ИКЕ ҖӘҺӘННӘМ
Сугыш гөрелтесе, ил чиген үтеп, Европаның үзәгенә таба китте. Тынычлыкка әле ияләшеп булмый. Кырыс фронт кануннары урам ташларына, тән күзәнәкләренә, сулыйсы һавага кадәр сеңгән. Әмма яшәү үзенекен итә. Тыныч тормышка күнегә башларга кирәк. Тышта 1944 елның сентябрь киче. Тротуар кырыендагы каштаннарга көзге моңсулык өртелгән Ык буенда үскән гагар егете мең газаплы юллар үтәр дә, сугыш арбасыннан шушы Вилсйка дигән шәһәрдә төшеп калыр дип кем уйлаган. Партизаннар огрядын iараiкач. Нурие там Та- һировны мәгариф бүлеге мөдире игеп калдырдылар. Татарга хас каударлык белән эшкә тотынган Нурислам дөньяда ашау да барын истән чыгара торганнардан түгел иде. Ашханәгә соңладыңмы, хезмә!көрләргә бирелә торган ризык йөз илле грамм йомшак ипи һәм эремчектән коры каласыңны көт тә тор. аннары сохари кимерергә кала Ашыгып атлаган Нурисламның юлын ниндидер таныш булмаган лейтенант бүлде Нурислам Батькович, безгә кереп чыгыйк әле. майор Темляков чакыра сезне. НКВД начальнигы Темляков исемен әйткәч, күпләр имәнеп китә, йөзләренә чарасыз курку җәелә иде. Әмма Нурисламның тадәти тыныч чыраена карап, лейтенант куркыту ләззәте ала алмады Ә нигә куркырга' Окоп күрмәгән, дары исеп татымаган көр гәүдәле, һавалы сөйләшә торган майорны Нурислам яхшы белә, кабинетында да берничә тапкыр булганы бар иде. Мин-минлеген кара син аның Шәһәрдән немецларны бәреп чыгаргач, яна оешкан җирле властьларның ныгын җигмәвеннән файдаланып, җимерелми калган мәктәп бинасын басын алган да идарәсен кертеп утырткан. Сентябрь азагы җитеп килә, балаларны укыта башларга кирәк, ә ул мәһабәт бинадан чыгарга уйламый да. һаман суза, сәбәп арты сәбәп таба. Бүген исә Темляков та.гиҗәнабләре үзе мәгариф бүлеге мөдирен чакырта икән, димәк, ул йокыдан уң ягы белән юрган, димәк, мәктән бинасын бушатырта җыена Җирле властьны никадәр С Әсәр Марсель Галисвнен әдаби эшкәртүен.тә бирел.» санламаса да, балалар мәнфәгатенә кул сузуның зур гөнаһ икәнен чамалый башлагандыр. «Шәп чыкты бу. Эремчек белән ипи качмас, тимерне кызуында сугарга кирәк», дип Нурислам, ике арада туган кытыршылыкның бүген җиңел генә хәл ителәсенә ышанып, майорның кабинет ишеген ачты. Киң өстәле артында утырган майор башын күтәреп карады да. алтын баланс тоткан шикелле шатланып, аягүрә торып басты. Нурислам исәнләшергә дип кенә авызын ачкан иде, йөзенә туфрак сиптеләрмени... - Таһиров. кайда, ничек, кайчан илне саттың, сөйлә! Нурислам бер мәлгә катып калды. Сугышның кырыс җиле дә аның беркатлылыгын өтеп ала алмаган иде. «Әллә шаяртамы бу?» дигән уй бер мизгелгә күңелен тырнап узды. Әмма майорның үчле-салкын карашын тойгач... Әйе. сау-сәламәт килеш, дошман кулында әсир калу сәбәбен компетентлы органнарга сөйләп бирергә тиешлеге турында белә иде ул. Шуны белгәнгә күрә дә әсирлектән качып, партизаннарга кушылган көнне үк, бригада командиры исеменә рапорт язып биргән иде Әсирлектә чакта күргән-кичергәннәрен, кылган гамәлләрен түкми-чәчми теркәгән. Ул рапорт Мәскәүгә җибәрелгән икән. Берничә ай үтүгә, аннан вәкил булып контрразведка капитаны килде. Әнә шул капитан җентекләп тикшерү-сорау алулар үткәргәч: «Дошманны намус белән кыйна, егетем, үзебезгә кайтуың ватанга бирелгәнлегеңне раслый. Син — чын патриот. Сиңа беркайчан да. беркем дә тел-теш тигермәс».—дип киткән иде. Хәзер исә, партизан хәрәкәте беткәч — мә сиңа!—Темляков аны менә пичек каршы ала, бәгырьгә басын тупас сорау куя. Дәүләт куркынычсызлыгы вәкиле, рәсми кеше каршында җавапсыз каласыңмы? — Мин беркайда да, беркайчан да илемне сатмадым, иптәш майор. — Уйлабрак сөйлә! — Сезне, мөгаен, минем әсирлектә булуым кызыксындырадыр? — Коерык болгама! Төлке түгелсең! Сорау шул: кайда, кайчан, нинди шартларда илне саттың?! — Нинди шартларда әсирлеккә эләктем, ул турыда сөйләп бирә алам. - Тьфу, шайтан алгыры! Мин аңа Фома хакында, ә ул миңа — Ерема турында, диде Темляков. Папканы эләктереп, ачу белән өстәлгә ыргытты. Шуннан соң. ничектер, басылып, озак кына сүзсез утырды. Бераздан «Широка страна моя родная» көен шыңшый-шыңшый, өстәл артыннан чыкты. Кулларын артка куеп, Нурислам тирәсендә арлы-бирле йөренә башлады. Бер әйләнде, ике, өч... аннары, тәрәзә каршысында туктап, анда таратылган тәмәке яфракларын уыштырып «кәҗә тоягы» ясады. Галифе кесәсеннән бик затлы немец зажигалкасын чыгарды. Чыр- тлап ут кабынганда, тук, канәгать карашы Нурисламны кистереп узды. Мондагы халык «мультан» дип атый торган үтә хуш исле тәмәкене ләззәт белән тирән итеп суырды да, шуннан да мөһимрәк эше юк шикелле, озак итеп кабызгыч тагы ялкын тибрәнешенә карап торды. Корт чаккандай кинәт талпынып алды да, масаюлы биеклектән торып, усал игеп Таһировка текәлде: - Н-ну! «Өстемә бүре ташландымыни. Шундый ук халәт... Ул чакта күзгә төртсәң күренмәслек дөм караңгы иде. Чытырманлыкны ерып мин алдан барам. Артта унлап партизан Кинәт каршымда ут нокталары ялтырап китте, ажгырып нидер өстемә килә. Куркуданмы, тәвәкәллектәнме аек уй белән хисап бирерлекмени — ихтыяр көчеңне сынаган бер мизгел бит ул Автоматымнан ут көлтәсе сирпелүгә, төн карачкысы аяк астыма гөрселдәп килеп төште. — Ни булды, иптәш командир? Ник аттың? Иптәшләрем минем янга өелештеләр Плащ-палатка астыннан сүрән фонарь яктысы бөркелде. Карасак бер адымда гына биниһая зур гәү- дәле бүре (артышын ята Авызы, азау тешләрен күрсәтеп, аңкауга кадәр ачылган. Күзендә ерткыч уты әле сүнәргә дә өлгермәгән». Шуны хәтерләгән Нурисламнын бөтен тән күзәнәкләрен өшетеп өметсез дулкын узды. Бу очракта инде ул коралсыз иде Әмма ялан кул булсаң да бирешмәскә. рухны сындырмаска кирәк Үзенә бирелгән хакими көчзән исергән майор әдәп саклап тормады, тәмәкесен тирән итеп суырды да, иренен очлайтып, ләззәт белән, өзеп- өзеп, Нурисламнын йөзенә өрә башлады Шуннан соң зыныч тавыш белән, башта әйткән сүзен кабатлады: - Ну... Нурислам гөтеннән яшьләнгән күзләрен читкә борды, дәшмичә тора бирде Майорның йөзенә кызыл таплар чыкты Янә зәһәрләнеп өстәде Туры кара, күрик, ни турыда сөйли икән оятсыз татар күзләре' Егет гарьләнде, рәнҗеде. Моңарчы тоеп карамаган эчке нәфрәтләнү, ачу кабару халәте кичерде. Ләкин бу халәтен Темляковка сиздермәскә тырышты: иренен тешләп, карашын кабинет түрендәге борынгы шкафка юнәлтте. Җансыз һәйкәл кебек тик кенә басып тора бирде Күпмедер вакы т шушылай торгач, майор Үз кабыгыңа йомыласынмы?! Эшлә, изалан, да!.. дип башлаган җөмләсен тел бармас кабахәт сүзләр белән ымамлады Нигә сүгенергә. Владимир Иванович Мин бит сезнең сорауларга җавап бирергә әзер Тик Молчать! Син минем ага-анам кушкан исемемне пычрак теленә алма. Синең өчен Владимир Иванович юк Хәтта иптәш майор да юк Шуны бел Хәзер син кулга алынган немец ялчысы, хыянәтче Бу хәтәр сүзләрне ишеткәч Нурисламнын тыны кысылды. Бары да аңлашыла. Темляков тырнагыннан ычкыну юк болай булгач Кичке аш ипизремчек тә. немец яндырып киткән шәһәрлә мәктәпләр ачып йөрүләр дә язмышынын бәхетле сәгатьләре булып кына истә калачак икән. Немец әсирлегеннән исән-аман котылган иде. (агын икенче җәһәннәмгә ташлаячаклар. Рәхим-шәфкать көтмә монда, берничек тә аклана алмаячаксың. Бары тик вөҗданына тап төшермәү, рухыңны таптатмау өчен көрәш кенә кала. Кешелегеңне югалтмыйча үлә бел. Бүре Темляков синнән ни хәтле көлсә дә тү}. тешеңне кысып түз «Ванька-встанька» аумый, син дә аума. Темляков исә Таһиров кебекләрне күп күргән иде Кеше язмышын аяк астына салып таптарга, рухын сындырыр! а. ахыр чиктә, аны тәмам изеп, үзенә кирәк җавапны сыгып чыгарыр! а өйрәнгән кансыз бүре иде Әйләндер кесәләреңне' Таһиров немец тимер юлчылары киеменнән иле Ыспай кара мундир Шуның күкрәк кесәләреннән документларын ала башлады Гәр!ин белән Берәмберәм Ашыкмыйча Ләкин бу майорга ошамады. Җикеренергә сәбәп булды Әйләндер дим! Чукрак (үрелсендер бит' Түш кесәләрен әйләндереп була димени. Эче тулы кәгазь-документ җитмәсә. Аның болай акрын мыштырдавы майорны чыгырыннан чьи арды Чыраендагы тимгел-гимгел таплар бергә кушылып зурайды Түмәр! Томана! дин кычкырды да. җәһәт килеп, мундирның дүрт кесәсен дә умырып төшерде. Аларда ни бар. барысы да идәнгә коелды Монын белән генә чикләнмәде майор, чалбар кесәсенә ла күчте Аларып да. бик ocia (ына ябышып, әйләндереп ташлады Кесә төбендәге тәмәке ИДӘНГӘ сибелде, кабинет ачкычы, кабызгыч кебек вак-төякләр каядыр читкә агылдылар. Сәгать кесәсен генә әйләндермәде Андагы сәгатьне алып, өстәлгә куйды да, эш бетте, дигән сыман үзе дә шунда менеп утырды. Сәгагыген капкачын ача-яба. мул кашларын сыйнаштыра- сыйпаштыра. һаман шул «Широка страна моя роднаямны шыңшырга тотынды. Аннары, өстәлдән төшеп, әрле-бирле йөреп, тагын Нурисламны сүгәргә кереште — Адәм актыгы! Нигә идәнне чүплисең? Каян килгән хан вәзире, артыңнан хезмәтче йөрергә тиеш дип уйламыйсындыр ич... Хәзер үк җыештыр! Егеттән ачыктан-ачык көлә Темляков. Аны мәсхәрәләп рухын сындырырга чамалый. Алдан уйланган спектакль. Моны аңлаудан үҗәтләнә барган Нурислам майорның сүзләрен тыныч кына үткәреп җибәрде, ә теге аның саен кыза барды: — Ну!.. Җыештыр, диләр ич сиңа! Хәрби билеты, партизан штабы биргән сугышчан характеристика, партизан кенәгәсе, орден, медаль таныклыклары, ниһаять, соңгы һөҗүм вакытында һәлак булган Хөснетдин дусты истәлеге — бик тә матур зажигалка киләчәк тормышында үтә кирәк, үтә кадерле әйберләр саналсалар да, аларны алам диеп иелмәде Нурислам. Казык та казык, ул да казык, баскан килеш катып тора бирде. Бу хәтлене көтмәгән Темляков: — У-у, вражина! Чыңгыз хан токымы!—дип, калтыранган куллары белән ашыгып-кабаланып. китель төймәләрен эләктерде, фуражкасын киде дә кабинет ишеген ачып кычкырды: Лейтенант! -- Бу тавышка бая Нурисламны алып килгән лейтенант кергәч: Мин әйләнеп кайтканчы барысы да тәртиптә булсын!— дип, күздән югалды. Ул минутларда караңгы төшә, күз бәйләнә башлаган иде инде. Димәк. Нурислам, аз дигәндә, дүрт сәгатьләп аяк өсте басып тора. Шуңадыр, күрәсең, электән авырткан тубыгы да, оча сөяге дә сызлый, җитмәсә каты немец ботинкалары тар, аяк бармакларын кыса иде. Лейтенант өстәл артына узып маташкан арада, Нурислам кесәләренә күз төшереп алды. Аскы җөйләрендә генә эләгеп торалар. Эче тышка әйләнгән чалбар кесәләре дә буш тәмәке янчыгы сыман асылынган. Моңа игътибар иткән лейтенант: Яшер чалбар кесәләреңне. Бу почмакларны да өзеп ыргыт,—дип мундир түшенә ымлады. Кичерегез, лейтенант. Аларны мин ертмадым, мин әйләндермәдем. Майор үзе башлады, үзе бетерсен. — Үзеңчә горурлыкмы инде бу?; — Түгел дә, кеше өлешенә керә торган гадәтем юк. — Идәнне җыештыру да аның эшеме? — Әйе. Нурисламның бу җавапларын тыныч үткәрде лейтенант. Әйтерсең, бер сорау да бирмәде, җавап та алмады, кулларын билендәге киң каешына кыстырып тик кенә басып торды. Урта буйлы, кырык-кырык биш яшьләрдәге тупыйк борынлы бу бәндә тулы түгәрәк чырае, кыска юан муены, киң җилкәсе һәм кабарынкы күкрәге белән имәнне хәтерләтә иде. Бөтен кыяфәтеннән ныклык, чыдамлык, көчлелек, киребеткәнлек аңкып тора. Бу сурәткә тагын ике потлы гер хәтле йодрыклар, бер тойгы да чагылмый торган салкын күз карашын да өстәсәң, мондый кеше дә була микәнни дөньяда, дип, нинди җанвар белән чагыштырырга белмичә аптырап каласың. Лейтенант, ут кабызып, җиделе лампаны өстәлгә куйды. Кулларын янә бил каешына кыстырып, әкрен-үшән атлап йөри башлады. Калын табанлы, сыер күненнән тегелгән авыр итекләрнең шыгырдап алуы хәвеф-хәтәр кәгеп торган Нурисламның йөрәгенә шик-шөбһә өсти торды. Хуҗа һаман хәрәкәттә. Иелми, үрелми генә идәнгә таралган әйберләрне караштырып йөри Нурислам аның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтә. Әнә, якынлашып килә. Менә олы кызыл колагы Нурисламның борын төбендә, яннан гына үтеп бара... Юк, лейтенант кулларын каеш аегыннан алмыйча гына, җилкә белән кагылып Нурисламны чөеп ыргытты. Читкә атылган Нурислам егылмавына сөенмәде, чөнки сизә иде, бу әле башы гына. Аның шикләнүләрен расларга теләгәндәй, күтәрелеп карамый гына: Идәнне җыештырырга туры килер бит. Нурислам Батькович, диде лей генант Нурислам: Сез нәрсә, жыештырмасам кыйнарга җыенасызмы,— диюгә, якынаеп. элеккечә, җилкә белән генә янә чөеп ыргытты Бу юлы да аумый калгач инде, уң кулын каеш астыннан чыгарып, ике потлы гер хәтле йодрыгы белән егетнең күкрәк авызына төртен алды. Ат типте мени. Нурислам бу юлы шундук идәнгә тәгәрәде Бер мәлгә тын ала алмый азапланды Нәрсә, җыештырасыңмы?! Таһиров тарафыннан ул-бу ишетмәгәч, лейтенант киерелеп итеге белән ике тапкыр аның эченә типте. Авыртуга чыдый алмыйча, идәндә кәлтәдәй бөтерелә Нурислам: әле бөгәрләнә, әле сузыла. Тагын тибү тагын... тагын. Аңына килгәндә колаклары чынлый, изелгән күкрәк читлеге суларга ирек бирми, арка-биле үтереп сызлый иде Күзләрен ачканда исә идән җыештырылган, лампа элеккечә яна. лейтенант үзе өстәл ар тында басып тора иде Тагын аңын җуйды Нурислам Янә зиһене ачылып, күз алдыннан кара томан таралгач, ул лейтенантны түгел, ә өстәл артында утырган майорны күрде. Чәчен тарый-тарый. тыныч кына эндәшә теге: Тоткын Таһиров. нишләп ягасың, тор! Әмер биргәнгә түгел, үз ихтыярына буйсынып аягына басарга чамалаган иде дә Нурислам, оча сөяге чатнап китте дә. сыны катып, кабат ауды Ну и ну . Нәрсә булды? Нигә аудың тагын? Бума чирен юкт ыр бит? Бу сүзләр Нурисламга төштә генә ишетелгән сыман тоелса да. аңын гел үк югалтып бетермәгән иде әле. зиһененә ачык килеп җитте «Әһә. б> кара йөрәк һаман мыскыллый. Идәндә аунавыма шатлана! Шатланмый тор әле!». Нурислам бар көчен, чыдамлыгын туплап, стенага тотына- тотына торып басты. Ба-а-а. орденнарыңпы да алып яшергәнсең түгелме... Нурислам шунда т ына искәрде түшендә чынлап та Кызыл Йолдыз ордены да. медальләре дә юк иде Идәннән җыен алынган документлар өстәлдә ята Димәк, ул анын югалтып яткан арада лейтенант алып куйган Майор исә моның шулай икәнен белүен яшермичә күзгә-күз мыскыллый. Нәфрәтен тыеп горалмады Нурислам Булдырасың, майор. Бу кылану белән кылансаң, тиздән генерал- майор итәрләр! дип. булдыра алганча, әче итеп елмайды Сип. казанская сирота, үзеңне әллә кемгә кунма. Монда, бу өстәл янында кеше җаннарының инженеры утыра. Кирәк тапсам, мин синең пычрак җаныңны сүтеп җыярмын. Җайга салынмасаң. яңадан ботарлап ташлармын, аңладыңмы? Миннән сиңа нәрсә кирәк? Әһә. бусы ичмасам сүз! Әлбәттә инде, башта куйган соравыма җавап бирерсец. Кайда, кайчан?. Мин сезнең бу соравыгызга тиешле җавапны бирдем инде Кабатлап әйтәм: бер кайда да. бер кайчан да! . Майорның ачуы тагын кабарды Чырае бозылды Сул яңагы, сул күз гөбе тартышып-тартышып алды Корчангы!.. Дон-Кихот!... Тагын да чәнечкелерәк сүзләр таба алмадымы, ни әйтергә белмичә, өстәл артыннан чыгып, тәрәзә төбендәге тәмәкесенә ташланды Төреп кабызгач, тынычланырга теләпме, сейфыннан ниндидер язулар чыгарып, шуларны укырга тотынды. Озак утырды ул Аяк өсте торып тәмам арыган Нурисламның күз алдында очкыннар уйнаклый башлаган иде Майор кинәт башын күтәреп Ну?! дип куйды. Башын юган кан чәче турында уйламый, диләр Нурислам шундый кеше халәтендә иде. сүзгә-сүз. пычакка-пычак торырга булды — Буш хәсрәт. Темляков. Сез миннән үзегез көткән җавапны ала алмассыз. Бусы бер, икенчедә,!!— сезнең мине болай җәфаларга хакыгыз юк. Сезнең эш — минем үткән юллар, кылган гамәлләр турында үземнән сөйләтеп, шуларның дөреслеген тикшерү, ул юлларымда гаеп-кыек тапсагыз хөкемгә тарту... Менә ничек!.. Синең немец ялчысы икәнеңне белүем өстенә синең файдага дәлилләр, шаһитлар эзләп йөримме? Мә! Менә моны күрәсеңме?— дип майор баш бармагын ике бармак арасына тыгып, Нурисламның борын төбенә төртте.— Син шушы килеш миннән котылырмын дип уйлыйсыңмы? Тот пычагымны! Әй, кем анда?! Ишекне шыгырдатып ачып бер солдат килеп керде. Билендә наган. — Алыгыз! Солдат шундук Нурислам артына килеп басты. НКВД урнашкан бу мәктәпнең идән асты — подвалы да булган икән. Солдат аны шунда төшереп, ябып куйды. Тәрәзәсе дә юк икән. Шыксыз караңгылык. Җитмәсә, биниһая сасы. Бу сасылык Нурислам кебек бәхетсезләрнең аңарчы да «кунак» булып чыгулары турында әйтеп тора. Нурислам аркасын хәзер генә ябылган ишеккә терәп, тупсага гына утырды Авыртмаган, сызламаган җире юк иде. Аяклары яна. Ботинкаларын салды. Балтырын, тубыгын капшап караса, гөбе кебек шеш. Бармак белән басып торсаң, урынында тирән эз кала. Төрле хәлләргә тарыган, күп үлемне күргән егетне аяклар шешенү генә әллә ни куркытмады. Бөтен гәүдәсе белән янга борылып, аякларын ишек яңагына куеп ятты. Бераздан аяклары буйлап кан йөри башлагач, рәхәт изрәп, якты дөнья йөзендә калган уй-хатирәләргә бирелде... урислам хезмәт иткән партизаннар берләшмәсен тылда калдырып, Совет армиясенең Көнчыгыш Пруссиягә бәреп кергән көннәре иде. Ирлехатынлы табиб-партизаннар белән бергә төшкән фатирына, көндезге ашка дип, Нурислам күтәренке күңел белән кайтып керде. Табиблар өйдә. Иртәнге якта үлән-чәчәкләр җыеп кайткан ире шуларны киптерергә дип мәш килеп йөри, хатыны, чыбылдык артыннан ишетелгән пышылдауларга караганда, мөгаен, берәр сырхауны карыйдыр. Сәбәп башкада икән. Нурислам кул юып йөргән арада, чыбылдык артыннан чыгып, табип ханым үзе ачыклап бирде: Янымда үтә сәер бер чибәр туташ утыра, Нурислам. Кем дип әйтсәм дә хата булыр сыман... Әмма шунысын әйтә алам: күрәзәче ул. Ирем белән икебезгә дә фал ачты. Тел төбеннән аңлавымча, сине дә күрәсе килә аның... Хәер, нигә әле юкка вакытны әрәм итәбез. Үзен кара инде. Шундый Чибәркәйдән нервларыңны кытыклатып алу үзе ни тора, шулай бит.— дип табип ханым күз кысып куйды. Ниндидер күрәзәче, им-томчыларга ышанмый иде Нурислам, чибәр дип, башын югалтканы да булмады. Әмма ул көнне, кәефе әйбәт чакка туры килгәнгәме, табиб ханымның сүзен кире какмады: — Нитә, кытыклатабыз аны,—дигән булды. Төз гәүдәле, коңгырт күзле — яше егерме биш тирәсе булыр — чыннан да гаҗәп чибәр кыз иде ул. Кыю да, терекөмештәй хәрәкәтчән дә икән, матур елмаюы, ягымлы кыланышы белән мавыктырып, егетнең кулын үзенең кайнар, йомшак учына алырга да өлгерде. Әмма кыз нихәтле чибәр булмасын, Нурислам барыбер сагая калды. Башында: «Безнең кеше түгел бу».- дигән уй тынгы бирмәде. Үзе алай да кызыкайның серле карашын, йөгерек чишмә тавышын хәтерләткән ипле көлү авазларына сихерләнеп, кулын аның җылы кулларыннан ала алмыйча, аңа ияреп, стена буендагы эскәмиягә барып утырды Юк. барыбер ул уяулыгын җуймады Буржуаз Польша буржуаз Литва яклы һәртөрле дошман белән тулы ят җир ич бу Йөзләгән 8 Н сугышчы язмышы өчен җаваплы партизан командиры, бигрәк тә. һәр чит-ят кешедә шпион, диверсант, халык дошманы күрергә өйрәтелгән кып-кызыл сталинчы Нурислам Таһиров. чибәр кыз очраттым дип. уяулыгын югалтамы?! Мөмкин түгел! Нурислам йөрәген кызларныңәкияти гүзәле дә йомшарта алмас! һаман шул, баштагы уен куәтләде егет: «Билләһи, безнен кеше түгел бу. Билләһи, шпион бу. Мөгаен, полякларның Лондондагы эмигрант хөкүмәте файдасына эшли торгандыр бу. Сак бул. Ык буе егете...» Ә кыз самими күзләрен анын уч төбенә текәгән дә: «бисмиллаһиррахманир-рахим...»—дип утыра. Мин сезгә әйтер сүзләремнең иң кирәклеләрен кыска-кыска гына әйтергә мәжбүрмен Нигә, дисәгез, прошен пане', сизенеп утырам, сез мине өнәмисез. Чит итәсез Миндә дошман күрәсез Әстәгъфирулла тәүбә! Бала чакларыгыздан бирле үк сихәтлеккә iуймыйсыз икән ләбаса. О-о-о, тагын әле үтә дә авыр җәфалар да чиккәнсез, михнәтләр дә кичергәнсез икән. Әйе. әйе! Инде алары үткән, арт га калган. Хәзер, иншалла. саулыгыгыз да, күз тимәсен, әйбәт, үзегезне күктәге бөркеттәй сизәсез. Өметләрегез зурдан Олы эшләр майтарырсыз сыман. Альбо2 кызыкмагыз, алданмагыз... Йә- йә-йә, Аллаһ Тәгаләм, жәллә мине гөнаһлы кызыңны, үзеңнең мәрхәмәтеңнән Iашлама, мин бу Мөхәммәд өммәтенә, үз ихтыярыма каршы төшеп, үтә дә авыр сүзләр әйтергә җыенам, дип. күзләрен ишеккә таба юнәлтте дә, нәкъ безнең татар карчыклары кебек, дога кылып утырды. Анысы беткәч, инде тагын нәрсә әйтергә белми тордымы, әллә инде үзенә хас алым гына идеме, ягымлы кыланып, егетнең кулын янә үзенең учына салды да, сыйпый-сыйпый. Хөрмәтлем минем, сүзләремне берүк авыр1а ала күрмәгез, озак айларга, озак елларга сузылган казенный йорт көтә сезне, дигәч, кабат тын утырды Бу юлы күзләре тулы яшь иде. Кызның мөселманнарча. Коръән сүрәләрен үз итеп, аларга инанып сөйләүләре Нурислам күңеленә хуш килсәләр дә. анын күрәзәлек кылу хәтлесен кабул итә алмады. Күз яше күрсәтүен исә оста артистлану, ышаныч казанырга тырышу дип кенә тапты. Шунадыр күрәсең, кырт кистереп әйтте: Ышанмыйм! Юк сүз! (Ярый әле, тел очында торган «Син шпион, мине сихерләп, үз эшеңә тартырга җыенасын», дигәннәреннән тыелып калды). Ә кыз сабыр да, әдәпле дә икән Егетнең бу сүзләрен ишетмәгәндәй, боек карашын үзгәртмичә, яшьле күзләрен сөртеп тә тормыйча, үзенекен сөйләде дә сөйләде: Бәлки, хөрмәтлем, тыңлап бетерерсез. Әйткән сүзләрем өчен кичерегез. Аларда рәхимсез дөреслек. Әмма, бер Алла сезгә шундый язмыш биргәч, мин, ярлы телле кыз бала, бу хакыйкатьне нинди сүзләр белән ачып салырга тиеш идем сон?! Алай да киләчәгегезгә өметегезне өзмәгез. Аллаһ Тәгалә боерса, бүгенге дошманыгыз иртәгә бу лм.тс. бүген юк дустыгыз иртәгә килер Сезне әле ерак киләчәктә, кабат тап әйтәм ерак киләчәктә, олы бәхет, олы сөю көтә Тик. берүк яныгызта Газраилне генә җибәрмәгез дә, үлемгә генә бирешмәгез Соңгы сулыш, дигән сүзне онытыгыз. Ул сезнең өчен түгел, дип урыныннан торды. Нурисламны катлаулы уйлар, буталчык тойгылар биләп аллы Бу чибәркәй. киеменә караганда, гади белорус кызы, күзләренең монлы очкыныннан аны Мөхәммәд өммәтеннән, ягъни гагар кызын, кыю. хатта әрсез күрәзәчелет е чегән кызын хәтерләтә иде Кем син9 Туташ. Алай гынамы’* † ' Прошен пане г афу итегет пол якча † Альбо ләкин т ип мкча > — Шул, кардәшем, шул гына, һәрхәлдә, сез уйлаганча, куркыныч, начар кеше түгелмен. — Нигә кердең? • Үзегезне тотышыгызда тупаслык, коры куыклану сизелә. Сөйләшүегез дорфа. Безнең якларда кызлар белән болай сөйләшмиләр. Бәлки, башта ук чыгып китәргә булгандыр миңа. Альбо нигә китим? Үзем кебек үк татар ла сез! Минем моңарчы рус партизаннарын күргәнем юк иде. Күрәсем килде. Бигрәк тә, аларның олы командирларының берсе милләттәшем татар икәнен ишеткәч. Бер күреп сөйләшим, үземне дә күрсәтим дип керү иде... Җавабым канәгатьләндерәме сезне? — Рәхмәт. Ә күрәзәлек кылу хәтлесе? — Анысы сезнең янга үтү өчен бер сылтау гына. Дөрес, ул якка сәләтем бар, ахры. Миңа ышаналар. Сез дә ышаныгыз. Чынлап та сезне авыр киләчәк көтә... — Каян беләсең? — Монысына җавап бирә алмыйм. Авыр, бәхетсез көннәр көтә сезне. Күрәсең, Алла шулай куша. Кичерегез, довидзенья. Ул чакта партизан-командир Таһиров әлеге кызның дошманнар файдасына эшләүче түгел, ә бары тик күрше шәһәрчектә яшәүче модельер гына икәнен тикшереп белсә дә. аның алдында үзен тупас тотуы, нахактан аны шпион санавы өчен үкенмәгән иде. Янәсе, сыйнфый көрәш, канлы сугыш логикасы шулай, һәркемнән шикләнү уяулыгы кирәк. Менә хәзер... Көтмәгәндә... Сугыш мәхшәреннән котылып, тыныч тормышка күчәм дигәндә генә... Шпион тамгасы салыну куркынычы үзенә килгәч, сасы подвалга эләккәч, акылга килә башлаДы. «Ни хакың бар иде синең үзең белән танышырга дип кергән гөнаһсыз чибәрдә шпион күрергә?! И аңгыра бәрән!... И әхлактан мәхрүм калган ишәк! .. Томана!...»— дип, чәчләрен йолкый-йолкый елап ятты һәм шушы әче кичереш вакытында кызның алдан күреп әйткән сүзләре раслана башлауга инанды: «... озак айларга, озак елларга сузылган казенный йорт көтә сезне». Ашарга-эчәргә бирмичә тагын бер көн, бер төн аяк өсте тотты аны майор Темляков. Шул арада үзе «Ну!» эндәше астында аннан көлү, аны мәсхәрәләү белән шөгыльләнсә, лейтенантыннан ике тапкыр рәхимсез кыйнатты. Соңгы тапкыр кыйналгач, аңына килгәнче үк, подвалга төшереп ташлаганнар иде. Күзләрен ачканда шунда ята иде. Әнә шул шартларда кызның «Газраилне якын җибәрмәгез. Үлемгә бирешмәгез...»— дигән сүзләре исенә төшеп, су төбенә киткәндә тотынып торырдай салам гына түгел, учма хезмәтен үтәделәр. «Мондый кыйнатулар Газраилне якын җибәрү ул. кыйнатмаска, хәзергә үлми торырга кирәк»,- дип, Темляковнын «Ну!»ына ул көткән җавапны бирергә булды. Аяклары гөбе кебек шешкән, хәлсез, көчсез Нурисламны ике солдат култыклап. Темляков каршысына китереп бастырганда, ул өстәле артында селедка ашап утыра иде. Иреннәре майланган, авызы чәпелди. Тамагын кырып, селедканың сырт сөяген суырып ташлый да. кайнар чәй йота. Янә ипигә, балыкка үрелә Нурисламның авызы шундук селәгәй белән тулды. Аның да шулай селедка ашыйсьң кайнар чәй йотасы килә. Шушы теләк сәбәпче булды, күрәсең, башы әйләнде, күз аллары караңгыланды да. гөрселдәп идәнгә ауды. Ауган чакта кычкырып өлгерде: — Яз! — Нәрсә языйм. Таһиров? — Үзең теләгәнне. Мин кул куярмын. Менә бусы егетлек. Әллә кайчан кирәк иде. Хәзер, Таһиров, хәзер... «Ә» дигәнче язылыр... Шул көннең кичке ягында бу татар егетен, саф күңелле сталинчы дип тормадылар. НКВДның халык телендә «душегубка» дип йөртелә торган эчке төрмәсенә (шул ук Вилейка шәһәрендә) илтеп яптылар. Хәзер ул иң куркыныч җинаятьче — илен саткан хыянәтчегә әверелде. Эчке төрмә. Нурисламның үз гомерендә мондый төрмә турында ишеткәне дә. укыганы да юк иде әле. Кайчакларда ГПУ подвалы, дежурство дигән сүзләр ишеткәләсә дә. андый подвалларның, душегуб- каларның булуына, яки булу мөмкинлегенә ышанмады Ул турыла сүз кузгаткан кеше коткы таратучы булып тоела иде. «Ничек инде безнен Ленин-Сталин партиясе җитәкли торган бөек илдә душегубка дигән корылмалар булсын!» Чынлыкта исә. бу илнең подвалы да. душегубкасы да бар. тик аның исеме генә гөнаһсыз эчке төрмә икән Әйтик, менә. Нурислам килеп капкан төрмә камерасы душегубка түгелмени? Аның турында үзе күрмәгән кешегә сөйләсәң, бу бәндә акылдан язган, саташып сөйли дияр, ышанмас иде. Билләһи ышанмас. Буе өч. иңе ике атлам зурлыгында ул. идәне, стеналары, түшәме тоташ бетоннан. Тәрәзәсез, караңгы Кап та кап. ул да кап. Күрәсең, анда кайчандыр бәдрәф булгандыр Идәненнән юан торба башы чыгып тора. Канализация торбасы, һәм аннан тәүлекләр буе. әйтерсең, вентилятор эшли, суык жил өрә Өстендә ярым ефәк юка плаш-палаткадан гайре бүтән өс киеме булмаган егеткә бу җил әкиятләрдәге тәмуг уты гәмуг ялкыны булып тоела. Кайбер төннәрне аннан кергән җил суыкмы, кайнармы икәнен дә аера алмаслык хәлгә килә. Зиһене чуала. Чынбарлык каядыр убыла, саташу-бастырылулар башлана. Бу шыксыз капта утырып торырдай урындык ише әйбер юк. Бары тик идәненә салынган озынлыгы икс. киңлеге ярты атлам чамасы тончан гына бар. Ул кытыршы такталардан кагылган Кичке поверкадан алып, иртәнге туалеткача яту урыны да (бусы мәҗбүри), көндезләрен удыру урыны да шул. Әйе. утыру урыны. Чөнки көндез ягарга ярамый Камера- кал турында тәрәзәсез дию дөрес үк түгел. Аның түр стенасында нәкъ түшәм астында фрамуга дип атала торган тишеге бар Безнеңчә олы төнлек. Ул төрмә кухнясының коридорына чыга. Шуңа күрә аннан, иртәдән алып кичкә кадәр кәбестә исе аңкый, кухня пары кереп гора һәр көнне, урыннан торгач, бәдрәфкә чыгарып кертәләр дә (анысы коридорның икенче башында), өч-дүрт йөз грамм чамасы ләчтә ипи. иске, янчек консерв банкасы белән бер чүмеч җылы су биреп, карап торып ашаталар. Аннары инде ишек тагын ябыла Төшлеккә тагын ачыла Шул ук банкада, шул ук чүмеч белән баланда бирелә. Анысы күбрәк әче яки гөче кәбестәдән һәм берничә вак бәрәңгедән тора Гадәттә гозсыз була. Ишекнең өченче тапкыр ачылуы инде поверкага Анда, надзирательдән тыш. йә старшина, йә кече лейтенант керә. Кулларында һәрвакыт янып торган фонарь һәм агач чүкеч. Телләрендә бердәнбер сүз: «Те!» Нурислам фамилиясенең баш хәрефе булыр бу. Егет аңа күнеккән Бу авазны ишетүгә, шундук пышылдап, алар ишетерлек итеп кенә «Таһиров Нурислам». дип әйтә Кычкырып әйтергә ярамый Алла сакласын Юкса җәза: бер көнгә ипинең яргысы гына бирелә Бу йоладан сон фонарь уты аегында, агач чүкеч белән капның стеналарын суккалап чыгалар Күрәсең. бу Таһиров атлы тоткын, бетон стенаны җимерер дә качар диюләредер. Шуннан соң надзиратель бер чүмеч җылы су эчерә дә «Яг!» дип. ишекне яба Бикли. Нурислам бу тәртипне дә яхшы үзләштерде Ишек ябылуга ук плагц-палаткасына төренә дә топчанга ава. үзенең җылы гынын куенына өрә башлый. Бетләде. Тәненең кай төшенә генә кагылмасын, анда мыжлаган бег Башыннан алып кашы, сакалы-мыегы. аяк бармак.гарынача бет таламаган, кычытмаган урыны юк Хәзер аның бөтен эше. бөтен мәшәкате исәбе җуелган көннәр буена бетмәс-төкәнмәс хәшәрәт чүпләү дә. бармаклары белән сакалын аралау, мыегын шомарту. Шул вакытта уйлану, уйлану һәм уйлану Уйларының йөрсә дә. утырса да. ятса да башыннан чыкмый торганнары: «Нигә аны хокем карарына хәтле төрмәгә яптылар ла. нигә шушы хәтле тузга язмаган начар шартларда тоталар’ Кетне дип аталган җан иясе нинди генә җинаять эшләсә дә, аны җәзалауда ниндидер әхлакый норма, чик булырга тиештер ич Бигрәк тә бөек Сталин җитәкли торган бөек мәдәниятле Совет илендә»,— дигән уйлар иде. Чыннан да. нигә аны бердәнбер кеше —Темляков власте белән иркеннән мәхрүм иттеләр? Темляков та, Таһиров та СССР гражданнары буларак тигез хокуклыдыр ләбаса! Нигә Темляковка ышаналар да. нигә аңа —Таһировка ышанмыйлар? Нигә сугыш кырына якын да килеп карамаган җирәнгеч Темляковка. сугышның утын-суын. барлык җәһәннәмнәрен кичкән патриот Таһировтаи көләргә, аны мәсхәрәләргә, кыйнатырга. шундый юллар белән үзенә кирәк «признания»лар алырга, ялган беркетмәләр язарга ирек бирәләр? Бу бит золым! Кем биргән аңа мондый хокукны? Кемгә буйсына ул? Анысы кем дә, үз чиратында кем ихтыярын үти? Шушылай НКВД системасы буйлап өскә таба үрмәләсәк, Лаврентий Павлович Бериянең үзенә хәтле үк күтәреләбез түгелме? Аннан да өстәрәк. аңа боерык бирергә хокуклы шәхес бармы? И-и-и. Алла, әлбәттә, әлбәттә бар. Ул Иосиф Виссарионович үзе. Нурислам, математик буларак, бу логик баскычны кат-кат йөреп чыккач, аны монда тотучы кеше — тотучы гына түгел, суыктан, ачтан, беттән интектерүче кеше дә Иосиф Виссарионович үзе булып чыкты. Ләкин Нурисламның акылы моңа ышана, алмый иде. Чөнки Сталин бит ул, Сталин! Халыклар атасы! Гаделлек иясе! Кешелекнең ышанычы, өмете! Алайса, кем? кем?! Темляковтан алып. Сталинга хәтле сузылган чылбырга кем кереп кысылган да, гөнаһсыз Нурисламны кем шушылай интектерә?! Нурислам узган гомерен кайта-кайта күңеленнән чигерә. Бәлки, аның чынлап та гаебе бардыр. Юк, моңа вөҗданы ышана алмый. Кайчан? Ничек? Кайда?.. II ырыгынчы елны Казан университетын тәмамлап, оигез ай гына укытып калды ул. Ак билет бирелгән чирләшкә Нурислам Таһировны көтмәгәндә армиягә алып (әйтерсең, чик саклау буенча олы белгеч), бүген-иртәгә немец ташланасы чиккә озаттылар. Анда барып урнашкач, гөнаһ шомлыгына каршы, ант биреп, кулга корал тотып чын солдат булырга өлгерә алмый калды, үсмер чакларыннан ук килә торган чире — остеомиелит яңарып чыкты да. Госпитальгә салдылар үзен. Аннан савыгып чыгуга, сугыш башланды. Су1ышка. үз сүзләре белән әйтсәк, нуль сыйфатында керде Нурислам. Кулында коралы да. башкарырга тиешле вазыйфасы да юк иде. Хәтта, сугышның беренче минутларында, фәлән эшне эшләп кил әле. • дип. берәр йомышка җибәрүче дә булмады үзен. Шәһәр тирәсендә урнашкан танкистлар, артиллеристлар, пехота һәм бүтәннәр тревога белән күтәрелеп юлга чыкканда аны бер бәләкәй машина-пикапка утыртканнар иде. Соңынтын ачыкланды, үзе хезмәт итәргә тиешле танк полкының автобат машинасы булган икән ул шул утырудан, фронт дигән нәрсәне күрмичә, биш тәүлек юл куды да. фин сугышын кичергән пикап, карт алаша сыман, адым саен туктый, төчкерә, тартмый башлагач, яннарындагы лейтенант приказы белән аннан төшеп, тәпитәпи атлауга күчте. Үзе генә түгел, янында колгадай озын яңа система мылтык тоткан сугышчы да бар Связной. Алларына куелган бурыч: дүрт тәүлек эченде Шипатов- ка каласына кайтып җитәргә. Аларның полкы шунда җыелачак, шунда тулыландырылачак һәм шунда коралландырылачак икән. Юл тулы гаскәр. Чигенеп баручы Кызыл Армия сугышчыларын көйдерим, гомерләре буе онытмаслык итеп теңкәләренә тиеп калыйм әле дигән сыман. Алла күк йөзенә ичмасам гына да бер болыт кисәге К китерми, кайнар кояшын капламый. Арыш-бодай күтәрелеп килә торган басулар кара тузан астында Җитмәсә фашист самолетлары кара тилгәннәр кебек, бомба коялар, пулемет утына тоталар. Кеше гәүдәләре белән бергә металл три. ботарлана, кан. ут, тузан бергә укмаша. Җирдә мәхшәр. һавада үлем исе... Гаскәрләр от ыры чигенә Бу җәһәннәмгә эләккән иксез-чиксез сандагы сугышчылар арасында Нурислам кебек хужасыз-командирсыз атлаучы дуадаклар яки ике-өч кешедән торган ятим төркемнәр дә күп. Аларның шактый өлеше коралсыз, өс киемсез, каешсыз, пилоткасыз. Хәтта яланаяк элдертүчеләр дә күрепгәли. Болары барысы да диярлек, куркуга төшкәннәр, солдат рәвешен җуйганнар Аналарын югалткан каз бәбкәләрен хәтерләтәләр. Сүзләрендә, күзләрендә көчсезлек, өметсезлек. Ләкин аларны канат астына алучы юк. Үтеп баручы роталар, батальоннар, артдивизионнар, машина колонналары, окопларга кереп урнашкан полклар да күп югыйсә. Әмма алар мондый ятимнәрне үз яннарына сыйдырмыйлар. Кая сыйдыру! Әйтерсең, алар тозланган, каешланган гимнастеркалары астында махау чире йөртәләр, ул бичараларны якын җибәрмиләр Өстән төшкән фәрман шундый Бу хәл Нурисламга ошамый, әлбәттә. Ана калса, әгәр рөхсәт итсәләр. ул мондый ягим-бичараларны бер командага җыяр, ашатыр, киендерер, иң мөһиме, юатып-тынычландырыр иде дә янәдән корал тоттырып, окопка төшереп утыртыр һәм «үзең исән чакта фашистны бер адым да җибәрмә!» дияр иде. Хәер, мондый уйлар тузанлы юлда чарасыз атлаудан туган хыяллану да университет белемле егетнең эчтән бер хөр фикер күрсәтеп алуы гына иде. Коралсыз булса да. ул барыбер үзен солдат Итеп хис игә иде Ана дүрт көн эчендә Шипитовкага кайтып җитәргә әмер бирелгән, ул шуны, тик шуны гына үтәргә тиеш Беркөнне, таң ага башлауга, олы юлны калдырып әрәмәлеккә борыл) аннар гына иде. дошман засадасына пулемет, автомат уты астына эләктеләр. Ятарга туры килде. Таһировның юлдашы ушлы егет иле Коралын шундук дошманга төбәде. Төбәде, әмма аннан бер тапкыр гына ата алды. Олы өметләр баглап килгән, берьюлы ун патрон белән корыла торган яңа системалы ярымавтомат атмый гына бит. Засада!а эләгү уен эш түгел, анда мылтык төзәтеп утырмыйлар. Язмышыңны хәл итү өчен керфек кагып алыр вакыт та җитә. Шуңа күрә, алар мылтык бирелгән тәпәчне төзәтүне киләчәккә калдырып, үрмәли-шуы- ша тизрәк ут астыннан чыгу ягын карадылар. Ләкин болай гына пулялардан котылып буламы? Кая гына үрмәләмәсеннәр, пулялар аларны эзәрлекләп торды. Нурисламга шунысы сәер тоелды: күпләгән пулялар алга. артка, кырыйга төшеп кадала яки колак төбеннән сызгырып үтә гора, әмма алар) а гими иде. Бу ни хикмәт бу? Ходай саклыймы? Нурислам, итггәшенө караганда, яшькә олырак, акылы утыра төшкән. Логика да көчлерәк, ни әйтсәң дә матема)ик. немецларның кычкырып көлүләренә, сызгыру, акырышуларына колак салгач, шушылай «кыек ату» сәбәбен шәйләп алды Ул үләт кыргырларынын бу ике бәхетсез «рус солдаты»)! пуля угы астында уйнатып маташулары икән Үзләренә калса «тычкан) а үлем мәче) ә көлке» уйнаулары Бу ачыш Нурислам акылына очлы кадак булып кадалды Шул хәтле гарьләнде, шул хәтле хурланды, бөтен тәне калтырый, яңакларын көзән җыера башлады. Түзү, чыдау мөмкинлеге калмагач инде, үрмәләгән җиреннән капылт торып, русчасын, татарчасын бергә кушып кычкырды. На. курва, ат! Мин совет солдаты. Тычкан түгел. Ат! Атмадылар аларны. Колга буе немецлар автоматларыннан ут көлтәсе сипlepo-tnnтерә, яннарына килен, сугып ектылар Аннары «ирлек. . Әйтергә генә ансат, кырык беренче елның көзендә бер лагерьга дүрт меңгә якын совет әсирен кертеп япканнар иде, кырык икенче елның язына шулардан йөз үндүрте генә исән калды. Аларның да уникесе икенче лагерьга күчергәндә юлда җан тәслим кылды Яңа лагерь Таһиров башына >ирән шикләр төшергән урын булды. Андагы тәртипләр килеп төшүнең беренче сәгатьләрендә үк. шомлы да мәкерле дә сыман тоелган иде, тора-бара «сыманнар» барысы да расланды. Ач атларны хәтерләтеп эчкә баткан күзле, чуан баскан муенлы «доходяга» әсирләрне китерәләр дә. юындырып киендергәч, пычкы оны катнаштырып пешерелгән «эрзац-брод», әчегән мармелад, кортлаган сыр һәм бәрәңге белән ай чамасы тотып, тәннәренә ит, чырайларына төс кундыргач, күпләрен кайдыр озаталар. Сирәкләре шул лагерьда торып кала. Калганнар арасында үзара танышу, сер уртаклашу дигән нәрсә юк. Алай да кемнең кем икәнлеген белергә була. Алар күбрәк лейтенанттан алып, полковникка хәтле элекке совет офицерларыннан, студент яки урта, югары белемле солдатлардан, сержантлардан тора Дөресен әйткәндә. бу лагерьда калганнар ике бозауга кибәк аерып бирә белә торган кешеләр. Ике татар егете белән эләкте Нурислам. Икесе дә аның ахирәт дуслары. Әсирлекнең беренче атналарында ук очрашкан, узган кышның ачлыгын, суыгын, эч китүләрен, тифын бергәләп кичергән, аларны бергә җиңеп чыккан Мәскәү студенты Асланов Хөснетдин белән Әзәрбәйҗан- нан агроном Бәхтияри Сәгъдәт. Кем — кем. әмма болар инде кибәк кенә аера торган егетләр иде. Немецның бу лагерьдә ашаткан өчен, кырындырып, юындырып, беттән арындырган өчен ни бәя сораячагын, нинди эшләр таләп итәчәген шиксез аңлыйлар иде. Бу уңайдан өчесе бергә утырып, ачыктаначык сөйләштеләр Нишләргә? һәм уртак фикергә дә килделәр: хәзергә әле аларның әсир солдат намусына кагылучы юк. Шулай яшәгән килеш яши бирергә. Дкыл, түл җыярга. Алда күз күрер. Әмма сак кыланырга. Очраклы коткыларга бирешмәскә. Шушы сөйләшүдән соң күпме генә вакыт үтте икән — әүмән-тәүмән атлап Нурислам янына бер шәүлә килеп басты. һаумы. агай-эне! Мин Ишкилдан Харис.— дип кул биреп күреште. Таныштылар. «Кулымда граната бар сакта никләр генә үдемне-үдем шартлатмадым микән дә. никләр генә үдемне кол итәргә бирдем микән». ди. Исән килеш әсир калуы өчен үкенә. Сер сыйдырмады, саф йөрәкле егеткә охшаган дип, Нурислам аны да үзләренә якынлаштырды. Сердәшләр дүртәү булып киттеләр. Нурислам хәтерендә ул чорда очраган татарлардан тагын берсе саклана. Үзен «Апуш» диеп таныштырган иде. Мөгаен. Габдулла булгандыр Касыйм мишәре. Меңгә, бәлки миллионга бер генә очрыйдыр андый бәндә Әтисе карт, авылдан авылга күчеп, кубыздан алып аршин- лы малга хәтле вак-төяк сатып йөри торган кеше кырык тартмачы булган. Утызынчы ел башларында колхозга кер дип. кыстый, кыса башлагач, бар мөлкәтен сатып, читкә чыгып китәсе икән дә, ул киткәләгәнче тотып алып, балалары-ниләре белән себер җибәргәннәр. Бу бәхетсез гаилә шунда бер ел эчендә юкка чыга Унике яшьлек Апуш кына исән калган Язу-документ кебек нәрсә юк малайда, заемкадан заемкага, авылдан авылга күчеп, кайда туры килә шунда йоклап, кем нәрсә бирсә шуныкын. бирмәсә урлап ашап йөри торгач тимер юл стансасына барып чыккан. Исәбе туган ягына кайту икән. Әмма кайтып кара син җиңел генә! С ганса саен милиция! Эләктереп алып, приютка озаталар үзен... алтынчы елны булган бусы, аннан качып Кузбасска барып чыга Шахтага эшкә керә Аг куучы коногон. Берничә елдан армия Социаль чыгышы чиста хәзер: приютта тәрбияләнеп үскән пролетариат. Комсомол Шахтер. Җитмәсә, өске иренендә сызылЬш чыккан кара мыек йөртә торган сөлек буйлы сибиряк. Күзгә ташланып торган хакыйкать 14 шушындый икән, чик сакларга җибәрү өчен аннан да кулайрак егет табылырмы?! Аны илнең Көнбатыш чигенә җибәрәләр. Эчкерле, мәкерле түгел диген син аны шуннан соң! Бу Апуш совет кешесенең чәчләре үрә торырлык яман уйлар йөрткән икән. Сугышның беренче минутларында ук. мылтыгын штыгы белән җиргә кадап, кулларын күтәргән: «һайль Гитлер! Гутен таг! Ш талин капут!». Үзе сөйләгәнчә. болай: «Китте, мин сезгә әйтим җитуха түгел, малина. Сут- касына өчәр сыерның бугазына пычак салам значит, дәдәгез немец ротасында мясник. Брюха майда, нос төтендә. Исәп, немец Касимовны алса, нәселемне корыткан андагы большевикларның бугазына острый пычак тыгу, расчет ясау... Но дело барып чыкмады. Немецның кишка тонка, торык кыска икән . Хотя, бер уйлаганда, большевик кайда да большевик. Вязьма тирәсендәгеләренең коелган яшьләре, каннары җиденче буыннарына барып җитәрлек итеп иманнарын укытып цыктым». Нурисламнар янына ул очраклы рәвештә генә килеп эләккән иде, ахры, бср-икс тапкыр күрешеп, мактанып алгач, каядыр китеп олакты Хәер олакмаса да. Нурислам аны үз табынына сыйдырмас иде. Ул бәндә киткәч. Таһировлар үзләре дә озак юанмадылар Лагерь җитәкчеләре һәр көнне бер-ике «Дие Дайге вахеншау» атналык киножурнал күрсәтүләрен, өченче Рейх яки Россия тарихын өйрәтүләрен калдырып (тизләтелгән программа), партизаннарга каршы сугышу тактикасын өйрәтеп йөргәндәй иттеләр дә (ай чамасы) вагоннарга төяделәр Кырык икенче елның октябре иде бу. Ниятләре шундук беленде, көнчыгышка, совет партизаннарына каршы көрәшкә алып китүләре икән. Бу инде, үзен совет патриоты дип саный торган әсир өчен, үзендә кешелек сыйфатларын йөртә торган теләсә нинди антифашист өчен дә, намуслыкның соңгы чигенә якынлашу, фашист ялчысына әверелү дигән сүз иде. Ә Таһиров белән аның дуслары чыннан да совет патриотлары иде. һәм аларның фашист ялчысына әвереләселәре килми иде. поезд кузгалып кит үгә үк. күзләре түгәрәкләнде, әсәренделәр. Ана сөте белән кергән, совет чынбарлыгында ныгыган рухи көчләрен егетләр бер йодрыкка тупладылар. Тартылган җәя кебек киеренке халәттә иде алар. Бар уй-хыяллары. бар омтылышлары ничек кабул итсәләр дә: атып үтерәләрме, авыр җәзага тарталармы - беренче мөмкинлекләр тууга ук партизаннар яг ына чыгу иде Капитан Кузнецов һәм майор Горбач тирәсенә тупланган тагын ике яшерен төркем барлыгын һәм ул төркемнәрнең дә үзебезнекеләр ягына күчәргә максат куюларын күптән сизенә иде Таһиров. Октябрь азакларында Белоруссиянең Глубокое шәһәренә кайтып төшкәч, аларның кылларын тартып карарга’ булды. План-ниятләр зурдан. Көчләрне туплап, әлеге йөз утыз йөз кырык әсирдән торган команданы партизаннар ягына тулаем күчереп булмасмы... Бу эшне Кузнецов белән Горбачның кылларын тартып карауны Бәхтияригә тапшырды Нурислам Белоруссиягә кайтып төшүнең беренче көннәрендә немецлар һәркемгә режимсыз ятарга-торырга. шәһәргә чыгып, халык белән аралашыр!а. гаилә мәҗлесләрендә катнашырга һәм теләгеңә карап, мыек чылатып кайтырга да ирек бирделәр. Атна-ун көнгә сузылды бу. Ач үлем тырнагыннан котылган әсир өчен, әйтерең бармы җәннәт инде Өсләренә кигән киемнәре фашист - немецныкы түгел, чех армиясенеке булгангамы, җирле халык болай яхшы кабул итте аларны Шуңадыр күрәсең. көннәр буе шәһәрдән кайтып кермәделәр. Ләкин, кызганыч ки. кайберәүләр бу хөрлектән исереп, тиешле-тиешсез урында, кирәк-кирәкмәс кешеләр арасында артыгын сөйләп, серлеренниятләрен ачып ташладылармы, әллә бүтәнме, кайтып төшүнең унынчы көнендә команданың алгы кешесен немецлар кулга алдылар Араларында Бәхтияри белән Кузнецов та бар иде Егетләрнең кулга алынуларына тәүлек тә үтмәде, кулларын бәйләгән килеш, машинага төяделәр дә. шәһәр читенә алып чыгып, атып үтерделәр. Ул көнне шәһәргә чыгарга беркемгә дә рөхсәт булмады. Барча әсир һич ни күрмәгән, һични турында ишетмәгәндәй, күршесенә, якынына сүз катарга кыймыйча, идәнгә җәелгән салам өстендә көне буе аунадылар. Нурислам салам өстендә төн буе күз дә йоммыйча, һәлак булган иптәшләре. аеруча ахирәт дусты Сәгъдәт Бәхтияри турында уйланып ятты. Уйларлык та иде шул. Сәгъдәт бит туган илгә хыянәт итмичә, чиста-саф вөҗданлы килеш Дөньядан китеп барды. Уртак сердәш булу өстенә. Нурисламны бер юлы өч чирдән—дизентерия, тиф, остеомиелит шешеннән үләргә ятканда, аны кулларында күтәреп йөрткән, сонгы сынык ипиен аңа каптырган, шулай итеп аны үлемнән алып калган олы, изге җан да иде. Йөз ел яшә, йөз ел өйрән, немец-фашист психологиясен барыбер аңлап җиткерә алмассың, билләһи. Әллә ул бу командага җыйган рус әсирләрен корсак тутырудан, тәмәке көйрәтүдән гайре бүтән нәрсә турында фикер йөртә белми торган мәхлүкләргә тиңләдеме, әллә инде алтысын атып, калганнарын куркыттым, өннәрен алдым дип уйлады, шул ату вакыйгасыннан соң ике тәүлек тә үтмәде, әсирләрне тревога белән йокыдан уятып корал өләшергә тотындылар. Теләсәң күпме патрон, теләсәң ничә граната ал. Сафка бастырып, беренче әмерне дә бирделәр: күрше Докшица шәһәренә бандалар һөҗүм иткән, имеш (немецлар совет партизаннарын шулай «банда» дип атыйлар иде). Юлга җыендылар. Бер ачык кузовта ике немец солдаты, калганнары коралланган әсирләр. Шушындый биш машинадан торган колонна кузгалып та китте. Докшица дигәннәре Глубокое шәһәреннән егерме чакрым чамасы ераклыкта икән. Якгыра башлауга, алда шәһәрчек күренде. Колонна, яныппыскып яткан агач күпергә җиткәч, тукталды. Нурисламның йөрәге кага башлады. Янәшәсендә утырган Асланов белән Ишкилдинга терсәкләре белән төртеп куйды: әзерләнегез, тәвәккәллибез, янәсе. Ул арада немец приказы яңгырады: машиналардан төшәргә! Таһиров тирә-юньне яшен тизлеге белән күзәтеп алды. Әнә, уң якта — ялан. Сулда —ике-өч метр ераклыкта калын урман. Алда — бер чакрым чамасы арырак —Докшица. Якында. Нурисламнан ун метр чамасы гына алдарак немец, обершарфюрер атлый» Җилкәсе киң. арты калын. Каскадан. Кулында автомат, билендә парабеллум. Аннан ерак түгел — майор Петр Горбач... Менә хәзер, менә хәзер, дип типте Нурисламның йөрәге. Пошли. Петро!—дип кычкыруын үзе дә сизми калды ул. Күз ачып йомган арада, обершарфюрер киң аркасына төбәп атып җибәрде дә урман ягына ташланды. Кемнәрдер ата башладылар. Немец телендә бирелгән өзек-өзек приказ-команда авазлары ишетелеп алды. Нурисламга дөньяның асты өскә килгән сыман тоелды. Ни генә булмасын, гизрәк урманга барып җитү кирәк иде аңа. Арттан, янәшәдә аяк тавышлары ишетелде. Кемнәрдер аны узып киттеләр. Соңгы көннәрдә янбашы сызлап тора иде Нурисламның, хәле китте, аксыйтуксый. сызлана-ыңгыра- ша, урман авызына барып керде. Менә ул ирек!. Җаны җырлый, тойгылары ургылып кайный иде аның. Урманны яңгыратып бер кычкырасы иде хәзер. Әмма хәвеф әле һаман куа килә, баш очыннан пулялар сызгыра, агач кәүсәләренә шартлап тия иде. Әнә ешкынлык арасыннан Хөснетдин белән Харис килеп чыктылар. Авызлары ерылган. Әйтерсең, укытучы Таһиров аларны— ике татар егетен, юк. алай гына түгел, бөтен илне, Европаны фашист тырнагыннан котылдырган. «Рәхмәт дускай, мең яшә!» — дип аны кочаклап алдылар да елап җибәрделәр. Кичке якта алар партизаннарга юлыктылар... Ill урислам, тикшерүдән соң бирелә торган бер чүмеч җылы суны чүмереп. топчанына яткан гына иде. ишек янә ачылды. Те! Таһиров Нурислам. Кулларыңны артка! Үзен дә борыл! -Нурислам борылган иде. кулларын шундук тимер чыбык белән боргычлап та куйдылар. Чыбыкның бер очы солдат кулында калды Алга атла! Солдат аны төрмәдән алып чыгып, каядыр алып китте. Төн. Караңгы. Көзге әрсез яңгыр. Тездән пычрак. Аяклар тая. Таеп, янтаеп киткәндә кулларын бәйләгән чыбык тартылып ала да. чәнечкеләре белән Нурисламның беләкләренә кадалып зәһәр авырттыра. Бусына да түзәр илен гарьлеге ни тора. Ут астында әсирлектән качып, ил иминлеге өчен җанын-тәнен жәлләмичә сугышкан саф йөрәкле патриотны үзебезнең үк солдат шушы рәвешле чәнечкеле тимер чыбык белән бәйләп, дилбегәләп йөрсен әле! Егетнең күзләреннән әче яшь тамчылары бәреп чыкты Шунда ук урамдагы ләмгә авасы да үләсе, бу хурлыктан мәңгегә котыласы килде. Әмма шул мәл күрәзәче татар кызының чибәр йөзе күз алдына килде: «Сез. кардәшем, бик үк хафаланмагыз әле. ерак киләчәктә сезләрне олы бәхет, якты сөю көтә... Бүген бар дошманың иртәгә булмас, бүген юк дустың иртәгә килер, түз», дигән үгет-нәсихәте исенә төшкәч, егетнең аякларына җегәр иңде. «Бу вәхшиләргә үч итеп яшәргә дә яшәргә...». Урам уртасыннан атлаган җиреннән солдат аны уңга борды. Тәрәзәләреннән тонык ут сузылган баракка керделәр. Тукта! дип, солдат Нурисламның кулларын чиште. Якты бүлмәдә утырган чибәр йөзле өлкән лейтенант Нурисламны көлеп торган, күрәсең, ниндидер язулар укып утырган җиреннән башын калкытмый гына эндәште: Фамилия?.. Нурислам җавап кайтаруга: Менә шушыңа кул куй. дип. машинкада басылган ике-өч юл язылган бер бит кәгазь сузды. Нурислам Таһировны кулга алырга, дигән прокурор санкциясе иде бу. Нурислам кул куйгач, өлкән лейтенант солдатка карап: Бетте Алып кит! дигән әмер бирде дә кәгазьләре өстенә иелде Бу таш чырай өчен көзге яңгыр аегында пычрак .ерып, манма чыланып килгән юка киемле кеше чүпкә дә i ормый иде шул. Нинди ана тудырган, кайда үскән бу бәгырьсез бәндә?!. Алып килгәндәге кебек, кулларын бәйләп, төрмәгә кайтарып куйдылар аны. Янә үз камерасына. Хәзер инде Таһиров чын тоткын, законлаш гырылган. Статьясы: 58.1.6. Ватанга хыянәт иткән хәрби җинаятьче И-и-и, Алла, димәк, аны кулга алу. интектерү, илен ca r кан дип хөкем чыгару майор Темляковтан гына тормаган Аңа каршы бөтен бер система эшләгән. Аның һәр адымын каләм астына ала килгәннәр. Димәк, ул1 һәрдаим күзәтү астында йөргән! Коточкыч хәл' Бер имза куйдырту өчен төн уртасында пычрак ардыртуларына өстәлеп, әрнү, гарьләнү тойгысы күп төннәргә Нурисламның йокысын алды, йөрәгенә чәнечкеле чыбык аша мәңге төзәлмәс яра ясады Атналар, айлар үткәндер (көннәр исәбе күптән югалды), Нурислам тормышында үзгәреш-фәлән күренмәде, һаман шул кәбестә нары Аннары бет чүпләү. Отыры ябыкты, хәлсезләнде Баштарак, ике атлам уңга, өч атлам сулга, иртәнге аштан соң кичке поверкага хәтле дүргәр-бишәр йөз әйләнеш ясый иде. соңгы көннәрне инде йөзгә дә тутыра алмый. Хәле бетә, аяклары җилсенгән, оча сөяге сызлый Җитмәсә, гомер булмаган хәл, күз алдында төрле-төрле куркыныч сурәт-чаткылар сикерешә, башы әйләнә иде. Беркөнне кәбестә баландасын чүмереп бетерүгә камера ишеге ябыл- маган да иде әле кече лейтенант керде. «Те». «Таһиров Нурислам» 17 Н сүзләре әйтелгәч, кече лейтенант аны төрмә ишегалдына алып чыкты. Андагы аклык, андагы аклы-ык! Бу илаһи аклыктан егетнең күзләре чагылды, учлары белән ул йөзен каплап хәтсез басып торды. Башы әйләнә башлады. Кече лейтенант әйди, ә ул. исерек кешедәй, алпан- тилпән килә. Нурисламның бу рәвешле атлавы лейтенантка ошамады, җикеренергә тотынды: — Син. тоткын, конвой аегында. Туры атла. Юкса бер адым —уңга, бер адым сулга чык. искәртеп тормыйча атып үтерәчәкмен! Шулчак, кайдан килеп чыкты да ничек пәйда булды диген — майор Темляков тавышын ишеткәндәй булды Нурислам. < — Нәрсә, кече лейтенант, симулянтланамы? Атам дисең икән, ат син аны. Хакың бар.. Ба-а-а, кара син. Таһиров икән ләбаса! Димәк, син әле һаман исән? һаман әле безнең өлешкә дигән һаваны сулыйсың, ә?! Сорау алгандагы кебек, тагын мыскыллап көлә Темляков. Майорның бу сүзләрен ишеткәнче, бер мизгелдә кече лейтенант пулясыннан үлем алу кулайрак түгелме? Нурислам бөтен ачуын чыгарып: — Беләсеңме син кем. Темляков? Син бит'.. Ас! Аттыр! Тик белеп кал Барыбызны да атып бетерә алмассың Гомерең җитмәс. Китте- е-ек! — дип кычкырды да янга ташланды. Ташланды, әмма ерак китә алмады Ату тавышы да яңгырамады. Гөрселдәп йомшак карга ауды. Темляков аяк чалып еккан икән Шунда тагын бер кат аның тавышын ишетте. Әйтерсең, һичнинди күңелсез вакыйга булмады. Темляков тыныч тавыш белән: — Аз гына көтеп тор. кече лейтенант, ярдәмгә солдатлар чыгарырмын,— дип, китеп барды. Күп тә үтмәде, ике солдат килде. Алар, Нурисламны култыгыннан эләктереп, кече лейтенант озатуында каядыр алып киттеләр. Еракка түгел икән, ике квартал урам үтүләренә Нурисламның күзләре яктыга күнегә башлаган иде инде биек капкалы, биек таш коймалы икенче бер төрмәгә илтеп керттеләр. Өч катлы мәһабәт бина. Хәлсез Таһировны яртылаш култыклап, яртылаш сөйрәп, шуның өченче катына менгерделәр дә. бер ишекне ачып юк. кертмәделәр, ә ябылганда гәүдәне ишек үзе этен кертте. Хәлсез егет, тигезлеген -җуеп, ниндидер кешеләр өстенә ауды. Алар барысы да. берсе икенчесенә елышып, идәнгә утырганнар иде. Аларның каралган йөз-чырайларын җирән, ак сакал-мыек баскан. Чәчләре чәч түгел — пумала. Күпләре трусиктан яки эчке ыштаннан гына, күпләре шәүләгә тартым - төссез. Мондагы сасылык! Мондагы әшәке ис! Ул ис Нурисламга шулхәтле көчле тәэсир итте ки. чак кына косып җибәрмәде. Аңа торып басарга булыштылар. Бу мәхшәрне күздән кичереп чыкты Нурислам. Моңарчы ул утырган камера-капка охшамаган олы зал. Тәрәзәләре дә бар. Ләкин берсе дә пыялаланмаган. Кышкы җил үтәли исеп, кешеләр өстенә кар тутыра. Шуңадыр күрәсең, ишек катындагылар ярым шәрә утырсалар, тәрәзә якындагылар тун-толыптан. бүректән. Шул җылы киемлеләрнең берсе — калын йон фуфайка кигәне аяк басып. Нурисламга бәрхет тавыш белән поляк телендә эндәште: — Кем? Каян ’.. Нурисламның җавабы русча яңгырагач, саф шул телдә: «Кил бирегә!» —диде Нурислам аңа буйсынып, тезелеп утырган кешеләр арасыннан үрмәләп, шуышып, ничек кирәк алай янына барып җитте. Бәрхет тавышлы адәм аңа. тәрәзәдән ишеккә таба дүртенче кеше итеп, ян стена буеннан урын бирде Ачлыктан интеккәнлеге йөзенә чыккан егетнең кулына сохари кисәкләре тоттырды. Нурислам сохарины комсыз бер ләззәт белән шытырдатып чәйни-чәйни камера эчен кызыксынып күзәтүен туктатмады. Монда тәртип шундый икән: җылы киемле берәү аякларын сузып аркасын түр стенага терәп утыра. Аның бот арасына икенче берәү, аныкы арасына өченчесе, дүртенчесе урнаша Каршы стена ягын- нан ла шундый ук рәт килә. Бу ике рәт зал уртасында тоташа, һәрьяктан соңгы кешеләр күзгә-күз карап, тезгә-тез терәп утыралар. Мондый капма-каршы урнашкан рәтләр саны камерада унике, һәр пар рәттә унбиш- уналты кеше булса, җәмгысы камерадагы кешеләр саны йөз җитмеш, йөз сиксән дигән сүз. Эчтән генә арифметика белән шөгыльләнеп хисаплап чыгарган санны мыегына урап куйды Нурислам. Бу камера тук. Почмак саен, идәннән алып түшәмгә кадәр Капчык-төенчекләр өелгән Аларда. һичшиксез, ипи, сохари кебек ризыклар бардыр. Тәмәке исе дә сизелә. Мондагыларның барысы да җирле халык — белорус, поляк, күрәсең, сөйләшү-аңлашулары. үзләре әйтмешли, «тутэйний» телдә җирле диалектта бара. Шулай итеп. Нурислам үзенең кая. кемнәр арасына килеп эләгүен алышкандай булды. Ләкин ул елның кай вакыты икәнен тәгаен генә белми иде әле. Шуны ачыклау максаты белән, янына чакырып алган йон фуфайкалыт а мөрәҗәгать итте Кичерегез, иптәш, бер соравым бар иде Рәхим итегез. Бүген кай елның ае. кай көне дигәндәй. Фуфайкалы бу сораудан бер мәлгә сәерсенеп калса да егетнең халәтен тиз аңлады. . - Ә-ә-ә, вакытмы! Бүген, иптәш, егерме сигезенче декабрь. Моннан өч көн элек католиклар рождесгвосы булган иде. өч көннән яна кырык бишенче ел. олы өметләр елы башлана. Рәхмәт, туган диде Нурислам. «Димәк одиночкада туксан җиде көн угырып чыкканмын» дип. эчтән нәтиҗә ясап куйды Шушы мәхшәрдә яшәп китте Нурислам. Көн аргыннан көн. ай артыннан ай үтә торды. Сорау алырга чакырмадылар. Үзе янына чакыртып алган кеше Илья Максимович Малько белән якыннан танышып, ана тәмам ияләште. Үз гомерендә Америка илләрен йөреп чыккан йомшак табигатьле, әйбәт холыклы, үтә шәфкатьле белорус иде ул. Көчс-код- рәте. ихтыяры да Аллага шөкер икән, мең мирдән юрган камераны бер йодрыкта юга белә Таһиров совет партизаны, командир. Бу турыда камерага эләккәч үк белделәр Арадан кемнәрдер аңа каршы сугышкан булып чыкты Совет властена каршы корал күгәргән буржуаз Полына яклы егетләр. Үзләре әйт кәнчә: жолнежлар*. Шуларнын бсрничәсе Нурислам камерага кертелгән көннән үк, читлектәге бүреләр шикелле, карашлары белән аны ашардай булып утыртаннар иде, бер төнне өстенә үк ташландылар. Берсе бугазыннан эләктереп алды Нурисламның йокыга китә алмыйча яткан чагы иде бу. Ялт кына кубарылып басты да бугазына ябышкан бәндәнең иягенә сылады Мә сиңа, чүл бүресе' Тавыш купты Илья Максимович уянды һәм. бер талпыну белән, әлеге бәндәне әллә кая чөеп ыргытты. Шулай игеп. Нурисламны үлемнән алып калды Илья Максимович физик яктан гына түгел, ипле сүз белән дә ышандыру көченә ия идс Сез бит террористлар түгел. Панове, ә политик көрәшчеләр. Ул совет патриоты дип. үзегез белән бер үк язмышка тарытан белемле татарга ташлану, аны буып үтерергә җыену, миңа калса, сезгә дан өстәми Советлар системасына каршы корал күтәрү хәглесе сезнең вөҗдан эше. Миколайчик3 Польшасы өчен көрәшергә, шул юлда җан бирергә дә риза, дип ант иткәнсез икән, анысына да гел-теш тидермим Әмма татар татарны, рус русны, әйтик, поляк полякны буа башласа, кешелек 3 Жолисж солдат (по 1.чкча>. г Миколайчик буржуаз Полыианыи эмиграциядәге хөкүмәт башлыгы. кая барып чыгар?! — дип. үзенең хаклыгына тирән ышаныч белән әйтелгән сүзләре масаюлы жолнежларны уйга салды. Ни хикмәттер, шуннан сон Нурисламга кагылучы, янаучы булмады. Камерада үләт зәхмәте тиф таралды. Өч-дүрт көн үтте микән, тоткыннарның. яртысы диярлек, ярып ыргыткан утын түмәрләре шикелле, кайсы кайда аркылы-торкылы яталар иде инде. Тик аерма шунда гына, түмәрләр тораташ булса, болар хәрәкәттә селкенәләр, саташалар, ыңгырашалар иде. Нәкъ фашист лагерьларындагы кебек. Анда да һәр авыру үзенең ана телендә алмашына-саташа иде. монда да шулай. Рус. белорус, поляк, литва телләрендә «Су!», «Су!» —дип кычкыралар, инәлеп ялваралар. Әти-әниләренең, якын туганнарының исемнәрен атыйлар. «Хәбәрсез югалырга, үләргә бирмәгез... Халкыбызга җиткерегез, ярдәмгә килсеннәр!.. Бөтен илләргә хәбәр таратсыннар!..»— дигән боерулары, үтенү-ялварула- ры Нурисламның йөрәген тетрәтә. Аякта тора алганнар туктаусыз ишекне дөмбәслиләр: «Дайте воду!.. Кацы!..4 Сталин кац!.. Москали5 6 кацы!» дип акырынулары, һич көтмәгәндә тагы: «... Еше Польска не егинела»..? «Пока мы жиемо...7 ». «Марш, марш Полония...»—дип. элекке Польшаның милли гимнын җырлый башлаулары, ахыр чиктә, яшьләрен коя-коя дога кылу- чукынулары. мондый да тирән тәэсирләнү, шашыну-тузынуларны кичереп карамаган, бөек партия тарихына табынудан гайрсне белмәгән кичәге совет студенты Нурислам Таһировта бер якэан ят тойгы уятсалар, икенче яктан ул сәбәбен үзе дә аңлап җиткерә алмаган яңа бер хистән каядыр тирәндә йөрәк түрендә ниндидер өмет сулкылдавын тоя иде. Гүләп торган камера хәзер тәүлеккә ике тапкыр гына ачыла. Иртән олы мичкә — парашаны бушатып, хлорны известь белән агулап кертәләр, кичләрен ипи өләшенә, поверка үткәрелә Элегрәк иртәнге якта, консерва банкалары белән җылы су. ә көндезләрен баланда бирелә иде. хәзер алар да бетте. Имеш, хак булса, елгадан мичкә белән су ташый торган әсир немецләрне Себергә озатканнар да. ташыр кеше калмагач, төрмә сусыз утыра. Су кичтән мыскаллап кына бирелә, әҗәлгә дарудай—яртышар банка гына. Надзирательләргә тагын бер мәшәкать өстәлде: камерадан мәетләр чыгару. Үлеме-тереме. тикшергәндәй итәләр дә. аякларыннан эләктереп, коридорга сөйриләр. Соңгы көннәрдә тоткыннар арасында яңа гадәт таралды. Башкисәр чаяраклары сагалап торалар да. йозак чалтырап, ишек ачылуга гауга куптаралар. Надзирательләр аларга әллә ни шашынырга ирек бирми, күрәсең, тавышлары тиз басыла. Теге тоткыннар әйләнеп кермиләр, аларны каядыр илтеп олактыралар. Әмма аңа карап, коридорга ташлану хикмәтләре тукталмый, гел кабатланып тора. Гомумән, камера бер дә тынып i ормый. Чирлиләр, үләләр... Елау- сыктау. җырлау. Аллага ялвару, сүгенү, дөньяны каһәрләү барысы да яшәү белән үлем арасындагы йөрәкләр тибешенә сыйган. Көннәрнең берсендә Нурисламның коткаручысы, аркадашы Илья Максимович та ауды. Яна. саташа, бар сораганы су. Көн ката, төн ката Нурислам тәрәзәгә кунган саран кар бөртекләрен җыя. чүпрәк юешли. Шуның белән хастаныңтиренен чылата, чүпрәкне маңгаена куя. Бер тапкыр, иртәнге якта ишек ачылгач, коридор надзирателенең йөрешкыланышына. кыяфәтенә карап. Нурислам: «Бу бәндә татар түгел микән».— дип. юри генә ана телендә. — Саумы, якташ! Мин Бөгелмәдән. Туган якларга хат язсаң, миннән дә сәлам әйт! — дигән иде. надзиратель сискәнеп китте, аңламагандай. читкә карап: 4 Кац—палач (полякча). 5 М о с к а л ь—мәскәүле рус (полякча). ’ Не сгннелa—үлмәде (полякча). * Жиемо — яшибез (полякча). һе, диде, һәм шуның белән үзенең татарлыгын ачты да салды. Чөнки татар гына шулай «һе» дип әйтә ала. Нурислам өчен бу гадәти кызыксыну гына түгел иде. уйлаган уен ул бүТен үк тормышка ашырырга ниятләде. Көн уртасы якынлашканда Нурислам колагын ишеккә куйды. Аяк тавышлары якынайгач, ишек кагып, надзирательгә эндәште. Морадьгна иреште бит! Кормушка ачылды. Сүз катар җай туды: Кичер, туганым. Тыңла. Кар алып кер. ә! Үтермә, зинһар, ә!.. Көтмәгәндә ана телендә әйтелгән бу ялвару егетне тетрәтеп ташладымы, әллә иртән ишеткән сүзләрдән соң ук камерадагы якташы турында борчыла идеме, анысын бер Алла белә, надзиратель икәнен онытып, ул. көйләнгән автомат диярсең, саф татар телендә ычкындырды Ничек инде?! Нурисламга аның шушылай саф татарча эндәшүе генә кнрәк иде дә: — Бик ансат, туганым. Мә! дип ул үзе белән йөртә торган плащпалатканы күз ачып йомганчы кормушка тишегенә тыкты. Чигенер чара калмаган иде надзирательгә. Аллы, кормушканы шундук ябып та куйды. Билгесезлек I ән дә яман нәрсә юк. көтә-көтә күпмедер вакыт үткәч. Нурислам хафага калды. Ике нәрсә борчый иде аны. Бердән плащпалатка. Соңгы киеме соңгы бөркәнчеге. Икенчелән якташы Плащпалаткага төрелгән кар белән эләгә-нитә калса, кемгә дә ачык, копир белән бәйләнешкә кергәне өчен аңа төрмә яный. «Уйламыйчарак эшләдем Егетне кыен хәлдә калдырдым бугай».— дип үз-үзен битәрләп торганда, ишек тавышсыз гына ачылды да. мендәр хәтле булып кабарган плащ-палагка очып керде. Ишек шапылдап ябылды Надзиратель чырае корму шкада: Үзең эләккәнсең җиткән Мине дә бутама! Әнә. ал! Бүтән тең- кәмә тимә. Синең өчен мин юк! Бөтенесеннән дә элек Илья Максимович өчен дип тырышкан иде Нурислам Ләкин кар аңа файла китерә алмады Туйганчы су эчәргә аңа тәкъдирдә язмаган икән шул. Сон иде инде. Нурислам өчен юрмыш юлында очраган игелекле җаннарның тагын берсен югалту иде бу. Аяныч хәл. Ә кар суын эчкән хасталар арасыннан шактые терелеп, аякка басты Шундыйлардан берсе, баштан Нурисламны өзгәләп ташларга җыенган Станислав атлы Полыпа жолнежы иде Тора бара ул Илья Максимовичны алытпг ырырлык дәрәҗәдә ана якынайды Вилейка каласыннан икән үзе Атнага бер аңа өйдә пешкән ипи. кабыклы бәрәңге, киптерелгән эремчек-сыр кебек тәмле ризыклар кертәләр, бу нигъмәттән ул Нурисламга да өлеш чыгара, тәмәкене дә бергәләп тарта торган булдылар Тышта чыпчыкларның дәртле чыркылдашкан авазлары ишетелә яз килә Кичкә авышкан якты кояш нуры пыяласыз тәрәзә уемы аша үтеп, каршы стенага гөшә, андагы серле шәүләләр уйнаклавына карап Нурисламның хистойгылары уяна. Җанны кысып торган бу таш стеналарны этәреп табигатькә чыгасы, кырлар куенында бер онытыласы, ак болыт ларга багын җирдә ауныйсы, урманнарга кереп адашасы килә Их. кодрәтеннән килсә, кош булып, газиз туган ягы әрәмәле, баланлы, бөрлегәнле Ык буйларына очып кайгыр иде Булмый шул. булмый. Калын гөрмә диварлары иреген буып, җанын кысып, каймалап алган Текә, авыш эшләнгән тәрәзә гәпләре шактый биектә Тышка карыйм дисәң, баш га берәр кешене бөкрәй ген, аның аркасына басарга, үрелеп тимер рәшәткәгә тотынырга кирәк, Стас Нурислам кебек үк тиктормас егет Әллә инде тифтән шулай җиңе тоеп калган, сүз сөрешендә, хәрәкәт-кыланышында тиле-милелек бар Бер карасаң, боегып-уйланып яисә үзалдына моңланып утыра да. кинәт ка лкынып. Нурисламга ым кага, гәрәзә турына барын бөкерәя. Тышкы дөньяны күзләргә дисәң. Нурисламга куш Ул көнне дә шулай. Нурислам Стасның сыртына җиңел генә менеп басты да. үрелеп рәшәткәгә тотынды. Яңа килгән кара каргалар, чыпчыклар чыркылдашуыннан хозурланып, ул гөрләвекле урамнарга, тимер юл вокзалына, еракта күгелҗемләнеп күренгән урманнарга йотлыгып карап торды. Күңеле тулды. Рәшәткә артында тормыш бара, яз тантана итә иде. Бу манзараның һәр сызыгын күңеленә беркетеп, аяклары тала башлагач, төшәр алдыннан ул төрмә ишегалдына күз салды. Йә, Хода! Күзенә генә күренәме?.. Мәетләр, адәм скелетлары түгелме соң бу?! Шәрә, ярымшәрә мәетләр! Төрмә дивары буена әрдәнәләп тезгәннәр. Мәетләрнең аяк очында офицерлар кайнаша: полковник, майор кебек дәрәҗәдәгеләре дә бар, алар янәшәсендә ак халатлы табиблар да күренә. Бу күренештән өнсез калган Нурислам идәнгә сикереп төште. Чират— Стасныкы. Рәшәткәгә ул менеп тотынды. Күпме генә карап торгандыр, атылып төште дә, алагаем сүгенә башлады. — Пся кревь прусак! Пся кревь москаль! Бичара поляк ике ерткыч арасында. Алар сугыша. Курва мать! Карагыз, күрәсегез килсә!- Стас куллары белән ишарәләр ясап, тышка күрсәтте.— Анда күпме безнең туганнар! Аларны бит прусаклар үтергән. Төрмә ишегалдына күмгәннәр дә, хәзер, москальләр дөнья халкы алдында яхшы күренергә тырышып, җирдән казып алганнар. Күрегез, янәсе, фашистлар полякларга карата нинди кансызлар, ә без — москальләр. нинди мәрхәмәтле! Ә үзләре полякларны төрмәдә черетәләр, меңәрләп-меңәрләп себер сөрәләр. Ой. син аларны. пся кревь москальләрне! Хәерчеләр! Хәзер мин беләм... Хәзер мин нишләргә икәнен беләм. Курва мать! — Стас ярсыганнан-ярсый барып, ишеккә ташланды. Ике куллап дөмбәсләргә тотынды:—Ач. пердун! Ач дим мин сиңа, бетле большевик! Сасы коммунист! Комсомол, пионер, октябрят! Пся кревь... Егетнең бөтен тәне калтырый, җилкәсенә төшкән калын чәчләре калтырап дулкынлана, күзләре калайланып, куркыныч ялтырый иде. Гөнаһ шомлыгына күрә, ул арада ишек ачылды. Стас кыргый мәче кебек, ишектә беренче күренгән офицер өстенә ташланды. Төбенә кадәр ачык калган ишектән барысы да ачык күренә. Коридорда сүгенү, көрәш- тарткалаш купты. Әнә, таза гәүдәле офицер тифтән терелеп тә җитмәгән хәлсез Стасны болгап кына ыргытты. Әнә кулларын артка каера башлады.. Ул да булмады, камерадагы тоткыннар арасыннан Стаснын милләттәшләре атылып чыгып, офицер өстенә ташландылар. Бераздан ишек ябылды, тавышлар тынды. Стасны һәм аның артыннан чыккан иптәшләрен камерага кабат кайтармадылар. IV йберләрегезне алып чыгыгыз! Тиз кыланыгыз! Мондый ашыгыч җыенуларга күнекмәгән тоткыннар. башта югалыбрак калганнар иде. аннары нәрсәгәдер өметләнеп, дәррәү җыендылар да коридорга чыгып бастылар. Иң алда Таһиров. Чөнки аның, бүтәннәр кебек, төенчек-капчыклар белән әвәрә киләсе юк. Бар алганы, бар күтәргәне шул: әлеге дә баягы бер плащпалатка. Тоткыннарны подвалга алып төштеләр. Мунча рәвешенә китерелгән подвал булып чыкты ул. Чишенергә! Тоткыннар анадан тума чишенгәч, нинди өс киеме, нинди сәләмә чүпрәк бар һәммәсен җыештырып, бет өтәли торган камерага озату өчен ыргакларга элдерделәр. Тоткыннарның чәчен, сакал-мыегын, тәннең кай төшендә чәч-төк үсә. шуларны бөртекләп машинка белән кыркып төшергәч, ул урыннарны сасы сыекчага манылган мамык белән сөртеп- агулап чыктылар (өч кеше кырка. берәү агулап тора). Бусы да беткәч 22 Ә инде, тоткыннарга калай ләгән, чикләвек хәтле генә сабын кисәге тоттырып. юыну бүлмәсенә кудылар. Мунча. Әй андагы рәхәтлек! Эссе һава, кайнар пар Нурисламның күпме кыйналган, бәрслгән-сугылган сөякләрен, җиде ай буена керләнеп, бет кимерә килгән тәнен рәхәт кыздыра. Бу ләззәткә түзә алмыйча, өтәләнеп, ул аркасын, түшен, ботларын кытыршы кирпеч стенага ышкый «Их, булсачы шушында берәр себерке аламасы, бөтен тәнем пешеп- ләр чыкканчы чабыныр идем дә таш идәнгә таралып ятар идем» Шушы көннәргә калыр диеп уйлаган идемени соң ул. Тәрәзә кашагаларына чүпләм сөлгеләр эленгән, күпереп торган мендәрләргә ак челтәр ябылган, ишек башына изге дога язылган шамаил куелган, бисмиллалы мөселман өендә туып үскән малай иде бит ул. Атна саен мунча кереп, яңадан туып чыгарга күнеккән, тәһарәтле, чиста-керсез гаиләдә тәрбия алган иде ул. Кешене менә ничек хайваннан түбән дәрәҗәгә төшереп, яшәү рәвешен изептаптап була икән. Мона кем гаепле? Нурислам моны җаны белән тоя. әмма сүзләр белән аңлатып бирерлек акыл кодрәтенә ирешмәгән иде әле. Соңыннан, дистә еллар үпкәч, ачы бер хакыйкатьне төшенер ул: бу коточкыч империяне тудыру өчен, ничә гасырлар буена Кешене чүп урынына да күрмичә, сугыш машинасы эшләп торган Бер кешенең бәргәләнүе нәрсә ул — илләр, җирләр, халыклар тапталган, туфрак булган. Бәлки, кайсыдыр кавемнәргә шулай изелеп, пычракка батып яшәү ошыйдыр. Ә ул мөселман өммәтеннән, аның Аллага, кояшка, җир-суга табынып, табигатькә күндәм ярашып, итагатьле яшисе килә.. Чарасызлыктан әрнеп, шул ук вакытта эссе пардан изрәп, үзен-үзе таш диварга ышкыган Нурислам кайнар пар белән озак хозурлана алмады. Тиз тоттылар. Киенү ягына чыгарга тупас әмер бирелде. Кызган киемнәрдән борынга әшәке ис бәрә иде. Гадәти тормышта яшәгән кеше андый ис барын белмидер. Тынга каплана, укшыта торган коточкыч яман ис. Дөньяга афәт килгәндә үрчи торган хәшәрәт бет армиясе янып куырылганда чыга торган ис ул. Ач күзеңне, төрмә бу' Күңелем болгана, дип назланып тора алмыйсын. Нурисламның немецтан калган трофей бәйләм ыштаны, бәйләм күлмәге яртылаш көйгән булып чыкты. Җитмәсә, кесәләрен майор Темляков умырып төшергән мундирының да бер җиңе күгәрек тимер төсе алган. Кул белән кагылуга, көлгә әверелеп, коелып төште. Таһиров! Мин. Исемен? Нурислам Киенеп беттеңме? Киттек! Надзиратель аның ялгызын гына алып, мунчадан ерак та түгел бер бинаның аскы каттагы камерасына ябып куйды. Камера эчке төрмә одиночкасы кебек үк цемент идәнле иде Аерымлыгы шул: тышка караган тәрәзәсе бар Ләкин шунысы яман. ягар, утырыр өчен топчан, урындык ише берни дә юк. Шып-шыр идән Шул көнне үк. күпмедер вакыт үгкәч. тагын бер бәндәне керттеләр. Чал башлы. Өс-кыяфәтс дә. киеменнән аңкыган яман да таныш исеннән дә аның әле генә теге мунчадан чыкканын белеп була иде. Фамилиясе Заря, милләте белән поляк икән Үткән тормышы турында: «Чемоданнарымны чемодан ясап г утыра илем», дип шаярта. Агачтан oil җиһазлары ясау остасы, янәсе, гамагын сандык-чсмодап ясап туйдырган Ләкин Нурислам аның бу сүзләренә ышанмады. Саф рус телендә шома сөйләшүе, бирчәймәгән, сөялләнмәгән җыйнак куллары анын акыл хезмәте белән шөгыльләнүче зыялы кеше икәне турында әйтеп тора иде. Кич булды Керфекләр авырайды. Ләкин җылы күрмәгән бетон камераның шәрә идәненә ничек ягасың ла, ничек йокыга китәсең, ди? Җитмәсә, мунча кереп, тиреләрне юкартып чыккан кән. Нурислам, шу- шы турыда уйланып, нишләргә белми торган арада, поляк Заря бар мөлкәтен — буш арыш капчыгы һәм өстендәге кыска чикмәнен — идәнгә җәеп салды да сузылып ятты. — Сез дә авыгыз, партизан. Аркагыз белән куеныма керегез. Кысылырбыз. Плащ-палатканы - өскә ябыгыз. Бераз яткач инде, минем арка туңа башлагач, бергәләп, икенче якка борылып ятарбыз. Шулай итсәк, сезнең җылы миңа, минем җылы — сезгә күчәр, уртак җылы икебезгә дә җитәр, шулай бит... Нурислам, ул кушканча, аркасы белән аның куенына кереп оялаган иде, гел ярап куйды. Икенче ягына борылып ятканчы, шактый ара йоклап та алды. Төннәр шулай уйдык-уйдык йоклап үтә, көндезен аяк өстендә— сөйләшү, бәхәс. Кузгатып җибәрүче, гадәттә, Заря була. — Сез. хөрмәтле татар, бу поляк тупас сүзле, димәгез. Рәнҗемәгез дә. Безнең хәлдә дипломатларча комплиментлар әйтешеп торырга җай юк. Турыдан бәрәләр. Йә булмаса, баштан ук якадан алыша, чәкәләшә башлыйлар. Уйлап кына карагыз әле: рус белән герман үзара нәрсә кыланалар, ә? Дүрт ел бит инде, чәкәләшүдән һаман туктарга исәпләре юк. Икесе дә сыңар аяклары белән кабердә, югыйсә, алай да туктату турында уйламыйлар. Үзләре генә үтерешсәләр бер хәл иде. бер басылырлар. тынарлар, дияр идең. Юк. каһәр суккырлары. үзләре генә түгел бит. Әйтик, немец мадьярны, румынны вә дә бүтән милләтләрне иярткән, ә рус үзенең чабаталы мужигы белән аралаштырып. горур Кафтау кешеләрен. мәхлук татарны, Урта Азия мөселманнарын куа. Нәтиҗәдә, гөнаһсызлар каны коела. Әйтик, менә сез үзегез, кырык беренче елдан бирле тәмуг утында, дисез. Нигә кердегез сез ул утка?' Әлбәттә, үз ихтыярыгыз белән түгел. Әлбәттә, рус мәҗбүри кертте. Нигә? һаман бер сүз: әлбәттә. Германга каршы торырга. Ләкин дә бит сез анда герман сцлдатын гына үтермәдегез. Сез аткан пуля мадьяр, румын, чех. словак, австралияне дә әйләнеп үтмәгәндер, шәт. Бер очтан полякка да эләккәндер, шулай бит... — Сез дөрес сөйләмисез, пан. Мине Көнбатыш чигенә немец, мадьяр, чех яисә бүтән берәүләрне үтерергә дип җибәрмәделәр. Минем кебек миллионнардан торган Кызыл Армиянең бурычы социалистик Ватанны фашист агрессиясеннән саклау иде. Шулай булгач, минем бурыч. кеше үтерү түгел, ә ил саклау була түгрлме? Инде килеп кемдер минем социалистик Ватаныма басып кергән икән, сакчы буларак, мин аны тотып богауларга, буйсынмаса атып үтерергә мәҗбүр. Чөнки барча халыклар да үз илләрен сакларга i иеш. диалектика шулай. — Менә ничек!.. Логикагыз дөрес, әлбәттә. Бик матур сүзләр. Ә шулай да... Нәрсә соң ул социалистик ватан? — Җә инде, шаяртма. Мин бала түгел ич. Сүз, әлбәттә, Советлар Союзы СССР турында бара. — Әйе. хөрмәтлем. Сез бала түгел. Әмма социал аңыгыз түбән баскычта калган. Сездә Кеше дип атала торган затка хас мөстәкыйльлек, хөр хисләр юк. Руслар сездә кол психологиясе тәрбияләгән. Кол булып тугансыз, кол булып үсеп җитлеккәнсез. Шуңа күрә рус ни кушса, шуны эшләп. ни~ сораса, ни таләп итсә, шуны биреп, аның алдында баш иеп яшәргә өйрәнгәнсез. Сезнең өстән идарә итеп бары тик рус кешесе торырга тиеш, сез шуңа күнеккәнсез. Үз арагыздан берәрегезнең эшлекле, олы шохес булып китүенә ышана алмыйсыз. Күзгә бәреп әйткәндә шул: кешелек җәмгыятендә тоткан урыныгыз белән борынгы Рим колларыннан күпкә түбәнсез. Халкыгызның Спартак кебек батыр зат үстерә алуы икеле. Аяныч, үтә аяныч хәл. Юкса бит татар кайчандыр... Үзен ни хәтле сабыр тотарга тырышмасын, Нурислам булдыра алмады, полякны ярты юлда бүлеп кычкырды. — Җитте, пан!! Син мине мыскыл итәсең! Күрәләтә көләсең! Вөҗданыма басасың!.. Чур, хөрмәт лем, чур! Ярсымагыз! Башлаган фикеремне әйтеп бетерим Вакьп җитәрлек, сез дә сөйләрсез. Хәзергә миңа ирек бирегез. Шулай, башта куелган соравымны кабатлыйм: нәрсә ул Советлар Союзы? Социалистик ватан? Үзем үк җавап бирәм. Шул ук Октябрь алмашынуларына кадәр хакимлек иткән Россия империясе ул, дускаем Тик өстснә ялганын каплау өчен ялтыравык җиләнен генә кигән. Бусы - сезнең кебек беркатлы мәхлукларны кызыктыру өчен Әмма сарык тиресе ябындырып кына бүрене сарыкка әверелдереп булмаган кебек, илен Сесесер дип атау белән генә Россия империясе үзгәрмәде. Чөнки гасырлар буе тәрбияләнеп килгән бөекдержавачыл шовинизм психологиясе һаман шул. күрше халыкларны талау, аларны юк итү. юлбасар психологиясе калды һәм ул дәвам изә. Ялган' Яла! Син, пан. буш сүз сөйләмә мина һәр фикереңне нигезлән әй I һәр сүзеңне исбатлап бир Ә-ә-ә, исбатларгамы! Рәхим итегез, хөрмәтлем Тышыгыз алайса. Соңгы елларда гына Россия Бессарабияне, Балтик буе дәүләтләрен. Польшаның бер өлешен. Монголияне басып алдымы? Аллы. Бу сугыштан соң тагын да киңәер! ә чамалый әле. Әлбәттә, киңәер. Чөнки Советлар Союзы фашист Германиясен тармар итеп, бөтен Европаны фашист зырнагыннан коткарып бара. Шуның белән ул үзенең тормышка сәләтлелеген һәм череп бара горган империализмнан өстенлеген дә күрсәтәчәк. Моның шулай икәнлеген аңлаган һәр халык, әйтик. Польша. Чехословакия. Румыния. Австрия халыклары, сугыштан соңгы үзгәреш-корылышлар вакытында социализм юлын, социалистик системаны сайлаячаклар Бу хәтлесс кон кебек ачык Күзләреннән яше чыкканчы көлле Заря. Эре. сәламәт, ак тешләрен ялтыратып көлде. Хурланма, кимсенмә, тазарым. Тагын да тупасрак сүзләр әйтөм: гипнозланып. шуннан айнымый калган хаста хәлендә сез. Хаста һәм куркыныч томана. Бу сугышта Россия җиңми Аның хәзер җиңәм диеп Берлинны алырга ашьн уы яралангач, өенә качарга ашыккан epi кычны хәтерләткән Гитлернын итәгенә ябышып бару гына Ул да хәлсез. Ул да үлем алдында Монда, бу сугышта. Россия җиңми. Америка. Англия. Франция җиңә, дускай Белегез. Россия Берлинны аламы ул. алмыймы, җиңүчеләр арасында ул булмаячак. Әмма җиңүче илләр вакытлыча аның белән исәпләшәчәкләр Чөнки Россия коточкыч нык коралланган Халкы ач-ялангач дип гормый. бар тапканын самолетка, танкка, пушкага әйләндерә бара һәм бу ягы белән ул котырган ерткычны хәтерлә!ә Җайлы- җайсыз маташсаң, эләктереп алуы, өзгәлән ыргытуы бар Шуңа күрә, прошу пана, хәзергә аның белән исәпләшәләр... • Россиянен шушындый куркыныч империя булуы турында Уинстон Черчилль унтугызынчы елны ук нәрсә дигән: «Ач һәм шәрә Россия караңгы төнне шыксыз өендә, суык мич башында, үзенең күршесен суярга дип, бритва кайрап утыра». Беләсеңме син кем. Заря әфәнде! Син . Син, буржуазиянең коткыга бай” акылга сай пропагандисты Ләкин мине бөек Сталин тәгълимат лары нигезендә үсен ныгыган совет укытучысын мондый пропаганда белән юлдан яздыра алмассың. Совет укытучысы кайда да. кем каршысында да совет укытучысы булып калачак Әйтергә кирәк, сугышчан агитатор. Мин сезнең фикергә каршы чыкмыйм, хөрмәтле укытучым Ьу уңайдан бер фикер генә әнгәм. Ул да булса. Сталинга кагыла юрганы Боек Ста тин дидегез Әйе. ул бөек Әмма, үзен күрсәтергә тырышканча, бөек юлбашчы да. халыклар атасы да була алырлык әхлак иясе түгел, ә боек интриган һәм хәзерге чор рус империясенең бөек ялчысы, боек палачы I е-Пс-У. Эн-Кс-Ве-Де төзеп, үтерүчеләр өерен оештыручы залим Рус тар аның кансыз .чыгын корал игеп, шул корал белән тарих биеклегеннән караганда какшый, таркала башлаган империяләрен ныгытырга чамалыйлар... Сугышчан агитатор дидегезме әле? Бусына каршы килмим. Шулай калыгыз. Максим Горький: «Шуышырга туган оча алмый». дигән, һәр идиот — үзенчә идиот. Җаны теләгән -җылан ите ашаган. Тудырып үстергән ата-анагыз каһәрләмәсен... Мин үзем дә милләтемхалкым турында шулай уйлыйм: полякларның күпчелеге социализм дигән нәрсәне кабул итмәячәк. Читтән килгән күрсәтмәләргә буйсынмаячак. Минем халкымның үз тарихы, үз уе, үз юлы бар. Ул үзенчә яшәргә, үзенчә көн күрергә тели. Төрле «изм»нар аны кызыксындырмый, ул жир эшкәртү, күмер чыгару, заводлар корып, аларда тыныч кына эшләү, яшәү. сөю. бала үстерү турында хыяллана. Хөрлек турында хыяллана. Чөнки Польша рус тырнагыннан ычкынып, егерме ел гына булса да үзенчә яшәп, азатлык тәмен татып карады. Бәхәс соңы ни белән бетәсе булгандыр, шул мәлдә шыгырдап ишек ачылып, надзиратель кычкырды — Таһиров?! — Мин. — Чыгарга! Тиз! Заря камерада калды. Нурисламны каядыр алып киттеләр. Тышта карлар эреп бетеп, чирәмнәр яшәрә башлаган чак иде. Яңгыр сибәли — жир юына. Урам буендагы тирәкләрнең тулышкан бөреләре энже тамчыларга төренгән, тирә-якка хуш ис сирпеп утыралар. Гамьсез чыпчыкларның ботактан-бо1 акка күчеп чыркылдашуында салкын кышны исән-имин чыгуларына сөенү-куаныч сизелә. Табигатьнең үтә дә самими халәте Нурисламда тирән тойгылар уятты. Әллә инде поляк Заряның әче сүзләре дә эз калдырмый үтмәде — күзләренә яшь бәреп чыкты. Гаделлек, тигезлек, кешелеклелек, яшәеш дип атала торган бөек төшенчәләр турындагы уйларына күләгә төшерде бит әле ул. Үз халкының бәхетле икәне дә ваемсыз бер мәгънәгә әйләнгән иле. Читтән караганга яхшырак күренә микән әллә, ят бер милләт вәкиле Нурисламның күңелен актарды да салды, әллә нинди шик-шөбһәләр уятты. Шулай уйланып атлаган Нурисламны озатучы солдат тәрәзәсенә тимер рәшәткәләр кадакланган бер йортка алып керде. Бүлмә бәләкәй, анда бер капитан гына иде — Ә-ә-ә. Таһиров! Килдеңме? Утыр!—дип урындык күрсәтте.—Ничек соң. камера бик ялыктырмыймы? Шаккатты Нурислам. Нишләп әле күптәнге танышы сыман кешечә эндәшә, төчеләнә соң әле бу капитан? Башына шик төште Юкка түгелдер бу. Алай да күрсәтелгән урынга барып утырды? Капитан әрле-бирле йөреп тора. Кесәсеннән «Беломор» кабы чыгарып Нурисламга сузды. Ничек әйтәләр әле. без янганчы ул янсын диләрме, сүзгә керешкәнче кабызып бер көйрәтеп алыйк булмаса. Капитан сузган зажигалкалдан Нурислам папирос кабызып, үпкәләре төтен белән тулганчы тирән итеп бер суырды. — Шә-ә-әп. Күптән авызга алган юк иде. Ошаса кабы белән ал. Кайткач тартырсың. Гафу итегез. Сезнең бу юмартлыгыгыз мине сагайта, күнегелмәгән. Сез кем буласыз? „ менә нәрсә! Курыкма, мин сиңа зыян китерергә җыен мыйм. Синең партизан-разведчик, шул ук вакытта гадел совет патриоты икәнеңне исәпкә алып. эһем, әле ни. бер йомыш кушмакчы гына булам. Әгәр ризалык бирсәң, тамагың тук, борының төтендә булыр — Нинди йомыш инде ул? — Берние дә юк аның. Кеше сөйләгәнне тынлап, мыекка үпый бару гына. • r . Аңламадым, гражданин капитан. Беләсеңме нәрсә, Таһиров. Бу төрмәдә синең кебек туган илен яралучылар бик атдыр. Ә дошманнар санап бетергесез. Берәүләр фашист ялчысы, икенчеләр — буржуаз милләтче, кыскасы, полягы, белорусы. литвалысы кем генә юк. Әйтик, менә синең белән бер камерада утыра горган тип... Заря Ничә көн бергә әле? Капитанның тел төбен аңлады Нурислам. Ул аны әләкче, сексот итеп файдаланырга чамалый. Кинәт кенә тәртәгә тибүне кирәк тапмады Нурислам. Ун көн чамасы. Танышыр вакыт булган алайса Үзе турында нәрсә булса да сөйләгәндер инде?.. Капитанның куштанлану сәбәбе аңлашыла, калканы ачыла барган саен, Нурисламда нәфрәтләнү тойгысы көчәйгәннән-көчәеп йөрәк тибешләре ешая, 1ыны кысылгандай булды. Капитан исә. ваемсыз кыланып, һаман үзенекен тукыды. Чамалыйсындыр, Таһиров. Миңа аның асылы кем икәнен белү кирәк. Аннары... Аннары күз күрер. Синең сәләттән тора инде Бу сүзләрдән сон инде, кызу канлы, гарьчел татар төрмә оҗмахы вәгъдә итәсе капитанның сайравын үткәреп җибәрә алмады, берыолы кайнарланып, тартылган җәя киеренкелеген алды, шартлады. Син мине кем дип уйлыйсын, капитан?! Мин беркайда да. бер кемгә дә олтырак хезмәтен үтәмәдем. Оятсыз син' Мине бер папироска сатып алырга җыенасың, дип. Нурислам суырылып бетмәгән углы төпчеген капитанның чыраена ыргытты. Бәхеткә каршы, төпчек офицерның иягенә, юеш башы белән генә барып гиде, капитан аны кагып төшерде дә Нурислам өстенә ташланды. Алай да сукмады, якасыннан каерып алып ыжгырды гына. Бәдбәхет син, Таһиров. Адәм актыгы! Сиңа төрмәдә черергә язган. Буш капчык! Әй. конвой!.. Нурисламны карцерга кайтарып яптылар. Көненә дүрт йөз <рамм ләчтә ипи. ярты литр су. Ун тәүлек утырып чыкты V урислам Таһировны 1945 елның 16 апрелендә следователь янына алын бардылар. Ә ул көз көне кулга алу турында! ы прокурор санкциясенә кул куйдыргып җибәргән өлкән лейтенант икән. Фамилиясе Полянский Темляков кебек һавалы һәм кешедән көлә горган ук булмаса да, каты бәгырьле. Нурисламга шул язганнар астына кул куярга куша Табигый ки. Нурислам моңа каршы Шул сәбәпле аны көннәр, кайчакларда төннәр буе бастырып тота. Егетнең аяклары шешенде. Тубыгы, оча сөяге сызлый. Күз алдында кызыл, сары, кара очкыннар уйнаклый. Озын, ыржайган тешле, эчкә баткан һәм акайган күзле ниндидер кеше, мәче карачкысына тартым шәүләләр куркыныч рәвештә сикеренәләр, бииләр. Следователь үзе. оегәле-пис белән биек дулкыннарда тирбәлә Берничә тапкыр саташып идәнгә ауды, янә торып басты Нурислам. Бу интегүләрнең барысын да күреп горган Полянский исә. әйтерсең, аның каршында адәм баласы тилмерми, җансыз робот сыман, ниндидер язулар укуын дәвам итте Әмма безнең егет нинди генә авырлыклар кичермәсен, көннәр артыннан 1 өннәр. I өннәр артыннан көннәр үтә гордылар. Егерменче май көнне Полянский беркетмәнең соңгы бигенә Нурисламнан кул куйдырды да. шат кыяфәттә: Булды бу, Таһиров. Эш бетте, диде Ләкин ткшерү-сорау алулар төгәлләнү белән генә Нурисламга җиңеллек килмәде Камера! а кай (аргач, шешенү-җилсенүләрдән арына. Н янәсе, берничә тапкыр аякларын стенага куеп, ятып торган иде, шул арада цемент идән салкыны бәрдеме, иске чире яңадан уянды. Оча сөяге турысыннан тәне шешеп чыкты. Иң начары көннәр-төннәр сызлап, саташтырып. шешнең тишелүе булды. Лазаретсыз, врачсыз, даруларсыз төрмәнең барлы-юклы ләчтә ипие һәм баландасы белән бу чирне җиңеп аякка басканчы җәй үтеп китте. — Таһиров чык. Судка барасың. Урамга алып чыктылар. Анда, багана башына асылган репродуктордан көчле тавыш агыла. Иә, Ходай, бүген беренче сентябрь җиткән ... мәктәпләрдә укулар башланган икән бит. Укытучы очен изге көн ич бу. Шау-шулы балалар дөньясыннан мәхрүм ителүенә чиксез рәнҗегән Нурисламның күз төпләре дымланып алды. Вилейка шәһәренең таныш урамы. Тимер юл үтә торган көнбатыш ягы иген басуларына чыга. Шәһәрнең калган өч ягы урманга таяна. Урман култыгында — хәрби корылмалар, ерактан байлар утары сыман балкып торалар. Ике конвоир Нурисламны шунда алып бара. Чырае йончу, тәне хәлсез югыйсә Нурисламның, ә кәефе болай ярыйсы. Чөнки төрмәдән котылуына өмете уянган чагы. Сорау алулар вакытында Темляков. Полянский көчләп таккан яла-җинаятьчеләрне кире кага алса, хөкем утырышы, әлбәттә, аны яклар. Акламый диме, ил-халык алдында сабый баладай гөнаһсыз ич ул. Әлеге, ерактан күзне иркәләп торган казарма-корылмалар арасында төрмә бинасы да бар икән. Нурисламны шуның бер камерасына илтеп керттеләр. Анда тупас такталардан кагылган шәрә өстәл янында өч офицер утыра иде. Уртада — карт майор, аның як-ягында — ике яшь лейтенант. Өстәл каршысында урындык. Нурисламга шул урындыкка утырырга куштылар. Бу — аның язмышын хәл игә торган хөкем утырышы. Офицерлар йә фәрештәләр, йә газраилләр булчп чыгачак. Сез илгә хыянәт итүдә гаепләнәсез,—диде майор-председатель, юка-ябык «дело»ның битләрен актаргалап утырды да Нурисламга шундый сорау бирде:—Гаебегезне таныйсызмы? — Нинди гаеп? — Сорауны судья куя. Кабатлап сорыйм:— Гаебегезне таныйсызмы? Юк. Танымыйм. Таныр гаебем юк. - Кулга алынуның беренче көнендә дә. соңгы сорау алу вакытында да «Нсмец-фашистлар ягыннан үзем теләп чыктым. Максатым—Советлар Союзына каршы корал тотып сугышу иде. Партизаннарга кушылдым нәкъ шул максатымны тормышка ашыру өчен иде».— дигәнсез. Бу сүзләрне раслыйсызмы? Юк. расламыйм. Аларның берсе дә минем тел белән әйтелмәде. дип Нурислам, йөрәге туктап калудан курыккандай, кызып-кызып сөйли башлады. — Немецлар мйне әсирлеккә көчләп алдылар, дисез. Ничек булды? Шул хакта тулырак сөйләгез. Нурислам кырык беренче елны ничек армиягә алынуы, кайчан Кремоне шәһәренә барып җитүе, анда хезмәт итә башлауга чирләп госпитальдә ятып, аннан хезмәткә яраксыз дигән язу белән частька кайтуы һәм шул кайтуның икенче таңында сугыш башлануы, ул сугышка коралсыз керүе, әсиргә эләккәндә кулында коралы булмавы турында сөйләп биргәч, карт судья тагын бер сорау бирде: I икшерүләр вакытында, кырык икенче елның апрелендә немецлар икенче лагерьга күчерделәр, дигәнсез. Бу дөресме? — Дөрес. — Шул лагерь турында сөйләгез. Беренче лагерьдан күпкә аерыла. Ашатулары туйганчы. Бет юк. Атна саен мунча Өс бөтен. Корал тотарга өйрәттеләр. Россия, Германия тарихы буенча лекцияләр укыдылар. Сәяси әңгәмәләр булды. Кинофильм28 нар карадык. Әмма лагерь территориясеннән чыгып йөрергә ярамый, дисциплина каты иде. Димәк, хәрби лагерь. Хезмәт хакы да алгансыздыр инде алайса? Бу искәрмәне лейтенантлариың берсе әйтте. Акча бирмәделәр. Әмма көненә кеше башына алты сигарет ала идек. Нинди сугыш кораллары өйрәнә идегез? Мылтык, автомат, пулемет, гранаталар. Ул лагерьда немецлар кемнәрне әзерләделәр? Кемгә каршы? Мөгаен, оккупацияләнгән районнарда немец файдасына эшләтү өчен чиновниклардыр Ул лагерьга алганда ризалык сорадылармы9 Сорамадылар. Мисал өчен мин утырган беренче лагерьда үлми калганнарның барысын да алдылар. Бәлки, башка лагерьлардан килгәннәр белән дә шундый ук хәл булгандыр. Әмма атна-ун көн ашатып аякка бастыргач, күбесен каядыр алып киттеләр. Әлеге лагерьда офицерлар, урта һәм югары белемле сержант-солдатлар гына калды.. Белоруссиягә кайтып, партизаннар ягына чыкканчыга хәтле күргәнкичергәннәре турында да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Нурислам. Бу сөйләгәннәре! езне раслардай шаһитлар күрсәтә аласызмы? Күрсәтә алам. Майор Горбач һәм бер үк вакытта немецтан качкан иптәшләр. Алар да Горбач белән бер партизан бригадасында булырга тиешләр. Ләкин партизаннарга күчкәч, аларның берсен дә күргәнем булмады. Исәннәрме, сугышларда корбан булганнармы, ул хәтлесен әйтә алмыйм. Алай да майор Горбачның исән икәнен ишетеп беләм. «Желсзняк»та отряд командиры иде ул. - Командирларыгыз кем иде? Әлеге икенче лагерьда диюем. Үзебезнең арадан әсирләр. Немецлар ягыннан? Берәү Штурмфюрер Шпильман. Рус командирлары белән Шпильман арасында тагын берәү бар иде. Анысы Россия немцы. Иван Иванович. Фамилиясен белмим. Материаль частьны рус командирлары өйрәтсә, 1арих буенча лекцияләрне, сәяси әңгәмәләрне ул алып барды. Күп белә, укымышлы иде. Судья-майор башын уңга-сулга борып лейтенантларга карап алды. Шуннан соң аларның берсе Нурисламга сорау бирде — Гаепләнүче Таһиров. Сез үзебезнең армиягә каршы сугышу өчен дошман кулыннан корал мылтык, гранаталар алгансыз. Илгә хыянәт итү түгелме бу? - Түгел. Бердән, немец кулыннан корал алганда ул коралны Советлар Союзына каршы юнәлтермен дип мин. аңа сүз бирмәдем Икенчедән, мәкерле дошман алдында чаялык күрсәтмичә, тегеләй ярамый, болай ярамый дип. төчекәйләнеп йөргән булсам, партизаннар ягына кайта да алмас, сугышчан характеристикамда күрсәтелгән ипләрне дә эшли алмас идем Минем үткән юлларыма, кылган әмәлләремә бәя бирү, әхлакый, юридик яктан дөресмехатамы, хөкем карары чыгару сезнең карамакта әлбәттә. Әмма шуны белегез: дошман кулыннан корал алып, үз коралы белән санаулы гына булса да дошманны юк итә алуым белән горурланам мин. Минем халкым «ятып үлгәнче, атып үл», ди. Бу әйтем сугышның һәр минутында да минем девизым булды. Майор-судья лейтенантларга тагын бер кат карап алды да. алары анымоны айтмоют. Нурисламга борылды Гаепләнүче Таһиров. сезгә соңгы сүз бирелә. Әйтер сүзем юк. Суд киңәшкә чыга, дип майор урыныннан торды. Әмма суд беркая ла чыкмады, шул бүлмәдә калды. Ә менә Нурисламны күршедәге бер карашы камера!а кертеп яптылар Камера цинди генә булмасын, егетнең күңеле җырлый иде. Җыр. ламый димё. ул бит озын сөйләп судьяларны ялыктырып тормыйча, фикердәл илләренең иң кирәклеләрен генә, йөрәкләрен эретә горганиа- рын гына әйтте. Игътибар белән тыңладылар. Мәкерле сораулар биреп, сүздә тотарга маташу кебек алымнары да булмады Бу инде аны аңлаулары, акларга җыенулары дигән сүз, әлбәттә... И-и-их. акласалар, бу җәһәннәмнән коткарсалар! Туган Татарстанына кайтып киткәнче, башта күрәзәче белорус татар кызы, чибәркәй янына кереп, сорау алу газапларын нык кыйнатмыйча, имгәнмичә генә үткәреп җибәрү юлларын өйрәткәне, киләчәккә өметләр бөркеп, җанына тынычлык биргәне һәм да олы бәхет-сөю юраганы өчен аңа ихлас күңелдән рәхмәтләрен әйтеп китәр иде... Алда көткән азатлык хакына, барын да кичерергә була. Язмышның болай борылыш алуы бер саташу-төш кенә булып калыр. Менә хәзер уяныр да... Аны дошманга санап шулай ничә айлар буена талкыганнары өчен ул беркемгә дә рәнҗемәс. Болгавыр чор бит. димәк, шулай кирәк. Кем, каян килеп кермәс, ачыклау, асылына төшенү зарури. Теге чакта, ике иптәше — Харис Ишкилдан һәм Хөснетдин Асланов белән партизаннарга килеп юлыккач, ни хикмәттер озаклап тикшереп тормадылар аларны. Күрәсең, гамәлдә сынап карарга булгандыр исәпләре. Өчесен өч отделениегә билгеләделәр дә взвод белән Торгуна дигән авылда куна калдылар. Ә иртәнге якта авылга немец обозларының якынлашып килүен хәбәр иттеләр. Ике отделениегә авылның ике башына чыгарга приказ булды. Отделение командиры, сакаллы өлкәнрәк абзыйның Нурисламны сынап каравы иде. ахрысы, ул аңа инеш аръягына чыгып позицияне сайларга кушты. Немецтан үч алырга күпме теш кайрап йөргән егет өчен моннан да уңайлы форсат булмас кебек иде, ул сай инешне бер талпынуда атлап чыкты да түгәрәк артына посты. Бераздан немецлар күренде. Алдагы арбада теркелдәп килгән кара шинельле немецны мушкага алгач, ату тавышы белән бергә Нурисламның: «Мә сиңа, палач!»— дигән җан авазы атылып чыкты. Немец арба гәбенә авып зөшүгә, янәшәдәгеләре, тараканнар кебек төрлесе-төрле якка чәчелделәр. Нурисламның тәтегә баскан бармагыннан бөтен тәненә күчкән калтырау бетеп, җегәр инде. Ул гарьләнеп ата башлады. Безнекеләрдә—кул пулеметы, немецта станоклысы. Җитмәсә, авыл өстенә туктаусыз миналар ява. Нурислам бу атышка ничек кенә йөрәкләнеп тотынмасын, барыбер дәртен канәгатьләндерә алмады. Партизаннарның патрон ягы бик такыр икән, шушылай засададан кинәт кенә ут ачалар да, унлап патрон аткач, чигенеп, урманга кереп юк булалар икән Тактикалары шулай. Нурисламның патроны бихисап. Абзарларга ышыкланып ул урманга таба чигенгәндә дә күзгә ташланган немецларны мушкага ала барды. Ул урманга барып җиткәндә взвод җыелган, тик Ишкилдан генә юк иде. Карсак буйлы, борыны җәлпәк, күзе кысынкы бу Урал татарының ниндидер мөлаемлыгы бар иде. Нурислам килеп җитүгә, партизаннарның берсе: Сезнең теге симпатяга фрицлар ягына китеп барды бугай.—дип ычкындырды. Була торган хәл түгел, егетләр! Нурислам кырыена Асланов та килеп басты. Партизаннар аларны шундук камап алдылар. Күренеп тора, коралсызландырырга исәпләре. Хариска үзенә ышанган кебек ышанса да, эшләр болайга киткәч, Нурислам бер мәлгә үзе дә шигәя калды: «Бу дөньяда кем кемне белеп бетергән. Ни булмас та ни кылмас адәм баласы. Ләкин бу шикне белдергсәң, үзең дә бетәсең, дигән сүз. Карашлар нык булырга тиеш. Ярый әле арага взвод командиры килеп басты. Кичә Нурислам белән бер өйдә йоклап киткәнче сөйләшеп ятканнар иде. Шилков Саша. Кызыл Армия сержанты. Кырык беренче елны камалышта калган хәзер 30 менә партизан взвод командиры. Карашлар кырыс. Күзләрендә ут. Командирның бер сүзе бу мизгелдә ут өстенә ут, уз өстенә су бөрки ала: Кем күрде фрицлар ягына китеп барганын?— Бу үткен сорауга туры җавап кай(аручы булмады. Шул шул менә Ашыгып яла якканчы ачыкларга кирәк. Кайсыгыз эзләргә бара? Берничә партизан, шул исәптән Нурислам белән Хөснетдин дә «мин», «мин» диешен алга чыктылар Шилков отделение командирына приказ бирде: «Таһировтан башка янына тагын ике партизан ал да эзләп кайт Аннары күз күрер...» Юлга чыктылар. Ишкилдиннын чиркәүгә таба чигенүен күреп калганнар икән Шуннан сон ул күздән югалган _ Авылда немецлар булганга күрә, саклык белән генә, урман кырые буйлап авылның чиркәү урнашкан башына барып җиткәләгәнче. кояш тәбәнәкләнде. Кайда үрмәләп, кайда шуышып чиркәүгә якынлаштылар. Кич җиткәнче эзләпэзләп та таба алмагач, отделение командиры: - Соң, яңа партизан, нишлибез'.’ диде. — Рөхсәт итсәгез, мин шушы тигәнәкле чокыр-чакырларны актарып, эзләп кайтыр идем. — Әйдәгез, алайса бергәләп. Нурислам сизеп тора: отделение командиры аңа ышанып бетми. Шуңа күрә «бергәләп» ди. Әгәр Харисны гапмасалар, үзләрен агачка герәячәкләрен белә Нурислам, монысы бер хәл. иң хәтәре шул: бу вакыйга бөтен татарга карага ягылган кара булып, партизаннарның буын нан-буынга сөйләячәк гыйбрәтле риваятенә әйләнәчәк. Бусы үлемнән дә авыррак * Бер-берсеннән ерак ара калдырмыйча гына эзли торгач, ниһаять. Нурислам дусты Харис өстенә барып чыкгы. Бичаракайның уң кулы, аяклары читкә сузылган, сул кулы белән автоматы гәүдәсе астында. Нурислам әллә нинди өметләр белән барып тотынган иде дустының суынган, җансыз гәүдәсен гойгач, күз аллары караңгыланып китте Та гар барда хәтәр бар икәнен сугыш га раслады Нурислам Кырык өченче елны үзенең егерме-сгерме биш партизаннан юрган разведка төркеме белән бер төн эчендә полустанокка үтеп, андагы дзотка оялаган унике дошман солдатын, яртылаш җиргә күмелгән вокзал бинасындагы баштанаяк коралланган унтугыз тимер юлчысын юк итеп кайту дисеңме. Глубокое гарнизонына үтеп, аннан немецйын разведка капитанын урлап чыгу дисеңме Юк, мин партизан, дип корал күгәреп йөргән өчен генә Беренче дәрәҗә партизан медале дә. Кызыл Йолдыз ордены дә бирмиләр. Ә Кызыл йолдыз орденын Белоруссиянең партизан хәрәкәте җитәкчесе, партиянең Белоруссия Үзәк Комитеты секретаре Пономаренко егетнең күкрәгенә үз куллары белән беркетеп куйды Партизан хәрәкәтенең иң авыр көннәрендә (кырык дүртенче елның май аенда) мең кешедән торган бригада командирының ярдәмчесе игеп Нурислам Таһировны билгеләделәр Хәрби белеме булмаган егет өчен үзе бер дәрәҗә т үгелмени?! Шул елны Вильно шәһәрен азат иткән чак га күпме утны-суны бергә кичкән дусты Хөснетдин һәлак булды Япа-ялгызы калды дияр идең, күрше бригадада сугышкан майор Петро Горбач исән булырга тиеш. Нурислам алдагы бәхеткә ышанып, суд хөкемен көтеп утырган арада, үзенең кан-үлем, дан-дәрәҗә аша үткән елларын моңсуланып та горурланып та искә алды. _ Судья, карарны укыганнан соң. Темляков кебек майорларның явызлыгы өчен, сәбәпсезгә шундый кешене төрмәгә гьп улары өчен Нурисламнан гафу үтенер микән? Әлбәттә, үтенер Их. күпме михнәтләрдән арган җан кинәт килгән бу шатлыкны сыйдыра алыр микән'’ Нигә сыйдырмасын Авырлыкка күнеккәнне, куанычны г ына күтәрер лә. Ниһаять, егетнең читлеккә эләккән коштай талпынган йөрәген атылып чыгар хәлгә җиткереп, яңгыравык тимер ишек ачылды — Чык! Нурисламны янә хөкем бүлмәсенә керткәндә офицерлар аяк өсте басып торалар иде. Майор, әйтерсең, кеше язмышын хәл итә торган олы йола башкармый, вак-төяк эш, игътибарга лаек булмаган йомыш турында гына әйткән шикелле, юка «Дело»ны култык астыннан алып та тормастан: — Таһиров, сезнең бу эшне кабат тикшерергә кайтарабыз,— диде дә, гамьсез атлап, бүлмәдән чыгып китте. Төрмәдән котылам, якты дөньяга чыгам дип атлыгып көтеп торган егет өчен коточкыч рәхимсезлек булды бу. Күз аллары караңгыланды, чак егылып китми калды. Күпне белергә, хөкем итү йолаларын төгәл сакларга тиешле өлкән яшьтәге офицер-судья илгә чиксез бирелгән яшь патриотның изге хисләрен аңламасын, аяк астына салып таптасын әле! Егылмас җиреңнән егылырсың! «Тормыш гел шулай ак белән карага бүленермени? Мин шул гел кара якта каһәрләнеп калырмынмени? Хакими көчкә ия булганнар миңа һәрчак бүре кебек карарлармы? .. Әнә бит, следователь Полянский да тикшерүләрне йомгаклап, беркетмәгә кул куйдырту өчен чакыргач... 11 май көне иде ул... Сугыш афәтеннән сыгылган илнең аягүрә басып бәйрәм иткән көннәре... Балтыйк буеннан алып Тын океанга чаклы мәйданда шаулаган бәйрәм кайтавазы төрмә диварлары аша да саркып кергән иде. Шатланырга Нурисламның да хакы бар иде бит. — Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм сезне, гражданин следователь. Янәдән сугышырга язмасын!—Аның эчкерсез беркатлылык белән әйтелгән сүзләренә каршы өлкән лейтенант Полянский кистереп: — Дурак! Минем алда хәйләкәрләнеп берәр нәрсә отармын дип уйлыйсыңдыр. Юк, синең көн күптән беткән инде,—диде. «Әйе. Болар бүтән дөнья кешеләре шул. Мин—кара сызык аръягында. Маңгаема каһәрләнгән мөһер сугылган. Җан рәнҗетелүгә пичекләр чыдарга...» Судтан шундый уйлар белән гасабиланып, конвой астында кайткан Нурисламны кара авызын ачып, шыксыз камерасы көтеп тора иде. VI аш капчык эчендә көннәр, айлар санын җуйган тоткынның уйлары гына сау. Аяклары гөбе кебек шешенгән — ботинкалары сыймый. Торып бастымы, башы әйләнә, хәле китә. Катгый режим буенча һава суларга да чыга алмый. Стенага карап, бөгәрләнеп яткан да күзен йомган. Иң хәтәре шул: тәнендә яшәү уты сүнә бара, сүнә бара... — Таһиров! Тор! Симулянт! Төрмә начальнигын да аягүрә торып каршылый алмагач, бу тоткынга өмет бетте дигән сүз... Ә йөрәк тибә, шыгыр-шагыр эшләп, чарасыз битарафлыкка тарган җанны өметсез киләчәккә сөйрәп маташа. — Мин сиңа, Таһиров, күрмәгәнеңне күрсәтермен! Анаңны!. Паразит! Төрмә хуҗасы төкерекләрен чәчеп, йодрыгын селки-селки җикереңде-җикеренде дә чыгып китте. «Күктән төшепме, җир астыннан чыгыпмы кил дә. Газраил, җанымны ал. бу түбәнлекләрдән коткар мине»,— дип ялварып яткан көннәре иде... Бу караңгылык патшалыгында да өмет очкыны төшәр икән... Ишек дөбердәп ачылды. Бу юлы төрмә начальнигы үзе генә түгел, янында иярчене дә бар иде. Керфек арасыннан карап яткан Нурислам аларның итек башларын гына күрә, «этеп керткән»,—дип уйлады ул. Ялтыр күнитекле хәрби кеше тоткыннарны күзләп чыкты да: Т Мин надзор буенча прокурор. Әйтер зарларыгыз булса, әйтергә мөмкин, диде. Йә, Хода! Нинди таныш тавыш бу?!.. Саташамы әллә Нурислам, өнеме бу, төшеме? Күтәрелеп караса, ыспай киемле прокурор аның күптәнге танышы, сугышчан дусты капитан Казарңев икән ләбаса. Николай Тихонович Коля. Заманында «Смерть фашизму» дип атап йөртелгән партизан бригадасының разведка башлыгы иде ул Әмма иске дусны күрдем дип аның кочагына тантана ала идеме соң Нурислам. Мондый куанычтан аякка басарлык кына хәл табар иде дә биг . Юк, булмый шул. Алар хәзер икесе ике дөнья кешеләре Әнә. Казарңев нинди югарылыкта, ә Нурислам күселәр арасында Язмышы тапталган. Юк, дәшә алмады Нурислам. Җан елавын күрсәтмәс өчен күзләрен йомды Камерадагылар тарафыннан зарлану сүзләре ишетелмәгәч, прокуроркапитан Казарңев һәр тогкын каршында тукталып торды да. югары урындагы түрәләргә хас сабыр һәм дәрәҗәле адымнар белән камерадан чыгып кипе Аның артыннан начальник та кузгалды Эчтә кайнарланып тулган яшь. күз кабакларын ачса, түгелер шикелле иде. Таш стенага аркасын терәп яткан Нурислам үз-үзен юата алмыйча, әрнүле уйларыннан гаҗиз иде «И-и-и язмыш! Моннан ел ярым элек кенә икебез дә бертигез, икебез дә җиңүгә, киләчәк бәхеткә зур ө.мегләр баглап ут эченә керә идек бит Хәзер, кара инде, ул кем дә. мин кем?» дип көрсенә. Кырык өченче елның август аенда Казарңевта да. Нурйсламда да отряд Шарковшизна шәһәрчеге янындагы госхозг а янәшә торып һөҗүм ясадылар Немецларны чигендергәч, партизаннар кулына йөз баш чамасы ат эләкте. Сыер, сарык, дуңгызларны санап бетергесез Партизаннар, ат менеп, көтүне партизан бригадалары урнашкан урманга таба куа башладылар Ашыгырга кирәк иде яктырып килә. Бәхетсез- лсккә күрә, урман өстеннән г енә тәреле ике самолет килеп чыкты да мал көтүе, партизаннар өстснә аяусыз ут яудыра башлады Мәшхәр купты. Тигез басу үлгән, яраланган кеше, ат. сыер, сарык, дуңгыз гәүдәләре белән чуарланып бетте. Кабат әйләнеп килә-килә самолетлар бөтен запасын тереклек өстснә сибеп, урман артына китеп югалдылар. Исәннәрне барлау, үлгәннәрне җирләү, яралыларга ярдәм күрсәтүне оештыру Нурисламга калды Чөнки ... капитан Казарңев сафган чыккан иде Яраланып егылган агы астында калып аягын сындырган, каты бәрелеп һушыннан язган иде ул... Камера ишеге ачылды. Надзирательнең боеручан гавышы ишетелде: - — Таһиров. чык! Нурислам дәшмәде дә, селкенмәде дә - Таһиров. сиңа әйтәләр түгелме, шайтан алгыры! Бу юлы да җавап юк иде Надзиратель килеп, нык авырттырмый гына, аркасына типте Әй, син! Кәкрәйдеңме әллә? Шуннан соң гына борылды Нурислам Чыга алмыйм, гражданин надзиратель Аякларым шеш Ботинкаларым сыймый, дип ул шәрә тубыкларын ачып күрсәтте Моны күргәч, надзиратель, артыгын бәйләнеп тормыйча, камерадан чыгып кипе г Бераздан ул олыдан олы итек оашлары күтәреп килеп керде Мә. ки! Кимек! Прокурор чакыра «Әһә. Казарңев. дип уйлады Нурислам, эчтән генә Таныды микәнни?» _ Чынлап га Казарңев чакырткан икән Гөрмә ихатасындагы кечкенә йортның ишек кагына ук килеп каршылады ул аны Исәнме. Нурислам! Камерада чакта нихәтле танытмаска тырышсаң да. ганы гым мин сине, дускай Яг гар алдында сүз кагасы килмәде Нишлисен, ситуация шундый Вакыт ягы гар. алай ла сине күрмичә китеп бару гөнаһ булыр иде. Син бит мине үлемнән йолып калган фәрештә,— дип, Нурисламны кочагына алды. — Саумы, Николай Тихонович! Саумы! Мин сиңа болай эндәшергә дә кыймыйм хәзер. — Әйе, Нурислам. Юллар аерылган шул. «Эшең» безнең ведомствода булмагач, сиңа ярдәм итү артыннан йөрү дә файдасыз. Беләсең, ул ведомствога кемне дә якын җибәрмиләр. Шаһит итеп күрсәтсәң гена инде... Төрмәдәге хәлеңне җиңеләйтү хәтлесенә килгәндә, анысына көч җитәр. Әйт кенә, нинди гозерең бар? — Чирлим, Коля. Бетеп барам. Тамак ач. Өс-башны күр,— дип. Нурислам җиңе яртылаш янган мундирын күтәрде. Аның эче аркасына ябышкан шикелле коргаксыган кабыргалардан гына торган тәне чиркангыч иде. Юка кием белән цемент идәндә аунау — үлем. Үзең беләсең минем чиргә салкын һич тә ярамый... — Аңлыйм. Нурислам. Барысын да аңлыйм. Ләкин хәзергә түз инде. Хәлеңне генә җиңеләйтә алам. Үпкәләмә,— дип урыныннан торды да. кабинет ишеген ачып эндәште:— Әй, кем анда?! Шул көнне үк Нурисламны башка камерага күчерделәр. Такталардан кагып ясалган унлап карават кебек нәрсә тезелгән иркен, якты бүлмә. Ятакларда матрац. Хәтта шинель туласыннан киселгән япмасы да бар. Нурисламга да бер ятак эләкте. Янәшәдәге тоткыннар белән танышкандай иткәч, шуны белде: төрмәнең шифаханә-лазареты икән бу. Ачылганыма, чирле-сырхауларны кабул итә башлавына ай чамасы гына икән әле. Көндезге аш керттеләр. Аны. гадәттәгечә, консерв банкалары белән кормушка аша бирмәделәр, ә ак халатлы хатын-кыз, кәндиләргә салып, һәр авыруның үз кулына тоттырды. Беренчегә кәбестә ашы. Куе. Теләсәң, өстәмә дә бирә икән. Бу мөмкинлектән файдаланып. Нурислам өч тустаганны бер-бер артлы бәреп ташлады. Аннары икенчегә — изгән бәрәңге иде, анысын да күз йомганчы юк итте. Карыны тулгач, изрәп, караватка яткан гына иде, чакыртып алдылар да киендереп кайтардылар. Хәзер киеме байларча — өстендә юылган ак күлмәк, ак ыштан. Җиңсез мундир урынына шәһәрдәге ярлы-ябагай кия торган кыска чикмән. Иске булса да шинеле бар. «Дустың прокурор булгач, тамак тук, өс бөтен шул...» дип (кайчандыр мәет өстеннән салдырып алынган булуы да бик ихтимал), шуннан канәгать булуыннан гарьләнү әчесе белән үзалдына көлеп куйды. Шифаханәдәгеләрнең бишесе карт, гарип-гораба, доходягалар. өчесе урыннан торалмый яткан каты авырулар иде. Бер тәүлек эчендә ике хаста теге дөньяга китеп барды. Берничә көннән алар урынына ике авыруны носилкада керттеләр. Капланып ятканнар. Чалбар-ыштаннары тезләренә хәтле төшерелгән Утыра торган итләч урыннары чүпрәк белән генә капланган. Икесен дә носилкаларыннан кузгатып тормыйча матрацлары алынган караватларга куйдылар. Көндезге аш тараткан хатын бер үк вакытта санитар, фельдшер, табип вазифасын да үти икән, чирлеләрне кертеп урнаштыргач, бераз югалып торды да яраларын бәйләү өчен кирәк-яраклар алып керде. Носилкадагыларның берсе озын буйлы, үтә нык сызлана, ыңгыраша торган ябык чырайлы егет иде. Икенчесе үсмер малай. Табиб хатын башта шунсы янына килде. Кая әле, тоткын, яраңны чистартып, дару сөртеп алыйк әле,— диде. Малай исә башын күтәреп, терсәкләренә таянды да, киңәш сорагандай. карашын әле иптәшенә, әле бүлмәдәгеләргә күчергәләп алды, бар булган көченә поляк телендә: - Мин сезнең чистартуга мохтаҗ түгел! Китегез янымнан! Күрәлмыйм! — дип кычкырды да кызу-кызу укына-чукына башлады. Носилка тактасына тып-тып яшь тамчылары тама иде. Моның өчен малайны шелтәләп, ни дә булса аңлатыл тормады табиб хатын, бигайбә, минем әйтүем хак булсын дигәндәй, тыныч кына озын буйлы егет янына юнәлде. Син дә баш тартасыңмы? Ачыгыз, күрсеннәр! Күрегез, Панове, коммунистлар әнә ничек азат итәләр. Табиб хатын гаҗәп сабыр иде. Үз эшен белеп, егетнең арт санын каплап торган чүпрәкне җәһәт кенә күтәреп алды. Алса!. Ярабби!.. Егетнең ике арт битендә дә чынаяк тәлинкәсе хәтле уелып кергән яра. Уртасында, күгәрчен күкәе зурлыгында булыр, ап-ак сөяк башлары күренеп тора. Йомры сөяк башлары чүпрәкне куптарганда бәреп чыккан кан күбеге астында калды. Бу хәтлесен күреп торган Нурислам, үз-үзен белештермичә. нх!ыярсыздан кычкырып җибәрде — Нәрсә бу?! Моңа кадәр сабырлыгын саклаган хатын ачу белән аяк тибеп: — Тик утыр! Кысылма! дип кычкырды — Җикеренмә, кац!.. Күрсен, кысылсын. Бу тәмугтан исән котыла- нитә калса, кешеләргә дөресен сөйләп бирерлек итеп күрсен -Егетнең көче-егәре шушы сүзләрне әйтергә генә җитте ахры, авыр ыңгырашып, башын носилка тактасына салды. Аның яраларына йодоформ сибеп, марля белән каплагач, табиб хатын чыгып китте, камера тып-тын булып калды. Ул тынлыкны үсмер егетнең ярасы тирәсенә җыелган көзге чебеннәр безелдәве генә боза иде. Шушындый тынлыкта, һәркем үзенчә интегеп озак яткач, егетләр тагын кыбырсый, ыңгыраша башладылар. Олырагы Нурисламнан су китерде. Шулчак доходяга картларның берсе егеткә иелеп сүз какт ы Сезне, балам, бу хәлгә пея кревь москальләр төшерде, димәк? Шул каһәр суккырлары. әлбәттә. Алар булмый, кем булсын! Прошен пане, кай тирәдән соң үзегез? Икебез дә Норочь күле буендагы утардан без. Менә нәрсә эшләтеп ташладылар бит. Бер атна чамасы элек. Чәнечкеле тимер чыбык учмасы белән һаман шул бер төшкә суга, имансыз. Үзе офицер Җитмәсә майор. Чекист. Ә үзе кешенең ыштанын төшереп туный — Алар шундый, туганым, шәфкать дигәнне белмиләр. Кемгә дә бер чара: кыйнау да үтерү. Үлми калганына Себер Менә мине генә алыйк. Тиздән сиксән тула. Ә чыгару турында уйламыйлар да. Күптән утырасызмы? Ел була инде. Ни өчен алдылар? Америка машиналары, имеш. Советныкыннан яхшырак дигәнмен. Үзем хәтерләмим, югыйсә. Ә сезне? Бу кеше янында әйтергә ярый микән, дигән сыман, Нурисламга карап алды егет. — Проше пана, безнең җинаять катырак. Кулда автомат. Берничә чекистның башына җиткән идек. Бардзо добре, пан. Бардзо...' Баядан бирле ыңгырашып ягкан үсмер, аякларын сузып киерелгәндәй итте дә башын күтәреп, иртәнге йокысыннан әле генә уянган сабый сыман елмаеп, аяз караш белән: Әни!. . Әнием!... дип кулларын алга сузды. Шул хәтле мөлаем яңгыраган бала iавышын ишеткәч, камерадагы барча кешеләр, үсмер малайга төбәлделәр. Нурислам аның янына ук барын басты, саташа башлаган малай!а ул хәленнән килгән ярдәмне күрсәтергә әзер иде Нәрсә кирәк? Нишлим, туган... Малай кү эләрен зур ачып сискәнеп китте: 1 Бардзо добре бик әйбәт i no t-чкчи) Ә-ә-ә. һаман күземнән югалмадың мыни өле?! Палач, палач!.,.— Кинәт җилпенеп Нурисламга ташланмакчы булды Бөтен тәне тартыша башлады. Тузган чәчле башы Нурисламның күкрәгенә сыгылып төште. Шәрә ботының яраларыннан шаулап кан китте Носилкага җайлап салганда Нурислам айың актыккы сулышын тойды Бу бәхетсез балага инде хәзер анасы да ярдәм итә алмый, палач та куркыныч түгел иде. Ай чамасы сасып, сызланып, череп, коры сөяккә калгач, егетнең озын буйлысы да кырыс дөнья белән исәп-хисапны өзде... Язның матур бер көнендә Нурисламны тикшерүче Полянский чакырттырды. Бу юлы, тузга язмаган сораулар биреп, аяклары шешенеп чыкканчы бастырып тотмады ул аны Тикшерү вакытында язганнарын судта кире какканы, гаебен тануы өчен шелтәләп алды. Майор Горбачны I абын, аңардан Нурислам хакында сорашканнар икән, аның җавапларын бәян итте дә. синең эшең Мәскәүгә особое совещаниегә җибәрелә, дип эшне бетерде. Конвой астында һаман шул төрмәгә — ачлыкка, хурлыкка юл тотуына карамастан, Нурисламның тагын өмете уяНган иде. Беренчедән, дусты майор Горбачның исән икәнен тәгаен белде. Бәлки, кайчан да булса күрешү язгандыр әле. Икенчедән, эшенең Мәскәүгә китүе. Анда бөртекләп тикшерерләр, ачыкларлар, Аллаһе боерса. . Җәй. башында егерме-утыз тоткынны тимер юл стансасына алып бардылар да товарнякка төяделәр. Ике тәүлек дигәндә Гродно төрмәсенә ил ien керттеләр. Төрмә генәме - үзе бер шәһәр. Биниһая таза эшләнгән, хәт та сугыш давылы да тимәгән, бары тик үзәктәге олы бинасын яртылаш җимертеп. Нурислам кебек бәхетсезләргә эш ясап киткән. Ә ул эшләрне оештыручы карсак буйлы кеше, сүгенүенә, үз-үзен тотышына караганда урыс булырга ошый. Шуңа күрә Нурислам эшкә чыккан көнне аның янына килеп, әйтерсең, күптәнге танышлар, тәкәллефсез генә сүз катты: Син мине, земеля, эшнең күп ипекәйле җиренә куй әле. Туйганчы бер ипи ашыйсы килә. Бу кеше Нурисламның әлеге сүзләрен ишетмәгән шикелле гамьсез кыяфәт чыгарып, үсеп килә торган куе сакалын кашыштырып торгач: Ипи дисеңме?. Хәзергә утырып тор алайса. Мужикларга эш биреп бетерим дә. Сиңа да берәр шөгыль табарбыз,—диде. Нурисламга ошады бу җавап. Читкәрәк китеп, хуҗаның эш бирүен күзәтә башлады. Әнә ул тоткыннарның тазарак, яшьрәк күренгәннәренә олы чүкеч, корыч чөй. йончуыракларына балта, чүкеч яки зубило кебек кораллар тоттырды да каядыр озатты. Озак күзәтте аны Нурислам. Күз карашы белән генә ияреп аның артыннан сүтелә торган стеналарга менде, тозлап-борчылып. рус теленең гаҗәеп мөмкинлеген үз хутына ташлап, сүгенүен тыңлады. Баш очына күтәрелгән кояш мәлҗерәтә башлагач, күләГә урынга күчеп дөньясына төкерде дә черем итеп алды. Эш бирүче хуҗа көндезге баландадан сон гына аның янына килде: Кем син? Кайдан? Ничек? Нурислам тоткынлыкта яшәгән тәрҗемәи хәлен бер-ике сүз белән генә аңлатып бирергә мәҗбүр булды. Рәсми язулар сырлый беләсеңме? Мисал өчен помилование турында прошение’’ Язган юк та. сынап карарга була... Ярый, алайса, иптәш. Хәзергә мин сине бер җиргә җибәреп ашатып кайтарыйм Аннан соң иркенләбрәк сөйләшербез, киттек. Бер-ике бинаны әйләнеп үткәч, утынлыкка килеп чыктылар Анда — утын төялгән носилка. Носилка янында чалбарлы яшь. чибәр хатын басып тора иде. Менә сиңа кулдаш, Зинка. Ач чагы, хәлсез чагы, сабырсызланып, хур игеп ташлый күрмә.—дип бригадир. Нурисламга ымлап, хатынга елмайды. Хатын Нурисламны «үлчәп», күмердәй кара күзләрен уйнатып кына алды да Ярый бу. бугор, килештек Үзен чын егет итеп күрсәтә алса, хур булмас. Тирбәтеп кенә йоклатырмын, сөеп кенә уятырмын мин аны Шулай игеп аякка бастырырмын. Ә хәзер тел сатып торганчы, кузгала тору яхшы. Киттек, дип носилканын ал ягына кереп, җилкәсенә ләмкә киде Нурислам көттереп тормыйча, носилканын арткы тоткаларына ябышты Вахтада торучы кораллы солдат аларны күрше ихатага кадәр озата барды Анда төрмә офицерлары өчен ашханә икән Кухняга үтеп, утыннарны бушаткач, повар икесенә дә берәр тустаган аш китереп бирде U Аллам... Исе дә исе. тәме дә тәме Патшалар ашыдыр бу! Мондый ла тәмле ризыкны Нурисламның татып карамаганына ничәмә-ничә ел бит инде. Америка тушенкасы салып пешерелгән макарон ашы. Хәтта бәрәңгесе дә бар Аны бәреп ташлагач, буш носилканы күтәреп, төрмәгә кайттылар. Шунда Нурислам сүз катты: Нигә шул хәтле күп төйиссз? Носилкадагы утын аз дигәндә йөз кило таргадыр? Җиңел эш кайда соң? диде Зинаида һәр яшь хатынпын ана буласы бар, авыр күтәрмәскә, үзеңне сакларга кирәк. Вәгазь укучыларны җенем сөйми Әйдә, ин яхшысы, бер көйрәтеп җибәрик «Син кем дә. мин кем?»не уйнап алырбыз: нинди ана. нинди ага балалары эләккән бу җәһәннәмгә* дип. Зинаида чалбар кесәсеннән кәгазь, керләнеп беткән янчык чыгарып башта үзенә төрде, аннары Нурисламга сузды Кабызып, тирән итеп суыргач, юашланды, йөзенә мөлаем елмаю чалымы җәелде. Сөйләшүеңә караганда ни рус, ни поляк, пи белорус түгелсең, кем син'* Бәхетсез егет мин. Зинаида, беркайчан да эше уңмый торган алама бәндә. Шаяртмыйча әйткәндә Ирексезләп солдат Аннары партизан Хәзерге көндә гаепсез гаепле. Зинаида әсәренде, юка борын канатлары калтырап алды, нәзек кашлары өскә сикерде Партизан дисенме?! Нинди бригададан? Минем бригада «Социалистик Белоруссия өчен» дип йөртелә иде Димәк. Федоровский Николай Ивановичтан? Әлбәгтә. шул. каян беләсең? . Ай. Аллам Ул минем якташым ич Үзем дә партизанка Шушы сүзләрдән соң ике бәхетсез җан бер ага. бер ана балалары кебек, бер-берсенең кочагына ташландылар Зинаида, иркәләнеп. Нурие- ламг.а сыенды Күзләре тулы яшь иде Ләкин аларга рәхәтләнеп сой лөшеп утырырга ирек булмады Бик гә ашыгып килгән бугор Нурисламны үзе белән алып китте. Аның һаман үз тугызы тугыз Мәскәүгә прошение язарга кирәк, ди. Тоткын өчен күп кирәкме, блатлы эш урыны елмаерга юрганда, пичек инде каршы килә алсын Нурислам Ара гар Ашыгырга кирәк, диде бугор Әллә каян гына кә- газь-каләм. муенлы чүлмәк белән куас. бер бәген ипи алып килде Кирпеч өемнәре арасына аулакка кереп утыргач, үзенең «эше» турында сөйләргә югынды Бик буталчык иде аның хикәяте Шушы I родно стаясасына килә торган герле-төрле байлыкларга җаваплы бу.пап икән ул. Германиядән кайтып юшкән бала-чага киемнәрен приют ларга җибәрергә гиеш булса да .г «арның җитмеш жиле мең сумлык бер өлешен балдак-йөзек, беләзек браслет кыйммәтле сәгать, муенса кебек зиннәтле әйберләргә алыштыр ган Юк. һич кенә дә урлау, үзләштерү нияте булмаган үзендә Андый усал уйдан, Аллам сакласын, ди. Бу — саташу гына, кирәгеннән артык беркатлы булудан гына, шайтан котыртуына каршы тора алмау аркасында туган гөнаһ кына икән. Үз гомеремдә беренче тапкыр кыек юлга кергәнмен, ди Сугышта ике улын югалткан. ВКП(б) әгъзасы, немец- фашистны җиңеп, ничәмә-ничә медаль белән кайткан фронтовик күрәләтә андый җинаятькә бара димени! Әлбәттә, бармый. Шуңа күрә Югары Совет председателе иптәш Шверник аны аңлар, суд биргән сигез ел срокны гамәлдән чыгарыр да. төрмәдән азат итәр. Аның моңа өмете зур... Тагын ул, Аллага ышанган кебек. Таһировка да ышана. Әгәренки матурлап, җиренә җиткереп язса, иптәш Шверник шундый ихлас күңелдән язылган прошениены уңай хәл итми калдырмас. Башкача мөмкин түгел. Эзен югалтасы килгән кышкы куян сыман, дөресен әйтәсе килмичә, кылган җинаятьләре тирәсендә озак бөтерелгәч, тәрҗемәи хәленә күчте. Бабасы Дунай болгарларын төрекләрдән азат иткән, атасы Порт-Артур батыры, ә үзе Антонов бандасын тар-мар итүдә катнашкан (егерменче ел башларында Рязань. Пенза тирәләрендә шундый банда йөргән икән). Коллективлаштыру чорында кулакны тамырыннан юк итүдә дә иң алгы сафта йөргән. Аннан соң да партия, хөкүмәт тапшырган һәр эшне төгәл, вакытында үтәп килгән. Боларны расларлык егермеләп Мактау грамотасы бар икән. Кирәк булса, исемлеген китерә ала. Нечкә муенлы чүлмәктән куас уртлый-уртлый озак сөйләде ул. Соңыннан болай дип бетерде: — Мин. Таһиров, чая кеше. Сыйнфый көрәштә дә, сугышта да башны кызганмадым. Прошениедә нәкъ менә шушы моментны калку итеп күрсәтә алсагыз, рәхмәт әйтеп калу гына түгел, мәңге онытмас идем. Ул сөйләгәндә мөһим дип тапкан урыннарын кәгазьгә төртә барган иде Нурислам Шуңа күрә, әллә ни көч куймый гына үтенечне язып та ташладым. Караламасын кычкырып укыган иде, бугорның күзләреннән яшь тамчылары бәреп чыкты. Үзенең никадәр әйбәт кеше икәненә ул менә хәзер тагын бер кат ышанды. — Кара син ә, үзең татар югыйсә, ә русчаны рустан шәп беләсең,— дип тел шартлатты. Кичен тоткыннарны эштән туктатыр вакыт җитте. Кулына бөтен бер ипи тоткан Нурисламны да камерага кертеп яптылар. Егетнең Гродно төрмәсендәге беренче көне әнә шулай үтте. Икенче көнне иртән, тотканнарга эш биреп чыккач, бугор Нурисламны читкәрәк алып китеп, үзе өчен мөһим булган хәбәрне җиткерде: — Аллага тапшырып җибәрдем мин теге язуны. Хәере белән барып җитсен дә. хәере белән уңай җавап килсен. Рәхмәт. Ихлас күңелдән рәхмәт Үзеңнең «эшеңмдә Мәскәүдә дисең, алайса, бәлки гел бергә дә чыгарбыз әле. Аңарчы мин сиңа эш биреп тормам инде. Үзеңчә яшә, ял ит, ныгы. Ипи. куасны Алла бирмеш һәр көн дә китереп торырмын. Әйткән сүз—аткан ук. Анысы закон. Зинка белән утын керткәләрсең. Командирлардан калган ашны ялману да ярап торыр, иш янына куш булыр. Шулай итеп, хәл ала, түл җыя төшкәч инде... Зинаны берәр тынычрак урында эләктереп, теге ни, кети-кети уйнап алсаң да. яшь кешегә тонаһ саналмас. Барча хатыннарның да күңелен күреп булмый, әмма дә ки шуңа омтылырга кирәк, диләр бит французлар... Хи-хи-хи... Яһүдә шәйтан. болай ләззәтле күренә. Шарлары тыгыз... Гродно больницасында эшли иде ул. Эләккәненә күп түгел, курыкма. Андый-мондый чире юктыр. Шулай да сак кылан. Чамаңны белмичә ташланып, карцерга эләгә күрмә. Юкса, еллык сыеңны алырлар.— Әнә шулай шактый акыл өйрәткәннән соң. бугор бераз тын гына торды да, монда яшәүче халык телен дә белгәнлеген күрсәтергә теләп: «довидзенья, пан!» дип, китеп барды. Шуннан соң Нурислам аны иртәнге якта тоткыннарга эш биргәндә дә. ипи. куас алганда гына күрә торган булды. VII аумы, фәрештәм! Партизан хатыннар, гадәттә, сүз артыннан кесәгә керми торганнар иде. Зинаида да шундыйлардан икән. Саумы. Аллам! Ничек йокладык, төшләрендә күреп миннән туймадыңмы? дип шаяртып алды да. башын Нурисламның күкрәгенә салды. Төрмәдә партизанга юлыгырмын да -хисләрем кузгалыр дип. һич кенә дә уйламаган идем. Әллә ни булды. Төн буе партизаннар белән саташтым. Имеш, өстә бомбалар шартлый, ә мин окопта бик якын кешемнең ярасын бәйлим икән. Икенче карасам, ул мине кулларына күгәргән. Дәһшәтле урман шавы, пуля сызгыруларына ла исе китмичә мине күтәреп бара Мине сөя. иркәли, киң күкрәгенә кыса, имеш Мин бәхетле. Бәхеттән елыйм Аны үбәм Уянып китсә-әәм. янымда кем дә юк. Беренче булып сине искә төшердем. Язмышларыбыз уртак булгангамы. әллә инде син Николай Иванович бригадасыннан дигәнгәме якын булып тоелдың. Нурислам рәхәт елмайды. Күңелеңә хуш килгәнмен икән, әйдә, алайса, ныклап ганышыйк Нурислам Таһиров булам. - Ә мин Зинаида Генихович. Шәфкать туташы Романов бригадасында партизан идем. Романовта?! Алайса, капитан Казарцевны да беләсеңдер, ә? Каян искә төшердегез аны? Бәй. кырык өченче елны бер яудан соң. аттан егылып аякларын сындыргач, шул Романов бригадасына оза т гырган идем мин аны Быел кышын төрмәдә очраттым. Надзор буенча прокурор икән Игелексез бәндә ул. Сездән соң булган инде алайса, кырык өченче елның көзге яңгыры астында арбага салып, носилкада күтәреп., дигәндәй, ике йоз километр чамасы саз ярын, партизаннар аэродромына илттек, самолетка салып Мәскәүгә озаттык югыйсә үзен. Ә шушы кышта, мин бәлагә эләккәч, ярдәм кулы сузудан баш тартты. Җил кайсы якка иссә, шул якка ава торган тупас мужлан һәм чеп-чи антисемит ул. Мин андыйларны яратмыйм. Ә миңа ярдәм итте. Камера-шифаханәгә күчертте. Ачтан үләм дигәндә шунда хәл алдым. Беркатлы син. Нурислам Табигать баласы. Ул сине төрмәдән чыгарып, үзе белән тигез итү турында уйлап та карамаган Шовинист ич ул. Безнең ише кешенең бәясе юк аның өчен Кызы-ык Очрашуның беренче минутларында ук чәнечкеле сүзләр Миннән русларга дошман ясарга телиләр инде әллә, атлаган саен аларны хурлап кына торалар. Руслар яулап алучы, руслар колонизатор, руслар шовинист, руслар фәлән-төгән. Кемнәр инде «алар»? Очратан һәр поляк. Менә хәзер син Мин. хөрмөтлем. һәр нәрсәне үз исеме белән атарга өйрәнгән. Начарны яхшы дип әйтә белмим, үпкәләмә Мин икейөзле булып совет чынбарлыт ында тәрбияләнмәгән. Сезнең мохит шундый Хәер, нигә әле. шайтан алгыры, политика да политика! Уртак язмышлы партизаннар ләбаса без. Сөйләшәсе сүзләр азмыни?! Шулвакыт ишегалды гүрендә чаң кактылар көндезге аш килгән Тозлы килькадан тына пешерелгән әче баланда кызыксындырмаса да. йөз илле грамм ипие бар. Аннан тыш. бугор да ни дә булса китерергә тиеш Нурислам шунда китте Шактый вакыт торып әйләнеп килгәндә. Зинаида көндезге баландага бармаган. Нурисламны утын төягән носилкасы янында көтеп тора иде Ашханәгә утын илтер вакыт житкән икән Озак юанын тормыйча, носилканы күтәреп шул якка борылдылар С Звнавын тагын бер шөгыле бар икән әле. Ашханәдән сок ул Нурис. ламны шунда алып китте. Ишегалды гүрендәге дүрт катлы озын бша. ның җимерек башына керделәр. Кай урыннары сынган, янып оөгәрлән- I ән. кай урыны чак эләгеп тора торган тимер баскычтан алар ничек кирак алай өченче катка күтәрелделәр. Алар тукталган төштә 1әрәзәләрнен тимер рәшәткәләре генә калган, рамы да пыяласы да юк иде. Идәне дө шулай: өрлекләре генә калган, җәйгән такталары сүтелеп алынган иде. Алай да, сак маташсаң, өрлектән-өрлеккә сикерә-күчә идәннәре исән калган якка керергә була икән. Кулга-кул тотынышып шунда керделәр. Йә, Хода, никадәр байлык монда! Тәрәзә тупсасына хәтле сабагы-ние белән өелгән көлтә-көлтә тәмәке. Исе дә исе, борыннарны ярып керә дә үпкә юлларын ләззәтле кымырҗыта башлый. Зинаида көлтә өстенә капланып ятты да. йодрыгы белән тукмый* тукмый еларга тотынды. Нурислам ни кылырга да белмичә бер мәлгә югалып калды, аннары кырыена тезләнде дә, хатын-кыз назы күрмәгән, коргаксыган кулы белән Зинаиданың куе кара чәченә кагылды. Тере чәч учмасына күмелгән бармаклары калтырый башлады. Зинаида чалкан әйләнеп ятты, сабый бала кебек, йодрыклары белән күзләрен угалады, керфегенә кадалган эре-эре яшьләр аша елмаеп: — Кил яныма.. Бу дөньядан минем синнән дә якынрак кешем юк. Үп, юат мине,— дип. Нурисламны кочагына алды.— Елавым өчен кичер мине, җаныем. Нишлим соң, нишлим . Күкрәгемдә көч-егәр кайнагач... Күкләргә күтәреләсем, ерак илләргә китәсем, үземчә генә яшисем, сөя- сөеләсем килә... Борынгы Бибил иленең эссе кояшы кайнарлыгы канында буыннанбуынга күчә килгән, үтемле карашы бөтен' дарлыгыңны ялмап алып, төпсез кара тирәнлегендә эретә торган күзләрнең елдырым-исерткеч нурын сусаган иреннәр белән генә сүндерерлек түгел иде. Изүе ачылган иске күлмәк эченнән бәреп чыккан тыгыз имиләрнең горур яктысы, затлы чыбылдык эчендә, аксөяк куллар гына сыйпыйсы бу ганимәтләр, сулышын тыеп, язмыш хөкеменә бирелгән иде. Җирнең төрле кыйтгаларында туып, һәр җәһәттән караганда да мәңге очрашмаска, мәңге кавышмаска тиешле бу ике җан, кыерсытылган гомерләренең мизгеллек тәмен белеп, ике бәхетсезлекне уртак итеп берберсенә кушылган икән — кайсының дине моны гөнаһка санар... Тәмәке исе... дөньяда шушы ис бөтен чәчәкләрдән аңкыган хушлыктан да кадерлерәк булып исендә калыр Нурисламның. Тәмәке исе... Бөгелеп торган озын керфекләр астында йомылган күзләр. Саташулы пышылдап әйтелгән поляк, яһүд сүзләре. Алар бөтенләй чит-ят дөньяның илаһи догасы кебек — колакны иркәли, чынбарлыкны аера. Тәмәке исе. . Бүтән берни дә кирәкми. Дөньялыкның кыл уртасы шушында. Тәмәке‘көшеленә чалкан төшкән егетнең әсирлек богавыннан ычкынган хис ташкынына бирелеп үксеп бер җылыйсы килә. Йомшак кул аны иркәли, мәҗүси сүзләр пышылдап юата - ана назы кебек. Тулышкан күңел үз ярына кайта. Тәмәке исе... — Рәхмәт сиңа, кадерлем. Бу мохиттә миңа һава җитми иде, тын ала алмый идем. Менә син килдең дә миңа сулыш бирдең.— Зинаида егетне иелеп үпкәндә, исерткеч карашы ток булып аны үз караңгылыгына йолып алды. Тәмәке исе Табигатьнең бу әчкелтем, исерткеч, куәтле исе гүя кырыс, кимсетелгән язмышларны тынычландыру, әрнүле хисләрне бәлзәмләү өчен яратылган. Зинаида сабыр гына сөйли башлады да, котырып кайнарланып, сүзләрен ядрә урынына сибә башлады. — Әгәр. Зинаида Генихович төрмәдә җимерек баскычлар буйлап өскә үрмәли, янында ят бер егет тә бар дисәләр... Зинаида Генихович тәмәке көлтәсе өстендә... Юк. бөтен Польша иленең кешеләре генә түгел, 40 хәтта этләре дә моңа ышанмас иде. билләһи! Мине, өч ел буе Советларга ышанып партизанлыкта утны-суны кичкән хатынны, иректән мәхрүм итсеннәр әле. Хурлык' Язмышның миннән көлүеме бу! Гарьлек, тагын бер кат гарьлек' И Аллам! Нурислам аны кысып кочаклады да. сулышын буып, ирененнән озаклап үпте. Тынычлан. Зиночка Башлар шундый хурлыкка төшкән икән, ярсып, елап кына котылып булмас. Акыл һәм сабырлык кирәк - Әйе. әйе. хөрмәтлем Бөтенләй онытылып киткәнмен Эш турында да уйларга кирәк бит. Бу бинаны немецлар тәмәке склады итеп файдаланганнар икән Советлар азат иткәч, тәмәкене бинаның җимерек башындагысыннан гына алганнар да, кул җитмәгәне, исән бүлмәдәгеләрс кала килгән. Хәзер менә туларны тоткын хатын-кызлардан яфрагын-яфракка. сабагын-са- бакка аертып, капчыкларга тутырдылар. Нормасы да бар һәр борынга биш кило. Боларны, тәрәзә катына килеп, иренгә-ирен куеп, төтен өрешә- өрешә тартканда Зинаида аңлатты. — Син ярдәм итсәң, кеше башына ике ярым кило гына туры килә. — дип мут елмайды. Аннары кичкә кадәр җәннәт безнеке Чын тәмәке төтене кан тамырларына куәт биреп, акылны изрәтеп тарала иде. Аннары Зинаида егетне үзенә тартты Кил. ят яныма да керим куеныңа Безнең хәлләр шундый, хөрмәг- лем. Иркәләнү-песиләнү өчен әйбәт гүрнәчә өй дә. йомшак түшәк тә. ак җәймә дә юк безгә. Бар булганы менә шушы тәмәкеле бүлмә генә. Аның каравы син бар, мин бар. Уртак язмышлы ике бәхетсез партизан бар. Якты киләчәккә өмет бар Әй, Аллам, оныттыр мина бу бәхетсез дөньяны! Нурислам хәзер бу кайнар холыклы ханым белән көн саен очраша, аңа булыша башлады. Беренче танышкан көнендә үк комбриг Федоровский турында сүз чыкты да өзелде. Нурислам сорашырга дип гел кымырҗып торса да һаман җае чыкмый иде Кырык икенче елның язында Нурислам аны беренче гапкыркүргән иде. Разведка командиры Шилков Саша Хөснетдин белән Нурисламны комбриг Федоровский янына китереп бастырды. Менә, итттәтд командир. яна партизаннар. Әйтүләренә караганда немецтан качканнар. Безгә каршы сугышырга дип китерелгән булганнар Озын буйлы, ачык чырайлы кырык тирәсендәге бу командир үтә сабыр иде: - Немецтан качу җиңел эш түгел Ул хәтлегә барганнар икән, димәк, аларга качмый яшәүдән мәгънә калмаган Димәк, алар чын йөрәкле антифашистлар. Әйдәгез, алайса, дуслар, рәхим итегез, бергә- бергә фашистларның муенын сындырыйк Начар сугышсагыз, яратмам Булсынга йөрсәгез, олы эшләр тапшырырмын, үзегезне күрсәтергә мөмкинлек туар Миндә сезнең кебекләр күп ул Хорват, чех. поляк, хәтта немец та бар. Үткән юлларыгызда кылган гамәлләрегез турында сорашып тормыйм. Аның үз кешеләре бар. Килерләр, казынырлар Кисәтеп куям, дөресен сөйләт ез Аның аталарча ятымлы мөгамәләсен Нурислам шул минутларда ук ошаткан иде Аннан соң кылыч йөзеннән бергә үткәндә комбригның гаярьлеген дә күреп ийанды. Кырык өченче елның иртә язы. Белоруссия сатлыкларының кар-боз кисәкләре йөзеп йөри торган иксез-чиксез дәрьяга әверелгән чаты Ул елны яңгыр да кимеп куймады. Көн яуды, төн яуды Немец моннан файдаланырга уйлады ахрысы, партизаннар урнашкан урманга һавалан да. җирдән дә торып пөҗүм башлады Ике меңгә якын партизан үзләренең чирле-яралылары белән бәләкәй бер утрауда кысрыклаттың «салды. Комбриг Федоровский барча партизанны үз янына җыйды Күрәсез, туганнар, язмышлар кыл өстендә. Нишлибез? — Без сиңа ышанабыз, командир. Син ни әйтсәң, шул булыр,— диештеләр партизаннар ' | Алайса тыңлагыз. Утрауга керергә, чыгарга бердәнбер юл бар. Озынлыгы өч чакрым Теге башында—немец. Нияте утраудан чыгармыйча безне ачтан үтерү. Бөтен көчне бергә туплап, шушы төндә немец өстенә ташланырга, аның безне саклый торган көчләрен тар-мар итеп олы урманга чыгарга, аннары эзләрне югалтырга тиешбез. Иң алдан үзем барам. Кемнәр риза? Мин. . мин. . Сайла, командир. Әмереңне бир! Барыбыз да риза,— дигән тавышлар ишетелде. Шулчак Шилков Саша кычкырды — Тик, командир, алдан сез түгел... Мин — разведчик. Алдан мин барырга тиеш. — Мин риза. — Таһиров! Асланов! Капуста! Васильевич —Тагын берничә фамилия атады Шилков.— Минем арттан! Марш! Яңгыр ява. төн караңгы Гаять дигәне сазга бүрәнәләр, чыбыкчабыклар салып ясалган юл аламасы. Җайлы-жайсыз бассаң йә бүрәнә бата, йә аягың таеп китә дә суга чумасың. Шуның өчен тычкан тотарга җыенган песи кебек кенә атларга тиешсең. Башта бер аягыңны нык күтәреп алга китерәсең, аннары әкрен генә бүрәнә өстенә төшерәсең дә икенче аягыңны күтәрәсең. Шулай күпме барганнардыр, кинәт, Нурисламның аяк аегында ут көлтәсе бөркелде - пулемет тыкылдавы! Юл белән мавыгып, гөнаһ шомлыгы. Нурислам аяк астына игътибар итмичә, дошман секреты өстенә барып менгән икән. Тегесе, күрәсең куркып, ихтыярсыздан пулеметының гашеткасына баскан. Нурислам да ихтыярсыздан тәтегә басты Бәхете бар икән, сукыр килеш чирттереп алуга, «А-а-а» — дигән аваз яңгырады Нурисламның зиһене тиз эшли башлады, иелеп аяк астын капшаштырам дисә, анда — пулеметчы! Ул арада якында гына комбирг Федоровский тавышы ишетелде: — Калганын иптәшләрең карар, Таһиров. Әйдә, минем арттан! — дип олы юл өеменә үрмәләде Алларында дзот иде. Комбриг анын ишегенә таба бер-бер артлы ике граната ыргытты да, шартлау тавышлары гынгач, Нурисламга: Түбәгә мен Гранаталарыңны вентиляция тишегеннән төшер! — дип кычкырды да үзе ишеккә ташланды. Соңынтын белде Нурислам. Дзотта бер станковый, икс кул пулеметы белән ун немец утырган булган. Исән калганнарын Федоровский җиңел генә әсир алган. _ Кызганычка күрә, партизаннар да күп кырылды ул төндә, һәлак булганнар кырык өч кеше иде. Шулар арасында Нурисламның командиры Саша Шилков та бар. Анын урынына Федоровский Нурисламны куйды... Бер көнне Зинаида, ниһаять, ачылып партизаннар командирынын сонгы язмышын сөйләп бирде. Комбриг Федоровский, үзенең партизан отрядларын таратып бетергәч, кырык дүртенче елның октябрендә яңа эшкә Бслоруссиянен Тышкы эшләр министрлыгына җибәрелә. Ләкин яңа эштә Мәскәү билгеләгән түрәләр белән моның арасында каршылык чыга. Төрле интригалар, итәк астыннан ут йөртүләр башлана. Тора бара бу үзсүзле яшь дипломатны эзәрлекләүләрнең нәтиҗәсе билгеле инде. Совет шартларында 1өрмә белән бергә бетә. Безнең Николай Ивановичка да шундый куркыныч яный. Тугызынчы май беренче җиңү бәйрәмен ул НКВД подвалында каршылый. Сорау алулар вакытында тикшерүче, ул китергән дәлилләрне санга сукмыйча, тикшерү кануннарын бозып килгән. Федоровский ялганга бара торган шәхесләрдән түгел Озак уйлангач, ул бер карарга килә. Утыз 42 . тугызынчы елны Польшаның Картуз Береза төрмәсеннән качкан булган икән. Монда да шулай эшләргә карар кыла, һәм узган көзнен яңгырлы оер төнендә сорау алырга алып барган чакта Аллага тапшыра конвой абайламаганда читкә ыргыла. Ябалактай очып ихата, ишегаллары аша күчә-күчә эзен югалта. Мылтыктан аткан тавышлар ишетелеп китсә дә. караңгы юн ана юлдаш була. Федоровский Польшада чакта подпольеда бергә эшләгән коммунист иптәшенә керә, анда юынып, кырына, киемнәрен чистага алмаштыра. Иртәгесен ул Белоруссия Үзәк Комитетының беренче секретаре Пономаренко янына керергә ниятли. Ләкин, бәхетсез- легенә күрә, нәкъ шул көндә Пономаренко Гроднога киткән була. Федоровский. озак юанып тормыйча, яшерен юллар белән Гроднога юл тота, һәм тәүлек дигәндә барып та җитә. Ләкин аның эзенә төшәләр. Эзәрлекләүчеләрдән кача башлагач, аңа атарга мәҗбүр булалар Пуля беләгенә тия Зинаида бер мәлгә тынып торды Күзеннән мөлдерәп яшь чыкты. Төрмә лазаретына китереп салганда уң кулы төптән үк юк иде инде мескенемнең Гангрена башлангач, шәһәр больницасына илтеп кискәннәр Менә шулай, дускай, батько комбригыбызны мин шушы төрмәдә, шул хәлдә очраттым. Шуннан?! Хәзер исәнме әле ул? - Тотылган качкынның язмышы нинди була эт типкесе. Температурасы төшкәнче атна чамасы монда ятты да каядыр алып киттеләр. Чыдам кеше иде ул. Шул атна эчендә температуралы килеш, үзенең маҗараларын миңа сөйләде, кәгазь, карандаш таптырып, берничә адреска хат яздырды. Дусларын иреккә чыгаруны кайгыртты Кемнәрдер котылды бугай, юрмә түрәләре бу эштә фетнә күреп, мине ун тәүлек карцерда яткырып чыгардылар, аннары лазареттан кудылар Тыныч кына яшисең килми икән, мә сиңа, янәсе, кирпеч кыр. тәмәке сыдыр. Әмма бу дөньяда нәкъ капитан Казарцев кебек игелекле күренергә тырышучылар да бар. Шуларның берсе мине офицерлар ашханәсенә утын ташырга куйды. Имеш, миңа көненә бер тапкыр булса да тупас рус авызыннан калган шулпа эләгә.. Уф. Аллам! Кайчан гына әле Польшада дан тоткан медицина докторы Гинненбаум кызы Зинаида сасы рус артыннан калган аш ашап йөрсен инде! Нинди түбәнлек' Нинди хурлык' И-их, татарым шул син минем, татарым! Цивилизацияле илләрдә ничек яшәүләрен белмисең шул син. Сөйләсәм дә син аны барыбер кабул итә алмыйсың Чөнки син «патриотизм», «сыйнфый көрәш- кебек Сталин ләчтитләре белән тәрбияләнгән. Үпкәләмә, акылын бар синең, тик түшәмең тәбәнәк. Шуңа күрә син мине барыбер тулысынча кабул итә алмыйсың. Кызганыч без икебез ике яссылыкта Зинаида тагын елый башлады Нурислам аның чәчләреннән сыйпап, кочагына кысты. Алай димә, Зиночка, минем синнән дә якын кешем юк Зинаида курчак алган сабый кебек елмайды. Шулаймы, кадерлем Рәхмәт Бу жидовка бик холыксыз нәрсә, әле елый, әле көлә, дип уйлыйсындыр инде. Мин бит хатын-кыз һәрчак көчле ир-ат яклавына мохтаҗ. Тирәмдә моңарчы андыйлар булмады. Менә син очрадың. Әмма алданам бугай. Минем хис тойгылар ят сиңа, шулаймы? Нурислам «юк» дигәнне аңлатып башын чайкады да. ханымның күзләреннән, иреннәреннән үбә-үбә. аны хуш исле тәмәке диңгезенә күмеп ташлады. Тәмәке сыдырулар шулай гадәткә кереп китте Әмма, башы парный соңы да бар икән шул. Нурислам бер көнне иртән, гадәттәгечә, тоткыннарга эш бирә юрган урыша гамьсез генә барса, анда карт бугор юк. аның урынында таза бер егет эш биреп йөри иде Нурисламга да лом ют тырды. «Мин моңарчы кирпеч өя идем», дип әйтеп караса да. яшь бугор аның сүзләрен колат ына да кимәде Көндезге баландадан соң. утын чыт арырга тиешлеген исенә төшергәч, сүгенеп, Нурисламның артына типте — Пшел!.. Татарская морда! Бирермен миң сиңа утын! — Бугорның каядыр киткән мәлен чамалап. Нурислам утынлыкка рөхсәтсез китте. Барса анда Зинаидага булышырга дип бер кыз килгән икән. Әмма аңа карап Нурислам Зинаида белән очрашуларын туктатмады Юк юк та. эштән качып булса да, тәмәкеле бүлмәгә баргалап йөрде. Бер тапкыр шулай, очрашырга сүз куешкан көн дип, бугорны тыңламыйча. аның белән тәмсезләнеп киткән иде. Зинаида янында күпме генә булгандыр, өсләренә ике надзиратель килеп чыкты Аларның шакшы сүзләреп ишетәсе килмәгәндер күрәсең. Зинаида, нәфрәтләнеп, торды да баскычка ташланды Күп тә үтми аның ачыргаланып кычкыруы ишетелде Баскычка килеп җиткәндә Нурислам аның аскы катка очкан гәүдәсен генә күреп калды. Чарасыз калып, ул ничек төшеп җиткәнен дә сизмәде Зинаиданың йөзенә үлем аклыгы кергән, хәрәкәтсез ята. сыз- •лануын белдерәсе килмичә тартылган иреннәре дерелди иде. Яшьле күзләре белән Нурисламга карап: — Бәхил бул, партизаным,—дип пышылдады. Нурислам, аны күтәреп алырга теләп, кочагына алган иде. инәлеп: — Кузгатма, тимә, җаным. дип ыңгырашты Билем сынды бугай. Беттем Шулай язгандыр миңа. Ә син сау яшә Рәнҗемә, яме. Мин сине яраткан идем... Әнә. теге хәшәрәтләр киләләр! - Ул арада надзирательләрнең берсе Нурисламның кулын каерып алды, аны карцерга китереп ыргыттылар. Таш капчыкта ун көн утырып, кара күмергә әйләнеп чыкты Нурислам. Зинаиданы, өметсез дөньяда бәхетле көннәр бүләк иткән Зинаиданы аңа бүтән күрергә насыйп булмады VIII аң атмаган иде әле. Унбиш-егерме тоткынны төрмә ишегалдына чыгарып кул фонаре яктысында чырайларын «дело»лары- ндагы фртолары белән чагыштырып гапшыру кабул итү йолаларын үтәгәч, һәр тоткынның кулларын бәйләделәр дә, сүгенүче солдатлар һәм ярсу этләр озатуында каядыр алып киттеләр. Тимер юл стансасына җиткәч, бер читтә ялгызы гына торган вагон янында туктаттылар. Ни гаҗәп, вагоны соклангыч матур иде. Пассажир вагоны. Нурислам өчен көтелмәгән нәрсә иде бу. Беленеп кенә килгән алсу таң нурымы, әче әрем исеме, якындагы Неман елгасыннан искән салкынча җил дымы тәэсир иттеме, егет, ничектер дулкынланып, ихлас күңелдән кычкырып җибәрде: Меутә бит нинди культура, ә! Цивилизация! Күрәсезме, мужиклар. Арестант ка да кунак вагоны бирәләр. Шуннан сон үзе өчен генә нәтиҗә ясап куйды. Димәк, сугыш беткәч илкәй ныгый, яңара, матурлана бара. Аның үтә беркатлылык белән әйтелгән сүзләрен хуплаучы да. кире кагучы да булмады. Ул арада вагон ишекләре ачылды. Дүртенчеме-бишенчеме булып вагонга ул да керде. Караңгылык иде әле, алай да күз шәйләрлек. Алдан кергәннәр беренче купеда тукталганнарда, жан-фәрман ипи белән кипкән балык кимерергә тотынганнар. Бу. ни хәл? Ипи. балык өеме сәкедә тулып ята Каян килгән дә. кем калдырган боларны? Ачлык үзенекен итте, ул хәтлесен уйлап тору юк. Нурислам бер бөтен ипи белән беләк буе балыкны эләктереп, сәндерәнең иң өстәгесенә менеп кунаклады. Бер заман ипи дә, балык та шактый кимеп, тамагыннан үтми башлагһч. авыз чылатып алырдай су булмас микән дип. аска төшим дигән иде. кая ул. анда мәхшәр купты, бер көтү тоткын пЫр тузынып үзара чәкәләшергә тотынды Ул арада тоткыннар бер-бер артлы коридорга оча башладылар. Ниндидер фантастик көч суырып алып Нурисламны да коридорга чөйде. Т Бу әкәмәтең сере бераздан ачыкланды. Егермеләп готкын бер купе- га сыялмый башлаган, җитмәсә соңыннан кергәннәргә ипи дә. балык та калмаган Ачның ачуы яман, каннары кызган тоткыннар буза куптарып якадан алыша башлаганнар Шулчак конвой җитәкчесе лейтенант, хикмәтнең нәрсәдә икәнен аңлап алып, солдатларына тоткыннар кулыннан ризыкларны тартып алырга, эт итеп кыйнап бүтән купега күчерергә, дигән әмербиргән. Нык «эшкәрттеләр» тоткыннарны ул чак га Типкеләп. изеп бегерлеләр дә. ике купега бүлеп, рәшәткәле ишекләрне шартлатып бикләп куйдылар, һушка килүгә, яралы, канлы чырайларын сорту, үзләрен тәртипкә кигерү турында онытып, тоткыннар Нурисламнан көләргә, төртеп күрсәтеп хихылдарга тотындылар Цивилизация дин син әйткән идеңме әле?! Күрсәттеләрме совет культурасын?! Бусы гына пүчтәк! Котыпка илтеп ташлагач, цивилизациянең берәгәйлесен күрсәтерләр әле. Анда молибден белән никель күп ди. «Күбрәк ал. ераграк ыргыт!» туң руданы. Анарчы аякларын сузмаса. Ха-ха-ха... Хи-хи. Бу минутта Нурислам җир тишегенә кереп китәр, йә булмаса муенына бау салыр иде Әмма, ни хәл итәсен, җирдә тишек тә юк. баш очында бау да асылынып тормый Сер бирмәскә т ырышып үзе дә көләргә тотынды Әмма рәхәт ләнеп көлү түгел иде бу. еламас өчен көлү иле Вилсйкага кайтып җиткәнче (өч тәүлеккә якын ара) купе ишеген ачучы булмады Тоткыннар! а су эчү, ризык җыю дигән нәрсәне оны т1 ыр- дылар. Туалетка чыгаручы да булмады. Барысы да купеда. Моның сәбәбен Вилсйкага кайтып җигәр алдыннан лейтенант үзе аңлатып бирле Тоткыннарны озата баручы солдатларның юл паекларын вагонның беренче купесына лейтенант үзе кертеп куйган булган. Әмма ул бәләкәй генә ялгышлык җибәргән, купены бикләргә, тоткыннар керергә тиешлесен ачып куярга оныгкан. Тоткынга нәрсә, кайда ишек ачык шунда керә, ризык ягканны күрсә тәкате калмый. Җәза бирүнең сәбәбе әнә шулай бик гади булып чыкты. Сездәй чүл бүреләренә нарком паегы ашатып, үз солдатларымны ач йөртмәм биг инде! Аларны үземә каршы куйыйммьщи. минем яшисе бар ич. диде лейтенант Нурисламның теле аңкавына ябышып каткан. Башы әйләнә Күз аллары караңгылана һава җитми Тыны кысыла Күрәсең, ул кунаклаган өске катка сасы һава гына менә. Аста берәү зарлана. Ни сөйли бит. ә, имансыз лейтенант. Имеш, аның яшисе бар. җанкойгыч! Палач! Нинди ана сөге имеп үскән диген' Имансыз' Күпләр зарланулардан узган. Көчсез тавыш белән һаман бер сүз кабатлана — Су... су... су... / IX лкән лейтенант Полянский, Нурислам Гроднода утырган арада тагын бер йолдыз алуга ирешкән. Капитан Ялтырап торган ор яна алтын погоннар. Кителе дә энәдән-җетпән генә чыккан Тәненә сыланып, нәзек билен, киң күкрәген аермачык сиздереп тора Менә ул көне каршысында озын сүс чәчләрен тарады. Нурисламга гадәт тәтечә кырыс танмыйча ачык чырай, йомшак тавыш бе тән * Утыр' диде. Үзенең эш өстәленнән ике мегр чипәрәк идәнгә бепкетелтән такта урынлыкка ымлады. Синең «эш» особое совешаии- едән кайтты Таһиров. Биредә суд карарга тиеш, диелгән Кылган җинаятьләреңне беренче судта ук инкарь итмәгән булсаң, әллә канчан инде лагерьда, ү ген кебекләр арасында йөрер илен Хатыннар кызарлык дәртӨ көч туплый алмасаң да һаваң саф, күгең иркен булыр иде. Гомер буе төрмәдә черергә уйламыйсындыр ич?!—‘Бу сүзләргә каршы Нурислам бер сүз дә әйтмәгәч,—мә. алайса, укы,—дип, Мәскәүдән килгән язуны укытып, кул куйдырды да, эшен бетерде. Яңа китель, яңа погоннарга өстәлгән йолдыз холкын бөтенләй үзгәртеп җибәргән, ахрысы, Нурисламны ачык чырай, үгет-нәсихәт, белән озатты: — Син, Таһиров, бу юлы судта кәҗәләнеп маташма. Беркетмәдәге минем язганнарым белән ризалаш та. тиешле срогыңны алып, моннан ычкын. Аңла, кара ягылган икән, бездән котыла алмыйсың. Котылганнар рекомендациясез партиягә керә ала, ә син юк. Әсир булу фактыңны мәңге юа алмыйсың. Димәк, тегеләй дә. болай да сиңа срок. Өлешеңә тигән көмешең.. Нурисламны төн уртасында уятып, ят бер подполковник янына илтеп керттеләр. Суык камерада, үткән кыш поляк Заря белән яткандагы кебек, ике кеше бергә кысылып җылыга чумгач кына уятып алгангамы, әллә нервлары тәмам какшагангамы, подполковник каршысына басканда бизгәк тота диярсең, теше тешкә тими, туңа, калтырана иде ул. Подполковник ап-ак туннан, изүе ачык Гәүдәгә таза. Горур Өстәлне, кабинеты да үз дәрәҗәсенә тиң: олы, иркен, хәтта берничә артлы урындык та бар. — Утыр, Таһиров!—дип подполковник урындыкларның өстәлгә якынына күрсәтте. Утыргач та Нурислам калтыраудан туктый алмады. Подполковник та моны искәртеп алды — Нигә калтыранасын? Тынычлан. Калтыраганнарны яратмыйм,— диде. Гаҗәеп хәл, шушы кинаяле боерудан соң, Нурислам шундук тынычланды. - Мин МГБ идарәсенең тикшерүләр бүлеге начальнигы Чурляев. Менә гаепләүләр акты. Укып чык та, кул куй,—дип Нурисламга бер бит язу сузды, һәм өстәл артыннан чыгып, әрле-бирле йөри башлады. Нурислам тиз генә укып чыкты да: — Кул куймыйм,- диде. — Нигә? — Монда язылган җинаятьләр яла булганга. — Җүләр, танышу турында гына ич Өстеңә бернинди дә җаваплылык алмыйсың. Куй. Нурислам урыныннан торып. Чурляев сузган каләмне кулына алды: «Таныштым. Яла»,— дип язып куйды. Подполковник әрле-бирле йөреп торса да җилкә аша күзәткән, ахры, кинәт Нурисламга ташланып, кулын каләме-ние белән кысып алды. Тавышы колакны ярырлык иде. — Нишлисең, хәшәрәт?! Йөзе зәңгәрләнгән, күзләре калайланган. Бу кычкыруы белән Нурисламны куркыта алмады ул Шул мизгелдә егетнең хәтереннән малай чагыннан бер күренеш сызылып узды. Төпсез итек кигән малай, әнисе итәгенә ябышып суга бара, әллә каян гына атылып чыккан ата каз ыслап аның өстенә ташлана... Их, самими курку мизгелен кайтарырга иде хәзер... — Утыр урыныңа!—дип, подполковник үзе дә тынычланырга теләпме. аякларын чалыштырып өстәл өстенә менеп утырды Ялтыр итек башы Нурисламның борын төбендә калтырап тора иде. — Күрәм, Таһиров, син чик буендагы бу төрмәне ошаттың, ахрысы. Гроднода сине антисоветчиклар Черчилльның фултондагы чыгышы белән таныштырганнар булса кирәк. Америка гаскәрләрен биредә каршыларга чамалыйсыңмы? Юк. Таһиров, андый-мондый хәл булса, әйтик, без моннан китә калсак, сине мәңгегә бикләп китәрбез! Шулчак Нурисламның чаялыгы бәреп чыкты: Кая китәсез, гражданин подполковник?! Миңа калса, Совет Армиясе беркая да китәргә җыенмый... Урынсыз сүз ычкындыруын шәйләп алган подполковник, кинәт җилпенеп: Син, татарва, акыл сатма. Минем сүзгә кармак салма’ —дип кычкырды Күн итек очы. калтыраудан туктап, Нурисламның борынына төртелде Атылып кан китте. Горур офицер, өстәлдән төшеп, мажикларча кабахәт итеп сүгенә башлады Конвой, алып кит! Полянский белән Чурляевның бер-бер артлы янауларына тәмам күнегеп, срок алмыйча төрмәдән котылмаячагына тәмам ышанды Нурислам. Капылт кына бөтен нәрсәгә дә битараф-чарасыз калды Бусы шушы ике ел ярым вакыт эчендә кичергән ачлык, кыйналу, төрле кимсетүләр нәтиҗәсе иде. ахрысы. Тора-бара үзе күргән, кичергән вакыйгаларга. ишеткән хәлләргә бәя бирү, аларны хуплау яисә кире кагу кебек хис-тойгыларга аңы үтмәсләнде. Иркен генә камерада алар икәүдән икәү Өлкән яшьтәге бик тә әдәпле, бик тә мәгълүматлы поляк кцнонигы үз тормышыннан яки дин. мәдәният тарихыннан кызыклы вакыйгалар сөйли. Нурислам аны бер тәэсирсез тыңлый: шатланмый да. нәфрәтләнми дә, хупламый да, бәхәскә дә керми «Булса икән», «торса ни», «үтерешсәләр ни» кебек сыек мәгънәле сүзләр әйтү белән генә чикләнә дә ишекле-түрле йөрүен генә билә. Хәзер инде ул гадәти тормыштагы кешеләргә хас яшәү, көрәшү, сөю кебек сыйфатлардан ераклашкан, сүрелгән, сүлпәнләнгән иде Аның мондый үзгәрүенә игътибар иткән кегпе булса, бу бәндәнең җанын битарафлык юшкыны басып килә икән, дияр иде мөгаен Әмма бер яклап, шушылай сүрелсә-сүлпәнләнсә дә. икенче яклап уйлану, анализлау сәләтен җуймаган иде әле ул. Ул хәзер «тигезлек», «дуслыктатулык». «гаделлек» дип атала торган боек төшенчәләр турында уйлана иде. «Волга русская река» диләр. Идел буенда Яшәүче башка халыкларның да өлеше анда юкмыни? «Великая русская нация» лиләр. Нигә рус кына бөек? Утыз алтынчы елны, бала вакытта үзен укыткан карт укытучы абыйсы «Үз илебездә җирсез без. су буенда сусыз без», дигән иде Бу сүзләрнең мәгънәсе ул чак га башка килмәгән... Хәзер инде Нурислам срок алачагын, лагерьга җибәреләчәген алдан ук белеп тора, шуңа күрә судка бару, судьялар алдына басу кебек шөһбәлс, дулкынландыргыч копне ул кадәр көтеп алмады Гөнаһлымы- гөнаһсызмы, анда барыбер үзен аклый алмаячагын белә иде ул. Шуңа күрә, судтан ул ун елга лагерьга җибәрергә. аннан чыккач өч ел хокуксыз йөртергә, дигән җәза алып кайткач та. бу җәзаның коточкыч икәнлеген уйлап бетеренмәде Жаны ваемсыз иде Хокем утырышы ябылгач, судья полковник Семенов белән сакаулы гына минутлар булса да сөйләшеп алу хәтлесе генә хәтеренә уелып калды Без синен белән якташлар бит. Таһиров Казанда бер үк елларда укыганбыз Син университетта, мин юридик институтта Бер чорда тәмамлаганбыз Аннан кемгә нинди файда соң. Боген бәла да шунда шул. Таһиров Рәнҗе-рәнҗемә. ярдәм игә алмыйм Тегеннән әйтелгәч. Семенов бармагы белән түшәмгә күрсәтте мондый карарны якташыңа түгел, тудырып үстергән анаңа карага да чыгарырсың Сафсата! Мин түгел, минем кебек гадел солдатны хөкем иткән сез җинаятьче Семеновның горур чырае турсайды, үпкәләве тавышына чыкты Теләе.) нәрсә уйла. Таһиров Миннән генә торса икән Хуш! дин Нурисламга күтәрелеп карамыйча гына, суд барган камерадан чыгып китте Нурислам өчен иң авыры шушы сөйләшү булды родно. Брест, Вилейка. Минск төрмәләреннән китерелгән бер эшелон арестантны Орша шәһәренең күчерелүчеләр төрмәсе ишегалдына керткәч, нигәдер көн буе диярлек тышта тоттылар. Җепшек карлы март аеның искиткеч җылы көне иде бу Нурислам кебек озак айлар-еллар буе таш капчыкта ятканнарга җәннәт иде Җитмәсә, төрмә ихатасындатөрле эш белән мәшгуль конвойсыз тоткыннарга якын килергә, сүз катарга да ярый икән Бу мөмкинлектән файдаланып, бер тоткын Нурислам янына килде дә плащ-палаткасына күрсәтеп: — Сат! — диде. Нурисламның бик ачыккан чагы иде, озак еллар гадел хезмәт иткән, өрсәң оча торган ярым ефәк плащ-палатканы, бәгыреннән өзгәндәй, сатып җибәрде. Хакы: бер кирпеч ипи, бер котелок пешкән бодай. Караңгы төшеп камераларга кертә башлаганда аның корсагы бүдәнә кебек тыгыз иде. Камера дигәннәре ябык ындыр табагы кебек озын зал икән. Андагы тоткын! Иге-чиге юк сыман. Меңгә җитәдер, билләһи. Кеше өстеңдә кеше. Таң алдыннан, тәпәч башына сумалалы чүпрәк урап ясалган факеллар күтәреп, өрлек кебек таза егетләр керде. Унлап бардыр. Алар, сүз катып тормыйча гына, тоткыннарны әйдәп, кайсын якаларыннан эләктереп, камераның бер яртысына тупладылар. Икенче яртысы буш калды. Аннары һәр тоткынның кулларына көнлек норма — ипи кисәге тоттырып, камераның буш калган башына озата тордылар. Ә анда караңгы. Бераздан шул караңгылыкта шау-шу, гауга купты, күрәсең ипи талаулар башланды. Аңа карамастан өләшү дәвам итте. Нурислам да өлешенә тигән көмешен — кызыл балчыкка'тартым ләчтә кисәген алды, һәм тиз генә яртысын диярлек тешләп авызына тутырды, калганын инде, булдыра алганча ваклап-изеп күлмәк астына төшерде. Шул сәбәпле, караңгы якка күчкәч тә «кемнәрдер» аның өлешенә тия алмадылар. Күлмәк астындагы вак кисәкләрне алып, аларны ашыкмый гына чәйничәни, тыгыз халык арасында, «Браун хәрәкә- темндәге молекула .шикелле, тегендә бәрелеп, монда сугылып, тик буталып йөри бирде. Ипекәй ашалып беткәндә таң атып камера яктырды. Шулчак ишек янә ачылды. Бу юлы ылыс төнәтмәсе керттеләр. Витамин «С» диеп йөртелгән бу шифалы эчемлек бөтен кешегә дә түгел, савытлыларга гына эләкте. Кемдә тар муенлы чүлмәк, кемдә кәнди, кемдә котелок. Ләкин бу савытлар шул арада «блатной» дип атала торган төркем кулына күчте. (Бу сүзне Нурисламның беренче тапкыр ишетүе.) Димәк, ылыс кайнатмасы да аларга гына тәти икән... Ишек ябылды. Блатнойлар шайкасы янында гына, Нурислам күзәтә: атаманнары булса кирәк — урта буйлы, төссез, шешенке чырайлы утызкырык тирәсендәге салкын күзле бәндә, кушаматы — «Горячий», нечкә муенлы чүлмәктәге сыекчаны озак итеп эчкәч, тын алырга туктады, ахрысы, чүлмәген ияк турына төшереп, тәмен тәненә сеңдерергә теләгән сыман, ялманып, хозурланып торды. Нурисламның күптән инде шешенкеләнгән теш казналары тагын да ныграк сызлап, сулкылдый башлады сыман. Шул ылыс кайнатмасын аз гына йотып куйса да шифасы тияр иде бәлкем. Авыз суларын йотып ул Горячий янына килде, күптәнге танышы кебек, чүлмәккә үрелде: — Мин дә тагып карыйм әле, братка славян Юкса... Ай. Аллам! Кулы тиеп киттеме, чүлмәк көтмәгәнгә идәнгә төшеп челпәрәмә килде Шунда ук Горячий, аның бугазына ябышып, буа да башлады Мондый хәлдә Нурислам алдын-артын уйлап тору дигәнне белми нәселдән килгән гадәт—кайнарланып, күз ачып йомганчы бандит кулыннан ычкынды да, колакларыннан эләктереп, тешләре белән аның баш түбәсенә кадалды Горячий шырыйлап кычкырып идәнгә чүкте. Башыннан кан китте. Нурислам курыкмады. Авызына эләккән чәч Г иолкымын җирәнеп зекеренә бирде. Ул арада кемнәрдер ишекне дөмбәсли башладылар: Җәтрәк керегез, үтерешәләр! Ьлатнойлар шайкасынын борын асты кипмәгән унбиш-уналты яшьлек малайлары аларны шестеркалар дип атыйлар икән чүл бүреләре мени, Нурислам өстеттә дәррәү ташландылар. Кулларында ботинкадыр, күнигектер. берсе хәтта очлы кырлы чүлмәк төбен тоткан Арадан берсе озын буйлысы ботинка табаны белән Нурисламның сул яңагына менеп гә төште. Күз алдында - көлтә ут. Кызу канлы татарга җитә калды бу. — Ә-ә-ә, сез шулаймы, бетләр! Мә, алайса, мәгез! Нурислам башта берсен, аннан икенчесен тибеп екты да залга кычкырды Нәрсә сез, мужиклар?! Әйдәгез, бу бетләрне сытып ташлыйк! Тоткыннар кара болыт кебек кузгала башлады. Идәнгә чүккән Горячий җилнең кай яктан исә башлавын, аның ни белән бетәчәген шәйләп алды, күрәсең, яраннарына шундый әмер бирде: — Тимәгез земеляга. Бирегез, туйганчы эчсен! Әмма Нурисламга ылыс суын эчәргә язмаган иде Шулчак ишек ачылып китте. Өч-дүрт надзиратель һәм ак халатлы табип килеп керделәр. Надзирательләр барча блатной шантрапаны, сыекчалары-ниләре белән, камерадан алып чыгып киттеләр. Эт тормышына да бер кояш нуры төшәр икән Кичкырын иде. Нурислам падишаһлар җәяү йөри торган җиргә барып кына җиткән иде. кормушка ачылды да. аннан берәүнең йөзе күренде: - Әй, туганнар, славяннар! Арагызда берәр математик юкмы0 дип сөрән салды. Исе-акылы китте Нурисламның Бу бәндә аның математик икәнен белгән дә юри кылана диярсең. Алай да сабыр калды. Дәрәҗәсен төшерми, янәсе, горур кыяфәттә җавап кайтарды Славян булмасак та математик без Кормушкадан йөзен күрсәткән кеше бу сүзләргә ышанмады, ахрысы, күзләрен түгәрәкләндереп каба г сорады Чынлапмы? Бушкуыкланма! Мин славян түгел, дөресен сөйлим Чак кына көтеп тор алайса, тиздән килермен, яме Кормушка ябылды. Китә димени. Нурислам, әлбәттә, китми, йомышын үтисе бар биз әле аның Бераздан кормушка түгел, ишек үзе ачылды. Ак халатлы бәндә Нурисламны каядыр алып та китте. — Чынлап га математикмы? Шикләнмәгез Кем? Каян? Ничек? — 58.1.6. Ун ел... Аңлашыла. Уртак язмышлы бәхетсезләр икәнбез. Мин сезне хәзер төрмә мсдсанбүлеге начальнигы янына алып барам. Сизеп горам, үз йомышы Шуңа күр»), нык сөйләш, казы гор. Арзанга төшмә, сатулаш Аңлашыламы? Әйе _ Биек бинадан чыгын, икс катлы озын бинага керделәр. Ак халатлы кеше бер бүлмә ишеге төбендә тукталды да. Нурисламның аркасыннан кагып: м t . Чумыгыз! Ябагадан йон. бүдәнәдән май сезгә! дип, ишекне ачты Җыйнак кабинет Берничә урындык, бер шкаф һәм ак материя белән каплаш ан гади өстәл. Аның артында ягымлы тына карашлы майор Үтемле караш, кыяфәте яһүднеке Нурисламны өстәл янына чыгын каршылады Кем дин белик? Таһиров. Iатармыни?! Ә-ә-ә. әйбәт. Сезнең халыктан дусларым күн Рәхим итеп утырыгыз, дип, урын күрсәтте, үзе дә утырды Бу шартларда 4 «К У " № һ хәлегез турында сорашып тору яралының җәрәхәтенә тоз сибү белән бер инде ул. Төп эшкә күчик булмаса. Сез математик буласыз, әйеме? Укытканыгыз бармы? Әйтик, урта мәктәптә. — Бер ел. — Әгәр мин тугызынчы класс укучысына өйдә укытучы, ягъни репетитор була алмассызмы, дип сорасам, ни әйтерсез? — Шартлар тудырылса, риза диярмен, әлбәттә. — Нинди шартлар инде ул? — Иң мөһиме — дәреслекләр, таблицалар, логарифмик линейка. Алардан кала мунча керү, кырыну, тырнакларны кисү, чиста киемнәр кию. һәркөнне теш чистарту. Укыр өчен әдәби китаплар. Шушылардан соң тагын кешечә ризык булса... җылы, тыныч бүлмә... Өстәле артыннан чыгып майор йөреп алды. — Рәтле ризык табу авыр мәсьәлә. Безнең илдә җүнле ашка авызы тигәннәр аздыр ул. Хәзинәдә барын табарга тырышырбыз. Калган шаржларыгыз, һичшиксез, үтәлер. Сүз куештык. Риза, диешсәк, мин сезне хәзер үк лазаретка салам. Сораган кешегә ашказаны ярасы белән ятам, диярсез. Аерым бүлмә һәм, телисез икән, һәр көнне кичен мунча булыр. Элекке партизан дисез ич, партизаннар үткен булалар, калган ягын үзегез карарсыз. Мин дә онытмам. Нурисламга ошарга теләве идеме, ягымлы куштанланып көлде майор. Күрәсең, аңа репетитор бик тә кирәк иде. Ак халатлы кеше Нурисламны икенче каттагы бәләкәй буш бүлмәгә урнаштырды. — Хәзер сөйләгез инде. Моська әти нигә чакырткан? Нурислам сөйләп биргәч, рәхәтләнеп көлде: — Менә ничек тарта икән ул җил тегермәне! Суы каян килгәнен генә белмибез, ә! ... Ой. җид! Ой, моська!.. Хәзер ныклап танышыйк инде алайса. Миндә дә сезнең статья: 58.1.6. Срок шул ук— ун ел. Фамилиям Кузнечик. Хәзергә шушы лазаретйың хирургы, иртәгесе—Алла кулында. Бүлмәм коридорның теге ягында, нәкъ сезнең каршыда. Димәк, без сердәш булырга тиеш бәндәләр... Сөйләшер вакыт булыр әле, хәзергә хуш иттек. Шушы бүлмәдә «чирләп» калды Нурислам. Иртәнге якта ук Кузнечик логарифмик линейка, таблицалар, математикадан берничә китап кертте. Алексей Толстойның «Хождение по мукам» китабы, теш порошогы, щеткасы да бар. Тагын ике көннән сестра-хозяйка бүлмәсенә чакыртып, болай ярыйсы гына пинжәк, чиста чалбар кидерделәр дә, борынгы татар киявен беренче тапкыр кәләш куенына керттеләр мени, ак чыбылдык артына кертеп җибәрделәр. Анда, чыннан да. кәләшкә ярарлык матур кыз утыра иде. Димәк, майор кызы шушы була инде. Танышуны озакка сузмыйча, шундук эшкә тотындылар. Таня математикадан начар укымый, киресенчә, бик яхшы белә икән. Шуңа күрә хәзердән үк математиканы тирәнрәк өйрәнәсе килә, максаты — Мәскә- үнең Бауман исемендәге физика-техник институтына керү, атом буенча белгеч булу. Азып-тузган, иркә бер шалопай малайга тарымыйм тагын, дип йөргән Нурислам өчен ипле, җитди фикерле кызны күрү үзе бер куаныч иде. Кыз авыр-авыр, стандарт булмаган мәсьәләләр тәкъдим итә, егет алдына көтелмәгән теоретик сораулар куя. Алар турында бергәләп уйлашалар. мәсьәләләрне бергәләп чишәләр. Мәктәп программасындагы мәсьәләләр генә булмагач, аларны чишү Нурислам өчен дә кызык. Таня өч көнгә бер килеп тора. Үзе белән бутерброд, тәмәке, сөт, сирәк кенә каймак та алып килә. Китаплар турында да онытмый. Нурислам врач Кузнечик белән һәр көнне кич шахмат уйный, врач оттыра, әмма күңеленә авыр алмый. Бу аның Нурисламны санга сукмавы Үз-үзен тотышы, ара-тирә шундый сүзләр ычкындыргалап торуына караганда. Нурисламның университет бетерүен дә, беренче разрядлы шахматчы булуын да Алданын ялгышы дип кенә саный. Ничек инде Идел аръягында! ы сәхрәләрдән чыккан тагар кыргыйлыктан алай тиз генә арына алсын Ул үзе Воронежда медицина профессоры гаиләсендә туып үскән Утыз ике яшендә — полковник. Сугышның беренче көнендә үк Белосток шәһәрендә немецлар кулына әсирлеккә эләккән Качып котылган да би|... барыбер ун елны чәпәп куйганнар. «Эшләр шулай, Таһиров. Россиянен хуҗасы жид булгач... Шверникны күздә тотып әйтәм Хәзер илдәге жидларның яртысы Мәскәүгә килеп урнашкан, калган яртысы Мәскәү юлында. Шулай булгач, без сезнең белән алар колпагы астында», -ди. Кузнечик авыруларны көндәлек йөреп чыгу вакытында, күз буяу өчен генә, Нурислам янына да сугыла, хәйләләп буламы, дигән сыман, мыек астыннан кинаяле елмая, Нурисламның аңардан бәйсез булуыннан көнләш»), кытыгы килә бугай. - Әйдә, әйдә, кылан, булдырасын! дип, чыгып китә Майор үзе дә күренгәли Кул биреп күрешә. Әмма озаклап сөйләшеп тормый, хәл-әхвәл сорый да тизрәк китү ягын карый Күрәсең, вакланудан курка. Авыруларга пешерү өчен дип бирелә торган азык-төлектән поварлар үзләренә аерым пешерәләр. Шуннан Кузнечикка да өлеш чыга икән, хәзер инде араларына Нурисламны да алдылар Бүлмә почмагында күптән инде ягылмаган иске мич тора Анын тимер авызы да ачылмаслык итеп бикләнеп куелган. Учак-ут белән бәйле булгангамы, мич кешедә аңлатып бирә алмый торган тойгылар уята. Нурислам да мичнең акшары астыннан сызыклары беленеп торган кирпечләрне сыйпап карады. Җил тавышы ишетелмиме дип колагын куйды, әмма мич эче тыл-тын, җансыз иде Әгәр рөхсәт итсәләр, менә хәзер бу мичне сүтеп ук яңадан җыяр иде күңелен басу өчен, элек авыр тоелса да хәзерге халәтеннән караганда бәхетле тоелган үткәненә хәтерендә генә кайтып юану алыр өчен... Утызынчы елны Нурислам Казан педагогия техникумына кабул ителде. Тулай торакка урнаштырсалар да. ашау-эчү ягы укулар башланганчы булмас, диделәр Ә укулар ай ярымнан гына башланасы икән. Нурисламга нишләргә? Кайтыйм дисә, юлга акчасы юк. Өйлән алып килгән бер шешә сары май күптән бетте, сохари да саегып бара Авыр эшкә ярамый, җиңелен габа алмый Ачтан үләсе килмәсә, йә хәер сорашырга, йә урларга гына кала, һәм урлашты да ул. Ул елны Кызыл Армия яныннан түбән төшен, Казан елгасын кичсәң, помидор түтәлләре башлана иде Малай шунда ияләште. Төннәрен барып. күтәрә алганчы помидорларның пешкәннәрен генә капчыгына тутырып кайта да. көндезләрен Печән базарына чыгарып сага Шуннан ипи- чәйлек акча чьи ара Атна чамасы шулай йөргән иде Көндез помидор Сатып утырганда янына бер карт килеп басты Эштән кайтып килүе ахры, өс-башы балчыкка буялган Нурисламны сөйләштерә башлады Аның моң-зарын белгәч _ Мине тыңласаң, урлашмыйча да тамагың тук. өстең бөтен оу- лыр. - диде Тыңламыймы соң. аның бит һич кенә дә бур-карак исемен йөртәсе килми Курка ла. Эләгә-нитә калса, кыйнап ташлаулары, кешелектән чыгарулары бар. Иртәгә, ир!эше намаздан сон ук шушында кил! дип ул малайның кулын кыс!ы Соңгы биш-алты помидорын алып, хәтсез генә акча калдырды да саубуллашып китеп барды Нурислам иртән сүз куешкан урынга килеп кенә җитте, кичәге карт та күренде Әс-сәламе-галәйкүм, шәкерт. Аллага гапшырыи. әйбәг кенә йоклады нм ы9 Исән-сау гына килдеңме’ дип. Нурислам белән, кул биреп, матурлап кү penne Әүвәл шуны әйтим, эндәшкәндә син мине Әхмәт - җан бабай, дисән. мин сине Нурислам шәкерт, дип атармын, мөхтәрәмлек— куңел байлыгы Күнел байлыгы бәхет чишмәсе. Шушылай сүз куешыйк та һәр икебезгә дә бәхетләр юрап, җиңел кулдан Аллага тапшырыйк,— дип. малайны ияртеп, әле төнге йокысыннан уянып җитмәгән Печән базары аша каядыр алга атлады. _ Үтә дә киң күңелле, үтә дә ягымлы бу бабайның алтын куллары җиңел булган икән, бер ай эчендә Нурислам әллә ни көчәнми-ватылмый- ча гына аңардан мич чыгару һөнәрен үзләштерде. Бу һөнәрне укулар башлангач та ташламады һәркөнне диярлек, дәресләр беткәч, эшкә йөгерә торган булды. Казанда җимерек мичле өйләр бихисап иде. Бер мич чыгарганчы яннарына әллә ничә кеше белешергә килә. Көтеп алалар. Икс кичкә —бер мич. ун сум акча. Аның өч сумы -Нурисламга. Ашау- туклану хәтлесе дисән, анысы кунак сые. Пилмән, сумса, гөбәдияләрнең тәмен Нурислам гомерендә беренче тапкыр шунда татыды. Әлеге һөнәр Нурисламның тамагын туйдырып кына калмады, алга таба педагогия техникумын тәмамларга, алай гынамы, заманына күрә курчактай киенеп йөрергә, аннары университет бетереп диплом алырга да ярдәм итте Авылга, ялгызы калган әнисе янына ул яулык, кибет оегы яки җаена карап өч-дүрт метр күлмәклек тукыма алып кайтып күңелен күрергә дә өлгерде... «Әни нишли икән хәзер? Абый-энекәшләр исәннәр микән, аларны язмыш җиле кайларга ташлады микән'.’..» Җилдән гүләми торган тып- тын мич янында Нурислам яшьсез генә, эчтән елап, үткәннәрен искә төшерде. Бер карасаң, бүгенгә аның тамагы тук, өсте бөтен, әмма сагынудан бәгырь сызлатып, шушы бүлмәдә ялгыз башың күпме ятарга була. Исән җанга хәрәкәт, онытылыр өчен ике кулга бер шөгыль дә кирәк. Нурислам лазарет канцеляриясенә ияләнде. Аның писаре - шәп егет, диңгезче офицер. Нәрсә өчен икәнен әйтми, сигез ел чәпәгәннәр. Диңгезче кайда да диңгезче, такмазалар ярата. Шушы ягы белән Нурисламга ошый Аның язу-сызуларында булыша, аның такмазалы «тарих»ларын тыңлый. Бер көнне шулай күңелле генә эшләп утыралар иде, канцеляриягә бер көтү офицер килеп керде. Иң алда мәһабәт генерал, иң артта Нурисламның майоры. Анысының төсе качкан, гәүдәсе көянтәдәй бөгелгән. Тәмам куркуга төшкән бичара. Генерал кырку холыклы икән. Түргә үтеп, озын буе биеклегеннән писарьның «дело»лар шкафы өстенә авызын очлайтып өрде дә. аннан бөркелеп тузан күтәрелгәч, шкафны гөрселдәтеп идәнгә аударды. Аннары писарьның йөзенә бармагын төбәп: - Кем? — Писарь җавап кайтарды, тагын сорау: —Статья? Срок? — Бусына да җавап сүзе ишеткәч, инде: Ерак этап исемлегенә! — дип, ишеккә таба борылды, үтешли күзе Нурисламга төште: — Кем? Ай. Нурислам, ай егеткәем. Шунда алдый белмәдең бит... Мин биредә сырхау сыйфатында. Бусы ни дигән сүз тагын?! Нурислам телен йоттымыни, җавап кайтара алмады, әнә. аннан сорагыз, дигән сыман, тутырып майорга карады. Генерал барысын да аңлады бугай Нурислам хакында: Ерак этап исемлегенә!—дип кычкырды, майорга борылып приказ бирде.— Чакырыгыз теге эшлексезне! Күз ачып йомарга өлгерделәр микән, майор Кузнечикны ияртеп тә керде: . — Товарищ генерал... Ерак этап исемлегенә! Кырыс генерал иярченнәре белән чыгып барганда иң соңгы булып кузгалган майор Нурислам янында азга гына тукталды. Күзендә яшь. Иреннәре калтырый. И-и-и иптәш! Үзенне генә түгел, мине дә харап иттең. Ни әйтсен Нурислам. Язмыш шулай кушкандыр инде. Бер сәгать вакыг үтте микән, Нурислам һәм аның белән бергә горур Кузнечик та. такмазалар остасы диңгезче офицер да ерак этап белән китүчеләр арасында басып торалар иде инде XI еңәрләгән бәхетссзне кара язмышка илтә торган озын товарняк Идел күперенә якынайган саен, Нурисламның ата-ана. Туган җир дип атала һәм бәгырьдә саклана торган бөек төшенчәләр гурында уйланулары көчәя, тирәнәя барды. Бәләкәй чаклары искә төшеп, хис-гойгылары нечкәрде «Язмыш син. язмыш! Каһәрле язмыш! Нигә туа да. нигә үсә бу адәм баласы?!» Болай булыр дип уйлаган идемени. Кайда син. гөнаһсыз малайчак?! Әле дә хәгерендә егерменче ел булырга тиеш әтисе болай чаба, әнисе көлтә бәйли. Бер кишәрлек җирдә чуп-чуар кеше. НурислачГ абыйсы белән коелган башак җыя. Теле ачылып килә торган энекәше Нургалигә генә эш юк. Ул арба күләгәсендә. Теләсә елый, теләсә уйный, тели икән, чебен талый дип тормый, ята ла йокыга китә Кон шундый эссе, туфрак шундый кызган, ялан аяк килеш хәтта камылда йөрүе дә авыр Табан пешә. Билгеле инде, шук та, мут га Нурисламның мондый эсседә эшлисе килми. Әбөгкә кайтып кына җитсеннәр, исәбе төштән соң башак чүпләргә бармау Нурислам аштан баш гартын, баз куышына кереп ягты. Салам ябылган куышта салкынча. рәхәт иде Янәсе, малайның эче авырга. Баппа бәләкәй Нургали, аннары түтиләре. иң соңыннан әнисе чыгып: «Кер инде, ашын суына», дип үгетләп, кысгап та карадылар, гок, кермәде Чирли, вәссәлам. Черки кушаматлы мут малай чирли дип. табында берьюлы сигез кашык уйна га торган ишле гаилә башы Чени Гомәр (яшь чагыннан ук куш керфек үсә торган булган ана. шуңа Чепи дигәннәр), уттай урак өстендә өйдә ят мае ич инде, янә басуга! Әти-әнисс, туганнары атка утырып чыгып киткәч. капка ябьглырга гына өлгерде. Нурислам ялг аяк өстендә. Эче авыртмый, ә өзе.теп- өзелеп ашыйсы килә Өйгә кереп, үзенә дип калдырган сөтле умачны бәреп чыкты. Әмма гамагы туймады Тагын нәрсәдер ашыйсы килә, эче эзләнә Ә-ә, менә! Шундук бакчага йөгерде, бәләкәй генә бер кыярны эләктереп тә чыкты Аның янында калган уймак Нургали аннан киммс- ни? Ул да ә дигәнче бер кыярны күтәреп килде Берничә тапкыр урадылар бакчаны. Ләкин кыярның төчесе, сусылы эләкмәде Шуңа күрә эч эзләнүе дә басылмады. Кетәклеккә менеп, гавык оясын капшап гәпне Нурислам. Анда шыгт-щыр Кар базында каймак га. катык га бар да бит, капкачы йозакта. Аптырагач урамга чыкты Нурислам Аның тирәсенә күрше малай- ларыкы I i.ipi.i ҖЫ6ЛДЫ Иһпнап СОҢ кипе уен' Кими \сп' ШулХОТЛС кызык уйналган, бакча нигъмәтләре белән шулхәтле мул сыйлаган Нурислам, кичке якта әнисе кайтуына кыяр белән бармактан юанрак булып килә торган кишер түтәленнән тап-такыр «көтү туплавы» тына торып калган Энесе Нургали аны шундук әнисенә сатты Нузый кыял бән кисслне малайга acai гы. диде Олылар теленә күчерсәк, «Нурислам абый кыяр белән кишерне малайларта ашат ты», диюе Әниләре Нургалине яргы сүздән үк аңлап, түтәлләрне күздән кичерен чыккач, башын чайкап торды да Нурисламның башын җылы күкрәгенә кысып. «И-и балам, и тыйгысызым. Кемнәр генә чыгар икән синнән?! Бәхеткәйләрен була тына күрсен инде», дия- тия елан аллы Анын каравы, әтисе кайткач, малайның кирәген бирле ыштанын төшеМ реп. шәрә артын кычыткан белән пешерде. Ул гына түгел, сыек чыбык тәмен дә татытты... Нурисламның урыны вагон сәкеләренең икенче катында, стена кырыенда. Шуннан кергән җил бәрде бугай, янбашы сызлап уянганда таң аткан, поезд туктап тора иде. Төн яңгырлы иде. Нурислам стена ярыгыннан тышка караганда, тирә-юнь яңгырдан соңгы куе томан эчендә иде. һични күрерлек түгел. Кемнәрнеңдер үзара сөйләшү-сукрану авазлары ишетелә Әнә. рус телендә әшәке сүгенеп бер ир-ат үтеп китте. Менә хатын-кызлар тавышы. Татарча сөйләшәләр. Нурислам әсәренде. Берсе зарлана: - И-и-и малакаем! Оятсызлар, җир битләр алар, левчигына яшергән әзме-күпме акчасын, хлиб карточкаларын да алганнар. Хәзер кая бара да. кемгә, ни рәвешле сүләп бирә ала инде ул?! И Аллам, ахырзаман килүедер, ипекәең үзеңнеке дә. үзеңнеке дә түгел...» Нурислам тыңлап бетерә алмады, ямьсез дөбердәп вагон ишеге ачылды Конвой тавышы: Әй, мужиклар! Торыгыз! Казань, татарва. Ипи, иртәнге чәй. Берәмберәм ишек янына! Ипи. дисәң тору гына түгел, утка-суга ташланырга да риза ач тоткыннар. Ишек төбенә дәррәү килеп бастылар. Аларның кулларына солдатларның берсе ипи кисәге тоттыра, икенчесе тустаган белән җылы су бирә. Өченчесе «борын башына бер уймак», дип көлә-шаярта, ул арестант сузган чүпрәк кисәгенә уймак чаклы гына чүмеч белән шикәр комы сала. Дүртенчесе исә кычкырып санап тора: «Бер борын, ике борын, өч борын . Илле борын. Җитте, бетте». Шулай... вагонда илле генә «борын». Чирләүче, үлүче, качучы хәзергә юк. Ачылгандагыча ямьсез дөбердәп ишек ябылуга барча тоткын иртәнге чәйгә утырды Берәүләр . ипиен баллы суга турап пюре ясый. Икенчеләре ипинең чиреген куенына яшерә — кичкә калдыра, калганын гына чәйни башлый. Нурислам да ипи сыныгын шикәр комына манчыды да шуннан соң гына тешләп алды. Аны озак чәйнәгәч, бераз җылы су өстәп, йотып җибәрде. Тәмле, ашаган саен ашыйсы килә. Ләкин туйганчы ашый алмады ипекәй алты йөз грамм гына бит, тиз бетте. Янындагы ике поляк үзара сөйләшә. Прошен пана, инглиз шахтеры сугыш вакытында карточкага дүрт йөз грамм ипи алган, алай да үзен ач тоймаган, ә без... Алай димә, пан Казьмиж, аңа тагын дүрт йөз грамм ит, сөт. май. шикәр, кофе өстәлгән. Монда исә су, кәбестәдән гайре мат та перемат кына. Полякларның үзләрен өстен куеп, руслардан көлүләре Нурисламны күптән туйдырган. Шуңа күрә аларны тыңлап тормыйча стенага таба борылды да ярыктан тышны күзәтергә тотынды Баягы хатыннар да үзебезчә сөйләштеләр, солдат та «Казань, татарва» диде, әллә сон тукталыш. чыннан да. Казанда микән’’ Башкаланы ярыктан гына булса да күреп каласы иде бит. Бәхеткә, томан сыеклана төшкән. Әнә еракта, бик еракта, өрфия томанга төренгән авыш Сөембикә манарасы гына моңаеп тора. Ун елга якын Казанда яшәп, шәһәрне читләтеп тимер юл үтүен, шунда станса барлыгын белми иде Нурислам. Шактый ара күзләп, чамалап торгач кына, аны Себертә илтүче товарнякның «Восстание» дип аталган бистәдә. кырыгынчы завод артында туктаганын аңлады. Вагон кинәт тартылып алды да акрын гына кузгалды. Сыек томанга төренгән авыш манара ераклаша, бәләкәйләнә барып артта калды. Вагон ярыгыннан кергән җил сөякләргә кадәр үтә. Нурисламнын малай чактагы чире -янбашы сызлый башлады. Авырткан җир дә үкенечле хатирәләргә бәйле шул... Җиденчене тәмамлыйсы елны (егерме тугызынчы ел) язгы каникуллар нәкъ ташу төшкән көнне башланды. Соңгы дәресне ничек кирәк алай үткәргәч, ерык авызлы Нурислам дигән малай өйләренә йөгерде. Авыз 54 ерылмый димени иртәгә өчен дәресләр хәзерлисе юк. аннары ташу карау Кайтып керсә әтисе түшәктә Төсе кәгазь кебек Чепи күзләре төшт*е ”И1ен кин сө -чге белән бәйләп куйганнар Нурислам куркуга — Нәрсә булды, әтәй?! Карт авырлык белән генә күз кабакларын күтәрде: Сорама, улым Хәлем мөшкел, эчем Ул арада Нургали кайтып керде, ул да куркуда. Күзләре зур ачылган Беләсеңме нәсгәкәй' Теге эчкече Сәхәби җыя башлаган әртил күмхуҗ бар би I әле. шуңа мир үгезе кайтарганнар икән дә. бәеннән ычкынып, әллә ничә кешене сөзеп ыргыткан Безнең әтәйне дә - Син. Нурислам улым, хәзер үк балниска илт инде мине Сүз куертып тору файдасыз Әтисе «балнис» ди икән, димәк, барысы да аңлашыла, хәле чыннан да мөшкел Больница Бөгелмәдә генә Малай шундук юлга чыгу чарасына кереште Якты күздә Бөгелмәгә барып житә алса, әтисен бүген үк больницага салу хәтлесен Мирсәет абзыйсы башкарып чыгар. (Мирсәсг Таһиров шунда, кантон башкарма комитетында эшли.) Туры алашаны әнисе белән бергәләп җиктеләр. әтисен печән түшәгән, ястык салган чанага яткырып. Нурислам юлга чыкты Өч-дүрт чакрым ара жиңел үтелде Ләкин Качкыннар үзәненә төшкән гашуны кичкәндә, чанага су керле. Нурислам кендеккә хәтле үзе дә чыланды, әтисен дә чылатты Алда озын юл илле чакрым ара. Тагын шулай манма чыланып, андый ташу сулары аша берничә тапкыр чыгарга туры килде. Әтисенең хәле отыры начарланды. Шәһәргә җитәргә бик аз гына калган иде. әтисе Туктат, улым, бахбайны. Ул да ял итсен, мин дә тын алыйм, диде. Нурислам туры алашаны туктатып эченә төшкән суыктан куырылып әтисе янына килде. Булмады бу, улым. Әжәлем шушы чанададыр Васыятемне тыңла Әтисенең бу сүзләре Нурисламны куркуга төшерде: Нинди әжәл ди. нинди васыять, әтәйкәем?! Барып жигәбез ич инде. Юк. балам, житә алмам. Тыңла сүземне, нык тыңла Берүк авылда калма. Мәскәү ялгыш юлда. Калхуз дип. крәстиянне бөлдерергә җыена Ялчыга өйләнәбез. Авыллар бетәр Кызык калмас, кит. улым Апаең Нургалине дә иярт Әниең сыер да. ике сарык кына гогсын Нурислам гүзә алмады. елаМ җибәрде Куркыныч сүзләр сөйлисең биг. әтәйкәем. Мин үзем генә Кичер, балам Бәхиллек. Мин сезне бикләр дә ярагадырыем Шушы сүзләрдән сон әтисе тынып калды, кинәт караңгы төште. Нурислам йокыга талгагг әтисе уянгалаганчы барып җитим дип. inoh.ipi.t таба и тшаны ку ш 9 п.г Мирсәет абыйсының фатир капкасы төбенә барып җиткәч. чанадан төшеп, үз аяклары белән өйгә керә алмалы Гәүдәсенең •билдән гүбән өленге, аяклары, чабагасы-ние белән чанага ябышып каткан и ге Нурисламны абыйсы күтәреп өйгә кертте. Фатир хуҗасы Анастасия Михаиловна төтә Начта ачулана-юата бер чәй йомыркасы борычлы аракы эчертте дә малайны анадан гума чишендереп, бөтен тәнен сылады Аннары жылы мич башына менгереп яткырды Нурислам изе геп йоклап кит те Иргән ул аяк тарына баса алмады Этисенен вафат булуы турында да ул иртән генә белде. Кичке якта чанада чак га ук инде ул суынган булган икән Мирсәсг абыйсы Нурисламны ничек кирәк а лай больницага саллы Мәрхүм әтисен авылга алып кайтып җир ләгәннәр Нурислам больницада өч ай ягып чыкты Шул елдан башлап чир-сызлану гар Нурие гамның аерытмас юлдашы бутын калды Аз гына көчлек ки гдсме. яисә салкын тидердеме — янбашында шеш яңара да чыга. Моның шулай булачагын белгән кебек больницадан алган көнне Мирсәет абыйсы аңа: - Сиңа, энем, хәзер инде аякларыңны юрганына карап сузарга кирәк. Авыр эшкә ярамассың. Өйгә кайтып, катык-сөттә ныгы да Казанга шыл. Уку, урынга керү ягын кара. — дигән сүзләрен колагына киртләп куйган иде. Ләкин әүлиялеге җитенкерәмәгән икән, Нурисламның тормышы ул юраганча ук тигез генә бармады шул... XII ке рәтле чәнечкеле тимер чыбыктан торган ихатаның балта эзләре сагызланырга да өлгермәгән саргылт кайрылы нарат баганаларына игътибар иткәч, «Әһә, бу лагерь төзелеп кенә килә икән әле».— дип уйлады Нурислам. Ике бүлектән, ике зонадан торган бу лагерьда адәм баласын жил-яңгырдан саклардай бараклар да, палаткалар да юк иде. Үткән кыш кына киселгән урманнан калган ботак-сатак, төп-гамырлар да. үсеп килә торган сусыл үлән дә урман чәчәкләре генә күренә. Күбәләкләр уйнап оча. Тимерчыбык ихата, пулемет урнаштырылган вышкалар һәм капка төбендәге шыксыз озын барак булмаса. бу лагерьда бер да адәм баласы йөрмәгән, эз калдырмаган икән, дияр идең Тоткыннарның озын колоннасы әлеге баракка якынлашуга аннан бер көтү солдат чыкты. Аларның башлыгы камыт аяклы, тупас гәүдәле өлкән лейтенант иде. Әүмән-тәүмән атлау рәвеше җим улагы яныннан кузгалып кына киткән тук үрдәкне хәтерләтә. Җитмәсә, кара тут йөзе шадра икән әле. һәр нәрсәдән киная эзләүне дәрәҗәгә саный торган полякларга җитә калды бу. кайсыдыр әче теллеләнергә өлгерде: Бу зат, прошен пана, безнең Варшава зоопаркындагы горилладан туган булырга тиеш. Колоннада кычкырып еөйләшү-көлү тыелган булса да. күпләргә җитә калды, кычкырып көлеп җибәрделәр. Лагерьның сул ягына гына карап, ихата буйлап атлаган Нурислам уң якны игътибарыннан читтә калдырган икән. Шул якка борылып караса, анда төзек лагерь күрде: бараклар, ниндидер корылмалар, юллар-сук- маклар. Кешеләре мәзәк, ят киемдә. Баягы лыгырдык поляк шундук бәя бирде: Кояш чыгышы иленнән — японнар. Димәк, Атлантикадан алып Тын океангача таралган кешелек чәнечкеле тимер чыбык артында. Москаль, пея кревь. үзе ач-ялангач дип тормый, күршеләрен кол итү, империясен киңәйтү ягын карый. Кара инде син аны О-о-о. тамка боська. . Психологиясе бозык. Яуларга да таларга ярата. Колонна башы капка турына килеп җиткән икән, ямьсез бирелгән әмер авазлары яңгырады: — Туктарга! Утырырга! Сөйләшмәскә! Әле генә килеп туктаган ЗИСның артын ачтылар. Кузовта өч әрҗә. Аларда тулы ипи. Яннарында бер сержант. Шул кычкыра: Соң нәрсә, иптәш Хабибуллин! Башларгамы? И-и-и тәңрем. Сержантның иптәш Хабибуллин, дигәне баягы поляк, «горилладан тудырган» камыт аяк икән ләбаса! Җавапны шул кайтарды. Вәләй! Димәк, камыт аяк татар, милләттәш. Үз хәлен онытырга тырышкан Нурислам башына кайгы төште: «Бичара, бигрәкләр дә кеше күзенә ташланып тора шул. Эшен әйбәт алып баралса ярый ла. Бу көтүне тыңлата алу өчен сәләт кирәк. И Аллам!». Ул арада һәр тоткынга ярыйсы гына кисәк ипи, ике шакмак шикәр тоттырып, яшел үлән, чәчәкләр каплаган зонага озата башладылар. Зона олы. иркен иде. Теләсәң, рәхәтләнеп йөр Теләсәң, сузылып ят та, зәңгәр күкне күзәт... И Нурисламның кәефе әйбәттән түгел иде, шуна күрә капкадан ерак китми генә басып калды. Күзе японнар лагеренда Эшкә җыеналар, ахры, өчәрләпдүртәрләп баракларыннан чыгалар да тегендә бер. монда оер күренеп iopiaH «гөмбәләргә» кереп, анда аякларындагы хәшәпләрен, өсләрендәге пинжәк дисәң пинжәк. пижама дисәң пижама түгел, ак нәрсәләрен салып, эш киемнәре кияләр. Аннары капка янына килеп, взвод-взвод булып сафка басалар. Ул да булмады, капка ачылды, аннан чыккан һәр взводны коралланган бер совет солдаты каядыр алып китте Японнар зонада берән-сәрән генә калдылар Алары капкага бара торган олы юлны, барак араларын тоташтыра юрган сукмакларны себереп, чүп-тузаннарын чиләкләргә җыярга тотындылар, сукмак-юл буена утыртылган чәчәкләргә су сиптеләр. Японнар артыннан озак күзәтә алмады ул. Лагерьга совез тоткыннарының тагын бер колоннасын китерделәр Аларны капка төбенә утырттылар, аннары кулларына ипи-шикәр тоттырып, зонага кертә башладылар Беренче колоннада күбрәк поляклар, белоруслар иле. икенчесендә исә мат та перемат сүгенү, бугаз ертып кычкырышуларына караганда, руслар булса кирәк. Нурислам иң арттан атлаучы берсен туктатып - Кай яклардан, якташ? дип сораган иде. теге бәндә, чынлап та бу таныш түгел микән, дигән сыман төбәп карады да Сиңа Брянски бүресе якташ, шуннан сора! диде Шуннан соң инде Нурислам бу колоннаның, чыннан да. Россиядән икәненә тәмам инанды. Колонна койрыгында хатын-кызлар төркеме иде. Аларны лагерьга ике яклап тезелгән солда т арасыннан саф-саф итеп кертеп, күрше бәләкәй зонага таба юнәлделәр. Күптән хатын-кыз заты күрмәгән, наз-нәзакәткә сусаган меңәрләгән ач ир-аг аларны камап алырта әзер иде. Китте кычкырышу, атыюлы белән сүгенү... Арада матур сүзләр әйтеп кайсы да булса бер чибәрнең игътибарын тартмакчылары да бар. хәтта, тәкатьсезләнеп. каешын ычкындырып, чалбарын төшерә башлаучылар да күренә Хатын-кызларның лагерь шулпасы эчмәгән яшьрәкләре, кызарын, бу мәхшәрдән акылдан язар кебек кыяфәт чыгарып атлый иде Шулай итеп, үткен күзле мен караш аегында алар, бер йомгакка оешып, үз зоналарына кереп киттеләр, капка ябылды. Бу якта әрсез карашлы, тел базмас әшәке сүзләр акырышын ирләр кавеме торып калды Халык кайный, мыж килә Моннан бер-ике сәгать элек кеттә, күпереп торган чәчәкле җир мәсхәрәләнә, таптала. Кемдер учак та кабызып җибәргән. Кыскасы, тормыпшың бер учка җыелган халәте монда танышу да. элеккеге гөрмәдәшенне очрату да. сату-алу, алыш-биреш кигерү дә, йодрыкка ирек биреп кан чыгарып алу да. талап, өс киемен чишендерү дә барысы да шушында эшләнә. Нурдслам бер төпкә барып ут ырган гына иле. шунда үзенә зндәшкән тавыш nineI тс О-о-о. пан математик! Сәлам сезгә! Күтәрелеп караса, каршында, кайчандыр бик фәлсәфә сатарга яратучан поляк Заря басып юра Вилейка гәмугын артта калдырдык, хәзер Себернекенә кереп киләбез, ә1 ’ Саумы, саумы, мөхтәрәм егетем! Атаклы Байкал буйларына барын чыгармын да. шунда сине очратырмын дип һич тә уйламаган идем Нурне там мондый очрашуны көтмәгән иде Сихәте бик үк шәптән булмаса да. глектән әзме-күпме күргән кешесен очратуга куактан сыман булды- па «IV Исәнме, пан Заря Яңа лагерьга төкле аягың белән' киемнәрең дә үзгәргән, үзең дә ябыгыбрак киткәнсең димме Заряның өстендә иске сырма, шундый ук сырган чалбар, аякларында ЧТЗ' иле ' ЧТЗ машина шиныннан тоткыннар өчен тегелә торган аяк киеме — Мин бит. хөрмәтлем. елдан артык Комида урман кискән кеше. Тулы хокуклы зек. Шуннан кайткан скафандр бу... - Ничек анда барып чыктың? — Кырык бишенченең җәендә, синнән аерылгач, ун ел лагерь плюс биш ел сөрген чәпәп, мине шунда Комига озатканнар иде... — Хәзер ялга кайтардылар мыни? Көт рустан. НКВД палачларының җанда казынуларыннан котылдым. дигән идем, алай гына котылып булмый икән шул алардан. Тагын алып кайттылар. Тагын сорау алулар, интектерүләр, җәфалау китте. Бу юлы шаһит сыйфатында. Герман оккупациясе вакытында Белосток гестапосында бик тә юньсез. бик тә мәрхәмәтсез бер рус егете эшләгән иде. Күпләрне теге дөньяга озаткан бәдбәхет. Тумышы белән Воронеж өлкәсеннән икән, язулар юнәтеп алгандыр инде, сугыштан соң орден-медальләр тагып, өенә кайткан. Без капчыкта ятмый, диләр бит. эсэсэсэр дип аталган олы капчыкта да яшеренә алмаган бу. Кулга эләккән. Шаһит сыйфатында мине шул бәндә каршысына китереп бастырдылар. — Шуннан? Шуннан... суд булды. Егеткә җәзаның иң җһңеле: маңгаена тугыз грамм кургаш, ә миңа — кабат интегү. Ач карынга юл йөрүләр авыр булса да. шәһәр урамыннан штык астында атлаулар хурлыклы булса да. Россиянең үзәген күреп китүдән канәгатьмен. Халыклар тарихы гел үзара сугышлардан юра. Берәүләр җиңә, икенчеләре җиңелә. Әмма җиңелгән халыкны бөтенләй, башы белән юкка чыгару, аны мәңге дошман санап яшәү гадәте булмаган. Еллар үтү белән алар янә дуслашканнар, сәүдә итешә башлаганнар. Россиянең швед, француз, герман белән барган сугышлары да шулай беткән. Ә менә төрекләр, татарлар белән алай түгел. Аларны юк итәргә тырышу, шул нигездә күрәлмау, дошманлык гасырларга сузылган. Чамасыз үчлек, дошманлык тәрбияләүне гасырларга сузу — каш төзәтәм дип күз чыгаруга охшамыймы"’ Якын күршең татарны, атлаган саен, башкисәр итеп күрсәтү, сабыйларны шул рәвешле куркытып йокыга салу христиан әхлагына хилафлык кылу лабаса! Ахыр чиктә, үз баласыннан кеше сөйми торган шовинист, шәфкатьсез залим үстерә ич. һәм ул шулай булып чыкты да. Бу империянең әхлагы бозык түгелмени: карагыз әнә. чәнечкеле тимер чыбык белән каймаланып алган бәхетсезләргә! Никадәр залимлек?! Бу хәтлегә кешелеген җуйган бандитлар шайкасы гына бара ала. Кем генә юк монда япон, кытай, поляк, татар, немец—руслар үзләре дә күпме —барысы да бар Арада профессор-генерал, эшче-иген- че. карак-бандит. чехоткалысы. сифилислысы. ире-хатыны, үсмере барысы бергә буталган миллионнар Менә шушы хәл бу илне таркатуга алып барачак. Рим империясе ялкаулыктан таркалган, ди. Россия империясен демагогия очлаячак. Бу поляк әйткән иде диярсез, тарих масштабында аның көннәре санаулы. Син. пан Заря, революциягә хәтле булган Россия чынбарлыгын дөрес тасвирлыйсың. Әмма Советлар сез күзаллаган рус империясе т үгел ул. мөстәкыйль социалистик республикалар союзы Кабатлап әйтәм:' Со-юз! Нурисламның бу сүзеннән матур тешләрен ялтыратып көлде генә поляк. Көлде дә тагын эләктереп алды Чү. хөрмәтлем. Бердән, сезнең татар ул союзда түгел. Сезгә анда урын юк. Сез Россиянең колониаль өлкәсе генә. Моның шулай икәнен партия өлкә комитеты дип языла торган сүз үзе үк әйтеп тора. Дөрес, сез аны автономияле республика дип йөртәсез. Сезнең бар тапканыгыз Мә- скәү казнасына ага бара. Үпкәләмәгез туры әйткәнгә, сезнең халык Россиянең борынгыдан килгән мәхлүк колы. Шахта аты Дөнья яктысын күрүдән мәхрүм калган мәхлүк. Сезнең һәлакәт шунда, хәлегез мөшкеллеген аңламыйсыз, аңларга да теләмисез. Әйтик, менә син университет 58 бетергәнсең, математиканы да начар белмисен. Ә милләт язмышы турында уйлый беләсеңме? Юк. белмисез. Чөнки син дә шахта аты. Шахтадан чыгу, як I ы дөньяны күреп карау дигән төшенчә зәгыйфьләнгән Европа илләрендә дә әйтик, хәтта ярлы Польшада. Төркиядә. бәләкәй Финляндиядә. Швециядә дә университет бетергәч, күрше илләргә сәяхәткә барып. андагы тормыш, мәдәният белән танышып кайту гадәте бар. Бу үзенә күрә оер күз ачу. дөньяга карашны киңәйтү. Менә синен берәр яры. хәтта күрше шәһәрләргә генә булса да барып кайтканын булдымы'.’ Юктыр Чөнки син ул турыда уйлый да. хыяллана да белмисен Кыскасы, эшкә 6aibip. хөрмәткә такыр. Кол. шахта аты. Ленин Россия турында «халыклар төрмәсе» дип дөрес әйткән, ләкин аны азат халыклар иле итә алмаган Кем белә, бәлки теләмәгәндер дә... Кызгануны белмәс, туры әйтелгән бу сүзләргә каршы төшәргә теләмәде Нурислам Юк, аның патриотлыгын болай гына какшата алмый иде поляк Кайнар кояш аегында сызланып озак утыру хәлен алды, ихтыяр көчен дә йомшап ы бугай. Ул чакта аның бар теләге күләгәдә сузылу да күзләрен йому гына иде. Егетнең хәлен аштанмы. Заря Әйе. хөрмәтлем. без кечкенә кешеләр, халыклар язмышын, мөгаен, үзгәртә алмабыз, дип, фәлсәфәсен төгәлләде. Ул арада команда тавышлары яңгырады. Ботка, мужиклар, ботка! Артка чигенегез. Әй. пахан! Кемгә әйтәләр?! Унлап солдат-надзиратель капка, барак тирәсендә буталып йөргән тоткыннарны зона гүренә куа башладылар Заря белән Нурислам да шул агымга эләктеләр. Бераздан зонаның буш калган ягына иртәнге якта ипи китергән иске ЗИС килеп туктады. Бу юлы аның кузовында биш олы мичкә, һәркайсы озын саплы чүмеч тоткан таза гәүдәле биш кеше иде. Киемнәренә, үз-үзләрен тотуына караганда күптәнге зеклар. Кабинадан иртән үзенең «чибәрлеге» белән поляклар теленә эләккән өлкән лейтегант Хәбибуллин төште. «Менә ул мин!» дигән сыман, карашын туплаудагы мәзлүмнәргә юнәлткән хәлдә, башындагы фуражкасын салып, шадра битен сөртеп алды. Бу кешене аеруча игътибар белән күзәтте Нурислам. Нитә дисәң, бердән лагерьның башлыт ы сыман ул. икенчедән, ни әйтсәң дә. милләттәше Ятлар, бигрәк тә үзләрен харап эре тоткан поляклар алдында, күп белдекле Заря турында әйтеп торасы да юк инде, андый-мондый ялгыш эш эшләп ташламагае, хурлыкка төшмәгәе дип борчылды. Ә Хәбибуллин. үзенә күрә т үгел. чуанына басалармыни чыраен сытып, ачулы кыяфәт тә сөйләшкән була. Сөйләшми, жикеренә. сынык теле белән русча сүгенеп тә җибәрә Болгавыр үзе, ашыга-кабалана. Менә шушы абзагыз хәзер дүрт мең ярым чамасы ач тоткынны кайнар аш белән сыйларга җыена Нурислам шикләнә шушындый кола яланда, бер өлеше караклардан. кеше талаучылардан торган ачулы гавемны ашату дигән изге эш буш хәсрәт булып кына калмас микән? Чөнки күренеп тора, сактагы солдатлар туплаудагы тоткыннарны чак-чак кына тыеп торалар Ач халык бүселеп менә-менә ерылып китәргә торган буаны хәтерләтә Әгәр шундый нәрсә чыкса. Хәбибуллинның хәле ят га үл. Ә камыт аяк ваемсыз, бушатылган машинаны озаттырды. мичкәләрдән чит көрәк китеп фуражка гүбәсе белән тирләгән йөз-чыраен сөртеп алгач, тәмәке кабызды, аннары ун кулын күтәреп, кинәт аска төшерде Вәләй! Без ботканы өләшә башларга әзер, беренче төркемне җибәрегез, дип солдатларга әмер бирүе, янәсе Ләкин аның бу әмере солдатлардан бигрәк алгы сафта торган ач караклардан, кеше талаучылардан һәм төрле адәм актыкларыннан торган сгенага барып жигге һәм ул стена күз ачып йомган арала чатнап ярылды да киие Берсе икенчесен ега-гаптый. алга ташланган ярсу дулкынны туктату мөмкин түгел иде Шулай булыр дип уйлаганыем аны,— диде Нурислам, сызланып. Янәшәсендә Заря басып тора иде. Ай-Һай ла москаль! Ай-Һай ла кыргыйлар! — диештеләр аның тирәсендәге яшьрәк поляклар. Авызлары ерык. Кайсылары кул чаба. Мәхшәр купты. Боткалы мичкә тирәсе умарта күче кебек кайный иде. Берберсен таптарга әзер кыргый төркем эченнән савытлар ялтырап оча. калаклар читкә чәчри. Күзе тонган тоткыннар этешә, кыйнаш, сүгенү отыры кыза, көчәя генә бара. Әнә берсе савытына ботка тутырып алган да кашыксыз гына чөмерергә дип авыз турына күтәрде. Күтәрде, әмма ботканы авызына озатырга җитешми калды, кемдер берәү савытны аның йөзенә чәпәде. Чыраена, муенына аккан кайнар боткадан тәне пешкән бичара чырыйлап кычкырып, савытын күккә чөйде Савытта калган ботка кемнәрнеңдер йөзенә чәчрәде, бу исә гаугачәкәләшне кыздыруга тагын сәбәпче булды. Әлеге тамашаны читтән карап торган полякларга җитә калды, мыскыллап кычкырыналар; һәйдүк, Иван, кыйна үзеңнекеләрне. читләр шүрләсен! - Ботка үзеңә тәтеми икән, күршеңә дә эләкмәсен! Тапта! Из! Бу — социаль тигезлек дип атала. Болай син коммунизмны якынайтасың... Күзең кан баскан тоткыннар кызганнан-кыза баралар. Мичкәләрдән агып чыккан ботка аяк астында җәелгән, күпләр шунда таеп егыла, өсте-өстенә өелеп тапталган хәлдә дә ботканы учына җыеп, авызына озатырга өлгерүче елгырлары да бар. Фуражкасын югалткан өлкән лейтенант Хәбибуллин: «Әйдәгез минем арттан!»—дип солдатларына кычкырды да капкага таба йөгерде. Зәңгәр галифе чалбарының кабарынкы читләре фил колагы шикелле җилфердәп бара. Кояш тәбәнәкләнеп урман артына төшүгә яңа командир белән солдатлар килде. Хәтәр командалар астында тоткыннарын тезеп саф-саф бастырдылар. Мичкә белән яңадан сыек ботка китерделәр. Штыклы солдатлар тоткыннарны унарлап-унарлап кына зонаның икенче ягына, ботка бүлгән урынга җибәрә башлады. Баш белән уйлап эшләгәндә меңләгән тоткынны тәртип белән дә ашатып була икән. Сакчылар башлыгы капитан да. иртәнге якта адәм көлдергән өлкән лейтенант Хәбибуллин кебек тирләп-пешеп, мичкәләр бушатышып йөрми. Билендә пистолет. Читкәрәк баскан да бик мөһим кыяфәттә үзенең бер лейтенантына, өч-дүрт старшина-сержантына боерыкларын шуннан гына биреп тора. Караңгы төште. Биек күгендә эре йолдызлар балкыган серле Себер тоне. Җилсез, артык шомлы төн Туңдыра, калтырата Яңа җирдә күпләр йокыга китә алмый интегәләр. Ютәлләү, сызлану, ыңгырашу авазлары ишетелә. Йокыга китә алмауның тагын бер сәбәбе бар. Кеше талаучы блат- нойлар тышы бирмиләр. Беренче тапкыр алар белән Орша төрмәсендә чакта очрашкан иде Нурислам. Блатнойларда иман юк. Җылырак киемле кешене очратсалар, яшьме ул. картмы, үзләре әйтмешли. Алламы, мулламы, эләктереп алалар да, анадан тума чишендереп китәләр. Кая йоклау —әле бер. әле икенче урында күтәрелгән каргыш-елаш барча тоткынны әсәрү халәтендә тота. Тоткыннарның күбесе таушалырга өлгермәгән өрлек кебек ир-егетләр, фронт, олы сугыш кичкәннәр югыйсә, нигәдер шул блатнойлар каршында көчсез калалар. Берләшә алу юк. Нурислам да үзенең күз күргән төрмәдәш белоруслары, поляклары арасында бер төпкә башын терәп яткан иде дә һаман йокыга китә алмый. Уйлана Алда тагын ниләр күрәсе бар микән- моны бер Алла белә. Нурислам аркасын поляк Заряның аркасына терәп ятты, җылынып туңу, сызлануларын басарга тырышты. Ерак Белоруссиядә калган күрәзәче татар чибәрен, аның: «Газраилны якын җибәрмәгез, үлемгә бирешмәгез». дигән өметле сүзләрен исенә төшереп ятты. Йомшак җилме, фәрештә рәвешендә шул күрәзәче кызмы, анын Маңгаеннан сыйпап алгандай булды Үзе шифалы сулыш әргәндәй пышылдый сыман. Яшисен әле. Яшисен әле. Яшисен
Соңгы сүз
Әсәр шушы урында өзелә Язучымын каләме, нокта куя алмыйча, кулыннан төшеп китә. Йөрәге тибүдән туктый. Еллар үткәч, чәнечкеле тимер чыбык артында, тоткынлыкта газаплы чорын искә төшереп, ирегеп буган үкенечле тормышын кабат кичергәндә йөрәге түзмәгәндер. мөгаен Тагын берничә елны сызлаган бәгыреннән үткәрәсе иле дә туган җиргә кайту шатлыгы белән әсәрне төгәллисе иде бит. югыйсә Юк икән шул. изге теләкне тормышка ашырасы вакыт гормыш мәшәкатьләренә сарыф ителгән. Җәмгыятьтә сүзгә ирек алып килгән бәрәкәтле җилләр бераз тына элегрәк искән булсалар, бу әсәр дә үзенең соңгы ноктасын күргән булыр иде Кызганыч Мияссәр Хәмзә улы Хафизов 1914 елда Ютазы районы Бәйрәкә авылында дөньяга килә. Ул кичергән сугыш һәм аннан соңгы дәвер шушы әсәрдә чагыла 1954 елны ул совет тоткынлыгыннан котылып ирекко чыга һәм гомеренең акгык көненә кадәр Азнакайда яши Башта төзелеш оешмасында, аннары мәктәптә укытучы булып эшли Пенсия! о чыкканчы нефтьчеләр әзерли торган техникумның директоры була. Мияссәр ата кыяфәткә чибәр кеше иде. Татар иҗтимагый үзәге оешкач, ул аның утырышларына бик теләп Йөрде. Бу черек империягә карата йөрәгендә кысылып йортән фикерләрне ул кыю игеп ярып сала, үз язмышы аша төшенгән хакыйкатьне, никадәр әче булса ла. йөзгә бәреп әйтә иде Хәтерлим әле. бер елны без анын «Жигули»снә утырып Әлмәттән кайттык Кышкы юл озын иде. сөйләшергә сүзләр күп иде Мияссәр ата шулчакта роман яза башлавы турында әйткән иде Мин аныг( бу сүгенә әллә ни игътибар бирмәдем Язучылар Союзында эшләгән чагым иде. Ордсн-медальләрен чылтыратып, үзенең ветеран булуын аеруча искәртеп, ул чакта безгә көн аралаш картлар кулъязма күтәреп килә, үзенең тормыш юлын һнчшиксег китаплык дип саный, салкынрак сөйләшсәң, партия өлкә комитетына әләкләргә дип ашыгалар иде алар Шундыйлардан арып беткәнгә. Мияссәр аганын да. ятам әле тиюенә ничектер ышанып бетмәдем Сораштырасы. кулъязмасын күздән кичерәсе булган да бит! Бер җылы сүз аны очын гырып җибәргән булыр тис. илһамлы каләменә җетәр бирер иде Күңел күзе булмаган шул. Бу болгавыр фани дөньяда кешегә үз вакытында игътибар итә белү зирәклегенә кайчан өйрәнербез микән’ Мияссәр Хафизов язучы будырта теләп түгел, ә бәлки әйтер сүзе тышы бирмәгәнгә, фаҗигале, гыйбрәт те бай гормыш юлын кешеләргә сөйләргә тип кулына каләм йлган шәхес. Анын әйтер сүзе элеккеге кысаларга сыя алмый иде Ирек, иркенлек килгәч, ул ашыгып язды да язды Ашыкты Үзенең «Сугыш ятимнәре» исемле беренче кигабы чытарга бер ай кала Мияссәр ага дөнья куйды Казанда яшәүче бертуган энесе Мирт асыйм (Миргазт ата Хафизовта аның мирас игеп калдырган архивы, моты кадар беркайда, да басылмаган повссть-хикәяләре саклана «Ике җәһәннәм» («Миллионнарның берсе») шулар арасында аерым бер урын алып тора.
Марсель ГАЛИЕВ. 1992 ел.