Логотип Казан Утлары
Шигърият

Янсын җаныц, янсын...

«Кош кына да—өч йөз елны яши! Ник табигать бездән кызганган? Гомер кыска...»—диеп офтанасың. Көнләшәсең һаман козгыннан. Офтанма син! Яшьтәмени хикмәт? Туган көннән алып үлемгә Еллар санау—бары бер шартлылык. Гомер озынлыгын кем белгән? Көннәр-айлар, еллар-гасырларга Салып үлчәмик лә без аны — Ялыктыргыч озын гомерләр дә Барыбер мәңгелекнең тузаны. Бик күп сыя гомер бизмәненә: Яши белсәң яныпяктырып; Бер гөнаһың өчен вөҗдан сине Тотып ярса, мең кат яткырып: Чш җирләрдән кайтып егыла алсаң. Елый алсаң туган нигездә: Икәү бергә эри алсаң әгәр Татлы... татлы... татлы мизгелдә... Яшәү тәме—хисләр чиксезлеге. Югалтулар булсын, табышлар... Онытылмас кыска куанычлар. Онытырлык озын сагышлар.. Тамчысына кадәр йотлыгып эч: һәр мизгелең хәят суыдыр. Җаның ягып яшә, җаныңны як! Көне килер, тән бер суыныр... Еллар үткәч, кемдер бармак төртеп. Тиңләмәсен, дисәң, козгынга — Җаныңны як! Марс ШАБАЕВ (1933)— шагыйрь. Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. «Көн арты кон». «Җыр тәме». «Гомер уты» һ. б. дистәләгән китаплар авторы Казанда яши. Марс Шабаев Җылыт дөньяларын Янсын җанын, янсын, кызганма' Шәһре Болгар Кара пулатлары, мунчалары Күптән миңа таныш, билгеле... Мин сон монда янә шул ташларны Багар өчен генә килдемме? Карап йөрим сине. Шәһре Болгар Хәрабәләреңә юк кадер! Ташландык та җимерек Битарафлык. Ни зиратын синең, ни кабер Кабер ташларыңның, кубарылып. Кычкырасы, нәгьрә орасы Көне үткән микән, әллә алда'’ Ә кемнәрдән аны сорасы'.’ Ут-сөрем дә, көл-күмер дә хәзер Күзгә кереп тормый Беткәннәр... Бетмәгәннәр! Алар безнең канла. Безнең жанга-анга күчкәннәр. Көл-күмергә калып вәйран булган Канлы ярам Шәһре Болгарым. Хәрабәләреңнән күтәрел мәк. Тормак була corn ы улларың. Үлгәннәрнең рухы тынлык сорый . Дөнья кумак була исәннәр Шәһре Болгар' Хәрабәләреңдә Тик битараф җилләр исәләр... Яна илләр белән ил арасы. Ьер кузгалса. Юк тукгар чамасы Халыкларның ана нн чарасы” Яшьне-картны ялмап гел барасы. Корбаннарын һич юк кайтарасы. Җан ярасы да ул, . Ил ярасы, boieii кешелекнең йөз карасы. Кара шиг ырьләрнең иң карасы Каһәр генә төшкән сугыш ласа! Ялгыз әби турында баллада ( Юрий Разумовскийдан ) Пыкраудан ук инде кәефе юк — Йокы алмый ялгыз әбине. Аны кызгангандай, абзарында Сыеры авыр мышный... Йә инде! Озын-озак шыксыз төннәренең Кара пәрдәләре артында — Сугышлардан кайтмый калган ире... Газиз улы... Бик чыгасы йөгереп каршыга ...— Хәле юк шул! Тормыш аны бөкте, Бөкте... бөгеп бетерә алмады: Яшь тә чибәр иде — бирешмәде! Ә язмышы барыбер алдады... Ачялангач булды колхозында. Эшләп йөрде коры «таяк»ка. Ирсез-улсыз авыр иде аңа Тернәкләнү, басу аякка. Әмма барыбер күрше-күләннәрдән Ким булмады — шөкер Аллага! Хәстәрләнде инде: сөлге, димсең, Кәфенлекләр, димсең...— Бар да бар... Тик сыеры менә бик кызганыч: Авылда бер сөтлебикәне Сатарлар шул... Җандай газиз малкай Чит кулларга китәр микәнни? Акбаем да ятим калыр инде... Иллә инде акыл үзендә! Кемгә калдырсам да, сагыныр шул... Хәзердән үк сагыш күзендә — Сизенәдер, бахыр... Торыйм әле... Торды әби... ипләп киенде. Тәһарәтен алды укына-укына: «Әйдә, үлем, килсәң кил инде...» Шунда сөтлебикә мөгрәп куйды, Искәртте күк фани дөньяны. Китәрсеңме инде бу дөньядан Сыерыңны саумый гынамы? Торды әби. әкрен генә чыкты. Чиләкләре койма башында. «Тордыңмыни? Хәлең юк...»— дигәндәй, Акбай шыңшып килде каршына. «Хәзер, Акбай, хәзер. » чиләкләргә Үрелде дә... Калды эленеп Коймасында... Әле генә юып, Киптерергә элгән кер кебек... Уңы» төсе киткән күзләрендә Инде кояш сүнде микәнни? Соңгы уе булды әбекәйнең: «Саумый калдым сөтлебикәмне...» Төнге гөлем Баркарола Алтын шәфәкъ иңә... Әйтерсең лә Яңа бер жыр керә күңелемә. Алтынланып Идел-су тирбәлә Гүя йоклата ул сине менә Тирбәлдереп кенә. Төнге гөлем.. Комлы ярга кургаш дулкын кага. Җәелә төн җиргә. Тон дөм кара.. Идел җылы, тигез сулыш ала - Синең сулышың ла йоклаганда Шулай җылы була. Төнге гөлем... Кай саксызы тон гынлыгын ваткан? Сискәндергеч бер он-аваз килә Кинәт кенә шунда арпа яктан Төшләндең дә син сискәндең гүя. Нигә ИКӘН, нигә. Төнге гөлем?. Кирәкмәгән шөбһә-шомнарымны Юын ала Идел томанымы. Әллә айның көмеш нурларымы? Сак йокыңны саклан торганымны Күзли йолдызлармы. Төше гөлем? Таң йолдызы Чулпан йолдыз яна Әкрен генә офык алсулана «Аерылабыз ..» диеп, моңсуланма. Таң йокыңны бүлмә. Төше гөлем Син татлы бер төш күрерлек кенә. Йөзеңнән нур бөркелерлек кенә. Куенымда бер эрерлек кенә. Бер мизгеле бер i әмерлек кенә Вакытың бар әле. Төнге гөлем