Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘНЕҢНӘН ГЫЙБРӘТ АЛ...

Мөмкинлек бирелгәнне көтеп кенә торгандай, татар язучылары тарихка кереп-китте, үткәннең онытылып торган, югала барган буыннарын ашыга-ашыга укучыга ирештерә башлады. Бу табигый омтылыш иде. Чөнки М. Галәү, Н. Исәнбәт. Ә Фәйзи, М. Җәлилнең кайбер әсәрләрен санамаганда, безнең элегрәк язылган һәм «тарихи» дип аталган әйберләребезнең төбендә 1917 ел һәм аннан соң килгән вакыйга-хәлләр генә ятты. Тарихи роман жанрына Н. Фәттах белән М. Хәбибуллин яңа рух өреп, татар тарихының башы бик еракта икәнен — халкыбызның заманында көчле дәүләтләргә ия, бихисап олы шәхесләр биргән, бик борынгы милләтләрнең берсе икәнлеген искәрттеләр. Хәзер тарихи темага алынмаган, үткәннән гыйбрәт алмаган язучы сирәк, Кубрат хан, Сөембикә, Колшәрифләр янына Батырша, Солтангалиев кебек мөхтәрәм исемнәр өстәлә тора. Әйе, татар халкы олы һәм фаҗигале тарихи юлында бик күп зыялыларын, батыр улларын югалткан. Күбесе эзсез югалган. Без аларны чынлап барламыйбыз, диярлек. Без — үз милли тарихыбыздан мәхрүм ителеп. Болотников. Разин, Пугачев кебек, башка халык пәһлеваннарын мактаган китапларда тәрбия алган буын. Злобин, Чапыгин. Шишков кебек язучылар каләменнән төшкән романнарда, юл уңаенда гына, әлеге крәстиән кузгалышларында, татар, башкорт, чуваш кебек «инородецлар»ның катнашуы, фетнә җитәкчеләренең аларга үз телләрендә мөрә- җәгать-чакырулар язулары турында әйтелә. Табигый ки, бу «вак-төяк» халыклар патша хәзрәтләренә каршы мөстәкыйль чыгыш ясау дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган. Дөрес. Пугачев эзләп тапкан һәм үстергән Салават Юлаев, Бәхтияр Канкаевлар булган Мәгәр алар да кушканны, әмерне кыю башкаручы буларак кына тасвирлана. Елдан-ел тулырак ачыла барган тарих көзгесе империянең кыл уртасында калган татар халкының коточкыч изүгә, көчләп чукындыруга каршы туктаусыз күтәрелеп, сугышып, көрәшеп яшәвен күрсәтә. Бер гасырны гына алыйк: 1704— 1708 елларда Алдар-Күчем җитәкчелегендә җитди чуалышлар булып ала. 1735— 1741 дә Акай батыр халыкны көрәш юлына алып чыга. 1744 елда Тирсә авылында чукынган, явыз алпавыт Тәфкилевкә каршы бунт күтәрелә. Бераз соңрак, әмма шул ук 1асыр уртасында (1755—1756) Батырша Алиев Уфа. Оренбург. Казан губерналарына шом сала Башка халыкта шулчаклы батырлар булса, аларнын образлары сәнгатьтә күптәннән мәңгеләштерелер иде. ншалла. татар халкының бер батырына әдәби һәйкәл куелды. 1992 елда Җәмит Рәхимовның «Батырша» исемле романы дөнья күрде. Белүемчә. Батырша яшәгән тарихи чорны язучы бик күптәннән өйрәнеп килә. Язылган өлеше белән укучыны вакытлы матбугат та таныштыра килде. «Батырша» әсәре тулаем алганда, XVIII гасырның дөньяви, дини, әхлакый атмосферасын, татар халкының баш-аягы фаҗига белән тулы аяныч язмышын төгәл күзәтүләр, ачык буяулар аша күрсәтүгә багышланган. Шул тынчу хәятта үз М И урынын таба алмыйча хафаланган, олы йөрәкле, шагыйрь ханлы шәхес тормышын ышандырырлык итеп күз алдына бастырган ул. Карыш авылының мишәр мулласы гаиләсендә туган Габдулла авыл малае. әмма ул яшы эшләреннән һәрнәрсәнең төбенә, нигезенә төшәргә омтылуы, һәммә күренештә эчке мәгънә эзләве, вакыйга-хәлләрне тудырган тнралекнен үзен тикшерергә яратуы белән аерылып тора. Тынгы белмәс холкы, ан-белсмгә омтылуы аны Ташсуган. Ташкичү кебек шул чорнын күренекле мәдрәсәләренә алып килә. Мөгаллимнәре дә — чорнын алдынгы шәхесләре Үзе дә катнаш губерналарнын танылган мулласы, мөдәррисе, изге әүлия дәрәжәсенә күтәрелә Даны, мал-мөлкәте, хөрмәте житәрлек. рәхәтләнеп бәлешен ашап, мунчасын кереп, дини-схоластик бәхәсләрдән тәм табып яши бир да бит әмма юк гадел холкы, тирә-юньдәге рәхимсез җәберҗәфаны күргән үткен күзе, сизгер җаны аны көрәш юлына алып чыга. Табигый, күпчелек адәм баласына гыныч тормыш кирәк Бик азлары гына рәхәт, татлы, баллы нигъмәтләрдән баш тартып, фажигалы юлга чыга. Соңгысын сайлаган шәхесләр көчлеләр Батырша шундыйлардан. 1755 елның яз айларында ул үзенең атаклы мөрәҗәгатьләрен язып тарата Бу хатларның иҗат ителү күренешен автор тәфсилләп тасвирлый Батырша үткен, туры сүзгә ышана, татар, башкорт һәм башка изелгән милләтләрне дини әләм астында гына күтәреп буласын аңлап эш итә. Анда да. ул тулаем урысларга каршы орышка чакырмый Аның дошманы — йомышлы һәм гаскәри урыслар, көчләп чукындыру эшен рәхимсез алып барган Лука Каратуннар Батырша үз чоры кешесе буларак, гадел паппага ышана һәм Елизавета Петровнага шактый күләмле хат белән мөрәжәгать итә Әмма ул хат сенат һәм канцелярия түрәләре кулында югалып кала Романда хатмын эчтәлеге шактый тулы яктыртыла, авторның хокук, инсафлык, кешелеклелек мәсьәләләрен тнрән- тен аңлавына игътибар ителә Батырша үз язмыШы. милләттәшләре турында сөйли, ярдәм, аңлау көтә. Шулай да. Батырша чирү башлыгы һәм сугышчы түгел. Елан-Эткол аңа дөрес әйтә «Юк инде, Батырша. юкка тел кашудан туйды халаеклар Без иртәгедән кузгалабыз! Әйдәгез!» Үзе кабызган утны дөрләтәсе, көчәйтәсе урынга. Батырша восстаниегә күтәрелгән фикердәшләрен ташлап, берничә шәкерте белән урманга кача, табигый ки. тотыла һәм Шлиссельбург атавындагы төрмәгә озатыла, биш елын шунда үткәрә, соңгы батырлыгын тиунда эшли Батырша гыйсъянчы йорәкле. «байроник» каһарман, холкы, кабатланмас фигыле булган үзенчәлекле шәхес Язучы, аңлы рәвештә, аны тормыш-көнкүреш ваклыкларыннан азат итә. язмышы өчен хәлиткеч якларны гына сурәт ли Үзәктә әхлакый сафлык, дини хөррияткә бирелгәнлек Батырша олы максатлар куеп (татарның дәүләтен кайтару кебек», аңлы рәвештә көрәшкә күтәрелгән пәрвәр түгел. Аны тынгысыг жаны үзе артынннн сөйри, акыл-знһен куәте, дини гаделлеккә табынуы көрәшкә күтәрелә Кемгәдер шәхси үпкәсе дә бар аның Бу тойгының да кешелек җәмгыяте үсешендә мөһим урын тотуын онытырга ярамый Батыршаггьгңсоңгы бәхете анын фаҗигасендә Ул балта белән «җансакчыларынын» башларын хәл кылып, үзенең җирдәге тормышын каһарманнарча төгәлли. Шуңа аңлы рәвешгә бара ул Оҗмахта алма капкан борынгы бабабыз төсле. Батырша да үз холкына турылыклы кала, базда сөрсеп үлми, сугышып, аягүрә җан тәслим кыла Тәненә чәнечкеле агач кадалгач, бердәнбер һәм соңгы илаһи җырын башкар ган мифик кош шикелле. Батырша да үзенә бирелгән кушаматын ак тап ул*’ Галимнәр, тарихчылар Батырша язмышына күптәннән игътибар итә иделәр Профессор М Н Гернет «Паппа төрмәсе» исем те хезмәтендә Ьагыршанын төрмә сакчылары белән сутышып үлүен романнарга лаеклы батырлык, гнп атый Башкорт галиме Г Хосөеиов («Тагар әдәбияты тарихы». I том) Батырша хатларын әдәби әсәрләр буларак өйрәнә, төпле анализ ясый Янәдән романга кайтып, анын берничә сыйфатына игътибарны юнәлтәсе кило Батырша гаделлек өчен көрәшендә берүзе түгел Анын авазы шактый кешене яуга күтәр.». Көчекбай. Елан-Эткол. Яубасар кебек кыю. сәләт те алайлар үсеп чыга. Батыр тимерче Әмин белән Асылбикә арасындагы мәхәббәт, гүзәл ханымның үлеме, аны күмү Көнчыгыш әдәбиятының романтик өлгеләре матурлыгында эшләнгән Дошманны ашыра һәм ахмак игеп сурәтләү алымыннан да баш тарга Җ. Рахимов Оренбург губернаторы Неплюевны ягучы рәхимсез. әмма акыллы, алдан күрүчөн хаким игеп тасвирлый «Чукындыру ул кешенең телен, гореф- гадөтләрсн иманын үзгәртү, анын күңелен яулап алу Көч кухлану белән үтеңне хатын-кыздан яраттыра алмаган кебек, бу эштә дә тупаслык белән әллә ни кырып булмас».- дип өйрәтә ул яраннарын Татар белән башкортны ызгыштыру, икесен дә кыргыз-каисаклар белән талаштыру турында хыяллана Неплюев Ул халыкларны буйсындырып тоту өчен телләрен өйрәнү, вактөяк реформалар эшләү ягында. Тугандаш халыклар арасындагы дуслыкка чөй кагу патша империясенең иң зур мәкерлекләреннән иде Җ. Рәхимов Батыршанын халыкка мөрәҗәгатеннән шундый өзек китерә: «... урыс түрәләре Уфа оязендәге һәр дүрт юл халкының кыргы з-кайсаклар белән дус /ашуыннан. аларның бергәләп баш күтәрүеннән куркалар... Исегездә тотыгыз, йомышлы урыслар безне коннән-кон кыса оарып, кыр- гыз-кайсаклар белән дошманлаштырып, үзара кан түктереп, ике арабызда булган татулыкны һәм килешүне бозарга телиләр». •■Әй Батырша. Батырша. дип дәвам итә безнең чор язучысы. Хатыңның губернатор Неплюев кулына барып ирешәсен. шушы юлларны укыганнан соң аның казакъларны башкортларга, ә соңгыларын бсренчеләренә каршы котыртып, кан кардәш ике халык арасында сусш-кырылыш чыгарачагын, шул ук этлекне татарлар белән башкортлар арасын бозуда да кулланасын белгән булсаң, әлеге җөмләне язмас та иден. шәт» Юк инде. Неплюевлар үз эшләрен яхшы беләләр. Алар татар мулласының үгетнәсихәтенә һич кенә дә мохтаҗ кавем түгел. Ниһаять. Җ. Рәхимов Батыршанын уй-хисләрен. ният-омтылышларын безнең чорга, бүгенге сәяси, икътисадый көрәшебез!ә бәйли алган. «Ие, мортәтләр һәр заманда булган һәм булып кына /пора,— дип фикерли Батырша.— Ул сатлык җаннар турында хак сүзне бәндәләргә җиткерми ярамый. Бит дошчаз/ үзе бер куркыныч булса, аның ягына ауган ау пакай мортәтләр— биш куркыныч... Чонки алар иманнарын сатып, дошманга кәнди тоту юлына басканнар. Шуңа да алар куркак, куркак булганга — кансыз. Мортәтләрдән якты чырай түгел, коточкыч кабахәтлек кенә котәргә кала». Ике йөз елдан элегрәк әйтелгән әлеге юлларны Татарстанның бәйсезлегенә кизәнеп яткан маңкорт татар депутатларына укытасы иде дә бит. ана телләрендә укый-яза белмиләр Ахырзаманнын бер тамгасыдыр инде бу күренеш «Батырша» әдәбиятта калырга лаеклы әсәр. Шулай да ул тигез язылмаган. Акрын аккан агым суны хәтерләткән беренче кисәге авыр укыла. Язучы булачак каһарманының яшьлек еЯларын. төрле-төрле мәдрәсәләрдә укуын артык тәфсилле тасвир кыла Вакыт бишеге акрын тирбәЯә. Әсәр бик үк тирәнгә алып кермәгән сөйләшүләрне, һич тә мәҗбүри булмаган табигать сурәтләрен эченә ала. кыскасы, урыны белән «җирдән шуышып» бара Иҗатчы мавыктыру чаралары 1 урында күбрәк уйласа, бераз юмор бәбчекләрен дә кергеп җибәрсә, роман җиңелрәк укылыр иде. йтергә кирәк, булачак геройның балалык, яшьлек дәверен озын-озак сурәтләү гатар романының «милли үзенчәлеге», аны күп еллар дәвамында эзәрлекли килгән йогышлы чире Ә Фәйзи Тукай турында берничә китаптан торган әсәр язарга алынып та, шаг ыйрь тормышының башын бәян итүдән ары китә алмады, гомере җитмәде. Хәсән Туфан язмышы да бу җәһәттән Тукай белән уртак булып чыкты. Г. Кашаф-Үзиленең «Киек каз юлы» романы Туфан гомеренең бик кыска бер өлешен генә үзәккә ала. Кызганыч ки. Газиз Кашафны рәхимсез үлем арабыздан вакытсыз альт китеп. Туфан турындагы олы әсәрне тәмамларга ирек бирмәде Беренче китап күләме белән саллы гына булса да. Туфан гомеренең дөньяга килеп, малайлык чорларын үтүе һәм үсмер булып җитеп, беренче мәхәббәт ләззәтен татуы, әзисе Сәг ыит ь белән читкә. «Галия» мәдрәсәсенә чыгып китүен тасвирлау белән тәмамлана Роман укыла һәрхәлдә соңгы елларда кулъязма хәлендә мин танышкан -производство» романнарыннан күп өстен тора Г Кашафның соңгы бүләге бу Кешелекле мон. үзәккә алынган шәхескә булган җылы мөнәсәбәт, халыкның 1917 елга чаклы тормыш-көнкүрешен күзаллау һәм сурәтләү ышандыра, күңелдә Язучы Хәсәнне гаилә, көнкүреш ваклыклары эчендә генә күрсәтү юлына төшмичә, бер яктан: сабан туйларын, яшен ату кебек табигатьнең иләсләнгән чакларын, ат караклары тормышын, ягъни халыкның яшәеш рәвешен тасвирлауга мөһим өлеш чыгарса, икенчедән: аны татар тарихы борчый, уйландыра (татар халкының Аксубай якларына күчеп килүе, көчләп чукындыру галәмәтләре, янәдән мөселман диненә кайту, яшәү өчен көрәш, күрше боярлар. жандармнар Ә белән әвәрә килүләр һ. б.). Аксу җирләренә орынып утырган Биләр. Болгар тарихларын аңларга, үткәнне халыкның бүгенге омтылыш-ниятләре белән бәйлән, берүк чылбыр боҗралары итеп күзалларга омтылу унай тәэсир калдыра Татар халкын изү. рәнҗетү, кешегә санамау .киек каз юлы кебек, китап бу план үтә. Милләтнең көтгс шәхесләре гомер-томергә баш бирмичә яшәгәннәр, шул юлда корбан булганнар Халыкның холкы, характеры үзгәрү, рухи, әхлакый сыйфатлары ачыла килү Фәхри-Таһир образында җентекләнә Хәсәнгә жан биргән кешенең дин. гел. тарих турында уйланулары кызыклы. Шомчы Козгын Әзгаре. зимагур-алаклар. булачак шагыйрьнең өлкән абыйсы Сәгыйть. дин әһелләре. бигрәк тә Сираҗетдин хәзрәт образы күңелдә уелып кала. Әлбәттә, иҗатчы үзе безне ишетә алса, «тарихи үткәнгә сәяхәтләрне хәзерге фән казанышларын, ачышларын исәпкә алып тирәнәйтәсе. ачыклыйсы бар. чукындырылып га үз диннәренә, деннәрснә әйләнеп кайткан авылларның, «огпавшнй- ларнын» язмышын тулырак яктыртасы иде...» дигән кинәшне бирер идек. Әсәргә эчке җегәр. зыялылык өстәмәгән озын урыннар да күз алдында (Хәсән апасының кияүгә чыгуы, туй мәшәкатьләре, жизнәсе белән Үзигә килү, бура бурау, еланнар турында артык тәфсилле сурәтләүләр һ. б ). Әмма хикмәт башкада. Туфан озын гомер кичергән, төрледән-төрле вакый- га-хәлләргә бай язмышлы шагыйрь. Анын язмышы татар әдәбияты язмышы. XX гасыр фаҗигасе... Г. Кашаф-Үзилс шагыйрьнең сөргенлек эзләреннән Йөреп, биографиясенең четрскле буыннарын өйрәнеп, йомтакның очларын барлап кайткан иде. Туфан әлегә әдәбиятта сәләтле, сизгер шигъри җанлы, яшьтәшләреннән өстен, әмма малай булып калды. Кызганыч. Бер дәвердә туып, бер мохиттә тәрбия алтан кешеләрнең бала һәм үсмер чорлары бсрбсрсенә икс тамчы су гөсле охшаш була. Бишекләрнең рәвешләре төрле булса да. шунда шыңшып ятканда. Гитлер белән Сталин бер-бероеннән әллә ни аерылып тормаганнардыр. дип фараз кылырга мөмкин 1917 елга чаклы татар укымышлылары барысы да мәдрәсәдә белем алган, андагы тәртипләр, нигездә, охшаш булган. Шуңа күрә дә каһарман олы юлга, хәрәкәткә чыккач, язмышы башкалардан үзгә сукмактан киткәч. Я1 ьни ул мөстәкыйль уйлый, олы эшләр белән шогыль- ләнә башлагач кына әдәби әсәргә ишекне ачып керергә тиеш Башка әдәбиятлар тәҗрибәсе шуны дәлилли. Тарихи роман остасы Ю. Тыняновның «Смерть Вазир-Мухтара» әсәрендә язучы, дипломат Грибоедов тормышының соңгы, җитлеккән еллары шәрсхләнсә. шагыйрь, декабрист Вильгельм Кюхельбекер («Кухля» романы) пансионатны тәмамлап кайткан егет. А Толстойнын «Петр I» әсәренең каһарманы да. китапның беренче өлешендә үк. сугыш уеннары белән мавыга, хакимиятне үз кулына алган апасы белән көрәшкә әзерләнә. Гоголь турында язганда. Радищев язмышын үзәккә алгаггда. О Форш язучыларның идәггдә үрмәләп йөрүләренә игътибар итми Безнең әдәбият оу чирдән һич кенә дә арына алмый Хәер. Р Мохәммәдиевнен «Сират күпере» романында әдәби кануннарны укучыны күз унында тотып эшләү сизелә. Мирсәет Солтанг алисв тормышынын беренче өлеше күбрәк истәлекләр, лирик чигенешләр аша тасвирлана Безнең алга ул җитлеккән шәхес, нигездә, тормыш максатын, үз халкының һәм анын аша империядә җәбер-золым күргән башка милләтләр язмыщын шәхси язмышы аша кабул игү дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше булып килеп баса Дорсс. ана әле үз фәлсәфәсен I удыру, ил үсешенең киләчәген төгәл игеп күз алдына бастыру өчен, читтән «ярдәм» кирәк Сталин. Куйбышев. Фрунзеларнын милли сәясәттәге пычраклыгы, үз мәнфәгатьләрен, хакимияткә омтылуларын халыклар язмышыннан өстен куюлар шуларны күрен яшәү һәм эшләү, Солтанг а.шеннсн дә уяулыгын үстерә, зиһенен зирәкләндерә. Гадәтн бер революционердан. хатынының сөяркәсен агып йөргән бер гадәтн кешедән, фикер иясе дәрәҗәсенә кү горе ы \ г Әлегә чаклы Сталинның мәкере, вак халыкларга, бигрәк тә ислам динен тотучыларга гчке үч саклап йөрүе, явызлыгын халыклар башына төшерү өчен уңайлы вакыт кәгүе, тиздән шул ук палач башларына җитәчәк яраннарның вак карьеристлар, фарисейлар булуы гагар әдәбиятында кыю тасвирланганы юк иде әле Каша сеңгән курку хисе җиңнән тартып килде. «Әгәр берәрсе каосрспнән торып басса, яисә рухы белән шул җәлладларга якын кеше ил дилбегәсен у г кулына алса» кебек хорафатлар нжагны кысып килде «Сират күпс|Хөен сури ләнгән характер тары җанлы, хәрәкәтчән. геле җыйнак. Гулаем романны унай бәяләгән хәлдә, берничә сорау, шик бар Бездә кеше үлгәч изгеләннсреза -Сират күпере» романында да. Солтангалневне. алын кояпепнияссн артык күгәреп кую юкмы’ Бит ул соңгы көннәренә чаклы, хәгта хакимияттән читләштерелгәч тә. шул ук большевик булып кала, коммунистлыгыннан баш тартмый Аннан килеп, өченче дөнья, бигрәк тә көньяк Африка, Латин Америкасы илләре Солтангалиев хыялларын тормышка ашыру рухы белән яши. аның фәлсәфи, икътисадын, сәяси өйрәтмәләренә таяна, диләр. Хуш, шулай да булсын, ди Әмма ул илләрнең әлегә берсе дә алдынгы мәмләкәтләр сафына басып. Швеция. Дания, Финляндиядәге демократия рухын тудыра, тормыш муллыгын булдыра ал!аны юк. Анда шул ук ачлык патша хуҗа, үзара ызгышталаш, үтереш дәвам итә. Солтангалиев хыяллары гына бу илләрне торгынлыктан һәм коллыктан алып чыга алмас шикелле Аларга да шул ук капиталистик мөнәсәбәтләргә кайтып төшәргә туры килмәгәе Икенчесе Татар тарихи романы әлегә чаклы документлар, архив хәзинәләре белән аз эшләде. Хәзер, шундый мөмкинлек ачылгач, китап битләрен реаль хәл-вакыйгаларга таба бордык Бу мавыгу икенче чиккә алып чыга башлады А Гыйләжев белән А Литвинның «Алтынчы августка кадәр» романында һәм «Сират күпере»ндә документларны артык мул китерү үзен сиздерә. Бу майны майлау кебек килеп чыга ешенең тарихтагы урыны темасы—сошы елларда ижаг ителгән бик күп әсәрләрнең үзәгендә ята. Мәгәр һәркайсыныи үз юнәлеше, үз мәгънәви эчтәлеге бар. һәр күпер үз баганаларында утыра Тарихи роман жанры белән мавыгучыларга киләчәктә уйлану өчен бер күзәтү тәкъдим итәсе килә. Язмыш биргән дәүләтен, ходай тәгалә тәкъдир иткән жирен һәм бәйсезлеген югалткан халык һәртөрле риваятьләргә табынучан. алдавычларга, балык кебек ышанучан була, һәм һәркемнең үз халкын кыю, булган, сугышчан, дәртле итеп күрәсе килә. Шактый күпертелгән шул ышануга, мифка табынып, «татарлар ул— батыр халык, әнә ул-Наполеонны куа барып, башкорт җайдаклары белән бергә, ат өстендә Парижга кергән, рус-япон сугышы кабынгач, әллә ни хикмәтле каһарманлыклар эшләгән. Беренче Бөтендөнья сугышында күп батырлыклар кылган», дип күкрәккә сугып алырта яратабыз һәм 1941—1945 елларда һәлак булган олы язучыларыбызны тантаналы һәм горур төстә санап китәбез. Муса Җәлил. Фатих Кәрим. Гадел Кутуй, Абдулла Алиш Болары сугышка чаклы ук татар әдәбиятында Сталин репрессияләре нәтиҗәсендә туган, күңелне өшеткеч бушлыкны тутырган беренче дәһшәтле сүз осталары, һәлак булган офицер-язучылар Нур Баян, Хәйретдин Мөжәй. Рәхим Саттар, чәчәк шикелле, ачыла алмыйча кы^гү төшкән күпме мөхтәрәм исемнәрне заяга югалттык әлеге орышта Ә бит үлем, Равил Фәйзуллии язганча, батырлыгыңны раслауның бердәнбер ысулы түгел Бу корбаннар татар халкына үз-бәйсез дәүләтен төзүгә ярдәм из геме? Хуш. мәҗбүри уртак ителгән Ватанны чит ил басып алучыларыннан якларга, аның бәйсезлсге өчен башка халыклар белән иңгә-иңне терәп сугышырга да тиешбез, ди. Ә ни өчен әле уртак ил. уртак җир. уртак коммунистлар фиркасе очен татар язучылары җаннарын тәслим кылганда, башка милләт язучылары затар кырында үскән ипине тәмләп, ышыкта ятарга тиеш"’ Ни өчен СССР исемле дәүләтне татар язучысының гына корал тотып яклавы ләзем бу пды соң9 Репрессияләр белән өркетелеп, күңел кыллары соң чиккәчә тарзылган татар язучылары арасында, үзе теләп фронтка китү кебек, ялган патриотизм рухы да көчле иде Әмма үзен хормәт иткән, киләчәге турында уйлаган җәм! ыязь язучысын. галимен. Фәрит Яруллин кебек алтын токымнарын, гомумән, зыялыларын сакларга тиеш иде. Алар — халык байлыгы, аЛарда халык киләчәге һәр чагыштыру аксый диләр Бәлки, болай янәшә кую дөрес тә түгелдер. Шулай да М Җәлил белән Ф Кәрим шигъри өлгергәнлек дәрәҗәләре ягыннан, В Боков. Е. Долматовский. Л . Ошанин. А Софронов, А Сурков кебек «Чистай» шагыйрьләреннән» һич кенә кайтыш түгелдер Г Кутуйның «Тапшырылмаган хатлары»ы утызынчы елларда ижат ителгән бик күп әсәрләр белән бәйгедә бил алышырлык, хәттә күбесен сыртка салырлык югарылыкта гора Батырлык мәсьәләсенә икенче яктан килеп карыйк Тарихка кереп калган каһарманлыкларны (Газинур Гафиятуллин, әйтик) татар кешеләре аңлы рәвештә, йөрәге, аңы кушуы буенча эшләгәнме9 Әллә аны һөҗүмнең алгы сафына гасырлар буенча буйсынырга, әмер үтәргә куркытып өйрәтелгән, үзенчә эш йөртүне карар кабул изүне оныткан, күндәм холкы, авыр язмышы альт барамы9 М.ккә- үдән килгән түрәгә баш өсте дип торырга шулчаклы өйрәнгәнбез, мөстәкыйльлек зурында игълан иткәч тә, бу халәтебездән чыга алмыйбыз Ә менә басмачыларны, дөресрәге, милли азатлык хәрәкәтен авызлыкларга җибәрелгән Татбригада үз кардәшләренең, диндәшләренең канын коярга, бала- 156 К ларның картларның күз яшен агызырга, үз теләге, үз ихтыяры белән киттеме? Кызыл комиссар Шамил Усманов бу хакта уйландымы икән9 Тарих бит башкарак мисалларны да белә Әфган авантюрасы башлангач, политбюро бу илтә әүвәл үзбәк, таҗик, кыргыз, казакълардан торган кораллы көчләрне кертте Әмма бу алдау барып чыкмады. Бер очракта алар кан кардәшләренә атудан баш тартсалар, икенчесендә «дошман-, ятына күчтеләр Чөнки лөгать уртак, дин бер. бүрәнә генә бүлгән... Татар халкы гомер-гомергә башкалар башлаган шикле эшләрдә катнашырга мәҗбүр ителде Урта Азия халыклары алдында, гаеп турыдан-туры үзебездә булмаса да. Шамил Усманов оныкларына үкенергә, гафу үтенергә туры килә. Төрки халыкларны бүлгәләү, берберсенә каршы кую империянен электән килгән сәясәте Азәрбайҗаннан кала бер генә төрки республика да Татарстанны мөстәкыйль ил итеп танымады, анын белән сәяси, икътисадын мөнәсәбәтләрне киңәйтеп җибәрергә артык ашкынып тормый Тарихи үткәнне, безнең мәгариф, мәгърифәт өлкәсендәге биниһая ярдәмне оныткан өчен үпкәләргә дә хакыбыз бар төсле Татар егетләре басма хәрефләрне Ташкентка кул арбасы белән тартып-барды Урга Азия халыклары очен беренче әлифба, китаплар Казанда басылды Хәзер дә күпме татар ул якларда хезмәт дтә. иң авыр эшләрне башкара Ничәмә татар хатыны казакъ, үзбәк, кыргыз, төркмәннәрг ә балалар үстерә, г анлә учагын саклый. Татар хатын-кызларын Урта Азиядә бик тә яраталар, дигән фикер безнең күңелләргә хуш килеп тора Шулаймы икән чынлыкта' Берничә ел элек Нүкис шәһәрендә тел, әдәбият, тарих фәннәре буенча бик олы фәнни җыен булды. Хива шәһәренә алып бардылар. Элеккеге мәшһүр ханлыкның хәрабәләрен карап йөргәндә. Казанда авиация институтын тәмамлаган, татарчаны шактый гына тәпәләгән үзбәк егете гидтан бу як га яшәүче татарларның саны белән кызыксЫндык «Хивада тагарлар артык күп түгел, әмма кырык процентлап үзбәкнең хатыннары татар, нугай нәселеннән» дип әй ген салды озата йөрүчебез. Без. Татарстан вәкилләре, «шулай шул, га тар хатыннары чибәр, эшчән, булган, иренә хыянәт итми», дип телгә килгән мактау сүзләрен тезеп киттек Егетебез, күзен тагы да кыса төшебрәк, безнең кикрикне шиңдерде. Эш анда түгел, бәкләрем. Беренчедән, га-тар кызлары өчен калым түлисе юк. Ә калым күләме слдан-сл үсә бара Икенчедән, аларнын бу төбәктә яклардай туган-тумачалары юк. теләсәң ничек из. кыйна, ронжег. кешегә санама Өченчедән, аны аерып җибәрсәң дә. җәмәгатьчелек гаепләми, ни әйтсәң дә. башка кавем кешесе. Дүртенчедән, соңгы елларда үзбәкләр, мал туплагач, татарны аерып, үзбәк хатын-кызларына өйләнәләр. Урга Азия илләреннән рус телле халыклар белән беррәттән. татар кешеләренең дә туган якларына кайта башлавы, безне уйландырырга тиеш Тарихи ялгышлык очен кайчандыр бер түлисе була. иһаять, егерменче елларда Урта Азиядә барган фаҗигале вакыйгаларга да татар язучысының кулы җитте Т Әйдинсң «Елан угы» романы басылып чыкты. 1917 елгы Октябрь борылышыннан сон. кеше гомере сукыр бер тиенгә тормый, адәм каны салкын судан арзанрак бәяләнә башлады. Большевиклар урдасы һәм җирдә урнаштыра килгән әлеге сәясәт үз гореф-гадәте үг ж.ге. үз көнкүреше белән яшәп яткан Бохара ханлыгына да килеп житө Кырмыска оясына таяк тыгыла. Халык вәкилләре Корылтае (ягъни Рәсәй Чекасы тияргә кирәк) әмирлекне юкка чыгарып. Бохара Халык Совет республикасы төзелүне игълан итә. Бу темага Т. Әйди кебек үгкен күзле, гомере буена милли изү сәясәтенә каршы сугышып яшәгән кешенең алынуын хупламый мөмкин түгел Язучы ул якларда сш булган, анда яшәүче халыкларның теленнән, йолаларыннан хәбәрдар Тарихка мөрәҗәгать иткән каләм иясе ике чынбарлык белән эш йөртә тарих катламы һәм бүгенге кон Теләсе кайсы чорны үзәккә алган әсәр нигез сорауга җавап эзли: каһарманндрнын тшчәнлеге тирәлек, мохит омтылышларына җавап бирәме» алдыш ы карашны алга сөрәме" «Елан угы» романы менә шул катламнарны күтәрергә, басмачы тык дип аталган хәрәкәтнең совет фильмнарында күрсәтепәнчә. тискәре, реакцион курс неш булмыйча, азатлык, бәйсезлек, читтән бәреп кергән көчләр белой изге көрәш икәнлеген калкытып куярга тиеш иде Н Язучы, безнең фикерләүдәге торгынлыктан арына алмыйча, гадәт буенча басып алучылар ягын алып. Бохара әмирлеген битәрләү юлына баса. «Әмир үзенен тәхетен ташлап качарга мәжбүр булды Әмма ул җылы оясыннан аерылганчы турылыклы түрәләренә, якыннарына корал өләшеп, революция ясаган халыкка каршы көрәшер өчен агулы коткы салырга өл>ерган. Ныгытмасын штурмлаганда тукмалып бетмәгән гаскәрләрен, тиздән якадан оер учка җыйнап юксылларның канын кояр өчен, аулаграк кышлакларга таратты. Төрмәләрдәге барлык җинаятьчеләрне, кулларына корал тоттырып, шулай ук иреккә чыгарды һәм тыныч илгә өстәрде Шымчыларын, куштаннарын, үзе кебек кеше җилкәсендә рәхәт күрүче бәк-морзаларын астыртын рәвештә һәм ачыктаначык җәдитләр, «карасөякләр» белән көрәш алып барыр! а рухландырды». Мондый юллар аптырышта калдыра. Урта Азиядәге хәлләргә бәя, ВКП(б) тарихының Сталин җитәкчелегендә язылган дәреслектәгечә бирелә. Кан коешка, сугыш, асыш, кисешкә әмир һәм аның яраннары гына гаепле икән ләбаса. Иленә, өенә чакырылмаган кораллы көч читтән бәреп кереп ничәмә дистә еллар дәвамында урнашкан эчке тәртипне пыран-заран китерсеннәр дә. син саклану чаралары күрмичә, «агулы коткы» салмыйча, кул кушырып утыр, имеш! Адәм баласының табигатенә ят нәрсә ич бу. Аннан килеп, әмир идарәсе вакытында төрмәгә утыртылган җинаятьчеләрнең башына тай типкәнме әллә, алар ни өчен үзләрен рәнжеткән бәндәләрне якласын?! Киресенчә, нәкъ шундыйлар инкыйлабның алгы сафында булдылар. «Ленин гвардиясе»нен күпчелеге төрмәдә чарланып чыкты. Ниһаять, дөньяда, берәр заманда «кеше җилкәсендә рәхәт» күрмәгән түрә булганмы? Ни өчен әле моның өчен Бохара әмирен һәм аның бәк-морзаларын гына кургаш яңгыры астына алырга?! Коммунист җитәкчеләр хакимияткә кеше жйлкәсендә яшәү өчен килмәделәрмени? Әлбәттә. бх бик гади хакыйкатьләр алдынгы карашлы, чит илләрне күп иңләгән, шуннан алып кайткан язмаларына караганда, большевизм сәясәтен күрә алмаган Т Әйди өчен сер түгел. Кызганыч ки. иҗатчы үз әсәренең фәлсәфи, мәгънәви нигезен дөрес билгели алмаган. Сәнгатьчә фикерләүдәге сазлыктан, күнегелгән кануннардан, дөресрәте. марксизмның нигез ташы (бәлки, кабер гашыдыр) булган сыйнфыйлык авыруыннан котыла алмаган ул. Г Ибраһимов, Ш. Камал. К Тинчурин. һ Такташ социалистик реализм канвасы буенча эшләнгән әсәрләрендә инкыйлаб дошманнарын, кеше җилкәсендә утыручы әрәм тамакларны нәкъ менә шулай фаш иткәннәр, укучы шуңа күнеккән, * әдәби алымнар сыналган Ягъни нигә дип баш катырып, Әмерикә ачып утырырга? Өлкән каләмдәшләрдән, әлбәттә, өйрәнергә кирәк Әмма үрнәк алу иҗади булсын, гади кабатлауга алып килмәсен иде Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы «Фәхрине үтереп ташладылар», дигән атаклы җөмлә белән башланып китә дә. фабула җебе шуңа бәйле рәвештә сүтелә, үстерелә, сәбәплелек багланышы каһарманнар язмышында ачыла. «Елан угы»ның төбендә шул ук алым ята Алдынгы карашлы, һәрьяктан килгән, уңай герой комиссар Шиһабетдиновны чит. ят, тар бүлмәдә үле килеш табалар, шуннан китә тикшерү, төрле төркемнәр арасындагы көрәш, атыш. Газраил корбаннары, маҗаралар мозаикасы. . Биредә әсәрнең төзелешенә, килеш-килбәтенә, каһарманнарның кыланышларына керешеп горм^стан, авторның безнең көннәр өчен ифрат кирәкле, файдалы һәм отышлы юнәлешне «әрәм» итүенә генә игътибарны юнәлтәсе килә. Фәлсәфи атымның табылмавы, умыртка баганасы булмау «Елан угы»н укыла торган, әмма урта кул әсәрләр дәрәҗәсендә калдырган Романда Урта Азия фаҗигасендә катнашкан татарларны яңачарак сурәтләү, аларның җирле халыкларның омтылышын аңларга, төрки халыкларны бүлгәләүгә алып килгән төеннәрне үзәккә алырга мөмкинлек бар иде Ул файдаланылмаган. Тарихи әсәр күп очракта замана таләбе, сәяси һәм башка ихтыяҗлар нәтиу жәсендә языла. Ә инде үзен дөньяга чакырган чордан соң да әсәрнең яшәве исә сәнгатьчә эшләнешкә, иҗатчының табигый сәләтенә бәйле Ни өчен А Толстой Петр I гә багышланган романын да. Явыз Иванны сурәтләгән драмадилогиясен дә нәкъ утызынчы елларда укучыга тәкъдим итә? Чөнки чор шундый рухтагы әсәрләрде сорый Сталин үзе шикелле үк параноик Грозныйны «протрессив патша», дип атый. Алар арасында якынлык -хатыннарын һәм балаларын үтерүдән (берсе үзе сугып үтерә, икенчесе иемецтән аттыра) алып, халыкларны рәхимсез кыруга, хәтта опричнина НКВД кебек үзләренә генә буйсын: ан оешмаларына чаклы уртак 1 XX гасыр җәллады үзе өчен үрнәк итеп. Явыз Иван белән Петр 1 не сайлый Сонгысы татарны юкка чыгару, динен тартып алу буенча. Грозныйны һәрьяклап дәвам иттергән Мәчетмәдрәсәләрнең ин күп кырылган, жир белән тигезләнгән чоры - Пегр I белән Сталин хакимияте дәверләренә туры килә Безнең гасыр залимы тарихка таяна, үзе кылган явызлыкларны үткән белән акларга, расларга тырыша Башка колониаль империяләрдән Рәсәй икс үзенчәлеге белән аерылып торды. Беренчесе, үз илендә яшәгән, көчләп буйсындырылган башка халыкларны урыслаштыру, миллилеген эретү, этнос буларак юкка чыгару булса, икенчесе, башка халыкларны рәнжетү. кысу исәбенә урысны күтәрү, үстерү, аны ин куәтле, сабыр, эшчән, шәфкатьле, дустанә милләт итеп күрсәтергә омтылу Инглиз, француз, төрек империяләре буйсынган халыкларнын байлыгын сыгудан узмадылар. Күп очракта үзләреннән сон, югары мәдәният калдырдылар Урыс әдәбияты тулысы белән шул сәясәткә буйсынды, шуны сәнгать чаралары ярдәмендә расларга тиеш булды. Ул үзен таный, андый башлаганнан бирле, шул олылыкны, бөеклекне раслауга хезмәт итте һәм әлеге вазифаларыннан хәзер дә ваз кичми Әйтик. Толстой белән Достосвскийны күкләргә чөюнең сере аларнын инсаниятне, урыс мохитсн сәнгать чаралары ярдәмендә сурәтләү осталыгына гына кайтып калмый. Камиллек ягыннан Чехов. Тургенев. Гончаров, соңрак дәвер даһие Бунин алардан һич тә кайтыш язмый Киресенчә, соңгылары җиңелрәк укыла, хәтердә кала Дистәләрчә еллар дәвамында (бигрәк тә большевиклар хакимияте килгәч). Толстой белән Достосвскийны мактау, күгәрү, китап, радио, телевидение аша туктаусыз колакка сеңдерә тору үз миен эшли гавәм бу әдипләрнең әсәрләрен укып та тормастан. баш ия. сок тана, аларта дан тажы кидерә. Үзенең күпчелек язганнарын урыс халкының кыюлыгын, хәттин ашкан сабырлыгын. бетмәс-төкәнмәс шәфкатьлелстсн, халыклар арасындагы туганлыкны олылавын раслауга багышлаган Достоевский, мәсәлән, яһүди, поляк кебек халыкларны кешегә дә санамый Аны кайбер милләтләрнең һәм мәмләкәтләрнең үз идеяләре артыннан ияртеп алып баруы, дөньяны үзенә буйсындыруы борчып В Гроссман «Жизнь и судьба» романында язганча. Достосвскийнын рәсеме Гитлер кабинетында эленеп торган Тагын бер мисал. Татар-мошол урдасының явыглыгы. вәхшилеге турындагы романнарның зур күпчелеге илдә рәсми сәясәт чарасыннан шовинизм ялкыны дөрләтелгән, «тигезләр арасында беренче», «өлкән абый»ның рухын ныгытырга ихтыяҗ булган чорларда языла. В Ян. II Калашников. В Чивилихин В Балашовларны тарихи дөреслек, чынлык, реализм методы артык бимазаламый Чөнки явызлык хакимиятенең нигезендә һәрвакытта алдау, мәкер яга Укучыга әлеге ижагчылар нәкъ булганча язгандай тоелса да. монда ахыр максат бер урысны күпме гетто изсәләр дә. җәберләсәләр лә. ул зиһен көчен, куәтен, олы талантын һәм дәүләтчелеген беркайчан да җуймаган дигән фикерне рас гау Дошман эзлугү халыкны берләштерә юрган ин көчле шовинистик махмыр Үзен яклап аваз сала алмаган Алтын Урга моның очен иң яхшы тема тарның берсе. Югарыда сөйләгәннәрдән бер нәтиҗә ясарга мөмкин. Халык үткәй аянычлы һәм үкенечле юлны сурәтләү үзмаксат бу.га алмын. Гарихны язучы хыялын га тутан сурәтләр, маҗаралар белән генә бу тарт а ярам .«. һәр әдәби .корней, биг рок тә ул тарихилыкка дәгъва итсә, анык максаты, ачык фәлсәфи юнәлеше бу нарта тиеш. Урыс әдәбиятыннан китерелгән мисаллар гоньякүләм ганы пан исемнәргә, гарнхн әсәрләргә кизәнү, дин аңлашылмасын. Биредә сүз аларган үрнәк алын, милләтне күтәргән, үстергән язучыларны, максатлы әсәрләрне юрес Һәм гадел бәяләү турында бара. Тарихи әсәрләр дә, гомумән, чорга һәм г сроил a pt а багышланып кына калмый һәр тарихи роман әхлакый бурыч га үтәргә тиеш, larap халкы өчен җанын фи га кылган Угдар-Күчсм, Акай. Багырша. I аяз Иехакын кебек каһарманнар һәм. гомумән, олы язмышлы шәхесләр инчәнлеге, батырлыгы болар безнең гарихи ю.тыбы Г1ГЫ1Г маяклары. Бүгенге әдәбият гурын га сүз алып барганда без мәсьәләнси әнә тул катламнарын да читтә калдырмаска тиеш.