Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җилле төн

Ошыйммы .. ошамыйм барыбер. Тормачы үпкәләп, ишелеп Син—исеп үтәр бер жил генә. Китсә дә күлмәгем чишелеп. - Кулларым төймәләр, дерелдәр. Изүем ачылыр кабаттан Син кочар, үбәр бер жил генә. Сагынып еларлык ярагмам Ошыйммы, ошамыйм барыбер Син исеп үтәр бер җил генә Үзем дә үрелсәм, качасын. Капласам, керәсең изүгә. Синең хактагы уй Сорамый килгәнгә, шулайдыр Бу уем икеле-микеле Елмая, бернәрсә аңла гмый. Елмая нәкъ синең шикелле Бер килә, бер китә үчегеп Беркемне тыңламый, ишелми Рифә РАХМАН (Харрасова) Казамда яшаүчс чшь галилы Г Исхакый иҗатын вйромүчемрнең берсе. Шигырьмре кандамк матбугатта даими басым кило Син дә бит, акылдан яздырып. Ачасын, ябасың ишекне Икеле-микеле бу уем, Сәбәбен мин сиңа аңлатмыйм. Ачасың, ябасың ишекне. Шуңа да мин аны яратмыйм! — Икеле-микеле бу уем (Тәкәббер!) бер килә, бер китә. Иә үтә каранып як-якка, Үчегеп шакый да ишеккә.. Иясез кош Торма карап, менә без дә бар, дигән күк, Ярсызга яр, парсызга пар булыр өчен. Тезләремә генә тигән кулыңнан да Киемемне җил очырган төсле өшим. Торма карап, караучылар бар да бит ул... Кош кунмаган чәчәк була димени соң? Бакчаларда инде җимеш өлгергән чак... Синең кулга коелмас та, боегырсың. Белеп торам, күреп торам күзләреңнән. Менә без дә бар, дигән күк, торма карап. Күкрәгемә генә тигән карашың да Этә мине, этә синнән ераккарак. Мин китәрмен, син калырсың өметләнеп. Шул өмет күк, артларымнан сузылырсың. Кулъяулыкны ыргытсам да, төшмәс сиңа. Яшьләреңне мин сөртер күк, ник елыйсың? Ярат ла соң... Сөю гөнаһ түгел, түгел, ярат ла соң. Мина гына була күрче мәрхәмәтле: Җырларыма салып үтмә авыр моңнар. Уйный күрмә, уйный күрмә мәхәббәтле. Өзелергә генә торган ул сазымның Шаярып та тарта күрмә кылларыннан. Алырсың да кояшымны күзләремнән, Көннәремне төннәремә ялгый алмам. Сөю гөнаһ түгел, түгел, ярат ла соң; Бәлки чынлап, тора булыр ишек шакып. Минем сөю түгел лә ул сиңа каккан: Сезнең яктан мин бит күптән киттем кайтып. Миңа гына була күрче мәрхәмәтле. Мин бит инде яши алмыйм утлар йотып. Яши алмыйм, яши алмыйм синнән башка Сикеренгән йөрәгемне учта тотып. Уйлаудан тую Селкенмә, уй. Минем кебек текәл генә Каршыдагы талтирәкнең кәүсәсенә. Кадап куйдым карашымны кача алмас. Гаҗизләнеп беткәч тәмам сездән әнә. Селкенмә, уй —син бит кубар яфрак түгел. Ник күчәсең, җилләр исеп очырткан күк? Бу халәттән айнымаска булышлык ит: Сөйгәнемне уйлап торам, исем китеп. Селкенмә, уй, мин-исерек чайкала, дип, Эчмичә дә сәрхүш булу ярыйдыр бер Төп-төз агач төсле сыны карашымда. Син китәрсең, хыялым да җимерелер. Төш кенә бул Мине алдап, килеп кигкән гөш кенә бул. Ул татлы гөш кермәгәндер кемгә генә.. Исәрләнеп, күзләреңнең алмасыннан Кайнар тирең таммасын ла мендәремә. Төш кенә бул. төш кенә бул килеп кунган Сине уйлап йомылган ул керфегемә Сөю сүзе кадерсезгә китәр, димә. Мин йөртермен түкми-чәчми бөртеген дә. Мине алдап, килеп киткән төш кенә бул. Башкача һич беркайчан да кермә миңа Кайнар тирең тамса, мендәр, төшемдә дә Берни дәшми, дер-дер килеп елар гына.. Елар гына, айный алмый, саубуллашмый Чәчләреңнең җылысына торыр посып. Саташтырган шушы төнне искәртергә... Онытыйм, дисәм, кочагына алыр кысып. Синец күзләр Текәлеп карап торсам да. Бирешмиләр сынауга. Дөм караңгы күзләреңә Кунмый булыр томан да. Кунмыйдыр ай яктысы да Күз алмаңа, ялтырап. Алмалары салкыныннан Көзләр тора калтырап. Тартмый булыр көн куллары Күзләреңнең пәрдәсен. Яфрак булып коелалмас Саргаймаган мәгънәсе. Куна алмый шуып төшәр Кыр казлары тавышы. Селкенми дә күзләреңнең Дөм караңгы сагышы