КУЯН БУЛУ ҖИҢЕЛ ДИСЕҢМЕ...
Шулай ла, җәмәгать, элек әле ничек тә очын-очка ялгый идең. Ә хәзер... мунча бәясе ун тапкыр артты, сыра - унбер ярым, тегесе... юк, юк. анысына якын да килерлек түгел минем тиеннәр белән Ә «кабасы» килә. Бу кыен мәсьәләне ничегрәк чишәргә’ Менә юлда экономить итеп булса гына инде. Бер ай бушлай йөрсәң. яртылык булмаса да, бер чөллилек янга калачак Шәп идея бит бу! һәм бүгеннән шулай итәргә булдым да Мин үзем бәләкәй генә завод сымак бер әртилдә эшлим. Өйлән шак1ый ерак ике транспорт белән барасы Эше әллә ни түгел инде, шуңа күрә кыяфәт тә неважный. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, кем икәнен әллә каян күренеп тора Контролер биг ул кемнең кем икәнен бер карауда таный Юньләп кырынмаган да булсаң.. Кыскасы, ышаныч юк. Туктале. мин әйтәм. мунчага йөри торган иске портфельне булса да кулга тотыйм. Башка эшләпә дә кидем, муенга аллы-гөлле муенчак, ягъни, галстук астым Әнә. килә трамвай Кердем солидный гына., арткы ишектән Җыен яшьжилкәнчәк арасында болай ярыйсы гына сурәттә басып торам Бер кызый урын ла бирле. Ары киттек Туктадык. Әнә. имансыз арка җелегем белән тоям: керен килә контролер дигәнен. Талоннарыгызны әзерләгез! ли бу Булмаган талонны ничек әзерлисен инде аны. Күзне йомдым Бик арынйончып төнге сменадан кайтучыга oxmapia тырышам инде үэемчә. Ике тапкыр кабатлады соравын колак гөбемдә «Уянмадым» Эшче сыйныфны хөрмәт итүеме, чукрак дип уйлавы булдымы китеп барды Ярар, икс гәнкә янга калды Килеп җиттем үз тукталышыма Вәкарь белән генә төшеп киләм Тагын контролер, дөмеккере Ваш талон? У жены, дидем дә артка карамыйча гына шылдым Утырдым икенче транспортка Ярты юлны гына уздым, янә тикшерү: * Талоныгызны күрсәтегез! Күзенә туп-туры карадым да Мин сезнең шәһәрлә беренче тапкыр гына, дидем Әлеөлгср- мәдсм. Заводка командировкага килдем. — Кайсы заводка? Тинтәк. Шундый пүчтәк сорау бирәләрмени, контролер башың белән?* Үзем егерме җиде ел ипләгән әртилнең исемен белмим мени инде мин?! Чатнатып әйтеп бирдем завод-әрг илнең исемен Монысыннан ла җил-яңгыр тимәде Заводка килеп җит тем Төшкәндә тагын кон!роль. Бу ни хикмәт бу! Үч иткәндәй, инде ничәнчесе бит Бер кон тченлә Инде райкомнарда юк бит Кем куып чыгарган болар- ны? Монысыннан ничек котылырга.’ Башта тиз генә кү зләремне йомдым, аннары акайттым һәм тегенең йөзен каншый-каншый төшә башладым Ш Читкә тайпылды Сукыр кешедән сорарга намусы җитмәде, ахры. Бик итагатьле кеше икән, рәхмәт төшкере. Эш беткәч өйгә кайтасы бар бит. Чыктым заводтан, утырдым трамвайга Чукынып кына китсеннәр инде, трамвайдан төшкәндә— тагын контролер Гөлмәрфуга әбинең карты, заманында раскулачивани- едән чак котылып калган абзый, болайрак дип җырлый иде: «Колхоз тарала микән? Совхоз кадала микән? Чебен кебек милиция — каян ярала икән?» Контролерлары да милициядән калышмый. Бу юлы, кесә төбеннән иске талон табып алдым да, ике бармак арасына кыстырдым. Контролер каршына җиткәндә генә бармакларны җәеп җибәрдем. Талон җиргә төшеп тә китте. «Күтәр, үскәнем, бик хаҗәт булса. Миңа андый чүп-чарның кирәге юк, дим эчтән генә.—Әйбәтләп карасам, әле тагын берничәсе кесә төбендә ятадыр.» Юк, иелмәде, контролер, уздырып җибәрде. Уф! Әле тагын бер калтырчага утырасы бар бит. Тирләп чыктым. Эшләпә астындагы пеләшемә хәтле юешләнде. Түзәм. Чөнки өйгә кайтасы бар. Ай ахырына чөллилек акча эшлисем дә бар. Тик, иртә уңмаган—кич уңмас, кич уңмаган — һич уңмас, дигәннәре хак икән Тагын тикшерүгә юлыктым. Инде хәзер кәтилүк тә, то есть баш Шәрифләре дә юньләп эшләми. Берәүдән талон сатып алдым да, тиштермичә ике бармак арасына кыстырдым, жәл бит. Сораса, онытканмын, уйланып киткәнмен, диярмен. Онытмасам да, уйга чумуым хак анысы: күз алдымда һаман шул мөлдерәмә тулы унҗиде кырлы стакан тора. Төшкәндә контролерның борын төбенә йодрыгы-ние белән суздым талонны. Куркып ук калды. Авызын да ачалмады. Ә мин инде кайтып җиттем. Өйгә кергәч, теге яңа талонны кайнар үтүк белән тигезләдем дә, бик кадерләп, чәй кәгазенә төреп, кесәгә салып куйдым. Кирәге чыгар. Гомер озын, көн күп. Икенче көнне дә контроль очрагач, гомердә беренче күргән юлдашым белән суверенитет, референдум мәсьәләсендә гәп куертып җибәрдем. Өченче көнне центнер ярымлы бер хатынның сыер түшкәсе хәтле аркасына ышыкланып чыгып ычкындым. Ә дүртенчесендә — бер чибәр хатынның игезәкләр арбасын балалары-ние белән арткы ишектән күтәреп төштем. Утырса, үзен дә алып чыга идем. Абзагызда көч-куәт бар, ни әйтсәң дә —авыл малае бит. Бишенче көнне гел тәрәзәдән күземне алмадым: хәйран матур икән безнең шәһәр. Беренче күрүем... Алтынчы көнне телсез булып кыландым, телсез кешегә бик миһырбанлы икән билет тикшерүчеләр. Үземә дә ошап китте телсез булып кылану. Кем әйтмешли, рольгә кердем. Бер Мәскәү артисты, Сталин ролен уйнагач, атна буе козыреклы фуражка, озын шинель киеп, ясалма мыек тагып, төрепкә тартып йөргән, диләр. Мин дә, кибеткә кергәч, ипи чиратының алдына килеп бастым да, сул кулымның имән бармагын урталай өзгәндәй итеп күрсәттем, янәсе, ярты буханка. Сатучы кыз, әллә мине таныды, миңа түм-түгәрәк күзләрен төбәп, абый, дип жәлләп нидер әйтергә теләгән иде, уң кулымның имән бармагын иренемә тидердем. Шым бул, янәсе, сеңлем, май кап. Кыскасы, этләшеп җиттем, дөресрәге, эт каешына әйләндем. Эт димәктән. җиденче көнне тукталышта бер сукбай этне трамвайга күтәреп алып мендем һәм күтәреп төштем дә. Хайван ярата торган контролер булды. — Нинди токым бу?—ди. — Экстерьербарбос,—дидем күз дә йоммыйча. Ә ул, мәнсез, авызын ачып калды. Әле шулай өч көн йөргәндер йома алмыйча. Өйрәнегез абзагыздан. Алдасаң, ышандырырлык итеп, тыңлаучының күзе шар булырлык, аскы ирене генә түгел, ияге-ние белән теш казнасы да салынып төшәрлек итеп борчак сибәргә кирәк аны. Акча янга калдырам дип, малай-шалай кебек трамвай артына асылынып йөри алмыйм бит инде мин кырыкка җиткән башым белән. Рәхәтләнеп, тулы хокуклы сәвит гражданы булып, утырып йөрим. Хәер, сәвите бетте бугай 180 инде. Ә контроле калды. Әнә тагын җиңенә кызыл бәйләгән ике әзмәвер тора... Алар минем төшкә керә инде хәзер Кичә: «Не смей оскорблять! Минем билетым бар!» дип кычкырдым һәм үземнең яшелле-зәнгәрле тавышымнан үзем куркып уяндым Әмма, ничек итсәм итәм. билет алмыйм... Билет тикшерүчеләрне дә әллә каян таныйм хәзер. Гадәттә, алар эш сөймәүче әзмәвер егетләр булыр. Кайвакытны ялган контролерлар да очрый. Алары белән сүз башка. Моннан унбиш ел элек мәҗбүри бирелгән дружинник билетын түш кесәмнән тартып чыгарам да: «А ну-ка. син үзең кем?—дип сорыйм Кая синең значогың, таныклыгын, квитанция кәгазьләрең? Әһә. фальшивый контролермы? Әйдәде...» Шундук ычкына егетем. Суворов абзаң белми әйтмәгән шул, иң яхшы саклану чарасы үзең башлап һөҗүм итү дип.. Теге егетләр икенче мине күрсәләр, танытмас өчен, оялчан кыздай башларын иеп, кооперативный ботинкаларына карап торалар. Менә, җәмәгать, бер ай йордем шулай «куян» булып, дер калтырап Бүген дә бушлай барып кайтсам, дүрт күз белән көткән, чөллилек була бит. Бәлки бүген очрамаслар да әле.. Юк, имансызлар, әнә торалар. Ничава. дим эчтән генә, бүген мин сезне шаккатырам, һәм . Башны тилегә салдым да тотлыга торган кеше булып кыландым. — Ваш талон?—диде контролер. Т-талон? С-сейчас.. — Давай быстрее! — Хо-хо-хорошо. — Хо-хо. давай күрсәт талоныңны! — С-с-син нәрсә мине мыскыл итәсең?! М-мин Әфган сугышында кконтузия алган кеше. Ә с-син, кәҗә бәрәне, әле мич алдында күмер ашагансыңдыр ул вакытта. Ә мине Леонид Ильич үзе фатиха биреп кертеп җибәрде. «Бар. энне-к-кәш, дош-ш-маннарны к-кырып кайт», диде. Ә с-син миннән тал-лон т-таптырасың! Бик ышандырырлык әйткән сыман идем, югыйсә. Барып чыкмады Тикшерүчеләрнең берсе үзе Әфганстанда булган икән, каһ-һәр! Кайсы юнәлештә сугыштың? ди. Бохарадан бире! дидем батыр гына Якын-тирәдәге мужиклар кычкырып көлделәр. Вәг тинтәк, вәт тинтәк. Үзем, канишны. Кем белгән бит Әфгажланиың Бохарадан ары икәнен. Юк. булмады. Өмегләр акланмады. Эләктерделәр Иртәрәк сөенеп, уяулыкны югалтканмын. Тегеләй иттем, болай иттем, аһ-ваһ килдем, куркыгыпөркетеп тә карадым, юк. хәлемә керүче булмады Тиешле җиргә алын кереп, ыштыраф чәпәделәр. Их. баш эшләмәде! Юкса, икс талон тиштереп, трамвай номерларын хәтерләгән булсам, кирәк чакта, номерына карап, чыгарасың да күрсәтәсең. Гел бер үк трамвайлар йөри бугай бит безнең маршрутларда. Әллә алышыналар микән’’ Вәйт баш эшләмәде! Ә бу юлы бөтен тырышуларым, ай буена көзге яфрак кебек дер калтырап йөрүләрем бушка китте. Юк. буш түгел шул. алып калдылар. соңгы тиенемә хәтле кырып-себерен талап калдылар! Әле җит- Мәсә, бөтен кеше алдында мыскыл иттеләр Бер куян аркасында күпме арысланның талонын тикшерергә туры килә бит! диделәр, мөртәтләр. һе. Бер чүллилек тә акча эшләргә ирек бирмәгәч, сезнең белән куян да. арыслан да булырсың1 ви в Мпдхот Шакнржанов — республикада мн нлкон к»м ыжрнболе фоюроссам- нарнын берсе. Мено утыз еллап артык мн и’ ул (горле еллари iop.it псем белой чыккип) «Ватным laiapciaH» ■ а и? 1 асын ia фоюхоборчс булып мили. Шушы юмер >чсндо ү юк, республика iайчаларын ia һом журналларын ia анын W мены якын фо|ор.кч мс донья күрде. Мпдхет Шакмржаиов илонүчон. namcwi pcnop- icp: ул һәрвакы! хороко! ы. юлда. Республика да ул аяк басмам ан. ул булма! аы бер ■ ено юбок io н>К1Ыр. \нын ижа1ынла \CJM-H кешем неячс.мр. юцчелор. мичслор. кыскасы, ммапа каһарманнары. 1аман cypuie ү ык урыпмы алын к>ра. Мпдхот Шакиржанон сок>] һом республика күл.»мсңди1 с фо1окүр«о1мо.ыр i.i ак1ив ка1на111ын кил ie һом прмыы урыннарны ay.ia iu. 1»ү1сн журнал укучыларыбым я Гаiapciайнык aiKaiaHtan мокнаияг XCIMOI- корс Мн IXOT Шакиржнноинын кайбер ижа! үрнокларея ьжъ.шм ишбек