Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛДА ЯКТЫЛЫК КҮРЕНӘ

Башта ук шунысын кисәтеп куям, язучы Фоат Садрневнын «Тан җиле» романын укыгач миндә туган фикерләр кайбер укучыларныц һәм журнал редакциясендә эшләүчеләрнен дә күцеленә хуш килмәс. Белеп торам, мин монда алар көткән, алар ишетергә теләгән фикерләрне бәян итмим. Шулай итеп: безнец тормыш, безнен әдәбият. Гәрчә бу ике төшенчә бер-берсенә аерылгысыз бәйләнгән булсалар да, без аларнын һәркайсына аерым тукталырга тырышыйк әле. Иң әүвәле әдәбиятны ал: ы планга чыгарып куйыйк. дәбият — халык күңеленең, халык тормышының көзгесе. Анда халыкның милли үзенчәлекләре, холык-фигыле, гореф-гадәте һәм. гомумән, бөтен яшәү рәвеше тулысынча чагыла. Әгәр син нинди дә булса халыкның әдәбиятын тирәнтен белсәң, ул халыкның үзен дә белдең дигән сүз. һәм тагын бер бик әһәмиятле нәрсә: әдәбиятларда халыкларның үткән тарихи юлы һәм кйләчәккә булган өметләре дә. уй-хыяллары, киләчәккә нинди юл белән атларга исәп тотулары да бик ачык төсмерләнә. Җөмләдән, безнең татар әдәбияты да нәкъ шулай. Ул үзенең яралган көненнән. Кол Гали. Мөхәммәдьяр, Мәхмүт Болгариларыннан. аннан килеп Г Канда- лый, К. Насыйри, Ш Мәрҗаниларыннан алып Г. Тукай. Ф Әмирхан һәм Г Коләхмәтовларына. революциягә кадәр үк иҗат итә башлаган Г. Ибраһимов. Ш Камалларына кадәр халык тормышын киң һәм тирәнтен яктыртты. Ул халыкның төп өлешен тәшкил иткән хезмәт ияләренең, эшчеләр һәм крестьяннарның. ярлылар һәм ирексезләрнең авыр язмышын, алар күңелендәге иң татлы омтылышны чагылдырды. Изүче сыйныфларның бары үзләре турында гына кайгыртуын, халык ихтыяҗлары белән берничек тә исәпләшмәвен, аларнын хыянәтчел йөзен ачып салды. Сез алыгыз Г Тукай, Ф. Әмирхан. Г. Коләхмәтов һәм Ш Камалның гына революциягә кадәр иҗат иткән һәм хәзерге олкән буын кешеләре кайчандыр ничек яратып укыган әсәрләрен! Аларда хезмәт ияләренең, гади халыкның җәбер-золым белән тулган гаять авыр тормышы, коллыкта яшәве, иреккә сусавы сурәтләнә һәм илдә революцион үзгәрешләрнең зарурлыгы турындагы фикерләр калку булып ярылып ята Бу үзгәрешләрнең, ниһаять, өлгереп җитүенә һәм башланып китүенә безнең татар әдәбияты керткән өлеш Рәсәйдәге бүтән әдәбиятлар керткән өлештән бер дә ким булмады. Монысын беркем дә инкарь итә алмас! Әгәр инде революцияне һәм аннан соң гадел җәмгыять төзүне җитәкләү эше һәртөрле имансызлар, намуссызлар кулына эләгеп, бүгенге көндә без бәхетле тормышка ирешә алмаганбыз икән, монда әдәбиятларның, минемчә, бернинди гаебе юк Әле революциядән соң социалистик җәмгыятьне төзүдә дә әдәбиятлар һәм шул исәптән безнең татар әдәбияты да халыкка бернинди хыянәтсез һәм турылыклы хезмәт итте Әлбәттә, минем бу фикерем кайберәүләргә бер дә ошамас ә кемнәргәдер сәер тоелыр Әмма бу бит шулай. Чөнки халык җир йөзендә изүчеләрдән башка беренче ирекле, гадел җәмгыятьне төзүгә ихлас күңелдән кереште Эшчеләр, крестьяннар һәм интеллигенция дә бәхетле, якты киләчәккә Ә чын күнелдән ышандылар. Шуның бәрабәренә үз-үзләрен аямадылар һәм. бер дә купшы сүз түгел чын хезмәт батырлыклары күрсәтеп эшләделәр. Әдәбият та бу бөтенхалык көрәшеннән читтә калмады, якты киләчәкне якынайту омтылышына үзеннән өлеш кертте. Хезмәт кешесенә, фидакарьлеккә һәм җиңүләргә мәдхия җырлады Бу тырышлыклар, бу көрәш өчен хәзер эшче-крестьяинарны яисә шул ук әдипләрне битәрләргә мөмкинме?! Ә бит табыла андыйлар Хәзер кайберәүләрнең ул чорда иҗат ителгән әсәрләре өчен язучыларга яисә шагыйрьләргә төрлечә төрттерү, ярлык тагу очраклары бар. Бер дә килешкән эш түгел бу. Әдәбиятны тормыштан аерылгысыз, дидек Алай гына да түгел, ул аннан алда атлый һәм шактый гына алдан. Коммунистлар партиясенең социалистик җәмгыять төзүне тупикка алып килүе, торгынлык елларындагы башбаштаклыклар. гомумән, безнең туры юлдан тайпылуыбыз турындагы фикерләрне дә беренче булып шул ук язучылар һәм журналистлар күгәреп чыкты бит! Халык авыз эченнән генә мыгырданган ризасызлык сүзләрен бөтен ил. бөтен дөнья ишетерлек итеп, кычкырып әйтте. Ул чорны мин әдәбиятта хакимлек итүче режимны фаш игү чоры дип агар идем. Ә бит бөтен бер зур чор булды бу. фаш итү юнәлешендә күп һәм көчле әсәрләр язылды Исемнәрен санап тору кирәкмәс, ул чорда язылган әсәрләре өчен золым күргән әдипләрне дә бик беләбез. Нәкъ менә шушы фаш ит ү чорында безнең татар әдәбияты һәм мәдәнияте язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар һәм артистлар артык кыюсызлык. сүлпәнлек күрсәттеләр, дигән фикер яши Минемчә, асылда бу фикер дә дөрес түгел. Хакимияттән ризасызлык, аның хәрәкәтләреннән ачыну бездә дә бик кин таралган, тамыр җәйгән иде инде. Ышанып әйтергә була, андый әсәрләр язарга кирәклеге турыңдагы фикерләр тулып ашкан, хәтта кайберләре язылган да иде. Әмма безнең әдипләр бу хйкта. мәсәлән, рус әдипләре кебек иркенләп, авыз тутырып әйтә генә алмадылар Чөнки, үзегез чамалап карагыз: аларныц утырган кетәге шул ук рус әдипләренекенә карагайда күпмегә гүбән иде? Дөресе, хакимият аларны шул кетәккә утыртып куйган да. учы белән башларына басып тора иде Фаш игүгә бездән бер дә өлеш кермәде дип әйтү дә дөрес булмас Сез Ә. Еники. А. Гыйләжев. Р Батулла. Г Афзал. С Баггалнын ул елларда нжат иткән әсәрләрен алыгыз. Язучылар һәм журналистларның чын күңелдән ачынып язган күпсанлы публицистик мәкаләләрен хәтерләгез Хәзер, менә бүген. Кайберәүләр безнең татар әдәбиятын югалып калуда, иҗади һәм тематик банкротлыкка төшүдә гаеплиләр Туктагыз әле. ни эшләп безнең татар әдәбияты гына?! Халык ялгышлыклар, социализм эшенә хыянәтләр сазлыгына кереп баткан хакимиятнең җимерелеп төшүен, хөррияг килүен көне Бу хөррия г килде, әмма ул һич кенә дә без көткәнне бирмәде. Кыйблалар буталып бетте, тормыш каядыр түбәнгә тәгәри Үзгәртеп корулар тора-бара социализм эшенә турыдан-туры хыянәткә өйләнде һәм хәзер коточкыч күләмнәр алды, социаль гаделсезлек көннән-көн тирәнәя, хезмәт ияләре үзләре яулап алган хокуклардан колак кага баралар Мондый шартларда әүвәлге СССРны тәшкил иткән барлык республикалар әдәбиятлары да югалып калды Бу хәл. килешик, бер бездә генә түгел. Минем фикеремчә, хәзерге көндә әдәбият башлыча безнен үткәнне, торгынлык еллары тормышын, шул чор вакыйгаларын сурәтләү, җәмгыятьне һәлакәт чигенә китергән сәбәпләрне эзләү һәм анализлау белән мәшгуль Пар- тократиянең, хакимиятнең чын йөзен ачып күрсәң белән Фоат (адриевнын «Таң җиле» романы да нәкь әнә шундый әсәр Сезнең игътибарга бүгенге кон тормышына багышланган тагын бер яна роман тәкъдим итәбез- дип. журнал редакциясе бнк дөрес эшләмәгән Роман безнен үткәнебет гурында Кыска хикәяләрне, сатираюморны исәпкә алмаганда, бүгенге көнне яктырткан күләмле әсәрләр юк әле ,гөр инде безнең тормышка килсәк, әнә ул «Тан жиле» романы Әсәр безнен соңгы еллардагы тормышны, фәнчә әйтсәк, бөтен аспектлары белән сурәтлә! ән Әсәрнең төп кешесе, аны күгәреп торган өрлек авыл хатыны, колхозчы Нуриәсма. Ә кем сон ул Нуриасма” Минем бу сорауга биргән җавабым укучыларның да. редакция хезмәткәрләренең дә күбесенә тагын ошамас Алар исә бер фикерне «Нурнасма дөньяга ашмас коммунизм идеяләре корбаны, социалистик режим колы» дигән җавапны көтәләр булып Юк инде, агайнсләр' Социалистик режим корбаны түгел, ә аша. дөньяда иң беренче һәм гадел »>мӘ гыятьне, төзүче ул Нуриасма. Алай гына да түгел, аны аңлы рәвештә, бөтен тырышлыгын һәм жегәрен куеп төзүче! Хезмәт кешесенең гадел җәмгыять төзүгә омтылышын гәүдәләндерүче. Анын холкының соңгы чиккәчә пакь, гадел оулуы да бер дә тикмәгә генә түгел. Ул — социализм колы түгел, а Сталинның казарма социализмы һәм үзләрендә шул Сталин юлыннан тайпылырлык, хәлне дөрес юлга кертерлек зиһен тапмаган коммунистлар партиясе, партократлар хакимияте корбаны. Ул заманда Нуриасма кебек социализм эшенә чын күңелдән бирелгән, эшчән, намуслы кешеләр —авыл халкының зур күпчелеге иде. Әле мин. утызынчы еллар малае, үзебезнең авылдагы шундый кешеләрне, кара гаңнан кулына сәнәген тотып түбән очтан югары очка кадәр йөгереп менгән Шәрифхан абыйны, колхоз өчен жан атып йөргән Гыймади. Закир, Закирхан. Кәрим абыйларны, урак батырлары Маһитап, Нәсимә апаларны һәм тагын шундый бик күп фидакарьләрне хәтерлим. Күмәк хухалык, күмәк эш алар өчен изге иде. Иманым камил, әгәр хыянәт булмаса. Нуриасма һәм аның кебек бирелгәннәр социаЛь гадел жәмгы- ятьне төзеп тә чыгалар иде Уйлап карагыз, җәмәгать: романдагы Нуриәсмага, димәк ки. социализм эшенә дошманлык тоткан Бәрияләр, Хәдичәләр белән нинди генә җәмгыять төзеп булачак? Алар тагын шул хезмәт кешесенең җилкәсенә менеп утырачаклар Дөресе, менеп утырдылар да инде. Ул заманда ризасызлык белдерүләр бар идеме? Әйе, бар иде Мин үземнең дус малаемның әнисе Гатүфә апаның: «Мин ул Ленин белән Сталинның башларын тотып кимерер идем»,— дип берничә тапкыр әйткәнен хәтерлим. Сүз уңаенда, Гатүфә апа булган, тәвәккәл, гаҗәеп эшчән хатын иде. Әмма ул да совет властена каршы түгел иде! Аның бар карг ышы халык белән хисаплашмаган, аны изгән, мәсхәрә иткән большевикларга каршы иде Ул да гомере буена колхозда батырып эшләде. Сез хәзер авылга кайтып сиксәнне үткән әбиләр белән сөйләшеп карагыз. Андый озын гомерле карчыклар авылда җитәрлек хәзер. Алар сезгә революциягә кадәр авыл кешесенең тормышы никадәр авыр, караңгы булганын сөйләп күрсәтерләр Хәтта бүгенге шушы авыр заманда да алар тормыштан зарланмыйлар. Нуриасма апа өчен мин. укучы буларак. Фоат Садриевка рәхмәтле. Әсәр барышында мин Нуриасма үз юлыннан гайпылыр, үзенең якты омтылышларына хыянәт итәр дип бик курыккан идем Җитмәсә, аны бу хыянәткә өндәп, басым даими булып торды Әмма Нуриасма бирелмәде! Фидакарь, намуслы булып, кырыс гаделлеккә омтылып ничек яшәсә, бу дөньядан шул иманында килеш кигеп тә барды. Соңгы сулышынача социализм эшенә бер мыскал хыянәт итмәде Бүтәннәргә дә зур йогынты ясап калдырды әле. Төрле ялганчылар, исерекләр ваемсызлыгы аркасында һәлак булган Рәмзинең хатыны Мәдинә өметсезлеккә бирелгәч, аңа әйткән сүзләре менә' нинди «Ялгышасың, кызым. Өрфия калынлыгы гына түбән төштеңме, беттем, дип уйла. Ә өрфия калынлыгы күтәрелү өчен кайчакта бер кеше гомере дә җитми... Яманлык җиңеп килә...» Әйе. бу белемсез диярлек, гәмерен фермада герлекләр карап үткәргән авыл хатыны, үзенең табигать биргән акылы, зирәклеге белән безнең рухи халәтнең соңгы елларда никадәр түбән тәгәри баруын бик яхшы чамалый: «Ничә генә көн үтте, Рәмзи рухы өстендә ялган белән хыянәт калыкты. Моңа сәбәпче — газиз хатыны белән якын туганы иде... Җитәкче халыкка каршы, хатыны иргә каршы, бала ата-анага каршы, туган туганга каршы... Хөснуллин... Бәрия... Хәдичә... Мәдинә... Мизхәт... Тикшерүче... Врачлар... Урман кисүчеләр... Бөтенесе ялган зчендә быкырдый...» Менә ул безнең соң< ы еллардагы тормыш! Сталинның шәхес культы, партократия идеологларының безгә биргән тәрбияләренең соңгы нәтиҗәләре. Нуриасма апа ана төгәл бәя бирә. Әсәр барышында Нуриасма рухының яңадан яңа югарылыклары күркәм сыйфатлары ачыла бара Анын өчен хезмәт, басулар, башаклар —барысы да газиз «Башакларны күргәч, әнисенең йөзе яктырып китте, иреннәре елмаеп куйдылар. Ул аларны әйләндерепәйләндереп карады, учы белән сыйпады: — И җаныкайларым, басуыгыздан аерылыр көннәрегез җитте шул Яшел чакларыгыз узган, саргаер чакларыгыз җиткән. ' Аннары әнисе бик озак тавышсыз-тынсыз гына башакларга карап торды. Фәрит аңа сүз катарга да, чыгып китәргә дә кыймыйча басып торды». Сүз уңаенда, шәһәрдә яшәгән улы Фәриткә бәйле рәвештә Нуриасма рухының тагын оер тетрәндергеч биеклеге ачыла Фәрит Нуриәсманың үз баласы түгел, ә бәлагә тарыган иптәш кызының баласы икән Ул аны үзенә алып, үз балаларына гин итеп үстергән, бу серне беркемгә дә чишми һәм үзе белән алып китә. Хәтта бу дөньяда бернинди принцибы, дөресен «әйткәндә, намусы булмаган Хәдичә дә. Нуриасма рухының йогынтысына бирелеп. \йта кала’ һәм ахырда анын янына г афу үтенергә керә Нуриасма олы шәхес. Мин соңгы елларда безнең татар әдгюнятында ана тиң булырдай хатын-кыз образын хәтерләмим, һәм, аллага шөкер, безнең тормышта андый асыл затлар булды, бар һәм киләчәктә дә булачак Әмма, зур кызганычка күрә, бу дөньяда барлык кеше дә Нуриасма кебек түгел, һич кенә дә алай түгел шул. Торгынлык елларында башланган күгәрек безнең җәмгыятькә гирәнтен. бик гирәнтен үтеп керде шул Ул кү!әрск безнең арага Гарифҗан кебек кеше алдауны тормыш кануны итеп куйган бәндәләрне. Бәрия кебек хыяллары җимерелү ачуын үз якыннарыннан алучыларны. Мизхәт ише агымга г ына ияреп баручыларны. Закирҗан ише кеше намусын аяк астына салып таптауны чүпкә дә санамаган хайвани затларны, янә бер колхоз рәисе Хөснуллин кебек уголовный җинаятьчеләрне алып килде Бу икс колхоз рәисенә килгәндә, алар инде коммунистлар партиясенең авылга, халык белән идарә итәргә китереп куйган наместниклары иде Әнә шундый кешеләргә таянып, партия үзенең буйсындыручан сәясәтен тормышка ашырды Мин монда бөтен колхоз рәисләре өстенә гаеп татарга җыенмыйм Алар арасында үз постына тулысынча лаеклы, менә дигән житәкчеләр булды һәм әле дә бар. Әмма Закирҗан белән Хөснуллин ишеләре дә җитәрлек булды ыеп кына әйткәндә. Фоат Садриевның «Тан җиле» романы безнең соңгы еллардагы тормыш үзе ул. Анда әлеге тормышнын бөтен югарылыклары һәм түбәнлекләре, барлык маҗаралары бар Безнең заманга хас үзгәрешләре дө ярылып ята «Нуриасма алар белән сойләшкәндә шушыларны уйлап чтты. Нуриасма.!ар буыны киткәч, авылда мондый кешеләр калмый инде. Авырыйсынмы, авыр кыйсынмы, ике-оч кон саен, атна саен, бер-береңнең хәлен белешергә керү, тор кыш хәлләрен сойләшеп утыру Нуриасмалар. Маһинурлар. Рашчшр. I ый/денисалар, Мосалличләр очен һава кебек зарур иде. Хәзер халык һәр кон качдыр кабалана, чаба, иң чкын туганы, терәлеп торган күршесе белән сойләшеп утырырга вакыт таба алмый, табигатькә чыгып, су буена тошеп узган гомере, башкарган миләре, кылган гамәлләре, иртәгесе коне, тормышның чәгънәсе хакында ашыкмыйча, җентекләп уйланырга вакытын кызгана. Коры, җинсЫз. вак. кабаланучан. әйбергә мокиббән киткән кешеләр ишәйгәннән-ишәч бара. Барысының да авызында бер сүз: «Ник бусы юк та, ник тегесе юк?—Гел бүген белән генә чшиләр». Бу юлларны укыйсың да. ачыну белән тел шартлатып куясың Шулай шул. нәкъ менә шулай шул! Матди яктан байлыкка омтылабыз, җитмәсә, бөтен сәясәте аның хәзер шуңа корылган Ә менә рухи яктан гел ярлылана, бернигә тормаган кешеләргә әйләнә барабыз Түбән таба юл алдык шул! Әмма тормыш өметсез түгел әле ул һәм бу асыл мәгънә «Таң җиле» романында да чагылыш таба Анылнын әле анын Гыйздсниса кебек һәрвакыт, һәркемгә ярдәм игәргә әзер торган, үзен-үзе аямаган, бик әйбәт куне ите изгеләре бар Мәдинә кебек зшчәнноре. Рәмзи кебек булганнары. Хәдичо-кебек тәүбәгә килгәннәре бар Тормышлар бер эзенә төшәр, рәтләнер Явызлык чигенер, изгелек һәм иман кайтыр әле. алла боерса «Тан җиле» романын автор кнлочәкк.» өмет рухында гирәнтен гуманлык рухында төгәлли Киләчәкнең якты буласына ишарәли Шулай гына була күрсен иде Амин1