырга да шунда өйрәтте бугай инде ул. Күрәсең, шул вакыттагы язгы каеннарның аклыгына, чисталыгына сокланып Билал үзе башта «ак каен» дигәндер инде. Кызы шуннан исендә калдыргандыр... Автобус тәрәзәсе артында ак каеннар йөгерешә... Алар арасында кечкенә кызы Раушания дә бар төсле... Ак каеннар белән бергә ул да кала, артта кала, еракта кала төсле... Бу уйлардан соң иртән йокыдан уянганда сизелгән чиксез бәхет тою хисе ничектер бәләкәйләнеп, кечерәеп калды... Күңеленә тула башлаган моң ташкынына артык ирек куймас өчен Билал күзен тәрәзәдән алып, автобус эчендәгеләрне күзәтергә тотынды... Иң алгы урындыкка берәү дә утырмаган икән — әйе. урын күп шул. иркенләп урнашырга була Эне. яшьләр. сул як рәттәге икенче урындыкка утырган егет белен кыз ничек матур итеп бара лар Кызы егет кочагына ук кереп беткән, күзләрен ярым йомган, үзе бәхетле елмая, һгете исә ун кулы белән йомшак кына итеп аны кочаклаган, сул ку.тынын герсәге белән ачык гәрәзә рамына таянган „ Алардан артта тагын буш урын Анда ике зур чемодан гына куйганнар Әнә. ул чемоданнарның хуҗалары ике ир-аг ипләп кенә нәрсә I у рында дыр соиләшеп баралар. Аларнын да күзе тәрәзәдә, урманда. Билал үзе утырып барган рәтне күзәтә башлады. Менә аның алдында гына бер абзый белән карчык «Кара әле. болар да ял игәргә бара микәнни?! Кызык! Бу яшьтә ял йортына йөрү бик сәер түгелме сон ул'?!» Ул да түгел Билалны гәмам шаккапырып әлеге абзый ишете- лсришетелмәс кенә тавыш белән татарча җырда көйләп җибәрмәсенме1 Җыруның да ниндиен әле Туган ягым юл арасы. Үзем авыл баласы Абзыйның үз күнеле булганчы җырлап бетергәнен көтте тә. ипләп кенә сүз кушты Билал: Бабай, әллә син дә ял йортына барасынмы ’ Бу тирәләрдә татарча зндәшү аның өчен ят түгел иле ахрысы абзый бер дә гаҗәпләнмичә генә ана таба борылды та. аннары карчыгына карап, колә-көлә Әйе шул! Без дә ят йортына барабыз' Әйеме. карчык” диде Билал моны ничек аңларга ла белми торганда бабайның карчыгы ярдәм ит ге Шунда якынла гына торабыз без Ят йортыннан ерак гүгс г генә Мен.» шәһәргә барган идек әле Оныгыбызның хәлен бе гергә Шуннан кайтып килеш Гаять ачык чырай күрсәтеп сөйләшә башлаган бу карг белән карчык Билалга бик ошады. Аның тагын да сүзне дәвам игәсе алар турында күбрәк беләсе килде. Ә оныгыгызга ни булган сон'’ Бу юлы инде бабай уфтаныбрак ютынды Әй заманнар, диген син1 Нинди заманнарга килеп жигтек бит' Бердәнбер оныгыбызга духгырлар- «Урманга чыгарга ярамын авыл җиренә кайтырга ярамый'» тигәннәр Югыйсә чире көчәя икән Билалп ы н мондый нәрсәне әле гомерендә дә ишеткәне юк и тс Чын булыр микәнни бу?! Шундый авыру да бу га микәнни юньяда" Сорамыйча ла булдыра алмады Ә нинди чир ди соң ул? Бабайның җавабы кыска булды: Кем белсен инде аны' Хәзерге мен төрле чирне' Нигә белмәскә! Әллиргия ди! Малаен шу гай диеп кайгып өйне бнг. оныттыңмыни! Шуңа күрә хәзер оныгыбызны күрергә тилмереп ягабыз бит инде (. онлап булса да сүзгә кушылган әбинең тавышында борчы ly да һәм кемгәдер, нәрсәгәдер ачу ла си зелә иде Билал тынын калды Бик гә сәер яңалык иде бу аның өчен' Кешегә, япь-яшь кешегә, әнә шул табигатькә чыгарга ярамасын әле' Йа. дөнья' Кая барасын син' Байгак кына вакыт тешләрен кысып, йөзен чыгып, ниш зәрг-> бс гмп бар (1.1 ул. Аннары Нинанын та Мәскәүнс таш зап. еракка гай; граница кит • ргә теләве исенә төште У г да качарга тели түгегме сон'’ Хатын-кыз сизгерлеге белән әнә шу г куркынычны а гдан тойган гүгс тмс н тәэсирләрен югалтасы өстәл артындагы гадагн »н ген. ү тс качкан ыгы-зыгы шаукымына яңадан кайтасы ки тми И Ь lllx Г ук вакытта ул боларлан аерымрак халәттә утырганын га апдерм.хкә тырышты Шуңа күрә тыштан гына булса та тегеләр кә пәйдә кәгеп. сөйләшкәндә «әһә. әһә» диеп утырган булды. Ә эчендә, җанында тыныч бер иплелек, салмак агышлы бер ләззәт һәм аннан да мөһимрәге: тагын да зуррак рәхәтлек, бәхет көтү бар иде. Ашаганнан соң һәркем үзенең бүлмәсенә китте. Била.тга дигән аерым бүлмә коттеджда, төп бинадан бер йөз метрлар чамасы читгәрәк икән. Аның каравы, күлгә якын! Бәләкәй капкадан гына чыгасы да, тау гына төшәсе! Бүлмәсенә кергәч креслога утырып әз генә ял итим дип уйлаган иде. бераз утыруга йокысы килеп китте һәм Билал, тиз генә чишенеп, урынына менеп тә ятты. Менә шушындый иркен чакларда, ял вакытларында, йокының кирәген бирә торган гадәте бар инде аның... Гаеп итмәгез, берүк! Аннан сон бөтенләй икенче, өр-яңа кеше булып тора бит ул! Көче, дәрте ташып торган кеше булып! Байтак йоклады Билал. Уянып сәгатенә Kapaian иде —унбер тулып килә икән. Тыштагы эсселек инде бүлмәгә дә үткән, көннең нинди кызу икәнен моннан да чамалап була... «Эссе» дигән сүз артыннан ук аның алдына күл килеп басты. Янында гына Якты күл бар бит! һәм Билал сикереп тә торды, трико чалбар белән майка гына эләктереп, чыгып та кит ге. Күлгә! Нәкъ бала-чага сыман сөенеп чапты Билал күл буена! Күл буена җитәрәк акрынайды. Аның яшендә болай йөгереп йөрү бик үк килешмидер бит инде... Хәзер, көн уртасында, урман эче дә шактый кызган икән. Менә сукмак кечкенәрәк бер чокырга төшеп менде дә. бөтен күл буен ап-ачык итеп күрсәтеп торучы калкулыкка килеп чыкты. Билал тукталып, байтак күзәтте аннан. Кая гына караса да — кеше иде монда. Барысы да эшләпәдән яисә яулыктан, өсләренә зонт көйләп куючылар да бар . Урмандагы күл буена шуның хәтле халык җыела ала дип Билал күз алдына да китермәгән иде. Тынычрак, кешесезрәк урын эзли-эзли яр буенча китте. Чирәмлерәк, ятып торырдайрак һәр почмакка кеше кунаклаган. Чибәр-чибәр ха- гын-кызлар. түгәрәк-түгәрәк ир-атлар... Ә кайберләрең күкрәкчә буенча гына аерырга була — иренең дә, хатынының да гәүдәләре бер үк, бүтәнчә һич аерырмын димә! Шулай —кайсына сокланып, кайберсенә гаҗәпсенеп бара иде. якында гына аның исемен кычкырдылар: Әй. Билал! Әйдә, монда кил! Караса — тегеләр, өстәлдәшләр! Бер агач күләгәсенә кереп чүгәләгәннәр дә. шушындый эссе көндә кәрт сугып маташалар! Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең, билләһи... Бу адәм баласы үзенең ияләнгән гадәтен кая гына барса да һич ташламый бит.. Нишлисең, барды инде Билал алар янына... Әйдә, утыр! Безгә менә бер кеше җитми... Нәрсә әйтергә дә аптырарсың монда... Кисәк кенә баш тартырга да уңайсыз... — Җегетләр, мин уйный белмим биг! Ышанасызмы?!—Билал шундый хәйлә белән котылмакчы булды. Нәрсә, дураклы да уйный белмисеңме?! Әйе шул... Үзе елмая төшеп, тегеләргә карап тора бирде. Янәсе, ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз шаярту дип кабул итегез. Алай да ярый! Әдәп өчен алар янында бераз басып торды да. аннан бик үк еракка ки I мичә чишенеп атты, күз-колак булсыннар дип. киемнәрен болар янына китереп куйды. Суга кереп китте. Яр буенда бик күп бала-чага, карт-коры мәш килә иде, Билал бераз суга ияләнү өчен генә күкрәк тиңентен суда басып горды да, рәхәтләнеп, колач сала-сала. ирләрчә сикерә-сикерә. йөзеп китте... Бу рәхәтлек инде ярдан карап тору ише генә түгел иде! Монда — йомшак, салкынча суда йөзгәндә һәр күзәнәгең искиткеч иркенәеп, кинәеп китә иле. үзенне чынчыннан бер су җанвары сыман тоясың! Билал күлнең уртасына ук керде Күпләр монда хәтле йөзәргә кыймыйлар идеме, иренәләр идеме уртада беркем дә юк. Тик бирелә су салкынрак икән... Күрәсең, шактый тирәндер бу күл. Әнә бит. каршы як яры ничек текә! Ә бу ягы сөзәк һәм ул ямь-яшел чирәм белән капланган. Шулай озак кына кинәнде ул күл уртасында Бер хәрәкәтләнмичә чалкан да ятып торды, диңгезчеләрчә дә йөзеп карады, тик кенә, ти- рә-яктагы урманны гына күзәгеп тә торды Әйе. Билал бирегә килеп һич тә ялгышмаган иле! Ярый әле путевка булды! Югыйсә, болай да миңгерәгән Билал эсседән чатнаган таш арасында шәһәрдә нишләр иле икән хәзер! Соңгы елларда гаиләсендә ешаеп киткән тавыш-гаугалардан бик тә туйган, эшендәге бәрелеш-чәкәләшүләрдән тәмам изаланган Билал ниһаять иреккә чыкты. Ул ирекле! Ул хәзер табигать баласы' Аның хәзер бернинди дә четерекле мәсьәлә чишәсе, нәрсә өчендер жан-фәрман көрәшәсе юк! Ирек татлы! Ял рәхәт' Байтак кына юангач, Билал ярга таба йөзеп китте. Чишенгән җиренә егетләр ягына караса алар кәрт уйнаудан тукталганнар. өсләрен салып куйганнар һәм күлгә текәлеп. Билалны күзәтеп утыралар III рга бераз калгач Билал боларга кычкырган булды: Әйдәгез, су керәбез! Тегеләр аны-моны дәшмәделәр, һаман карап угыра бирделәр Ярга чыгып елмая-елмая яннарына килгәч кенә аларның яшькә Била г чамасындарагы ул Саша исемле иде. ахрысы үзенең нечкә тавышы белән сүз башлады. Сине йөзү буенча бүлмә чемпионы дип игълан игәбезме инде’ Ә икенчесе шундук аңа каршы төшәргә ашыкты: Нинди чемпион ди тагын' Просто акылсыз бер адәм! Шушындый эссе көндә кисәктән суга кереп китәләрмени!.. Башта бер ярты сәгатьләп су буенда юынырта кирәк бит. суга күнегергә кирәк! Аннары инде әкрен генә керергә дә мөмкин!' Бусы Сергей Николаевич дигәннәре чын күңелдән ачуы килеп, канәгать түгел тавыш белән сөйли Тик Билал аңлап җигә алмалы ни өчен кәефләре кырылган бо ларның? Ул йөзен килгән кызулыктан соң гиз генә туктап кага а гмый иде берникадәр вакыт аллы-артлы йөренгәләп алды, гирән-гирән игеп сулады, г ирә-юньдәгеләргә күз аткалады. Дөнья матур, дөнья күне где. ә кәеф тагын да шәбрәк' Ә тегеләр, ни гаҗәп, һаман әлеге сөйләшүләрен дәвам итәләр Мин үзем, радикулит эләктермәгән булсам, әзрәк су коенуга каршы түгел, әлбәмә Ну. нишлисең радикулит уен эш түгег' Су уртасында каптырса беттең дигән сүз! Сак танмыйча ярамый' Яра мый! Бусын бик тәмләп кенә, нечкә тавышын сузын-сузып кына Саша әйтте Би талпын әле аңа ныклап, текәлеп дигәндәй караганы юк иде менә хәзер кыюланып кигегт байтак кына күзәтеп алды ул Сашаны Кызык иш әйтергәме, кызганыч дияргәме бу кешене? Кайсы сүз туры киләрәк микән соң аңа? Саша, яше буенча аттың белән бер чамадарак булуга карамастан, Чехов герой тарын искә төшереп җибәрде Би лапа Чехов ки ran тарында Я көлеп тасвирланган, бер дә җан әсәре сизелмәгән типларны Әле җитмәсә, шулар өстенә. кулына бик җитди генә рәвештәге күзлек тә тоткан! Юк, кара күзлек түгел чын күзлек, җитди кешеләр күзлеге Әйе. Билалның андый тип кешеләрне күргәне бар: алар һәрчак үтә җитди булып күренергә тырышалар, үзләренә кеше алдында (ә бәлки һәрвакыт шулайдыр!) бернинди тегенди-мондый малай-шалайлык, беркатлы кыланмыш рөхсәт итмиләр. Бу аларның тышкы кыяфәтләреннән, киенүләреннән үк башлана һәм үзләрен тотуга, һәр сүзне әйт үгә, сөйләшү интонациясенә кадәр килеп җитә. Сез дөрес әйтәсез, билгеле. Александар Петрович, кеше иң элек сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, сәламәтлек барысыннан да мөһимрәк.. Сергей Николаевич, үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә бернинди шиккә урын калдырмастай тавыш белән, күзләрен ярым йомган килеш сөйли. Шундый урында — урман уртасында, менә дигән ямьле, һәммә җан иясе үзен иркен тотардай җирдә — ничек кеше үзен-үзе шулай җансыз саклап тора ала икән? Моңа хәтле боларны авыз ерып кына күзәткән, аларның сүзләренә артык игътибар да бирмәгән Билал тора-бара авызын җыеп, үзе дә җитдиләнеп китте. Ул болариың кыланышына гаҗәпләнеп, шуның серенә төшенә алмаганга уйчанланып калды. Болар чынлап та шаяртмыйча, ихластан әйтәләрме соң? Әллә булмаса беркатлы Билал алдына куелган юмористик күренешме бу?!.. Юк. аларның үз-үзләрен тотышлары юморга охшамаган иде... — Хөрмәтле Сергей Николаевич, сез менә шушындый искиткеч матур көндә рәхәтләнеп су керү ләззәтен дә аңлый алмыйсызмыни'.’ Билал үз тавышына битараф-тынычрак тон бирергә тырышкан иде. бик үк алай килеп чыкмады, күрәсең. Андый тыныч кына тавыш белән сөйләшә аламыни соң ул?! Эчендәге дулкын һәрчак тышында бит аның! Эчендә туган дулкын шул ук минутта теленә, үзен тотышына, бөтен барлыгына чыга бит аның! Ә Сергей Николаевич коеп куйган мәһабәт сын иде Билал каршында Бу сүзләргә ул керфеген дә селкетмәде. Бөтенләй ишетмәгән үк кыяфәт белән, ачу чыгарырлык бер битарафлык саклап тора бирде.. Кызык! Тукта әле. Билалның мондый күренешкә элек тә очраганы бар иде бит! IV нститутка яңа директор килеп эшли башлагач та шундыйрак бер күренеш булды түгелме соң? Әйе. ул көн бик тә хәтерендә Билалның. Ул ниндидер йомыш белән шәһәрдә йөреп, бераз соңлабрак кайткан иде үзләренең эш бүлмәсенә. Ишекне ачуга ук. бүлек мөдире Хәкимҗан абый янына килеп утырган юан гына гәүдәле, бик җитди кыяфәттәге бер кешене күреп алды. Үзләренең яңа директорын якыннан күргәне юк иде әле Би ла лның. шуңа күрә: «Әһә. бу шул икән!»— дип куйды. Тыныч кына исәнләште, үз урынына барып утырып, эшли башлады... Әмма тегеләрнең сүзе колакка керми каламы соң инде, бер бүлмәдә утыргач! Билал шуны аңлады: ул эшләгән проект буенча сораша икән яңа директор. Ә бүлек начальнигы Хәкимҗан абый, үзе конкрет белмәгән нәрсә булгач, якынча гына сөйләп утыра... Хәлне аңлап алуга, түзмәде Билал: тегеләр тынып торган арада, сорамаган-нитмәгән кешегә үзенең бар белгәнен сөйләп тә бирде! Кы- зыпкызып. дәртләнә-дәртләнә сөйләде әле! Ә яңа директор нишләде дисез шунда?! Үзләренең ипле генә сөйләшүләренә шулай җайсыз кушылып китәргә теләгән Билалга күз генә 124 И гөшереп алды да. кыл да кыймылдатмый нәкъ элеккечә утыра бирле, тыныч кына. Сөйләп бетергәч. Билал аптырап кипе Тукта әле. әллә мин саташаммы соң?! дип куйды Төш кенәме соң әллә бу?! Тегеләр б\ проект белән чынлап кызыксыналар төсле иде бит' Кыл аныч. өндә иде шул ул. өндә! Билал көпә-көндез саташкан иде! Яңа директорда пенсиягә кигкән Газиз абый сыман булыр дип ялгышкан иде ул! Үзенең бу ялгышын тора-бара бик нык аңлады ул, билгеле, аялады. Билалш пт инде күп мәргобәләр сынаганы бар яңа директор кебек һәм менә мондый кешеләрнең эш өчен, халык өчен, бүтәннәр өчен бервакыт га да исләре китми. Алар беркайчан да үз өсләренә зур җавапчылык алмыйлар. Алар бер генә вакытта да күкрәкләрен куеп бүтәннәрне саклап калмыйлар. Алар беркайчан да бер генә мәсьәләдә дә беренче булмыйлар Алар беркайчан ла. бер генә мәсьәләдә ДӘ кистереп җәнап бирмиләр! һәм алар, мондый кешеләр, беркайчан да тулысыңча ачылып. иң төптәге уйларын бүлешеп сөйләшмиләр Алар һәрчак сак. уяу. куркучан булалар. Менә шушы сыйфат ларны үзләрендә булдырырга тырышу аларны. гомумән дә. чикләнгән натура игә Күпмедер вакыт ган соң. аларнын әнә шул эчке һәм тышкы тормозлары үзләрен гел тыеп, туктатып яшәүләре эчке бәләкәйлеккә, рухи тарлыкка, чикләнгәнлеккә китерә... Менә шушы уйларына Билал торган саен, яшәгән саен ныграк ышана килә. Сергей Николаевичка карап юрганда Билалнып башыннан әнә шундый уйлар үтте. Хәзер инде бу бәндәнең кем икәнлеге, нигездә, билге.ге кебек иде . Тик менә ничек иген аның аркасында биредә к.тефен бозмаска да, ипчек игеп мондый әңгәмәләрдә тынычлык саклан калырга - бусын нык кына уйларга кирәк иде Билалга Ярар, әйдә кайтабызмы инде, герой! Сергей Николаевич, үзен хуҗаларча тоеп, кулын Билалнып җилкәсенә кигереп салды. Хәг га җи г- кәдән югын җиңелчә генә селкетеп гә караган булды. Бу кентеләрнең бәген хәрәкәтләре ничек үлчәнгән, никадәр ганыш, кабатланган! Ничек бер-берсснә охшаганнар алар бер-берсен оеркай чан да күрмәгән һәм күрмәячәк бу адәмнәр! Билалның танышлары әдәпле генә иттереп саубуллашканнан соң. ял йортына менеп киттеләр. Өченче өстәлдәшләре Василий Петрович га тыныч кына аларга иярде... Ә Билалның моннан бер кая да китәсе килми Монда җан рәхәте тапты ул! Тик менә «ингәш» дияргә тиешле кешеләр генә әллә ниндиерәк булып чыктылар бит әле. Каян килгәннәр микән соң алар1 Әле мин анысын да белмәдем бит Хәер, шул ук мин качкан мәхшәрдән шәһәр җиреннән килгәннәрдер инде. Ул бернәрсә җәен гормастан, яшел чирәмгә сузылып ятты (Кгән кояш кыздыра, аста салкынча чирәм, якында гына менә дигән күл рәхәт иде ана. табигать баласына!!! нды... Ләкин шунысы сәер тәне, гәүдәсе ничек кенә рәхәт гәнсн ял итмәсен үзенең башын, үзенен уйларын, барыбер, моңарчы ияләнгән тормышыннан аера алмый иде Билал Барыбер ул улай озак ятты ул. Аннары, артык эссе кояш аегында инде тәмам чы гар хәле калмагач, суга кереп кипе тагын кинәнеп, оныгы лып йөзде Тагын ярга чыкты, тагын тәне яна башлаганчы кыты искә төшә иде Менә хәзер дә, үзе ул кайнар кояш астында кызынып яза. ә уйлары, күңеле әллә кайда — еракта, эшенә бәйле вакыйгалар арасында . Күз алдында һаман шулар... Шулай итеп, сез Сәнгать сараен проектлаштырырга булдыгыз инде, ә?! Яңа директор Билал эшләгән бүлек архитекторларын үз кабинетына җыеп алды да. әнә шулай кискен генә итеп башлап җибәрде сүзен. Әле дә хәтерендә Билалның: шуннан соң бүлмәдә бик озакка тынлык урнашты. Ниндидер начар тынлык, күңелсез тынлык — кешеләр бер-берсен аңлый, аңлаша алмаганда була торган тынлык иде бу. Эченнән генә ике директорны чагыштырып та алган иде Билал ул көнне: «Газиз абый сөйләшүне болай башламый торган иде . Аңа карагач, үзеннән-үзе киңәшәсе, сөйләшәсе килеп тора иде...» Тынлыкны, әлбәттә, бүлек мөдире Хәкимҗан абый бүләргә тиеш иде. Бөтен сызымнар, исәпләүләр аның кулында бит.. Әмма менә аның холкы гына артык юаш Үтә талантлы архитектор булуга карамастан, кайчакларда - бигрәк тә берәр тупасрак кеше белән очрашса—коела да гөшә, бөтенләй сүз дәшә алмас хәлгә килә ул. Элекке директор Газиз абый, билгеле, аның җаен тапкан иде. Милли архитектура өчен гаять үзенчәлекле талант булган бу кешене ул җаваплы эшләргә тарта иде. Хәкимҗан абый җитәкләгән Билаллар бүлегенә дә бөтен республика өчен вакыйга булырдай олы объектларны ышанып тапшыра иде ул. һәм алар бергә-бергә җиңеп тә чыгалар иде. Шул хөрмәткә матур итеп мәҗлесләр дә үткәрәләр иде.. Кыскасы, алар эшне күңелле итеп оештыра белделәр. Әнә шуңа күрә иртән дә дәртләнеп, йөгерә-йөгерә дигәндәй киләләр иде... Ә бу көнне Хәкимҗан абыйның үзен тотышы ук бүтәнчә булды. Башта кулындагы төргәктән тиешле ватман кәгазен таба алмый аптырады ул. Аларны идәнгә коеп бетерде Аннары тагын да ныграк каушады куллары ук калтырый башлады. . Талантлы белгечнең мондый хәлгә төшүен күрү үзе үк кызганыч һәм ачуны китерә иде. Бүлек егетләре булышкач кына. Хәкимҗан абый тиешле сызымны табып, директор өстәленә китереп сала алды. — Без. Без бу проектны. Газиз Нәбиуллович вакытында эшли башлаган идек... Үзебез сайлап алып Хәкимҗан абый ватман кәгазе кире бөгәрләнмәсен өчен ике кулы белән басып тоткан да «Безне нишләтәсең инде?» дигән нәүмиз караш белән директорга төбәлгән. Ә директор—чын директорларча! Йөзендә бернинди җан әсәре юк аның! Анда бернинди уй. тойгы дигән нәрсә сиземли алмыйсын. — Әйдәгез, сөйләгез, сөйлә! Нәрсә, дәресен белмәгән мәктәп баласы кебек, туктап калдыгыз! Мескен Хәкимҗан абыйның сөйләү сәләте болай да бик чамалы иде. ул «ык-мык» итте дә. аптырагач, тәмам ачуы килеп Соң!.. Менә шушында күрсәтелгән инде барысы да. диде. Менә үзегез карагыз шуннан. Архитектор халкы, чыннан да. сүзгә бик оста түгел инде ул Хәкимҗан абый тәкъдим иткән юл барысына да котылу булды Яңа директор үзе дә урыныннан торып: Әйдәгез, карыйк алайса.. дияргә мәҗбүр булды. Алар барысы да директор өстәле тирәсенә җыелдылар. Ә анда Хәкимҗан абый җитәкчелегендә архитекторлар бер ел буена 1ырыша-тырыша эшләгән эш - Сәнгать сарае! Бөтен шәһәр өчен горурлык булачак Сәнгать сарае! Бу сарай шәһәр үзәгендәге Олы күл буена урнашырга тиеш. Шуңа күрә яшь архитекторлар иң башта бу тирәне бик каты өйрәнделәр. Кайсы якган караганда ничек күренәчәк ул? Яр буенын нинди үзенчәлекләрен искә алырга кирәк? Су өсте белән дә. яр белән лә аны ничек чңышлы бәйләргә, ялгарга? Бик озак уйлашканнан сон. Сәнгать сараен ике катлы озынча бина итәргә булдылар Бу урын нәкъ әнә шундый форма таләп итә rue' Ә бинаны өске яктан 1өгәлләи гору өчен сәнгать алиһәләренең сыннарын. милли һәм заманча фикерләүгә корылган башка матур-матур алымнарны файдаландылар Әнә шулай иткәч, күл буен бизәп торачак бик гүзәл сарай туарга тиеш иле Яна директорга иң баш га бинаның өске өлеше ошамады Озын, кара карандаш белән әлеге фигураларга төртеп: Практик әһәмияте булмаган артык элементлар күп! диде ул һич тә икеләнү сизми юрган тавышы белән. Архитекторлар моңа каршы ни дияргә дә белмәделәр. Бераздан Билал сүз әйгим дип авызын ачкан иде. директор бүлде Нишләп әле сезнең сарай ике генә катлы?! Шәһәрдә һәрбер гөзелеш өчен урын табу нинди зур проблема икәне сезгә билгеле түгелме әллә?! Ничек инде таныш булмасын ди ул проблема егетләргә?! Бик таныш билгеле!. Таныш!. Әмма, урын җитми. урын гар дип. бәген шәһәрне бер төсле биек тартмалар белән гугырып булмый бит инде' Сонгы елларда үсеп чыккан андый игезәк шәһәрләр бүтән жирләрдә дә байтак бит инде! . Сәнгать сарае булгач кешечә сарай булсын, кешелекле сарай булсын! дип тырышты бит егетләр! Хәзер, гомумән, архитектурада кешечәлсккә омтылыш көчәеп бара бит Чөнки замана кешесенең кү ңелс шулай гели! Ул көнне яңа директор кабинетындагы сөйләшү бусннан-бусна гел әнә шул рәвешле бик тә кискен һәм кызып ки гүләр белән барды Яңа директор иң кызыклы табышларга, ин оригиналь идеяләргә каршы иде Аларны, гомумән, кирәк түгел дип исәнли иде ул. Билалның ул копне үзләренең бүлмәсенә дә. беркая да керәсе килмәде Коридор башында бераз миңгерәп басып торды ла аска чәй эчәргә төшеп китте Аида буфетка чират торучы кытлар белән сәйләнгә башлагач, бераз тынычлангандай булды һәм әнә шунда анын башына беренче мәртәбә шикле уй килде Анын күңеленә шик үрмә тәде Озак га тормый булып узган бер-ике конфликт әлеге уйны гагын да көчәйт ге. . Үзенен хәзер кайда ягуын искә төшереп, як-ягына карашан иде сызгырып җибәрде Билал' Яр буенда халык бик азайган иде Ә көн һаман шәп! Кояш һаман шәп' Тук га халык кая киткән соң’ Ашарга микәнни’' Чигтәгерәк каен төбендә үзе кебек ялгыз гына кызынып ягучы егет гәп сораган иле сәгать өч тулып килә, ди' Тиз-гиз генә киенде дә. югарыга чатны Ьи тал! Юк. ашаудан калырга ярамын' Яшисе бар' Таптылар... I и чалның бирегә ки түенә инде менә бер агнадан арт ты Мөгаен. моңарчы анын тормышында бу кадәр гә рәх.н үткәрт нэп яг б\ гмагандыр Юктыр \ г монын каләр р,»х«»т һәм тыныч үткән Коннер Ач 1ЫЙ мч........ рче иен.> ючкр.1 .1 1МЫЙ ЬИ 1.1 1 I I.UI ИИ1...Ч чвч алып моңа ми ie ву чап гомере гел ашыгулач. чореонелер нпъ.ч Б өлгермәм дип куркудан, кабаланудан—әнә шулай тоташ чабудан, нервланудан. арлы-бирле ташланудан торган икән аның.. Ә монда ул беркайчан да булмаганча, үз сүзләре белән әйтсәк, дворяннарча яши башлады. Иртән ашыкмый гына йокыдан торды, иркенләп, бөтен шартын китереп кенә физзарядка ясады, озаклап-тәмләп юынды, аннары кырынды, төзәтенде шуннан соң. шулай ук пошмый гына салкынча урман юлыннан бер урап керде. Иркенләп кенә атлады ул. әле йокыдан да уянмаган төсле генә... Әйтерсең, монда — шундый ямьле урманда — ашыгып, каударланып йөрү аның өчен бик зур гөнаһ иде. Әйтерсең, әнә шул катгый кагыйдәне бозудан сакланырга тырыша иде ул. Бүген дә үзенең көнен шулай башлады Билал Барысын да ияләнгән тәртип буенча эшләде. Ә иртәнге аштан соң кайткач, бүлмәсендә берәр сәгать чамасы китап укып ятты. Иң яраткан язучысының —Әмирхан Еникинең калын гына бер китабын алган иде ул үзе белән. Гомумән, бу китапны ул барлык командировкалары диярлек үзе белән алып йөртә башлады соңгы елларда. Язучының дөньяны, кешеләрне аңлавы, сурәтләве Билалга да бик якын, ягымлы тоела, һәр әсәре диярлек халык җырлары сыман — көчле моң белән тәэсир итә. Тагын да кызыгы шул: ул әсәрләрне ничә мәртәбә генә укысаң да. туйдырмый, ялыктырмый алар. Киресенчә, укыган саен яңа моң катламы ачыла, һәрбер уку бик моңлы яңа җыр тыңлаган төсле була... Бу юлы да шулай булды. Билал язучының «Тынычлану» исемле хикәясен исе китеп, соклана-соклана укыды. Никадәр дөрес яза әдип! Бүгенге чор тормышының нинди ачы хакыйкатен әйтеп бирә ул... Чын сәнгать, олы әдәбият шулай булырга тиештер инде... Укып бетергәч тә озак ятты ул түшәмгә карап.. Уе белән әллә кайларга. еракларга китеп... Үз тормышы белән дә бик зур уртаклык тапты ул әсәрдә. Күрәсең, оста язучы бөтен кешене борчыган әйберләр турында язгандыр шул. Аннары, гадәтенчә, күл буена юнәлде Билал. Килеп үзенең ияләнгән урынына урнашты. Тик бүген, нишләптер, гиз генә суга кереп китәсе килми иде—эшләпәсе белән битен каплап сузылып ятты. Укыган китабы аны җәй көннәре өчен бик үк хас булмаган тирән уйга салган иде. озак кына ятса да. һаман шулар тәэсиреннән ычкына алмады. Тирә-яктагы чыр-чу һәм якында гына җәелеп яткан Якты күл дә кинәт кенә көчсез булып калдылар... Кеше үз эчендәге тирән күлгә уй-кичерешләр дөньясына кереп китте... Бүгән көннәрдәге сыман бик артык хозурлана алмаса да. барыбер озак итеп су керде Билал. Сәгать икеләр тирәсенә якынлашкач, кайтырга кузгалды... Үзе йөрергә яраткан аулак сукмактан менде ул. Эшләпәсен салып кулына тотты, ничектер, башындагы уйлары белән менә бу эшләпә бераз купшырак һәм артык күзгә ташланып торган сомбреро — үзара килешмиләр, ярашмыйлар, бер-берсенә каршы киләләр сыман иде.. Хәер, баш үзе дә. бүтән көннәрдән аермалы буларак, әз генә аскарач иелгән иде бугай. Берәрсе игътибар белән читтән караса, һичшиксез, шуны искәрер иде. Билал ял йортының кечкенә генә капкасын да үтте. Хәзер сукмак г,шь юкәләр арасыннан уза да. ул яшәгән коттеджга таба борыла. Ярый әле, сукмакның як-ягындагы ямь-яшел чирәмне саклап кала алганнар. Мондый кызу көннәрдә ул күзне ял иттерә, әз генә булса да күңелне күтәреп җибәргәндәй итә... Шулай атлый Билал акрын гына. Әле ашханәгә барырга да ашыкмый ул. бүтән чабар җире дә юк аның... Яшь юкәләрне узып әлләни күп тә китмәгән иде әле ул. ки нәт алгы яктан. Билал бөтенләй әле искәрмәгән җирдән: - Әти! дигән тавыш ишетелде. Билал башын күтәрде һәм. үзенә габа йөгерен килүче кызы Раушанияне күрде! Ямь-яшел чирәм өстеннән, бөтен көченә, менә-менә абынып егылыр дәрәжәдә ашыгып-кабаланып. гуфлиләрен төшереп калдыра-калдыра чаба иде ул! Билал туктап калды, кинәт кенә берни эшли алмас булып китте, сүз дә әйтә, бер хәрәкәт тә кыла алмады. Таш кебек, җансыз сын сыман катты да калды. Ул арада кызы килеп тә җитте, кочагына да ташланды! Билал элекке гадәте буенча аны югарыга күтәреп алды. нык. бик нык итеп кыегы Билалнын тәне үзенең иң кадерле, ип яраткан җылысын гойды Шушы кечкенә генә гәүдә аңа гомер буе җитмәгән, җитешмәгән җылыны, йомшаклыкны менә шушы санау лы минутлар эчендә бүләк итеп өлгерде Кызын озак, бик озак төшермәде ул кулыннан. Ниһаять. Раушания төште һәм төшешли үк «Әни тегендә, сине көтә...»- - диде, бармаклары белән Билалнын коттеджына таба күрсәтеп. Күрәсең, тышта чирәмдә уйнап йөргән җиреннән күреп алып, каршысына чапкан иде ул әтисенең.. Билгеле, кызының бу кадәр җиргә үзе генә килә алмаячагын Билал аңларга тиеш иде инде. Ләкин «әни тегендә» дигән сүз аны кызы белән сөенешеп атлап кигкән кешене тагын туктатып калдырды «Аныц белән ничек күрешсен инде ул хәзер . Ташлап, качып кит гә хәзер елмайган булып килеп күрешергәме Нигә генә килде икән сон ул? Бу кадәр җиргә...» Ләкин бүтән чара юк иде инде Раушания үзенең кечкенә куллары белән, аны нык итеп җитәкләгән иде Алар кояштан, яктыдан караңгы коридорга килеп керделәр Коридор башындагы холлда. креслода ул утыра иде Кырыенда аргык тур булмаган чемодан һәм хатын-кыз сумкасы, тәрәзә аша каядыр еракка караган Юлда килеп арыганмы, әллә Билал чыгарган борчу аңа шулай тәэсир иткәнме гартылын киткәндәй күренә Била т керу белән, шуларны искәреп алды. Ә инде Раушания ишектән керүгә үк әнисенә чапкан иде Әни. әни! Менә әтине таптым! Шул сүзләрне ишетүгә, борылып аларга карап гора баш таган I а тя мышмыш килеп елан та җибәрде Кулындагы кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртергә тотынды. Күрәсең, алар кергәнче дә елап алган ип те ул кулъяулыгы алай әзер булгач, кулында ук булгач Билал аңа якынайды да тәрәзә кырына ук килеп басты Ара.ы бер-икс метр чамасы җир калды. Килдеңмени диде, тавышына усалрак төсмер биреп Ул ана әйтергә бүтән сүз таба алмады Галия бераз тынычланганчы ике-оч минутлап вакыг үг те Аннары ул кискен генә хәрәкәт белән ягпеп соңгы кат сөрген алды да шулай ук төксе тавыш белән Килдек шул! диде Әллә бездән качып котылырмын дин уйлаган идеңме?! _ Мондый дорфалык-кискенлеккә гомере буе күнегә алмыйча ннтскы дә. бирелә Билал борчылып гормады, кызыксынып сорыйсы гына итте Әничек таптыгыз соң? Җавап ачулы һәм коры булды Ха. путевка каян алганыңны оныттыңмыни «Татын минем эшкә барган, татын тикшереп, сорашып йөргән икән бу». Монда хәзер Билалнын каршы дәшүе дә. аңа нәрсәнедер г.н ЫГГ-I.H ын аңлатырга, төшендерергә тырышуы артык иде Ул тәрәзәдән күзен алмыйча тына Әйдәгез, алайса. Капкалап килик диде Раушания янә аңа килеп сарылды: — Әти! Әти! .. Мин синең янга утырам, яме' Билалның күзенә яшь килде.. Тамагында да авыр төер иде Аны көч-хәл белән үткәреп җибәреп: — Ярар, кызым, бергә утырырбыз...— дип әйтә алды. Әйберләрне тиз генә бүлмәгә кертеп куйдылар да. өчәүләп ашханәгә киттеләр. Өстәлдәшләре әле китмәгән иделәр. Аларны: — О-о. кунаклар килгән икән! — дип, ачык чырай белән каршы алдылар. Саша исә: — Синең шундый кызың да бармы инде? дип гаҗәпләнеп тә куйды. Официант кызга хәлне аңлатты Билал. Бераздан бухгалтериягә барып акча түләячәген әйтте. Алар, мөмкин булган хәтле тату күренергә т ырышып, бүтәннәрнең вак-төяк сүзенә кушылгалап ала-ала, әйбәт кенә тукланып чыктылар. Әле ярый аның бүлмәсендә икенче диван да бар иде Билал Галия белән Раушанияне үз урынына яткырды, үзе диванга урнашты. Галия аңа бер сүз дә әйтмәде, кызы белән генә сөйләшкәләп алды Ә Раушания, әтисе белән яңадан бергә булуга шулкадәр нык сөенгән иде бахыр — ул минут саен аңа килеп сырпаланды, иркәләнеп. Билалның өстенә үк менеп киткән булды, әтисе белән уйныйсы килде. Ул шулай шактый шаярып алгач, әнисе: Раушания, әйдә, йоклыйк инде, кызым, -дип. аны үз янына алды. Әтиеңә синең белән без кирәкмибез шул ана Әллә кемнәр, бүтәннәр кирәк аңа... Раушания үзе яныннан китүгә. Билал тагын әлеге китабын алды. Берәр хикәягә тукталырга теләп, исемнәрен карап чыкты. Ләкин шул арада бер нәрсәне төшенде: аның үткән атнадагы сыман көннәре, тыныч көннәре бүтән булмаячак икән инде. Ә алдагы көннәре ничек, нинди булачак—анысын да ачык кына күз алдына китерә алмый әле Билал... Ә. иң мөһиме, менә бүген-иргәгә булачак сөйләшү ни төсле булыр, аннан да курка төсле әле Билал. Ниндидер керләнгән, пычранган нәрсәне яңадан актару, ана яңадан кагыласы килмәү, аннан чиркану кебек иде ул тойгы... II ллә ни озак йоклый алмады Билал. Урын үзгәртү ярамадымы, әллә икенче бер үзгәреш аның йокысын качырган идеме—ярты сәгать боргаланып ятканнан соң, торып юынырга булды. Кызы белән Галия әле йоклыйлар иде, арыганнар, күрәсең. Билал өстен бөтенләй ачып ташлап, рәхәтләнеп йоклап яткан кызына озак карап торды Газиз, бик газиз иде бу җан аның өчен Аңа болай гына карап тору да мөмкин түгел якынаеп үбәсе, иркәлисе, яратасы килә иде. Ул үзенә Билалны түзеп тора алмаслык дәрәҗәдә нык тарта иде... Билал иелеп аның бер битеннән генә үбеп алды да. тиз-тиз атлап юынырга чыгып китте. Юынырга чыккан җиреннән озак кына верандада утырып торды. Баш бер нәрсә дә уйлый алмый, шулай ук әле тиз генә кереп юынасы да килми иде. Билал юынып кергәндә кызы белән Галия дә уянып маташалар иде. Билал матур итеп, балаларча киерелеп яткан Раушанияне күреп, ирексезләп елмаеп җибәрде: — Әй. әйбәт йокладың соң, әйеме. кызым! Ә Раушания әле бик ушына килеп җитмәгән иде. күзендә йокы иде әле — «әйе» дигән сүзен ым белән генә күрсәтте Кызының сабыйларча киерелүе дә, менә шушы баш хәрәкәте дә. кечкенә генә, нечкә генә гәүдәле кызының ап-ак урын-җир өстендә онытылып утыруы да Била- лнын инде күптән күрелмәгән, үтә тансыкланган, нык сагынылган күренешләр иде... Болар барысы да кайчандыр ул бик матур итеп күз алдына кигергән, шулай булыр дип хыялланган гаилә тормышы дөньясыннан иде. Хәзер, аның «гаилә тормышы» дигән матур хыялы килеп чыкмагач, менә шушы аерым-аерым гына булган эпизодлар да Билалга искиткеч зур рәхәтлек, кешелек бәхете бирә иде. Шулай адәм баласы үзенең бәхете дигән нәрсәне башы белән бер төрле уйлый, ә чынлыкта һич тә күзалламаганча килеп чыга шул. Галия дә юынып керде. Төзәтенде, ясанды Раушанияне дә урыныннан кузгатып, аягына бастырдылар. — Әйдә, берәр җиргә алып бар инде, күрсәт безгә . диде шуннан соң Галия Аның моннан тиз генә китәргә дә. ашыгып кына нәрсәдер сөйләшенмә, хәл итәргә дә исәбе юк иде. ахрысы Йөреп керик соң алайса. диде Билал. Үзе Раушаниянең кулыннан җитәкләп алды. Әйтерсең, менә шушы җылы һәм йомшак кына куллар ана хәзер бик кирәкле ныклыкны, тәвәккәллекне, кыюлыкны бирергә тиешләр Билал үзе йөри торган сукмактан алып чыкты аларны урманга Зур капка ятын алар болай да, килгән чагында күргәннәр инде Ул як парадчарак итеп бизәлгән Аннан соң табигый матурлыкка бик урын калмаган хәзер анда. Юлның икс ягына очлары кыркылган топольләр утыртылган, түтәлләр ясалган, төрле-төрле чакыру сүзләре язып плакатлар, паннолар куелган. Кыскасы. Билал ял йортының ул почмагында күзне иркәләрлек почмаклар тапмады Ул тирә, артык тәртиптә булганга күрә, солдатлар яши торган хәрби шәһәрчекне хәтерләтә иде Кечкенә капкадан үткәч тә күлгә таба алып китмәде әле ул кунакларын. Бераз урман күрсәтеп йөрткәч, иң ямьле урыннарда булгач кына. Якты күлгә китереп чыгару иде аның исәбе һәм ул аларны уң яккарак киткән сукмакка алып керде Бу сукмак урман эченә керә дә. тирән генә бер чокырта төшеп китә, аннары күлгә хәтле шул киң һәм рәхәт салкынча һава бөркелеп торган ямь-яшел чокыр төбеннән бара. Монда кешене әллә нинди серлелек, әз генә курку һәм кара урманда адашып калгандаг ыдай эчке бер шик-шөбһә биләп ала (»ою хәзерге урманнарда мондый урынны внк сжрек очратасын Күбесе хәзер юл буендагы посадка кебек үтәли күренеп, эчендә ни бары-ни югы ялтырап тора Әйтерсең, алар бүгенге кешеләрнең үзләре сыман аз яфраклы, сыек кәүсәле, нечкә ботаклы. Әти. ә без кая барабыз, ә? Без кая барабыз? Кызы аны бертуктаусыз шулай диеп аптьпэата. Билал җавап бирергә ашыкмагач, кулыннан тарткалый Ә Билал бу сорауга ничек җавап бирер!ә дә белми «Урман карап йөрибез», генә дияр идең, бу тына бала өчен ят тоеладыр, мөгаен. Аңа бит үзләренең кая таба баруын белү кирәк \ зләрснен кая килеп чыгарга тиешлекләре күбрәк борчый менә шушы нарасыйны Ямь-яшел күлмәк кигән матур, искиткеч матур күбәләкне Ә Галия үзалдына караган да гып-тын тына бара бир,. Аның өчен урман да юк. Билал күрсәтергә теләп алып төшкән менә бу гаҗ.эеп урын да юк. Әллә инде эченнән нидер уйлап бара, әллә болай т ы на бара Хәер, моның ише җирләргә аның артык ушы китмәвен Билал күшән белә бит инде Бу бит аның белән сигез ел торган кеше өчен яна тык түте i la тия матур таш корылмаларга сокланып карарга мөмкин, оритина ть төзе нән йортларга көнләшергә мөмкин ләкин табигатьнең ә. тете корылма тарта караганда мең тапкыр соклангычрак могҗизалары аның күңел күзенә күренмиләр. Ул аларны күрә дә. алар бирә алган эчке ләззәтне татый да алмый Бу олы бәхеттән мәхрүм ул Билал аның белән бергә тора башлаганнан бирле бу хакта күп уйланды — нишләп шундый бәндә булып үскән бу? Хикмәт нәрсәдә? Ул унбиш яшыән алып шәһәр җирендә үскән, шунда тәрбияләнгән. Шулмы төп сәбәп? Алай дисәң, Билал табигатьне үлеп яраткан байтак шәһәр кешеләрен белә... Озак кына уйлаганнан соң, инде ничәнче тапкыр Билал гел бер фикергә килеп туктала — канындадыр хикмәт, нәселендәдер. Әнә шуңа күрә адәм баласын тиз генә үзгәртеп булмый торгандыр... Раушания алга таба йөгереп китә, эчтәрәк матур яфрак яисә чәчәк күреп алса, агачларны аралый-аралый. шунда да чума, югалып та кала, тагын йөгереп килеп чыга да, әтисен килеп җитәкли. Үзе чырык-чырык көлә, кулындагы яфрак һәм чәчәк букеты зурайганнан зурая бара... Билал моңа бик канәгать. Ул туктап-туктап сокланып тора Раушаниянең шулай иркенләп чабуына, рәхәтләнүенә. — Кая соң бик ямьле дигән җирләрең?! Безне шунда алып бар инде... Мондый урын безнең авылда да күп. туеп беткән чокырдан!..— Галия бу сүзләренең Билалга ничек тәэсир иткәнен аңлый алмый, билгеле. Югыйсә, акылы җитеп үзенең ниндирәк сүз әйткәнен чамалый алса — менә хәзер, Билалны эзләп күпме чакрым җир килгәннән соң, әлеге салкын сүздән үзе дә чирканып китәр иде ул. Әмма аның бөтен холкы шундый иде шул: ул кеше күңеленең нечкә борылышларын тоймый, сизми — үзе күргән туры таш юл буенча гына атлый. Әнә шундый каты таш рәвешендә яшәгән әйберләрне генә күрә һәм аңлый ала ул... Билал үзен эчтән адым саен кисәтте: «Түз! Бу — бәхәсләшеп йөрү урыны түгел! Безнең арадагы бәхәс кызык түгел инде хәзер. Тагын ызгышу, әрләшү белән бетәчәк ул. Иң әйбәте дәшми түзәргә, чыдарга». Шуңа күрә тыштан битараф тавыш белән генә: — Бүтән ямьле урын юк шул инде монда —диде, юаш кына итеп. - Мондый урынны каян эзләп таптың әле!—Бусы инде көлү, артык әрсезләнеп, аннан көләргә маташу иде. Ир кеше түзеп кала алмады: _ — Мин сине чакырып китермәдем! Йөрсәң кеше төсле генә йөр! Йөрмәсәң...—дип тукталды. — Куасың да мыни? Ялыңны боздыкмыни килеп?! Билал йөгереп барып, кызын җитәкләп алды: — Әйдә әле, кызым, әнә анда матур чәчәк күренә... Галия сукмак уртасында баскан килеш тагын мышкылдап калды. Билал белән Раушания агачларны, куакларны аралый-аралый әллә кая, алга киттеләр. Җиләк тә ашап алдылар, чәчәк тә җыйдылар, Билал да тынычлангандай булды... Бераздан алар Якты күлгә килеп чыктылар. — Нинди мату-ур..—диде Раушания, күрү белән исе китеп.— Әти, тирән микән бу күл?.. Сине күмәме ул? - Күмә, кызым...—диде Билал, күңелендә инде бернинди ачу калдырмыйча.— Бик тирән күл бу. Исеме дә бик матур аның — Якты күл дип йөртәләр аны. Алар сөйләшкәндә артларыннан килеп җиткән Галия дә янәшә басты, ул да күлгә текәлде. Йөзе бераз ачыла төшкән сыман... Якты күл бүген дә халык белән тулы. Бүген дә яр буенда бала-чага, карткоры мәш килә. Эчтәрәк егетләр күренеп китә Кайберәүләр өреп кабартылган резин капчыкта йөзә... — Су керәбезме соң?—Бу сүз Билалның авызыннан чыгарга да өлгермәде. Раушания: — Керәбез.^ керәбез! —дип сикергәли дә башлады. Ә Галия дәшми дә. кымшанмый да басып тора. Билал аның дәшүен дә. кымшануын да көтмәде кызы белән суга кереп китте. Су күкрәгенә җиткәч. Раушанияне күтәреп алды, аны уйната, йөздерә башлады. Аның белән күңелле, рәхәт иде—бертуктамый шулай шаярып кына торасы килә иде. Рауша ния исе судан туярга уйламый да — чыркылдый-чыркылдый йөзә бирә атисе кулында «Тагын, тагын!» дип һаман үчкә. тиранга табарак күрсәтә. Аларның күңелле уенын Галия тавышы бүлде: - Кызым, әйдә. чык... Суда озак мавыгу ярамас. Салкын тияр агу. Әмма Раушанияне болай тиз генә судан аеру мөмкин түгел иде инде Ул һаман әтисенә килен ябышты —«Әйдә тагын йөзәбез, әйдә!» дип кабатлады бер өзлексеез һәм эчкә, тирәнгә табарак тартты Билал уйлап куйды «Яр башында торган кешегә мондый эсседә бик рәхә! түгелдер чыгарга кирәк» Раушанияне күтәреп, ул ярга чыкты, гегесе аның кулыннан ычкынырга теләп тартышты, һаман суга тартылды. Ә Билал көләкөлә булса да аны җибәрмәде тәнен сөртештерегг. бергә-бергә киендерделәр. Киенгәч тә китәсе килмичә, барысы бергә тагын судагыларга карап юрдылар. Ill айткач, бүлмәләренә кермичә, коридордагы уңайлы кәнәфиләргә утырып, хәл җыйгандай иттеләр Мондый эссе көндә иң әйбәт урын хәзер менә шушы кебек иде Кызык, үзе генә яшәгәндә Билалның бу кәнәфигә беркайчан да утырганы булмаган икән Нишләп микән? Ана урманда, күл буенда рәхәтрәк булганмы ул чагында әллә? Монда тукталып торырга туры килмәгәнме аңа’’ Чыгып киткән, кайтып кергән Билал үз алдына елмаеп куйды кайчагында ул тәрәзәдән генә дә чыгып китә иде бит әле! Аның белән бер өстәл янында утыручы танышлары моны күрсәләр яисә белсәләр, нишләрләр ндс икән?! Ушлары китеп егылмаслар иде микән?! һәрхәлдә, Билал белән бөтенләй сөйләшми башларга мөмкин иделәр алар ул чагында һа. һа' Кызык та инде бу дөнья мин аларга кызык кебек, ә алар минем өчен кызганыч кешеләр Әллә дөньяның бөтен кызыклыгы да әнә шунда микән кешеләрнең төрле-төрле. бер-берсенә бөтенләй охшамаган булу гарында микән'’ Син миннән көлеп утырасыңмы инде шулай? Галиянең тавышын ишеткәч, ул сискәнеп китте. Ю-ук әле, бер кызык искә төште дә шуннан коләм Минем кайчагында тәрәзәдән йөргәнне белсәләр, мондагы танышлар нишләрләр иде икән, дип елмаеп угырам Нигә, син тәрәзәдән дә йөрисеңмени? Галия аның уен-көлкеле сүзен бөтенләй икенче якка борып алды. Билал аптырап ук китте «Ә бит. чыннан да, салкын акыллы кеше гик кенә юрганда, бер сәбәпсез, көпә-көндез тәрәзәдән йөрүне аңлый алмый. Ул аны күз алдына да кигерә, башына да сыйдыра алмый » Әнә шундый уйламаган җәтмәләргә Билал элек тә бик еш ки геп каба иде. Соңгы елларда инде ул моның ише очракларда дәшми генә котылу җаен тапкан иде Шулай әйбәтрәк, тынычрак уза сыман и ге Раушания кызым, бар. тышта, чирәмдә уйнап гор ә те әзрәк Галия. икәү теггә калып, ниндидер сүз башларга җыена иде Раушания геләр-теләмәс кенә чыгып китте дә. ишекнең теге ягыннан яңадан башын гыг ып: Только сез ызгышмагыз! диде Билал аптырап, ток суккандай телсез калды Каян белә ул шундый сүзне? Моңа ничек акылы җитә аның? Ана бит әле җиде генә яшь" ...Эх. дөнья Кечкенә кызың шулай дин өзгәләнеп әйтерлек бу и ач. нинди тормыш булсын инде ул' Эх. Раушания Әгәр бу дөньяда мин кем алдындадыр гаепле булсам. ул бары тик синең каршыңда гынадыр' Мин сине тормышның менә шундый әшәке якларыннан саклый, кечкенә К чагында аралый алмадым шул... Безнең арадагы бөтен салкынлык, тарткалаш, ямьсезлек синең күзең алдында, синең күңелең каршында барды... һәр очракта да дәшми калырга, салкын кан саклап, бүтәнрәк юл белән, салкын акыл белән хәл итәргә түземлегем житмәде минем... Синең алда менә шул түземлегем җитмәгәнгә генә гаеплемендер дә мин... Ә сиңа бит бу яшьтә мондый сүзне әйтү түгел, аның барлыгын белү дә кирәкмәс иде! Раушания чыгып китте. Алар икәү генә калдылар. Кызык, тагын ни дип башлар икән Галия сүзен? — Кемгә өйләнергә уйладың инде? Галия үзенең яшькелт пыяла кебек күзләрен Билалга текәде. Күзләр кешенең күңел көзгесе, дип дөрес әйтәләр икән... Галиягә карата бу бигрәк тә туры килә иде. Эчендәге катылык, усаллык ничек ачык чагыла аның күзләрендә... Ә бит бүтән күзләр барлыгын да белә Билал — җылылык, акыллы тыйнаклык, хатын-кызга гына хас ягымлылык һәм кайгыр- тучанлык бөркеп торган күзләр дә... Билал алар алдында һәрвакыт баш иде, бөтен йөрәге белән хөрмәт итте аларны. Андый бәхеткә ия ирләрдән. гаиләләрдән ихлас көнләште. Әйе. Билалның биредә бер дә сөйләшү теләге юк иде шул. Шуңа күрә ул бер сүз әйтсә, эчтән мең уй уйлап утырды. Галиянең аны бораулап, барысын да белергә, белеп тынычланырга теләгән карашыннан качарга тырышып утырды. Әмма куелган сорауга җавап бирми дә калып булмый инде. Бары тик рәвешен китерү өчен генә дә дәшү, җавап бирү кирәк. — Мин сиңа мең мәртәбә әйттем бит инде! Менә тагын — мең дә беренче тапкыр кабатлыйм: минем әлегә бернинди исәбем дә юк! Миңа бары тик аерылу гына кирәк! Мин бүтән алай яши алмыйм! — Нигә соң син минем шундый икәнне элегрәк, балабыз булганчы күрмәдең?! Ике арада бәхәс килеп чыккан саен Галия менә шул сүзен китереп кыстыра һәм Билалны гаепләп калдырырга тырыша. Ягъни, сиңа гына ярамый инде дигән сүзе ул аның. Чыннан да, ул үзенең Билал әйткән сыйфатларын бер дә начар дип санау ягында түгел иде. Ул аларны заманчалык, егерменче гасыр кушканча яшәү дип исәпли. Шулай бер чакны, Билал хатын-кызга хас булырга тиешле йомшаклык, тыйнаклык хакында сүз кузгаткач, ул: — Син унсигезенче гасыр хатын-кызын күрергә телисең!—дигән иде кырт кына кисеп. Бу сүзләрне, мондый фикерне, күрәсең, алар эштә, иптәш хатыннары белән бергә киңәшә-киңәшә эзләп тапканнардыр. Галия үзенең бик күп кимчелекләрен әнә шулай дип акларга ияләнеп китте — Син хатын-кызны һаман мескен итеп, кыюсыз итеп, хәтта кол итеп күрмәкчесең! Сиңа безнең заман хатын-кызларының үзләрен иркен тотуы, кыюлыгы, азат булуы ошамый. Бу — синең авыл гыйбаты булуыңнан килә! Хәер, хәзер авылда да хатынкызлар бик әллә ни баш биреп тормыйлар. Алар үзләре акча табалар, ирләре белән теләсә — торалар, теләмәсәләр... Шулай булмыйча соң! һе! Әле бу хәтле үк ачык итеп ишеткәне юк иде Билалның мондый фикерләрне. Хатын-кызның заманча булырга тырышып котыруын ул әле һаман, ниндидер бер юмористик нәрсә кебегрәк. чын тормышка әллә ни кагылмаган күренеш диебрәк кенә уйлый иде. Аңа артык әһәмият бирми иде... Ә менә соңгы елларда Билал моның уен эш түгеллегенә ышана башлады. Җитәрлек дәрәҗәдә эчке тәрбия, рухи тәрбия алмаган хатын-кыз өчен «ирек, иркенлек» дигән нәрсәләр иге-чиге күренмәгән һәм чиксез матур чәчәкле болын сыманрак күз алдына китерелә иде. Теләсәң кая бар, теләсәң кая йөр, теләсәң ни эшлә сиңа беркем дә бер сүз дә әйтмәскә тиеш, янәсе! Үз эчендә бары тик хатын-кызлык дәртенең уянуын гына тойган, әнә шул дәрттән керер урын тапмаган, ә күңелендә бернинди җылылык, матурлык булмаган хатын затлары өчен «егерменче гасыр» дигән сүз бик тә җайлы сәбәп иде Хатын-кыз буларак, бөтен кимчелегеңне, тупаслыгыңны барысын да менә шушы сүзгә аударып калдырыр! а мөмкин иде. IV илал үз эчендәге уйларыннан яңадан чынбарлыкка кайтты Алар бит әле һаман шунда, коридорда утыралар икән Бүлмәгә керергә, шунда сөйләшергә кирәктер биз инде Әйдә, керик Галия сүзсез генә аңа иярде Бүлмәгә кереп икәүдән-икәү генә калгач, ул әз генә йомшаграк, ягымлырак булып киткән төсле тоелды Билалга Бәлки яныма килер, шуның белән барсы да җайланыр, онытылыр тигән өмете дә булгандыр, ахры Аның әкрен геггә йомшак караватка барып утыруын ир-атны ымсындыручап гавыш. интонация белән сөйләшә башлавын Билал шулай аңлады Ләкин Билал, нәкъ коридордагыча, тәрәзә янына килеп басты да, тәрәзә яңагына уң кулы белән таянган килеш гора бирле, бер дә исе китмәгән хәлдә. Урманны, агач очларын күзәткән булды һәм үзе дә әллә ни уйлап гормасган Монда озак булырга җыенасыңмы инде'* дип сорады, борылмый гына Галия аның кисәк кенә болай дип соравын көтмәгән илеме, әллә чынлап га ишетмәдеме яңадан, кайтарып сорады. Би га г нәкъ шул ук гавыш белән, шул ук соравын каба! тады Бусына каршы I алия бер сүз дә дәшмәде. Аның мондый тотышы Билалга таныш үте геләмәгәнрәк сүзләргә шулай дәшми кала белә ул Кичен дә шуңа охшашрак хәл булып алды Кызлары йоклагач. Галиянең аңа якынаясы, иркәләнеп аласы кил ге Ул ир-атны ла сагынган һәм, шуннан файдаланып, үзенең хәлен дә көйләп җибәрергә гели иде шикелле Тик Билалда аңа карага бернинди дә җылы хис тумалы Хәтта әле киресенчә иде караватта ялгыз яткан Галиягә караган саен, эшендәге күңелсез күренеш гәр искә төшә, кәефне кыра Аларнын соңгысына да шушы ук Галия сәбәпче булды биг Яңа гүрә үз бүлмәсенә чакырып кыздырырга бик оста иде Юк кына сәбәп габып, хуҗа икәнлеген сиздерергә ярага ул Күрәсең, иҗат кешеләре булган архитекторларга да каты ку г кирәк дип саный Шуңа күрә дилбегәне бик еш тарта. Ку гында камчысы барлыгын да искәртергә онытмый. Ул көнне үзен директор бүлмәсенә дәшүгә үк Билалның кәефе кырылды Ниндидер хәвефнең буласын а гдан ук сизен ге шике i ге Чыннан га. йөрәге алдамаган икән Директор бүлмәсендә, кулъяулыгы белән күзләрен соргәсоргә, I а гия у тыра и ге Бу хәлне күрүгә Билалның кинәт, һич уй гамагапла аяк буыннары һәм бөгеп гәүдәсе мамык кебек йомшап, хәлсетгәнсн кигге Менә игу i минутта. гүя. анык өстенә фани дөнья ооген авыр гыгы бс юн авып төште дә. гүя, Билал аста, иң асы калды Бернинди чарасыз, котылырга һичнинди өметсез калды. Директор исә мондый чак зар га ничек сөйтәшергә кирәк икәнен бик яхшы белә Тавышы үтә ю кырыс, кыяфәте гаш ci.ni диярсең I аи төне җимерергә уй та тынмыни Һи та i iyc " Билалга төбәп автомат ган аткан кебек иггерен әнә шу ган ти ге у г Анын «дус» дигән сүзе дә сошы пу гяның күкрәкне тишеп үтүе кебек тәэсир ит ге Б Ә Билал ни эшләсен, ни дип әйтсен?! Әйе. үткән төнне бик соң гына өеннән чыгып китте ул. Иптәш егете Вахитларга барып кунды. Ни өчен төн уртасында чыгып китте? Чөнки өйдә тагын тавыш купты. Хатыны: «Акчаны аз аласың!» дип тавыш чыгарды. Ә ул каян тапсын соң?! Хәер, эш акчада гына да түгел иде бугай Галия аның соңга кала-кала эшләүләрен дә ошатмый бит. Билал кайтып кергәндә аның йөзе кара көйгән, эчендәге уйлары чыраена чыккан була. Ләкин Галия алдында боларны гагын бер кат директорга сөйләп утырасы килми. Билал моны һич тә эшли алмаячак! Галиянең үзенең килеп зарлануы да бик җиткән! Ә директор чын хәлне аңларга тели икән, соңыннан Билалның үзе белән генә сөйләтсен, барысын да әйтер Билал. Сорашсын... Әмма директор бүтән уйда, башка нияттә иде шул. —Сезнең мондагы эшегезнең дә рәте юк! Инде дә килеп, гаиләдә дә тавыш куптарасыз икән! Әйе. әйе — нәкъ менә Билал га карап «тавыш куптарасыз!» диде ул. «Эшегезнең рәте юк!» диде ул аңа хатыны алдында Кызыклы проектлар белән мавыгып караңгыга кала-кала утыручы, байтак эшләрен өйгә дә алып кайтып, анда да дөньясын онытып сызымнар сызучы, ә өйдә акчаның ни өчен аз кайтканлыгын хатынга бик үк аңлатып торырга яратмаучы, керсез күңелле Билалга карап әнә шундый боз сыман салкын, үтергеч сүзләр әйтте әлеге түрә. Бүтәнчә директор бүлмәсендә тору мөмкин түгеллеген шунда аңлап алды £илал. Бер сүз дә әйтеп тормастан. ишекне шапылдатып ябып, чыгып китте ул. Әнә шул көннән бирле Галияне дә күргәне юк иде. Ә менә хәзер, гәүдәсе күзгә чалынган саен, аның директорга зарланырга. Билалны хурларга килүе искә төшә дә яңадан каны ката, бәгыре суына Билалның. Начальнигы белән сүз берләшеп. Билалга каршы сугыш ачкан сатлык җан кебек тоела аңа хатыны. Тик нәрсә тели соң алар? Билгеле - берсенә бик күп акча кирәк. Ә икенчесенә исә күндәм эшче, кушканны һичсүзсез үтәүче, аның һәр сүзенә ләббәйкә дип торучы хезмәткәр кирәк. Ләкин болар белән һич кенә дә бер сүздә була алмый бит Билал. Аларга кол булу үлем, рухи үлем дигән сүз бит! Эчендә җаның, иманың. йөз тоткан кыйблаң калмау дигән сүз ич бу! . Әйе. Билал якында гына мышнап яткан Галиягә күз салырга да теләмәде. Укып утырды да. бераздан онытылды, йокыга китте. Тагын ике көн бер түбә астында бергә булды алар . Ә шулай да суынган җан бер-берсенә берекмәде Ире үзенә якын килмәгән саен Галииянең ачуы кабара, аңа булган үче. нәфрәте арта бара иде. Ул Билалны эзләп килүен дә. яңадан килешергә теләп йөрүен дә. үзенең егерменче гасыр хатын-кызы турындагы карашларын бозуны да — барысын-барысын да эчтән авыр кичерә, үзе өчен түбәнлек дип саный, мыскыллану дип кабул итә иде. Аның көн- нән-көн ныграк ярсый, усаллана баруы кызы Раушаниягә мөнәсәбәтенә дә сизелде. Беркөнне Билал хәтта аның кызына нык кына сугып алуын да күрде. Күрде һәм шундук Галияне каптырып алды да: Хәзер үк гафу үтен!!! диде, үзе дә күптән ишетмәгән куркыныч тавыш белән. Галия гарьлегеннән кычкырып елап җибәрде. Аларның сөйләшүен ишетеп торган Раушания дә «Әни!» дип килеп ябышты. Ә иң нык кичергәне, бу хәлгә иң әрнегәне Билал иде... «Эх. эх! Нинди оят хәлләргә төште бит башым!..» _ Түзә алмады, йөгереп тышка чыгып кипе. Төн җитеп килсә дә. күл буена төшен, озак кына су кереп алды Әле генә булганны да онытырга. 1 ынычланырга теләде.. Уйлаган саен Раушания алдында җир тишегенә кереп качарлык дәрәҗәдә авыр, кыен, оят була ана Боларнын барысына ла Билал бары 1ик үзен генә гаепле итеп гоя. Үзенең тиешле вакытында кешене таный, аера, аңлый алмавының төп корбаны итеп ул Раушаниянең бер гөнаһсыз сабыйның бәхетсезлсген күрә.. Берка 1лылык аркасында шундый зур бәхетсезлек килеп чыгу мөмкинлеген элегрәк Билал уена да китерә алмас иде Ә хәзер менә ул күз алдында! Билал менә шушы ике ут арасында көячәк бәхет күбәләген өзгәләнә-өзгәләнә күзәгә Күзәткән саен аның йөрәгеннән кан саркып тама! Ул кап Билалның күз алдында күбәя, җыела, арта бара һәм. әйтерсең, әнә шул куркыныч кара кан диңгезендә Билал үзе дә. аңа бик кадерле булган икенче бер кечкенә җан иясе дә бата бара, төпкә китә бара... ...Билалны эзләп ял йортына килүе, шулай итеп. Галия көткән нәтиҗәне бирмәде. Тагын ике көннән. Билал уйламаган-көтмәгән чагында. Галия бик тыныч кына итеп Озат безне, станциягә хәтле... диде Нәрсә әйтсен соң Билал аңа каршы? Тагын әзрәк торыгыз әле. дисенме, булмастай нәрсәгә өметләндерсенме’ Яисә. Раушанияне күреп туймадым бит әле дисенме ул?! Үзе гашлап ки ген. хәзер үзе car ышан, җибәрәсе килмәгән булып кылансынмы'’ Ул бер сүз дәшә дә. ниндидер бер фикер тәкъдим итә дә алмады Ул арала Галия кызына да җыеныр! а кушты Билал төп бина янына барып автобусның кайчан киләсен белде Биредән станциягә еш йөриләр икән, берәр сәгать чамасы вакыт үг- тсмс-юкмы. алар Якты күнә кул болгап ки ген гә бардылар Билалның якты күленнән бәләкәй аккош китте кызы китте Станциядә исә кирәкле поездны бик озак кәгәргә туры килде Ул кичкә таба гына килә иде Вакыты ничек сузарга белми аптырадылар, әллә ничә мәргәбә вокзал янындагы ашханәгә кереп чыктылар, капка лап алдылар Юлга диеп тә сумкага ашамлыклар салдылар. Ял игеп у гырып та тордылар Поезд килеп, урыннарына кереп урнашкач. Раушания тагын үзәкне өзде: Әти. ә син кайчан кайтасың? Билал ни әйтергә дә белмичә гын калды. Күпмедер минут үткәч кенә: Озак Iормам, кызым, кайтырмын диде, аны кочаклаган килеш... битләреннән үбә-үбә... Галия белән алар кул бирмичә генә. «Ярар, исән бул!» диебрәк кенә саубуллаштылар Билал вагоннан чытып кит гс Раушания белән Галия утырган купе тәрәзәсе каршына барып басты Билалның үз гомерендә әле беркайчан да мондый авыр озату кичергәне юк иде шикелле Бу озату үз төнеңне, үз җаныңны икегә бүлен, икесен ике якка жнбөру, аларны Сак белән Сок язмышына дучар итү шике тле иде ...Поезд китеп барды Била тын бәхетле һәм бәхетсез ялгызлыгы торып калды. Ярты җаны булган кызы Раушаниясе китте Артык хискә бирелмәү өчен, бик озак торма ты у т поет.т киткәч Кире кайтырга автобус караштыра башлады Автобус инде кузгалып бара икән Била т кул болгый-бо п ый йөгергәч, туктап утыртты Атар яңадан Якты күнә кайтып киттеләр Тик Би талда беренче килүдәге сыман шатлыклы, бәхетлс тойгының >зе дә юк иде инде хәзер Авыр изә торган. кыен бер эчке халәт иде анда. Гүя. олы җинаять кылган. Вөҗданы, үз-үзе каршында гомер буе оялырлык бер начар эш эшләгән ул. әйтерсең... Әйе. ул кызы алдында гаепле. . Моны ул яшәгән саен, торган саен ныграк, тирәнрәк аңлый бара. Әнә шул аңлавы аның һаман эчтәнрәк йөрәген тырный, йөрәген парә-парә телгәли. Әй. адәм баласы... Күнме яшәсәң дә. никадәр укысаң да. һаман шыр дивана булып калган адәм баласы . Яшьлеккә кайту I өннәр акрынлап уза торды. Ял йорты тәки үзенекен итте—бераздан борчулар басылгандай булды. Тора-бара Билалның күз алдына төнге поезд һаман ешрак килде. Нина гел искә төшә башлады. Ә бер кичне, кинодан кайткач. Билалның кечкенә генә куен дәфтәре сумка төбеннән алынып, өстәл өстенә куелды. Нинаның дус кызларындагы адресы әллә ничә мәртәбә укып чыгылды. Әйе. Билал аның килүен, үз янында булуын гели башлады. Гаиләсез дә калган, озакламый лиеннән дә китәчәк, дусларыннан да аерылачак—димәк, һәр яктан ялгыз, бер үзе калачак Билалның менә хәзер күңеле тарткан бер генә кешесе бар иде. Анысы да очраклы рәвештә танышкан, бер генә тәүлек янәшәсендә булган Нина. Ләкин ул да биз әле дус кызларында кунакта. Бәлки ул инде Билалны бөтенләй оныткандыр да? Адресны язып алган иде алуын Ә поезддагы кичне икесе ничек матур итеп үткәрделәр алар Иң тирәндәге серләрен, иң кадерле уйларын уртаклаштылар. Бер-берсенә ниндидер күңел, җан якынлыгы тойдылар шикелле. Аңлашу таптылар кебек . Чынлап та. ә бәлки менә шушы минутларда Нина да аның турында уйлыйдыр? Күңелендәге шушы кечкенә генә өмет кисәге көннәрдән бер көнне Билалны почтага алып барды. Әлеге өмез чаткысы Нинага телеграмма да бирдерде. Почтадан кайтканда исәпләп карады. Телеграмманы Нина кайчан алачак? Бару-бармау хакында күпме уйланачак, киңәшәчәк? Билет алу күпме вакыт сорый? Ә юлга ничә сәгать кирәк икән?.. Икенче көнне дә шуның ише уйлар аның башына бер генә мәртәбә кереп чыкмады. Бик теләгән нәрсә чынга аша, диләр. Билалның да хыялы тормышка ашты. Ул Нинадан телеграмма алды. «Киләм. Каршыла» дигән. Каршыламыймы соң Билал! Телеграмманы алу белән һәммәсен: автобусның кайчан китәсен дә. поездның сәгать имчәдә киләсен дә. шундук белешеп куйды ул. һәммәсен! һәм менә хәзер Нина бу көннәрдә Билал өчен дөньяның иң гүзәленә әйләнгән хатын, бөтен кешедән ныграк сагынылган ханым — Билал каршында басып тора! Билал киноларда күргән чагында кешеләрнең бер-берсе белән кочаклашып күрешүләренә, ничектер, ышанмый иде Бу аңа төчеләнү, кылтаю булып тоела иде. Кайвакытларда, үзенең озак күрешмәгән дуслары аның белән кочаклашып күрешергә теләсәләр дә. ул уңайсызланып кала, кызара. боргалана ничек тә монсыз гына күрешү ягын карый иде. Үзенең аларны сагынуын нык игеп һәм олыларча ике кул биреп кул кысышу аша гына сиздерә иде ул К Ә менә монда бөтенләй бүтәнчә килеп чыкты. Әллә инде Нина үзе шулай ымсынды: вагон баскычыннан төшешли үк күтәреп алды аны Билал. Күтәреп аллы һәм анын жип-җинел гәүдәсен нык итеп күкрәгенә кысты. Диңгездә һәлакәткә очрап, батып баручы кеше су өстендәге һәрнәрсәгә әнә шулай ябыша торгандыр, мөгаен. Алар әнә шулай сәер генә кочаклашкан хәлдә, аруны-талуны онытып. шактый басып тордылар. . Ә бераздан автобус килде, алар шуңа утырып, юлга чыктылар. Аннары, зәңгәр күктәге ике кош кебек очына-очына. Билалнын бүлмәсенә кайттылар... Кайтып җиткәнче ханымның ку .тын җибәрмәде Билал. Нина... Әйдәле. мин сиңа чәй куеп эчерим әле. Билалнын бүлмәсендә электр кайнаткычы бар иде. Ә соңрак, ашханәгә барырбыз Чәй тиз кайнап чыкты, алар Нинаның букчасындагы тәм-том белән чәй эчтеләр Шунда Билал әйтеп куйды Бу арада минем баштан нинди уйлар кичкәнен белсәң икән син. Нина... Ханым, эчә торган чәеннән аерылып. Билалга карады Нинди уйлар икәнен әзрәк чамалыйм мин. чамалыйм -Ул. кулын сузып. Билалнын битенә кагылды... Бу минутта ул барысын адлаучан хатын-кыз да. кызганучы ана да. иң ихлас дус та булып күренде ...Чәйдән соң Нина бераз арыганлыгын әйтте Син бит әле поездда да юньләп йоклый алмагансындыр. дип. Билал аңа урын көйләп бирде. Нина ак җәймә астына сабый бала кебек бөгәрләнеп кереп ятты Әзрәк тын яткач Ә син? . дип сорады. Билалга менә шулай — сокланып утыру да бик рәхәт иде. шуна күрә ул: Ә мин менә шулай, синең йокыңны саклап кына утырам диде Нина яратып, рәхмәт дигән төсле итеп елмайды Ә бераздан, ханым йоклап киткәч. Билал сак кына атлап, тәрәзә янына килде Ачык тәрәзә аша янәшәлеге юкә ябалдашын күзәтте Юкәдә дә йомшаклык, нәфислек, бәхет төсмерләнә кебек иде Аннары ул тәрәзәгә карап, китап укырга утырды Күптән тансыкланган хатын-кыз янәшәсендә булу рәхәтеннән бәхет, тынычлык кочагына чумды Нинаның кай арада торып, аягүрә басуын искәрмәде дә ул Аяк очларына гына басып килгән икән лә. менә йомшак куллары белән Билалнын күзен дә каплап өлгерде. Ә үзе көлә-колә: Сөйгәнең кем. әйт! ди Билалнын җавабы билгеле инде Үзең беләсең ләбаса! ди ул Нинага бу сүз генә аз тоела: Өч I апкыр әй I мичә ышанмыйм' Билал ялт кына борылды да. Нинаны кочагына алды Дулкынланудан ешеш сулап Син! Син! Син!! диде. Алар, кызынып ятарга җәймәләр, башларына эшләпәләр алып, күл буена киттеләр... Якты күлнең үзенә! Билалнын әле Нинага шушы гүзәл урынны күрсәтәсе бар иде бит' Үзенең дә күңеленә якын бу хагын белән бергә шушы тылсымны яңадан ачасы, шул бәхетне өр-яңадан, яңабаштан кичерәсе килә иде аның' Алар гиз генә чишенеп аттылар Нина ачык яшел төстәге тоташ игеп тегелгән купальниктан гына калды. Билал анын зифа гәүдәсен күзләре белән иркәләп алды Моны хатын-кыз сизми каламы сон” Оялтасын бит. Билал. Бик алай карама, тинһар диде Нина Шушы сүз аны ниндидер тоткынлыктан чыгарды Ул — Аннары туйганчы кызынырбыз, әйдә, башта су кереп чыгыйк! диде. Нинаның кулыннан тотып. Яр буена килеп баскач Нина шикләнебрәк калды. Ә Билал шундук суга ташланды, зур-зур колачлар белән эчкәрегә таба йөзеп китте. Ярдан шактый гына ерагайгач, борылып Нинага күз салды. Ә ул һаман суга керә алмый тора икән әле! Үзе Билалга караган да елмая. Билал тавыш биреп аңа ярдәм итәргә теләгәндәй: — Әйдә инде, курыкма!—дип кычкырды. Нина тагын да эчкәрәк керде, су аның тубыгыннан узды, аннан да югары күтәрелде... Аннары, Билал өчен һуш китәрлек матур, назлы тоелган хәрәкәт белән, ике кулын бергә кушып алга сузды да, шул килеш йомшак кына итеп суга иелде һәм, су белән әллә ни арада уртак тел табып, аның үз дулкыны сыман булып, җай гына тирбәлә-тирбәлә Билалга таба йөзеп китте... Нинаның суга шулай матур итеп керүен, искиткеч зифа буйның, гәүдәнең су гүзәллеге белән уртак матурлыкка кушылу тантанасын беркайчан да күргәне юк иде Билалның... һәм мондый ягымлы, йомшак, матур, иркәли торган хәрәкәi не - инде суга кергәнче үк. өстә үк йөзә башлагандай тоелган моның ише ишарәне — бүтән бер җирдә дә, беркайчан да, күрә дә. таба да алмады Билал... Хәтта бөтен гомеренә дә... Хәтта атаклы балериналарның иң гүзәл биюләрендә дә моның кадәр җанга якын, кадерле, күңелне тутырырдай камил һәм нечкә хәрәкәтне тапмады, күрмәде ул... Әнә шул минутлардагы соклануы чиксез иде Билалның! Эчендәге әнә шул хис көченнән, аның тышка ургылуыннан йөрәге ярылыр, тәне, гәүдәсе меңгә, миллионга шартлар кебек иде. Билалның бу сәер халәтен йөзеп килүче Нина сизмәде, билгеле. Ул әле Якты күл белән беренче очрашу тәэсирен кичерә. Ят та һәм үз дә булган ирегеткә караган килеш, әкрен генә йөзә, аңа якыная бара иде... II уйганчы йөзделәр алар Якты күлдә... Чөнки бу, чыннан да, аларнын тормышындагы яп-якты бер күл, яп-якты бер көн иде... Икенче як ярга да чыктылар... Ап-ак каеннарның кайсы берсе авып, суга ук иелеп тора, кайберләре исә таулы ярда үсеп зәңгәр күккә ашкан... Нина яр буендагы әнә шул зифа каеннар янына чыгып басты... Ямь-яшел купальниктан, бөтен матурлыгы белән балкып, басып торды ул. Якты күл буенда, ап-ак каеннар янәшәсендә, купальниктан гына калган Нина дөньядагы бер генә киноартисткага да алыштыргысыз чибәр һәм табигый иде... Аның әкрен генә, әллә нинди нәфислек белән генә бер урында кузгалып куюлары... Билал да аның янына, ярга чыкты. Бераз хәл җыйды. Аннары та) бите буйлап, урман эченә менеп киттеләр. Җитәкләшеп, ялан тәпиләре белән җирне капшап кына баса-баса, каеннар, юкәләр, яшь усаклар арасында йөрделәр. Бөтен тарафта яшеллек һәм яшьлек иде. аларнын һәммәсе үсүгә һәм мәхәббәткә дәшә, яратуга, сөюгә-сөелүгә ымсындыра һәм илһамландыра иде... Монда Якты күлнең икенче ярында аларны кеше дә күрми иде. Тауны менеп җиткәч Билал Нинаны күтәреп алды, күтәргән килеш үпте, күтәргән килеш ашыкмый гына сукмакка чыкты һәм шул рәхәтлекне мәңге сузарга теләгәндәй, як-якка карый-карый. борылмалы сукмактан алга таба атлады. Аларның баш очында чип-чиста, зәп-зәңгәр күк, әйләнә-тирәләрендә ямь-яшел урман, алларында озын-озын сукмак иде... Ә эчтә, йөрәктә —быелгы җәйнең кояшыннан да кайнаррак ут, яшь чагында гына кичерелә торган кайнар тойгы! •Урман эчендә йөреп туйгач, әлсерәп, тагын Якты күлгә төштеләр... Ике көмеш балык кебек, янәшә йөзеп киттеләр... Билал һаман Нинага бик якын йөзде, йөзгәндә дә ул аннан күзен ала алмады... Т Үзләре чишенгән ярга чыктылар. Билал кулыннан килгәнчәнәзәкагълерәк булырга тырышын, җәймә җәйде, әле судан чыгып хәл дә алырга өлгермәгән тирән-тирән изеп сулап торган Нинага ятып кызынырга урын тәкъдим итте Моның кадәр ямьле урынны каян эзләп таба алдың син. Билал.’ Нинаның соклануы да. бүгенге көн бәхетеннән ләззәтләнеп куануы да һәм. хәтта, үзен шушында чакырганы өчен Билалга йомшак кына игеп рәхмәт әйтүе дә сыман иде бу Ул. әле генә суга кереп киткәндәге сыман матур итеп, әкрен генә җәймәгә ятты. Кояш кызуыннан саклану өчен эшләпәсен алып киде Үзе күзләрен тутырып Билалга караган Иреннәре баягыча ярым ачылган Ә Билал, уң кулының герсәгенә таянган да, шулай ук аңа төбәлгән Дөнья онытылган, әйләнә-т ирәдәгеләр онытылган. Гүя. бу Якты күл аларның икесе өчен генә, гүя. урман эчендәге менә шушы искиткеч магур җәй аларның икесе өчен генә. Гүя бөтен тормыш, барлык яшәү алар да боларнын икесс өчен генә. Әйе. әйе. бик мөмкин, ә бәлки чыннан да: җирдәге бөтен нәрсә яшьлек һәм ярату, гашыйк булу өчен генәдер?! Бәлки бөтен нәрсә, һәммә җан иясе үз гомерендә бер мәртәбә әнә шул бөек бәхетне кичерү өчен генә яшидер’?! Әзрәк вакыг үткәч. Нинаның күпмегә килгәнен сорыйсы итте Билал Әмма теленнән ычкынам дигәндә, тагын эчкә йотты ул бу соравын Сораса. Нина ниндидер бер көнне әйтер дә. менә шушы бәген рәхәтлекнең, бәхетнең ахыры күренер, аның чиге бар икәне беленер һәм әнә шунда аларның икесенә дә бик күңелсез булып ки гөр сыман иде Шул тотып калды Билалны. Шулай да әкренләп телгә килделәр, сөйләшә башладылар Ә телеграмманы'’ Ә телеграмманы ничек алдын* Мин аны саклыйм әле... Син бит үз яныңда вакытта аның ише сүзгә бик саран! Синнән андый матур сүзләр бик сирәк чыта Нина, үзенең мөлаем елмаюы белән елмаеп. Билалта якын ук иелде. Шулай бит? Сүзләргә бик үк ышанып бетмим мин. Нина Алар имде тузып, таушалып беткән шикелле. Алар хәзер бернинди тере хис. кичереш тә алтай килми шикелле тоела миңа еш кына Яныңда вакытта минем күңелемне күзләрем, йөзем белгертмимени сон'’ Мин дә. хатын-кыз алдында борт аланаборт алана. сандугач кебек сайраучылар рәтенә басыйммыни соң'.’. Сине бик яхшы аңлыйм мин. Билал! Ирләрне без. хатын-кызлар да. гел осталыкларына карап түгел, ә күңелебезнең әллә кайсы төше белән генә тоеп була горган чын ир-ат сыйфатлары буенча сайлап алабыз Аннан соң шәһәрдәге ир затлары хәзер шактый үп эреп тора бит Алар әкренләп хатын-кызта әверелә бара шикелле Әнә тете ком паниягә күз сал әле. сиздерми тенә Нина ым белән генә бер төркемгә күрсәтте Әнә. уртадагы, барысын да үз авызына караткан ир затын күзәт. Аның бөтен кыланмышы, хәт та кул хәрәкәтләре, аяк басулары да хатын-кызларча түтелме сон” Кара әле. кызык кына килеп чыта бит бу! Минем шуның ише нәрсәне хатын-кыз тарда да күзәткәнем бар Бик күп кенә кытлар хәзер үзләрен ирләрчә тотып, ирләрчә кыланып, абруй казанмакчы бу.та Хатын-кызта хас йомшаклыкны, назлы тыкны. сизгерлекне, күнеi нечкәлеген алар үткән чор тар калдыгы дип ышандырырга тырышалар Бүгенге заман хатын-кызы үткен, кыю. бәйсез булырга тиеш, янәсе. У т ирләрдән берничек тә калышмаска тиеш' Әйтәсең лә инде син Нина җитди генә сөйләшкән җирдән кинәт елмаерга ит те. кулындагы нечкә генә үлән сабагы белән Билалнын колак артын кытыкларта ксрешгс «Моның ише сүз күпкә китте, ахры»,— дип уйлап алды Билал. Аның инде ничә мәртәбә: «Хатын-кыз белән җитди сүзне ачык сөйләшергә ярамый» — дип. үз-үзенә сүз биргәне бар. Аның уйлавынча, бу табигый- леккә каршы килә, бу — ясалмалык! Әмма башлаган сүзен әйтеп бетермичә, туктый алмый ич инде ул! Аннары, ул бит әле Нинага сөйлим дип. үзе өчен дә кайбер нәрсәләрне ачыклый. Сөйләгәндә байтак әйбер үзеңә дә ачыграк күренә бит ул. - Менә, бер генә нәрсә әйтәм дә, аннары мондый акыллы сүзләрне туктатабыз, кадерле Нина ханым!. Шуны гына әйтмәкче булам мин: боларның барысы да шәһәрләшү аркасында килеп чыга шикелле. Чөнки шәһәрдә яши башлаган ир-атка физик эш, аны чын мәгънәсендә ир-ат ала торган эш бик аз кала. Шуның өстенә. әле тагын акыл хезмәте белән шөгыльләнүче ир затлары күбәйде. . Билгеле, башкача булмый диючеләр дә бар Ләкин чынлыкта табигатькә, табигыйлеккә каршы килә торган нәрсә түгел микән бу?? Билал сөйли башлаганда тиз генә туктар кебек иде, әмма сүз артыннан сүз агыла торды, ул тиз туктый алмады. — Хәзер кеше үз кыланмышларын табигать белән, аның мәңгелек һәм гаять көчле кануннары белән ризалаштырмыйча эшләргә өйрәнеп килә. Ул бары тик җәмгыять кануннарын гына санга сугарга ияләнгән хәзер.. Ә болай итү. минемчә, тирән һәм зур ялгышка китерергә мөмкин. Ни өчен дисеңме?! Менә ни өчен. Чөнки кеше— җәмгыять җимеше генә түгел әле ул! Ул — күбрәк табигать җимешедер әле! Табигый кануннар искә алынырга, санга сугылырга тиеш! Нина үзенең каршында үсеп утыручы юкәгә караган да, ята бирә Билалның сүзләре аңа ничек тәэсир иткәнен тиз генә аңларлык түгел. Ике кулын ияк астына куеп терсәкләренә таянган ул... Әллә тыңламауның бер формасы бу, әллә әнә шулай, уйлана-уйлана тыңлый ул — кем белсен! - Җә. җитте! Бүтән мондый фәлсәфә сату юк! Шушындый ямьле көндә, мондый гүзәл хатынга җитди сүзләр сөйләп ятканымны белсәләр дөньяның бөтен ир-аты җыелып, мине асып куяр иде! Мин синең сүзләреңне бик яхшы аңладым, Билал. Ләкин ул хакта үзем бер сүз дә әйтә алмыйм. Уйланган нәрсәм түгел чөнки.. Моңа синең генә баш җитә. Минем баш юка бит ул... Юк, алай димә син... Просто, хатын-кыз натурасы башкачарак бугай инде ул. Үзең бая гына әйткәндәй, алар күбрәк күңел белән тоялар бугай дөреслекне, табигыйлекны, чынлыкны... Шулай шул... Әйдә, коенабыз! — Нина тиз генә сикереп торды да. Билалның кулыннан алды. Аны сөйрәп диярлек торгызды. Сүз белән мавыгып, кояшта нык кына кызганнар икән, башта әзрәк юынгалап тордылар. Аннары Билал эчкәрәк керде дә. Нинага су сипте. Тегесе аңа ике куллап чәчрәтте. Куыша-куыша, эчкәре үк кереп киттеләр. Бу юлы да рәттән, янәшә йөзделәр. Су салкынча. рәхәт, кояш шәп кыздыра, алар әлегә бәхетле — тагын ни кирәк мондый көнне сау-сәламәт булган адәм баласына?! Шулай, көн саен төшке аш җиткәнче рәхәтләнделәр алар. Аннары ял йортына менәләр, тамак ялгап алалар. Билалның бүлмәсенә кайталар. Билал үзе икенче караватка ята. үз урынын Нинага бирә. Көн саен шулай черем итеп алырга өйрәтте Билал Нинаны да. Йокыдан торгач көн дә диярлек урман сукмагына алып чыкты ул аны Әзмәз гөмбә дә таптылар. Савытлары булмагач, аларны агач төбенә калдырып китәләр дә, аннары «ак болыт астындагы», яшереп куелган гөмбәләрне таба алмыйча аптырап бетә иделәр... Кайбер көнне шул яшерелгәп җирдә табылмый да кала бирде гөмбәләр. Хәер, гөмбә табу идемени соң төп максат! Ә бер копне икәүләп йөргәндә аларга аз сүзле өстәлдәшләре, керәшен татары Василий Петрович очрады Кулына юан гына таяк тоткан, гадәтенчә, салмак кына адымнар белән килә. Башта Би.талларны танымады шикелле йозен дә. адымнарын да үзгәртмәде. Биш-алты адымнар калгач Билалны танып алды да. кояштай балкып, кочагын жәйде: Менә бит нинди хөррият, ә?! Ул туктап, әллә кайчангы танышлар шикелле, һәр икесе белән кул биреп күреште. Үзе бертуктаусыз елмайды, балкыды. Билал бу кешенең кин күнеллелсгенә. олы жанлылыгына сокланды. Менә хәзер Билалнын бәхетле булуы Василий Петровичның үзе өчен дә бик зур куаныч, бәхет шикелле иде. Шушы минутта, ахрысы. Билалнын күңел төбендә йөргән бер уй да калкынды. Ул да күңеле булган чакларда бер фикерне кабатлый иде бит «Керсез күңелле кешеләрнең бәхетле булуы - минем үз бәхетем кебек», дигән сүз иде Менә шуны гел-гел искә төшерә ул Әле хәзер дә. үзләре алдында чын-чыннан куанып торган Василий Петровичны күргәч, яңадан шул исенә төште.. Әллә Василий Петрович та шундыйрак микән? Аны да кеше бәхете шулай нык сөендерә микән әллә” Алайса үзе дә бик бәхетле кешедер ул! Василий Петрович сокланып Нинага карап торды. Била на ягымлы гына күз салып аллы, аларны канатландырырдай сүзләр әйтте. Бераздан. яшьләрнең каушау галәмәте сизелә башлагач: Ярар, алайса Мин киттем... Сезгә күңелле сәфәр, диде Алар яныннан китеп бер-ике адым узуга, яңадан артына борылды да Ә бу сукмак бит адаштыра адашмассызмы икән соң'.’ диде. Билал аның сүзен чынга алып, ихлас күңеллән «Юк. адашмыйбыз без!» дигән иле. Василий Петрович сүзен бөтенләй икенчегә борып куйды Ә мин сезнең урынла булсам, адашыр идем' Билал моңа каршы сүз таба алмыйча, кычкырып көлгән генә булды Нина әз генә кызарып китте Курыкмагыз, адашсагыз иң беренче үзем эзләргә чыгармын! Василий Петрович үз алдына елмайган килеш китеп барды Бу искиткеч яхшы күңелле кеше белән очрашканнан соң Билал да. Нина да тагын да үсенебрәк киткән төсле булдылар Көннәрдән бер көнне, урманда йөргәндә. Нина сорап куйды Ә син монда озак булырга уйлыйсыңмы соң әле’ _ Бу сорауның Билал өчен ни икәнен, әлбәттә, яхшы белә иде Шуңа күрә аны сүз арасында әйткән кебегрәк иген кенә, артык мөһим мәсьәләгә санамагандайрак итеп кенә әйтте Шул юл белән сорауның куркынычлыгын. ховефлелеген киметергә теләде төсле. Ә ачык кына итен әйткәндә. Билалнын әле һаман нык лы бер фикергә килгәне юк. Эше. гаиләсе исенә юшкәңдә ул аларны хәтереннән чыт арып торырга тырыша Гел диярлек, искә төшкән саен, котылырга тели ул уйлардан. Менә хәзер Нината жавап бирергә кирәк У т инде, мөгаен осрәр фикергә килгән дип уйлый торгандыр Бу кадәр вакыт тчендә ир-ат үзенең уенда ныгый төшкән булырга тиеш дип ышанадыр Ә Била т менә һич тә алан дин әйтә алмый шул әле Ачык кына сү т әйтү, ай-һай. кыен апа Ләкин ул. ачык кына бер карары күренмәса дә. эченнән уйла- па-уйлана. Нинага үз хә тен аңлатып карар!а оу тды Шундый-шундый карарга килгән идем тип синең алла күкрәк суга алмамдыр. Нинди дә булса бер юлны сайлап өттермә тем әле Гик шунысын ачык сизом: кире кайтасым килми, бер тә ки тмн минем' \н та кайтып яши башласам, мин. гомумән, рухи яктан үз-ү темне һәлак итәрмен сыман' Кире анда кайткан кеше у т инде мин булмас төсле Ә минем ү з-үземнөн алай тиз генә баш тартасым килми әле Ү тем өчен көрәшен карыйсым килә! Аның сүзләреннән соң Нина - О-о. эле сине буйсындырырга!..—дип куйды, сокланулы караш белән көч өстәгән сыман. Әзрәк тын баргач, ханым болай дип тә әйтүне кирәк санады: Менә нәрсә, Билал... Мин сине ныграк белгән саен, шуңа ышана барам. Ә монда килеп бер атнага якын яшәү дәверендә инде ныклап ышанып та җиттем дияргә була . . . — шулай диде дә. никтер туктап калды Нина Иреннәрен кыскан һәм нәрсәнедер бик киеренке уйлаган рәвештә бара бирде, һаман дәшмәде .. Аптырагач, Билал үзе сорадыр Нәрсәгә ышана барасың? Нәрсәгә ышандың? Ник әйтеп бетермисең?— ул. шактый каты итеп, Нинаның кулыннан алды,—Әйт инде... Юк. Билалның тавышында да, эчендә дә бернинди ачу юк иде. Бары ниндидер борчылу, ниндидер хәвефле сүз ишетермен дип шигәю генә көчәя төште аның күңелендә. — Сүземне башлагач куркыбрак калдым әле менә мин, Билал... Бик әллә нинди сүз әйтергә җыенганмын икән бит!... Шул сүз телемә килгәч, синең өчен куркып куйдым. Аның күз карашы сүрән. Нинаны ниндидер аңлаешсыз моң биләгән, ул хәзер шуның эчендә... Әлеге Билалга билгесез хәсрәтнең газабын кичерә Нина... Тик ни бу. нәрсә ул?? Билал, кызганып, аны кочагына ук алды. Чәчләреннән сыпырды, битеннән үбеп алды... — Йә... әйт инде... Ни уйлыйсың?.. - Беләсеңме, син... син беркайчан да гаилә бәхете таба алмассыңдыр, ахры, дип уйладым мин... Чөнки син. чын ир-ат булсаң да—ә менә нәкъ шуның аркасындадыр да — бүген күпчелек хатын-кыз теләгәнчә гаилә кешесе була алмыйсың син... Бары тик гаилә турында гына уйлап, бары тик аның өчен генә яши алмыйсың син. Монда синең яныңа килгәндә минем күңел төбендә кечкенә генә бер хыял да бар иде әле. хәтта. Икебезнең уртак киләчәкне дә уйлап килгән идём әле мин... Ләкин юк икән. Без бергә була алмыйбыз икән! Синең күңелеңә, рухыңа артык зур киңлек, артык зур иркенлек кирәк! Ниндидер хөр яшәү, киң колач белән, канатлы яшәү кирәк сиңа... Менә шул! Гаиләгә генә сыя алмыйсың син! Нина тын калды. Бераздан тагын өстәп куйды: Беләм, бик авыр сүз бу... Гафу ит син мине, Билал...— Шулай диде дә Билалның кулын алды. Аны каты итеп кысты.— Мондый язмышлы кешегә нык. бик нык булырга кирәк!! Югыйсә... югыйсә... Ай, бу тормыш дигәнең! Адәм баласын күпме караңгы почмак сагалый анда... ...Алариың соңгы җитди сөйләшүләре әнә шундыйрак булды. Билалның ничә көн буе көтеп алган Нинасы, үзе дә ниндидер яңалыкка, үзгәрешкә ымсынып килгән Нина, шундый ук матур бер иртәдә саубуллашып китеп барды... III ина киткәннән соң бик кәефсез йөрде Билал. Ниндидер бүләк көтеп тә алалмаган. алданган сабый бала кебек үпкәләгән, турсайган кыяфәттә иде ул. Аннары ял йортының рәхәт тормышы аны әкренләп үз кочагына алды. Ул башкалар сыман тыныч кына яши башлады. Йокыдан торды, ашады-эчте, су коенды, йөреп килде, йоклады... Тагын ашады, тагын йөреп килде, тагын су коенды, тагын йоклады.. Гүя. ул үзенең каян килүен дә. кем икәнен дә онытты.Тик әнә шул ипле тормышы тагын бер мәртәбә бозылды аның. Уйламаганда, көтмәгәндә килеп кергән бик куркыныч бер төш бозды аның тыныч ялын, һич тә истән чыкмастай. чәчләрне үрә торгызырдай куркыныч, начар иде ул төш! Каян килеп керә диген син аны!.. Н Имеш, Билал кулына бик зур, галәмәт зур пычак тоткан да кызы Раушания йоклап яткан караватка таба килә! Билал үзе жылый. үзе үзәге өзелеп: «Кызым! Кызым!» дип кабатлый... Ә үзе һаман килә, һаман якыная . Ниндидер коч аны этә. арттан этәрә Билал шуңа каршы торалмый, туктый алмый огыры якыная Менә ул пычагын да бик якын кигерә! Үзе торган саен кычкырыбрак: «Кызым'» дип кабатлый Ә Раушания берни сизми, тыныч кына йоклый бирә Билалнын ярдәм сорап кычкырасы килә, кемгәдер үзен туктатырга кушасы килә тик күпме көчәнмәсен, тырышмасын iавышы чыкмый, ул кычкыра алмый* Бары ГИК жылый гына. Ә үзе кулынын кызы муенына таба һаман якыная барганын күрә' Көч-хәл белән ычкынды ул шушы вәхши төштән. Уяну белән шундук барып утын кабызды. Аннары әзрәк тынычлану өчен кранны ачып, битенә учы белән су бөркеде Шуннан соң караватына килеп утырды да: Уф-ф, алла! дип куйды. Уф. алла.. Мина тагын нинди жәза инде бу! Билалнын төшләргә ышану гадәте бар иде Төш белән чынбарлык арасында әлсгә кеше аңлап җитә алмаган зур бер бәйләнеш булырга тиеш дип саный иде ул. Әнә шуңа күрә үзенең төшләренә әһәмият бирә, алар хакында байтак кына уйланып йөри иде Ә бу юлы уйлану гына түгел, яктыра башлаганчы ятагында аунап чыкты Йокысы тәмам качкан иле. һич кенә дә күз йомарлык түге i иде шул Нәрсә дигән сүз бу? Билгесезлек тән нинди куркыныч хәбәр бу мина’ Шул сораулар аның миенә кызган ук кебек килеп кадалдылар Әмма зиһене аларга җавап таба алыр дәрәҗәдә түгел иде Бары тик ул сора уларның «зың». «зың» игеп баш миенә килеп кадалуы гына ишетелә кебек иде һәм ара-тирә «Раушания» дигән бик якын исем чагы тып китә иде. Тән тәмам эреп бетеп, инде көн беленә башлаганчы әнә шулай миңгерәп яны да. яктыргач кына тынычлап, яңадан йокыга китә алды ул Әмма теге яман төш һич тә хәтердән чыгарлык түгел иде ин ге Быелгы кайнар кояш кебек баш очындагы гомерлек ксе юллашына әйләнде ул Билалнын. HnniAopi о? тора бирде Тегеләр һаман дәшмәгәч, аннары инде Ә нәрсә бар сон9 Ни булган? дип сорарга мәҗоүр булды ( ертей Николаевич, ашавыннан бүленеп, аңа текәлде Нәрсә, нәрсә! Яныңа кызлар ү т тәре килеп йөргәч, син хәтер сонет почтасын санга да сукмыйсынмыни" Әнә. иртәдән бирле бер хат ята анда сиңа! Йөгер тизрәк! Ләкин Ьн гагнын исе китмәде Ипләп кенә үз урынына кереп мы рды Аның хаг көтәр кешесе юк биг. бәлки шаяртудыр Аннары биредә хат алу. хат язу ише мәшәкать белән изаланасы та килми Ну. кызык та кеше инде син. ә! Соңарып кына кичке ашка килеп кергән Билалны егетләр көлешә-көлсшә каршы алдылар Билал аларның ни өчен шулай көлүләрен аңламады Шуңа күрә, өстәл янына килеп җитсә дә. утырмыйча, аптыраган кыяфәт бс тән басып идс Билалнын лаеклы ялы бит бу! Бөтенесеннән, барысыннан туеп, качып ки гкән кешенең үзе теләгәнчә яшәргә хакы бардыр лабаса! ~ Кичке ашын тынычлап, тәмләп кенә ашаганнан соң тәмам байларча кыяфәттә урамга чыгып барышлый гына алды ул үзенә килгән хатны. Хат матур гына чәчкә төшерелгән гади конвер1ка салынган иде. Аның әллә көтелмәгәндә килүе Билалны бераз шыкайтты — кулына алгач та хатны ачарга ашыкмады. Салмак кына адымнар белән үзенең торагына таба атлады. Эчкә кергәчтен дә әле турыга бүлмәсенә үтмәде. Холллагы кәнәфи янында туктап алды Ниндидер дөнья мәшәкате, дөнья кайгысы алып килгән бу хатны бүлмәгә алып керәсе килми иде. Аны алып кереп, тыныч бүлмәнең күнегелгән яшәү рәвешен бозасы, монда килгәч инде ияләнә башлаган тыныч, ипле яшәү көен җибәрәсе килми иде Әнә шул монда тапкан рәхәтлеге бик кадерле иде дөнья ыгы-зыгысыннан арыган Билалга! Теләр-теләмәс кенә конвертны ачты. Ачкан вакытта почта штемпеленә күзе төште. Анда Билал калдырып киткән шәһәр исеме иде. Бик тә канәгать булмаган чырай белән генә укый башлады... «Исәнмесез, Билал әфәнде! Сезнең тыныч ялыгызны бүлеп, хат язарга җөрьәт итүче кешеләр кемнәр икән бу дип аптырама!ыз — эштәгеләр исеменнән, яшь дустын Марат хат яза. Безне оныгмагансыздыр бит? Ялдагы кешене борчып хат язуыбызның сәбәбе шул: колагыбызга яман хәбәр керде — имеш Сез безгә яңадан кире кайтмаска уйлыйсыз икән. Каядыр ераккарак. тынычрак җирләр! ә китмәкче буласыз икән. Шактый ышанычлы кешеләрдән ишетсәк тә. без бу хәбәргә башта ышанмадык. Чөнки ул хәбәр без белгән Билалнын холкына туры килми. Ул кеше, безнең уйлавыбызча, алай эшләргә тиеш түгел иде. Әмма, тора-бара, без сат ая калдык. Соңгы вакытта Сезнең үз-үзегезне тотышыгызны кабат-кабат күз алдыннан үткәрдек. Әйткән сүзләре! езне яңалан-яңадан искә төшердек, һәм... безнең колакка тагын бүтән имешмимешләр дә ишетелде... Шуннан соң инде, әлеге хәбәрнең чыннан да дөрескә чыгу ихтималын күреп, шул мөмкинлекне уйлап, байтак кына киңәшкәннән сон. Сезгә менә шушы хатны язарга булдык. Без монда кайта-кайта шуны уйлыйбыз — Сез. архитектурага, эшкә, чын иҗатка шулкадәр нык бирелгән кеше — ничек шундый карарга килә алдыгыз? Сезне моңа нәрсә этәрде икән? Әйе. безнең еллар буена дәртләнеп, илһамланып эшләгән, иң матур идеяләребезне салып иҗат ителгән Сәнгать сараебыз зур гына каршылыкка очрады. Әйе. уртак иҗат җитмешебезне тормышка ашыру очен безгә нн элек үзебезнең яңа директорыбызны килештерергә туры киләчәк. Бу эш җиңел булмас, билгеле. Аннан соң шәһәр Советы башкарма комитетында зур көрәш тотарга туры киләчәк. Бәлки, Сезне әнә шулар барысы куркытадыр? Дөреслекне Сездән яшерергә кирәкмәс — без төзергә, без күрергә теләгән Сәнгать сараеның язмышы, чыннан ла, кыл өстеидәрәк. Яңа директор бу вариантка бик нык каршы, үз сүзеннән һич тә чигенергә теләми. Безнең башкалабызда үсеп чыгачак Сәнгать сараена ул стандарт бер бина итен кенә карый. Атна саен диярлек җыеп, безне шундый проект төзергә өнди, шуңа күндермәкче була... Менә шундый хәл. Монда хәзер Сәнгать сарае очен чын көрәш башланып килә, һәм ул жинел булмаячак. Бик авыр булачак. Ләкин, Бнлал әфәнде. Сез шуны уйласагыз иде: тормышта каршылыкка очраган һәркем шулай үз эшен, үзенең позициясен ташлап кача башласа, бу дөнья кемнәр кулына калыр икән соң?! Көчле кешеләрнең холкы, беләсезме, нәрсә белән аерылып тора? Алар үзләре ошатмаган яшәү рәвешен ташлап, калдырып качмыйлар. Алар әнә шул яшәү рәвешен үзләре теләгән якка, матур якка таба үзгәртү өчен көрәшәләр. Әйе, шунын өчен көрәш ачалар! Әнә шзндый кешеләрне сокланып: «Көчле кешеләр!» — дип атыйлар! Гагын шуны исегезгә төшерегез— Газиз абый вакытында без ничек күмәк булып эшли идек! Хәлбуки, ул вакытта да зур идеяләрне тормышка ашыру жинел түгел нде! Без нжат эченә чумып, шул дөньяда I ына кайнап, ул каршылыкларны бары тик күрми, тоймый 1ына илек! Аларны, ул каршылыкларны җиңүне, барысын да Газиз абый үз өстенә ала иде ул вакытта! Без ул чагында тылда, ягъни саф нжат дөньясы эчендә кала идек. Менә бит топ хикмәт нәрсәдә! Ә хәзер Газиз абый алып барган байракны үзебезгә алырга кирәк! Үз кулыбызга. Газиз абыйнын юлына тугры калыйк дисәк, бездән хәзер әнә шул таләп ителә... Гүзәл Сәнгать сарае өчен — әнә шул матурлыкны чынга ашыру өчен — без үзебез үк жнн сызганып көрәшергә тиеш! Чөнки... Чөнки бүтән кеше юк! Чөнки көрәншен бу тармагы, бу өлеше безнен язмышка туры килгән! Бик тә купшы сүзләр яза болар диеп уйламагыз... Хәер, без Сезне беләбез бнг. Сез купшылык белән чынлыкны бик тиз аерасыз. Әлбәттә, биредәге тормышыгызның башка якларын без бик үк белеп бетермибез... Бәлки Сезнең башка кыенлыклар, каршылыклар ла килеп чыккандыр... Ләкин... Ләкин, үзегезнең хәлегез ничек кенә авыр булып тоелса да. Сез барысын да ташлап качарга тиеш түгел! Хагыбызның ахырында бер мисал китерәсебез килә... Александр Фалеевның «Тар-мар» дигән .әсәрен оныт маг ансыздыр, шәт. Ерак Көнчыгыш тайгасындагы партизаннар отряды аклар белән бер бәрелеш вакытында юмам гар-мар ителә, юкка чыгарыла... Отряд командиры Левинсон ram а уртасында бер ялт ызы утырып кала... Аны тәмам өметсезлек баса, күнелен төшенкелек били... Чарасы глык... Шулай, нишләргә дә белмичә, озак, бик озак гора Левинсон... Әмма, ахыр чиктә, беләсезме нәрсә уйлый ул? Менә шушы, соң дәрәҗәдәге өметсезлек хәлендә дә ул: — Ләкин яшәргә һәм алда торган бурычны үтәргә кирәк! — лнтән нәгнжәг ә килә! Бу сүзләр бүген барыбызны да уйландырырга тиеш дип саныйбыз без. ...Ярын, хатка ягып сүзләр бетмәс. Сау булыгыз! Биредә, үзебезнең эш бүлмәсендә очрашуга бик нык ышанабыг. Без элекке Бнла.на, көчле ихтыярлы Била.па, ышанабыз!» II атны укып чыкты Билал Аннары, бер мәртәбә укудан гына әллә ни аңламыйча, шундук аны ор яңадан укый башлады Татын бер кат укыды Шуннан соң инде, баскан урынына кадаклап куелган сыман, бер адым да атлый алмаенча, бик озак вакыт тәрәзәгә карап горды Юк. инде байтактан бирле ял иркендә яшәүче, рәхәт жәй кочагында иркәләнүче кешенең башына гиз генә сыя алмыйлар иде әлеге хатка язылган сүзләр Алар, ул сүзләр, ниндидер китаптан тур фаҗигагә тарыган кочле геройлар хакындагы китаптан адашып килеп кергән госте нде Бидалның тормышына Ә Билал үте, үз яшәве белән андый кискен сүзләргә һич гә лаек түгел кебек иде' Ул ничек кеттә яшәсә лә. барыбер, саф һәм керсез намус белән калыр шикелле иде' Әлеге хаттагы сыман сүзләргә ул беркайчан да дучар булырга тиеш түгел иде' Х Нишләптер, ни өчендер бары тик әнә шулай гына булырга тиеш иде сыман... Ә менә аны дуслары бик зур начарлыкта гаеплиләр. «Курыктыңмыни? Качасыңмыни? Син шундый кешемени?..» — диләр Мондый хәл булмаска тиеш! Юк. бу дөрес түгел! дип. ниһаять, хатны өченче мәртәбә укый башлады Билал. Бу юлы инде кәнәфигә утырып, иркенләп, хаттагы һәрбер юлны, һәр җөмләне аерым-аерым алып — әнә шулай итеп, ни язылганны тәмам аңлап җитәргә теләп укыды ул. Әйе. чыннан да, шулай иде шул.. Ничә еллар буе бергә эшләгән дуслары аны качуда гаеплиләр иде. — Барыбер дөрес түгел! - Ул сүзен расларга теләгәндәй, үз фикерен барысыннан өстен чыгарырга ашыккандай, кулындагы хатны конверты ние белән тумбочка өстенә атты — Минем хәлне аңламыйсыз, аңлый алмыйсыз сез! Сез гаепли генә беләсез! Ярсыган, үзен-үзе яклап хәтта сугышыр хәлдә, урыныннан сикереп торды Кечерәк кенә холлның иңен-буен бер итеп, арлы-бирле йөрергә тотынды. Эчендә, күңелендә моңарчы җыелып килгән сүзләр, уйлар, бөтен газаплы кичерешләр менә хәзер ниһаять юл табып, кайнап ташкан булып тышка агыла иде. «Юк! Сезнең берегезнең дә минем хәтле — иргә таңнан кичке караңгыга кадәр эш бүлмәсендә кала-кала. уртак эшебез булсын-булсын дип җан атып, бөтен дөньяны онытып, тырышканыгыз юк! Сез — шәһәр егетләре! Сез үз көчегезне акыл белән исәпләп, дөрес итеп бүлә-бүлә файдалана беләсез! Автомат машина кебек Ә мин менә алай булдыра алмыйм! Мин үземнең яраткан эшемә муеннан чумып, җаным-тәнем белән бирелеп кенә эшли алам!.. Әнә шуңа күрә... шуңа күрә мин артыгын борчылам да! Менә бу кеше белән дә — бөтен сәнгатьнең, архитектураның кан дошманы булган яңа директор белән дә—бергә эшләргә һәм аны җиңәргә. аны килештерергә кирәк, дисез сез! Ә мин аны. гомумән, күралмыйм' Безнең архитектураны бетерергә яралган бәндә ул! Аның белән инде ничек бергә эшли алыйм мин! Моның өчен бит миңа тимер булырга, җансыз булырга кирәк!» Әнә шулай бик озак кайнады, дулады Билал . Бу минутта ул бары тик үзен генә хаклы, дөрес итеп сизә иде Аны беркем дә аңламый, аңларга теләми кебек тоелды. Ә менә бу хат инде аны бирегә, ял йортына килеп изәр өчен язылган төсле иде... Аннары... атып бәрелгән хатны теләр-теләмәс кенә барып алып, бүлмәсенә кертеп куйды. Үзе шундук кире чыкты Әйтерсең, анда — бүлмәдә хәзер ниндидер тешли торган явыз җәнлек бар! Ниһаять, ул һавага — җәйге кич канат җәйгән табигать кочагына чыкгы. Бу юлы. гадәтенчә, урман юлы белән түгел, аллея буйлап китте Биредә дә күзенә ак-кара күренмәде. Аның бөтен барлыгын әлеге ярсу, ачу биләп алган иде. Ул нәрсәнедер раслап, ышандырып бетермичә һич кенә дә тынычлана алмас төсле иде Шулай аһ-уһ килеп йөргәндә, аны берәү туктатты. Күтәрелеп караса Василий Петрович икән! Аңа караган да елмаеп тора — Йә. нәрсә булды?.. Нигә балтасы суга төшкән кешедәй, аптырашта калдың әле? Бераз ык-мык итеп торганнан соң. сөйләми булдыра алмады Билал. Үзләренең эшендә туган хәлне энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирде Василий Петрович аны бер дә бүлдермәде. Бары тик тыңлады гына. Билал тынып калгач та сүз башларга ашыкмады ул. Сүзсез генә бардылар да бардылар. Ике ягына яшь юкәләр утыртылган аулак аллея менә шушы сүзсез әңгәмә өчен бик кулай урын иде. Беләсеңме, мин сиңа нәрсә сөйлим хәзер. Билал?1 Василий Петрович барган җиреннән, туктады. Акыллы коңгырт күзләр тагын да уйчанланып кипе Үз башымнан кичкән бер бик гыйбрәтле вакыйганы сейлим мин сиңа. Фронтта булган хәлне. Ill ырык бернең көзендә булды бу Төп-төгәл исемдә. Бүгенгедәй Фронтта безнең эшләр шәптән түгел. Немец тимер ташкын булып, ыжгырып килә. Бөтен яктан ут ява дөньяның асты өскә килә, адәм чыдамастай мәхшәр... Ул да булмый немец йә теге яктан, йә бу яктан оборонаны өзә дә, әллә ничә чакырымга эчкәре үтә. Уяурак тормасаң. шул арада чолганышта ла каласың Шуңа күрә солдатлар арасында төрле хәлләр очрый, куркучылар да шактый. Октябрь башларында безнең дивизия дошманны берәр атна чамасы туктатып торды. Ул елны бик сирәк очрый торган хәл иде бу Шунлыктан тизтиз оборонаны ныгытабыз Мөмкинлек туса, бәлки әле һөҗүмгә дә күчәрбез, диләр. Әмма оборона булса да. һөҗүмгә күчсәң лә гел разведка кирәк. Шунсыз булмый. Көзнең салкын бер юнендә Женя исемле украин егете белән мине разведкага җибәрделәр. Немец бездән бер-ике чакырымда булыр Аның ныгытмалары ничек урнашканын белергә. Безгә шундый бурыч куелды. Икс арада тирән-тирән чокырлар, адым саен агач, куак Аларнын төнлә ни икәнен дә аерып булмый. Тирә-юнь дөм караты Әкрен генә атлыйбыз шулай.. Абына-сөргенә калсак, немец ишетмәдеме дип, озак кына тыңлашып га торабыз. Аннан тагын кузгалабыз Тагын тыңлашабыз.. Шулай байтак кына ара үткәч, немецлар урнашкан калкулыкка якынлаштык Ул яктан жил искәндә сөйләшкән тавышлары да ишетелә бантлады инде.. Ләкин болай гына булмый безгә. Ерак чөнки. Тагын да якынрак килергә кирәк. Ничек, каян барырга дип җай эзлибез Ул арада Женя пышылдый Иптәш сержант, мин теге калкулыкка барып килим Аннан шәбрәк күренергә тиеш Ә сез монда торып торыгы»' Чыннан да. алда бер бәләкәй генә үр бар иде шуңа күрсәтә икән теге. Ярый. дидем. Килештем. Китте бу әкрен генә, сак кына шуышып Тиз арада күздән дә югалды Миндә тик ятмыйм. Икенче яккарак барып, гегеләрнен граншеяларын күзлим, ут нокталарын барлыйм Шулай байтак кына гомер ү г те Инде Женя кайгырга да вакыт кебек Әмма, юк Тагын кәгеп карыйм һаман юк бу! Нәрсә булды икән? дим Ул киткән калкулыкка да шуышып барып каралым юк. бер кайда да юк!! Суга төшеп батты диярсең. Инде дә бүтән мөмкинлек калмагач тиздән яктырачак иде немецның үзем күргән ут нокталарын, граншсясын него калдырып, берүзем борылып кайттым, нишлисең . Менә шундый бер хәл булды кырык бере нче елның көзендә... Инде хәзер сугыш беткәнгә дә кырык ел Әмма шу г вакыйга һич истән чыкмый! «Ни булды икән бу егег белән ’» тип уйлыйм «Теге якка качарга мөмкинме. юкмы ул’» шул сорау гел гынгы бирми миңа бүген дә.. Хәзер аның турында бәген белгәннәремне хәтергә юшерөм Холкын табигатен гулысынча аңламакчы булам Кем икәнен, кем булуын ахыры- нача төшенәсем килә! К Юк. болай без күреп өйрәнгән куркакларга охшамаган иде ул. Андый түгел иде . Ләкин менә шунысы да бар: бер ә үзенә кыенлык китерергә яратмый иде инде! Теләсә нинди жай табып, теләсә нинди хәйлә белән, барыбер, үзенекен өскә чыгара иде! Әнә шул яктан бик шома иде... Аның нинди дә булса изге санаган нәрсәләре, ныклы иманы булуы да сизелмәде... Әйтәм бит, һаман искә төшә ул, кайта-кайта уйлыйм: «качарга мөмкинме, юкмы ул? Мондый кеше, мондый адәм иң авыр чагында икенче якка — дошман ягына — чыга аламы юкмы?» Әйтмим, сугышта төрле хәлләр була. Кеше хәбәрсез дә югала. Ләкин күпләрне мин белә, аңлый идем: юк. бу ташлап качмаячак! Моның белән разведкага барырга була! Ә байтагында әле икеләнәсең — авыр чагында ничек булыр бит, дисең... Кайберсен инде алдан ук сизеп, белеп торасың—моның белән разведкага барып булмый. Бу үзенә жайсызга калса, сине язмыш кочагында калдырачак! Ә менә теге егет хакында мин әле һаман үземә ачык кына жавап бирә алмыйм. Кем булды ул? Нинди кеше булды? Ул елны фронтта безнең хәл авыр иде бит... Менә шулай. Билал дус... IV йе. Василий Петровичның хикәяте гыйбрәтле иде. Бүлмәсенә кайткач ул сөйләгәннәрне бик озаклап миенә, башына сеңдереп утырды Билал. «Кешене ныклап белү өчен аның белән бер пот тоз ашарга кирәк»,— диләр.. Ә без менә тыныч тормышта тегене дә, моны да дус дип йөрибез... Адым саен мәҗлесләр жыябыз. Үзара макташабыз! Ә шундагы дистәләгән «дус»ның кайсы чыннан да дус моны үзебез дә ачык кына белмибез! Авыр чакта кемнең дошманга әйләнүе мөмкин икәнен дә белмибез! Ни өчен белмибез? Чөнки... Чөнки, моның өчен әлеге дә баягы — бер пот тоз ашау — четерекле хәлләр аша үтеп карау кирәк! Бик каты сыналу кирәк!. Үз уйларының әнә шул җиренә җиткәч, кинәт, сискәнеп китте Билал. - Тукта... Билал үзе дә хәзер сынау алдында тора түгелме соң? Билалның иптәшләре хәзер анда, ул ташлап киткән эссе шәһәрдә тырыша-тырмаша, җанфәрман эшләп ята түгелме соң?! Әйе, алар анда... Ә сон Билал кайда?.. Шушы ran гади сораудан соң, бу бик тә борчулы җәйнең озакка сузылган эссесендә инде тәмам чуалып беткән баш бераз яктырып, ачылып киткәндәй булды. Әйтерсең лә. кайчандыр томаланган чишмә яңадан саркып кына үзенә юл ала башлады. Әйе, куелган сорауга жавап бирмичә булмый шул. Билал хәзер Якты күлдә ята Якты күл билгеле, бик тә рәхәт жир. Тыныч урман, матур ял итү урыны Әмма шунысы бар: күл шул ул, күл генә шул! Ә бит әле дөньяда дәрьялар бар. Яшьлек хыяллары аша Билалга бик тә таныш, бик тә үз булган дәрьялар бар! Шаулап, гөрләп агучы — киң сулы, ярсу агымлы дәрьялар бар! Шәһәрдә калган иптәшләре, фикердәшләре бер-бер артлы аның күз алдына килде. Кызы Раушаниянең алсу иреннәрен турсайтып: «Әти, син кайчан кайтасың инде?»—дип йөдәтүләре тагын бер мәртәбә үзәкне өзеп, бәгырьне телеп алды. һәм Билал тора-бара үзен аучылар чолганышында калган, менә хәзер, алар ихтыяры буенча, шулар теләгән якка чабучы бер кыргый 150 Ә җәнлек итен сизә оашлады. Әлеге аучылар Билалны ниндидер бер тар утарга, җан теләмәгән бер кысан аранга куып кертергә һәм аны шунда кулга ияләштереп, гомергә әнә шунда яшәтеп калдырырга телиләр иде сыман. Яна уйлары белән күбрәк очрашкан саен безнен бу качкын егетебез әлеге «аучылар»ның үзен уратып алган күзгә күренмәс чылбыры бик нык икәнен андый барды. Билал үзендә әлеге чылбырны өзәрлек көч таба алырмы? Әлегә ул моны үзе дә белми иде.