Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ МАТБУГАТЫ

Беркем дә үз ирке белән туган җирен. Ватанын калдырып, чит якларга ки ген бармый, аны бу адымга гадәттән тыш хәлләр, җитди сәбәпләр мәҗбүр игә. .Монголлар һөҗүме вакытында безнен күп кенә әби-бабаларыбыз Мисырга, Сүриягә, Маҗарстанга барып чыккан. XII—XV йөзләрдә Кырым аркылы һәм башка юллар белән Көнбатыш Европага эләгеп, тиз арада итальян, француз, немец, испан булып киткән зорки-татар «гаскәрияләренец, «колларыянын исәбе- хисабы юк. Явыз Иван походлары, көчләп чукындыру һәм урыслаштыру, Мәскәү һәм Петербург хакимиятенен рәхимсез мнлликолонналь сәясәте дә күп меңләгән татарларны, тутан -җирләреннән кубарып, дүңгәләк кебек, дөньянын төрле төбәкләренә илтеп ташлады. «Аклар», «әсирләр» составында чит мәмләкәтләргә эләккән милләт I әшләребезнен саны да берничә дистә меңгә якын, һәм; томумән, совет чорында ачлык, сугышЛар, коточкыч салымнар, репрессияләр, «удар төзелешләр» нәтиҗәсендә татарларның таралышы аның бөтен бер милләт буларак яшәешен һәлакәт дәрәҗәсенә җиткерде. Дөрес, соңгы берничә елда татарда милли үзан уяна башлады. Әмма бу гына әле реаль чынбарлыктагы аяныч хәлне үзгәртерлек түгел. Татарнын милләт буларак янә туплануы, табигый халәткә килүе өчен әле гадәттән тыш күп тырышлык, шактый вакыт кпрәк булачак. алык тарала икән, аның әдипләре дә тарала Татар әдәбияты тарихында моның мисаллары бик күп. XIV йөзне генә алып карыйк. Мәхмүд Сарай Гөлестаный. Сәйф Сарай, Мәхмүд ибне Фәттах Сарай. Бәркә Фәкыйһ болар бит бар да әүвәл Идел-Урал буйларында яшәп, ахыргы гомерләрен Мисырда. Сүриядә үткәргән әдипләр. Колшәриф. Мәүла Колый. Әбелмә- них Каргалы. Шәмсетдин Зәки, Дәрдемөнд кебек шагыйрьләрне илһамландырган Өмми Камал (XV йөз) тормышы да соңрак Кече Азиядә уза. Казан ханлыгы заманы чичәне Хәсән Кайгы Идел-Җаек буе далаларында күчеп йөреп, татар белән казакъның уртак шат ыйренә әйләнә. Хаҗитархан «нугае» Суфый Аллаяр да (1616—1713), гәрчә ул Урта Азия шагыйре булып танылса да. Идел-Урал буе татарлары арасында да яратып укыла. Аның «Сөбателгажизиняе, Әл-Мөкәффәгьнең «Кәлилә вә Димнәясе, Гаттарның «Пәнднамәясе, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы. Сәгъдинең «Гөле- стан»ы кебек, татар укучыларын гасырлар буе илһамландырып килә Таҗетдин Ялчыгол (1768 -1838), Суфый Аллаяр китабына нигезләнеп, үзенең мәшһүр «Рисаләи Газизәясен иҗат итә. Бу әсәрнең исә татар мәктәпмәдрәсәләрсндә уку-укыту ярдәмлеге буларак кулланылуы да мәгълүм. Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ (1939)—әдәбият галиме. педагог, филология фәннәре докторы. профессор «Сәйф Сарай. ». «Котб иҗаты». «XIX йөз татар әдәбияты ядкярлөре». «XIX йөз татар хрестоматияләре», «Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар» һәм. башка гыйльми китаплар авторы Казанда яши Х XIX—XX йөзләрдә, аеруча Октябрь инкыйлабыннан, сон чит-ят җирләргә киткән. үзт ә мәмләкәтләрдә язу-сызу, иҗат эше белән шөгыльләнгән татар әдипгалимнәренен саны бигрәк тә күп. Менә шуларның берсе Муса Акъегетзадә (1864- 65—19. V1H. 1923). Татар әдәбиятына «Хисамеддин менла» (1886) исемле мәшһүр роман биргән бу әдип әүвәл туган ягы Чембарда һәм Пенза гимназиясендә укый, бераз вакыт Кырымдагы «Тәрҗеман» газетасында да эшли. 1887 елда ул Истанбулдаг ы «Мөгаллими Шаһания» исемле югары уку йрртына укырга керә Аннан сон горек гаскәри уку йортында рус теле һәм әдәбияты укыта, 4—5 ел Сүриядә, көнчыгыш Анадулыда яшәп, эшләп ала. Гомеренен ахырын Истанбулда уздыра, нигездә, Н.Катанов китапханәсе хәзинәсен тәртипкә китерү белән шөгыльләнә Илгизәрлек, мөһаҗирлек ягыннан аеруча атаклы галим, дин белгече, әдәбиятчы, педагог, ориенталист ( шәрыкизенас J Муса Ярулла Биги (1875 1949) язмышы гыйбрәтле. Ул Казандагы Күл буе мәдрәсәсендә, туган шәһәре Ростов- тагы дәүләт лицеенда укый 1895—1898 елларда Бохарада белем ала Аннан Истанбул. Исәбе инженерлыкка уку. Әмма ул, Муса Акъегетзадә киңәше белән. Мисырдагы атаклы Әл-Әзһәрия университетына укырга керә Күренекле галимнәр белән аралаша. Хаҗга баргач, өч ел гомерен Мәккә вә Мәдинә калаларында үткәрә. Бераздан һиндстанга юнәлә. Ярты еллап анда яшәгәч, кабат Мисырга кайта. Янә анда укый, аннары укыта Бу замандагы гарәп газета- журналларында аның берничә мәкаләсе дөнья күрә. 1904 -1925 елларда Россиядә, СССРда яши. Ике дистәдән артык китап бастыра. Петербург га «Өлфәт» газетасын чыгара, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә гарәп теле вә әдәбияты укыта Совет чорында төрле эзәрлекләүләргә дучар була 1926 елда Мәккәдәге Ислам корылтаенда катнаша. Аннан Шәркый Төркестан. Әфганстан, Мисыр. 1932 1935 елларда Суомида (Финляндиядә) балалар укыта Соңра Берлин. Истанбул аша Иранга. Гыйракка. Мисырга бара. Ул илләрдә 2—3 ел гомерен уздыргач. 1938 елда Япониягә. Кытайга юнәлә. Пекинда бераз торгач, һиндстанга килеп төпләнә. Монда фәнни тикшеренүгә, укыту-тәроиягә күңел бирә Инглиз хакимияте аны. сәяси эше өчен. Пешавар төрмәсенә утырта Әмма мөселман җәмәгатьчелегенең көчле таләбе, җирле халыкның демонстрацияләр уздыруы нәтиҗәсендә аны зинданнан чыгарырга мәҗбүр булалар Муса Бигинең бу вакытта инде күзләре начар күрә, аяклары да начар йөри 1947 елда Истанбул- да хастаханәдә дәвалана. Бик күп телләрне белгән, күп китаплар, хезмәтләр авторы, бөтен ислам дөньясының мәшһүр шәхесе Муса Ярулла Биги Каһирәдә вафат була Анык гарәп мәдәнияте хакындагы хезмәтләре. Әл-Мәгарридән: Хафиздан тәрҗемәләре әдәбият фәне өчен аеруча кыйммәтле. Г.Ибраһимов үзенең «Кара маяклар яки ак әдәбиятлар» исемле гаугалы хезмәтендә гЛ/ә. «Милли Байрак» журналы (Мюнхен. 1953) һ. б Сугыштан сон Алманиядә татарча газета-журналлар чыы- руда Минһаҗ Исмәгыйли дә катнаша1 . 40 60 елларда анын катнашында «Без- нен фикер» (барлыгы —10 сан). «Таң йолдызы» (2 сан) кебек «милли, әдәби, сәяси мәжмуга»ларның һәм «Урал авазы». «Азат Ватаң» исемле газеталарның чыгуы хакында аерым мәгълүматлар бар. Алманиядә дөнья күргән татарча газста-журналларнын топ өлеше гарәп графикасында Калганнары — латин язуында. Мөһаҗир татарларның. Идел-Урал буеннан киткән галим-әдипләрнен гөп өлеше Төркиядә. Әмма шуңа да карамастан, биредә татарча чыккан газетажурналлар. китаплар. Ерак Шәрык. Финляндия. Алмания белән чагыштырганда, азрак Бу. күрәсең, телләр якынлыгыннан һәм төрекләрен башка төрки ха лыкларны төрекнең шивәсе («Казан төреге». «Кафказ төреге» .) дип каравыннан киләдер. Ләкин Төркиядә дә «Казан төрекләре» тарафыннан нәшер кылыктан берничә төрекчә-татарча газета-журнал бар «Мизан» (1908. Истанбул Газетаның мөхәррире Морад бәй); «Тәгърифи мөслимин» (Атналык әдәби мәҗмуга 1910 Истанбул.— Р.Ибраһим вә А.Таҗетдин). «Ислам» (Айга ике чыккан әдәби-дини мәҗмуга. 1914. Истанбул. Нашире И.Сабит). «Ислам дөньясы» (19Ю е глар. Казанлы таләбәләр мәҗмугасы Истанбул.); «Тукай бюллетене» (1965 1968. Истанбул) һ. б. Кайбер авторлар Төркиядә «ИделУрал» мәҗмугасының да берничә саны чыгуын искәртәләр Төркиядә «Казан төрекләре» тарафыннан һәм алар өчен чыгарылган газета- журналлар арасында «Казан» мәҗмугасы мөһим урынны алып тора’ Ул 1970 1980 елларда нәшер кылына. Барлыгы 23 сан Журнал, нигездә, төрек телендә чыга Әмма анда әдәби текстлар еш кына әүвәл татарча, аннан төрекчә бирелә Журналның авторлары һәм хезмәткәрләре арасында без Әхмәт Тимер Надир Дәүләт, Мәхмүт Таһир (1922 26. XI1 1991). Наилә Бннарк һәм башка билгеле милләттәшләребезне очратабыз Шәркый Төрксстанда. Румыниядә. Швециядә һәм татарлар яшәгән кайбер башка төбәкләрдә дә татарча газета-журналлар чыгуы яисә чыгып алуы мәгълүм. Мәсәлән. Швециядә татарлар Икенче Бөтендөнья сугышы вакытыннан бирле яши 80 ләп кеше 1949 елда Стокгольмдә «Швециядә дин һәм мәдәният зшларе буенча төрск-ислам ассоциациясе» төзелә. Бераздан «Швеция ислам җәмгыяте» дип үзгәртелгән бу оешма 1967 елда «Безнең фикер» исемле мәҗмуга да чыгарып ала. Тәүфикъ Әйди язганча (Добруджадан сә иш! «Ватаным Татарстан». 25.XI. 1992). Румыниядә 70 мен чамасы төрск-татар яши Анда җирле төрки шивәсендә 1990 елның апреленнән айлык «Кара диңгез» газетасы һәм «Рәнекләр» («Төсләр») исемле еллык альманах чыга башлый Әлбәттә, чит илләрдә чыккан татарча газета-журналларныц эчтәлеге. рухы төрле-төрле Мәсәлән. «Яна милли юл». «Милли байраквта сәяси як. Идел-Урал идеясе көчле Ә инде айга бер мәртәбә чыгучы «Яңа Япон мөхбире» журналы күбрәк дини, икътисади мәсьәләләр белән шөг ыльләнә Хәтта аггың 30 еллардаг ы аерым саннарында Идел-Урал идеясенә. Гаяг Исхакыйга каршы материаллар да бар Мәсәлән, бер мәкаләдә I1934. № 21 49 51 б.) Токио имамы Корбангали хәзрәт белән Гаяз Исхакый арасындагы бәхәсләр чагылыш тапкан Эш шунда ки. 30 елларның урталарында Гаяз Исхакыйньш Ерак Шәрыкка килүе, милләттешләребезне милли-азатлык көрәшенә чакыруы, корылтайлар уздыруы. «Милли байракнка нигез салуы бу төбәктәге аерым шәхесләрнең каршылыг ына очрый, бәхәсләр тууга сәбәпче була Бу бәхәсләр билгеле бер дәрәҗәдә вакытлы матбугатка да үтеп керә. Әмма, нәрсә генә булмасын, чиг илләрдәге газета-журналларда аерымлыкка караганда, уртаклык, мәсләки якынлык көчле Ул татар михләтепен язмышын үзәккә куюдан, халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртудан гыйбарәт Газета-журналлардан тыш, чиг мәмләкәтләрдә милләттәшләребез тарафыннан шакгый гына г.парча китаплар да чыгарыла Аларнын күпчелеге гарәп язуында. Бу китаплар арасында әдәби, педагогик, гыйльми, дини, музыкаль ' Тәүфикъ Әйлн Читтә солтан булганчы r-Ш.гһри Казан» 30X11990). Александр Фи iniiiioii Сагыш («Аҗаган» 1992. № 2 41 456.) һ б * ХптыЛп Миңнсгулон «Казан» мәҗмугасы («Кызыл Таң». 1992. 10. 12. 15. 16. I?, 19 сентябрь саннары) басмалар, сүзлекләр, төрле календарьлар бар. Аларнын бер өлеше үзтума, икенче өлеше ватанда чыккан китапларның күчермәләре яисә яңартылган басмалары. Ерак Шәрыкта, газета-журналлар күпләп чыккан кебек, татарча китаплар да шактый гына дөнья күрә Аларнын саны дүрт дистәгә якын Бу китаплар, нигездә, Токиодагы «Матбагаи исламия»дә нәшер ителә. Арада Харбин, Мукден. Кобе калаларында чыкканнары да бар. Ерак Шәрыкта басылган татар китаплары хакында инде без «Шәһри Казан» газетасында дөнья күргән «Милләт бетмәсе, аның теле вә әдәбияты яшәр!» исемле мәкаләбездә (1992. 13 июнь) күп кенә мәгълүматлар биргән идек. Шуна күрә биредә берничә фактны гына атап китәбез. Менә минем алда «Кызларга махсус милли шигырьләр» китабы (Токио. «Матбагаи исламия». 1936. 24 б «Бастырып таратучысы Мөнирә ханым Сөләй- мания») Бу уку китабы кереш сүз белән бастырылган. Анда мондый юллар бар бу — «кызларымызга уку өчен һәм дини, һәм милли рух бирү өчен сөйкемле бер әдәбият кисәгедер». Китапка матур эчтәлекле милли шигырьләр урнаштырылган: «Кыз балаларнын теләге», «Укучы яшь кызга». «Укучы кызлар». «Имтихан алды», «Умарта корты». «Кем бәхетсез» һ. б. Искәрмәдән күренгәнчә, китаптагы шигырьләрне Мөнирә ханым Сөләймания үзе язган Аларнын үзәгендә алланы зурлау, белем-мәгьрифәткә өндәү, ата-ананы хөрмәт итү. милләт өчен көрәш һ б. мотивлар. Үзләренең рухлары, эчтәлекләре белән бу шигырьләр XX йөз башы татар шигърияте белән турыдан-туры керешеп китәләр. 1933 елда Токиода Тукай әсәрләренең биш томлыгы дөнья күрә. Г Ибраһимов һәм М Корбангалиләрнең аерым дәреслекләре нәшер кылына Болардан тыш башка китапларның да басылуы мәгълүм Хөсәен Габдүш Дүрт хикәя (Токио. 1931. 83 б ); Г Баттал. Төрек-татар тарихы (Мукден. 1938 155'6.); Солтан Шигырьләр (Харбин. 1929, 27 б.). Исхак Хәйрулла. Төш. (Харбин. 1922. 20 б.) һ. б. Татар китапларының чит мәмләкәтләрдә иң күп чыккан урыны — Финляндия. Биредә бер меңгә якын гына милләттәшебез яши. Әмма, шуңа да карамастан, алар соңгы 50-60 ел эчендә генә дә 100 дән артык китап* нәшер иттеләрIII IV Мәсәлән. Нижгар ягында туып үсеп, аннан Финляндиягә киткән Хәсән Хәмидулла (25.XI1900—6.XI.1988) һәм Садрый Хәмитнең (11.Х.1905—14.XII.1987) үзләре язып бастырган китаплары гына да берничә дистә Аларнын күпчелеген оригиналь әдәби әсәрләр, жөмләдән шигырьләр, поэмалар, драмалар тәшкил итә. 70 елларда Гәүһәр Туганайның (ул 1911 елгы) ике кисәктән торган «Шигырьләр мәҗмугасы» дөнья күрде. Шунысын да әйтик: Гәүһәр апа тумышы белән Баулы ягындагы Кәрәкәшле авылыннан Татар мәдәниятен яхшы белә, хәзер дә иҗат эшен дәвам итә. Хөсәен Садыйк (1906—1973). Гайсә Хәкимжан (1896— 1972) һәм Финляндиядә яшәгән кайбер башка каләм әһелләренең дә оригиналь әсәрләре нәшер кылынган. Суомидагы татар китаплары әүвәл гарәп, соңгы елларда латин хәрефләре белән басыла. Шунысы гыйбрәтле: Финляндиядә гомер кичерүче милләттәшләребез, гәрчә алар аз санлы булсалар да, инде менә 100 ел буена үзләренең телләрен, гореф- гадәтләрен, милли үзлекләрен шактый дәрәҗәдә саклап калганнар Биредә, әлбәттә, ислам дине, катнаш никахлар булмау белән беррәттән, татар китабының күпләп чыгуы вә укылуы да мөһим роль уйнаган Алманиядә, милли газета-журналлардан тыш. татарча китаплар да дөнья күрә: «Програм» Русияле ислам шәкертләренә ярдәм җәмгыяте Берлин. 1918. 12 б.; Муса Ярулла Биги «Исламият әлифбасы». Берлин, 1920 (Бу хезмәте очен автор совет төрмәсенә дә утыртыла ) «Халык моңнары» Берлин. 1932, 16 б.; Галимҗан Идрис «Бугаз мәсьәләсе» («Нинди итләр хәләл»), Берлин. 1933, 16 б. 1937—1939 1 Чагыштырып карагыз: Урта Азиядә миллионга якын. Мәскәүдә 200 меңнән артык. Санкт-Петербургта 100 меңлән татар яши Ә аларда соңгы берничә дистә елда татарча китап, газета-журнал чыкканы бармы9 Юк дәрәҗәсендә IV Бу хакта Илбарис Надиров Финляндия татарлары. «Казан утлары» 1992.№2. 176—188 б , Әбрар Кәримуллин. Суоми иленең татар китаплары «Казан утлары». 1990 № 9 177 - 183 б.; Хатыйп Миңнегулов «Бигрәк тә татар җанлы кеше иде» (Хәсән Хәмидулла турында ) «Ватаным Татарстан». 21 VI.1992 ' X. Миңнегулов М. Хайруллин Звезда Тамурбека Давлениям «Вечерняя Камны» 14 IX 1990 Мәкаләдә, нигездә. Т Даүлотшннның сүзлеге һәм рус телендә чыккан «Советский Татарстан Теория н прак!ика национальной политики» /Лэндон. 1974. 392 с хакында суз бара Т Дәүләтшин хакында мәгълүматлар Әхмәт Сәхапов Мюнхен институты профессоры. «Мирас» 1992, № I 89 9' б ’ Әсфәндияр Чынбай (1980 1992) чытышы бетон Томан өлкәсенең Тубыл районындагы Кызылбай авылыннан Тубылда. 1:к i / \ >к/' Гашкентта чши/ тарафын нан Г Тукайның «Сайланма шигырьләре» нәшер кылына* Румыниядә. Болгариядә һәм кайбер бүтән илләрдә чыккан гагар китаплары хакында әлего кулыбызда конкрет мәгълүматлар юк 11 у/"Ж7" йөздә чит илләрдә гомер кичергән милләттәшләребез үзара ара- /ж /ж лашып- керешеп яшәгәннәр Бер төбәктә чыккан татарча газета- Ж журналлар һәм басма китаплар да татарлар яшәгән икенче төбәкләргә тиз ирешкән, шулай итеп, рухи байлык та тиз арада уртак хәзинәгә әверелгән Төрле күченүләр булуы да мәгълүм. Мәсәлән, Ерак Шәрыкта ( Манчъ- журиядә. Япониядә. Кореяда...) яшәүче татарларның зур өлеше Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Төркиягә, АКШка, Австралиягә күчеп китә. Варшаудагы Идел-Урал татарлары да сугыш елларында, нигездә, дөньяның төрле төбәкләренә таралып бетә. Шәркый Төркестанда яшәүче милләттәшләребезнен 80 проценты 1954—1959 елларда СССРга әйләнеп кайта (Хәмит Төхфи. Миркасыйм Госманов һ б). ә кайберләре Төркиягә, Америкага. Австралиягә юнәлә Хәзер Шәркый Төркестанда 4 меңләп кенә татарның яшәве мәгълүм. Читтәге әдипләрнең дә шактые еш күченеп йөрергә мәҗбүр була. Мәсәлән, Гаяз Исхакый Төркиядә, Варшауда, Парижда, Лондонда, Ерак Шәрыкта һәм башка төбәкләрдә яши Сания Гыйффәтнең дә илдән киткәннән соңгы яшәү 1еографиясе шактый киң: Кытай, Төркия, Финляндия һәм янә Төркия. Ә инде Әхмәт Гәрәй - татар әдипләреннән дөньяны иң күп гизүчеләрнең берседер. Ул Үзбәкстанда туа, икенче дөнья сугышында алманларга әсирлеккә эләгә, аннан — инглизләргә Бераз вакыт Италиядә яшәп ала. Озак еллар гарәп илләрендә (Мисыр. С\’дан һ. б ) тора. Аннан—Төркиядә һәм АКШта Чит илләрдәге татар әдәбияты, татар матбугаты дип сөйләү ул шактый дәрәҗәдә шартлы күренеш Ни өчен? Чөнки бу мәдәният төбе-тамыры белән татар язмышы, Идел-йорт белән бәйләнешле, ул бары тик бер үк гомумтатар мәдәниятенең үзгә тарихи шартларда яшәеш һәм дәвам ителеш формасы гына. Бу нәрсәләрдә күренә соң? Беренчедән, чит илләрдә басылган татарча китаплар, газета-журналлар иң беренче чиратта татар укучыларын күздә тотып, татар кешеләре тарафыннан чыгарылган. Авторларга гына игътибар итегез: Гаяз Исхакый, Сания Гыйффәт, Хосәен Габдүш, Хәсән Хәмидулла, Садрый Хәмит, Шаһвәли Келәүле (Илдәр). Әсфәндияр Иштай, Ш Нигъмәти, Гәүһәр Туганай, Әхмәт Ләбиб Каран. Минһаҗ һ. б — болар бит барысы да илдә туып, үсеп киткән кешеләр! Ә кайберләре Иделйортта яшәгән вакытта ук, әдип буларак танылалар. Чит илләрдә туып, үсеп, татарча иҗат иткән каләм әһелләре гадәттән тыш аз. Булганнары да гаиләдә яисә мәктәптә татар тәрбиясе алган кешеләр. Мәсәлән, күп кенә пьесалар. дәреслекләр, гыйльми мәкаләләр авторы Наилә Бинарк 1940 елда Кореяда зыялы гына татар гаиләсендә туа, татар әдәбиятын укып үсә. Суомида татар баларын укыта, Төркиядәге «Казан» журналында эшли Ә инде читтә яшәүче хәзерге милләттәшләребез Гали Акыш, Надир Дәүләт. Фәрит Иделле кебек күренекле затлар, әдәби иҗаттан бигрәк, нигездә, фәнни тикшеренү, сәяси-мәдәни агарту белән шөгыльләнәләр. Икенчедән, һәм илдәге, һәм чит мәмләкәтләрдәге татар мәдәниятенең үзәгендә— милләт язмышы, татар халкының тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйланулар, татар кешеләренең рухи халәте Өченчедән, читтәге әдәбият та меңәр ел буе тупланып килгән шигъри казанышларга, фольклор мирасына нигезләнеп үсә. Идел. Агыйдел. Казан. Сөембикә, Тукай мөһаҗир иҗатчыларыбыз өчен дә изге образлар, якын төшенчәләр. Иң мөһиме—бер үк татар язма һәм сөйләмә теле һәм илдәге, һәм мөһаҗәрәт- тә! е әдәбият өчен уртак. Чит мәмләкәтләрдәге һәм илдәге язма мәдәният, бер-берсе белән никадәр генә якын, 1 ыгыз бәйләнештә булмасын, алар үзара тәмам керешеп, тәнгәлләшеп китмиләр. һәм мөһаҗәрәттәге, һәм илдәге язма әдәбият үзгә иҗтимагый-тарихи шартларда туа һәм яши. Совет чоры әдәбияты өчен хас булган күп кенә темалар һәм проблемалар (күмәкләшү. хосусый милекчелеккә каршы көрәш, партия җитәкче wee. динне фаш итү, «интернационализм» һ б.) читтәге газета-журналларда һәм басма китапларда бик күзгә ташланмый Булган очракта да алар баш- качарак. тәнкыйди пландарак карала. Билгеле булганча, Октябрьгә кадәрге татар әдәбиятында һәм вакытлы матбугатында милли-азатлык темасы шактый нык урын ала һәм шуңа нисбәтән, тормышта да татарның милли үзаңы куәтле үсеп китә Кызганыч ки. совет чорында. Мәскәү хакимиятенең коточкыч басымы нәтиҗәсендә, бу мөһим традиция өзелеп кала язды. Үз милләтен яратучы, аның тәрәккыяте өчен тырышучы милләтпәрвәр, милләтче төшенчәләре тискәре мәгънә алды, хәтта илгә, халыкка дошман дәрәҗәсенә күтәрелде Мөһажәрәпәге каләм әһелләре исә инкыйлабкача традицияләрне дәвам итеп кенә калмадылар, милли азатлык, татар темасын. яна сәяси-тарихи вазгыятьне исәпкә алып, тагын да тирәнәйттеләр, тагын да үстерделәр Әдәби әсәрләрдә һәм публицистикада татар тарихы, татар тормышы чагыштырмача гулырак һәм объективрак яктыртылды, мөстәкыйль га тар дәүләте. Идел-Урал җөмһүрияте төзү төп максатларның берсе итеп куелды. Мәскәү хакимиятенең милли сәясәте, совет халкы исеме астында урыслаштыру политикасы уздыруы тәнкыйтькә очрады. Соңгы елларда татарның үзаңы кузгалуда, милли-азатлык хәрәкәте көчәюендә, реаль тормыш белән беррәттән. мөһажәрәпәге татар әдәбиятының һәм матбугатының да роле зур булды. Фаҗигале татар тарихы өчен элек-электән туган җирдән, якыннардан аерылу хас. Мөгаен, шуңа күрәдер дә аерылу, сагыну- татар әдәбиятында һәм җыр- бәетләрендә иң тирән чагылдырылг ан мотивлар Чит мәмләкәтләргә эләккән кешеләрдә сагыну тойгылары аеруча көчле. Бу мөһаҗәрәттәгс һәр каләм иясенең язмасыннан диярлек бөркелеп тора. Хөсәен Габдүш хикәяләрен илне, туган җирне сагыну симфониясе дип атарга мөмкин булыр иде Аның «Үзебез өчен» әсәренең каһарманы Габдулла Сөембикә манарасыннан ничек итеп «орел»ны алуны сөйли дә, ахырда, моңаеп, җырлап җибәрә Карлыгач, кая барасын. Бармыйсыңмы безнең илләргә? Барсаң да гына безнең ил ләргәләй. Сәлам әйтче туган илләргә... Сәлам әй т Нечкә билләргә Мөһажәрәпәге татар язма мәдәнияте, нигездә, гарәп язуында, тсл-стнле, лексик составы, грамматик төзелеше белән дә Октябрьгә кадәр гатар ддәбн теленә якын тора. Совет чорында телебезгә кергән урыс сүзләре һәм алынмалары анда чагыштырмача аз Җирле шивәләр дә шактый мул файдаланылган Төрек теле йогынтысы сизелә. Хәтта Көнбагыш Европа телләренең аерым сүзләре дә төрек аша алынган. Кыскасы, моһажәрәгтә туган язма истәлекләрдә тел-стиль ягыннан да бүген безгә гыйбрәт, гәҗрибә алырлык урыннар бар. Мөһаҗәрәттәгс каләм әһелләренең язмаларыңда чнт ят җирләр, башка халыклар, аларның тормыш-көнкүрешләре, гореф-гадәтләре дә теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш тапканнар Бу яктан аеруча «Яна Япон мөхбире» журналы игътибарга лаек. Аның һәр саныңда бу мәмләкәткә мөнәсәбәтле материаллар, рәсемнәр бар Менә журналның 1938 елгы апрель саны (Nt 61). Ул японнарның сакура, ягъни «чия чәчкәсе бәйрәме»нә багышланган. Бу хакта мәҗмуганың тышлыгында рәсем, ә 4 7 битләрдә «Яцониядә чия чәчкәсе» дигән махсус мәкалә бар Язмада сакура бәйрәмснен асылы аңлатыла Мәкалә болай башлана «Бөтен дөньяда Япуннягә чия мәмләкәте диләр Япуниядә төрле төсле чәчкәле чия агачының үстерелүе вә һәр йнрдә багчаларда тулы булуының мең еллык тарихы бар Чия чәчкәсе Япуниядә ( мәркәздә) апрельнең уйларында ата башлый Вә бер атна эчендә болыт кеби бөтен офыкны каплый вә дәхи бер атна эчендә коелып бетәдер Япун самурайлары ( хәрби катлау кеше tape, батыр сугышчылар X. М.) үзләренә чия чәчкәсен үрнәк кылып тогмышлар вә чия чәчкәсе кебек күрсәтәчәк магурлыгыны бердән тулы рәвешлә күрсәтеп, матурлыгын беткәч, мәйдандай югалу кнрәк дигәнләр » (4 б J Башка илләр, халыклар, аларның габңгатс. яшәү рәвешләре, тарихы хакында язмалар еш кына татар күзлегеннән. милләтебезгә мөнәсәбәттә карала Әмма, гомумән, татар газета-журналлары татарлар өчен генә түгел, ә кайбер башка илләрне, милләтләрне. халыкара вакыйга ларны һәм дөнья гарней агышын өйрәнү өчен дә билгеле бер чыганак булып торалар Мәсәлән. Гаяз Исхакыйның «Финляндиядә» мәкаләсе 1«Яңа ыи ни ю т» 4 5 (р» ) Суоми гарихын һәм Финляндия - СССР мөнәсәбәтләрен тикшерүчеләр өчен дә менә дигән материал Чит тә чыккан гагарча басмаларда. нәшер ителү урынына карап, фннчә. немецчә. япунча. полякча, төрекчә язмалар да очрый Үзгә мәмләкәтләрдә татарча г азета-журшллар, китаплар чыгару эше. милли мәдәниятнең һәм мәгарифнең башка тармакларыңдагы кебек үк. халкыбызның үзе тарафыннан, үз хисабына башкарылган Милләттәшләребез арасында Әхмәт Вәли Мөңгәр кебек бай. хәлле кешеләрнең (химаячеләрнең. спонсор tap- ның) чагыштырмача аз булуы, сәяси киртәләр аркасында .мили мәдәният һәм мәгариф эшләрен оештыру гаять авыр бара (Гаяз Исхакыйның. Хөсәен Габдуш- нең газетажурналлар чыгаруга, китаплар бастыруга рөхсәт ала алмыйча, акча, мөмкинлек таба алмыйча өзгәләнүләре үзләре генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Әйтергә, язырга теләгән күпме сүз. күпме фикер югалып калган!). Әмма шуңа да карамастан, халкыбызның зыялылары, милләтпәрвәрләре. матди, ижтимагый- сәяси кыенлыкларны жиңеп, татарлар яшәгән һәр төбәктә, һәр илдә диярлек Ислам. Казан төрекләре, төрек-татар, Сөембикә. Тукай һәм башка исемдәге дини, мәдәни, мәгариф җәмгыятьләре, берлекләре, оешмалары, мәркәзләре төзиләр. шулар ярдәмендә милли һәм рухи тәрбия эше алып баралар. Чит мәмләкәтләрдәге татар әдәбиятын һәм матбугатын гомуми күзәтү дә шуны күрсәтә: туган тел мөхитеннән, туган мәктәбеннән, туган җиреннән, асыл Ватаныннан аерылган мәдәният һәм аның әһелләре озак яшәми, күп дигәндә дүрт-биш дистә елда, икенче-өченче буында инкыйразга, ягъни бетүгә йөз тота. Күп кенә галим-әдипләр. киләчәк шарт-хәлләрне алдан ук аңлап, тиз арада икенче телгә күчеп, үзгә милләт кадимчесе булып та китәләр. Моңа мисаллар читтә генә түгел, элеккеге СССР илендәге татарлар арасында да җитәрлек. Башка мәмләкәтләрдә татар әдәбияты, татар матбугаты, татар мәктәбе хәзерге көндә яшәми дә. тумый да диярлек. Хәтта моңа кадәр бик күп кенә китаплар, газета-журналлар чыгарган, без уңай яктан телгә ала торган Финляндиядә дә татар милли мәдәнияте бетүгә бара. Чөнки анда да хәзер татар мәктәбе юк. балалар, яшьләр, үзләре дә сизмәстән, кайвакыт финчәгә күчеп китәләр, татарчаны фин акценты белән сөйләшүче милләттәшләребез арта бара. (Әмма шулай булса да, Финляндия татарларына рәхмәт әйтергә кирәк алар, ничәмә- ничә ел буе чит төбәктә яшәсәләр дә. туган телләрен саклап калганнар. Ә безнең милләт мәркәзендә. Казан татарлары арасында үз телләрендә акцент белән генә түгел, хәтта бөтенләй сөйләшә алмаучылар да буа буарлык. Бу—бик кызганыч хәл. Әмма ул—рәхимсез чынбарлык.) Без «татарлар күп. алар фәлән миллион», «безнең халык бөтен Союзда, бөтен дөньяда яши», дип сөйләргә, хәтта мактанып алырга да яратабыз Әмма халыкның таралуы, сибелүе һич тә мактана, горурлана торган әйбер түгел. Чөнки ул — милли фаҗига. Таралган, сибелгән халыкның, этник берлек буларак, киләчәге өметсез: ул иртәме. бераз соңмы, барыбер бетәчәк, ассимиляцияләнәчәк, башка милләтләр тарафыннан йотылачак Ерак мәмләкәтләрдәге татарларны гына түгел. Магадандагы, Санкт-Петербургтагы. Донбасстагы. Кузбасстагы һәм элеккеге Союзның Идел-йорттан башка бик күп төбәкләрендә татарларны да . киләчәктә әнә шул язмыш көтә. Милләт яшәсен өчен, аның теле, мәктәбе, мәдәнияте, дине, гореф-гадәтләре яшәргә тиеш. Моның өчен исә халыкның чагыштырмача оешып, милли мөхит тудырып яшәве, үз язмышына үзенең хуҗа булуы зарури. Озак гасырлар буе бөтен дөньяга таралган яһүдләрнең Израиль дәүләтенә көннән-көн ныграк туплана барулары, совет немецларының Германиягә күпләп күченүләре, башка халыклар, шул исәптән, татарлар өчен дә гыйбрәтле. Бу уңай белән Гәрәй Рәхимнең «Татар кешесе» шигыре, ирексездән. хәтергә килә. Автор татарларның Иделен, үз йортын калдырып, бөтен дөньяга сибелүен тасвирлый да. ахырда болай ди: Болай каңгырып йөрмә. Кайт син туган илеңә. Борынгылар түренә. Бит куй Идел җиренә. Баш куй Болгар җиренә. Әйдә, татар кешесе! ит илләрдәге татар әдәбияты һәм матбугаты—рухи мирасыбызның хәләл бер өлеше. Ул мәдәният һәм әдәби процессны тулыландырып кына калмый, ә халкыбызның рухи тарихын, үткән катлаулы юлын, башка илләр һәм милләтләр белән багланышларын киңрәк, тагын да тулырак, ачыграк итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Анда бүгенге көнгә аваздаш яклар да күп. Шуңа күрә мөһаҗәрәттәге язма истәлекләрне өйрәнү, аларны хәзерге укучыларга җиткерү — татар фәне алдында торган бурычларның берсе Ч Чит илләрдәге язма истәлекләрне тудыручыларның күпчелеге катлаулы язмышка ия. Әмма бу хәл аларны гыйльми өйрәнүдә, гадел бәяләүдә киртә булырга тиеш түгел. Чөнки бу шәхесләр үзләре дә. аларйын язганнары да хәзер тарихи, объектив күренеш итеп каралырга тиеш Фән исә. билгеле бхтганча игг беренче чиратта мәгълүматлар белән эш итә ’ v Чи7 Ә1 е ЯЗМН истәлекләРнен әдәби дәрәҗәләре төрлечә Гаяз Исхакый. Хөсәен Габдүшләрнсң талантлы язмалары белән беррәтгән. шигъри яктан зәгыйфь ядкярләр дә шактый очрый Әмма биредә дә бер хакыйкатьне истә тотарга кирәк теләсә нинди әсәр, китап ул нинди генә булмасын, безнен язма мирасыбызның бер өлеше Шуңа күрә үткәндәге мәдәни ядкярларне без мөмкин кадәр тулырак, бөтенрәк алырга бурычлы