АХЫРЗАМАН ПӘЙГАМБӘРЕ
( Мокко тормышы )
Изгелек нуры
Йә Бөек Зат, мескеннәрнең күңелләрен яктырт, наданнарның ахмаклыгын үзләренә күрсәт, гарипләреңне сихәтле ит, өммәтләреңне хозурла. сабыйларыңа өмет орлыкларын сал! Юкса безнең гомеребез жәһаләт базларында кала бирер. Җиргә яратылган сансыз адәмнәр, бер кон килеп, торкем-торкем булып гарасат мәйданына егылырлар, гафу үтенерләр. Безләрне яманнар рәтенә калдырма, йа Илаһи! Вакыйгаларны мең еллар буена сөйләүчеләр белә: Шайтан коткысыннан имин булсак, без Аллаһ юлыннан тайпылмабыз көннәр үтеп, менә Габделмотталипнын улы дөньяга килде. Баланы күрергә килүчеләр хәйран булдылар, аның йөзеннән үзенә бертөрле илаһи нур чәчелен торыр иде. Бу нурдан кешеләрнең күңелләрендә изгелек шәме кабынды Мәккә халкы бәхетле иде. Биләүдәге балага үз сыйфатына бәрабәр камил исем кирәк Габделмотталип гасырлардан бирле сөйләнелеп киленә торган бер вакыйганы исенә төшерде Ахырзаман пәйгамбәренең агасы туган йортта гөнаһсыздан катил ителгән Яхъя пәйгамбәрнең җөббәсе булып, ул кием өстендә хуҗасының изге кан тамчысы кибегг. уңып беткән хәлдә Iорырга тиеш икән. Әгәр дә шушы шарт туры килсә, кан тамчысы тамган вакытындагы сыйфатка кереп, җөббәдән тәгәрәп җиргә төшәргә мәҗбүр иде Габделмотталип бу җөббәне эзләтте Чыннан да, Яхъя пәйгамбәрнең уя киеме улы туган урында иле Җөббәне күгәрделәр Яхъя пәйгамбәрнең гөнаһсыз кан тамчысын бар дип күрделәр Ул күзгә күренеп әүвәлге хәленә кайтты, тәгәрәп җиргә төште, туфракка сыенды Шулчак һәркем аһ итте. Хикмәтләрне юк әйбергә санаган кешеләрнең җаны икеләнде, ышанмас кешеләр хаклыкны танымый булдыра алмадылар. Шушы рәвешле җиргә Ахырзаман пәйгамбәренең атасы туганлыгы һәркемгә билгеле булды... Хәбәрләрдә тагын да шулай килә: балага Габдулла, ягъни «Алланың яратканы» диярәк исем бирергә кирәк иде. Габделмотталип нәкъ шулай эшләде дә. Йөзе нурлы күркәм баланы Габдулла дип атадылар. аңа олы бәхетләр теләделәр. Габдулла халыкларның соклангычы булып үсте. Көннәрдән беркөнне ул төш күрде. Төшендә көнбатыш һәм көнчыгыш тарафлардан ике нур хасил булып, аның каршында бергә кушылдылар. Бу нур үзенә күрә бер болыт күпертеп, Габдулланы эссе кояштан саклап торды. Бала моны атасы Габдел- мотталипка сөйләп бирде: — Уянып киттем, каршымда бер күркәм зат хасил булып әйтте ки. синең үзеңә Аллаһы тәгаләдән әманәт буларак Ахырзаман пәйгамбәренең нуры тапшырылды, аны сакла, изгелектә булырсың, дип. Габделмотталип моның ни изге эш булуын аңлап алды. Габдулланы юатып матур сүзләр әйтте, курыкмаска, ә бәлки горурлык белән яшәргә кирәклеген өйрәтте. Гомер үтә торды. Габдулланың йөзендә изге нур һаман да саклана бирде. Көннәрдән беркөнне ул корыган агач каршысына килеп утырды. Күзләре белән агачны күзләде. Агач кинәттән яшәреп китте, яңадан да терек хәленә килде, яшел яфраклары дөньяга сөенеп тибрәнделәр. Бу хикмәтне күреп торган Габдулла ни-нәрсә уйларга да белмәде. Сәбәпне үзендә дип тә төшенмәде. Агачтан күзен алды, торып китте. Ә ул арада агач кабаттан корыды. Яфраклары коелдылар Моны күреп алган Габдулла тагын да пошаманга төште. Килеп, әтисенә сөйләп бирде. Габделмотталип аны иркәләп юатты, сәбәбе— синең үзендә, дип аңлатты. Бу вакыйгалар Габдулланың Ахырзаман пәйгамбәре атасы булуына зур дәлил иде. Аның йөзеннән Аллаһы тәгаләнең нуры китмәде, Габдулла да изгелеген саклады, зина юлларына төшмәде, кешеләрне кимсетмәде, алдамады, әманәткә хыянәт итмәде. Габдулла Йосыф төсле матур бала булып үсте, аның күркәмлеге хакында сүзләр халык арасына таралды. Кайбер хәбәрләрдән күренгәнчә. күп кенә падишаһлар аны үз мәмләкәтләренә соратып алырга хыялландылар, ә күпләр исә кияүләре итеп күрергә теләделәр. Әмма Габделмотталип моңа күнмәде. Имеш, Габдулланың егерме яшьләреннән узган вакытларында икән. Шам падишаһының кызы аны шәһәрләре аша үтеп барганда күреп алган һәм йөгереп каршысына чыккан, үзенең мәхәббәтен белдергән. Язмаларга караганда, ул кыз бик тә чибәр, укымышлы икән. Әмма Габдулла: — Мин әтиемнең рөхсәтеннән башка өйләнә алмыйм,—дип җавап биргән. Менә Габдуллага егерме биш яшь тулган. Яһүдиләр анын хакында ишетеп алганнар һәм, махсус кешеләр яллап, булачак пәйтамбәрнен атасын үтертергә кешеләр җибәргәннәр. Көннәр бик эссе торган. Канга сусап килгән яһүдиләр Мәккә урамнарын кат-кат ураганнар. Шулай көннәр үткән. Менә бервакыт Габдулланы күреп алганнар һәм, артыннан төшеп, кылычларын чыгарганнар Ни хикмәт, бу вакытта урамга Ваһап бине Манаф та чыккан булып, яһүдиләрнең Габдулла артыннан кылыч айкап килүләрен күреп ала. Инде генә егетне харап Иттеләр дигәндә, каяндыр, ак атларга атланып, мәһабәт огланнар килеп чыга һәм яһүдиләрнең үзләрен һәлак итеп ташлый Ваһап бине Манафнын исе-акылы китә Бу хикмәтле хәлне ни-нәрсә дип тә аңлатырга белми, чөнки аның мондый күркәм атлардагы баһадир сурәтле огланнарны Мәккәдә бер генә тапкыр да очратканы булмый. Аларның илаһи затлар икәнлегенә төшенеп ала. Ул моны кайтып хатынына сөйли һәм кызы Әминәне шушы Габдуллага кияүгә бирергә карар итүен әйтә. Бу вакытларда Мәккә халкы иркә кызларының Габдуллага гыйшкы хакында белсәләр дә, берсе дә үз гүзәлләрен тапшырасылары килми Моның бер зур сәбәбе бар. әгәр дә Габдулла потханәгә керсә, аны күреп, потлар җылый. аһ оралар икән. Халык, моңа хәйран калып, шул потларын аллалары сыйфатында күргәнлектән, аллаларыбыз аны яратмый, дип тавыш куптара һәм Габдуллага ышанычсыз, яратмыйча карый торган булалар. Шунлыктан атааналары мондый кияүгә кызларын бирүне уйларына да кертмиләр, хәтта моны бер яман эшкә саныйлар. Әмма Ваһап бине Манаф үз күзе алдында үткән яһүдиләр белән огланнар вакыйгасыннан соң Габдулланың гади кеше генә түгел, бәлки кәрамәт иясе зат икәнлеген аңлап, хатыны аша Габдслмотталипка хәбәрен җиткерә, Әминәне кияүле итәсе килүен белдерә. Ул сүзләр Габделмотталип- ны уйга сала, чөнки улының нуры, әгәр өйләнә калса. Әминәгә күчәргә тиеш икәнен белә би г Әминә туташ Мәккә шәһәрендә ин күркәм кызлардан иде Бик тә тәрбияле бала булып, яхшы холыклы, аңлы, гүзәл сыйфатта үсеп җиткәнлектән. пәйгамбәр анасы булуга бик тә лаеклы иде Бу хәбәрдән соң Габделмотталип Йәмән иленә юнәлде Белүенчә, монда бик тә галим, изге китапларның серләрен аңлый ropian бер укымышлы кеше яши икән. Ул Алла бәндәсе, нәселе буенча яһүдиләрдән булса да. Бөек Хода юлыннан тайпылышсыз атлаганлыктан, бер дә җәбер-золым кылырдай адәмнәргә охшамаган иде Габделмотталип аның белән күрешеп, эшнең асылын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Габдулланы кемгә өйләндерергә кирәклеген киңәште Ә яһүди исә. үз чирагында. Га^делмотгалипның улы хакында барысын да сорашты, шуларны изге китапларда язылган хәлләр белән чагыштырып карады. Барысы хак һәм дөрес килгәнлеген күрде Хак әмерен күздән чигко куймыйча, яңадан да барча мәгълүматны үлчәү тәлинкәсенә салды. Габдулланың язмышы хәл ителде. Аның һичшиксез Ахырзаман пәйгамбәренең әткәсе булырга тиешлеге ачыкланды. Аллаһц тәгаләдән әманәт итеп тапшырылган изге нур. Габдулла өйләнү белән, хатынына күчәсе булганлыктан. Әминәне дә сынап карадылар. Ул да пәйгамбәрнең анасы дип танылырга лаек иде. Шушы эшләр тәмам җиренә җиткерелеп башкарылганнан соң. яһүдине Габделмотталип Мәккә шәһәренә алып килде Аңа зур бүләкләр тапшырып. Ваһап бине Манаф кызы Әминә белән туачак Ахырзаман пәйгамбәренең агасы булу өчен лаеклы табылган Габдуллага аннан никах укыттылар. Аллаһы тәгаләнең әмере җитеп. Габдулланың йөзендә булган Ахырзаман пәйгамбәренә тапшырылачак н>р шул төнне Әминәгә күчте Иртән үз ягыннан чыккан Габдулланың йөзендә ул нурның билгесе кал- маг аялыгын күрделәр, хәзер инде ул да карашы белән корыган агачлар ны тергезә, алдына килгән дошманнарын коралсыз итә алмый иде. Аллаһы тәгаләбезнең кодрәте киң-вә чиксез! Әминә ятактан нур эченә нур булып, балкып чыкты. Аның күркәм йөзе тагын да күркәмләнгән, гүзәлләнгән иде. Өстенә карап сүз әйтерлек кемсәләрнең телләре корыр, оятсыз багучыларның күзләре сукыраер иде. Шулай итеп, әманәткә тугрылык Әминәгә йөкләнде. Бу хәлләрне белеп алган Иблис тәмам чарасыз калды. Аһ орып, диңгезләр ягына юнәлде. Кырык көн үз-үзен белештермичә, аңсыздан елап-ыңгырашып, кая барып бәрелергә белмәде. Аның болай да аяныч хәле тагын да яманрак иде. Шушы рәвешле исәрләнеп йөргәннән соң, ул Әбу-Кабис тавына килеп чыкты. Ничәмә-ничә көннәр буенча диңгезләр ерып йөргән Шайтанның йонлач тиресе шулкадәр юкарган иде ки. әгәр төртсәң, тишелеп китәр төсле һәм дә бөтен әгъзалары үтәдән-үтә күренеп торгандай иде. Әбу-Кабис тавына җыйналышкан җеннәр, диюләр, шайтан ыруы, аны бу хәлдә очратып, аһ-ваһ иттеләр. Кабиләсенең каршысына басып, Шайтан сүз башлады: — Халыкларны хак юлга кайтарачак, бәндәләрне иманлы итәчәк, аларга җәннәт юлын күрсәтәчәк Ахырзаман пәйгамбәре җиргә туарга аз вакытлар калып бара. Безләргә урын тарая... Шайтан тагын да барысын да җентекләп сөйләп бирде. Җеннәр- диюләр хафага төштеләр. Әминә бу вакытта корсаклы иде. Ул төш күрде. Төшендә аңа бер гүзәл зат килеп, күркәм сүзләр сөйләде һәм туачак баласының зур мәлик, Аллаһы тәгаләнең Ахырзаман пәйгамбәре булачагы хакында хәбәрләр бирде, исемен «Мөхәммәт» дип куярга боерды. Әминәнең төшенә күрә, балага шушы исемне атап та куйдылар. Бу вакытларда Габделмотталипның әмере буенча Габдулла Шам шәһәренә сәүдә кәрванын йөретте. Ул Мәккәгә ашлык алып кайтырга тиеш иде. ЯсрибкаII барып җиттеләр. Әмма Габдулла шул вакыт бик каты авырый башлады Кәрван кире борылды Тик хуҗаларын саклап кала алмадылар, ул юлда вафат булды. Аны Дәрел-Наби авылы янында җирләделәр. Кайтып, атасына хәбәр бирделәр. Бу вакытта Габдуллага нибарысы егерме биш яшь тулып үткән генә иде. Шушы хәлдән хикмәт бу иде ки, Аллаһы тәгаләбез Мөхәммәт пәйгамбәренә үзеннән башка берәүне ата итеп танытырга теләмәде, һәрхәлдә, борынгы китаплар шул рәвешле тасвир итәләр, ә без исә ул йөз еллар буенча сыналып килгән дәлилләр белән бәхәс кылырга җыенмыйбыз. Адәмнәрнең сизгер күңел бизмәннәре тигезлек хәлен җуйса һәм чайкалып китсә, үзләре карасыннар, сынап баксыннар. Йа рәхмәтле Аллаһ, йа хаким, йа хафиз!.. И адәм баласы, белгел: Алладан ятим калудан да бөек хафа дөньяда юктыр. Пәйгамбәрнең тууы өхәммәт саллаллаһ галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килүе хакында тарихларда төрле-төрле риваятьләр сөйләнелә. Шунысы билгеле ки. ул Гайсә пәйгамбәр мәгъсәте (миссиясе) вакытларыннан 570 ел соңрак вәхи алды. Китаплар аны Искәндәр вафатыннан соң 688 ел кичкәч, Давыт пәйгамбәр заманыннан 1800 ел үткәч. Муса галәйһис-сәламнән соң 2300 ел. Ибраһим пәйгамбәрдән 3000 ел. Нух галәйһис-сәлам заманыннан 4490 ел, Адәм пәйгамбәрдән соң 5750 еллар узганнан соң дөньяга килде, дип бәян итәләр. Мөхәммәт пәйгамбәр Фил вакыйгасы елында 55 нче көнне туды, дип фараз кылучылар да юк түгел. Аның төгәл туган көне бәндәләргә II Я с р и б (Ясрип) Мәдинә шәһәренең борынгы исеме. 'Фил вакыйгасы елы Мәккәгә корылыктан акылын җуйган фил кереп, бар нәрсәне җимергән бәла елы М билгесез калды. Берәүләр Фил вакыйгасы1 елынын кырыгынчы көне дип. икенчеләр исә Фил вакыйгасы елыннан соң ике ел да ике ай узганнан соң дип хәбәрләр китерәләр. Араларында иң мәшһүре — рәбигыль-әүвәлнен мөселман календареның өченче ае (уникенче көне) һәм нәйсан аеның (апрель) егерменче көне дип дәлилләп сөйләгән сүзләр хакыйкатькә туры килә булса кирәк. Шушы соңгы хәбәрне бәян итүчеләр сүзләрен бу рәвешле исбат итәләр ки, Мөхәммәт пәйгамбәр дөньяга килгәндә бакчалар хуш исле чәчәктә иделәр, җир балкып гора иде. адәм балалары бәхет нурына төренгән иделәр һ. б дип тәкрарлыйлар. Хәлбуки, изге пәйгамбәребезне гөл-бакчаларның яшәрүе, яшәү яме җиргә иңүе вакытыннан башка көнне туган дип күз алларына да китерергә теләмиләр Әмма, ни генә сөйләмәсеннәр. Мөхәммәт галәйһис-сәламнен Ахырзаман пәйг амбәре сыйфатында дөньяда киләчәге хакында Аллаһы тәгалә алдан ук белеп торган иде, хәтта бу хакта Адәм атабыз да хәбәрдар булды. Шунлыктан Бөек Тәңре мөселманнарга үзенең сөекле илчесе җиргә килүе хакында төгәл көнен хәбәр итмәде. Үзенең күңелендә яшәгән пәйгамбәрен ул җиргә чиксезлектән китерде, аны шулай кадерләде. Мөхәммәт галәйһис-сәлам Мәккә шәһәрендә. Бәни-һашим сарае дип танылган йортта дөньяга килде. Ул сарай соңрак Мөхәммәт бине Йосыф исеме белән дан алды. Чөнки аны шушы исемдәге Хиҗаз Йосыф Сәка- финең туганы үзенә сатып алган иде Габдслмәлик бине Мәрван заманнарында Һарун әрРәшитнең әтисе Алла йортына хаҗга килде, бу сарайны эзләп тапты һәм аны үзенә сатып алып, мәсчет итеп төзәттерде Бу мәсчет мөселманнарның иң изге күрелгән урыннарыннан берсе булды Ә Мөхәммәт пәйгамбәребезнең Җиргә килү вакыйгасы китапларга бу рәвешле теркәлгән... Әминә ханымның корсаклы чагы иде. Аңа күктән бер мәһабәт аваз ишетелде. Моңа ул бик гә хәвефләнде, актан да. карадан да уйларга белмәде, ни-нәрсә эшләргә карар итә алмады. Карынында бала йөрткән хатынның күңелендәге куркудан да яманрак, авыррак халәт дөньяда бармы икән? Әмма аның бу рәвешле хәле озак дәвам итмәде, ул арада бер газыйм күркәм зат пәйда булды, канаты белән аның корсагын сыйпап үтте, күңелендәге юклы-барлы хәвефләрне сөртеп алды Әминәнең тәненә вә җанына күркәм бер тынычлану, рәхәтлек иңде Ул арада Әминә ханым күрде каршында бер кое пәйда булды. Бу кое ширбәг коесы булып, татлы сулы иде Хатынның җаны көеп, эчәсе килде. Коедан су а;гды. Ул сөттәй ак иле. Эчте. Сусавы басылды, эчкәне гажәсп дәрәҗәдә татлы иде. Ул да булмады, йорт эчендә бер нур пәйда итте. Аның балкышы күзләрен камаштырды, аннан башка һичнәрсә күзенә чалынмады Гүя сарай эче тәмам буш калып, шушы нурдан башка бүтән бер әйбернең монда барлыгы сизелмәде. Әминә ханым күзен нурлан ала алмады Шушы нур эченнән көтмәгәндә хатыннар чыктылар. атарның буйсыннары хөрмә агачыдай күркәм, йөзләре чибәр, куллары саф. чиста һәм ак иле Аларны күргән һәрбер бәндә һушсьв булыр иле Алар Әминә ханымны урап алдылар, кояшгай якты йөзләре белән назлы карашларын аңа юнәлттеләр. Ул арала озын тукыма хасил булып. Әминә ханымның тезләренә кадәр төште. Кошлар килделәр Алар берсеннән-берсе күркәм һәм соклангыч иделәр, шушы тукыманы күтәреп тордылар, Әминә ханымны ямап күздән сакладылар. Аларның корган шушы пәрдәләре ак болыттан да сафрак һәм пакь иде. Шушы эшләр эшләнгәннән соң дөнья йөзенә Мөхәммәт саллаллаһ галәйһи вә сәлләм килде. Гүя ки олы бер кеше төсле күтәрелде, сәҗдә итте һәм дога укыды Ул арада бер ак болыт пәйда булып, аны үзенә алды, кочагында җир-күкне әйләндерде. Ул да түгел, икенче бер ак болыт инде, эченнән кеше авазлары, ат кешнәгән тавышлар ишетелде. Җәннәт хәзинәләрен саклаучы Ризван килеп, сабый бала — Мөхәммәтне кулына алды, сөйде, аны тәбрик итте, дөнья йөзеннән узган барлык пәйгамбәрләрнең асыл сыйфатларын аңа тапшырды.. Әлеге изге көн хакында сөйләнгән кайбер тарихлардан шул билгеле: имеш, Әминә ханым бала тудырганда йорт эчендә ялгызы булган. Хәтта өч көн буена, ни сәбәптәндер, аның янына һичкем кермәгән. Ишек каккан кешеләрнең дә беренчесе Мөхәммәт пәйгамбәребезнең бабасы Габдел- мотталип булуы мәгълүм. Баланың күркәм сыйфатларын күреп, ул хәйран калган. Әминә ханым аңа ни-нәрсә тойганнары хакында бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Бу хәбәрләр Габделмотталипны, бер яктан, сөендерсә, икенче яктан, уйга да салган Ул бит Мөхәммәт оныгының Җиргә пәйгамбәр булып киләсен алдан белеп торган, әтисе Габдуллада ук аның кайбер сыйфатларын күргән иде. Әминәнең бу сүзләрен ишеткәннән соң Габделмотталип үзе белән булган вакыйгаларны сөйләргә кереште. Әйтте: - Мин. Кәгъбәгә кереп, мөнәҗәтләр әйтә идем. Ибраһим угылы Исмәгыйль пәйгамбәрнең рухы килде, сәҗдә кыла башлады: «Җиргә Аллаһы тәгаләнең сөекле пәйгамбәре Мөхәммәт гайләйһис-сәлам килде, ул минем өммәтләремне туры юлга китерер, йөземне ак итәр»,— дип хәбәр бирде. Ул арада потларның төсе бозылды. Тагын да аваз ишетелде. Барысы да Мөхәммәтнең туган көне белән берсен-берсе котларлар иде. Исемә син килдең, Бәни-Шәйбә капкасыннан чыктым Синең сарайга җитешкәндә күрдем ки, бер кош уң канатын җәеп, барыр юлымны бүлде. Эчкә үтә алмадым. Ул көнне күрдем, бу кошның сафлыгыннан Мәккә таулары нурга күмелгән иделәр Йә, инде Мөхәммәтне үземә күрсәт! -дип әмер итте Габделмотталип. Моңа каршы Әминә ханым: — Мөхәммәт улымны бер кемсә яшел суга салып юындырды һәм өч көн буенча һичкемгә күрсәтмәскә боерды,—дип, ялвара башлады. Әмма Габделмотталип бу сүзләрне ишетергә теләмәде, кынысыннан кылычын чыгарды, аның белән кизәнде һәм: - Йә Мөхәммәтне хәзер үк күрсәтәсең, йә икегезне дә урталай чабып өзәм. бу ни хәл?! —дип. дәһшәтен тыя алмас булды. Моңа каршы Әминә ханым: _ Күрсәтә алмыйм, ул минем янымда юк! — дин җавап бирде һәм Габделмотталипның мәҗбүр итүе аркасында баланың кайдалыгын әйтеп бирле. Габделмотталип күтәрелеп чыкты. Шул сарайны эзләп тапты. Керде Каршысында бер пәһлеван кемсәне күрде, аның яныннан үтә алмады, оныгы Мөхәммәтне эзләп килүе хакында хәбәр бирде. Әмма ул кеше өч көн буенча пәйгамбәрне адәмиләрдән беркем дә күрергә тиеш түгеллеген, аның фәрештәләр тәрбиясенда^генә торачагын әйтте. Ни хикмәт, Габделмотталип ялтыраган кылычы белән берни эшли алмады, хәлсезлек тойды. Кулыннан кылычы төште, чарасыз калган карт борылып китәргә мәҗбүр булды. Мәккә халкына бу хакта сөйләргә дип теле тибрәнде. Хәбәрләрдә тагын шулай бәян ителә ки, Әминә ханым Мөхәммәтне дөньяга китергәндә баланы кабул итүче кеше Сафиййа-банат булган. Аны иң беренче, пәйда булган нур хәйранга калдырган. Мөхәммәт тугач та сәҗдә иткән һәм. мөбарәк башын калкытып. Аллаһы тәгаләне атаган, үзен аның пәйгамбәре дип белдергән Өченчедән, аның йөзендә илаһи нур күренгән, дүртенчедән, баланы Сафиййа юмакчы булган, әмма шунда аңа бер аваз ишетелгән һәм Мөхәммәтнең инде саф-пакь булуын, юарга кирәк түгеллеген хәбәр иткән, бишенчедән, бала сөннәтле булып туган, кендеге дә кисек икән, алтынчыдан, аркасында бер мөһере булып, анда 14 аның Аллаһы тәгалә илчесе булуы язылган икән Мөхәммәт туу белән сәҗдә иткәндә Сафиййа аңа колагын куйган һәм: «Өммәтем, өммәтем! — дигән сүзләрен ишеткән Шул билгеле булсын. Сафиййа-банат хәбәрләренең хаклыгын бу вакытта янында булган башка ханымнар да раслыйлар Ул елларда Мәккәгә яһүдиләр килеп йөри иделәр. Мөхәммәт туган көннең икенчесендә ул яһүдиләр җыелыштылар, үзара сүз куерттылар Килеп, корәиш кабиләсеннән сорадылар: - Кичә сезнең арада бер галим бала туган булырга тиеш. хакмы? Гарәпләргә билгеле — Габделмотталип килене Әминәдән башка кем- сәнә бу араларда гына бала табар төсле түгел иде. Шуңа күрә барысы да аның тарафына таба борылдылар. Габделмотталип исә — Киленем бала тапмады әле. дип хәбәр бирде. Чөнки ул Мөхәммәтнең дөньяга килүе хакында әлегә белми иде Шулай да Әминә торган сарайга бер колны җибәреп соратты. Тәүратта язылган, дип тәкърарлады яһүдиләр Шушы көннәрдә Җиргә сезнең арагыздан бер пәйгамбәр килергә тиеш Габделмотталипның колы килеп җитте. Әминәнең бала табуы хакында әйтте. Барысы да гаҗәпкә калдылар. Риваятьләрдә шулай сөйләнде ки. өч көн үткәч, Габделмотталип, оныгы Мөхәммәтне күтәреп, халык алдына чыкты Аның йөзендә бер нур барын күрделәр, ул нурлан бар зараф яктырып киткәндәй булды. Моны күреп торган яһүдиләр үзләренең изге китапларында язылган вакыйгаларның хак икәнлеген белделәр, әмма курка калдылар Тик балага зыян кигерергә кулларыннан килмәде. Көннәрдән беркөнне Мәккәгә Йосыф атлы бер яһүди килеп, корәишләрдән сорый башлады: • — Миңа Тәүраттан билгеле, сезнең арагызда шушы көннәрдә генә бер бала туган, аны миңа күрсәтегез, дип. Гарәпләрнең ни данлыклы кабиләсе корәишләр моның сүзләренә тагын да гаҗәпсенеп калдылар Әмма бу кунакчыл халыкта кеше үтенечен кире кагу гадөге юк иде. Алар Йосыф яһүдигә берничә көн генә элегрәк Мөхәммәтнең тууы хакында әйттеләр. Сез мине аның янына илтегез, миңа күрсәтегез, диде теге Аны Әминәнең ятагына озаттылар Мөхәммәт пәйгамбәр бишектә иде. Йосыф яһүдигә готзырдылар. Балага бакты, йөзендә бер якты нур күрде, һич әйтеп сүз тапмады, һушсыз булып егылды. Янында торучы гарәггләр исә .җәһәт кенә сабый баланы тотып калдылар Ул арада яһүди айныды һәм: • Бу баланы кылыч белән тураклап ташлагыз! дип үтенә, ачулана башлады Юкса ул үсеп җитәр һәм үзегезнең бантыгызга җитәр Барыгызны үз диненә каратыр, чарасыз булырсыз Буйсынмаганнары) тазны харап итеп ташлар Сүземне тыңлагыз! Тәүратта язылган, бу бала Ахырзаман пәйгамбәре булыр, диде Әмма корәиш гарәпләре аның сүзенә карап, баланы харап итмәделәр. Йосыф нинди генә мәкерле сүзләр сөйләмәсен, бу кара җанлы адәмне гыгитамадылар Йолдызчы-мөнәҗҗәмнәр дә бер-бер хәбәр алдылар Мөхәммәт туган көнне күктә бер Кызыл йолдыз хасил булды Алар белә иделәр, әгәр күк йөзенә Кызыл йолдыз чыкса, бу пәйгамбәр йолдызыдыр Ул һәрвакыт пәйгамбәрне озата йөрер, аны хәвеф-хәтәрдән саклар Йолдызчылар бу хикмәтне Мөхәммәт галәйһис-сәламгә нисбәт иттеләр Күктә Кызыл йолдыз хасил булу берәүләр өчен зур шатлык һәм бәхет булып тоелса, икенчеләрне кайгы-хәсрәткә салды Бу чәл бигрәк тә яһүдиләрне борчылы Көннәрдән беркөнне Мәккә шәһәрендә һич тә куренгәне булмаган бер яһүди Габделмотталип янына килде һәм Яна туган балагыз ни атлы? диярәк сорау бирде Моңа каршы Г абделмотталип: — Мөбарәк исеме Мөхәммәт булды!—дип җавап бирде. Бу хәбәрне ишеткән яһүдинең йөзе кара коелып төште, кашлары маңгае өстенә менде. Яһүдиләр,.җыелыш корып, киңәш-табыш иттеләр. Вакыйгаларның агышы белән ризалашырга да, ризалашмаска да белмәделәр. Арадан бер мөхтәрәме аларны үз тирәсенә утыртты да: — Аның пәйгамбәр булуына өч дәлил бар. Беренчесе, күк йөзендә Кызыл йолдыз балкый, икенчесе, исемен Мөхәммәт дип кушканнар, өченчесе, аны күрергә барлык олуг галимнәр һәм затлар килделәр,— дип барысын да бәйнәбәйнә тасвир кыла башлады. Яһүдиләр Габделмот- талипның оныгы Мөхәммәтнең чыннан да пәйгамбәр булуын шушы рәвешле белделәр, моның белән күңелләрендәге борчуларны гына арттырдылар. Мөхәммәт саллаллаһ галәйһи вә сәлләм туган көнне күк тән бер өн килде. Җир йөзендә булган барлык потлар йөзтүбән егылдылар. Ир- тәгәсе көн потларга табынучыларның бәйрәме иде. Хикәятләрдә болай дип сөйлиләр: Мәккәдә бер гаилә кешеләре башкалардан алда үз потлары янына килеп, аның егылып ятканын күрделәр. Ул вакытларда Мәккә гарәпләре потка табынучылар булып, Кәгъбәдә төрлетөрле таш сыннар куелган иде. Теге гаилә кешеләре үз потларын аягүрә бастырдылар. Әмма тырышлыклары юкка булды. Ул арада потлары тагын баштүбән әйләнеп төште, чактан гына авырлыгы белән үзләрен харап итеп ташламады. Болар тагын да эшкә керештеләр. Потның аякларын ныклап беркеттеләр, әмма ул тагын ауды. Болар аптырашта калдылар. Тагын да потларын аякка бастырдылар, аны егылмаслык итеп, җиргә казып утырттылар. Шул чагында бу сөекле потлары телгә килде һәм шигырь белән сөйли башлап, җиргә Мөхәммәт пәйгамбәрнең килүен, барлык потларның да маңгайлары белән җиргә каплануын, инде кешеләргә хак дин иңдереләчәген әйтеп бирде. Аның бу сүзләре бу мәҗүси гайләгә шулкадәр тәэсир итте ки, алар моннан соң потханәгә килмәс булдылар. асанидлар династиясеннән бер хөкемдар-кәсра бар иде. Ул бер тау итәгенә зиннәтләп сарай төзетте. Бик күп алтын-көмешләрен шушы бина өчен сарыф итте. Төзеткәне матур һәм бик күркәм булды. Аның бина ителеп беткән көнендә Мөхәммәт пәйгамбәр дөньяга килде. Бер өн ишетелеп, таулар урыннарыннан күчтеләр, җир селкенеп, шушы Хөсрәүнең күркәм сарае җимерелде. Иртәгесен бу хәлне падишаһ күрде, күңеленә хәвефлек уты кереп оялады, җан кошы күкрәк читлегеннән очып чыгардай булды. Хөкемдарның хәле аһ иде. Сараеның җимерелү сәбәпләрен белергә теләге уянып, үзенә хезмәттә булган барлык йолдызчы-мөнәҗҗәмнәрне чакыртты: - Бу ни хәл? Белегез! Юкса үзегез дә шушы хәлгә калырсыз! — дип әмер итте. Мөнәҗҗәмнәрнең балталары суга төшкәндәй булды. Аһ-ваһ иттеләр, ни дип тә җавап бирергә белмәделәр. Аларның араларында Саип исемле бер гарәп бар иде. Йолдыз һәм сихер гыйлемендә аннан да остарак һәм маһиррак кеше булмаганлыктан, барчасы да аның җавабын көттеләр. Ул да чарасыз иде. - И хөкемдар, кичне көтик, йолдызлар көндез күренмәс, иртәгә хәбәр бирербез.— диде. Саипның бу сүзләрен Хөсрәү кабул изче, аларга ирек бирде. Төн җитүгә мөнәҗҗәмнәр күкне тикшерә башладылар. Йолдызларны санадылар, үзләренең сыналган чараларын кулланып, җисемнәрнең торышларын тикшерделәр, каршыларына сынау үлчәмнәрен салдылар. Саип гарәп исә тау ягына китте. Өскә күтәрелде. Күңеле ниндидер С авырлык һәм үзгәрешләрне тойды, акылы тотылды, ни бер уй. ни бер хәйләне башына сыйдыра алмады Ул шул рәвешле исәреп торганда күк йөзендә яшен күренде Анын уты саф һәм яшел төстә булып. Хижаз ягыннан чыкты һәм көнбатышның чигенә барып иреште. Мөнәжҗәм бу ни хәл икәнлекне бик төшенеп тә җитмәде. Йолдызчылар янына килеп, алар белән киңәш-уңаш итте. Бәйнә-бәйнә бу хәлне сөйләп бирде. - Бу яшен югалу белән җиргә таң иңде.—дип сүзен бетерде ул. Аның сөйләгәннәрен сынап бакканнан соң, барысы да хәтер бакчаларына өмет тулы күзләрен төбәделәр. Бу ни-нәрсә икәнлегенә төшенәселәре килде һәм, Җирдә берәр пәйгамбәр үлгән, яки туган булырга тиеш, дип фараз кылдылар. Хөкемдарга килеп, шушы рәвешле аңлатмалар бирделәр Падишаһ сараен тагын да төзетте. Инде генә ана күченәм дигәндә, ул кабат ишелеп төште, күп кенә кешеләрне харап итте. Бу хәлдән аптыраган хөкемдар йолдызчы-сихерчеләрен кабаттан чакырпы. алар- ның ялган сөйләүләренә ачуы килүен әйтте. Тегеләр исә тагын да күк җисемнәрен тикшереп бактылар. Икенче каг шул ук хәбәрне җиткерделәр. Әмма өченче тапкыр күтәрелгән сарай бу юлысы да җимерелеп төште Шуннан соң гына барысы да Җирдә пәйгамбәр тууы һәм бу зш аның хикмәтләреннән икәнлекне аңлап алдылар. Көннәрдән беркөнне Хөсрәү падишаһ төш күрде Төшен тәгъбирчеләргә сөйләп бирде: Бу кич йокыда идем Көтмәгәндә җирләрем өстенә гарәп атлары' һәм дөяләре килделәр, ил өстеннән таптап үттеләр. Моның мәгънәсе ни-нәрсә? диде Юраучылар аһ-ваһ иттеләр. Кайдан башлап сөйләргә дә белмәделәр. Әмма җавап бирә алмыйча кала алмадылар. Гарәпләрнең падишаһы дөньяга килмәктер, аның гаскәрләре безнең өстебезгә төшеп, харап итә күрмәсен, диделәр Аларның бу җаваплары падишаһка ошамады. Ул белә иде, гарәп кабиләләре инде ничә еллар падишаһсыз яшиләр, һичкемтә буйсынмыйлар, беркем алдында да муен-бил бөгеп йөрмиләр Аларга падишаһлар кайчан да булса баш була алганы булмады Шуңа күрә Хөсрәү кайчан да бу гарәпләрнең падишаһлары булыр дин күз алдына да ки терә алмый иде Ул күршесе Басра хөкемдарына илчеләр җибәрде. Аннан төш юрый белүче кемсәләрне соратты. Үзен дә киңәш-табыш кылырга Шам иленә чакырды. Басра падишаһы хәбәрне алу белән үк атларын иярләтте, гиз ара Шамга килеп җитте. Тәгъбирчеләр төшне тагын да юрап бактылар. Аларның тәгъбирләре элеккечә калды. Төрле китапларны актарып, төш юрауның җитмеш төрле ысулын кулланып карадылар. Хөкемнәре бер дә башкача булмады Аларны ишеткән хөкемдарлар хәсрәт-газап утыннан котыла алмадылар. Хәвеф диңгезләре ярларыннан ташып чыкты, шөһрәт кыяларын дулкын каштан үггс. Болар чарасыз булып калдылар. Тарих аларның алдан ук сиземләүләрен, уй-хәсрәгләрен дөрескә чыт арды Риваятьләр, хикәятләр, тарихлар Мөхәммәт саллаллаһ галәйһи вә сөялемнең дөньяга килүе хакында, шул вакытларда булган хәлләр турыңда әнә шушы рәвештә сөйлиләр Тарихчылар Мөхәммәт пәйгамбәр хакында язганда к үп вакыт шушы хәлләрне искә гөшереп үтүне кирәк санамыйлар Шулай итеп, кешеләрнең ничә гасырлар буена күз алларында йөрткән хәбәрләренннән безне мәхрүм игәләр Алар, мөгаен. Мөхәммәтнең Пәйгамбәрлеген шик астына куярга гырыша торганнардыр? Ә бәлки бу вакыйгаларга ышаныч күзе белән карарга теләмиләрдер’’ Анысын үзләре беләдер Әмма бу сөйләгәннәрдә бер лә хакыйкать чаткысы юк икән дип әйтергә ярамас иде 2 «к у» №7 17 Дөрес, аларның булуын бүгенге тарихи белемнәребез раслый алырлык дәрәжәдә түгелләр әле. Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган вакытында ук йөзе нурлы булуы һәркемгә билгеле. Тагын шунысы кызыклы, Мөхәммәт галәйһис-сәлам- нең йөзе, башка гарәпләрдән, хәтта туганнарыннан да аермалы буларак, якты һәм бик тә ак булган. Аннан соң аның аркасында мөһере-миңе булуы да билгеле. Өченчедән, Мөхәммәт бик тә намуслы булган, ялган сөйләмәве белән аерылып торган. Мөхәммәт галәйһис-сәламнен сөннәтле хәлдә тууы да билгеле. Бу исә хәзерге тыйб фәне тарафыннан да раслана һәм хәтта бүгенге көндә дә ир балаларның меңгә бере (бу сан китапларда төрлечә күрсәтелә) сөннәтле тууы сөйләнелә. Боларның барысыннан да өстен төп дәлил дә юк түгел. Ул — Мөхәммәтнең, чыннан да, пәйгамбәр булып танылуы. Моны инде кешелек тарихыннан берничек тә сызып ташлап булмый. Инде тагын шунсын әйтик, борынгы тарихлар, хикәятләр, риваятьләр вакыйгаларны матурлап, бизәп җибәргәннәр икән, монда хакыйкатькә хилаф әйберләр бар, дип карарга ярамый. Чөнки матур тел, ихлас күңелдән сурәтләнгән вакыйга ул әле кешене тәрбия дә кыла, ана гүзәллек тойгылары белән эш итәргә илһам-көч бирә. . Шулай итеп, Мөхәммәтнең дөньяга килүе Мәккә халкы өчен дә, әйләнә тирәдәге мәмләкәтләр өчен дә ис китәрлек олуг вакыйга, тарихта зур борылыш була. Пәйгамбәрнең бала чагы өхәммәт пәйгамбәр беренче җиде көндә үз әнкәсенең сөтен имде. Аннан соң аны сөт анасына тапшырдылар. Ул вакытларда байлар үзләренең балаларын коллардан имезә иделәр. Ал- лаһы тәгаләнең теләге белән Мөхәммәт пәйгамбәр Сәүбә исемле хатынның сөтен имде. Ул аның сөт анасы булды. Сәүбәнең хуҗасы Әбу-Ләһәп иде. Китапларда язылганча, Әбу-Ләһәп моннан соң Сәүбәне коллыктан азат итте, аңа ирек бирде. Сәүбәгә исә Мөхәммәт пәйгамбәрне шулай ук җиде генә көн имезергә насыйп булды. Моннан сон Мөхәммәтне үз кочагында-йөртергә, аңа сөтен бирергә Хәлимә исемле хатынга Аллаһы тәгаләдән рөхсәт ителде. Шулай итеп, Габдулла кызы Хәлимә дәүләтле кылынып, тарихларда аның изге гамәле, күркәм исеме телгә алына торган булды. Мәккә халкында бер гадәт бар иде. Алар үзләренең сабый балаларын күчмә тормышлы гарәпләргә тәрбия өчен бирә иделәр. Чөнки, беренчедән, Мәккә шәһәрендә һава бик эссе булып, сабыйлар өчен зыянлы күрелә. Икенчедән, Мәккә таифәсе сәүдәгәр халык булганга күрә, базар эшенә бик тә ихлас итеп, хатыннарын һаман да эш белән йөкли иделәр. Алар өчен авыл халкына биреп, бала тәрбия иттертү уңайлырак һәм дөрес эш булып аңлашыла иде. һәм дә бик бай корәишләр шушы рәвешле балаларын үстерүне дан вә шөһрәт итеп күргәнлектән, сөт аналарына зур бүләкләр дә тапшыра иделәр Ә бу исә, чын мәгънәсендә, корәишләрнең дәрәҗәсен күчмә гарәпләр каршысында күтәрә, мәккәле- ләргә карата хөрмәт тудыра иде Шуңа күрә дә шәһәр тирәсендә яшәүче күчмә гарәпләр Мәккәгә сугыш кылычы тотып килми иделәр Хәлбуки, күчмә гарәп гаиләләренә тәрбиягә бала биреп торуның төбендә акыллы сәясәт тә ята иде. . Мәккә тирәсендә яшәүче кабиләләр татлы сулы, яхшы һавалы урыннарда тормыш кичерә. Әмма җәйләрен аларның далаларында үләннәр корып, бары кечерәк агачлык, сулык жирләрдә генә җан асрарга мөмкинлек була. Шундый күчмә гарәпләрнең берсе — Бәну-Сәгыйть кабиләсе М икән. Алар ел да. алдан ук белешеп куеп, Мәккәгә киләләр һәм имезер өчен сабыйлар алалар, шул рәвешле үзләренен авыр тормышларына бераз керем табалар Бу елда Мәккә һәм аның тирәсендә көтелмәгән корылык булып, гарәпләрнең болай ла авыр тормышларын тагын да катлауландырган иде БәнуСәгыйть кабиләсендә, житмәсә. эсселектән бер төрле авыру барлыкка килеп, сөт аналарының имчәкләрендәге сөтен дә киптергән Бу исә Мәккәдән тәрбия өчен сабыйларны алуга мөмкинлекне бетергән, кабиләне төрле яклап авырлыклар чолгаган. Габдулла бине Харис кызы Хәлимә нәкъ шушы Бәну-Сәгыйть кабиләсеннән. Харис бине Габделгазиның хатыны була. Аларның гаиләсе байлардан саналмаган Җитмәсә, Хәлимә үзе дә корсаклы булып, бер угыл таба. Әмма имчәкләрендә сөте булмаудан һәм ашарга таба алмаудан ул бик тә изалана Кәннәр буе дала буйлап азык эзләп йөри Әмма ни хәл кыласын, агачлар күренсәләр дә. аларның җимешләре генә түгел, хәтта яфраклары да көйгән чаклар. Хәлимә ханым җиргә ятып, үлән ашый, шул рәвешле җан саклый Көннәрдән беркөнне Хәлимә ханым шушы рәвешле азык җыеп йөргәнендә бик арып китә һәм йокыга тала. Төш күрә Төшендә аңа бер күркәм кеше килә, аны торгыза да якын-тирәдә күрелмәгән затлы кое янына кигерә Сусагансың, эч. бу коеның суы бик тәмле! ди. Хәлимә йотылып су эчә башлый Әмма бу су дигәннәре сөт төсле булып, тәме ширбәттән дә татлырак икән Бу зат Тагын эчәсең киләме? Эч! дип кыстый. Хәлимә ханым кабагтан эчә. сусынын тәмам басканчы кое яныннан китми. Бу күркәм зат исә: Бу кое гади кое түгел. Синең күкрәкләреңдә сөт корыган иде. бу кое суын эчкәч, имиләреңә сот төшәр. Мәккәгә барырсың, анда бер күркәм, нурлы йөзле сабыйны 1әрбия1ә алырсың, исеме Мөхәммәт булыр Әмма минем xaxia һәм бу кос турында һичкемгә сөйләмәссең' дип боера Шушы төштән соң Хәлимә уянып китә һәм күкрәкләреннән сөте ташып чыкканны күрә Балалары янына килә Ачлыктан елаган улына ими каптыра, сабый туйганчы имә дә йокыга китә Әмма Хәлимәнең сөте һаман да кимеми, күкрәкләре кабарганнан кабара Бу хәлне Бәну- Сәгыйть кызлары күреп алалар һәм И Хәлимә, син әле элгәрсрәк кенә кипшенеп беткән идең, бу ни хәл. күкрәкләрең күтәрелгән, бигрәк солтанат булганнар, дип. аңа сокланалар һәм көнчелекле карашларын ташлыйлар да. сиңа ни булды’’ Каян болай булдың’’ дип сорыйлар Әмма Хәлимә алар алдында чишелеп китми. Ул көнне Бәну-Сәгыйть кабиләсе Мәккәгә тәрбиягә балалар алырга барырга тиеш була. Хәлимә ханым да шәһәргә килергә карар итә Ире Харис бине Габдслгази һәм уллары Габдулла. Әнис. Хизам белән юлга кузгала. Әмма Хәлимәнең дөясе бик арык булганлыктан, ул, гаиләсе белән бергә. БәнуСәгыйть кызларыннан артка кала. Шул рәвешле ашыгып барганда Хәлимә бер тау янына җитә, ни хикмәт, кыяланып юрган урыныннан урталай ярылып, эченнән бер карт килеп чыга. Хәлимә туктап кала. Бу карт дигәннәре хөрмә агачы төсле күркәм сынлы бер ир булып, кулына кечкенә генә бер сөңге дә тоткан Аны күреп. Хәлимә курка кала Әйтер сүзе геле очында кибә. Әмма бу зат аны тынычландырып И Хәлимә, мин сиңа зыян эшләүче түгелмен, киресенчә, сине хәвефхәтәрдән вә җен пәри, дию-шайган коткысыннан саклап йөрермен Бер дә куркып калма' дип белдерә, һәм хатынның кая ашыгуы белән кызыксына. Мәккәдә бер күркәм ир бала дөньяга килеп, аны тәрбия кылган кешегә тур бәхетләр юлланыла дип ишеттек Шәһәргә дӘррәу атылдык Әмма минем дөям ябык һәм арганлык сәбәпле, көндәшләремнән калыштым. Ул бала миңа насыйп булмас дип куркамын,—дип жавап бирде Хәлимә ханым. — Син бер дә хәвефкә калма, күңеленнән шик-шөбһәләреңне җилгәр. Ул баланы чиста вә саф җаның белән кабул итеп алу тиеш. Морады- ңа ирешерсең, иншалла!— дип бу күркәм зат аңа хәбәр бирде һәм үзе күздән гаип булды. Ул арада Хәлимәнең күзләре йомылды, керфекләре күп вакыт та үтмәстән кабат күтәрелделәр. Ул үзен Мәккә шәһәре янында күрде. Бу вакытта Бәну-Сәгыйть кызлары җилдертеп Мәккәгә җиткәннәр вә шәһәргә кереп бара иделәр. Хәлимә ханымның да дөясе алар артыннан калмады. Җиргә ахшам вакыты инде. Ул да булмады, Хәлимә ханымның алдында яшел ботаклы хөрмә агачы хасил булды, җимешләре дә шактый күп иде. Бәну-Сәгыйть кызлары бу хәлне күреп алдылар һәм: , — И Хәлимә, син безнең мәликәбез,—дип сокланып карадылар. Ул арада бу хөрмә агачы ботагыннан бер җимеш өзелеп төште. Хәлимә ханым аны алып капты. Җимеш бик тә татлы, сусыл иде. Җанына сафлык, тәненә ныклык бирде. Бәну-Сәгыйть кызлары Мәккәгә дүшәмбе көн килеп керделәр. Барысы да тәрбиягә балалар тапты, бәяләрне килештеләр. Әмма Хәлимәнең яңа туган улы бу вакытларда авырып киткән иде. Ул ашамас булды. Бу сәяхәте өчен анасы бик тә кайгыра башлап, ник килгәненә үкенә дә иде инде. Күзләренә яшьләр тыгылды. Җаны өзгәләнде. Хәлимә ханым баласына тагын да ими каптырды. Ни хикмәт, улы имә башлады Савыккандай булды, эренләнгән күзен ачып, дөньяга бакты. Аның бу хәле әнкәсен тынычландырды. Хәлимә ханым үзенә асрамага бала эзли башлады. Әмма бай гаиләләрдән булган сабыйларны Бәну-Сәгыйть кызлары алып бетергән иделәр. Хәлимә ханым үзенең өлешсез калганлыгын аңлап алды, бәхет китерәчәк күркәм бала дус кызларыма насыйп булган күрәсең, дип уйлады. Өмете киселде, күз алдыннан ышаныч нуры киткәндәй булды. Шунда аның күзенә бер мөхтәрәм вә күркәм зат чалынды. Бу кемсәнең сыйфатлары Хәлимә ханымга үзгәчә бертөрле тәэсир ясады. — Бу кем? — дип белеште ул халыктан. Ана әйттеләр: — Бу—Габделмотталип, Мәккәнең һәм корәишләрнең иң олуг кешеләреннән,—диделәр. Хәлимә ханым аның артыннан килде. Сараена үтте. — Син кем буласың? Ни борчулар монда китерде?—дип сорады аннан Габделмотталип. Исемем —Хәлимә атлы, Бәну-Сәгыйть кабиләсеннән булам. Сездә сабый барлыгын белешеп килдем, аны миңа күрсәтсәгез иде,—дип җавап бирде аңа Хәлимә ханым. — Ул баланы мин сезнең кабилә кызларына күрсәткән идем, алырга тәкъдим дә иттем, әмма барчасы да баш тарттылар,— дип җавап бирде аңа Габделмотталип. Чөнки ул ятим бала! Әмма Хәлимә сабыйны күрергә теләде. Габделмотталип аны Әминә ханымның йортына алып килде. Сөт анасы табылуы хакында хәбәр бирде. Хәлимәне Мөхәммәт йоклаган бүлмәгә чакырдылар. Сабый ак биләүгә төрелгән килеш ята иде. — Баланы үземә күрсәтсәгез иде?—диде Хәлимә. Мөхәммәтне аның кулына тоттырдылар. Хәлимә ханым аның битен ачты, сабыйның нурлы йөзле күркәм сыйфатлары аның күңелен яулап алдылар. Әмма Хәлимә ханым баланы калдырып китте. — Мин, кайтып, ирем белән килешеп килим,— диде. Ул вакытта аның гаиләсе дә Мәккәгә килеп җиткән иде инде. Хәлимә иренә барчасын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ире исә каршы килмәде. — Ул балалы алыйк, тәрбия итәрсең.—диде. Хәлимәгә баланы кигерделәр Сабый йоклый иде. Хатыннын күңеле тынычланды Бары тик Мөхәммәтнең сихри күзләрен сагынганлыктан, сабыйны уятырга булды. Күкрәген аның иркә иреннәренә тидерде. Мөхәммәт нурлы күзләрен ачып җибәрде. Күкрәген капты һәм имә башлады. . Хәлимә үзенең күкрәкләренә сөтнен тагын да мулрак төшүен тойды. Мөхәммәт аның уң ягыннан имде. Аннары Хәлимә аны сул ягына күчерде, сул як имиен анын иреннәренә якын китерде. Әмма Мөхәммәт аны капмады. Хәлимә гаҗәпләнмичә булдыра алмады Яңадан ун ягына салды. Сабый имине капгы. Шул көннән башлап Мөхәммәт пәйгамбәр, сабый гына булса да, кеше өлешенә кермәде. Сул як ими сөтен Хәлимәнең үз баласына калдырды Бу ике сабый һичвакыт бер-берсенен ризыкларын бутамадылар, берсен-берсс өлешсез итмәделәр Хәлимә ханым аларны алыштырып караса да, сабыйлар аның ихтыярына күнмәделәр. Шулай итеп. Хәлимә ханым Мөхәммәткә сөт анасы булды, аны үзләре белән алып китте. Сабыйны ул ихластан яратып, үз баласыдай күрә, үз нарасыйлары белән бергә иркәли иде Бу хәлләргә Бәну-Сәгыйть кызлары бик тә гаҗәпләнә вә аптыраша иделәр Баланы Хәлимә ханымга биргәч. Габделмотталип ана әйтте И адәмнәр арасында булган күркәм бәндә, бу баланы үз кулыңа күтәреп, тәрбияңә алып, син үзең дә күркәмнәрнең күркәме булдың. Хак тәгалә сиңа озын гомер, тормышыңа бетмәс-төкәнмәс бәрәкәтләр бирсен Күркәм бәшарәт' иясе булырсың,-диде. Әминә ханым Хәлимәгә баласының асыл зат икәнлеген, тудырган чагындат ы күргән хәлләре хакында бәян итте һәм Моннан оч көн элек төш күргән идем. Бер зат килде дә сөйләде минем улымны Бәну-Сәгыйть кабиләсеннән Әбу-Зәипкә нисбәтле бер хагын тәрбиягә алырга тиеш икән, -диде Хәлимә аның бу сүзләреннән соң балкып китте һәм дә Мин, чыннан да. Бәну-Сәгыйть кабиләсеннән, атамның да кушаматы Әбу-Зәип иде. дип куанычын белдерде. Шуннан сон Мөхәммәтне үз баласыдай күрергә, аны сакларга мең вәгъдәләр бирде. Әминә дә ана үз ягыннан төрле киңәшләр әйт те Хәлимә ханым Мөхәммәтне ире янына китерде. Аңа икесе дә карап- карап сокландылар Ире: И Хәлимә, күпме гомерләр яшәп, минем һичвакыт мондый да күркәм, мондый да затлы, мондый да сөйкемле адәмне күргәнем юк иде. дип, куанычын белдерде Ул аны үз баласыдай яратты Мөхәммәтнең Хәлимәләр йортына килүеннән соң иң беренче булган хикмәтләрнең берсе шул иде: аларның дөяләре сөт бирә башлады Күпме савып ia сөте бетеп тормады Моны күреп торган хуҗа кеше И Хәлимә, бигрәк изге бала алып кайткансың икән, бу кадәр дә нигъмәтләр белән күмде үзебезне Без мескеннәргә дә Алланың рәхмәте төшәр кон булыр икән, дип сөенечләрең кат-кат белдерде Ул төнне йоклаган җирдән Хәлимә ханым уянып кигә һәм Мөхәммәт ягына күз сала. Күрә ки. Мөхәммәтне бер якты нур әйләндереп алган, ә аның кырында бер яшел нурани кемсә утыра, сабыйның йокысын саклый икән. Хәлимә ханым тиз-тиз ирен уята, алар икәүләп бу могҗизаны таҗәттләнеп күзәтәләр. Зинһар эчен бу турыда һичкемгә сөйли күрмә, юкса дошманнар каныгырлар, харап игәрләр' дип үтенде Хәлимә иреннән Моннан соң да мондый хәл кабатлана торды Аларның гаилә рәхәтләре артты Хәлимә исә. Мәккәгә барын. Әминәгә бу вакыйгалардан хәбәрләр бирде Тормышлары көйләнеп. Хәлимә ханым Бәну-Сәгыйть кызлары-ха- гыннары арасында иң дәрәҗәле вә хөрмәтле кешегә әйләнде ки. аларга дуслары соклана, дошманнары көнчелек карашы белән бага башладылар 1 Бәшарәт кешелеклелек Хәлимә куйларынын җиленнәре көтүдән сөт белән тулып кайтыр иде. Алар күзгә күренеп көрәйделәр. Бу хәлне Бәну-Сәгыйть кабиләсе дә игътибарсыз калдырмады. Көннәрдән беркөнне ике арада тавыш чыкты. Усал телле хатыннар көтүчеләрне якалап алдылар: — Нигә безнең куйларыбыз, сарыкларыбыз Хәлимәнеке төсле көр түгелләр, нигә аның маллары имчәкләренә тутырып сөт ташыйлар, ә безнекеләр кибегеп йөри?—дип ябыштылар. — Ни өчен аның сарыкларын аерып көтәсез, безнең дә малларны Хәлимә маллары белән йөртегез! — Аның малларын гына уйсу, үләнле җирләрдә көтәсез, ә безнекеләрне начар җиргә куасыз,— дип, күп сүзләр булды. Боларга каршы көтүчеләр: — И хатыннар, монда безнең бер генә дә гаебебез юк. Хәлимәнең дә сарыклары сезнекеләр белән бергә утлыйлар. Ни өчен аныкын гына аерым көтик ди инде?—дип аптырашта калдылар. Бу хәлдән соң кабилә кешеләре көтүчеләрне тикшерә-караштыра башладылар. Хәл һаман да элеккечә кала бирде Барлык көтүләр белән Хәлимәнең дә куйлары бергә утлый иде. Монда көтүчеләрнең гаебе юклыгын кабилә халкы төшенеп алды. Аллаһы тәгаләнең иркендәге эш булып, кабилә бер дуслык-иттифакка килгәнлектән, талашып-сугышып тормаганлыктан. аларның барчасына да изгелек нуры төште. Аллаһы тәгалә үзенең мәрхәмәтен аларга да юнәлтте. Табыннарын нигъмәтле итте. Хәлимәне куйлар аркасында бимазалап тормасыннар өчен аларның да сарыкларын көр итте, кабиләне бәхетле итте. Тарих китапларында шулай языла ки, Мөхәммәт ике айлык вакытында үрмәләп йөри башлады, дүрт айлык чагында аягына басты, диварга тотынып йөрде. Биш айлыкта инде ул аяк өсте һич ярдәмсез атлый иде. Алты ай вакыты җитте дигәндә ул йөгерә үк башлады. Җиде айда инде һәр тарафны аңлапкүреп таный, борылып карый, күзәтә, бутамыйча аера башлады. Ә сигез айлык вакытында теле ачылып, сөйләшер, теләгеннән хәбәрләрен бирерлек хәлгә килгән иде. Ун айлыгында башка малайлар белән ук атып уйнар иде. Ике яшендә ул инде сабыйлар рәтеннән булмыйча, тере, ут кебек бер малай иде. Хәлимә ханымның Мөхәммәт пәйгамбәребез хакында истәлекләрен барлаучылар шулай дип язалар ки. сабый вакытында ук рәсүлебез Аллаһы тәгаләнең берлеген һәм Галәмнең хуҗасы булуын хәбәр иткән, бисмилласыз һич тә ризыкка тотынмаган икән Тагын да хәбәрләрдә шулай сөйләнелә ки, Мөхәммәт бишектә ята икән. Ул вакытларда аңа бары кырык көн генә була әле. Бишек янына бер кемсә килә. Кабиләнең бер сагышлы кешесе була бу Күрә, сабый бишектә уйнап ята һәм күктәге Ай белән сөйләшә, бармакларын-кул- ларын болгый; Мөхәммәт кайсы якка күрсәтсә. Ай да шул тарафка күчә икән Бу кешенең шушы хәлләрне күреп, исе китә. Әйтәләр ки. Мөхәммәт пәйгамбәрнең бишектә чагында күзеннән бер тамчы яшь тамган Шушы күз яше җиргә төшүгә, барлык үләннәр яшел ут ялкынына күмелгәннәр. Шуннан соң билгеле булган, әгәр Мөхәммәт пәйгамбәребез жиргә күз яшьләрен күбрәк тамызса, кыямәткәчә бөтен тарафны ут каплап аласы икән... Бишектән төшкән чаклар өхәммәт ике яшенә җиткәч, имидән аерыла. Бу вакытта инде ул дүрт яшьлек балаларга охшаш була. Сабый имидән аерылгач, Хәлимә ханым аны Мәккәгә, әнисе Әминә тәрбиясенә илтергә тиеш була. Әмма рәсүлнең кабилә эчендә яшәве халыкка күп яхшылыклар китергәнгә күрә. Хәлимә аны үзендә генә калдырып торырга да тели. М Бары тик вәгъдәләшкән сүздән чыга аямаганлыктан, ире белән кинәшеп. Мөхәммәтне Мәккәгә китерә. Ике ана зарыгып очрашалар. Хәлимә исә Әминә ханымга барча хәлләрне сөйләп бирә: Синен улын кабиләбездә тагын бераз торсын иде. Мәккәнен һавасы эссе, кире үзем белән алып китәргә рөхсәт итегез,—дип гозерли Хәлимәнең ире Харисның да тиз генә шушы күркәм һәм нур иясе сабыйдан аерыласы килми. Хатынының теләге белән шунда ук килешә. Алар үтенгәч һәм Мәккә шәһәренең һавасы сабый бала өчен зыянлы да күрелгәнлектән. Әминә ханым, үзенең малаен бик сагынган булса да. тагын да беразга Хәлимә тәрбиясендә калдырщрга ризалыгын бирә. • Хәлимә белән Харис, тәрбиядәге уллары Мөхәммәтне алып, киредән Бәну-Сәгыйть кабиләсенә таба юл тоттылар Кайткан чакларында носарилардан, ягъни христианнардан булган бер төркем белән очраштылар. Тегеләр исә боларнын кулларындагы баланы күрен алдылар һәм кат-кат аңа текәп карадылар. Араларында сүз чыкты, сораштыра башладылар. Сезнең улыгыз күз авыруы белән интегә булса кирәк, зарланганы юкмы? диделәр. Юк. зарланмый' дип җавап бирде Хәлимәнең ире И бу угылның ата һәм аналары, бу балагызны безгә бирегез, без исә сезләрне байлыкка күмәрбез, дип үтенә башладылар. Безнең изге китабыбызда язылгандыр, җирдә бер генә пәйгамбәр калачак Белүебез буенча, ул бала хәзер туган булырга тиеш. Бу пәйгамбәр сезнең балагыз булса кирәк, сыйфатлары туры килә,—диделәр. Аларның бу сүзләреннән соң Хәлимә дә, Харис та хәвефкә төштеләр Төн җи1кәнен көттеләр һәм. барчасы йоклап беткәч, алар арасыннан чыгып, БәнуСәгыйть кабиләсенә таба ашыктылар Мөхәммәткә оч яшь тулды. Хәлимәнең үз уллары куй бәрәннәре кәгеп йөри иделәр. Сөт анасы Мөхәммәтне башта абыйлары белән җибәрмәде Мөхәммәт ялгызы гына өйдә калды. Иртән торган чагында ялгызын I ына күрде Хәлимәдән сорады: Минем абыйларым кая? Алар куй бәрәннәре көтәргә киттеләр. Көндез шунда булалар, кич оЙ1ә кайтырлар, дип җавап бирде Хәлимә Мөхәммәт үзе дә абыйлары янында булырга теләде, сөт әнисеннән шуңа кат-кат рөхсәт сорады. Шушы кадәр дә изаланып үтенүләрен Хәлимә кире кага алмады, көтүлеккә илне Күз гиюдән саклау, бозыклыкларга тармасын өчен дип. анын мөбарәк муенына бөти кидертте. Әмма бу Мөхәммәткә ошамады, аны салып ыргытты, Хак тәгаләгә тәвәккәл итте Көннәрдән беркөнне Мөхәммәт белән бергә имеп үскән Нәсим энесе янына килде Аның берүзен генә иптәшсез күргәнгә. Хәлимә Мөхәммәт улым кайда калды? Нишләп ялгызын гына килден? дип борчыла башлады. Ул кырда, бәрәннәр янында, дип җавап бирде Нәсим Ә аны һавадагы бер болыт эссе кояш яктысыннан саклап йөри, ул безнең кебек эсседән газап чикми, диде Улының бу сүзләре ананы тагын да көчлерәк хәвефкә калдырды Әмма бу болыт кисәге Аллаһы тәгаләнең хикмәтләреннән берсе иде. хәвефхөгәр уйларлык урын юк иде Шушы рәвешле өч айлап вакыт узын та китте Көннәрдән беркөнне Хәлимә янына малае Нәсим елап кайтты. Аның сулуы капкан иде Ана бик тә борчылды, сорады Сөйлә, ни булды’ Нигә елыйсың? Улы күз яше аралаш сөйли бирде, башта ни-нәрсә тәкърарлаганын төшенеп җитмәделәр Ул бераз тынычлана төште Бер йорт янында идек Куйларны карап утырганда күктән ялтыравык яшел киемле ике кеше төште, алар безнең корәиш кардәшебезне үзләре белән алдылар. Тау башына китерделәр. Пычак белән эчен ярдылар. Кемнәр икәнен белмәдек, күргән кешеләребез түгел иде,— диде. Аның бу сүзләреннән соң Хәлимә белән иренең котлары очты. — Ни гомереңне елап үткәрдең, нигә килеп җиткәч тә әйтмәдең?— дип улларын орыша-орыша Мөхәммәтне эзләп чаптылар. Алар килеп җиткәндә тау башында Мөхәммәт сау-сәламәт утырып тора иде. — И нур иясе балам, сөйлә, ни булды?—дип Хәлимә, аның йөзен- башын үбеп, кочагына алды.— Сине кем рәнҗетте? Мөхәммәт әйтте: — Ишектән чыккан төсле кинәттән ике кемсә күренде. Көмештән киенгәндәй Иделәр. Берсенең кулында комган, икенчесенең кулында яшел ләгән иде. Эчендә кардан да аграк бер нәрсә тутырылган иде. Мине арадан табып алдылар. Тау башына китерделәр. Аркама яткырдылар да бүксәмне ярдылар. Мин күреп тордым, һичбер авырту-әрнү сизмәдем. Алар исә эчемдәГе бар әгъзаларымны алып, шул ләгәнгә салып юдылар, киредән үз урынына куйдылар. Аннан соң икенчесе мине торгызды. Үз эшемне башкарам дип, күкрәгемнән йөрәгемне чыгарды. Аны сыкты. Эченнән бер тамчы кара кан чыкты. Аны читкә ташлады. «Бу — синең эчендәге Шайтан коткысы иде. аны ташладык»,—диде. «Сине Шайтаннан һәм вәсвәсәдән имин иттек»,—дип йөрәгемә үзләре белән булган комганнан ниндидер ак әйбер тутырдылар, аны урынына куйдылар. Бернинди авырту да тоймадым, киресенчә, рәхәтлек вә йомшаклыктан башка һичнәрсә дә булмады. Шуннан соң алар миңа хәвефсез яшәргә, борчылмаска куштылар. Үзләре, күк капкасын ачып, шуннан кереп киттеләр! Аның бу сүзләреннән соң Хәлимә белән ире Мөхәммәтне йорт эченә китерделәр. Бераздан абыйлары янына чыгарга рөхсәт иттеләр. Хәлимә, балалары китүгә: — Йә, ни диярсең? Бу баланы исән-имин чагында әнисенә илтеп бирергә кирәктер, аның өчен бик тә хәвефләнәмен,—диде. Хәлимәнең ире Харис әйтте: — Әйе. Моннан да күркәмрәк изге бала кабат тумас. Беләсең, ул килгәнче хәлебез бик начар иде. Кабиләдә бездән дә фәкыйрь кеше юк иде. Инде менә мең шөкер, ул бездә тора башлаганнан бирле байлыгыбыз артты. Кабиләдә иң бай кешеләр рәтендә йөрибез. Куйлары- быз да өч йөздән артып китте. Безгә дә бәхет инде. Шул сәбәптән башкалар безгә хөсетлек итәрләр дип, мин дә куркам. Бар борчуларым шушыдыр,—диде. Бу сүзләрдән соң Хәлимә Мөхәммәтне берәр күрәзәчегә илтеп карарга булды. Килде. Күрәзәче кемсә сихер иясе иде. — Башта аның турында барчасын сөйләгез,— диде ул. Хәлимә һәммәсен бәйнә-бәйнә хәбәр итте. Аның ул сүзләрен ишетүгә күрәзәче: — Бу бала үсеп җитәр, сезнең потларыгызны бетертер, яңа дин китерер. Әгәр аны үтермәсәгез, динегезне корытыр, сезне башка дингә өндәр,—диюгә. Хәлимә Мөхәммәтне үз кочагына алды: — Болай әйтәсеңне белгән булсам, монда килмәгән дә булыр идем. Бу сүзләрең өчен синең үзеңне катил итсеннәр,—диде дә яшәгән җирләренә кайтып китте. Моннан соң кабилә хатыннары Хәлимәдән Мөхәммәтне Мәккәгә илтеп куярга сорадылар. — Куркабыз, өстебезгә бу хәлләрдән соң бер-бер бәла килергә бик мөмкин бит!—диделәр. Аларның ошбу сүзләреннән соң Хәлимә ханым курка калды. Мөхәммәтне күкрәгенә сыендырды. Аңа һичкемне якын җибәрмәде, үзеннән бер адым да читкә куймады. Әмма болай яшәү мөмкин түгел иде. Аны үзе белән алып. Мәккә шәһәренә килде. Мөхәммәтне дусларына куйды, үзе киңәш-табыш итү өчен китте. Бераз жир үтүгә, тавыш ишетеп, кабат кайтты. Мөхәммәтне күрмәде. — И кешеләр, монда бер баланы күрмәдегезме, югалттым булса кирәк? дип белешә башлады. Аннан: Кем баласы иде?—дип сорадылар. — Габделмотталипныкы иде Мин аны жаным кебек саклап, шәһәрегезгә китердем. Инде менә аны югалттым. Таба алмасам. җанымны да кызганмам. Тауга менеп ташланырмын, гәүдәм-тәнем парә-парә килеп ваклансын, диеп, зар кылды Хәлимә. Әмма мәккәлеләр аның ул сүзләренә әллә ни игътибар итмәделәр Хәлимә башын тотты. «И Мөхәммәт, и Мөхәммәт!» -диеп елый башлады. Шунда аның янына бер карт кеше килде, сорады И кем. ни кайгың бар? Нигә бу кадәр газап чигәсең? Ибраһим өммәте өчен әйт. диде Хәлимә. Мөхәммәт исемле баламны югалттым. Бик кадерлем иде Әгәр таба алмасам. миңа таудан ташланып, жанымны кыярга кала! И Хәлимә, син минем Һабил исемле сыныма бар. Ул сиңа аның кайдалыгын әйтер, диде бу карт. Бармыймын. Мөхәммәт туганда ул сының йөзе илән капланып төште, диде аңа Хәлимә. И хатын, син диванасың, диде аңа карт. Ул чагында мин үзем барып сорыйм Аның артыннан Хәлимә дә иярде. Сорадылар. һич ни-нәрсә белмибез, без белгәнче, аның бабасы Габделмот- талип алдан сизеп өлгерә Аны изге Тәңре саклый, диделәр потлар Хәлимә Габделмотталин янына килде Аңа елый-елый барча эшне аңлатып бирде Бу сүзләрне ишетүгә. Габделмотталин кылычын айкады. Корәишләр минем сөекле улыма тимәсләр, башка бер кемсәләр аны тотып, харап итмәсеннәр! дип Мәккә халкына хәбәр салды. Аның сүзе сүз булды Мәккәлеләр атларына атландылар, кылычларын кыннарыннан чыгарып, төрле тарафларга чаптылар. Берсеннән дә хәбәр кайтып ирешмәде Габделмотталин Кәгъбәтуллага барды, мөнәҗәтләрен әйтте. Шулвакыт аваз ишетелде, хәбәр килде Сөекле Мөхәммәт мәвез (ягъни, банан) агачы янындадыр' Габделмотталин атына атланып, мәвез агачы янына чапты Килеп җитте, оныгын исән-имин күрде. Ул кулына мәвез агачының яфракларын готын юра иде Сорадылар Кем син, нишләп монда торасың? дип Мөхәммәт аларга нурлы йөзләрен балкытып карады да: Мин Мөхәммәт бине Габделмотталин. диде Бабасы, бу сүзләрне ишетүгә, күңеле эреп, аны кочагына алды, атына утыртты, өенә алып кайтты. Шушы хәлдән соң Хәлимәне Әминә белән Габделмотталин. зур бүләкләр биреп, үз кабиләсенә Мөхәммәт пәйгамбәрдән башка гына озагын җибәрделәр. Шулай итеп, пәйгамбәребезнең Бәну-Сәгыйть җирләрендәге тәрбиясе тәмам булды. Тагын гнулар билгеле булсын: Мөхәммәт пәйгамбәргә дин иңгәннән соң. Бәну-Сәгыйть кабиләсеннән беренчеләрдән булып исламга кергән кешеләр дә шушы сөт анасы Хәлимә ханым һәм аның ире Харис бине Габделгази иделәр Ул вакытларда инде уллары Габдулла һәм Замрә белән Мәлкабә кинәт килгән үлемнән вафат иделәр Әмма Мөхәммәтнең сөт карендәше Нәсим исән иде. ул да Хәлимәнең кыз карендөше Хизамә белән дин исламны кабул иттеләр. Барчасы ла данлыклы сәхабәләрдән булдылар. Пәйгамбәрнең бала чагы өхәммәт галәйһис-сәлам алты яшенә житте. Көннәрдән беркөнне әнисе Әминә ханым аны Мәдинә шәһәренә алып китте. Анда аның атасы күмелгән иде. Алар белән бергә Өмме-Имин дә килде. Мәдинә шәһәре бай сәүдәгәрләр каласы булып, монда яһүди дә, гарәп тә, башкасы да бар иде. Мөхәммәт шәһәрдә үзе дә сәүдә эшен күзәтте, сату-алу шөгыленә өйрәнде, сәүдә кәрванын йөртү ысулларын күрде. Мәдинәдән берничә сәүдәгәр аны үзе белән алдылар, сату-алу иттеләр. Бу йөрүләрендә Мөхәммәтнең пәйгамбәрлеге ачыкланды. Алар- га яһүдиләр очрадылар һәм үзара болай сөйләштеләр: — Күрегез, моның бөтен сыйфатлары Ахырзаман пәйгамбәре тасвирына туры килә. Бу бала Ахырзаман пәйгамбәре булса кирәк! Аларның бу сүзләрен Өмме-Имин ишетеп алды, хәвефкә төште. Яһүдиләрнең зыян-жәбер итүләреннән курка калды. Кайтып житүгә, бу хакта Әминәгә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Бу хикәятен ишетүгә, Әминә кәрванны кузгатты. Алар Мәккәгә таба кайту юлына төштеләр. Ара якын түгел иде. Ни сәбәп, Әйва дип аталган жиргә җиткәч, Әминә ханым бик каты авырый башлады. Кәрванны туктатырга мәҗбүр булдылар. Мөхәммәт исә һушсыз калган әнисенең башын тезләренә куеп елый иде. Ул ара Әминә ханым аңына килде. Телен тибрәтеп, берничә бәет укыды. Улының күркәм йөзенә багып торды һәм: — Терек булган кеше үлмичә калмас, һәр яңа кием искерми тормас, әгәр мин үлсәм, исемем үлмәс, чөнки бер бөек пакъ затны тудыручымын,—диде дә вафат булды. Әминәне шушы урында күмделәр. Хәбәрләргә караганда, Мөхәммәт пәйгамбәр инде данлыклы булган чагында әнкәсенең каберен күрергә бу тарафларга килде. Әмма урынны таба алмадылар. Аптырашта калган халыкның хәле мөшкел иде. Шул чагында пәйгамбәрнең каршысында ташлар елый башлады, һәркем моны күреп алды, белделәр ки, Мөхәммәт галәйһиссәламнең күркәмнәрдән-күркәм әнкәсе шушында җирләнгән! Бу урында берничә таш кабер рәвешен алып тора иде. Мөхәммәт Мәккәгә Өмме-Имин белән кайтты. Юллары хәсрәт тулы иде. Өмме-Имин аны бабасы Габделмотталипка китерде. Мөхәммәт пәйгамбәр алты яшендә тулы ятим килеш, бабасы тәрбиясендә калды. Мөхәммәт пәйгамбәргә җиде яшь булганда Габделмотталип аны алып, Йәмән иленә сәүдә белән киткән иде. Ул елларда Мәккәгә яңгыр яумады, барлык үлән вә агачлар тамырдан корыдылар. Эсседән халык гаҗиз иде. Бер кичне Мәккәнең мөхтәрәм карчыкларыннан берсе төш күрде. Төшендә тавыш ишетте. Имеш, Мәккәдә корәиш арасыннан бер пәйгамбәр бар икән. Ул кемсә калку буйлы, ак тәнле, күркәм йөзле, озын керфекле икән. Әгәр аны саф тәһарәт алдырып. Кәгъбәне җиде кат әйләндереп, Әбу-Кабис тавына китереп, яңгыр соратып дога укытсаң, «амин» диюенә, җир суга туеначак икән. ’ Бу карчык күргән төшен шәһәр халкына җиткерде. Ул көнне Йәмән- нән Габделмотталип кайтып төшкән иде. Халык җыелышып аңа килде һәм аны төштәге зат дип белде. Аны иңнәренә күтәреп. Кәгъбәне җиде кат әйләндерделәр дә, Әбу-Кабис тавына китерделәр. Дога укырга куштылар. Габделмотталип Мөхәммәтне кочагына алды. Догасын кылды. Мөхәммәт «амин» диюгә, күктән ишелеп яңгыр ява башлады. Барлык халык Габделмотталипны пәйгамбәр дип танып ялгыштылар. Асылда Мөхәммәт галәйһис-сәламнең хикмәтләреннән иде бу. Бабасы моны бик яхшы белде. Яңгыр туктаусыз койды. Мәккә урамнарыннан гөрләвекләр ташып акты. Урамның бер ягыннан икенчесенә чыгу да мөмкин түгел иде. М Ерганакка кеше-фәлән төшсә, яңгыр суы аны да агызып китә иде. Бу хәлләрне Нух пәйгамбәр туфаныннан бирле Мәккәнен күргәне булмагандыр. Габделмотталип Мөхәммәтне яхшы бала итеп үстерде. Аның йоклаган җиренә һичкемне кертмәде, урынына башка берәүне утыртмады Хәтта ӨммеИминнән дә нарасыен уяттырмый иде. Бу тарафларда китап кадерен белүче галим кемсәләр дә бар иде Алар Мөхәммәтне күзәтеп тордылар. Көннәрдән беркөнне бабасы Габделмотталип янына килделәр һәм: — Бу сабыйдан да күркәмрәк баланы очратканыбыз юк. Анын аяк атлауларына кадәр Ибраһим галәйһис-сәламнен йөрешен хәтерләтә, дип сөйләнделәр Бу вакытта Габделмотталип катында Әбу-Талип та бар иде. Ана карап — Ишетеп тор, бу җәмәгать ниләр сөйли! — диде ана Габделмотталип. Риваятьләрдә болай сөйләнелә ки, шушы хәлдән сон Әбу-Талипнын мәхәббәте Мөхәммәт пәйгамбәргә төште һәм ана һәрдаим хөрмәтләрен күрсәтә башлады, барча улларыннан да аны олуграк күрде, дәрәҗәле исемнәр белән атады, падишаһлар рәтеннән йөртте Көннәрдән беркөнне Габделмотталип үзенә кардәш-ыру тиешле ксмсәләрне җыйнады. — И кардәшләрем, диде ул,— бу дөньядан киткәндә бердәнбер хәсрәтем кала. Ул да булса, Мөхәммәт оныгым Минем аннан да кадерле балам юк иде. Кулларымда иркәләп үстердем Мин киткәч, анын тормышлары авыраймасын иде дип хафаланам Арада Әбу-Ләһәп тә бар иде. Габделмотталипның ошбу сүзләреннән соң беренчеләрдән булып ул телгә килде һәм: Сөйләгәнегез Мөхәммәт хакында икәнлекне дөрес төшенгән булсак, һич тә кайгы-хәсрәгтә булмагыз. Бу хезмәтне үз җилкәмә алырмын, анын өчен малымны да. җанымны да кызганмамын, диеп, тез чүкте Синең байлыгын зур. мал-мөлкәтен дә ару. әмма мәрхәмәтен аз булганга, бу ятим баламны сиңа һич тә тапшыра алмыйм, дип Габделмотталип аңа туры җавап кайтарды һашимилар нәселенең мөхтәрәме бу сүзләрне әйткәннән сон каршы сүз сөйләүгә жавапланмыш кеше жөрьәт итмәде Ул арада Хәмзә килеп тезләнде. Бу хезмәтне миңа насыйп ит?!- дип сорады Синен күңелен дә яхшы, күркәмлеген дә бар. әмма балаларын юк Үз баласы булмаган бәндә ятимне камил рәвештә тәрбия итә алмас, аның тәрбиясенең һич ют ы бер ягы китек булыр, тапшыра алмыйм, дип җавап бирде Габделмотталип. Кабилә җитәкчесенең шушы сүзләреннән сон Габбас калыкты, дога һәм мактаулар укыды һәм Әгәр бу хезмәткә мине лаек кылсан. жанымны да шушы эшенә багышлыймын, дип үтенде Син бу эшкә лаек кеше, әмма балаларын бик күп. баласы күп булган кемсәнә берсен генә аерым тәрбия игә алмас, диде ана Һашимәларның каргы. Шул җаваптан сон Әбу-Талип урыныннан купты Мин арадан иң таләпчән кешемен, диде ул җайлап кына, әмма үземнән өлкәннәр сүзләренә җавап алмый торып, алардан уза алмадым Байлыгым да тутаннарымнан кайтышрак булыр, яхшылыкларым да аларга караганда кимрәктер, әмма бу изге эш миңа тиеш булса кирәк Аның фикерен Габделмотталип тыныч кына тыңлап торды Җавап өчен сүз айтырын чаптырмады. Ашыкмавыннан һәркем гаҗәпсенеп калды • . — Бу эшкә иң лаеклы кеше син, моны әйтмичә калып булмый,— диде ул көттереп кенә.— Әмма бар эшемдә дә мин Мөхәммәт улым белән киңәшеп торам, бу очракта да аның үзеннән сорамыйча булдыра алмамын,— дип оныгын чакыртты. Аңардан: — Бу кешеләрнең кайсысын сайларсың?—дип сорады.— И күзем нуры, синең хәсрәтеңдә янамын, кайсысын кабул итәрсең?—дип тә өстәде. Бабасының шушы сүзләреннән соң Мөхәммәт пәйгамбәр Әбу-Талип- ның муенына барып үрелде, аны кочаклап алды, тезенә менеп утырды. Шуннан соң Габделмотталип: — Мең шөкерләр булсын, минем теләгем белән улымның сайлаган кешесе бер булып чыкты,— дип сөенде һәм, Әбу-Талипка карап, болай диде: . — И Әбу-Талип, бу ятимнең кемнәр кулында тәрбия алганын беләсең, аның хакында сөйләгәннәремне дә ишеттең. Аны җаның кебек кадерле күр. Син аның атасы белән бер анадан туган кешесең. Бу — изге бала. Әгәр дә аның үсеп җиткәнен, башкарган эшләрен күрсәң, сүзләремнең хаклы булуын белерсең. Әгәр дөрес кеше икәнсең, аңа хөрмәтле булырсың, эшләрендә ярдәм итәрсең. Сүзеңне кабул иттем,— диде.— Моннан соң миңа гүргә керүе дә ансат вә жиңел булыр,— дип белдерде. Бу мәҗлестән соң Габделмотталип фани дөньядан мәңгелеккә китте. Аның вафаты Мәккә халкын тетрәндерде. Аны шәһәр зиратына җирләделәр. Бу вакытларда аңа, китапларның бәяненә караганда, йөз дә ун яшь иде. Икенче бер язмаларда, Габделмотталип йөз дә егерме яшендә вафат дип белдерәләр. Ни генә булмасын, ул озын гомерле адәмиләрдән иде. Мөхәммәт инде сигез яшенә җиткән малай булып, бабасының үлемен бик авыр кичерде. Вәгъдәсенә күрә, Әбу-Талип Мөхәммәтне үз янына алды. Аны һичкемнән кимсеттермәде, сораган әйберсен табып бирде, төннәрен үзе белән бергә кочагында гына йоклатты. Риваятьләрдә шулай килә ки, Мөхәммәт пәйгамбәрдән алда һичкем ризыкка кулын сузмады. Барчасы аны көтте. Мөхәммәт табыннан ашамлык алып капса, ризык тәмам туклыклы булып китә, барчасының бердәй тамаклары туя иде. Әгәр инде аннан узып берәрсе уртак азыктан сынык алса, ашамлыклар да үпкәләп, тәме вә таты кими, бөтенесе дә табыннан торып киткәндә ризык капчыкларының буш икәнлеген тоя иделәр. — Бу бала — минем бәхетем!—дип Әбу-Талип әйтә иде. Тагын да ул болай дип сөйли иде: — Сахрада идек. Бик сусадым. Эчәсем килде. Бу хәлемнән Мөхәммәткә хәбәр бирдем. Ул тезләренә утырды. Аның үкчәсе астыннан чишмә саркып чыкты, аннан эчеп, сусавым тәмам басылды,— дия иде. Шулай итеп, Мөхәммәтне тәрбия итү Әбу-Талипка авыр йөк булмыйча, шатлык вә җан рәхәтлеге алып килде. Бу сөенече белән ул бик тә горурлана иде. Шам тарафына барганнан соң Әбу-Талипның Мөхәммәт өчен җаваплылык тойгысы тагын да артты. Ул вакытларда пәйгамбәребезгә, кайбер китапларда әйтелгәнчә, ун яшь чамасы иде. Монда бер хикмәтле хәл булды. Аның хикәяте бу рәвешле: Мәккәдә потлары арасында иң олуг вә зурысы—«Бувәнә» дигәне бар иде. Аның каршына барча кемсәнә килеп, баш орып, ихлас күңелдән табына иделәр Бувәнәнең халык арасында дан-шөһрәте зур булып, алдына Туктаусыз кәрван-кәрван юлчылар килгәннәр. Барчасы кулларын сузып, теләкләрен теләгәннәр, ярдәмен үтенгәннәр. Бу сынның гәүдәсе гаҗәеп зур булып, кешеләрнең инануы өчен төп таяныч икән. Бувәнә каршында ӘбуТалип зур сәүдә алдыннан һәм уңышлы эшләреннән соң табынырга яраткан. Мәккәлеләр аның янында көннәр буе китмичә торганнар. Ә беркөнне ӘбуТалип бу сын каршына Мөхәммәтне чакырган. Әмма пәйгамбәребез аның әмеренә буйсынмаган, табынудан баш тарткан. Әбу-Талипның моңа бик тә ачуы килгән, үзенең ни эшләгәнен белмичә, Мөхәммәтне орышып та ташлаган. Кулыннан җилтерәтеп, 28 шушы сын каршысына китереп бастырган Әмма Мөхәммәт ана табынудан һаман да баш тарткач, аптыраган Мәккә кешеләре: — И юньсез бала, ни-нәрсә кылануын бу? — дигәннәр. Аларга каршы Мөхәммәт пәйгамбәребез И халык, бу потка табынуда бик зур хәвефлегем бар,—дип җавап биргән. Әйт, ни хәвефең бар? диюгә ул: - Бу пот каршысына килеп басуыма, арага олы гәүдәле зат үзен куя һәм миңа: «Йә Мөхәммәт, бу потка кулыңны сузып табынма һәм һич тә боларның бәйрәменә катышма!» дип кычкырып әйтә, диеп җавап бирде. Моннан соң аны бу потка табынырга мәҗбүр итмәделәр Мөхәммәт пәйгамбәрне Әбу-Талип унике-унөч яшьләренә кадәр Мәккәдән читкә алып чыкмады Сәүдәгәр булса да. эшен үз шәһәрендә генә йөртергә тырышты Ә Мөхәммәт исә. агасы хезмәт белән мәшгуль булганда, үзе кебек үк балалар белән урамда уйнап йөри иде. Тагын да шул билгеле. Мөхәммәт бала вакытында ук ялган сөйләүнең. кешене кимсетүнең, үчләшү, усаллык кылу кебек яманлыкларның ни-нәрсә икәнлеген дә белмәгән Арада ул үтә дә намуслы һәм тәртипле булуы, олыларга хөрмәт, сабыйларга игътибар күрсәтүе белән аерылып торган. Ниһаять, унөч яше җиткәндә, Әбу-Талип Мөхәммәтне үзе белән Шам сәфәренә сәүдәгә алып киткән. Пәйгамбәребезнең үсмер чагы өхәммәтнең унике яшь тә ике ай вә ун көнлек чагы иде Әбу-Талип сәүдә кәрваны белән, бер төркемгә кушылып. Шам тарафына сәфәр итте. Ул юлга чыгар алдыннан Мөхәммәт пәйгамбәр үзен дә ияртүен үтенеп килде Әмма Әбу-Талип Мин бергә баручы корәиш иптәшләремнән сорадым, алар унике яшьлек баланы мондый сәфәргә алуны бер дә өнәмәделәр, дип җавап бирде. Әмма Мөхәммәт күзләреннән энҗедәй яшьләрен коя башлады Елап утырган баланы күреп, Әбу-Талипның йөрәге кузгалды Бу баланың үтенечен ничек итеп кире кагасың инде” диде дә аптырашта калды. И улым, бәлки минем белән аерылуны уйлап шулай елыйсындыр? Әбу-Талип чарасыз калды. Сәүдәгәрләр белән кинәшеп. аны үзе белән Шам тарафына алып барырга булды Юлга чыктылар Килә-килә. Басра дан алты мил чаласы ераклыкта булган бер сумгага. ягъни монастырьга якынлаштылар Бу сумгада дине буенча Изге Грего- рьяша пәйгамбәр итеп караучы Җурҗис бер габит-монах бар иде Аның исеме Бәхирә1 булып, ул бик тә озаклап Аллага табынырга ярата иде. Бу кемсәнә изге китаплардан укып белде җиргә Ахырзаман пәйгамбәре иңәргә тиеш! Ул хәтта бу иңәчәк изгенен асыл сыйфатларын да белеп куйды һәр үткән-сүткәннән ул сыйфатларны гикшереп-карап бакты Бу сумга яныннан сәүдәгәр корәиш кәрваннары үтеп-сүтеп йөри иделәр. Әмма монахлар һичкайчан ул мәҗүсиләргә капкаларын ачмадылар, кадерхөрмәтләрсн күрсәтмәделәр ' Бәхирә Җуржис (Жорж) бине Искәндәр (Александрович). Гайсә пәйгамбәрнең Аллаһы тәгалә «улы», ягыш илаһи зат булмыйча, пәйгамбәр ICHO икәнлеген танучы нистур-носарн христианы, монах Сихерчелектә гаепләнеп. «Турсина» монастырена куылган Аннан сон үзенә сумга төзетеп, шунда яшәгән Яһүдиләр тарафыннан китаплары яндырылган, соңыннан үзе дә һәлак ителгән М Ерактан Әбу-Талипның кәрваны килгәнен Әбу-Гадас габиде алдан ук күреп алды. Исе китте: кәрван өстендә бер кечкенә болыт кисәге алардан калмый иде. Кәрван кая борылса, болыт та шул якка авыша, кәрван кайда туктаса, болыт та шунда туктый иде. Бу хәлне монах игътибар күзеннән ычкындырмады. Кайбер риваятьләрдә сөйләнәлә ки, Бәхирә агачларның һәм ташларның сүзләренә колак салды. Алар: -Әссәламегаләйкем йә рәсүллуллаһ!.. Сәлам сиңа. Алланың илчесе! —дип исәнләшә иделәр Кәрван сумга-монастырь янына килеп туктады. Сәүдәгәрләр гадәтләре буенча бу кичне шушында уздырдылар Агасы Әбу-Талип белән Мөхәммәт бер корыган агач төбен сайладылар. Болыт исә Мөхәммәттән калмады. Агач ботакларына уралып, аларны күләгәләп торды. Иртәгесен бу агач яшәргән иде Аның яшел яфраклары акрын гына искән талгын саба җилендә тибрәнештеләр. Бу хәлләрне күреп торган Бәхирәнең чарасы калмады, эче янды. Сумга капкасыннан алар янына таба китте. Барысының да гаҗәпләнүенә, каршы килеп, Мөхәммәтнең кулларыннан тотты һәм. И кешеләр, белеп торыгыз, бу бала — пәйгамбәрләрнең олысы һәм өлкәне, Аллаһы тәгаләнең яратканы булыр,—диде. Мөхәммәт пәйгамбәр бу монахның шушы рәвешле сүзләреннән бик тә гаҗәпсенде һәм сорады: — Син моны нидән белдең?—дип. — Кәрваныгыз монда килгәндә ничәмә гаш вә агач сиңа сәҗдә итте, үзеңне сәламләп каршы алдылар. Ул гына да түгел, моннан башка да бик күп галәмәтләрне күрдем,—диде. — Алар барысы да синең пәйгамбәрлегеңне каткат дәлил итәләр Инде сүземне кабул кылып, торган йортыбызга үтсәгез, без бик шат булыр идек, — диде. Аның бу сүзләрен һәм чакыруларын Әбу-Талип һәм иптәшләре кабул иттеләр, сумга капкасыннан эчкә үттеләр. Билгеле ки, бу монастырьны «ӘбуГадас» дип атап йөртә иделәр. Бәхирә барчасын кунак итте. Сыйландылар. Ашаган чакларында һаман да игътибарын Мөхәммәткә юнәлтте. Күрде: Әбу-Талип бу баланы бик якын итә, хөрмәтен һаман белдереп тора. — Бу үсмергә һәрдаим игътибар иттең, әллә бу синең улыңмы? — дип сорады аннан Бәхирә. — Әйе, бу минем улым,—дип җавап бирде аңа Әбу-Талип. - Минем белүемчә, аның әнкәсе дә, бабасы да юк инде,—диде аңа Бәхирә.— Дөресен сөйлә?!. - Хактан да шулай, ул минем туганымның баласы,— дип ӘбуТалип тугры җавабын бирмичә кала алмады. — Минем соравым белү өчен генә түгел, имтихан итү өчен дә. Хак сөйләсәң иде? — диде аңа габид. Бу сүзләрне ишетүгә, Мөхәммәт пәйгамбәр: - Алардан сорама, миннән сора. Тугры җавабымны алырсың,— дип әйтеп салды. Бәхирә аңа имтихан өчен сорауларын бирә торды. Мөхәммәттән хак җавапларны алды. — Оеп йокларсыңмы? — дип сорады Бәхирә. Күзләрем оер, әмма калебем оемас,—дип җавап бирде аңа Мөхәммәт пәйгамбәр. — Күзләреңдәге бу илаһи сөрмә һаман да торырмы, әллә коелып төшкәне дә бармы?—диде Бәхирә. — Аның коелганын белгәнем булмады, һаман да саклана дип беләмен,— диде җавабында рәсүл — Синдә Аллаһы тәгаләнең мөһер галәмәте бармы?—диде өченче соравында имтиханчы. Мөхәммәт пәйгамбәр, Әбу-Талипка мөрәҗәгать итеп, күлмәген күтәртте, аркасы ачылды. Уртада бер ит кисәге калкып тора иде. Аллаһы тәгаләнең мөһерен барысы да күрделәр. Бәхирә бу мөһерне үбеп алды, күзләреннән яшьләре тәгәрәде һәм: Бу мөһер синең Алла илчесе булуыңа дәлилдер. Аллаһы тәгаләнең илчесе булуыңа шаһит булдым, диде. Корәишләр дә бу хәлләрне белделәр. Мөхәммәтнең изге зат булуын таныдылар. Бәхирә габид- Әбу-Талипка Бу - пәйгамбәрнең иң соңгысыдыр, аның шәригате бөтен Җир шарына таралыр, аның дине башкалардан өстен чыгар. Бу угланны син Шам ларга мөмкин. Мөхәммәтнен саулыгын-исәнлеген саклау уенда булган агасының ул вакытларда зур сәүдәләргә юлы тараеп калган иде. һәм менә Мөхәммәт егет булып үсеп җитте. аның үзенә дә эшләрне тапшырырга мөмкин иде инде. Әмма Әбу-Талипнын мөлкәте. Мәккә гарәпләренә хас булганча, сәүдә эшен җәелдереп җибәрергә колач бирми иде Көннәрдән беркөнне Әбу-Талип янына Габдслмотталипнын кызы Гатика ханым килде һәм сүз башлап Мөхәммә!нен өйләнер вакыты җитте, әзерләнергә кирәктер.— дип белдерде Мин үзем дә кичә-көндез шушы уйда янамын, әмма бу эшне ничек башкарырга белмимен, дип җавап кайтарды Әбу-Талип. Картның йөзендә! е хәсрәт сызыклары хәлне ачык аңлатып тора иделәр. Бу сүзләргә каршы Гатикә: Бергәләп эшләсәк, ничек булыр? - диде. Сөйлә, ни рәвешле9 диде Әбу-Талип Шушы көннәрдә Мәккәдә байлыгы белән билгеле Хәдичә исемле бер хатын Шам тарафына кәрван әзерли, әмма эше |укталып тора, чөнки ышанычлы кешене 1аба алмый икән Ул хатын минем танышым, үзе белән сөйләшеп карыйм, бәлки Мөхәммәтне үзенең ышанычлы сәүдәгәре итен ялларга ризалы!ып биреп ГӘ куяр. дип бе .перле Габделмотталип- нын кызы Хәдичә ханым бу вакытларда иреннән тол калган хатын иде. Холкыфигыле бик тә күркәм булып, байлыгы да җи!ешле, чибәрлектә дә кызлар сыйфатына тиң. Аны яучылап күп кенә кемсәләр ишеген каксалар да, Хәдичә ханым аларга якты йөзен күрсәтмәде, һаман да ялгызы гына яши бирде. Әмма шунысы җайсыз: ул кәрваннарын үзе йөртә алмас иде Изге бер кичәдә ул төш күрде. Изелеп йоклый иде. күктәге Ай аңа карады Ул да түгел, Айдан иңгән бер нур Хәдичәнең кочагына керде, кулы аша үтеп, яңадан күккә ашты, бөтен галәмне үзенең яктысы белән бизәде. Хәдичә ханым бу төшен кат-кат юрап карады, әмма ачык бер фикергә килә алмалы. Кеше җибәртеп, тәгъбирче Вәраканы чакыртты, туганнары каршысында шушы төшен сөйләп бирде Мона каршы гөш юраучы И дөньяның бәхет иясе вә күкләрнең тәрбиясенә насыйп булган игелекле бала, бу төшнең тәгъбире бик тә күркәм вә гыйбрәтледер ки, бу нур пәйгамбәрләр нуры, сиңа Ахырзаман пәйгамбәренең тормышына иптәш булырга насыйп икән! Ул сине үзенә хатын итеп алыр. Синен заманында аңа Аллаһы тәгаләдән вәхи килер, нуры бөтен галәмне яктыртыр, иңәүвәл аның янында изге кеше син будырсын, ана да беренче булып син иман китерерсең, ул кемсәнә корәиш кабиләсеннән. Һашим нәселеннәндер, дип яхшы хәбәрләр бирде. Бу тәгъбир Хәдичә ханымны сөендерде дә, уйлар диңгезенә дә салды. Әбу-Талип белән килешенгәннән соң Гатикә ханым Хәдичәләргә килде Үзенең яңалыгын аңа сөйләргә тиеш иде. Хәдичә кабул итте, каршына угырпы. хәл-әхвәлен белеште һәм Йә. әйтеп бир. без гаҗизләрнең тупсасын ни йомыш белән атлап кердең, тыңлармын1 диде. Сезнең үзегезгә билгеледер, абыемның бер улы калган иде, ул Габделмопгалип агамда тәрбиядә үсте, әмма вафа! булып, васыяте белән аны күп нәсыйхә! «әр и ю Әбу Га IHIIK.I ка ni.ipi.ni и |е. ни те шу i олан камил егет булып үсеп җитте. Ишеттек ки. Мәккәдән Шам сәүдәсенә бер кәрван әзерләгәнсез икән, анда хезмәткә шушы энебез Мөхәммәтне алдырса! ыз иде?! дип Гатикә үтенең үтенечен белдерде Хәдичә ханым белә иде: шәһәр халкы арасында Мөхәммәт үзенең тугры егет булуы белән аерылып торды. Акыллы булуы өстенә ул әле күркәм дә иде. Үзенең төше рас һәм хак килүенә гаҗәпләнеп, Хәдичә ханым Мөхәммәтне янына чакыртты. Аның күркәм йөзен күрде Сәфәрнең көнен билгеләп, хезмәткә әзер торырга кушты. Юлга чыгар көн килеп җиткәнче, Хәдичә ханым бер дөяне иярләтте, кеше утырыр урынны камыштан үрелгән чатыр белән әйләндереп алдырды. Үз янына колы Мәйсәрәне чакырып, аңа киемнәр бирде дә: — Бу махсус хәзерләнеп куелган дөя өстенә Мөхәммәтне утыртырсың, менә шушы киемнәрне киендерерсең,—дип аңа боерды.— Әгәр дә мин кушканнарны җиренә җиткереп үтәсәң, сәфәрегез уңышлы тәмамланып, Мөхәммәт җәбер-золымнан имин булса, үзеңә ирек һәм теләгән малдан өлеш бирермен,—диде, вәгъдәләр куештылар. Юлга чыгар көн килеп җиткәч, Мөхәммәт тә хезмәткә тиешле киемнәрне киенде. Кәрван хуҗасы йортына төште, Хәдичә ханымнан ишеткән теләкләрнең барчасы да изге иделәр. Кәрван кузгалуга, Мәккә халкы аларны озата кипе. Мөхәммәтнең туганнары күзләреннән энҗе яшьләр койды. Барысы да Әбу-Талипка үпкәләрен белдерделәр. Аларның бу сүзләреннән, китапларда шулай сөйләнелә ки, Әбу-Талипның хушы китте. Ул аңына килгәндә, кәрван ераклашып бара иде. Шәһәрдән чыгуга Мәйсәрә Хәдичә ханым тапшырган эшләрнең барчасын да җиренә җиткереп үтәде. Камыштан чатыр корылган дөягә Мөхәммәтне хуҗасы биргән киемнәргә киендереп утыртты. Хәбәрләрдә шулай сөйләнелә, Әбу-Җәһил, Гакабә, Шәйбә һ. б. бу сәфәрдә бийлә, ягъни купчая иделәр. Алар Мәйсәрәгә: — Бу фәкыйрьне нигә шулай саклыйсың. Аңа иске киемнәр кидер, кара эшләрне эшләт,—дип әйттеләр. — Мин сезнең колыгыз түгел, Хәдичә хуҗамның колы,— дип җавап бирде аларга каршы Мәйсәрә.— Ул ни кушкан булса, шуны җиренә җиткереп үтәргә тиешмен! Хәдичәнең бер евнух кешесе бар иде. Хозәймә ибне Хәким-Сәлми кушаматлы иде. Бу сәфәрдә ул кемсәнә Мөхәммәткә иптәш булып юлга чыкты. Алар бик тә дуслаштылар. Хозәймә Мөхәммәттән бер дә читләшмәде, һаман янында булды. Үзара бик тә тату һәм бер сүздә иделәр. Юлда барган вакытларында ике дөя, тәмам хәлдән таеп, аяксыз калды. Бу хәлне күреп, Мәйсәрә белән Хозәймә Мөхәммәт янына килделәр, аңа бу хакта хәбәр бирделәр. Пәйгамбәребез шушы дөяләр янына килде, дога кылып, үзенең мөбарәк куллары белән аларның аякларын сыйпады. Хайваннарга дәрман керде, алар аякка бастылар, кәрван белән бергә атладылар. Бу хәлгә барчасының да исе кипе. Бара-бара килер юллары Басрага якынлашып җитә иде. Кәрван Бәхирәнең сумгасы янына тукталды. Бәхирә ул вакытларда вафат иде инде. Сумгада аның дусларыннан булган бер нистурияле кемсә бар иде. Бу вакытларда монда корылыктан агачлар да яфракларын койган иделәр. Мөхәммәт пәйгамбәр кәрваны килеп туктауга, бу агачлар яңадан яфрак ярып, хәна җимешләре дә шул вакыпа өлгереп җитте. Ул күренешләрне нистурияле монах күреп торды, исе-акылы киле. Тукталган кәрван янына чыкмый кала алмады. Ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең алдына килде һәм: — Бөек Тәңре хакы өчен әйт, исемең ничек?- дип түбәнчелек белән сорады. Кулында бер китабы да бар иде. Аңа карап нидер укыды. Яңадан да Мөхәммәтнең йөзенә бакты, шуннан: - Гайсә галәйһис-сӘламгә «Инҗилмне иңдергән Алла исеме белән ант итеп әйтәм, бу — рәсүлдер,—дип пәйгамбәребезне танып алды. Бу вакыпа. бер-бер яман эштән сакланып, Хозәймә кынысыннан кылычын чыгарып, аны сугыш өчен әзерләп, кояшта ялтыратып тора 34 иде Бу хәлне күреп алган гарәпләр барысы да алар янына җыелыша башладылар. Сораулары бер генә иде: — Ни булды? Ул арада нистурияле монах тизрәк сумгасына кереп качты Җаны калтыранды Бинага бер-бер зыян килүдән куркып, капка артыннан китмәде, Хозәймәнен кызуын басар өчен эшнен нәрсәдә булуын аңлатып бирергә мәҗбүр иде. — Кулымдагы китабымның бер дә зыянлы урыны-җире юк бит. Мин бары тик монда язылганнарның хаклыгын гына белергә теләдем, китаптагы һәм тормыштагы Ахырзаман пәйгамбәрен чагыштырып карадым Күзләгән кешем хактан да Ахырзаман пәйгамбәре икән. Аның шәригатенә дөньядагы барлык халыклар буйсынырлар Аны үтергән кешене Тәңре ярлыкамас, диде — Син ана кем буласың? дип Хозәй- мәдән сорады. Мин аның хезмәткәре буламын! диде аңа евнух. - Китабымнан тагын да шул күренә: аның. Ахырзаман пәйгамбәренең дошманнары күп булыр Яһүди вә носариларга бу хәбәрләрне сөйли күрмә, җәбер-золым китерүләре бар. дип аңа киңәшләрен бирде Бу сүзләрне ишеткәч, Мөхәммәт янына Хозәймә килде һәм Синдә кешеләр башкаларда булмаган сыйфатларны күрәләр, бөтен җир йөзе синең юлыннан китәр, сиңа буйсыныр, диләр Дошманын бар икән, мин дә аңа дошманлык кылырмын, дустың бар икән, мин дә аңа дуслык кулымны бирермен, диде Раһип. ягъни монах. Хозәймә евнух белән сөйләшкәннән соң. үз янына Мәйсәрәне чакыртты һәм аннан Мөхәммәтнең сыйфатлары хакында мәгълүматлар ала башлады. Мәйсәрә исә эссе көндә кошларның Мөхәммәт өстснә бер болыт хасил итүләрен, аягы алдында чишмә барлыкка килүен, кулы гиюгә ризыкларның гатлы һәм туклыклы булуларын, йөзендә үзгә бер нур барлыгын раһипка бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Шуннан бу монах Мин гомерем буе Ахырзаман пәйгамбәрен күрү өчен яшәдем, инде теләгем кабул булды. Бу кемсә чыннан да шул мин көткән Ахырзаман пәйгамбәре икән, берүк саклый күрегез. Шам базарына бармагыз, ул шәһәргә керә күрмәгез. Юкса аңа зыян итәрләр! дип Мәйсәрәдән үтенде Мәйсәрә һәм Хозәймә аның сүзләрен кабул иттеләр Шамга барырга кирәкмәс, дип киңәштеләр һәм товарларын Басра базарында гына сатарга булдылар. Аларның сәүдәсе бик тә уңышлы чыкты Күп табыш алдылар Максатларына ирешеп, күңелләре камиллек һәм күркәмлек нурында чәчәк атты Басрада Мөхәммәт бер яһүди кешесе белән мөгамәләгә керде Алар үзара шактый озак бертә булдылар Яһүди аның Ахырзаман пәйгамбәре икәнлеген танып алды, үзенә дә ул хакта хәбәрләр бирде, аның җәннәт иясе икәнлеген әйтте. Бу хакта Мәйсәрәгә дә хәбәрләр бирде. Шәһәр халкыннан башка кемсәләр дә Мөхәммәтне күрергә килгәләделәр. Боларның барысы да Мәйсәрә һәм Хозәймә күз алдында булды. Көннәрдән беркөнне һава бик тә эсселәнеп китте Ике фәрештә кош сурәтендә очып килделәр һәм Мөхәммәтне ул көнне эсседән күләгәләп тордылар. Бу сәфәрдә катнашкан кешеләрнең берсе Әбу-Бәкер иде Хәдичәнең әмерен үтәп, ул һаман да Мөхәммәткә кадер-хөрмәг күрсәтте Аның өчен махсус дөяне аерып асрады, затлы келәмнәр салып, ана пәйгамбәрне утыртып йөртте. Бу хәлне күреп горган Әбу-Җәһил Мөхәммәтнең кардәше, көнчелек утында янды. Әбу-Бәкергә килеп зарланды Әмма аның сүзен тыңлаучы-тотучы булмады. Әбу-Бәкер дә Хәдичәнең әмереннән тайпылмады Кәрван Шам шәһәреннән Мәккәгә кайтыр юлга чыкты. Кайтып килгәндә Мөхәммәт пәйгамбәр утырган дөя юлдан адашты. Кәрваннан аерылып китте. Сәүдәгәрләр хәвефкә төштеләр. Хикәячеләрнең сөйләүләренә караганда, Мөхәммәтнең дөясен Иблис мәлгунь 1езгененнән тотып, читкә алып киткән, имеш тә. Җәбраил фәрештәгә бу хәлдә килеп ирешкән һәм ул дөяне янә дөрес юлга төшергән икән. Ни генә булмасын, Мөхәммәт утырган дөя кәрваннан аерылып китте. Ком сахрасында ялгыз калу — үлем тырнагына кабу белән бердәй иде. Бу вакытларда сәүдә кәрваны Мәккәгә кайтып ирешергә тиеш иде инде. Хәдичә ханым юлларга кешеләр җибәреп, кәрванны каршы алырга, аның кайтуы хакында хәбәрләшеп торырга булды. Әмма көтелгән шатлыклы хәбәрләр килмәде, җибәрелгән кешеләр буш кул белән кайттылар. Хәдичә пошаманга калды Кәрван соңарганнан соңарды. Көн артыннан көн үтте. Хәдичә ханым йорт түбәсенә күзәтчеләрен мендерде. Алар кәрван кайтасы юлдан күзләрен алмадылар. Әмма юл тузаны күккә күтәрелмәде. Ап гыраганнан Хәдичә ханым үзе дә сараеның алдына чыгып, калку урыннан Шам тарафын күзәтте. Аның янында Нәфисә ханым да бар иде. Ниһаять, бер көнне чүл уртасында бер дөя күренде. Аның өстендә кечкенә генә бер болыт та бар иде. Бу кинәттән күренгән дөя бик тә гаҗәеп һәм нурлы булып тоелды, һәркемнең дә серне беләсе килде. Кәрваннан аерылган бу дөя Хәдичә ханымның капкасы алдына килеп туктады. Аның өстендә Мөхәммәт утыра иде. Ул исә Хәдичәгә тапшыру өчен Мәйсәрәдән хат бирде. Хатны Хәдичә катына Нәфисә китерде. Анда сәүдәнең Мөхәммәт ярдәме белән бик тә уңышлы булуы хакында язылган иде. Хәдичә җавап хатын төзеде. Мөхәммәткә тапшыруга, ул янә юлга чыкты Кәрван янына көтелмәгәндә килеп чыкты. Аны күреп алган Әбу-Җәһил: — Әнә, кәрваннан адашкан дөя килә!—дип сәүдәгәрләргә хәбәр бирде. Мөхәммәт җавап хатын Мәйсәрәгә тапшыргач та, Әбу-Җәһил: Мин аның җиде көнлек юлны бер көн эчендә үтүенә ышанмыйм, бу мөмкин хәл түгел!—дип Мөхәммәттән көлде. - Син ялгышасың, көнчелек итүеңдер, Мөхәммәт туры юлдан йөрде,— диде аңа Мәйсәрә. Әмма Әбу-Җәһил барыбер ышанмады, барысын да ялганга чыгарды. Кәрван кайтып җитүгә, Әбу-Җәһил Хәдичәнең катына килде һәм: — Кәрваныбыздан берничә көннәр элек берәр кемсәнә килмәдеме?— дип сораштырды. Моңа каршы Хәдичә: — Кәрван килердән берничә көн элгәре Мөхәммәт миңа хат китергән иде, җавабын алып, кире юлга чыкты. Көннәр үтеп, кәрваным да исән-имин кайтып җитте,— дип җавап бирде. Хәдичә ханым бу сәфәрдән соң Мәйсәрәдән булган хәлләрне үзе дә сораштырды. Мәйсәрә исә Мөхәммәт пәйгамбәребез белән булган вакыйгаларны. Мәккәдән чыгуга аны күктәге бер болыт кисәгенең һәрдаим күләгәләп йөрүе, сәүдәнең дә Мөхәммәт аркасында уңышлы тәмамлануы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Боларны ишеткәч, Хәдичә ханымның күңеле сөенеч белән тулды. Күңелендә Мөхәммәткә карата гыйшык уты кабынды. Шатлыклы хәбәрләрне бәян итүе өчен, сәүдәнең төшемле тәмамлануына сөенеп. Хәдичә ханым Мәйсәрәгә күп байлыклар бүләк итте. Кәрван исә Шам базарыннан да шактый ук товарлар алып кайткан иде Мәккәдә аларны саттылар, тагын да күбрәк керемле булдылар. Мәйсәрә монда да Мөхәммәтнең изгелеге барлыгын төшенеп алды. Хәбәрләрдән шул билгеле, Мөхәммәткә Мәккә кызларыннан күпләр гашыйк иделәр. Әмма аның күңеле Хәдичә ханымнан бүтәнгә төшмәде. Моның сәбәбен хикәячеләр Аллаһы тәгалә рәхмәтеннән күрәләр, хактыр да, бәхәс кылу урынсыз булыр Мөхәммәт пәйгамбәрнең Шам тарафына шущы икенче сәфәреннән сон Хәдичә ханымның мәхәббәте дә ныгыды Үзен түгел, исемен ишетүгә, күңел түреннән бер хисси аһ авазы чыга һәм йөрәге урыныннан куба торган булып кипе. Ул чын мәгънәсендә гомерендә беренче тапкыр гашыйк иде Хәбәрләрдән билгеле, Хәдичә ханым үз заманының ин күркәм хатыннарыннан берсе идс. Башкалардан ул акыл ягыннан да өстен чыкты. Шушы сыйфа>лары аркасында аның кагына яучылар да күп килделәр, әмма буш к/л белән кайтып китә иделәр Кайсылары йөк-йөк маллар китереп карады, әмма Хәдичә ханым аларнын да сүзен кабул итмәде. Ә менә Мөхәммәткә гыйшкы төшкәннән бирле төн йокыларын югалтты Нәфисә ханым Хәдичәнең дус кызларыннан иде Ул аның мәхәббәтеннән хәбәрдар булды. Мөхәммәт янына килде һәм әйтте Йә Мөхәммәт хәзрәтләре, синең өйләнмәвеңдә, өйләнүдән тыелуыңда нинди сәбәп бар9 дип Аңа каршы пәйгамбәр: Минем кулымда бернинди байлык та юк, шул сәбәпле өйләнүдән тыелам, дип җавабын бирде И Мөхәммәт, диде аңа Нәфисә Күркәм йөзле, зур мөлкәт хуҗасы, олы байлык иясе, камил акыллы бер хагын бар. әгәр аңа өйләнергә теләсәң, хезмәтеңдә булырмын' Бу сүзләрне ишеткәч, Мөхәммәт пәйгамбәр уйга калды, гаҗәпләнүен яшермәде, фикер казанын шактый озак кайна!каннан соң: Ул хатын кем соң? дип сорады Хәдичә ханым! диде аңа Нәфисә Бу мәслихәт күрелгән ханымга яучы кем булыр? дип сорауга каршы. Нәфисәдән Бу эшне миңа йөкләсәң иде. дигән җавапны алды Ул Хәдичәгә өйләнергә разый иде Аннан шушы җавапларны тапканнан сон Нәфисә ханым. Хәдичә! ә килеп, куанычлы хәбәрен җиткерде Бу яңалыкны Хәдичә ханым исә туганы Гамрә бине Әсәд һәм туганының улы Вәрака бине Нуфалга белдерде. Мөхәммәткә исә фәлән сәгап>кә күрешер!ә килергә рөхсәт бирде. Бу хәбәр пәйгамбәрнең туганнарына килеп ирешүгә. Әбу-Талип һәм агалары аптырашта калдылар Чөнки Мөхәммәтнең өстснә кидертергә бер каф|аны да юк идс. Ә йола буенча кафтан затлы булыр! а тиеш иде. Мал вә байлыкларның булмавы Мөхәммәтнең Хәдичә ханымга өйләнүе өчен комачаулык итә иделәр Ни хикмәт. Мөхәммәтнең өйләнергә җыенуын Әбу-Бәкер ишеген алды һәм тупсаларыннан аглап керле. Барысының да пошаманга калтаклыкларын күрде, сорады И сөеклем, арадан бер булган галимем Мөхәммәт, хафагыз ни- нәрсә? Белимче. Үземне каршыгызда хезмәтче итеп күрүне мәртәбәгә саныйм, диде. Мөхәммәт пәйгамбәр Әбу-Бәкергә барча эшне бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Боларны ишетүгә, дусты: Әбу-Талипның сөекле кардәше, заманыбышың даны, булган хәсрәтләрегез барчасы буштыр Габдслмот талнтан әманәт итеп калдырылган мең алтын, күркәм комачлар һәм кафтаннар миндә саклана, инде вакыты җитте булса кирәк. Үзегезгә тапшырырга рөхсәт итегез, алып килим, диде һәм. барчасын сөендереп, малларны кайтару өчен ки ген тә барды Ул арада Хәдичә ханымнан ла бүләк гөсе игеп кафтаннар китерелде. Сөйләшенү буенча Хәдичә ханым йортына аллан Әбу-Бәкср барды Кияү бүләкләрен тапшырды, хезмәтчеләр! ә алтыннарны өләште Ул көнне һәммә хезмәтчеләр ирекле булдылар Кәләше йортына Хәмзә белән килде Мөхәммәт. Алар артыннан ӘбуТалип һәм тагын да ике кеше килеп керделәр. Хәдичәнең туганы Гамрә бине Әсәд бик тә заһид-диндар кеше иде. Бу күрешүләрендә Әбу-Талип бер хөтбә сөйләде. Ул анда үзләренең нәселенең корәишләр арасында иң мактаулы булуын, Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр нәселеннән икәнлеген, заманында Мисырдан чыгуларын сөйләп үткәннән соң, энесе Мөхәммәтнең мал белән данлык алмыйча, күркәмлектә һәм тугрылыкта танылуын бәйнәбәйнә аңлатып бирде. Моннан соң Вәрака бине Нуфал сүз алды. Ул да, үз чиратында, нәселенең өстен якларын хисап төймәсе аша үткәрде. Болардан соң калым дәрәҗәсе билгеләнде һәм Гамрә әйтте: — Шаһит булыгыз, Хәдичә ханымны Мөхәммәткә бирдем,— диде. Шулай итеп, никах мәҗлесе тәмамланды. Бу мәҗлескә Әбу-Талип бер дөя чалдырды. Хәдичә ханымны Мөхәммәткә китерделәр. Хатын барлык байлыкларын ачып салды. Алар бер-берсен бик тә яраттылар. Ул вакытта Мөхәммәткә егерме биш яшь, Хәдичә ханымга кырык яшь иде. Мөхәммәт пәйгамбәрнең Шам тарафына булган икенче сәфәре менә шулай тәмамланды. Бу сәфәр, пәйгамбәребезгә дан вә шөһрәттән тыш, гаилә тормышын кору бәхетен дә китерде. Хәдичә ханым кебек акыллы хатынның ире булу Мөхәммәт өчен бик тә кирәк иде, чөнки тормыш тәҗрибәсе белән Хәдичә аңа шактый күп ярдәм күрсәтәчәк әле. Боларын, иншалла, алга таба күрербез. Кәгъбәне яңадан бина итү л вакытларда Мөхәммәт пәйгамбәребезгә утыз биш яшьләр булып, хатыны Хәдичә ханым белән күркәм вә матур тормышта яшәп ята иделәр. Тагын да шул билгеле булсын, нәкъ шушы елда Мәккә халкы үзләренең потханәләре булган Бинаи-шәрифне яңартып салырга уйладылар. У Бу Бинаи-шәриф. ягъни Кәгъбәтулла. кайбер риваятьләрдә килгәнчә, Адәм пәйгамбәр тарафыннан төзетелгән иде Нух туфаны күтәрелгәннән соң ул җимерелде һәм дә Исмәгыйль пәйгамбәргә тикле хәрабә хәлендә ятты. Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр аны янадан торгыздылар һәм шуннан сон күп заманнар үтте. Таштан корылган стеналары какшады. Диварлары әлеәле ишелеп китәр һәм гыйбәдәткә килгән кешеләрне харап итәр төсле иде Хикәятләрдә шулай сөйләнелә ки. бу бинанын ишеге юк иде. Шунлыктан җилләр анда үтәли йөри иделәр Диварлары адәм югарылыгында булып, бинанын түшәме дә юк иде Уртасында бер кое казылган, заманында яшәп узган җәрһәмиләр падишаһы ана аягын кәҗә сынын ташлатып, тәмам боздырып, нәҗесләп кигкән иде Вакыйгаларны тәфсилләп язучылар гагын да шулай диләр ки. Мәккә таифәсе бу коены ачмакчы икән дә. әмма бина эченә сил (ташкын) кереп, эшләрен тагын да бозып куйган. Икенче берәүләр сүзеннән тагын шул килеп иреште, бу коеның эченнән чыккан алтын кәҗә сынын табучылар бинанын капка остенә урнаштырганнар икән дә. шунын аркасында диварлар какшаган, имештер Әмма ни генә булмасын, нәкъ -шушы елны Мәккә халкы Кәгъбәне яңадан корырга, ана ишек куярга һәм түшәм җәяргә карар иттеләр. Эш бүлешү башланды. Арада тәртип булсын өчен һәм талаш- орыштан саклану уеннан чытып, кабиләләрнең олуглары шобага салдылар. Бинанын бер диварын төзәтү Бәни-Габделманаф һәм Зөһрә та- ифәсснә. икенчесен эшләү Бәни-Әсад ибне Габдс.тгозайә һәм Бине-Габ- делдарә кабиләләренә, өченче тарафын исә Бәни-Тәмим Таифәсенә, дүртенче якны кору Бәни-Сәһим вә БинеГадийә халкына насыйп булды. Шулай оешып, эшне башларга булдылар Әмма, ни хикмәт, диварлар* нын ташларын кузгатырга курыктылар Көн дә бинаны сүтәргә җыела иделәр дә чарасыз кала иделәр Моның сәбәбе шунда иде Кәгъбә янындагы коеда аждаһа яшеренеп ята, ул диварның ташып кузгаткан адәмнең өстенә ташлана һәм аны йота икән, дитән хәбәр бар иде Шунлыктан эш башланмады һәркем курка калды, кое төбеннән аждаһаның тавышын да ишеткәндәй булдылар. Шулай итеп, һичбер эш майтара алмадылар. Әмма бу эшне озакка калдырырга ла ярамый иле Алар, бер фикергә килеп, догалар укыдылар Тәңредән ярдәм сорадылар. аждаһадан азат итүен үтенделәр Теләкләре кабул булып, ул аждаһа коедан күтәрелде Аттың канатлары ак. аяклары сары төстә иде. Аждаһа очып китте һәм Җнйад тавына барып кушты Моны күреп торган корәишләр бик тә сөенделәр. Тәңре үтейечләребезне кабул итте, диештеләр Әмма барыбер бинаны сүтәргә кыймадылар. Ташларга тотынган кулларын кире алдылар. дивардан читкә киттеләр Шуннан соң арадан Вәлид бине Әл- Мөгайрә атлы ксмсә чыкты һәм И кардәшләр, мин барып ташны куйган урыныннан кузгатыйм, сез килеп ярдәм итәрсез, диде һәм ялгызы гына диварга якынлашты. Барча корәиш хәзер бер-бер хәл булыр дип көт теләр Сулыш тары кысылды. йөрәкләре күкрәк читлекләрен ватып чыгардай булды Менә Бине- Мөгайрә куллары белән дивар ташына ябышты Урыныннан кузгатты. Әмма һичкем ярдәмгә ашыкмады Барчасы читтән генә күзегеп тордылар. Инде хәзер Бнпс-Мөгайрә белән бер-бер хәл булыр кебек иде Бу тәвәккәл адәм үз эшен белеп эшләде. Кубарылган ташны дивардан читкә алып куйды Аның белән бер яман хәл дә булмавын күреп торган корәиш. гәрнең дә ку нелепо кыюлык иңде Алар да диварга якынлаштылар һәм диварны сүтә башладылар. Ахшам вакыты жигкәч. эш тукталды.Корәишләр Вәлиднең сау-сәламәт калуы Хак тәгаләнең бу эшкә ризалыгын белдерә, диешеп өйләренә таралыштылар. Иртәгесен корәишләр бинаның диварларын сүтә башладылар. Әмма төзү эшен җитәкләү өчен арадан бер белдекле кеше табылмады. Тарихларда язылганча, Алла рәхмәте белән ул вакытларда Мәккәдән ерак түгел урында Рум көймәсе ярга чыгып ватылган иде. Андагы кешеләрдән бер кемсәнең биналар төзергә бик маһир булуы халыкка килеп иреште. Шәһәрнең олугларыннан берәүне шунда җибәреп, Якум атлы останы бу эшкә күндереп, кешеләре белән бергә Мәккәгә алып кайттылар. Оста әйтте: — Сез теләгәнчә төзәлергә дисәгез, бинаны моннан кечерәк итеп салырга кирәк, диде. Корәишләр аның белән килештеләр. Бинаны яңадан төзү эшләре башланды. Шул билгеле булсын, Кәгъбәне сүткәндә арадан бер яшел таш килеп чыкты. Анда Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләрнең бармак эзләре дә бар иде. Ташның изге икәнлеген һәркем белде, шунлыктан бинаны корганда кабиләләр арасында шушы ташны куяр өчен бәхәс китте, һәркем бу эшкә үзен лаеклы дип санады. Изге ташка һәркайсының кулы сузылды. Бәхәс китте, бәхәс үзе белән тавыш-орышны ияртеп килде, һич тә уртак фйкергә килә алмадылар. Шунда эшне оештыручылардан булган Вәлид бине Әл-Мөгайрә: — Җәмәгать, тынычланыгыз! Без болай талашып, берни дә эшли алмабыз. Минем мондый тәкъдимем бар: кем дә кем Бәни-Шәйбә капкасыннан керә һәм беренче булып килә, шул кеше изге ташыбызны урынына куяр,—диде. Аның сүзе белән килештеләр. Шунда капкадан төзелеш барган җиргә Мөхәммәт килеп керде. Барча кемсәнең исләре китте. Ташны урынына ул куярга тиеш булды. Мөхәммәт бу бәхәсне әллә кайдан белеп торган шикелле, туп-туры әлеге яшел таш янына килде, өстеннән ридәсен, ягъни дөя йоныннан эшләнгән киемен салды, мөбарәк куллары белән ташны алды һәм шушы ридәсе уртасына куйды. Аннан соң һәр кабиләдән берәр кешене чакырып китерде дә аларга ридәнең читләреннән тотып күтәрергә кушты. Ташны шул рәвештә куеласы урынына китерделәр. Мөхәммәтнең зирәклегенә һәммәсе рәхмәтле булдылар. Ташны урынына Мөхәммәт пәйгамбәр үзе күтәреп куйды. Бу вакыйганың асыл мәгънәсе бик тирәндә иде. Заманында Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр куйган бу изге ташны, вакытлар җитеп, кабаттан тергезелгән Кәгъбәтулла диварына Мөхәммәт пәйгамбәр үзе мөбарәк куллары белән урйаштырды. Бу хәлләргә Корәишләр хөшнүд-канәгать булдылар. Кәгъбәтулланы дуслык белән төзеп бетерделәр, аңа түбә кордылар һәм ишекләр куйдылар. Изге таш Мөхәммәт пәйгамбәребез тарафыннан диварга утыртылганнан соң, Кәгъбәтулла нурланып-балкып китте. Бу вакытларда Кәгъбәдә мәҗүсиләр хуҗа иде. Алар Ибраһим пәйгамбәрнең диненнән тайпылып, потларга табына башлаганлыктан, хак диннең ниндилеген күз алларына да китермәделәр. Әмма корәишләр арасыннан булган Вәрака дөрес юлны эзләде һәм Шам тарафына китеп барды, анда «Инҗил»не өйрәнде, носари диненә керде. Шулай да Мәккәдә яшәүне өстенрәк күрде. Габдулла бине Җәхиш тә, потларга табынырга теләмичә, Мәккәдән китеп торды һәм. эзләгән динен кабул итеп, Алла юлында булды. Алар икесе дә, Мөхәммәткә пәйгамбәрлек иңгәч, дин исламга керделәр. Өченче бер кемсәнең исеме Госман бине әл- Ховәйрис иде, ул да Мәккәдән китеп, үзенә дин эзләде, носарилар рәтенә басып, христиан динен алды, Румда вафат булды. Дүртенчесе исә Хәдичәнең абыйсы Гамрә бине Әсәд иде. Ул да потларга табынмады. Ибраһим пәйгамбәрнең динен эзләде. «Инҗил»не һәм «Тәүрат»ны өйрәнде. Әмма күңеле ризалык кылмады Ниһаять, бер раһиптан Мәккәдән Ахыр- заман пәйгамбәре чыгачагын ишетеп, шәһәренә әйләнеп кайтты Бу вакытларда Мөхәммәткә пәйгамбәрлек иңмәгән иде әле Әмма ул да потларга табынмады һаман да Алла исемен теленнән төшермәде. Шуны белергә кирәк ки. нәбилек иңмичә торып, намусчы кеше Алла исеменнән ялган пәйгамбәрлек итеп, кешеләргә сүз катарга тиеш түгел, чөнки бу рәвешле кылану ул — Иблис вәсвәсәсенә бирелү' Алладан вәхи килми торып, пәйгамбәр булырга тырышудан да зур гөнаһ жир йөзендә юктыр. Пәйгамбәрлек иңү арихларда шулай сөйләнелә ки. Мөхәммәткә кырык яше туларга өч ел бар иде. Көннәрдән беркөнне ул ялгызы гына гыйбәдәт кылганда бер тавыш ишетте. Аптырашча калды. Бу өннең ни- нәрсә булуын төшенмәде. Килеп. Хәдичә ханымга бу тавыш хакында хәбәр бирде: — Бер өн ишеттем, миңа хәвеф килә дип белдем, диде Хәдичә ханым үзенең иренә күркәм йөзен балкытып карады, сөеклесен күз карашы белән иркәләп алды һәм: — И Мөхәммәт, сиңа яхшыдан тыш нинди хәвеф, яки яманлык ирешер икән, һичбер хәвеф сиңа кагылмас, диде Иркәсенең шушындый да ягымлы итеп әйткән сүзләреннән соң Мөхәммәт тынычланды, булган хәлне яманга юрамады Вакыйгаларны җентекләп хәбәр итүчеләр Җәбраил галәйһис-сәламнең Аллаһы тәгалә әмере белән Мөхәммәткә өч яшеннән бирле хезмәттә булуын сөйлиләр. Әмма фәрештәне Мөхәммәт үзе күрмәгән, чөнки Аллаһы тәгаләнең әмер сәгате җитмәгән, лиләр. Шул рәвешле вакыт ы- вакыты белән пәйгамбәребезнең вәхи-өн ишетүләре мөмкин хәл булып аңлашыла Икенче бер риваятьләрдә исә Мөхәммәт җиле яшенә кергәндә аңа хезмәткә Исрафил фәрештә килгәнлеге сөйләнелә һәм вакыг-вакыг пәйгамбәребезгә күренүе, аны яманлыктан вә ялгышлыклардан саклавы бәян ителә. Исрафил шул рәвешле өч ел буена хезмәт күрсәтте Моннан соң Җәбраил фәрештә Мөхәммәткә үзенең изгелекләрен кыллы, егерме ел буегга аңа хезмәт итте, аны олылады Әмма Мөхәммәткә күренмәде, һәрдаим аның янында булганлыгын белдермәде. Шуннан соң рәсүлнең кырык яшенә кадәр бер фәрештә дә янына килмәде Мөхәммәт үз хезмәт сидә үзе булды, диләр. Күктән вәхи иңгән көннәр алдыннан Мөхәммәт Хира тавындагы мәгарәдә ялгызы калып, көне-төне гыйбадәт кылды Гыйбадәттән буш вакытларында күңеленә төрле уйлар тулды. Бу тау куышы Мәккәдән өч мкл ераклыгында иде. Вакыг-вакыг монда Хәдичә ханым да килеп китә иде Син Мөхәммәткә нинди олы хөрмәтләр күрсәттең, аңа малларыңны бирдең, ә ул синнән качып йөри. дип. Мәккә хатыннары Хәдичәгә теләсә нинди юк-бар сөйли башладылар Әмма акыллы хагын «ларга: Мөхәммәт бер дә яман эшләр белән йөрмәс, ул ялгыш дин тотудан кигеп. хак дин өчен җанын фида итәргә әзер Аннан ничә еллар бәхет вә хөрмәтләр күрдем, хәзер дә аның турында бер дә начар уйга төшмимен, дип җавап бирә белде, гайбәтләренә чик куйды. Выкыйгаларны сөйләүчеләр һәм тарихлар катламыннан килгән китапларда Мөхәммәтнең ул вакытта төрле пәйгамбәрләрнең шәригатьләрен готуы хакында хәбәрләр бирәләр Берләре Нух пәйгамбәр шәригате илә догасәждәдә булды, дисәләр, икенчеләре, башка пәйг амбәрнең шәригате белән яшәде, диләр. Өченчеләре исә. ул барлык пәйгамбәрләрнең шәригатен бергә тотты, дип исбатларга тырышалар Әмма ни генә булмасын, шул ачык аңлашылырга тиеш Мөхәммәт үзенә пәйгамбәрлек иңгәнче үк Аллаһы тәгаләбезнең берлеген белде, таныды, аңа салават Т ларын әйтте, бары пәйгамбәрлек кенә кыла алмады. Кырык яшенәчә аңа әле хак дин иңмәде. Рамазан аеның шимбә кичәсендә Мөхәммәт галәйһис-сәламгә Җәбраил фәрештә килде. Әмма үзе күренмәде. Шул рәвешле, һәрдаим аның янында булды. Үзенең барлыгыннан хәбәр бирмәде. Рамазан аеның унҗиденче көне, дүшәмбе дә җитте. Мөхәммәт га- ләйһиссәлам догада иде. Шулвакыт Җәбраил фәрештә аңа үзенең барлыгыннан хәбәр бирде. Мөхәммәт галәйһис-сәлам догада булган җиреннән калыкты, уңына вә сулына карады, һичкемне күрмәде. Шунда Җәбраил фәрештә аның каршына бер күркәм адәм сурәтендә пәйда булды. Ул Мөхәммәт галәйһис-сәламнсң уң ягыннан үтеп, артына төште һәм үз хәленә кайтты. Аягы —җирдә, башы күккә иреште. Канатларын ачуга, мәгърип вә мәшрикъ тарафларына иреште. Мөхәммәт галәйһис-сәлам аның сурәтенә шаһит булды. Күрде: Җәбраил фәрештәнең аяклары сары, канатлары яшел, йөзе нурланган, тешләре ак һәм күркәм башының чәчләре кызыл мәрҗән төсендә, муенындагы кызыл якутка «Лә илаһә иллаллаһи, Мөхәммәдүр рәсүлуллаһи», ягъни. «Алладан башка илаһи зат юк, Мөхәммәт —аның илчесе», дип язылган иде. Кайбер риваятьләрдә Җәбраил фәрештәнең алты йөз мең канаты булуы, башында бер таҗы да барлыгы сурәтләнә. Җәбраил галәйһис-сәламне күреп. Мөхәммәт бу тамашага аптырап калды һәм: — Син кем буласың, минем бу кадәр бөек затны һич кенә дә күргәнем юк иде?—дип сорады. — Мин—Җәбраил. Алланың пәйгамбәрләре янына килүче илчесе- мен,— дип җавап бирде аңа фәрештә. Аннары: — Йә Мөхәммәт, укы... —диде ул. — Нәрсә укыйм? Мин бит укый белмим,—диде аңа Мөхәммәт. Шунда Җәбраил фәрештә канат астыннан бер китап чыгарды. Ул җәннәтнең әнҗе-мәрҗәннәре белән чигелгән иде. Аны Мөхәммәткә тоттырды һәм тагын: — Укы! -диде. — Мин бит язу танымыйм, укымышлы түгелмен,—дип җавап бирде ана Мөхәммәт.— Мондый язу юк бит! Шуннан соң Җәбраил фәрештә үзе укыды һәм Мөхәммәткә кабатлап барырга кушты. Шулай итеп, аңа Коръәннең беренче аяте иңде. — Минем күңелемдә калды,- диде аңа Мөхәммәт пәйгамбәр. Шуннан соң Җәбраил фәрештә аягы белән җиргә типте. Бер чишмә саркып чыкты. Фәрештә исә пәйгамбәребезгә тәһарәт алу тәртибен күрсәтеп бирде. Кабатларга кушты Мөхәммәт галәйһис-сәлам сафланды-чиста- рынды. Шуннан соң фәрештә рәсүлебезгә икс рәкәгать намаз укуны аңлатты. Моны да башкаргач, күктән бер тәхет иңде. Аның аяклары көмештән, утыргычы алтыннан иде. Үзе төрле энҗемәрҗән, якутлар белән бизәлгән иде. Җәбраил аның өстенә Мөхәммәтне утыртты. Канатларын сирпеде. Мөхәммәт пәйгамбәрне тәхетендә килеш һавага күтәреп, барлык тарафларны күрсәтче. Мең мәләик-фәрештәләр, тәхет янына килеп, рәсүлгә кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Шуннан сон Җәбраил канатын җиргә орды. Бер чишмә хасил булды Ул сафланып тәһарәтләнде һәм: - Шаһитмын, Алладан башка илаһи зат юк, аның илчесе хактыр. Син дә шушы рәвешле тәһарәт ал һәм мин әйткәннәрне кабатла.— дип белдерде. Мөхәммәт пәйгамбәребез аның таләбен җиренә җиткереп үтәде, шаһитлыгын бирде. Шуннан бу билгеле булды: һәркем шушы рәвешле тәһарәт алса, барлык гөнаһларыннан ярлыкаланыла һәм җәннәтле була. Моны үтәмәгән кешеләр исә тәмуг кисәве хәленә төшәчәкләр икән. Шушыннан соң Җәбраил фәрештә күк катына күтәрелде. Мөхәммәт пәйгамбәр исә тау ягына таба атлады. Анда күктән бер өн килде. Мөхәммәт пәйгамбәр күтәрелеп карауга, адәм сурәтле Җәбраил фәрештәне күрде һәм анын: — Йә Мөхәммәт, син инде Аллаһы тәгаләбезнең рәсүлесен.— дигән сүзләрен ишетте. Әгәр күктән түбәнгә баксам, сине һәрдаим күреп торырмын. диде Мөхәммәт галәйһис-сәлам өенә кайтып җитте Хәдичә янына килгәндә генә Җәбраил хәзрәтләре юкка чыкты Пәйгамбәребез Хәдичә ханымның тезенә егылды. Ул калтырана иде — Мин хәвефкә тардым,— дип, Мөхәммәт Хәдичәгә вакыйганы бәйнәбәйнә сөйләп бирде Тыныч кына тыңлаганнан сон хатыны әйтте: — И Мөхәммәт, Аллаһы тәгалә сиңа бер хәвеф-хәтәр дә китермәс, ул сиңа пәйгамбәрлек биргән. Синдәй дә яхшы холыклы, матур табигатьле, камил акыллы бәндәсенә мондый изге бурычны йөкләгән икән, аны ихластан үтәргә кирәк, диде. Әмма Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәвефе бетмәде. Ул аптырашта иде. үзенә килгән затның Җәбраил фәрештәме, әллә инде Иблисме икәнлеген тәгаен генә белә алмады — Әгәр теләсәң, бу хәлне туганым Вәракага сөйлим Ул «Инжил»не камил рәвештә белә, гарәпчәгә дә күркәм сурәттә тәржемә иткән иде Ул төгәл хәбәрләр бирмәсме? диде Мөхәммәт галәйһис-сәламгә Хәдичә. Ул вакытта Вәрака бине Нуфал бер карт иде Күзләре дә сукырайган, сәламәтлеге дә какшаган иде Ул һаман да кыз туганнарыннан булган Хәдичә ханымның тәрбиясендә яши иде. Гомерен Аллаһы тәгаләнең хак юлын эзләүгә сарыф итте. — И абзам-туганым, миңа Җәбраилдән бер-бер хәбәр бирсәң иде? дип үтенде аннан Хәдичә Шәһәребез потчылар йорты, монда потлар бар. шунлыктан иманы камил булган Җәбраил бу илгә килмәс, дип җавап бирде аңа Вәрака. Мөхәммәт әйтер, аңа Җәбраил килгән һәм аңа хак дин китерүен тәкърарлаган. диде Хәдичә, туганына эшне аңлата башлап И Хәдичә, әгәр туры-хак сөйләсәң, ул бәндә бөек намус иясе булыр. Җәбраил галәйһис-сәлам Муса һәм Гайсә пәйгамбәрләргә дә килгән иде... - диде Вәрака. И туганым, әйтче. «Тәүрат» һәм «Инҗил»дә бу заман бер фәкыйрь вә ятим бәндәгә Җәбраил килүеннән хәбәрләр юкмы1 ’ Ул кемсәнең байлыгы вә акылы камил булырмы? Бер яхшы вә хөрмәтле хатынны Аллаһы тәгалә анын бәхете итәрме’’ дип сорады Моңа каршы Вәрака әйгте Әйе. ул хатын син буласын, синен барлык сыйфатларын «Тәүрат» вә «Инжил»дә хәбәр ителгәнгә туры килә Ул бәхет иясе бәндәне агачлар һәм ташлар сәламләр вә нәүбәттә шәһадәт итәрләр, дигән риваятьләр бар. И Хәдичә. Җәбраил фәрештә бер килгән җиренә каба пан килер Син дә анда бар Ул күренүгә, чәчеңне ач. әгәр дә фәрештә булса, югалыр. Иблис булса, азар' диде Шушы сөйләшүдән соң Хәдичә ханым Мөхәммәт янына килде һом Әгәр дә ул күренгән зат тагын да сиңа килә калса, мине дәшәрсең,— диде Мөхәммәт пәйгамбәр догага утыргач. Җәбраил фәрештә анын янына тагын килде Аны күрүгә. Мөхәммәт Хәдичә ханымны чакырды Хәбәрне алуга. хатыны килеп тә життс. Мөхәммәтне сул тезенә аллы һәм сорады Ул затны күрәсеңме? дип Күрөм! дип җавап бирде ана Мөхәммәт пәйгамбәр Шуннан сон Хәдичә ханым ирен сул як тезенә аллы да һаман да агГы күрәсеңме? диде Күрөм! диде ана ире Шуннан соң Хәдичә ханым Мөхәммәт галәйһис-сәламне кочагына алды, соравын кабатлады. Ире исә: — Күрәм!—дип җавап бирде. Мөхәммәтнең шушы җавабыннан соң Хәдичә ханым чәчен ачып җибәрде дә: — һаман да ул затны күрәсеңме?—дип сорады. Мөхәммәт пәйгамбәр Хәдичә ханымның Вәракадан алган киңәшләреннән хәбәрсез иде. Үз чиратында Хәдичә дә иренә хаклыкта Җәбраил килгәнлекне беләсе килә һәм сынап карау нияте дә юк түгел иде. — Инде югалды, күренми,—диде Мөхәммәт. — И Мөхәммәт, сиңа изгелекләр яусын, әле күренгән бу зат Иблис түгел, фәрештәдер! Аның сиңа китергән сүзе рахманидыр!—дип пәйгамбәребезне сөендерде. Шуннан соң Хәдичә ханым бу вакыйганы туганы Вәракага килеп сөйләде. Аның сүзләренә инанганнан соң: — И Хәдичә, минем яныма Мөхәммәтне чакыртсаң иде, сөйләшер идем,— дип үтенде Вәрака. Хәдичә ханым туганының сүзен кире какмады, ирен чакыртып китерде. Мөхәммәт килүгә, Вәрака: — И бәхет иясе. Муса галәйһис-сәлам үз заманында шулай дип белдереп калдырган. Әйткән: миннән соң бер пәйгамбәр килер, исеме Әхмәт булыр, дигән. Ул Әхмәт дигәннәре син булырсың. Бу исемгә Гайсә галәйһис-сәлам дә лаек булырга теләгән, әмма Аллаһы тәгалә аңа насыйп итмәгән, диде һәм,— әгәр дә яшь егет исәм, мин синең яклаучың булыр идем. Үзеңнең кавемең сине шәһәрдән куалаганда да яныңда булыр идем. Әмма мин — картайдым инде, шулай да шәригатеңә керергә рөхсәт ит,— диде. Вәраканың бу сүзләрен ишеткәч, Мөхәммәт пәйгамбәр: — Мине кавемем чыннан да шәһәремнән китәргә мәҗбүр итәчәкмени?— дип сорады, күңеле боегып калды. Вәрака исә аның аякларын үпте һәм: — Кешеләр арасына килгән пәйгамбәрләрнең барчасын да үз халкы кире каккан, чөнки алар үз араларында пәйгамбәр тууның ни бөек вакыйга икәнлеген аңлап бетермиләр. Сине дә бу кавемең шәһәреңнән китәргә мәҗбүр итәр,— дип белдерде. Шушы вакыйгалардан соң озак та тормады, Вәрака вафат булды. Мөхәммәт пәйгамбәр аны төшендә күрде Вәраканың җаны җәннәтле булган иде. Ул, яшел чапан киеп, иман китерде. Бу төшен Мөхәммәт Хәдичә ханымга сөйләде, аны сөендерде, үзе дә Вәраканың иман китерүенә куанган иде. Туганы Вәрака вафатыннан соң Хәдичә ханым Гаддас раһиб хозурына барды. Бу носари монахлардан булган кемсә, озын гомерләр яшәп, кашлары да күзләренә кадәр төшеп тора иде. — Бу кергән хатын корәиштән хөрмәтле бәндәдер,—дип Хәдичәне каршы алды ул. — Әйе.—диеп Хәдичә ханым җавап бирүгә, башына чалмасын чалды, кашларын күтәртебрәк куйды да; — И хөрмәтлем. якынрак утыр, колакларым ишетми.— дип белдерде. Әмма Хәдичә аның яныннан урын алмады, бәлки иелебрәк килде дә: — И Гаддас, миңа Җәбраил галәйһис-сәламнән хәбәр бирсәң иде,— дип үтенде. — Аллаһы тәгаләгә табынмаган кешеләргә Җәбраил фәрештә килерме?— диде сорауга каршы сорау белән раһиб. — Әмма миңа аның хакында хәбәрләр бирсәң иде?—диде тагын да Хәдичә ханым. — Нәрсә өчен мондый таләпне куясың?—диде тагын сорауга сорау белән Гаддас.— Сәбәбе нидер? Сәбәбен әйтми торып, Җәбраил фәрештә хакында хәбәремне бирмәм! — диде ул. Мөхәммәт бине Габдулла бине Габделмотталип үзенә Җәбраил фәрештә килә диеп әйтә,- дип серен чиште Хәдичә - Җәбраил фәрештә Муса вә Гайсә пәйгамбәрләргә вәхи китерде. Әгәр бу потлар белән тулган шәһәргә Җәбраил галәйһис-сәлам килде исә. безләргә бөек хәер вә бәхетләр инәр. Әмма шул рәвешле Иблис- шайтан да килер! ә, җеннәр дә күренергә мөмкиннәр. Алар да вәсвәсә кылып, кешеләргә коткы сала белер, барчаларны адаштырыр Менә бу китапны ул зат килгән җиргә куйсак, шайтан-җен булса, янып юкка чыгар, ә фәрештә килсә, аңа һичбер зыян булмас, бу китапны күреп, ул качмас, диде һәм Хәдичәгә шул китабын тапшырды. Бу вакытта Мөхәммәткә Җәбраил яңа бер аять китерде. Хәдичә бу аятьне пәйгамбәребез авызыннан ишетче Фәрештә исә китапны күреп качмады. Хәдичә ул затның чыннан да Җәбраил булуына инанды Иренә — Гаддаска бар, йә рәсүлуллаһ. атам вә бабам сиңа фида булсын. - диде. Гаддаска килделәр. Раһиб аны үз янына чакырып алды Аркасындагы мөһерен кулы белән капшады. Мөхәммәт алдында сәҗдә кылды һәм, башын күтәреп: - Валлаһи, син шул пәйгамбәр икәнсең. Синең килүеңне Муса вә Гайсә пәйгамбәрләр бәхәс иттеләр. Валлаһи, әгәр мин синең үз халкыңны дингә чакырган вакытыңда яшәсәм, кылычымны кынысыннан чыгарыр идем, юлында җаным фида булыр иде, .тиде. Аннары: Сиңа фәрештәдән берәр әмер булмадымы'’ дип сорады Юк! диде аңа Мөхәммәт пәйгамбәр. Әмер килер, син бу шәһәрнең халкын дингә өндәрсең, әмма алар сиңа каршы чыгарлар, сине үтерергә теләрләр. Син бу шәһәрдән һиҗри кылырсың Әмма фәрештәләр сиңа һәрдаим ярдәм итеп торырлар, диде. Бу икс диндарның дәлилләреннән соң Мөхәммәтнең пәйгамбәрлеге, аның янына килгән затның фәрештә булуында һичбер шик-шөбһә калмады Әмма моннан соң Җәбраил галәйһис-сәлам өч ел буена Мөхәммәт пәйгамбәр янына килмәде. Рәсүл аптырашта калды, әмма намаз-дога- л ар дан аерылмады Тарихлардан шул мәгълүм, өч ел үткәннән соң Җәбраил таләйһис- сәлам тагын да Мөхәммәт пәйгамбәр каршына килеп чыкты Мөхәммәт аны бер тәхет өстендә утырган рәвештә күрде. Ул тәхет күк белән җир арасында тленен тора иде Шушы очрашуларыннан соң Мөхәммәткә бер-бер артлы татын да вәхи иңә башлады Җәбраилнен өч ел буена килми тору сәбәбе шуннан гыйбарәт иде ки. ул пәйгамбәребезне сабырлыкка өйрәтте Икенче яктан аның хакыйкыйлыгын, тугрылыгын, намус камилле! ей ДӨ сынап каравы иде Мөхәммәт галәйһис-сәлам исә. вәхи килми торып, үзлегеннән бер генә аятытс дә әйтмәде. Алдашу юлына басмады. Җәбраил фәрештәдән хәбәр көтте Өч сл буена сыналганнан соң. әлбәттә. Мөхәммәткә Аллаһы тәгаләнең сүзе иреште. Шушыннан сабырлы кешеләрнең саф күңелле, туры сүзле, күркәм намус иясе булуларын белделәр. Беренче мөселманнар өхәммәт пәйгамбәргә хатыны Хәдичә ханым күн тапкырлар ярдәм кулын сузды Инде дә рәсүл үз көченә ышанып торсын өчен һәм Мәккә халкының дошманлыгыннан курыкмасын дип аңа: И Мөхәммәт, син Алланың илчесе, гамь-сагыш диңгезенә төшеп, буеңны сындырма, динеңә дошман кешеләр барыбер һәлак булырлар, дип әйтә торды. М Җәбраил галәйһис-сәлам Хәдичә ханымга бу хезмәтләре өчен рәхмәтле иде. Асылда Мөхәммәт пәйгамбәр һәм аның хатыны Хәдичә ханым беренче мөселманнар булдылар. Бер килүендә Җәбраил фәрештә: - И Хәдичә, сиңа Аллаһы тәгаләбезнең сәламнәре иреште һәм мин Җәбраил галәйһис-сәламнән сәлам!—диеп белдерде. ~ Фәрештәнең шушы сүзләрен ишетеп торган Мөхәммәт пәйгамбәр: — Хәдичә, ишетәсеңме. Җәбраил галәйһис-сәлам сиңа Аллаһы тәгаләбездән сәлам ирештерде?—дип сорады. Шуннан соң Хәдичә дә үзенең сәламнәрен тапшырды Вакыйгаларда шулай сөйләнелә ки. шушы көннең ахырында икенче кеше булып хәзрәте Гали иманга килде, Хәдичәдән соң ул да мөселман булды. Гали хәзрәтләре Мөхәммәтнең тәрбиясендә яши иде. Бу вакытларда аңа ун яшь тулып, ул үз алдына акыллы гына фикер йөртүче үсмер булып килә иде. Хәдичәгә Аллаһы тәгаләдән Җәбраил фәрештә сәлам китергән көнне Гали өлкәннәр катына үтте һәм Мөхәммәт белән Хәдичәнең дога вакытына туры килде. — Сез нишлисез?—дип сорады. ~ — Бу — Аллаһы тәгаләдән иңгән дин, аны олылап намаз укыйбыз. Сине дә шул дингә дәгьвә итәм!—дип белдерде Галигә Мөхәммәт пәйгамбәр — Бу нинди дин? Мин аның хакында ишеткәнем юк,— диде хәзрәте Гали.— Мин башта атам белән киңәшим, аннан соң ул дингә керү- кермәвем хакында әйтермен!—дип белдерде. Атасы янына барырга дип юлга чыккан Гали хәзрәтләре урам уртасында тукталып калды һәм: «Ни өчен әле бу хакта атам белән киңәшергә тиешлемен?»—дип уйланды да кире борылып .кайтты. Шул кичне ул иман китерде, хак мөселман булды. Өченче кеше булып Зәйд бине Харис исламга керде. Аның хикәяте китапларда бу рәвешле сөйләнелә... Хәдичә ханымның Хәким ибне Хаззам исемле туган тиешле агасы бар иде. Көннәрдән беркөнне ул кол хезмәтчеләрне сатарга дип Шам тарафыннан Мәккә шәһәренә китерде. Туганын күрергә, аның хәл-әхвәлен белешергә Хәдичә үзе килде. Хәким бине Хаззам кыз туганы Хәдичәне бик җылы каршы алды һәм: - Бу малайларның кайсын телисең, шунысын ал,— дип сатарга китерелгән колларны тәкъдим итте. Хәдичә исә Зәйдне сайлап алды һәм ире Мөхәммәткә китереп бүләк итте. Мөхәммәт Зәйдне бик якын күрде, уллыкка алып, аңа азатлык бирде. Вакыйганың бу өлеше вәхигә кадәр булган иде. Шам тарафында яшәүче атасы Харис улы Зәйднең Мәккә тарафына илтеп сатылуын ишеткән иде. Ул, күп юллар кичеп, шәһәргә килде. Халыктан сораша торган, Зәйднең Мөхәммәтләр йортында яшәвен белеп алды. Рәсүл каршына килеп, канлы яшьләрен агызды, аны үзенә кайтарып бирүен үтенде. Мөхәммәт галәйһис-сәлам Зәйдне чакыртты һәм: — Синең атаң үзеңне ерак юлдан эзләп килгән, теләсәң, аның белән китәрсең, теләсәң, минем йортымда малаемдай яшәп калырсың,— диде. Рәсүлнең бу сүзләрен ишеткәннән соң Зәйд ибне Харис: — Атам янында хуҗа булып яшәгәнче, кабул итсәң, сезнең колыгыз булып калуны өстенрәк күрәм!—дип җавап бирде, атасыннан гафу үтенеп, Мөхәммәт пәйгамбәр янында калды. Ул вакытларда вәхи иңеп, рәсүлебез Зәйд бине Харисны исламга өндәгән, ул инде мөселманлык алган иде. Мөхәммәт пәйгамбәр. Мәккә таифәсенең җәбер-золымыннан шикләнеп, намаз уку өчен шәһәрдән читкә чыга иде. Ул догада булганда, иминлеген һәрвакыт Гали саклап торды. Әбу-Талип та. Фатыйма да уллары Галинең ислам динендә икәнлеген белми иделәр. Әмма беркөнне Әбу-Талип улы Хәйдәр белән бергә шәһәрдән читкә ниндидер эш белән килде. Мөхәммәтнең намаз урынына очрап, читтән генә карап тордылар һәм шуннан соң пәйгамбәр янына Әбу-Талип килде дә: ■ — Син нәрсә эшлисен9 дип сорады Мөхәммәт галәйһис-сәлам серен чиште — Аллаһы тәгаләне бердәнбер вә тиңдәШе юк дип таны. Аллаһы тәгаләдән башка зат гыйбадәткә лаек түгел! -дип белдерде. Әмма Әбу-Талип иман китермәде: г — Синең бабаң Габделмотталип табынган потлардан башкага гыйбадәт кыласым'юк' дип ачуланды Әмма улы Хәйдәр исә энесе Гали төсле үк иман китерде һәм Мөхәммәтнең догаларын аныңартыннан кабатлап барды Рәсүлебез аңа. — Син җәннәткә кергәч, иңеңә канатлар эленеп, очып йөрерсең. - дип дога укыды. Теләген Аллаһы тәгалә кабул итте. Фәрештәләргә генә хас булган канат аңа да бирелде. Бу хәлләрдән соң Әбу-Талип хатыны Фатыймага эшне сөйләп бирде. Сүз Мәккә халкына таралды Алар хәвеф диңгезенең кара упкынына күмелделәр. Күп еллар элгәре Әбу-Бәкер белән бер вакыйга булган иде. Аны хикәяләүчеләр болайрак дип сөйлиләр. Әбу-Бәксрне хәйран итеп, күк йөзеңдә ай төсле бер нур пәйда булып, вак кисәкләргә бүленде һәм Мәккәнең йортларына коелды Берсе исә Әбу-Бәкергә туры килде Озак га үтми, ул нурлар, бергә җыелып, элеккеге хәленә кайттылар, әмма Әбу-Бәкергә насыйп булганы күккә күтәрелмәде Бу вакыйгадан соң аптырашта калган сәүдәгәр ни уйларга да белмәде Моның аңлатмасын эзләп, бер яһүдигә мөрәҗәгазь итте, әмма ул кемсә — Игътибар итмә, бу бер очраклы нәрсә генә, дип аны тынычландырды. Еллар үтеп, Әбу-Бәкер Бәхирә сумгасына. килеп чыкгы. аңа да бу вакыйгадан хәбәр бирде һәм тәгъбирен үтенде Бәхирә исә — Мәккәдә бер олуг зат туган булса кирәк, ул Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре булыр. Син исә аның вәзире булырсың. Үзе вафал булгач, аның урыньЛЪ калырсың. Бу нур вакыйгасы менә шул хакта сөйли, дип хәбәр бирде. Гомерләр кичкәннән соң, Мәккә халкыннан Әбу-Бәкер Мөхәммәт пәйгамбәр хакында ишетте һәм ана килеп Сиңа дин иңгәнен, вәхи килгәнен ишеттем, хак сүзме9 Хак булса, пәйгамбәрлеккә дәлилләрең ни-нәрсә9 дип сорады Моңа каршы Мөхәммәт галәйһис-сәлам шушы нур вакыйгасын сөйләп бирде, тәгъбирен белдерде. Гаҗәпкә калган Әбу-Бәкер Минем бу хәл турында һичкемгә сөйләгәнем булмады Миннән хәбәр алган кешеләрне дә син күрмәдең Алар да сөй ли алматандыр Үзем исә аптырашта калдым Син бу хакта хәбәрне кайдан алдың9 диде Миңа бу турыда Җәбраил галәйһис-сәлам хәбәр бирде, диде рәсүл үзенең җавабында. Бу сүзләрне ишеткәч, Әбу-Бәкер дә иман китерде Мөхәммәтнең иң якыннарыннан берсе булып китте, Әбу-Бәкер әс-Сыйддыйк. дип йөртелә башлады. «Әс-Сыйддыйк» дигән «титулы» исә «дусты» дигән мәгънәдә, ягъни рәсүлебез Мөхәммәтнең иң якын дусты төшенчәсен үз эченә сыйдыра иде Әбу-Бәкерпең истәлекләреннән дип шундый хәбәрләр сөйләнелә ки. көннәрдән беркөнне аңардан сорадылар: Син ни өчен Мөхәммәткә иман китердең, аның пәйгамбәр булуын кайдан белдең9 диделәр Әбу-Бәкер әйт те: Кызу кон иде. агач күләгәсенә килдем Шулвакыт агачның телгә килеп. Мөхәммәтнең рәсүл булуы, аңа Аллаһы тәгаләдән вәхи ирешүе хакында кошкортларга хәбәр бирүен ишеттем Агач миңа — Бар Мөхәммәт пәйгамбәргә иман китер, барча халыклар да аңа иман китерерләр, әмма син алар арасында Мөхәммәт рәсүлнең иң якыны һәм иң кадерле дусты, аның эшләрен дәвам итүче булырсың, диде. Мин шунда Мөхәммәт пәйгамбәр янына барырга карар иттем. Боларның барчасын рәсүлгә сөйләп бирдем... Әбу-Бәкер кебек данлыклы вә бай кешенең исламга керүе, билгеле, Мәккә кяферләрен аптырашта калдырган иде, чөнки ул һәр эшне акыл үлчәве тәлинкәләренә куеп, кат-кат'үлчәмичә башларга бер дә ашыкмый һәм арада горур вә дәрәҗәле кемсәләрдән иде. Хикәятләрдә тагын шулай сөйләнелә: көннәрдән беркөнне Мөхәммәт пәйгамбәр Әбу-Бәкернең бусагасын атлап керде һәм аның белән сөйләшергә теләген белдерде. Әбу-Бәкер исә Мөхәммәт белән күптәннән таныш иде, аларның үзара дуслыклары да бар иде. Тагын да шуны әйтәләр. Әбу-Бәкер Мөхәммәтне бик тә хөрмәт иткән, электән аңа ярдәм биреп килгән, диләр Без моны күреп-укып киткән идек инде. — Бу кич миңа бер фәрештә килде, кешеләрне хак дингә өндәргә кушты. Аллаһы тәгаләнең әмерен җиткерде,— диде Мөхәммәт пәйгамбәр һәм ӘбуБәкергә хак дин турында аңлатып бирде. Әбу-Бәкер бу вакытта Йәмән иденнән сәүдә итеп кайткан, юлы бик уңышлы булган иде. Анда ул бер карт белән танышты. Бу кемсә озын гомерле, акыл вә гыйлем иясе иде. Әбу-Бәкер аны китап укып утырган чагында күрде. Сөйләшеп киттеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Бу карт аңардан: — Сип Мәккә кешесе, корәиш кабиләсеннән түгелме?—дип сорады — Шәһәрегездә Ахырзаман пәйгамбәре пәйда булыр, ул хак динне китерер, барча адәмнәр аның юлын дөрес күрерләр, мөселман булырлар, ә син исә аның иң якын дусты бул, эшендә ярдәмче вә киңәшче бул! — диде. Дәлил өчен, китабыннан берничә хәбәрне укып күрсәтте. Әбу-Бәкер Мәккәгә килеп җитүгә, аның ишеген кактылар. Алар: ӘбуҖәһил, Шәйбә, Әбу-Бухтури һәм дә берничә гарәп иде. Күрештеләр. Сүзләре озын булды. Мөхәммәт пәйгамбәрнең яңа дингә халыкны чакыруыннан бердәй зарландылар. Әбу-Бәкергә аның артыннан иярмәскә киңәшләрен бирделәр һәм рәсүлне һәлак итәргә кирәклеген фикер сандыкларына салдылар. Алар китүгә озак та үтмәде, Мөхәммәт пәйгамбәр үзе дә Әбу- Бәкернең ишеген ачып керде. Дустын исламга чакырды. Әбу-Бәкер исә: — Пәйгамбәрләрнең хикмәтле эшләре була, синең ни-нәрсә?—дип сорады. Күңеленнән Әбу-Җәһил вә иптәшләренең киңәшләреннән чыкмады. — Син Йәмән илендә булдың, анда бер карт белән очраштың. Аның сөйләгәннәре барчасы да хактыр,— диде Мөхәммәт пәйгамбәр. — Мин Йәмән илендә бик күп картларны очратып сөйләштем, кайсы хакында әйтәсең? — дип яңадан сорады Әбу-Бәкер. Мөхәммәт пәйгамбәрегез аңарга карт хакында белгән хәбәрләрен җиткәрде. Боларга Әбу-Бәкернең исе китте — Син моны кайдан белдең?—диде Әбу-Бәкер. — Миңа фәрештә килде, бу хакта ул белдерде.—диде аңа рәсүл. Бу сөйләшүдән соң Әбу-Бәкер иман китерде, дип хәбәр бирә галимнәр. Ни генә булмасын. Әбу-Бәкернең исламга керүе Әбу-Җәһил тарафдарларын хәйранга калдырды Үзләренең үтенечләрен аяк астына салып таптавына аларның ачулары килде. Соңга калганчы, эш узганчы Мөхәммәтне үзләре һәлак итеп ташларга карар кылдылар. Әбу-Бәкернең иманга килүе Мөхәммәт пәйгамбәр өчен гаять тә әһәмиятле булды, көче бермә-бер артты. Әбу-Бәкер иман китерү белән, үзенә мәҗлескә туган-тумачаларын, якыннарын, балаларын җыйнады. Аларны ислам диненә өндәде. Бу көнне аның фатихасы белән Госман бине Гафан, Зәбир бине Гавам, Талха бине Габдулла, Сәгыйть бине Әбу-Ваккас, Габдеррахман бине Гауф —барчасы мөселман булдылар, кызы Әсма да исламга керде. Болар Мәккәнең дәрәҗәле кешеләре иделәр. Хәзрәте Госман бине Гафанның иман китерү вакыйгасын китаплар бу рәвешле хикәя кылалар. Госманнын таныш бер хатыны бар иде. Анын исеме Сугьдә иде. Кәрәз бине Рабига кызы булып, кяһен. ягъни жрец хезмәтендә иде. Көннәрдән беркөнне Госман анын янына килде һәм үзенең язмышы хакында күрәзәлек итүен сорады Сугьдә исә; — Сиңа бер хатын насыйп булыр, әмма син аннан алда хатын күрерсең, өйләнгән булырсың, ул да синнән алда ир күргәннәрдән булыр. Бик чибәр һәм акыллы хатын, ул - олуг пәйгамбәр кызы булса кирәк дип хәбәр бирде Бу сүзләрдән Госман бине Гафан аптырап калды. Хатын дәвам итте: Бу көннәрдә Мәккәдә бер олуг пәйгамбәргә вәхи килгән, ул үз диненә башкаларны да өнди Кемнәр аның юлыннан китәр, гыйлем диңгезендә йөзәр, кемнәр аңа каршы чыкса, муеннарын кылыч кисәр, диде. Бу сүзләрне ишетүгә. Госман бине Гафан Әбу-Бәкер янына килде, йомышын сөйләп бирде. Хәбәрләргә караганда, шушы утыруда Госман мәҗлес алдында иман китерде Мөселманнар да Кәгъбөтуллада кяферләргә катышмыйча гына намаз укый торган булдылар Моңа исә Мәккә кяфср.тәрснен ачуы килде, һаманһаман тавыш чыт арып тордылар Шулай бер тапкырында бу кяферләр мөселманнарга каршы бигрәк каты гауга күтәрделәр, иманлы- ларны хакарәтли башладылар. Дога кылып утырган Сәгыйть бине Әбу- Ваккасның кул астында бер-бер әйбере булып, ул анын белән үзенә каршы төкрекләрсн чәчеп килгән кяфернетт маңгаена сукты, тегенең башы тишелеп, йөзенә кан атып төште. Асылда бу кан мөсе тманнарнын кяферлардан чыгарган каннарының тәүгесе булды Моның өчен алар Аллаһы тәгаләдән ярлыкау үтенделәр, әмма Бөек Ходай бу зшнең дөреслеген белеп торды һәм Сәгыйтькә авыруларны дога белән терелтү өстенлеген бирде. Аның укыган догасы шифалы булып, һәрбер хаста ксмсәнәгә файдасы тими калмады Китапларда исә Сәгыйть бине Әбу-Ваккасның картлык көнендә күзе сукыраюы бәян ителә. Әйтәләр ки. аңа мөселманнар килеп И Сәгыйть, синең догаңның шифасыннан без барчабыз да савыктык. авыру тазапларыннан арындык. Ни өчен үзен өчен дә бер дота кылып. Алладан савыгу сорамыйсын- ’ диделәр. Аларга каршы Сә- гыйгь бине Әбу-Ваккас И мөселман кардәшләрем. Аллаһы тэт аләнең казасы минем өчен сөекле, шуны аңлагыз! диде. Мөхәммәт пәйгамбәрнең иманга чакыруларына колак салып, мөселман булган кешеләр Мәккә шәһәрендә арта торды Аларның ислам дине алулары хакында аерым-аерым сөйләп ropy мөмкин булмаганлык тан. боларга тукталып тормадык. Вәхи килгәннән соң өч ел кичте. Көннәрнең берендә Аллаһы тәгалә Мөхәммәт рәсүлгә халыкларны ислам диненә өндәргә боерды Пәйгамбәр хак диненә барчасын чакыра башлады. Аннан сон Саффа тавына килде дә И корәишләр. барчагыз да җыелышып килегез, сүзләремә колак салыгыз, дип аваз саллы. Халык җыйнала башлады Ул сөйли торды Аллаһы тәгалә миңа вәхиен җиткерде, үзенең рәсүле, пәйгамбәре итте, дип Аллаһыбызнын китабыннан Коръән аятен укыды Әмма аның сүзләре ахырына ирешкән. Әбү-Ләһәп килеп Минем туганымның улы дивана булган, анын сүзләренә колак салмагы з. оммә i ere здән аерылмагыз, дип Мөхәммәт не бүлдерде Аның шушы сүзләреннән сон Мөхәммәт пәйгамбәр аптырап калды, өенә кайтып кит те. Ул көнне беркем до мөселманлыкка күчмәде, иман китермәде Мөхәммәт рәсүл дога укыды. Аңа Җәбраил галәйһис-сәлам килеп: - Башка бу юл белән кяферләрне иманга чакырма, алар сиңа үчләшерләр, бер-берсеннән куркып, хак юлга басмаслар, аларны дингә башка төрле итеп өндә,—дип хәбәр бирде. Мөхәммәт пәйгамбәр шушыннан соң үзенә кунак итеп кырыклап карендәшен вә туган тиешлеләрен чакырып, мәҗлес корырга булды. ӘбуТалипны, Габбас, Әбу-Ләһәп һәм башкаларны чакырды Сый әзер- ләтте. Кунакларга табак тутырып ит китерделәр. Башлап Мөхәммәт авыз итте, башкаларга табакны тапшырды. Сыйланганнан соң, катык-сөттән ясалган әйрән бүлделәр. Моны да барысы да эчеп туйдылар. Рәсүл сүз башларга гына торганда, Әбу-Ләһәп: Безнең Мөхәммәткә сихер уты төшкән булса кирәк, шуны берегез дә сизмиме?—диде. Аның бу сүзләреннән соң Мөхәммәт пәйгамбәр: — Синең кабиләңнән һичбер кемсә үз халкына ярамаслык эш кылмады, ә син шуны эшләдең...— диде. Бу сүзләрдән мәҗлестәге барча кунаклар мәмнүн булдылар, Мөхәммәт ягына авыштылар. Бу хәлне күреп торган пәйгамбәр, сүзгә керешеп, үзенең Аллаһы тәгалә тарафыннан сайланган оәсүл булуын, башкаларның иман китерергә тиешлеген аңлатып бирде Жэм: — Кемнәр хак юлга керәләр, алар минем карендәшләрем булалар, кемнәр исә каршы төшәләр, алар минем дошманнарым,— диде. Бу утыруда Гали калкып, үзенең ислам диненә керүен хәбәр итте. Шуннан соң Мөхәммәт: — Ул минем олугларымнан булыр, аның әмере сезнен өчен дөрес булыр, аның сүзенә итагать итәрсез.— диде. Мөхәммәтнең бу сүзләреннән корәишлөр көлешә башладылар, ӘбуТалипка: - Карендәшеңнең улы әйткән сүзләрне ишеттеңме? Инде Гали улыңа итагать итәсең, аның әмерен үтәрсең,—диделәр. Бу сөйләшүдән соң кяферләрнең кирелеге тагын да арта төште. Мәккә олугларыннан булган Әбу-Җәһил һәм аның иярченнәре Мөхәммәтне ничек булса да үтерергә карар кылдылар. Кяферләр арасында манга килүчеләр булса да. Мәккә шәһәре көферлек диңгезенә баткан килеш кала бирде. Мөхәммәт пәйгамбәргә каршы торган горуһның башында ӘбуҖәһил бине Һашим тора иде. Аның рәтендә мактанчык байлардан вә кабилә башлыкларыннан бу кемсәләр бар иде: Әбу-Ләһәп бине Габ- делмотталип, Гакабә бине Әбу-Мәгыйт, Хәким бине Әбул-Гас, Өмәййәт бине Хәләф, ӘбуКаййас бине Рәйгаф, Назар бине әл-Харис, Мөнәббиһ бине әл-Хиҗаҗ, Саип бине Фәйз, Гасыйм бине Сәгыйть. Харис бине Каййас. Әсвад бине Габделәсәд, Гасыйм бине Һашим. Аллаһы тәгаләнең аларга ләгънәте төште. Пәйгамбәренә аларны һәлак итәчәген белдерде. Көферлек диңгезе кара дулкыннарын уйната бирде. Карап торып халыкны Әбу-Җәһил ахмаклары Мөхәммәт пәйгамбәргә каршы өндәде. — Ул күренә калса, өстенә таш атыгыз!—дип котырттылар. — Безне ата-бабадан килгән динебездән аермакчы була, исламга чакыра, һәлак итмичә, аннан котыла алмабыз.—диделәр. Кяферләрнең яманлыгы эч-бавырларын актарып кайнады. Мөхәммәтнең кая да булса барганын күрсәләр, яки изге азанын ишетсәләр, кубарылып шунда килерләр, аңа ташлар ата башлар иделәр. И Мөхәммәт гаҗиз булды Җәбер һәм золымны күп күрде Көннәрдән беркөнне аны базар халкы да ташлар атып каршы алды Бу кяферләр котырган эт өереннән бер генә сыйфат белән дә аерылып тормас иделәр. Мөхәммәтнең аяклары җәрәхәтләнде Көн эссе иде. Канга батты, йөрәге өзгәләнде. Әмма күз яшен күрсәтмәде. Сабырлык вә горурлыгын югалтмады, кяферләр алдында аяктан егылмады. Шушы эт төркеменең кан күрүгә бугазы тыгылуын көтте. Алардан азат булгач, өенә кайтты Күңелендәге рәнҗүләрен Аллаһы тәгаләбезгә мөнәҗәт белән сөйләп бирде: — Йа Илаһи, синең теләк белән һәр ни килә; килә калса, хуш. кабул итәм. Ләкин зәгыйфеңне вә гаҗизеңне күрәсеңдер. Бу җәбер вә золымнарны үзеңнең ризалыгың өчен чиккәнемне-күргәнемне дә беләсеңдер Ярдәм итү өчен көчең җитәдер ..— дип. дога кылды Шул мәлдә аның янына Җәбраил галәйһис-сәлам килеп иреште — И Аллаһы тәгаләнең яраткан колы Аның сәламнәрен кабул итеп ал. Ул синең хәбәреңне ишетте Җиргә бер фәрештә иңдерде. Аны синен сүзеңне тыңлар өчен җибәрде. Бу фәрештәгә таулар буйсына, әгәр геләр булсаң, җиренә җиткерер, дип Җәбраил галәйһис-сәлам Мөхәммәт пәйгамбәргә аңлатып бирле. Ул да булмады, рәсүл янына тауларга кодрәте җитүче фәрештә килде. Әйтте: — Йә Мөхәммәт, миңа Аллаһы тәгаләдән боерык иреште Мәккәнең ике ягындагы тауларны бер-берсенә чәкештерермен. Ни Мәккә, ни аның әһеле исән калмас. Ике тау астында көл булып изелерләр Әмереңне әйт! диде. Мөхәммәт уйга калды Бу кадәр рәнҗетүләре өчен Мәккә әһеленә үчне кайтару мөмкин иде. Әмма Мин халкымның һәлак ителүенең сәбәпчесе булыр өчен килмәдем. Аларны Аллаһы тәгалә җир йөзендә бар кылган икән һәм ара тарына мине рәсүле итеп күндерүне кирәк тапкан икән, мин бөтенесен мөселман итми вә һәммәсенә Аллаһы тәгаләнең берлеген танытмый юлымнан кайтмамын Ни золымнары булса да. түзәрмен Аллаһы тәгалә бурычын үтәү юлы изге юл. Аннан тайпылмам! дип җавап бирде бу фәрештәгә Мөхәммәт пәйгамбәр Шушы вакыйга Мөхәммәт галәйһис-сәламнең башка пәйгамбәрләр белән чагыштырганда никадәр бөек вә өстен булуын күрсәтте Ул вакытларда да корәиш кабиләләре изге саналган Кәгъбәгә хаҗ кыла вә аны зурлый иделәр. Бу хаҗ кылырга килгән халыкка күпне күргән һәм арада хөрмәт казанган Вәлид бине Мөгайрә Мөхәммәт пәйгамбәр хакында вә дине турында сөйләде Арадан күпләр иман китерделәр Бу эшләр Мәккә кяферләренә ошамады Алар гыйбадәтханәдә шулар хакында җыелышып сөйләшә башладылар Шулвакыт урталарына Мөхәммәт килеп керде. Син ни өчен безнең корәишләрне бүләсең, аларны бер-берсенә каршы куясың? дип кяферләр аңа ябыштылар Безне динебездән аерып. башка юлга өндәвеңә түзеп тордык, инде лә түземлегебез бетте, дия-дия орыша, тавыш чыгара башладылар Араларыннан Мөхәммәт пәйгамбәр имин чыгарлык түгел иде Әмма ул үзенең хак юлыннан ваз кичмәде Икенче көнне лә кяферләр җыелыш кордылар Ачу зәһәрен чүмереп. һаман да уйларын ахмаклык баганасыннан чишеп җибәрергә ашык мадылар. _ Ул сүзебезгә колак салмый. Нарчабызны ла харап итәргә уйлый икән Үзен үтерик, дип сөйләйделәр. Шул вакытта араларына тагын ла Мөхәммәт пәйтамоәр килеп керде Тегеләр аңа һөҗүм ит теләр. Гакабәт бине Әбу-Мәгыйт аның янына килде Ике куллан Мөхәммәтнең якасына ябышты Вакыйгалар шул рәвешле барган вакытта арага Әбу-Бәкер үтеп: — Сез әле Мөхәммәтне харап итеп, үтерергә уйлыйсызмыни?! Бөтен кавемемне күтәреп китерермен. Ул безләргә изге аятьләр тапшырды,— дип әйтергә өлгермәде, кяферләр барчасы, пәйгамбәрне ташлап, Әбу- Бәкергә ябыштылар. Аны егып, типкәли башладылар. Ул арада халкына хәбәр ирешеп, Бәни-Тамимдар килеп җитте һәм Әбу-Бәкерне кяферләр кулыннан йолып алды. Бу әле гаугаларның башы гына иде. Кяферләрнең йөрәк түренә шәйтаный коткы кереп оялады, бәгырьләрен кимерде. Алар, бер йортта җыелыш корып, янә дә Мөхәммәтне үтерергә килешенделәр. Хәбәр Хәдичә ханымга иреште Кайгыга калды. Йөрәге тынычсызланды. Аһ орып, пәйгамбәр янына килде һәм хәсрәтен бәян итеп бирде. Аның сүзләрен тыңлаганнан соң. үзен үтерергә исәп тоткан кяферләр арасына килеп керде дә аларның йөзләренә тузан сипте. Бу хәлдән барчасы аптырап калды. Көннәр үтә торды. Кяферләр арасыннан бер кешене күндереп, Мөхәммәт пәйгамбәр белән сөйләшергә вә иманга чакыруыннан туктатырга үзара килештерергә җибәрделәр. Ул кемсә, хәбәрләргә караганда, ӘбулВәлид иде. Рәсүл янына үтеп сәлам бирде һәм: — И корәиш арасында танылган борадарым баласы, сүзләремне тыңла, үгетләремә колак сал,— диде. Әгәр сиңа хатын кирәк булса, араларыбыздан чибәр кызны табып бирербез, әгәр дә инде байлык эзләсәң, алтын-көмешкә күмәрбез, телисең икән инде, барыбызга шәех итеп куярбыз. Әмма көчәя барган каршылыкларны бетер дә ата-бабадан килгән динебездән аерма! — дип ник килгәнлегеннән хәбәрен бирде. Мөхәммәт пәйгамбәр Коръәннән бер аятьне укыды һәм сәҗдә итте Әбул-Вәлид аның сүзләренә колак салып торды Артыннан ихтыярсыз рәвештә кабатлады, ияреп сәҗдә кылды Рәсүл догасын тәмамлады. . — Йә Әбул-Вәлид, укыган аятьләремне ишеттең, инде бар, юлында бул!—диде. Илче үз кавеме янына китте. Кяферләр аның һаман да әйләнеп кайтмаганы өчен борчылып тора иделәр. «Берәр сихер кылмадымы?» — дип тә сөйләнделәр. Әбул-Вәлид алар янына кайтты һәм Мөхәммәтне мактап сөйләргә тотынды: — Аннан шундый да җанга рәхәтлек бирә торган сүзләр ишеттем ки, аларны моңа кадәр һичкаян вә һичкемнән ишеткәнем булмады.— диде. Кяферләргә бу сүзләре ошамады. Алар: — Мөхәммәт сине сихерләгән.— ди башладылар. — Мин сезгә күргәнемне вә ишеткәнемне сөйләдем, ышану-ышан- мау — үз эшегез,—дип белдерде Әбул-Вәлид. Кяферләр Мөхәммәт пәйгамбәрне сихер иясе вә кешеләрне аздыручы дип мыскыл итәргә теләделәр. Шулай итеп, аның дәрәҗәсен төшерергә теләделәр. Әмма моңа карап. Мөхәммәт галәйһис-сәлам аларга бәддога укымады, Мәккәнең вә аның иминлеген саклады, сабыр итте. Көннәрдән беркөнне кяферләр Кәгъбәгә җыелыштылар. Әбу-Җәһил монда бер үлгән дөянең эчәгеләрен төяп алып килде. Мөхәммәт пәйгамбәр бу вакытта Кәгъбәтулла эчендә намаз укый иде. Әбу-Җәһил: - Кайсыгыз батырчылык итеп аның өстенә бу дөя эчәгеләрен өяр? —дип сорады. Арада бәдбәхет Гакабә бине Әбу-Мәгыйт тә бар иде. Ул шушы яман эшне башкаруны үз өстенә алды. Батырчылык кылды. Мөхәммәтнең догада вакытында аркасына бу эчәкләрне китереп салды. Әмма пәйгамбәр намаздан бүленмәде. Бу хәбәрләр Фатыйма ханымга иреште. Ул, урыныннан кубып, монда килде. Пәйгамбәрнең аркасыннан сасы эчәкләрне алып ташлады' 52 Бу вакытта МөхәЛгмәт намазын тәмам итеп, аннан туктаусыз көлешеп торган кяферләргә таба борылды һәм: — Әссәламегаләйкем. Әбу-Җәһил бине Һашим. Гакабә бине Әбу- Мәгыйт, Шәйбә бине Рабига, Вәлид бине Гакабә. Гакабә бине Могыйт. Аби бине Хәләф, Гомәр бине Вәлид,—диде. Күз алдына Аллаһы тәгалә әмере белән килер көннәрдә булачак Бәдер сугышы вакыйгалары килде, мәҗүси кяферләрнен вафаты вә һәлакәтләреннән хәбәрләр иреште. Пәйгамбәрнең күңелен тәвәккәллек ташы ныгытты Бу эш белән кяферләр тынычланып калмадылар. Мөселманнарны җәберләү вә мыскыллау юлыннан иман тарафына борылырга җаннарының көченнән килмәде Үчлек ташлары кызганнан кызды Хәбәрләрдә шулай сөйләнелә ки, кяфер Өмәййәт бине Хәләфнең Билал исемле колы бар иде. Ул кемсә (Алланың ана рәхмәте яусын) хак мөселман булып, хуҗасына сиздермичә генә Кәгъбәдә Аллаһы тәгаләгә табына иде. Моны бине Хәләф белеп алды, кайнарланып, үч богавын аның муенына салды. Бик эссе җәй көннәре булганлыктан, ком вә ташлар уттай кайнарланып кыза һәм атларның тояклары да пешә торган вакыт иде Өмәййәт исә колы Билалны ни рәвешле җәберләргә вә мыскылларга кирәклеге хакында Мәккә кяферләре белән киңәшге Шуннан сон Билалны кайнар комга бәйләп салды, шул рәвешле көн-төнен үткәртеп, тәмам хәлсезләндереп бетерде. Болай гына да аның ачуын суыта алмады. Билалның тәннәре кояш вә ком эсселегеннән мәлҗерәп, услып-уелып төштеләр. Бәдбәхет бине Хәләф исә җәзалауны тагын да дәвам иттерде. Билалны кайнар таш өстенә кигереп салды, миш ерәүлөтепгарипләтеп бетерде, һәм: Иманыңнан кире кайт, юкса җаныңны алырмын! диде Билалның телдә сүз әйләндерерлек хәле юк иде Әмма ул иманыннан кире кайтмады Алла бердәнбер! дип җавабын бирә белде. Билалның шушы газапларын күреп, ком вә ташларда изаланган чагында аңа Вәрака бине Нуфал очрады, иманнан кире кайтмауның биеклеге хакында берничә каг бәетләр әйтеп үтте. Билалның яман хәле хакында белеп, Әбу-Бәкер хәйранга калды Җәза мәйданына килде Билалның иманы нык булуын ишетеп алды Башта бине Хәләфтән җәберләүләрне туктатуны үтенеп карады Әмма кара кяфер Бу бәндә минем колым, ни эшләтсәм, шул булыр, ни кылсам, шул иркемдә, дип җавап бирде Ул вакытта син аны миңа сат?! диде Әбу-Бәкер Бу колым инде эшкә ярамый, ә сиңа ун алтынга бирә алам, диде бине Хәләф. Әмма бу акчага яр1ы базарыңны сатып алырга мөмкин иде Кем инде шулай итә? Әбу-Бәкер мөселман карендәшен бәладән йолып алу өчен ун бөртек алтынын кызганмады, кабәхәт Өмәййәт бине Хәләф алдына сораганын китереп салды. Үзенә гажәп зур зыян эшләдең, мин моның өчен тиен дә бирмәс идем, дип көлле Әбу-Бәкердән бу бәдбәхет Әмма сахабә югалып калмады: Юк. гажәп зур файда эшләдем, әгәр дә бу бәндә бәрабәренә бар байлыгымны сорасаң да, жәлләмәс идем, дин җавап бирде, мөселман карендәше Билалны кара козгын авызыннан тартып алды, өенә кигереп юындырды, өстенә яхшы киемнәрен кидерде һәм халык алдында аны азаг кеше дип игълан итте. Мәккә кяферләре мөселманга кергән яки мөселманлыкка авышу хә ген гә бп пан ко г гарын А.нкр ш җәга или баш гады тар Бер гарен икс дөя арасына тагып һәлак иттеләр, кайсыларын кайнар сахра комында харап иттеләр, күпләрен кыйнап үтерделәр. Әмма ирекле кешеләрдән булган мөселманнарга кул сузарга кодрәтләреннән килмәде Кан өчен кан белән түләү кануны яшәгән бу шәһәрдә берәүнең туганын үтерә калсаң, аның кардәш ыруы үзенең башына җитмичә, кан белән үчне кайтармыйча суынмый иде. Шунлыктан Мөхәммәт пәйгамбәрне дә харап итә алмадылар. Әмма бу эшкә Мәккә кяферләренең куллары кызышып торды, әле берсе, әле икенчесе сәбәп эзләде. Бары тик Мөхәммәтнең сабыр холыклы вә түземле булуы гына аны күп авырлыклардан һәм көтелмәгән хәлләрдән саклап калды. Мөселманнар илдән китәргә, кайда булса да сыену эзләргә киңәштеләр. Әбу-Җәһил һәм аның кара җанлы иярченнәре, якын-тирә кяфер кабиләләре исламда булган сәүдәгәрләрдән әйберләр сатып алмаска, алар белән аралашмаска килештеләр. Сәүдә белән яшәүче, сәүдәдән башка тормышларын күз алдына да китерә алмаучы мөселманнар өчен моннан да зур авырлык бар идеме икән?! Җәбер-золым өстенә ачлык тырнагы да аларның якаларына таба кулын сузды. Бу хәлдән бары тик Мәккә кяферләре арасыннан китү белән генә котылып була иде. Мөхәммәт пәйгамбәр беренче һиҗрәт, яки «тәүге китү» дип аталган шушы күченүгә рөхсәтен бирде. Тәүге һиҗрәт у вакыйга пәйгамбәрлек иңгәннең бишенче елында, ягъни 615 елда булды. Мәккә кяферләренең җәбер-золымыннан хәлләре авырлашкан мөселманнар Мөхәммәт пәйгамбәр янына килделәр һәм аннан кайда булса качып котылу өчен рөхсәт сорадылар, Мәккәне ташлап китәргә теләкләрен белдерделәр. Пәйгамбәр аларга җавап бирмәде. Шуннан соң Әбу-Бәкер ӘсСыйддыйк Мөхәммәт галәйһис-сәлам янына керде, әйтте: Бине Гомәр вә бине Габдешәмесләрнең җәбер-җәфа күрүләре чиктән ашты, башка мөселманнарның да тормышлары авырлашканнан авырлаша бара, аларга Мәккәне ташлап берәр тарафка китәргә рөхсәт бир?—дип үтенде. Мөхәммәт пәйгамбәр Хәбәш тарафына ишарә ясады. Хәбәш җире эфиоплар яши торган ил иде. Аның табигате һәм һавасы да Мәккәнеке төсле булып, диннәре дә мәҗүси түгел, бәлки Гайсә пәйгамбәр шәригатендә иделәр. Ислам халкы сәүдәгәр булганлыктан, хәбәшиләр өчен аларның монда килүе дә кулай күрелде. Унбер кеше ир затыннан, дүрт кеше Мөслимәләрдән Хәбәш җиренә һиҗрәт иттеләр. Аларга баш итеп Госман бине Гаффан һәм аның хатыны— Мөхәммәт пәйгамбәрнең кызы Оркыя (Рәкия) ханым билгеләнде. Алар киттеләр. Озаткан мөселманнарның җаннары телгәләнеп вә суелып калды. Әмма күңелләрендә ышаныч уты бар иде әле: бәлки Хәбәш илендә ахмак Әбу-Җәһил коткысына бирелгән кяферләрнең җәбер-золымыннан алар булса да сакланып кала алырлар? Бу һиҗрәттән соң Мөхәммәтнең күңеленә авыр уйлар килде. Җәбер вә золымның чиге булмау сәбәпле ул үзен диндәшләре алдында кыен хис итә иде. Пәйгамбәрнең бу халәтен, ни хикмәт. Иблис мәлгунь сизенеп алды һәм дә аны дога вакытында саташтырырга уйлады. Теләге кабул булсын өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланырга тырышты. Ул көнне Мөхәммәт галәйһис-сәлам Мәсчет Хәрамда намазда яңа бер аять укыды. Аңа ияреп барган мөселманнар аптырашта калдылар. Кяферләр исә сөенделәр. Вәлид бине Әл-Мөгайрә, Сәгыйть бине Әл-Гас, башка бер риваятьләрдә исә Гакабә бине Рабига. Өмәййәт бине Хәләф кебек кяферләр бу аятьтән соң күңелләрендәге сөенечләрен яшерә алмадылар. Алар җиргә ятып сәҗдә иттеләр. Араларында булган картБ Бу сүзләр Мөхәммәт галәйһис- сәламне аптырашта калдырды. Хэгере яхшы булганлыктан, укылган аятьне кабат исенә алды. Гаҗәпләнүе чиктән ашты. Әмма бу аятьнең ни-нәрсә икәнлеген, кайдан килүен белә алмады. Әлеге дә баягы Җәбраил галәйһиссә.тамнсн Аллаһы тәгаләдән китергән вәхие булмадымы икән. дип. үзен юатырга тырышты, әмма бу ышанычы бушаган күңелендә урын таба алмалы. Ул белә иде: Аллаһы тәгалә сүзенә икеләнеп карарга һич тә ярамый Аннан иңдерелгән һәрбер кәлимә үз заманына муафыйк рәвештә һәм дә мөэминнәр күңеле икеләнүсез кабул итәрлек хәлдә җибәрелә, юкса бәндәләр болай да кара вә караңгылар, саф илаһи сүзне дәверләр берлегендә җепкә тезеп бирсә, анлый да алмас иделәр Әмма бу аять? Ышанасы да килми Кяфер- ләрнсн потлары Бөек Хода янәшәсенә куелды, ничек булды соң әле? Бу хәлне ничек аңлатырга? Кяферләр рәтенә басу белән бер түгелме бу? Күңел ниргәсе бозылуга шунда ук шик-шөбһә корты да үзенең барлыгын сиздерде. Гүяки чыннан да шәригать дивары сүтелеп, дин бинасы җимерелә башлар кебек иде Юк. Вәлид бине Мөгайрә ялгышмады. Исламның артка китүе хакында белеп әйтте Ни хикмәт эш бу? Мөхәммәт пәйгамбәр үз йортына әнә шундый хәсрәтле уйлары белән кайтып керде Әмма Аллаһы тәгаләнең рәхмәте киң иде Шушы хәлендәге Мөхәммәткә Җәбраил галәйһис-сәлам килде һәм аңа яңа бер аять китерде. Аллаһы тәгалә пәйгамбәренә эшне шушы вәхи белән аңлатып бирле. Шайтан килүе һәм. күңеленең какшаган чагыннан файдаланып. ялган сүзне колагына пышылдавы хакында белдерде. Пәйгамбәрләр дә Шайтан коткысыннан азат түгел иде шу i Мәккә кяферләрс Мөхәммәтнең яңа гына телендә булган аягь хакында хәбәрләрен бөтен шәһәргә вә әйләнә-тирәгә таратып, ахмакларны шатлыксөенеч диңгезенә чумдырдылар Әмма иртәрәк куанган булып чыктылар Пәйгамбәрнең үт янышын төзәтүе. Шайтан коткысыннан арынуы хакында ишеткәч, барысы .да өсләренә салкын су сипкәндәй суындылар. Әле генә: корылар исә. сәҗдәгә килә алмау сәбәпле, учларына туфрак алып, аны күкрәкләренә сиптеләр, шулай итеп, сәҗдә рәвешен китерделәр. Пәйгамбәргә килгән бу аятьнең мәгънәсе кяферләр өчен бик якын иде. Ул аларның Әл-Лаг. Әл-Гузза, Әл-Манат исеме белән аталып йөртелгән потларын теленә алды һәм аларны Аллаһы тәгалә якыннарыннан вә кызларыннан дип атаган иде, ягъни болар олы потлар, алардан рәхим-шәфкать өмет итү тиешледер, дип белдергән иде Кяферләр сөенешеп хәбәрләшә башладылар - Пәйгдмбәр безнең илаһларыбызны телгә алды, алардан рәхимшәфкать өмет итте, әгәр дә аларга табына башласа, үзенә ризык бирербез. юл ачарбыз, диештеләр. Вәлид бине Мөгайрә исә хәзрәткә әйтте: Йә Мөхәммәт, син безнең юлга кайттың, шәригатең ахырына КИЛӘ. ДИ II — Мөхәммәт безнең потларыбызны күк Алласының якыннары дип атады, аңа җәбер вә золымны туктатыйк, юлына аркылы килмик,—дип сүз айгырларын чаптырган кяферләр инде хәзер: — Мөхәммәт илаһларыбызның гали булуын тануына бик тә пошынган, үз юлына кире кайткан,—дип җәбер-җәфаларын арттырырга карар иттеләр. Мөселманнар исә, шушы соңгы хәбәрләрне ишеткәннән соң, күңелләрен ныгыта төштеләр, гүяки, авыр болыт өсләреннән үтеп китеп, аларга кояш якты йөзен күрсәтте, гүяки, әле яңа гына кар төшеп шиңдергән чәчәкләрне ягымлы нур кабат терелтте. Хакыйкать юлы үзенең эзенә кайтты. Иблиснең хәйләсе барып чыкмады. Мөселманнарның беренче һиҗрәте хакында кяферләр белән идарә итүче башбаштак ахмаклар белешеп алган иделәр. Аларга ничек булса да комачау итәргә тырыштылар. Риваятьләрдә сөйләнелгәнчә, мөселман Госман ибне Мәзгунь исә Вәлид бине Мөгайрә кяфер даирәсенә керә иде. Аның һиҗрәте хакында ишетүгә, Вәлид ничек тә булса шушы туган тиешле энесен алып калырга тырышты. — Мин сиңа тәрбия бирдем, үземнең улым кебек карап үстердем, һичбер кимсенү күрсәтмәдем, ә син исламга кердең! — дип аны ачуланып карады Мөхәммәт иярчене булудан тукта, мин сиңа кадер-хөрмәтемне кылырмын,— дип үгетләп тә карады, әмма Госман иманына тугрылыклы булып калды. — Мин синең тәрбиядә торуга караганда Аллаһы тәгаләнең карамагында булуны артыграк күрәм! — дип җавап бирде. Вәлид аны якалап алды, мәсчетнең көньяк тарафына китереп, кабаттан орышуын дәвам итте. Хикәятләр шулай хәбәр итә ки, Госман бине Габделмөгайрә килде һәм Госман бине Мәзгуньгә таба якынаеп, аның күзенә сукты. Туганының күз төбе күгәреп чыкты. Моңа Вәлид, канәгать булып: — Менә минем тәрбиямнән чыктың, инде кимсенүләргә юлыктың,—дип авызын ерып көлде. Моңа каршы Госман: — Миңа бу мөгамәлә бик тә хуш!—дип җавап бирде. — Ни өчен?—диде Вәлид аптырап. — Боларны мин ахирәт көненә саклармын, —дип горур гына җавап бирде аңа Госман. Вәлиднең ерык авызыннан өркү галәмәте күкрәгенә үтте, тәкәбберлеге шиңеп калды. Мөселманнар, ике ай дигәндә, Хәбәши иленә җиттеләр һәм монда үзләренә сыену урыны таптылар, сәүдәләрен җәелдереп җибәрделәр һәм Мәккә мөселманнары белән сату-алуны җайга салу эшен башладылар. Янә бусы да билгеле булсын, аларның берничәсе шушы илдә мәңгегә калачак иде, бер төркеме исә Мәдинә шәһәренә киләчәк, арадан берничәсе ялгышып, Гайсә пәйгамбәр шәригатенә күчәчәк. Әмма, шул ук вакытта, бу беренче һиҗрәтнең әһәмияте дә зур иде, чөнки мөселманнар вә аларның шәригате хакында күрше дәүләтләр дә хәбәрдар була башладылар Гайсә пәйгамбәр шәригатендә булган хәбәшиләр исә гарәпләрнең Алла юлына басуларына, әлбәттә, сөенделәр. Шуңа күрә мөселманнардан шикаять белән килгән Мәккә кяферләренең сүзенә колак салмадылар. Икенче һиҗрәт у икенче һиҗрәт тә Хәбәшиләр иленә булды. Мөхәммәт пәйгамбәр рөхсәтен биргәннән соң Аллаһы тәгалә ярдәме белән йөз дә өч кемсәнә мөселман юлга җыенды. Аларның сиксән икесе ир затыннан, калган егерме бере хатынкыз иде. Соңыннан егерме дүрте генә (ирләрдән) Мәдинә шәһәренә килә алдылар, алар белән бергә егерме хатын да кайтты. Әмма бу хәлләргә хәзергә ерак әле г Б Беренче һиҗрәт белән киткәннәр арасыннан берничә кемсәнә Мәккәгә әйләнеп кайттылар, үзләре белән бүләкләр дә китерделәр һәм — Хәбәшиләр җире безнең табигатебез төсле үк күркәм. һавасы исә безнекеннән дә яхшы, төрле җимешләргә вә ризыкларга бай. үзләре дә бер Аллага табынып, корбан чалу кебек эшләрне көн дә хасил кылалар, ятимнәрне вә сукбайларны хөрмәт итәләр,— дип. тәэсирләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Без мөселманнар өчен аннан да кулайрак җир юк.—дип Мөхәммәт пәйгамбәрне дә Хәбәшиләр иленә чакырдылар Әмма Рәсүл: — Минем һиҗрәтем өчен Аллаһы тәгаләдән әмер ирешкәне юк, мин монда калам.— дип катгый рәвештә белдергәч, бу хакта кабаттан кайтарып сүз башлаучы булмады. Бу хәбәрләрне ишеткәч, корәиш кабиләсенең кяферләре гаять тә ачуланып, мөселманнарга карата җәбер-золымнарын гагын да арттыра төштеләр Арада Әбу-Бәкернен дәрәҗәсе зур иде Артыннан күпләрнең мөселманлыкка авышуларыннан өреккән кяферлар исә аңа каршы золымны төрле яклап арттыра төштеләр. Исәпләре буенча шулай иде ки. әгәр дә Әбу-Бәкер кебек җан дусты булмаса. Мөхәммәт пәйгамбәрне җиңәргә мөмкин, имеш Әбу-Бәкернең Мәккәне ташлап чыгудан бүтән һичбер чарасы калмады Шушы уе белән пәйгамбәр янына килде Әмма сүз башларга кыймады. Мөхәммәт белән аерылышу фикере аның йөрәгенә кара кан булып ятты. Әмма китмичә дә һичбер чарасы калмаган иде Әбу-Бәкср Мәккәне ташлап чыкты Күңеле тулы сагыш каралыгын вә авыр тойгыларын күтәреп. Хәбәш тарафына таба юл тотты. Алга барыр!а аягы тартмады, кире кайтырга батырчылыгы җитмәде Бәни- Ләис кабиләсенә килеп чыкты Боларның башлыгы булган Харис бине Йөзидәгә төште. Аның белән күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашып. Әбу-Бә- кер үзенең Мәккәдән ки теп барышы хакында әйтте. Юк, синең кебек хөрмәтле вә кешелекле затның Мәккәдән китүе бер дә дөрес һәм дә мәгъкуль эшләрдән түгелдер. Син кешеләргә күпме яхшылыклар кылдың, холкың да. сыйфатларың да ил алдында хөрмәткә лаек, дип Харис аны кирегә борырга тырыш гы Минем инде Мәккәдә яшәргә бер генә дә чарам калмады, алар күрсәткән җәбер-золымга түзеп торырлыгым да юк хәзер, мин инде китәрмен, диде аңа каршы Әбу-Бәкер. әмма барыбер аягы тартмады. Китмә, диде аңа кабилә башлыгы Мин сине үз канат аегыма алам, үзем барып Мәккә корәишләре белән әңгәмә кылам, синең кебек асыл затларның Мәккәдән китүенә берсе дә сөенмәсләр, кире кайтабыз.—диде ул сүзен тәмам итеп Алар Мәккәгә килделәр. Харис шунда корәишлөр белән әңгәмә тотып сөйләште. Әбу-Бәкерне үз канаты астына алуы хакында хәбәр бирде Шуннан соң Мәккә кяферләре Әбу-Бәкернең Мәккәдә калуы безнең өчен бер дә кулай |үгел. ул безнең арадан кешеләрне үз диненә кертә, үзенә ияртә. Без каршы1 диеп шаулаштылар. Сүз дәвам итеп, ахырдан - Сез канат астына алу аркасында гына шәһәребездә калдырабыз, әмма ләкин шартыбыз бар Үз диненнән кайтсын, башкаларны исламга өндәмәсен, диделәр. Шартны Харис кабул итте. Әбу-Бәкер Мәккәдә яшәп калды. _ Иң беренче эш итеп, ул үзенә аерым мәсчет булдырды, шунда гыйбадәт кыла башлады Ана ияреп, кайбер кяферләр исламга керә тордылар Корәишлөр, моны сизенеп. 1агын тавыш куптардылар Харис бине Йәзидә катына килеп, шикаяib иг теләр, шартларның төгәл үтәлмәвен белдерделәр Бу сүзләрне ишетүгә Бәни-Лөис кабиләсе башлыгы Әбу-Бәкер алдына килде, шарт тарный бозылуын белдерде һәм аны үзенең канат астыннан чыгарды, иминлеген сакламаячагын әйтте — Мин синен өчен корәишләр белән дошманлашырга җыенмыйм, ярдәмемне кабаттан күрмәссең.— диде. Аңа каршы Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк. — Аллаһы тәгалә үз ярдәменнән аермасын, бар теләгем шул,— дип җавап бирде. Мөселманнарның горурлыгы вә иманнарының ныклыгы кяферләр- нең каршында янар уттай тәэсирле иде. Хәбәш иленә киткән мөселманнарның тормышлары алга таба китүе хәбәрләре корәишләргә килеп ирешүгә, алар үз якларыннан бер илчелек төзеп, бу ил падишаһына үзләренең гозерләрен җиткерүне кирәк таптылар. Бик күп бүләкләр әзерләп, Гамер бине Әл-Гас вә Гомәр бине Әл-Вәлид, ә бер риваятьтә исә Габдеррахман бине Рабига исемле кемсәләрне Хәбәш падишаһы Нәҗаши хәзрәтләренә күндерделәр. ’ Илчеләр, көймәгә утыруга, авызларына шәраб коя башладылар. Юл җиңеллеге дигән булып, һаман шул Шөгыльләрендә булдылар. Әмма шәраб үз эшен эшли бирде. Гамер белән Гомәр арасында сүз чыгып, алар башта төрткәләшә, аннан соң сугыша ук башладылар. Форсаттан файдаланып, Гомәр җаен туры китереп, Гамернс җәһәт кенә суга төртеп төшерде. Төпсез диңгезнең шомлыгы Гамерне тиз айнытты. Ул ишкәккә ябышып калды һәм һәлакәттән котылды. Бу хәл Гомәрнең үзен дә шәраб исереклегеннән кайтарды. Илче дустына дуслык үтенеп, кул бирде. Гамер гафу итсә дә, күңелендә дошманлык очкыны пыскыган хәлендә калды. Корәишләрнең илчелеге Хәбәш иленә иминлек белән килеп җитте Аларны падишаһ хәзрәтләре Нәҗаши кабул итте. Болар күрделәр. Нә- җашинең янында бик тә гүзәл вә матур бер кол хатыны бар иде Падишаһ аны гел үз якынында тота, хәтта тәхет кырыеннан да читкә җибәрми, бик тә ярата икән. Корәиш илчелеге килгәндә дә бу гүзәл зат падишаһ Нәҗаши хәзрәтләре янында иде. Арадан Гомәргә бик яратып, хәтта, әйтергә кирәк, назлы күзләрен сирпеп. берничә кат карады Моны илчелек сизенде. Падишаһ яныннан чыккач, Гамер: - Сиздеңме, Гомәр. падишаһ янындагы теге гүзәл үзеңә ничек игътибар бирде, форсаттан файда табарга кирәк. Безнең эшебез яхшы тәмамлансын өчен дип әйтәм. аңа бүләкләрне бирик, син аны үзеңнең яныңа чакырырсың, шунда эшне сөйләшеп, аның аша падишаһ белән сүз йөртсәң, бик яхшы булыр иде. дип Гомерне котырта башлады. Монысының исә бик тә кәефе килеп, күңеленә бу эшне беркетеп,, үз җаен җайлады -Бу чибәргә бүләкләрен тәкъдим итеп, үз янына чакырды. Теге исә китергәнне кабул итми калмады. Моны белеп торган Гамер тиз генә падишаһ җәнапләре каршына ашыкты һәм Нәҗашига: — Синең гүзәлең арабызда булган бер иребезгә гыйшык тота. Мин үзебезнең эш файдасына моны әйтмичә кала алмыйм. Әгәр шаһитлар кирәк икән, хәзер барыйк, күрербез,—дип аны Гомәр белән гүзәле янына китерде. Кайбер китапларда падишаһ Гомәрне катил итте, дип хәбәр бирәләр, икенчеләрендә исә Нәҗашиның кинәттән килеп керүен күргән Гомәр акылыннан язып, таулар-сахралар арасында озак гизеп йөргән, шунда аны мөселманнар кулга төшергәннәр һәм хәбескә ябып куйганнар, шунда вафат булган, дип риваять кылалар Ни генә булмасын. Гомәрдән Гамер көймәдә булган дошманлык өчен үч алып, аны мәңгегә Хәбәш илендә мәхрүм бер дивана җан итеп калдыруга ирешге. Бу вакытта мөселманнар арасында татулык вә туганлык хисләре никадәр көчле вә ныклы булса, кяферләр арасында үзара бозылышу вә таркаулык шулкадәр үк зур иде. Килгән илчелек падишаһның алдына күнде. Сарай хезмәтчеләре ришвәт өметендә тордылар. Корәишләр аларның алларына үзләре белән китерелгән бүләкләрен тезделәр. — Йә, әйтегез, гозер-үтенечегез ни-нәрсә?—дип сорады Нәжаши хәзрәтләре. — Безнең монда килүебездә сәбәп бер генә,—диде Гамер бине Гас.— Ул да булса шул ки, безнең Мәккәдә үзен пәйгамбәр дип атаучы бер кемсә хасил булды. Халыкны аздырып, үз диненә өнди башлады Ул Һашим кабиләсеннән булып, үз диненә кергән кешеләрне өммәте вә милләте дип атый башлады. Безнең борынгыдан килгән динебезгә каршы төшеп, бер Аллага табынырга өнди. Анын мөселманнары. Мәккә тормышын ташлап, сезнең илегезгә күченделәр Безгә аларны тотып бирсәгез, илебезгә кире кайтарыр идек? —дип үтенеченнән хәбәр бирде. Нәжаши падишаһ «Инжил» вә «Тәүрат» китаплары белән эш йөртүче вә бер Аллага табынучы булганлыктан, үзенең галимнәре вә китаплары аша бу заманда дөнья йөзенә бер пәйгамбәрнең пәйда буласыннан хәбәрдар иде Шунлыктан ул: — Ул пәйгамбәрегезнең исеме кем була?—дип сорады. Гамер бине Гас исә: — Аның исеме Мөхәммәт,— дип җавап бирде. — Кайсы мәзһәптән?— дип сорады падишаһ — Аларның мәзһәпләре ни-нәрсәдер. белмим, —дип җавап бирде бине Гас. Аның бу җавабыннан падишаһ җәнапләре аптырашта калды һәм: — Ул вакытта без мәҗлес корырбыз, ул кемнәрегезне дә дәшәрбез. Каракаршы утыртып сорашырбыз. Аларны да тыңлау тиешледер. Әгәр дә ихлас күңелдән эш йөртсәгез, сезнеңчә булыр, дип. Нәжаши хәзрәтләре бу утырышын тәмам итте. Хәбәрне мөселманнарга китереп җиткерделәр Алар арадан Җәгъфәрне сайлап. барысы өчен дә ул җавап бирергә тиеш дип таптылар. Чөнки күп кеше сүз алып сөйли башласа, буталу вә тавыш чыгарудан ерак китеп булмый иде. Мөселманнар ислам шәригате буенча эш йөртүне зарур күрделәр Падишаһ үз янына, сарай хезмәтчеләреннән тыш. олы галимнәрен дә чакыртып алды. Илче корәишләр килеп, аның алдында т үбәнчелек белән, башларын җиргә кадәр иделәр Җәгъфәр җитәкчелегендә мөселманнар да килеп җитте Әмма алар баш кагып кына сәламнәрен җиткерделәр, сәҗдәгә килмәделәр. Падишаһ: — Сез ни өчен башларыгызны җиргә терәп, йөзләрегез белән җир сөртеп, сәламнәрегезне җиткермисез? дип сорады. Моңа каршы Җәгьфәр: — Безнең хәзрәтебез Мөхәммәт бары тик Аллаһы тәгаләгә генә сәҗдә кылырга ярый дип аңлатты, башкалар алтында сәҗдә игү шәригатебезгә сыймый, дип җавап бирде. Бу сүзләрне падишаһ яратып кабул итте, күңеле булды. Каршында торган галим-голәмә аларга хөрмәт күрсәтте. Шуннан соң мөселманнарның ни өчен падишаһ тарафына китерелүе хакында аңлатылып бирелде һәм галимнәренә каршы Җәгъфәр. — Сорагыз, җавап бирик, дип белдерде. Сез боларның колларымы? диделәр. Сорауга каршы Гамер. Юк, болар ирекле кешеләр, диде — Боларга тиешле бурычыгыз бармы? дип сорагач: — Юк, диделәр. Берәр кешегезне катил итеп, үтерделәрме. Юк Шунда Җәгъфәр сорау бирде Болар бездән нәрсә таләп итәләр соң.- диде. Гамер сөйлән кипе — Болар безнең потларыбыздан көләләр, илаһи затларыбызны бар дип тә белмиләр, үзебезнең җаннарыбызны кара дип белдерәләр. Кабилә арасында дошманлык тудырдылар. Шәһәребезне таркаттылар. Инде мөселманнар вәкиле Җәгъфәр сүз алды: — Без бербөтен кавем идек, әмма арабызда бер пәйгамбәр туды. Ул безгә Аллаһы тәгалә гыйлемен китерде. Сөйләгән сүзләре күңелебезне уятты, без караңгылыктан котылдык. Әмма кабиләбезнең калган кешеләре иманга килергә теләмәде. Могҗиза таләп иттеләр. Пәйгамбәребезнең китергән дине үзе могҗиза булуын аңламадылар Безгә дошманлыклар кыла башлап, золым вә җәберләренең чиге-чамасы булмады. Пәйгамбәребез Мөхәммәт саллаллаһ галәйһис-сәлам рөхсәте белән һиҗрәт юлына бастык. Падишаһлар арасыннан сезнең күр- кегезне сайлап, шушында килдек. Безне боларга әсир кылмавыгызны үтенәбез. — Ул пәйгамбәрегез сүзләреннән берәрсе исегездәме?—дип сорады Нәҗаши падишаһ. — Әйе, - диде Җәгъфәр һәм Коръәннән бер аятьне күңелдән укып китте. Ул сүзләрне шундый да моңлы мәкам белән укыды ки. хәтта падишаһның йөзенә энҗедәй күз яше бөртекләре эленделәр. Аның күңеле хушланды. Гамернең бу эшләргә бик ачуы килде һәм мөселманнарга кара ягуын дәвам итте: — Болар сезнең пәйгамбәрегез Гайсә хакында башкача сөйлиләр,— дип аваз салды. — Йә, нәрсә сөйлисез?—дип, янә һиҗрәт кылган мөселманнарга мөрәҗәгать итте Нәҗаши. Җәгъфәр хәзрәтләре Гайсә пәйгамбәр хакында Коръәндәге бер аятьне әйтте. Моңа да падишаһның күңеле булды һәм: — Боларның диннәре белән безнең динебез арасында әллә ни аермалыклар юк икән. Сүзләрендә хаклык бар Күренеп тора, аларга иңгән сүзләр безнең Муса вә Гайсә пәйгамбәрләребезгә килгән илаһтан булуы дөрес икән,—диде. ’ Аптырашта калган Гамергә ул: —Гозерегез кабул ителми, мөселманнарны сезгә бирмим,—диде, һәм алып килгән бүләкләрен кире тапшырып, Мәккә кяферләрен үз илләренә кайтарып җибәрде. Шулай итеп, мөселманнар Хәбәш илендә үзләренә беренче тапкыр сыену урыны таптылар, алар белән тату вә дустанә рәвештә яши башладылар. Мәккә кяферләре исә ачуларыннан бәгырьләрен кызыл канга манып, кайтып киттеләр. Хәбәшиләр падишаһы булган Нәҗаши ул гидайларга вә гарипләргә, үз илләреннән качып китәргә мәҗбүр булган кемсәләргә бик тә хөрмәт белән карый, аларга ярдәмен күрсәтергә тырыша иде. Чөнки җәбер- золымның нинәрсә икәнлеген ул үз язмышы аша бик яхшы белә иде. Аның тарихы болардан гыйбарәт. Хәбәрләрдән билгеле, Нәҗашиның атасы падишаһ иде. Аның илдә тагын бер ир туганы булып, унике малайга ата иде. Ә Нәҗаши исә атасына бердәнбер бала булып үсте. Менә шушы сәбәптән, хәбәшиләр төрле сүз йөртә башладылар: Падишаһ итеп аның абыйсын куярга кирәк, юкса бу олугыбызның бер генә малае бар Кем белә, гомере чикләнеп, үлеп китәр, тәхеткә башка бер кеше килеп утыруы ихтимал. Илебез таркалыр, шуңа күрә бу падишаһыбызны үтерик,— диештеләр. Нәҗашиның атасы Инҗәр атлы иде. Бу гаугаларны ул белми дә калды, ахмаклар аның башына җиттеләр, үзе урынына туган тиешле абыйсын куйдылар. Нәҗаши исә ятимлектә үсте Кешеләр язмышы ничек буласы жир йөзендәге бәндәләргә һич тә билгеле түгел. Нәҗаши хәзрәтләре бик тә акыллы вә олыларга һәм галимнәргә хөрмәт белән караучы адәм булып үсте. Аның шушы өстен лекләрен күреп торган сарай хезмәтчеләре вә олуглары аңа игътибар күзләрен юнәлтә башладылар. Әмма атасын үтерүләре сәбәпле: Без аны падишаһ итеп тәхеткә утыртсак, ул үчне кире кайтарыр, барчабызны харап итеп ташлар, илебезне таркатыр.—диешә башладылар. Уңнан вә сулдан фикер арбаларын сөйрәп, тәмам гаҗиз булдылар. Арадан берсе: — Атасы төсле үк, аны да үтереп ташлыйк, дип. кан исен акыл казаннарына бүлде. Әмма мәҗлестә аек фикер йөртерлек ке.мсәләр дә юк түгел иде. Арадан берсе: — Юк инде. Җаннарыбыз болай да гөнаһлы, аны тагын да арттыруда һичбер мәгънә җимешләрен күрмим.— дип каршы төште һәм:— Мин аны кол итеп сатарга киңәш итәр идем.— диеп сүзен тәмам итте. Ахмакларның күзләре урыннарына кайтып, акыллары томан арасыннан арчылган гау сыман калкынып, алар барчасы да бу киңәшнең бик тә мәгъкуль вә яраклы булуын аңладылар һәм Нәҗаши хәзрәтләрен алты йөз дирһәм алтын акча бәрабәренә сәүдәгәрләргә сатып та җибәрделәр. Бу сәүдәгәрләр диңгез якасына житсп. көймәләренә утыру җаен карый башлаганда күк йөзенең кәефе китеп, өсләренә авыр кара болытларны сөрде һәм яңгыр ява башлады Көймәгә утыру кичектерелде һәм Нәҗаши хәзрәтләре, рөхсәт алып, сахрага чыкты, туган туфрагы белән соңгы тапкыр хушлашып калырга теләде. Шулвакыт кинәттән яшен 'чатнады һәм утлы коерыгы белән диңгез ярында калган сәүдәгәрләр көймәсенә китереп орды. Көймә тәмам янып бетеп, көл булды Бу хәлне күреп торган хәбәшиләр исләрен вә акылларын югалттылар. Җаннары түренә аптырау дулкыны артыннан мескенлек хисе бәреп керде. Нәҗаши хәзрәтләре каршында тез чүктеләр, аның Күкләр каршында бөеклеген таныдылар, падишаһ итеп куярга карар кылдылар. Нәкъ шушы көнне аның язмышы тәмам хәл ителде, аягыннан башына кадәр бәхет кошының алтын канаты тиеп үтте. Хәбәшиләр Нәҗашинс сарайга китерделәр, бар хәлне сөйләп бирделәр. Барлык олуг бәндәләр дәрья якасына килсәләр, сәүдәгәрләр, сал ясап, диңгезгә төшмәкчеләр. әмма кузгала алмыйча аптырарлар. Сарай кешеләре бу хәлләрне күреп, котлары бугазларына менде Барчасы Нәҗаши хәзрәтләренең алдына килеп, аякларына үзләренең «канлы» куллары белән ябыштылар, кичерү вә шәфкать сорадылар, аның бһшына падишаһлык таҗын кидереп, аркасына хөрмәт җәймәсен салдылар Шушы рәвешле шаһзадә Нәҗаши хәзрәтләре үзенә мирис тиешле тәхетенә менеп утырды, ихтирам вә олуглык белән фикер тәлинкәсенә хаклык үлчәмнәрен сала башлады. Әмма сәүдәгәрләрнең салы һаман да урыныннан кузгалмады. Базар әһеле. Нәҗашины сатып алган ксмсә. үзенең акчасын кире кайтаруны теләп-үтенеп сарайга килде Әмма падишаһ даирәсе кесәләренә һичбер авырлыксыз вә хаксыз рәвештә кергән алтыннан колак кагарга теләмәделәр. Шулвакыт Нәҗаши падишаһ Бу сәүдәгәр үз хакын дөрес даулый, йә аңа акчасын кайтарып бирегез, йә булмаса колын китерегез Хәтта ул кол падишаһ булса да! диде. Нәҗашиның шушы катгый сүзләрен ишетүгә, даирәсе тиешле алтынны сәүдә әһеленә чыгарып бирделәр Падишаһларының бик хаклы вә төпле акыл иясе булуына янә бер кат ышандылар Хәбәрләрдә шулай сөйләнелә ки. менә моннан сон гына диңгез ярыннан инде ничә көннәр кузгала алмый торган базар әһеле үз илләренә кайтып китте. Тагын да 6v хикәятең мәгънәсе монда ки. Аллаһы тәгалә ришвәт алуны белми, син дә тәхет иясе булу өчен кыек юлга басма' Җир йөзеңдә яманлык вә ялган чүп чрынына үрчесә лә. арада хакыйкать тарафдарлары очрамый калмас Ал гаһы тәгалә үзенә лаек һәм үз ю тыннан тайпылышсыз атлаган бәндәләренә генә ярдәмен бирер Хак хаклыкны яклар, дигән сүз буш бер кәлимә түгелдер. Гамер бине Әл-Гас илчелеге иленә кайтып киткәннән соң, хәбәши падишаһы Нәҗаши хәзрәтләре шушы хәлләрен исенә алып, озак кына уйланып утырды. Тарихларны хәбәр итүчеләр шулай дип язалар ки, бу уйларыңнан соң падишаһ олуг бер карарга килеп, Мөхәммәт галәйһис- сәламгә бер хат язып күндерде: «Мин синең динеңнең хак дин икәнлеген аңлап, үзеңә иман китерергә булдым!» Хатны бер якыны аша тапшырды. Ул, Мәккә тарафына карап, диңгез култыгына төшкәндә, падишаһ үз якыннарын җыеп алды һәм: - Мөхәммәт — чын мәгънәсендә хак юлдан баручы рәсүл, мин аңа иман китердем, сезне дә шушыны эшләргә чакырам,—дип әмерен җиткерде. Әмма ләкин хәбәшиләр аның сүзләрен кире кайтардылар: — Юк, без аның диненә кермибез, үзебезнең диндә калабыз,—диделәр. — Мөхәммәт диненә керсәгез, үзегезне олуг бәлаләрдән саклап калырсыз, Ахырзаман көнендә барчагызга җиңеллек вә ярлыкау килер,— диде падишаһ, әмма бу сүзләре дә хәбәшиләргә әллә ни йогынты ясый алмады, акыл кояшлары болыт артында калып, күңелләрен җылыта вә кирелекләрен шиңдерергә ашыкмады, җәһаләт күләгәсе аларны тоткын итте. — Мин сезне имтихан итүем генә иде,—диде падишаһ үзенең шушы боз йөрәкле хәбәшиләренә, әмма үзе исламга керде һәм мөселманнар белән мөгамәләдә булды. Үзенә Җәгъфәрне чакыртып алып, аннан төрле аятьләрне тыңлады. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең шәригатен төшенеп алды Аның бу эшләрен күреп торган хәбәшиләр бер көнне аңа әйттеләр: — Син, безнең падишаһыбыз була торып, динебездән тайпылдың! Мөселманнар белән мәҗлесләр корасың, сөйләшәсең, безләрдән читләштең!— диделәр. Ул арада Мөхәммәт пәйгамбәрдән дә хат-мәктүп килде. Ул Җәгъфәр сәхабәне Нәҗаши падишаһка дин иңдерүче итеп билгеләде. Хәбәшиләрнең бу хәлләрен Мәккә кяферләре ишетеп алды. Аптырадылар. Нәҗаши падишаһның исламга керүенә ачулары килде. Нәҗаши хәзрәтләре егермеләп хәбәшине Мөхәммәт пәйгамбәр янына күндерде. Алар Мәккәгә килделәр, рәсүлебез каршында тез чүктеләр вә үзләренең ислам динен эләп килүләреннән хәбәр бирделәр һәм: — Син үзеңне Аллаһы тәгаләнең пәйгамбәре дип белдерәсең. Син китергән дин нинди була? Безгә шулардан хәбәр бир,— дип үтенделәр. Мөхәммәт галәйһис-сәлам Коръәннән аерым-аерым аятьләрне укыды, хәбәшиләрнең йөзләре нурланды, күзләреннән яшьләре чыкты. Алар үз күңелләрендә ниндидер илаһи сер вә бөеклек хисен сизделәр, күгәргән акыллары агарып киткәндәй булды. — Күренеп тора, Аллаһы тәгалә бер генә һәм син аның пәйгамбәре,- дип иман китерделәр. Шул вакытта алар янына Әбу-Җәһил белән Өмәййәт бине Хәләф килеп чыктылар да: — Сез аны тыңламагыз, ул безне ничә еллар өндәп карады, әмма аның ялганнарына инанмадык. Мәккә калабыз элекләр бик тату иде, ул безне таркатты, үзара дошманлаштырды,—дип хәбәшиләрне үгетләргә керештеләр. Әмма болар: — Без инде саф мөселман булдык, иманыбыз камил,— дип әйтүгә, кяферләр: — Безне ул ун елга якын үз диненә өндәде, әмма без аның якынында булып та' адашмадык, ә сез диңгез артыннан килеп, аның ялганына ышандыгызмы?!— дип тавыш чыгардылар. Бу егерме кемсә хәбәши, шушы сөйләшүләрдән соң, күңелләрен тагын да ныгыта төштеләр. Мәккә кяферләренең җаннары котсыз вә сукыр икәнлеген төшенделәр, Мөхәммәт пәйгамбәргә. Коръәнне өйрәнү өчен дип. килеп тә җиттеләр. Бу теләкләренә ирешкәннән һәм үзләрен ислам белән нурландырганнан соң, алар үз илләренә кайтып киттеләр. Нажаши хэтрвтләренв Мөхәммат пәйгамбәр хакында хәбәрләр бирде- ләр. Аларны тыңлагач, падишаһ: Аның дине һаман да үсештә булыр вә шәригате халыкларның җанын яулап алыр, дип белдерде. Мөселманнар сәгадәтлек чишмәсеннән шатлыксөенеч суын эчтеләр. Хәбәрләрдә шулай сөйләнелә ки. хәбәшиләрнең кайсы Мөхәммәг пәйгамбәребезгә иман кигерде, ә кайсылары Гайсә пәйгамбәр шәригатендә кала бирде. Мөселманнар һичкемне үз диннәренә көчләмәделәр. Нәжаши хәзрәтләре дә көч куллану ягына авышмады. Әйтүләренә караганда, Җәгъфәр сәхабә ул вакытларда аның кагында калды һәм ислам шәригате буенча эш йөртүдә булышлык күрсәтте. Пәйгамбәрлекнең алтынчы елы әккә кяферләре. караңгылык вә наданлыкта калып, потларга табынуларын дәвам иттеләр. Алар шушы ахмак эшләре белән мәшгуль булган чакларында яннарына Мөхәммәт пәйгамбәр һәм дә аның дусларыннан Габдулла бине Мәсгуд килделәр Аларны күрүгә, кяферлар бераз аптырабрак калдылар. Форсаттан файдаланып. Мөхәммәт галәйһис-сәлам: Йа. корәиш, Аллаһы тәгалә бер. аннан башка илаһи зат юк дип әйтегез! диде. Кяферләр Вәлиднең поты янында иделәр. Рәсүлнең сүзләрен ишетүгә, бу кемсә үз кырыендагы Әбу-Җәһил! ә — Йа, хаким карендәшем, ни диярсең, әгәр дә моны шушында оятлы итсәм? диде, үзе ниндидер бер хәйлә җимешен йоткан бәндә шикелле киң игеп елмайды. — Никадәр генә оятлы итсәң дә. мин каршы килмәм, диде аңа Әбу-Җәһил Шуннан Вәлид үзенең потын корсагына терәп күтәрде дә, Мөхәммәг пәйгамбәр янына килеп: — Си1 !! һаман Аллаңны үзенә якын дип белдерергә яра гасың, күр. минем аллам да миңа якын, дип колә башлады. Моның ахмак сүзләренә карата пәйгамбәр бер генә кәлимә дә җавап кайтармады. Кяферлар бу потка сәҗдә итә башладылар һәм: — И безнең иябез вә аллабыз, безгә Мөхәммәт пәйгамбәрне үтерү җаен өйрәт? дип үтенделәр. Риваятьләрдә шулай сөйләнелә ки. имеш, бу пот телгә килеп. Мөхәммәтне үтерү кирәкләрен сөйләде, имеш, эченә Шайтан кереп оялаган иде, диләр Рәсүл боларның үз потларыннан ни-нәрсә сорауларын күреп-ишегеп торганлыктан, бик гә аптырады һәм өенә кайтып китте. Артыннан Габдулла бине Мәсгуд тә иярде. Өендә Мөхәммәт пәйгамбәр борчылган хәлендә утырды. Бераз вакыт кичкәч, пәйгамбәрдән Габдулла бине Мәсгуд. - Син ул потның ниләр сөйләгәнен ишеттеңме? дип сорады Ишеттем, корәишләр һаман да мине ү1срсргә атлыгЫп горалар, бу потның сөйләве дә һичкем түгел. Шайтан эше Әмма моңа кадәр бер генә пәйгамбәр!ә дә Шайтан иярченнәре бодай каршы чыга алмаганнар, киресенчә, аның коткысына бирелгән җаһилләр һәлакәткә очраганнар, дип җавап бирде аңа Мөхәммәг галәйһис-сәлам: Шулай да ул өеннән кяферләр алдына бүтәнчә чыкмас булды Шул рәвештә өч көн үтте Кич иде. Рәсүл белән бергә Габдулла бине Мәсгуд хәбәрләшеп утырганда кемнеңдер сәлам бирүе ишетелде. Мөхәммәт Йә. кем бар анда, адәмиме, әллә башка затмы? диде Сәлам биргән пгвышның иясе күренмәде, әмма сөйләгән сүзләре ишетелә иде: М - Ул потның эченә бер жен кереп утырган иде, кяферләр алдында аларны котыртып сөйләде. Мин ул җенне бүген үтердем, мөселманнарны аның җәфа вә золымыннан азат иттем, башка һич яманлык юлына шакшы аягын тыга алмас! — диде әлеге зат.— Мин үзем дә жен затыннан булам, дип белдерде ул. Синең исемең ничек сон? — диде пәйгамбәр. Исемен Мим-Хәҗ була, - диде җен. Мин сиңа башка исем кушам, моннан соң Габдулла дип аталырсын,- диде аңа Мөхәммәт галәйһис-сәлам. Җен исә рәхмәтле булды вә китеп барды. Бу көнне бине Мәсгуд белән рәсүл тагын да теге пот янына бардылар Кяферләр ихластан аңа табына вә тагын-тагын сүзләр әйтүен үтенеп маташа иделәр. Ул арада бу пот эченә шул Габдулла исеме бирелгән жен кереп оялады һәм Мөхәммәт пәйгамбәрне вә аның динен зурлап, тәгъбирләр әйтә башлады. Бу хәлдән алама кяферләрнең күзләре маңгайларына менде, авызларындагы зәһәр сүзләре тамакларына авыр таш булып тыгылды, ачу ташкыннары кубып, бу потны челпәрәмә китереп, кисәкләрен сахрага сиптеләр. Ул арада күңелләренә иман нуры керергә өлгергән кяфер вә кяфирәләр Мөхәммәт пәйгамбәр каршына килеп егылдылар, иман китереп, илаһи сүзләрне кабатладылар. Әмма Әбу-Җәһил иярченнәренең үчлек белән куллары озынайды һәм алар, килеп. Мөхәммәтнең чәчләреннән йолка, йөзенә суга башладылар. Йа корәишләр, мин сезнең пәйгамбәрегез, мондый да эш кылырга оят түгелме?—диде аларга рәсүлебез. Бер кяфернең кулында таяк бар иде, ул аның белән Мөхәммәтнең корсагына төртте. Әйтәләр, бу хәлдән соң ул кяфернең кулы корыды, диләр. Рәсүл исә гыйбадәтханәгә кереп, үз хәленә эче пошып, башын күркәм кулларына салып, хәсрәт эчендә утырганда, янына җанашы Хәдичә йөгереп килде, чәчләреннән сыйпады, җанына ныклык энҗесен салу өчен күңелендә йөрткән назлы сүзләрен кабатлады: - И минем гыйшкым, күз нурым Мөхәммәт! Тынычлан, сабыр бул Алар синең хак пәйгамбәр булуыңны белмиләр, аларның йөрәкләрен караңгылык болыты каплап алган,— диде Хәдичә ханым аны юатып. Китапларда шулай язалар ки, Мөхәммәтнең карендәшләреннән агасы Хәмзә бине Габделмотталип бик тә баһадир кеше иде Ук атарга маһир булып, ул көнне сахрада ау белән мәшгуль иде. Көне буе бер газәлне куып йөрде. Тәмам арыды, әмма туганының авыр хәле хакында белми иде әле. Шактый газаплангач, Хәмзә бу газәлнең каршына төште һәм угын төбәде, шул вакытта бу җанвар телгә килеп: И Хәмзә, миңа төбәп ук атканчы, туганыңны үтерер өчен кул күтәргән дошманнарыңа атсаң, мең мәртәбә яхшырак булыр иде.- диде. Бу сүзләрдән Хәмзә бине Габделмотталип аптырашта калып, өенә юнәлде. Ул әле исламга кермәгән вә кяферләр рәтеннән иде. Хатыны аның алдына ит тулы табак кгтереп куйды. Ул Мөхәммәт белән булган хәлне беләиде. күзләреннән яшен тыя алмыйча: Әгәр дә Мөхәммәт бер ятим булмыйча, туганнарының ярдәмен тоеп яшәсә, аны болай кимсетмәсләр иде,— дип елап җибәрде һәм иренә аның хәленнән хәбәрләр бирде. Хәмзә сорады: Ә атасы урынына калган Әбу-Талип кайда иде соң? — Ул Мәккәдән чыгып киткән иде, дөяләрен карарга баруы иде, белмәгәндер,—диде хатыны. — Ә агасы Әбу-Ләһәп ни карый икән соң? — Ул үзенең өендә. «Мөхәммәт — сихерче. Мөхәммәт — ялганчы»,- дип ахмак сүзләр сөйләп утыра,— диде җавабында хатыны. Бу сүзләрне ишетүгә, Хәмзә алдындагы ризыкны да авыз итмичә сикереп торды һәм, иңенә кылычын асып, урамга чыкты, кыныннан суырып, аны айкады вә кяферләр мәҗлес корган җиргә таба ашыкты Кяферләр бер оя иделәр Хәмзә исә алар янына бармады, Кәгъбәне әйләнеп чыгып, олылау эшен башкарды Үзе ат өстендә, бер кулында кылыч, икенчесендә ук-җәясе иде Аның бу хәлен күреп торган кяферләр хәвефкә төштеләр Хәмзәнең, башта исәпләшеп, аннан соң тауафка китмәве барсының йөрәкләренә курку салды, туганы өчен үч алырга килмиме, дип шикләнә калдылар Хәмзә тауафны башкарганнан соң. туры кяферләр каршысына килде һәм аларга сәлам дә бирмичә әйтте: — Йә, кайсыгыз минем туганыма кагылды, аны кыйнады? Валлаһи дип әйтәм, әгәр дә үзем шунда булсам, барчагызны кылычым белән өзгәләп ташлаган булыр идем! — диде. һәркемнән алда туганы Әбу-Җәһил телгә килде һәм: Мин кагылдым Мөхәммәткә,— диде. Ачуы кайнап торган Хәмзә, йөгәннән чыгып, Әбу-Җәһилнең караңгы йөзенә җәясе белән китереп сылады, маңгаена эләкте һәм берничә җирдән башын тиште. Ятим кешегә ул җәфаларыңны ни йөрәгең җитеп эшлисең, диде ачуланып, энең бит ул синең! Әбу-Җәһилнең кардәш тиешле башка кешеләре монда иде. алар Хәмзәгә таба килергә җөрьәт итмәделәр. Әбу-Җәһилнең дө күңеленә курку төште, дошманлыкны шушының белән бетерәсе килде, җавап бирергә атлыккан туганнарына аркылы төшеп, аларны туктатып калды Бу күңелсез вакыйгадан соң Хәмзә исә Мөхәммәт пәйгамбәрнең йортына таба юл алды Килде, күрде: рәсүл. Кәгъбә тарафына карап, гыйбадәт белән мәшгуль иде. — Әссәламегаләйкем, туганым, дип сәлам бирде Хәмзә. Әмма пәйгамбәр тиз генә җавап бирергә ашыкмады, бераздан гына: — Әлегә терекбез әле, диде. Хәмзә, кяферләр табына торган потлар белән ант итеп: - Лат вә Гузза хакы өчен сиңа ярдәмгә килдем, диде — Син иман кигерерсең, шул кяфер Әбу-Җәһилләргә кылыч күгәрерсең, гәүдәләрен аякларыннан, башларын муеннарыннан аерырсың, кара башларына аягың белән басарсың, Аллаһы тәгаләнең якыннарыннан булырсың, диде аңа тыныч кына Мөхәммәт пәйгамбәр Бу сүзләрне ишетүгә, Хәмзә: Мин инде алар белән дошманлаштым. Әбу-Җәһилнең маңгаен берничә җирдән җәя белән сугып ярдым, иптәшләренә дә тиешле җәзаларын бирдем, диде — Син иманга килмичә. минем күңелем барыбер хуш булмас, диде Мөхәммәт пәйгамбәр. Корөиш арасында сүз йөри, сиңа бер вехи килгән лә. өммәтең, шуңа таянып күңелләрен ныклы тота. Ул сүзләрне каян ишеттең? дип • сорады Хәмзә. _ — Алар Раббым Аллаһы тәгалә сүзләредер, дип җавап оирдс Мөхәммәт Ул кәлимәләрдән миңа беразын белдермәссеңме’ дип үтенде Хәмзә һәм Мөхәммәт галәйһис-сәлам аңа мөэминнәр хакындагы сүрәне яттан укып күрсәтте. Синең Раббын минем кеби ксмсә эшләгән гөнаһларны ярлыкармы? дип сорады Хәмзә. Синен күңелең караңгылык диңгезеннән Аллаһы тәгалә хозурына килгәнлектән. Раббым булган гөнаһларыңны ярлыкар, диде рәсүл Бу сүзләрне ишетүгә, Хәмзә тагын да берничә аять вә сүрәне укуын үтенде пәйгамбәр аның теләген үтәде Хәмзә бихуш булып утырды — Безнең Мәккәдә мең дә биш йөз пот бар, шуларның өч йөз алтмышы Кәгъбә эчендә, әмма берсенең дә Аллаһы тәгалә белән бәйләнеше юк булса кирәк, синең Раббың бөтен җирдә үзенең хөкемнәрен йөртәдер,—дип белдерде Хәмзә. — Әйе!—диде пәйгамбәр. ■ Мин синең иманыңа ышанамын, әмма бу кич өемә кайтып уйлыйм әле,— дип Хәмзә бу көнне иман китермәде, Мөхәммәт белән саубуллашып, кайтып китте. Риваятьләрдә шулай сөйләнелә ки. Җир йөзендәге диңгезләрнең, җилләрнең, тауларның һәм дә Кояшның хуҗалары булган фәрештәләр бар Бу фәрештәләр ни-нәрсә әмер итсә, бу диңгез дә, җил дә, Кояш та, таулар да аларның сүзенә буйсына торган, иделәр. Мәккә кяферләренең Мөхәммәт пәйгамбәргә китергән җәбер-золымнарын алар күреп тордылар һәм Аллаһы тәгалә әмере белән ул фәрештәләр шушы кичәдә рәсүлнең каршына килделәр дә: - Боер, йа Аллаһы тәгаләбезнең сөекле колы? — дип үтенделәр. - Мин аларның барчасын Нух галәйһис-сәлам кавеме хәленә калдырып. дулкыннарым астында гарык итәрмен,— диде диңгезләр өстеннән әмер йөртүче фәрештә. — Җир йөзендә Аллаһы тәгаләнең куәтеннән дә куәтлерәк вә аның теләгеннән дә көчлерәк һичбер нәрсә булмас,— диде рәсул. Икенче фәрештә әйтте: — Әмереңне җиткер, йа пәйгамбәр, мин бу Мәккә кяферләрен Гад кавеме кебек җил белән һәлак итәрмен!—диде. Мөхәммәт пәйгамбәр тагын шул ук җавабын кабатлады: — Лә хәүлә вә лә куәти, иллә билләһил-галиил-газыйм! - Мин Кояш белән идарә итүче фәрештә, әмереңне җиткер. Бу Мәккә кяферләренә көчле ялкынны җибәреп, туфракларын ут өстендә утырган су кебек кайнап торган итәрмен,— диде өченче фәрештә. Мөхәммәт пәйгамбәр тагын да шул ук җавабын кабатлады. Мин шушы Мәккә янына килермен, тауларга әмер биреп, кяфер- ләр өстенә ишәрмен,— диде дүртенче фәрештә. Әмма пәйгамбәрнең җавабы һаман да шул булды: Мин үземнең кавемемне харап итәргә теләмим, алар хәзергә инанып җиткермиләр, пәйгамбәрлегемә ышанмыйлар, әмма мин аларның хак юлга керәселәренә өметтә яшим, дип белдерде ул.— Ә сезгә әмер итәр өчен мин нишләргә тиеш, миңа буйсынырсызмы?—диде. — Без пәйгамбәрләргә буйсынмыйбыз, әгәр дә аЛар бәддога укып, Аллаһы тәгаләдән ярдәм өмет итсәләр, безгә шул җитә Пәйгамбәрләрнең бәддогасы безнең өчен әмер белән бер.— диделәр алар җавапта һәм Мөхәммәтне калдырып киттеләр. * Бу кичәдә Хәмзә исә Мөхәммәтнең тупсасына кырык мәртәбә килде, әмма кырыгында да кире борылып, кайтып китте. Шулай итеп төнен уздырды. Иртә таң белән ул рәсүлнең ишеген шакыды. - Йа, карендәшемнең угылы, мин сиңа иман китерермен, әмма син тагын да кичә кылган төсле итеп кәлимәләреңне укысаң иде,—дип үтенде. Мөхәммәт пәйгамбәр аңа яңа бер аять әйтте. Хәмзә, нурланып, йөрәге вә акылы хозурлык тоеп, чын күңеленнән сөенеп тыңлады һәм: - Алланың берлегенә вә аның пәйгамбәре Мөхәммәт булуына таныклык китерәм!—дип белдерде. Шулай изеп, Хәмзә хәзрәтләре дә мөселман булды. Моннан соң Хәмзә кяферләр янына китте, алардан мөселманлыкка керергә рөхсәт сорарга иде исәбе. Кяферләр мәҗлесендә Әбу-Җәһил баш кеше булганлыктан, барчасы да аның янында иделәр, авызыннан чыккан сүзләренә мөкиббән китеп, колак тотып тыңлый иделәр. Хәмзә хәзрәтләре алар арасына килеп керде, үзенең исламга керергә теләге барлыгын белдерде. Әбу-Җәһилнең ачуы кабарды. Мәҗлестә булган бер зат: — Син исламга күчәргә ашыкма, бераз сабыр ит. юкса өстенә бер-бер газап килер,—дигәч, Хәмзә: Аллаһы тәгаләнең тәкъдиреннән тыш башка җәбер-золымның куркынычы юк, алар барчасы буш, Аллаһы тәгалә бер һәм Мөхәммәт, чын мәгънәсендә, аның колы вә пәйгамбәре,—диде. Кяферләр аптырашта калдылар, телләре әйләнеп, сүз әйтер хәленә кайта алмады. Куллары сузылса да. баһадир Хәмзәгә ябышырга көчләреннән килмәде. Аны тыныч кына араларыннан чыгарырга мәҗбүр булдылар. Тарихлардан шул билгеле, бу елны, ягъни 616 елда хәзрәте Әбу- Бәкер Мөхәммәт пәйгамбәр белән мәсчеткә килде, монда мөселманнар вә кяферләр җыелганнар иде. Шушында Әбу-Бәкер беренче тапкыр хөтбә әйтте, бу хөтбә тарихта булган ин беренче вә әүвәлегесе иде. Монда килгәнче Мөхәммәт пәйгамбәр белән анын әнгәмәсе булып алган һәм: — Безнең өммәтебезгә һаман да җәбер-җәфа кичереп яшәргә калды, мөселманнар һаман да артмыйлар,— дип Әбу-Бәкергә пәйгамбәр фикерне җиткергән иде. Шул билгеле, ул вакытта Мәккәдә утыз тугыз кеше ислам динендә иделәр. Әбу-Бәкер мәсчеткә килеп хөтбә әйтүгә, мондагы булган кяферләр аны өйләндереп алдылар, Гатабә бине Рабига-ләгыйнь Әбу-Бәкернең йөзенә, аягыннан салып, каткан башмагы белән шундый каты итеп сукты ки, йөзе вә күзләре күгәреп чыктылар. Әбу-Бәкернең көтмәгәндә эшләнгән бу эштән аңы китте, аны мөселманнар көчкә генә аралап калдылар, аңсыз килеш өенә илттеләр. Барчасы Әбу-Бәкер үлеп китәр, терелә алмас, дип уйлады. Ул ахшам җиткәндә генә аңына килде. — Пәйгамбәремнең хәле ничек, аңа ни булды? - дип борчылды ул. Янында булган кешеләр. — Үз хәлен белсә иде. пәйгамбәр хәлен сорый бит әле... дип авызларын учлары белән каплап сөйләштеләр. Әнисе Өмме-Хәйр аңа ризык китерде, әмма Әбу-Бәкер: — Пәйгамбәрнең хәле ничек? Шуны белмичә, авызыма бер тәгам- ризык капмамын, -диде Әйтерләр ки, әнкәсе шуннан соң Хаттан кызы Җәмиләдән Мөхәммәтнең хәлен белешергә кушты. Ул гиз генә хәбәр кигерде. Әмма Әбу-Бәкер: — Үзен күрмичә авызыма ризык капмам, дип тагын да белдерде Шуннан соң бу ике хатын аны култыгыннан күтәреп алдылар, Мөхәммәт янына китерделәр. Алар кочаклашын күрештеләр, хәлләрен белештеләр. Риваятьләрдән билгеле булганча, шул вакыйгаларга шаһит адәм ӨммеХәйр ул көнне Мөхәммәт пәйгамбәргә иман китерде, һәм дә бу елда хәзрәте Гомәр дә иманга килде. Бу вакыйга болай булды. Көннәрдән беркөнне Әбу-Җәһнл вә аның имансыз даирәсе әңгәмә кылып утыра иделәр Хак тәгаләдән Мөхәммәт галәйһис-сәламгә бер аять ирешеп анда Әбу-Җәһил вә аның тарафдарлары җәһәннәмгә олагачагы аңлашылды Бу хәбәрне мөселманнар авызыннан Мәккә кяфер- ләре ишетеп эчләренә ялкын төште Бу ут җәһәннәм базыннан китерелгән булганлыктан, үзен сүндерер өчен кан таләп итте Әңгәмәсен җыйнаштырган Әбу-Җәһил. сүз башлап — И корәиш. арагызда Мөхәммәтне үтерергә барырдай берәр кеше бармы? Анарга аырык мен дирһам бүлм булыр. Йө, кайсы, ыз' дип, теләген ахмаклар өстәленә кигереп салды Корәишләр арасыннан Гомәр калыкты: Мин барам дисәм, ни әйтерсең, йә Абал-Хәкнм. диде Әбу- Җәһилгә кяфер 1әр арасында таралган сөекле кушаматы белән дәшеп Лат вә Гузза и лап ларыбыз белән аш итеп әйтәм. моны миннән башка һичкем эшли алмас!—дип гөнаһка йөзен куйды. Әбу-Җәһилнең кулына ябышып. Кәгъбәгә китте, шушы Лат вә Гузза исеме белән аталган иң бөек потлары алдында ант суын эчте һәм, гыйбадәтханәдән чыгып, кылычын кулына алды, Мөхәммәт пәйгамбәрне үтерергә дип ул яшәгән йортка таба юл тотты. Гомәр үзенең антына тугрылыгы хакында уйланды. Шунда юлына ӘбуЗөһрә кабиләсеннән булган бер кемсә туры килде. Ул мөселман булып, үзенең иманын кяферләрдән яшерә иде. — Син болай кай тарафка юл алдың? — дип сорады ул Гомәрдән. — Мөхәммәт пәйгамбәрне үтерергә барышым.— диде тегесе. — Бине Һашим вә бине Габделмотталип туганнарына нәрсә әйтерсең соң? Канлы үч алу башланачак бит, диде Әбу-Зөһрә. — Ә-ә-ә, син әле Мөхәммәтне яклыйсыңмыни? Ул вакытта, әүвәл мин сине чәнчелдерәм!—диде ачуланып Гомәр. - Ярый, мин каршы түгел, иманга килгән мөселман кеше идем, теләгәнегезне эшләгез,— диде бу адәм бер дә офтанмыйча.— Әмма харап итәр алдыннан мине Ибраһим пәйгамбәрнең үз улын корбанга дип китергән җиренә алып бар, шунда үтерерсең,—дип үтенечен дә белдерде. Гомәрнең күңеленә бер миһербан орлыгы төшеп, ул моңа каршы килмәде, корбан китерү җиренә бардылар. Монда халык җыелып, бер бозауны корбан өчен әзерләп тора иделәр. Шунда, риваятьләрдә язылганча, бозау телгә килеп. Аллаһы тәгаләнең берлегенә вә Мөхәммәтнең Алла пәйгамбәре булуына шаһитлык кигерде. Аны ишетеп торган Гомәрнең кылыч тоткан кулы салынып төште, ни максат белән юлга чыгуын онытты. Борылып, кяфер корәиш- ләре көтеп торган урынга китеп барды. Теге мәлгуньнәр барысы да элекке урыннарында иделәр. Гомәр, авыз суларын корытып, бозаудан ишеткән сүзләрне кабатлады, үз хәлен үзе аңышмый торды. Аны тыңлаган кяферләр: — Бу эшкә бер дә аптырама, бу — Мөхәммәтнең сихерче булуына янә бер дәлил генә. Ул бозау сихер галәмәтеннән башка нәрсә түгел,— дип кабаттан Гомәрнең күңелен гөнаһ эшенә турыладылар. Яңадан да бу ахмак иске юлына кайтты. Кылычын тотып, пәйгамбәргә үлем илтә китте. Юлына Бәни-Габделмотталип нәселеннән булган Нәгыйм бине Габдулла очрады һәм: — И Гомәр. бу рәвешле кая барасың?—дип сорады. — Мөхәммәтне шушы кылычым белән чабып үтерергә барам,— диде җавабында Гомәр. — Бәни-һашим вә дә Бәни-Габделмотталиптан курыкмыйсыңмы? Сине алай гына калдыру тиеш булмас,— диде Нәгыйм. - Ә-ә, әле син дә Мөхәммәтне яклыйсыңмы? Сине дә сихерләдемени әле ул?!—дип Гомәр тавыш чыгара башлаган иде. Нәгыйм бине Габдулла әйтте: — Юк. мин ата-бабам динендә, син мине үтерә алмыйсың, иң элек кыз карендәшең Фатыйма вә ире Сәгыйть бине Зәйд янына барып күр. алар ислам динендә, башта аларны үтер, аннан сон Мөхәммәткә дә кулыңны сузып карарсың,—диде. Гомәрнең кызган ачу ташына су сипкәндәй булды. Бәгыре кайнап чыкты, холкы кайнарланды: — Дәлилең нәрсә?—дип сорады. Дәлилем шушы булыр: сиң бер куйны корбан итеп чал, карен- дәш сеңлеңә вә киявеңә аның итен ашарга куш, әгәр капсалар, алар исламда түгел, әгәр инде ашамасалар, Мөселман булырлар, чөнки мөэминнәр кяфер бугазлаган итне ашамыйлар,— диде Нәгыйм бине Габдулла. Бу сүзләрне ишетүгә Гомәрнең ачу ташы янә «чож-ж!» итте. Ул үзенә туган тиешле Фатыйма торган йортка таба юнәлде. Фатыйма белән Сәгыйть бу вакытта Хаббаб бине Харистан яна бер аять өйрәнеп утыра иделәр. Ишекләрен бикле тотып, һичкемгә ачмадылар. Гомәр, килеп җитүгә, шакылдата башлады, мөселман кардәшләре укый торган әйберләрен яшереп куйдылар Хаббаб. Гомернең күзенә чалынмас өчен, качып тору җаен карады — Сез ни-нәрсә укый идегез? —дип каты гына тавыш белән Гомәр усал күзләрен аларга төбәде. Сәгыйть бине Зәйл вә Фатыйма исә. юк, без болай гына сөйләшеп утыра идек, дип алдадылар Чөнки башка чара юк иде. Гомәр, әлбәттә, аларның сүзенә ышанмады Куй чалды, итен Фатыйма белән Сәгыйтькә ашарга кушты. Әмма алар — Без синен кебек кяферләр суйган корбанга сузылмыйбыз, динебез кушмый,— дип ачылып киттеләр, үзләренең иманлы бәндә булуларын белдерделәр Алардан шушы сүзләрне ишетүгә Гомәр, кияве тиешле Сәгыйдьнең якасына ябышып, аны кыйный башлады. Арага Фатыйма сснлесе килеп кергәч, Гомәр тагын бер ажгырып кизәнде, йодрыгы сенлесенең йөзен җәрәхәтләде, аннан кан акты. Кан күрүгә. Гомәр айнып киткәндәй булды, кулы кыскарды — И Гомәр, син багыйл динне дәгъва итәсең, без хак дин юлын- дабыз. Рәсүлебезгә иман китердек, безне кисәкләп-кисәкләп туракласаң да хак диннән кайтмабыз,—дип белдерде Фатыйма . Бу сүзләрне ишетүгә, Гомернең таләбе черек капчыктай аерылып китте, бүселеп төште Ул вакытта мөселманнардан фәкыйрьлеккә төшкән кешеләр Мөхәммәт һәйгамбәргә гозер вә үтенеч белән килгән иделәр Алар үзләренең тормышлары һаман авырлашуын, ә кяферләрнен золым-зәһәренен көчәя баруын зарланып сөйләделәр Пәйгамбәр Аллаһы тәгаләгә үтенеч юллады, исламга кем дә булса зур кешенең, олуг бәндәнең килүен теләде, шундый бер кемсәгә изгелек нурыннан өмет чаткысы салуын үтенде Бу дога вакытында Җәбраил галәйһиссәлам күк капусыннан пәйда булды һәм Мөхәммәт пәйгамбәргә хәбәр җиткерде. Мәккә кяферләреннән бер олуг кемсәнең ислам юлына күңеле авышачагын вә анын өммәтләре өчен чын күңеллән вә барлык батырлыкларын биреп тырышачагын белдерде. Җәбраил фәрештәнең шушы сүзләре рәсүлебезгә ирешкән вакытта Хаббаб бине Харис хәзрәт качкан җиреннән чыккан. Сәтыйть вә Фатыйма тәһарәтләнгән, чистарынып-пакъләнеп, Хаббаб теленнән изге аятьне тыңларга әзер иделәр инде - Кая. тыңлап карыйм инде, мәгәр ни-нәрсадер’ дин үтенечен Гомәр мөселманнар алдына кабаттан салды Шунда Фатыйма И абыем, син пакь вә тәһарәтле түгел, бетнең бар укыганнарыбы т- ның файдасы булмас, үзебезгә гөнаһысы гына төшәр Шу на күрә тәнеңне пакьләп, күңелеңне дөреслек вә сафлык юлына салсаң иде. дип ү тенде Бу сүзләрдән соң Гомәр каршы килә алмады, тәһарәт алды Шуннан соң гына Хаббаб бине Харис хәзрәт Гомәргә атап аятьтәр укый башлады Коръән сүзләре Гомәргә үтәли тәэсир иттеләр, караңгылыкта вә наданлыкта чалышая башлаган намус вә кешелеклелек баганасы турайды, күзләренә энжс яшьләр тулдылар вә бите буйлап кайнар чишмә төсле төшен, сакалын су кылдылар Ул тагын да татын ятта аятьләрне укуны сорады, күңеле исламга тартылды Мөселманлыкка якынайт ан саен күкрәгендә горурлык вә олуглык тойгысы арта биреп тәнендә баһадирлык куәте урнашты Гомәр шушы кичәдә иман китерде һәм Мине хәзрәтегез Мөхәммәт пәйгамбәргә алып барыгыз' дин үтенде Алар юлга гөштсләр. Сәгыйть. Хаббаб белән бергә аякларын ю тта куюга. I омәр арадан алгарак чыкты, кулында! ы кылычы һаман да ялтырап торды Бу вакытта Гомәрнен Мөхәммәт пәйтамбәрне үтерергә барасы хакындагы хәбәр бөтен Мәккәгә таралып өлгергән иде инде. Барчасы курка калдылар. Хәзрәте Хәмзә баһадирга бу хәбәр килеп ирешүгә, пәйгамбәрнең тупсасына килеп басты, Гомәрне җиргә салып таптарга карар итте. Алар килә бирделәр. Сәгыйть вә Хаббаб әлеге Гомәр артыннан һич кенә дә куып җитә алмый гаҗиз булып, тәмам хәлдән тайдылар, маңгайлары тирләде, аяк астыннан күтәрелгән тузан йөзләренә сыланды, барыбер пәйгамбәр янына атлыккан Гомәрне куып тоту аларга насыйп булмады. Мәккә халкы, аһ-ваһ итеп, артларыннан карап калды. Гомәрнең кулында кылычы, зәһәр ялтырап, алга таба сузылган иде. Бу кылычтан кан исе таралгандай булды. Гомәргә аркылы төшәргә һичкемнең көченнән вә гайрәтеннән килмәде. Әмма... Мөхәммәт пәйгамбәрнең тупсасына килеп җитүенә, аны Хәмзә баһадир каршы алды вә юлыннан туктатты: — Йа. Гомәр, сөйлә, ни йомыш белән килдең? Әгәр яман теләккә атлангансың икән, без, беләсеңдер, Габделмотталип нәселе, туганыбызның канын кайтармый калмабыз, бездә намус тойгысы көчле булганлыкны беләсеңдер...—дип әйтеп бетермәде, Мөхәммәт пәйгамбәр килеп чыкты. Халык аһ итте. Сәгыйть вә Хаббабның хәбәре әле таралып өлгермәгән иде. Пәйгамбәр, тупсаны атлап чыгуга, Гомәрнең йөзендә иман нурын күрде, каршысына килде һәм аны кочагына алды. Әйтерләр, Гомәрнең кабыргалары бу кочак эчендә берсе берсенең арасына керде, кулыннан кылычы төшеп китте. Мөхәммәт аны кочагыннан чыгаруга, Гомәр үзе дә пәйгамбәрне кочып алды. Шушы кадәр дә дустанә итеп күрештеләр ки, берни аңламый калган халык аптырашта торды, Хәмзәнең йөзендә нур балкыды. Бу көнне Мәккәгә Гомәрнең иман китерүе хакында хәбәр колактан-колакка гына йөреп түгел, урамнар буйлап йөгереп таралды. Кяферләрнең бәгырен бу яңалык телемләп кисте, мөселманнарның йөзләренә исә кояш чыгарды. Җәбраил галәйһис-сәламнең әйткәннәре чын мәгънәсендә рас килде, пәйгамбәрнең гозер-үтенече иминлек булып җиргә инде, өммәтләренең күңелләрен хозурлады вә караңгы кичәләрен яктыртты. Иртәгесен Мөхәммәт пәйгамбәр Мәккә урамына үзенең яраннары белән чыкты. Янында—хәзрәте Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк, сулында — хәзрәте Хәмзә, уңында — хәзрәте Гали вә аның янәшәсендә хәзрәте Гомәр вә башка сәхабәләр бар иде. Барчасы да кулларында кылычларын ялтыраттылар һәм дә Кәгъбәгә карап юл алдылар. Тамаша кылган кяферләр, шушы кырык мөселманның сафсаф булып тезелеп баруларын күреп, бик тә гаҗәпләнделәр вә аяк асларыннан җирнең чайкалып китә баруын тойдылар. Ул вакытта кяферләрнең олылары Кәгъбәдә бер җыелыш корып утыра иделәр. Көтмәгәндә каршыларына яраннары белән Мөхәммәт пәйгамбәр килеп чыккач, барчасы да телсез калдылар. Араларында Гомәр сәхабәнең кылычы ялтырап күренде, аһ итеп: «Гомәр бу мөселманнарны безнең башка җитү өчен алып килгән икән»,—дип күңелләре тетрәнеп куйды. Кайбер кяферләр алартларын да карамыйча йөгерә-кача башладылар. Бер ишесе исә Гомәргә тел озайтып маташты. Кайберсе: — Пәйгамбәрне үтерәм дип киткән иде, безне һәлак итәм дип килгән, монда ниндидер хикмәт булырга тиеш,—дип гаҗәпсенеп калдылар. Ул арада Гомәр алга чыкты вә кяферләр арасында булган бер мөхтәрәм вә дәрәҗәлесен тотып алды, күккә чөеп, җиргә салды. Бу кяфер ул көнне Гомәр кулыннан үләсе иде. әмма яраннары җитешеп килделәр һәм көч-хәл белән аны аралап алдылар. Шушы хәлләрне күргән җаһиллар, бик каты өркешеп, тиз арада Кәгъбәне ташлап чыктылар, кайсы кая качып беттеләр. Бу вакыйгадан соң Мөхәммәт галәйһис-сәлам беренче тапкыр мәс- четтә иртәнге намазын укыды һәм аның артыннан беренче тапкыр хәзрәте Гомәр бик тә моңлы тавышы белән мөнәҗәт әйтте Мөхәммәг галәйһис-сәлам күрде: Кәгъбә эче потлар белән тулган иде. Моңа ачуы килде. Яраннары сәбәпне тиз төшенеп алдылар. Шулвакыт күкләрдән бер аять иңде, дип яза тарихчылар, пәйгамбәр аны кычкырып әйтте һәм барча потлар сәҗдәгә килеп, йөзтүбән әйләнешеп төштеләр. Бу вакыйга бөтен Мәккә эчен вә анын тирә-як тарафларын гаҗәпкә калдырды, кяферләр күңелен көнчелек вә салкын ахмаклык уты чолгап алды. Әнә шул рәвештә Гомәр хәзрәтләренең иманга килүе мөселманнарның эшен үргә таба җибәрде. Шушы көннән башлап ислам динендәге кешеләр хурлык күрмәделәр вә диннәре алга китә башлады. Бу вакыйгалар Мөхәммәт пәйгамбәрлегенең алтынчы елында Мәккәне вә аның әйләнәсен хозурладылар. ислам ныклап аягына басты, үзенең хаклыгына вә көченә күпләрне ышандырды, аның нуры күпләрнең аңына вә җанына үтеп керде Сигезенче елдан соң әйгамбәрлекнең җиденче елы алланың рәхмәте белән хәвеф- хәтәрсез генә үтеп китте. Мәккә кяферләре Мөхәммәткә вә мөселманнарга каршы ачыктан-ачык чытыш ясарга курыктылар. Гомәр вакыйгасыннан соң аңнарын җыя алмый тордылар, әмма көферлекләре күңел түрләреннән чыкмады, кара килеш кала бирде. Нәүбәтен сигезенче ел мәйданга килде, корәишләр яңа бер этлеккә ал куйдылар. Бәни-Габдслмотталип вә бәни-һашим кабиләләре Мөхәммәт пәйгамбәрнең кан кардәшләре булып, арада Әбу-Талип мөхтәрәм вә хөрмәткә лаек кемсәнә иде Мөхәммәг аның тәрбиясендә үскәнлектән. рәсүл хакында берәр сүз чыга калса, нәтиҗә өчен нигез итеп аның сүзләрен ала иделәр Ә беркөнне ӘбуТалипны Мәккә кяферләре үз мәҗлесләренә дәштеләр һәм аңа: Иә син безгә Мөхәммәг пәйгамбәрне тотып бирәсең һәм без аны үтерәбез, яки ул безнең динебездән вә потларыбыздан көлми башлый, яисә шәһәребезне ташлап китә.1 дип шарт куйдылар. Әбу-Талип уңга да. сулга да борыла алмады. Таләпләр шактый кырыс вә авыр иде Әбу-Талип. шагыйрь булганлыктан, күне ic хискә вә тойгыларга бай иде Үз тәрбиясендә үскән Мөхәммәтнең язмышы өчен кайгырмый кала алмады, анын алдына килеп, сүз катарга уйлады. Иртәгә таң беленеп, кояш күтәрелүгә җавабыңны китер! диделәр ана корәишләр. йә булмаса без үзебез барысын да эшләрбез, ризалыгыңны белдер, дип сүзне уртадан өзделәр Әбу-Талип чарасыздан Мөхәммәт пәйгамбәр янына килде вә кяферләрнең таләпләре хакында ана бәян ит те Мин бу шартларның берсенә дә күнә алмыйм, чөнки мин үз иркем белән түге г. бәлки Аллаһы тәгалә әмере белән эш йөртәм Миңа андый әмернең ирешкәне юк. дип кырт кисте рәсүл вә Әбу-Талипны калдырып китте Ул көнне Мәккә кяферләре оер килешү хаты төзеп, аңа кырык моһепне сылап куйдылар Риваятьләрдә бу мәктүпне төзүчеләр итеп берничә кеше күрсәтелә Ьср ише китапларда аттың язучысын Мансур бине Гәкрәм бине Гамер дип бәян итсәләр, икенчеләре Назар бине Әл-Харис яки la шха бине ӘбуТалиха ләгыйньнәрне атыйлар Өченче гөр хезмәт top исә бу ксмсәләр әлеге хатны өчесе бергә язды, дип белдерәләр П Ул мәктүпнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт иде ки, кяферләр бу көннән башлап мөселманнар белән алыш-биреш йөртмәскә, кызларын аларга бирмәскә, болардан да кыз алмаска, егылганда ярдәм белән кул сузмаска дип килешү, төзеделәр, шәхси мөһерләре белән сүз беркеттеләр вә аны Кәгъбәнең капкасына элеп куйдылар. Анда Бәни-һашим вә Бәни-Габделмогталип нәселе белән дә аралашмаска дигән таләпләр куелды. Әгәр кем дә булса бу килешүне бозса, аңарга зур вә көчле газаплар кылырга карар бирделәр. Мөхәммәт пәйгамбәрнең нәсел-нәсәбе, туган вә кардәшләре мөселманнар белән бергә бик авыр хәлдә калды Аларның якасына ачлык бүгениртәгә килеп ябышырга мөмкин иде. Әгәр дә Әбу-Бөкер, Хәмзә вә Гомәрнең байлыклары вә мөселман карДәшләргә хәер-садакалары бул- маса, бу хәлдә яшәү үлемнән башка һичбер җиргә алып бармас иде. Аллаһы тәгалә өчен мөселманнарның иман ныклыгын яки йомшаклыгын сыный торган вакытлары иде бу. Мәккә базары көне-төне шаулап торды. Корәишләр сату-алу кылдылар. әмма бу эштән мөселманнар вә рәсүлнең кайбер карендәшләре, кяфер булуларына да карамастан, читләштерелгән иделәр. Кяферләр Мөхәммәтне үзләренә тотып бирергә кушып, таләпләрен яңартып торсалар да, Әбу-Талип аны аларга бирмәде, кяферләр аның горурлыгын сындыра алмадылар. Әгәр дә берәр мөселман яки пәйгамбәрнең туганы базарга килсә һәм берәр сәүдәгәр белән килешенсә, товарын сатып алырга теләгәндә генә Мәккә кяферләреннән берәр баерак кемсә килә иде дә. артыграк бәя биреп, ул товарны үзенеке итә иде. Монда күзгә карап үчләшү күренеп тора иде. Тагын да берәр кеше, миһербанлык күрсәтеп, мөселманнарга ризык китерсә, корәишләр аның юлына аркылы төшә иделәр һәм китергән бүләккүчтәнәчләрен йә җиргә сибә, яки үзләренә үзләштерә иделәр. Кяферләрнен җәбер-золымына каршы берни дә кылырга мөмкин түгел иде кебек. Аллаһы тәгалә дә ярдәмен ирештерергә ашыкмады. Ислам таифәсе аның сынауларын үтеп бетерергә тиеш, шуңа олуг сабырлыклар таләп ителә иде. Мөхәммәт пәйгамбәр һәрвакыттагыча озын киез кием киенеп, чалмадан, йә булмаса башын яулык белән урап йөри бирде. Сакал-чәчен бик чиста вә пөхтә тотып, һичвакыт намаз-догасын калдырмады. Китапларда шулай язалар ки, пәйгамбәрнең чәче җилкәгә кадәр төшеп тора иде. йөзе якты вә нурлы, телендә сөйләнгән сүзе ачык вә аңлаешлы, кыска вә төгәл, камил фикерле иде. Аның сабырлыгы, ныклыгы һәркемгә үрнәк булды. Аллаһы тәгаләдән иңгән Коръән аятьләре ирекле вә ак шигырьне хәтерләткәнлектән, рифма вә ритм белән бәет сөйләүне кәсеп иткән ялган шагыйрьләр бу аятьләрне Мөхәммәт үзе язган дип кабул итә иделәр һәм аның шушындый «шигырьләре»ннән көлә иделәр. Хак тәгаләдән китерелгән сүзләрне вә аятьләрне пәйгамбәр, аларга карап, һич тә үзгәртүне кирәк тапмады. Ул шагыйрьләрнең мыскыллауларына игътибар күзен ташламады, «мин — шагыйрь» дип лаф ормады. Ходай тәгаләнең әмереннән чыкмады, рәсүл сыйфатында кала бирде. Аның мондый да ныклы вә сабыр булуы кяферләр арасында тагын да көнчелек утларын көчәйтте, бәгырьләре үч ялкынында көйде, әмма Аллаһы тәгалә аларның кулларын кыска кылган иде, сузылып-тартылып та Мөхәммәткә буйлары җитмәде. Рәсүлнең даны көннән-көн һаман да ишәя барды. Мөселманнарның ач торуларына аларның карендәшләре вә дә якыннары пошаманда булдылар. Ничек тә ярдәм итәргә теләделәр. Көннәрдән беркөнне Хәдичәнең туган тиешле энекәше Хәким бине Хизам, аркасына бераз ризык алып, пәйгамбәрнең йортына китте. Юлында аңа Әбу-Җәһил мәлгунь очрады. Аркылы төште: — Ә-ә!.. Сип әле Мөхәммәткә ризык китерәсеңме, мин сине бар корәишләр алдында рисвай итәм,— дип тавыш куптарды Артыннан 72 калмый ияреп килде. Чыгырыннан чыгып, кулын эшкә «икмәкче иде ӘбулБухтури бине Һашим күренде һәм: - Нәрсә, апасына ризык илтә икән, моның ни начарлыгы бар соң? Илтсен Бу бит әле Мөхәммәткә китерде дигән сүз түгел, - дип әйтүгә. Әбу-Жәпил тагын да кызып китте. Ни хикмәт. Әбул-Бухтуриның кулын- да дөя нукгасы бар иде. ул шуның белән Әбу-Җәһилнең башына орды. Бу хәлдән ахмакның очу куыгы шартлардай кабарган иде инде, эшнең ни белән бетәсен беркем дә күз алдына китермәде. Әмма, була бит шундый хәлләр, хәзрәте Хәмзә күренде. Бу баһадирны Әбу-Җәһил тиз шәйләп алды һәм корчаңгы эт төсле коерыгын кысты вә моннан ычкыну ягын карады. Бу вакыйгадан соң пәйгамбәргә ярдәм итәргә теләүчеләр саны ишәеп китте. Бары тик корәишләрнең олуглары ни әйтер дип куркып кына тора иделәр Бер кичәдә Һашим бине Гомәр бине Рабига өч йөк ризыкны Бәниһашимга китерде. Моны Мәккә кяферләре белеп алдылар һәм юлына аркылы төштеләр, килешүне бозуына тавыш куптарып — Әгәр тагын да шундый хәл кабатланса, син безнең кеше булудан туктарсың, үзең дә алар хәлендә калырсың, диделәр. Әмма икенче кичәдә дә Һашим бине Гомәр бине Рабига тагын Бәниһашимга ике йөк ризык китерде. Моны бу юлы да корәишләр белеп алдылар, ачулары күкрәк читлекләрен җимереп чыгардай булды, тавыш китте, килешүнамәнең көче бетте һәм Әбу-Сафйан кяфер бик каты орышып: — Бер дә сүзегездә тора алмыйсыз, әгәр болай эшли башласак, мөселманнарны буйсындыру һичкайчан мөмкин булмас. Килешүне бозган’кемеэнэлэр арабыздан китсен! дип җикеренде Бу вакыйгадан соң Һашим бине Гомәр бине Рабига вә Хәким бине Хизан иманга килделәр вә сәхабәләргә кушылдылар. Әйтерләр, ул кичәдә ӘбуСафйанга да иман нуры иңде, тора-бара аның күңеле исламга ныграк тартылды һәм ул да мөселманлыкка чыкты, әмма Әбу-Җәһилгә мәңге кяферлок сөреме буялган килеш калырга насыйп ителде. Озак та үтмәде. Мөхәммәт пәйгамбәрнең кияве Әбу-Гасибне Рабига Мәккәгә зур кәрван белән килеп төште Бик күп иген вә җимешләр китерде. Барча мөселман рәсүлнең йортына җыелды вә ризыклы булып, ачлык бәласеннән котылып катигылар. Хәбәрләрдә шулай сөйләнелә ки. Һашим бине Гомәр бине Әл- Харис Заһир бине Өмәййәт. Мөттәгыйм бине Гада. Нуфал бине Габ- деманаф. Зәмәгать бине Әл-Әсвал бине Габделмот галип ибне Габдел- гази -бишесе бергә ислам динен кабул игәргә булдылар. Әмма килешү хатындагы сүзләрне исләренә төшереп, иң элек корәиш олугларыннан рөхсәт сорауны кирәк таптылар Шул исәптә сүт беркетеп, кичен таралыштылар ә иртә белән корәиш тәрнен җыен урынына килеп бастылар вә Һашим сүз башлады, исламга чыгарга исәпләре барын хәбәр итте Шунда Әбу-Жәһил бик каты орыша башлап Сез дә килешү мәктүбенә кул ларыгызны куйдыгыз, иске динебездән чыгып Мөхәммәткә иярүегез бер дә мактанырлык эш түге г Сез дә ул мәктүп сүзләре белән килештегез, дип аларнын теләкләренә каршы төште. г Без асылча ул мәктүптә язылган сүзләр белән килешми идек, сез мәҗбүр иткәнгә генә ана буйсындык, дип җавап бирле болар Бу килешүп гмәгә без тамгаларыбызны салмалык, дип тә өстәделәр Арадан корәишләр. аларнын бу туры сүзләре белән ки кипмәүләрен беллепеп тавыш чыгардылар. Шушындый вакытта да гарәпләрнең исламга килүләренә. берьякган. гаҗәпләнсәләр. икенче яктан, бик тә хөсет- ләнделәр. тудай сөйләнелә ки. Мөхәммәт пәйгамбәргә бу вакытv. ж»бп’ти I ! аләйһис-сә гам ки геп иреште вә кяферләрнең килешүнамә- сеиә квГтөгпсн «егкәләп бетерүен хәбәр итте һәм — Алла исеменнән тыш анда бер генә дә сүз калмады,—диде. Мөхәммәт пәйгамбәр, моны ишетүгә, Әбу-Талип агасына барды һәм шушы хакта сөйләп бирде. — Син моны каян белдең?—дип сорады агасы. — Хак тәгаләнең бөек фәрештәләреннән Җәбраил галәй-һиссәлам җиткерде,—дип җавап бирде пәйгамбәр -Ул язуда Аллаһы тәгаләнең исеменнән тыш һичбер сүз сакланып калмаган, — диде. Әбу-Талип исә Мөхәммәтнең бала чактан бирле хак сүзле кеше булып үсүен белә иде Шунлыктан аның сүзләренә инануны кирәк тапты. Корәишләр утырыш корган җиргә китте. Әбу-Талипның килеп керүе кяферләр арасында чебен кебек безләү авазларын уятты. Чөнки аның да исламга күчүеннән шикләнделәр. Күптән араларында күренми иде. — Син безләрне исламга өндәргә йә булмасй алдарга дип килгән, ялгышасың, сиңа барыбер рәхим-шәфкатебез юк,—дип каршы алдылар. Әбу-Талип ни йомыш белән йөрүен сөйләп бирде һәм килешүнамә- ләрен көя ашап бетерүен әйтте. Ул мөселманнарның күптән инде Кәгъбә капкасын атлап кермәүләрен белә иде — Бер Аллаһы тәгалә исеменнән тыш, башка барлык сүзләрегез теткәләнеп беткән булыр,—диде ул, хаклыгын белдереп. Мәккә кяферләре. әлеге дә баягы, исламга килергә теләгән биш кемсәне алларында тотып, язмышларын хәл итеп утыра иделәр, ӘбуТалиптан мондый сүзләрне ишеткәч, аптырашта калдылар. — Әгәр ялган сөйләр булсаң, үзеңне харап итеп ташларбыз.— дип капка өстеннән шул килешүнамә төргәген китерделәр вә чишеп җибәрделәр. Ахмакларның авызлары салынып төште. Әбу-Талипның китергән хәбәре хак булып чыкты. Чыннан да бу килешүнамә тәмам теткәләнеп беткән иде ки. бары тик Аллаһы тәгалә исеме язылган урын гына исән-сау калган иде. Шулай итеп, өч ел эчендә боларның килешү мәктүпләре тәмам эштән чыккан, асыл сыйфатын югалткан иде. Аның дөреслеге вә көче шул сәгатьтә үк бетте. Теге биш кемсә иман китерүдә ирекле булды... Кәгъбә күренешләре
Абдулла ДУБИН фотоархивыннан алынды.
(Ахыры бар.)