Беренче бөтендөнья сугышы вакыйгаларыннан
Тышта котырынган буран белән ачы жилнен тәрәзә капкачларын шак-шок ачып ябулары, этләрнең коточкыч тавышлар чыгарып улаулары, урамдагы күзгә гөртсән күренмәс дәһшәтле караңгылыклар болар һәммәсе дә өй эчендәгеләрнен котларын алган, һәр каюсы да сүлпән шәм яктысында өй почмакларына сыгынып утырганнар вә посынганнар иде Бср-берләрснә сүз кушарга куркып калган, куркудан чырайлары качкан өй эчендәгсләргә гәрәзә капкачларының шак-шок кыйналуы гүяки кыямәг купкан кеби тоела, ыжгырып җил өрүләре, моржанын аһылдап сызгыруы гүяки өйне җимерергә торган кеби сизелә, этләрнең ачы тавышлар белән улаулары гүяки ач бүреләрнең ишек төбендә илекләрен аңлата иде Кар астына күмелеп калган салам түбәле карсак ызбалар. тәбәнәк пайытлар*. андагы ач хайваннарның жан булары күңелсез уйлар, өметсез хыяллар гудырса да. өй эчләрендәге жан ияләре шушы тормышта туып- үсеп яшәгән ярлы авыл кешеләре үз язмышларыннан мәмнүн вә үзара йөренгепкерешеп гату гомер игүчеләр иде. Бу авыл татар авылы иде. Искедән наданлыкның иң чигендә яшәлеп, күршедәге урыс авылларының төрле-төрле золымнарыннан хөкүмәткә авыр биргеләр1 түләп изелеп, тапталып беткән булсалар да. хәзер инде шактый гына алга китә башлаган зур гына бер татар авылы иде Җәй көннәрендә кыр эшләрен эшләп, кыш айларында шәһәрләргә китеп акчаланып кайтулары аркасында бәгъзе берәүләр гакта һәм тимер түбәле өйләр салдыра башлаган һәм авыл төсендә анла-монда үзгәрешләр күреш әләсә дә. халыкның күбесе алай да фәкыйрьлекнең чигендә иде Шул фәкыйрьлек аркасында алар муллаларын да яхшы карый алмыйлар. шулай булса да. муллалары юк-бар җыелган сәдака акчалары белән салам түбәле мәктәп вә мәежедләр салдырып, халыкны шакгый гына агартканнар һәм укып язарга өйрәтеп диннәрен аңлатканнар вә биш вакыг һамаз укуларына кадәр мәләкәләндергәннәр иде Лвылнын баераклары шәһәрчеләр’ булганга, муллалар аларның кайтканнарын көтә, алардан мәк гәп вә мәежедләргә утыннар алдырта. Шулай игеп, мәктәпләре дә . мәежелләре дә дәвам итеп килә, авыл көннән-көн ачыла, халыкның тормышы вә хәле дә аз-маз гына яхшылана бара идс. Әхмәт ага ургача хәлле генә булса да. кыш айларын шәһәрдә үткәргәнгә авыл халкы аны бай дип саный, муллалар каршында да игътибары зур һәм ул да мөмкин кадәрыәктәп-мәежедләргә ярдәм итә килә, үз тормышын да яхшы ук рәтләгән, гаиләсе дә җиңеллек белән гомер итә, хатыны Мәрьям инсафлы һәм гаять динле хатын бутганга иренә бик итагатьле, муллаларны, галимнәрне ярага, балаларының да мөмкин кадәрле яхшы укуларын гели һәм яхшы тәрбия бирергә тырыша иле Бинт кыз бала артыштан тсләп-кссәп4 алынган икс ир баласы өчен когы очып тора, аз гына хәстәләнсәләр дә абаулап. егьлап йөри, яннарына утырып төннәр чыга иле 1 П а й ы т абзар ииыыр 1 Бирге салым, налог ' Шәһәрче Серг ач ягындагы мишәр авылларында кышларын берәр шәһәргә кител, вак сәүдә белән шогы тьләгц челарне шулай атап йөрткәннәр * Кесәп бик көтеп. Т Унике яшьлек олуг угылы Габдулла инде күптән мәктәпкә йөри башлаган, ләкин мәктәп бик ерак булганга анда кунып-төнеп тора, фәкать һәр кече атна көнне кичен өйгә кайта да җомга тәгътиленнән1 соң атнарас2 көн янә дәресенә китә иде. Иртәгесе көн балаларга тәгьтил көне булганга, бүген кич Габдулланың мәктәптән кайтуы көтелә, тыштагы буран әллә нинди куркыныч төс алганга күрә, малайның анасы Мәрьям утлы күлмәк эчендә иде. Бер күңеле белән ул, юк, кайтмас, мондый көндә ул ник юлга чыксын, дисә дә, икенче күңеле белән яна. көя, кайгыра, тәрәзә капкачлары шакылдаган саен сискәнеп китә, Габдулла килде, дип уйлый иде. Вакыты белән ул әллә нинди шомлы хыялга чума әгәр аның угылы адашкан булса, аны кар басып китсә... Әгәр аңар ач бүреләр очрап, алар аңа ябырылса, әгәр ул караңгы кырда кая барырга белмичә туңып үлсә... Ананың җанын әнә шундый шомнар, шикләр телгәли иде. Аннары ул әллә нинди сагышлар белән саташып, янә угылының мондый көндә мәктәптә кунарга калырын уйлап тынычлана төшә һәм дә өметләнә иде. Тыштагы җилнең ямьсез тавышлар белән ыжгыруы, тәрәзә капкачларын бертуктамый шак-шок кыйнавы өйдәге балаларның котын алып бетерсә дә, алар Габдулланы сагыналар, аны кызганалар, аналары Мәрьямнең борчылганын күреп хафаланалар иде. Менә кинәттән тәрәзә капкачларының шакылдавы басылып китте. Өй эче тынлыкка калды. Әйтерсең, тыштагы буран тукталган, җил басылган да бөтен дөнья тымызык бер хәлгә килгән кеби тоелды. Өй эчендәгеләр күзне-күзгә багышып торганда, кемдер ишеккә каккандай булды. Мәрьям йөгереп барып: — Синме бу угылым?—дип әйтергә дә өлгермәде, дшек төбендә әңгерәнеп яткан Габдулланы күреп, куркудан йөрәге ярыла язды. Нәрсә булганын белмичә аптырап кигеп, Габдулланы күтәреп кертте һәм аба- улапабаулап чишендерергә, бөтен җирен кармаларга тотынды вә угылының җавапсыз торуыннан коты очып аягы-кулы хәлсезләнсә дә. аны урынга салып өстенә ауды да сулкылдап егълый башлады. Бу хәл балаларны да каушатып, бар да абыйлары янына йөгерделәр. Озак та үтмәде, Габдулла күзләрен ачын, үзенең адашып йөрүләрен, туңып үлә язуын, өйгә җиткәч тәрәзә капкачларын яба-яба хәлдән тайганлыгын аңлаткач, анасының һәм туганнарының шатланулары чиксез булды. — Әй. йөрәк парәм! Үзең һаман йорт яклы бит. Шундый хәлендә дә тәрәзә капкачлары ябып изалангансың. Ул капкачлар котыбызны алып бетергән иде. Менә хәзер тышта буран барлыгын сизмибез дә. дип Габдулланы үбеп алды. Габдулла да аз гына ашап хәл җыйгач, яткан җирендә туганнарына мәктәп кызыкларын сөйләп аларны көлдерде һәм әткәсеннән килгән хатны укып, әткәсенең акча җибәрүенә шатлануын сөйли-сөйли, әнисе белән туганнарының йөзләренә елмаеп карады. - Әни! Киләсе кышка әтием шәһәргә мине дә алып барсын, мин дә акча эшләп сиңа акча җибәрермен, диде. Бу сүзләргә сөенечтән әнисенең күзләренә яшьләре тыгылды. Улының кулларын кулына алып ул: — Юк, син әлдә балам гына, син әлдә артык яшьсең. Менә үскәч шәһәргә китәрсең дә, безгә акчалар җибәрерсең, ә без сиңа дога кылып торырбыз. Алла синең бәхтеңне ачар, син хәзер тырышып кына сабагыңны укысаң, мин бик бәхетле булам, бар дөньям тула. Күп гыйлем алгач, без үлгәннән соң, безне яд та итәрсең, өстебезгә хәтем1 дә укырсың,— диде. Габдулла әнисенең битләреннән сыйпап, аңа елмаеп карады. 1 Тәгьтил—ял көне. 2 Атнарас—шимбә. 1 X ә т е м—коръән уку. — Мин, әни, сезгә акчаны күп итеп җибәрермен, аннары без яна яшел башлы өй эшләтербез. Безнеке кебек ямьле өй беркайда да булмас. Фатыймага да, Галиягә дә, Галимәгә дә, Зәйтүнәгә дә. Рәхимәгә дә чәч баулары, матур бишмәтләр, уенчыклар җибәрермен. Хөсәенгә мылтык алып кайтырмын, әни. сина да әллә ниләр җибәрермен,—дия-дия йокыга китте, чөнки ул чынлап та хәстә, тәнендә эссесе бар иде Йокы арасында ул әллә нинди куркыныч төшләр күрде, бастырылудан йөдәп бетте ...Менә ул, имеш, шәһәргә килгән. Урамнарда кая карама, акча аунап ята. Халык шул акчалар өстеннән басып йөри. Габдулла акча белән бөтен кесәләрен тутырган килеш өйләренә кайткан, имеш, өй- дәгеләр аны кочаклыйлар, үбәләр, син безне баеттың, менә хәзер без дә яшел түбәле өй салачакбыз, диләр, имеш ...Менә аларның мәктәпләре, имеш. Хәлфәләре бармак селкә. дәресләрен әзерләмәгәне өчен Габдулланы ачуланмакчы була. Кулындагы сөлгедән ишкән кушкасы1 калыная бара Менә ул пич калынлыгы булды, хәлфәсе Габдулланы сугыйм дигәндә генә кушагы нечкәреп китте, энә кебек хәлгә керде Аннан ул ачу белән Габдулланың колагыннан тартыйм дигәндә генә бармаклары юкка чыкты Хәлфә Габдуллага «Бармакларымны бир. сина бер дә сукмамын.» дип ялына башлады. Моны күреп шәкертләр дә. Габдулла да шаркылдап көләргә тотындылар. Шулчак ул уянып кипе Каршында әнисенең елап убырганын күреп, аның: «Балам! Ни булды сиңа?» диюенә дә шаркылдап көлгән кебек булды. Тик сүз әйтергә аның теле әйләнмәде, ул янә авыр йокыга таллы 2 З башы килде. Габдулла инде хәстәлегеннән терелеп мәктәбенә кайткан, имтиханга әзерләнә иде Бераздан имтиханнар да артта калды, гирә-якта яз патшалыгы башланды, аның ямь- лелеге, елгада уйный-уйный коенулар, җиләккә барулар, качышлы уйнаулар, Габдулланы кәефләндерсә дә, аның күңеле атта иде. атка атланып йөрүдә иде. Бу вакытларда инде елдагы гадәте буенча агасы Әхмәт шәһәрдән кайтып язлык га кыр эшләрен эшләр өчен бер ат алган, көн буена кырда булып, өйгә кичен генә кайта юрган иде Болытлы көннәрдә агасы кырдан иртәрәк кайтканга күрә. Габдулла Алладан болытлы көннәрнең күбрәк булуын сорый, чөнки андый көннәрдә ул ат өстендә йөри, рәхәтләнә, бәген дөньясы гула иде Агы да юаш һәм гакыллы булганга Габдулланы ярага. Габдулла теләгәнчә эшли. Габдулла теләгәнчә уйный иде Башка малайлар Габдулланың атта йөрүегг сокланып карыйлар, аның осталыгын мактыйлар иде Ә ул аларның исен кигереп, алаша өстендә басып га төрлечә кыйлана. алаша астыннан йөгереп гә чыга, тагын әллә нинди кызыклар эшли иде Менә яз уртасы килде Август аеның бишенче көне гает көне булганга, халык бар да әйдәләр Бәйрәм шатлыгы белән дөнья кайный, яшь балаларның кулларында чигелдек*, конфег. айбагар, кара кузак вә төрле уенчыклар белән барысы да урамга чыкканнар, бер-берләренә күрсәтешеп мактанышалар иде. Габдуллага да бу бәйрәмгә атасы уенчык мы нык алып биргәнгә, ул да куанычына чыдый алмый урамга чыккан малайларга мылтыгын күрсәтә, агып бага, алмаш-тилмәш шарт гагып. ду килеп уйный гар иде Мондый сөенечле бәйрәм көненен кичке сәгатьләре һич көтмәгәндә тәәсеф.че' төс алыр дип кем уйлаган? Манарадан моңлы тавыш белән 1 Кушка кушак, билбау ’Чигелдәк вак күмәч * Теөсефле кайгылы Я икенде намазына азан әйткән авазга ялганып, Әхмәт ага абзарыннан яшь балаларның илерешкән-бакырышкан тавышлары яңгырап китте. Бу тавыштан куркынып Әхмәт аганың кулыннан тәһарәт комганы төшеп, ул тиз генә тәрәзәгә йөгерде. Абзардагы малайларның тавышыннан берни дә аңламыйча ул тышка йөгереп чыгарга өлгермәде, күршеләренең чия кан эчендәге Габдулланы күтәреп кертүләрен күреп һушы китә язды. Ул тыштагы балаларның: «Алаша гаепле түгел, үзе егылды, үзе ат өстенә басты да егылып күзен чыгарды!»— диеп кычкырышуларын да төштәге кебек кенә ишетеп алды. Бу кызганычлы хәл бөтен авылны тетрәткәне кеби, Әхмәт аганың өендә инде кайнар яшьләргә катнашкан бер матәм көненә охшаш бер көн булды. Шундый бер күңелле көнне, гает бәйрәмендә бу кадәр кайгы килерен Габдулланың кечек энесе Хөсәен берни төшенмичә шашып калып, кешеләрнең: «Алла казасы инде»—дигән сүзләренең нәрсә икәнен аңламыйча, исе китеп аптырап тора һәм үзенең дөньяны белә башлавыннан бирле Алла белән куркыту сүзләрен кат-кат ишеткәнгә, Алладан куркып нәүмиз хәлдә бер читкә поскан да туганы Габдулланы кызганып үксеп-үксеп егьлый иде. Икенче көнне инде Габдулла телгә килеп үз хәлен аңлагач, сул күзенең зарарлануыннан һәм бер күз белән генә калуыннан ачынып егьлый һәм ул егълаган саен ата-анасының вә туганнарының йөрәкләре әрнеп, алар да күз яшьләре агызалар иде. Менә шулай кайгылы август та узып китте, көз килде. Балаларның мәктәпкә барыр вакытлары җитте. Габдулланың инде күз әрнүе бетеп ярасы уңалган', бер генә күзгә калган иде. Бу көнне инде Хөсәеннең дә яше җиткәнгә, ике туган мәктәпкә китеп, анда бергә тора башладылар. Ләкин мәктәптә балаларның Габдулланы «сукыр», «бәбәксез» диеп ялан саен .мыскыллаулары никадәр рәнҗетсә дә, ул аларга берни әйтми, ачуланмый, үзенең ким-хур идекен үзенчә аңлап сабыр итә иде Кайвакытларда туганы Хөсәен ул малайларга ачуланып алар белән сугыша башласа да, Габдулла аны тыя. «Алла казасы бит, миңа Алла үзе бирде»,— дигәнгә Хөсәен дә тиккә калып янә шул «Алла казасы»ның нәрсә икәнен аңламыйча аптырап кала иде. Бер мәртәбә хәлфәләре үз колагы белән балаларның Габдулланы: — Сукыр! Бәбәксез! — дип мыскыллауларын ишетеп, балаларны рәттән яткырып каты сөлгедән ишкән кушка белән кыйнагач, Габдулланың утырган җирендә сулыгып егьлаганын күрде. Хәлфә моның сәбәбен сорагач, малай: — Мин сукыр булмасам, син аларны кыйнамаган булыр идең... Минем гаебем бу,— дип җавап бирде. Габдулланың бу җавабына хәлфәнең исе китеп, аның шөбһәсез бер яхшы адәм булачагың аңлады һәм шуннан аны хөрмәт итәргә, үзенә аерым дәресләр бирергә башлады. Габдулла да. аңлы бала булганлыктан, үзенең зәгыйфь идекен белә, зәгыйфь кешенең фәкать уку аркылы гына көн күрә алуын сизә һәм шуның өчен аның бөтен эше дә укуга бәйле иде. Көннәр үтә торды. Янә яз башы килде. Әхмәт ага бу кышны да шәһәрдә булдыгыннан. язлыкка авылга кайтырга иртәрәк булса да, Габдулланың уку шөһрәте аңа кадәр ишетелгәнгә, үз колагы белән ишетер өчен дип имтихан тыңларга өйгә кайтты. Ул кайтканның икенче көне имтихан көне иде. Халык бар да ду килә, имтихан тыңларга мәктәпкә агылалар, хатын-кызлар да бәгъзеләре эчкә -ирләр арасына керергә тартынсалар да, мәктәп ты- шарсыннан булса да шиыр2 тыңлар өчен дип, бәйрәм киемнәреннән мәктәпкә таба ашыгалар иде. ‘Уңалган уңайланган, төзәлгән. 1 Шиыр шигырь сүзенең халыкча әйгелеш варианты. Татар авылларында мәктәп имтиханнары бөек бер бәйрәм төсе алганга, ят авыллардан муллалар һәм мөгаллимнәр чакырыла, алар белән шәкертләр арасында чыккан бәхәсләрне кешеләр кызыксынып тыңлыйлар һәм шактый гына мәгълүмат та алып чыгалар иде. Муллалар, картлар һәм шәһәрчеләр алдагы сафка утыру гадәт булганга. Әхмәт агага да хатыны белән алындагы урынлыктан урын бирделәр Имтихан башланды. Халык тынга калды Беренче сыйныфтагы шәкертләр бөтен сыйныфлары белән чыгып, халыкка каршы тезөс- ләп имтихан бирергә башладылар. Халык рәхмәт укыды. Менә икенче сыйныфлар... өченчеләр. Нәүбәт зурларга килеп җитте. Алар бишәү иде. Унар ел мәктәптә укып, егет диярлек үскән малайлар арасында унөч яшьлек ябык кына сынар күзле бер баланын чыгып утыруы, зурлар ача башлаган китапларны анын да ача башлавы халыкны һәм муллаларны шаккатырды. Телсез калдылар. Бу вакыйга арттагыларга кадәр колактан ишетелеп күтәрелеп багы- лулар, иренеп-иркенсп алга таба чыгулар. «Кем баласы бу. кем баласы?»— диеп бсрберсеннөн сораулар ахырда тынычлыкны боза башласа да. мөгаллимнең. — Сс... Сабыр итегез! диюен дә инде Әхмәт ага ишетмәде, чөнки ул шатлыктан бөтен дөньясын оныткан, дивана кебек катып калган иде. Хатыны Мәрьямнең: - Әй, йөрәк җимешем! дигән сүзләреннән дә ул берни дә аңламады кебек Дәрес башланды. Муллалар куйган сорауларга шәкертләр биргәгг җаваплар халыкта төрле кызыксыну уятса да. Габдулланың укытучылар, муллалар белән акыллы итеп бәхәсләшүе, төрле гыйлемнәр буенча чәгә- ләшә алуы һәммәсенең исен китәрде. Афәрин, афәрин! Рәхмәт, балакай, бирешмәдең, җиңелмәдең, диеп кычкырулар, кул чабулар имтихан бүлмәсен тетрәткәндәй булды Гомердә булмаган бу кадәрле кызык имтихан Габдулла һәм анын атаанасы. туганнары өчен бөек бер бәйрәм булганы кебек, бөтен авыл һәм аның аркылы тирә-якка бер шөһрәтле вакыйга булды. Чөнки бу көнге имтихан тарихта булмаган бер нәрсә унөч яшьлек Габдуллага коръән хафизлык2 исемен биреп, анда булган бөтен муллалар коръән хафизның кулын үптеләр Имтихан бетте, бөтен халыкның авызында Габдулла гына булды Икенче көнне Габдулланың хәлфәсе Әхмәт агага килеп, аның улында омег барлыгын, аны Казанга җибәреп укытырга кирәген һәм шул юлла аңар ярдәм игәргә әзер торуын сөйләде Әхмәт ата мөгаллимнең бу фикеренә рәхмәтләр укып, үзенең дә гнул фикердә икәнлеген, ләкин ул кадәр бай түгеллеген, мондый эшкә күп акча кирәклеген һәм анын аны булдыра алмавын сөйләп маташса да. мөгаллимнең сүзендә нык торуы, син булдыра алмасан халыктан акча җыярга чытам, диюе, бай атын күтәргән Әхмәт агйны оялтып, Габдулланы Казанга укырга җибәрергә вәгъдә итте. 3 ...Габдулланың Казанга килүенә берничә еллар үтеп китте Ул инде хәзер Казан тормышы белән мәләкәләнгән. бөтенләй башкаланган. ачылган. килгән еллардагы кебек өйдән чыкмыйча укып кына ятмый, урны чыкканда иптәшләре белән йөрергә дә вакыт таба, трактирларга да Kept», театрларга да бара, алай да күбрәк гомерен китапханәләрдә утырып үткәрә иде. ' Тез өел о п тезләнеп 1 Хафиз коръәнне күңелдән белүче Ул инде хәзер егетлек дәверендә иде. Кыска гына буйлы, артыгына ябык һәм зәгыйфь төстә күренгәнгә, егетлегенә ул кадәр әһәмият бирми, шуңадыр иптәшләре дә аңар бик ягылмыйлар, күбрәк ул ялгыз йөрергә ярага, укып, арып кайткач яткан җирендә төрле-төрле хыялларга чума иде. Бәгъзән төннәрне ул йоклый алмый, йокласа да Чыңгыз ханнар. Аксак Тимерләр белән чуалып бетеп, иртәсен янә шул көйгә мәктәпкә китә иде. Мәктәпләрдә инде яңача — ысулы җәдит тәртибенчә укулар кызу урын алганга, дәресләр күңелле үтәләр, аны бигрәк тә тарих белән җәгърафия гыйлеме кызыксындыра, өйгә кайткач та ул харитадан борынгы татар ханнарының торган җирләрен эзли, аларның зурлыгын, чиген үлчи, раслыгын билгеләп кызыл кара белән сызып куя иде. Бәгъзән ул трахтирда утырудан да тәм таба, чөнки ул заманнарда ысулы җәдитчеләр арасында «милләт», «милләт» дигән сүзләр бик модага кергәнгә, трахтирда аракы эчеп утыручыларның милләт өчен җан бирергә әзер торулары карап горыр өчен кызык булганга, иптәшләре аны анда барырга кыстыйлар һәм ул исә аннан кайткач, янә анлардан нәфрәтләнеп йоклый алмыйча саташып бетә иде. Ул уйлый иде. Менә аның яшьлек дәверләре... ялан аяк йөгереп йөргән кырлар, болыннар, су буйлары. . җиләккә барулар, су коенулар... Әллә ничектер күңелгә сырышып калган туган җир һәм аның карсак, салам түбәле булса да мәхәббәтле өйләре... әтисе, әнисе, туганнары, аларга биргән вәгъдәләре.. Шулар барсы да аның исенә төшә дә. барын да сагышлый, әтисенең бөтен тапкан табышы аны укытыр өчен генә китеп, өйдәге фәкыйрьлек көчәюгә вә ул фәкыйрьлеккә ялгыз үзе сәбәпче булуына бөтен җаны-тәне көнен-төнен әрни, сыкрый иде. Шуның өстенә, соңгы вакытларда әтисенең хәлсезләнүе вә шул сәбәпле бөтенләй инде шәһәрдән калуы, өйдән моңар күңелсез вә өметсез хатлар язып, аның укуын селтәп' өйгә кайтуын, яхуд бер-бер эшкә бәйләнеп өйгә ярдәм итәргә вакыт җиттеген аңлатулары Габдулланың эчен кыра, бер яктан өйне жәлләсә, дәресләренең дә бетми калуын гакылына һич сыйдыра алмыйча сатаппЛп, газапланып чыга иде. Төрле хыяллар һәм сагышлы уйлар илән изаланып йөри торгач, көннәрнең берендә ул гәзиткә вә журналларга мәкаләләр язып карарга карар бирде. Баштарак язганнары өметләрен бик акламаса да, тора-бара халык яратып укырдай булганга, шактый ук акча да керә башлады. Ул гына да җитмичә. Габдулла төрле-төрле милли эшләргә катнашып, төрле оешмаларда вазыйфалар башкарып, аз-маз булса да мәгашлар2 алып, бераз гына өйгә ярдәм итәрлек һәм артык кыенлыксыз укырлык бер хәлгә килде. Көннәрнең берендә ул бер әйбәт танышы ярдәмендә Казанның оста күз докторыннан операция кылдыртып, аз-маз заман эчендә хастаханәдә ягып, күзле булып сәламәтләнү хәленә дә иреште. Вә бу шатлык өй- дәгеләрне дә сыңар аяктан биетеп, үзе дә бөтенләй үзгәреп, яшәреп, дөньяга яңа туган кеби рухланып китте. Габдулла хәзер башы-аягы белән эшкә чумды. Аның тоткан юлы фәкать ике генә: өен кайгырту вә укуның очына чыгу иде. Шуның өчен ул вакытны үлчәмичә, көнен-төнен эшли, көнен-төнен бөтен хыялында шул гына иде Көндезләрен мәктәпкә йөрү, кичләрен эшләү, төннәрен мәкаләләр язып уяу чыгу, аның ансыз да ябык тәнен ябыгайтканнан-ябыгайта, аның зәгыйфь, чыра кебек йөзен саргайтканнан-саргайта. көчләре кимсгәннән- кими бара иде. Бу хәлен күреп дуслары аны тыйсалар да. ул аларга: - Тагын бер елга чыдасам, киләсе яз башына дәресләрем бетә, җиңеллеккә калам,—дисә дә. күңеленнән бу авырлыкның болай дәвам 1 Селтәп — ташлап. 1 Мәгаш — хезмәт өчен алынган акча. итә алуыннан үзе дә шикләнә, бәгьзан өметләнә һәм шул өметләр белән атааналарын да юатып тора иде ~ Шундый татлы өметләр белән яшәгән бер вакытта Габдулла өеннән кайгылы 1елеграмм алды. Анда анасының соңгы сулышта ятуы турында язылган иде Габдулла шул ук көнне кичке поезд белән авылга ашыкты. Ул кайтканда анасынын хәле авыр булса да, Габдулланы кочаклап, соңгы мәртәбә күреп калуыннан гаять шатлануын аңлатыр өчен иреннәрен селкетеп алды һәм ямьле генә елмаеп, күзләреннән бөртек-бөртек яшьләрен агызды Бу хәлне күреп Габдулланың күңеле нечкәреп китте Ул анасын кочаклап егьларга башлады Бу хәстәлеккә үзе гаепле бер кеше шикелле өйдәгеләргә куркып, оялып баккан кебек булды Аның ертык-портык киемле туганнары, картлыктан сазаеп беткән, бөкрәйгән атасының сәләмә өс-башы, өйдәге фәкыйрьлек исе. анасының яткан җирендә гыж-гыж йөткерүләре болар бар да анын йөзенә терәгән кебек, аңардан нәфрәтләнгән кебек, аның җинаятен бармак белән төрткән кебек күренде Ул бу ким-хурлыкларга төшүнең сәбәпчесе үзе идекенә ачына, ничә ел укып та бер-бер эшкә яраклы булып чыга алмавыннан ояла, шул гаепләрен, ничек кенә булса да тизлек белән гүли алу бурычлыгын әрнеп-әрнеп уйлый иде Ул шушы газаплы уйлар белән хәсрәтләнгән арада анасы Мәрьям җан тәслим итеп дөньядан китте Өй эчен җир күгәрә алмаслык кайгы басты Ансыз да тормыш хәле читенләшеп киткән Әхмәт ага өенә күңелсезлек вә өметсезлек тулды Сазаеп, картаеп беткән Әхмәт ага да яшьлегендә багыр сәүдәгәр булып, бай атын күтәрергә җигәрдәй бер гайрәтле кеше саналса да бу көн гүяки аның өчен дә дөнья беткән, җимерелгән, тормышының тәме, ләззәте мәңгелеккә киткән кебек иде Аның фикереңчә, бу өмегсезлекләр- дән котылу Габдулла аркылы гына булачак булганга, ул ан-ак сакаллы йөзен борын егьлап шешенеп беткән кып-кызыл күзләре белән моңаеп Габдулла ягына карый һәм шуның белән шәһәрдәге укуларын бетерүен тели иде. Бөтен бу бәхетсезлекләртә үзен сәбәпче иттереп хыял иткән Габдулланың инде бу куәтләргә каршы торырлык хәле калмыйча, бу җинаятьләрдән пакъланыр өчен, бу бәхетссзлскне үз өстенә алыр өчен бөтен туганнарының моңарта начар күз белән караганнары кебек, карауларыннан котылыр өчен өйдә калырга, өйләнеп янә гаиләне тергезергә, алладан аңар насыйп булмаган гыйлемлекне алудан мәхрүм калырга агасына вәгъдә итте 4 1914 елның жәс иле. Бөтен авыл халкының эшкә яраклылары урак өстендә, бар да кыр- далар иде Көн кызу. Күктә бер генә болыт әсәре дә юк Бөтен дөнья янган, көйгән төсле, эленеп алырга ичмаса бер күләгә дә юк Кайда гына баксаң да кырларбасулар. түяки су кебек дулкынланып юрган арыш башаклары Шулар арасында чырмаланып үскән кырмавыклар вә сары чвчәкле алабуталар Болар бар да манзарага берат төс биргәне кебек, җир очындагы тар гына чик буразналары да һәм шул буразналарга басылып калган арба тәгәрмәченең этләре тә гүяки борышы бабала рыбызнын моннан күп тасырдар бу тирәләрдә йөрт өнлекләренә тарихтан калган шаһитлар кеби. Еракта күренгән биек тауның каралҗым шәүләсе дә үз башыннан күп вакыйгалар үткәнен үзенә җыйган кеби Кырлар өстендә әлл.» кайлардагы кошлар сайравы ишетелә, әллә кийлардагы чикерткәләр тавышы чынлый lio шуларга ялганып чалгы кайраулар, кыжырг-кыжырт киселгән урак тавыш лары, арба астыннан ишетелгән яшь оланнар егълавы табигатькә бер тулылык биреп торсалар 5 «К У-№8 65 да, эсседән күгәреп беткән иреннәрне җебетерлек, юешләтерлек бер тамчы да су булмаганга, урак уручыларның хәлләре авыр, һәммәсе дә арып- йөдәп беткәннәр иде. Габдулла инде вәгъдәсе буенча өйләнеп өйдә калган, энесе Хөсәен Әхсән байга ялчылыкка кергәнлектән, бөтен йорт эшләрен үзе генә башкара, җитмеш яшендәге карт атасы Әхмәт ага да бернинди эшкә тыгылмыйча йорт сакчысы гына булйп калган иде. Искедә, җирләр ирләргә генә бүленеп, өч душ белән тугыз җанны тәрбия итү бик авырга килгәнгә, кыш көннәрендә мөгаллимлек вазифасын башкару өмете Габдулланың башына кереп, киләчәгеннән ышанган вә шул куанычлар белән кулын беләкләренә кадәр сызганып, хатыны Разия вә кыз туганнары белән бергәләп урак ура иде. Август аеның бише иде. Моннан берничә еллар элек бу көндә Габдулланың күзе зыяланган, вә бөтен Әхмәт ага гаиләсенә төшкән авыр бер көн — матәм көне иде. Ләкин үткән эш беткән, онытылган. Адәм баласы шатлыкны да онытканы шикелле, кайгыны да шулай тиз оныта. Дөньяның тарлыгы, авырлыгы вә шушы тартышуларга, авырлыкларга каршы тора белү вә чыныгулар белән җиңеләйгән шикелле, Габдулланың тормышы да яхшы ук яхшырган... Хцтыны Разиядән дә бик уңган, вә киләсе тиз заманнарда ата булырга да өмет бар. вә шул өмет белән ул бу көндә җырлап-җырлап урак ура иде. Дошман гаскәрләре тезелеп үлеп ятканнары шикелле, артта тезелеп калган көлтәләр Җирнең ары башына кичә генә бастырып куйган чүмәләләр гүяки бу көн үксез шикелле, гүяки әллә нәрсә буласын белгертәләр вә шуларга ялганып күршедә уручыларның яшь оланнарының берөзлексез илегеп-илегеп егълавы да табигатьнең ниндидер бер кылын чиртеп тынычлыкны боза, күңелләрнең рәхәтен ала иде. Ерактан чабып килгән бер алашачы кырда уручыларны сискәндереп җибәрде, һәммәсе килүчене күзәтеп уракларын тоткан хәлдә катып калдылар. Кызу урак өстендә кемнеңдер ат белән чабып йөрү ихтималы булмаганга, бу, әлбәттә, яхшы хәбәр белән килми, авылда йә янгын, йә бер үле/и барлыгын гына уйлап була иде. Озак та үтмәде, алашадагы ирнең авыл старостасы икәнлеге беленде. Ул әүвәл күршедәге уракчылар янына туктап, ниндидер кәгазь укыды да. Габдуллалар янына килде. Якынга килеп атын туктаткач, кесәсеннән кәгазен алып ул Габдуллага: - Бөек император Николай II патшабыз немецка каршы сугыш ачты. Сез иртәгә сәгать уникедә идарәгә килеп җитәргә тиешсез, аннан соң сугышка озатылачаксыз,— диде. һич көтелмәгән бу хәбәр Габдулланы каушатып жибәрде, хатыны вә туганнары аның муенына сарылып егълый, үкси башладылар. Кыр мәхшәр көне кеби ду итте. Кычкырышлар, бакырышлар, күз яшьләре белән дөнья тулды. Озак та үтмәде, янгыннан ташынган кебек, дрыйн-дрыйн арбалары белән халык кырдан авылга юл тотты. Бая гына бар дөньяны эссесе белән корыткан уттай кояшның төсе гүяки кызарган кебек, гүяки кап төсле кебек һәм бая гына үзенең шәүкәте белән гайрәтләнеп як-ягына тарих тараткан биек тау да гүяки: — Менә, күрдегезме? Мин шуларны гомерем буена күрәм!..—дип бармак селеккән кебек булды. . 5 арпат тауларының итәкләре ничәмә йөз еллардан бирле кеше канын эчеп туя алмаганга, сугышларйың да иң катылары шунда була кебек. Аурупа илләрендәге бөтен ятимнәрнең вә бөтен тол хатыннарның, бөтен карт атааналарның вә бөтен балаларның күз яшьләре дә күбрәк шушы тау итәкләренә барып буыла кебек. К Габдулла окоп базыннан чыгып як-ятына каранды Уз сузышның алгы сафында булса да. менә берничә кон инде һөҗүмнәр булмау сәбәпле, атышулар басылган иде Сирәк-сурак кына чебен кеби сызгырып киткән, адашкан пүләләр җелт-мелт кенә гынычлыкны бозгаласалар да, каты сугышларда йөргән кешеләргә бу һич тәэсир итми, алар мондый көнне һавада йөренеп ял игәләр иде Габдулланың күзе Карпат тауларына гсрәлде. Бу мәһаббәз, биек таулар башыннан ниләр генә кичмәгән'’ Моннан Суворов гаскәреме йөрмәгән, Наполеон гаскәреме үтмәгән, моннан алман гаскәреме кичмәгән, моннан урыс гаскәреме атламаган, моннан төрек гаскәреме узмаган. Бу тауларны Чыңгыз хан гаскәрләре дә гагггап йөргәндер Әйе! Чыңгыз хан гаскәре Әнә аларнын чагыр корган җирләре, әнә аларның туп эзләре Менә шунда татар гаскәре бөек һөжүмнәр кылган Әйе, менә шунда! Ул үзенен’Казанда укыгаг| вакытларындагы тарих китапларын хәтеренә төшереп, кызыл кара белән сызып чыккан харитасын күз алдына кигерә дә: - Менә, менә шунда! дип куя Әйе! Алар бу җирләрне таптаганнар, бу җирләрдә вакыты белән намазлар да укылган, азаннар да әйтелгән . бу җирләрдә татарларның байраклары асылынган, милли маршлары уйналган Ул шатлыгыннан көлеп алды да. тагын Карпат тауларының шәрык ягын тикшерергә тотынды Менә шунда урыс гаскәре чигенгән, әнә кайда йөз меңнәрчә г аскәр кырылган әнә кая каннар елга булып аккан бу каннарга гагар каны да кагышкан Ничәмә меңләп гагар жаны шунда кыелган. Ләкин ник. ми өчен, кем өчен? Шулчак ул кайгысыннан иреннәрен гешләп үз-үзенә — Мин дә бит шунда кан гүгәм! Мин дә бит бер татар гаскәре, диде. Татар гаскәре’! Ул тагын уйга калды Дөрестән дә ул бер тагар гаскәре биг Угыз өч миллион татарның бәхетен. тынычлыгын, малын милксн. вә ваганын саклан утка керүче бер татар гаскәре1 Әйе. саклан Нинди ватанны* Аның ватаны бармы? Аның тынычлыгын кем боза? Аның малына, милкснә кем тия? Барыннан ла > гек таланган. налог түли*гүли йөдәп беткән ярлы татарның салам гүбә.ге ой гөрс карсак пайытларымы австрианнарга. маҗарларга йә германнарга кирәк* Ул башын аска бөкте Яшенә гөе где Яшен себерер өчен кулъяулыгын эзләде, тапмады, җиң очлары белән себереп куйды Аның кулы бигенә тиде Озын чәнечкеле сакал1 Хагымы сагынмалыкка биргән көзгене кесәсеннән алып йөзенә бакты Чыннан ла кап кара зур сакал Канлы туфраклар белән керләнеп беткән кап кара биг керфек ас тарына ябышып беткән соры тузаннар «Бу кыяфәтемдә мине хатыным да туганнарым да танымаслар иде», дип уйлап куйды ул һәм тиле кеше кебек көләргә готын гы - Әйе. бу да бер татар гаскәре, диде ул үз-үзенә Аның тагын күңеле ташарга тогын гы Яшь гек дәвере каршына басты. Әтисе-әнисе, г ут аннары. Казанга барын укып йөрүләре Шунда аның йөрәге жу итеп кигге Ах. күземне Казанда ярдырмаган бу гса илем1 Нинди онхегне куллан ычкындырдым, нинди бәхет бирелгән бу нан мин-м ку па’ Көзгесен кулына алып күзен бакты Күңеленә бер фикер төште «Әллә, юкса бу гуфрйклар белән »> Ләкин ' ........».1( кнчге Кулы бармады Көзгене кулында каг кат ,»и ь.н гс|чш ю -к ... .ышан искә төшерде Аның мөлаем күрекле йөзе, м ■; Аның зифа буе. сөяге-сыны барысы да гүя ко пенен »чен г б.кк.ш м.<-и күренде Хатынының көзгедәге сурәте гүя егьлаган кебек, кү зләре мө гдер-мө iдер <• 67 яшь тулы кебек, гүяки аның кайнар яшьләре көзгегә тамып көзгене томанлаткан кебек булды. Аннан Разиясе аңар шул томан астыннан: — Җаным! Йөрәгем! Бәхетсезем! — дип өзгәләнеп кычкырган кебек булды Шул кычкыруларга ялганып аның колагына бәбәй тавышы — угылы Галинең егълаганы, илегеп-илегеп бакырганы ишетелде. Аннары бала тавышына кушылып, карт атасының моң-зары'ишетелгәндәй булды: - Углым, карт атаң монда күрмеш эчендә, тормышыбыз бик авыр, кайт инде тизрәк, кайт инде... Габдулла бу хыялый уйларыннан айнып та өлгерә алмады, маҗарларның туп ядрәләре гүләгән тавышлар һөҗүм башланганына ишарә итте. Ул тиз генә базына яшеренде. 6 угыш башланганга инде ике ел булды. Әхмәт аганың өендә фәкыйрьлек чиктән тыш булуына карамыйча, соңгы улы Хөсәенне дә гаскәргә алганнар, ул да инде елдан артык сугыш эчендә иде. Башта ул төрек фронтында Төркиягә каршы кыйлынган зур һөҗүмнәрдә катнашкаласа да, татарларның төрекләргә каршы күңел биреп сугышмаулары һәм берәм-берәм Төркия ягына качу вә төркем-төркем әсирлеккә бирелүләре сәбәпле, аны Алман фронтына күчергәннәр вә ахырда кайда каты һөҗүмнәр бар, шунда күчерелә килеп, әле инде ул да маҗар фронтында иде. Бала вакытыннан алып ул — нык, таза тәнле, каты буынлы иде. Мәктәпкә йөргән чакта ул көрәшкә дә. сугышка да мәшһүр булганга, аның кыскарак киң җилкәле буе әле дә гайрәтле, йодрыклары тәпәч кебек каты, киң йөзендә көчкуәт сизелеп тора, гүяки ул. чыннан да, Чыңгыз ханның каһарманлы көчле бер гаскәр,е иде. Аның бу кыяфәте күргәннәрнең калебен җәлеп итәрлек булганлыктан. аңа күбрәк авыррак нәрсәләрне күтәрергә туры килә вә шул көче аркасында ул офицерлар каршында да шөһрәт алып, аны күп вакыт сугыш кырындагы яралыларны вә үлекләрне җыярга җибәрәләр вә шул сәбәпле аның эше дә бик үк куркынычлы түгел кебек иде. Соңгы вакытларда да аның хезмәте шул иде. Баштарак авыр яралыларны күтәреп ташу, аларңың ыңгырашулары, әрнеп егълаулары, тотарлык җирләре булмаганда аларны акыртып-бакыртып күтәреп-күчереп йөртүләр Хөсәеннең йомшак күңеленә артыгы белән тисә дә, бердән аларга ярдәм итү хисе, икенчедән аларның өйләренә хат язып белдерү вазыйфасы аны бу эшкә чыныктырып, үлекләрне ташу-күмү мәшәкатьләре аларның иң соңгы теләген үтәү кебек тоела иде. Урысларның өч көнгә сузылган тоташ каты һөҗүмнәреннән соң, маҗарлар Карпат тавы итәгеннән чигенергә мәҗбүр булдылар. Кат-кат кулданкулга күчеп йөрегән Раново авылы янә урыслар кулына төште. Санаусыз күп сугышлар кичергән бу авыл урамнарында йөзләгән кешеләрнең каннары акса да, ни гаҗәп, авылның сирәк кенә утырган салам түбәле, балчыктан салган ак өйләре ничектер сәламәт калганнар. Ул гына да түгел, анда-монда куйлар. кәҗәләр, этләр вә тавыклар йөрештерәләр, хәтта берничә сыгыр да яткан җирләрендә күшәп яталар иде. Өч көн барган каты сугышлардан соң үлекләрне җыю, күмү тәнәфесе булды. Шул 1Әнәфес вакытларында гаскәрләрнең беренче эше ияләре качып беткә! 4ыл өйләрен талау, ашачак нәрсәләрен ашау, калган хайван вә кошкортларын сую иде. Хөсәеннең бу көнге эше авыл эчендәге яралыларны җыештыру вә андагы үлекләрне ташу булды. Алар күбрәк вакыт икәүләп-өчәүләп йөрсәләр дә, каты һөҗүмнәрдән соң үлекләр күп булу сәбәпле, тиз-тиз генә берәмләп йөрергә мәҗбүрләр, менә бүген дә ул ялгыз гына китәргә тиеш иде. С Башка гаскәрләр кеби аның өйләр талап йөрергә вакыты юкка, ул ашыгаашьи а үз эшенә тотынды. Әнә анда бер мөселман «Алла» даеп кычкырып ята, әнә аның күршесенләрәк бер үлек гәүдәсе... Әнә ерак та түгел берсенең башы каты яраланган, ул да мөселманга ошый, әнә ти ендәрәк берәвенең аяклары тетелгән, ә сул якта берәвенең кулы өзелгән Ул шуларны берәм-берәм җыеп, ташын бетерде дә тынга калды. Аның фикеренчә. үлеге дә. яралысы да бу тирәдә башка юк иде Көн гаять матур, җылы. Август аеның янә бишенче көне иде. Ул үзенең тирләрен юар һәм бу авыр, сасы кан исләреннән аз-маз гына булса да котылыр өчен коенырга теләп, су эзләргә китте. Авыл эчендә коенырга яраклы андыймондый су күренмәгәнгә, ул су эзләп авыл белән бер тоташта утырган урманлыкка керен китте Бер-ике чакрым озынлыктагы бу урманлыкның сугыш дәһшәтен татыганлыгы егылган, сынган агачлардан күренә иде Бу урманлык шактый гына юеш җирлә утырганга. Хөсәен фикеренчә, анда әлбәттә берәр күл, яхуд кизләү фәлән булырга тиеш иде Ерак та китеп өлгермәде, чыннан да. бер инеш янына килеп чыкты Шатлыгыннан ул тиз генә чишенеп, чумыл-чумып юынып алды Тәһарәтләнеп намаз укыганнан сон. мәрхүмнәр рухына хәтем дә багышлады. Хәтем укыганда аның күзләрен яшь басты Шунда шәфкатьле әнисе исенә төште. Гүяки аның рухы монда бик якын, гүяки ул аны күреп юра Менә аның әтисе күзенә күренде, гүяки ул да ап-ак сакалдан, бөкрәйгән, ачлыктан күзләре төпкә баткан Гүяки ул да бик якын, монда гына кебек тоела. Ул шуларны уйлап күз яшьләрен себереп алды, ләкин җиң очларын күзләреннән алып га өлгермәде, әллә кайлардан бер ыңгырашкан кебек тавыш ишетелгән кебек булды Ул колагын салып янә тыңлап каралы һәм ачы тавыш белән кычкырган тавыш янә яңгырап китеп, ярдәмгә ихтыяҗ барлыгын белгертте. Хөсәен гиз генә сикереп торды да тавыш ишетелгән якка кипе. Озак та үтмәде, гнул җиргә якынаеп, тавыш иясенең ыңгырашуын ап-ачык ишетә башлады Ул инде горле сугышларда йөри-йөри чыныгып беткәнгә, андыймондый тозак, хәйлә-фәл өннәрдән курыкмый иде. Ерак та бармыйча ул бөек бер фаҗига каршында кагып калды Ике урман арасында кискә кебек кире суңга яткан ике кулсыз, ике аяксыз хәлдә чия кан эчендә бер кеше! Хөсәен гиз генә аның янына йөгереп барып аны күтәрергә уйлады. Ләкин бөтен җире кан вә туфраклар белән болганып беткәнгә, тогар җире юк иде. Шулай ук аның киеменә карап, кайсы як гаскәре идексн дә ганып әйтерлек түгел иде Хөсәен куллары белән аның яраларын тоткалап бакгы да Син маҗармы, алмаимы. урысмы ’ дип сорады Миндә синең кебек үк урыс гаскәреннән булам Бүген иртәнге һөҗүмдә туп ядрәсе гөшеп. менә шундый хәлгә килдем Зинһар, мине Алла ризасы өчен тиз генә аг. әрнүемә чыдар хәлем юк. дип ул абауларга югынды, газапланып чыраен сыггы Хөсәен аңар шәфкатьле күтләрен терәп Бездә бит алай эшләргә әмер юк Менә мин сине яхшы гына күгәреп санитар вагонына кадәр илтәм дә. алар сине хастаханәгә озатачаклар. диде Юк. юк! Алай ипли күрмә' Мин синнән Алла ризасы өчен сорыймын, аг мине, диде авыр яралы Хөсәен аның урысча авырырвк сөй. «еннән. мөселман икәнен төшенде. Син мөселман икәнсең! Мин дә биг мөселман Бодай булгач минем кулым сине ajapra бөтенләй күтәрелмәс Мин сине мөмкин кадәр йомшак кул белән күтәреп лазаретка куячакмын Рөхсәт ит' диде. Хөсәен бу сүзләрне татарча әйткәндә аны нигәдер зыр-зыр калтырау басты, күңелендә электән дә шәфкать хисе көчле булганга, аның битләре ут кебек янарга тотынды. Мин синнән сорыйм: ат та үтер мине... Без ике мөселман берберебезгә бәхиллек бирешә алабыз. Тик мине бу газаптан гына коткар! Өемә, зинаһар, хат яз, үлгәнемне белдер. Менә түшемдә булганнарны да аларга җибәр. Шулай арасында өй адресым да бар,— диде. Хөсәеннәң бу тартыш каршында көче бетеп, гаҗизлектән зиһене таралгандай булды. Атаргамы моны? Яки акыртып-бакыртып булса да санитар вагонынамы илтергә? Чыннан да бит бу бәхетсезнең хәле йөрәкне өтәрлек авыр. Аяксыз-кулсыз нишләр ул? Гаиләсе, якыннарының моның белән күрмешкә калулары гына түгел, гомер буйларына бу дөньяда яшәүләренең яме-тәме китәчәк. Ул гына да түгел, моның газабы, моның әрнүе бөтен күршеләренең дә йөрәкләренә тиеп, аларның да мәрхәмәт хисләре уянып тормыш ямьнәре югалачак. Бу бичараның үзенең әрнүе дә гомер барышлый җелеген киптереп, шул әрнүләрнең каргышлары, әлбәттә, минамы тиячәк? Кулымда мылтыгым булган бер вакытта ник мин аны бу җан әрнеткеч бөек бер казадан коткармыйм? Бичараның соңгы өмете, соңгы теләге минем кулымда бит! Ә мин аны бу әрнүләрдән коткарып, аның мөбәрәк тәнен үземнең ару, пакь, тәһарәтле кулым белән соңгы юлына күндерәм дә, аның рухын тынычландырам. Йә аның бөтен гомерен, бөтен якыннарының гомерләрен агулыйм... Аны каты тир борды. . — Атаргамы, атмаскамы? Тагын ул уйга батты. .Ничек иттереп мондый зур казага очраган бер бәхетсез мөселман кардәшне атып үтерергә кирәк? Нинди йөз белән мин аның өенә, угылыгыз сугышта үлде, аны үз кулым белән күмдем, дип хәбәр итим ди? Бу бит бөек ялган булачак! Ник мина моны үзенен карышуына илтифат итеп тормыйча хәстәханәгә озатмаска. Ни өчен ата-анасы, хатыны булса, хатыны аның бу кискә кебек калган гәүдәсен шулай гомер барышлый багып торырга авырсынырлар? Бу бит үз ихтыяры белән болай булган түгел. Тәкъдир язмышы. Бу бит ватанга бер корбан булу! Ул шул ике бөек мәсьәлә каршында гаҗиз булып торганда яраланган кеше каты аваз белән үкереп-үксеп егъларга тотынды. — Зинһар, мине тизлек белән ат инде. Чыдамыйм бит бу әрнүгә! Йа раббем, ник үзең алмыйсың тиз генә җанымны... котылдыр илаһи бу газаплардан., ал тиз генә җанымны!—диде. Ул бу сүзләрне гүяки Хөсәеннән өметен кисеп, гүяки аңар ачуланып әйткән кебек булды. Аның кан катыш туфракка буялган күм-күк йөзе гүяки Хөсәенгә: Син кансыз, син вөҗдансыз! — дигән кебек күренде. Иксез-чиксез ике авыр мәсьәлә каршында -катып калган Хөсәеннең куллары бәйләнде. Аның бер күңеле «ат!», бер күңеле «атма!» Диде. Ул гүяки акыш-макыш иде. Шул тартышулар белән үзен-үзе югалтып торганда, «ат» дигән бер тавыш ишетелгән кебек булып, ул тавыш Хөсәеннең үз анасының тавышына бик охшаган иде. Хөсәен куркынып күккә карады. Күк йөзе гүяки саргылтсыман, кояшның нуры да гүяки тотылгандагы кебек сап-сары. Ул күзен урман түбәләренә төбәде. Анда да бар да сары иде. Гүяки урманның яфраклары да сап-сарылар Әнә якындагы урман алдында үскән ялгызак биек имән агачы да сап-сары кебек. Аның күзләре янә җиргә төште. Андагы үләннәр дә, аның камышлары да бар да сарылар. Әнә якындагы челт-челт агып торган чырылдак- ның суы да сап-сары Аның кырыена гүяки сакчы булып тезелгән сирәк-сурак ташлар да сарылар, шунда сикеренеп йөргән бакасы да сап-сары... Хөсәен бу күренешкә шашып калды. Мина сон ни булды? Бу фаҗигаләр бит минем көндәлек Вазыйфам Ни өчен соң мин бу җәфаларны күрәм? Атарга да моны, эшне бетерергә! Анын бу фикерен куәтләгәндәй, янә күктән тавыш ишетелгәндәй булды, янә — Балам, әрнетмә инде аны! Коткар тизрәк бу бәладән! — дигән кебек булды. Ул тагын күзләрен күккә терәде. Күк йөзе ап-ак киемле, ап-ак канатлы фәрештәләр белән тулган кебек, гүяки алар бу бичаранын җанын ашыгыпашыг ын көтәләр кебек тоелды Аның күзе янә яндагы имән урманының башына төште, аның түбәсендә нәрсәдер селкенгән кебек, нәрсәдер җилфердәгән кебек күренде Озак та үтмәде, ул урман өстендә ап-ак күлмәктән кайгылы бер хатын күрде. Аның ябык йөзе, хәрәкәтләре әллә ничек бик таныш күренгәнгә. Хөсәен шашуыннан айнып га өлгерә алмады, ул: — Ат инде тизрәк! диде Хөсәен бу тавыштан куркынып китеп - Әни, син икәнсең, -диде дә. калтырана-калтырана кулына мылтыгын алды. ■ Әй. бичара кардәшем, вөҗданым куша сине атарга.. Әниемнең мөбарәк рухы да куша сине атарга Бир бәхиллегеңне газиз дустым, җәннәт гә булсын синен урының Миңа да анда шәфәгагь кыл! диеп, күзен йомып атып җибәрде Мылтык тавышыннан урман эче шаулап китте, куркынышып очкан кошлар тавышы да әллә ничектер бөек бер фаҗиганең булып үткәнлеген, бөек бер вакыйганың дөньяга туганлыгын хәбәр иткәндәй булды Мылтык тавышыннан Хөсәен үзе дә сискәнеп китеп күзләрен ачты Мин нишләдем, мин бит кеше үтердем! Мин бит яралы, гөнаһсыз, гаҗиз бер кешене үтердем' Йа Раббсм, нинди җинаять кылдым мин! дип акырып-акырып егъларга тотынды Аның мылтыгы кулыннан төште, йөгереп үлек янына барды Куркуыннан аны як-якка селкетеп: Үлмәдең биг! Үлмә генә инде' Мин бит ихтыярсыз кылдым бу эшне, гафу иг мине, диде Ләкңн ул бичарадан инде өн чыкмады, ул инде җансыз иде. Хөсәен бу вакыйга каршында катып калын, яшьләрен ссбсрә-себерә аның кесәсендәге өенә күндереләчәк әманәтләрен алып, моның кем иде- кен тикшерергә тотынды. Иң беренчегә аның кулына кулъяулыгы эченә бәйләгән бер төен эләкте. Ул бу төенне ачуы берлән серле бер вакыйга каршында куркынгандай куркынып китте Калай рамкалы кечкенә генә бер көзге Көзге уртасында тутыккан тонык бер җире бар Бу көзге аңар ничектер таныш кебек күренде Кайда күрде икән ул аны’ Күн капчыгы эченнән Исме әгъзам догалыгын, тузып беткән иман шаргын чыгарды Иик соң болар мондый танышлар кая күрде икән сон ул аларны? Йә рабби, бик танышлар бит болар! Аның куллары калтырый башлады Ул тиз генә авылдан килгән хатларны тикшерергә югынды Йә Раббсм' Язуы да. күк карасы да, кәгазе дә. конвертлары да бар да таныш биг Аның йөрәге жу итеп кипе Тиз генә үзенә авылдан килгән хатларны кесәсеннән чыгарды Ару бер төсле тәмам шулар! Алла' Ходаем' Әллә, юкса Зыр-тыр калтырый-калтырый ул моның авыл адресын эзләргә югынды Кулаягы бөтенләй бәйләнгән кебек булса да, адресны эзләп габуга үлек әстенә an итеп егылды Чөнки бу аның үз туганы I абдулла иде Ул каты аваэ белән уларга тотынды Үз туганымны үзем үтергән икәнмен, Йа Раббсм' Нинди йөз белән өйдәгеләргә күренермен9 Ничек игеп карт атам каршына барырмын’ Ничек мин аның хатынына күрснер- мен? Ничек мин аның үксез калган бәхетсез баласын йөрәгемә басармын? Йа Раббем! Ал минем дә җанымны, дип, үксеп-үксеп егьларга башлады. Ул егьлый-егълый күккә бакты. Янә шул имән урманы башында шат йөзле анасын күрде. Анасы аңар кулларын җәеп: — Кил, балам, син дә! Дөнья ул бәхетсезләр йорты бит. Анда кан, анда яшь, анда әрнү... Анда золым... Анда адәм каны гөнаһсызга түгелә .. Мин синең алар арасында булуыңны теләмим. Кил, йөрәгемә басыйм!—диде. Хөсәен әнисен күреп: «Әни!»—дип кычкырып алды. Шул кычкыруларга ялганып ук улап килгән бер туп ядрәсе Хөсәеннең өстенә төште. Хәзер генә вөҗдан газабы белән мөгаззәб булган Хөсәеннең бөтен гәүдәсе кисәк-кисәк тетелеп күз ачып йомганчы юк булды. Икенче бер туп ядрәсе ялгызак имән агачы өстенә төшеп, аны да төбе белән куптарып бәрде. Яңа һөҗүмнәрнең башлануына ишарәт иде бу.