Иртә
Җәйнсн ямьле көне туа Сызылып килә тан алды... Ү зәннәргә чык төшереп. Си зрәп тбмдн таралды. Агым суларына карап, Тал-тирәкләр утыра. Алларында яшьлегемне Алып киткән юл тора. Әйләнеп кайталмаса да. Ул чакны сагын икән. Талтирәкме, әллә минме, Кайсыбыз сабыр икән? Ялгыз йорт . Сукмак тирәләре тал-тирәксез, Урамнарның югалган яме. Йөрәкне әрнетеп кычкыралар,— Таң әтәчләре калган әле. Мөлдерәмә сөтле чиләк тоткан. Сыерын үзе сауган әле: Бу әбине назлап уятырга Таң әтәчләре калган әле. Сыңар чиләк белән чишмәсенә Суга ул ялгыз барган әле. Изге догаларын ишетергә Tafr әтәчләре калган әле. Кайтыгыз, газиз балаларым,—дип Хат яздырып салган әле... Йөрәкне әрнетеп кычкыралар, Таң әтәчләре калган әле. Тегермән Җил тегермәннәре торсын Истәлеккә булса да! «Оныкларыма» дип бабай салган васыять итеп: кырда канатлы тегермән тора сәҗдәгә китеп Очасы килгән кош сыман гегермән канатлары — искән җилләрнең артыннан шыгырдап карап калды. Алты канатлы тегермән: - «Бәхил», дип кабатлама! «Искән җилләр файдасыз» да — хатирә кабатлана. Үтә мыеклы болытлар чәчәкләрне кытыклан. Җил сызгырып, болытларны куалый кысырыклап. • Елларның очкыны булып Сибелгән көннәр Шуңа очкыннардан җыела Безнең гомерләр Бар инде сүнгән очкыннар. Югалганнары. Бар якгырып, сагындырып. Гел янганнары. Уза гомер, әрни йөрәк. Хәерле булсын. Туар көнгә барганнарның Юллары уңсын! Агайлар Ике дөньядан буш калган Дәвернең Агалары! Юк уңыбыз, сулыбыз юк. кемнәр соң алдалады? Уңга карап сәлам бирсәк. Юк аны алучылар. Сулга таба борылсак та Юк хәзер танучылар Үкенүдән ни файда бар. Телләр бозга ябышкач. Акны кара дип әй герлек Чиккә кадәр ялгышкач Җи I мәде шул ана сөте. Әби-баба иманы Имансызлар инандырган Чор иде бу дөньяны