Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ-УЛ СҮЗ СӘНГАТЕ


дәбият — сүз сәнгате дигәндә без аның төп вазифаларын: җәмгыять интересларына хезмәт итүне, кешене югары идеаллар яктылыгында тәр- биялаүне һем укучыны дулкынландырырлык, аның хисләренә, рухи дөньясына үтеп керә алырлык кечкә ия булуны күздә тотабыз. Әдәбият үз бурычын бары тик сүз ярдәмендә генә үти ала. бары тик җанлы булып күз алдына килерлек, күңелдә терелерлек сурәт ярдәмендә генә!
Татар прозасының классиклары Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимоа, Шәриф Камалларны әйрәнгәндә без аларның әсәрләрендә куелган проблемалар, характерлар, тормыш материалы, сюжет-композиция үзенчәлекләре белән рәттән бик хаклы реаештә һәм табигый буларак бу художникларның телен дә әйрәнебез, сүзлекләрен тәзибез, сүз запасын, байлыгын туплыйбыз.
Бүгенге проза әсәрләренә килик.
«... Кене... Иртәнге сәгатьтән үк беркү эсселек үзен шулчаклы да сиздерә башлар икән. Гаҗәп! Хәтта төне дә җиңеллек китермәде — суынырга өлгермәгән таш йортлардан, таш урамнардан тузан, асфальт исе аңкытып һаман бөркелеп торды бу китмәскә килгән эсселек... Кене... Булыр икән бу хәтле дә тәңкәгә тигән эсселек!.. Өченче атнага китте бит инде, зур бер афәткә әйләнмәсе ярар иде. Игеннәр ни хәлдә икән, ялан-кырлар, болыннар! Терлекләр дә интегә торгандыр... Чакырып кына китерәсеңмени шифалы яңгырларны... Юк шул әле, юк кешедә андый кодрәт!а
Әмирхан Еникинең «Тынычлану» хикәясе шундый хеаефле бер тонда башланып китә. «Кене...», «Эсселек...» Әсәр барышында язучы бу сүзләргә, җөмләләргә тагын өйләнеп кайта. Табигатьне генә сурәтләү түгел бу Беренче чиратта халәтне, кешенең үзен ничек хис итүен сурәтләү Нәкь менә шушы рәвешле хикәялеүде еэек-еэек тыч алган сулышны ишетәбез, фикер агышын сиземлибез. Шул сүзләрдәй аатор фикер йомгагын сүтә башлый Нинди кен турында сүз бара соң әле! Фикер йегерек су кебек ул — тармаклана, терле катламнарга төшеп китә. Җыйнак кына хикәядә Ә- Еники бүгенге кеннең вакыйга, күренеш булып күзгә күренеп тормаган, әмма без сизеп, тоеп йергән, аңлатырга сүзләр таба алмаган катламнарын, мәсьәләләрен күтәрә.
Авторның хикәяләү үзенчәлеге, осталыгы шунда: укучы Галим Сәлехоаичның чарасызлыгын. гаҗизлеген гел тоеп, сизеп тора. Эсселектән интеккән йөрәк кислород бертекләрен тамчылап йота-йота. әле рәтләнеп китеп, әле хәле бетеп тибе. «Соңгы вакытларда йерәге аның нәкь менә йоклаганда яки уянгач үзен ныграк сиэдере башлады. Нидән, ни ечен!» Хәлсезлек Гасим Селехоеичны чоңгылга таба илтә кебек. Фикере дә шул чоңгыл үзәге тирәсендә әйләнә. Сәбәп нәрсәдә, кайда! Кайсы кендә эшләнде ялгышлык! Нигә бүген ул — семьясы, дәрәҗәле эше булган кеше — ялгыз, чарасыз, гаҗиз хәлдә! Зур ялгышлык та эшләнмәде кебек, беренче карашка әһәмиятсез адымнар гына ясалган, ләкин алга таба түгел, кыенлыкларны җиңү, төеннәрне чишү ягына түгел икән. «Иң яхшысы — чигенү, нервны бозмас өчен, йерәкне саклар ечен бары тик чигенү — калганы ник шунда чәнчелеп китми!» Азмы-күпме татулык, вакытлы тынычлык хакына чигенүләр. Үз вакытында дөрес кебек, акланган кебек булып күренгән чигенүләр китергән икән аны шушы хәлгә. Гасим Салехович день яда яшәп тә аны аңлап бетермәгән, хәзер дә аңламый. Хәер, аңларга бик ты-
Ә
рышмаган да. әлеге дә баягы тыныч урынга, тыныч позициягә чигенә-чигенә тормыш белән дә, хатыны һәм улы белән дә. фән белән дә алыш-бирешне езеп бетергән. Әйтерсең башкалар бер телдә, ул икенче телдә сөйләшәләр. Ул аларны, башкалар Гасим Сәләховичны аңламыйлар, аңларга теләмиләр дә. тырышмыйлар да. Гомере буе теләгән, омтылган тынычлыгы аңа әнә шулай ялгызлык, аңлаша алмау, битарафлык һәм эгоистлык булып килгән. Үлеме дә физик үлемнән бигрәк әнә шул рухи үлем булып, яшәү өчен көрәшмәү нәтиҗәсе булып кабул ителә.
Автор сөйләмен без персонаж сөйләменнән гадәттә бер карауга, язылу рәвешеннән үк аера алабыз. «Тынычлану» хикәясендә сөйләүче, фикер йөртүче кем соң? Төп урынны алып торган Гасим Сәләхович фикерләренә шушы хикәянең авторы сиздермичә генә, бик табигый рәвештә кушылып китә. Героеның язмышы турындагы уйланулардан ул бүгенге көн киңлегенә чыга, аның гаять үткен мәсьәләләренә кагыла. Монысы хикәяләүдәге тагын бер катлам, шәхес буларак Ә. Еникинең үзен гәүдәләндергән, аның иҗатында расланып килә торган фикерләр катламы.
Моннан тыш әле укучы дәвам итеп алып киткән, үз тормышы, мисаллары белән бәйләп, киңәйтеп җибәргән фикер дулкыннары да бар. Гасим Сәләхович хатыны, улы белән каршылыкка кермим, җан тынычлыгын бозмыйм дип, ике арадагы стенаны үзе хасил иткән. Ә менә улы да аның хәленә калмасмы соң? Бу нинди аңлаша алмау — актив һәм пассив кешеләр арасындагымы, өлкәннәр һәм яшьләр мөнәсәбәтенә ‘бәйлеме, әллә заман чиреме? Салкын битарафлык, исәп-хисап, апатия каян килә хәзерге активлык һәм тизлек заманында? Гомумән, әсәр укучыны уйландырды, яңа фикерләр, проблемаларга этәргеч булды. Кыска гына хикәягә тормышның катлаулы мәсьәләләрен сыйдыра алуга һәм шул ук вакытта ачык, конкрет сурәтләр тудыруга Ә. Еники гаять җентекләп уйланган хикәяләү үзенчәлеге һәм тел осталыгы ярдәмендә ирешкән.
Гомәр Бәшировның «Сарут» хикәясе дә башка хикәяләрдән көтелмәгәнлеге, яңалыгы белән аерылып торды. Бәлки шуңа күрәдер дә бу әсәр каршылыклы фикерләр уятты, Гомәр ага табигатенә хас булмаганча кискен, буяулар артык куертылган, яктылыгы җитенкерәмәгән әсәр булып тоелды. Мондый караш безнең бертөрлелеккә, яманатлары таралган урта кул әсәрләргә күнегеп һәм күмелеп баруыбыздан киләдер, һәрхәлдә, жанры озын хикәя дип билгеләнгән җыйнак кына әсәр Яныннан ваемсызрак үтеп кителде, аның художество көче, матурлыгы нәрсәдә икәнлеге тулысынча аң-лашылмый калды кебек.
Мифтах Шамгуновны авылдашлары приговор җыеп, трибунал каршына китерәләр. Шаһит булып килгән авыл агае Хәйретдин белән Корбангали картның рәискә биргән җавапларыннан хәл ачыклана.
Корбангали: «Элек-электән безбашка булып үсте инде ул. Умарта басып та тотылды, базларда сөт-каймактан авыз иткәндә дә эләккәләде, кыен да ашады... Ну соңгы айларда бөтенләй чыдар әмәл калмады, гүпчи дә азынды, кызыл әрмиягә их- тыярыйлар җыя башлагач бигрәк тә... Барып теркәлә дәген, өр-яңа солдат киеме киел кайта бу. Анысын сатып эчә дәген, яңадан барып теркәлә бу! Алып кайта дагын, сата бу, сата дагын, эчә бу, янәдән барып теркәлә бу!.. Биччут!
Үзе турында приговор чыгарганны ишеткәч, бөтенләй котырды бу. Бомба ташлап авыл сәвите кәнсәсен шартлатты. Ике кеше яраланды, алар бүлнистә ята. кәнсә җимерелде, яңаны салмыйча булмый».
Иң башта шуңа игътибар итик: Хәйретдиннең сөйләме гаҗәп дәрәҗәдә җанлы һәм үзенчәлекле. Ул сөйләүчене характерлый — эчкерсез, беркатлы, әмма гадел, туры сүзле крестьян. Икенчедән, бу нәкъ үз чорының җанлы сөйләме, образлы халык теле. Өченчедән, шушы ук сөйләм мәсьәләне бик аңлаешлы итеп төшендереп тә бирә. Бер генә артык, буш сүз юк, иң кирәкле сүзләр белән төп фикер генә бел-дерелә. Мондый сөйләм хезмәтнең дә. сүзнең дә кадерэн, тәмен белгән кешеләрдә була.
Вакыйгаларны гына әйтеп чыксак, хикәя авыл халкына күп җәбер-золымнар салган бер егетнең атарга хөкем ителеп тә качып котылуы, әмма, ахыры килеп, үзе эшләгән явызлыгының җәзасын алуы, үлүе турында. Менә шундый хәл булды дип автор сөйләп кенә чыкса, әсәрнең эмоциональ көче артык зур булмас иде. Г. Бәширов

Эдуард Касыймов, Мәхмүт Хәсәноа һ. б бер-бер артлы калын-калын романнар яздылар. Бу авторлар таланттан мәхрүм түгелләр, эшләргә иренми торган, хезмәтләре белән ихтирамга лаек язучылар. Тормышның кайнап торган урыннарында, зур вакыйгалар үзәгендә яшиләр алар, бүгенге көнгә, хезмәткә, яшәешкә кагылышлы кайнар материалларга тотыналар. Ләкин учактан алган кайнар күмерне ялкынга әйләндерәсе, яңа сәнгать учагы кабызасы урынга, еш кына очракта сүндереп куялар.
Ш. Бикчуринның «Каты токым» романы бездә шактый игътибарны җәлеп итте. «Каты токымчның әһәмиятен һич киметмөстән, әдәби процесста яңгыраш тапкай. Союз күләменә чыккан әсәр дип куанган хәлдә, авторның «Тирән катлам» романы турында җаваплылык тоеп иҗат ителгән дип әйтеп булмый. Чимал килеш татарча басылган әсәрнең русчага тәрҗемә ителүе дә бу юлы куандырмады, чөнки ул татар әдәбиятының мактанычы булырлык әсәр түгел инде.
«Урта кул» дип нинди әсәрләрне саныйбыз дигәндә тәнкыйтьтә дә, әдәбият белемендә дә фикер каршылыгы юк. Проблемасыз, авторның нәтиҗәсе, ачык мөнәсәбәте. фикере булмаган, укучының да фикерэн кузгатып, аны уйландыра, дулкынландыра алмаган әсәрне уртача дибез. Алай булгач, нәрсә, нинди сыйфат, җирлек яшәтә аларны? Урта кул икән, мәктәптәге билге шкаласы буенча аларга «өчле» билгесе куябыз дигән сүз. Димәк кай яктандыр кирәкле, әһәмиятле булган сыйфатлар аларда, әлбәттә, бар. Сурәтләогә алынган материал кызыклы, заманча, актуаль булырга мөмкин. Мондый очракта тема «коткара». Яисә әдәбиятның үзәк проблемаларыннан булган мораль-эхлак турында сүз бара. Яки яңа өлкәләр, яңа профессияләр кызыксындыра. Урта кул әсәрләр гадәттә сурәтләү, тасвирлау урынына информация генә бирә, сөйләп кенә чыга. Нәтиҗә «тормышта менә мондый хәлләр дә була» дигән дәрәҗәдә кала, сәбәпләре турында фикер йөртелми, тормышның катлаулы бәйләнешләре эзләнми.
Бүгенге көн прозасын иңләп алып карарга тырышсак, беренче чиратта, әлбәттә, әдәбиятның үсешен билгеләгән һәм аның казанышы булган әсәрләрне барлап чыгабыз. Мондый әсәрләр әдәбиятның йөзен билгели, хәзерге хәлен чагылдыра.
Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» һәм «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары, исемнәре белән генә түгел, материалы, формасы белән дә оригиналь әсәрләр булды. Мәсьәләне бу рәвешле куеп, тормышка бу ноктадан торып караган һәм кызыклы нәтиҗәләргә китергән әсәрләр авторның үз иҗаты өчен дә яңалык, үсеш иде.
Әсәрләр турында фикерләр күп булды һәм алар хакында сөйләшү әле дә дәвам итә. Бу урында тулы анализ ясауны максат итеп куймастан, берничә сүз генә әйтеп үтәсе килә.
Рухи көч — кешене матурлый торган иң зур сыйфат. Беренче әсәр герое Бибинур үзендәге рухи көчне тулысынча аңлап бетерә микән, әмма аның күңел дөньясын хузудан, җимерелүдән шул көч саклап тора. Тормыш авырлыгы, Зөһрәбануның гомер буе аны сындырырга, буйсындырырга тырышуы, үзе тәрбияләп үстергән балаларның онытып бетерүләре — боларны фаҗига итеп тә сурәтләп булыр иде. Ләкин Бибинур образы яңача. көтелмәгән мәгънәләр белән ачыла. Олыгаю, картаю ул югалтулар гына түгел, ә күңел сизгерлеге, хәтергә язылып барган истәлекләр, байлык та икән.
Әсәрнең хикәяләү стиле, тел үзенчәлекләре борынгы риваятьләрдән үк килгән яңгырашка ия Мәңгелек күгендә кабынып алган йолдыз кебек. Бибинурның үз теле, уйлау-тою авазы әсәрнең теленә тирән моң өсти. Автор хикәяләве бик табигый һәм шул ук вакытта хикмәтләргә, мәгънәләргә бай, искиткеч сурәтле.
А. Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» әсәре дә повесть жанрына яңалык өсти. Әйтерсең автор «язарына азык» табып ала да. аның белән тәҗрибә ясап карый. Менә мин хәзер бер сынау үткәрәм, карыйк әле нәрсә килеп чыгар икән дигәндәй, укучыларны тамаша карарга чакыра. Хикәяләвендәге ачьж беленеп торган ирония, «борын-борын заманда»... дип әкият сөйләгәндәге интонация материалның характерына гаять туры килә. Яшәгәннәр ди ике күрше, бер заман шайтан алар күңеленә коткы, ягъни көнчелек уты салган ди... Чынлап та, кая кадәр китереп җиткерә ала икән көнчелек хисе кешене? Ахырына кадәр барып карасаң, бу юлның ахырында нәрсә икән? һәм автор шулай эшли дә.
Дөрес, бүгенге көндә мал артыннан куу, әйбер колы булу хәвефле бер хәлгә
әйләнеп бара, авыл кешеләре дә элекке матур гадатләрие онытыл, үз тормышларын да. башкаларныкын да ямьсезләп яши башладылар дигән әһамиятле проблема, чаң сугыл алу да бар әсәрда. Өлкән буынның Хәйретдин агайлары дөньядан кител бара, киң холыклы кешеләрдәге, тормышка карата фидакарь була белгән хикмәтле кешеләрдәге сыйфатларны үзебезгә кабул ител алырга сәләтлеме без?
Автор шул фикерләрне, нәтиҗәләрне әйтү өчен язгандыр әсәрен. Бу урында мим ♦ бары повестьның яңалыгы, аеруча кызыклы ягы аның художество алымнарында дйл әйтергә телим. «Әтәч менгән читәнгә» дип укыгач, нинди әтәч, нинди читән турында < сүз бара дип уйламый калмыйсың. Җавабы дә күп мәгънәле. Бер мәгънәсен әтәч S Ул көнчелек, читән — кешеләр арасындагы мөнәсәбәт дип карарга мөмкин. «Алтын - әтәч» әкиятендәге кебек, куркынычның кайсы яктан киләсен хәбәр итеп торучы сим- £ волик образ дип тә уйларга буладыр, һәрхәлдә әтәч образы әсәрдә бик мәгънәле ° урын алып тора, әтәчне «законный» үз урыныннан куып төшергән күршеләрнең үэ- >> ләрен дә кукраерга, ялтырарга яратулары белән әтәч ител кабул итә башлыйсың.
Повестьта документаль әдәбият алымы — автор тарафыннан бирелеп барылган S белешмәләр дә үзенчәлекле роль уйный. Алар әсәрнең реальлеген көчәйтәләр, автор ф белән укучы үзара килешеп куйган уен кагыйдәсе булып кабул ителәләр
А. Гыйләҗевиың бу ике ловестэ шулай ук бүгенге көн прозасының күренекле . әсәрләре булып саналырга хаклы.
а
• S
. . =
М. Мөһдиевнең «Кеше китә — җыры кала». «Исәнме. Кәшфи абый!» повестьлары- ы ның уңышлы якларын, эстетик кыйммәтен билгеләделәр һәм кимчелекле якларын да күрсәттеләр баштан ахырына кадәр хәрәкәт иткән, әсәрне бәйләп торган герой юк; в сюжет таркау, композицион төзеклек җитми диделәр. Тәнкыйть фикәрендә хаклык бар иде. М. Мөһдиевнең талант көчен тулысынча гәүдәләндергән әсәрләре янында соңгы повесть фикер һәм хис тирәнлеге, бөтенлеге ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә тора.
Ә менә «Кеша китә...» повестена карата әйтелгән «таркаулык, сюжетсызлык» диген билгеләмәләр белән килешмәс идем Без сюжет-комлоэиция мәсьәләсендә беркадәр шаблонга, традицион формаларны калып итеп күрергә ияләнеп китмәдекме икән?
Күрер күзгә әсәр чынлап та вак елешләрдән, бер-берсенә турыдан-туры бәйләнмәгән эпизодлардан тора кебек. Шуңа да карамастан, әсәр бетен, төгәлләнгән. Хикмәт, минемчә, әсәрнең материалы үзенчәлекле булуда, авторның форманы шушы үзенчәлеккә буйсындыруда. «Кеше китә...» әсәрендә, исеменнән үк күренгәнчә, вакыйга бер генә — кешенең сугышка китүе. Китү, аерылу кузгаткан уйлар, истәлекләр, хисләр өермәсе... Кыска гына бүлекләрдә кешеләрнең җан җылысы, еэелеп калган еметлер, тормышка ашып җитмәгән хыяллар, төгәлләнмәгән эшләр, ярты юлда калган җыр... Кеше сугышка китә, әйләнеп кайта аламы әле ул аннан, юкмы — шуны аңлаган хәлдә китә. Аның җырланып бетмәгән җыры кала,.. Әйләнеп кайта алмаганнар- дан исәннәргә истәлек булып бергә яшәгән гомер, балалар, сагынып сейлерлек мәхәббәт кала — җыр кала... Кеше җирдән ките икән, эшләгән эшә. туган-үскән җире, иле кала, тормыш кала — җыр кала.
Дулкын-дулкыи булып әсәрдә шушы фикер кабатлана, раслана. Әсәр үзәгендә — һәр героен аңлап, кичерешләрен танып, тоеп торган автор образы Кешеләрне яратуы, соклануы, ачык белдерелгән теләктәшлеге аның үзен дә укучыга якын, кадерле ите. Шактый чуар характерлы персонажлар, озату ыгы-зыгысы. Болары — тышкы бизәкләр, художник аларны да бик характерлы детальләр, штрихлар белән сурәтләп үтә. Әмма бу тышкы чуарлык күмеп ките алмаган (һем күммәскә Дә тиешле) төп кыйммәтләр, төп мәгънәләр бар. Шушы мизгелдә — аерылу минутында — әллә ни булдыклылар, уңганнар санында йөрмәгән гап-гади генә кәшәләр дә вңача ачылып
китәләр. Кызык, сәер, әкәмәт бу кеше дигәнең. Аның наив ихласлыгы авторда юмор, елмаю уята. Серле, тирән, катлаулы бу кеше дигәнең — автор сокланып тасвирлый. Әнә шулай һәр персонажны яратуы, аңа битараф булмавы өчен язучыны хөрмәт итәсең, әсәрләрендәге моң чыганагы авторның үз күңелендә икәнен ачык тоясың.
«Торналар төшкән җирдә», «Исәнме, Кәшфи абый!» повестьларында да шушы моңы, үткен сурәтләү манерасы, чын мәгънәсендә сәнгатьле теле булган авторны күрәбез. М. Мәһдиевнең тормышка карашлары, позициясе ачык. Ул аларны өсәреннән- әсәренә кабатлап, раслап килә. Фикерләре, мөнәсәбәтләре эмоциональ, шуңа күрә әсәрләрен дулкынланып укыйсың. М. Мәһдиев иҗатын мин әсәрләрен үз шәхесе тирәсенә туплаган компактлы, тыгыз иҗат итеп күз алдына китерәм һәм, үзенә таләп- чәнлекне киметмәгән хәлдә, бай бер сәнгать дөньясы булып яшәр дип ышанам.
Бүгенге прозада игътибарны җәлеп итә торган кызыклы бер күренеш формалашып килә. Бу — берничә яшь прозаикка хас булган, аларны традицион проза стиленнән, агымыннан аерыбрак куйган иҗат манерасы.
Марсель Галиев һәм Әхәт Гаффарны яшь прозаиклар дип өйрәнчек мәгънәсендә түгел, алардан өлкәннәр белән, үзләренең остазлары белән чагыштырып әйтәбез. Иҗатлары турында сөйләгәндә яза-яза остарыр әле дип түгел, зур, җитди таләпләр куябыз, киләчәкләренә өмет баглыйбыз. Нинди сыйфатлары, үзенчәлекле яклары игътибарны җәлеп итә соң?
М. Галиев беренче хикәяләрендә үк заманның яшь кешесен, уз буынын тасвирлый башлады. Геройлары белән бергә үзе дә әсәрдән-әсәргә күчә, катлаулана, фи- керләре-хисләре белән кызыклырак була бара. Аның соңгы повестьлары («Ул чакта» һәм «Ерак урман авазы») шәхес һәм дөнья, тормыш-чынбарлык мөнәсәбәтләрен аңларга тырышуы, шушы өлкәдәге эзләнүләре, уйланулары белән әһәмиятле булдылар.
Тормышның нигезен хасил иткән төп кыйммәтләр бар, үзгәреп торса да, асыл сыйфатларын, билгеләрен югалтмый торган матурлык бар. Шул мәсьәләләр кызыксындыра бу ике авторны. Геройларында аларның үз интереслары, дөньяга карашлары, танып-белүләре, бәяләре. Шуңа күрәдер геройлар һәм автор арасындагы бу бәйләнешне, уртаклыкны ачык сиземлисең һәм әсәр геройларын лирик герой рәве- шендәрәк кабул итәсең. М. Галиев һәм Ә. Гаффаров геройлары яшьлеккә ха: булганча романтиклар да, бүгенге яшьләрчә үз шәхесләрен танырга һәм танытырга омтылган кыюлар да, заманча рационалистлар да. Аларны кабул итәргә яки итмәскә мөмкин, алар белән бәхәсләшергә яки килешергә була. Әмма аларның бүгенге көн кешеләре икәнен танымый калып булмый. Язучыларның профессиональ осталыкка таба баруларын мин геройларның җанлы, аңлаешлы булуларында, автор мөнәсәбәтенең, фикерләренең ачыклыгында күрәм.
М. Галиев кеше аңы, кеше җанының катлаулы дөньясын алгы планга куеп өйрәнә. Әсәрләренең формасын, образлар системасын, хикәяләү рәвешен шушы материалга, төп максатына буйсындыра. Әсәрләренең кадерен белеп, яратып яза. Бу сыйфаты белән мин аны Хәсән Сарьянга охшатам. Телнең көчен, чиксез мөмкинлекләрен тою, күрәсең, табигатьтән килә торган сәләттер. М. Галиевның шагыйрьлеге һәм рәссамлеге шулай ук аның прозасын баетып торган сыйфатлар. Вакыйга һәм күренешләрне эчке яктан тасвирлап баруда, сурәтне картина ясагандай төсле итеп гәүдәләндерә алуда аның әсәрләренең сәнгатьчә матурлыгы. Әдәбият коточкыч фаҗигаләрне, ямьсез күренешләрне тасвирлаганда да үзе нәфис, матур булып калырга тиеш бит әле. Нәкъ шушы сыйфат М. Галиев әсәрләрен башлап язучы һәм яшьләрдән аерып куя.
Әхәт Гаффаровның «Бишек» повесте 1982 ел прозасын төрлеләндереп җибәрде, миңа бу әсәр сурәтләү алымы белән кызыклы тоелды. Аит дөнья белән алыш-бире- шен өзеп, отшельник булып яшәү өчен туып-үскән өенә кййткан. Кеше тормышындагы критик мизгел, борылыш моменты. Бу үзе инде кызыксыну уята — нигә алай булган,
sa
алымнар була. Табигать һәм кеше, техника һәм кеше, кеше һәм сәнгать кебек те- шенчәләр турында уйлана ул һәм кызыклы ачышлар да ясый. Нәрсә турында сүз барса да ул үз тавышы белән сөйли.
Ә. Баянов иҗаты игътибардан читтә яшәми, әсәрләре үз вакытында анализлана, бәяләнә киләләр. Бу урында мин аның «тавышы» — проза әсәрләренең теле турында гына әйтергә телим.
«Наладчик, күкрәген кирәк дәрәҗәдә калку тотып, тиешле сәдәфкә басты. Бердә тәэсире булмас сыман юк кына хәрәкәткә буйсынып, ямь-яшел чатыр —мич түбәсе — өскәрәк күтәрелеп җәелде дә, аннары машинаның корыч корсагы киңәеп, кулына кәкре трубка тоткан наладчикка эчкәрәк керергә юл ачылды... Аны тыңлап, өлешләп бүлү приборы чүмечле кулы белән тарту миченә таба ашьҗмыйча гына сузылды, чүмечне алсу сыеклыкка батырды да, шуны алагаем чумырып алгач, ипләп кенә күтәрде, машина янына китерде һәм аның өстендәге бүрәнкәгә — пресс агрегат ста-канына агызырга тотынды».
Бу романның иң әйбәт яки иң начар җөмләләре түгел, иң уртачалары, ягъни, иң типик, характерлылары. Бу җөмләләрнең һәр сүзе саен абынасың, ахырына барып җиткәндә беренче сүзләре хәтердән коелып калган була.
Дөрес, безнең җанлы сөйләм телебез соңгы елларда шактый үзгәрде: экономияле, эшлекле булып китте, төрле профессионализмнар, терминнар белән дә чуарланды. Кинаяле, иронияле сөйләм манерасы да модага керде. Әмма бит әдәби тел модалы кием түгел, әсәрдә бор стиль бөтенлеге сакланырга тиеш.
Ә. Баянов исә махсус катлауландырылган ясалма теле белән әсәрләренең фикеренә, җанына үтеп керергә үзе үк ирек бирми. Әсәр чәнечкеле тимер чыбыктан ясаган чәчәкне хәтерләтә, андагы сурәтләрне һич күңелгә якын алып булмый. «Таш китап» исеме бу кадәр дә әсәргә туры килер икән дигән фикер беренче һәм иң көчле тәэсир. Романның әһәмияте, темасының актуальлеге, заманчалыгы, проблемалар һәм нәтиҗәләр турында әсәргә тулы анализ ясалганда әйтелер, әлбәттә. Мин, бернинди дә прогноз бирмәстән, бер генә фикерне кабатларга телим — бу мәсьәлә-ләргә барып җитү өчен сабырлык һәм түземлелек белән Ә. Баянов әсәрләрендәге тел барьерын үтәргә кирәк.
Ә. Баянов иҗатындагы мөстәкыйльлек һәм эзләнү сыйфаты, әлбәттә, ихтирамга лаек. Аның телгә үз карашлары бар, ул үз тел-стилен тудырырга омтыла. Шуңа күрә һәр әсәрендә аңа гына хас алымнар, җөмлә төзелеше, фикерләү формасы кабатланып килә. Бу мәгънәдә, һич икеләнмичә, Ә. Баянов хикәяләвендә максатлы бер юнәлеш бар дип әйтә алабыз. Ләкин язучының уз ниятләре, максатлары изге булган хелдә дә, объектив нәтиҗә башкачарак килеп чыга. Чөнки телнең үз гомуми законнары бар, алар белән исәпләшми башладыңмы, ул синнән үч ала, шул телдә әйткән фикереңне имгәтә, сурәтне җимерә.
Телгә карата әйтелгән сүзләр бер Ә. Баяновка гына кагылмый, әлбәттә. Аның исеме биредә аталган икән, үзенчәлекле бу шәхес үзенә читтән торып карасын иде дип борчылудан гына. Бүгенге прозаның хроник авыруга әйләнеп бара торган кимчелеге— әдәби телне төссезләндерү, зәгыйфьләндерү. Моңа мисалларны санауга караганда киресен эшләү — сәнгатьчә телне иҗат итүчеләрне күрсәтеп чыгу бик күпкә җиңел.
Мәсәлән, Нурихан Фәттахның иҗаты үзе бер сәнгать дөньясы икәнлегенә һәм аның нәкъ менә сүз сәнгате булуына әсәрләрен укыган саен ышана барабыз. Ул билгеле бер мәгънәдә уникаль иҗат, куп әдәбиятлар кызыгырлык, сокланырлык иҗат. Н. Фәттах әсәрләрен бөтен тирәнлегенә төшеп анализларга әлегә тәнкыйтьнең белемеме, кыюлыгымы җитми тора. Хәлбуки, мондый анализ язучыга, әдәби тәнкыйтьнең үзенә һәм укучыга да файдалы булыр иде.
Матур традицияләр биреп калдырган Хәсән Сарьянның музыкаль аһәңле теле бүген дә яңгырап тора, бүгенге байлык булып яши.
Сабыр гына, ашыкмыйча гына, тормышны күзәтеп, уйланып иҗат итүче Вакыйф Нуруллин повестьлары шулай ук тәрбияви әһәмияте һәм тәэсир көче белән бүгенге прозаның төп юлындагы әсәрләр, татар әдәбиятының матур традицияләрен дәвам иттерүче әсәрләр...
Сүземне йомгаклый төшеп, мин «Бүгенге прозага ни җитми?» диген сорау куяр идем, һәм үзем үк аңа болай дип җавап бирер идем;
— Безнең бүгенге прозада үзенең эшчәнлеге, зур максатлары һәм керәше белән укучымы рухландырырлык киң мәгънәсендә уңай герой юк. Сөйләшүдә телгә алынган әсәрләрнең геройлары да бары шул әсәр чигендә генә, шул әсәр эчен генә геройлар, ә әдәбият өчен зур герой түгелләр. Чагыштырып әйтсәк, хор бар, ә солистлар, корифейлар юк. Мине Иосиф Герасимовның «Предел возможного» романындагы Ремез образы сокландырган иде. Иң кыен вакытларда авырлыкларны уз җилкәсенә алуы, кеше мөмкинлекләренең чиген гел киңәйтеп һәм алга таба күчереп яшәве, меңнәрчә кешеләрне — коллективны үз артыннан ияртүе, аларга йогынты ясавы белән зур шәхес, эре фигура булып күз алдына килә ул, Аның шәхси тормышы, үзен бәхетле ител тоюы да шул көрәш һәм җиңүләрдә. Юк, ул аскет та. моңая та түгел, тик ул үзенә хыянәт итми, нинди х элләрдә дә үзен югалтмый.
— Безнең прозага гражданлык, иҗтимагый активлык җитми, аны бүгенге кеннең көндәлек һәм вак мәшәкатьләре күмел китә. Гадилеккә омтылу дил аклансак тә. бу — җирдән бер карыш та күтәрелмәгән, илһамсыз, канатсыз гадилек. (Г)егасның гади аттан аермасы да шул канатлы булуында лабаса.)
— Прозабызда матурлык, нәфислек югалып бара. Хәтта ярату турында да ир белән хатын арасында хыянәт итү-итмәү планында гына языла, бәхет төшенчәсе дә лримитивлаштырылыл, вакланып тасиирлана Мораль-әхлак мәсьәләләре кешенең җәмгыятьтә тоткан урыныннан, тормыш белән мөнәсәбәтләреннән, максатларыннан чыгып түгел, семья эчендә, ике яки еч кеше арасында гына хәл ителәләр.
— Безгә эпиклык җитми Соңгы еллардагы романнарны ирексездән Габдрахмаи Әпсәләмов романнары белән чагыш ырып карыйсың. Алардагы кискен конфликтлар, ачык һәм тәмамланган фикерләр, тормышның алгы сызыгында яшәгән геройлар бүген таркау хәлдәрәк яшәп яткан проза янында аеруча сизелә.
Шактый озынга киткән сүзне йо/игаклап, кабаттан шуны әйтәсе килә: матур әдәбият үзенең профессиональ дәрәҗәсен саклаган хәлдә, үзен хөрмәт иткән, үзенә гаять таләпчән булган чакта гына -алга таба үсә ала Кабатланып килгән бу хакыйкать язучыларны, редакторларны һ'әм тәнкыйтьчеләрне гел искәртеп торсын иде!