Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туфан уты

« Әле берничә ел Аккош күлемдә ижат итәсе бар Туфанның утсыз тәрәзәсенә карап » ’ Сибгкт Хәким Төн эченә кереп китте янып. Башкайлары яюы сүсән уты Ак таңнарга килеп чыга иде Ут кабызган килеш Туфан йоргы' Караларга каләм мангандамы, Кай арада гына сүнгән уты9 . Кай арада жәй йөгереп үткән. Кунган көзнен көмеш кырпаклары. Күл комына кергән соңгы сазан0 Үбә ярны зирек яфраклары Кайчан гына, абагалар ерып, Тургай гөлен эзләп йөргән чаклар’’ Тәлгәшләргә тезгән ноталардай. Сагыну көен жырлый ул яфраклар! Давылгамы шаулый, кояшкамы. Әллә безнең башка бу усаклар?! Кышлар: адыр. килә яна фасыл Килә жилдән. килә кар исләре Туфан утын эзләп килгән сыман, Коела кышның ап-ак варислары!.. Төнге сәгать. Борылып туктагандай. Аның йорты калгый тып-тын гына, Кораб сыман, кабызып бар утларын, Шигъриятнең зәңгәр култыгында.. Дәрвиш (Соңгы чатыр) Актардым да күңел дәфтәремне. Өйдем бергә дәрвиш елларымны... Чакырымнардан чакырып алдым, чакырып Чакырымнары чикле юлларымны... Барган саен килде тәҗрибә дә, Вакытларны сорап айкояштан, Кыйблам иде Казык йолдыз ягы. Акты судай. Исте җилдәй гомерем бертоташтан! Далаларда, япан сахраларда Кылган-акчәч сипте җыруларыи... Күрдем: кунган очар кошларның гел Җилгә каршы карап торуларын. Акты юлым җилгә, комга каршы. Күк чатыры җирне тоташ япкан. Алышынып торды ике шәмем: Аем чыккан чакта Кояш баткан! Изгелекләр кылмасам да җирдә, Булмаса да иткән савапларым. Юк канымда аккан хәрам азык, Ятмый җанда адәм газаплары!. Аңлар микән юлым адәм, гавам,— Юрауларның инде юк кирәге. . Чүктем төбеңә. Соңгы тукталышым, Чатырым булчы, Ефәк тут тирәге! Бүре аулау Усаклыкта, кардоннарда очты бәсләр,— Оран салды ау быргысы дөньяга. Узган төндә Ак бәрәнне бүре буган,— Диде Авыл,— яу чыгабыз без аңа! Кара инде,— дүрт аяклы мародерны,— Түбә тишеп төшкәннәр бит малларга. Ит бәһасе кыен чакта — Ак бәрәнне! — Кирәк иде, явыз, моны аңларга! Җыелдылар илнең изге бурзайлары. Чыкты ирләр, мылтык киеп иңнәргә. Мөмкин моны Наполеонга яу чыгуга. Бөек Ватан ызгышына тиңләргә! Кузгалдылар илнең асыл егетләре. Кемне кайдан, кемнәр җыеп бетергән! Әрәмәдә, тугай. Мирәт өсләрендә. Бүреләрнең котын алып. Эт өрә! Яланнарга сибелеп китте эт көтүе. Күктә оча дүрт канатка' вертолет! «һәр канатлы фәрештә» дип үз-үзләрен. Очкан саен үзләреннән үртәлеп' Яуга чыкты сәнәкләр вә табагачлар. Чормадагы чабагачлар кузгалды «Бүре нәселен корыту кирәк! Бетсен Бүре!» Ярсулардан томаланды күз аллы. Капкаларын бәреп чыкты сугымчылар. Бу бәйгегә өстәми дә әлләни. Кырый йорттан, саташыпмы, ан-таң булып. Уклау тотып килеп чыккан бер әби!. Каян килгән шул кадәрле хөсет кешегә. Шулкадәр үч бу адәми җаннарга? Авылның бар мал-мөлкәтен кырганда да. Төшмәс иде мондый ләгънәт җанварга! Кырылдылар, сорыкайлар. әрдәнәләп Олау-олау бүре мәете ташылды Бетте Бүре. Тирә-юньдә тынлы аваз. Эт ләрнең дә ачулары басылды Узды олуг чистарту вә агония. Кешеләр вә этләр халкы канәгатьләр! Кызыл китап битләреннән улый Бүре. Укый Бүре заманына ләгънәтләр Тынды дөнья Җиңү, хаклык iaii (анасы. Унлап бүре чыгарылды бер өйдән Бар торганы бер Ак Бәрән иде юкса. Үч алулар, нәфес булды грелән Бүре дә юк! Инде гавам агнырашта Кешеләрне аера алмый Бүредән Бәйсезлек Сорады бер агай «Улым. Ни соң ул «бәйсезлек ’» Бәй! Ошбу сорауны ишетү Үзе мәгънәсезлек' Хәер. агай, бу сөалыә Бардыр шул хаккыгыз Чөнки, аның исемен лә күптән Оныткан халкыбыз! Ярый, күрсәтсен ди берәү Шундый иләмсезлек,— Басмаса ярый татарны Тоташ гамьсезлек! Карт паркта каен шауладымы, Син уфтандың бугай, туган як? Шигъри бакчам минем. Тәрәзәләр Дүрт фасылга зарыгып торган як! Әллә җилме, әллә синме юкса, Таң алдыннан сузды моңлы көй? Нихәл икән анда язын-көзең Безне көтеп торган моңлы өй? Ул әйтәдер әле: «Бик сагынсаң, Бата-чума кайтып киләсең».. Тик капкаңны әнкәй ачмас инде, Зеңгелдәтеп капка келәсен, Куанычтан Мохтар чыкмас өреп: Пәрдәләрен ачып, өлгедән Елмаймас шул ана... Каршы алыр Ишек алды тулы... җил генә! Җил өереп алыр, өерер дә Илтеп салыр хәтер-диңгезгә. Тирән уфлап, Йөрәгемә авар Әнкәй рухы туган нигездә... Сагынгандыр тормыш авазларын. Самоварның җырын безнең өй. Өй түрендә шаулый ятим тупыл: «И мөкатдәс...» — Үзәк өзгеч көй! Яшел болыным... (Сиңа язган хаттан) Күбәләктәй, җилфер-җилфер килгән чакларында, гөлләр бәйрәм ясый иде туган якларымда! Шатлыгыннан күкрикүкри килә иде болыт— талир тамчылары янды алкаларың булып! Инде, бәгърем, күрсәң иде—бездә шундый һава зыкылы көн, елтыр-елтыр күктән ука ява! Яшел болынның гөлләрен, яшьлекнең гүзәл көннәрен сагынырга кала! Сагынырга гына .. Кала... Хәреф төшкән саен кәгазь көйри — Сагынуларым шундый дәрәҗәдә! Кошлар минем хәлне белеп килә. Куна минем монсу тәрәзәгә. Кошлар киткәч, инә шәфәкъ нуры. Бөреләнгән гөлләр, сизеп язны Кичке җилдән ишетәм ераклашып Якынлашкан көен шигъри сазнын' Язгы чатта гүя мәхәббәтен Елап-көлеп сине көтеп торган. Иңнәренә сарылып мәдхия яз. Сөю утын саумы, шагыйрь туган? Кәүсәләрдә ургып сут акканда. Кайры исе чыккан бу кичләрдә. Ят язларда түгел шигъри көймәң. Йөрәгеңне илтмә үкенечләргә! Ян яналсаң илһам утларында. Ялкыныннан якты булсын һәр як Бөек поэмадыр Яз куенында Тавыш-тынсыз языла Яшел Байрак! Итил-су монологы Мин ерактан киләм. агып ятам. Ватан, бер үзәнең миннән күпсенмә! Бер ходам һәм синең хакка агам, акмыйм җирдә вакьп үтсенгә. күпсенмә! Бөек еллар аша, бормаланып. агып керәм олуг Хәтер булып мин сезгә Каршыгыз) а тугайланып киләм. Тарих юлын гел тәкърарлап агам мин сезгә! Илдәшләр дә килде, килмешәкләр дә. ишкәкләр дә. саллы көпчәкләр дә кыйнадылар суым шап га шоп! Яу-баскыннар төшә исләремә Көзге җилдә туңып, өсләремә Күк чагырын тартам саташып! Челтер-челтер йолдызларын коеп, иңнәремдә күк ефәген тоеп, убылып агам 1ирән уйларга Буйдан-буй) а Илне иплән юлда. ә бер очым — әллә.. әү кайларда! Сөңгеләр вә уклар, чуен туплар тиште, кисте бәгырь-суымны! ә мин менә агып яшим әле, үзгәртмәдем — салган юлымны! Ак-карага Илне мин бүлмәдем (беркемне дә кимсетмәдем). Кем ул әйтте: «Тот та — бүлгәлә!..» Кемнәр бүлгән — аның вөҗдан үлгән: юл башымнан алып — ХазаргачаI — суларымда тәре тирбәлә! • Аккан саен моңга мөлдерәп тулам, җилләр җырын тыңлап онытылам, Чишмә башы — гомер кояшым. Моңнар белән онытып та куям суларымны кай җирләргә илтеп коясым. Янган чакта күктә Кояш-тугърам, Үзәннәрем минем яшел урам, мөлдер-мөлдер ярым- агып торам — һич кенә юк шушы җирдә агып туясым!