Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИМЕРХАННЫҢ ЯШЬЛЕГЕ

Булган ләззәттән арына алмыйча, күзләрен йомган килеш ятты Ул белә: уяну белән күзне ачып, тәрәзәгә карадыңмы төш онытыла Шул xaKia аңа үги әнисе кат-кат әйтә торган иде. Барлык үги аналар төсле үк. Тимерханның да үги анасы аңа назлы караш ташламады, аны үз итен аркасыннан сөймәде, авызыннан әзен соңгы гелем ипиен бирмәде, күңелдә ул кылган игелекләр никтер торын калмаган, ә менә тош күргәннән соң тәрәзәгә карамаска кушканы гел дә хәтердә Әйе. төш күрде Тимерхан абзагыз. Болыннан бара, имеш Атка атланып бара Яз. имеш Күзләрне камаштырырлык кояш болыттагы ямь-яшел үләннәргә, аллы-гөлле чәчәкләргә колтә-колтә нурын сибә Тимерхан атланган Тимеркүк. башын чайкый-чайкый. болын чәчәкләре арасыннан бара, чапмый да. юыртмый да. атлап-атлап кына бара. Ул да түгел, болында иңенә көянтә-чиләк күтәргән бер кыз пәйда була. Тукта-тукта, бу соң Миңлеасия түгелме'.’ Шул бит. шул узе Башына ак яулык бәйләгән, кыска жшите зәнгәр күлмәк кигән, шундый да жинел гәүдәле, шундый да нечкә билле Алма бизәкле көянгә аның иңнәрен баскан, көмеш төсле ак чиләкләре мөлдерәмә суы белән атыш алан бара Суын түкмәс өчен Миңлеасия бин-бии атлый һай аның ул атлаулары' Әллә нишләтә Тимерхан дигән егетне, жаннарын айкап ала Аның тизрәк Миңлеасияне куып житәсе, ат өстеннән сикереп төшеп, кыз белән янәшә атлыйсы килә башлый Тик Мигыеасияны куып жигәрлск түгел Ул һаман ерагая, ерагая, ерагая. Тимерхан дигән үсмер егетнең атын чаптырып, аны куып житәсе имерхан абзый төш күрен уянды Төше шулхәтле дә матур, шулхәтле дә дулкынландыртыч һәм чын иде ки. Тимерхан абзый әле уянгач та. жаныгг тутыр килә. Аты чапмый, аты туктый, киреләнә. Миңлеасия дигән нечкә билле, шаян табигатьле кызны инде менә ел буе күңелен кытыклап, күкрәк турыларын сызлатып, моңсу сагышларга юлыктырган кызны югалтудан куркып, ыңгырашып җибәрә Тимерхан һәм үз тавышыннан үзе куркып, уянып китә... ..Их. картлач, картлач! Сиңа бит инде алтмыш биш яшь, син әле һаман унҗиде яшьтәге чакларыңны. Вәрәшбашта шәфкать туташы булып эшләгән Асияңны күрәсең. Атка атланып, аны куып җитәргә исәп тотып төшләр күреп азапланасың. Әнә бит ул Миңлеасияң, ике кулын яңагына куеп, мыш-мыш йоклап ята. Ул, бәлкем, сине уена да кертеп чыгармыйдыр. Ә син әле һаман аның белән саташасың. Бар икән гомер буе сине исертеп, сине мавыктырып яшәгән кадерле җан... Тимерхан абзый. Миңлеасиясының йокысын бүлмәс өчен, шыпырт кына урыныннан торды, ваннага кереп, битен юды, сакал-мыегын кырды, бер җиргә барасы булмаса да, бакчада кия торган иске курткаларын түгел, чытыр ак күлмәген, кешелеккә кия торган куе зәңгәр төстәге яңа костюмын киде. Шуннан соң ике кулы белән иягенә таянып, яшьлек хатирәләренә чумды. Ә хатирәләр күп, хатирәләр хәтәр, һәм алар яшь чактагы кебек үк җанны кайнар дулкын белән тутыралар иде. — Бу ниткән бәйрәм әле бүген? —дип шаян-мәзәк итеп дәшкән тавышка башын күтәреп карады. Каршысында гомер кичергән хатыны басып тора икән ләбаса! Аны күргәч, Тимерхан абзый кинәт дулкынланып китте. Миңлеасиясы әле һаман җор табигатьле, әле һаман зифа гәүдәле, чыраенда әле һаман уеичак-мутлык, мәзәкчәнлек... Тимерхан абзый, ләм-мим бер сүз дәшмәстән, карчыгы каршысына торып басты, аны җиңелчә генә иңеннән кочаклап: — Слушай, Миңлеасия, мин сине төшемдә күрдем бит әле...—диде. — Ничек итеп күрдең, картлач? — Бик матур итеп күрдем. — — Булмас. Шаяртма Кая инде ул хәзер матурлыклар? — Хәзерге чагыбыз итеп күрмәдем шул мин аны. Яшь чагыбыз икән, дим. Син алмалы көянтә, мөлдерәмә сулы көмеш чиләкләр күтәргәнсең, чәчәкле болын уртасыннан атлыйсың, ә мин атка атланганмын, тик мин сине куып тота алмадым. Ерагайдың син миннән... Их, Тимерхан-Борһан, оныкларың үсеп килә инде, ә син һаман гашыйк булудан туймыйсың, дип Асия ханым иренең пеләшен сыпырып рәхәтләнеп көлде:—Ә бит монда кайчандыр кап-кара көнҗәлә чәч иде. Кемнәр генә кызыкмагандыр ул бөдрә чәчкә Шундук, шаян табигатенә хас булганча, Асия ханым җыр такмаклап алды: Биек тауның башларында Помидор түтәлләре Ал булса да. гөл булса да. Кирәкми бүтәннәре. Тимерхан абзый гомер иткән карчыгының җиңеллегеннән, уенчаклыгыннан гөлдерәп кенә бер көлеп алды: — Карале, Миңлеасия. мин күргән төшне нәрсәгә юрыйк икән? —"Бернәрсәгә дә юрамый торыйк. Кичкә тикле сабыр итик. Кичен мин үзем сиңа ул төшнең ник кергәнлеген аермачык кына итеп әйтеп бирермен,— диде Асия ханым һәм шундук кухня ягына кереп югалды. Пенсиягә чыкканына байтак еллар булса да. Тимерханның Миңлеасиясы әле һаман эшләп йөри, акча җитмәгәнлектән түгел, чуар җанлы булганга күрә эшли, эшләми торса, ул хастага сабыша. Ха г ыпы иртәнге ризыкларны әзерләп, иренен тамагын туйдырып эшенә китеп баргач, Тимерхан абзый соңгы ике елда үзе төзегән музейга барып кил мәкче иде, хат ташучы хатын ана зур бер конвертта хат кертеп бирде Хаг «заказной» итеп язылган иле. шуңа күрә хат ташучы аны почта ящигына гына салма!ан, үз кулы белән тапшырып, почта кенәгәсенә кул да куйдырып китте Тимерхан абзый үтә дә дулкынланып, бу нинди әкәмәг булды тагын дип уйлап, хатны кат-кат әйләндереп карады, пакетта Мөслим районының Вәрәшбаш авылы язылган һәм ана Тимерханның яшьлек дусты Сәйделгыйлсм Зарипов кул куйган иде. «Ә-ә-әәә, менә хәзер аңлашылды. Тимерханның яшьлеге, атка атланып йөрүләре юкка гына кермәгән икән төшенә Яшьлек дустыннан хаг аласы булганга икән. Биоток дигән нәмәстәкәйне. күрәсең, галимнәр тикмәгә генә әйтмиләр икән. Әкәмәт, әкәмәт •» дип. күңелле уйларын уйлый-уилый. Тимерхан абзый хатны ачты Шакмаклы дәфтәр битенә икс яклап бик вак хәрефләр белән бик озын итеп язган хатны ул йотлыгып укый башлады «Исәнмесез, Тимерхан һәм Асия! Сезгә сагынычлы сәламнәребезне .җибәрәбез һәм якын зашып килә торган яз бәйрәме Беренче Май. аннан ары килеп, барлык бәйрәмнәрнең дә бәйрәме Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз Дәхи до сезнең пар күгәрченнәр кебек тигез пар булып гомер кичерүегезне, балалирыгызның да. оныкларыгызның да бәхет зе вә тәүфыйклы булып үсеп, файдилы кешеләр бу 1ып чшәвезз телибез Теләкләрдән соң. авылдашларым, сезнең икегез белән генә уртаклашасы уй-фикерләрем дә бар. Иң әүвәл. Тимерхан, бик тә эчтәлекле, миңа карата бик тә җылы хисле хат язып җибәргәнең өчезз рәхмәтләре и не кабул ит. яме. Безнең бер-беребезгә зпурызык зы. берберебезгә теләктәш булып яшәвебез дәвам итсен Безнең яшәештә, мөгаен, безнең кебек тә үтә чкын кешеләр юктыр Мин сине белгән көннән үк иң якын иң талантлы, намус зы вә кешелекле дустым итеп санадым, хәзер дә шулай саныйм. Иик ' Нилектән’ Нинди генә авыр чакларда да син боекмадың, борыныңны салындырмадың Таш кыяда үскән үсемлек кебек нык холыклы, шайтан таягы төсле чшәүчән малай идең син. Үзеңә дөрес залны, җаның те зәгән ю зны сай зый белдең i ин Тимерхан Мондый сыйфат бар кешедә дә б\ зиый бит Үз бәхетеңне сшз күкрәк көчең белән, чамасыз тырыш.лыгызз белән ч\ зап алдың. Шун зыктан карт зыгыңны бик тыныч, көр күңел белән үткәрергә хак зы син. Совет аппаратында, дәү гот органнарында эзи ш алырдай шәхес булып җитештең. министр урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә аздың Уй зап баксаң. син әле алай гына да булып калырга тиеш түге з идең. Синең }< үеңә Вәрәшбаш- тагы. Мөслимдәге, тагын әл зә кийлардагы вак җаннар наданнар, хөсет зе кеше зәр аяк чалды Әтиең Борһан абзыйны \з\зза итеп күрсәтеп! Уз кешеләр хәзер юк инде. Хәер, булып та әллә ни кыра азмадылар. Син җиңдең! Синең иман, синез/ ныклык җиңде. Синең шундый зң зуың өчезз горурлануым хак. Оста гармунчы, җир җимертеп биюче һәммә кешене авызыңа каратып тота ала торган оратор, иң әйбәт ка злиграфия бе юн яза алучы Син андый чзуыз/ бе зән. ихпзима з. патша заманында да юга зып ка змас идең. Гирә-зоньдә дазз алыр зык писер чыгар иде синнозз Мин синең әтиең Борһан абзыйны да. әниең Гатифә апаны да кешеләрнең дә кешесе итеп белом. Берзаман син зрамда калдың. ) з пине' эш лзз алдым шике зле Үзен «Л» молодез! инде сүзне тыңлый белдең. Авылыбы зныз) баш хисапчысы Гайфуллин .Vi.xra абзый янына эшкә урнашып син уңдың. Нәкъ шу з чагында дөньяны таный оезергә бу зган хә з зәрне үз бизмәнеңә са зызз үлчәп карарга, бизмәннең кайсы тәлинкәсе авыррак тартканны һәм ни өчезз тартканны аңларга өйрәндең Бз юкәйдән зиһенле булгансыңдыр. ахры(ы. шайтан малай' Нәрсәгә генә тотынма барысын булдыра идең бит син. Күр инде, гармунчы Шәрифҗан абзыйдан, ч 1ынып-ялварып. клубка тальянкасын алып төшә торган идем. Ә син әллә ни арада өйрәнеп тә өлгердең. Сиңа ходай музыкантлык сәләтен дә биргән шул.' Тагын кабатлыйм син үз юлыңны, үз бәхетеңне таптың. Синең үсүеңә гомер юлдашың Аси.чның да ярдәме тими калмагандыр Асия Вәрәшбашта кешеләр бик ихтирам иткән шәфкать туташы иде. Минем алар оендә булганым бар. Асияның әнисе белән әтисе алтын кешеләр иде. Әйе. сез бәхетле пар булдыгыз, гел шулай яшәргә насыйп итсен. Мин хәзер, картайгач, үземә тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Үкенгән чаклар да, ялгышканымны таныган чаклар да була. Тумыштан эгоист булу мине һәлак итә язды. Шуңа куанам мине урындагы кешеләр (хәзергечә әйтсәк, җитәкчеләр) югалтмадылар. Эшли торган эшем — укытучы булу миңа популярлык китерде. Шуның өстенә каләм тибрәтә белү, гәзитләргә мәкаләләр язып тору мине халык арасында танытты. Күпме әрәмтамакны. булдыксызны, бушбугазны алып ташларга булышты минем язганнарым. Мактана дип уйлый күрмә. Тимерхан, мактану түгел бу. яшьлек дустым белән шатлыкларны уртаклашу. Мин бит барлык иптәшләрне дә сине якын иткән кадәрле якын итә алмыйм. Минем чын дусларым бармак белән генә санарлык Харисов Габделхак. Фәйрушин Заһитхан. Аларга хат-мазар яза калсаң, миннән дә сәлам тапшыр. Үзем әле һаман укытам немец теле, химия Җәмәгать эшләреннән дә баш тартмыйм. «Белем» җәмгыятендә рәис. «Авыл утлары» гәзите- нең хәбәрчесе. Иптәшләр судында да катнашам. Гәзиттә бастырган бер язмамны хатка салып җибәрәм. вакыт тапсаң, укып карарсың. Ул очерктагы геройның язмышы синең язмышка бик тә туры килә. Арттырмадым-киметмәдем. күңел кушканча яздым. Тормышта ничек бар. шулай. Җиңү көненә тагын бер язмам дөнья күрәчәк, анысын Асылов Дәүләтгәрәй мәрхүм хакында яздым Гаилә хәленә килгәндә, зарланырлык түгел. Җиде бала үстердек. Бишесе }■? тормыш шрын кордылар инде Бездән аерым, үзбаш, мөстәкыйль яшиләр Бер кызым медицина институтында, улым пединститутта укый. Өйдә Әминә белән икәү генә торып калдык. Әйе. картайдык. Саулык-сәламәтлек чүкеч кебек дип әйтмәс идем. Шулай да корыган усак төсле шыгырдап утырырга ният юк. Тырышып-тырмашып яшәп ятабыз. Авы I үзгәрде, нык үзгәрде. Тимерхан' Утыз йортның тәрәзәсенә такта кадакланды. Үзгәртеп кору дигән сүз модада, ләкин аны Вәрәшбаш- лар белерләрме, күрерләрме әйтүе кыен Аренда вә арендатор дигәнен дә күп сөйлиләр, анысын да безнең авылда белүче юк әле. Кадрлар кирәк, кадрлар. Син. Социаль тәэминат министрлыгының музеен төзим, дип язгансың. Ул эшеңә кул куям. Тимерхан. Бик тә изге эшкә тотынгансың. Ул музейга барлык сәләтеңне сал. исемең мәңге югалмас. Теге заманда эшләгән наркомнарның. ялгышмасам. күбесен төрмәгә утыртып, атып бетергәннәр бугай, ул хакыйкатьне дә киләчәк буыннарга ачып бирсәң, иллә дә шәп булыр иде. Хатны мин сиңа соңгарак калып яздым, гафу итәрсең инде, бу арада шөгы шләрем күп булды. Бөек шагыйребез Тукайга карата әдәби викторина оештырдык, шуның сорауларына җаваплар эзләдем. Җиңел булмады —22 сорауга җавап таптым. Һади Такташ. Фатих Әмирхан. Муса Җәлилләр хакындагы сорауларга да җавап бирдем. Шушы дүрт олы шәхес турында бик күп укыдым. белемем тирәнәйде. шу / шатлыгымны сиңа да хәбәр итәм. Кызык 1ы хәл Муса безнең мәктәптә иптәшләре белән кунып киткән икән. Юк. кунмады, дип бәхәсләшүчеләр дә табылды Ул хәлләр. Тимерхан, синең исеңдә калмадымы7 Мәллә аркылы узганмы Муса Җәлил, әллә Вәрәшбаш аркылымы 7 Менә шуны исбат итәсе бар. Мин белгәне шул Муса 1941 елның 7 ноябрендә безнең мәктәптә куна. Муса Җәлилнең әнисе белән бертуган абыйсы Таһир Корбанов нәкъ шул елны безнең мәктәптә укыта Мин хәтерлим аның укытканын. Идрис Туктар дигән язучы да укытты бездә. Идрис абый белән күл буена төшеп, күңел ачып йөрүләребез дә хәтердә. Тормыш-көнкүреш якларына килгәндә, авылда кыш лык. Магазиннарда (авыл кибетләрендә} ит. сөт. май. шикәр, кәнфит — берсе дә юк. Кер юу порошоклары да каядыр китеп югалды, әле күптән түгел генә тау-тау өелеп яталар иде бит алар. Шундый шартларда авыл кешеләренә. бигрәк тә пенсионерларга ничек яшәргә? Вәлиәхмәт абзый кызына Саимәләргә китте. Гражданнар сугышы ветераны бит ул. Беркөнне урамда тыкрык буенда очраттым чын күз яше белән җылап тора, өч көн инде ипи ашамаган, кибеткә килми бүген менә тагын юк. ди. Ә итне, майны күрмәгәнгә ике ел була инде. ди. Казаннан халык контроле вәкиле килгән иде. Вәлиәхмәт абзыйны шуның янына алып кердем, сөйләттем, үзен күрсәттем, шуннан соң авылга ипи китерә башладылар Менә шундый хәлләр, кордаш, бездә. Әллә ниләр яздым, гафу итәрсең, дөресен язмыйча күңел чыдамады Хәзер авылда кешечә торыйм дисәң. пенсионермы син. 80-90 яшьтәме, бары тик терлек-туар асрап кына кон күреп бу ш. Бу хакыйкать' Авылда ирен, малаен югалткан, сугыш җирендә } ten калганнарның гаиләсенә, тол һәм ятим карчыкларга аеруча кыен, бик кыен' Әнә шуларны күрсәм, түрәләргә нәфрәтемнән җаным кайный баш /ый Үземә килгәндә, зарланыр.алгыбыз юк. сыер-сарык асрыйбыз Ярый, пока шуның белән тәмам итәм Сөйләр сүз tap шулай да бетмәде әле. Калган гомердә, авылдашларым Тимерхан вә Асия, сезнең икегез белән дә бик иркен tan сөйләшеп утырасы бар Фикерләрем буталчык булса, гаеп итмәссез Күңелдәге уйлар да. тойгы шр да бик күп. барысын тәртип белән генә, көйгә салып сөйләп бөтереп булмый Сезгә тагын бер мәртәбә кайнар сәламнәр күндереп, эчкерсез ихтирам белән яшәүче Сәйделгыйлем Зарипов дип белерсез. 23 апрель. 1989 ел. Вәрәшбаш авылы» Тимерхан Борһанов. хатны укып бетергәч, ике кулы белән иягенә таянып, бик озак тын утырды. Үте үскән чактагы ямь-яшел урамлы Вәрәшбашнын утыз йортына, тәрәзәләренә аркылы такта кагылтан итеп күрү аның өчен ифрат авыр иде Йөрәктән кан тамар дәрәҗәдә авыр иде Авылның урта бер җиреннән агып яткан инештә йөзгән каз-үрдәкләр. жәйге челләдә шул инештә су коенулар, дусты Сейдел белән шул инештә ат йөздерү, таң вакытында шул инештән балык каптырулар, егет булгач, шул инеш буендагы аулакта Миңлеасия белән очрашулар, шәфкать туташы булып эшләгән ул нәфис һәм назлы кызыкайның каннар сулышын. тын алуларын тоеп торулар, аның калку, матур йомры күкрәкләре, аның ике толым булһш җилкәсенә төшкән чәчләре, аның көмеш тәңкәләр сибелгәндәй яш ыравык.ыа тавыш белән рәхәтләнеп көлеп җибәрүләре барысы, барысы Тимерхан абзыйның күз алдыннан узып кит теләр Аның күңелен сат ыш басты Сабакташы Сәйделтә ул күңеленнән бик тә рәхмәтле. ул аңа хатындагы төгәллек, теге заманнарны һәм авылның бүгенге хәлен түкми-чәчми сурәтләп бирүе белән, яшьлеген кабат күнелдә тергезүе белән әллә ниткән көтелмәгән бүләкләр биргән шикелле булды Тормышта күнне күргән, шатлык-кайгыларны баш түбәсеннән чүмергән, инде өлкәннәр яше беттән баручы бу кеше барлык уйлары, күңел җилпенүләре белән туган-үскән якларына. Мөслимгә. Вәрәһтбашка кайт ып китте. Җанышта аның мәңге сүнмәс, мәш е сүрелмәс яшьлеге янарлы Икенче бүлек әрәшбаш инеше ямьле, мул сулы Ыкның бер култыгы микән, башланган бер очы микән алты яшьлек Тимерхан аны белерлек түгел иде әле. Ул инеш үзе әллә ни тур булмаса ла. бик олы ермак ясаган, ә олылар аны бик тирән, диләр Әллә ялган. Ьллә чын имеш, биш дилбегә төшерсәң дә аның төбенә җитеп булмый1 Күз дә б« ЯЗ В йоммыйча, шулай дип сөйли авыл кешеләре, инешне мактаган чакта хәйраннар калып, тел шартлатып торалар. Бераз үсә төшеп, мәктәптә исәпхисап таный башлагач, белде Тимерхан, бер дилбегә алты метрлы булса, биш дилбегә утыз метрлы була ич Ай-Һай, утыз метр тирәнлектә диген, ә, Вәрәшбаш суы?! Ул чаклы тирәнлеккә кем генә төшеп җитә алды икән? Ул исәптән әллә ничә метрлы чуртаннар ята торгандыр аның төбендә. Ай-һай-һай! Авыл малае кая да булса читкә киттеме,— иң әүвәл әнә шул инешен сагына башлый. Җәен балык тоткан, су коенган, ат йөздергән, кышын тимераяк шуып, дөнья рәхәтен татыган урыннары бит ул аларның! Андагы күңеллелек, андагы чыр-чу... Боларны Тимерханның үлгәндә дә онытасы юк. Вәрәшбашны тирә-ягыннан урманнар чолгап алган Авылдан ике-өч чакрым гына ары Дәүләт урманы, аңа каршы якта Митрәй урманы, югары якта Паҗба урманы, аңа тоташыр-тоташмас Бояр урманы. Нихәтле урман, ничаклы хозурлык. Җаның кай урманга барырга тели, рәхим ит. иренмә генә. Язын каен җиләге пешкәннән башлап, көзен чикләвек җитешкәнче авыл малае урманнан кайтып керми. Ә ул җәйге челләләрдә көннең көн буе урманда әлсерәп йөргәннән соң. муенга бау белән аскан әбәт чиләгенең авырлыгыннан муеннар каерыла башлаганнан соң, инештә су коенулары—әйтеп бетергесез рәхәтлек бит ул... Җидедә микән, сигез яшендәме. Тимерхан, иптәш малайларыннан күрмәкче. чабата ясарга өйрәнде. Вәрәшбашта, ул үскәндә, чабата ясый белмәгән малай юк иде. Аякка бар киеп йөргәнең чабата булгач, ничек өйрәнмисең. Үзенә ясау белән генә бетми әле ул. базарга алып барырга, налогын-мазарын, һәртөрле салымнарын түләр өчен дә чабата ясап сатарга гуры килә. Чабатаны Вәрәшбашта ир-атлар гына түгел, хатын- кызлар да ясый иде. Шулай да чабата өчен кирәкле юкәне урманнан ир-ат алып кайта. Урманны саклаучы каравылчы бар, аңа эләгә-нитә калсаң, беттең, ул сиңа дөбердәтеп штраф салдыра, ә ул штраф дигәнен түләр өчен кимендә бер йөз кием чабата ясап сатарга кирәк булачак Авыл малайлары юкә курсы алырга язын-җәен йөриләр. Кешеләр татлы йокыда чакта, төннәрен. Бервакыт^ шулай дөм караңгы төндә Вәрәшбашның өч малае— Тимерхан. Сәйдел. Гыйбадулла-—урманга. Бояр урманына юкә төшерергә килделәр. Көндездән үк сайлап-барлап куйган бер аланда яшь юкәлек бар иде, авылда андый яшь урманны чаукалак диләр. Яшь туйраларның бер дигәннәрен сайлап, астан һәм өстән үткен чалгы пәкесе белән боҗра ясап куясың да. аннары юкә кабыгын пәке белән гурыга ярып җибәреп, шөшле белән салдырып аласың. Көч-хәл белән күтәреп кайтырлык кабыкны аркага салып, урман авызына чыкты малайлар Ни күз белән күрсеннәр -авыл ягында кеше шәүләсе. Мөгаен, каравылчыдыр. Шул имансыз сагалап торгандыр Тимерханнарны Боларның урманга кереп киткәнен күреп калган инде, бер дә бүтән түгел. Эләктереп алса, беттеләр штрафын җәй буена да түләп бетерә алмассың. . Малайлар, бер-берсенә сүз дәшәргә дә куркышын, арыш арасына кереп яттылар Теге шәүләнең киткәнен, штраф сала алмый калганын көтәләр. Яктырганчы көттеләр Яктыргач, карасалар, ялгыз үсеп утырган имән икән. Имәннең кәүсәсе юан. ботаклары нечкә, карангыда күренми. Шул имән, каравылчы булып, боларның котын алып торган икән. Көлештеләр дә. юкәләрен җилкәләренә күгәреп, кызу-кызу кайтып киттеләр. Аллануларына үкенделәр, әлбәттә. Шул имәнгә алданмаган булсалар, яктырганчы ук кайтып җитәселәр икән. Инде менә урман каравылчысының юлда тотып алуы да ихтимал. Бәхетләре бар икән, очрамады каравылчы, ә теге имәнне шул көннән башлап малайлар «Каравылчы имән» дип йөртә башладылар. Берәр төрле сер бүлешәселәре булса, яки көзге кичләрдә, сыер сакларга чыккан чакларда. «Каравылчы имән» 84 янында очрашырбыз! дип кенә сөйләшәләр иде. Шу л имән янына алар ат сакларга бардылар, ничәмә-ничә төннәрен шунда учак ягын, көлдә бәрәңге пешереп, карашы һәм шомлы күк йөзенә утлы кадаклар кебек кагып куйган йолдызларга карап, әкият сөйләшеп яттылар » Их. бсзнек яшь чаклар. Әткәй шикәр ваткан чакта Без ялаган пычаклар' —дигән кайсыдыр шагыйрь Кайларда. нинди еракларда, күксел томаннар артышта калдың син. балачак?! Әнә Сәйделгыйлсм илле сл буена мәктәптә балалар укып ы. авы т- ның данлы вә дансыз кешеләрен район гәзиге битләрендә яктыртып, аларның исемнәрен Мөслим төбәгенә билгеле итт е Гыйбадулла сугышта булды, жир йөзендә ашар ризыгы, эчәр суы бетмәгәч, утлы өермәләр эченнән исән кайтты, гомер буена трактор белән жир сөреп, ипле лаеклы ялга чыкты. Пенсионер булды Гыйбадулла! . Дүрт-биш еллар чамасы элек, министр урынбасары булып эшләгән чагында. Тимерхан Борһанов Вәрәшбашка машина белән кайткан иле. Замандашларын, сабакташларын дигәндәй, машинага төяп, су буе әрәмәләрен. малай чагында җиләк җыйган урман аланнарын, балан белән миләшкә, шомыртка, карлыганга, кыргый чиягә, чикләвеккә йөрегән урыннарын караганнар иде Нинди яшерен сукмаклар, нинди серле ю т- лар бар иде бу урыннарда Күнме яшь йөрәк шул сукмаклар янында, шушы әрәмәлекләр буенда икенче бер яшь йөрәккә иң газиз гонг ы тарын, иң кадерле сүзләрен әйтмәгәндер дә. нинди кайнар иреннәр шушында кушылмагандыр Беткән ул сукмаклар, әрәмәләре дә гарипләнеп калган, кемнәрдер яккан учакларда талтирәкләр көлтә әйтәшән Ә бит Тимерхан малай чакта, тормыш хәзергедән җиңел булмаса да. ачлы-туклы гына яшәргә туры килсә лә. кешеләрнең күңелләре кор. рухлары бай. ул язгы чәчүләр тәмамлангач башланган сабан туйлары җыеннар, елга Тутайларында шаулап торган яшьләр уеннары, үзәннәргә сибелеп, шаңдау булып кайткан тальян моңнары Их. шул яшь чаклар' Ворәшбаш тугайларында Без кабызган учаклар Сабан туе Вәрәшбашта Тимерханнарның ындыр артында ка т бәбкәсе үләне түшәлгән тугайда уза торган ите Анда бик о ты. юан. мул ябал ташлы каен бар иде Каен астыннан чишмә атын чыта, у i чишмәне кеше гөр Олы каен чишмәсе дип атыйлар иде Тимерханның сабакташлары берм.» лне дәррәү җыелып, әлеге каенны кочаклан караганнар и те Җиде ма тай ның колачы җитмәгән иде ул каенны кочакларга Кырыгынчы сл тарлан башлап ул чишмәне Тимерханның әтисе Борһан абзый карый юрган булды. Улакларын рәтләде, суы җыелып торсын өчен ташлар тезеп, кырыен кәс белән каплады Шунлыктан чишмәнең «Борһан чишм.ке- дигән икенче исеме барлыкка килеп, халык күңеленә кереп урнашты Әтисе чишмәне бик пөхтә игеп тоткант а күрә, аңа сукмак өзс тмәде \.»тср ул олы каен юк инде, сугыш елларындамы, аннан соңракмы, каен корый башлагач, аны кисен алып, кышын мәктән мичен.» якты iap Чишмә бар. чишмә һаман челтерәп агып ята Шәһәр тән анылга җәйге матур айларда ялга кайткан Вәрәшбаш кеше тәре иң элек шул чишмә янына ки лә төр. чишмәнең көмештәй чиста са IKI.HI суын кушуч тап алып эчәләр, салкын су белән аһы нын-аһылтый бит тәрсн юып. яшь тек истәлекләрен яңартып китәләр Менә бит әле Тимерхан абзыйның яшьлек хисләре, чишмәнең үзе янында булмаса да. кинәт кабынып киттеләр Кем уйлаган сабакташы Сәйделнең бер хаты, дустанә итеп, эчкерсез сөйләгән сүзләре шулхәтле дә истәлекләрне актарып чыгарыр дип? Шулай инде, саламга утны бер төртеп кенә җибәр, аннары аны сүндерермен дип уйлама. Дөрли дә дөрли инде ул аннары Вакытында туктата, тыеп кала Ълмасаң, уттан көлгә әйләнгән салам эскерте кебек, җаныңда да истәлекләрдән җылы көл өеме генә торып калырга мөмкин. Тимерхан, дөрес, моңарчы тойгылар ташкынына бик бирелеп яшәгән кеше булмады, ул аларны тыя, туктата, йөгәнли ала иде. Ә менә бүген әллә нишләтте аны дустының хаты, бөтен барлыгын, хәсрәт-сагышларын, ерак томаннар артындагы яшьлеген актарып чыгарды. Каравылчы имәннән шүрләп, малайлар арыш басуында яткан көнне Вәрәшбашта искитмәле хәлләр булды. Авыр йөк машинасы алып кайттылар. «Полуторка» дип хәзерге заманда ирен читен кыйшайтып кына әйтелә торган үзе бәләкәй, үзе көчсез бер нәмәстәкәй булгандыр инде ул. әмма утызынчы елларда ул Вәрәшбаш кешеләренә могҗиза булып күренде. Авылның ул чактагы 247 хуҗалыгыннан кешеләр барысы диярлек урамга сибелеп, машинаны күрергә йөгерделәр. Тимерхан ише бала-чага капка-койма башларыннан, тал чыбыклы читән өсләреннән урамга коелды. Авылга машина кайткан! Атсыз арба кайткан авылга! «Полуторка»ны шундый ук машинага тагып китергәннәр иде, аны китерүче шофер, Мөслим егете, тагып килгән чылбырны ычкындырып, колхоз рәисеннән ниндидер бер кәгазьгә кул куйдырды да үз юлына китеп барды. . «Татар акылы тау төшкәч»,— ди халык. «Татарның тау Төшкәч килгән акылын мең алтынга сатып алыр идем»,— дип әйтүчеләр дә бар. Шофер китеп күздән югалгач, авыл яшьләре ах иттеләр. Туктале. нигә дип алар шоферның Вәрәшбаш машинасын йөртеп күрсәтүен таләп итмәделәр? Таләп итәргә кирәк иде ләбаса! Бәлкем, ул машина икенче бер машинага такканга күрә генә йөридер, бәлкем, ул «атсыз арба» бер тиенгә дә ярамаслык чипухадыр? Китте шуннан бәхәс, китте тел көрмәкләштерү, тик күпме генә акыл сатмасыннар, «полуторка» дигәннәре урыныннан кузгалмады, колхоз кәнсәләре каршысында йокыга талып утыра бирде. Яшьләрнең җаны тынгысыз, яшьләрнең машинаны йөртеп карыйсылары килә. Их, шайтан алгырысы, нишләп соң әле алар машинага дәррәү төялеп, «урак-чүкеч» турындагы җыруларны җырлап урам әйләнмәделәр? Шаулаша торгач, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә бәхәсләшә торгач, тәки бер фикергә килеп өлгерделәр. Туктале, чабата башы чыктале, дигәндәй, авылда бит тимерче Ләксәндер бар. Тирә-юньдәге авылларның атларын бер дигән итеп дагалый, хәтта Мөслим хәтле Мөслимнән «начальстуа» үзе килеп аргамакларын аңардан дагалата икән, нишләп әле ул машина йөртә белмәсен ди? — Чакырырга, ниприминны чакырырга Ләксәндерне! — Әйләндерсен Вәрәшбаш егетләрен урам! — Җырулар җырлатып әйләндерсен! — Калхузга тихника кайтартылганны Вәрәшбашның олысы-кечесе күрсен! Күрмәскә нисмеет правы! Чакырып китерделәр тимерчене Килде теге. Кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең күзләре Александрда, авылча әйтсәк, Ләксәндер тимерчедә. Булдырса, ул булдыра, булдырмый икән инде, кемне дә булса бер булдыклы егетне Минзәләгә җибәреп укытып кайтарырга кала. Ләкин ул егет кайчан табыла, кайчан укып кайта бит әле... Ярый, хуш, шундый уйлар, тормышка ашачагын белмәгән хыяллар белән ду килгән чакта, Ләксәндер машинаны әйләнеп чыкты кабина ишеген ачып, нәрсәсенәдер баскан иде, машина, бөтен кешене таң калдырып, бик моңлы итеп кычкыртып җибәрде. Менә шунда инде тимерче Ләксәндсрнен машинаны чыннан да үзенә буйсындыра алачагына, урамнар буйлап йөртәчәгенә тәмам ышандылар. Әйләндереп кил безне, әйләндереп кил, Ләксәндср Иванич. дип ялына-ялвара башладылар. Тимерче нык холыклы булып чыкты, машина белән яшьләрне урам әйләндерергә ул берничек тә риза булмады Тимерчелектә каешланып каткан картузын арткарак чигереп, зәнгәр- суяшькелт күзләрен җиргә төбәп һәм аннары күткә төбәп, беравык дәшми торганнан сон. өзеп кенә әйтте: Юк. (уганнар, кыстамагыз мине, булмый' диде тап-татарчала- 1ып Озак еллар тагар .авылларында яшәгәнгәдер, татарчаны ул су урынына )чә. тәмле теле белән хәтта кайбер тел бистәләрен дә у здырып җибәрә иде Йә инде. Ләксәндср Иваныч, яшьләрнең өметләрен кисмә ннде. бер мәртәбә инеш буйларыннан әйләндереп кил инде! дип авылның акыл иясе картлары да сүзгә кушылды. Йөртеп күрсәт инде, күреп торабыз, йөртә беләсең бит Йөртә белмим дип әйтмим мин. ил карiлары, йөртә белем. әмма дә ләкин минем машина йортү өчен правам юк Ниткән права ул татын, без сиңа праваны үзебез бирәбез, дип халык арасыннан алгарак чыкты колхоз председателе Низамов, авылда! ы иң зур хокуклы кеше. Тимерче Ләксәндср. бантны кырын салып, аз тына уйланып торгач, кабина ишеген тагын ачып, эчкә кереп утырды, тагын бер мәртәбә, бу юлы сузыбрак, гудок бирде Ярар, аллага тапшырдык, урыс әйтмешли, с богом, төялегез! диде Яшь-җилкенчәк. утызлап кеше, минут эчендә машинага менеп төялде. Ул хәтле кешегә утырып барыр урын юк иде. бер-берсенә тотынып, җилкәләреннән кочаклап, тыгызланып бастылар Машина, шыгыр-пытыр килеп, әче зәңгәр төтен бөркеп, кузгалып киткәч, сөенеп кычкыруларның, урамда басып калганнарның кул чабуларының чигечамасы бу тмады. Ләксәндср Вәрәшбапт инеше янына җиткәч, машинаны туктатты Машинадан калышмаска тырышып, җан-фәрманга чапкан малай тар күпер төбенә килеп өелделәр. Шулчакны Ләксәндер тимерче, кабинадан чыгып, аның баскычына баскан килеш, бик тыныч тавыш белән әйтте: Инде төшегез, иптәшләр, күпер бик начар, мин сезне үтем авызына кертеп тыга алмыйм Тимерханнар күрде: машина өстснләгеләр кымшанып та карамый Ярый, алайса, баскан ки тент тора бирегез, мин киттем лиле г имерче * Машина өстендәгедер ялына, безгә пычагым да булмас, күпер лә чыдатыр, лиләр Нәсел айгырын тарантаска җиккән Низамов килеп җитте. Машинаны кай тирәтәрәк куярга икәнен чамалау өчен ат җитеп чыккан бу.чРа кирәк Кулына чыбыркысын тоткан хөллә тарантастан сикереп юштс дә машина кырына килде Ни булды? Нәрсәдә аңлашылмаучылык9 • Егетләр төшәргә теләми. Ә мин аларны күпер аркылы алып чыгарта тетәмим. аварияле күпертә кеше төягән килеш барып керергә минем башым ике түгел, чиле тимерче Низамов Кыям абзый бик тәвәккәл кеше иде Малайлар аның тәвәккәллеген колхозның кыяр бакчасына урлашырга кергән чакта үз сыртларында татыганга күрә, ни бутасын көтеп, авызларын ачып тора башладылар Низамов Кыям абзый бу юлы да артыгын сөйләшеп тормады, кабина баскычына басын, машина кузовына бер тснә сикерде Сикереп менүе булды, төшәргә теләмичә киреләнгән егетләрнең аркасына каеш камчы белән тамыза башлавы булды. Егетләрнең кайсысы кычкырып, кайсылары көлешеп, машинадан «ә» дигәнче җиргә коелдылар. Машинада иң батыр, иң куркусыз өч-дүрт кенә егет торып калды. «Полуюрка»ны күпер төбендә калдырып булмый, аны йә амбарлар янына, йә киредән кәнсәләр йортының ишек алдына илтеп куярга кирәк иде. Тимерче Ләксәндер тагын кабина эченә чумды, тагын бер мәртәбә кыска гына итеп кисәтү гудогы кычкыртты, аннары артыннан зәңгәр төтен төргәкләре ыргытып калдырган машинаны сайгаклары дыңгыр- дыңгыр килеп торган күпер аша алып чыга башлады. Ничек итсә итте, күпердән алып чыгып җиткерде ул аны, әмма күпернең теге ягында көтелмәгән бер хәл килеп чыкты. Машинаның'алгы тәгәрмәчләре килеп керүгә, ярның балчыгы ишелә башлап. «полуторкалны үзе артыннан сөйрәде, күпер төбендә өелешеп калган яшьләр аһ итәргә дә өлгермәделәр. машина бер-ике тапкыр мәтәлчек атып, су эченә кереп утырды Машинада басып торган өч-дүрт егетнең кайсылары ауды, кайсылары ярга сикереп өлгерде, ыңгырашкан-кычкырган тавышлар ишетелеп калды. Чырае көл кебек агарган Ләксәндернең берме-икеме кабыргасы сынган, егетләрнең бите сыдырылган, кулы-аягы каймыккан, әмма... үләр дәрәҗәгә җитеп яраланган кеше юк иде. Әлеге фаҗигале хәлне районга-мазарга җиткермәделәр. Ул чакта бит аның хәзерге төсле ГАИ дигән оешмалары да юк. тикшерүче-фәлән дә килмәде. Яраланган егетләр атна-ун көн эчендә савыктылар, булып узган күңелсез хәлне, еллар узгач, көлеп кенә искә ала торган булдылар. Ә менә хәзер ул Тимерхан абзыйның күңеленнән әллә кайчангы кадерле бер истәлек булып узды... Вәрәшбашта заманында моннан хәтәррәк хәлләр дә булган. Ихтимал, машина маҗарасы ул хәтәр хәл алдында бик кечкенә күренгәндер кешеләргә. Вәрәшбаштан биш чакрымнар ары Ольгино дигән урыс авылы бар Бик яхшы хәтерли әле аны Тимерхан. Үсә төшкәч, кешеләрдән шул авылның бер аянычлы вакыйгасын да ишеткәне булды. Андагы җирләр, урманнар революция чыкканчы Хвощинский дигән алпавытныкы булган. Алпавыт үзе Санкт-Петербургта яшәгән, җәйләрен— ял итәр өчен — бу яклардагы утарына кайта торган булган. Андагы конторлар. ат абзарлары. хезмәтчеләр яшәгән йортлар, бигрәк тә алпавытның резиденцияләре революциядән соң бик хәтәр җимерелүләргә, кыргыйларча котырынып ватуларга дучар ителсәләр дә, әле һаман кирпеч стеналарын, гөмбәзле түшәмнәрен саклыйлар, аларны хәтта җил-давыллар да алт- мыш-җитмеш ел буена җимереп бетерә алмаганнар. Аларны. борынгы картлар әйтүенә караганда, булыр-булмас цемент белән, бармак төртсәң ишелергә торган коры ком белән өеп куймаганнар, махсус базларда кыр ташыннан яндырылган сүнмәгән известь белән, күкәй агы кушып, катырганнар. Аларны хәтта кувалда дигән бер потлы тимер чүкеч белән дә ватып алырлык түгел. Байлар сала белгәннәр йортларын! Халык бу йортларны, бу биналарны, каралты-кураны гаң калып сөйли, әмма аннан да бигрәк, алпавыт белән булган бер аянычлы хәлне куркыныч итеп сөйли иде. Алпавыт Хвощинский уналтынчы елның азагында бер хезмәтчесен, үзенә каршы сүз әйтергә батырчылык иткәне өчен, этеннән талаткан булган. Февраль революциясе башланган көннәрдә әлеге эттән таланган кеше алпавытның үз утарына кайтачагын ишетеп, аны юл кырыендагы кушкаен артына яшеренеп саклап торган һәм тройка атларда киерелеп кайтып килүче алпавытны ике көпшәле ау мылтыгыннан атып үтергән. Үчлекле хезмәтче янә икс мәртәбә һавага гөрселдәткән. монысын ул тройканы алып кайтучылар һәм алпавытны озатучылар качып китсенгә эшләгән, азактан җан тәслим кылып апа-ялгызы кан эчендә яткан алпавытның янына мылтык күтәреп килгән, аның күзләренә багырып карап, мылтыгын төбәгән килеш, алпавыт өнсез калганчы басып торган... Әнә шул куркыныч вакыйга, еллар узган саен куркынычлыгы арта барган вакыйга белән чагыштырганда, яр астына тәгәрәгән машина мәзәк бер хәл булып кына күнелдә торып калган, ә кешеләр аны Тимерхан үсеп буй җи гкән чакта онытып та бетерә язганнар иде инде Балачакта күргәннәр, ишеткәнбелгәннәр адәм баласынын хәтеренә уелып кала, бәлки, шуңадыр. Тимерхан абзый аны шушы көнгә тикле күңелендә саклый... Өченче бүлек угыз яшендә чакта Тимерхан әнисез калды. Ихтимал, бу Тимерхан дигән нечкә күңелле малайның йөрәгенә китереп суккан беренче удар булгандыр Ятимлек берәүнең дә башыннан сыйпамый. Әнисе Гатифә, халык аны Бибигатифә дип йори иде, 1936 елпың августында вафат булды Иртә дөнья куйды мәрхүмә, әле илле биш яшенлә генә иле бит, дип күршеләре, аның җеназасына җыелган карчыклар бик офтандылар. Тимерханның әнисен дә. әтисе Борһанны да. олы уллары Баһау белән кече уллары Тимерханны да бик кызгандылар Әнисе бик ягымлы кеше иде Авыз ачып бер авыр сүз әйтмәс, гиргәмәскаргамас. йомшак кына итеп әйткән бер үгете мәңге онытылмаслык булып хәтердә кала иде Догаларны күп белә, аларны улларына әйтеп яздыра, бисмилла әйтмичә бер ипне дә эшләмәскә куша иле Зурайгач, бигрәк гә сугыш утларында йөргән чагында. Тимерхан аңлады, бисмилла әйтеп тотыну, ул. баксаң-күрсәң. күңелеңне үзен башкарган гамәлгә беркетеп кую. җаныңны чуарламау икән Бибигатифә Борһаннын беренче хагыпы түгел, ул аңа соңыннан, ире Әгъләмнән тол калгач, кияүгә чыга Ә Әгъләм дигәннәре Минзәлә якларының бик тә хәлле, исеме тирә-яктагы авылларга таралган кеше була Оч гашлы тегермән, үзе өчен дип кенә җигелә торган аргамаклар, келәм белән тышланган терәкле чаналар, шомырт карага буялган тарантаслар Әгъләм бай узын киткән чакларда якын-тирә авыллардагы ярлы-ябагай күзләрен ут яндырып каран кала һәм. авыр көрсенеп «Менә. ичмасам, кешеләр дөньяның җәннәтендә яши»! дип үзара сөйләшә Үз ягының кешеләре аны кайчан карама ак нәфис перчаткадан игеп күрергә күнеккән булалар Менә шушы олы дәрәҗәле, бик тә абруйлы кеше ниндидер бер ат бәйгесендә чаптар аттан егылып төшеп. Бибигаги- фөсен тол калдырып, үлеп китә. Гатифә бикәгә дөньяның җәннәте бетә Зур кайгы бит әле ул үзе генә йөрми, артыннан кечерәк кайгы ларны да ияргегт килә Бибигагифәнсн олы у лы, Әгъләмнән туган беренче баласы ярман сугышында һәлак була Икенче улы. егерме беренче елнын ачлыгында. урманга киткән җиреннән кайтмый, унбиш яшьлек сөлек кебек үсмер, дөньяда бөтенләй дә булмаган төсле, эзсез-башсыз югала Бердәнбер гәпчеге белән, авыр кайгысы белән торып калган Гатифә бикә Вәрәшбанг мужигы Борһан йортына килә Үги малай Баһаветдин яна әтисе Борһан йортында озак яшәми, затлы нәсел баласына Баланлы авылының данлы кешесе Хәсән байның күзе төшә Өстснә затлы тун. башына йөнтәс затлы бүрек кигән Хәсән бай адәм балалары ачлыктан кырылган егерме беренче елнын тәһәр суык кышында. бизәкле кашавай чанада, кара туры айгырны Борһаннар капкасы төбенә туктата Гатифә бикә, мин синең хәленә кефергә дип килдем Ирен Әтъләм минем якын танышым иле. иллә дә әгъва кеше иде Кайгыларын күп булды, мин аларны уртаклашам, тагын ла бер кайгың булмасын. Баһа- ' Н9 Т всгдиныцны миңа биреп җибәр син. аллага тапшырып. Мин аны балигъ булганчы үземдә тогын, дөнья көтәргә өйрә гермен, миңа атларыма ышанычлы бер кеше кирәк. Балигъ булганыннан да. мин улыңны җигүле бер ат биреп, сиңа кире кай!арырмын. Аның үги әтисеннән ник сорамыйсың дип үпкәләмә. Баһаветдинда синең хакың зуррак, чөнки ул синең үз балаң, газиз балаң... Газиз балаң дип тә. үз балаң дип тә бик дөрес әйттең, хормәтле Хәсән бай. газиз баламны бит мин сагынырмын, ул бит минем хәзер бердәнбер юанычым. Гатифә бикә, бер дә борчылма. Баланлы бит Вәрәшбаштан унбиш кенә чакрым, сагынган саен килерсең, улыңның тәрбияле кулларда икәнен күрерсең, җаның канат кагып кайтыр, минем дәү бер кунагым булырсың. Килештекме, аллага тапшырып? Килешми кая барасың? «Заманалар авыр, еллар ябык...» ди бит әнә халык. Бибигатифә бердәнбер улын. Әгъләменең төсен Хәсән бай кулына тапшыра. Барганмы Гатифә бикә улын (атынып, бармаганмы анысы Тимерханга караңгы, ул турыда беркем дә сөйләмәде аңа. әмма шунысы хак: байлар сүзләрендә тора белгәннәр дә соң! Хикмәти хода. Баһаветдин дигән үсеп буй җиткән егет Хәсән байлардан тарантаска кола бия җигеп әнисе йортына кайтып төшә. Әмма дәхи бик тә вакытсыз чакта кайтып төшә. Атларны күмәк хуҗалыкларга талап ала торган чак була бу Менә монда инде вәгъдәләрендә тора белә торган байларны кабат исеңә төшерми хәлең юк. Вәгъдәдә тору ул —йөз готу дигән сүз. Ихтимал, ул төшенчә төрки халыкларына кытайлардан кергәндер. Xуннар, соннәр - безнең бик борынгы бабаларыбыз кайчандыр кытайлар белән янәшә яшәгәннәр бит. Кытай халкында йөз тоту байлар өчен дә. ярлылар өчен дә бердәй фарыз. Кеше йөзен югалттымы, үзен-үзе үтерә юрган була кы 1 айларда. Ә безнең илдә җитмеш сл эчендә дәүләт башлыклары да. урыннардагы түрәләр дә ничәмә-ничә тапкыр санап бетергесез! — йөзләрен югалттылар инде, әмма берсенең дә үз-үзен үтергәне булмады. ' Тимерханның әнисенә ияреп килгән Баһау (Баһаветдин), озак еллар байлар йортында яшәп, атлар карап, әлеге гаиләдән йөз тоту төшенчәсен аңлап кайткан иде булса кирәк. Вәрәшбашның партячейка секретаре белән авыл Советы башлыгы Борһан абзыйны колхозга яздырырга дип килгәч. Минзәлә ягына атыние белән чыгып тая. Ул белә, ул күрде: ул еллар буе эшләп тапкан кола бияне дә. тарантасны да. каеш дирбияларны да күмәк хуҗалык ихатасына илтергә кушачаклар. Кушмый торсыннар! Баһау Минзәлә ягының Иске Маҗын исемле урыс авылына килә, уптым иләйһи. барысын, җаннан кадерле атын да. тарантасларын да сатып җибәрә. Баһау абыйсының ул тәвәккәллегенә Вәрәшбаш активистлары нинди бәя биргәннәрдер. Тимерхан ул чак га әле биш яшьлек кенә малай иде. ул аларның берсен дә белмәде, әмма үги абыйсының агларны шулкадәрле дә яратканын аның колхоз ат абзарында эшләгән чагында күрде, димәк, колхоз башлыклары аның ул сыйфатын күргәннәр, аңардан бик оста файдаланганнар. Вәрәшбашта ул заманнарда нәселле атлар фермасы булдырганнар иде. Әнисе Бибигатифә үлгәч, тугыз яшьлек Тимерхан үкси-үкси елады. Кара гүр. әнисенең кәфенгә төреп төшергән гәүдәсе, әллә ничә көрәкнең кабергә берьюлы балчык ташлавы, аннары кабер почмагына тезләнеп, әтисенең, тагын кайсыдыр авыл картларының кул күтәреп дога укулары бик озак вакытлар Тимерханның күңеленнән китми тордылар. Ул әнисен ел буена төшендә күреп, уянгач өйдәгеләргә күрсәтми генә елый юрган булды... Бу вакьнта абыйсы Баһау өйләнеп башка чыккан иде инде Әтисе Борһан ни кушсалар шуңа риза була торган -Ярар Борһан» кичләрен сарык фермасына каравылга китә. Тимерхан өйдә япа-ялгызы торып кала. Куркыныч ана, күзенә йокы керми, кайдадыр орчык зырылдап әйләнгән тавышлар ишетелә, кемдер йорт бүрәнәсендә тырмаша. өй чормасындамы, чоландамы җен-пәриләр шыбырдашып йөри Акылдан яза язган иде Тимерхан ул чагында Әтисе беркавым үз алдына гына карап, сөмсерләре коелып йөрде дә Гайшә исемле хатын алып кайтты Бер дә, бер дә бәхете юк икән әтисенең хатыннардан. Гайшә дигән үги әнисе белән дә бер йортта озак яшәргә туры килмәде Тимерханга; ә бит ул инде аңа ияләшкән иде Лапастан утын алып кереп бирү, сыер абзарын чистарту, кышын өй тирәләрендәге карны көрәү Тимерханга берни түгел, Гайшә әнисенең йомышларын үтәү, анын сүзен тыңлау малайга рәхәт кенә иде Холыксыз кеше дә түгел иде шул аның бу үги әнисе, тик бахырнын гомере генә озын булмады, «Ярар Борһан» белән никахлашып бер ел тордымы-юкмы. йөрәк чиреннән вафа! булды. Шуннан соң Тимерхан, жаны борчылып, зарыгып, хәллән таеп, тагын бер үги ананы көтеп алды Монысы Бибисара исемле иде. Таза- гайрәтле хатын, бер кизәнеп баш түбәңә утыртса, сынсыз калдырырлык! Иманыңны очырырлык усал, хәтта ки явыз хатын иде. Бичара, юаш әтисенә каян килеп юлыккан диген шундый адәм тәганәсе?! Тимерханның зирәк бала, зиһенле бала икәнен мәктәптәге укытучылары барысы да таныдылар. Өченче сыйныфтан башлап ударник. Зәңгәрсу төстәге оекбаш белән бүләкләделәр. Ул заманда, сугышка кадәрле, директор чирек саен авыл халкын ата-аналарны клубка жыеп. мәктәп хәлләрен сөйли, кемнең баласы үзен ничек гота. алгы көндә аңардан кем чыгачагын яшерми әйгә иде. Габдулла абый Халит ов бик оста итеп, өздереп кенә сөйли белүче каты куллы, ә.м.ма гадел'холыклы директор клубка җыелган ата-ана- лар алдында исемлек укып бара — Борһанов Тимерхан. Уналты фәннән уналтысы да отлично. Тәртибе начар. - Нишләп алай булсын? Ул бит үзен бик акыллы тота. Олылар янында әрсезләнми, дип. авыл апалары бәхәскә керешеп китә Директор бирешми Борһанов Тимерхан, әгәренки беләсегез килсә, үзен укыта торган укытучылар белән өзлексез бәхәсләшеп тора Шуңа күрә һәрбер укытучы аның белеменә «биш»лене. тәртибенә «икс»лене куя Аңладыгызмы инде, иптәшләр? Аңладык, дип баш селкиләр авыл апалары Мондый җыелышларга «Ярар Борһан» йөрми, ул фермада каравы.т- да була. үги өнисе Бибисарага ике дөнья бер. уртасы камыр Тимерханда эше бармыни анын1 Ихтимал, авыл апалары Тимерханның мәктәптә укытучылары белән нитә бәхәсләшкәнен директорга караганда күбрәк аңлыйлардыр Өендә ул бәхәсләшә алмый бит. әтисе бик юаш. ә үти әнисенә каршы бер генә сүз әйтеп карасын, теге мәлгунь баш түбәсенә берне генә кундырачак Җиденче сыйныфта чакта Тимерхан берничә мәртәбә укуын да ташлап каралы, шундук укытучылары килеп үгетләде, аны бик тә үз иткән оч кыз. өйләреннән ипи сыныклары алып килеп, аның тамагын туйдырып тордылар Ачлык, ялангачлык, үги әнисенең ямьсез кыланышлары Тимерханны шулхәтле дә туйдырган иле. аның күңеленә «Бу дөньяда минем кемтә кирәгем бар. әллә юк булыйм микән?» дигән уйлар да кил- гәләде... . Аларнын ишет алларында кое бар. Тирән кое түгел, биш метрлар чамасы тына Тимерхан шул кое янына килә дә түбәнгә карап тора. Кое суында аның бите күренә Кулын югары күтәргәне, түбән төшергәне күренә Ике кулың белән кое бурасының чигенә нытыгып таянасың да башың белән түбәнгә төшеп китәсең. Бу дөньяда мыскылланып яшәгәнче, үти ананың тукматыннан куркып, кан калтырап торганчы, кое төбендә җан биргәнен мен өлеш артык... Ләкин, менә-менә баштүбән ташланам дигәндә генә, малайның күңеленә икеләнү килә. Аның бит коега гөшеп киткәнен берәү дә күрмәячәк. Берәү дә күрмәгәч, төшеп тору кирәкме соң.’ Ялгыш егылган диярләр, кызганырлар, шуның белән — вәссәлам! Ә менә үги анасына үч итеп үзе коега сикерде, дисәләр, ул чз1 ында инде, авыл халкы Бибисара кортканы каргаячак. Аннары бит... яхшымы-яманмы, әтисе бар Үз әтисе бит ул аның: улының үле гәүдәсе янында ясин чыга-чыга. күз яшьләрен йота-йота, тавышсыз гына елап утырса.. Баһау абыйсы, азларың карарга кирәген онытып, хәсрәтеннән нишләргә белми йөрсә, сабакташлары җыелышып елашсалар?.. Тимерхан киредән уйлый, кое яныннан, башын иеп, әкрен генә китеп бара... Өметсез шайтан, ди халык. Кичләрен сукыр лампа яктысында Тукайның ятимлеге турында елый-елый укып утырулар, сукыр музыкантларның бәхетсез язмышларын җиңеп чыгуларын белү Тимерханның китек күңеленә дәва булып, җанында өмет уты кабыза горган иде. Ничек кенә авыр булмасын, ул җиденчене «биш»ле билгеләре белән тәмамлап, Мактау кәгазе алып чыкты. Монысы ярады. Халык га: «Борһан малае булдыра!» дигән фикерне куәтләргә ярап куйды. Әмма бер гаделсезлек аның ятим җанын тагын кимсетергә җитә калды. Бер сыйныфта бергә укыган иптәш малаен, яхшы укыганы өчен дип. Казанга экскурсиягә җибәрделәр Бу хәл Тимерханны бик гарьләндерде. Ул, озын-озак уйлап тормас I ан, тотты да Мөслимгә, мәгариф бүлегенә китте. Хәзер, күп еллар узгач, ул мөдирнең исем-фамилиясе истән чыккан. Киңчә бите, игътибарлы кара күзләре дә ягымлы итеп сөйләшүе генә хәтердә 1'орып калган. Безнең мәктәпкә иң зур белемле укытучыларны җибәрегез. Алар минем дә, теге малайның да белемен тикшерсеннәр. Тикшерсеннәр дә әйтсеннәр: ул хаклымы Казанга барырга, мин хаклымы? Мөдир абый Тимерханның фәкыйрь генә өс-башын күздән кичергәч, аяк өсте басып, малайның җилкәсенә кулын салды: Ярар. энем, бар син. өеңә кайт. Бу мәсьәләне карарбыз, киңәшербез, хәл игәрбез, — диде. Вәрәшбашка Мөслимнән бер укытучы да килмәде. Әмма авылга бер путевка килгән Аны Вәрәшбашның комсомоллар башлыгы Сөләйманов Нурлыгаян абый Тимерханга тәкъдим итте. Казанга бару өчен урын дәгъвалап йөргән чакта Тимерхан бернәрсәне онытып җибәргән: аның кешегә күренерлек киеме юк икән бит Әнә ни өчен мәгариф бүлеге мөдире аның өс-башын баштан-аяк күздән ү!кәргән икән Җимерелде өметләр, төтен кебек юкка чыкты. Теләк белән генә булмый, герәк тә кирәк икән шул. Ә бит Тимерханның ул заманнарда бер генә яктан да терәге юк иде Әнә шунысы үзәккә үтте, әнә шуңа күрә дә ул сигезенчедә октябре ахырларына кадәр генә укыды да мәктәпне бөтенләй ташлап чакты. Хәзер инде ул үз көнен үзе күрергә тиеш. Икенче көнне үк аның янына бригадир Хөснимәрдән килде. Озаклап сөйләшмәде. Мин синең укуыңны төгәлләгәнеңне белдем. «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?»—ди халык Ярар, укымыйсың икәй инде, эш эшләрсең, энекәш Тимерхан. Мин сине юк-бар эшкә йөртмәм, җиде сыйныф белеме булган кешене атлы эшкә генә йөртермен. Син шуңа ризамы? Риза булмаган кая! Атлы эшкә. Күңеленә хуш йилә иде Тимерханның мондый эш Ничәмә-ничә мәртәбәләр ул Баһау абыйсы янына барып, аның абзардан аргамаклар чыгарганын, аларны озын бау белән «зыр круглый» әйләндереп йөрткәнен күргәне бар. исләре китеп карап юрганы бар Ул менә хәзер инде үзе ат җигеп, зуп-зур кеше булып, колхозда эшләп йөриячәк. Ул чагында инде аны үги әнисе Бибисара да әрәмтамак 92 дип тирги алмас! Сабакташлары аңа көнләшеп карарлар. Үзе җигеп йөри торган атка ул, Баһау абыйсы төсле, ягымлы булыр, чыбыркы белән аның сыртын ярмас. Тимерхан дүрт ай буена сарыклар фермасына мичкә белән инештән су гашыды. (Йа ходай, шундый заманнар да бар иде бит. нинди зур ферманың сарыкларын инештән мичкә белән су ташып эчертәләр иде. моңа баш селкеп утырмый нишлисен инде!) Аннары аңа бәрәннәр торагын җылыту өчен урманнан ботак-сатак ташырга куштылар Ташыды Тимерхан Баһау абыйсы урманга аны беренче мәртәбә үзе алып барды, ботакларны ничек җыярга, балта белән тырпасп торган чыбыкчабыгын ничек кисәргә, арбага ничек төяргә, ничек итеп аркан белән аны бәйләргә үзе өйрәтте Тимерхан олылар сүзен тыңлый белә иде, олылардан өйрәнүне үзе өчен мәртәбә саный, иде. шуның өчен аны олылар яраталар иде Көннәрдән бер көнне аның янына колхозның баш хисапчысы (сугышка кадәр авылларда «бухгалтер» дигән сүз булмады), әйе. баш хисапчысы Гайфуллин Хуҗа абый килеп керде. Тимерханның үги әнисе Бибисара белән салкын гына, баш кагып кына исәнләшкәч. Тимерханны урамга чакырып чыгарды. Энекәш, минем сиңа сүз бар. Нинди сүз. Хуҗа абый? . Син, Тимерхан, башлы малай Мәктәптә гел «биш»легә генә укыдың Мин менә уйладым-уйладым да, укыганың синең болай ат җигеп йөреп кенә әрәмгә китә дигән фикергә килдем. Әйе. әйе. шундый гәпле фикергә. Мин сине гел күзәтәм. кешеләрдән сорашам, син минем күңелгә отыры ошый барасың бит. апаем Мин хисапчы булып эшләүдән бик арылым Минем агротехник буласым килә Ә шулай да үземнең урыныма хисапчы итеп намуслы кешене калдырасым килә. Менә мин. баш нага торгач, каеш түбәтәем белән киңәшә торгач, яшьләр арасында Вәрәш башта синнән дә намуслырак кеше юк дигән фикергә килдем бит. әй... Син минем урынга кил әле. акыллым Тимерхан югалып калды. Ык-мык килде. Җүнле-рәтле җавап бирә алмады Хуҗа абыйсына. Ул бит мондый хәл булыр дип башына да китермәгән иде. гомер буе атлы эштә йөрермен инде дип язмышы белән килешкән иде Иртәгесен Тимерханны кәнсәләргә чакырдылар. Килде Тимерхан кәнсәләргә. Өстәл янында ике кеше утыра колхоз башлыгы Низамов Кыям, колхозның баш хисапчысы Гайфуллин Хуҗа. Хисапчы абый озын чандыр буе белән өстәл яныннан торды да гөп кебек нык газа гәүдәле председательгә әйг ге: Менә, Низамов иптәш, Борһан абзый малае шушы була инде Ну-ка. Борһан малае, бүрегеңне сал әле. диде председатель, дорфа, гына игеп Салды бүрекне Тимерхан. Күпереп торган кара чәч Бу юлы колхоз башлыгының түгәрәк кызыл битенә ягымлылык бәреп чыкгы һи-ии. Гайфуллин, коеп куйган писер бит бу. Тимерханга төбәлеп. карчыга сыман үткен карашын аның күзләренә батырды Карале, энекәш, без сине кәнсәләргә алабыз Хуҗа абзан ни куша, шуны үтәрсең Килештекме? Тимерхан, килешүен белдереп, баш какты Бик яхшы, килешсәк' Менә шулай, во-оот Иртәгә сәгать сигездән П1ЦО1.1 11.1 КвНСӨ НЮ !•' \ гыр! .Ш О\ I Сүз шуның белән тәмам Ул заманнарда озын-озак сөйләшеп, әгъвалап тормый тар иде. Тимерханга, атлы эшен бер якка куеп, колхоз кәнсәләренә килергә туры килде Аңа кәнсәлөр бүлмәсенең мич буеннан урын бирделәр Урындыктан өстәлгә буе җитмәгәч, калын бер папканы астына салып утыра юрган бу тды «Ярар Борһан» малае. Кәнсәләрдә Мәйсәрә Гыйздуллина эшли иде. Дөньяның бер гүзәле. Ходай яратса да яратыр икән адәм баласын күзләр камашырдай гүзәл итеп! Үзе тагын хушыңны алырдай җырчы. Эшли-эшли арыгач, саннардан, мәгълүматлардан күз аллары әлҗе-мөлҗе килә башлагач, Хуҗа абзый торып баса да кулын баш артына куеп киерелә, аннары зерә дә ягымлы итеп Мәйсәрәгә дәшә: — Сеңелкәем, әллә бер музыкаль тәнәфес ясап алабызмы? Дөньяның гүзәле Тимерхан ягына сөрмәле матур күзләрен сирпеп ала, үсмер егетнең яңаклары алсулана барганны күреп, аны тагын да оялтмас өчен. Хуҗа абзыйга таба борыла һәм күкрәк түреннән чыккан назлы да, күгәрченнәр гөрләве төсле талгын-куе да тавыш белән «Мин- зәләмне җырлап җибәрә. Мич буенда Тимерханга эссе, ләкин ул сырмасын салмый, моның бик җитди сәбәбе бар: сырма астында Тимерханның күлмәге юк, сырманы ул ялантәнгә киеп килә. Әйе,- эссе Тимерханга мич буенда, Мәйсәрәнең җырыннан аңа тагын да эссерәк булып китә. Болай да битләре алсуланып, аркасы тирләп утыра иде, Мәйсәрә җырыннан ул үзен гел дә ут эчендә итеп сизә... Мәйсәрә моны аңлады, җырлап бетергәч, ул Тимерхан янына килеп, аПың сырмасының төймәләрен чишәргә дип үрелде, аны бу авыр һәм кыен хәленнән чыгарырга теләде, Тимерхан курыкты, сырмасына чытырдап ябышты. Мәйсәрәне, күрәсең, кара бөдрә чәчле үсмернең аның белән әвәрә килүе азартка кертеп җибәрде, ул үзенә ярдәмгә янәшә утырып эшләгән тагын ике кызны чакырды. Тегеләре көлә-көлә килделәр дә берсе Тимерханның бер кулын, икенчесе икенче кулын тотып торды. Мәйсәрә үсмернең сырмасын чишеп җибәрде дә куркуыннан телсез калды. Хуҗа абзый бик оял чан кеше икән, ул коридорга ук чыгып китте, ә Тимерхан, күз яшьләрен коеп, кызларның аяусызлыгына рәнҗеп, елап җибәрде. Башта каушап калган, үсмер егетне ничегрәк бәхилләтергә белмәгән Мәйсәрә: - Гафу ит мине, апаем, кичер мин ахмакны, үскәнем...— дип сөй- ләнәсөйләнә. Тимерханны кайнар тыны белән исертеп, аны шомырт кара күзләреннән, иреннәреннән үбәргә тотынды... .Шулар күңелендә яңаргач, алтмыш биш яшьлек бүгенге Тимерхан абзый авыр итеп бер көрсенде. Гүзәл кыз Мәйсәрәнең язмышы бик фаҗигале булды. Аны авылга кино куярга килгән механик урлап китә. Өч айдан аера. Шуннан соң тагын бер моряк алып аера. Исерек чагында, көнләшүенә чыдаша алмыйча, син өегеп йөрисең!-— дип кычкыра-кычкыра. күкрәген таптый. Мәйсәрә имгәнә, булнис юлларында йөри торгач, савыга алмыйча үлеп китә. И дөньялар — кемнәрнең генә гомере кайларда өзелми. Гүзәллек белән талант ник соң адәм балаларына бәхет китерми икән? Дүртенче бүлек 1940:лның декабре. Кыш иртә килде. Җилләре белән, бураннары v белән килде кыш. Иртә белән калка өсләрен күмгән кар көртләрен азаплана-азаплана көрәргә туры килә, шунсыз урамга чыгып булмый иде. Шул буранлы кышйың бер көне Тимерханның аеруча хәтеренә уелып калган. .Бураннар өйгән тау-тау кар көртләре арасыннан тычкан уты төсле генә сары ут күренә. Өйгә кергәч, бөтенләй дә аптырап, гаҗиз булып калды Тимерхан. Ул үзләре өенең ярлы икәнен белә иде. аңлый иде, әмма жир йөзендә алар өеннән дә ярлырак өйләр дә бар икән әле. Биш-алты тактадан сәке. Колгада бер тастымал эленеп тора, шултикле дә тузган, тотар жире дә калмаган. Өстенә ямау өстенә ямау {утырган киндер күлмәкле Гайнелжинан гүти кунакларга бер стакан тары ярмасы чыгарды. «Өйдә бүтән ризык юк», диде. Шул бер стакан ярманы суда гына пешереп алды. Абыйсы Баһау. Тимерхан. Гайнелжинан гүли, өчәүләп тотынгач, әлеге ботка һәркайсына берәр кашык тиде. Тимерхан Борһанов. байтак еллар узгач, ул түтине кыланып, аларга тагын бер мәртәбә барды. Әтрәкле дигән авылда яши иде ул. Барды һәм исе-акылы китте, ул йортлар, ул карал ты-кура! Бер дә. бер дә сөйләп бетерерлек гүгел. Тама-ша’ Балалары үсеп җиткән, зур урыннар! а урнашкан. әниләренең картаймыш көнен матур игеп муллыкта үткәрәселәре килгән — Гайнелжинан кулак ул хәзер, диделәр авылдашлары Тимерханга. Кешенең язмышы, баксан-күрсәң, әнә нинди дә булып китә ала икән. Тимерхан колхоз идарәсендә сигез ай эшләде. Аны күрде Кыям абыйсы, аның төпле егет икәнен аңлады. Пучы дигән зур авылга хисапчылар курсына җибәрде. Хуҗа абыйсы Гайфуллин анын бик !ырышып укуын үтенде, кайту белән мин сине баш хисапчы итеп куйдыртырмын. диде ... Курслар курслар инде ул вакьи-вакьл дәртләнеп, вакыт-вакыт. канатлар сынгандай, нәүмизләнеп, барысын да баштан кичерә торгач, биш ай укып, зиһен туплап, Тимерхан Борһанов. хисапчылар курсын бик яхшы тәмамлавына язу алып. Вәрәшбашка кайтып төште Хуҗа абзыйсы шуны гына көтеп торган икән, колхоз башлыгына сүз ката бу: Карале. Кыяметдин иптәш, менә яшь белгеч, фәһем җыеп, авылыбызга кайггы. Син мине, пнимаеш, зинһар дип әйтәм. баш хисапчы булу вазифасыннан коткар инде. Председатель Низамовтан Тимерхан бераз шүрли иде Теге чакта колхозга кайткан беренче «полуторкамдай кешеләрне камчы белән сыдырып төшергәне өчен генә түгел, ул юлы дөрес ипләде Низамов. юкса утызлап кеше бер-берсенең өстенә авып, машина астында гарипләнеп бс!кән булырлар иде Низамов Кыям абзый аз сүзле, усал Нәсел айгырларын танавыннан боргычлап ала торган кеше Район түрәләре алдында да бил бөкми, тәлинкә ютмын, алар белән тиң булып, тавышны бөердән чыгарып сөйләшә Әйе. нык адәм, тешләгән җиреннән өзә юрган. Менә хәзер Тимерханга шул тимер куллы кешенең уң кулы булырга кирәк. Бер-берсен аңлап, ярашып ипли алырлармы алар'' Тимерхан әйле-шәйле уйлары белән әвәрә килгәнне Нигамовның белергә дә нияте юк икән. Укыдыңмы колхоз хисабына эшлә Әле уналты яше дә тулып җитмәгән, өстәвенә буйга да әллә ни үсеп китә алмаган кара бөдрә чәчле үсмерне баш хисапчы постына ничегрәк килеп керергә икәнен суганлап-борычлап өйрәгге. Сиңа. Борһанов. колхозның эш планын халыкка сөйләргә туры киләчәк. Матри, не подкачай. Аяк очларыңа басып, кычкырып-кычкырып сөйлә. «Менә булдыра, ичмасам!» дип әйтерлек бу ICI.III Караны. ги- шек борын, матри. әгәр сине баш хисапчы итеп санламыйлар икән, мин түгел, үзең гаепле буласың. Аңлата алдыммы? Әл тә булмаса. тагын бер мәртәбә аңлагып чыгыйммы? Аңлаган иде Тимерхан. Ул. бәйрәм трибуналарында торгандагы кебек, кычкырып-кычкырып сөйләде. Тын ла алмыйча сөйләде Планны ул ятлан диярлек белә иде Әмма аның артыграк карышканын очлы күзле кызлар да. акны карадан аера белә торган ил агалары да сизделәр, ахрысы, алгы рәттәге хатыннар, ип сайлауларга барып җиткәч, түзмәделәр Без каршы. Низамов Яшь биг. Нәрсә, син бу бәләкәйне ярты елдан өгерманг ә илтеп тыкмакчы буласынмы’ тип гавышландылар Председатель өстәл яныннан торып басты, иренен кысып, каш астыннан зәһәрле күзләре белән залны сөзеп чыкты: Бәләкәй дә не колякай!— дип кычкырып җибәрде.— Йомыгыз авызыгызны, катыннар! Алдан ала карга кебек каркылдап утырмагыз. Мин әйткәнчә булыр. Патамушты Борһан малае Тимерханны без колхоз хисабына укыгып кайтардык. Озак вакытлар эшләсен дип укыттык Башы да бар. зиһене дә. тырышлыгы дисәң тагын.. Йә. кем дә кем, «Динамо» колхозының баш хисапчысы Тимерхан Борһанов булсын ди, рәхим итеп газиз кулларыгызны күтәрегез. Тәк-тәк-тәк! Пачти бер тавыштан. Рәхмәт сезгә, җәмәгать, ышанычыгыз өчен, ә сине, Борһан абзый малае Тимерхай энекәш, яңа вазифага сайлануың белән котлыйм! Бүгеннән башлап син дәүләт кешесе, колхозның авыр йөген җилкәңә салган комсомол! Әйе, әнә шул көннән, 1941 елның март аеннан Тимерхан дигән үсмер егетнең бик тә җаваплы, абруйлы, авыр һәм четерекле зур хезмәт юлы башланды. Инде шуннан соң кимсетелүләр булмас дип. мин дә кеше арасында кеше булып йөрермен, дип исәп тота иде Тимерхан ул чакта. Ләкин... тормыш ул син дигәнчә генә бармый. Эшеннән канәгать иде Тимерхан Борһанов. Артык намуслы-гадел булгангамы, аңа баш хисапчылык янына әле колхоз пекарьнясының мөдире. МТС буенча колхоз ягыннан куела торган үлчәүче вазифасын да тактылар. Болар Тимерханның көндезләрен бөтенләй дә буш вакытын калдырмыйлар, шунлыктан аның көндез тамак ялгап алырга да вакыты булмый торган иде. «Тамак ялгау» белән бәйле бик ямьсез бер хәл аның күңелендә утырып калган. Тимерхан шулай бер көнне пекарьнядан бер бөтен күмәч, бер кадак май алып, кеше артыннан үги әнисе Бибисарага җибәрде. Ул тиз генә кереп чыгар, әнисе чәй кайнатып куйсын Чын күңеленнән ышанып, күмәчкә яккан май белән кайнар чәй эчүнең рәхәтлеген алдан ук тоеп, өйләренә кайтып керде Тимерхан. Кайтса, ни күрә —үги әнисе Бибисара, аның ике кызы шаулап кайнап утырган самавыр янында чәй эчәләр. Ул җибәргән ризыклар белән. Әни, минем эшем бик тыгыз, миңа тиз генә бер чокыр чәй яса да мин китәрмен, кызлар миннән соң эчәрләр чәйне,— дип үги ананың бер кызы алдыннан чынаякны үзенә таба тарткан иде Тимерхан, үги ана киерелеп утырган җиреннән, ләм-мим бер сүз дәшмәстән, бала башы чаклы йодрыгы белән Тимерханның авызына кундырмасынмы! Авыздан-борыннан кан китте. Тимерхан елый-елый урамга чыкты, Баһау абыйларына барып, елый-елый, әлеге вакыйганы сөйләп бирде. Баһау абыйсы да. аның хатыны Фәрхеҗиһан түти дә бик озак дәшми утырдылар. Аннары абыйсы Баһау. Тимерханның җилкәсенә кулын салып. энесен бик тә кызганган тавыш белән әйтте: И үксез ятимем үземнең дә өем тулы бала-чага... Ни хәлләр итмәк кирәк, ул явыз кагын сине сыйдырмый икән, мин сыйдырырмын, үзебездә торырсың, эшгән кайтуга кием-салымыңны, китап-мазарыңны алып кил. яме,—диде. Мин дөрес сөйлимме, әнисе?- дип Фәрхеҗиһан түтигә таба борылды. Бәк дөрес сөйлисең, Баһаветдин. Тимерхан белән син бер ана балалары, әтиләрегез генә башка. Тимерханның үзе тапканы үзенә җитәр. ичмасам, бездә гарьләнеп яшәмәс,—диде. Баһау абыйсы белән түтәсенең ул чактагы яхшылыкларын Тимерханның гомердә дә онытасы юк. Аның ятимлектә боегып узган балачагын артта, еракта калдырдылар бу изге җанлы кешеләр Баһау абыйларына күчкәннән соң, авыл халкы алдында да бәясе күтәрелде Тимерханның. Ул хәзер чиста-пөхтә йөри. Фәрхеҗиһан түтәсе аның күлмәк-ыштаннарын гел юып-киптереп, кырлы бәләк белән тәгәрәтеп бирә, ул хәзер колхоз кәнсәләрендә ялантәнгә сырма киеп утырган чактагы төсле, кешеләрдән тартынып сөйләшми. Тимерхан хәзер «Ярар 96 Борһан» малае дип кимсетеп әйтелә торган сүзләрдән югарырак, ул хәзер үзбаш уйлап, ятимлектә узган елларыннан сабак-гыйбрәт алырдай ушлы егет иде инде, һәрхәлдә үзе шулай уйлый, ник дигәндә, авыл кешеләре белешмә-мазар кирәк булса да. киңәшләр сорап та ана киләләр, аны олылап, хөрмәт белән сөйләшәләр. Әмма анардан өстен, аны магнит кебек үзенә тартып торган бер кеше бар Низамов Кыям абыйсы. Анын өрәге каты. Ул әйткән сүз закон' Усал игеп тә. йомшак итеп тә сөйләшә белә ул. Авызыннан ут чәчә торган булдыклы бер жинги килгән Туктал тор, чибәр җиңги, ди аңа Кыям Низамов. -Сип кайчан әле минем сүзне колагына элмичән Минзәләгә китеп барганыең"’ Былтырмы әле ул. өченче елмы? Авызыннан ут чәчә юрган булдыклы жинги бирешмәскә телм: Ярарсана, переядәгел булдым дигәч тә, әллә кайчангыларны. Тукай бабай әйтмешли, «былтыр кысканнарны» искә төшереп утырма инде. Юк. искә төшерәбез, чибәр жинги Бу - бик принципиаль мәсьәлә, ди председатель Низамов. шул чагында, халык алдында син мине тыңламыйча китеп бардын. Нинди этлек ипләгәнеңне бик яхшы белеп горасың, син минем бер еллык авторитетымны юкка чыгардың ул чагында Карап-күреп торучылар әйтте: «Йа ходай, колхоз башлыгына төкереп тә бирмичә кигеп бардылар. Бәлкем, аның үзенең дә безнең калхуздан китәр заманы җиткәндер инде, ул бит безнең авылныкы түгел, ул би! әллә каян, Минзәлә япаннан килгән килмешәк», диделәр. Синең мине, тыңламыйча кигеп баруың әнә нинди кыйбатка төште! Тимерхан игътибар итте авызыннан, ут чәчә торган «чибәр җиңгинең» теле тотлыга башлады, ул оялып кына Ярар инде. Кыям абзый. Тимерхан алдында оятлы итмә инде мине, әллә кайчангы гөнаһларымны казып чыгарма инде, диде Аннан сон инде мин үзебезнең калхузга мең төрле яхшылык эшләдем инде. Нинди яхшылыклар эшләдең әле син? Нинди дип инде Белмәгән төсле кыланып утырмасана. Низамов абый! Син кайтарткан сипара г га калхузның сөтен кем аерта? Көннәр буе. кайчагында бертоташтан атналар буе аергам бит сөтне Ул гынамы? Син салдырган тегермәнне ел саен он тарттыра торган игеп чишмә суларын җыеп буган чагында, буа эшенә җыелган күрше авыл кешеләренә һәр яз саен, алланың бирмеш көне кем агп-су әзерләп юра'’ Яхшы, яхшы, бик хуп. бик хуп, дип баш селкеп, гозер белән килгән җиңгәнең сүзен хуплап утыра колхоз рәисе Кыям Низамов Берәү дә аны педагогик тактларга өйрәтмәгән, әмма ул бер белешмә генә биргән чагында ла авы i кешеләренең яхшы сыйфат ларын да. кимчелекле якларын да, үзләре онытмаслык игеп әйтеп чыгара Тимерхан энем, җиңгинең әйбәт яклары ул эшләгән начар яклардан күбрәк икән, справки дисеңме әле. белешмә дисенме, син аларның барысын да беләсең, язып бир. мөһерен сук. үзем кул куярмын, ди. гозер белән килгән кешенең йөзе тулган айдай балкый, у i инде иелә1 бөгелә рәхмәтен әйтеп кию Колхоз кәнсәләренә Кондратьев Александр керә, авылның атаклы ’ тимерчесе. Ул дагалаган төсле итен Мөслимнең бөтен районында да ат дагалаучы кеше юк Иң пырдымсыз, иң чикылдык усал атлар да анын кулына эләккәч, юашланып калалар, ат станында, әйтерсең, ин рәхәт минутларын кичерәләр Ана ат дагалатырга район хәтле районнан зур түрәләр килә. Александр Иванович ат тоягындагы һәр сеңгерне. җепне, җепсәне, йомшак-каты урыннарны биш бармагы кебек белә, аны «Динамо» колхозында тимерче тип кенә түгел, ветеринар дип тә йөртәләр, анын теге елларда инеш төбенә төшерт өннән соң да «полуторкамны исән калдыруын могҗиит итен сөйлиләр Кәнсәләргә ул юк-бар йомыш белән кермәс. Җирән каты чәчен «керпе» итеп алдырган, дала кешеседәй киңчә кызыл битле, сәламәтлеге ташып торган кыска юан муенлы бу урыс абзые татардан да уздырып татарча сәлам бирә: — Әссәламәгәләйкүм, кардәшләр, чибәр туташлар, җитәкче түрәләр! Исвн-сау гына кышлап чыктыгызмы? Аның җәен-кышын яланбаш йөрүе кешеләрне аптырата. Аның һәрчак ягымлы, нечкә күңелле булуы халыкны йомшарта. Тимерхан белеп тора: колхоз башлыгы да, кәнсәләргә йомыш белән кергән кызлар да аны аягүрә басып каршылыйлар. Кыям Низамов, урыныннан торып, ике куллап күрешә тимерче Кондратьев белән, кулларын җәеп җибәреп аңа урын күрсәтә. — Юк, утырмыйм. Вакыт юк,—ди тимерче. — Ә йомыш? —ди Низамов, аныңча кыска итеп. — Йомыш бик җитди: үзегез укыган иске гәҗитләрне бирсәгез иде,— ди тимерче. — Гәзит белән нишлисең?—ди колхоз рәисе. Кондратьевның дала кешеседәй киңчә табак бите тагын да җәелә, ул ирен чите белән генә елмая: — Дага төрергә кирәк. Кыям абзый, колхоз башлыгы икәнен онытып, кызларны сискәндереп шаркылдап көлеп җибәрә: тимерчегә гәзит дага төрергә түгел, тәмәке төрергә кирәк. Аның шундый матур итеп шаяртуы колхоз башлыгының күңеленә хуш килә, һәм ул, тимерчене җилкәсеннән кочаклап, коридорга тәмәке тартырга альт чыгып китә. Бераздан алар әйләнеп керәләр. - - Тимерхан энем, тимерче абзыеңа язу язып, мөһерен сугып бир: дуңгыз фермасыннан аңар ике дуңгыз баласы сатып җибәрсеннәр,— ди ул. Мондый юмартлыкны Низамов теләкә кемгә эшләми. Күрәсең, Александр Иванович (халык телендә Ләксәндбр!) аңа бик тә кирәкле киңәшен әйткәндер. һәм ул шулай булып чыга да. Тагын бер атнадан, тимерче Кондратьев киңәше белән, Низамов кәнсәләргә тальян гармун алып кайтты. Бу могҗизага сокланмаган кеше калмагандыр. Бәясе -750 сум. 21 телле. 18 бакалы. Мехлары аллы- гөлле, бизәкләре гел җиздән. Тимерханның үз авылларында бер генә гармун күргәне булды. Сафин Хәернас абыйда Саратский яшел гармун, кыңгыраулы гармун бар иде. Ул аны зәңгәр яулыкка төреп йөртә, клубка бик сирәк кенә алып чыга — аена бер мәртәбә генә! Уйнатуын да беркемгә дә уйнатмый, үзе генә уйный. Сафин абыйның үз принцибы бар: «Хатын белән гармунны чит кешегә ышанырга ярамый»,—дип кенә җибәрә ул. Ә монда кәнсәләргә көмеш телле тальянка кайтып утырды. Кыям абыйны бик octa гармунчы, диләр, әле колхозлар чыкканчы ук, яшь е^ет чагында, Минзәлә ярминкәләрендә гармун уйнап дан ала торган булган, имеш. Кеше ни сөйләмәс, Тимерхан аның гармун уйнаганын күрмәде, ул аның нык куллы, көрәшчеләр кебек таза бәдәнле, сүзен өзеп, кыска итеп сөйләшә торган җитәкче итеп кенә белә иде. Колхоз кәнсәләренең төрле бүлмәләрендә эшләгән кызларны чакырып кертергә кушты ул Тимерханга. Кызлар кереп, урындыкларга чүмәшкәч, ниндидер зур бер тартма алып керде, тартманы ачып, аннан күз явыңны алырдай гармун тартып чыгарды. Аның җиз тәңкәләрен кулы белән сыпырып, аларның чынлыгына ышангач, гармунны Тимерханга тоттырып карады. - Матурмы? — диде. Өнсез калган Тимерхан, көч-хәл белән иреннәрен кыймылдатып: — Бу... безнекеме?..— диде. — Безнеке бу, энем, безнеке! Авылда, карап йөрим, яхшы тальян гармун юк. Ә гармун бит ул оештыручы. Музыка да тынлата алмагач, яшьләрнен күңелен без ничек күтәрә алабыз? Җырсыз дәрт юк. дәртсез эш, пешүе җитмәгән чи ипи төсле бит ул. Кыям абый гармунның киң каешын ике як иңбашына киде, җайлап кына, ашыкмый гына урындыкка утырды Юк. Казаннан килгән әртис- ләр төсле урындыкка берекмәде, башны ул гармун өстенәрәк кыегайтып, гүя аның моңын күңеленә салырга теләгәндәй, ниндидер Тимерхан белмәгән бер моңлы көйне сыздырып җибәрде. Кызларның йөзенә алсу бер моңсулык йөгерде, күзләргә сагыш тулды, бүлмәдә булган өстәлләр, шкафлар, урындыкларда утырган кешеләр, хәтта гармунчы үзе дә онытылды. җаннарны урап, әллә кайчангы хатирәләрне кузгатып, моң гына агыла, моң үзенең йомшак канатлары белән күңелләргә кагыла, язгы сулар кебек, ашкынып тулып, ярларга килеп кагыла, күкләргә аша. каядыр әйди, чакыра һәм ятимлекнең ачы сагышлары булып түгелә иде. Ихтимал. Тимерхан музыканың кодрәтен, җанны сафландыра, күңелләргә пакьлек өеги ала TopiaH куәсен шунда аңлагандыр . Кыям Низамов ул көнне кичнең кич буе уйнады гармунны, кызларны тәмам иләсләндерде. дөнья гамьнәрен, тормышта очраткан ямьсезлек- ләрен оныттырды Аның шулхәтле дә зур һөнәрен әле моңарчы күрмәгән кызлар да. Тимерхан да таң калдылар. Низамов Кыям абзыйлары ул кичне аларның туганнарына, нң-иң якын кешеләренә әйләнде Уйнап туктагач, ул гармунны җилкәсеннән салып. Тимерханга тоттырды: — Менә. Борһан абзый малае. Тимерхан энекәш, гармунны мин синең карамакка тапшырам Күзләреңнән күрдем, гармунга син тыныч карый алган егет түгелсең Өйрән, уйна, җилкендер яшьләрне Йа хода, Тимерхан алдында өр-яңа дөнья ачылды. Эшкә ул вакытыннан бер сәгать алданрак килә, бер-ике сәгатькә соңарыбрак китә. Эииән буш сәгатьләрдә аның кулында гел гармун булыр иде Әмма ул гармун уйнаганын кызлар! а да. Кыям абзыйсына да күрсәтеп эшләмәде Бу аның өчен серле бер дөнья, бу аның күңел авазы, йөрәк тоШылары, аны әле үзеннән башка бер генә кеше дә ише гер! ә тиеш түгел. Юк әле. иртә әле аның гармун уйнаганын тыңларга Ярамый, бу мөмкин нәрсә түгел әле Кичләрен гармунны клубка алып чыгарсын, яме. дип Кыям абзыйсы Тимерханга кызлар алдында әйтә горган булды Тимерхан андый көннәрдә кич җиткәнен көч-хәл белән көтеп ала. гармунны зур кара тартмасына салып ипләп кенә күтәреп килә дә Кыям абзыйсына тапшыра. Гармунчы Тимерхан килә, юл бирегез! тип үртәшәләр иптәшләре. Тимерханның андый үртәшүләргә дә исе китми, гармунны күтәреп килү дә. Кыям абзыйсының уйнаганын тыңлау да ана әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә, барлык арганнарын, моңарчы кичергән барлык кимсетелүләрен алып ташлый иде Кичләрен, атнасына ике тапкыр булса кирәк. Кыям абзыйлары тальянны сайрата, бию көйләрен ул бик күп белә, яшьләр ул уйнаганга рәхәтләнеп бииләр, моңлы көйләр уйнаганда әйлән-бәйләнгә җыелып, түгәрәк ясап җырлап йөриләр иде Сугышка кадәрле авыл урамнары күңел ачу кичәләреннән шаулап торды. Җидееллык мәктәпкә дә. үрнәкчедән күрмәкче, тальян гармун алдылар Тимерхан сабак баласы булган елларны анда ике кеше директор булды Хәйруллин абый белән Галимәрдәнов абый Алар икесе дә гармун уйныйлар, IHK ишәдер Галимәрдәнов абыйның уйна!аны нытрак истә калган, чөнки ул моңарчы Тимерхан ишетеп тә карама) ан ниндидер «сйрбиянка»ны сиптерә, ә аның хатыны марҗа Наталья апа шул көйгә җир җимертеп бии, ул бию татар кызларының күлмәк итәген Чеметеп тотып, оеп кына биеп йөрүләренә охшамаган була, моң-сагышларны алып ташлап, ниндидер җиңеллек, тәвәккәллек дөньясына алып китә, авыл яшьләре марҗа Наталья апаның күбәләкләр кебек лепердәвен, идәндә ефәк оеклы төз аяклары белән нәкыш чигеп йөзүен авызларын ачып."дөньяларын онытып карап торалар; ул да булмый. Галимәрдәнов абый, үз алдына, тиктомалдан кычкырып җибәрә дә «цыганочка»ны сиптерә башлый, түгәрәк уртасына Мосифуллин дигән укытучы абый чыга —ул институт тәмамлаган, армия хезмәтендә булган, ул кайчан карама гармун күрүге төсле итеп сыдырып төшергән хром итектән, галифе чалбардан булыр, аның ул хром итекле аяклары әллә тия идәнгә, әллә тими, әмма, гармун аккордларына кушылып, алар шундый бер тыпырдау-тукылдау китереп чыгаралар, яшьләр баскан урыннарында тора алмыйча, үзләре дә сизмәстән, бию ритмында яши башлыйлар. Шулай да... Кыям абзыйларына чыкмый. Хет үтер, әллә кемнәр дип макта Галимәрдәновның «сирбиянкаларын», «цыганочкаларын», Кыям абый Низамов кулына гармун алдымы—дөнья ойый, дөнья дөнья булудан туктый- һавада моң гына йөзә, йөрәкләрдә моң ташый, Низамов дигән илле яшьләрендәге баһадир абзый юкка чыга, моңга кушылып, эреп бетә... Тимерхан моң эчендә эрей беткән гармунчыны үз гомерендә беренче тапкыр күрде, яшьлек хыяллары алсу томаннар, зәңгәр күкләр, чишмәнең көмеш сулары челтерәгәнне бөтен җаны белән тойган заманда күрде һәм... ул моң Тимерханны, гүяки, ярлары күренмәгән иксез-чиксез диңгез уртасына китереп ташлады . Гармун белән кушылу хәзер Тимерханның ирешеп булмас хыялы иде. Бишенче бүлек ллар уза, кара бөдрә чәчләр агара, аннан коела башлый, адәм баласының картайганын, битләрен үрмәкүч җепселләредәй вак кына нурлы җыерчыклар телгәләп узганын синең белән озак еллар күрешмәгән кешеләр бик тиз күреп алалар, ә кеше дигәнең, адәм баласы дигәнең үзенең картайганын әле алтмышларга җиткәнче сизми. Сизә ул аны. тик сизәргә, танырга, икърар итәргә теләми. Адәм баласының йөрәге һаман яшь, күңеле һаман да мөлдерәмә. Мондый җилкенчәк уйлар, Тимерхан Борһановны олыгаймыш көнендә радиога, телевидениегә чакырып, тальян гармунда,, саратский яшел гармунда яшь чагындагы көйләрне сайраттыргач, аннан да бигрәк яшьлек дусты Сәйделгыйлемнең хатын укыгач, яңарып киттеләр «... Син оста гармунчы, җир җимертеп биюче, һәммә кешене авызыңа каратып тота ала торган оратор, иң әйбәт каллиграфия белән яза белүче. Син андый язуың белән, ихтимал, патша заманында да югалып калмас идең. Тирәюньдә дан алырлык писер чыгар иде синнән...» Тимерхан абзый, алтмыш биш яшьлек өлкән кеше, кеткелдәп кенә көлеп куя Аннары Вәрәшбашның урамнары, су буйлары, мәктәпне, клубны шаулаткан уеннары, җыр-биюләре, «Галиябану». «Аккалфак» спектакльләре күңеленнән узып китә. Авылда яшьләр-кызлар бик күп иде. Алар көндезләрен эштә булалар. кичләрен клубка килеп тулалар. Кышларын бигрәк тә' Драма түгәрәкләре гөр килә, яшьләр ялындырып тормый, театр уйныйлар, концертларда катнашалар. Галимәрдәнов белән Хәйруллин- абыйларга ярдәмгә яшь гармунчы Тимерхан килеп кушыла, ул иренми, спектакльләрне музыка белән бизи, кирәк чакта сәхнә артыннан яки идән астыннан суфлер булып әйтеп тора, пьесалардагы рольләрне бик матур Е язуы белән күчереп бирә, концертларда үзе гармун уйный, узе биеп тә җибәрә тор1ан иде. «Ярар Борһан» дигән юаш кына бер кешеиен. аның әченче хатыны булган явыз Бибисараның шул чагында эчендәге мәкере тышка бәреп чыкты: Сина әй тәм. мүкләк сыер булып, телеңне гешләп ник йөрисең син. Борһанегдин? Улың кәнсәләрдә дәү түрә, баш хисапчы, намусы булса, әтисен төнге каравылчы итеп тотмасые. дәрәҗәлерәк бер эшкә куярые. дәү улың Баһаветдин әнәтерәк нинди гайрәтле нәсел айгырлары үрчетеп тирә-юньдә дан алды, минем ике кызыма, багалмаларыма булышса, матур күлмәкләр алып бирсә, яңа капка ясаса, кулы корымасые Ник дәшмисен9 Ник дип әле син авызыңа су кабын утырасың, балан бәлеше кебек изелеп? «Ә син аларга бер генә мәртәбә булса да, якты йөз күрсәттеңме? Улларың итеп, хез үги бала булсалар да. гәмлс ризык пешереп ашаттыңмы? Тимерхан балам, синең явызлыгына чыдый алмыйча. Баһаветдиннарга күчеп китте. Ә биз Баһавегдинның үзенең дә өй тулы бала-чагасы, өстәвенә хатыны тазалыкка туймый » дип әрнүле сүзләрен тезеп чыгарга тели Борһан абзый, әмма нинди ямьсез сүзләр, нинди чәрелдәүләр ишстәссн бЬлгәнгә күрә, телен тешләп, авызына су капкан көе. төнге каравылына ки)сп бара. Үги ананың зәһәрле сүзләрен Тимерхан белән Баһаветдинга да ирештереп торалар Ул хакта Тимерхан Баһау абыйсы белән киңәшеп тә караган иде. тегесе авызын ачты да күзен йомды Син. энем, теләсәң нишлә, ул убырлы карчыкка хет чәчең белән идән себер, ә минем аңа күтәрелеп тә карыйсым килми Иң яхшысы кадереңне җибәрмәү' дип кырт кисте Моңлы кичләрдә, күңеле гармун моңнарыннан канатланган чакларында Тимерхан үги әнисенең кылган явызлыкларын онытырга, аңа якты күз белән карарта дип тә күңеленә беркетеп каралы, тик ул аның үзе амбардан биреп җибәргән күмәче һәм мае белән тиз генә чәй эчәргә кайтканнан соң. хакын даулый башлагач, бала башы кадәрле йодрыгы белән авызына сугып җибәргәнен, ике жубалгы кызы белән өстәл янында җәелеп чәй эчеп калганын исенә төшергәч, тәннәре чымырдап китә иде. Әтисенә тиешле ашлыкны, саламны, утынны ул вакытында аларта кайтарттырды, бакчаларын колхоз аты белән сукала! гырды. әмма үзе ул йортка аяк басмады. Кирәк булса, ул үзе әтисе белән аның төнге каравылында торган җиренә барып сөйләшә ала иде Тимерхан, яшь кенә булса да. «Динамо» колхозының бер җитәкчесе, аның колхоздагы азны бригада белән эш йөртәсе бар. абыйсы Баһаветдин карап үстергән нәселле йөк атларын бриг алаларга гадел игеп бүлеп бирүдә дә катнашырга тиеш ул, язын, кыр эшләренә чыгар а тыннан, урга урамга төзеләчәк чәчкечләрне, сабан-гырма гарны, арбаларны, кыр эшенә җигеләчәк атларны барлауда да аның күзе үткен булырга тиеш, көндәлек шул мәшәкатьләр, гнулар өстенә аның җилкәсендәге төп эше керем-чьп ымнарны үз вакытында кәгазь битләренә, таблицаларга теркәү, колхозның «Авыл утлары» исемле стенгәзите өчен материаллар биреп бару да аның өстендә Эш күһ. эш муеннан. Район мәгълүматлар таләп итә. Яны чәчүгә әзерлекнең барышы, симәнә орлыгын күпме салганнар, ничә баш терлек исән, сыерлар күнме сөт бирә барысы аның ку тыннан уза, гадәти хисапчылар кулыннан узар иде. аның төсле матур игеп, Сәйделгыйлем әйтмешли, каллиграфияле игеп яза белүче юк Болары көндезге ипләр Кичен Тимерхан музыка дөньясында Баш хисапчысы тальян гарМунны җиренә җиткереп уйнарга өйрәнгәннән бирле Кыям абзый Низа- мов ул эшне Тимерханга тапшырды Үзе берәр туй булганда, язгы чәчүгә әзерлекне барлаганда, сабантуе көннәрендә генә гармун белән күңел ачып ала. Башка көннәрдә — 21 телле тальян гармун Тимерхан кулында. Авылның иң беренче егете— күз өстендәге кашы булган Әхмәдиша кичләрен Тимерханны өйләреннән кереп алып чыга да клубка алып китә. Анда әле спектакль куючылар җыелып бетмәгән. Укытучы апаларның дәфтәр тикшерәсе, савымчы кызларның сөтлебикәләрен савып, сөтен сепаратта аертасылары бар. Минзәләгә нәселле йөк аты белән задание икмәге илтеп кайткан Әхмәдиша буш. Бер тонна ашлыкны ул төп-төгәл илтеп кайтып, квитанциясен Тимерханга тапшырды. Ул эш киемнәрен инде салып аткан, өстенә кара постау пәлтә, башына кара сарык мехыннан теккән зәңгәр бәрхет түбәле кубанка, кулына язгы сарык йоныннан кызлар бәйләп биргән юка ак перчатка киеп алган, ә аягында... аягында юка киез итек, авыл телендә йөргәнчә әйтсәк, чүчинкә. Балтыры ике-өч мәртәбә бөкләп, аска кайтарылып куйган булыр ул чүчинкәнең. өстеннән елкылдап торган өр-яңа калош киертелгән булыр, чалбар балагы, хохол- ларныкы төсле, өске яктан бераз әйләнеп төшәр. Сугыш алдыннан да, сугыш чорында да буй җиткән егетләрнең иң затлы киеме шул иде. Ә муенда — бер кат ураганнан соң җилкәгә кайтарылып салынган ап-ак озын шарф була иде. «Агач күрке — яфрак, адәм күрке — чүпрәк!»—дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Авыл кызларының күзе Әхмәдишага төшү белән балкып, нурланып китә. Кемнәрнең яры булыр икән бу асыл сөяк?! Егет горур, егет сер бирми торганнардан! Табигать чибәрлекне дә, тавышны да кызганмаган: алсу түгәрәк йөз, иркенәеп үскән шомырт кара кашлар, каш астыннан өздереп, томыраеп карый торган сөрмәле якты күзләр. Яшькелтме алар, коңгыртмы, берәү дә ул хакта уйламый, шул күзләр сиңа томыраеп бер карадымы—әллә кай тамырларыңа кадәр барып җитә инде. Томыраерга, кемнедер бәхетле итәргә ашыкмый Әхмәдиша. Бер аякны алгарак куеп, күкрәкне киерә төшеп. Тимерхан каршысына килеп баса. Әллә кайдан, йөрәк түрләреннән назланып чыккан ягымлы, моңлы күкрәк тавышы белән дәшә: — Йә. яшьти, сыздырып җибәр, булмаса... Тимерхан яшьтие башны көмеш телле гармун өстенә сала, Кыям абыйсы кебек, гүяки, аның моңын җаны аша уздырып. «Галиябану» көен уйный башлый. Бу минутларда ул клубка кемнең кергәнен дә. кемнең чыкканын да оныта, үзен дә, гармунын да оныта, аның өчен моң бар, үзенең җиңел канатларында отыры биеккә, күккә, еракка алып киткән җыр бар. Тимерханның күз алдында ачык тәрәзәнең ак пәрдәләрен лепердәтеп җиләс җил йөри, шул тәрәзәгә киләчәк гүзәл ярны чакырып, урамнарны, су буйларын иңләп җыр агыла: Урам аша чыккан чакта Бүрәнәгә абындым .. Минуты ай, сәгате ел. Галиябанусылуым иркәм. Шул кадәрле сагындым... Әхмәдиша сугыш чыкканга кадәрле Хәлил булып уйнады. Ничәмә- ничә мәртәбә уйнагандыр ул аны, аның Исмәгыйль кулыннан һәлак булган вакытында Вәрәшбаш халкы күз яшьләрен түгә, иртәгәсен Минзәләгә нәселле йөк аты белән тимерле арбага, йә зур чанага бер тонна задание ашлыгын илтергә чыккан тере Хәлил, үлмәгән Хәлил-Әхмәдиша белән очраша, аңа шаян сүзләр әйтә, тәмәке төреп тарта, икенче мәртәбә Исмәгыйль пулясыннан җан биргән ХәлилӘхмәдиша өчен 1агын җан ачысы белән елый... Әхмәдишадагы төсле моңлы, жанны эретеп җибәрә торган ягымлы күкрәк тавышын консерваторияләрдә гомер буена укып та алып булмый, андый тавышны табигать бик сирәк кешеләргә генә бирә Тимерханның беркемнән дә. беркайчан да көнләшкәне булмады, дисәк, ялгыш булыр Ул үз гомерендә ике кешедән көнләште Берсе баһадир гәүдәле, нечкә күңелле колхоз башлыгы Кыям абыйсыннан, анын да каты куллы председатель булуыннан түгел, көмеш телле гармун белән бер җан, бер тән булып кушыла белүеннән. Үз гомерендә залны күкрәткән виртуоз гармунчыларны, баянчыларны, аккордеончыларны күргәне булды аның, әмма Кыям абзыйсы Низамов кебек тылсым иясе гармунчыны очратканы да. тыңлаганы да булмады Икенчесе, әлбәттә. Әхмәдиша Андый жырчы була ала микән? Андый үзәк өзгеч жырчыны табигать тагын тудырыр микән9 Әхмәдишаның моңнарында күкрәк тавышы гына да. түгел, Тимерханның үзе төсле үк. ятимлектә үсүе, әнисенең аны ташлап, үзбәкме-казакъмы якларына китеп баруы да сәбәпче булгандыр, бәлки Тавыш бугазда ярала, моң йөрәктә туа. дип кайсыдыр язучы әйткән Дөресгер ул, тавыш чыннан да йөрәктә ярала торгандыр Шулай булмаганда, шулхәтле дә ягымлы, шулхәтле дә жаниыбәгырьләрне телгәли ала торган моң Әхмәдишага каян килсен ди? Алтынчы бүлек угыш башлану көне Тимерхан абзыйның хәтеренә велосипед рәвешендә кереп калган. Ниндидер бер велосипедлы кеше 1941 елның 22 июне көнендә Вәрәшбаш инеше буенда, халык сабантуе үткәреп ягкан чакта, дөбердәп килеп туктады да: - Персидә телегез кайда9 дип сорады Тимерхан белән тагын бер малай велосипедлы кешегә Кыям абзыйны табып китерделәр. Велосипедлы кеше. Кыям абзыйны читкәрәк алып китеп, аның колагына нидер әйтте. Тимерхан күреп торды: Кыям абзыйсының бите бурлаттай кызарды, сул күзе янында бер гамыры дерт-дерт игеп тора башлады Велосипедлы шундук ки ген күздән югалды Колхоз председателе сабантуендагы халыкны җыеп Иптәшләр! Яман хәбәр килде, германнар безгә каршы сугыш башлаган! диде Халык башта, үз колагына ышанмагандай, өнсез калды Аннары шаулау, йөгерү, елау-сыктау белән дөнья гулды Болын тугайлары, йортлар. әрәмәлекләр менә шунда халык иңрәвен ишет гс Сугышның беренче билгеләре дә Вәрөшбашка килеп җитте: икенче көнне үк «полуторка»ны, нәселле йөк агларын районга алып киттеләр. Кон саен авылның жиде-сигез кешесен фронтка чакырган кәгазьләр килеп тора башладьг елый-елый күзләр кызарды, урамнарда арбата утырган яшьләрнең гармунга кушылып җырлаган тавышлары өзелеп гормады Атландым агнын биленә. Киттем Герман иленә Герман иле кара үлән. Әллә кайтам, әллә үләм Ярты сл уздымы-юкмы. авылның кыр эшләрен башкара юрган таза беләкле ир-атлары фронтка китеп беттеләр Авылда бала-чага, карт-коры, хатын-кыз өелеп калды Инде менә барлык авыр эш, өлкәннәр эшли торган эшләр һәммәсе дә үсмерләр җилкәсендә С Сугыш башланганда Тимерханга уналты тулып кына килә иде әле. Бер елдан ана унҗиде тулды. Бер елдан... Әйтүе генә ансат аны «бер елдан...» дип. Сугыш вакытындагы бер ел, ихтимал, ун елга торгандыр ул. Кыям абыйсы инде иллене узып барган кеше булганга. аны фронтка алмадылар, әмма ул Вәрәшбашта аз була, йә аны ящьләрнё озата барырга, йә сугыш барган яклардан качып кайткан хатынкызларны, картларны каршыларга Бөгелмә станцасыиа җибәрәләр, ул да түгел, каядыр Идел аръягына окоп казырга җыйган хатын-кызларга башлык булып китеп бара ул. Колхозның нәрәт бирүләре дә, исәп-хисаплары да, амбарларга, симәнә ашлыгына күз-колак булулар да—барысы, барысы Тимерхан өстендә. Җитмәсә әле Мөслимнең прокуратурасы составында ул штаттан тыш тикшерүче дә булып катнаша Авылда үсмерләр белән эшләүне дә район җитәкчеләре аңа тапшырды. Җаваплылык шундый да зур — Тимерханның ник соң әле мин фронтта түгел, дигән чаклары да була иде. Дөрес, аның әле фронтка китәрдәй яше тулмаган, әмма авылдан шахталарга, хәрби заводларга үсмерләрне гел дә чүпләп торалар. Еллар авыр, законнар аяусыз. ФЗӨдан, яки башка берәр төрле мәҗбүри җибәрелгән урыннан качып кайтсалар хөкем карары алдан ала кәгазьгә язып куелган — биш ел төрмә! Суд-мазар да ясап тормыйлар, әлеге карар басылган бланкка исем-фамилияңне теркиләр дә таш капчыкка илтәләр дә тыгалар. Бәладан башаяк! Ходай күрсәтмәсен андый хурлыкны! Эш тә бик күп, җаваплылык та зур, әмма фәкыйрьлектә интегеп үскән еллар түгел инде бу. Кара костюм, кара пальто алды Тимерхан, гармун күреге кебек сыдырып кия торган хром итекле дә булды. Кара костюм белән ак күлмәкне тагын да матуррак итеп күрсәтер өчен галстук га тагып җибәрде. Шунсыз ярамый. Аны әледән-әле районга чакыртып алалар, башлыклары сугышка киткән колхозларга еллык исәп-хисап докладларын ясашырга булышуын үтенәләр. Мөслимнән яки Казаннан килгән белгечләр, вәкилләр турыдан-туры Бо- рһановка мөрәҗәгать итәләр. Мең төрле мәшәкать белән ду килеп йөри торгач. 1943 ел да килеп җитте. Сигезенче гыйнуар көнне иртән иртүк Мөслимгә барырга чыкты Тимерхан Борһанов. Әйләнә-тирәдәге авылларга билгеле, яшьләрнең күзен яндыра торган кара айгыр, иң яхшы кашавай чана, җиз тәңкәләр тезгән каеш дирбиялар! Җилләр уйнатып Мөслимгә килде, районның җир бүлегендә булып, барлык йомышларын йомышлап, киредән кайтырга чыккан иде. күңеле күтәренке, әкрен генә кар явып гора, күбәләк кар, ямьле көнен тагын да ямьлерәк итәм *дип парикмахерга кереп, чәчне тигезләтте, дөнья бетереп исле май сиптеләр, инде менә шул хушбуй исләренә исереп, авыз эченнән генә «Шахта» көен җырлап кайта. Атны кумый, беркая да ашыкмый. Вәрәшбашка җитәрәк, каядыр бик күп кешенең бергәләп җырлаганы сыма11 бер гүләү ишетелә башлады. Бераздан ул «Алмагачлары» көенә әйләнде, үрәчәле биш чанага төялгән егетләр килеп чыкты. Айгыр турысына җигеп туктадылар. Егетләр чаналардан җиргә сикерде. Тимерхан шунда гына аларны . озата баручы кызлар да утырганын күрде. Шуннан соң Тимерхан да чанасыннан төште. Кая киттегез, малайлар? Тимерхан белән бергә колхоз кәнсәләрендә хисапчы булып эшләүче Гайшә апасы Тимерхан чанасына килеп утырды да дилбегәне кулына алды, аны никтер чорнап тотты: Болар сугышка китәләр, энем. Сиңа да повестка бар. Егетләр янына күчеп утырырга туры килә инде сиңа, апаем. Үги әниең Бибисара сина бер ипи капчыгы сохари җибәрде. Баһаветдин абзый хатыны Фәр- хеҗиһан да ризыклар китерде Әнә иптәшләрен бирерләр. Әтиең дә. Кыям абзыең да сиңа изге теләкләр теләп калдылар Сау бул. Тимерхан. Барыгызга да исән-имин кайтырга яЗсын Йа раббем. ашыйсы ризыкларыгыз. эчәсе суларыгыз бетмәсен. — Әйдә, Тимерхан, үзең теләгән чананы сайлап ут ыр. диештеләр егетләр. . Тимерхан бишенче бригада егетләре утырган чанага барып чүмәште. Аңа шундук гармунны тоттырдылар. Мөслимгә юл Иске Вәрәш аша уза иде. Колхоз идарәсе янында туктап, белгән-күргәннәр белән саубуллаштылар. Аннары Тимерхан, гармунны бөтен күрегенә тартып, ярсынып уйнап җибәрде. Бу анын үзенчә туган яклары белән саубуллашуы иде Иске Вәрәш гән атларны атлатып кына чыктылар. Егетләр аяк өсте басып, бер-бсрсен җилкәләреннән кочып, кычкырып-кычкырып җырлыйлар, ул заманнардагы «Шахта» көе яңгырый иде Капка төпләренә чыккан апалар, кулларын каш өсләренә куйган ак сакаллы картлар күзгә чалынып калды Әбиләр яулык почмагы белән күзләрен сөртәләр, кызлар Исән-сау кайтыгыз, дип кул болгыйлар, үрәчәле биш чана яныннан көтүләре белән малайлар чаба, этләр капка төпләрендә елый- слый өрәләр идс Мөслимдә сугышка китәсе егетләрне комиссия аркылы уздырдылар. Авыл Советы җибәргән мөһерле исемлектәге унҗиде кешедән унбише яраклы дип табылды. Хәрби комиссар лейтенант Дородное егетләр янына чыкмаган иде әле. Тимерхан янына авыл Советы рәисе Шиһап абзый килде Сине, Тимерхан энем, районның кайбер колхозларында еллык отчетлар төзешү өчен дип өч айга бронь белән калдырырга булдык, диде. . Ул арала япь-яшь бер лейтенант ачы тавыш белән Выходи строиться' дип кычкырып җибәрде Вәрәшбаш егетләре, аларга кадәрле килеп каралган тагын кайсыдыр авыл егетләре бер генә мәлгә умарта күчедәй гузгынып алдылар да бер рәткә »езслделәр. Яшь лейтенант хәрби комиссарга рапорт бирде. Хәрби комиссар урысчалатып Борһанов кайсыгыз, алга чыксын' диде Тимерхан ике адым алга чыкты Син каласың, диде комиссар Юк. мин калмыйм Мин иптәшләрдән калмыйм, лиле Тимерхан. Мин фронтка ки тәм Ярый, алайса, сафка бас. диде комйссар. Башка командалар килеп җиткәнче Тимерханнарны хәрби комиссариат белән янәшә район клубына кертеп тутырдылар Клуб, гадәттәгечә. суык, ишек төбендә солдат киеменнән мылтыклы бер кеше басып тора иде Командада булмаган кеше торие ул клубка кертми, кергәннәрнең берсен дә клубтан чыгармый сакчының чырай бик җитди Азакган. хезмәт итә башлагач, егетләр аллени гомер көлеп сөйләделәр, бик кырыс чырайлы сакчының мылтыгында хәтта затворы да булмаган икән Кичен буран чыкты Бу юлы күбәләк кар түгел, юеш ябалак кар ява, җиле дә көчәя юш те. кайбер авыллардан кешеләр килеп җигә алмалы Ягылмаган суык клубта яшьләрне төн к)ндырырга командирлар уңайсызландылар бугай, шул сөбәтые Вәрәшбаш егет тәрсн. иртәнге алтыга килеп житү шарты белән авылларына кайтарып җибәрделәр Тимерхан инде, сохари канчыкларын күгәргән килеш, үги әнисе Бибисара тарта барырга та. Баһаветдин абыйларына кайтып керергә дә кыенсын ды, үзенең бик якын абый кешесе Абдуллин Миңнә.хмәгләргә китте. Ул аларның тормышлары авыр түгел икәнен белә, чөнки Миңнәх- мәт абыйсы МТСның трактор бригадасында бригадир булып эшли иде. Өйдә икән абыйсы, хатыны Мөгаллимә түтәй дә өйдә булып чыкты. Күрештеләр. Тимерханның менә шунда беренче мәртәбә күңеле тулды. Менә, китәбез дә инде, абый! — дип әйтте дә елап та җибәрде. Миңнәхмәт абыйсы да, Мөгаллимә түтәй дә мышык-мышык борын тарта башладылар. Тимерханның ул абыйсына керүе күңел сиземләве булдымы икән әллә? Соңгы күрешүләре булган икән. Миңнәхмәт абыйсы Тимерханнан соң озак та тормый фронтка китә һәм шунда үлеп кала... Үз гомерендә өч тапкыр елаганы булды Тимерханның. Күз яшенә төелеп, әкрен генә түгел, кычкырып елаганы, кешеләр алдында яшь түккәне булды. Беренчесе — әнисе үлгәч, Тимерхан бик яшь иде; икенчесе — хисапчылар курсына кабул итү комиссиясендә («Үскәнем, курсларга без унсигез яшьтән алабыз, сиңа бит әле унбиш кенә яшь»). Өченчесе— менә туган-үскән авылы Вәрәшбаштан сугышка киткән чагында... Кичен бөтен авыл яшьләре клубка җыелдылар. Тимерхан гармун уйнады, егет-кызларны җырлатты, биетте. Колхоз гармунында, кем белә, бәлкем, аның соңгы мәртәбә уйнавыдыр, шуңа күрә ул йокысыз калам дип тә. иртәгә таң башыннан юлга чыгасы бар дип тә тормады, уйнады да уйнады. Тимерхан янына колхоз рәисе Кыям Низамов килде. Каты итеп, кул кысышып күреште, әйтте: — Туктале, мәйтәм, ничек була әле бу? Тимерханның минем белән, әтисе белән, абый-җиңгәләре белән саубуллашмыйчан ут эченә кереп китәргә хакы бармы? Не смеет правы! мәйтәм. Ул әбәзәтелни Вәрәш- башка кайтырга, чинчинарем, безнең белән яхшылап күрешеп, сөйләшеп, гармун уйнап китәргә тиеш. И шулай булып чыкты да! Рәхмәт, энем, акылың җитеп кайткансың, туган-үскән җиреңне чит-ят итмәгәнсең. Сезне, бишенче бригат егетләрен иртәгә әтиең Борһан абзый илтә барыр, әгәренки, стал быт, кирәк дип тапсалар. Бөгелмәгә хәтле үк озатып куярга да рөхсәт бирәм Миңа синнән аерылу, уң кулымны кисеп алган белән бер. Тимерхан. Синдәй яшь, булдыклы баш хисапчыны мин тагын каян табам? Хуҗа абзый картайды, сине осталыкка өйрәткән хисапчы, ни хәл итмәк кирәк, аны җигәрбез инде, аңа Гайшә апаң булышыр. Заманасы шундый, әнә бит югарыдан әйтәләр. «Родина требует!»—диләр. Авыр сулап беркавым тын торды, аннары әйтте: - Төрле чак булгандыр, авыр сүз дә ишетергә гуры килгәндер, миңа рәнҗеп китмә, беребез дә фәрештә түгел, һаман-һаман изгелек кенә эшләп йөреп булмый... Икенче көнне иртәнге биштә үк хәрби комиссариатта иде инде алар. Бу юлы, чыннан да. бишенче бригада малайларын Тимерханның әтисе илтә барды. Мөслимгә дә. Бөгелмәгә дә. Дүрт егет иде алар: Яппаров Әсгать, Хафаев Хәмәй, Сәрвәров Саях. Борһанов Тимерхан. Әтисе Борһан абзый гомуми команда эчендә Бөгелмәгә китереп җиткергәч, ияген сыпырып, аннары иренен кысып бераз егетләргә карап торды да әйтте: — Балакайларым, барыгыз да исән-имин йөреп кайтыгыз. Дәхи дә мин ышанам, сез барыгыз да исән-сау булырсыз. Миң сезне кара айгырны җигеп каршы алырмын әле. Исән кайтырсыз, ийс. исән, ник дигәндә, сез минем чанама утырып килдегез. Минем кул-аягым җиңел .. Күңелләрне дөрләтә, өметләрне уята торган сүз әйтте Тимерханның әтисе Ни генә димә, авыл үзенең сафлыгы, өметләре белән матур Шул сафлык югалмаса, өмет канатлары сынмаса, авыл яшәр. Мәңге исән булыр. Бөгелмәгә аларның командасын өлкән политрук Кузьмичев озата килде. Мөслимнең Михайловка авылыннан икән. Сугышта булган, ахрысы. Бик яшь тә, бик чибәр дә йөзле, зәп-зәңгәр күзле бу урыс егете аксабрак атлый, таякка таянып йөри әле Өр-яңа хәрби киеменә таяк бигүк килешеп бетми, таякны авылда картлар йөртә торган була Ләкин ул егетләргә карата командир булып, әтәч пәхри булып кыланмый, үзен тыйнак һәм әдәпле тота иде Авыл егетләренең гадәттә бер нәрсә яки бер кеше тирәсендә озак тукталып торырга вакытлары юк. Алар, мәсәлән. Кузьмичевның Михайловка кешесе, димәк, якташлары икәнен зиһеннәренә салып куйдылар, өр-яңа хәрби киеме аларнын күңелләренә хуш килде, таякка таянып йөрүен картларга охшаттылар да калганын оныттылар Тимерхан унбиш яшенә җиткәч, беренче мәртәбә Минзәләне күргән иле, инде менә аның каршысында кар күмгән йортлары, биек ташпулатлары белән борышы купең каласы Бөгелмә җәелеп ята. Команданы Сталин исемендәге ике катлы таш клубка кертеп тутырдылар. Вакыт кич, караңгы иде. Мөслим егетләренә икенче катка менәргә әмер булды. Ут юк, бернәрсә күренми Капшана-капшана, баскыч култыксаларына тотынаготына гына атлыйлар иде. менә бервакыт таш баскычка шыбыр-шыбыр нәрсәдер коела башлады Китте тавыш, китте кычкырыш! Егетләр, пәке белән капчыкны кисәләр. Егетләр, сохари коела! Бөгелмә ышпаналары сохарины талый! Баксаң-күрсәң. Тимерханнар ише үсмерләр бихисап булып көн саен бирегә киләләр, шушы яшькә җитеп тә авылдан башка җирне күрмәгән егетләрнең соңгы азыгын талап алып китәләр икән Бер көн узды, кич җитте. Клубта электр да. керосин лампа.тары да юк. Дөм караңгы. Көндезен бер-ике малай, кулларын кесәләренә гыгып, «разведка» ясап киткәннәр иде. кичен очлы тимерләр белән коралланган Бөгелмә шпаналары тагын килеп җитте. Көндез бер-ике Мөслим егете: Ичмаса. тизрәк фронтка җибәрсеннәр иде инде, ату исә бу ышпаналардан котылыр хәл юк. йә эчне тишәрләр, йә күзне чыгарырлар, дип зарланып та алганнар иде. Шулчакны Хәернас исемле егет Тимерханнар янына килеп басты. Чүкечтәй нык. күкрәкләр калку моның. Ул пар ат белән Минзәләдән Курьяга йөри икән Хәернасны белүчеләр сөйләп тордылар: егет шулхәтле дә кыю-усал, юл бирергә тиешле берәрсе кыбырдап маташа башласа, ул атларга чыбыркы белән берне генә тамыза, ул чагында кыбырдык адәмнең арбасыннан чәкүшкәсе очкан яки тәртәсе сынган дип сана инде! Менә шул Хәернас бүген. Тимерханнар төркеме янына килде дә. киерелеп басты: Мин бу !арьлеккә түзә алмыйм, егетләр. Мин бүген Бөгелмә каракларының берсенең башына жигәм Мөслим егетләре куркуга калды, Хәернасны әгьвали, зинһар, ямьсезлек эшли күрмә, барыбызны да берьюлы өтермәнгә ябып куярлар, дип үгетли башладыдар. Кич булды. Тагын караңгы. Тагын Бөгелмә малайлары караңгыда шыбырдаша башладылар Болар авыл малайларын үрти, урысчалатып «Айда, малай, чапчара!» ли, тагын ниндидер татарча ямьсез сүзләр кыстырып җибәрәләр. Шу 1вакыг Хәернас шыпырт кына Егетләр, мин тәвәккәлләдем! диде Шулвакы! аның калын тавышы урысча яңгырады Долой бугульминской шпаны! һәм шул минут га ук аргы почмактан: «Убили! Убили!» дип ачыргаланып кычкыра башладылар. Стихиядән дә хәтәр нәрсә юк икән ул дөньяда, бөтен команда берьюлы: «Убили!» дип акырып җибәрмәсенме?! Бераздан i авышлар гынды. Шыт иткән дә тавыш юк. Тимерханнарга Хәернас шыпырт кына әйтеп тора: - Курыкмагыз. Берәү дә үлмәде. Бер ышпананың бот итенә мин чалгы пәкемнең очын гына тидереп алдым. Мөслим «малайлары» Сталин исемендәге клубта тагын сигез көн тордылар, әмма инде аларны бүтән килеп борчып йөрүче дә, сохарый- ларын талап алучы да булмады. Исән калган сохарыйларны алар солдатларча тигез итеп бүлештеләр. Көн артыннан көн үлә Булачак сугышчыларның тизрәк бу ямьсез, шыксыз, утсыз клубтан чыгып ычкынасылары килә. Төрле сүзләр йөри. Имеш, станцага буш товарняк китереп куйганнар. Шул товарняк белән фронтка озатачаклар. Ниһаять, 21 гыйнуар көнне команданы сафка тезеп, станцага таба алып киттеләр Анда килгәч, алтмышар кеше итеп төркемнәргә бүлделәр дә вагоннарга кертеп утырттылар. Егетләр сәке рәвешенә китереп җәелгән калын идән сайгакларына менеп утырдылар. «Паровозны кайсы яктан китереп тагарлар икән9 Хикмәт бит менә шунда!»—ди Хәернас. Төнге сәгать уннар иде. Паровозны составның көнчыгыш башына китереп тактылар Паровоз вагоннарга нык кына бер суктырып, җанланып сөйләшә башлаган егетләрне бер аударып алды да, сузып кына, мөгрәп кенә бер кычкырткач, команданы ерак юлга, көнчыгыш юнәлешенә таба алып китте Өлкән политрук Кузьмичев, Мөслимдә чакта хәрби комиссарга рапорт ясаган яшь лейтенант—икәүләп — команданы озата баралар икән. Булачак сугышчыларга әйттеләр: — Составның шартлы исеме — «10-10», шуннан башка бернәрсәне дә сез белергә тиеш түгелсез. Вагоннар, ритмлы тукылдап, чуен юлдан чаба башлагач, яшь лейтенант күңелле итеп: Ну. салаги, поехали! — дип кычкырып җибәрде. Урысчаны ул Кузьмичев төсле өздереп сөйләшми, ничектер көйле итеп, җырлагандай сөйләшә, өлкән политруктан егетләр аның украин икәнен белеп алдылар. Еллар күп узган, украинча моңлы вә көйле сөйләшә белгән лейтенантның исеме хәтердә калмаган, ә менә Кузь- мичевны әле байтак еллардан соң да очратырга туры килде Тимерханга Ул елларга ерак иле әле. Юллар озын, юллар бормалы иде. Вагоннарда бик озак селкенеп барырга туры килде аларга. Тукталыш ясаган станцаларда көнбатышка солдатларны илтүче эшелоннар очрый. Мөслим малайлары бу хәлгә аптырашып: — Боларны көнчыгыштан көнбатышка кадәрле тарттырганчы, безне генә Бөгелмәдән фронтка озатсалар, ни була иде инде? — диләр. Лейтенант сүзгә кесәгә кереп тормый: — Вы еще зеленые капусты!—дип кенә җибәрә. Бара торгач, ритмлы тукылдауларны тәүлекләр буена ишетә торгач, егетләр бер-берсе белән танышып беттеләр Мөслимнең Метрәй. Тойгел- де. Мәлләтамак. Ольгино. Баек. Баланлы, Дусай, Салауз-Мухан авылларыннан. Шөгер, Ютазы. Югары Ослан. Әлмәт якларыннан егетләр бар булып чыкты һәркем үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен, һөнәрен күрсәтеп калырга тели, берәүләр әкият сөйли, берәүләр кәрт суга, кайберләре бик тә матур итеп җырлап җибәрә, ә ул җырлар туган яклардан ерагая барган саен отыры җанга ятышлырак, кадерлерәк була баралар иде. Әкәмәт —Дусай белән Баекта икән җырчылар Гәрәев Салих авыл көйләрен, «Шахта»ны әкрен генә, иреннәрен ачар-ачмас кына җырлый, кайвакыт вагон ишеге ачык чагында, станцаларны күздән кичерә, берәү белән дә ул хакта сөйләшми, мөгаен, аның авылда өзелеп яраткан кызы калгандыр.. Ә карап барырлык, тамаша кылырлык ничаклы шәһәрләрне, станцаларны уздылар инде алар Уфа. Чиләбе, Курган, Петропавел. Омск, Новосибирск. УланУдэ. Иркутск, Чита... Азык пунктларында туктап, кайнар аш ашадылар, шәһәр мунчаларында юындылар. Байкал күленә сокландылар, таш кыяларны тишеп ясаган туннельләр аша чыктылар Сугышка кадәрле елларда Мөслимнән дә. Минзәләдән дә Чита каласына чуен юлда эшләргә язылып китәләр иде кешеләр Ул каланы да күрергә насыйп булды Тимерханга Аны узгач, егетләрне алып барган состав көньяк-көнчыгыш юнәлешендәге бер юлга кереп китте Шулай итеп. Бөгелмәдән кузгалуга егерме тугыз тәүлек тулганда. Мөслим егетләре 1943 елның 18 февралендә Маньчжуриядән якында гына, җиде генә чакрым ераклыкта урнашкан Мациевская станцасына килеп туктадылар Маньчжурия ул чакта японнар кулында иде әле Егетләрне биредәге бер күренеш бик сәерсендерде Якын-тирәдә бернинди дә каралты юк. кешеләр дә күренми. Нигә дип алар буш далага килеп төштеләр сон әле? Станна янында өч-дүрт тупыл үсеп утыра. Мөслим-Бөгслмә якларында инде кар бураннары уйный, ә биредә карның әсәре дә юк; җир өсте, салкынга чыдый алмыйча, арба тәгәрмәче төшеп китәрлек булып яргаланган. Салкын җил исә Андый җилне Тимерханның коры кар биткә бәргән чакта гына тойганы бар иде. Җил биткә бәрелә, тырный, битне умыра, әйтерсең, кемдер тимерчыбык!ан үргән битлек-җәтмә белән синең битеңә өзлексез сугып тора Әллә каян гына ике хәрби кеше килеп чыкты, поезддан төшкән егетләрне сафка тезеп, ярылгалап беткән шәп-шәрә юлсыз даладан алып китте. Егерме чакрымнан артык араны җәяүләп атладылар. Кешеләр дә. кош-корт та. тереклек ишарәсе дә сизелми Дүрт-биш сәгатьләп баеганнан сон. хәрби начальник: Туктарга! Килеп җиттек, диде. Йа хода, бу ни бу? Килеп җитүен җиттек тә бит. ә кайда казармалар"1 Кайда хәрби корылмалар? Бу нинди жир соң? Ул да түгел, аннан-моннан. жир асты тишекләреннән килеп чыккан төсле, офицерлар, сержантлар пәйда була башлады Алар жир аегына казып ясалган землянкалардан солдат казармаларыннан чыгалар икән ләбаса! Японнар чигенә бик якын булганлыктан, землянкаларны җир осгеннән генә түгел, һавадан да күренмәслек игеп ясаганнар Идәне җир. түшәме жир, киртә өстене тезеп чыккан кәсләрдән гыйбарәт, тәрәзәләре бәләкәй, җир өс генә чыгып тормый, беренче мәртәбә анда кергән кеше караңгыда кала, күзләрем нигә сукырайды дип аптырарга да мөмкин Бер меңнән артык япь-яшь егетне егерме көн чамасы шундый җир казармаларда тотканнан соң роталарга, батареяларга бүлә башладылар Татарстаннан килгән 180 егетне укчы полкның өченче ротасына билгеләделәр. Ул чагында ротада барлыгы 200 кеше була торган иде. димәк, әлеге рога урысча белми торган та тарлардан гына тора булып чыкты Ротаның старшинасы Долбышев. бик усал чырайлы, ябык яңаклы, берәүгә дә туры карамый г орган, аска карап кына команда бирә, өзлексез йөгергә һәм шулай ук өзлексез' бер нәрсәне кабатлый: «Белмисен өйрәтербез, теләмисен мәҗбүр игәрбез!» Кем ничек өйрәнә торгандыр урысчага. Мөслим егетләренең телләре устав укып, хәрби терминнарны ятлап ачылды. На караул! На стрельбище! На полигон! Көн дә саен гына түгел, көненә унар мәртәбә кабатланган ул сүзләрне солдат төнлә уянып сораса да әйтеп бирер Әмма шулар янында әле «Час досуга», «отдых па привале», «прием пищи» дигән күңелгә ятышлы сүзләр дә бар. Аларым ятлап торасы юк. бер ишетү белән күңелгә кереп калалар Рота бердәм тормыш белен яши. Әйтергә теләгәнеңне аңлата алмау, дөрес, ипне кыенланп ыра кыенлаштыруын, ашханәгә барганда сафка тезелеп, җырлап барырга кирәк, татар егетләреннән урысча җыр белүче юк Бу кыен хәлдән чыгу өчен рота командиры әйтте: Кем татарча җыр белә, татарча җырлап барыгыз,—диде. Тимерханнар, марш атлаганга туры китереп. «Алмагачлары»н җырлап җибәрделәр. Су буенда бакалар Баталар да калкалар, Шушы көйне матур итеп Әйтә Мәрьям апалар. Шушы көйне матур итеп Әйтәләр Бишбалталар. И-их. алмагачлары. Сайрый сандугачлары! Рөхсәт бирелүдән файдаланып, малайлар әрсезләнә үк башладылар. Оятрак сүзләр кушылган җырларны да такмаклыйлар, андый чакта җырны бөтен рота күтәреп ала, урыс егетләре гаҗәпләнеп тыңлыйлар: Сандугачлар усакта. Китмиләр бит кусак та. Кочсаң акча түләтәләр. Почет бетте... ботакка! «Ботакка» сүзен, әлбәттә, еш кына аңа рифмадаш сүз белән әйтеп җибәрә егетләр, рота шуны күтәреп ала. Шулай бервакыт ашханәдән «строевой» җыр җырлап кайтканны майор Вәлишин ишеткән. Рота командиры Московскийга ротаны туктатырга куша бу. — Сез, өлкән лейтенант, ротагызның нинди җыр җырлаганын беләсезме? — Юк. иптәш майор. — Алар ямьсез җыр җырлыйлар. Туктатыгыз андый җырларны! Соңыннан татар егетләреннән урыс көйләрен дә бик оста җырлый белүчеләр килеп чыкты. Тимерхан белән бер олауда юлга чыккан Вәрәш- баш егете Яппаров Әсгать урысча җырлау буенча урыс егетләренең үзләрен дә таң калдыра иде. Җиденче бүлек гетләр әкренләп хәрби техниканы үзләштерделәр. Уставта язганнарга төшенделәр. Урысчаны да белебрәк сукалыйлар хәзер. Кичен, йокларга ятар алдыннан рота старшинасына яки взвод командирының ярдәмчесенә рапорт бирергә кирәк. Вәрәшбашның бик тә шаян егете Гәрәев Гарифҗан юрамалый урысча белән татарчаны бергә кушып бутый: - Иптәш-тавариш старшина, красный әрмис Гәрәевның боевой- лары һәм вешевойлары барысы да пурәдектә!—ди. Старшина Долбышев башны кырын салып тыңлап тора. — Я ничего не понял. Повтори снова.—ди. — У красноармейца Гараева боевое и вещевое имущество все в порядке! — дигәч кенә ул тынычлана һәм Гарифҗан Гәрәевкә йокларга ягырга рөхсәт итә. • Вәрәшбашның Гарифҗан аның белән генә тынычланмый, иртәгесен тагын бер шаянлык уйлап чыгара. Кырдан кайтып винтовка чистартканда. ул мылтыгына дары гына тутырып ясаган «холостой» патрон куя, авылдашы Кашапов Хамискә әйтә: Е — Мылтыкмын көпшәсенә кулыкны куеп кара әле. кайнармы0 — ди. Хәмис. беркатлы егет, көпшә башына кулын куя. әлбәттә. Гарифҗан мылтыкның тәбәлдерегенә китереп басмасынмы' Хәмиснең уч төбе кара кан була, ә үзе: «Үлдем, беттем!» — дип кычкырып җибәрә Җүләр син. Хәмис. ди Гарифҗан.— Кем инде кеше әйтә дип мылтык көпшәсенә кулын куя? Техниканы сезгә шул рәвешле генә өйрәтеп була, юкса ул сезнен исегездә калмый, ди Вәрәшбашнын Гарифҗанга мондый «шаяруы» өчен ничә көндер гауптвахтада утырып чыгарга туры килсә дә. ул һаман шаянлыгын ташламады Бар иде заманнар, урысча белмәү гаеп санала иде Хәзер татарча белмәү гаеп. Ротада тоташ татар егетләре буяганга, көннәр гел татарча сөйләшеп уза. Ә урысчаны белмәү Тимерхан өчен үлем белән бер Беркөнне ул. иптәше Әгьләмов Мияссәр белән сүз куешып, күпчелек сосIавы урыслардан торган пулемет ротасына күчерелүләрен сорап батальон штабына барды Күчерделәр аларны. Отделение командиры таулы-алтай егете Ядомыковнын. акцент белән сөйләшсә дә, урысчаны су кебек эчүе таң калдырды Тимерханны Дарҗезапов Бадмажап дигән бурят егетенә исе китте аның Монысы бөтенләй акцентсыз сөйләшә, бик тә белемле, өстәвенә Тимерханнан биш яшькә олырак та иде. Армия тормышы, солдат тормышы әкрен-әкрен егетләрне үз калыбына салды. Килгәндәге беренче көннәрнең сагышы юк инде аларда. кыюлана да Төштеләр, өстәвенә ял көннәрендә башка частьларда хезмәт итә торган райондашлары яки авылдашлары янына барып килергә дә рөхсәг итәләр. Тирә-юньдә халык яши торган пунктлар юк. Бер йөз чакрым узсаң да андый пункт таба алмассың. Чикнең икенче ягында, көнчыгышка таба биш-алты чакрымнар ары солдат казармалары бар Йори торгач, сораша-белешә торгач, бернәрсә ачыкланды Тимерхан Борһановлар хезмәт игә торган полкта атаклы шахматчы Рәшит Нәҗметдине» га бар икән Полк комиссарының ярдәмчесе икән әле үзе Якшәмбе көннәрендә ул бер үзе бер якта, егермешәр офицер икенче якта шахмат уйныйлар Аның белән бер генә уйнаучы да ничьяга бетерә алмый иде уенын Рәшит абый гәүдәгә озын, шинеле кыска булганга ул тагын да озынрак күренә Ач яңаклы, күзләре бик тә нурлы, берәүгә дә ул усал итеп карый белми иде бугай Татарчаны ул коеп куен сөйләшә, шуның белән татар егетләрен үзенә карата белә иде Бераздан аны кайсыдыр шәһәргә хәрби-политик укуга җибәрделәр. Тимерхан да. Вәрәшбашнык башка егетләре дә аны үзләренең полкларында бүтән очратмадылар. Тимерханнар хезмәт итә торган полк японнар белән чиктәш булганлыктан. аларны һәр елны май аеннан башлап җәйге лагерьларга чыгаралар. шулай булгач, табигый, октябрь башларына кадәр җир землянкалар онытылып тора. Җәйге лагерьда эш бик авыр Чик буенда озын-озын окоплар казы- галар Ә монда йомшак җир түгел, тау-таш Ә андый гагйлар кәйлә белән дә. кувалда белән дә бик зур көч куйганда гына ватыла. Ә шундый ташны адәм әй ген, адәм ышанмас көненә өч кубометр чокырга кирәк Бик көчле, нык беләкле таза карг солдатлар арасында да ул норманы үги алучы табылмады. Көннәр буе кувалда зур авыр чүкеч селтәп кайтканнан соң беләкләр сызлый, арка бокрәя, иртән торган чакта әле ял итеп, көч туплап та өлгермәгән буласың, кыйнап ташланган, изрәгән гәүдәне кузгатып, командага басулары үлем белән бер' Зарланырга ярамый сугыш («Ватан таләп итә!») Ют ары Осланнан килгән Мирханов. окоп эченә чалкан яткан килеш, авырлыкка түзә алмыйча, үксеп-үксеп җылый, күрәсең, аның сәламәтлеге Тимерханныкына караганда азрак, көч-куәте кимрәк булгандыр.. Яшь солдатларның күбесе сугышка җибәрүне таләп итә. Җавап бер генә: японнар безгә каршы сугыш әзерли, барлык кеше көнбатыш фронтка китеп бетсә, бу чикләрне кем саклар? Туган җирнең. Ватанның һәр карышы кадерле. Шулай да көнбатышка дивизияләр агыла. Дөресрәге, ул хәл 1943 елны күп булды. 1944 тә инде сирәгәйде. Сугышка җибәрүләрен ачынып-ачыныя гозерләнуче яшь солдатларга офицерлар җавапны кыска готалар: «Без вас обойдутся!» Татарчага әйләндереп карый ул сүзне Тимерхан, аныкы бик сәер килеп чыга: «Башны катырып йөрмәгез әле. анда сездән башка да ерып чыгарлар!» 1944 елның июль-август айларында Тимерханнар хезмәт итә торган хәрби берләшмәне тайгага печән чабарга җибәрделәр. Печән артиллерия атларына, йөк ташучы подразделение азларына әзерләнә. Биредә дә задание адәм ышанмаслык сиңа сазлыгы-нне. түмгәге-мазары белән бер гектар! а якын җир бүлеп бирәләр.'Сип анда үлән әсәре калдырырга тиеш түгел. Чалгы тотып чаба белмәсәң, хет эскәкләп җый Алай да бу кәйлә белән таш вату түгел инде. Саф һава, кошлар тавышы. Авылда Вәрәш- баш болыннарында йөргәнеңне хәтерләтә. Ике ай эчендә хәрби берләшмә үзләренең тирәсендәге аланнарны ялап чыккандай итте. Элек тә кулына чалгы тотмаган кеше түгел иде Тимерхан, әмма ике ай буена тоташтан чалгы селтәү аны шул эшнең остасына әйләндерде. Бик күп печән әзерләнде. Тик аның исәбен ала белүче юк. Исәбен алмый ярамый, чөнки ул мөлкәтне дивизиянең интендант бүлегенә тапшырырга кирәк. Кем печән күләмен үлчи белә дип баш ваталар. Колхозда чакта Тимерхан Борһанов өч ел рәттән Имәнле болынындагы кибәннәрне үлчәп кайткан иде. Аны бу эшкә бәләкәйдән үк остасы Хуҗа абзый өйрәтте. Серне чиште Борһанов. Хәер, сержантлар әзерли торган батальонда да аның язу-сызуга осталыгын, счет сала белүен яраталар иде. Үзе ул стройдагы курсант булса да, аны штабка чакырып, ара-тирә эш кушалар иде. Печән үлчәүдә бу юлы лейтенант Савииовиы өлкән итеп, курсант Борһановны эш башкаручы итеп куйдылар. Солдатлар землянкаларга кайтып киткәч, алар икәүләп печән кибәннәре үлчәп йөрделәр. Дивизия чапкан печән ифрат та күп иде, аны үлчәү үзе генә дә ай ярымга сузылды. Шуның өчен алар өлкән командирларның рәхмәтен алдылар Курсант Борһанов сизә, аңа начальство якты күз белән карый. Сержантларны өйрәтү батальонында, укулар бетәр алдыннан Борһановны штабка чакырдылар Комбат Валуйский кабинетына рөхсәт сорап керде курсанз Борһанов Анда Тимерхан танымаган капитан утыра. — Борһанов менә шушы була, иптәш капитан.—диде комбат.— Янә өстән тә куйды: Безнең иң тәртипле курсантыбыз. Кабинетта бер капитан, бер майор Кыяфәтләр бер дә галәмәт: ул аркылыторкылы каешлар, ул чырайдагы бөркетләр кыюлыгы! Алар каршысында гимнастеркасы һәм сырган чалбары майланып беткән, кыска буйлы, ялваручан карашлы авыл малае басып тора Борһанов ул минутларда үзен никтер гайрәтле егет итеп түгел, йолкыш кына бер малай итеп сизде. Капитан бил каешын сыпырып җибәрде, йолдызлы биек фуражкасын чигереп, чәчләренә кагылып алды, аннары өзеп кенә: Мин саперлар батальонының штаб начальнигы капитан Корови- чев булам. Штабта эшләү өчен безгә эш башкаручы кирәк Сезне менә, курсант Борһанов. иптәш майор бик яхшы яктан телгә алды. Безгә килергә ниятегез юкмы? Copay, әлбәттә, бик йомшак итеп әйтелде. Армиядә: «ниятем юк»,— дип ничек әйтеп торасын? Рядовой Борһанов бер дә икеләнмичә Мин риза, иптәш капитан!—диде. Бер атнадан укулар бетте Рядовой Борһановка сержант дәрәжәсе бирделәр. Комбат белән сөйләшү буенча Тимерхан Борһановны үзе хезмәт итә торган дивизиянен саперлар батальонына җибәрү турында приказ чыгарып, азык һәм әйбер аттестатлары биреп, яңа урынга җибәрделәр. Батальонга килгәч, штабка керде Тимерхан, юк. инде Тимерхан түгел, сержант Борһанов. Анда таныш капитан Коровичев һәм Тимерхан белмәгән бик ыспай киемле старшина Макаров каршы алдылар Старшина Ульян өлкәсеннән икән, ул Борһановны кочаклап ук алды һәм шундук: Якташ икәнсез, бергә-бергә эшләрбез, диде. Старшина Макаров шушы көнгәчә батальонның эш башкаручысы булган, аны хәзер финанс бүлеге башлыгы итеп күчерәләр, сержант Борһанов аның урынына эш башкаручы булып калачак. Николай Дмитриевич, мине сез хәрби документлар белән эш итәргә өйрәтәсезме, әллә, йөзәргә үзең өйрән, дип диңгез уртасына ыргытасызмы? Борчылмагыз, якташ, мин сезне ул эшнең серләренә төшендереп җитмичә тукта’мам Тимерхан үсмер малай чакта колхозный баш хисапчысы Хуҗа абзыйга ничек ышанып караса, ул әйткәннәрне ничек бирелеп башкарса, старшина Макаров әйткәннәрне дә шундый ук тырышлык белән башкара торган булды Штабта ике язу машинкасы бар икән. Тимерхан беренче эше итеп аларда баса белергә өйрәнде. Сержантның тырышлыгы, документларны пөхтә изеп тугыра һәм саклый белүе Николай Дмитриевичка ошады Ул Тимерханнан җиде яшькә олырак иде. шгабта эшләүче тагын биш-алты кеше дә икс Себер татары. бер Ульян мишәре. Шантала ставиасыннан бер мордва егете, тагын берничә урыс барысы да яшь ягыннан Бор- һановган өлкәнрәкләр иде, унтугыз яшь белән егерме биш яшьнең аермасы бик тиз сизелә торган була, ул кешеләр Тимерханга баласытыбрак карамакчылар иде, финанс бүлеге башлыгы старшина Макаров аларның барысын да үз урыннарына утыртты һәм Тимерхан Борһанов әзерләгән документларны майор Коровичевка үрнәк итеп күрсәтте Шулчагында Тимерханның түбәсе күккә тиде, ә штаб егетләренең борыннары әзрәк аскарак салынды Тимерхан алардан уңайсызланды, бик нык оялды Батальон инженерлык хезмәтләре өчен билгеләнгән булганлыктан, офицерларның барысы да зур мәгълүматлы, физика, химия, математика ише фәннәрне, сызымнарны, карга белән эш итүне бик яхшы беләләр, чөнки аларга һәртөрле исәпләр ясарга, урысчадан әйҮкәндә. төгәл расчетлар чыгарырга кирәк бит Алар арасында Казан химия-технология институтын тәмамлаган Яровых (хәрби дәрәҗәсе буенча лейтенант). Мәскәүнен архитектура Академиясен бетергән өлкән лейтенант Шейкман. Краснодардан педгехни- кум бетергән Шахматов. Уфадан Осин. Красноярдан Обрезковлар бар. Югары уку йортларын бик мактаулы бетергән белгечләр генә түгел болар, өстәвенә махсус хәрби бе тем алган офицерлар Алар ничектер Тимерханны якын иттеләр Аеруча старшина Макаров аны комбатка мактат аннан соң. Аннары алар үзләре дә сержант Борһановнын тырыш һәм намуслы икәнен күреп торалар, аларның да кайбер документлары анык кулыннан уза. Батальонда хезмәт иткән Мәскәү офицерлары арасында нишләптер гитара хйный белүчеләре дә. гармунчы-баянчылары да юк Тик алар җиңел арияләрне, романсларны оста башкаралар, чечетка дип аталган биюне тыпырдаган чагында биш- алты бәләкәй чүкеч белән берьюлы ритмлы итеп кадак каккан төсле тоела иде Тимерханга. Мәскәү офицерлары белән бергә килгән Норлат-Октябрь егете Тухфитулов Гайфулла бар. Гәүдәгә — Алып батыр, 120 килограммлы, җитмәсә буйчан да әле. Урысчасын урысларны уздырып сөйләшә. Тик аның иң бөек сыйфаты ул түгел әле. Солдатларга бирелә торган паек бик аз, фәкыйрь— Гайфулла Солдатларга бирелә торган паек ботканы кашык белән каерып алып бер генә кабып җибәрә дә: — Их, егетләр, минем ашыйсы килә бит,— ди... Хикмәтләре күп солдат халкының, берсе «холостой» патрон белән, дары тутырып, иптәшенең кулына ата, икенчесе тамагы туймаудан зарлана, өченчесе... чечетка тукылдата. Тырышып-тырмашып хезмәт итә торгач, Германия белән сугыш та бетеп куйды. Кайберәүләр моңа сөенде, шөкер, исән калдык, диделәр, кайберләре өйләренә күкрәк тулы медаль тагып кайтмаганга кәефсезләнеп йөрделәр. Тимерханга хәбәр килде: Кыям абзыйсы язган, халыкны үкертеп елата торган җырчы егет Хәлил-Әхмәдиша сугыш кырында башын салган, Тимерханның абыйсы, аны иң авыр вакытларда үзенә сыендырган Баһау сугышның беренче елында ук һәлак булды. Вәрәшбашның гүәрдин күк күпме егете яу кырында ятып калды. Тимерхан Борһанов хезмәт иткән хәрби берләшмә егетләренә дә, исән калдык, дип кычкырырга иртәрәк булган әле. Солдатларны тагын җәйге лагерьларга алып киттеләр. Бу юлы тау-таш ватарга да, печән чабарга да түгел. Чик буена китерделәр. Палаткалар корып, инженерлык-саперлык һөнәрен камилләштереп яталар. Солдатларны ашатуны да беренче нормага куйдылар. Ябык кына егетләрнең битләре тулып, чырайларына алсулык йөгерде. Гайфулла- баһадир да хәзер: «Ашыйсы килә, их, егетләр!»—дип сөрән салмый, күз генә тия күрмәсен, ул хәзер мәйдан тоткан батыр-көрәшче кебек сизә үзен... Тимерхан Борһанов аны күргән саен шатлана. «Татар баласының тамагы туйды...»—дип уйлый. Сигезенче бүлек ргунь елгасы. Маньчжурия белән безнең илнең уртасында, елганың икенче ягында япон солдатлары. Алар совет солдатларыннан сакланып йөрми, маска-халатлар да кими, иелеп-бөгелеп тә узмый. Алар ачыктан-ачык йөриләр, чөнки самурайларны, Тимерхан белүенчә, иң батыр, иң куркусыз солдатлар дип саныйлар. Безнең яктагылар аларның нишләгәнен күзәтә, йөрешләрен, кыланмышларын карап тора, аларның сөйләшкән тавышлары бу якка ишетелә. Тимерханнар да алардан курыкмый. шикләнми, тик алар тыйнак, алар үзләрен устав кушканча тоталар 8 август. 1945 ел. Өлкән офицерларны югары штабка чакырып алдылар. Тимерханнар батальоны командиры капитан Косюченко армия штабына вакытлыча инженерлык хезмәте начальнигы итеп билгеләнде. Батальонда аның урынбасары калды. Тимерхан Борһановны батальон штабына эш башкаручы и геп алган капитан Коровичев. тумышы белән Новгородныкы. Армия хезмәтенә кадәрле Ленинградта яшәгән кеше, офицерлар арасында, ихтимал, иң демократы булгандыр. Югары штабтан кайтып керүгә ул Борһановны үз янына чакырып алды: А — Борһаныч. иртәгә сәгать дүрттә японнар чиген узып чыгабыз, штаб хезмәтен әзерлә, мин дивизион инженеры булып китәм. генерал Замахаевнын приказы шундый, диде Иртәгесен нәкъ әйтелгән вакытта, сәгать дүрттә солдатлар Аргунь елгасы буена, тонлә корылган понтон күперләрдән чыгу өчен төзелгәннәр иде инде. Ин әүвәл машиналарга төяп жәяүлеләрне чыгардылар, аннары туплар, танклар, алардан соң гына «катюшалар» узды. Менә шунда Тимерхан Борһановның хәтеренә мәнгегә сеңеп калырлык бер хәл булдр. Нәк шул көннәрдә тәүлекләр буе. өзми-куймый. яңгырлар явып торган иде. Җир бик йомшаган, хәтта сыекланган иде Монда бит Байкал артының чуер ташы түгел, әйбәт уңдырышлы туфрак Маньчжурия кырлары башлана. Күпер төбендә зур гына сазлык-баткаклык хасил булган Тар гына булып сузылган юл уртасына йөк төялгән бер «Студебеккер» кереп батты. Ул исә «катюшалармга юлны бикләп куйды. Машина янына офицерлар, солдатлар жыелды. эттерә-тдртгыра торгач. «Студебеккер» бөтенләй туктап калды Йокне озата барган капитан ары чаба, бире чаба, нишләргә дә белми. Алдагы машинада барган полковник, күкрәгенә Советлар Союзы Герое медале таккан кара гимнастеркалы, галифе чалбарлы кеше җиргә сикереп гөште дә батып яткан машина янына килде, капитанга приказ бирде: Юлны чист артыгыз. Биш минут сезгә. Приказны үтәмәсәгез. үз кулым белән, шушы урында а1ып үтерәм! Менә нинди икән ул сугышчан приказ! Чәчеңне йолкып, нишлим икән дип утырырга вакыт юк икән монда. Җыелды солдат, жыелды офицерлар, машинаны тәки чыгардылар Полковник бу хәлне ахырынача карап горды «Катюшалар»!а юл ачылды Шул мәлне Тимерханның исен-акылын китәрерлек тагын бер хикмәт булды. Полковник төсләре качкан капитан янына килде дә, аның кар- шысыпа басып, кулын кысты Капитан, мин сезнең туган якларыгызга исән-сау кайтуыгызны телим, диде, башка бер генә сүз дә өйтмәстөн. каушап-хушы китеп басып калган капитанны калдырып, машинасына утырды, «катюшалар» колоннасын алып китте Батальонда кирәк-яракларны ташу өчен ун ат бар. Тимерхан, аның белән батальон штабындагы башка офицерлар, «катюшалар» артыннан күперне чыккач. Хайлар шәһәре юнәлешенә юл тоттылар. Уибиш-егерме чакрым юл узгач, алар каршысына йөк машинасы белән капитан Коро- вичев килеп туктады. Штабның сейфларын, батальонның байрагын, берничә Ш1абис!пы. шул исәптән сержант Борһановны да алып, сугыш кырына китерде. Совет гаскәрләре чикне чыкканда, анда бер генә дә япон солдаты калмаган, алар эшне аллан ук сизеп, качып киткәннәр иде Ат абзарлары- • нда атлар кешни, утарларда сыерлар мөгри, әмма жан иясе күренми Бераз баргач, яралы солдатларны төяп кайтып килүче санитар машиналары очрады Яралыларның бантлары, аяк-куллары калын игеп марляга уралган Хайлар шәһәренә жнгәрәк, анда жир җимертеп шартлаган тавышлар ишетелде, яргы күкне иптән ялкыннар, төтен баганалары күтәрелде. Безнең туплар японнарның корал складларын шартлаткан икән, моны батальон Хайлар кырыена килеп җиткәч кенә белә алды. Алый сызыкка килеп җитен, бер иңкүлектә саперларны машинадан төшерделәр Сержаш Борһанов батальонның байраг ын бик әйбәтләп, кечерәйтеп, ак кәгазьгә пөхтәләп төреп, сейф төбенә иң ышанычлы урынга салып куйды Рота килеп җитүгә, сугыштан хәвефле хәбәрләр кайта башлады. Рота командиры лейтенант Шахматов һәлак булган. Өлкән лейтенант. Архитектура Академиясен тәмамлаган кеше Шейнкман. солдатларны атакага күтәргәндә, японнар пулясыннан егыла. Норлат-Октябрь егете Гарифуллин Салих. Кемеровадан Сафин, тагын берничә урыс егете сугышның беренче сәгатьләрендә корбан булалар. Батальон килеп төшкән урыннан бер-ике чакрымдагы ^алкулыкта каен урманы бар иде. Төннең төн буена аны «катюшалар» дөмбәсләде. Иртән карасалар, калкулыктагы каеннардан кара күмер генә торып калган. Бу урып японнарның ундүрт ел буена кытайлардан төзеткән ныгытмалары булган. Авиация, туплар, танклар ул хәрби ныгытмалар- . ны. япон гаскәрләрен ут астында тоталар. Сугыш хакындагы әдәбиятта Маньчжуриядә төзелгән «Хайларский укрепрайон» дигән сүз бар. Бу район, японнар Маньчжурияне басып алгач. 1931 елдан башлап 1945 елга тикле төзелә. Әлеге хәрби ныгытмаларның җир өстендәге өлеше алдавычлар гына. Урман, куаклыклар, вак-төяк каралтылар. Аның иң зәһәре - - җир астында икән әле. Тимер- бетон казармалар, кабинетлар, ату полигоннары, электр станцалары, икмәк пешерү заводлары, азык-төлек келәтләре... Гомумән алганда, бөтен бер хәрби кала. Җир өстендәге ДОТлары, ДЗОТлары шундый да куәтле бетоннан эшләнгән ки. авыр туплар җибәргән снарядлар да аларга килеп бәрелгәч, стенага бәрелгән борчак кебек кенә чәчрәп китәләр иде. Япон солдатлары бетоннан корылган җир асты ныгытмаларына кереп яшеренделәр. Аларны аннан куып чыгару өчен инженер-саперларга әллә ниткән тактик ысуллар кулланырга кирәк булды. Саперлар, төркемнәргә бүленеп, танк экипажларына беркетелделәр. Алдан танклар, алар артыннан танк утына ышыкланган саперлар бара. ДОТларның. ДЗОТ- ларның бетоннан койган тәрәзәләре турысына барып җиткәч, саперлар тәрәзә төбенә шартлаткыч толларны куялар, берничә минуттан тәрәзә турысында тәрәзә ишарәсе — зур кара тишек кенә торып кала. Шул алым белән җир асты каласына керү юллары, ишекләр, капкалар, бункерлар шартлатылды. Японнарның сугышсыз биреләселәре килми. Алар үлемгә баручылар. Моның мәгънәсе шулдыр — армия хезмәтендә самурай бөтен өстенлекләрдән файдалана, шул сәбәпле ул сугыш вакытында теләсә нинди үлемгә барырга әзер. Үлемгә баручылар беренче көннәрдә совет танклары астына ташланып, шартлаткычлар белән бергә һәлак булдылар, танкларның да байтагын эштән чыгардылар. Японнарда әсирлеккә төшү тыелган. Япон -солдатының гимнастерка якасына агу тегелгән. Үлем куркынычы яки әсир төшү куркынычы янау белән ул якасын чишеп җибәрә дә агуны тешләп үлеп тә китә. Япон солдаты кыска буйлы, әмма йомрандай җитез, чыдам, һәркайсында махсус пычак. Кул сугышында аларны җиңүче бар микән? Япон солдаты дошманының иң нечкә җирен кисеп алырга өйрәтелгән. Бу сугышта Тимерхан телләре киселгән солдатларыбызны күреп тетрәнде. Ә иң фаҗигалесе—Тимерхан да. башка саперлар да. гомумән бөтен батальон яратып өлгергән Алып-батыр. Гайфулла-баһадир белән булды. Отделение командиры өлкән сержант Тухфитулов Гайфулла. 120 килограмм авырлыгындагы кеше, сугыш кырында берүзе җиде япон солдаты белән сугыша. Японнар аны тере килеш алырга ниятләнәләр. Гайфулла көчле. Гайфулла —озын буйлы, таза. Ул япон самурайларының кайсысын мылтык түтәсе белән мәтәлдерә, кайсысына штык белән кадый, берничәсен бер-бер артлы җиргә дөмектерә. Шунда самурайларның берсе, пычак тотып, Гайфулланың җенси әгъзасына һөҗүм итә. Гайфулла хәлсезләнеп ава. Батальон солдатлары Гайфуллага ярдәмгә килгәндә соң була инде. Батырлыгы өчен Гайфулла Тухфитулов «Дан» ордены белән (үлеменнән соң) бүләкләнә. Фронт гәзитләреннән шул заманда Тимерхан Борһанов аның турында басылган очерклар укыды. Әле озак вакытлар ул Гайфулланың фаҗигале үлемен, японнарның мәкерлелеген оныта алмыйча, кара кайгыга калып йөрде. Үз-үзләрен аямаган сугышчылар Тимерханнар батальонында да күп булды Ул батальонда сугышларда катнашкан солдатларның туксан ’ пропаны орденмедальләр белән бүләкләнде. Алар белән берәүнең дә исен ки I әрен булмый, сугышта һәлак булганнар бик кызганыч иде Вәрәшбаш кешесе Исрафилов Җәүдәт хезмәт иткән ротадан, бер сугыштан чыкканда нибарысы унөч кеше калган иде Беркөнне шулай көндезен ике кеше, разведканың әйтүенә караганда. KI.IIаңлар, велосипедка атланып. Тимерханнар батальоны урнашкан урыннан узып китгеләр. Нигә кытайлар, ник японнар түгел? Мәсьәлә бер көннән соң ачыкланды. Кытайларны японнар сатып алып, разведкага файдаланалар икән. Кичен, караңгы төшкәч тә. батальон штабына һәм хуҗалык взводына японнар һожүм итте. Вак-төяк һөжүм генә түгел, нык әзерләнгән һөҗүм Моңа батальон әзер иде. Капитан Логинов җитәкчелегендә унөч кеше батырларча сугыштылар. Штаб документлары, җаннан кадерле булган байрак саклап алып калынлы Дошманның тигезсез көчләрен җимереп, качып киi әргә мәҗбүр иткән өчен сугышчылар медальләр белән бүләкләнде. Тимерхан Борһанов хезмәт иткән дивизия, японнарны җиңүдә катнашканы. сугышчыларының батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнеп. Краснознаменный дигән исем алды. Менә хәзер сугыш юлларын искә гөшереп, сугышчан иптәшләренең хатларын укып утырганда, әллә кайчаш ы истәлекләре яңара Тимерханның, ул гүя яшьлегендә кунак га булып кайта. Хайлар шәһәрендәге хәлләрне күреп, аның тирәсендәге сугыш операцияләрендә тагын берничә көн чатнашканнан соң. хәрби берләшмә Зур Хинган сыртын үтеп. Чжалантунь дигән шәһәрдә квартирларга урнашты. Анда бер айга якын торганнан соң. Байкал артына, «кышкы квартирларга» кайтырга фәрман булды. Капитан Коровичев, Тимерханны үзенә эшкә алган офицер, йөк машинасы кигертеп, штаб сейфларын, төрле документларны төяттерде Тимерхан анык да бүләк алганын ишеткән иде Ул кыюлыгын җыеп Иптәш капитан. Ватан сугышы ордены алуыгыз белән котлыйм! диде. Рәхмәт, сержант, мина моны сугышчан иптәшемнән, коралдашымнан ишетү рәхәт, диде, аннары бик җитди игеп: Бу машинада солдатлар, тагын бер хатын-кыз да бар Аның ире полк командирының урынбасары булган, ул хагын иренең каберен күрергә килгән, аның белән, үзегезне иплерәк готыгыз, яме. диде. «Иплерәк тотуның» нәрсә икәнен Тимерхан баш га аңлап бетермәгән иде. гуганнар кабере янына туктагач, аңлады Бу хатын иренең каберен габу белән кабер өстенә ауды, аны тырныйтырный. акырын еларга тотынды. Үтә дә кызганыч, түзеп булмас дәрәҗәдә кызганыч иде бу хәл Солдатлар үзләренә урын таба алмас дәрәҗәгә ҖИ1СП. кыбырдаша башладылар Тыныгыз чыкмасын, диде капитан Коровичев. Шулчакны машинаның кабинасыннан полковниклар киемендәге бер хәрби төште Ул хатынның ире шушы полковникның урынбасары булган. Иптәш полковник тынычландырса тынычландыра инде аны. диде капитан Коровичев Полковник кабер кырыена килде, йомшак, тынычландыру тавышы белән әйтте: Ярый, берни дә эшләр хәл юк. Сугыш кешеләрне кызганмый i ул.—диде. _ „ , Әмма ирен югалткан хатын һаман да каберне тырный, паман үксепүксеп елый иде әле. күрәсең, полковникның сүзләре аның аң, барып җитми иде. Шунда карт полковник тураеп басты да ачы тавыш белән: — Встать! дип кычкырып җибәрде. Әлеге хатын кабер өстеннән ничек торганын да сизми калды, гафу итегез, мин сезне борчыдым, дип машинага менеп утырды. Капитан солдатларга полковникның ник кычкырганын аңла* бирде: Әгәр полковник кычкырмаган булса, торырга боерык бирм, без вакытында китеп өлгермәсәк. аллам сакласын, ул хатынның да х бик мөшкел иде, йөрәк белән шаярырга ярамый.—диде. Тугызынчы бүлек угыш көнбатышта да, көнчыгышта да безнең гаскәрләр җиңүе белән бетте. Солдатларны армиядән кайтару башлан Кешеләр авылларын, йортларын, гаиләләрен сагынганнар, җиде яшь ярымда армиягә киткән үсмер егет чын егеткә әйләнде хә Аның да Вәрәшбашка кайтасы бик килә. Тик сугыш вакытында ике ярым хәрби хезмәттә булып та. япон самурайлары белән сугышла катнашып та тиз генә өйгә китә алмаячагын белми иде әле ул. Аңа тагын бик-бик озак, нәкъ биш ел армия хезмәтен узарга ки иде әле. Ул чакларда андый эшләрне киңәшеп эшләмиләр иде. Ник безне өйләребезгә җибәрмисез? дигәнгә җавап әзер: «Ва таләп итә!» Менә шуннан үзең нәтиҗә яса. Авыр заман. Ирекле сүзләр күңелгә килсә дә авыздан чыкк торган заман. Нишләргә? Тимерхан абзыйны яшьлек хатирәләре бик еракларга алып I теләр. Сугышчан иптәшләренең хатларын алып укыйсы килде аның. «Исәнме, кадерле Тимерхан Борһанович! Кадерле иптәшем һәм сугышчан дустымнан шатлыклы хәбәр ки. Мин синең хактагы истәлекләремне 30 ел буена йөрәгемдә йөртп Очраклы рәвештә миңа синең якташың Ибатуллин мөрәҗәгать ип Мин аңардан синең хакта —армиядәге дустым хакында белешүен үп дем. Ниһаять, менә синнән хат килде. Хатыңнан күреп торам, а тормышың дөрес юлдан киткән. Мин әле теге заманнарда, сугыш еллар, да ук Тимерханның акыллы икәнен, шул заман өчен белемле дә кеше икг аңлаган идем. Армия хезмәтендә җиде ел буена бергә булу Бай артының кырыс шартларына түзү, сугыш һәм Зур Хинганны кичү at лыклары — болар барысы безнең дуслыкның авыр сынауларын узган хәл Шхшыларның чынлыгына шаһит итеп фотомны җибәрәм. синнә! фото көтеп калам. Калганын икенче хатымда тәфсилләп язармын. Ихтирам белән Н. Дубинин.» Хатка «1981 елның 23 марты» дип кул куелган һәм бу хат Кемер шәһәреннән килгән. Старшина Николай Петрович Дубининны күз алдына китереп, a фотодагы өлкән чыраена карап озак утырды Тимерхан, сугышта fiej чакларын, ә үзе армия хезмәтеннән азат ителгәч. Коля Дубининның 1950 елның 21 мартында тимер юл станцасына кадәр озатып куг исенә төшерде. С ... Ши.тка елгасы аркылы күпер юк. Паром дигәне боз китеп беткәч кенә кузгала. Әле боз исән, гик аның инде кайбер урыннарына су чыккан Поездга утыру өчен аргы якка чыкмыйча булмый. Коля Дубининга ярның бу ягында гына саубуллашып калса да булыр иде кана, әмма солдат дуслыгы шундый да бер дуслык ул. бары бергә, югы уртак дигәндәй, булгач-булгач ахырга кадәр булсын инде дип. теге як ярга ук чыгарып куярга булды старшина дусты Су чыкмаган урыннарны сайлап, чемоданнарны яткырып куеп, боз өстеннән түш белән шуышырга булдылар. Бераз шуыштылар хәвеф- хәтәр юк Елганың яртысын узгач, боз шытырдый башлады Кирегә китәрләр иде. алар узган төштәге бозларның исән-сау калган булуларына өмет юк. алга шуышырга кирәк, әнә алда, бер урында инде су да килеп чыкты боз остенә. Нишләргә? Ярга, бары тик ярга, суга төшкән сурәттә дә йөзәр урын күп түгел Йа ходаем, үзең сакла! Соңгы минутларны шуышканда арттагы бозлар ишелеп, суга ук төшә башладылар. Бетүләре микәнни? Җиде ел буена чиккән газаплардан соң. сугыш утларыннан исән калганнан соң салкын боз астында һәлак булырлармы’ Бәхетләре бар икән, ярга сикергән чакта, соңгы метрдагы боз убылды да су бөтен елга өстенә ургыла башлады. Яр буенда төсләре качкан, аяк буыннары дерелдәгән старшина белән сержант, кочаклашып, тын кЛлып тордылар Язмыш аларны бу бәладән дә коткарды Фронтташ дуслар бер-берсен таба «Без барыбыз да полковник Дубининны яхшы беләбез. Кем генә килми анар ярдәм сорап! Николай Петровичның вазифасы шундый, ул һәркемтә кирәк. Анын кабинетының ишекләре бер дә ябылып юрмый. Иң мөһиме шул: теләсә нинди очракта да ул ярдәмчел, тыныч-сабыр, акыл белән эш йөртүчән. Полковник Дубининны без шундый итен курерт ә гадәтләнгән. Менә безгә саргая төшкән солдат фотосыннан япь-яшь һәм чандыр бер үсмер карап тора. Кү з карашы балаларча саф. т а* жәпләнүле, әмма иреннәре кысылтан. монысы инде балаларча түгел. Тәвәккәллек бар. кыюлык бар кысылган иреннәрдә. Әлеге Дубинин 4.3-нең ноябрендә унжидесе тулар-тулмас солдат булды. Ватанны саклады. 45-нен автустында Байкал аргы фронтының 36 армиясе төп юнәлешкә чыкты. Япон милитаристлары белән сутыш озакка бармады, әмма ул тиз һәм аяусыз булды. Беренче көненнән башлап сонты көненә кадәрле Коля Дубинин авыр һәм куркыныч саперлык язмышы — сутышнын ару-талуны белмәс хезмәтчесе язмышы зләкте. Беренче хәрби бурыч — каты ат ымлы Аргунь елт асы аркылы понтон күпер салу. Бу күпер безнен т аскәрләрт ә елт аны кичен. Маньчжуриянең башкаласына, японнар хайим.тек иткән Хайларга төп көчләрне ыргыту өчен кирәк и те. 124 иче аерым сапер батальонының икенче талпынышы, икенче һөжүме Хай.тар каласының үзенә. Язылмаган законнар буенча беренче булып минерлар бара. Алар таскәрләртә юл ярып баралар, с.па- ннешләрдән сугышчыларны чыгаралар, дошманның мина яшерт.ж кырларын чистарталар. Маньчжуриянең башкаласында өч атната сузылган дәһшәтле сугышлар— туплардан, танклардан, сугыш алласы «катюшалардан» тетрәнгән жнр. актарылып ташлаш ан тимер-бетон казармалар, жнр асты каласы. Ялкын сулап торган күк йөзе, төтеннәргә уралган офыклар, тоташтан миналашац кырлар, ут көлтәләре чәчкән мина шартлаулары, сугышчан ип i эшләреңнең кыелган җаннары. Кыска вакытлы, дәһшәтле, үлемнең үзе төсле үк аяусыз бу сугыш күпме яшь гомерне һәлак нтте. Ал арның саперлар батальоны Зур Хннган сырты аша узып, Чжаланьтунь шәһәренә чыкканда, алар ротасыннан бик аз гына кеше исәп калган, ә исәннәр арасында Николай Дубинин беләя Тимерхан Борһанов та бар иде. Биредә аларны Җиңү көтә иде. Чыннан да бу «күзләргә яшь тутырган шатлык» иде. Югалтулар ачысы белән бергә җиңүнең шатлыгын татып яшәделәр ул чакта фронтовик дуслар. Бик озакка—җиде елдан артыкка сузылса да, хезмәт чоры узды. Егетләр өйләренә таралды, югалдылар. Әмма аларның солдат еллары, дуслыклары йөрәкләреңдә яшәде, югалмады. — Мин озак вакытлар, еллар буе Тимерханны эзләп табу уе белән яшәдем,— ди Николай Петрович Дубинин.— Ниһаять, таптым. Ул миңа хат язган: «Исәнме, кадерле дускай! Адресымны җибәрәм, кунакка чакырам!» Хат астына кулын кушан: Татарстанның социаль тәэминат министры урынбасары Тимерхан Борһанов. Йөрәкләр йөрәкләргә хәбәр итә — фроиювик дуслар бер-берсен таба. Шулай итеп, Байкал арты фронтының 36 армиясе 124 нче аерым сапер батальоны солдатлары, хәзергесе көндә берсе милиция полковнигы. икенчесе министр урынбасары бер-берсен таптылар». Бу зур булмаган хәбәр Кемерово гәзитендә басылып чыккан. Гәзит- нең исеме дә. елы-көне дә билгеле түгел. Милиция полковнигы бик дулкынланган булса кирәк, даталарын, исемнәрен куярга оныткан. Саперлар батальонының эш башкаручысы сержант Борһанов җибәргән булса, ул зөгәллекләр, һичшиксез, булыр иде. Төгәллеге, пөхтәлеге, аек акылы аны зур юлга алып чыкты бит. Алтмыш биш яшьлек Тимерхан абзый шулай да кара исәп белән чутлап чыгарды, гәзигул әле министр урынбасары чакта чыккан булгач, сиксәненче еллардыр инде. Ник дигәндә, аның пенсиягә чыкканына да хәзер ничә еллар узып китте.., Унынчы бүлек имерхан абзый иртәләрен радиодан концерт тыңларга ярата. Телевизордан җырчыларны күрсәтә башласалар, ул янә дә телевизор төбендә. Су буенда учак яна. Хатирәләр төсле якты. Туган авылым, сиңа кайтсам. Табармын күк балачакны. . дип өзгәләнә бер яшь йөрәк Дөрес өзгәләнә, сабырсыз җан. Балачакның. яшь чакларның истәлеге йөрәкләргә уелып калган инде ул... Сержант Тимерхан Борһанов. армия хезмәтеннән кайтканда, нәкъ бер аен юлда уздырды. 21 апрельдә өйдә, туган авылы Вәрәшбашта иде инде ул Ә тагын сигез ай да ун көннән 1951 елның гыйнуарында никахларны теркәү бүлмәсендә Миңлеасия исемле кыз белән икәүләп каушап вә дулкынланып тора иде. Аларны котладылар, моңарчы ишетмәгән матур сүзләргә төреп, озын, бәхетле, з игез гомер теләделәр Колак ишетә ул сүзләрне, күңел тоймый, сизми, бары тик аларның игелекле сүзләр икәнен генә аңлый. Күңел илаһи бер ашкынулар, моңнар белән тулган... Т Никах геркәү кәгазенә беренче итеп Асияның исем-фами.тиясен яз- дылЗр. Исемен тутырып, барлык шартын китереп «Миңлеасия» дип куйдылар, фамилиясе Борһанова түгел. Җәмилова булды Минлеасия- нык әтисе Җәмил исемле. Җәмил Иске Вәрәш авылының атаклы кешесе ул Җәмил Даны тирә-як авылларга таралган. Баһадир кеше. Баһадир дигәч тә буйга озын түгел, гәүдәгә дә чандыр гына Әммадәһи тимер кебек нык. имән кебек чыдам, ат кебек түзем. Тәүлекләр буена эшләр, эһ тә итмәс Ару- талуны белмәс бу адәм унтугызынчы гасырнын җитмеш тугызынчы сәнәсендә дөньяга килгән Урыс-япон сугышында катнашкан Аннан кайткач, Вәрәшбаштан, ягъни Тимерханнар авылыннан Мөнәздәһә исемле кызга , өйләнеп, үз көнен үзе күрмәкче булган Вәрәш авылы ул заманда елга ярына сыенып, бик озын урам булып сузылган Бер генә, нибары бер генә урам! Икенче урамны, шундый ук озын урамны Җәмил солдат барлыкка китерә. Инешнең икенче ярына чыгып, казык кага ул. Менә шушында Җәмил солдатның нигезе булачак. Тукта, туганкаем, аллаһы боерса, дип әйтмәдең бит әле' Иртән торса, казыклар очкан. Бу ни хикмәт бу? Кемгә ойгамый Җәмил солдатның үз нңгезен корырга теләве? Ошамый, авызын корт чаккыры! Ошамый' Солдатның кан кызу урысчалатып бер сүгенеп ала да казыкларны тагын кагып чыга. Ни хикмәттер тагын алып китәләр. Өченчесендә инде Җәмил солдат алдатмый төнгелеккә шунда кала Яр читенә поса да килүчеләрне сагалый. Ай болыт аегына кергәч, күренә бер шЬүлә. Җәмил солдат «по-пластунски» шуышын килә дә казык суырып ятучының колак гәбенә берне тондыра «А-а-а!» дип кычкырган тавыш кына ишетеп кала Җәмил солдат казык суыручыны ай күрә, кояш ала! Иншалла, шуннан соң казыкны суыручы юк Йортны ул 28 яшендә салган Мөнәздәһәсе белән 68 ел гомер иткән. Менә бу гомер дисәң дә гомер! Җәмил солдат сугышКа тикле катлаулы сугу машинасына көлгә тыгып тора. Таза беләкле дүрт-биш килен көлтә биреп өлгергә алмый ана Җитмеш биш яшендә әле ул Вәрәшнен янгын сүндерүчеләр командасында беренче кеше иде Шулай бервакыт Мөслимгә йомыш белән килгән чакга үзләренең авылы Вәрәштән куе гөтсн күтәрелгәнне күр.». Ык буена ташлана. Ыкны йөген чыга. Мөслим янгынчы тарының тачанкасы аргына баса. Авылда «Пожарный» турысыннан узганда, гачанкадан сикерә, тәртәләрен күтәртеп куйган арбага аг тарны җигеп, инештән су ташырга керешә Янгын бик гиз сүндерелә. Җәмил солдатның бу батырлыгы легенда булып гарала ... Тимерхан абзый исенә төшерде: Җәмил карт туксанны узгач га аяк өстендә иде әле. Тик үләсе көнне генә ул. олы кызым чакырып, үлем сәгаге сукканны әйтә. Ләгән белән комган сорап ала. тешләрен чистарта, авы зын чайкый, бәхилләшә дә дөнья куя. Җәмил солдат хатынга ла кемне сайларга икәнен белгән Мө- нәздәһә алты бала анасы, өч малай, өч кыз укымышлы, дин сабагын яхшы белә. Зиһен ягы гүрәрәк. Җәмиле белән алар бик озак, бик тагу яшиләр Җәмил 96 яшенлә. Мөнәздәһә 100 яшендә якты дөньядан китәләр Менә шушындый легендар кешеләрнең төпчек кьны Минлеасияга өйләнде Тимерхан Шул заманда ук. 1451 с гны. Җәми i карт белән Мөнәздәһә әбинең кемнәр икәнен белеп өй гәнде Әйе. бс ген' Хәзер генә ул бер көнне танышалар, икенче көнне ЗАГС ка йөгерәләр. Тимерханнар башлы-күзле булган заманнарда егет-җилән дә. кыз-кыркын ла. күзе- башы акаеп, гелөсә кемне гомер юлдашы итми иде С аи глп кына, уйлан-тикшереп кенә чәчне чәчкә бәйлиләр иде Үзе гармунчы, үзе биюче, үзе тел бистәсе, үзе инде сугыш утларында да булырга өлгергән Тимерханга яр булырга теләүче аз түгел иде ул заманда Өстәвенә егерме бишенче елгылар кырылып беткән заманда! Алданмады ут-суларны кичкән егет. Буш кармакка капмады. Сайлый белде кызны... Хәер, сайлый белде дип... Ул да башкалардан уздыра торган эшләр эшләмәде, хәйлә-мазар кормады. 1950 елның апрель азакларында, сыерчыклар килгәч, елгалар ташып, ярларына кайтып төшкән чакта, Армия хезмәтеннән туган авылы Вәрәш- башка кайтты Киткәндә унсигезе дә тулмаган яшел авыз иде. кайтканда егерме бишне тутырган, сугыш ялкыннарын кичергән гайрәтле егет булып кайтты. Сугыштан соң да әле аны биш ел тоттылар, моның сәбәбе ул чакта Тимерханга бигүк ачык түгел иде, хәзер инде ап-ачык: нинди гүәрдин ирләр кырылды фронтта, булачак офицерлар вакытсыз китеп бардылар, Тимерханнарга алмашка килүчеләрнең тап-таза егетләр булып үсеп җитүен көтәргә кирәк булган икән. Хезмәтен башкаруга гына риза түгел иде Тимерхан, алгы көннәрен дә кайгыртып яшәде ул солдат хезмәтендә: ятимлектә чагында укый алмый калган елларын да кайтарып алырга кирәк иде. Укыды, төннәр буе укыды: 8—9— 10 класслар өчен имтихан тапшыра алды Авылга кайтканда инде аның урта белеме, солдат тәҗрибәсе. сержант дәрәҗәсе бар, тормышны белүе, кемнең кем икәнен танып белсрлеге бар иде. Кайтты. Үз кадерен үзе белән торган дәрәҗәле егет булып кайтты. Кайтса күрә, сугышка китеп барганнарның күбесе яу кырында ятып калган. Әхмәдиша да юк, Баһау абыйсы да юк. Тимерхан белән бергә кузгалган унҗиде кешенең нибарысы бишесе әйләнеп кайткан, уникесе үлеп калган. Хикмәти хода, әтисе Борһан Бөгелмәгә кадәр илткән егетләрнең дүртесе дә исәннәр. Менә шунда күңелен телгәләп, бәгырен өзеп, җанында үкенү туды. Вәрәшбашның данлы җырчысы Әхмәдишаны ник аның әтисе илтмәде икән. Хәер, ул Тимерханнардан олырак, гармун уйнарга дәшкән чакта да ул аны олы итеп күрсәтер өчен генә яшьти дип дәшә иде бит... Авыл бетешкән, ачлык-ялангачлык. Шулай да халыкның алгы көнгә булган ышанычы да, өмете дә сүнмәгән иде әле. 9 май көнне кичен клубка барды. Солдат киемнәрен бик пөхтәләп, ак якалар тегеп, «энәдән-җептән генә чыгып» барды. Клуб тулган үсмерләр тартынып кына фронтовик янына, сугыштан соңарып кайткан Тимерхан абыйлары янына килделәр. Нигә тартынуларын баштарак аңламаган иде. соңрак аңлады, болар бар да ул югында үсеп җиткән яшьләр икән. Колхозның 21 телле тальян гармуны, сугышка киткәнче Тимерхан уйнаган көмеш телле гармун ник күренми? Ә-ә-ә алай икән. аны. колхоз сипаратын төзәткән өчен акча булмагач, Синәкәевкә биреп җибәргәннәр. Йөрәгенең әллә ничә тамыры берьюлы өзелгәндәй булды Тимерханның. Дөньяларны яңгыраткан көмеш телле гармун юк. Беркайчан да булмаячак! Аны Синәкәевкә биргәннәр. И заманалар, и гомерләр. Тимерханның \смер чагын чит-ят кешегә биреп җибәргәннәр Гармун юк. җыр юк Моңсулык бар. яшьлек юк Клуб эргәсендә генә яшәгән Нуриәхмәтнең тальянкасы бар икән. Элдертеп кенә аны китерделәр. — Уйна әле, Тимерхан абый, диде Нуриәхмәт Яшүсмерләр чолгап алды сержантны, уйнавын үтенделәр, ялвардылар. Тимерхан бераз гына ялындырып, дәрәҗәсен саклап, тын \ гырды да. башны гармун өстенә салып. «Минзәләмне сыздырып җибәрде. Аннары «Шахтамны китереп кушты. Кичен клубка чыккан саен калмый торган авыл көйләрен ялгап алып китте. Җанда моңсу, күңелдә әллә кайчангы истәлекләр, ятимлекләр баш күтәрә, сагышлардан җан җылын иде. Яшьләр дә гынып калган, берсе лә дәшми, берсе-бер җырламый иде. Керфек төпләрен дымландырып, кызышып килгән күз яшьләрен күрсәтмәс өчен. Тимерхан, башын күтәрмичә генә, бию көен сыздырып җибәрде Яшьләргә кинәт җан керде, алар, кыстатып-нитеп тормастан. сугыштан соңгы ярым караңгы клубны ашкыну белән тутырып, рәхәтләнеп биергә керештеләр Алар арасында Минлеасия исемле кыз да бар икән Яшьләр аңа үзләре Асия дип кенә дәшәләр. Шул Асия-Миңлеасия барлык уеннарны оештыручы, үзе иң алдан уртага чыгып биюче, җиңеллеге, сүзгә тапкырлыгы, күңел көрлеге белән авыл яшьләрен кузгатучы булып чыкты. Вәрәшбашта ул шәфкать туташы булып эшли, шул ук вакытта колхоз комсомолларының башлыт ы да икән әле. КичәдЪн соң Тимерхан, аның янына килеп, бик кызык игеп әйтте. Миңле Асия туташ, полк командирыннан өлкән сержант Бо- рһановка сезне өегезгә кадәр озатып куярга фәрман килде. Рөхсәт итәсезме? Миңлеасияның күзләре зураеп китте: Юк-, ипгәш өлкән сержант, мин сезгә үземне озатырга рөхсәт игмим. диде ул Тимерхан коелды да төште. Кая китте аның фронтовиклыгы, сержантлык гайрәте?! Нишлибез соң алайса? диде ул юаш тавыш белән Миңлеасияның тавышы һаман да көр, ул тавышны бөердән чыгарып сөйләшә иде Ә сез. ипгәш өлкән сержант, полковник фәрманын үтәп, мине рөхсәтсез генә озатыгыз! Аларның сөйләшүенә колак салып торган яшьләр, комсомол башлыгының кыюлыгын хуплап, кул чаба-чаба көлделәр Хурлыкка кала язган сержант, урамга чыккач, үзен кыюрак тотты. «Ничава» егег икәнен күрсәтәсе килеп, үзе озата барган кыз белән өстәнрәк торып сөйләште. Күп укыганлыгын, командир булганлыгын сиздсрерг ә тырыпгт ы. Авыл җирендә кемнең кем икәнлеген бер чакрымнан күреп торалар. Шәфкать туташы Миңлеасия үзе янында борчакны бик тредән ярып барган фронтовикның нинди кеше малае икәнен ул кайтканчы ук белеп алган иде инде. Ьелмәскәни! Вәрәшбаш белән Иске Вәрәшнең арасы дүрг чакрым, өегәвенә Миңлеасияның әтисе Җәмил карт кайчан карама сүзне Борһан картны мактаудан башлый. Янәсе, ул бик итагатьле, янәсе, аның фронт тагы малае Тимерхан сугышка кадәрле колхозда баш хисапчы булып эшләде Булдыклы да. ушлы да малай Болай булгач. Миңлеасиябыз Тимерхан дигән өлкән сержантны ерак яклардан тыны белән гартын кайтармадымы икән әле’ Нәрсәгә кирәк аңа синең әдәби китапларның геройлары турындагы сүзен’ Бу хәтлсссн Тимерхан абзый хәзерге ал мыш биш яшьлек акылы белән аңлый, ул чакта, бәлкем, аңлап га бетермәгәндер әле Без. Тимерхан, алай күкләргә менеп сөйләшмик. Син миңа туп- туры әйт: иртәгә дә клубка чыгасыңмы? диде Асия Бу ю гы төртмәле игеп түгел, күкрәк түреннән чыккан ниндидер назлы тавыш белән әйтте. Ә нигә? диде Тимерхан аны сынап карар өчен Нигә’’ Нигә? димә син, чыгасы булсаң, өзеп кенә әйт' Өзеп кенә әйтем: син чыгасы булсаң, чыгам - Менә монысы егетләрчә! дип Асия шаулатып көлеп җибәрде. Тимерхан аның көлү рәвешеннән рәхәт минутлар кичергән чак га сизми дә калды, Миңлеасия туташ инде капкадан кереп гә югалган иде Кичләрен алар көн саен клубка чыга торган булдылар Тимерхан аны көн саен озатып куя торган булды Алар инде хәзер китап геройларын сөйләшмиләр. Тимерхан да үзенең «ничава» егет икәнен күрсәтергә тырышмый, алар бик тали сүзләр сөйләшәләр, капка төбендә бер-берсенә сыенып торалар, бер-берсенен тыннарын, сулышларын тоялар, башлары жиңелчә генә әйләнә, күңелләрендә, рәхәт-рәхәт булып, сафлык, якынлык, ниндидер илһамлы яңа бер тойгы уянуын, шул тойгының бер дә бетмәвен, мәңгелек булуын телиләр. _ Бер айлар чамасы озатып йөргәннән соң. июнь башларында Тимерхан кызны капка төбенә кадәрле озатып куйгач. Асияга якын ук килеп, кызыкайны биленнән кочаклап алды, бу халәттән чиксез дулкынланган кызыкайга тартылырга-ни гәргә ирек куймыйча, колагына пышылдады: — Асия, бәгырькәем, беләсеңме, мине Мөслимгә, районның авыл хуҗалыгы бүлегенә эшкә чакыралар... — Ә мин?., —диде Асия, ни әйткәненә хисап бирмәстән. — Нәрсә син? — Мине кем озатып куяр? Кем сон миңа, Миңлсасияуу дип, назлы итеп дәшер? Кем яшьләрне клубта гармунга биетер?.. Сораулар күп иде Аларга җавап биреп кенә бетерерлек түгел иде. Тимерхан эшләрнең җитдигә киткәнен, райүзәктә эшләсә дә ул инде Асиядан башка яши алмаячагын аңлый иде. — Син борчылма, җаным. Урнашу белән хәбәр итәрмен мин сиңа. Мөслим бит безгә җиде генә чакрым, сагынган саен кайтып та йөрермен... — Сагынган саен дигән була. И мактанчык! Сиңа ышансаң, сагына да белмәссең әле. Сайрап торган буласын.. диде Асия һәм үзен үбәргә дип үрелгән Тимерханның иреннәрен «улы белән каплады. Тимерханга кинәт фронттагы кыюлыгы кайтты, ул кызыкайның ике кулыннан берьюлы тотып алды да ирексездән үзенә таба авышкан сөйгәненең кайнар иреннәреннән суырып үпте. Бу үбешүнең тәмен аңа атна буена күңелендә сакларга туры килде. Асия янына кайтырга ул күпме генә ашкынмасын, берничек тә форсат тими, аны өзлексез колхозларга җибәреп торалар иде Авыл хуҗалыгы бүлегендә ул инструктор-бухгалтер вазифаларын башкара, сугышка кадәрле үк хисапчылар курсын тәмамлап, колхозда эшләп киткәнгә күрә бу *)ш аңа авыр тоелмый, армия хезмәтендә чактагы урысчага өйрәнүе дә бик ярап куя. әмма Асияны күрмичә көн артыннан көнне үткәрүе аны сагышка сала иде. Сугыштан соңгы еллар бигрәк мәшәкатьле иде шул: ял көннәрен белгән дә юк инде, өстәвенә аңа беркетелгән унҗиде авылның күпчелеге районның иң аргы башларында, күпчелеге әле урыс авыллары иде Мөслимнән ерак булу сәбәпле алардан кайтып җитмәгән көннәр еш була иде. Шулай беркөнне чираттагы командировкадан район үзәгенә кайтыр алдыннан, комсомол райкомына шалтыратып, икенче секретарьга әйтте Тимерхан: -— К аР агыз әле, Әгъләмов, мин бүген Мөслимгә кайтам. Вәрәш- башка кайтырга вакыт тимәячәк, иртәгә иртүк тагын чыгып китәсе бар. Дустым бул, Асияны бүген кичке алтыларга райком бюросына дип чакырт әле. Тимерхан чакыра дип әйтсәң, килмәс, кирәк булсам, үзе кайтсын, дияр, бик үз сүзле кызый бит ул. Асия Вәрәшбаштагы комсомол эшенең торышы хакындагы докладка әзерләнгән - нәкъ әйткән сәгатькә төп-төгәл килеп керде райкомга. Тимерхан шунда утыра Күз сирпеп кенә алгач, бик җитди итеп рәсми рәвештә генә исәнләште. — Нишләп йөрисең? -диде Тимерхан, аның янына килеп. Кул сузып исәнләшергә дә әйткән иде, тегесе, кул бирмичә генә: Бюрога чакыртканнар. Килдем әле. диде. Чырае караңгы. Тимерханга үпкәләгән, ахрысы «Үпкәләтергә ярамый аны. Дәрәҗәне нык саклый торган кыз. Эшне ничек тә җайларга кирәк»,—дип уйлады Борһанов. — Карале, Миңлеасия, сине бит райкомол чакыртмады, мин чакырттым Сине Өзелеп сагындым, үлеп тә күрәсем килде. Кайтырга бер • дә жай чыкмагач, егетләр аша әйттердем мин сиңа.. Асияның алсу түгәрәк йөзе көл кебек агарды, әмма ул үзен бик гиз кулга алды. — Слушай, Борһанов, мин мондый уеннарны бер дә яратмыйм Дус булсак, дус булыйк, мин ялынып йөрүчеләрдән түгел Тимерхан аны. кулыннан кысып тотып, райкомолдан урамга алып чыкты Карале, Асия, юкка-барга авыз турсайтмыйк әле. Чынлап торып әйтәм, минем бер генә минутымны да буш калдырмыйлар Син минем кайта алмавымны да. сине сагынуымны да аңларга тиеш. Мин яшьлән ягим үстем Үз көнемне үзем күрдем Хәзер инде егерме алтынчы яшем белән барам Сугыштан соң кайтармый асрауларына мин гаепле түгел. Безгә ялгыз-ярым яшәүнең кирәге юк .. Асия аның тел төбен аңлагандырмы-юкмы, анысы билгесез, тик ул Тимерханга бүтән каш җыерып карамады, «слушай» дип ачуы кабарган чакларда әйтә торган бердәнбер урыс сүзен дә кыстырмады, алар ул кичне уртак тел таптылар шикелле Тик... менә шул кичне Тимерхан өйләнешү хакында сүз кузгатмаганына бик үкенде. Кузгатыр иде. курыкты: бердән, гаилә корып, яшәр урын юк, икенчедән, матди фәкыйрьлек бик жанга тия Вәсвәсәләнеп, хәсрәткә батып йөри торгач, шулай да Тимерхан бер көнне Миңлеасия белән тә!аенләп сөйләшергә кирәк дигән ныклы уйга килде Бу вакытта аларның танышканнарына ярты ел чамасы булган иде бугай Ай бу аерым яшәүләр! Өзә үзәкне, телә бәгырьне' диде ул Асияҗанкисәгснә. Инде бер-беребезнең холыкларны да беләбез Берберебезне аңлыйбыз да кебек. Йөрмик әле ялгыз каз булып. Оя корырга вакыпыр ич инде безгә. Асия, гадәтенчә, башын кырын салып, елмаеп кына куйды да болай диде: Синең белән минем танышлыкны Сәрби җиңгәчәй әнкәй! ә җиткергән инде. Әгәр ниятең изге икән, минем әткәй-әнкәй белән үзеңә сөйләшер! ә туры килер Вакытын билгеләделәр. Тимерхан Асияларның төп йоргына Иске Вәрәшкә китте. Беренче мәртәбә аларның ише!алдына керүе булгандыр, каушады, аптырады, ишек тоткасына тотынырга кыюльпы җитми торды Ниһая!Ь. ишекне ачып керде Унберенче бүлек имерханның ишектән керүе булды, ак бөрчекле кызыл яулык бөркәнгән кырык яшьләрендәге бер апа туп кебек тәгәрәп кенә ишек янына килеп тә җитте Рөхсәгме? диде Тимерхан карлыгыбрак киткән тавыш белән Әйдүк, әйдүк, кунак егете, рәхим ит, т үрдән уз, дип. ак бөрчекле кызыл яулыклы апа бик тиз сөйләп Алып кипе Әбкәй. син кайда’ диде ул. артына борылып Кунак килде бит әле. Олы кеше, мәйтәм, әллә үзең каршы аласыңмы ’ Беренче башлап ишек төбенә туптай тәгәрәп килеп житкән апа Минлеасияның җиңгәчәсе Сәрби түтәй, әбекәй дигәне йортның хуҗасы, булачак киленнең әнисе икәнен абайлап алды Тимерхан «Әбекәй» җитмеш яшьләрдәге бик мөлаем карчык, алгы баланың әнисе яулык белән битен дә капламады, уңайсызланып та тормады, ике Т куллап күреште, куллары бик йомшак, бик җылы иде, Тимерханны түргә таба алып та китте. - Җәмил бабай кайда, өйдә күренми?—дип беренче соравын бирергә җөрьәт итте Тимерхан. И бәбкәм, картларның мондый эштән ераграк торганнары яхшы,— дип әйтеп, ул Тимерханның йомышын чишеп бетерә язды. «Әбкәй буласы кеше бик уңган күренә бит әле»,— дип уйлап өлгерде Тимерхан. Ул арада Мөнәздәһә әби Тимерханны сәке буена алып килеп, аңа утырырга киез куйды: — Шушында утыр, бәбкәем. ату исә сарыгыбыз йонсыз булыр,— дип ул авылның йолаларын да искә төшереп алды. Аннары ул Тимерханның аркасыннан сыйпады, түшендәге сугыш медальләрен тотып карады, йөзенә текәләп карап торды: - И бәбкәем, гел дә менә Борһанетдин төсле икәнсең. Тавышың да. сөйләшү рәвешләрең дә, буй-сының да гел дә атаңныкы. Әйбәт кеше, дөньяның бер мәхлугы инде ул Борһанетдин. Аның бәхетсезлегенә синең анаң Бибигатифә бигрәк иртә вафат булды. Урыны җәннәттә булсын. Без аның белән бәләкәйдән үк бик тә дус иек. Унбер ел мәдрәсәдә бергә укыдык, унбер ел бер мендәргә башларыбызны куеп йокладык... Сәрби апа чәй өлгертте. Табынга, еллар авыр булуга карамастан, кызыл эремчек, бавырсак, ак май, кәрәзле бал куелды, буларын бөркеп, табагы белән бәрәңге килеп утырды. Табынга Сәрби апа утырмады. — Чәйне иркенләп, үзегез генә чүкердәшеп бер эчегез әле. Минем абзар-кура тирәсендә эшләп бетерәсе эшләрем бар,—дип. ул ишектән үк чыгып китте. Мөнәздәһә әби шаулап утырган самавырдан чәйнеккә су агызды, чәйнекне тастымал белән бераз томалап торгач. Тимерхан алдына бизәкле чәшке белән чәй ясап куйды. Әллә табындагы ризык муллыгыннан, әллә парларын бөркеп утырган самавыр җылысыннан Тимерхан тирләп чыкты, кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, озаклап битен, муеннарын сөртергә тотынды. Ай аллам, хур була яздым бит. бәбкәм, сые бар. хөрмәте юк, дигәндәй, кунак алдына тастымал куярга да онытканмын лабаса! - дип шакмаклы зур тастымалны кунакның тезенә китереп салды. — Картусынны сал, булмаса. Тимерхан. Тирләп-пешеп утырма,— диде ул. кунагының икеләнүен күреп. Тимерхан йолдызлы биек фуражкасын салып, янына куйгач, янә дә бер мәртәбә үзенең кирәкмәгән эш эшләвен тоеп, югалып калды И бәбкәем. картусыңны сал дибәйтеп әйттем дә бит, түбәтәең юк икән, безнең халык бит аш-су янында башына кимичә утырмый. Шәригать китабында әйткән: башка кимичә утырсаң, ашка чәч төшүе бик ихтимал, аш янында түбәтәй киеп утырырга боерган, -дип, ул урыныннан торып чөй янына барып килде, чөйдән Җәмил картның кара бәрхет түбәтәен алып килеп, Тимерханның башына кидертте. Менә әйбәт булды, менә малачина!—диде ул, үзе эшләгән изге эшкә шаккатып. Ул сөенгәч. Тимерхан да торып, стена буендагы көзгедән карады һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде - гимнастеркалы, медальле, түбәтәйле бравый солдат аңа көзгедән карап тора иде Тик Мөнәздәһә әби генә аның нигә көлгәнән аңламыйча, дин-шәригатькә бәйле сүзен дәвам иттерүне кирәк дип тапты: Син, бәбкәм, нигә көлгәнсеңдер, белмим, әтиең Борһанетдин сугыш елларында бик изге эш эшләде - сугышта үлеп калганнарга коръән чыкты, үлем-жетем килгән чакларда безгә ни эшләргә икәнен аңлатып бирде. Бик изге эш эшләде Борһанетдин, бик саваплы эш. бәлкем, шуңа күрәдер, син дә, ул чанасына утыртып Бөгелмәгә чаклы илткән никрутлар да исән кайткандыр Сез үзегез соң, Тимерхан бабкаем, сугышта чакта дога укыйдырыегызмы'.’ Бик куркыныч чаклар булгандыр бит анда, бәбкәем? Әллә дога белүче берәү дә югыемы арагызда? — Сугышта анда күңелгә әллә нәрсәләр килә, әбкәй! Мин үзем әнием Бибигатифәлән отып калган догаларымны укый торган идем «Безне дә өйрәт әле», дип ялынучылар да булды, аларны да өйрәттем. Аяк астында җир убыла, офыкта ялкын өермәләре, якында гына туплар шартлый, анда, әбкәй, иң динсез кеше дә динне иске төшерә... — Рәхмәт, бәбкәем. Әнинең Бибигатифә дә бик инсафлы кеше не. әтиеңнән дә игелек күрдек, дөнья рәхәте игелек күр Шул сүзләрдән соң Тимерхан да кыюланып китеп, нинди йомыш белән килгәнен Мөнәздәһә әбигә әй!еп бирде Әбкәй. без Асия белән бер авылда бит хәзер . Асия дигәнең кем була, бәбкәем, Минлеасиямы? Шул үзе. әбкәй, синең төпчек кызың Минлсасия. Без аның белән ярты ел буе гаиыш инде, күрсшеп-сөй ләшеп йөрибез. Менә без икәү киңәштек тә, башлы-күзле булыйк, дидек. Сездән. Миңлеасияның әти- әнисеннән, мин ризалыкларыгызны сорарга дип килдем. Әгәр Җәмил бабай белән сез риза булсагыз, без. аллага тапшырып, бер-беребезгә хәләл җефетләр дә булыр идек Мөнәздәһә әбинең иреннәре дерелдәп куйды, маңгай турысына чыга башлаган чал чәчләрен ул яулык аегына яшерде, аннары йомшак, сагышлы тавыш белән әйтте Бәбкәем. мин ризамын. карчым Җәмил дә риза булыр. Бибигатн- фә белән Борһане1дин малаена төпчек кызыбыз Миңлеасияны бирү безнең өчен Аллаһы Тәгаләнең олы насыйбы Бибига гифә дә исән булса, шушы зур вакыйгага бихисап сөенгән булыр иде, бичаракаем Син миңа, бәбкәем. улым да. киявем дә булырсың, аллаһы боерса Тимерхан аның сүзләренә исе китеп утырды Элеккерәк чакта булса, бәлки ышанмас га. исе дә китмәс иде. мәктәп дәресләрендә әхлакның гел киресен сөйләп килделәр биг. кешеләрне «динсез», имансыз иттеләр; сугыш ялкыннарында көеп, изелгән-сытылган язмышларны, туганнар каберлекләренә тутырылган солдатларны күреп кайткач, ул Мөнәздәһә әбинең сүзләренә таң калып утырды Менә кемнәрдә икән әхлак, менә кемнәрдә икән намус-вөҗдан. менә кемнәрдә икән ул сафлык Өлкәннәрнең хәер-фатихаларын алганнан соң алар ЗАГСка барып язылдылар. Вәрәшбашның, Иске Вәрәшнең урамнарын кашавай чаналы атларда әйләнделәр, заманына күрә гуй ясадылар Болар барысы 1951 елның I гыйнуарында булды Аннары алар тагын аерылдылар Тимерхан Мөслимгә китеп, үз эшенә чумды Минлсасия Вәрәшбаш- та. Тимерханнарның гөп йортына күчеп, авылдагы эшен дәвам игге Минлсасия белән Сәрби җиңгәсе Мөслим базарыннан җиз самавыр сатып алып кайттылар. Ул тугыз урында эретеп ябыштырылган, ерактан караганда кургашлы ул урыннар бу самавырның халыкара күргәзмәдә яулаган медальләре төсле күренә иде Әлеге самавыр гомер буе аларнын юлдашы булды, хәзер дә ул алар нигезендәге изге әйбер булып санала Икенче әйбер бер елга әҗәткә алган баян Кибетче. Тимерхан Бор- һановның өздереп баян уйнаганын күргәч, аңа баянны бер ел эчендә түләп бетерү шарты белән, мөһерле бер кәгазьгә кул куйдырып биреп җибәрде Алар өенә самавыр керде кайнар чәй Алар өенә баян керле музыка Кешеләр күпне омег итеп мал артыннан кумый иде ул чакта, бернинди сугыш юк елларда бор-бсрсен ү герми иде. дөнья малы дуңгыз каны өчен җанын сатмый иде һәммә кешенең авызында да, күңелендә дә бер сүз кабатлана: . — Шөкер, еллар иминләнде. Еллар имин булса, калганы булыр,—ди иде кешеләр. Казан — Идел буе дачасы 1991—1992.

АВТОРДАН:

«Тимерханның яшьлеге» тәмам. Алда аның тагын да зуррак тормышы, тагын да зуррак авырлыклары бар әле. 15 елдан артык колхозлар белән интегәсе, ун елдан артык Социаль тәэминат министрының урынбасары камытын киеп, авыр йөк тартасы, пенсиягә чыккач, музей төзеп, ничаклы наркомның кара елларда атылганы белән очрашасы бар. Алары әсәрнең икенче кисәгендә булыр инде. Әдәби әсәр авыр языла, бүгенге кебек, әдәбият әһелләре фәкыйрьлеккә, кимсетелүләргә дучар ителгән дәвердә бигрәк тә. Ярар, зарланмыйк, хәзер күпчелек кешенең, аеруча хезмәт кешеләренең тормышы авыр, кимсетелүле. Укучыга әйтәсе тагын бер сүзем бар икән. Җае чыкканда әйтеп калыйм: бу әсәрдәге геройларның берсен дә автор уйлап чыгармады. Тимерхан да, Миңлеасия да. сугышларда һәлак булганнар да, Вәрәшбаш егетләре-кызлары да — барысы да чын. документаль. Бары тик Вәрәш- башның данлы җырчысы Әхмәдишаның гына исеме үзгәртелде—аның чын исеме Гайнемөхәммәт (истә калдыру өчен авыр), фамилиясе Әх- мәдишин. Фамилиясен мин аның исеме итеп алдым. Ватан сугышында һәлак булган ул моңлы егет миңа рәнҗеп ятмас дип өметләнәм...