Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

АЛДАГЫ САННАРДАН УКЫГЫЗ!

ЙӘГЕЗ, БЕР ДОГА!

«И-и, төрмәнең сөенечле мизгелләре!»—дип башлап китсәм, хөрмәтле укучым. «Бу бәндә әллә әзрәк ычкынганмы?»— дип, рәнҗеп-сүгенеп китапны ябып куярга ашыкма, зинһар! Әгәр бик күпләр күзеннән ишерелгән төрмә тормышы бары тик кайгы-хәсрәттән генә торса, аннан берәү дә исән-аман чыга алмас иде! Төрмә эчендә—тоткыннарны бергә җыйнап яткырган караңгы дөньяда да нәни генә, чәнти бармак очы хәтле генә юанычлар, хәтта ки сөенечләр дә була, һәр мәхбүскә ияреп, беренче нәүбәттә, тынчу, кысан камераларга Өмет керә. Язмышыңны урталай бүлеп тамырыңа балта чапсалар да, адәм балаларының соңгы Өметенә иң явыз җәлладлар да хөкем чыгара алмый. Башың калса Өмет яши. һәр гөрмәнең үз кануннары, гадәтләре, төсе, исе, ашатуы үзгә, үзенчә була. Ләкин һәр төрмәдә дә тоткыннар күмәк юаналар, берәүләр капкынга яңарак төшә, икенчеләр читлекләрдә күптәннән саргая, ирек көтеп дөнья белән хушлашып куючылар да очраштыра. Төрмәгә һәркем ияртеп кергән тормыш өзск-өзек кебек тоелса да, андагы Хәтер чылбыры борчакта да өзелми, һичбервакыт буш тормаган төрмә тоткыннары юаныч-өмегләрен ел- дан-елга, буыннан-буынга, түкми-чәчми тапшыралар Төрмәгә килеп кергән сәгатьтә, синең үтә нык борчылган, тәмам рухың сынган чакта сине ошбу төрмәнең караңгы тарихы белән таныштыра башлыйлар... Күренекле әдип, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Аяз Гыйләҗев үзенең «Йәгез, бер дога!» исемле ро- ман-хатнрәсен әнә шулай башлап китә. Язучының уз гомер юлына һәм Ил язмышына бәйләп, татар халкының Октябрь инкыйлабыннан бүгенгәчә узган катлаулы язмышын чагылдырган гыйбрәтле бу әсәрне сез журналыбызның алдагы саннарыннан тулысынча укый алачаксыз.