Елмаеп-көлеп кенә
Мөшәррәф Галиев
НӘНИ ШАЯРУЛАР
Апае ягы Апае ягы—тау ягы ул, Тау өстендә урманнар Имәннәре жил-давылга Бирешмичә торганнар. Ир-егетләр имән кебек Төптән үк таза монда. Апаска мактау әйтелә һәр елның азагында. Шуңа күрә шатлык белән Аяк басам Апаска. Инде мине иркәм көтә. Сөялгән дә лапаска. Сөялгән дә, күзен алмый Каратун тарафыннан. Үзем дә югалып калам Сөйкемле карашыннан. Менә шундый миһербанлы Хатын-кызлар Апаста. Алар белән танышулар Ярап куя запаска...
АҺ, бу нәфес дигәнең...
Хатын алдым Сабадан, Авызы зур табадан. Алып бактым Буадан. Арт саны зур кунадан. Алып бактым Балтачтан, Үтерә язды ачтан. Алганым Актаныштан Бигрәк тә карышкан Алдым хәтта Әтнәдән. Аердым бер атнадан. Алып бактым Зәйдән дә. Аерылмый чәйдән дә. Аерылмый мәйдән дә... Инде өмет—Әлмәттә. Расхуты зур, әлбәттә. Нияттә бар Туймазы, Әле нәфес туймады...