Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Мөхәммәт Гайнуллин (1903—1985) 1903 елның 18 августында хәзерге Татарстанның Апае районы Кызыл Тау (Коллар) авылында игенче гаиләсендә туа Шунда җиде сыйныфлы жәдит мәктәбен тәмамлый. Тәтеш укытучылык курсларыннан сон. мәктәпчә балалар укыта. 1928 елда ул Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтының башта филология факультетында, аннары аспирантурасында белем ала. Шул дәвердә әүвәлге фәнни тикшеренүләрен башлап җибәрә, аспирантура чорында институтның татар теле-әдәбияты бүлегендә лекцияләр сөйләргә керешә Шушы шөгыль аны татар әдәбияты тарихы буенча җитди эзләнүләргә этәрә. Утызынчы елларда Г Камал. Г. Тукай. Ш. Камал һ б язучыларыбызнын иҗатын яктырткан хезмәт ләре вакытлы матбугатта дөнья күрә. XX йөз татар әдәбияты буенча төзи башлаган дәреслек-хрестоматиясе 1947 елда тәмамланып, аерым китап булып басылып чыга һәм озак вакыт югары уку йортлары студентлары өчен кыйммәтле чыганак хезмәтен үти. Кырыгынчы елларда М. Гайнуллин Казан педагогия институтында укыта. Татарстан дәүләт нәшрияты идарәчесе. СССР ФА Тел. әдәбият һәм тарих институты директоры вазифаларын башкара Бер үк вакытта фәнни тикшеренүләрен дә дәвам итә- ^Горький һәм татар әдәбияты». -Каюм Насыйри» китапларын бастыра 1946 елда «XIX йөз азагы Ттәм XX йөз башы татар әдәбияты» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты исемен ала. И тленче-алтмышынчы елларда галим .XIX йөз XX гасыр башы татар әдәбияты тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнергә керешә К Насыйри. 3 Һади. 3 Бигиев. М Акъсгетзадә, Дәрдмәнд. С. Рәмисв. Ш Мөхәммәдев кебек язучы- .парным тормышы һәм иҗаты турында материалларны барлый, шул шәхесләрнең туганнары, якыннары кулыкда сакланган кулъязмаларны, документларны архивка җыя һәм аларны фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә Татар’ әдәбият белемен вулыар социолог ия кысымыннан арындыруда адым арты адым ясап, әдәби мирасыбызны мөмкин кадәр лулырак күләмдә укучыларга кайтару өлкәсендә жин сызганып эшли. Шуның нәтиҗәсендә Риза Фәхретдинев. Фатыйх Кәримн. Галиәсгар Гафуров-Чыгтай кебек әдипләребезнен әсәрләре тикшерел.», аларнын әдәбиятыбыз һәм иҗтимагый аңыбыз үсешендәге урыннары билгеләнә, исемнәре онытыла башлаган Газизә Сәмитова. Маһруй Мозаффария, Зәйнәп Сәгыйдә. Заһиде Ьорнашева. Мәхүпжамал Акчуриналар да җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә. Эзләнүләрен кинәйтә барып. М. Гайнуллин милли матбугатыбыз, әдәби тәнкыйтебез үсешен тикшерүгә дә күп көчен куя Шул эшчәнлек* нәтиҗәсендә ул 1958 елла «Беренче урыс революциясе чорында татар «әдәбияты һәм публицистикасы» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Анын бу хезмәте урыс телендә аерым китап булып басылып та чыга Аннары бер-бер артлы «XIX йөз татар әдәбияты», «XX йөз татар әдәбияты». «Татар мәгърифәтчелек әдәбияты» двреслек-хрестоматияләрс, «Дуслыкта көч». «Татар әдипләре» җыентыклары, урыс телендә «Татарская литература XIX века» монографиясе дөнья күр.», вакытлы матбугатта галнмнен йөзләрчә мәкаләләре нәшер ителә Галим шул ук вакытта югары уку йортларында укытуын да дәвам кыла, фәнни белгечләр әзерли. Г Ибраһимов исемендәге Гел, әдәбият һәм тарих институты директоры вазифаларын башкарганда (1945 1953. 1959 19611 татар филолог иясен һәм тарихын, иҗтимагый фикерен өйрәнү юнәлешендә оештыру лиләрен алып бара Заманында репрессиязәнгән язучылар һәм галимнәрсбезнсн. җөмләдән. Гаяз Исхакыйның мирасын өйрәнүне башлап җибәрә, аларны аклау буенча мәгълүм тырышлык куя М. Гайну длинным мәктәп дәреслекләре язу. әдипләребезнен һәм шагыйрь- ләребезнең җыентыкларын төзү, аларны матбугатка әзерләү, кереш сүз белән тәэмин итү һәм редакцияләү, Мәскәү чыгарган «Краткая литературная жцик лопсдия»гә татар әдәбияты турында мәкаләләр язу. шушы басманың бер КХНМП- чесе һәм редакторы булу кебек хезмәтләре дә ихтирамга лаек Татарстанмын һәм РСФСРнын атказанган фән эшлеклссе. Язучылар берлеге әгъзасы (1957) Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин безгә бай мирас калдырды анын хетмәг гөрс бүген до меңләгән укучыларнын кулыннан төшми туксан еллыгы уңаеннан, без аны бүген дә тирән хөрмәт белән сагынып искә алабыз