Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЙТУ

22 яшендә һәлак булган лейтенант Олег Шәйхетдиновка багышлыйм бу әсәремне. АВТОР лым! Менә тагын мин синен яныңа килдем. Еш килмәвем өчен рәнҗемә. Язмышның олы күсәге безнең башларга, һич көтмәгәндә, шундый итеп китереп сукты әле һаман миңгерәүләнеп йөрибез, кая барып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга белмибез. Вакыт—табип, йөрәк ярасын шушы табип дәвалый, диләр. Ай-Һай, давалый алыр микән? Чит җирләрнең салкын туфрагына сине күмеп кайтканга инде менә өч ел тулып узды. Каберен туфрагына әнкәң белән утырткан чәчәкләр тамырланды, аларның орлыгыннан яңалары үсеп чыкты, әмма йөрәк яралары төзәлмәде. Күрәсең, каберең өстендәге туфрак тигезләнсә дә. яра төзәлмәстер. Елый-елый әнкәңнең күзендә яше кипте. Хәзер без бер-беребезнең күзләренә туры карый алмыйбыз. Тел очларыбызда, җанны телгәләп, бер үк сорау тирбәлә: «Кем гаепле?» Илме, минме, таркалып баручы армияме, әллә бөтенебез дәме? Кайчан гына әле мин иң ватанпәрвәр кешеләрнең берсе идем, бүген исә бөтен дөньясын ватасыҗимерәсе, бар дөньяга ләгънәт яудырасы килә. Нигә кеше белән кеше, армия белән армия, илләр белән илләр үзара гел ызгышып яши? Нигә дөньяда туктаусыз сугышлар бара? Нигә? Нигә?.. Шушы, һәм җавабын таба алмаган башка йөзләрчә сораулар, чигәмә чүкеч белән туктаусыз сугып тора. Юләр кешедәй, кайвакыт төннәрен Фәнис Яруллин (1938) — шагыйрь, прозаик, драматург, күпсанлы китап, сәхнә әсәрләре авторы. М. Җәлил исемендәге бүләк лауреаты. Казанда яши. У сикереп уянам Нинди генә шат кешеләр арасында утырмыйм, нинди гүзәл җирләрдә йөрмим шатлыклар арасыннан саркып чыгып, синен каберен күз алдымда калка Үзең сау-сәламәт яшәп тә баланнын тар каберләрдә ягуын күрүдән авыррак нәрсә юктыр дөньяда Кайгыны үлчи алырдай үлчәү юк. >шләр Бар ул андый бизмән Ул йөрәк! Шушы бизмәннең бер тәлинкәсендә минем бөтен гомер- җиңү-җиңелүләр. чыял- өметләр. күгәрелү-төшүләр, кайгы-шатлыклар. ә икенче ягында син. улым. Синең як тәлинкә бүген авырлыктан җиргә тигән. Анда синең ашкынучан йөрәгеңнең челперәмә килгән өметләре, бөреләнә башлаган мәхәббәтеңнең утка көйгән чәчәге. Анда син йөрисе юллар, син менәсе үрләр, син кичәсе дәрьялар, син сокланасы алсу таңнар Вакытсыз өзелгән гомер чәчәгеңнең бер яфрагын гына салсаң да минем барлык җиңү уңышларымны басачак, чөнки синең як тәлинкәдә авырлардан авыр кабер туфрагы Үлчәүнең икенче як тәлинкәсендә минем алтмыш елга якын гомерем. Шул гомернең яртысыннан күбесе хәрби хезмәттә үтте. Ничә еллар үз-үземне алдап: «Мин Ватан сакчысы, минем хезмәтем ин кирәкле хезмәт!» дип яшәдем Кемне якладым, кемне сакладым мин’ Кая ул безнең уртак Ватан? Үлчәү тәлинкәсенә салынган барлык гамәлләремнең очкан коннан төшеп калган мамыктай җиңел һәм тамырсыз икәнен аңлау болай да телгәләнгән бәгырьне парә-парә кигерә. Синең кайгың өстенә үз гомеремнең шундый арзан, шундый мәгънәсез очлануын күрү күңелдә гарьлек, үкенү тудыра Хәрбиләр еламый, диләр. Мин үзем сине һәрвакыт чыдам, сабыр, нык игеп үстерергә тырыштым. Ә үзем каберең өстендә яшьләремне тыя алмый басып юрам. Армия дигән албасты күңелемдәге кызгану һәм кешелеклелек хисләрен бөтенләйгә куып чыгара алмаган икән әле Мин бүген елый, чистара алуыма шатланам Ә кеше кайчан да булса бер чистарынырга, үзенең асылына кайтырга тиеш Юкса без артык керләнеп беттек. «Син элек андый түгел идең, әти», дисеңдер, улым Әйе. мин элек совет армиясенең кадровый офтшеры идем, бүген егерме икс яшьлек улын югалткан ата Элек мин хөр фикер йөртергә, үз акылым, үз теләгем белән яшәртә хаксыз бер сәясәтче идем, бүген идеология богауларыннан арынган ирекле кеше. Кеше үзенең кылган эшен, яшәгән гомерен ныклап аңлар өчен зур тетрәнүләр кичерергә тиештер. күрәсең. Мин биг. улым, сине генә түгел, үземнең үткәнемне һәм киләчәгемне дә югалттым Үткәннәрсез яшәп булса да. киләчәксез яшәп булмый һәр таңга, яңа туган һәр конто сөенеп уяныр өчен кетне үзенә таяныр иокга табарга тиеш.' Гомерем буе армиядә хезмәт игү. бер урыннан икенче урынга күченеп йөрүләр, һәрвакыт югарыдан килгән күрсәтмәләргә буйсынып яшәүләр мине шушы таяну ноктасыннан мәхрүм иткән икән Бүзен мин гаяныр ноктаны таптым шикелле ул атамнар, бабамнар нигезе икән Мин шутга ышандым гугая якларымда гына мин кабат тернәкләнә алачакмын Чит-ят җирләрдә мине калдырып китәсезмени’’» дип сорарсың, улым Юк. калдырмыйбыз. Әгәр сине монда калдырып китсәк, нинди җан белән анда яшәрбез’! Син җыена башла, улым Без сине үзебезнең туган җирләребезгә алып китәбез Син лә. мин дә ватансыз кешеләр булып күп яшәдек. Ә кешегә тере вакытта тына түгел, үлгәч тә ватан кирәк икән мин бүген шуны аңладым, улым. Шулай! Син җыена тор. улым Без әннен белән күңел хәрабәләре арасыннан синең якты истә текләреңне татын бер кат өскә калкытыйк Без хәтер шул хатирәләр белән генә яшибез. Ком арасыннан килеп чыккан алтын бопгеге кебек, көннәрдән бер көнне, шушы хатирәләр арасыннан: «Кем гаепле сон’*»» дигән сорауга җавап табарбыз төсле. ине дөньяга декабрь китерде, декабрь алды. Бу ай әниең белән минем өчен кайчандыр иң шатлыклы ай иде. Хәзер ул иң кайгылы айга әверелде. Менә әниең белән синең альбомнарыңны, көндәлекләреңне актарып утырабыз. Кара әле, улым, синең күзләрең гел әниеңнеке төсле икән. Ничектер элек моңа игътибар ителмәгән. Кара чәчле, кара кашлы кешеләрдә мондый ачык зәңгәр күзләр сирәк була бит. Егет кеше өчен син артык чибәр, артык тыйнак идең. Сиңа, бәлки, кыз бала булып туарга кирәк булгандыр. Ул вакытта, бәлки, гомерең болай мәгънәсез рәвештә өзелмәс иде. Их, улым, уйларымның мондый көтелмәгән якларга кереп китүенә миңа рәнҗемә, яме. Болар күңелнең һаман сине югалту белән килешергә теләмичә чаң кагуы, карышуы. Ә бит син безнең иң зур өметебез, иң олы шатлыгыбыз идең. Син туган көнне мин бүгенгедәй хәтерлим әле. Декабрьнең аяз, кояшлы көне иде. Гадәттәгечә, мин хезмәттә идем. Үзенең кем һәм кайдан икәнлеген әйтми генә бер хатын-кыз шалтыратты. — Алла! Майор Шәйхиевме бу? — Нәкъ үзе. — Сөенчегә нәрсә бирәсез? — Туктагыз әле, сез кем, нинди сөенче? — Минем кем икәнлегем артык әһәмиятле түгел, сөенчегә нәрсә бирәсез, дим. — Сөенчесе нәрсәдер бит. Бүләге шуңа карап булыр инде. — Улыгыз бар, иптәш Шәйхиев. — О-о, улым! — Мин трубканы куярга да онытып:—Улым бар минем, улым! - дип кычкырдым Минем тавышка батальон командиры подполковник Андреев килеп керде. Ул чакта мин батальон командирының сәясәт буенча урынбасары идем. — Нәрсә булды, иптәш майор, нигә кычкырасыз? — диде ул. — Улым бар, иптәш подполковник! - Котлыйм, дускай, котлыйм! — Уд минем кулны кысты. — Ә әнисе саусәламәтме, әйбәт котылганмы? — Ах, ансын сорарга да онытканмын.— Менә бит ул... Ярый әле трубканы куярга өлгермәгән идем, миңа шалтыраткан шәфкать туташы да сабырлардан булып чыкты, күрәсең, трубканы куймаган иде. Минем: — Әнисенең сәламәтлеге ничек, сеңлем? — дип соравыма: — Әйбәт, иптәш ата кеше Әнкәсе дә, улыгыз да бик яхшы хис итәләр үзләрен,—диде баягы шәфкатьле тавыш. — Болай булгач, сөенче бүләге зурдан булыр, уйлый торыгыз. Телисез икән — күктән йолдыз алып төшеп бирә алам. — Ансын ук теләмим, ләкин бер үтенечем бар сезгә. — Бүген барлык үтенечләр үтәлергә тиешле көн. Сезнең батальонда минем бер танышым хезмәт итә. иптәш майор—Ул танышының фамилиясен атады- Шуңа ике-өч көнлек увольнение юллап бирә алсагыз, сездән иң зур бүләк шул булыр иде. Ах, шайтан кызый, сорый белә бүләкне! Аның танышын яхшы беләм мин: өченче ротаның иң ялкау, иң булдыксыз бер солдаты. Рота командирлары үтенеп сорагач, аның белән берничә мәртәбә үзем сөйләшеп караган идем. Димәк, ягымлы тавышлы шәфкать туташы шул егетне ярата. Менә бит ул дөнья. Безнең теңкәне корыткан хөрәсән ялкавы — кемнеңдер иң якын кешесе. Ләкин, ничек кенә булмасын, биргән вәгъдәне үтәмичә ярамый. Шәфкать туташына сөенче бүләгемне, һичшиксез, бирәчәгемне әйтеп трубканы куйдым. Ул көнне минем шатлыгымның иге-чиге юк иде. Ни сорасалар, шуны үтәргә әзер идем. Җитмәсә, эчкә сыймас шатлыгымны тагын да зурай- 82 С тын. дус офицерлар котларга тотындылар: «Илгә тагын бер солдат арттыруын белән!»» диде берсе — Булачак генералның бәхетле атасына сәлам! — дип күреште икенчесе. Безнең сөекле замполитыбызнын фамилиясен дәвам иттерүчегә дан! диде өченчесе Котлаулардан башым әйләнеп бетте. Ялгыз гына калып бәхетемнең зурлыгына төшенәсем, шатлыгымны җаныма салып үлчисем килде Командир минем хәлемне аңлады, ул көнне миңа ял бирде Мин сезнең янга бала табу йортына ашыктым. Ләкин миңа шундый зур сөенеч китергән әниең, әниеңнең авыр газапларын җиңеләйтешкән мәрхәмәтле шәфкать туташлары янына буш кул белән барырга ярамын, чәчәкләр кирәк иде. Аларны каян табарга? Безнең хәрби шәһәрчектә чәчәк үстерүче теплицалар юк. Иң якын шәһәр Чиләбс. Ул да бездән 50—55 чакрым ераклыкта. Нишләргә? Кая барырга белми торганда штабтан дивизия командиры генерал Башмаков килен чыкты Аның белән партия җыелышларында гел бергә утырабыз. Ул мине якыннан белә иде Майор Шәйхиев. диде ул. Нәрсә, әллә берәр чишеп булмастай проблема бармы7 Так точно, иптәш генерал. Әйтеп карагыз, бәлки, бергәләп чишәрбез Мин ипнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирдем. О-о, диде генерал. Ватанга солдат тапкан ананы котларга чәчәк таба алмасак, без кем булабыз7 ! Хәзер үк минем машинаны алыгыз да Чиләбегә сыпыр тыгыз Генерал шоферын чакыртып китерде Бүген сез майор Шәйхиев карамагында, диде ул шоферына, кая һәм нинди тизлек белән барырга теләсә лә буйсыныгыт Мин. генералга рәхмәт әйтеп, машинага кереп утырдым «Волга-, сыртына каеш камчы төшкән чабышкыдай, кинәт алга ыргылды Күңелемдәге шатлык, җыр булып, тышка ургылды Ал да итәрбез әле. Гөл дә итәрбез әле; Киләчәктә совет илен Чәчәк игәрбез әлс Дөресен әйтергә кирәк, җырлау белән мактана алмыйм Барлык белгән җырларым кайчандыр мәктәптә укыганда пионервожатый апа өйрәткән Ленин бабай һәм совет власте турындагы җырлар гына иде. Әмма миңа җырның үзеннән бигрәк, хисләремне тышка чыгару кирәк иде. ' Алга дибез, алга дибез. Алга таба барабыз. Алга барырга кушкан бит Безгә Ленин бабабыз Минем җырлап баруымны күргәч, шофер, бераз елмаеп - Сез татармыни, иптәш майор?— диде Әйе Мин дә татар Башкортстан якларыннан Әйбәт, әйбәт, дидем мин Ә сез җырлый беләсезме7 Белом дә. Ниндирәк җырлар җырлый хәзер яшьләр? Төрлесен инде, иптәш майор Берәр җыр җырла әле Булмый, иптәш майор Кешеләр алдында җырлый алмыйм мин Ярый алайса, көчләмим Мин үз уйларыма чумдым. Йөрәгем; малай, малай! —дип типте. Үзеңне малай кешенең атасы итеп тою нинди рәхәт! Әгәр Халисәм ул тапмаса, командир бер букет чәчәк өчен илле чакрым арага үзенең машинасын кудырыр идеме? Хезмәттәш офицерларны гына кара: һәрберсе үзләре малай тапкандай сөенә. Ничек котларга белмиләр. Берсе хәтта: «Бездә өр-яңа диярлек бала бишеге бар, алып чык, әллә каян бишек эзләп йөрмә»,—диде. Рәхмәт аңа, әмма ничек инде өр-яңа Малайны кемнеңдер иске бишегенә саласың? Безнең малай ул дөньяда иң шәп малай булачак. Дөрес, мин үзем кызымны да бик яратам. Моннан сигез ел элек әнкәсе кызыбыз Розаны алып кайткач, сөенечтән очынып йөрүләрем онытылырлык кына түгел әле. Төннәрен уянмыйча озаграк йокласа, бу исән микән дип, шыпырт кына аның караваты янына барып караулар, тигез сулыш алып йоклавын күргәч җанга йөгергән рәхәтлек берни белән чагыштырырлык түгел. Ә менә хәзер инде малайлы да булдык. Малай ул шатлык кына түгел, бик зур горурлык та. Малае юк атага кешеләр, ничектер, кимсетебрәк карау- чан. Хәрбиләр арасында бу нәрсә аеруча нык сизелә. Монда бөтен нәрсә ватан язмышы белән үлчәнә. Ә ватанның язмышы малайлар, ягъни булачак солдатлар кулында. Ул көнне без Чиләбе урамнарын кырык кат урасак урадык, әмма чәчәксез кайтмадык... Берничә көннән Халисәм бала табу йортыннан чыкты. Бүреккә сыярлык кечкенә улымны кулларыма алып, әрле-бирле йөрендем. Куанычымнан йөрәгем дөп-дөп типте. Шушы кадерле җан иясен бар көчемә күкрәгемә кысасым килде. Халисә минем уйларымны сизгәндәй: — Син саграк маташ, йә төшереп җибәрерсең, булмаса китер әле үземә,— дип, баланы алырга үрелде. — Юк,—дидем.— мин моны хәзер беркемгә дә бирмим инде. Бу бит солдат. Әйеме, улым. Менә син ай үсәсен көн үсеп, әтиең кебек командир булырсың, шулаймы? Әйе, әйе, эге-эге диген, улым. Кычкырып әйт, бөтен дөнья ишетсен. Боларның гаиләсендә бер солдат арткан икән, дип дуслар сөенсен, дошман көенсен. Нинди дошман дисеңме, улым? Дошманнар күп инде алар. Безне бит төрле яктан империалистлар чолгап алган. Империализм ул — җиде башлы аждаһа, улым. Аждаһаның бер башын киссәң, ул баш урынына тагын ике баш үсеп чыга. Ул туктаусыз корбаннар сорый. Син, улым, әкият батырыдай, шушы аждаһаның башын кисәрсең. Нәселен корытырга кирәк аның. — Әллә нинди аждаһаларың белән яңа туган баланың башын катырма әле.— дип. Халисә баланы минем кулдан алды. — Әни, мин дә тотып карыйм әле шуны. - дип әнкәсе янына Роза йөгереп килде. - Өлгерерсең әле, кызым,— диде Халисә,— хәзергә аның мәм-мәм ашыйсы килгән. Әйеме, улым? Халисә малайны имезә башлады. Үзе, бәхетле елмаеп, миңа карады: Кара әле, Фәрит, нинди исем кушабыз соң улыбызга?— диде ул. - Ниндиме? Минемчә, берәр интернациональ исем. — Әстәгъфирулла!—диде Халисә.- ике татардан туган малай ни өчен әле ниндидер интернациональ исем йөртергә тиеш? Мин ул чакта—совет иле, совет армиясе, совет халкы дигән төшенчәләрне миемә шыплап тутырган кызыл командир — үземнекен тәкърарларга тотындым. — Безнең улыбыз татар авылында яшәмәячәк. Ул хәрби командир булачак. Әгәр без аңа татар исеме кушсак, мондагы балалар аны «гололобый татарчонок» дип ирештерәчәкләр. Гомумән, татар теле, татар исеме нәрсәгә кирәк ул? Менә мин үземнән генә алам Татар авылында татар мәктәбе бетергән килеш хәрби училищега килеп кердем. Русчага күчү бик рәхәт булды дисеңме миңа? Белгән әйбереңне дә сөйләп бирә алмый интегәсең. Ялгыш ычкынган сүзеңнән көләргә торалар. Кыскасы шул, әнкәсе, балага татар исеме кушмыйбыз Бу татар авылы түгел. Хәрбиләр шәһәрчеге. Монда кешенең милләте юк Милләтсез кеше буламыни?— диде Халисә. Милләт дип, үзеңнен үлеп бара торган гореф-гадәтләренә ябышып яту искелек калдыгы гына. Без коммунизмда яшисе кешеләр. . Коммунизмда кешеләр бары тик Ленин сөйләшкән телдә генә сөйләшәчәкләр. Әйе. бүгенге көн күзлегеннән караганда бу күпләргә бик көлке тоеладыр Әмма ул чакта мин нәкъ шулай уйлый идем . Татар телендә сөйләшеп, шушы дәрәҗәгә ирешкәнсең бит әле, — диде Халисә t Юк. әнкәсе, хәрби училищега чыгып киткәндә мин үз-үземә сүз бирдем моннан соң бер генә авыз сүз дә татарча сөйләшмәскә! Татарлыкны онытырга Минем белән нигә татарча сөйләшәсен соң? Синең кәефеңне җибәрәсем килмәгәнгә. Аннары, мин бит синең белән өйдә сөйләшәм. Өй өчен, кухня өчен татар теле дә ярый Ә тормыш игәргә рус теле кирәк Бер авыз! а биш тел дә сыя! Сыюын сыя. тик кирәксез нәрсә белән аны тыгызлау артык Балага рус исеме кушабыз, рус сүзләре белән теле ачылсын Русча уйласын. Татарлыгын онытсын. Ул үзенең баласына тагын рус исеме кушар. Шуннан аның татарлыгы өч буында оныгылыр Кеше үзенең тамырын, үткәннәрен онытмаска тиеш Ә кешене узганнары белән тел бәйли, шуны истән чыгарма, иптәш майор Безнең тамырлар унҗиденче елгы революция вакытында ук өзелгән инде. Кечкенә милләтләр никадәр тизрәк бетсә, үзләре өчен шуның кадәр яхшырак. Алар бөек рус культурасыннан тизрәк авыз итә башлаячаклар. Халисәм минем белән кызып бәхәсләшергә тотынды Хәтта руслар үзләре дә бу кадәр үзләрен якламыйдыр, диде ул. Армия кешенең тышкы кабытын гына түгел, эчен, уй-фикерләрен лә бу кадәр үк үзгәртәдер дип уйламый идем һәр нәрсәнең формасы белән эчтәлеге тәңгәл килертә тиеш, дидем мин Өстемдә совет армиясе офицеры формасы йөртеп, башкача уйласам, мин кем булыр идем? Армия Ватанның калканы Калкан, гадәттә иң каты корычтан эшләнә. Ә офицер армиягә калкан коя тортан корыч ул. Русның бер олы шагыйре, әгәр совет кешеләреннән кадак ясасаң иң каты кадак булыр иде. дигән. Совет кешеләреннән шул кадак белән шөреп кенә ясан бетерделәр инде, диде Халисә. Мин ул вакытта бу сүзләргә әһәмият бирмәдем, әлег е сүзләрдә никадәр мәгънә барлыгын аңлар өчен миңа яңадан егерме елдан артык яшәрт ә, сине югалту ачысын татырга, йөрәкне канлы яшь белән юарга кнрәк булган икән Ул чагында мин тәки үземнекен иттем, сиңа Олет дип исем куштырдым Дөрес, әниең: Ичмасам Алик дип кушыйк, татарчарак булыр дип караган иде. мин: Олег Кошевойлар кебек батыр булып үсәчәк ул минем улым Кешене үзенең исеме дә тәрбияли, дип. кырт кистем енә. улым, хезмәт итәргә баргач синең безгә язган беренче хатын. Хатларың, көндәлекләреңне әнисн һәркөн кабаг-кабат укый Укыган саен алар өстене күз яшьләре тама Хатларын яңгыр астында калган кәгазь кебек чуарланып бет те инде М — Кадерлеләрем— әтием. әнием!—дип язасың син.— Ниһаять, мин бүген хезмәткә килеп урнаштым. Кайчан гына әле Чиләбедәге югары танк училищесы курсанты идем. Хәтерегездә микән, мине укырга озатканда искиткеч шәп табын әзерләгән идегез. Мәҗлескә бик күп офицерлар килде, һәммәсе матур-матур тостлар әйтте. Шунда берсе әллә шаярып, әллә чынлап болай диде: — Дусларым, минем сезгә бер соравым бар. Әйтегез әле. кеше җиргә нәрсәгә туа? . — Яшәр өчен. -— Кеше икәнлеген раслар өчен. — Ә кеше икәнлегеңне ничек расларга була? — Бөек ачышлар ясап, гасырлар буе онытылмаслык акыллы эшләр эшләп. Бу бәхәс байтак дәвам итте, ләкин күбесе шушы фикерләрдән ерак китмәде. Шунда бер яшь капитан сикереп торды да: — Офицер иптәшләр,— диде.— Минем уемча, кеше дөньяга армиядә хезмәт итәр өчен туа. Аның сүзеннән кайберәүләр көлеште, кайберәүләр бәхәскә керде. Ә ул үзенең хаклы икәнен исбатларга тырышып, болай дәвам итте: — Ә нигә? Архимед әйткән бит: бирегез миңа шундый бер рычаг, шуның белән мин Җир шарының асзын-өскә әйләндерермен, дигән. Әйдәгез әле уйлап карыйк: Җир шарының астын өскә әйләндерерлек рычаг нәрсә? Әлбәттә, армия. Шулай булгач, армиядә хезмәт итү безнең барыбыз өчен дә иң зур бәхет түгелмени? Браво, браво! Менә әйтте ичмасам. Капитан Румянцевка шушы сүзләре өчен генә дә бүгеннән майор дәрәҗәсе бирергә кирәк. «Шәп әйттең».— дип капитанның кулын кыстылар, тик бер миңа таныш булмаган майор гына: — Шәбен шәп әйттең, ләкин бик оста булгач, син шуны да әйт: дөньяның астын өскә әйләндерү нигә кирәк? Җир без рычаг тыгып әйләндермәсәк тә гел әйләнеп тора ләбаса. — Аңламаганга салышмагыз, иптәш майор,— диде капитан Румянцев. Җир, әлбәттә, әйләнә. Ләкин без аны үзебезнең якка әйләндерергә тиешбез. Йөзе белән коммунизмга таба борылсын ул. Мәҗлес шактый кызган иде, капитанның сүзләрен хуплап, янә бер тост күтәрелде. Мин, бу капитанның сүзләренә ничек җавап бирерсең икән дип. сиңа карадым, әти Безнең күзләр очрашты. Син үзеңә сүз алыр вакыт җиткәнен аңлап, торып бастың. — Дуслар, хезмәттәшләр, офицерлар! Монда әйбәт, акыллы фикерләр күп әйтелде, аларны кабатлап тормыйм. Улымны югары командалык училищесына озатканда мин бары тик шуны гына әйтәм: улым, син кадровый офицер гаиләсендә тудың, синең бөтен балачагың хәрби шәһәрчектә үтте Хәрби хезмәтнең. Ватанны саклауның иң изге эш икәнен беләсең. Син бөтен гомереңне шушы изге эшкә багышлаячаксың. Бу, әлбәттә, бик күркәм сыйфат. Миннән теләк шул: нинди генә авыр хәлдә калсаң да ике нәрсәгә хыянәт итмә: аларның берсе Ватан, икенчесе— Намус. Синең сүзләргә гөрләтеп кул чаптылар. Мәҗлес таралгач та без синең белән Ватанга хезмәт итү турындагы сүзне дәвам иттек. Бәлки әле төне буе сөйләшеп чыгар идек, әни бүлмәгә кереп: Җитәр инде сезгә. Баланы алҗытып бетерәсең тәмам. Бу сүзләреңне политзанятиедә солдатларыңа сөйләргә калдыр.—дип, безне вакытында туктата белде. Мин әниемнең сагышлы, моңсу күзләренә карадым: — Нәрсә, әни. минем училищега китүемә риза түгелме әллә син? — дидем - Юк, юк,— диде әни,-—шикләнергә урын калдырмыйча,— риза. Әниемне юатасым, иңнәреннән кочып, моңарчы әйтелмәгән матур сүзләр әйтә ем, аннан да бигрәк аның кочагына сыенып, үземне тагын 86 бер кат бала итеп тоясым килде. Әмма, әтием, синнән кыенсындым, балачагалыкта, сентиментальлектә гаепләрсең дип курыктым. Бары тик иртәгесен мине олагырга чыккач кына әнинсн әллә нинди йомшаклык һәм җылылык бөркеп торган кочагына кереп бер мизгелгә эредем Аның кулларыннан күчкән рәхәтлеккә оеп шактый тордым. Әйе, искә төшерсәм. истәлекләр күп инде Училищеда дүрт ел үтеп китте. Менә хәзер син әйткән Ватанга хезмәт итү башланды Хәрби сер булса да. әти. синнән яшермим, безне Кавказ арты Хәрби округына 7 нчс Армия карамагына җибәрделәр Чиләбе югары танк училищесын бетергән өч лейтенант белән без башта Ереванга килеп төштек. Анда берничә көн торганнан сон безне Кироваканга җибәрделәр. Монда бик үк тулы булмаган дивизиянең танк ротасына училищеда укыган дустым Владимир белән бергә туры килдек. Мине өченче. Владимирны беренче взводның командиры итеп куйдылар Тормыш шартлары белән мактанырлык түгел Рота командиры безгә: «Әлегә тулай торакта урыннар юк. әнә. уку бүлмәсенә урнашып торыгыз. җай чыккач тулай торакка кертербез». дип китеп барды. Владимир белән икебезгә бер бүлмә. Анда бер өстәл, ике урындык һәм икс карават. Стенада төрле плакатлар, уку өчен кирәкле стендлар. Бәдрәф ише нәрсәләр турында әйтен тормыйм инде, ансына түзәр идең, юыныр өчен суы юклыгы ачуны китерә Ашау-эчү такы-токы. Миңа бу Чиләбе- дәге хәрби училищедан соң. ниндидер бер ташландык, руслар әйтмешли, «алла тарафыннан онытылган» бер жир булып тоела Тагын шунсы, әти. монда Карабахның кайнар җилләре үзен бик сиздерә. Без килеп төшкән көнне нәкъ менә мин билгеләнгән вгводтан бер әзербайжан егете каккан иде. Биредәге командирлар әлеге хәлгә гади бер әйбер итеп кенә карадылар Күрәсең, мондый хәл беренче генә түгелдер Минем әле хәтеремдә, бәләкәй чакта, сезнең белән бергә хәрби шәһәрчектә яшәгәндә сезнсн бер солдатыгыз автомат алып качкан иде. Сез бөтен ротаны гревота белән күтәреп, аны эзләдегез. Син хәтта ул көнне кунарга кайтмадың. Икенче көнне генә бик арын, бик ярсып кайтып кердең Таптыгызмы? дип сорады әни Таптык, дидең син. Хәзер нишләтәсез инде аны? Аны хәзер берни эшләтеп тә булмый инде, безнең камап алуыбызны күргәч, үзен-үзе атып үтерде. Тинтәк! Син озак кына әрле-бирле йөрендең һәм болай дип дәвам игген: Агылып үлүе генә җитмәгән, совет солдатына хас булмаганча сүзләр язып калдырган Имеш, армия кешенең кешелеген бетерә, имеш, монда гыңлцучан, буйсынучан робот булып йөргәнче, үлүен яхшырак Политик аңлату эшләре җигешми әле бездә Армиянең, киресенчә, кешене кетне игү мәктәбе икәнен һәр солдатка төшендерү җитми Монда, әлбәттә, гаепнең юан башы миндә Партиянең акыллы карарларын һәр солдатның йөрәтено ярып сала алмыйм, димәк Син шулай үзеңне озак битәрләдең, әти. Мин боларны нишләп искә тошерәм соң әле? Бүген, нишләптер, мин гел сезнең турыда уйлыйм Әллә сагынам инде. Хәрби кеше үзенең күңелендәге андый хисләрне үтерергә тиеш икәнен аңлыйм, әти. ләкин сагынам. Әлегә ул хисләрне җиңә алмыйм Ярый әле магнитофонны алганмын, андагы язмаларны тыңлыйм Әнинең туган көнен уздырган чакта син. әти. үзеңнең бала чагыңны сөйләгән идең Мин. сиңа сиздерми генә, син сөй ләгәннәрне магнитофонга яздырып бардым. Хәер, бу турыда тәфсилләбрәк языйм әле Чөнки бу минем тормышымда иң бәхетле көннәрнең берсе иде Училищены тәмамлап, безгә дипломнар тапшырасы көнне, яңа алган яшел «Жигули»стыз белән сез кңтеп төштегез Запастагы полковникка кабыгыннан яна гына чыккан гейтенаит- тан сәлам, дин каршыладым сезне — Саумы, улым,—дип, икәүләп кочып алдыгыз.—Дипломнар тапшыру булдымыни инде, улым? — Юк әле. Озакламый безне Чиләбе шәһәренең үзәк мәйданына тезделәр, һәммәбезгә тантаналы төстә дипломнар тапшырылды. Бу 1989 елның 23 июле иде. Дипломнар тапшыру тантанасы беткәч, без Чибәркүлгә киттек. Анда синең элек бергә хезмәт иткән дусларың яши иде. Аларда ике көн кунак булып, өйгә соңгы вакытта яшәгән җиребез — Пермьгә кайтырга чыктык. Первоуральск шәһәренә җиткәч, бер кибеткә туктадык. Әни кибеткә кереп китүгә син: — Ә беләсеңме бүген нинди көн?—дип сорадың. — Юк,—дидем,— нинди көн соң? — Бүген әниеңнең туган көне. Үзенә сиздерми генә берәр сюрприз ясарга иде. Беләсеңме нәрсә, мин хәзер базарга сыптырам. Әниең сораса, заправкага китте диярсең. Син бераздан урап килгәнче әни белән кибетләрдә йөрдек. Юлда бик матур урман аланына җиткәч, син: — Карагыз әле, нинди шәп алан, әллә бераз туктап алабызмы?— дидең. Туктадык. Ашыйсыбыз бик килгән иде. Әни машинадан ашъяулык алып, яшел чирәмгә җәйде. Син әнигә: — Син, әнкәсе, ә-әнә теге тирәләрне урап кил әле, чишмә-мазар юкмы икән,— дидең. Безгә аны чигкәрәк җибәреп тору кирәк иде. Әни китүгә табын әзерләргә тотындык. Көчкә күтәрерлек карбыз алгансың икән—табын уртасына аны .куйдык. Карбыз янына шампан шәрабы килеп кунаклады. Бик шәп ысланган колбаса һәм тагын әллә ниләр ашъяулык өстенә тезелде. Әни килгәч: — О-о, сез мине читкә куып җибәреп бик каты сыйланмакчы идегезмени әле?—диде.— Бу кадәр сыйны кайдан таптыгыз? — Әнә теге кошлар китереп китте,—дидең син. һәм, кайсыбыз башлый дигәндәй, миңа карап куйдың. Мин шунда, синнән алдан үзем әниемне котлыйм дип: — Әнием!—дидем.— Бүген әтиебез белән минем иң бәхетле көнебез. Бүген синең туган көнең, әни! Котлыйбыз үзеңне. Син безнең иң зур бәхетебез. Без әнине икәүләп кочаклап үптек. Шампан ачылды, карбыз туралды. Бик озак, бик күңелле утырдык. Шунда мин. әти, сиңа: «Әти, мин синең бала чагын турында, ничек үсүең, ничек хәрби кеше булып китүең, әни белән ничек танышуың турында ишетәсем килә,— дидем.— Әни миңа күп нәрсәләр сөйләсә дә синең хакта сораша башласам: «Үзе турында үзе сөйләр әле»,—дип. бу үтенечемне гел читкә кагып килде. Син шунда яшел чирәмгә чалкан ятып, ике кулыңны баш астыңа салдың. Изүләрең чишеп җибәрдең. Синең шулай таралып, үзеңнең хәрби кеше икәнеңне онытып, балаларча мавыгып сөйләвеңә сокланып карап тордым». ин, улым, ун балалы гаиләдә үстем. Сигез малай һәм ике кыз. Еллары нинди иде тагын! Ач яңаклы, яшьле күзле, сәләмә киемле елларга туры килде минем балачак. Иртән торуга гаиләдәге һәр кешене бары тик бер уй борчый: бүген нәрсә ашарга? Әти белән әни безнең ипи сорап тилмергән күзләребезне күрмәс өчен читкә борылалар. Хәер, алар өйдә рәтләп тормыйлар да. Без уянып ут алуга, бригадир килеп, аларны эшкә куалый башлый. Әни, бичара, бригадир нинди эшкә кушса — шунда чаба. Аның ашлык сугу М машинасына көллә биреп торуларын мәңге онытасым юк. Андагы тузан, андагы авырлык! Хатын-кызларның күбесе, бик күбесе бу эшкә түзми, ә безнен әни түзә. Тузанга тончыкмас өчен ул авыз-борынын яулык белән бәйләп куя Сугу машинасының киштәсенә китереп куелган авыр көлтәләрне үзенә таба шудырып китерә дә. бавын урак белән кисеп, машина барабанының олы авызына тыгып җибәрә Сугу машинасының тимер тешләре минут эчендә көлтәне чәйнәп чыгара Тимер тешле олы авызга тагын икенче көлтә кереп китә. Иртә таңнан кичке караңгыга чаклы шулай Әнинең керфекләрен, яулык астыннан бүселеп чыккан чәчләрен тузан сара. Кайвакыт ул. күзенә кылчыкфәлән кермәсен дип. кырыйлары резина белән кысаланган махсус күзлек кия. Ләкин колхозның күзлек алырлык та акчасы юк. Күзлегеңне ватсаң - үзеңнән түләтәләр Күзлеге ватылудан куркыпмы, әни аны күпвакыт кими. Ә ашлык сугу элек ел әйләнә дәвам игә иде. Без әнигә «Нигә бу кадәр авыр эшкә йөрисең, бүтән җиңелрәк эшкә күч», дисәк, ул: «Моның, балалар, үзенә күрә хикмәте бар. ди иде Күрәсез бит. әтиегез кешеләргә көне-төне балта чаба, мич чыгара, тегү тегә Мин авыр эшкә йөрмәсәм аны да колхоз үзенә суырып алачак. Тамак туйдыручыбыз калмаячак...» Әйе. безнең әтинең кулыннан килмәгән эш юк. Ул өйне нигез бүрәнәсеннән алып соңгы кадагына кадәр бер үзе эшли ала. Безнен авылда анык кулы г имәгән берәр өй бар микән9 Юктыр. мөгаен Кайсына мич чыгарган, кайсына тәрәзә капкачлары, рамнар ясаган Кайсының өснең черек бүрәнәләрен алыштырган. Кемнәргәдер ихата әйләндерешкән, абзар-кура салышкан. Ә кыш җитсә авыл агайлары, үзләре иләгән тиреләрен кү1әреп. әти янына киләләр. Әти җиделе лампа яктысында төне буе тун те! ә. Авыл агайлары, хәйләкәр елмаеп, алып кергән тиреләрен җәеп салалар Карале. Миңнетдин абзый, тунның рәте китте бит. Мина берәр тун әмәлләп бирә алмассыңмы? Ник әмәлләмәскә? Аллага шөкер, кул үзебезнеке Ә тун янына берәр бүрек дисәм, ни әйтерсең? Ни әйтим синнән әйтү миннән үгәү' Бүрекле дә итәрбез үзеңне Авылның шундый хөрмәтле кешесен бүрексез йөртеп булмас бит инде. Ә тун белән бүрек янына берәр пар бияләй дисәм9 Әйтәсең икән бияләен дә тегербез. Алайса. Миңнетдин абзый, шулай сөйләштек Миңа шушы тиреләрдән тун белән бүрек өстенә бер пар бияләй тегеп бирерсең инде, яме Ярар тегербез. ди әти. тик сиңа тагын икс бәрәнеңне суярга туры килер Ничек ике бәрәнемне? Без бит шушы тиреләрдән дип сөйләштек. Юк. без шушы три тәр тән шмә тек От әр тш те ш\шы тире төрдән бүрек, тун. бияләй тек дисең икән алары инде биш яшьлек малаеңа булыр. . Икәүләп көлешен алалар. Аннары теге агай Алайса. Миңнетдин абзый, болай гына итик бер бүрек, бер тун. бер пар бияләй тек син болардан Булган-булган малайның өсте бөтәйсен Ә минем тунны ямаштырып җибәрсәң татын өч ел чыдаячак әле. Дөресен генә әйткәндә, яңа тунны бик киясе дә килми Яңа тун белән колхоз тиресен түгеп йөрү килешмәс иде Олыларның шулай юк-бар нәрсәдән кызык табып көлешеп утырулары. бер караганда гаҗәбрәк тоела иле Хәзер уйлап карыйм да. алар үзләренең мәзәкләре белән борчулы уйларын ераккарак куарга тырышканнардыр. дигән нәтиҗәгә киләм Безнең әти. яше өлкән булу сәбәпле, сугышка бармаган Ул яктан без. анылдаг ы күп кенә балалар белән чагыштырганда, бәхетле идек От и үзен сугышта ирләре үлеп калган толлар, ятимнәр алдында, ничектер. бурычлы саный иде булса кирәк андыйларның йомышын һичбер вакыт кире какмый иде Билгеле инде, ул чакларда эшнең күбесе рәхмәткә эшләнә. Әгәр берәрсе әтине бәхилләтәсе килсә, ачы бал белән сыйлап җибәрә. Әти андый көннәрдә өйгә кәефләнеп кайта. —Килер әле бер шундый заман: өстәл тулы ипи булыр,—дип сөйләп китә ул. — Ул ипине теләсә кайчан кисеп ашарга ярармы соң, әти?—дип сорау яудырабыз. — Ярар, ник ярамасын! Күпме теләсәгез, шуның кадәр ашарсыз. — Теләгән кадәр ашасаң, бик тиз бетәр ул, әти. — Бетсә, әниегез тагын салыр: эзләп-эзләп түгел, мич тутырып. — Аның кадәр ипилек ашлыкны урлар өчен бик олы кесәләр кирәк булыр,— дип. энем Хәйдәр сүзгә кушыла — Ул чакта инде колхозда кесәләп урлау бетәчәк,— ди әти,— колхоз кешегә ипине өйдәге авыз санына карап бирәчәк. -— Әгәр кайбер кешеләрнең авазы ике булса, андыйларга ике өлеш бирерләрме? — ди икенче энем Госман. Без Госманның сүзеннән көлешеп алабыз. Күз алдына икешәр-өчәр авызлы кешеләр килә. Алар әллә ничә авыз белән берьюлы ашыйлар. Ул авызларга бөтен килеш ипиләр, бәрәңгеләр, самавыр кадәр кабаклар кереп китә. Ә Госман безне көлдерә алырлык сүз әйтә алуыннан канәгатьлек алып янә остара: — Бер табышмак әйтимме үзегезгә? — Әйт! — Тик бушка түгел. Мичкә бәрәңге тәгәрәткәндә берне миңа артык бирсәгез генә әйтәм. — Әйдә инде, әйт. — Тыңлагыз алайса: «Үзе баралмый, үзе таралмый, үзе ашыга үзе ачыга». — Бу табышмагың өчен артык бәрәңге бирү түгел, өлешсез калдырырга кирәк сине.- ди әти. -Кемнән ишеттең син моны? — Урамдагы малайлардан. ■— Бүтән кабатлыйсы булма, ишетсен колагың. Югыйсә бөтенебезне бәрәңге үсми торган җиргә җибәрерләр. — Бәрәңге үсмәгән җирдә нәрсә ашап торалар, әти? — Атаң башы! Сүз һәрвакыт, нидән генә башласа да, ашауга кайтып кала. Әти безнең сораулардан котылыр өчен ишегалдына чыгып китә. Ә иң күңелле көннәр — бәйрәм көннәре. Безнең әтине, синей кулың тәмле дип, сугымга йөртәләр. Шунда берәрсе суйган малның үпкә- бавырын. берәрсе эчәге яки тәпиен биреп җибәрә. Казанда гөбер-гөбер ит кайный. Ул кайчан пешеп чыгар икән дип, без авыздан сулар агызып, казан тирәсендә бөтереләбез. Ит пешкәч, әти һәммәбезгә өлешләп бүлеп бирә. Яшенә, гаиләдә тоткан урынына карап, өлеш төрлечә була. Кечкенәрәкләр минеке бәләкәй дип шыңгырдый башласалар, әти кулындагы агач кашык комсызланучының маңгаена төшәргә мөмкин. Ашап туярга, чәчелгән борчаклардай, кайсыбыз кая чыгып сибеләбез. Урамдагы малайларга нәрсә ашавың белән мактанмасаң, ризык күңелгә төшеп җитми сыман. Өйдә тавыш басылуга, әти үзенең дога китапларын кулына ала. Китаплар безнең өйдә бер киштә. Барысы да диярлек калын һәм саргаешып беткәннәр. Әтинең иң кадерләп саклый торган китабы — Коръән. Аңа беребезгә дә тотынырга ярамаганын яхшы беләбез кагылмыйбыз Әти үзе дә Коръәнне кулына тотар алдыннан әйбәтләп юына, аннары бисмилласын әйтеп кенә ала. Коръән китабының һәр бите киң бушлык калдырып басылган. Әти әнә шул ачык урыннарга тормышта булган мөһим вакыйгаларны язып баракайсыбыз кайсы елны туган, кемне ничәнче елда армиягә алганнар, ул аннан кайчан кайткан, ничәнче числода сыер бозаулаган, кайсы елны бәрәңге уңган — бөтенесе берәр-берәр җөмлә белән язып куелган. Без әтинсн язуын укын алмыйбыз. Ул гарәп хәрефләре белән яза. Без ана: «Син, әти. коръәнчә язасың», дибез Ә кич белән, сәкегә тезелешеп йокларга яткач, әти безгә догалар өйрәтә. «Раббанә атыйнә фитдинья хәсәнәтен. вә фил ахирәти хәсәнәтән» Без анын артыннан кабатлыйбыз Догалар укылып беткәч, берәребез әтигә сорау биреп куя: «Әти, кешеләрне алла яраткан дисең, ни өчен ул аларны ашамый торган итеп яратмаган? Ул шул хәтле кодрәтле булгач, ашамый торган итеп тә ярата алыр иде бит!» Әти соравыбызга җавап бирми. Йоклаганга салыша. Без анын йокламаганлыгын беләбез, әмма кабат сорау биреп йөдәтмибез Үзебез хыял дөньясына чумабыз Чынлап та, кешеләр ашамый яши алсалар, ничек шәп булыр иде Дөньядагы бөтен кыенлык шул җитмәүдән бит. Кешеләр ашамаса. колхозлар да налог салып интектермәс иде Югыйсә сыерның сөтен, тавыгыңның йомыркасын, сарыгыңның йонын, бакчаңның бәрәңгесен колхоз дигән убыр суырып бара Калганын да үзебез ашый алмыйбыз заем түләргә, кием-салым яңартырһа, китап-дәфтәрләр алырга акча кирәк. Сөт-катыкны әни үзебездән ун чакрым ераклыктагы Октябрьски каласына илтеп сата. Кайвакыт чилә1сн күгәрешеп барырга безнең берәрсбезне ала Без бик геләп барабыз, чонки сөтеңне сата алсан, берәр крәндил эләгүе мөмкин Крендилне бик тиз ялт итеп куябыз, уртадагы тишеге генә кала Беркөнне шулай әни үзе белән мине алды Иңенә көянгә-чиләк белән сөт аегы, бер кулга кечкенә кәрзин белән күкәй, икенче кулына бер чиләк кагык. Катык чиләгенең тоткасына аркылы таяк тыгып, таякның икенче башыннан мин күгәрештем. Авыл читеннән узучы юлга чыгып басчык Машина көтәбез. Кагык-сөт сатирга баручылар бездән башка ла байтак Ул чакларда шәһәр яки район тирәсендә шофер булып эшләүчеләр үзләренең йөк машиналары белән гаң тишегеннән сөтчеләрне калага илтәләр иде Йок машинасының әрҗәсе шыгрым тула. Әгәр берьюлы гына сыеп бегмәсәләр. ике урыйлар иде. Менә без чыгып баскач, озак көттерми бер машина килеп туктады Шоферы яңарак армиядән кайткан егет иде, ахры, өстендә хәрби кием. Машинага менгергәнче үк хатыннардан акча җыя башлады ул. Менә кулын сузган шофер безнең әни янына килеп җит ге. Әнинең аңа түләрлек акчасы юк иде. Улым, диде әни шоферга, яңадан бер барганда бүгенге өчен дә түләрмен, зинһар, утырт инде Акчаң булгач утырырсың, диде шофер һәм безне калдырып ки геп бармакчы булды Киг мисең! диде әни бик гаярь тавыш белән. Менә моны күрәсеңме9 Әни күкрәгендәге Алтын йолдызына күрсәтте Аны әнигә Герой апа булган өчен күптән түгел генә биргәннәр иде Күрәм, мин сукыр түгел, диде шофер. Күрүең күрсәң дә аңлап бетермисен бугай, диде әни Бу. апаем. Герой аналарга гына бирелә торган Алтын йолдыз Мондый йолдызлы кешеләр теләсә нинди машинага бушлай утырып йөрергә хаклы Вәт шул! Әни чиләкләрен машинадагы хатыннарга биреп менеп угырмакчы булган иде. ләкин шофер әллә нинди әшәке сүзләр белән әнигә ташланды Тарткалаша торгач, әнинең бер чиләк сөте түгелеп китте. Тавыш купты. Кемдер әнине, кемдер шоферны яклады Хәер, шоферны яклаучылар күбрәк иде бугай, чөнки һәркемнең тизрәк кузгалып китәсе килә Бу гаргыш нәрсә белән бетәр иде. билгесез, ләкин шулвакыт машина әрҗәсендәге ниндидер бер хәрби кешенең: «Отставить!» дигән гавышы ишетелде Күрәсең, районнан утырып килгән булгандыр Ул ярыйсы ук зур чиндагы офицер иде бугай Армия тәртипләрен оныгын өлгермәгән шофер әфисәрнен боеру чан тавышыннан бер мәлгә югалып калды Герой апа алдында хәзер үк гафу үтенегез һәм аны машинага утыртырга булышыгыг. Йә. нәрсә карап торасыз? Әфисәр кобурасын капшап куйды Тагын бер ганкыр кабатлаганны көтәсезме9 Шофер әни янына килеп нәрсәдер мыгырданды. Гафу үтенүе булгандыр инде, ләкин безгә аның гафу үтенүеннән бигрәк, машинасына утыртуы кирәк иде. Без утырып киттек. Юл буе мин бу әфисәрдән күземне ала алмадым. Аның куе яшел кителе, матур кокардалы фуражкасы, билендәге һәм бер як иңе аша төшкән сары каешы һәммәсе шулкадәр килешле иде, ирексез- дән: «Их, менә шушындый әфисәр булсаң иде»,— дип уйлап бардым. Сөт сатып кайткач, күңелемдәге уйларымны дустым Наилгә чиштем Наил минем яшьтәш. Аның әтисе сугышта, әнисе сугыш вакытында колхоз эшендә үпкәсенә салкын тидереп үлгән. Наилләр алты бала, өйләнгән абыйлары белән бергә яшиләр. Мин һәр’ шатлыгымны, һәр кайгымны иң беренче аңа сөйлим. - Ну малай, бүген бер әфисәр күрдем,— дидем мин - Менә ичмасам кеше! — һәм Наилгә сөт сатарга баргандагы вакыйганы сөйләдем.—Әйдә, малай, үскәч без дә әфисәрлеккә укырга китәбез. — Син китәрсең,— диде Наил көрсенеп—Мин быел мәк гәпкә бармыйм шул. Колхозга эшкә йөри башлыйм. Колхозга эшкә йөргән кешеләргә өч йөз грамм ипи бирәләр. — Соң, без бит әле дүрт класс кына бетердек. Син колхозда ни эшләрсең соң? — Кырга тирес чыгарырмын. Мин үгез җигә беләм инде. Яз көннәрендә тырмага йөрермен. Җәй көне печәнгә. И-и, колхоз эшенең нәрсәсе бар аның. Мин Наилне чын күңелемнән кызганып куйдым. Туйганчы ашамасак та, безнең хет елаганда баштан сыйпарга әниебез, тыңламаганда каешлап алырга әтиебез бар. Беркөнне Наилнең энесе Зәйтүн минем энекәштән болай дип сорый икән: — Хәйдәр, сине әтиең кыйныймы? — Сүзен тыңламасаң булгалый инде. Матчада сыек тал чыбыгы тора безнең. — Әтиең кыйнагач, берәр миңа әйтерсең әле, яме? - Нигә? ,( — Әти суккан җир нинди була икән, шуны күрәсе килә. Ә бераздан, бакча утамаган өчен үзенә әтидән тиешле «өлешен» алгач, Хәйдәр урамга чыгып йөгергән. — Менә карагыз, менә карагыз, болар әти чыбыклаган урыннар. Малайлар Хәйдәрнең ыштанын салдырып «әти кулы»нын эзләрен карарга тотынганнар. Безнең урамда әтиле малайлар юк диярлек. Ул көнне Хәйдәр, орден алган батырдай, «әти эзләре» белән мактанып йөрде. Яшерен хыялымны Наилгә сөйләгәннән соң миңа озакламый «Әфисәр» дигән кушамат тактылар. Ләкин мин бу кушаматка һич хурланмадым, киресенчә, горурландым гына. Дөресен әйткәндә, безнең авылда кушаматсыз кеше юк. Мулла абзыйларны, гел балда-майда йөзгәнгәдер инде, «Үрдәк» диләр. Безнең әти ни өчендер «Үрәтник». Бер күршебез — «Җен», икенчесе — «Черки», кемдер—«Чаташ», кемдер — «Хуҗа Насретдин». Мин шулай «Әфисәр» булып алгач, малайлар бергә җыелган чагында әфисәрләр тормышы хакында сүз ешаеп китте. -г- Әфисәрләр үгез җигеп тырмага йөрми инде,— ди беребез. - һы,—дип эләктереп ала икенчебез.— алар кулларына наган тотып команда биреп кенә утыра Ә син үгез дисен. — Әфисәрләргә паспорт бирәләр микән?—ди өченчебез. — Әйттең сүз, аларга нәрсәгә паспорт? — Нәрсәгә булсын, колхоздан качарга? — Әфисәрләр армиядә була, ә армиядә колхоз юк. — Колхозсыз илләр бар микән дөньяда? - И аңгыра! Колхоз булмаса, бөтен кеше авылдан качып бетәчәк... Без шулай хыялланабыз. Малайлар инде мине чын әфисәр итеп саный. - Әфисәрләрне бушка гына ашаталардыр, әйме9—дип әйтеп куя берсе. Әлбәттә! Аларнын ашау байдан, үлем ходайдан инде. — ди икенче белдеклесе Туйганчы ашарга ирек булса, син күпме ашый алыр идең9 Көненә бер бидрә бәрәңге белән бер ипи Ипи белән бәрәңгедән кала, тагын нинди ризыклар бар икән дөньяда? , Без саный башлыйбыз Кабак! Чөгендер' Кәлҗемә! Прәнник! Бәлеш! Ботка! Шуннан артыкка хыялыбыз җитми Хәер, ашау турында күп сөйләнмәскә тырышабыз. Чөнки шундук ашыйсы килә башлый. . Бик нык теләгән теләк кабул була, диләр Унынчы класстан сон мин Саратов хәрби училищесына укырта барып кердем. Өч елдан ялт изеп торган әфисәр киемнәре киеп, иңнәргә лейтенант погоннары тагып авылга кайттым Яшем егерме ике булса да, әле малайлык бетмәгән Эчтә горурлык Авыл урамыннан яловый итекләремне шыгырдатып ашыкмыйча гына атлыйм Менә күрегез: абзагыз чын офицер! Таныш-белеш- ләр белән күрешкәндә үзләренә сиздермичә генә күзләренә карыйм Янәсе ничек, ошыйммы мин сезгә? Ошаталар, сокланалар Өлкәннәр мактап иңнәрдән кагып китә һәр яңа кеше белән очрашкан саен янә бер башка үсә барам Егет кешегә бәяне, әлбәттә, иң элек кызлар куя Әгәр алар сине чын егеткә санамый икән, әючләнсп кенә әллә кем була алмыйсың Кичен клубка киттем. Клубта «вечер» бара. Кызлар, егетләр төрле уеннар уйныйлар, берәм-берәм дә. кара-каршы чытып та бииләр Мондый вечерлар искелек инде, дидем янымдагы бер егеткә Хәзер культурный кешеләр танцевать итә. Дөресен әйт epi ә кирәк, җыр. бию дигән нәрсәләргә осталык чамалы минем Ә менә училищеда укыганда танцевать игәргә бераз өйрәнеп кайткан идем Танцыны без дә маташтырабыз, диде янымдагы егет, менә уеннарны уйнап бетергәч, танцыга күчәрбез һәм яшьләр бераздан авыл уеннарын тәмамлап, танцыга күчтеләр Ләкин монда ни өчендер кызлар гына пар-пар биеде Егетләрнең кыюлыгы җитмәдеме, белми иделәрме егет белән кыз парлары бик сирәк иде. Мин бу хәлгә хәтта сөенеп куйдым менә хәзер үзеңне күрсә тергә була! Клубка килеп керү белән кара кашлы, кара чәчле, зәп-зәнгәр күзле кызта күзем төшкән иде, шуны биертә чакырдым Кыз карышмады Мин аның биленнән эләктереп алдым О-о. кызның нечкә.сыгылмалы биле, җитез хәрәкәтләре, оялчан елмаюы мине тәмам әсир итте Исемен ничек, чибәркәй? дидем Исемемне сорап маташкан буласың, беләсең бит. диде ул. Валлаһи белмим Белмәссең инде Каян белим, безнең авылныкы да түгелдерсен әле Безнең авылда мондый гүзәлләр юк иде шикелле Кызга минем сүзләр ошадымы, ул гади генә men: Мин Халисә бит. артурам Мөгслсем кына, диде Шулаймыни?! Кара инде, син шундый матур кыз булып ни арала үстең сок? Син читтә йөргән арала . Халисә белән бик тиз герләшеп китүебез кайбер егетләрнең саруын кайната башлады бугай, безнең якка усал-усал карашлар ташладылар. Кайберләре ата каздай ыслаштырып ук алгалый иде. — Чамала, Фәрит, сиңа болар бер-бер этлек эшләргә җыеналар,—диде Халисә. — Ничава! — дидем.— Алардагы йодрык бездә дә чирләмәгән. — Шулаен шулайдыр.— диде Халисә,—әмма сиздерми генә клубтан чыгып китсәң, яхшырак булыр иде. — Син нәрсә? — Мин ңак кына: офицер башым белән шушы авыл маңкаларыннан куркып качаргамы?—дип әйтеп ташламадым Халисәнең мине яклавы, авыл егетләренә ботарларга бирмәскә тырышуы күңелемә хуш килде. Менә бит ул офицер булу нинди шәп! Юкса авылның ин чибәр кызы сине яклашыр идеме?! Бәлки әле без Халисә белән озак биегән булыр идек, ләкин гармунчы шып итеп гармунын туктатты. Мин кызны җитәкләп кырыйдагы эскәмия янына чыгарып куйдым. Шул арада кинәт клубта ут сүнде. Мин аны- моны уйларга өлгермәдем, каты-каты йодрыклар өстемә ява башлады. Кемдер якадан эләктереп алды, кемдер бил каешыннан/ — Совет офицерын кыйнарга хакыгыз юк! Моның өчен беләсезме нәрсә булачагын?—дидем. — Без совет офицерын түгел, кәпрәеп кайткан авыл егетен кыйныйбыз, диде берсе һәм дык итеп кабыргага сылады. Билгеле, минем йодрыклар да тик кенә тормады. Кайсыдыр башы белән корсакны сөзде. Иң яманы—берсе погонны йолкып алды. — Утны яндырыгыз, утны,— дип кычкырдым.— Монда политик җинаять эшләнә. Кызлар чәр-чәр килде. Утны яндырдылар. Минем пбгон үземнең аяк астында ята икән. Аны альт кесәгә салдым. Ут янып китүгә, кызлар ягына күз ташладым: Халисә чыгып таймаганмы? Юк, ул кызлар арасында. Әнә ул минем янга йөгереп килде. Җиң эченнән хуш исле кулъяулык тартып чыгарды: — Битең канаган, Фәрит!—Ул хушбуй исе аңкып торган кулъяулыгы белән минем битемне, маңгаемны сөртте. Шушы ләззәтле минутларны озайтыр өчен мин тагын бер кат кыйналырга әзер идем. — Син аларга ачу саклама инде,— диде Халисә, клубтан чыккач.— Авыл егетләрен үзең беләсең бит. — Син килеп битемне сөртә башлагач, мин барысын да кичердем, Халисә.—дидем. Без ул көнне булачак әниең белән таң атканчы йөрдек. Бер авылда туып үсүебезгә карамастан, бер-беребезгә сөйләр сүзләребез, уртаклашыр яңалыкларыбыз күп иде. Әниең былтыр гына урта мәктәп тәмамлап, райондагы бер удмурт авылында сатучы булып эшли башлаган икән. Ул чагында мин нәкъ менә синең кебек егет идем. Буем гына бераз кыскарак булгандыр. Ике ел буе хатлар алышып тордык, ә ике елдан мин әниеңне алып киттем. Менә, улым, әниең белән шулай яши башладык. Ә соң синең яраткан кызың бармы? л чагында минем соравыма җавап бирмәдең, кызарып кына куйдың. Күрәсең, йөрәгеңдәге иң яшерен хисне безгә ачып саласың килмәгәндер. Ә менә хәзер, синең альбомнарыңны карап утырганда, сиңа кызлар язган берничә хат килеп чыкты. Аларны алып укыганга гафу ит, улым, чөнки синең эчке дөньяңны, хезмәт итә башлагач нинди уйлар, нинди кичерешләр белән яшәвеңне беләсебез килә. «Исәнме, минем генералым!» — дип башланып китә беренче хат. Беренче дим. чөнки син аның конвертына берле саны куйгансың. — 94 У Хезмәт урынына барып урнашкач язган хатынны алдым. Ләкин мин аңлап бетермәдем, син кем булып йөрисен анда, кемнәр белән командовать итәсең? Гомумән, мин сезнең хәрбиләрнен тормышын аңламыйм Ә хәрбиләрне яратам үзем. Хәрбиләрнең миңа шунысы ошый алар бүген монда, иртәгә җәһәннәм астында. Нинди романтика! Мин бу Чиләбе шәһәреннән гарык инде. Менә быел унны бетерү белән янына барам. Генерал хатыны булып йөрермен шунда. Генерал дип әйтүемә үпкәләмә. Олег, менә мин әйтте диярсең -син барыбер генерал булачаксың. Буй- сынын килгән, бераз калынаеп та китсәң коеп куйган генерал инде. Безнең әти әйтә: начальник булыр өчен, иң беренче, кешегә гәүдә кирәк ди Бәлки дөрестер бу. Шөшле буе солдат ничек кенә акыллы булмасын, аны генерал итәргә тиеш түгелләр, минемчә Чөнки начальник үзенең тышкы кыяфәте, мәһабәт гәүдәсе белән үк «менә мин!» дип горырга тиеш. Кичә телевизордан кырык яшьлек бер генералны күрсәттеләр. Сиңа да унсигез ел калган икән дип карап утырдым. Унсигез елны гына мин түзәргә әзер. Әлсгә Шәхси машинаң юклыгын гафу итәм Кирәк жиргә мине танк белән йөртерсең. Танкың бардыр бит? Танк белән, бәлки, тагын да романтичныйракгыр әле. Бер утырып карыйсы килә иде шуңа. Карале, Дон Кихот ым минем, син анда үзеңнең Әрмәнстаныңда әрмән к&гзлары белән гиптереп йөри күрмә тагын. Әрмән кызларын бик темперамеитный диләр, берәрсе башыңны әйләндерсә, соңыннан качып та котыла алмассың. Андый эшеңне сизсәм, генерал дип тормам, колагыңны борып кайтырмын. Ә мин сизмәгән эш юк. чөнки мин бераз күрәзәче Генералым, мин сиңа бер серемне ачарга булдым алс. Беләсеңме, мин бит сине апамнан тартып алдым Апам Оля сине әти-әниләр белән таныштырырга дип ойгә чакырган иде Сине күрү белән йөрәгем әллә нишләп куйды «Бу егет минеке булырга тиеш!» дидем үз-үземә Безнең Оля ул егетләрне перчатка урынына алмаштырып гора. Үзе белән укый торган курсташ студентлары арасыннан гына да икәү килен йөри Коля дигәне Оля өчен тугызынчы каг балконнан ташланырга әзер. Коля белән Женясы гына җитмәгән, сине ияргеп кайткан. Тукта әле мин әйтәм. моны кызык итәргә кирәк, дим Ләкин нәрсә эшләргә һич. башка килми Уйлый торгач болай иттем: син әти-әниләр янына Оляның күзенә карап утырганда коридорга чыктым да Коляга «Хәзер үк безгә килеп җиг. кәләшеңнең башын бер курсант әйләндергән Олядан колак кагасын килмәсә. берәр хәйлә тап», дип шалтырап ым. Дөресен әйткәндә, минем сине Коля белән сугыштырасым килде. Коля бик көнче егет, әтәчләнергә ярага, ә кызлар өчен сугышкан егетләрне карап гору кызык биг Мсн<> бер мәлне ах-ух итеп Коля килеп керде. Коляны күргәч, апа «Мин биг сиңа бүген килергә кушмагае идем, нишләп йөрисең’» дип ташланды. Мин Коляның әтәчләнә башлавын көттем йә ища. йә Оляга килеп ябышыр, дип уйладым, ә ул мин көткәннән хәйләкәррәк булып чыкгы. Әллә синең таза озын буен, дошманына ташланырга әзер торган уяулыгың аны шүрләгте: «Әйе. диде Коля Оляга моңсу карап, бүтен килми идем, ләкин шундый хәл килеп чыкгы» «Нин.ти хәл?» диде апа «Әни кинәт кенә бик каты чирләп китте. Үлгәнче булачак киленне бер күрәсем килә. Бу дөньядан киткәндә улымны кем кулларына калдырып киткәнемне белмәсәм, гүремдә тыныч ята алмам, ди Яратмавыңны белом, әмма үлем түшәгендә яткан кешегә мәрхәмәт күрсәтерсең дип ышанам Әнинең гомере минутлар белән генә санала», дип бетерде ул сүзен. Бу минутта Коляның күзләре шулкадәр сатышлы иде, хәтта үзем дә ышанып куйдым. Безнең Оля егетләрне спг алыштырып торса да. авыру яки көчсез кешеләргә карага бик шәфкатьле, шуңа медицина институтына кергәндер инде ул Ә менә Коля апамның шушы сыйфатыннан бик оста файдалана белде Оля чыгып киткәндә минй: Марина, Олегка боегып утырырга ирек бирмә. Шахмат булса да уйнагыз. Олег шахмат уйнарга бик ярата,— дип чыгып китте. Миңа аларның чыгып китүе генә кирәк иде. Синең бер алдыңа, бер артыңа төшеп маймылланырга тотындым. Әтиләр мине оялтырга тырыша башлагач, аларны үз бүлмәләренә куып чыгардым. Минем, бөтен дөньясында синең белән генә каласым килде. Дөрес, син миңа ул чакта бала-чага дип кенә карадың. Ә минем йөрәгемдә диңгезләр шаулый, янар таулар кайнар сулышын бөрки иде. Үземне шулай бер күрүдә гашыйк була аламдыр дип уйламый идем. Ни генә әйтмә, уналты яшь иде бит инде миңа Ә безнең класстагы бөтен кызларның егетләре бар. Хәтта кызлар арасында беркөнне укытучылар: «Егетләр белән интим мөнәсәбәткә кергәнегез бармы?» — дип, яшерен анкета уздырдылар. Әйтсәм ышанмассың: алтмыш ике процент кыз «әйе» дип җавап биргән иде. Безне әти-әниләребез картаеп беткәнче бала-чагага саныйлар. Ул көнне син минем белән рәтләп сөйләшмәдең. Хәер, апа чыгып китүгә минем белән чытлыкланырга тотынсаң, бәлки, синнән күңелем кайткан булыр иде. Минем нәкъ менә синең апага булган тугрылыгыңны сындырасым, сине җиңәсем килде. Җиңү бит ул мәхәббәт үк татлы нәрсә. Ә мәхәббәттә җиңү икеләтә татлырак. Мин сине озатырга чыктым. Син кул биреп кенә китә башлагач: «Апа миңа синең күңелеңне күрергә боерык биреп калдырды. Башкача күңелеңне күтәрә алмадым инде, бер үбеп карыйм әле үзеңне»,—дип синең муенына сарылдым: Синең иреннәрең башта җавапсыз иде. Соңыннан син дә уяндың... Оля шул китүдән Николайларында калды. Коля аны үзләрендә калырга ничек ризалата алгандыр. Ансын, бәлки, җизнәкәйдән берәр сөйләтермен әле. Аннан сиңа язармын. Ә туйларына чакыру билетын сиңа бирергә дип апам миңа калдырып киткән иде. мин аны сиңа бирмәдем. Апамны күрсәң, йә тагын аңа карый башларсың, дип курыктым. Менә шул. Хатымны укый-укый армадыңмы әле? Арымасаң, тагын бер нәрсә язам. Беләсеңме, соңгы вакытта мин әти-әниләрне аңлап бетерми башладым. Миңа калса алар, минем синең белән дуслашуымны, сиңа баш-аяк гашыйк булуымны өнәп бетермиләр бугай. Юк. юк! Бу аларның сине яратмаулары түгел. Моның сәбәбе бүтәндә. Әгәр дөрес сиземләсәм, Оля кебек, бу кызыбыз да, көтмәгән-уйламаганда очып китәр дип куркалар шикелле алар. Әти әйтмешли, синең анда «кайнар нокта»га барып эләгүең дә бик сөенечле хәл түгел. Йә, ярый, хәзергә җитеп торыр. Хәлләрең мөшкелләнә башласа, тиз арада миңа хәбәр ит. Мин синең яныңа очып барып җитәрмен. Әлегә менә мине бик сагынганда карый торырга, фоторәсемемне салам. Матур бит мин, әйеме? Кара аны. фоторәсемемне бүлмәңә килеп керү белән күз төшәрлек урында тот. Әгәр берәр кыз фатирыңа аяк басса, бу өй хуҗалы икән инде, дип борылып чыгып китәрлек булсын. Хәзергә сау бул, сәлам белән синең Маринаң». аринаның сиңа язган беренче хатын укыгач, уйларым еракка китте Аның сиңа «генералым!» дип яратып дәшүе йөргәмнең кайсыдыр катламында инде күмелә башлаган хатирәләрне өскә калкытты. Әниең белән без дә бит сине. улым, булачак генерал итеп күңелебезгә беркетеп куйган идек, һәр ата үз улында үзенең тормышка ашмаган хыялларын эшкә ашыручысы, үзенең дәвамчысын күрә Синнән яшермим, улым, генерал булырга мин дә тырышып-тырышып карадым. Хәрби академиягә керер өчен ике тапкыр Мәскөүгә бардым Беренче М баруда безнең частьтан без өчәү идек. Капитан Владимиров, майор Кыям Дәүләтбаен һәм мин. Имтиханнарны без Дәүләтбаен белән әйбәт кенә бирдек, Владимиров кына бик ялтырый алмады. Кайткан вакытта ул: — Сезне бүгеннән үк котларга була инде, егетләр, ә мин физикадан сынаттым бугай, дип офтанган иде. Шунда аңа Дәүләтбаев: ■— Котларга ашыкма әле, дустым. Сездә — русларда шундый бер мәкаль бар бит: «Не говори гоп, пока не перепрыгнул!» Әле чакыру килми торып, кердек дип күңелләрне ымсындырмыйк Дәүләтбаевның сизенүе дөрескә чыкты Без имтиханда тиешле баллны җыя алмаганбыз, имеш Минем контроль эшнең бер бите югалган. Дәүләтбаевның тагын нәрсәдер җитешмәгән Мин үземнең академиягә үтә алмавыма бик гаҗәпләндем, ләкин иң гаҗәпләндергәне Владимировның узуы булды Ул хәтта үзе дә моны көтмәгән иде. Академиядән чакыру килгәч: «Егетләр, әллә бу ялгыш микән?» дип ихластан сөйләнеп йөрде Икәү генә калгач, Дәүләтбаев Мин моның шулай буласын көткән идем, диде — Нш .1' — Нигәме? Сәбәпләре моның гирәндәрәк. Үзен уйлап кара: син һәм мин кем дә, Владимиров кем? . — Владимиров капитан. - дидем, ә без майорлар Икебез дә хәрби училище бетереп, армия тормышының ачысын-төчесен унбиш ел буе җилкәбездә 1атыган офицерлар. Белемебез дә Владимировныкыннан һич ким түгел. Төнлә йокыдан уятып сорасалар да имтихан сорауларына җавап бирә алачагыма шикләнмим мин — Ансы шулай, диде Дәүләтбаев. Тик монда хикмәт синең белән минем белемдә түгел. - Алайса нәрсәдә соң? Безнең татарлыкта. — Әйттең сүз. дидем мин, чәпчеп. Монда руслыкның, татар- лыкныц ни катнашы бар? Дәүләтбаев әрле-бирле йөренде Аның нәрсәнедер әйтеп бетермәве сизелеп зора иде. Әллә ул миңа ышанып җитмиме? Сүзне башлагансың икән, ахырына кадәр җигкер инде син. дустым, дидем мин. Синең бер нәрсә зурында уйлап караганың бармы. Фәрит? Нәрсә турында? Ни өчен безнең тагарлар арасыннан зур полководецлар чыкмый? Нәрсә, без башка халыклардан аңгыраракмы? Яисә без ялкау, булдыксызлармы? Зур полководецлар алар бар халыкта да күп гүгел инде Алай димә. Син менә барлык югары постлардагы түрәләрне, армия генералларын, маршалларны санал кара Дөньяда ин күп генераллар, иң күн маршаллар безнең илдә, һәм туларның туксан тугыз проценты руслар — Соң, без бит Рус илендә яшибез, дидем мин. ни әйтергә белмичә. — Юк. без Рус илендә гүгел, Совеглар Союзында яшибез, диде Кыям, кыза башлап Ә болар икесе ике нәрсә Дәүләзбаев үзе Башкортстанда туып үскән та гар Әти-әниләрс укытучылар булган Татарлар турында ул күп укый Ял вакытларында китапханәдән чыкмый, архивларда катынып ятарга ярага Төпле белемле егет, шуңа күрә бүген мин аны бүлдермичә диярлек тыңладым Ә ул: Мин инде маршаллар турында әйтмим дә. дип дәвам итте Академия бетергән генераллары да бик әз безнең халыкның. Хәтта революциягә кадәр үк утыздан артык генералы булган гатар халкы, барлык халыкларга «тигез тормыш бүләк иткән» революциядән соң кинәт кенә аңгыраеп калганмы әллә? Син әйтерсең Бөек Ваган сугышын да йөздән артык генералыбыз булган дип. Ансы дөрес. Чөнки ул чакта фашизм җиңү өчен һәр халыкның үз арасыннан чыккан, шул халыкның характерлы сыйфатларын яхшы белгән командирлар кирәк иде. Моны югарыда утыручылар бик оста файдаланды Сугыш беткәч, безнең кирәгебез калмады Ә менә руслар арасыннан, сугыш вакытында әз генә үзләрен күрсәтергә өлгергән командирларны да академияләргә җибәреп укыттылар. Әзмени урта белеме юк килеш академия бетергән маршаллар?! Шулай, дустым, татар батырларын татар булганы өчен генә дә күрмәскә тырышалар. Син рейхстагка беренче булып байрак элүчеләрне беләсеңме? — Беләм: Кантария, Егоров... — Юк шул, юк. Кантариядән алда Владимир Маков группасындагы татар егете Гази Заһитов кадый рейхстаг өстенә беренче Җинү байрагын. — Кем әйтте аны сиңа? — Кем әйтүе әһәмиятле түгел. Хакыйкатьне эзләүчеләр бар икән әле дөньяда, һәм мин ышанам: хаклыкны нинди генә авыр таш белән бастырып куйма, аны кубарып ташлардай көчлеләр табылыр. — Әгәр инде чынлап та рейхстагка беренче байракны кадаучы Гази Заһитов икән, яңадан анда Кантарияләрне. Егоровларны меңгерү нигә кирәк булган? — дидем мин. — Кантария — грузин. Егоров—рус. Шуннан аңла инде үзең. Без бит халыклар дуслыгы «чәчәк аткан» илдә яшибез. — Соң бит үзең Гази Заһитов Маков Владимир группасында булган дисең. Монда да халыклар дуслыгы чагылмыймыни? — Син әллә артыгын беркатлы, әллә мине үртәп маташасың,— диде Кыям.— Сталинның грузин икәнен онытма, дустым. Сугыш вакытында «халыклар атасына» ярарга тырышучы командирлар әз булган дисеңме? Аларга Сталинның турыдан-туры приказы кирәкми, ялагай кеше югарыдагыларга ярау фәнен бик тиз үзләштерә. Татарларны кысу, аларның батырлыгын күрмәскә тырышуны мин сиңа йөзләрчә мисаллар белән раслый алам. Синең инде Әмәт-хан Солтан дигән легендар очучы турында ишеткәнең бардыр. Кырым татары ул. Менә шушы татар егете сугыш вакытында фашистларның җитмеш ике самолетын бәреп төшерә. Ә син аңа ничә тапкыр Советлар Союзы Герое исеме бирелгән дип уйлыйсың? — Белмим шул. — Икс тапкыр. Ә бит әле ул сугыштан соң да дистә еллар буенча яңа самолетларны сынаучы булып эшли. Геройга дүрт тапкыр тәкъдим ителә. Әмма һаман шушы татарлыгы комачаулый. — Гел шул татарлыкка кайтарып калдырасың син. - Мин түгел, фактлар үзе шулай сөйли моны, дустым. Син бит башсыз егет түгел, чагыштырып кара: Кожедуб алтмыш бер, Покрышкин илле тугыз самолет бәреп төшерә. Аларга өчәр тапкыр Герой исеме бирелгәнме— бирелгән... , Мин шактый вакыт сүзсез утырдым. Үз гомеремдә бер генә тапкыр да башыма мондый уйлар килеп караганы юк иде. Кыям әллә нәрсәләр белә икән. Бәлки, ул аларны Сталинга үчле булганга сөйлидер Ни генә әйтмә, аның әтисе — Сталин чорында ГУЛАГ ачыларын татыган кеше. Гап-гади тарих укытучысының «халыклар атасы» каршында нинди гаебе булгандыр, алла белсен. Хәер, Кыямга карап фикер йөртсәң, аның әтисенең бик үк гади укытучы булмаганлыгын аңлавы авыр түгел. — Уйла, уйла, дустым,—диде Дәүләтбаев.— Тормышта уйланырлык нәрсәләр күп. Безнең халкыбыз, әгәр чын дәүләтле халык булса, әллә кайчан бөтен дөньяга танылыр иде. Бездә батырлар да. башлылар да җитәрлек. Сугыш вакытында күкрәге белән дошман амбразурасын каплаучы дүрт йөздән артык кешенең егерме икесе татар икәнен әйтү дә җитә. Хәер. Александр Матросов үзе дә татар. - Син нәрсә? — дип, сикереп тордым.— Каян алып әйтәсең моны? - Соң, мин бит үзем Башкортстанныкы Александр Матросов белән бер үк районнан Учалыдан Минем аларның авылларында булганым бар — Кунакбай авылында Юныс абзыйны белмәгән кеше юк. Газеталарда Александр Матросовның рәсеме чыккач «Бу минем Шакирҗан бит»,— дип йөргән ул. Юныс абзый гына түгел, барлык авылдашлары таныган аны. — Ә ни өчен соң ул Александр булып киткән9 — Анысы бүтән мәсьәлә инде аның. Акыллы кешеләр татарның башына гел сугып торуларын күрә килгәннәр. Кем исемен, кем динен алыштырган. — Ай-Һай, дидем мин, мондый фикерләр белән син ничек армиягә килә алдың? — Армиядә мин гаделлек күбрәк дип уйлый идем. Хәзер фикерләрем үзгәрде. Бәлки, китәрмен дә әле — Юк, юк, китмә, дидем мин Менә киләсе елда тагын академиягә имтиханнар биреп карарбыз. Мин ышанам: академиягә кергәч, әлеге фикерләреңнең дөрес түгеллегенә үзен үк аңлаячаксың. - Рәхмәт, диде Кыям, бик теләсәң, академияңә үзең барырсың. Миннән җитеп торыр. һәм, минем үгетләүләремә карамастан. Кыям яңадан ул якка әйләнеп тә карамады. Без тагын өч офицер (икебез рус иде) имтиханнар тапшырырга Мәскәүгә киттек. Бу юлы мине өстәмә сораулар белән «батырдылар». Рус милләтеннән булган офицерлар шома гына узып киттеләр. Әмма шуннан соң да әле миңа акыл кермәде, партиянең югары мәктәбендә укый башладым. Мөмкин кадәр өскәрәк үрмәләп, хезмәттәш дустым Кыям Дәүләт баевка: «Син хаклы түгел, менә миңа кара. Гали татар малае нинди дәрәҗәгә иреште», диясем килде. Әмма күпме тырышсам да. полковник дәрәҗәсеннән узып булмады Ә Кыям Дәүләт- баев берничә елдян бөтенләйгә армиядән китте Озаткан чакта аның белән тагын бер утырып сөйләштек. Мин синең карашларыңны үзгәртергә тырышмыйм, .тиде ул, чөнки моның мөмкин эш түгеллеген беләм. Бу лагерь системасы безнең каныбызга, җаныбыз!а ныклап сеңгән инде. Тикмәгә генәмени Сталин корбаннары эшафотка «Яшәсен Сталин!» дип кычкырып менгәннәр Без бит кечкенәдән үк һәммәбез лагерьларда үскән кешеләр Пионерлар пионерла! ерьда, без хәрбиләр хәрби лагерьда, авыл кешеләре колхоз дигән ла!ерьда, тоткыннар үз лагерьларында Безнең бөтен ил тоташ тимер койма белән әйләндереп алынган лагерь. Аннан беркем чыгып китә алмый Чьи ып китәргә теләүчеләрне без мушкага утыртып торабыз Син әллә безгә армия империалистлардан саклану өчен кирәк дип уйлыйсынмы? Юк, шушы лагерь системасын таркатмас өчен кирәк ул армия — Син бигрәк инде.—дидем Кыямга, ачуым килеп, әллә нинди нәтиҗәләр чыгарыр:а торасың. Бездә татарларны кысалар диюең белән дә килешә алмыйм Безнең татар халкын үз иленнән кумаганнар әле Чәчән, карачай, немец, калмык, кырым татарлары кебек кусалар ни әйтер идең? — Куалар иде, ләкин без Россиянең кече теле кебек, нәкъ авыз эчендә утырабыз Дөрес, ул үзенең кече телен кисеп ташларга да күп сорамас иде, әмма безне куып таратуга караганда, буйсындыр) аңа зуррак канәгатьләнү бирә. Көчле дошманны кол итү. аның ихиаярын сындырудан да ләззәтлерәк ни бар дөньяда? Патшалар ни өчен Пугачев кебек бунгарьларнын баш га аяккулларын, аннан соң !ына башын кистергән? Чөнки корбаны бодай озаграк җәфаланган Безнең халык белән дә шул хәл: башта иркебезне, аннан динебезне, әкрен-әкрен телебезне ала тордылар. Ә ирексез, телсез, динсез кешенең үз фикере, үз ихтыяры була алмый, ул кол: а әйләнә Без Кыям Дәүләтбасв белән шулай аерылыштык Яңадан аны очратырга туры килмәде Менә хәзер, күпме еллар үткәч. Кыям дусның никадәр хаклы икәнлеген күреп шаклар кагып утырам. Улым, исән булсаң да, ай-һай, генерал дәрәҗәсенә ирешә алыр идең микән? аринаның икенче хаты бераз бүтәнчәрәк язылган булып чыкты. Элеккечә ярым шаярып «генералым!» димәгән, ә: «Олег,—дип кенә башлап киткән. -Соңгы вакытларда күңелем ни өчендер шомлана. Гел начар төшләр күрәм. Бүген, имеш, синең белән каядыр барырга чыкканбыз, өстебездә каргалар өере әйләнә Кайберләре кинәт түбән ташланып сине чукырга килә. Син куасың, ташлар атасын, ләкин алар таштан да курыкмыйлар. Каркылдашалар, күбәйгәннән күбәяләр, усалланганнан усалланалар. Мин сиңа ярдәмгә ташлан- макчы булам, ләкин син мине үзеңә якын җибәрмисең. Бар, дисең, читкә йөгер, юкса болар сине дә чукый башларлар, ә минем сине каргалардан чукытасым килми, дисең. Мин һаман яныңнан китмәгәч, ачуланып куып җибәрдең. Менә шундый төш, Олег. Билгеле син төшләргә ышанмыйсың, ләкин мин бу төштән һич айный алмый. Шуңа күрә, элекке хатыма җавабын килмәсә дә, борчуларымны язып салырга уйладым. Кара аны, миннән бернәрсәне дә яшермә. Хатыңны озын итеп яз. Әгәр ун биттән дә ким язсаң, хатыңны укымаган килеш үзеңә җибәрәм. Озын итеп язылган хатыңны көтеп—синең Маринаң». Маринаның шушы хатына җавап итептер инде, озын хат язгансың, улым, тик аны ни өчендер җибәрмәгәнсең. Бәлки, бу — хатыңның караламасы гынадыр, чөнки аның күп кенә урыннары сызылган, ә син бик пөхтәлек ярата идең, мондый сызгаланган хатны сөйгән кызыңа саласың килмәгәндер. Ни генә булмасын, бу хатыңны укыгач, сине тагын да ныграк аңладым. Хәер, сине генә түгел, үземне дә. Синең күзләрең йомылгач кына минекеләр ачыла башлады шул. Үзем синең Маринага язган хатыңны укыйм, үзем синең һәр адымыңны күз алдымнан кичерәм. Менә ул хат «Марина! Бүген мин сиңа яңа исем уйлап таптым әле—Сары шөпшә! Син каршы килмәсәң, моннан ары мин сине шулай дип кенә атармын, яме. Ни өчен Сары шөпшәме? Моның үзенә күрә кечкенә генә тарихы бар. Кичә синең хатың килгәч, укып чыктым да өстәлгә куйдым. Башка вакыттагы кебек шунда ук җавап язарга утырмадым. Нигә дисәң, сиңа бераз үпкәләгән идем. Син андй: җавап хатың ун биттән ким булса, укымый кире кайтарам, дигәнсең. Ун битлек хат язу ул минем өчен ун чакрым араны ун мәртәбә йөгереп узуга караганда да авыррак. Менә шул сүзләрең өчен үпкәләп, караватка сузылып ятып, газеталар караштыра идем, ачык форточкадан бер сары шөпшә очып керде дә минем борын төбемдә выж-выж оча башлады. Куып-куып карыйм—китми генә. Ачуымнан, кулымдагы газетаны бөкләп тотып, моның берәр җайлырак җиргә кунганын көтә башладым. Ә ул. хәерсез, синең хат өстенә кунды. Хатың өстендә шөпшә үтереп, аны пычратасым килмәде, шөпшәне куаларга тотындым. Минем куалавымны күргәч, ул борыныма кунып, шәп итеп чагып алды. Шунда минем башыма: «Карале, бу бит Маринага хат язмаганга миңа ачулана түгелме соң? —дигән уй килде.— Әллә соң ул Маринам үзе микән?» Дөньяның без белмәгән хикмәтләре, серләре күп бит аның. Көннәрдән бер көнне син минем ачык тәрәзәмнән шөпшә яки кош булып очып керсәң, мин гаҗәпләнмәм кебек. Газеталарымны бер якка ыргытып, сиңа хат язарга утырдым. Нәрсә языйм, нәрсә белән ун битне тутырыйм икән? Мөгаен, балачактан башларга кирәктер. Мин бит сиңа үземнең балачагым турында сөйләгәнем юк әле. Бер уйлаганда, мин дә шул үземнең яшьтәшләрем кебек: тудым. М укыдым, үстем. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Хәрби шәһәрчектә, кадровый офицер гаиләсендә туган малай бишектән төшүгә үк солдатка әверелә. Бу һич арттыру түгел, уенчыклар һәммәсе үтерү коралы, пистолет, пулемет, танк, самолет. Әти мине иртән «подъем1 » дип уята, «отбой» белән яткыра. Мина, әлбәттә, кызык. Әтием: «Менә молодец! Чын солдатлар җитезлегендә сикереп тора минем улым, караватын җыештыра, арыса шыңгырдамый»,— дип мактап та җибәрсә, түбәм күж- кә тия. Әтигә ияреп һәркөн салкын су белән юынам Ә кайчагында, йомшаграк кар яуган көннәрне, урамга чыгып кар белән тәнне ышкыйбыз. Әти мине карга ауната. Берберебезгә карлар ыргытышабыз. Йөгерәбез, сикерәбез. Өйгә кергәч, бөтен тән уттай яна Андый чакларда әни әтине җиңелчә генә тиргәп ташлый: - Балага салкын тидертерсең әле. Аны үзең белән тиңлисең Гомерлек чир эләктерсә... Әти миңа хәйләкәр күз кыса: - Солдат кешегә салкын тими, әйеме? — Так точно! дим мин, солдатларча төз басып Өйгә кунаклар килсә дә: Үскәч кем буласын инде син? дип сорыйлар Мин һич икеләнүләрсез: Командил булам,— дип җавап бирәм Ә командир нишли соң ул? — Комапдилмы? Командил кулына пистолет тотып «пах-пах» ата. Фашистлар егылып-егылып калалал Хәзер фашистлар юк бит инде, —ди килгән кунак, немец фашистларын җиңдек. Кемгә «пах-пах» итәрсең икән соң? Мин ярдәм көтеп әтиемә карыйм. Әти: Социализмның дошманнары җитәрлек аның диген, улым. Хәзер дошманның кулы озын: атом бомбалары тоткан куллар океан артыннан безгә үрелергә генә тора. Әти безнең хәрби училищедан соң югары партия мәктәбе бетергән кеше Мин белгәннән бирле ул - йә батальон, йә полк, йә часть командирының сәясәт буенча урынбасары. Шуңа күрә аның мондый фикер йөртүенә һичкем гаҗәпләнми. Әтиемнең: безне бәген яктан дошман камап алган, әз генә уяулыгыңны югалттыңмы бугазыңа пычак тыгачаклар. дигән сүзләре аның бәгыреннән чыккан сүзләр. Хәер, мин әтием 1 урында түгел, үземнең балачагым турында ята идем бит әле Әйе, җиде яшемдә инде мин армиядә җиде ел хстмәт иткән хәтле солдат тормышын белә идем Укырга кергән елны әти минем туган көнгә пнейматик пистолет алып бирде Ул нәкъ чын пистолет төсле Аның үзенә күрә пулясы да бар Ул мишеньгә барып кадала, аны тартып аласың да яңадан атасың. И-и. бу бүләккә минем сөенүләрем* Чөнки мин аралаша торган малайлардан бөтенесенең дә мондый пистолеты юк Малайлар каршында дәрәҗәм бер башка үсеп китте Өйдә һәркөн ату ярышлары оештырабыз. Стенадагы обойның чәчәге дисеңме, тишек-тошык дисеңме, түшәмдәге лампочка дисеңме берсе дә калмый Бервакыт әни кайтып кертәндә лампочкалар ватыгы өстендә кыртый индеецлар биюе биеп ята идек, бик каты эләкте үзебезгә Шуннан соң әни пистолетны каядыр яшереп куйды. Әмма әти аны яңадан миңа бирде «Зарарлы әйбер т үгел, уйнасыннар, улыбыз солдат буласы кеше, куллары күнегә торсын», диде Ә бераз үсә төшкәч инде минем чын мылтыклар, чын автоматлар тотып карыйсым килә башлады Безнең хәрби шәһәрчектә политоп, ату кырлары, стадион, тагын әллә ниләр бар иде. Мин сш кына әти янына барам, ка тармаларына, уку классларына керәм Әлбәттә миңа, малай кешегә, иң кызыты ату кырларында солдатларның атарга өйрәнүләрен карау Ничә яшемдә булганмындыр, мина чын мылтык, чын автомат тотарга рөхсәт игә башладылар. Ә кулга корал тоткач, атып карыйсы килә «Атыйм инде», дип әтинең буынына төшәм Ниһаять. рөхсәт алуга ирешә.м. Билгеле, әтиемнең катгый күзәтүе астында инде. Чын коралдан атып карагач, мин шуны аңладым: корал ул ниндидер сихерле әйбер икән. Бер тоттыңмы, аны кабат тотасы, кабат атасы килә. Солдатны үтерүчегә әйләндерү авыр түгел, минемчә. Мин әтигә ялына башлыйм: «Әти, тагын алып бар инде шунда!» «Бишле»гә генә укысаң, алып барырмын»,— ди әти. Мин тырышам. Әти, минем ату коралларына хиреслегемне белеп алгач, киреләнсәм-нитсәм, шул мылтык, автоматларын тоттырмау белән куркыта иде. Безнең офицерлар шәһәрчегендә һәр үсмер малайны чын патриот, чын солдат итеп тәрбияләр өчен һәммәсе уйланылган. Мәктәбебез Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Советлар Союзы Герое сержант Каширин исемен йөртә. Герой Каширин шушындагы полкның бер ротасына мәңгелек исемлеккә теркәлгән. Кайчагында мәктәбебез белән без ул ротага барабыз. Анда геройга багышланган стенд бар. Гомумән, без балалар бакчасында чагында ук гел хәрбиләр белән аралашып үстек. Алар безнең бакчага, ә укый башлагач, мәктәпкә киләләр Хәрби хезмәтнең искиткеч мавыктыргыч, искиткеч кирәклеге турында һәркөн ишетеп торабыз. Безгә, офицер малайларына, чынлап та хәрби тормыштан кызыклырак нәрсә юктыр кебек тоела. Бәйрәм яки солдатларның хәрби ант кабул иткән көннәрендә барлык частьларны үзәк мәйданга тезәләр. Командирлар трибунада. Оркестр тантаналы марш уйный. Тигез адымнар белән солдатлар трибуна каршыннан уза. Безнең ише малайларның йөрәге, очарга талпынган кош йөрәгедәй, ашкына. Тизрәк үсәсе, шушы бәхетле солдатлар кебек музыка астында марш атлап узасы килә. Без, офицер малайлары, беренче чиратта әтиләребезне күзлибез, әлбәттә. — Әнә теге майор минем әти,—ди берсе. — Ә минеке подполковник. — Минеке полковник! Әтиләребез белән горурланудан бугазларга кайнар төерләр утыра. Мондый чакларда хәтта төнлә йоклаганда да әнә шул тантаналы музыка, кыска-кыска команда тавышлары, шап-шоп басып баручы тигез рәтле сафлар күз алдыннан китми. Төне буе шулар белән саташып чыгасың. Унике яшькә кадәр мин шушы хәрби шәһәрчектә үстем. Бары тик җәйге каникул вакытларында гына «Кисагач» дигән күл буендагы пионер лагерена бара идем. Бу лагерь бик матур урында, күлнең матурлыгын, тирә-юньдәге урманнарның серлелеген язар өчен язучы таланты кирәктер. Ә шулай да мин әнә шул тирә-ягын биек койма белән әйләндереп алган хәрби шәһәрчегебезне сагына идем. Очар кошны гел читлектә асрасаң, ул үзенең читлеген сагына, иреккә җибәрсәң дә кире кайта, диләр,—дөрестер, мөгаен. Мин инде үземне хәрби тормыштан башка күз алдына китерә алмый башладым. Йөгерү, сикерү, йөзү кебекләргә ярыйсы ук җайлы күнексәм дә турникта уйнау дигән нәрсә шактый авыр бирелде. Бервакыт шулай әти белән спортзалда идек, ул минем турникта гәүдәмне ияккә кадәр күтәрә алмавымны күрде дә: «И улым, үзең офицер булырга җыенасың, үзең гәүдәңне дә күтәрә алмыйсың. Офицерга бит үз гәүдәсен генә түгел, күп тапкыр авыррак нәрсәләр күтәрергә туры киләчәк»,—диде. Әтинең шушы сүзе җитә калды Җәй буе әтидән качып турникта азапландым. Ә берничә айдан мин аңа: «Әти, әйдәле спортзалга барып кайтыйк, бернәрсә күрсәтим үзеңә». — дидем. Башта мин юри әтине үртәр өчен турникка якын килми йөрдем. Ул: «Нәрсә, улым, сөзгәк кәҗә тәкәсеннән курыккан авыл малаедай, һаман турниктан куркасыңмы?»—дип әйткәч, үҗәтләнеп турникка барып ябыштым башта гәүдәмне җәһәт кенә ыргытып менеп утырдым, аннары әйләнә башладым. Төшкәндә сальто ясап төштем. Әтинең соклануы, гаҗәпләнүе йөзенә чыккан иде. Мин аңардан: «Йә, әйт инде, хәзер миннән офицер чыгармы?» — дидем. «Чыгар, улым, чыгар. Мондый тырышлык белән син теләгеңә ирешерсең». Ә бераздан әтине Пермь шәһәренә җибәрергә булдылар Мондагы тормышка шулкадәр нык ияләшкән идем, әтигә ялына башладым: «Әти. китмик инде. Дөньяда безнең шәһәрчектән дә матур шәһәр юк Монда автомат, пулемет, пушкалар — Хәрби кеше үз теләге белән йөрми, улым, диде әтием. Ватан кая кушса, мин шунда. Күчереп йөрүләрдән әни дә туйган иде —Гомер буе чемодан өстендә утырып арытты инде, дип. бераз сукранып алды Инде монда чынлап төпләндек ахры дип сөенгән идем. Юк икән—тагын бөтен әйберне пыран-заран кигереп чыгып китәргә икән. — Кемгә чыкканыңны белдең бит, диде әти - Бик белеп бетермәгәнмен, күрәсең. Яшь чакта, юләр чакта офицерлар тормышы бик романтикалы булып күренә бит Кием-салым пөхтә, буй-сын гөз. Кызларны күбрәк менә шушы тышкы кабык кызыктыра. Гомер буе ирләре белән хәрби хезмәт арбасын тартып барачакларын күз алдына китерә алмый алар. Әни, вакыт-вакыт зарланса да, әтинең хезмәге. аның шундый дәрәҗәгә ирешүе белән горурлана да иде Без Пермь шәһәренә күчеп килдек. Монда безгә гадәт и шәһәр йортыннан квартира бирделәр. Мин дә шәһәр мәктәбенең алтынчы классында укый башладым Яшерен-батырын түгел, хәрби шәһәрчектән соң миңа биредә бик күңелсез тоелды. Без тегендәге малайлар, солдатларга ашарга тырышып, төрле хәрби уеннар уйный идек. Ә монда хәрбиләрне телгә алучы да юк. Кемдер музыка мәктәбенә, кемдер фигуралы шууга, кемдер гагын әллә кая ашыга Апам Роза гына шәһәрне ошатты. Ул монда пединститутның чит телләр факультетына укырга керде. Инглиз телен мәктәптә укыганда ук шәп белә иде Миңа да «Урамда трай тибеп йөргәнче әйдә минем белән чит тел өйрән», ди иде Апа әйтте дип кенә мин инглиз теленә ябышмадым, билгеле. Шулай бервакыт сүз арасында әти «Их. офицерларның күбесе бигрәк надан Ник берсе чит гел белсен», дип зарланып утырган иде. Шунда мин: «Офицерларга чит телләр белү кирәкмени, әти9 » дип сорадым «Ничек кенә кирәк әле, улым, диде әти Дошманыңның гелен белмичә аның ни коралын, ни психологиясен өйрәнә алмыйсың Безнең кешеләребез төрле җирләрдә бит. улым Кайсы разведчик, кайсы хәрби киңәшче, кайсы гагын әллә кем Чиг гел белгән офицерларга хезмәт хакын да күбрәк гүлиләр, улым.» Әти белән шушы сөйләшүдән соң инглиз теленә ябыштым Башта апам мине котыртса да. төрле сораулар белән йөдәтә башлагач, туя иле. Әмма мин үҗәтлегем белән аны җиңдем Тел өйрәнүгә сәләтем булган, күрәсең: ике ел дигәндә апам белән инглизчә ярыйсы гына сукалый идек инде Хәтта ул: «Син мине узып та китәсең болай булса», дип куйгалыи иде. Тик барыбер Пермь шәһәрен күңелем якын итә алмады Минем шулай үземә урын таба алмый йөргәнемне күргәч, әти Улым. диде, бирегә күчкәннән бирле син канаты каерылган коштай йөрисең, каршы килмәсәң, синең белән бер мәсьәлә хакында сөйләшергә иде Нәрсә турында, әти? Күреп торам, улым, син хәрби шәһәрчектәге тормышыңны сагынасың. Дөресен әйтергә кирәк мин моңа бик шаг Минем бәген хыялым сине зур командир игеп үстерү. Әллә, мин әйтем, сигезне бетергәч Суворов училищесына китәсеңме? — Ура, әти! Китәм. Тик, улым, син пгуны белергә тиеш ул юлга бер кердеңме борылу юк. Суворов училищесын бетерүче гәр офицерлыкка укырга китә Снн бөтен гомереңне армиягә багыш ларга тиеш бу гачаксың — Бу бик шәп бит, әти. Үзең бит һәрвакыт. Ватанга хезмәт итүдән дә изгерәк эш юк, дисең. — Үкенмәссеңме соң, улым? — Ә син үкенәсеңмени, әти? — Юк, улым, үкенмим. Гади крестьян баласы шушы дәрәҗәгә күтәрелә алган икән, моның өчен партиягә рәхмәт әйтергә генә кирәк. Бары тик совет илендә генә гади кешәгә мондый бәхет эләгә ала. Әти белән безнең арада шундый сөйләшү булды. Ә сигез классны бетергәч мин Свердловскидагы Суворов училищесына киттем. Анда инде «син полковник малае» дип башыңнан сыйпамыйлар. Анда каты казарма режимы. Подъем белән торасың, отбой белән ятасың. Иртән торгач йөгереп кайтулар, салкын су белән юынулар Хәлдән тайганчы спорт белән шөгыльләнүләр. Болар өстенә уку. Начар укырга, «икеле» алырга ярамый. Ә бит монда авылдан килгән йомшак малайлар да бар. Бервакыт шулай Марш-бросок вакытында Сережа исемле малай хәлдән таеп егылды. Елап ята бу. Взвод командиры моның янына килде дә: «Встать!»—дип кычкырды. Сережа торырга маташа, ләкин тора алмый. Елый. — Син кем, нәрсәгә елыйсың?—ди командир. — Мин Сережа Николаев. — Юк, син Сергей Николаев түгел, син булачак совет офицеры.—Ә совет офицерлары еламый,—ди командир.— Совет армиясе командиры утта янмый, суда батмый. Аннары ул барыбызга мөрәҗәгать итеп: — Менә үзегез уйлап карагыз: бүген сугыш чыкты, ди. Сез дошман кулына эләктегез, сезне җәзалыйлар, ди. Шулвакыт сез елап торырсызмы? — Без дошман кулына төшмәячәкбез,—дип хор белән җавап бирәбез. Безнең җавап командирга ошый. Ул Сережаны торгызышырга дип безгә команда бирә. Әти хезмәте буенча командировкаларга килгәндә минем янга кереп чыга. Тормышым, укуым турында сораша. Ләкин укытучыларга, командирларга: «Минем малайга бернинди ташламалар ясамагыз. Булачак офицер армия тормышының барлык авырлыкларын белергә тиеш»,— ди. Кайвакыт әтинең шундый кырыслыгына хәтер дә кала. Нигә инде шунда берәр атнага өйгә кайтарырга сорамаска, нигә янга ешрак килмәскә? Үзем шундый уйлар уйлыйм, үзем үк шул уйларымнан оялам. Ә башкалар? Сережалар, Дималар? Алар миннән көчсезрәк тә бит әле. Алар да тырышалар, укыйлар. Елый-елый еламаска өйрәнәләр. Чөнки без бит әле 14-15 яшьлек малайлар гына...» Хат шушы урында өзелгән. Ничә көн язылгандыр, числосы куелмаган. Инде менә монда Маринаның соңгы хаты. «Генералым!— дип башлаган ул бу хатны да,— тиздән безнең кышкы каникуллар җитә, шунда яныңа киләм. Синең анда фатирың ничә бүлмәле? Әгәр шунда гына укырга калсам, урта мәктәп бармы? Менә күрерсең, үзем барсам, синең баш өстендә очып йөрүче каргалар калмаячак. Мин аларны кууның әфсенен беләм. Йә, ярый, Олег! Каникулларга күп калмый. Мине каршыларга оркестр ялла, үзең аэропортка танк белән кил. Танк бик ошап китсә, бәлки әле шуның белән ЗАГСка да барырбыз. Менә ичмасам оригинально булыр иде, әйеме? Мондагы кызларга танклар белән килүче туй кортежей төшергән фоторәсемнәрне салсам, көнләшүләреннән тәгәрәп үләчәкләр. Тиздән көт! Сине сагынып — Маринаң.» Барлыгы өч хат. Әзме бу, күпме — әйтә алыйм. Каникулыңда, бәлки, ул яныңа барган булыр иде, тик син каникулларны көтмәдең шул, улым. Минем үземә генә язган хатың шактый хәвефле иде. Тик мин. совет армиясе командиры, ул чагында сине аңлап бетермәдем. Синең йөрәк чаңының беренче авазларына саңгырау калдым. Мин аны кабат-кабат укыйм, тойган кешегә җитәрлек икән анда хафаланыр нәрсәләр. «Әтием. дип язасың син. - бу хатны үзенә генә атап җибәрәм. Синен белән ирләрчә күзгәкүз карап сөйләшәсе килә. Ни өченме9 Син. әти. һәрвакыт Ватанны бердәм, бөтен, какшамас изге бер нәрсә итеп аңлата иден. Мин дә синең сүзләр белән тулысынча килешә идем. Син. моның карашы үзгәргән икән, дип борчылма, юк. карашым үзгәрмәде, әмма мондагы кайбер күренешләр башкачарак уйларга мәҗбүр итә Мин сиңа бервакыт телефоннан сөйләшкәндә, хәрби йөкләр ташыр өчен безнең дивизия карамагында махсус авторота оештырылуы турында әйткән идем, һәр машинага, йөкне озатыр өчен, берәр офицер билгеләделәр. Мин хәзер йөкләр ташыйм: машина экипажының командиры саналам. Болары, әлбәттә, сүзем аңлашылсын өчен генә. Сиңа әйтергә теләгәнем шул. әти. беркөнне хәрби йөк белән кайтып килгәндә беренче взводнын машинасына җирле боевиклар һөҗүм иткән Монда андый хәлләр шактый еш булып тора, анысына хәзер исем китми инде. Корал складларына да һөҗүмнәр күп "була. Мине гаҗәпләндергәне шул: хәрби йөк дигәне гап-гади өй җиһазы булып чыга. Анысы кемгә диген әле, әти? Безнең полк командирына’ Боевиклар машинада үзләре теләгән корал тапмагач, ачудан шофер белән йөкне озатучы лейтенантны атып киткәннәр Берәүне чит илдән кайтартылган зиннәтле диван-кәнәфиләрдә йоклатыр өчен ике кеше гомерен бирде. Полк командирына нәрсә булды дисен? Утыра! Әлбәттә, төрмәдә түгел, үз урынында. Хәтта теге җиһазларны да кайтартып каядыр җибәргән, диделәр. Менә сиңа Ватанны саклаучы! Мин хәзер Ватанны болайрак күз алдына китерәм. әти: ул бер олы искергән шинель Шул шинельне һәркем үзенә тарта. Берәүләр җиңеннән, икенчеләр якасыннан, өченчеләр итәгеннән өстери. Тартмаслар иде бер шинель астында барлык халыклар сыеша алмый башлады. Намус белән Ватан төшенчәсен син бер итеп аңлата идең. әти. Тик күп кенә командирларның карашы башкачак икән. Мин моны көннән-көн ныграк аңлый барам. Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасындагы хәлләрне үзегез ишетеп торасыз инде. Әмма радиолар, телевизорлар аша тыңлау бер нәрсә, ә менә шул төбәкнең үзендә яшәү бөтенләй башка. Хәзер моңда безнең 7 нче Армия солдатларын Багуга җибәрәләр икән, дигән сүзләр йөри. Андагы рус телле халыкларны «якларга» кирәк, имеш. Хәзер декабрь, 1990" елның январыннан да калмый күпмедер контингент солдатны озатачаклар. диләр Мин моңа ышанам. Чөнки үзебезнең частьта тулы әзерлек бара. Без моңа кадәр техниканы саклау хәлендә тота идек, ягъни тәгәрмәчләргә башмаклар кидерелгән. аккумуляторы алынган, һәр машинаның ниндидер детале алып, майлап куелган иде. Ә хәзер һәрберсе хәрби әзерлек хәленә китерелде. Атнасына икешәр, өчәр тапкыр сугышчан тревога белән шушы техниканы кабызабыз. Бөтен дөнья гөрләп тора Мондый вакытта безнең тирәдән кошлар да качып бетә Әти, без биз армияне тышкы агрессиядән саклар өчен дип аңлый идек. Китапларда гел шулай язалар һәм син дә шулай аңлата идеи Әгәр көннәрдән бер көнне безне Бакуга җибәрсәләр һәм шундагы тыныч халыкка атарга приказ бирсәләр, без нишләргә тиеш'’ Атаргамы? Шушы уйлар мине борчый, әти. Менә әле күземә бер газета чагылды Анда бер мәкаләдә, сонгы дүрт-биш ел эчендә армия һәм флотта кырык меңгә якын кешенең һәлак булуы турында языла Коточкыч хәл бит бу, әти. Бу -дүрт Әфганстан сугышы дигән сүз. Син. әти. минем улым үлемнән курка икән дип уйлама Юк. үлемнән курыкмыйм мин, ләкин нәрсә хакына һәлак буласың бит Мин тыныч халыкка корал күтәрүдән куркам. Ярый. әти. хатым озынгарак китте бугай Хәзергә сау бул Әншә күптән күп сәлам. Сезне һәрвакыт сагынып улыгыз Олег Декабрь 1989 сл » Синең шушы хәвеф һәм борчу тулы хатыңны алгач та мин һаман пошынмадым. Армиянең кызыл комиссары күңелемдә яши иде әле. Сиңа мондый хат язып җибәрдем. «Улым, күңелеңдәге борчуларыңны минем белән уртаклашуың өчен рәхмәт, ләкин син буяуларны куертыбрак җибәрәсең бугай Мин сине аңлыйм, улым. Әле син яңа җирдә ияләшеп җитә алмыйсың. Аннары шунысы да бар: хыял белән чынбарлык тартышы бара синдә. Кешенең хыяллары тормышның кырыс чынбарлыгына бәрелеп туктаусыз сынала. Нишлисең бит. уйлар белән реаль тормыш һәрвакыт туры килеп бетми. Дөресен генә әйткәндә, безгә—хәрби кешеләргә -буш хыяллар белән артык мавыгырга ярамый. Без — кушканны үтәүче кешеләр. Ә уйлау, солдатны кая җибәрү, кемгә атарга кушу — югарыдагылар эше. Әгәр инде приказ булып, сиңа кемне дә булса үтерергә туры килә икән, бу синең намусыңа тап төшермәячәк, улым. Кеше кулына корал юкка бирелми. Ә Ватанны уртак бер шинель дип әйтүең өчен сине бераз битәрләргә туры килер, ахры. Бер факттан чыгып андый олы нәтиҗә.ясарга ярамый, улым. Ватан ул — җанлы организм. Аның башы, аягы, кулы бар Әгәр кемдер аны башсыз, аяксыз яки кулсыз итәргә тели икән - андыйларга, һичшиксез, аяусыз булырга кирәк. Тик минем иманым камил: Советлар Союзы дигән бөек ил бервакытта да таркалмаячак. Үземнең ышанычымны дәлил итеп гимн сүзләрен китерәм: Союз нерушимый республик свободных Сплотила навеки великая Русь. Да здравствует созданный волей народов Единый, могучий Советский Союз. Моннан да яхшырак итеп әйтә алмыйм инде мин. улым. Шушы сүзләрне күңелеңнән ешрак кабатла һәм ул синең шик-шөбһәләреңне таратырга ярдәм итәр. Әгәр инде приказ белән кая да булса җибәрәләр икән— хәрби кешенең ана буйсынмый калырга хакы юк. Тик мин тыныч халыкка каршы армия кулланачакларына ышанмыйм. Син дә тыныч бул, улым». ..Әйе. менә шундый хат язып җибәрдем мин сиңа, улым. Хәзер шуны үзем кызара-кызара укыйм. Син юкка хафаланмагансың шул: туксанынчы елның январенда Бакуга гаскәр керттеләр. Танклар тыныч халыкка каршы басты. Шулар арасында синең дә булуың мөмкин иде бит. Ләкин. Ләкин, аяз көнне яшен суккандай итеп, безгә телеграмма килеп төште. Анда: «Сезнең улыгыз лейтенант Олег Шәйхиев үзенең хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды!» — диелгән иде. Бу хәбәрдән әниең түшәккә егылды. Ә мин. күкрәгемне йодрыкларым белән төя-төя: «Ни өчен? Кем өчен? Аның кемгә үз тормышы белән түләрлек бурычы бар иде?» — дип өзгәләндем. Бар дөньясын пыран-заран туздырасым, үч аласым килде. Ләкин кемнән? Мин тизрәк билет юнәтеп, синең янга очтым. Җансыз гәүдәңә озак карап тордым. Синең бәзен дөньяга сокланып караган күзләрең йомылган, йөзеңдәге оялчан елмаю сүнгән, башыңда яра эзләре ярылып ята иде Җансыз күкрәгеңә ятып, тавышсыз еладым. Гадәттә, елаганнан сон кешегә әзме-күпме җиңеләю килә, әмма мин үземдә бернинди җиңеләю сизмәдем Тамырларыма кан урынына эрегән кургаш тутыргандай, тәнем авырайды. Кемгә барып нәрсә сорашырга белмәдем. Гүяки минем артымнан килеп бик зур күсәк белән тондырдылар да үзләре каядыр качтылар. Хезмәттәш дусларың мине төрлечә юатырга тырышты, әмма кемнең ни әйткәнен, нинди киңәш биргәнен аңламадым. Сине торгызып бастырып, табутыңа үзем кереп ятасым килде. Әз генә һуш җыеп, сөйләшер хәлгә килгәч, рота командирың майор Супроненко янына кердем. — Берни дә яшерми сөйләп бирегез, ипгәш майор. Улым нинди хәрби задание үтәгәндә һәлак булды? — Сез үзегез хәрби кеше,-диде майор Супроненко,— шуңа кү-рә мине яхшы аңларсыз дип уйлыйм. Бездә бит һәрбер задание - хәрби. — Конкрезрак, майор, конкретрак — Конкретрак әйткәндә, тимер юл станциясеннән йөк алырга барганда, бозлавык булу сәбәпле, машиналары тәгәри Үзегез беләсез бездә тоташ таулыклар Бозлавык вакытында таулы юлларда машинаның тәгәрәве бик табигый. — Ә бозлавык көнне җибәрмәскә мөмкин түгел идеме? — Сез. иптәш полковник, армия тормышын белмәгән кеше кебек фикер йөртәсез. Армиядә эш һава торышына карап эшләнми Кирәк икән, юлларың нигә анда ун кат боз белән капланмый заданиегә чыкмый ярамый. Безнең сөйләшү вакытында батальон командиры подполковник Сергеев килеп керде. — Сезмени инде лейтенант Шәйхиевнын атасы? диде ул -Таныш булыйк, иптәш подполковник. . Без аның белән кул биреп күрештек. Мин запастагы кеше булсам да, билет алганда файдасы тияр бәлки дип. хәрби киемнәремне кигән идем. Подполковник минем кайгымны уртаклашуын белдерде Мин аңардан — Авариянең сәбәпләре ачыкландымы соң әле? дип сорадым. ■— Әлегә барлык сәбәпләрен ачыклап бетерә алмадык, диде Серге- св,ә ачыкланган кадәресеннән шул мәгълүм: лейтенант Шәйхиен шоферга машинаны ашыктырырга кушкан. Алар үзләреннән алда баручы берәүне узып китәргә уйлаганнар Шунда теге машинага бәрелгәннәр һәм шофер машина белән идарә итә алмый башлаган Без озак кына сөйләшеп утырдык. Аннары мин: — Шундый бозлавыкта нәрсә алып кайтырга тиеш булган алар? дидем Анысы әһәмиятле түгел, диде Сергеев Алай димәгез, дидем мин Сезнең монда кемгәдер өй җиһазлары алып кайтканда да ике кеше һәлак булган. Шундый бозлавык көндә бәлки аны чүп кенә нәрсә өчен җибәргәннәрдер — Армиядә чүп нәрсә юк. иптәш полковник, сез моны белергә тиеш, диде ул. Хәтта командирга өй җиһазы алып кайту да шәхси йомыш була алмый. Командирларның тормышын, көнкүрешен кайгырту ул армиянең сәламәтлеге турында кайгырту. Ә сезнең улыгызга килгәндә. күңелегезгә авыр булса да әйтим, ул тиешсезен дә күрә иде Армиядәге субординация дигән төшенчәне бик үк аңлап бетерми иде шикелле. Бу сүзләрдән минем йөземә кызыллык йөгерде Нәрсә-нәрсә, әмма андый наданлыкта минем улымны гаепли алмассыз, дидем кызып Дөрес, гаделлек өчен ул кайвакыт кайбер формальлекне саклап тормастан. үзе хаклы санатан фикерне, кемнең кем булуына карамастан, шартла тын йөзенә бәреп әйтә иде. Мин боларнын кабинетыннан авыр уйлар белән чыктым. Соңгы вакытта син яшәгән тулай торакка киттем. Бүлмәңә керү белән ишеккә каршы тумбочкада кечкенә катыргы рамда шук елмаеп торучы бер чибәр кыз рәсеме күземә чалынды «Марина!» дип уйлап куйдым һәм фоторәсемне кулыма алдым. Аның артына «Самому самому от самой самой» дип язылган иде Синен әйберләреңне җыештырын маташканда бүлмәгә бер өлкән лейтенант килеп керле Өлкән лейтенант Артур Капутнкян. дип күреште ул минем белән Сезнең улыгыз Олег белән соңгы өч атнада шушы бүлмәдә Ппөдек Шәп егет иде Ул көрсенеп куйды, бераздан сүзен юнам ипс Ләкин артык гаделлек яратучан иде Гадәттә, ялганның аягы кыска, дисәләр дә, киресенчә, гаделлекнең аягы кыскарак. Минем әле үз гомеремдә турысын әйткән кешене яратучыны очратканым юк. Артур Капутикян бераз кызмача иде, мин моны шундук сизеп алдым. Ул салган кешеләргә хас юмартлык белән тумбочка өстенә бер ярты һәм балык консервысы чыгарып куйды. — Сезгә бүген бушанырга кирәк, юкса аяктан егылуыгыз бар,— диде ул.— Әле Олегны юлга алып чыкканчы, билетын алганчы, тегесен- мопысын җыйганчы шактый вакыт үтәчәк. Бездә бит, үзегез беләсез, синең кайгыхәсрәтең бар дип йөгереп тормыйлар. Дөрестән дә мин бик арыган, йончыган идем, Артур салып биргән аракыны йотып куйгач әз генә җиңеләю тойдым. Ә Артур сөйләвен дәвам итте: — Мин үзем шушы як кешесе, Әрмәнстанныкы. Олег белән бер ротадам. Мин икенче взвод командиры идем. «Идем» дим, чөнки байтактан инде армиядән китәргә рапорт яздым. Менә-менә җавап килер дип көтәм. — Ни өчен армиядән китәсез, сез яшь бит әле? — Нәкъ менә шул яшь булганым өчен китәм. Яшь чакта берәр һөнәр өйрәнеп калырга кирәк. Юкса соңга калуың мөмкин. — Армия үзе һөнәр түгелмени? Сезне бит хөкүмәт хезмәт итсен өчен укыткан. — Төзәтергә мөмкин икән, хатаны вакытында төзәтергә кирәк, иптәш полковник Минемчә, әле соң түгел. Менә үзегез күреп торасыз: Карабах вакыйгалары җәелгәннән-җәелә бара. Анда кем сугыша дип уйлыйсыз? Әрмән белән Азәрбайҗан халыкларымы? Юк, халыклар бервакытта да үзләре сугыш башламый. Бу — югарыдагылар эше. Ә мин үгезләр сөзешкәндә, аңгыра сарык сыман, аларның мөгез астына барып керергә тиешме? Власть башында утыручы сөзгәк- үгезләр өчен без аңгыра сарыклар гына бит. Артур тагын бераз салып куйды. — Ә беләсезме?—диде ул аннары.— Олегның үлемендә минем дә гаеп бар. — Ничек? — Мин сикереп тордым. — Ничекме? Ул рейска мин барырга тиеш идем. Ни өчендер кичтән рота командиры мине үзләренә кунакка чакырды. Бераз салдык, аны- моны сөйләшеп утырдык. Мине озатканда ул: «Иртәгә рейска чыкмассың. Яшь лейтенантны җибәрербез. Армиягә тугрылыгын күрсәтсен әле»,—диде. Мин моңа бик шат идем. Соңгы вакытта кирәкле йөккә караганда башлыклар үз йомышы белән күбрәк чаба башлаганны белә идем. Командирда кунакта булып кайтканнан соң тагын бер-ике йөз грамм өстәп җибәрдем. Иртәгәсен кан басымымның күтәреләчәге ачык иде... Сез инде, әлбәттә, күңелегездән мине каргап утырасыз. Улым үлгәнче бу үлгән булсачы, дисез. Сезне яхшы аңлыйм. Әмма ни хәл итәсең, шулай килеп чыкты инде. — Ә Олег сезнең урынга рейска чыгарга үзе риза булдымы? — Сез улыгызны яхшы беләсездер дип уйлыйм. Ул приказга карыша торган кеше түгел. Дөрес, ул гаделлекне эзли, табарга тырыша. Ләкин монда гаделлек дигән нәрсәне җиде йозак белән бикләгәннәр дә ачкычын диңгез төбенә ыргытканнар. Аны табарлык кына түгел. Мин Артурның салган баштан сөйләгән сүзләренә бик үк ышанып җитмәсәм дә, күңелдә авыр тәэсир калды, һәлакәткә китергән сәбәпләрне эзләргә кирәк иде, әмма хәзер вакыт юк. Сине — йөрәк парәбезне үзебез яшәгән җиргә алып кайтырга, җирләргә кирәк. Җаның рәнҗеп ятарлык булмасын, дидем. Артур ялгызымны бүлмәдә калдырып чыгып киткәч, синең чемоданыңнан көндәлек дәфтәреңне алып укрыга утырдым, улым. Көндәлек язганыңны белми идем. Күрәсең, бары тик кәгазьгә генә ышанып тапшырырдай сүзләрең булган. «Бүген безгә тулай торактан урын бирделәр. Кечкенә генә бүлмәдә ике офицер һәм бер прапорщик яшибез. Селкенергә дә урын юк. Монда, гомумән, кая барма кысанлык. Хәтта ике тау арасына урнашкан Киро- вакан шәһәре үзе дә кысанлыктан интегә кебек Безнен дивизия составына кергән частьләрне төрле хәрби шәһәрчекләргә таратканнар Күрәсең, бер урында дивизия кадәр дивизияне тупларлык урын юктыр. Биредә тигез җирләр юк диярлек Безгә иң якын шәһәр Степанован ана 25 чакрым чамасы, ә Ленинаканга — 70 Шушы шәһәрләр арасында күпме хәрби частьлар. Ирексездән элек үзебез яшәгән Чиләбе өлкәсендәге хәрби шәһәрчекләр күз алдына килә. Анда да кайсы гына урманга күз салма — керергә ярамый дигән билгеләр куелган. Димәк, анда хәрби частьләр яки хәрби заводлар. Халык исә күкрәп үскән урманга ял итәргә, җиләк-җимеш, гөмбә яки чәчәк җыярга да бара алмый Биредә дә шул ук хәл һәрбер тау арасы хәрбиләр белән дыңгычлап тутырылган Безнең ил дөньяда иң зур урманлы, ин зур коры җирле ил, дибез Безнең ил иң зур армияле, ин күп кораллы ил дә Моны тора-бара аңлыйсың икән. Беркөн бик аяныч хәл булды: бер яшь спортчы дельт онлан белән очканда тыелган зонага килеп чыккан Таудан очып карыйсы килгәндер бичараның. Аны безнең часовойлар һавада килеш үк атып төшергәннәр. Дсльтоплан белән әллә каян Америкадан диверсант килмәгәнлеге бик ачык югыйсә Бу егеткә күп булса 18 яшьләр тирәсе. Армия кешене уйламаска, бары тик әмер үтәргә генә өйрәтә, ләкин ничек кенә тырышма башны уйлаудан туктатып булмый. Әлеге егет һич күз алдыннан кигми. Кешенең бит үз гомерендә бер булса да очып карыйсы, ин биек кыяга менеп, күкрәген җилләргә куеп ерак офыкларны күзәтәсе, үзенең зур икәнен, кодрәтле икәнен раслыйсы килә. Мәсәлән, мин үземнең урыным бары тик ‘армиядә итеп күрә идем. Шул максатка ирешер өчен бөтенесен эшләргә тотындым Бу егетнең максагы. бәлки, очу булгандыр Биредә хезмәт итә башлавыма өченче ай китте Инде хезмәттәшләремә, мондагы тормышка күнегергә вакыт Әмма нигәдер җан тыныч түгел Мин күз алдына кигергән тәртип юк Рядовойлар вакыт үтсенгә генә йөри, офицерлар эчә Зуррак командирлар үз кабинетларыннан башын чыгармыйча ягалар Икенче взвод командиры Капутикян көннәр буе кайдадыр югалып йөри Кичләрен бераз төшереп-кайтса. төрле юк-барны лыгырдарга тотына Я. дип башлый ул сүзен, ни пычагыма армиягә килден инде син? Ә син? дим мин Мин кигәм. Бу хәл-ителгән инде Моңарчы җүләрләнеп йөрүем дә җиткән. Ни калган монда миңа? Без кемне кемнән саклыйбыз’ Мәсәлән. сине монда кем чакырып китергән9 Армия ул кунак түгел, аны чакырып китермиләр Ваган өчен безнең монда булуыбыз кирәк икән, димәк, шушында безнең урыныбыз Ә кая соң ул синең Ваганың? дип кыза башлый Артур. Йә. әйг: синеңчә. Ватан нәрсә? Ватан кешенең туган иле! Туган җире Ха-ха-ха! Синен бит хәтта туган җирен дә юк Исемен атарга да ярамаган ниндидер хәрби шәһәрчектә тугансың. Шул хәрби шәһәрчекме синең Ватаның'’ Син шул койма белән әйләндереп алынган исемсез ноктаны саклар өчен Әрмөңстанга килдеңме’ Ә син үзен соң совет армиясендә түгелмени9 Мин ха гамны аңладым инде Рапортыма кул куйганнарын гына көтәм. Хатамны аңласам, мин дә китәрмен. Ләкин әлеге мин үземне ялгыштым дип санамыйм Юк. син беркая китә алмыйсың, синең китәр җирен юк Мин ичмасам үземнең туган авылыма кайтып егыла алам Авылда әги-әнилә- ремнең таркалып баручы нигезен торгызып, шунда төпләнә алам. Ә синең нигезең юк. Әтинең гомер буе армиядә миен череткән. Аның нигезе бармы? Сез ватансыз, илсез кешеләр. Сезнең саклар, яклар нәрсәгез юк. Артурга ачуым килә, ләкин күңелем белән аның сүзләрендә хаклык барлыкны тоям. — Союз таркалырга тора,—дип дәвам итә Артур,— шуны сизенгән командирлар үзләренә майлырак калҗа эләктереп калырга тырышалар. Нәрсә генә ташымыйлар алар үз ояларына... Әйе, беркөнне үземә дә тимер юл станциясенә бер «Волга» илтеп куярга туры килде. Дивизия командиры генерал Серебряков аны Мәскә- үгә улына адреслап җибәргән, диделәр. Шушы хәлне әйтер өчен беркөнне үзебезнең полк командиры полковник Павлов янына кердем. Дөрес, аңа керү җиңел булмады, бераз хәйләгә барырга туры килде. — Иптәш полковник,—дидем,— нәрсә була инде бу? Без үз гомерләребез бәрабәренә кемнәргәдер мебель, кемнәргәдер машиналар ташырга тиешме? Полковник, көтмәгәндә өстенә кайнар су сипкәндәй, бер мәлгә тынсыз калды. Бите, кычыткан чаккан кебек, кызарып чыкты. Аннары ул бар көченә: — Отставить разговоры!—дип акырды. Мин инде аның баштан сыйпап чыгармаячагын белә идем, кергәч-кергәч сүземне әйтеп бетерим дидем. — Нинди генә пост биләсәгез дә иң элек сез—партия солдаты. Ә мин комсомолец, иптәш полковник. — Вон!—дип акырды полковник.— Мондый фикерләр белән сез совет офицеры исеменә тап төшәрәсез. Сезне бүгеннән армиядән куарга кирәк! — Мин моны Мәскәүгә оборона министрына язачакмын,—дидем, чыгып киткәндә. Мине армиядән кууын кумадылар, җиде тәүлеккә гауптвахтага ябу белән чикләнделәр. Шушы көннән соң минем һәр адымымны күзәтү башланды. Йөк ташу булмаган көннәрдә бүтән взвод командирларына, гадәттә, ял бирәләр. Увольнениега чыгасыңмы, ялыңны өендә йоклап үткәрәсеңме — ансы синең эш. Ә менә миңа ял бирү бетте. Йөк ташымаган көннәрдә каравыл начальнигы итеп нарядка чыгаралар, һич югы автопаркка дежур итеп куялар. Мин зарланмыйм, әмма күбрәк эшләткән саен эчемдә ниндидер бунт үсеп килгәнен сизәм. Ул каршылык кайчанга кадәр һәм нинди зурлыкта үсәр—белгән юк. Минем җибәргән хатларыма кадәр күзәтү астына алынды, күрәсең. Шулай булмаса, әтиләргә язган хатларым җавапсыз калмас иде. Димәк, барып җитми. Юкса безнең әти җавап язмый кала торган кеше түгел. Бәлки минем хатларымның аның кулына барып кермәве яхшыга гынадыр. Ул борчыла башлар иде. Их, әти, әти! Артыгын гадел итеп тәрбияләгәнсең шул безне. Тормышка яраклашуы, ай-һай, авыр. Ә башка юл юк—йә яраклашасың, йә сине юлдан алып ташлыйлар...» Көндәлек шушында бетә. Көндәлегең белән танышып чыккач, улым, күңелемдә шикләр уянды: синең үлемең очраклы гына булмагандыр, күрәсең. Мин моны тикшерәчәкмен әле. Мотлак тикшерәчәкмен... йе, җәсәдеңне үзебез яши торган Пермь шәһәренә алып кайтып күмгәннән соң, яңадан хәрби частеңа юнәлдем Рота командирыңа кердем. Ә— Авариянең сәбәпләре ачыкландымы инде?—дип сорыйм. ■— Ачыкланды, диде рота командиры Беренчедән, машинаның тормозы начар тоткан, икенчедән, машина капланганда кабинадагы бер тимер улыгызның арт чүмеченә китереп бәргән Шул тимер бәрелмәсә. бәлки, исән калган булыр иде. — Ә бит юлга чыгарга тиешле машинаның төзеклеген сез тикшерергә тиеш. Тормозы рәтләп тотмаган машинаны рейска чыгарырга сезнең хакыгыз юк иде. майор Артык күп беләсез, полковник. Улыгыз үзегезгә ошаган булган икән. — Әйе, мин улымны дөреслекнең күзенә туры карарга өйрәттем. — Ләкин хакыйкать сез уйлаганча гына түгел Ул катлаулырак Төзек түгел машинаны рейска чыгарырга миием башыма тай типмәгән лә! Тормозы юлла бозылуы мөмкин түгелмени аның9 Мөмкин. Әмма, өлкән лейтенант Капутикян әйтүенчә, ул машинаның тормозы моннан бер атна элек үк тотмый башлаган булган Шофер тормоз шлангысын алыштыруларын сорап техник частьләр командирына мөрәҗәгать иткән Ул кул гына селтәгән янәсе моңарчы йөргән бит. моннан соң да йөрер Кыскасы, улымның үлүендә турыдан-туры сез гаепле, майор Супроненко. -— Кемнең гаепле, кемнең гаепсез икәнен суд күрсәтер. Телисез икән судка бирегез. Әлбәттә, бирәчәкмен. Бу килеш кенә йомып калдырырга вөҗданым да, һәлак булган улымның истәлеге дә рөхсәт итмәс Майор чыгарга кузгала башлады. — Туктагыз әле, майор, дидем мин. Ә кабинадагы өченче кеше кем иде? Нинди өченче кеше? Кем әйтте аны сезгә? —диде ул тынычсызлана башлап. Кем әйтүе мөһим гүгел, әмма өченче кешенең булуы хак. Мин ул кешене табын, судка шаһит итеп китерәчәкмен. Сез нәрсәнедер миннән яшерәсез. Яшермибез. Нигә яшерик Алайса шофер кайда соң? —■ Шофер авария вакытында җәрәхәтләр алган, госпитальгә озаттык. Кайдагы госпитальгә? Мин аны эзләп табарга тиеш Милләте буенча ул чечен иле бугай, күрәсең, туган ягына җибәрелгәндер. Авыру кешегә кайчак туган як һавасы дарудан шәбрәк килешә. • — Шулай да сезгә кабинадагы өченче црше турында исегезгә төшерергә туры киләчәк Карагыз әле. - диде майор, сез нишләп әле миннән сорау алып утырасыз? Ни хакыгыз бар? Моңынчы сезгә җавап биргәнмен икән сезнең чал чәчләрегезне һәм погоныгыздагы йолдызларыгызны ихтирам итеп кенә иде Инде сүзем бетте, хушыгыз Мин урамга чыктым Кая барырга? Теге өченче кешене ничек табарга? Мина 'өченче кешенең барлыгын автопаркта ул көнне дежур торган офицер әйткән иде Уг һәр машинаның путевой листогын тикшереп чыгаручы Шунда күреп калган Мин аны эзләп киттем Ләкин аңа «әйбәт хезмәт иткән өчен» дип, чиратсыз ял биргәннәр, һәм ул путевка белән каядйр китеп барган булып чыкты Җепнең очын оста вшерәләр. дип уйладым Эшне судка гариза язудан бантларга кирәктер, мөгаен Юкса вакыт үтә. Мин Шерлок Холмс түгел. Үзем генә ерып чыга алмам. Ә мондагы командирларга чүпне читкә чыгармау хәерле. Полковник Павлов төлке кебек хәйләкәр. Әфган- станда да булган Менә-менә генерал итүләрен көтә, ди Шундый вакытта ничек инде ул үзенең шухыр-мухырларын ачарга ирек бирсен’’ Мин ул чакта әле судларның гаделлегенә әзме-күпме ышана идем. Кировакан шәһәренә урнашкан хәрби гарнизон судына гариза кертеп бирдем. Суд эшне караганчы монда көтеп ятуда мәгънә юк иде, яңадан улым хезмәт иткән частька киттем. Хакыйкатьне бары тик шуннан гына табарга мөмкин кебек тоела иде миңа. Ләкин мине хәрби частька кермәделәр. Капкада торучы солдат: «Чит кешеләрне кертергә ярамый!» — дип юлыма аркылы төште. «Мин бит күптән түгел һәлак булган лейтенант Шәйхиевның атасы, менә паспортым»,— дип карадым, ләкин солдат сүзендә нык торды. «Лейтенант Шәйхиевның атасы түгел, полк командирының атасы булсагыз да кертмәскә куштылар». Миңа борылып китүдән башка чара юк иде. Нишләргә белми аптырап торганда эчтән Артур Капутикян килеп чыкты. — О-о, полковник!—диде ул, колачын җәеп.— Мин бит сезне югалттым. Мин үземнең судка гариза бирергә баруымны сөйләдем. — Ә минем сезгә бер яңалыгым бар,— диде ул, мине читкәрәк алып китеп — Машинадагы өченче кешенең кем икәнен белдем мин. — Кем? Ничек белә алдыгыз? — Ничек белүем мөһим түгел. Анысы сер. Ә кем? дигән соравыгызга җавап бирәм: ул сезнең улыгыз белән рейска чыккан Үтәлиевның бер дусты икән. Төрмәдән качып дусты янына килгән булган. — Ничек соң ул хәрби частька керә алган? - И-и, бала-чага кебек фикер йөртәсез. Монда күреп торасыз бит, бардак, төрмә тикле төрмәдән кача алган икән, димәк, монда гына керә ала инде ул. Аннары шунсы бар: хәрбиләр арасында төрмәдән качкан кеше булыр дип беркемнең дә башына килми. — Ничек табарга икән соң аны? — Әйе, табу җиңел түгел, аны инде яңадан үз урынына — төрмәгә илтеп тыкканнар. — Хәрби төрмәгәме? — Юк, гражданскийга. — Карале, Артур, мина бит аны кичекмәстән күрергә кирәк. — Ә-ә, онытып торам икән,— диде Артур,— мине котлый аласыз: кеше каны белән туенучы армия дигән аждаһадан котылдым Мин бүгеннән ирекле кеше.— Мин аның кулын кыстым.— Сезгә, кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышырмын. Тиздән машина белән минем энем килеп җитәргә тиеш. Башта безгә кайтыйк, шунда бик шәп итеп уйлашырбыз. Дөрестән дә, Артурны алырга энесе килде. Без аның энесенең «Волга»сына утырып Артурларга киттек. Юлда Артур бер урында машинаны туктатты. — Иптәш полковник,—диде ул,— менә шушында һәлак була инде сезнең улыгыз. Аларның машинасы, тәгәрәгәннән соң, әнә теге ташка килеп бәрелә. Без ул урыннарны озаклап карап йөрдек. Киткәндә кайбер җирләрне фотога төшереп алдым. Инде кузгалабыз гына дигәндә Артур болай диде: — Туктагыз әле, иптәшләр, армиядән исән-имин котылсам, аны искә төшерүче барлык әйберләрне ут төртеп яндырырмын дигән сүзем бар иде. Бүген шул сүзне үтәр көн җитте. Әйдәгез әле, менә монда учак ягып җибәрик. Без аның энесе белән чыбык-чабык җыйган арада Артур анадан тума чишенеп ыргытты. Өстенә энесе алып килгән киемнәрне киеп алды. Учак дөрләп яна башлагач, эчке бер ләззәт белән, киемнәрен берәм-берәм учакка ташлый торды Янып беткәненә тәмам ышангач кына моннан кузгалып киттек Армиядән котылуына бу кадәр шатланган кешене беренче күрүем иде әле. Моннан берничә ел элек булса, мин аның, һичшиксез, якасына барып ябышкан булыр идем Әмма минем бүгенге хәлем Артурныкына бик охшаш иде. Без Артурларга кичкә таба гына кайтып төштек Аны зурлап көтеп торганнар Бөтен авыллары җыелган Баштарак минем иңдәге полковник погоннары анын туган-тумачаларын, дус-ишләрен бераз сагайткан иде. ләкин Артур минем белән таныштыргач, шикләре бетте Мәҗлес төне буе барды Икенче көнне Артур - Хәзер инде безгә кайбер стратегик планнар белән шөгыльләнергә вакыт, -диде — Безнең монда ике төрмә бар. Берсендә, гадәттә, рецидивистлар утыра. Безнең «дустыбызны» шунда яшереп куюлары мөмкин. — Ул «дустыбыз»ның исеме ничек соң? — Әйтмәдеммени әле мин сезгә. Әгәр дөрес булса— Азизбәк Угланов. Ләкин андый кешеләрне исемнәренә караганда кушаматлары белән ныграк беләләр Кушаматы «Күсәк» икән Күрәсең, үзенең корбаннарына пычак ише нәрсә белән түгел, күсәк белән ташлана торган булгандыр Без Артур энесенең машинасы белән төрмәгә киттек Артур мина машинадан чыкмаска кушты. — Без монда үзебез сөйләшеп карыйк әле. диделәр алар һәм кулларына калын портфель тотып, төрмәгә таба киттеләр Сакчы белән берничә сүз алышуга, эчкә уздылар. Ә бераздан балкып килеп чыктылар Булды, -диде Артур.—эшләр пеште. Сезне хәзер «Күсәк» янына кертәчәкләр. Ләкин, иптәш полковник, сезгә бу киемнәрегезне алыштырырга гуры килер Хәрби кешеләргә аның нәфрәте зур. диделәр Алар баштан ук моны күз алдында тотканнар икән, багажниктан миңа кием алып бирделәр Борын астына кара мыек чәпәделәр Бу киемнәрне киеп җибәргәч. Артурларга ошый башлавымны күрдем — Унбиш минут вакыт сезгә, диде төрмә начальнигы, мине керткәндә. «Күсәк» аерым бүлмәдә мине көтеп тора иде инде. Мин аңа үземнең кем икәнлегемне әйттем. һәм: — Бары тик бу эштә син генә ярдәм итә алачаксың, дидем Сөйлә, зинһар. Бу авария нилектән килеп чыкты? Очраклы хәлме бу? Яисә махсус оешгырылган эшме? «Күсәк», сөйләргәме-юкмы дигәндәй, ык-мык килеп торды. Мин аңарга. «Мин сине буш итмәм. Сөйлә генә», дип. ялварулы карап куйдым Ярар, сөйләрмен, диде ул авыр гына Ләкин сезнең акчагыз өчен түгел Минем аларлан үземнең үч аласым бар Бәлки, моны сез башкарып чыгарсыз. Ә эш болай булды декабрьнең сигезе көнне гражданский киемдәге ике кеше төрмәгә килеп, мине хәрби гарнизонга алып китте. «Кая алып барасыз?» дигән соравыма җавап бирмәделәр Анда мине бер бүлмәгә ябып куйдылар Бераздан яныма сары чәчле, сул битендә әз генә җөйле гражданский киемле кеше керде Төрмәдән котыласың киләдге? дип сорады ул. Кемнең инде аннан котыласы килмәсен, гражданин начальник, дим. Әгәр безгә ярдәм итсәң, сине ул дию пәрие авылыннан йолын алырга сүз бирәм. Син шул эшкә әзерме’ Нинди эштер биз. гражданин начальник Ирзәгә тимер юл станциясенә бер «КамАЗ» барачак Шофер янына машина экипажының командиры бер лейтенант утырган булыр Юлла менә шул лейтенантның башына җитәргә кирәк Син «КамАЗ»иын арткы кабинасына утырырсың Кулыңа берәр тимер кисәге ал Хәер, сине мондый эшкә өйрәтеп торасы юк инде Йә. ничек'’ Минем мондый «юеш» эшләр белән шөгыльләнгәнем юк иде, икеләнеп калдым Җөйле бәндә минем алдыма бер төргәк акча ыргытты Хагының, балаң бар икән Шуларга җибәрерсең. берәр җиренә тыгын куй Төргәк ярыйсы гына саллы иде. Ләкин акча керә дә чыга -миңа ирек кирәк иде. — Ярар,— дидем төргәкне куенга кыстырып.— «Эш»не эшләдем, ди. Ә төрмәдән котылуны миңа кем гарантияли? — Дөрес сорау. Без анысын да уйлап куйдык. Ул машинаның шоферы Үтәлиев дигән егет. Бүген сез менә бу бүлмәдә аның белән кунарсыз. Тегендимондый сорау бирүче булса: син Үтәлиевның иң якын дусты. Шуны онытма. Гарантиягә килгәндә, менә монда сине вакытыннан алда азат итү турында кәгазь. Ул кәгазьне күрсәтте. Анда чынлап та акка кара белән «үрнәк тәртибе өчен вакытыннан элек азат ителә»,—диелгән һәм түгәрәк пичәт сугылган иде.— Бу кәгазьне бүгеннән үк үзеңә бирә алам.— Ул кәгазьне миңа сузды. Бу эш бик табигый эшләнергә тиеш,—диде ул, янә кисәтеп. Яки авария оештырырга, яисә ялгыш кабинадан төшереп калдыруны инсценировать итәргә кирәк. Башыңны төне буе эшләт. Тик кара аны: эшне эшләмәгән килеш качарга уйласаң - башың бетте диген. Мин ул кадерле кәгазьне кесәмә яшердем. Үтәлиев янында кундым. Тик аңа үземнең заданием хакында сөйләп тормадым. Чөнки теге кеше шулай кушкан иде. Икенче көнне иртән машина кузгалганчы ук кабинага гаражда аунап ятучы бер иске стартерны чүпрәккә төреп салып куйдым. Моның белән ’арт чүмеченә кундырсаң, тимер баш та ярылачак иде... _Мин «Күсәк»не буар дәрәҗәгә җитеп тыңладым. Ләкин кызарга ярамый иде. Ул дәвам итте: Юлга чыктык. Юллар шактый бозлавык иде. Мин җайлы чакны туры китерергә чамалап барам Юлга чыгар алдыннан сезнең улыгыз шофердан: Бу кем? Ни өчен машинага чит кеше утырттыгыз? — дип төпченде. Шофер аңа: Бу минем авылдашым, өенә кайтып бара. Кешегә ярдәм итәргә кирәк бит инде,—диде. Лейтенант бүтәнчә сорау бирмәде. Мин, юлга чыгып бераз бару белән, артыбызга бер «Волга» тагылганын шәйләдем. Ул — без әкренәйсәк, әкренәйде, шәбәйсәк — шәбәйде «Эшнең үтәлешен тикшерәләр».—дип уйладым. «Волга»да дүрт кеше утыра иде. Бу «Волга»ның безнең арттан бер тотам калмый килүен лейтенант та күреп алган икән, ул шоферга: Болар җирле боевиклар түгел микән? Нигәдер шикле күренәләр.— диде.— Безнең машинада корал бар дип һөҗүм итүләре мөмкин Болардан эзне яздырырга иде. Ничек? — диде шофер - Әнә, алда бер йөк машинасы бара. Теге борылышта син шуны узарга тырыш. Безнең арада бүтән машиналар булса, һөҗүм итәргә батырчылыклары җитмәс. Шофер алдагы машинаны уза башлады. Ләкин каршыга килүче бер машинаны күргәч кинәт унга алды. Безнең машина алда баручы «Татра»га бәрелде. Мин, үземә иң уңайлы вакыт килеп җиткәнен тоеп, аяк астымдагы чүпрәккә төрелгән стартер белән лейтенантка кундырдым. Селтәнгәндә кулым шоферга да эләгеп китте Аның кулы рульдән ычкынды Шул арада безнең машина асфальт читенә тәгәрәде. Шофер белән миңа берни булмады, ө лейтенант, тотынып калыр хәле калмаганлыктан, алгы тәрәзәдән чыгып очты «Эшне» моннан да шәбрәк итеп эшләү мөмкин түгел иде. Бөтенесе бик табигый килеп чыкты. Инде бу тирәдән тизрәк таярга кирәк дип, кесәдәге кәгазьне капшап куйдым. Ләкин, без һушка килгәләгәнче, теге «Волга»дагы егетләр шофер белән минем кулны боргычлап алырга өлгерделәр. Ыңгырашып яткан лейтенантка әһәмият бирүче булмады. Иң беренче итеп минем кесәдәге «коткару кәгазен» алып, ертып аттылар. Безнең капланасыбызмы белгәндәй, тиздән «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп чыкты. Машинага салганда улыгыз исән иде әле. ул миңа таба күрсәтеп нидер әйтте Күрәсең, аңа теге дөньяга китәргә «ашыгыч ярдәм» кешеләре ярдәм иткәндер Менә шул. Ә мине кире үз урыныма китереп тыктылар. Боларны мин сезгә нигә сөйләдемме9 Тегеләрнең сүздә тормауларына ачу итеп Җенем сөйми алдаган кешеләрне Андыйларны монда бер көн дә яшәтмәсләр иде. Ул сөйләүдән туктады Мин бу кешегә ачулы да. шул ук вакытта дөресен сөйләве өчен рәхмәтле дә идем. Ул минем уйларымны сизгәндәй «Мин баш тартсам улыгызны бүтән кешедән үтертерләр иде. Алдыйлар максатларыннан чигенмиләр, диде... Әйе. бик дөрес. Теге сул як битендә җөе булган сары чәчле кеше, әлбәттә, полковник Павлов. Яңагындагы жөй белән ул «Бу минем Әфганстаннан алып кайткан орденым», дип мактанып та йөри, диделәр — Мин моны бу килеш калдырмаячакмын, дидем мин. ләкин мина синең ярдәмең кирәк булачак. — Нинди9 - Судка шаһит итеп чакырсалар, шушыларны сөйләрсеңме9 — Сөйләрмен. Нигә сөйләмәскә? Безнең очрашу шуның белән тәмамланды. «Күсәк»не алып чыгып киттеләр. Мин Артур белән энесенә эшнең ничек булуын сөйләп бирдем Артур үзен-үзе битәрләп: «И мин-ангыра. Бу аварияне очраклы хәл дип уйладым Белә идем бит югыйсә монда еланнар оясы икәнен» Без бергәләп уйлаша торгач, яна дәлилләрне өстәп, судка икенче гариза язарга кирәк дип таптык Өйгә кайткач. Артур: «Карагыз әле. иптәшләр, диде, без бер нәрсәне онытып җибәргәнбез бит» Нәрсәне? - «Күсәк» сөйләгәннәрне язып барып, аңардан кул куйдырып алырга иде безгә Судка биргән гаризаңа шул дәлилләр өстәлсә тегеләрнең чигенерлек җирләре калмас иде - Иртәгә язып алырбыз, дидем мин. беренче көнемнән бик канәгать калып Башымда искиткеч планнар туды Бу хәрби частька оялаган жуликлар өнен туздырам болай булгач Армия йөзенә ыргытылган пычрак бит болар. Генштабка кадәр барып җитсәм җитәрмен, әмма бу елан оясын туздырырмын Бәлки, шофер Үтәлиевне дә эзләп табып булыр Төнне мин көчкә генә уздырдым Икенче көнне Артур белән иртүк төрмәгә киттек Ләкин безне эчкә уздырмадылар Дежурный - Төрмә начальнигы өйдә юк. беркемне кертә алмыйм, диде Начальнигын кайчан кайта сон? Алар безгә докладывать игеп йөрми, кайчан кайтасы килсә шунда кайтыр. Без төрмәгә атна буе көн саен бардык Ниһаять, начальникны күрү бәхетенә ирештек Ул. ниндидер шатлыгы бар кеше сыман, безне күтәренке күңел белән каршылады. Без исәнлек-саулык сорашкач, йомышыбызны әйт тек «Күсәк?» дип торды ул бераз, кем турында сүз барганын белмәгән кебек Аннары исенә төшергәндәй «Ә-ә. диде, кызганыч, әмма сезне аның белән очраштыра алмыйм» Артур портфеленнән зур гына төргәк акча алып, ана сузды Начальник. акчаны кулында сикерткәлөп: Кызганыч, ләкин бу мөмкин эш түгел, диде Ни өчен? Чөнки китте ул моннан Кая кит те? Ерак, бик ерак Начальник авыр сулап куйды. Теге дөньяга ук китеп барды, бичара Гөнаһлары аргык зур иде шул. — Ничек? Ул бит әле тап-таза иде,— дидем мин. — Үзенә үзе кул салган, бичара! Бу сүзләрне ишеткәч, баскан урынымда җир убылгандай булды. Без башларны түбән иеп чыгып киттек. — Күңелем сизенгән иде аны,—диде Артур.— Андый шаһитны дөньяда яшәтмиләр инде, билгеле. Аның белән очрашуыгызны да «теге- ләр»гә җиткергәннәр, димәк. — Хәзер бердәнбер шаһит — шофер Үтәлиев кала,—дидем мин. — Ай-Һай, аны эзләп таба алырсызмы икән?—диде Артур.— Үтәли- евны дәваланырга җибәрдек, дигән сүз чеп-чи ялган бит ул. — Ул бит сезнең взводтан, бәлки сез аның адресын беләсездер. — Безнең бу авторотаны күптән түгел оештырганнар иде бит. Взводтагы шоферлар гел алышынып торды. Бәлки, бу махсус эшләнгән эш булгандыр. Хәер, Үтәлиев бервакыт үзенең Бакудан икәнлеген сөйләгән иде миңа. Баку хәрби Комиссариатына телеграмма сугарга кирәк, һәм бүген үк. Артурның зирәклегенә һәм миңа ярдәм итәргә атлыгып торуына шатланып куйдым. Шунда ук хәрби комиссариатка ашыгыч телеграмма суктык. Ә берничә көннән безгә мондый җавап килде: «Үтәлиев Гейдар Мамед оглы хәрби хезмәтен тутырып өенә кайтканда, поезд астына эләгеп, һәлак булды». Мин, эчәргә дигән даруын кулыннан төшереп түккән авырудай, гаҗиз калдым. Бетте, бөтенесе бетте! Елан оясын туздырып булмады. — Аларга безнең теш тсенә үтми, туганкай,—диде Артур, мине юатып. — Әллә генштабка барып карыйм микән?—дидем мин.— Бәлки комиссия җибәрерләр, тикшерерләр. — Алай наив булмагыз инде,—диде Артур.— Балык башыннан чери дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр бит. Генштабтагыларның да авызы бар. Ә авызы барның авызына ни салырга белә инде алар. Моннан вагон-вагон әйбер китә икән, ул әйберләр бит урам хәерчесе өчен җибәрелми. Аларның һәрберсенең адресы бар. Моннан соң Артурларда калуда мәгънә юк иде инде. Башымны түбән иеп, үземнең көчсезлегемә, язмышның шулкадәр гаделсезлегенә ачуым килде. Үземне-үзем өзгәләп ыргытыр дәрәҗәгә җиттем, хәтта, башымнан: «Әллә соң поезд асларына ташланыйм микән?»—дигән уйлар үтте. Ләкин минем моңа да көчем юк иде. Артур миңа: «Күңелегезгә авыр алмагыз,— диде,— ләкин сезнең үзегезгә дә бу тирәдә озак калырга ярамас. Башыгызга җитүләре мөмкин. Болар—мафия. Ә мафиянең иң куркынычы — армиядә. Чөнки армиядә — корал, үтерергә махсус өйрәтелгән кешеләр». Артур белән килешми мөмкин түгел иде. Шулай итеп, улым, язмыш минем башыма олы күсәге белән тагын бер кат тондырды. лым! Дошманнарыбыздан үч ала алмавым өчен синең алда бик гаепле мин. Кулдан килгәнчә тырышып карадым, хәтта президентка. оборона министрына хатлар яздым. Ләкин аларда кеше кайгысы булмаган икән. Моны үзебез табынган уртак Ватан таркалгач кына белдек. Кеше кадере юк илдә дөреслек була алмый икән. Мин шуны аңладым. Үч алыр өчен дә иң элек күзләрнең ачылуы кирәк иде. Без табынган түрәләрне заман үз куллары белән кыйнатты. Бәлки бу безнең кебек рәнҗетелгәннәрнең каргышы төшү булгандыр. Инде менә безнең дә кайтыр көнебез килеп җитте. «Кая кайтасыз?» — дисеңме. Ата-бабала- рыбызның тамыры калган якка. Дөрес, безнең анда нигез юк инде. Җил очырып алып киткән дүңгәләк кебек, туган нигезебездән без артык ерак У киттек. Ә җил-давыллар иң башта тамырсызларны очыра Мин хәзер еш кына үземә шундый сорау бирәм ни өчен язмыш безгә мондый рәхимсез булды? һәм соравыма үзем үк җавап табам. Әлеге дә баягы шул тамырсызлык! ан. Искәргәнен бардыр, улым, беренче карашка зәгыйфь кенә күренгән гөлләр дә әллә нинди җил-давылларга түзә, чөнки алар тамырлары белән үзләре үскән җиргә ябышкан Менә мин үземнен әти-әниләремне генә алам. Аларны бер яктан ачлык-хәерчелск яңаклады, икенче яктан хокуксызлык һәм талаулар, өченче яктан мыжлап торган бала-чага Ләкин алар бирешмәде Чөнки аларның таяну нокталары бар иде. Ә безне җир түгел, йолдызлар күбрәк кызыктырды Йолдызларның да күктәгесе түгел, иңнәребездәгесе Погоннарыбызда йолдызлар арткан саен югарырак күтәрелдек, дип уйладык. «Без» дип әйткәнемә үпкәләмә, улым. Мин монда үзем һәм үзем кебекләр турында сүз алып барам. Хәзер үзебез наданга санап йөргән әти-әниләребезнен гомере белән үзебезнекен чагыштырып карыйм алардан нәрсә калды да бездән нәрсә калды? Әтиемнең салган йортлары, чыгарган мичләре әле һаман бар Ул йортларда кешеләр яши. бала-чагалар үстерә Морҗалары һәркөн төтен чьпарып яңа көнне сәламли. Ә иң әһәмияглесе алар авыл халкы күңелендә. Кем белән генә сөйләшмә кем баласы икәнеңне белеп алуга, сиңа хөрмәт, ихтирам артканын тоясың Ә бездән нәрсә калды? Без изге һәм какшамас дип санаган Ватан таркалды. Теге вакытта син СССР дип аталган бөек державаны иске шинельгә тиңләгәч, сиңа хәтерем калган иде. Хәзер синең хаклы икәнлегеңә тулысымча ышандым. Ул иске шинельне төрле якка тарткалап кына калмадылар, өзгәләп үк бетерделәр. Кемгә якасы, кемгә җиңе, кемгә итәге эләкте. Бег менә шушы иске шинель астында кояшны, йолдызлы-айлы күкләрне, офыклар киңлеген күрмичә яшәгәнбез. Безгә шул ертык шинель тишегеннән төшкән яктылык җиткән. Ә инде кемнәрдер артыграк үсеп бу шинельгә сыймый башласа Прокруст ятагына сыешмаган бәндәнең башын яки аягын кисеп ятак белән ■ игезләгән кебек озыннарны кыскарта барганнар. Син. улым: «Нишләп, әтием, моңарчы бу кадәр сукыр булдың? Боларны элегрәк күрмәдең?» дигән сорау бирергә хаклы. Безнең халыкта шундый бер әйтем бар: майны күп ашама сукыраерсың, диләр Мин моның мәгънәсенә төшенми идем Ничек инде майны күп ашаганга кеше сукырайсын, ди Баксанкүрсәң. моның бик тирән эчке мәгънәсе бар икән. Нинди эчке мәгънәме? Менә болай. улым Безне сукырайтыр өчен югарыдаг ылар безгә май каптырып килгән бит һәр елны ин яхшы курортларга бушлай путевкалар бирү лисеңме, илнең кайсы гына почмагына 6api.ni чыкма югары класслы кунакханәләрдә урын әзерләп кую дисеңме, кешеләр аэропортларда, вокзалларда барасы җиренә билет ала алмыйча куна-төнә ятканда түш киереп иң яхшы урыннар/Га җәелеп yibipy дисеңме болар һәммәсе безнең күзләребезне сукырайту өчен бирелгән май кисәге булган. Без. беркатлылыгыбыз белән, аларны хезмәтебез! ә хөрмәт дин кабул иткәнбез Хәтта үзебезне башкалардан өстен саный башлаган идек. Дөрес, мин намусыма тап төшермәскә тырыштым Хәзер аңлавымча, партиягә безнең кебек беркатлы, үзләренә фанатикларча бирелгән кешеләр кирәк бултан. Үзләренең пычрак эшләрен дә алар чиста куллы, намуслы кешеләрдән эшләтергә тырышканнар Шунсыз алар халыкны ышандыра һәм власть башында җитмеш ел утыра алмаслар идс Халыктан бигрәк үз мәнфәгатьләрен кайгыртучы партиянең бер рупоры булуым бүген минем җанымны туктаусыз кимереп юра Икенче нәрсә биеклек белән түбәнлекне бутау Үз халкыннан ныграк ераклашкан саен биегрәк күтәреләсең, дип уйладым Сиңа да ба&аннар телен өйрәтмәдем Кирәкмәгән тел белән күңелеңне чүпләмим, дидем Туган- үскән якларыма сирәк алым кайттым Сон булса да уң булсын <Пип. инде менә бабаларың янына алып кайгам Чи! я! туфракларда сөякләрең рәнҗеп ятмасын Үзебезнең йола ларыбыз белән, догалар укып, чын мөселманча итеп җирләячәкбез сине. Кешеләр исән чакта гына түгел, үлгәч тә үзенең нәсел-нәсәбенә якын булырга тиешләр. Шунда гына аларның җаннары тынычлык табачак. Ә җан барлыгына мин хәзер ышана башладым, улым. Еш кына битемә ниндидер йомшак җил кагылып киткәнен сизәм һәм шул ук минутта иЛмә син килеп төшәсең. Колагымда: бу мин, әти, дигән сүзләр ишетелгәндәй булды. Кешене аллага кайгы-хәсрәт тә якынайта икән. Әгәр дөнья тоташ шатлыктан гына торса, кешеләр алланы да. намусны да, әдәпне дә онытырлар иде. Бүген мин кайчандыр үзем ераклашкан нәрсәләргә якынаю сизәм. Үткәннәремә, тамырыма, асылыма кайтам. Бу бик авыр кайту, әлбәттә. Чөнки мин үземне сине югалту бәрабәренә таптым. Әйдә, улым, юлга чыгыйк. Безне туган туфрагыбыз көтә...