БАШНЫ САЛЛАРГА САЛЫП...
РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИНГА —50 ЯШЬ
Равил Габдрахман улы Файзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан Республикасының, Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен, 1965 елда Казан дәүләт университетының, тарих- филология факультетын тәмамлый; Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укый. Р. Фәйзуллин —1966 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 1968—1972 елларда Р. Фәйзуллин— Татарстан азучыларының Әлмәт оешмасы м$и- тәкчесе. 1973 елдан 1977 елга чаклы — Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе. Р. Фәйзуллин — яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе (1966), «Дружба народов» журналы премиясе (1973), «Мәрмәр» исемле китабы өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе (1970) һәм, ниһаять, «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Р. Фәйзуллинныц аерым әсәрләре рус, башкорт, кыргыз, азәрбайҗан, чуаш, литва, эстон, грузин һ. 6. тугандаш халыклар телләрендә һәм шулай ук итальян, немец, поляк, француз, гарәп кебек чит ил телләрендә дә дөнья күрде. 1989 елдан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. Татарстан халык депутаты.
ПОРТРЕТКА ШТРИХЛАР
Шигъри дөньялар эзлим! Моннан байтак еллар элек, шшъпнятнсң асылы турында уйлана башлаган гына бер чорда, беренче (пәм әлсгә соңгы) мәртәбә Шигырь турында сүз әйтү өчен Тукай клубындагы грнбуна артына чыгып баскач, яшьлеккә хас кайнарлык белән әнә шулай дип әйтеп ташлаган идем Аз да түгел, күп тә түгел: дөньялар эзлим Ә эзләгән кеше таба инде ул. кем әйтмешли. һич югы табарга тиеш Мин дә үземнсн рухани эзләнүләрем, күңел жегәрем мөмкинлек биргәнчә яна кыйтгалар ачканмындыр, ачканмындыр ла гомер юлымда кайберләрең инде югалтыр1а да өл1 ергәнмендер (тапканны гына, бар булганны гына югалтып була лабаса). әмма кай тарафка китеп баш орсаң да. Шигьрияг диңгезенең чиксез киңлекләреңдә серле донья булып балкып торган, юлыңның азимутын дөрес билгеләргә ярдәм итә алган Казык йолдызлары бар ул, бар. Ни гаҗәп: мине беренче тапкыр тетрәндер! ән шат ыйрь Тукай. Дәрдемәндләр дә, Пушкин, Лермонтовлар да түгел (күрәсең, безгә күзе ачылып кына килгән сала малайларына Шигьрияг серләре, ик беренче булып, китаптан битәр Табигать аша ачылган булгандыр) Хәсән ага Туфан булды кебек Сәбәбе'* Сәбәбе шуннан гыйбарәт иде минем беренче рухи уянуым, егетлеккә атлаган коннәрсм. әйләнә-тирәдәге олы дөньяга гыйшкый күзләр белән карый башлавым Хәсән аганың-кеидәлек мәшәкатьләрне бар нәрсәдән дә өстен күреп, өстән җибәрелгән җәзалардан тәмам гаҗиз булып яшәп яткан татар мохитына кабаттан әйләнеп кайткан көннәренә 1уры килде Хәтерлим* яз. апрель һәм мин заманның һәрбер җиленә киереп ачылучан күндәм, шыгырдавык авыл капкасыннан сон да дөнья барлыгын аңлый башлаган иләсрәк күңелле үсмер - төз лапас түбәсенә өелгән сары арыш саламына күмелә идем дә. моңарчы исеме дә таныш булмаган шагыйрьнең уй дөньясы белән хозурланып, каршылыклы да. гагаплы да хыялларга чума идем Аның һәр сүзе минем очен янача серле до. моңлы да. хәсрәтле дә иде «Тышта яз, һавада кошлар өне» генә әле, югыйсә, табигатьтә дә, күңелдә дә тормыш-яшәү уянып кына килә ләбаса, ә ул инде кигапнын титул бигеннән җанына керердәй булып текәлеп каран торган чал чәчле какчарак сөякле шагыйрь агай «Тагын бер яз саубуллашып үтте, ядкяр итеп чәчәкләр биреп» дип Ш җаныңны сискәндереп куя Икенче талкыр чын-чынлап шигырь алдында югалып калуым Равил Файзуллин исеме белән бәйле Менә шундый сәгадәтле моң. билгесез ашкыну гар бсләң тилерен яшәгән гомер нртәссндә язмыш дигән хакыйкать иясе безне Үраэмәт урта мәктәбе укучыларын шул исәптән мин фокыйрегс-гне дә. һич уйлама, анда. чын иыгыйрь- лориен берсе белән дә ганышгыр.ты әдәбият дәрес i.-рси Р-мнф I аташ агып ыл китте «>мәг тавы итәгендә алма бакчасына төренеп утырган җыйнак кына оер йорт Тәрәзәсе урамга караган тар гына бүлмә Күп булса гн.ы ике оч шлть сөйләшеп утырганбыздыр, әмма ничек иркенәеп чытып киттек (к-з аннан Ике «яшь нван97 порист» илләр, шәхесләр хакында гәп корып утыралар, бер селтәнүдә авторитетларны тетеп аталар, юкка чыгаралар, йә буласа гавәмгә бөтенләй билгеле булмаган яшел авызларны күккә чөеп мактыйлар, ә без — математика дәфтәренең арткы битенә кешеләрдән яшереп кенә шигырь сырлаучылар — журнал-газе- талар актарып утырабыз Ә аларда — шигырьләр, шигырьләр... Әллә нинди, беркемнекенә дә охшамаган, көч-акыл ташып торган, неоннар балкышы, кыйтгаларны тоташтырырлык фәлсәфә, гамәли уй-гамь белән сугарылган Равил Файзуллин шигырьләре... Ләкин, барыннан да бигрәк, гадәти булмаган сүз-гыйбарәләрнең, фикер- төшенчәләрнең һич уйламаганда шигырь тукымасына кереп китүе, салпы-салмак музыканың кинәт зенләп өзелүе, метафора-образларның «аҗагандай» ялтырап- ялтырап алуы — кыскасы, янача шигъри сөйләм, яңа дөнья (!) әсир дә иткән, бераз аптырашта да калдырган иде бугай безне ул чакта Билгеле, әдәби терминнар телгә соңрак килеп кергәндер, гомумән, шагыйрь үзе дә, анын турындагы карашларым да тулаем соңрак формалашкандыр, әмма әлеге очрашудан соң мин Равил Фәйзуллинны урылмаган кишәрлек башында аякларын киң итеп басып торучы Җир хуҗасына, ягъни атасы нигезеннән «башка» чыккан яшь йорт хуҗасына охшатып калган идем. Әйе, беренче карашка ул. бәлкем, бераз һавалы- рактадыр. исәп-хисаплыдыр, тик ул — кодрәтле, ул — зирәк акыллы, ул — үз көченә ышанучан. Гаҗәп тә түгел: аннан соңгы ижат юлында шагыйрь моны исбатлады да. «Нюанслар иле» матбугатта басылып чыккан көннәрдә — әдәби җәмәгатьчелек умарта күче кебек гөжләгән бер мәлдә —булган әлеге очрашу вакытында Равил Фәйзуллин тамагын каты гына кырып куеп: «Юк, мин барыбер үземнең хаклы икәнлегемне исбат итәчәкмен. Татар шигъриятендә такмаклардан тыш башка төрле шигърият тә яшәргә тиеш!» — дигән иде. Пәйгамбәрләр - ничек кирәк таба — ' шулай иңдерәләр вәхине! Җирдәгеләр. әйдә, теләсәләр. хорга басып, хорей белән кабул итеп. ■ дога кылсыннар. һәм, әйтергә кирәк, вакыты-вакыты белән аңа нинди генә уклар кудырылмасын, аны нинди генә гөнаһларда (кичерешләр шагыйрен — салкынлыкта; ирекле киңлекләргә ашкынуын — формализм чире белән авыруда) гаепләмәсеннәр, ул беренче адымнарыннан ук үзенең кем булып тууын, алдында нинди максат торуын аңлап эшкә кереште; анын җиңе һәрвакыт сызганулы. биле буулы булды Беренче эшен ул максатка ярашлы «эш кораллары» булдырудан — сүз белән осталарча эш йөртергә өйрәнүдән, яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудырудан — башлады (жир казыйм дисәң—көрәге, ой салыйм дисәң—балтасы кирәк ләбаса) беразга, ориентирлар тәмам ачыкланганчы, тормыш тәҗрибәсе тупланганчыга кадәр, фикерне хисләренә башлык иТеп куйды да, акыл «минаэз- ләгечләре» ярдәмендә дөнья агышын күзәтергә кереште Ижатынын башлангыч чорындагы сәер шигырьләре — кыйтгалар һәм халыклар язмышын «телефон аша» гына хәл итү, кеше күңелен онытып торып, глобаль галәми уй белән артык мавыгып алу менә шулай дөньяга килде бугай инде Ләкин болар, безнеңчә, вакытлы күренеш, һәр талантлы яшь кешегә хас булганча берникадәр салулап алу буларак кына, һәм шул чор контекстында, «яңа» әдәбият туу процессында кабул ителергә тиеш иде. Хәер, яшьлек авыруы ул тиз үтүчән була һәм шулай булды да. «Кеше җаны, Кеше күңеле — үзе бер галәм. Шигъриятнең төп ваэый- фасы шул галәмне өйрәнү» дигән төшенчәне тирәнрәк аңлый барган саен, Равил Фәйзуллинның иҗаты да яңадан-яңа төсмерләр алып байый төште, тирәнәйде, ягъни «суы аска китте», ялган пафослар, билгесез көрәшкә Чакыру урынына Кешелеклелек, Туган жир, халык язмышы турында уйлану мотивлары* алгы планга чыкты Миңа калса, 70 еллар азагы, 80 еллар башында шагыйрь чын мәгънәсендә гуманистик идеяләр белән сугарылган фәлсәфи-лирик әсәрләр тудыру осталыгына иреште, нәкъ менә шушы чорда ул макро-дөнья белән микродөньяны бердәй күкрәгенә сыйдыра алырлык, аларның гармоник уртаклыгын тоеп яшәрлек шәхес булып өлгерде. Ул — утыз яшәр ир-егет иде... әер, алгарак киттем бут ай. «уй йомгагын»- киредән сүтә башлыйм әле. Мин бит сүземне «шигъри дөньялар эзлим»- дип башлаган идем ләбаса. Бу дөньяда һәрбер адәм баласына рухи терәк кирәк, һәрбер адәми затның бу тормышта үз кыйбласы булырга тиеш Кемдер аны Ходайга сыгыну* дан. кемдер сөюсөелүдән. кемдер мал җыюдан, кемдер башка бер нәрсәдән табадыр Кемдер., шигърияттән! Шөкер, бездәй «юләрләргә- хәзергә хәтле Шигърият гел терәк була килде Дөнья бит бу: гомер узган саен әшьяларнын жете төсе уна төшүе дә бик табигый, «башны салларга салып- агып китәсе килгән көннәр дә булмый калмагандыр, әмма хәятта тормыш ю тынын иң текә үткелләрен. хәтәр борылмаларын кичкән чагында да сине һәлакәттән йолып кала алырлык, сүнәм-сүнәм дигәндә дә күкрәгеңне утлы күмер кебек яндырып-өтеп торырлык бер Боек көч барлыгын тоепанлап яшәү үзе бер чиксез бәхет икән тә ул! шуңа да гомерендә җан азыгы булырлык бер генә киим» сүз әйтә алган һәркем каршында башымны ияргә дә әзермен төчелек булып аңлашылмасын тагын. Бу нәүбәттән. Равил Фәйзуллин шигърияте минем өчен җанга ныиык. иманга нур өсти торган шигърйят булды дип әйтер идем Ләкин бу урында шунысын да искәртеп үтү аргык булмас, ахры Шигырь изге жан ул! Шулай булгач, аны аңлату мина кайчак бер-бер гөнаһлы эштер сыман тоела башлый Бәлки аны аңларга гына омтылырга кирәктер Алланы аңларга тырышкан кебек Әгәр дә мин фәкыйрегез Шиг ырь турында, чорыбызның күренекле шагыйрьләреннән берсе булган Равил Фәйзуллин турында сөйләргә дип кулына каләм алырга җөрьәт иткән икәнмен, моны «аңлатырга омтылу- дип түгел, «аңларга тырышу» дип кабул итәргә кирәктер Мәгълүм ки. олуг шигьрияг шагыйрьнең чынбарлыкка үз мөнәсәбәтен белдерү җирлегендә генә туа ала. һәрбер олуг нжаг у 1 шагыйрь җанының, анын уй-кичерешләренең. яшәү рәвешенең. фәлсәфи һәм рухи этләнүләренең ак кәгазьгә күчкән моделе, сүз-образлар ярдәмендә ясалган ихлас сурәгс Ләкнн чын шигьрияг реаль чынбарлыкны да. жанта үзгәреп күчкән, хыягый iиренлекләрдә Шиг ырь сөючеләр белән очрашу лар шаг ыйрь нжа г ынын асры- , сыз өлеше ул С улдан уша ганы нан балкар шагыйре К онын Кулиев, татар шагыйре Хәсән Туфан, урыс шагыйре Сергей Орлов Равил Фәйзуллин чыгыш ясый Х яшәүче чынбарлыкны да чагылдырырга тиеш. Н Гумилев сүзләре беләң әйтсәк, реаль чынбарлык ул — Күк, ә шагыйрь күнеле шул Күкне чагылдыручы Күл өсте Бу чагылышның соңгы нәтиҗәсе,- ягъни Шигърият,— бер үк вакытта күктәге сурәтләрнең байлыгына да (анда нинди кошлар оча, аның болытлары нинди төстә, яр өстеннән ниндирәк агачлар карап тора). Күлнең күзе ниндирәк билгеләргә (суы чистамы аның, тирәнлеге, су өстендәге дулкыннар ничегрәк һ. б.) ия булуга да бәйле Йә, без тормыш бизәкләрен төрлебез төрлечә күрмибез дә, аларга һәркайсыбыз үзенчә бәя бирмибезмени? Шушыңа нисбәтән рәвештә, шагыйрьләрне шартлы рәвештә ике төркемгә— «шигъри дөньяиларын тудыра алганнарга һәм, киресенчә, тудыра алмаганнарга бүлеп карарга мөмкин булыр иде. Була шундый шагыйрьләр—аларның иҗатында чынбарлык ничек бар шулай чагылыш таба, андый шигырьләр сине сискәндерми дә, сихерләми дә һәм. табигый буларак, андый иҗат тора-бара, мае бетә башлаган шәм кебек, әкренләп сүнә, тоныклана бара. Заманчор төсмерләрен тоюдан мәхрүм ителгән «күрә караучы», ягъни күз алдындагы проблемаларны да абайлый алмаучы шагыйрьләр шушындый җирлектә туа. Шагыйрь өчен, «дальтоник» булуга караганда, «күрә карау» чире белән авыру хәтәррәк, безнеңчә. Була икенче төрле шагыйрьләр—алар чынбарлыкны бөтенләй башкача, үзләренчә, әмма бөтен тулылыгында, каршылыклар бердәмлегендә кабул итәләр, андыйларның һәр әсәре, үзенчәлекле аһәңгә ия булу өстенә, тегеләйме- болаймы, алдагы иҗат үрнәкләре белән органик тоташалар, төп-идея-мотивлар- ны үстерә төшәләр, аңа яңа төсмерләр өстиләр. Шул рәвешле, һәр шигырь аерым ояда гомер кичерсә дә, ахыр чиктә композицион яктан гомуми бер кәрәзгә берләшә һәм шушы нигездә, безнеңчә, шагыйрьнең Шигъри дөньясы барлыкка килә. Болай дигәндә, танылган литва шагыйре Эдуардас Межелайтисның мәгълүм сүзләре хәтергә килә «Әдип үз доньясын тудырырга тиеш,—дигән иде ул.— Бу бер дә реаль чынбарлыктан качу дигән сүз түгел. Киресенчә, анда башкалар күрмәгәнне күрә белү һәм чагылдыра алу дигән сүз. Шагыйрь эчен үз иҗат омтылышларыңның дәреслегенә фанатикларча ышанудан да әһәмиятлерәк нәрсә юк. Алай булмаса, берни дә барып чыкмаячак. Үз идеяләренә инанмаган яки уз идеяләре ботенләй дә булмаган әһле шагыйрьләр кеше таптап, изеп бетергән урам ташларына охшап калалар». Равил Фәйзуллин исә. нәкъ менә шагыйрь әйткәнчә, «үз иҗат омтылышларының дөреслегенә фанатикларча ышанып» яшәде. Әйе, ул —татар шигъриятендә беркемнекенә дә охшамаган үз дөньясын тудырган, тудыра алган бәхетле шагыйрь. Бу дөньяның Күге —биек, тирән, Күленең суы — чиста, тонык, төсләр спектры бизәкле, бай; нигез ташлары — ныклы, тотрыклы. Хәзер без моны Олы Иҗат биеклегеннән карап, утызбиш еллык ижади үткәннәргә бәя биреп әйтәбез һәм аны табигый бер нәрсә, тормыш тарафыннан расланган, алдан ук тәкъдир тактасына язып куелган билгеле язмыш итеп кабул итәбез. Хәлбуки, берәүнең дә гомер юлы энже-асылташтан гына түшәлмәгәнен аңлаган хәлдә, шуны да икърар итик: безне болай уйларга озак еллар буена шагыйрь үзе күнектереп килде түгелме соң? Яшәү рәвеше, әдәбиятта яулаган биеклекләре, иҗаттагы һәм көндәлек тормыштагы тыйгысызлыгы, яши белүе һәм яшәүне ярата белүе белән күнектерде бугай ул безне моңа. Хәзерге исән шагыйрьләрдән, һәрхәлдә, илле бусагасына аяк баскан иҗат әһелләреннән үзен- үзе кабаттан тудыру, формалаштыру, үстерү өчен,—ягъни, ахыр чиктә, олуг максатына ирешү, шагыйрьлеген һәрдаим һәм һөркайда исбатлап тору, исем- имиджының сафлыгын саклау һәм аклау өчен Равил Фәйзуллиннан да газаплырак рухи эзләнүләр альт барган, ихтыяри һәм физик җегәр сарыф иткән, шул ук вакытта өлгерлек һәм зирәклек күрсәткән башка берәүне хәтерләмим мин Әйе, әйе, ул хәтәр борылмаларны зирәкләрчә, үз вакытында әйләнеп үтә белде, кайчак гел кирәкмәгән урында компромисска да баргалады бугай, эндәшергә-чан сугарга кирәк чагында юл читендә калган чаклары да булмады түгел, әмма ул хәрам уеннарда катнашмады, кеше язмышы белән уйнамады. Кыскасы, ул үз лиен белде — әдәбиятка җиңүче булып килеп керде, тикшеренүче-эзләнүче булып, иманын раслап яшәче һәм яши. Гомумән, ул актив тормыш алып бара торган, һәр яңалыкка һәвәс, мавыгучан шәхес Бәлки, шуңадыр ул. текә генә басып йөрүче, үтә дө сак кайбер агайлардан аермалы буларак, вакыты-вакыты белән (тегеләр күзлегеннән караганда, әлбәттә) малайчарак адымнар да ясап куйгалый. Әнә ул бервакыт ерак араларга йөзү белән мавыгып китте, хәтта берме-икеме тапкыр, мөмкинлекләрен сынап карау өчен. «Компрессорный» күпереннән Киров дамбасына кадәр, ун чакрымлап арага үзенә-үзе йөзү ярышы да оештырды Билгеле. инде ул- һәм билдән югары суга керергә дә чир- әдәбиятсәнгать әһелләре, аны. көймәләргә төялеп, эзата парлы лар Шулай, жәи җитсә Равил Фәйзутлин. оулса да. су буена төшеп китә, теннис уйный, кышын юлыннан кайтып керми Әйе. ул «Вакыт эчендәге Яшәү кыска Аҗагандай' Үтә гомер нейтнотта' ' Бөтен өмет, бөтен ышаныч Үтем өчен үзем генә белгән Вакыт эчендәге Вакыгга' Дөрес, читтән караганда. Равил Файзуллин су өстендәге күбектәй тормышта җаи гына тирбәлеп яшәде кебек, ләкин анын «су төбен-», китеп торган чаклары да булмады түгел (озын сәфәргә бергә чыккан дусларны югалтулар, сөйгәнен белән ара салкынаюлар, «җаваплы эштән» үз теләген белән китеп торып, хөрлек- ••омтылулар азмы алар канына тоз салып торырдай хатирәләр кеше күңелснСуыр көн ДдЭ коллыгыңны' Җаныннан чыгар чөйләп' Иреген тоеп суласаң, исемен Кеше димәк Менә шулай, үзенең «кыен» хәлен дә шагыйрь фандаг а әйләндерә белде асылда ул гавәм күзеннән югалып торып акыл туплап яггы. йомшак кәнәфидән сикереп төште дә, «диңгез төбе гауваслары» арасына ЧУМЫП, энҗе-мәрҗән эзләде һәм эшләде дә эшләде Сәясәттән ераклашкан саен Табигатькә ныграк елышам Гагарине кызыл кыргый алма . Елан үтеп киткән юл аша Дөрес, мондый адымнар ясау шагыйрьдәй күпмедер күләмдә егетлек һәм фидакарьлек тә таләп иткәндер Шулай икән, бу инл. .п түгел Шагыйрьнең ике томлыгы басылып чыгу моның ачык дәлиле булса кирәк (Җәяләр «сила генә әйтеп үтик, үзе исән чагында икс томлык шигырьләр җыентыгын Сибгаг ага Хәким генә чыгара алган иде.) «Эш агачы юмарт җимеш китерер» дигәндәй икенче юмның коррекгурасын укып тапшыргач, ул Ярый әле үз накытында бераз эшләнеп калышан» дигән иде рухи бер канәгагьдәнү бетон Тирәнген ышанып әйтергә мөмкин. Равил Файзуллин чшәеш-тормыишыц би* тә гади, әмма бик тә авыр бер канунын )• пәштергән шәхес ■» озлексез иләну, усештә генә иҗат ителә аш һәм. алда әйткәнемчә, оик куя коч сарыф нтуне таләп итә. Кызык. Равил Файзуллин яшь ижат әһелләре, си гәхнятле егетләр белән •ралашыпдуслашып яши Бу. бер ягпдн, яшьлектә ка парга тырышу кебек габи гый бер халәт булып аңлашылса, икенче «тан. яңа буыннарның \й-теләкләрен, идсал-омтылышларын тоеп к үзәген яшәү дип бәяләнергә г иештер. мөгаен Ә, бәлкем, шигъри балачактан, шнг ьриягнен мәңге ю яшь мәш е дә яшел. хәрәмсез иленнән аерылырга теләмәүдер бу? Ни генә булмасын Бүтәннор юри уйныйлар. Мин. юләр, чынлап уйныйм ИклйС ЫШЯИЫЛ уйныйм Барсын беләсе килә. Кайчак көләсе ки.ъ> Уендашлвр шаркы егый гар. Мина күз ашс ки ю Шушы хакыйкатьне истә тотып микән. Равил ФЫҺу ъшм. гадәттә, үзеннән яшьрәк гәр белән күрешкәндә, күнә карап тамашачысыз нинди ярыш канып торган шагыйрьләр һау-һаулап финишка кадәр < бер генә сәгать буш вакыты исә ачы буранда да чашы вакытны» таба белә. — Исәнме, егет? —дип эндәшергә ярата. Бу сүзләргә ул, мина калса, гадәти исәнлек-саулык сорашудан бигрәк, фәл- сәфи-этик мәгънә төсмере сала кебек: «Ир-егетме син, янәсе» Чынлап та, ир-егетме син? Ир-егетләрме без? Моңа һәркем намусы каршында үзенчә жавап бирер, әлбәттә, ләкин «ирегерлек көннәнкөн ныграк девальвацияләнә барган бер мәлдә, нл-халык язмышы турында уйланып кына калмыйча, гамәли эш күрсәтү аеруча актуаль зарурият булып күз алдына килеп баскан бер чорда, бу гыйбарә һәркем өчен риторик сорау булудан битәр, иман-кыйблага юл күрсәтүче маяк хезмәтен үтәргә тиештер. Равил Фәйзуллинга килсәк, аның алдында мондый дилемма тормады кебек. Уй — шәхси омтылышларында гына түгел, социаль яктан да үтә дә актив шәхес; әйе, үзен дә онытмаган хәлдә, ул шигырьләре белән һәрдаим туган халкына хезмәт итеп килде, иманына тугры булып калды Анын көче дә, бәхете дә шунда, шушы ике башлангычны — ике өйрәтелмәгән тайны—бер мичәүгә җигә алуында Шигырьләре һәм ижтимагый эшчәнлеге — моның ачык мисалы. Ә шагыйрьнең эчке жанын аңламый торып, ижатын аңлау мөмкин түгел. авил Фәйзуллин—шагыйрь буларак та, кеше буларак та иртә җитлеккән шәхес. Тормышта балалык, иҗатында өйрәнчеклек чоры булды микән анын? Шикләнәм Чөнки ул егерме яшендә хәзерге илле яшьлек Фәйзуллиннан җитдирәк, хәтта прагматиграк булып тоела мина. Ул — үргә каршы аккан агымсу кебек; кешеләр, гадәттә, үткәннәрдән киләчәккә — яшьлектән картлыкка таба үтеп баралар, ә ул, киресенчә, киләчәктән үткәннәргә— картлыктан яшьлеккә таба хәрәкәт нтә сыман. Аңлата алдым микән, һәрхәлдә, илле яшендә ул, тыштан караганда, егерме яшендәгедән яшьрәк, хыялыйрак, җилбәзәгрәк сыман Алай үтелгән Вакыт Болай үтелгән Вакыт Яшәп үтелгән Вакыт, Яшьнәп үтелгән Вакыт — Бүтәннәр бәхете өчен сарыф ителгән Вакыт! Гайре табигый түгелмени: унбиш яшьлек малай шагыйрь, ата-аиа оясыннан чыгып борын асты кибәргә дә өлгермәгән үсмер, үткән гомерләр турында уйлана!? Юк, гайре табигый түгел! Чөнки бу «үткән гомер». Үткәнгә түгел, ә бәлки, программ идея-максат сыйфатында. Киләчәккә төбәлгән Искә төшерик әле: йә, кайсыбыз соң көннәрдән бер көнне, үсмер чакларда, һичбер сәбәпсез моңсу гына ерак кырлар түренә күз текәп, киләчәкнең гүзәл сарай- атауларын күңелебездә торгызмады икән дә, яшәүнең асыл мәгьнәсе турында уйланып бер генә мизгелгә олыгаеп алмады икән? Равил Фәйзуллин кебек уйланучан һәм күзәтүчән сизгер күңелле җан ияләрендә бу тойгы, мөгаен, аеруча иртә уяна торгандыр. Уяна торгандыр да, мәңге сүнмәслек гамь-учакка әвереләдер! Чөнки: «Сөям» дип сөйрәлә сөйрәлчек. «Килдем» дип кинәнә килмешәк Тапмаслык таралган туганнар Үзәккә үткәзеп бар үтен Үтә Вакыт Аның иҗатында Вакыт төшенчәсенең тоташ бер агым булып кабатланып килүен, шагыйрьнең әледән-әле Яшәү турында гасабилы тойгы-кичерешләргә бирелеп алуын шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Әйе. «кошлар оча-оча югала» шул: Менгән саен, күтәрелгән саен ачыла һаман — офык-киңлекләр! Р Ә күзләрне өкеренлап томан сара Кими бара — жгтслеклар, үткенлекләр. мөмкинлекләр Ә күзәтүчән дигәннән. Гете мен мәртәбә хаклы: в Хә ят шулкадәрле юш һәм бай. тормыш шулкадәрле куп бизәкле ки. шуңа да шигърият бервакытта да сюжетка кытлык кичермәячәк. Әйдә, шигърият чынбарлыкны ойрәнергә тиеш ту гел дип юкка сафсата сатмасыннар; шагыйрьнең таланты гап-гади күренешнең нинди дә оулса кызыклы ягын тасвирлый белуендә ачыла да инде». Равил Фәйзуллии исә. беренче иҗат тәҗрибәләреннән үк. үзен нәкъ менә чынбарлыкның бер кеше күзенә дә ташланмаган якларын (Айның «караңгы» ягын) күрә алучы шагыйрь -рәссам итеп танытты, аның шигърияте шупын белән кызыклы да инде. Менә анын унҗиде яшендә язган бер шигыре Кара карга оясы — ап-ак кар бүркс Яшел чыршы ышыгында кызыл төлке Беренче карашка биредә ис китәрлек бернәрсә дә юк кебек: нәрсә, гадәтм бер кышкы урман күренеше тасвирланган инде, дияргә дә мөмкин булыр идс. ләкин сошы юлны укуга барысы да үз урынына баса төсләр антитезасына корылган сурәт (яшел чыршы ышыгында уттай кызыл төлкенең чагылып китүе) изрәп яткан урманны кинәт гөлт итеп кабызып җибәрә дә күңелләрне сагаерга мәҗбүр итә: чү. бөтен очракта да идиллиягә ышанып бетәргә ярый микән соң әла2 Дөрес, шагыйрьнең кош теле хәтле генә бу шигырендә гомумиләштерүләр анализ, нәтиҗә чыгару VCGCK шигъри атрибутлар да юк (алары киләчәктә булыр), ләкин иҗатының башлангыч чорында ук ул бер деталь, образ ассоциациясе аша да гомумкешелек алдында торган проблемалар киплегенә чыгарга сәләтле сүз остасы икәнлеген сиздереп куйды 1962 елда ижат ителгән «Кадак» шигыре анын шушы юнәлештә эзләнүләренең беренче өлгесе булды дисәк тә хата булмастыр мөгаен. Әйе. дөнья бер кадак ran тора, ул югалдымы, тормышның рөте-чнраты китә: әнә. тимерчелектә кадак булмау сәбәпле дага төшеп калган, дагасыз агның аягы сынган; ат баралмагач. командир яраланган; командир үлгәч, солдатлар качкан; солдатлар качкач, халкы кырылган Дөрес, бу образ, композицион алым ана инглиз халык иҗатыннан күчкән, әмма Равил Фәйгуллин дөньяны танып белүгә сусаган, тынгысыз җанлы шагыйрь буларак, бер тапкан ачкычны югалт мый инде, аны кирәк булган саен, яңаданяңа конструкцияләрдә куллана килә Бу яктан «Яңгыр» шигыре аеруча гыйбрәтле Дөньяга хәвеф килгән коргаксыт ан Җир яш ыр көтеп яга. гөлләр көтә. Кеше көтә аны һәм төннәр чымырдап китә хәтта кырла чалкан яткан тырма да. тимер бармакларын сузып, зарыгып яңгыр көтә икән бит Ләкин ■■ яңгыр” һәркем гә дә тигез яумый ул «болыт күл өстснә килеп койды орып, койды оеп Кырла эсселектән кызган тимер тырма күккә табынып кулларын сузып калды » Җитәр «яңгырсызлык» афәтен бәлки, рухи яңгырсызлыктыр ул! моннан да үтем лерәк итеп әйтеп бирү момкин түгелдер, тырма тешләре бәгырьләргә үтеп керде ләбаса. Деталь аша гомумиләштерүгә! Җитмешенче еллар башында шагыйрь, тормышның кайсы тына почмагына күз салса да. шушы девизга тугрылыклы булып кала Ул татар шигъриятенә моңарчы әдәби кулланылышта булмаган ’ хәтта, әйтергә момкин. башка да сыймаслык башбаштаклык булып тоелган бик күп сүз-гыйбарәләр һәм дегаль-образларны алып керле, башкалар күте күрмәгән тормыш күренешләрен шигъриятнең өйрәнү объектына әверелдерде Ләкин хыял канатларында, тормышны чиксез ярату җирлегендә туган мондый лирик деталь нең фотографик, натуралистик, «тормышчан» деталь белән бернинди лә уртак лыгы юк иде. чөнки снейәндертеч өлге табу шаг ыйрь өчен ү «максат түгел. ә бәлки һәрдаим үп open торучан чынбарлыкны өйрәнү чарасы идс Бу нәүбәттән «Мета морфоэа» (1963) шигыре аеруча характерлы Шагыйрь биредә бер деталь, бер киная гс обрл» аша тулы бер халык язмышын, ул кичергән трагигмны сурәтли алган Сарайда аунап яткан иске, тутыккан колун балга образы ул («түтәсе иңгән — күп сугудан, йөзе тонган — тутыгудан») кулда көч-власть бар вакытта ярты дөньяны тетрәтеп торган («бар де колунның ялтыраган чагы,— йөзәр яшьлек имәннәрнең калтыраган чагы»), хәзер инде картайгач, хакыйкать каршында җавап бирер вакыт җиткәч, үлеме белән тартышып ятучы теге еллар (һәм бүгенге көннәр!) героеның — димәк, тулы бер эпоханың фаҗигале күләгәсе. Ләкин нинди күләгә ул? Тулаем татар халкының фаҗигале язмышымы, әллә Сталин хакимияте җимешеме, йә булмаса бүгенге Рәсәй чынбарлыгымы? Уйла, нәтиҗә яса.. Инкяр итмим, бу төр шигырьләр, бәлки, шагыйрьнең киң колачлы иҗат дөньясында үзәк урынны да алып тормыйлардыр, ләкин нәкъ менә шушы чорда ук (минемчә, шагыйрьнең эволюцион үсешенең беренче этабы 1958- 1966 елларга туры килә), шушындый кйекен антитезага, контраст буяулар! а, образ-Meiафераларга бай, гуманистик идеяләр белән cyi арылган әсәрләрендә шагыйрьнең һәм рухи кыйбласы, һәм форма-өслүб өлкәсендәге эзләнүләре, һәм фәлсәфн-этик инанулары. һәм фнкрн-хнссеми ориентирлары һәм, гомумән, ПОЭТИКА турындагы карашлары ачык төсмерләнде кебек. Схема рәвешендә генә әйтсәк, ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт булыр иде. Равил Фәйзуллнннын бер төр шигырьләрендә еш кына хисләр фикерне түгел, ә бәлки фикер хисләрне тудыра һәм бу фикер анын җанын шулкадәрле биләп ала ки, алар, ахыр чиктә, ацны яктыргып җибәрерлек хискә әвереләләр. Шагыйрь әледән-әле. тасвирлаудан битәр, сөйләү алымына күчеп куйса да (бу бигрәк тә «Күмәч пешерүчеләр», «Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр» кебек күләмле әсәрләрдә сиземләнә), афористик фикер, көтелмәгән әйләнмәләр укучыны ахырга кадәр киеренкелектә тотарга ярдәм итә. Планетар идеяләр нигез булып яткан бераз салкынчарак әсәрләр белән бергә («Шагыйрь өчен тиран нәрсә ул», «Кояшка атылган ядрәгә». «Парикмахерскаяда», «Төштә»), үтә дә кешелекле, халыкчанянача, садә аһәнле «Кер чайкыйлар кызлар», «Аҗаган». «Җилфердәүче керләр җыры», «Башны салларга салып » кебек әсәрләре дә шушы чорда иҗат ителә. Моның белән без шуны әйтергә телибез: санап киткән әлеге әсәрләрендә шагыйрь. ниһаять. Шигъриятнең алтын баганасы булган образ һәм ул тудырган хис бердәмлегенә — гармоник ассоциациягә ирешә. Мәгълүм ич. әсәрдә Образның үзеннән бигрәк, ул тудырган хис-эмоция зуррак әһәмияткә ия Әгәр хис- эмоция чынлап та илаһи кыйммәткә ия икән, образ да шул ук югарылыкка күтәреләчәк Шушы берлектә генә хисләр поэтик яктан камил, чиста була ала, чөнки алар имитация, чагыштырулардан аермалы буларак, күңелнең ин тирән чоңгылларында бөреләнәләр. Башны салларга салып. Китәсе иле агып Дәшәрләр иде әле дулкыннар бер шагыйрь җанны танып... Күренә ки, биредә көтелмәгән чагыштырулар да, ис китәрерлек метафора- эпитетлар да юк, ә шигырь тәэсир итә Аның көче нәрсәдә соң? Образ-сурәт тудырган хисләрнең тасвирый ассоциациясендә: шагыйрь турыдан-туры берни әйтмәсә дә, киная белән генә, кеше гомеренең, аның җанының тулы бер сурәтен, фаҗигасен, кичерешләр гаммасын җанландырып бирә алган лабаса. Бу яктан караганда, Равил Фәйзуллиннын кыска формалар! а бик теләп мөрәҗәгать итүе, алай гына да түгел, аны билгеле бер иҗат принцибына әверелдерүе аеруча тәкъдир ителергә хаклы Бу төр шигырьләрендә ул үзен чын мәгънәсендә сурәтләр остасы итеп танытты, татар шигъриятенең афористик фикерләү чикләрен киңәйтте. Шул рәвешле шигырь-афоризмнар. ши- гырь-метафоралар дөньяга килде. Җил бик тиз актарды әкият китабын. («Балачак») Кыны тулы кан Тышында чәчәк сурәте. («Тарих») яки Торналар китеп бара Кош канатлары орынгач. Болытларның күңеле тулды. - (.«Көзге яңгыр») дигән бер. ике. өч юллык шигырьләрне, кем әйтмешли, шәрехләп торуның кирәге юк. һәркем үзенең фантазиясе мөмкинлек биргәнчә фикер йөртсен, нәтиҗә чыгарсын шагыйрь укучыларын Капу мәйданына чыгарып куя, калган юлларын алар үзләренчә, мөстәкыйль рәвештә дәвам итәргә тиешләр. Кызык кына килеп чыга түгелме сок бер яктан. Равил Фәязуллмя (һәрхәлдә, иҗатының башлангыч чорында) сөйләм-саиау алымымнан да бөтенләй баш гартмый, икенче яктан, кыскалыкка, «сүзләргә кысан булса да. фикерләр иркенлегенә» омтыла. Ләкин биредә бернинди дә каршылык юк Бу метаморфозаның нигезендә гади генә бер закончалык ята Равил Фәйзу ллин -катлаулы, «күп сыйдырышлы» Шәхес, анын җанында кулга өйрәтелмәгән кырг ый аю да. гөл күзенә кунган нәзберек күбәләк тә янәшә яши. ә киң колачлы, беркемнекенә дә охшамаган бай иҗатны шундый затлар гына тудыра ала «Ташларны барлар вакыт?» Равил Фәйзуллиннын иҗаттагы төп мәсләге менә шушыннан гыйбарәт иде Кайбер шагыйрьләребез юл өстендәге шомарып беткәй, сайландыктан калган ташларны җыеп йөргән арада, ул шигърияттә киң колачлы, иркен сулышлы, күп төсле мозаик панносын тудыру өчен, тормышның җил-давылына карамыйча, киртләч-киртләч үткелле мәрмәр кыялар иленә сәфәргә кузгалды Җилме. син'* Бер? Бор1 Бозмы, син? Бәр1 Бәр1 Без Мәрмәр? Җилкәбездә тоеп. юк. барлык вөҗүдебез белән ашлап яшибез ләса, тиңдәшсез көрәштә арып егылмау өчен, рухи һәм гамәли дошманы каршында-тез чүкмәү өчен татар халкыннан, аның шаг ыйрьләрешгән икеләтә ныклык сорала Ә мәрмәр, беләбез, ныклык, чыдамлылык билгесе ул? Шушы мәгънәдә Ранил Файзуллин гади генә төшенчәләрне (мәрмәр образы йоздән бере генә) заманның төп билгеләрен тасвирлый алырлык биеклеккә күтәрде һәм алар белән бергә үзе дә күтәрелде ор олы шагыйрьнең иҗатында алтын хәзинәгә гин бер дәвер була Равил Фәйзу.тлин да кичерде андый дәверне 1969 1972 еллар арасында, аеруча 1971‘елда үтә дә рухланып, яшөу шатлыгыннан исереп дигәндәй иҗат итте ул һәм тволюнион үсешендә текә борылыш ясады Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк, моңарчы аның ижагында алстә ниндидер үсмер-тек чаткылары сизелә иде буй җитүгә дә карамастан, «терсәкләр» тырпаебрак тора тар. «җилкәкүкрәкләр» лә ир-егетләрнекечә тытыт. камил мускулга торе- негг өлгермәгәннәр Җитмешенче еллар ахырында исә г узышу чоры төгә.хмн- дс нәкъ менә шушы чорда анын шигъриятенә тагын бер көчле вә дәртле агым мәхәббәт лирикасы килеп кушылды Дөрес, шаг ыйрт. Мәхәббәт турында һәм гомумән, гирик шигырьләрне элек гә ятмады түгел, язды. хәким алар щүл дәвер ижатынын кыйбласын билгеләрлек дәрәҗәдә ү ык урынны алып тормыйлар иде Ә инде бераздан, «кеше күңеленең моңарчы җырламы»аи- бизәкләоен табарга омтыла башлау белән. Равил Фәйзу длин шигырьләрендә лирнк башлангыч та кочәя төште Бу нәүбәттән анын «мәхәббәт эволюциясен» күзәтү шактый гыйбрәтле. Мәхәббәт дигән нггс хис. әлбәттә, билгесез өметләрдән, нкеләнүле-аш- кынутардан башлана инде ул Ь Бәлки, син минем җырланмас ин гүзәл җырымдыр9 Бәлки, син — минем чыгалмас ин данлы юлыйдыр Күренә ки, бу әле хиснен үзе түгел, ул якында гына, шагыйрь шул хакта уйлана. Бу сөю — бөек мәгьнә — бәхетнен үзе икән Ана таба онытылып гел чап, оч һәм йөз икән Ләкин Равил Фәйзуллин салон шагыйре түгел, ул мәхәббәт турында җырлаганда да үзенен шагыйрь, димәк фикер иясе икәнлеген онытмый, яшәү аның бөтен күкрәге аша тулып ага. Бу төр шигырьләрнең үзәгендә — Кеше! Ул—сөя, сөелә, ул —көя, көенә; аның өчен сөю — илаһи сәгадәт Янарга да, батарга да риза эштә, өйдә, идеалларда.. Барыбер килә. күзләр аша килә олыгаю, күзләр аша.— авыр аларга... Бер бөтерелеп без дә яшәп алдык! Героинялар көтте урамда Онытылып сөйдек, сөелдек бер! Йә, тагын сон ни бар дөньяда?.. Тора-бара гомуми мотивлар конкретлаша төшә, шуңа бәрабәр рәвештә лирик геройның хыялый сурәте дә ачыклана башлый. Мәхәббәтнең татлы агуын эчкән һәр кешегә хас булганча, ул—шатлана, борчыла, газаплана, шаша, ләкин горурлыгын, кешелеклелеген югалтмый, хисләре каршында алдаша белми, «дөресен» сөйли «Мәхәббәт күзсез була ди. ..». «Беренче дә, ин сошы да түгел », «Бар күк булган сабырлыгымны . .», «Көнләшү ирләр эшеме?..», «Җавап», «Көндезен— кеше күзендә...», «Син—теләп алган сагышым. », «Яшьлегеңне, гомереңне...» һ. б шундый бик күп шигырьләрдә сөенечле дә, газаплы да мәхәббәткә дан җырлана; аларда кичерешләр реаль эчтәлекле, конкрет сурәтле Мәхәббәт күзсез була ди, ярату сүзсез була Безнең мең күзле булды, гайбәтле-сүзле булды Тагын бер нәрсәне искәртеп үтик: Равил Фәйзуллиннын мәхәббәт лирикасында кичерешләр палитрасы шулкадәр бай ки, аларда баш болытка тигәнче ашкынулар да. өзгәләнү-үпкәләшүләр дә—барсы да, барсы да җитәрлек, ләкин үкенү, гаеп ташлау кебек хөсетле уйлар аның өчен бөтенләй ят нәрсә. Бу — сәгадәтле, рәхмәтле, ихтирамлы сөю. Чөнки: Син — теләп алган сагышым Син —теләп алган ярам. Гомумән, лирик шигырьләрендә шагыйрьнең хисләре ачык, сагышлы, фаҗигале; ритмик яктан алар ярсулы, тыгыз тәнле, камил, аһәңле. Бәлки «Аккошлар», «Сагыш», «Элегия», «Тимим күңелемә» кебек шигырьләрнең көйгә салынуы, «миниатюрадагы лирик симфония» булып китүе шунын белән аңлатыладыр да. Ләкин вакытлар узу белән төсләр уңа. чәчәкләр шиңә, «сәгатьләр» югала мәхәббәт тә уала. Мәхәббәткә рәхмәтле булып калган хәлдә, утыз яшьлек ир-егет «көн уртасында» башкачарак уй-хисләр белән дә яна: Хәзер эшкә! Онытылып! Бар ләззәтен тоеп хезмәтнең! Әйтер Вакыт — асылың турында. . Җиңел түгел үзеңә лаек булу Кояш астындагы урыныңда әмгыятьтә шагыйрьмен урыны кайда булырга тиеш0 Бу сорауга һәр заман, һәр халык үзенчә җавап бирә, һәр шагыйрь үзенчә жавап эзли һәм ана ин кыска туры юлны табарга омтыла. Берәүләрнең, әйтик, шагыйрьләрне гел яу кырында, көрәшмен алгы сафында, баррикадаларда, митинг-трибуналарда күрәсе килә Икенче төрле караш та бар (бу очракта Зөлфәт белән килешми мөмкин түгел) «Орышка керер алдыннан бер бөек хан мондый фәрман бирә торган булган - Шагыйрьләрне һәм ишәкләрне уртада калдырыгыз* Алар сугыштан сон кирәк булачак!» («Татарстан». N9 10j. Яшьрәк чагында, планетар идеяләрне байрак итеп күтәреп, риторик чаралар ярдәмендә Гуманизм өчен көрәш алып барган дәверендә Равил Фөйзуллин да беренче караштарак торды бугай: Бөтен планета буйлап вакансия’ Көрәшчеләр кирәк' Көрәшчеләр! Әйе. шагыйрь әле яшь иде. уй-хыялларында максималист, хис-кичерешләрендә ярсусамими иде Җитмәсә, дөньяда яңарыш бара тираннар бәреп төшерелә, колонияләр иркен сулыш ала, империяләр җимерелә Мондый эволюцион үзгәрешләр поэзиягә дә йогынты ясамый калмый, әлбәттә Яшьләрнең яна кый палар ачкан вакыты бу Аңлашылса кирәк. Равил Фәйзуллиннын яшь буын татар шагыйрьләре лидерының үз урынын мәйданнарда күрүе, яшәүнең асыл мәгьнөсен. Җәмгыять һәм Шәхес арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирый чаралар ярдәмендә бетен ка глаулылытында сурәтлисе урыша, бер кавым оран салу, чдкыру-ендәү. үзе язганча, «гимн җырлау» белән мавыгып алуы бер дә гаҗәп түгел иде Аннары, «президент булырлык ат караучыларга, философ каравылчыларга, полководец күмәч пешерүчеләргә, мәгърифәтче кер юучыларга» «авазлардан үлмәс һәйкәл, таштан җыр» кую. никадәрле генә гуманистик акт булып яңгырамасын, «ин кешелекле» тоталитар режимның, күзгә төтен җибәреп, аңнарны томалаган чаг ында ук шагыйранә сүзгә үтә дә сизгер һәм таләпчән укучылар тарафыннан (шагыйрьнең новаторлыгын һәм осталыгын һич тә инкяр итмәгән ХӘЛДӘ!) «изге теләк», бер мавыгу буларак кына кабул ителделәр Шул ук вакытта шагыйрь иҗатында кешелекле, сәламәт рухлы, тирән, көчле агымны күрми калу мөмкин түгел иде Чын шагыйрь дилетанттан шул ягы белән аерыла да инде ул тормышны төрле ноктадан торып күзәтә, ул бер генә халәттә яши алмый, ана «тоннель комплексы» хас түгел. «Дөнья буйлап киләм Байлыгым, тәҗрибәм юк. риям, мәкрем юк. тик гаҗәпләнә белом'» (1966) дигән шагыйрь икенче бер урында, язучылык миссиясе турында уйланып, мсиә болайрак фикер йөртә (1968): Үлеп күрсәттеләр безнекеләр* Гомерләре булды, һай. кыска. Ә бит үлеп үлемсезлек яулау Бердәнбер юл түгел тормышта Дөрес, бердәнбер юл түгел! Шагыйрьнең үлсмсезлеге шигырьләрендә Шигырьләрендә «үлә алса» гына, аңа боген җанын бирә алса гына шагыйрьнең иҗаты ышандыра гыжымлый һәм үзе артыннан гавәмнс ияртеп барырлык көчкә әйләнә Равил Фөйзуллин белән дә шулайрак булды Күп кенә шагыйрьләрдән о так еллар буена анын йогынтысыннан котыла алмыйча азаплануы хакында ишеткәнем бар Бер шагыйрь хәтта болайрак дип тә шаярткан иде «Безне чытырманлыкка алып кереп адаштырды да. үзе аннан гит генә чыгып качты» Монда, күрәсең, бер нәрсәне искәртеп үтәргә кирәктер Шмърияг — Рааал Ф«>В- n I сү .............I зннагу яки акыл сагу чарасы пли түгел, ул иин ырьләрсмлә ү и-гк-н эчке рхчи хал.нсн анларг а һәм анын гышкы лөнья бе.ыи Гьнгл-нигнл-фси ачыкларга омтылып газаплана. шушы өзлексез борчу аны низьяны шә кү мчгпән лә. гс.кскоп аша ла ойрэнерг ә этәрә. Әгәр. ЧЫНЛЖП га. шигырьләрендә ү теп терелә алган кеше генә шагыйрь икән, димәк. Туудан Соңгы чиккә кадәр сузылган мистик юлый Җ алдашмыйча сөйләп бирә алу гына—ПОЭЗИЯ, Поль Элюар сүзләре белән әйтсәк, «без беләбез, поэтик даһи шагыйрь алдашмаган очракта гына туарга мөмкин. Ә алдашмау ул —менә бүген хәрәкәт итү дигән сүз Шигърият йогынты ясау чарасы, алга хәрәкәт итү чарасы булырга тиеш, чөнки ул бөтен ачык тәрәзәләр аша һәм һәр дүрт тарафка таратып хакыйкатькә мәдхия укый, вөҗданга дан җырлый, ялганга нәгъра ора». Бу нәүбәттән Равил Фәйзуллин иҗаты аерым өйрәнүгә лаек: аның шигырьләре шулхәтле автобиографик ки. шагыйрь белән бөтенләй таныш түгел кеше дә, аларны укып, авторның холыкфигылсн, дөньяга карашын, кичерешләр гаммасын тәгаен ачыклый алган булыр иде Равил Фәйзуллннның лирик герое — каршылыклы, күп кырлы, катлаулы характерга ия; ләкин ул нинди генә шартларда да —горур, ихлас уйчан, борчулы, эзләнүчән һәм"«зәмһәрир кыш уртасында яланаяк басып торам» дигән «сабый» да. Ә бит, әйткәнебезчә, шунысы мәгълүм: катлаулы шәхесләр генә катлаулы, димәк, сәнгатьчә камил әсәрләр тудыруга сәләтлеләр. Дин — гавәмгә. шигырь —шәхескә төбәлгән, диләр. Әгәр шулай икән, бу тулысынча Равил Фәйзуллин иҗатына да карый: шагыйрь, аеруча җитмешенче еллар ахырыннан башлап, иң гавәми дип аталырлык шигырьләрендә дә ул барыбер нинди дә булса шәхесне күз алдында тота; аның «тыңлаучысы» ... шагыйрь үзе дә булырга мөмкин. Темадан темага, бер алымнан икенчесенә шагыйрь иркен күчә, ләкин һәр әсәрнең диярлек үзәгендә гамьле шәхес тора. Рәсемдә: утырганнар сулдан-уңга) Сара Садынкова һәм Снбгат Хәким; басканнар— Гариф Ахунов, Вәфнрә Гыйззәт уллнна һәм Равил Фәйзуллин. 1981 Менә болар барысы бергә, Шагыйрьнең һәм Шигырьнең миссиясе бозылып аңлатылган һәм бозылып аңлашылган «ябык ишекләр» дәверендә Равил Фәйзул- линны күп кенә бәлаләрдән коткарып калды да инде Шигырьләре аша ул икейөзлелеккә, битарафлыкка, манкортлыкка каршы көрәш уты ачты/ Күз алдында булды ич. шигърияткә бөтенләй ят функцияләр йөкләнде, ул идеологик сугыш коралына әверелде. Шигырьләр имгәтелдс. шагыйрьләр гарип- ләтелде. Мондый хирургик операциянең нәтиҗәсе дә озак көттермәде: ничә гасырлар дәвамында зинданга ябылып тотылган мәхбүс хәлендә яшәгәндә дә исән калган татар шигърияте соңгы җитмеш биш ел эчендә нинди генә хурлыклар кичермәде, еш кына шагыйрьләр башка тавыш белән җырларга мәҗбүр ителделәр, көнлекчеләр исә идеология ялчьгсьгна әйләнделәр. Җырчы шагыйрьләр аз яши Тираннар озая Шулай итеп, әдәбият сәхнәсенә асылда үсешне тоткарлый торган «гражлан- лык», «солдат», «эшче» поэзиясе дигән төшенчәләр күтәрелде Билгеле, монда терминнарның бер гаебе дә юк. ләкин хикмәт шунда — күз буяучылар, һөнәрчеләр шушы терминнарны калкан итеп. Шигърият дигән асыл затнын канын суырып яттылар, идеологик басым көчәйгән саен, ясалма рәвештә үстерелгән әрекмән астында черек мәшкәләр дә күбәйделәр Хәзер язучылар арасында «Мин теге елларда Ленин турында, партия турында язмадым», дигән сүзләрне ишетергә туры килгәли Бу нәрсә, тагын икейөз- ләнү, кылган эшләреңнән, кичәге көненнән куркакларча ваз кичүме? Андый акланучыларга Равил Фәйзуллиннын моннан чирек гасыр әйткән сүзләрен исләренә төшерәсем килә, бәлки сабак булыр Җаныннын ваклыгын Сылтама заманга Куркырга, оркерг а Җай бар ул һаман ла Асылыңны яшереп Кыланма ну генә. Буыннар хәтерендә Бары да чигелә Фикеребезне дәвам итик Бсрвакыг татар әдәбият ында «нефть» темасы белән мавыгып алу. хәтта, әйтергә мөмкин, мактанышу модага кергән иде без нинди бай, бездә фәлән хәтле «кара алтын» чыга, янәсе Дөрес, бу темага Равил Фәйзуллин да язды, ләкин ничек язды! Артык данлыйсын түгелме Илнсн гали каласын* Тәнендә ул як җирләрнең Кырык меңләп ярасы Менә шулай, шагыйрь очсызлы коткыларга бирелмәскә, узгынчы темалардан, идеологик хорафатлардан өстен торырга тиеш Вакытны узып, алдан күрә белү, мэсьәлә-проблсманын асылына төшенү аның изге миссиясе! Равил Фәйзуллиннын бу яктан хафаланырлыг ы юк аным намусы чисга. күңеле пакь Вакланмауның үз өстенлеге бар шул. соңыннан акланып торасы булмый Бүген илдә сәяси атмосфера башкачарак. Халык, бер таңда уянып, урам- мәЙданнарга чыкты, анын теле чишелде Шушы шартларда шигырь лозунг Вазыйфаларын үтәүдән азат ителеп, үз ярларына кайтып төшәргә тиеш иде кебек Чөнки гнигырь гстетик категорияләр белән эш итә. шуна күрә дә ул. сошс яки ук очына маггылг ан зәһәр агу булудан битәр, агукайтарг ыч булып тора һәрхәлдә, шулай булырга тиеш Кем ничектер, кайбер шигъри митинглардан мин нкеләнүлс хисләр белән кайтып китом Андый җирләрдә, гадәттә, сөңгесе агуга манылган яңгыравык купшы, ярым әдәби, ярым сәяси шигырьләр укыла Юк. шигьриятнен милли аңны тәрбияләүдәге, үстерүдәге ролен һнч тә киметергә теләмим мин. киресенчә, шигърият ул халыкның рухи көзгесе булырга тиеш Ләкин әдәбият хәзинәләрен кысрыклап, терсәк белән төрткәләп алгы рәтләргә, трибуналарга һөиәрчекәсеп- челәр үрмәләвен күрә торып дәшми калырг амы ’ һәм моңа каршы ничек көрәшергә? Утка каршы уз ягыпмы'’ «Борынгылар тын гына эшләп язып яткан шагыйрьләрне бала табарга җыенган Ананы саклаган кеоек саклаганнар Ниһаять, бала тудыргандагы газаплар белән шигырь дөньяга килә Әгәр шагыйрь шигырь туганда сәнгатьнең табигатенә хас булмаган уй-ниягләр коткысына бирслмәсә. мен рәхмәтләр аусын ана» Ә бездә киресенчә кемнен тавышы калынрак, шул яд ителә. АҺ. тау юклыклар! Кыя юклыклар1 Күз тегомә кая үзән, калкулыклар Заман җилләре исеп, тарих комнары күчә барган саен кемнен чынлап та «тау», кемнең «калкулык» икәнлеге төгасн ачыкланыр, шәт «Калкулыкларны» ком күмеп китәр, «тауларның» исә «игезләре ачыла барыр һәм алар тарих тирәнлегеннән тагын да биегрәк булып калкып чыгарлар. Ышанам. Равил Фәйзуллинны бөркетләр оялаган таулар язмышы көтә булыр. . Р. S. Хәер, ул таулар дөньясын бер генә мәкаләдә инләп тә, колачлап та бетерү мөмкин булмас иле. Шуна күрә, әйдәгез, сүзне шигырьләрнец үзләренә бнрик әле. «һәр китаптан бер шигырь!» —шагыйрьмен үсеш юлын күзаллау өчен шулай отышлырак булыр сыман; шул рәвешле алда сөйләгән сүзләргә ачыклык кертелер, яна төсмерләр өстәлер, чонки алар — беренчел ич. Наис ГАМБӘР. 1993, май-июнь.