БЕРЕНЧЕ ГОНОРАР КЫЙССАСЫ
Ләбибә Ихсанова исеме әдәбият сөючеләргә. шу з исәптән «Казан утлары» укучыларына да яхшы таныш Әйе. р»— танылган балалар язучысы, аларның якын дусты, киңәшчесе һәм җәмәгать эшлеклесе булган әдибәбез. «Көмеш елга». «Җир астында җиде көн» «Якты уйлар» «Робинзоннар илендә» кебек, татар, урыс, украин, эстон, чуваш һ б те пәрдә дөньч күргән, чын мәгънәсендә кызыклы, маҗаралы әсәрләр, повесть- хикәяләр. мәкаләләр авторы ул Ләбибә апабы з Заманында «Ялкын» журналының баш редакторы. Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эзиләве белән нәниләр дөньясына тагын да якынайды ул. һәм. ниһаять. Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1967—1978 е парда «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе булып эшләде ШУШЫ мохитта инде 50 елга чкын кайнап, әдәбиятыбызга хезмәт итә самими мөлаем. ихлас күңелле Ләбибә ханым Ихсанова. Без хөрмәтле әдибәне олуг юбилее белән котлыйбыз һәм УКУЧЫ зарыбыз игътибарына аның яңа әсәреннән бер өзек тәкъдим итәбез.
"СЕР САНДЫГЫН АЧКАНДА" ӘСӘРЕННӘНЮЗЕК
Мендәремне ятагымнын тәрәзәгә караган башына кабартып салам да. сузылып ятып. боз челтәре аша төшкән сыек яктылыкта Виктор Гют онын «Кола торган кеше» романын укырта керешәм Мин кубрик русча китаплар укырга тырышам Рәхәт ләнеп сөйләшерлек итеп русча өйрәнәсем кило Вата-сындыра сөйләвемне курсташларым гаеп итмәсәләр да. белгәнеңне М җиреңә җиткереп әйтеп бирә алмау сынаулар вакытында кыен. Астрономиядоң сынау биргәндә шундый хәлдә калуымны мин университеттан киткәнче онытмам, ахры Профессор Дюковның алдына таратып ташлаган билетлар арасыннан берсен сайлап алгач, белгән сораулар дип сөенгән идем. Шул сөенечем белая җавап бирергә дә ашыгыбрак чыктым бугай. Җай гына сөйли башлаган җиремнән тотлыктым да калдым. Җавабым тел очымда гына югыйсә, шуны русчага әйләндереп әйтеп бирергә кодрәт җитми. Үземне үзем кыйнап ташлардай булып басып торам Эх, дим, эчемнән генә, үзебезчә, татарча булса, шартлатып сөйләп бирер идем бит. Беләм, курсташларым да хәлемне анлый, бигрәк тә Киевтан эвакуацияләнеп килгән Лсля. Аның белән икәү әзерләнгән идек. Дәшмәвем озаккарак китте, ахры, профессор, тәбәнәк гәүдәсенә караганда шактый зур күренгән чал башын күтәреп карады да: — Йә, сөйләгез,— дип ашыктырды. Ә мин авыз да ача алмыйм. Гарьлегемнән тамагыма төен тыгылды, күземә яшь килде, менә-менә тамып төшәр кебек. Шул чагында, рәхмәт төшкере, Леля: — Профессор, материалны белә ул, яхшы әзерләнде,— дип әйтмәсенме. — Алай булгач, формуланы язып күрсәтегез,— диде Дюков, ул да хәлемә керде. Шулай итеп, яхшы кешеләр аркасында семестрны коерыксыз гына тәмамлаган идем Ә ул коерык дигәнең артыннан сөйрәлеп килгән бирәсе сынавын гына түгел, стипендиядән дә колак кагу дигән сүз иде. Бүлмәбездә бергә яши торган Зоя белән Клара да булыша миңа. «Он» белән «Она»ны бутый башласам, акыл өйрәтмичә генә, төзәтеп әйтеп куялар. Маша белән генә борчагыбыз пешми. Бөдрәләткән сары чәчле, җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле чуваш кызының адым саен вәгазь укуын өнәмим Аңлыйм да үзем, анын бу гадәте явызлыктан да түгел, бары тик бездән югарырак курста укьданга. үзен олысымак итеп тотудан гына, шулай да кытыгымны китерә. Зоя белән Кларага теше бик үтми үтүен, шуңар күрә тәрбия чараларын миңа куллана, тәҗрибә ясый... Әнә хәзер дә: — Любка! Семинарыңны оныттыңмы әллә? Әкият укып ятасың,—диде. — Любка түгел мин сиңа, Лә-би-бә!—дип, исемемне бүлеп-бүлеп, басым белән әйтәм. — Ладно уж тебе,—ди ул, электр плитәсенә куйган майлы табадагы бәрәңгене чыжлатып әйләндерә-әйләндерә— Иртәгә зачет алып кайтсаң, билләһи дип әйтәм, үзеңне почмакка тәре урынына утыртып куям да, көне-төне чукынам сиңа карап. Миңа түгел, әниеңнең чын иконасына карап чукынсаң да гөнаһларыңны юып бетерә алмассың, дип уйлыйм: коменданттан яшереп электр плитәсе тотуын мин аның зур «гөнаһы» саныйм, шуны үзенә әйтеп бирергә телем генә җитми, хурланам шул телсезлегемнән. Аннан соң студентта ач карынга семинар кайгысы була димени? Шундый чакта корольләр, борынгы рыцарьлар тормышы белән мавыгуымның мәгънәсен аңлыймени ул майлы бәрәңгеләр генә ашап торган кыз? Чү! Авыздан сулар китерә башлады бит әле бу таба исе. Китабымны алып. Рәмзияләргә менми булмас, ахры. Рәмзия белән бер факультетта укыйбыз, тик ул миннән бер елга соңга кальга килде. Тарих-филология факультетының татар теле бүлегендә укучы кызлар белән бер бүлмәдә яши. География факультетында татарлардан гел икебез генә булганга, аның белән тиз дуслаштык. Кичке ашны да анын урта кул чиләк хәтле мискиендә уртактан пешереп ашыйбыз Кайчагында аның тар караватында, кысыла-кысыла булса да, икәү бергә ятып йоклыйбыз. — Үзебезгә генә күч инде,— диләр кызлар. Ә минем бүлмәдәшләремнән аерылып бетәсем килми Ияләндем мин аларга. Хәтта көн дә диярлек әйткәләшеп торган шул Маша да якын күңелгә Бер ияләндемме, чат ябыша торган гадәтем бар Үзем башлап читләшсәм, аны рәнҗетермен, үпкәләтермен кебек булам_ Әлеге дә баягы, русча әйбәт итеп сөйләшәсе килү теләгем дә бар бит әле. Шулай итеп, бер үземә ике бүлмә минем. Җаның кайсында тели, шунда яши бир. Өстәл янына утырып, китабымны ачуым булды, ишек шакып. Шәрәф килеп керде Эземә үк басып менгән инде әллә. Шәрәф — утызларга җитеп килгән фронтовик шагыйрь. Газета-журналларда шигырьләре күп басыла «Тупчы Ваһап» дигән поэмасын радиодан ике көннең берендә кабатлап торалар. Татар Академия театры режиссеры Шириаздан Сарымсаков аны җиренә җиткереп, борынгы дастаннар укыган кебек хис белән укый. Шундый кешенең бер дә эреләнмичә студент кызлар янына килеп йөрүенең сәбәбен мин генә белә идем. рра-бара кызлар да төшенделәр Анар үз кеше итеп карый башладылар Җәми- >, мине үртисе килгән чакларында, яманлап та куя хәтта. Шагыйрь дигәч тә. әллә кем түгел инде Өс-башы да минем әтинеке имак кына. Матур да түгел. Ачу килә, билгеле. Артыннан килеп йөргән егетне кемнен хурлатасы килсен Кәмиләнсн сүзләрен дә гел чынга алып булмый. Шәрәфиен соры күзләрен һймалап торган озын керфекләре, шул керфекләр арасыннан сөзелеп чыккан юнлы карашы әсир итә башлаган иде инде мине Шулай да Җәмилә барында гына булса да минем аны гади авыл егете кебек түгел, шагыйрьләрчә һавалы. )үркәм. зыялы кеше итеп күрәсем килә. Ә ул әнә тагын шул озын итәкле юка ильтодан килеп керде. Аягында күн итек, башында колагына ук батырып кигән яра кепка Суыктан кызарган перчаткасыз кулларын угалап торган егетнең огегән иреннәре арасыннан Исәнмесез, кызлар. -дигән сүз чыкты. Җәмилә, башкорт ягыннан килгән бик үткен, телчән кыз. киная белән Ьйләшергә ярата. Бу юлы да яшькелт күзләрен мутландырып — Бигрәк тә кайсыбызның исәнлеге кирәк инде, ягъни мәсәлән, дип авыз грдьг Шәрәф килгәч, мавыгып уйный торган бер уеныбыз бар безнең. Кәгазьгә рифмадаш сүзләр язабыз да шуннан шигырь чыгарабыз Әмма шигыребез такмаза гына түгел, форма ягыннан төзек, эчтәлеге белән мәгънәле булсын Ярыш, ^билгеле Шәрәф белән икебезнең арада бара. Кызлар секундант Башта алар бу уенга бик теләп тотынганнар иде Гап-гади сүзләрдән шигырь юллары»тууын күзәтүе алар өчен дә кызык иде Бигрәк гә уенның гөп шарты җиңелгән кешенең кинога билет алырга тиешлеген яраталар иде Бу бәйгедә һәрвакытта да Шәрәф җиңелә, дөресрәге, җиңелгән булып кылана һәм икенче көнне бүлмәдәге бәген кызларны кинога алып бара Майлы ботка да туйдыра, дигән сүз бар Тора-бара кызлар да туйды бу мәзәктән, һәркайсының үз эшс бар булып чыкты Бүген дә. савыт-сабаларын шалтыратып. Гөлсем беренче каттагы кухняга төшеп китте Зәмзәмия артык җитди кыз. уен-көлкеләргә бик катнашмый, бүген ул нидер укып утырган җиреннән бөтенләй кузгалмады Җәмилә дә ары бәрелеп. бире сугылып йори торгач, күршеләргә кереп китте. Рәмзия хәтта кунарга да кайтасы түгел Зсленодольск кызы ул. Әнисе анда түшәктә яга Ике көннең берендә Рәмзия хәл белергә кайтып йори. Иртәгг лекциягә дә шуннан гына киләсе Шулай килеп чыкты, бүген без өстәл янында Шәрәф белән икәү генә утырабыз. Шигырь белән шакгын җитди шөгыльлән<> башлаган елларым иде ул. Өлешемә тигән көнлек ипине базарга чыгарып саткан акчага алган күн тышлы калын дәфтәремә инде шактый җыелды алар Кайчан да булса бер басылып чыгулары турында уйларга базмасам да. тыңлап торырга вакытлары, аннан да бигрәк теләкләре булганда, кызларга укырга яратам Татар бүлеге студентларының әдәбият түгәрәгенә йөрим Анын пэр утырышына берме-икеме олы язучы килә Егетләр судагы балык кебек йөзә мондый кичәләрдә Ибраһим Нуруллин әкрен, йомшак г авышы белән кыска хикәяләр укый. Сугыштан авыр җәрәхәт алып кайткан егет ул Сызланулары ябык, көлсу йөзендә дә чыккан. Хикәяләре дә моңсу Факультетта ни яхшы укучы диләр үзен Ибраһимг а зур өмет баг тыйлар. дип ишет кәнем бар Анын белән сөйләшеп торуы да рәхәт, үзеңне дә игътибарга лаек кеше игеп сизәсең Бер сөйләшү бер гомер, диләрме әле Мәхмүт-Хөсәен бөтенләй башка Тәбәнәк буйлы, ут борчасы кебек җитез бу егетнең Лснинг рад басмаханәсендә бер кечкенә генә китабы да басылып чыккан. Күкрәгендә Кызыл Байрак ордены, иңендә йолдызлы погоннар Шигырьләрен дә ул сәхнәдәге артист тар кебек пафос белән кычкырып укый Әхәт Нигъмәтуллин үзен >ре тота, һавалы егет Өс-башы да матур Ибраһимнар шинельдән йөргәндә каракул якалы пальто иде аның өстендә Башкорт ягына чыгып, авыл әбиләрен фотога төшереп йөргән дә. шуның акчасына киенгән, дип сөйлиләр аның турында Булса да булыр, көн күрергә осталыгы бар кебек Анын моңлы итеп җырлавы ошый миңа, тавышы матур Үзенең шигырь язганын да. хикәя язганын да хәтерләмим Иптәшләрене ксн сүтәргә ярага болай Без аны тәнкыйтьче дип йөрибез Якыннан аралашып киткәч, мин Әхәтнең самими кеше булуын да агитадым Эчендәге тышында дип әй гер идем Билгеле инде, андый егетләр хозурында сүз алып сөйләргә, берәр шигырь укырга батырчылык шәмме сон. аллам сакласын Сөйләгәннәрен йотардай булып, гынлагг утырудан узмыйм Мнн түгел, алар белән бергә ухыган кызлар .ы тын утыра биредә.Югыйсә, шигырь язмаган көнем юк үземнең. Карават янымны чуарлап бетерәм Акшарлы стенага карандаш белән язам да сөртәм, язам да сөртәм. Дәресен белмәгән баланын кара такта янында басып торганы кебек. Тик монда, киресенчә: тактасы—ак, буры кара. Укытучысы да үзем, укучысы да үзем. Шулай азаплана торгач, күңелемне канәгатьләндерерлек бер шигырь чыга тагын. Шуннан соң гына әлеге калын дәфтәремә күчереп язам Лекцияләрне дә хәрефләре тоныграк төшкән китапка язган чак бит, шуңар кадерләп тотам мин аны. Шигырь дип авыз күтәреп әйтергә Шәрәф алдында уңайсызланам, сынатасы да килми үзе Ул биргән рифмаларга мәгънәлерәк, камилерәк юллар тезәсе килә Алдымдагы кәгазьдә икс сүз. Төсле — Өсте. Уйлап тап инде менә шуны. Нәрсәнең өсте икән дә, ни төсле булыр ул? Күз алдымнан төрле-төрле күренешләр йөгереп үтә башлады һәм кинәт... Без укыганда «сугыш белеме» дигән дәрес керә иде. Кызларны шәфкать туташы итеп әзерлиләр Алар төрле шартларда эшләргә тиеш булганга, чаңгыда йөрергә дә өйрәтәләр. Әле шушы атнада гына туйганчы чаңгы шуып кайткан идек Менә мин «Швейцария» тау башында /тирән үзәннәр белән ергаланган тау бите булганга, Казанның ял паркын шулай дип йөртәләр иде ул елларда/, әйе, биек тау башында басып торам. Саф һава, җитез хәрәкәт кан йөрешен тизләткән, барыбызның да битләр алсу, күзләр яңа, күңел күтәренке. Минем шушы тау астында, Казансу буенда җәелеп яткан тигез кыр өстеннән кош булып очасым килә. Ә кар өсте ап-ак, күз камаштырып җем-җем итә... Күз алдыма шул килде дә, шигырь юллары үзеннән үзе төзелә башлады Кояш нурында, Ак ука төсле, Җемелдәп тора Салкын кар өсте. Ул арада Шәрәф мин биргән сүзләргә берне генә түгел, өч куплет язган да тәмәке тартырга чыгып киткән иде инде. Ул бик күп тарта икән Үзеннән гел тәмәке исе килә Янында озаграк торсам, миңа да сеңә Шунын аркасында кызлар янында көлкегә дә калганым бар. Бер көнне Офицерлар Йортында кино карап чыктык. Сәгать ярым ничек түзеп утыргандыр, Шәрәф чыгуга тәмәкесенә тотынды. Урамда ай яктысы, шылт иткән дә җил юк, җиңелчә салкын, коры һаваны баллы су урнына эчәсе килә. — Шушы хәтле рәхәтлекне тәмәке төтене белән бутаган кешегә гажәпләнәм,—дим, киная белән. — Сугышта өйрәндем. Армиягә киткәнче пиво да кабып карамаган, тәмәке дә тартмый торган әйбәт егет идем мин. Сугыш барсына да өйрәтә, хәтта кеше үтерергә дә... Без шулай сөйләшә-сөйләшә, җәяүләп кенә, Карл Маркс урамы буйлап киттек, Арча кырына килеп чыктык, тимер юл күперенә дә җиттек. Тулай торак ишеге төбенә килеп туктагач та ярты сәгать басып торганбыздыр. Әле генә караган кино турындагы бәхәс шундый кызу булдымы, башка сүзләребез җитәрлек идеме, ул борылып китәргә ашыкмады, мин керү ягын карамадым. Шәрәф тәмәкенең берсен ташлап өлгерми, шунда ук икенчесен кабыза. Мин дә аякларыма таракан йөгерә башлаганын сизмим. Ишектән керүемә, каршыма Җәмилә килеп басты. — Кайда булдың! Минем кайларда йөрүем, әйтерсең, аңар бик кирәк инде. Сер бирмәдем: — Кайда булыйм, көтепханәдә,—дидем. Ә ул. хәйләкәр яшькелт күзләрен елтыратып, яныма ук килде дә, сипкелле борынын җыерып киемемне иснәп алды: — Ә, белдем инде. Кызлар шаркылдап көләргә тотындылар, мин дә елмаеп куйдым. Ялганым тотылудан түгел, Җәмиләнең кыяфәтеннән көләләр бит. Шулай да Шәрәфнең күп тартуын яратмыйм. Ачуланса ачуланыр, языйм әле үзенә дидем дә. калдырып чыккан кәгазенә «Әшәке. Тартма», дип язып куйдым. Кергәч бер рәхәтләнеп көлде Шәрәф, аннары уйлап та тормыйча җавабын бирде. Тәмәке — Әшәке! Шартла — Тартма! — Тәмәке кибете өстенә лозунг итеп язарга була икән моны,— дидем мин. аны куәтләп Ул шулай тиз һәм җиңел котылды Хәтта Әшәке сүзен дә үзенә түгел, тәмәкегә борып җибәрде Ә менә мина биргән табышмагы шактый катлаулы булды. Ут яна Уйланам дигән рифмага туры килерлек сүзләрне озак уйладым Уйлан, уйлан, ут булып янсан да уйлан, дип кыздырам үземне Языласы юлларымнын кешенен эчке халәтен, моңын, сагышын бирергә тиеш икәнен күңелем сизә Төн уртасында ут яндырып кем шулай уйланып утыра, кемнен татлы йокысы бүленгән'’ Сугыштан улы кайтмаган ягим анамы ул? Әллә сөйгән ярын югалткан житү кызмы? Аның сагыну сагышларын салыргамы бу юлларга? Бер генә минутка да кызын исеннән чыгармыйча сагынып яшәгән әниемнең сабыр карашын күргәндәй булам Йөрәгемдә бар, күнслемдә бар. әйтергә теләгәнем тел очымда гына тора, тик кәгазьгә төшерә алмыйм Ярый әле Шәрәф күзен төбәп кулыма карап утырмый, «Көлә торган кеше» битләрен актара. Шактый азаплана торгач: Карашы төн, ап-ак карлар ява. Тәрәзәмдә минем Ут яна. Ак карларга карап төннәр буе Нигә икән шулай уйланам? — дип яздым. Ахырдан мин Шәрәфне озата чыгам Тагын күрешергә булып аерылабыз Шәрәф Мөдәррис дигән шагыйрь барлытын мәктәптә укыган чагымда ук «Яшь ленинчы» тазегасыннан белә идем Әмма бер өстәл аргына утырып шигырь язышырбыз, озатышып йөрербез дип кем уйлаган ул чагында Әллә бу язмыш дигәнең үзең туганчы ук. чыннан да, язылып куела инде Язучылар клубында беренче тапкыр күргәч тә бик исем китмәгән иде үзенә Ул чатыңда кемнәрне генә күрмәдек без Тукай исемендәге бу клуб га Шигырь, җыр кичәләре күңелебезне тәмам әсир итеп алган иде инде Ул көнне көтеп кенә торабыз, ул көн безнетт өчен изге Кырык эшебез кырылып ятса да. шунда йөгерәбез Ә студентның эше. билгеле инде йә зачетка, йә сынауга әзерләнү Иртәгесен кычкырып янсак та ис китми Аһ. әгәр ул Тукай клубының стеналары телгә килеп сөйли алса* Ниләр генә күрмәде дә. кемнәрнең генә тавышын сеңдермәде бу таш диварлар Телевизор, магнитофон дигәннәре булсамы ул чагында! Күпме кадерле истәлекләр сакланып калыр иде Тик аларны белү түгел, исемнәрен ишеткән кешеләр дә сирәк булгандыр ул заманда Шәрәф белән якынаеп китүебез әлеге дә баягы шул күпне белергә ярагкан Җәмилә аркасында булды дип уйлыйм Әгәр ул диалектологиядән лекциягә чакырмаса, әгәр Җәләй ага шигыремне алып «Кызыл Татарстан» гәзигендә баегырып чьпармаса, әгәр беренче гонорарымны кесә каракларыннан алдырмасам, белмим. Шәрәф белән кара-каршы килеп бер сөйләшкән булыр идекме икән?. Язмышымда зур борылыш ясаган бу вакыйганы йөгереп кенә үтеп кигеп булмас, ахры. Ул бнг тормыш юлымны бөтенләй икенче якка борып җибәрде Үземнең генә түгел, әтием белән әниемнең дә. авылга кайтып укытучы булы [У дигән теләкләрен сүтеп ташлады. Шулай булгач.. Беренче каттагы зур бүлмәнең буеннан буена сузылган озын плитә янында Рәмзия белән аш пешерәбез Кичке якларда ыгы-зыгы, шау-шу күп була монда Студентларның кайсылары «бүре башы ашардай» булып ачыгып кайткан, кайберләреңә тизрәк гамак туйдырып чыгып китәргә кирәк, уттай кызган плитә өстендә савыгышты куярлык урын тапмаган көннәр дә була Ашыбызны берәрсе читкә алып куймасын дип. Рәмзия белой алмаш- гилмәш саклап торабыг Менә Җәмиләдә төшеп җитте. Кемнәрнеңдер мискиләрен кысрыклап, үзенең ак калайдан ясалган савытын кигереп куйды да миңа карап - Иртәгә сине Җәләй ага чакыра, барасыңмы'’ диде. Аңламый гордым баш га Нинди Җәләй. кая. ни өчен чакыра * Диалектолог иядән лекция дигәч кенә профессор Лагыйф Җәләй гурында сүз барганын төшендем Нитә чакыра, каян белгән ул мине’ Шунда йөрәтем ешсш тибеп алды Әллә шигырь язуымны ишеттеме икән'* Нократ диалектын үтебез Безнең белән Нокраг кызы да тора, дип әйткән идек, килсен әле лекциямә, дип чакырды Яшерен сөенечем юкка икәнен белгәч, бераз күнелем гөште төшүен. гик Җәмилә кысгамаса да, лекциягә барачагым һәм анда җанлы зкепонаг булып утырачагым билгеле иде инде Беләм бит: Латыйф ага бу дөньяда Ләбибә исемле кыз яши, шигырьләр яза, география факультетында укыса да, башы-аягы белән татар әдәбиятына мөкиббән. дип башына да китерми. Ләкин ул үзе мина бер елдан бирле таныш иде инде. Беренче тапкыр мин аны әдәбият түгәрәге утырышында күрдем. Астагь! катта, вестибюль янәшәсендә үк, кысан бүлмәдә, өстәл лампасы яктылыгында кемнеңдер кулъязмасынмы, башка берәр төрле кәгазьнеме караштырып утыра иде Әлегә берәүгә дә күтәрелеп карамый, әкрен генә кереп, пышын-пышын гына сөйләшеп урыннарга утыручы студентлар аның өчен әлегә юк монда. Ул үз дөньясына чумган. Мин дә аның кем икәнен тәгаен генә белмичә, ләкин бүгенге мәҗлеснең хуҗасы булырга тиешлеген аңлап, бер кырыйдан күзәтеп утырам. Аз көчәнешле лампаның сүрән яктысында керпе кебек тырпаеп торган көлсу чәче, җыерчыклы түгәрәк йөзе ачык күренә. Муен тирәсе салынып төшкән яшел свитерын, шактый киелгән соры костюмын, мамыклы сырган чалбарын, зур киез итекләрен җентекләп карыйм Шактый кин җилкәсе шиңә төшкән, аркасы бөке- рәя башлаган кебек тоелды Арганлык һәм картлык галәмәте, дип уйладым. Мин аның күзләрен генә күрә алмыйм. Бу күзләр дә талчыккандыр, дөньяга битараф карыйлардыр, бу утырышка да мәҗбүри, кушкан өчен генә килгәндер, каршында кемнәр генә утырса да анын өчен барыбер, шуңар күрә ул безгә күтәрелеп тә карамыйдыр кебек тоелды. Әмма бераздан башын күтәреп, күзлеген салгач һәм карлыкканрак тавыш белән бераз мишәрчәләтен: - Җыелып беттегезме, балалар,—-дигәч, мин аның бик җылы карашлы кечкенә соры күзләрен дә күрдем. Кая ул арыганлык, кая ул битарафлык! Киресенчә, бераз гына хәйлә һәм яшьләрчә шаянлык та бар иде бу карашта. Дөньяда су тамчысы кебек, берсенә берсе ошаган кеше юк, дип әйтәләр. Бер уйласаң, телләр дә шуның кебек бит Менә без татар теле дип әйтәбез инде Шул татар кешесе кайларга гына барып чыкса да, аны теленнән таныйлар, паспортына карап тору кирәкми Дөнья күргән кеше: син фәлән як агае бит. яки син. түти, шул авылданмы, дип сораса, ялгышмас. «Базарга баргаллар, сыер сатып алгал- лар»,- дип әйтсә, Дөбьяз кешесе белән сөйләшүеңне беләсең инде «Миндәләгә барам әле Миндәлә юлы такыр»,- дип бары тик шул якның егете генә җырлар. Үземнең ишеткәнем юк. ләкин Пермь ягындагы башкорт, татарларның сүз ахырына «кый» кушып сөйләшүләрен беләм. Бакчадагы гөлләрнең төрле-төрле чәчәк атуы кебек, телләрнең дә аерымлыгы үзенә бер матур Бу аерымлыкның диалект дип. ә аны өйрәнүче фәннең диалектология дип аталуын ишеткәнем бар. Менә мин. әдәбият түгәрәге була торган таныш бүлмәдә, Латыйф ага Җәләйнең лекциясен тыңлап утырам. Ул борынгы заманда нократ дип аталган, безнен, авыл кешеләре Идел дип йөрткән Вятка елгасы буендагы татарларның тел үзенчәлекләрен сөйли. Сөйли-сөйли дә, шулаймы, кызым, дип миннән дөресләтеп ала Менә ул. Идел буе табигатен сөйләвемне үтенде Үзе барып күргән кебек, белеп сорады һәм миңа аның сүзен дәвам итәргә җайлы булды Ни өчендер бүтән бер күренеш гүгел, Иделдә боз аккан вакыт күз алдыма килде. Болганчык сары суда айкала-чайкала бозлар ага Бер-берсенә бәрелеп ватылалар, малайларның «куча-мала» уйнаганнары кебек өсте-өстенә өеләләр, салкын су чаткылары чәчрәп юеш. комлы яр өстенә пыяла кебек үтә күренмәле, вак-вак боз кисәкләре чәчә. Без аны конфет суырган кебек суырып йөрибез, аннан да тәмле әйбер юктыр безнен өчен, елына бер генә килә торган тансык әйбер бит ул Шунысы гаҗәп, бер генә бала да авырып түшәккә ятмый, берсенең дә тамагы шешми ул боз кәнфитеннән. Язгы ташу суы бөтен чир-чорны юып алып китә дигәннәре дөрес инде әллә? Әбиләр дә, әнә, җиңнәрен терсәккә тикле сызганып, шыр сөяккә калган нәзек беләкләрен юалар, бисмилла әйтеп, авыз-борыннарын Идел суы белән чайкыйлар, оныкларының ләмгә баткан кулларыннан җитәкләп су янына китерәләр, чырыйлатып, каткан борыннарын җебетәләр Боз киткәндә Идел буена ярты авыл төшә. Агайлар аулак җиргә китеп кармак сала, хатын-кызлар яңа баш төртеп килгән сусыл юа, яшел кузгалактан авыз итеп йөриләр. Иңкү җирләрдә бераз дымсу, һәм урыны-урыны белән көпшәк кар ятса да, язгы җил болын өстен киптергән дип әйтерлек Калку җирләр инде хәтфә кебек яшәреп тә килә. Анда җыр, анда бию, анда гармун тавышы, көлү авазлары Анда яшьләр әйлән-бәйлән, «алырымкош» -озын уен уйныйлар. Егет белән кыз озын уенга китсә, син аларны көтмә инде Гашыйкларның авызга авыз куеп сөйләшер сүзләре күп, серләрен исәр җилләр дә урламас, акчарлаклар да канат очларына элеп китмәс, аулак җирдә алар хәзер. Бәхет телик яшьләргә Мин дәртләнеп шулар турында сөйли башладым Әз генә шагыйрьлек тә бар бит инде, сагыну да җитәрлек. Шулай да, хәйләкәр күзләрен кыса төшеп, елмаеп тыңлаган остаз, бераздан: «Шулай шул, кызым»,- дип бүлдерәсе итте. Шунда ук җитдиләнде һәм минем хисле монологымны студентларга анализларга кушты Алар шулай бераз практик күнегүләр үткәреп алгач, янадан теориягә күчтеләр. Ә мин. бер урыныннан купкан күңелемне тынычландыра алмыйча, хыялымда йөзә бирдем Менә ап-ачык итеп әниемне күргәндәй булдым Капка төбенә чыккан да кулын каш өстснә куеп, югары очка карап тора Еракта күренгән кешене кызым кайта түгелме, дип көтеп аладыр Озакламый үзләренең капка төбендә Маһри түтәй күренер Кемне көтәдериең? дип кычкырыр ул. урам аша — Көтмидерием. болай гына торадырыем - Кызын хат язадырыемы соң9 — Хаты килеп торадырые үзе... Бүлмәдәгеләрнең барысы берьюлы шыбырдашып кузгала башлагач, айнып киткәндәй булдым. Лекция тәмамланган икән Студен парның бер ише ашыгып чыгып китте, бер кадәресе Җәләй аганың өстәле тирәсенә җыелып, сөйләшеп тора башлады Мин аларнын сүзе беткәнне көтеп, ишек төбенә килеп баскан идем инде Кинәт Җәмиләнең: — Абый, ул шигырьләр дә яза әле.—дигән сүзе колагыма керде. Минем турыда сөйләшәләр икән. Җәләй ага. кайда сон әле үзе. дигәндәй. як-ягына каранып алды, күргәч: — Шулаймсни. шигырьләреңне мина да күрсәтерсеңме ’ диде. Гел үзем белән йөрткән шигырь дәфтәремне, ашыг ып. профессорга бирүемне сизми дә калдым Аның кире уйлавыннан, әлегә вакытым тар. бераздан алырмын, дип әйтүеннән шикләндемме? Дөресен генә әйткәндә, берни дә уйларга өлгермәдем, шулхәтле көтмәгәндә һәм уйлама! анда килеп чыкты оу. әйтерсең лә мин үзем түгел, башка берәү кулымнан тартып алып бирде дәфтәремне Ул «ә» дә димәде, «жә» дә димәде, хәтта дәфтәремә күз дә салмады, кәгазьләре арасына кыстырды да чыгып китте. Мине үкенү хисе биләп алды ник бирдем инде, әдәм көлкесенә калырга! Шул көннән башлап ут йотып йорим Ә Җәләй агайдан бер хәбәр юк Әгәр ул юк белән маташасың, шигырьләрең чүп, дип әйтсә, башка бервакытта да аның күзенә күренмәм, әдәбият түгәрәгенә дә йөрмәм, шигырь дә язмам Ике көймәнең косрыгын тоту жүлорлек ул. үз фәнемне тырышып өйрәнермен дип үзүземне юатып куйсам да, университеттан кайткан саен яшерен өмет белән кызларның күзенә карыйм Кайчан да булса бер хәбәр алып килергә тиеш бит инде алар Шулай борчылып йөр!ән бервакытта, кышкы сессия башланыр алдыннан, профессор авырып киткән, зачет бирер!ә теләгән кызлар өемә килсен дип әйткән, дигән хәбәр китерделәр Теге кызыгыз да килсен, дип. мине дә чакырган, рәхмәт төшксрс Аларнынфатиры Офицерлар йортыннан ерак түгел Зур Кызыл урамынын Ирек мәйданына чыккан башында, зчкә кертеп салыш ан таш йортта булып чыкты. Без. кыюсыз гына ишек шакып, шактый иркен, борышы йортлардагыча биек түшәмле, шуңадыр салкынчарак тоелган бүлмәгә кергәндә Җәләй ага укып-язып утыра иде Ә без аны урын өстендә ятадыр дип. бик уңайсызланып килгән идек Авыруы хак булгандыр, йөзе сулган, кү з карашлары тонык, өстснә бик җылы киенгән Аның өстендә озын, соры халат, халат түеннән күкрәгенә уралган мамык шәл күренеп тора, башында формасын киалта язган гади кәләпүш. Ул. безнең сәламне алгач, янында булышып ropiaH хатынына -- Җануш. миңа кунаклар килде Эшне куеп торыйк булмаса. диде _ Шулай ук жылы игеп киенгән озынча ябык гәүдәле, кырыс йөзле ханым безгә карап: Түрдән узыгыз, дип. күрше бүлмәгә чыгып китте Әллә ни байлЫк юк иде биредә Ой җиһазлары да аз. вакытлыча килеп торган кешеләрнеке кебек гади дә үзе. Игътибарымны җәлеп игкәнс. биредәге картотекаларның күплеге булды Алар өстәл өстендә, урындыкларда, шкаф башында, кул сузып алырга кайда җайлы шунда куелган Кут яссуы кадәр кәгазь битендә күпме белешмә Күпме юллар йөреп, аяк итен ашап, ничәмә- ничә кешеләр белән сөйләшеп, әллә ничә еллар җыйган байлык бит аларда Сорасалар, хуҗасы миллион сумга да бирмәс иде аны Ул аның жаны Баласы бит ул анын Ә баланы кем акчага сата? Юк. кадерен белгәнгә жанын да кынанмый юрган кеше. ахры, бу өйнең хуҗасы Анын ишеге геләсә кемгә ачык, без булып без, йолкыш студентлар профессор хәтле профессорның гүренә кереп утыра алгач, анын үз шәкертләренә, дипломатларына, аспирантларына бу картотекалардан файдалану рөхсәт ителә дә ителә инде, дип уйладым мин Җәмилә белән Зәмзәмия профессор белән әңгәмә корып утырган арада Раушан апа (мин анын исемен соңыннан, бу гаилә белән якыннанрак танышкач белдем Ә Җәләй ага һәрвакыт аны яратып. Жануш дип дәшә иде) идән уртасындагы өстәлгә чәй әзерләде. Кечкенә бәллүр савытта вак итеп туралган шикәр куйды, борынгы затлы тәлинкә белән кәгазь калынлыгы итеп киселгән ипи телемнәре чыгарды Яктыга куеп карасаң үтә күренмәле матур чәшкәләр тезде. Кайнар пар бөркеп торган ак чәйнекне ул соңыннан, Җәләй ага кызларның зачеткаларын сорап алгач кына китерде. Җәләй аганың шигырь дәфтәремне кулына алуын күргәч, эсселе-суыклы булып киттем Битемә кан йөгерде, ахры, колак очларыма хәтле кызыша башлады. Йөрәгем тибүе бүлмәдәгеләргә дә ишетелә кебек. Тар маңгай астыннан төбәп караган күзләрдәге җылылыкны күргәч кенә, әзерәк тынычландым. — Бер шигыреңне «Кызыл Татарстан»™ бирдем. Консультация бюросына йөрергә кирәк сиңа, кызым. Китап нәшриятына барып. Рокия Гыйззәтуллина дигән ханымны эзләп тап.— диде ул һәм барыбызны да чәй янына чакырды. Өйдә пешкән тәмле чәйне эчәсебез бик килсә дә. тартындык, утырмадык. Рәхмәт әйтеп чыгып киттек. Вакыт үтә торды Минем башта көн дә бер кайгы: «Кызыл Татарстан» газетасын табып, тиз-тиз генә күз йөртеп чыгу. Кайчагында матбугат йортына төшеп, андагы көтепханәдән дә карыйм Көтепханәче булып Мөслиха дигән кыз эшли биредә. Без аның белән әдәбият түгәрәгендә танышкан идек. Сахалиннан кайтып, педагогия институтына читтән торып укырга кергән. Бу ел әдәбият түгәрәгенә педагогия институтында укучылар да йөри башлады. Утырышлар тагын да җанлырак, күңеллерәк булып китте. Университет типографиясендә басылган «Ленинчы» газетасында шигырьләребез дә чыккалый инде Хәтта безнең үзебезнең чын язучыбыз да бар. Сугышка хәтле үк язучылар союзына әгъза булып алынган шагыйрь Әхмәт Юныс әнә Ибраһимнар, Әхәтләр. Җәмиләләр белән бер курста укый Ул инде тәҗрибәле язучы, басылып чыккан китаплары бар, шактый олы яшьтә һәм безнең кебек сыек талчыбыкларына акыллы, төпле киңәшләр бирә ала Ә болай Әхмәт Фәйзи, Афзал Шамов. Фатих Хөсни кебек язучыларның әле берсе, әле икенчесе безнең янга килми калмый. Шулай да сөенечле хәбәр миңа һич уйламаганда, көтмәгәндә килде Биофак аудиторияләренең берсендә «Үсемлекләр географиясе» дигән лекция тыңлыйбыз. Профессорыбыз Баранов шактый олы яшьтә, картларча салмак кына атлап, бөкерәебрәк йөри торган кеше, мәчет картларыныкы кебек түгәрәк ак сакаллы, маңгае йодрык белән суккандай эчкә батып кергән, студентларга күтәрелеп карамыйча гына, үзалдына сөйләшкән кешедәй өстәленә иелеп, әкрен генә сөйли лекциясен Өлкән курс студентлары аңар сынау бирү бик җайлы диләр. Билетларны өләшеп чыга да шкафлар артындагы кечкенә өстәленә килеп, үз эшенә утыра икән Ун-унбиш минут үтүгә, белгәннәре үзләренең белгәннәрен, әрсезләре китап йә дәфтәрдән укыганнарын сөйләргә дип. берәмберәм аның каршына киләләр, ди. Әмма тәҗрибәле карт кемнең кем икәнен бик тиз сизә һәм бер-ике өстәмә сорау биреп, әрсезләрне төп башына утырта икән. Ә болай студентлар ярата үзен Лекцияләрен калдырмый йөрибез Чөнки ул бернинди китаптан да табарга мөмкин булмаган мәгълүматлар бирә Әле менә Ерак Көнчыгышның үсемлекләр дөньясын үтәбез. Анын кулында агач ботагына охшаш буынтыклы көрән женьшень тамыры. Язучы һәм галим Владимир Арсеньев 1912 елда бу тамырның дөньяда иң зурысын урыс тайгасында табып алган, дип гомуми мәгълүматлар бирде дә галим кызыклы бер легенда сөйли башлады.. Борын-борын заманда, бер-беренә күрше булып, ике кабилә яшәгән, имеш. Аларның берсендә көчле, кыю. гадел егет Жень-Шень. ә икенчесендә шундый ук батыр, көчле, чибәр Сөн-Ши Хон яшәгән. Үсеп буй җиткәч. Сөн-Ши-Хон хунхуз (юлбасар) булып китә, явызлыгы белән тирә-яктагыларга көн күрсәтми, көпәкөндез талый, дөге, соя кырларын таптый. Тәмам җәфа чиккән кешеләр ЖеньШеньга мөрәҗәгать итәләр: — Әй син, батыр һәм көчле, гадел һәм акыллы күршебез Жень-Шень. зинһар коткар безне бу явыздан, диләр. Жень-Шень аларның зарын тыңлый һәм Сөн-Ши-Хоны акылга утыртмак була Ике егет арасында аяусыз тартыш китә. Сөн-Ши-Хон көчле егет була, әмма Жень-Шень аннан да көчлерәк, чөнки аның тамырларында җанварлар патшасы—юлбарыс каны ага икән. Жень-Шень явыз күршесен җиңеп, кыяга бәйләп куя. Үкенечкә күрә, үзенең әсирен сенлесе Лиу-Лага күрсәтмәкче була. Чибәр Лиу-Ла Сөн-Ши-Хоны күрүгә үлеп гашыйк була һәм аны бәладән коткарырга тели. Менә төн җитә, Сарай халкы каты йокыга тала. Бары Лиу-Ла гына Йокламый. Сакланып кына килә дә сөйгәнен әсирлектән KOI кара Иртәгесен Жень-Шень Сөн-Ши-Хоның качып китүен белгәч, нык ярсый, бер минут та тормыйча артыннан куа китә. Озак та үтми, качкынны куып тота ул. ике арада тагын да хәтәррәк, тагын да аяусызрак көрәш башлана Ташлар арасына ышыклаш ан Лиу-Ла, һуштан язарга җитешеп, карап тора. Кайсына көч бирсен сон ул берсе туган абыйсы, икенчесе жан сөйгәне Менә Жень-Шянь хәнҗәрен жан ачуы белән дошманының күкрәгенә батыра һәм шул ук мәлне «аһ'- дигән аваз ишетеп, борылып карый Канга баткан Сөн-Ши-Хон соңгы көчен жыеп. кылычын дошманына селти. Икс батыр берьюлы туган жиргә капланып төшәләр Күршеләре, туганнары хакына һәлак булган Жень-Шеньне кадерләп җирлиләр һәм аның истәлеге итеп, адәмнәргә озын гомер, сәламәтлек һәм көч биргән үсемлек тамырын Жень-шень дип атыйлар Лекцияләрне сүзен сүзгә язып барырга өйрәнгән идем инде Сынаулар вакытында ул безнең бердәнбер таянычыбыз. Чөнки фәнни 'китаплар юк дип әйтерлек, булганнарын да кулга бирергә бик ашыкмыйлар, котепханәгә йөреп укырга гына рөхсәт Студентларның бик күбесендә сәг атьләр буе басылып утырырлык сабырлык та җитми Бар иде ул, бөтен дөньядан аерылып, китап кимереп утыручылар да бар иде Алары аның Сталин йә Молотов стипендиатлары Алар белән бик ярышып булмый Лекцияләрне калдырмыйча йөргән һәм тырышып язып барганнарга да рәхмәт әйтерсең. ВУЗ бетергән кешенең кулъязмасы лекция язып кына бозыла, дип әйтүләрендә хаклык бар анысы Кайчагында таракан йөргән юлларга ошый ул. тик үз туганын үзеңә кадерле дигәндәй, ничек кенә җырмачланган булмасын, үз кулыңны үзен таныйсың. Ул көнне мин Барановның бер фикерен дә калдырмаска тырышып язып утыра идем Янтыгыма төртүләренә дә ис китмәде, күршем ялгыш орынып куйды, дип уйладым Икенче тапкыр җиңемнән тарткач һәм ручка кәгазь бите буйлап шуып киткәч кенә ачу белән борылып карадым. Ул ияге белән ишеккә таба ымлап күрсәтте Ачык ишектән Рәмзиянең башын күргәч тә йөрәгем сулкылдап куйды Юкка гына эзләп тапмаган инде ул мине. Аяк очларыма гына басып, кулы белән ишарәләп чакырып торган дустыма таба киттем - Ләбибә, сөенчеңә нәрсә бирәсең, диде ул. кулын артка яшереп — Хат бармы"’ Хат кына көтәсеңмени? - Әллә гози гме? Гәзит шул. шигырең чыккан бит, диде Рәмзия. «Кызыл Татарсган»ны баш очына күтәреп Дустымның күзе көлә, авызы көлә, үзе мин үрелгән саен гәзитне бирмәс өчен чи гкә сикерә Бис. биесәң бирәм Интектермә инде, биемәг өнемне беләсең бит Ал инде, диде ул. ниһаять, миһербаны килеп, шигырь басылган битне ачып ук күрсәтте. Гәзит укучылар өчен берни дә тормагандыр инде бу сан. дүртенче биттә, бер мәкалә астына кысрыклап керткән егерме юллык шигырьне күбесе укып га карамагандыр Ә минем өчен күк капусы ачылгандай булды бу көн Берлинны алып кайгкан солдат кебек идем мин бу минутта Гәзитне готын, шунда ук Җәләй ага янына йөгерергә тиеш булганмындыр, бәлки Үкенечкә күрә, алай итмәдем Хискә бирелгән чакта кеше иң глек үзе турында уйлыймы икән әллә'1 Шатланса да үзем булдырдым дип шатлана, кайгырса да бу хәсрәт азгын гына башына килгән кебек кылана Шәфка ть дигән хис кадерләүгә, яклауга мохтаж нәрсәдер у г Без аны теләп, көтеп алабыз, аның колы булырга әзербез Телебез белән әйтмәгәндә дә ялваручы күз карашларыбыз шул турыда сөйләмимени Әгәр шуны күрмәсәк, сизмөсөк. күңелебездән рәнҗемибезме әллә? Ялварып-ялварып та тавышыбызны ишстмосө, без хәтта аллага да тел тидерәбез түгелме соң’ Шигырьләремнс укуны кичектерсә, тег с вакытны мин дә Җәләй агат а үпкәләмәс идемме әллә +тич кенә дә хакым оулмаса да Бәлки бу ризасызлык минем йөземә дә чыкмас иле, кабынута сүнеп тә бетәр иде. шулай да йөрәкнең әллә кайсы гына бер җирен чеметеп алгандай итәр иде бит Ә мин үзем яхшылыкка каршы яхшылык белән кайтару турында уйламадым бу минутта, нн элек сабакташларым янына йөгердем Сөенечемне алар белән уртаклашып бегерг өч. хәтта шул исемемне дә татарча әйтә белмәгән Магната га күрсәтеп шаккатыргыч кына исемә төште у т минем Күрдем мин аны Тәбрик итем, диде Җәләй ага. күкләргә енкерергә бик ирек бирмичә генә Ләкин сиздем мин аның җылысын, күт карашыннан, тавы шыннан сиздем Ялганнарымны күзәтеп барачак ул. мохтаж булсам, ярдәм кулын сузарга ә гер торачак Әллә ничек килде бу яз Март башында ук кояш кыздырып, гөрләвекләр акты. Үзәк урамнарда кар бетеп асфальт ачылды, кешеләрнең күбесе җиңелче киенеп, яшьләр яланбаш йөри башлады. Ишек^ алларында юып элгән керләр җилферди, күлдәвекләрдә кара каргалар су эчә. Кыш буе тыелып торган энергия, кояш нурына уянган кебек, аякларга, йөрәкләргә баш булды. Каядыр чыгып йөгерәсе, нәрсәдер эшлисе, кычкырып сөйләшәсе, башны артка ташлап, онытылып көләсе, хәрәкәт итәсе килә. Без утырган аудиториянең тәрәзә артына өченче кат турына хәтле үрелеп үскән карт тирәкнең ялангач ботакларына кунган чыпчыклар да: — Чык, чык, чык,—дип чырылдашалар кебек. Ләкин бер көнне. . Ул төнне Җәмиләнең йокы аралаш кычкырган тавышына уянып киттем. — Җәмилә, саташасың бит, икенче ягына әйләнеп ят,—дип төрткәләп уяттым аны. — Уф, алла, үләм дип торам. Яман төш күрдеңме әллә? — Бер немец кулы. Үзе үлгән, үзе артымнан йөгерә. — Тоттырмадыңмы сон? — Трамвайга утырып качтым. — Төштә мәет күрсәң—көн бозыла, диләр. Монысын безнең тавышка уянган Зәмзәмия әйтте. Өчебез дә борылып, пәрдәсез тәрәзәгә карадык, анда дөм караңгы төн чекерәеп тора иде. Иртәгесен, чыннан да, болытлы, салкын, ямьсез көн каршылады. Эленкесалынкы гына җыенып, университетка киттек. Юлда очраган кешеләрнең йөзләре караңгы, урамнар, йортлар, шәрә юкәләр— барысы да боегып, бөрешеп, күңелсезләнеп калган сыман Салкын котып җиле итәктән тарта, аркадан этеп, йөгерергә мәҗбүр итә, куенга кереп, ит кунмаган арык төнебезне өшетә, асфальт тузанын кубарып күзгә-башка сибә, теш арасында ком чытырдый. Шул бозылудан атна-ун көн начар һава торды. Вакыт-вакыт тары бөртегедәй эре кар сибәләп китә Тышта коры салкын җил, бүлмәдә таш стена суыгы үзәккә үтә. Лекциядән кайтабыз да баштан-аяк бөркәнеп йә йоклыйбыз, йә борыныбызны гына чыгарып, берәр китап укып ятабыз, һичнәрсәгә кул бармый, хәтта сөйләшәсе дә килми. Шулай күңелсезләнеп йөргән көннәрнең берендә, бүлмәдә ялгыз башым китап укып утырганда, ишек шакыдылар — Керегез,—дидем, күтәрелеп карамыйча гына. Ишек ачылды, кемдер керде, аны-моны эндәшүче юк. Укудан бүленергә туры килде. Карасам, күземә күренәме дип торам — энем Ренат! Авызы колагына җиткән, күзләре ут яна Янында яшьтәшем, дустым Фәрхинур басып тора. - Энем!—дип йөгереп барып, кочып алдым Ренатны Авылда каникуллар башланды бит Укытучы булып эшли башлаган Фәрхинур шәһәрдәге туганнарын күреп кайтырга булган. Шуны ишетеп, әни дә Ренатны ияртеп җибәрергә уйлаган. Әз булса да азык-төлек илтер, хәлемне белеп кайтыр дип әйткәндер инде әнием-җаным Чыннан да, Ренат өстәл өстенә бәләкәй-бәләкәй янчыклар белән әз генә он, әз генә борчак, шуның хәтле генә тары ярмасы алып куйды Ахырдан ак төенчекне югары күтәреп, хәйләкәр елмайган көе: — Монысы нәрсә, беләсеңме? —диде. — Әллә уалмамы? Әни беребезгә дә бирмәде. Миңа да, юлда ашыйсы булма, апан белән утырып чәй эчәрсез, диде. Шешенке кабаклары астыннан елмаеп карап торган күршем алдында бөтен серне ачты да салды бит малай Хәер, ни эшләп сер булсын, авыл укытучылары- ның ни хәлдә яшәвен белмимени ул. бигрәк тә бу авыр заманда. Әнием шушы бер таба уалманы пешереп җибәрер өчен дә ни хәтле мәшәкать кичергәндер әле. Ә уалма безнең өчен, чыннан да, патшалар ризыгы ул Җылы сөткә басылган, ак майда кетердәп пешкән төче күмәчне уалма диләр безнең авылда. Авыл балалары очсн икесе дә перәннекләргә биргесез, сирәк эләгә торган тәмле аш. Бик тансыклаган чакта әниемнең, он булса уалма пешерер идек, мае юк, сөтен күрше дә бирер иде, дип шаяртканы искә төште. Шулай да вакыт-вакыт бәйрәм ясап ала иде ул безнең өчен Кышкы озын кичләрдә олы мичне ятып томалагач, шушы уалманы пешереп ала иде И ул кадерле кичләр! Җылы өйгә мич ашының тәмле исе таралган, өстәл өстендә самавыр гөжләп утыра, бөтен гаиләбез белән көле- шә-көлешә. сөйләшә-сөйләшә сөтле чәй эчәбез. Шулай да хискә бирелеп утырыр чак түгел, юлчыларны кайнар чәй белән сыйларга кирәк, эчкә бераз жылы керсен. Кухня дигәнебез кичкә таба, студентлар кайтыр алдыннан гына ачыла. Бик кирәк чакта һәр этажның коридоры башында торган бүрек чаклы гына тимер мичләр коткара безне Сынаулар, зачетлар бирелеп, язылган лекцияләрнең кирәге бетте дип уйланган кәгазьләрне ягып чәй кайнату озакмыни Газетада басылган шигырь өчен гонорар алган көннәрем иде. Гомеремдә беренче тапкыр гонорар алуым бит Шигырь бастырган өчен акча түлиләр дип уйламаган да идем. Ибраһимнан ишеттем. «Совет әдәбияты» журналында бер хикәясе басылгач күп кенә акча алдым, дип әйткән иде Кассир хатын акча санап биргәч, минем дә башым күккә тиде Җитмәсә, энем килгән көннәр бит Менә күрсәтом инде мин аңар Казанны. Кайда нинди кино бара, нинди спектакль куела берсен дә калдырмабыз. Зоология бакчасындагы маймылларны да күрсен. Апасының нинди шәп жирдә укыганын сөйләп бирсен әле менә. Без башта Яшь тамашачылар театрында балалар спектакленә барырга булдык Көндез анда карасак, кичен цирк чиратта тора. Билет булса ярар иде дип килгән идек, бәхетебез бар икән, касса тәрәзәсе шар ачык. Ренат чамасындагы өч-дүрт малайны искә аямасаң, күз төбәрлек кеше дә юк. Алары да театрга дип килгән балалар түгел, әллә кайдан күренеп тора, урамда уйнап йөргәннәр до җылыныр жир эзләп бире кергәннәр Мин аларга әйләнеп тә карамаган булыр идем, берсе Ренатның аркасына «дөп» итеп төртеп калды. Сөрлегеп китте мескенем. Арадан берсе ябык, озын буйлысы. якасы яртылаш аерылып төшкән, сәдәпләре коелып беткән пальто кигәне, пальто астыннан каешланып каткан солдат гимнастеркасы күренеп торганы ямьсез сүз әйтүгә, барысы бергә кычкырып көлә башладылар Шунда ук безне онытып, төрткәләшерг ә, бәргәләшергә керештеләр Кассадан билет сорап торган арада, әүмәкләшеп, миңа да кагылып киггсләр. Тизрәк билет алырга да. кереп китәргә кирәк бу жен балалары яныннан, дип уйлап бетермәдем, акчага дип кесәгә кулымны тыгуга, кайнар суга пешкәндәй чәчрәп киттем. Акчамнан җилләр искән' Себерке белән куып чыгаргандай, теге малайларның да берсе дә калмаган Ачуымнан буыла язып, янымда торган энемә кычкырдым Кая киттеләр? Те-тсгендә. урамга, диде энем, куркуыннанмы тотлыгып Нәрсә карап тордың, акчаны урладылар бит әнә! Алар миңа куян колагы күрсәпеләр .. Алай булгач, куян колаг ына карап тор инде, яме' Ашардай булып энемнең күзләренә караган идем, имәнеп киттем Күзләр түгел, кичеп чыга алмаслык хәсрәт диңгезе иде курку да. үкенү дә. апасын кызг ану да барысы да бар иде анда Кинәт миңа бик оят булып китте Ни гасбс бар соң әле бу баланың? Үз гаебемне анар сылтыйм түгелме сон? Үзем ачык авы» булгач, ул ни эшләсен. Энемне юатырлык, күңелен күрерлек сүзләр дә таба алмыйм үзем Мөслиха янына кереп хәлемне сөйләп бирергә теләү Матбугат йорты янын нан узып барганда башыма килде бугай. Нәрсәдер омег итүдән түгел, эчемне бушатасым килеп керергә булдым Дөньяның бөтен кайгы-хасротснә төкереп карый торган, бер тиен акча тотмыйча Сахалигг хәтле жнрдән кайта алган тапкыр һәм батыр кыз дип уйлаганга, җан тынычлыгы эзләп килдем мин аның янына Ул. чыннан ла. күрүгә үк. Нәрсә булды, төсең качкан’’ дип сорады. Бүлмәдәге гөлләргә су сибә-сибә гарымны тынлап торды да. банкасын куеп «Утырып горыгыз әле. мин хәзер», дип чыгып га кипе Хәтер дигәне шактыйга сугылды аның. Кемнәрдер ишек ачып карады, кайсыдыр. Мөслиха юкмени, дип сорады Соры шәлен күкрәгенә чалыштырып бойлөгән. яшүсмерләр кебек бәләкәй гәүдәле, кара хатын кереп, гәзит.тәр актара актара шактый озак тәмәке пыскытып утырды. Мин инде, килүемә үкенеп, чыгып китәргә жыенган идем, авыз ерып Мөслиха әйләнеп керде Ул минем гурыла оныткан да икән инде Коридорда танышын очратып, шунын белән сөйләшеп торганнар Үпкәләсәң үпкәлә, үпкәләмәсен юк инде бу кызга Безгә инде китәргә бик вакыт иде. Шәрәф Мөдәррис кереп, үземнән ү гем тукталып калдым. Тукай клубында шигырь укыганын тыңласам да. бо.тай якын нан күргәнем юк иде әле. Алар Мөслиха белән сөйләшеп юрган арала иркен гәп күзәт тем үзен. Бераз бөкерәебрөк йөри торган, уртачадан калкуырак буйлы кеше икән Сугышның башыннан ахырына хәтле йөреп, рейхегагнын җимерекләренә утырып Казанга хат яка да (мин боларны шигырь кичәсендә сөйләнгән сүзләр дән белә иде), ярым хәрбиләрчә кара китель, галифе һәм күн итектән йөрсә дә, солдатларча пөхтәлек һәм җитезлек сизмәдем мин анда. Йомшак, юка чәчләрен артка тарап җибәргән, ачык, киң маңгае йөзен озынчалатып күрсәтә. Бу йөзне шактый зур борын һәм озын керфекләр артына яшеренгән соры күзләр бизәп тора. Ул бөтен кыяфәте белән тыныч тормыш өчен яратылган, ялгыз бүлмәдә шигырь язып кына утырырга тиеш кешегә ошый иде Сөйләшүе кызык, кайбер авазларны мишәрчәләтеп, йомшак итеп әйтә. Аласы китапларын алып, эшен бетергәч, мина борылып карады да: — Иптәш кызын белән таныштырмадың да,—диде Мөслихага — Ләбибә. Университетта укый. Шигырьләр яза. — «Зәңгәр чәчәкме?» — диде Шәрәф һәм аптырап торуымны күргәч, аңлатып бирде — Күптән түгел Гыйззәтуллинага кергән идем Яшьләрдән өметле шагыйрьләр бармы, дим. Бар, ди ул, кызлардан да шигырь язучы бар. «Зәңгәр чәчәк» шигыреңне шунда укыдым. Яраткан чәчәгем ул минем. Газетада басылган шигырем турында әйтүен көткән идем. Культура бүлегендә эшли, диделәр бит аны. Күрми калуы турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бәлки әле басарга үзе үк әзерләп биргәндер Билгеле инде, ошатмаган ул аны. бары тик Латыйф ага Җәләй кебек олы кеше китергәнгә генә каршы килмәгәндер «Зәңгәр чәчәк»не дә үзе яраткан өчен генә искә алды түгелме сон? Димәк, шигырь язуыма җитди эш итеп карамый ул. Болай да җаным кыйналган чак иде, кинәт күңелем сүрелде. Эчемдәге йөземә дә чыкты, ахры. — Сезгә нәрсә булды, күңелсезләндегез. — Казалы булган әле ул, акчасын алдырган. - диде Мөслиха, Шәрәфнең соравына каршы Шагыйрь мина бөтенләй чит кеше. Әле беренче очрашуыбыз һәм бер-ике авыз сүз алышудан узганыбыз юк. Дөресрәге, мин түгел, ул сөйләде бит әле. Җитмәсә, күңелемне күтәрерлек, канатландырырлык сүз дә әйтмәде. Юк инде, чит кеше алдында мескенләнеп, ачык авыз булуым турында сөйләп торасым юк. — Булды инде,— дип кенә куйдым. — Студентның акчасыз калуы начар,—диде Шәрәф һәм куен кесәсеннән акча алып, санамый-нитми, миңа сузды.— Шушы җитеп торырмы? Алырга да, алмаска да белмәдем мин ул акчаны Күктән төшкән бу ярдәмгә сөенмәдем дип әйтсәм ялган булыр, сөендем, билгеле. -— Аның хәтлене... Кайчан кайтарып бирәм әле мин аны... — Стипендия алган саен өч-дүрт тәңкә биреп барсаң ярар, тәмәкелек булса, миңа шул җиткән. Ни әйтергә белмичә әле Мөслихагә, әле Шәрәфкә, әле энем Ренатка карап алдым — .Ал инде, Ләбибә апа, ал инде,—дигән ялваруны күрдем энемнең күзләрендә... Мин, әлбәттә, бик тәртипле кешедәй, әзләп-әзләп, бурычымны бирә бардым. Шушы «финанс операциясе» якынаеп китүебез өчен бер сәбәп булыр дип. башта ук уйламасам да, тора-бара ул көннәр үзем өчен дә күңелле вакыйга булып китте Очрашулар ешая барды. Берара озак кына күзенә күренми торгач, артымнан эзләп, тулай торакка ук килгән бу. Шунда бүлмәдәш кызлар белән дә танышып китте, озакламый үз кешегә әйләнде. Мин инде, вәгъдәле кеше буларак, акчам булуга бурычымны кайтарырга тырыша идем Тик ана карап, һич киметә алмыйм шуны Бик өзелгән чакларымда тагын Шәрәф ярдәмгә килә. Яңадан ваклап-ваклап түләүләр китә...