Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

УЕЛЫП КАЛДЫ УЙЛАРЫ

(Хәсән Сарьян ...)

Кем ул тел белгече? Хәсән Сарьян чын чыннан ic.i бепсче иде •• Je.i бОЯГМВ» дигәндә. без башлыча икс төшенчәне күз алдына китерергә күнеккәнбез Беренчесе үз әсәрләрен үткәзерлек, тәэсирләндерерлек. жицел укырлык тел белән язган әдип Хәсән Сарьян нәкъ шундый язучы иде балга остасы үз коралларын, галәмгә юл тоткан космонавт үз аппаратларын ничек яратып, төпле белсә, ут да туган телен шулай яраткан, үзләштер! әп. үтемле куллана белгән оста иде Лнын бу ижади таланты, сәләте һәм гәжрнбөсс аерым ойрәислсртә хаклы кнн бер мәйдандыр. Икенчесе; «тел белгече» дигәндә, без янә лингвистика галямея. ягъни телнен төзелешен, тарихи һәм бүгентс хәлен өйрәнүче белгечне күзалларга күнеккәнбез Хәсән Сарьян бер үк вакыт та шундый оста да иде Ул фикертәү чарасы, аралашу коралы, әдәби образлар тудыру чыганагы булган телне фәнни ачыклаган гыйльми белгеч иде Бу өлкәдәге тикшеренүуйлануларын, белемен, тәжрибоссн ул үзендә йомып яткырмады, университетта студент тарта бирде, тел гыйлеменә кат ылган хезмәтләрендә халыкка жнткерде Ниһаять. Хәсән Сарьян ижагы аркылы без «тел белгече» гөшенчәсенен өченче бер мәгънәсен ачыклый алабыз Сүз сөйләм гурында бара Кызганыч ки. «сөйләм» төшенчәсен асылы белән тажәеп катлау ты күренешне без үтә дә гадиләштереп, әйтү, сөйләшү мәт ьнәсендәтс көнкүреш төшенчәсе дип кенә күз алдына китерергә күнеккәнбез. Безнен галимнәргә телнен асылын, төзелешен аңлатып кына канәгатьләнмичә, аны. фикерләү һәм аралашу коралы буларак, ничек-ннчек куллану, ятънн сөйләм оештыру закончалыкларын да ачып, аңлатып бирерт ә. димәк: сөйләмият фәнен үстереп жибәрергә күптән вакыт га бит Әйә урысларда, башка милләтләрдә дә речеведение. психолингвистика, социолиш- нистика кебек фәннәр үсеп ята. бездә тенә мәктәптә дә, университетта да һамаи шул тел төзелешен өйрәтү Моңа борчылып күпме чан сугылды, күпме ятылды инде Ләкин туңны эретү бик кыен Әле менә бүген дә жан ыңгырашуын ишстәм Мөхәммәт Мәһдиен интервью бирә « Бездә бит укыту системасы формаль методикага корылган Менә безгә гомер буе тагар һәм рус теле дәресләрендә иянең астына бер сытык, хәбәрнең астына ике сытык, ә аер>ыч астына дулкынлы сызык сызарга өйрәттеләр I омер буе безгә суффикс, приставкамы өйрә! теләр Ә практик яктан сөйләшергә, ара та- шырт а өйрәтмәделәр » « Мвгърифеип». 1993. 13 фемрач Ә бит бу фант ә ни! ез салыр! а күптән җирлек бар I Ибраһимен I Ь. ч пиров. X. Курбатов. В Хаков. Ф Сафиуллина. И Баширова Һ б хезм.н юре ос юн ix-pi.« Хәсән Сарьянныкылар да анда са.злы-саллы кирпеч тәр булып теэелә алыр мде Сөйләмимт диген фон. нн башта сөйләм белән гел мөнәсәбәтен тәмам ачыклар иде Сөйләм ул аралашу-анлашу максатында фикерне оештыру, бел Х дерү һәм кабул итүнен бөтен бер системасы. Анын асылын аралашуның (коммуникациянең) мотивлары: сөйләм иясе, адресаты, нияте һәм сөйләм оештыруның шартлары, шулай ук аралашунын чаралары: тел һәм телдән башка чаралар (ым, ишарә, тавыш, сурәт, шрифт һ. б.) тәшкил итә. Сөйләмдә мотивларга карап тел чаралары тәгаенләнә дә. Димәк, фәнни күзаллау өчен дә, аралашу максатында өйрәнү-үзләштерү өчен дә, сөйләмне үзенә бер, телне үзенә бер чагыштырмача мөстәкыйль, әмма мәңге аерылгысыз төшенчәләр итеп карау хәерле. Хәсән Сарьян моны болайрак төшендерә: «Татарча «тел бозу» дип сөйләнсә дә, татар теле дигән гомуми телебезгә бу һич тә кагылмый Чөнки гомуми телне «бозып» булмый Чыннан да, менә мин, менә әле, шушы тел белән сөйлим икән, мин аның матур да, камил дә, бай да икәнлегенә сокланып, күңелдәге уйның, хисләремнең һәммәсен әйтә алуыма горурланып сөйлим. Ул телне мин ясамаган. Мин аны боза да алмыйм!» (73 б.) (Хәсән Сарьян. «Уеңны уйдырып сал». Тел. әдәби осталык турында мәкаләләр.— Казан: Тат. кит. нәшр , 1977. Алга таба да цитатадан соң күрсәтелгән битләр шушы чыганактан). Фикерне куәтләп, без дә өстик: бүген дә аерым кешеләр урысчалап-татар- чалап сөйлиләр икән, хәтта матбугат басмалары да, иске сүзләрне кайтарабыз дип, аңлашыр-аңлашылмас сөйләм оештыруны хуплыйлар яисә үзләре дә, тел кагыйдәләрен бозып, наданлык күрсәтәләр икән, моңардан татар теле «бозылу» түгел, селкенми дә Чөнки аның һәр сүзе үз урынында кала бирә. Чөнки алар— зур туган телебезнең һич бозылмас энҗеләре «Халык ни гомер яшәсә — теле дә шул гомер яшәячәк» (73 б.).—ди X. Сарьян. Фикер — сөйләм—тел ел һәм сөйләмне менә шушылай якынча мөстәкыйль итеп күзаллау белән беррәттән, Хәсән Сарьян бу ике төшенчәнең бер-берсеннән аерылгысыз икәнен дә буйдан-буйга басым ясап әйтеп килә Мәсәлән, телнең барлыкка килүен, үсешен, камилләнүен дә нәкъ менә сөйләм белән туры бәйләнештә аңлата ул. Аның телгә бәяләмәсен карыйк: «Телне без иң камил бер аңлашу коралы, кешелек дөньясын алга әйдәүче бер прогресс чарасы, дибез. Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк иң мөкатдәс бер мирас булып, телен жуймаган милләтләрнең өстә ярылып яткан бердәнбер сыйфаты, билгеседер. Тел ниһаять — туган ил, туган җир ул» (109 б.). Төрле яклы, колачлы билгеләмә бу. Телнең күп функцияләре искә алынган монда. Шулай да беренче нәүбәттә аның сөйләм өчен хезмәт итүе ярылып ята. Без астына сызган берәмлекләргә игътибар итегез: алар шушы фикерне раслый Аннары, бер телнең үз кысасындагы бурычына гына түгел, ә бүтән телләр белән мөнәсәбәтенә дә караш бар: «Бик борын заманнардан бирле халыклар бер-берсе белән аралашып яшәгән: сәүдә итешкән, сугышкан, бер-берсеннән дин, гыйлем, һөнәр алган һәм сүз алган. Чөнки бер халыкның үзендә булмаган әйбер, төшенчә, идеяләр икенче халыктан сүзе белән үк кергәннәр» (75 б.). һәрхәлдә, Сарьян «тел тел өчен» чиреннән азат. Аның бер генә күзәтүе, фәнни нәтиҗәсе дә тел гыйлеменең тар кысаларында гына йомылып калмый, ә бәлки сөйләм кыйбласына карап хәл ителә. Менә берничә дәлил. Телгә теге яки бу яңа сүзне алыргамы-юкмы, теге яки бу архаизмны, тарихи сүзне кайтарыр- гамы-юкмы, дип элек тә бәхәсләшкәннәр, бүген, исә бу чынчыннан чәкәшләр төененә әйләнде Әмма мондый очракның күпчелегендә хисси дуамаллык өстенлек итә, фәнни нигезләүләргә урын калмый. Ә Сарьян булса, менә болайрак фикер йөртер иде «...телгә сүз алу-алмау мәсьәләсен заман үзе хәл иткән — калдырасын калдырган, калдырмасын агызган. Әйтик, хәзер бер язучы дә индустрия, промышленность урынына с а н а г а т сүзен кире кайтарыйк дип дәгъва сөрми (Сөрә шул. Сарьян абый, кадерлем. хәзер әллә нәрсәләр дә «сөрәләр»—И. Н.) Әмма ләкин сүзнең аһәңе, эчке ритмы хакына бер язучы, мәсәлән, мин, менә бер, анда да сүз сөрешеннән аңларлык итеп, санагат сүзен кыстырып жибәрәм икән; яки әгәр тәрбиясендә гарәбчәлек һич булмаган яшь буын шагыйрь Ренат Харис: «Синең аша үткән җилләр силгә әйләнсен шатлык тулып» дип, «ташкын» урынына сил сүзен куллана икән, аңардан гына татар әдәби теленең бер чите дә кителеп төшмәячәк» (112 б.). Сөйләм оештыруның үз канун-кагыйдәләре булса да, алар тел законнары белән тыгыз үрелеп бара. Монда шәхси башбаштаклыкка да, өстән әмер бирү — Т волюнтаризмга да урын юк «Казан дәүләт медицина институты** дигән атаманы «Казани дәүләти медикаль институт» дип тәкъдим иткән бер иптәшкә Хәсән Сарьян болай аңлата: «Сез тәкъдим иткән мисаллар да. сүзләр бәйләнеше дә. татарча булмау сәбәпле, һич безненчә түгел» «Безненчә түгел», ягъни тел законына туры китмәүнең ни нәрсә икәнен ул менә ничегрәк төшендерә «Казани дәүләти медикаль институт» дип язар өчен Союзда яшәгән алты миллион татарнын һич югы Казан арты дигән бәләкәй генә бер төбәге сөйләшү кирәк » (99 б Хатта исем кушканда да. кеше исемен тел һәм сөйләм берәмлеге дип карап, анын бүтәннәргә (ягъни сөйләм адресатына) ничек-ничек тәэсир итәчәген күз уныннан төшермәскә кирәклеген кисәтә Сарьян Чыннан да. Инфекаия кебекләрне әйткән дә юк (бер апа кызына шундый исем куша). Гүзәл. Сылу шикелле исем кушар алдыннан да уйланырга иде. күрәләтә ямьсез бер кызга гүзәл дип әйтергә кыенсына башлыйсын мыскыл иткән кебегрәк килеп чыга '107 6 ) Тел белгече буларак. Хәсән Сарьян телне. әлбәттә инде, тоташ бер нәрсә дип. аморф хәлдә дип күз алдына китерми Ул аны. фәндә каралганча, категорияләрдән тора дип белә Ин әһәмиятчесе шунда ки. урта мәктәп тәмамлап, үзен белемле дип санап йөргән күпчелегебез, хәтта галимнәребез, ул әлеге категорияләргә катып калган бер төшенчә яисә форма дип түгел, ә бәлки сөйләм хажәтен канәгатьләндерү өчен кирәкле нәрсә дип карый Әйтик, синоним күренешен Сарьян болайрак аңлата: биек белән югары синоним сүзләр һәркайсы аерым торганда бернинди мәгънә аермалары юк кебек икесе дә берәр әйбернен. берәр билгенен җирдән өстен булуын белдерә. Әмма сүзләр бәйләнешендә (ассызык безнеке И Н ) алар берссн-берсс алмаштыра алмый Мәсәлән, биек Йорт бер, югары урын - икенче Кызык бит Сарьян сүзтезмә дими, бу тел гыйлеме берәмлеге, ә сүзләр бәйләнеше, ди Сөйләмияттә бәлки сүзбәйләнеш дигән термин кереп китәр? Яисә аның тавтология дигән тел күренеше турындагы уй-фикере ул бездә форма тавтологиясе (чәчү чәчү, чигү чигү, тегү тегү һ б). тамыр тавтологиясе (эш эшләү, буа буу. урам урау һ б.) барлыгын искә төшерә дә. хәзер бу мөмкинлекләрдән аз файдалануыбызга офтана « Икс кабат кабатлаудан курык кан булып, икенче өлешен икенче сүз белән алмаштыра башладык Шунын берсе башкару дигән сүз Мәсәлән, көтү көтә генә түгел, ә көтүче хезмәтен башкара » (125 б ) Нишләмәк кирәк, хөрмәтле язучыбыз борчылып, кисәтеп язган эш башкарыла (эш эшләү урынына), жыр башкары ла (җыр җырлый урынына) һәм башка шундыйлар әле бүген дә күнелне тырнап, ойгч ягы ............... ора Хәсән Сарьянның сөйләми «г белгече булуы анын орфоэпия мәсьәләләре белән дә шөгыльләнүендә, бүгенге көндә тәмам диярлек онытылып беткән бу фәннең язмышы белән кызыксынуында да чагылды Анын әлеге күзәтүләре, мәсәлән, язу һәм әйтүдә таргык авазлар ассимиляциясенең бозылу күренеше (д и б ә й т ә м урынына дипәйтөм һ. б) бүген дә актуаль Фикеребезнең бу өлешен түгәрәкләп әйтсәк, ижат кешесе буларак. Хәсән Сарьян фикер сөйләм гел берлеген нечкә тоя. моны ул үз әсәрләрен язганда файдаланып кына калмый, башкаларга да төшендерергә омтыла. Бу хакта анын менә нинди тәэсирле гыйбарәләре игътибарга лаек « Идея һәм тел бер кешенсн икс күзе, икс кулы. ике аягы, ниһаять ул бер кешенсн сөяге белән каны, йөрәге белән акылы' Чын идея чын тел белән язг анда г ына халык күңеленә төшеп сеңә» (140 6.) «. Тел беэнсн бердәнбер эш коралы да. Ул бер. ә без мен' Шуңа күрә без инде аны меңебез мен яктан бозмыйк Киресенчә, меңебез мен яктан үстерик, баетыйк Халыктан тел җәүһәрләрен алганбыз, ә кайтарганыбыз канәгать итәрлек түгел» 139 б Менә шушы инде ул сөйләмне Сарьянча анда у Табын әйткән сүз гәүһәр өйләм ничек оеша9 Әйе. гел бар. әйе, сүзләр күп. Ләкин кайсы сон ин кирәклесе, аралашу өчен нәкъ шушысы1 сһ»ә бит халык та. табып айткән сүз гене гәүһәр, ягъни нәкъ үтемтесс. тәэсмрлссс, ди Табу дигәне нмлән гыйбарәт’’ Күрәсең. ул без бая әйгкән сөйләм системасы Ә ул мәгълүм закончалыкларга нигезләнә, мәгълүм бер механизм белом хәрәкәткә ыпсрслә Хәрәкәт чарыклары ул мотнвлйр сөйләм иясе, адресаты, нияте һәм шарты С Сөйләмият фәне нигезенә Хәсән Сарьян хезмәтләре кирпеч-кирпеч ятарга хаклы дигәндә, без сөйләм белгеченең менә шушы механизмны ачык тоемлаган булуын истә тотабыз Аның фикер агышын әлеге система белән анализлап карыйк әле. Иң әүвәл шулдыр. Хәсән Сарьян, әлбәттә инде, сөйләмне кем оештыруга карап, телнең үзенчәлекле кулланылуына игътибар итми калмаган. Әйе, аныңча да, сөйләм иясе - мөһим компонентларның берсе, тел чараларының сайлануы шуңа бәйле. Менә дәлилләр чылбыры: —«...татар әдәби теле жегәрләнеп, дөньядагы алдынгы телләрдән һич калышмас дәрәҗәгә басты Чыннан да, әгәр кешесенә эләксә, жәүһәр-алмазлар уйната ул безнең тел!» (109 6.). «Өстәл артында утыра», «руль артында утыра» кебек тәгъбирләр дә бер- заман бик еш күренә башлаган иде, без аларны хәзер шактый киметтек. Шулай да кайвакыт татарча белмәүчеләр яисә татарча уйлап ж и т - кермәүчеләр телендә бүген дә күренгәләп китә» (135 б). «Телнең грамматик нигезен кем кимерә соң? Бер ишесе. мәсәлән, телне тумыштан ук белми, аны инде үгетләп түгел, дегетләсәң дә берни чыкмас; кайберсенең тел тою хисе атрофияләнеп, үлек җыелган — ул хәзер кайсы дөрес, кайсы ялгыш икәнлеген дә аермый, «алай да була» дип, телебезнең төзек һәм мөкамәл бинасына үзе сыярлык кына тишек тишеп, шуннан йөри башлаган, өченчесе просто үз телен өйрәнер-өйрәнмәстән Европа Йә Азиянең модалы бер агымына ияргәң була да, телне мескен бакага әйләндереп, мәктәп баласыдай тәҗрибә ясый; тагын бер ишесе бар: болары исә «мин б е л ә м и н д е!» дигән җирдә туктаган да, бүтән бер адым алга атламас. Әмма көлләсенең дә кәсафәте бер: телне бозалар!» (/77 б. Ассызыклар алга таба да безнеке — И. Н.). Шәхси сөйләм иясе буларак, тел куллануда шагыйрь хикәячедән, тәрҗемәче драматургтан, очеркист фельетончыдан аерыла Сарьян да шулай уйлый Ул, мәсәлән, шагыйрьгә нинди таләп куя? «... Туган җиренең туфрак, үз халкының күкрәк җылысын йөрәк .ите белән тоймаган шагыйрь минем йөрәгемә керә алмый, аңа шулай ук башка халыклар күңеленә дә юллар ябык була. Үзеңнең туган җиреңнең, үз халкыңның син булмаганда кыен булачак бер күзәнәге булганда гына, син юлны башкаларга да киң ярасың...» (69 б.). Ә тәрҗемәченең тел куллану үзенчәлеге ничек күзаллана? Ул да сөйләм булдыручы, ул бер телдә әйтелгән фикерне икенче телдә бирә Кайберәүләр өчен тәрҗемә ул — бер сүзне икенче сүзгә каплап бару гына кебек, әмма юк икән, монда да иҗади үзенчәлек таләп ителә икән. «Кыям Миңлебаев — үзенә аерым зәвыклы, үзенә генә хас куллы тәржемәчеләребезнең берсе», - ди дә менә шушы үзенә хас «кулын» болай төшендереп бирә. «Ул тәржемә өчен һәм лексик, һәм грамматик, һәм философик яктан үтә авыр әсәрләрне сайлап ала: күңеленә шулар якын аның.. Әгәр бер кеше берүк язучының (А. Толстой әсәре) башта бер әсәрен, аннары икенче, өченче әсәрен тәржемә итә башлаган икән, монда инде «очраклы» дигәннең эзе дә калмый. Димәк, Миңлебаев Алексей Толстой иҗатын йөрәгенә уйлары, хисләре аша үзенеке итеп кабул иткән» (58—59 6.). Әле китерелгән мисаллардан тел чараларын сайлауда янә бер компонентның, ягъни сөйләм оештыруда ниятнең (максатның, теләкнең) дә әһәмиятле урын тотуы ярылып ята. Чыннан да, шулай бит фикереңне нинди нияттән җиткерергә теләвенә карап (үгетләпме, көлдерепме, образ беләнмс, әллә фактка нигезләнепме яисә нинди хис-тойгы белдерергә теләвенә карап) тел чараларын сайларга мәҗбүрсең. Хәсән Сарьянның бу хакта да фәнни фикерләүләре барлыгына бер генә мисал китереп китик аптырау, гаҗәпләнү тойгысын белдерү өчен язучы, телнең башка чаралары белән бергә, ничек сүзенә дә игътибар итә. «Ничек» сүзе, гамәлнең рәвешеннән тыш. төрле дәрәҗә аптырау, гаҗәпләнүне аңлата. Янә дә үрнәге Тукайда бар: «Ничек соң без табындык потка дип хәйранга калганнар» (127 б.). Чыннан да, әйтергә теләгән ниятеңә муафыйк берәмлек табуы, ай-һай. җиңел түгел Күпме сүз-синоним арасыннан нәкъ шушысын табып куярга кирәк Күп очракта азапланмыйча, кул селтәп китәбез бит. Остазларны нәкъ шул мизгелдә искә төшерергә иде Мәсәлән, тискәре фикерле нәтиҗә ясыйсың ди, ә нәтиҗә сүзенең асылында уңай төсмер өстенлек итә. шуңа күрә дә начар эш нәтиҗәсе яки ялкаулык нәтиҗәсе дию ниятеңә нәкъ тәңгәл булмый. Шуңадыр да. күрәсең, телгә результат сүзе кереп бара иде, анда тискәрелек төсмере көчлерәк шикелле Әмма ул «килмешәк»кә дә кул бармый Нәкь менә шундый азаплы эзләнү минутында остазның к ә с а ф ә т сүзе искә төште дә. Без 128 ул мисалны бая китердек инде «Әмма көлләсенен дә кәсафәтле бер телне бозалар!» Күптән түгел бу сүзне публицист, шагыйрь Айдар Хәлим мәкаләсендә дә күреп сөендем, остазлар үрнәгендә эзләнсәң. чыннан да. «гәүһәрләр»гә юлыкмый калмыйсын! Сөйләм оешгырунын янә дә бер мәжбүри «кабыргасы» ул—сөйләм адресаты. Бу компонентны күз алдында тоту ихтыяҗына һәм мөмкинлекләренә Хәсән Сарьян ничек карый? «VI—VII класслар өчен өстәмә әдәбият» китабын (Казан. 1973) рецензияләгәндә. андагы Г Тукай. Ф Әмирхан. Г Ибраһимов әсәрләрендәге кайбер иске сүзләргә бит ахырында аңлатма бирелмәвен кисәтеп, ул болай ди һәйкәлләрдәге язуларга да ул шундый күзлектән карый: « һәйкәлләргә дә үзебезнең тел белән Мәңгелек дан' дип язып куйган булсак, үзебезнең халыкка, үзебезг ә хөрмәт булмас иле микәнни! Аннары, авыл саен шушы һәйкәлләргә карап йөргәндә, бу авылдан ничә кеше үлде икән дип. иссм-фамили- яләрсн укып, санап торганда, безнең янга берәрсенсң әтисе яки әнисе до килеп баса Алар без юкта да киләләрдер Әгәр шунда бер ана. төштә генә күргәндәй булып калган газиз улының исемен табып «Д зяппаров Мутахкар» дип укыса күңеле нишли икән аның? «И балам, үзен һәлак булу җитмәгән инде исемеңне дә бозып бетергәннәр бит!» дип әрни юргандыр дип уйлыйм» 97 6 ). Тәрҗемәнең сыйфатына бәя биргәндә дә. X. Сарьян аны менә нинди сүзләр белән билгели: « мәгънәсез һәм аңлаешсыз җөмләләр Төрле кулъязмадан төрле йөз күрәсең: берсе куәтле, берсе куәтсез, берсе оялчан. берсе әрсез » Болар да иң әүвәле укучыны сөйләм адресатын күз алдында тоткан критерийлар Кулъязмага кеше сыйфатлары биреп, ул нәкъ менә текстның аралашу, аңлашу өчен әзерләнгән булуын искәртә Югыйсә, күпчелек тәнкыйтьчеләр текстка ул яктан бәя бирмиләр, бирсәләр дә «матур», «яхшы», «тәэсирле», «ошый» кебек гомуми бәяләр белән чикләнәләр. «Сүз мәңге хәрәкәттә, ди Сарьян, өстәвенә телдә дә тагын жөмгыягькә тиң хезмәт бүленеше бар» Шунда ук Кави Нәҗми сүзләрен дә кигерә: «Барлык татар халкынын яше. карты бер тигез белгән сү зләрне генә әдәбиятка кертү принцибы белән эш итсәк, телебезне ярлылан дырудан башка нәгнжә чыкмаячак» 1U 6.1 Шунысы аеруча әһәмиятле һәм кадерле сөйләм белгече үзенең фәнни хезмәтләрендәге мондый «күрсәтмәләренә» әдәби һәм публицистик әсәрләрендә дә гугъры кала Әйтик. әгәр гарән-фарсы сүзе нәкь иң кирәкле сүз икән, бүтән сүз белән алыштырып булмый икән, әмма ул шушы текстта адресатка аңлашылып бетмәс дип шнкләнелә икән, ул аны аңлатып китәр Татарча йә русча термин белән, йә бүтән чара белән «Аннары тагын, әйткәнемчә, тел кагыйдәләребез бик нык унификацияләү сәбәпле, бездә бернинди мөстәсна (исключение) юк» ' 133 6 Үз йозе, үз «кулы» әшһүр бер язучы әсәрен Йотылып укыганда, аның тел осталыгыма сокчанабыг га моңа ничек ирешкәнен хитап гопченсп гормынч.т га лант кодрәте, табигать биргән могҗиза» дип кенә куябыз Дөрес микән9 Хәсән Сарьян танылган тел остасы, анын ү з нжат алымнары, үз йөзе Ул мотив ничек ирешкән’ Бүген бераз ачыклана төште кебек язучыбыз чкучыга әйтәсе сүзен нәкь менә бер бөтен сөйдем итеп күзаллап, анын җанын. эчке һәм тышкы сулышын тоеп эш итә Әйе. әйе. чын-чыннан эш итә Ягъни армый- талмый эшли! М Язучы Евгений Замятин сүзләре истә калган: «Минем язмаларга карап, ялгышырга да мөмкин — анда сызу-бозу, төзәтүләр күп түгел, жиңел язылган кебек тоелырлык Әмма бу шулай тоела гына, барлык азаплар чаршау артында— һәр фикерне'мин башта ун тапкырлап һәртөрле уйлыйм, аннары гына кәгазьгә салам Эшкәртелеп бетмәгән фикер, гыйбарәләрне калдырмыйм Язылган фикер иртәгә бәлки миңа ошамас та, үзгәртергә дә туры килер Әмма бүген ул миңа тәмам ошарга тиеш, югыйсә мин алга бара алмыйм...» Беләм, Хәсән Сарьян да нәкъ менә шулай эшли иде: һәр сүзен, гыйбарәсен кабат-кабат карар, тыңлар, капшар, аннары гына энже бөртекләре белән кебек вак. жыйнак, бер-берсенә тыгыз тезелгән хәрефләр белән кәгазьгә төшерер. Аннары да әле күп зиһенен, хәтерен, көчен салып, кайта-кайта эшкәртер, шомартыр, аһәңгә китерер иде. Менә ничек барлыкка килә бит ул язучының ижади шәхси йөзе! Останың йөзен аыың куллары шәрехли. Хәсән Сарьян «кулы» дигәндә исә менә нинди конкрет «бизәкләр» күз алдына килеп баса: — үзенчәлекле мәгънә төсмерләре булган, әмма соңгы вакытларда сөйләмдә пассивлашкан берәмлекләрне җанландыруы (сыгымта, көлле, кәсафәт, асла һ. б.); — кайбер алынма һәм үзебезнең гади сөйләм элементларын язма сөйләмгә оста кертүе (зерә, керәч, тамансы, просто һ. 6.); — уңышлы атама, терминнар тәкъдим итүе (эленмә атама, туу таныклыгы һ. б.); — күп кенә гарәп-фарсы элементларын урынлы куллануга ирешүе (а л ә т, муафыйк, мөбәрәк. мөкамәл, мәхбүс һ. б.); — сирәк кулланылып, онытылуга дучар ителгән фразеологизмнарны ижади янарту мөмкинлекләрен күрсәтеп бирүе (ачкыч ярату, базары төшү, сөннәткә ут ы р ту, күз кабагын ачу һ. б.); — туган телебез хәзинәсендә аныкы гына булып жемелдәгән күп санлы чагыштыру, троп, образлар, канатлы гыйбарәләр ижат итүе. Менә берничәсе генә: «Әгәр без татар тел гыйлеменең җеп очын эзләп китсәк, җепне сава- с а в а мәшһүр бабабыз Каюм Насыйрига барып чыгачакбыз» (109 б ): Бик борынгы баба телендәге уртак тамыр сүзләрне исәпкә алмаганда, берничә сүздән башка, телебездә монголның канат очы белән себерерлек тә эзе калмаган» (110 б.) Бу соңгы елларда телебезнең грамматик кануннарын, агач кортыдай, әкренәкрен генә кимерә башладылар» 1116 б). Сүз җаеннан дигәндәй, грамматик чараларга Хәсән Сарьян үзе аеруча сак, аеруча игътибарлы: • — ярдәмче фигыльләрнең өстәмә мәгънә төсмерләрен ача, шулай итеп, штамп, калыплардан котыла (йогынты иткән халык - йогынты ясаган түгел. ( 111 б.): — телнең күп санлы сищаксик фигураларын куллана, яңа төрләрен үзе дә ижат итә, аеруча кабатлауларны ижади файдалана ( гарәб сүзләре «бер сузыкка бер тартык» моделе белән татар теленә калыпка калып, авазга аваз дигәндәй кергән дә утырган, кергән дә утырган. (116.). — сүзләрнең сирәк кулланыла торган синонимнарын әйләнешкә кертеп, фикри калыплардан, стереотиплардан котылу юлын күрсәтте (телдә дә жәмгы- ятькә тиң (кебек, шикелле, сыман, хас, тәңгәл һ. б. урынына) хезмәт бүленеше бар... (11 б.). Хәсән Сарьянның тел куллануга, сөйләм оештыруга кагылган караш, фикерләренә мисалларны без аның фәнни һәм публицистик әсәрләреннән, анда да әле бер генә китабыннан китердек Матур әдәбият остасы буларак га Хәсән Сарьянның үз алымнары, үз йөзе бар. Ул соклангыч бай, тәэсирле һәм үзенчәлекле Анысы — үзе бер дәрья, анысы да фәнни өйрәнү өчен әһәмиятле, мавыктыргыч тема.