ҮЗ АСЫЛЫБЫЗГА КАЙТЫЙК
Адәм баласы, китапта әйтелгәнчә, бу дөньяга сыналу өчен генә килгән алла бәндәсе еллар үткән саен, балачагын, яшьлеген, татлы мизгелләрен сагына Uh i турыда китаплар укый, җырлар тыңлый Әйтемнәр, мәкальләр, әкиятләр, хикәятләр ана үткәнен күзалларга булыша. Олыгая барган саен, кеше халкының чал тарихы, борышы ага-оабаларының үткән юллары белән ныграк кызыксына башлый үчен шул кавемнең бер өлеше итеп сиземли. Анын бүгенгесе белән жан ата. иртәгәсен кайгырта. Бу хисләр мин фәкыйрегезгә ят түгел Тумышым белой мин Урал буе татары, язмыш шул якка «ыргыткан» бер кеше Урыс патшасы һәм миссионерлары золымына түзә' алмыйча. 1759 елнын 9 мартында II татар гаиләсе Көньяк Урал итәгенә күчеп килә. Шул тирәдәге башкортлардан жир сатып алып. Нисе дигән елга буена авыл корырга тотына Авылнын тарихы, кешеләре кызыклы, үзенчәлекле, алар турында берничә китап язып булыр иде Бу очракта мин бер нәрсәгә—авылым тормышын күз алдында тотып, халык традицияләре нигезендә яшь буынга тәрбия бирүнен кайбер якларына тукталмакчы. шул уңайдан фикерләрем белән уртаклашмакчы бу там һәркем игътибар итәдер, бүгенге шәһәр урамнарында йөрү хәвефле була башлады Көпә-көндез чишендерәләр, хатын-кызга алка, беләзек, балдак ише нәрсә киеп йөрү куркынычка әверелде Талау, өй басу, урлашу, яндыру, кыйнау көчләү, фәхишәлек кылу гадәти бер күренешкә әйләнде. Авылда хәлләр алай ск түгел, ләкин хәзер анда да урлашу, эчүчелек арта бара Элегрәк ничек булган соң? Моны белү өчен тирән тарихка да кереп торасы юк; күпләр, моннан 30 -40 еллар элек андый нәрсә юк иде. диярләр Әүвәлгерәк дәвер хакында безгә кабер ташлары, орхыненисей язмалары, кытай, уйгыр, гарәп, фарсы чыганаклары. Европа галимнәре. сәяхәтчеләре язмалары мәгълүмат бирә Мәсәлән, кытай чыганакларында мондый ютлар бар «Тагарлар зур һәм мәһабәт гәүдәле, киң маңгайлы, озын чәчлеләр... Буй-сыннары зифа, үзләре тәртипле, һәм ага-апаларын ихтирам итәләр». Әйтерсең лә сугышка кадәрге безнең авыл кешеләре турында язганнар инде! Татарлар монголлардан антропологик яктан гына түгел, гадәтләре, көнкүрешләре. диннәре белән до аерылып торган. Мәсәлән, монголларда элек электән авыруларны, картларны еракка, чүлгә, гау араларына илтеп ташлау гадәте яшәгән Янәсе, кеше үлә дә. анын жан ы хайваннарга күчеп гора, яна бала туганда, әлеге жан хайваннардан яна туган бәбигә күчә Шуңа күрә шакаллар һ б. авыруларны, карт ларны ашап, вакытлыча аларнын жанын саклап торалар HK.ni Тагын укыганым бар 1922 елда Монголиянең башкаласында ламалар башлыгы ике шәрә хатынны жигеп урамда коляскада йөри нкән. Халык моңа гажопләнгәч. ул «Күзегезгә генә шулай күренә ул», дип жавап биргән Мин бер диннән дә. башкаларның, гадәтләреннән дә көлмим Ләкин шунсы хак: һәр халык үзенә яраклы динне сайлый, ошаткан алласына i абына Ләкин сорау туа нигә бу татар халкы христианлыкны, буддизмны яки башка берәр динне кабул итмәде икән? Мөгаен, пакьлыкка өйрәнгән татарга ислам диненең тәһарәтләре, белемгә, гаделлеккә өндәүләре хуш килгәндер Гагар горнчының юшы мен го бер ног с н.г >чсн гө гк гам шне гаять г\р роль уйнаган. Ул га гарны пакь, саф. гадел, кешелекле, кин күңел ге. ян соючән. lopiuii ie намуСДЫ. кунакчыл ryiaii җан 1Ы. бвЛСМГӘ ОМТЫЛУЧЫ ГОрур o.iii.ip кеше иг кон Шуңадыр инде Боек Ваган сугышында г г арлар куркусы глыг ы бетон күпләргә үрнәк булып торган Чөнки тагар Мөхәммәт нашамоәрнен кылычына язылган сүзләр йогынтысында тәрбияләнгән пәйгамбәр Мәдинәдан Мәккәгә барганда, гаскәр башлыгы Әбу-Дәдшанга бүләк иткән кылычта «Курку намус- сызлыкка алып бара, ә дан һәрвакыт алга илгә Куркаклык кешене үзенең язмышыннан беркайчан да коткармаячак», дип язылган була Безнең авылдан фрошка кигүче.горней 70 процентка якыны сугыштан ән .тәнен кайгма гы I адәтсм буенча, авылга каш кач. ин KICK мәдәният сарае алдына куелган мәрмәр һәйкәлне карарга барам Күпләре турында иешлекләр. очерк тар язганым бар Ills г авылдашларымның бсрничәсен генә искә төшерәсем ки га Мәгъжан Гайнанов 1942 е гда ү »с ге гәп сугышка китә 1945 с шып > мартында Вроцлав шәһәре янындагы Брагш поселогы тирәсендә барган каты сулышларда Һәлак була Мина игленче еллар башында Мәгъжан абыйның командирлары белйн Харьковы очрашырга туры килде «Бер көнне бик каты сугыш булды. диде алар — Немецлар бөтен көчләрен туплап, һөҗүмгә күчте Безнекеләр, көчле басымга чыдый алмыйча, чигенә башладылар Тик өлкән лейтенант Мәгъҗан Гайнанов ротасы гына урыныннан кузгалмады. Югыйсә минометчылар позицияләрен җәяүлеләрдән алда алмаштырырга тиешләр иде Ләкин рота командиры мәсьәләне үзенчә хәл итте һәм чолганышта калды. Бу безне бик борчыды, һәм, ротаны коткару өчен, полк көчле атакага күтәрелде, дошманны изеп ташлады. Мәгъҗан аңын югалткан иде, кулыбызда жан бирде. Үлем күрмәгән кешемени без, әмма күңел бу югалту белән һич тә килешә алмады, бик күпләребез елады. Дивизия командиры өлкән лейтенант Гайнановны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итте. Ләкин җиденче гвардия механикалаштырылган корпус командиры генерал-лейтенант И Корчагин кул куймады. «Татарлардан геройлар болай да күп»,— диде. Шундый ук язмыш һәм мөнәсәбәт әткәй ягыннан туган Мөнир абый (өлкән лейтенант Мөнир Мөхәмәтдинов Калинин шәһәрен азат иткәндә, зур батырлыклар күрсәтеп һәлак булган, фронт штабына киткән документта Советлар Союзы Герое исеменә лаек диелгән, һәм Әхмәтнур абыйга да (майор Ә. Мөхәмәтдинов Керчьне азат итү сугышлары өчен шулай ук Геройга тәкъдим ителгән) эләккән. Менделеевск шәһәрендәге 1 нче урта мәктәпне тәмамлаган биш урыс егетенә Советлар Союзы Герое исеме биргәннәр — беркем дә, бер мәктәптән бишәү ярамый, дип әйтмәгән!.. Бервакыт миңа Якуб Чанышев абыйның бер төркем кешеләр белән сөйләшкәнен тыңларга туры килде. Берәү аңардан: «Ни өчен сез генерал-лейтенант кына?» — дип сорады. Ул хәрбиләрчә кыска һәм кырыс итеп: «Татар булганга күрә».— диде. Менә шундый хәлләр. Мин бер генә кешегә дә. шул җөмләдән, урысларга, урыс халкына да каршы булганым юк Хәтта аларны гомер буена мактап йөрдем Хәзер болай уйлыйм әгәр татарлар Көнчыгышта монголлар, Европада — урыслар белән күршедә яшәмәсә. бәлки язмышлары бөтенләй башкача булыр иде. Аларның иле нәкъ бүгенге Голландия, Бельгия, Люксембург, Швеция. Норвегия, Финляндия һ. б. дәүләтләргә охшар иде. бәлки. Ләкин тарихны үзгәртеп булмый. Революциягә кадәрге әдәбият, документлар белән танышканда, бер нәрсә күзгә чалына: Руси- ядә. нигездә, ике халык булган икән — урыслар һәм татарлар. Аңлашыла ки. «татар явызлар урыс җирләрен басып алып, аларны 300 ел буе изгәннәр, үсешләрен тоткарлап торганнар». Беркем дә ул заманны мактарга җыенмый Ләкин үзеннән-үзе сорау туа: элекке колонияләр Индонезия. Малайзия. Пакистан. Африкадагы Алжир, Тунис, Марокко һ. б. күз алдына. 20—30 ел эчендә, бик нык алга киттеләр. Ә урысларның «татармонголлар»ны җиңүенә дә 500 елдан артык вакыт үткән, ә Русия һаман койрыкта сөйрәлә, моңа әле һаман XIII—XV гасырларны сылтау итәләр. Русиядә табигый байлыкның иге-чиге юк. һәм хәерчелек тә иксез-чиксез. Чын сәбәп нәрсәдә соң? Русиянең бервакытта да диярлек (бер-ике патшадан тыш) рәтле җитәкчеләре булмаган. Ил бик киң җәелгәч, аның белән җитәкчелек итү дә кыен булган, дип уйларга кала Тагын: Русиядә нинди генә казаклар юк: Дон. Кубань. Терек, Урал казаклары һ. б. Ә бит казан татар-төрек сүзе «качак»тан алынган. Алар — үзәк властька буйсынмый качып киткән кара халык. Мисалга Киров өлкәсе кешеләрен алсак Псков. Новгородтан качканнар. Кыскасы, илдә тәртип булмаган, шул нәрсә бүгенгә кадәр дәвам итә. Әле дә бары бернәрсә җитми: тырышып эшләү, тәртип. Урыс эшләми, диләр. Европа аны ялкау ди (мин үзем, мәсәлән, күп санлы бер халыкка мондый исем тагарга ашыкмас идем). Ә бит ныклап уйлап карасаң, урыска эш белән ихластан шөгыльләнергә вакыт та тимәгән: сугыш та басып алу. талау да көчләү. Урысның бүген дә бик яхшы уңдырышлы җирләре киң җәелеп ята Кара туфраклы түгел дигәне дә. эшкәртсәң, бер дигән уңыш бирәчәк. Немец, французлар андый җирнең һәр гектарында 80—90 центнер бодай үстерер. Канададагы кебек, һәр сыердан 10000 литр сөт саварлар иде. Русиядәге кебек урман- сулар. андагыдай бихисап казылма байлык тагын кайда бар икән? Монда японнар яшәсә бөтен җир шарын туендырыр иде. Ә без — ачялангач Минемчә. Русиянең бүгенге хәле «татар-монголга»да. полякка, немецка, шведка да бәйләнмәгән. Бәхетсезлек шунда ки, революциядән соң властька икейөзле, булдыксыз төрле җитәкчеләр килде. Совет системасы кешене эшләмәскә өйрәтте. Чөнки ул милектән читләштерелде, авыл хуҗалыгында крепостное правоның иң кешелексез формасы яшәде Тырыш крестьяннарны, кулак дип. Себер1ә кудылар, аттылар Күпләр эшләп тә ач яшәгәч, эшкә күңел бирми башлады, эчүгә сабышты, урлашу юлына басты. Мине аеруча борчый торган нәрсә эчкечелек. Бу эш аерым шәхесне генә түгел. бөтен бер халыкларны аяктан ега. Гомерендә авызына хәмер капмаган мөселман-1 a lap (гарәп бүген дә. эчми генә түгел, спиртта ясалган одеколон, хушбуйларны да сөртми), башкаларга ияреп, эчүчелеккә бирелде Сугышка кадәр татар авылында акылга җиңел балалар бөтенләй юк иде Ә хәзер авыл саен аңгыралар мәктәбе ачарга буладыр Моннан ярты гасыр элек 500 йортлы авылымда күп булса ике яки өч исерек очрый иде. Аларны, «тәмуг кисәве» дип каргыйлар иде Революция! ә кадәр авылга исә. гомумән, аракы кермәгән, кайбер халыклардагы кебек, сыра яисә ачы бал кайнату да булмаган. Бу уңайдан әткәй менә нәрсә сөйлә!ән иде «Герман сугышы алдыннан заводта эшләп йөрүче Миннебаи абзый авыл сәүдәгәрен үтергән өчен каторгага озатылды. Революциядән сон. күкрәк киереп кайтып га төште. Эчәргә, тартырга өйрәнгән Шул яман гадәтләрен бүтәннәр! ә дә йоктырыр! а тырышты» Милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән тәрбия системасын булдыруны күп кенә галимнәр әйтеп калдырган Мәсәлән, бөек педагоглар Я Комснский (1592 1670), И Песталоцци (1746- 1827). К Ушинский (1824—1870), һәр халыкның үзенә генә хас традицияләре бар һәм яшь буынны шул традицияләрдә тәрбияләгәндә генә, уңышлар!а ирешергә мөмкин, дип өйрәтәләр Безнең олы галимнәребез һәм язучыларыбыз Шиһап Мәрҗаии. Каюм Насыйри. Риза Фәх- рстдинев. Габдулла Тукай. Мәҗит Гафури. Галимҗан Ибраһимов иҗатларында да шундый ук идеяләр алга сөрелә Аңлашыла ки. балага дөрес тәрбия бирү өчен, кимендә икс шартның үтәлүе мәҗбүри беренчесе бала өйдә, ана ку тында, икенчесе халык традицияләрендә тәрбияләнергә тиеш Башкача ярамый Кызганыч ки. совет педагогикасы бу «вактөяк»кә әһәмият бирмәде, чөнки анын тоткан юлы бөтенләй башка «милләтсез, сыйнфый тәрбия» иде Я. Комснский. кеше үз гомерендә бер-бер артлы 4 мәктәп тәмамларга мөмкин, диде аналар мәктәбе, башлангыч, урта һәм югары мәктәпләр Бөек !алим «Аналар мәктәбенә» аеруча зур әһәмият бирә һәм шул исемдә бик яхшы дәреслек тә язып бастыра Хәлемнән килсә, мин бүген до шул дәреслекне һәр яшь анага бүләк итәр идем. «Аналар мәктәбе» дип, педагогика остасы баланың ана кулында, өйдә тәрбия алу чорын атый Болай уйлау, чыннан да. үзен һәрьяклап аклый. Чөнки ана — гаилә бала өчен иң бай хисләр һәм дөньяны танып белү мәктәбе Алты-җидс яшькә кадәр бала нинди тәрбия алса, ул соңрак га шул нигездә үсә. Лев Толстой бер дә юкка, мин өч яшькә кадәр белт өннәремне соңыннан тулыландырдым тына, дип әйтмәгән Тормышта бик коры, хискә ярлы кешеләрне очратырга туры килә, алар йомык, аз сүзле, артык басынкы була Аларның күпчелеге балалар йортында яки үги ана кулында үскән җаннар Шушы уңайдан әти-оннләр. балаларыгызны ятим итмәгез! диясе килә Бүгенге сабыйларның күпчелеге балалар бакчаларында тәрбияләнә Бер тәрбиячегә 40 бала туры килә. Монда хисләр үстерү iурында сөйләү кыенрак, әлбәттә Хисләр, нигездә, бала чакта формалашкан лыктан. җәмгыять аналарга баласы җиде яшькә җиткәнче өйдә утырырга мөмкинлек тудырырта тиеш Гарәпләрдә, мәсәлән, ул болай эшләнә бала үстерүче хатын ире хезмәт хакының 70 процентын ала Бу хакта сүт чыкса, безлә авызны тиз каплыйлар акча юк! Ә дөрес тәрбия алмау аркасында җинаятьчегә, әхлаксыз бәндәгә әверелгән җаннарны асрауга акча аз китәмени’ Кайберәүләр шундый дәлил китерергә ярата имеш, укытучы тарның 80 процентка якыны хатынкыз Медицина өлкәсендә бу сан тат ын да ют арырак Инженерларның да 52 проценты хатын-кыз Аларны эштән бушатсак, нишләрбез. янәсе. Ә минемчә, хатын-кызга тот ары белем бнрәм дип. дәү ләт зур чыт ым нар тота, тик алар акланмый, хатын-кыз һәм анын балалары сш авырый Моцардап иҗтимагый эшханәләр дә. гаилә да интегә Бәлки хатын-кызга урта белем бирергә, анын гөп вазифасына бала табуга һәм аны яхшылап тәрбияләүгә кайтарыргадыр? Бу минем генә фикер түгел Дөрес, моны тиз генә ипкә ашырып бу тмас. әмма шундый максат куйсак, җәмгыять отар, хатын-кыз ү тен чын кеше men гоя башлар иде Ә хәзергә ул ике камыт кигән ЭШ аты тегесенә дә, бусына да җигелергә мәҗбүр. МОНДЫЙ хәл халкыбызның үрчүенә дә таят>. кире йогынты ясады Халыкның бүгенге санын саклау эчен генә до. һәр ике гаиләдә 5 бала бу тырта тиеш дүртесе ата-аналар урынына, бишенчесе ниндидер сәбәп аркасында ботен тән баласы з калган гаиләләр өчен ә чынбарлыкта ничек сон ’ Икс гаиләгә икс яки өч бала Укучыдан гафу үтенеп, татын оалачлтыма катам Сугыш башлангач, июнь-июль айларында, хатыннары кулына 5 6 балаларын калдырып, авылы9 «К У.» № < быздан 35—40 яшьлек ирләр фронтка китте һәм бик азлары 1ына әйләнеп кайта алды. Бүген мин үскән Олы Ярминкә урамында бер-ике бала йөри, уйнарга иптәш таба алмый интегәләр. Яшьләр дә бар югыйсә, ә балалар юк. Болай булса, тиздән татар дигән затлы, олы тарихлы милләт кызыл кенәгәгә теркәләчәк. Бу — сүз уйнату түгел, чынбарлык! Яшьләргә мөрәҗәгать итәм: татар халкы бала үстерүне үзенең иң төп вазифасы итеп күргән. Коръән дә шуны куша Үстерегез балалар, бергә шатланып яшәгез! Бала үстерү өчен шартлар юк, тормыш авыр, ди кайберәүләр. Җәмәгать, бездә берәр җиңел вакыт булды микән? Патша изүе, колхозга куып кертү, тау кадәр салымнар, натуралата түләүләр, аннан соң— сугыш. Сталин вакытында авылның искиткеч ачлык кичерүе, Хрущев заманында бакчаларны кисү, мал тотуны чикләү, кәҗә атып йөрү кебек кәмитләр булмадымыни? Әмма хатыннар барыбер бала тапты һәм үстерде. Ә менә американ, англиз хатыннары, «томана» булгач, 4—5 бала үстерә булып чыга Моңа кем ышансын соң? Шул гына: мең елларга сузылган бала үстерү гадәтләрен аякка бастырырга кирәк, кызганыч, дин белән бергә, болар да аяк астына салып тапталынды.. Гаилә, бала табу турында сүз чыккач, тагын бер мәсьәләгә тукталмый үтеп булмый. Бу—яшьләрне гаилә төзүгә әзерләү. Бүгенге яңа оешкан гаиләләрнең кимендә өчтән бере таркалып бара икән, димәк, яшьләрне өйләнешүгә әзерләү начар куелган. Бик фаҗигале хәл: миллионнарча балалар күз яше түгә, миллионнарча язмышлар челпәрәмә килә Медикларның раславына караганда, аерылышу үзе генә дә организмны шулкадәр какшата, моны чагыштырыр бернәрсә дә юк икән Шуңа күрә, җырдагыча әйтсәк, «Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре»! Беркем дә ханжалыкка чакырмый, торып булмый икән, нишлисең... Ләкин андый хәлләр җәмгыятьне какшатырга тиеш түгел. Вильям Шекспир, дөнья ул — театр, кешеләр шуның актерлары, дигән. Бик дөрес сүзләр. Яшьләр өйләнгәч, аларга нинди рольләр уйнарга кирәк булачак соң? Ир белән хатын, әни белән әти. кияү белән килен, кайната, кайнигәч, баҗа, каенсеңел; тора-бара әби белән бабай Менә шул рольләргә баланы иң беренче чиратта ата-ана әзерләргә тиеш. Безнең заманда гаилә нинди принципларда төзелә һәм төзелә ала соң? Язучы һәм галим Ю. Рюриков гаиләнең өч варианты барлыгын әйтә Беренчесе «саф мәхәббәткә» нигезләнгәне Моңа аңлатма биреп торасы юк Ләкин нәкъ шундый гаиләләрнең таркалуга иң күп дучар булуын аңлату зыян итмәс. Сәбәп түбәндәгечә мәхәббәт чыннан да бөек, илаһи, һәркемгә көч-куәт бирә, дәрт өсти торган хисләр дөньясы ул. Ләкин аның бер кире «гадәте» бар: «сүнә, салкыная». Гадәттә, яраткан кешең иң яхшы сыйфат ларга ия (акыл, төс, гадәт һ . б.) булган кебек тоела һәм шулай күренә дә, шул сине тарта да Ипде бергә тора башлагач, бар нәрсә дә гадәтигә әйләнә, «серле тойгылар» югала башлый Ир заты да хатынына матур сүзләр әйтүне киметә бара. Ә хатын-кыз табигате мондый «хыянәтне» күтәрә алмый. «Син башканы тапкансың, теге вакытта болай дигән идең, тегеләй дигән идең»,—дигән сүзләр белән тавыш чыгарырга готына. Ни өчен? Ир белән хатын бер-берсенең табигатен белмәгән өчен. Менә шулай акрынлап гаилә таркала. Икенче вариант — ир белән хатын, көчле мәхәббәт утында янмасалар да. уртак тел табалар, зур вәгъдәләрсез генә кушылалар һәм «сүз куешулар» булмагач, тыныч кына көн итәләр. Бер-берсеи канәгатьләндерәләр, аңлыйлар Өченче вариантны идеал дип атарга була, бу — алдагы ике вариантның кушылмасы. Шулай да икенче вариант таләпләре күбрәк өстенлек игә биредә. Бу уңайдан зур акыл иясе, хисләр дөньясын яхшы белүче В. Белинский сүзләрен истә тотасы иде. Ул, мәхәббәткә генә исәпләп яшәү һәлакәткә китерә, упкынга илтә дигән. Шунлыктан яшь кызларга бер киңәшем бар: «Олы мәхәббәт килмәде, дип борын төшереп йөрмәгез, ошаган егетегез булса, тәвәккәлләп, гаилә корыгыз, бу бәлки олы мәхәббәткә юл салу да булыр» Үзем үскән авылны, аның кешеләрен күз алдына китерәм дә, элегрәк аерылышуның бөтенләй булмавын, әле хәзер дә бу адымга бик сирәк кенә баруларын уйлыйм Бу — татар гореф-гадәтләренең гаилә саклау үрнәге, һәм шул традицияләрнең берсе — кияүгә бирү, килен алу. Бу мәсьәләдә өлкәннәр бик таләпчән булганнар кем кызы, матурмы, сәламәтме, эш беләме, чистамы — шуларны тикшергәннәр. Ир затына — кияүгә таләпләр тагын да зуррак булган, чөнки ана «Алла бүләк итеп хатын һәм балаларны бирә һәм ул алар өчен Ходай тагәлә алдында җаваплы» Әнә шуңа күрә, хатыны, балалары тыныч кына йоклап ятканда, ир-әти кеше салкын тиргә батып уянган, аны гаиләсе турындагы уйлар борчыган. Фәндә психолог ик халәт дш ән нәрсә бар. Ул - кешенен инануы, эчке дөньясы торышын аңлата. Ике якга ирдә дә. хатында да «Бу минем язмышым, бөтен көчне тату яшәүгә бирергә кирәк», дигән рухи халәт өстенлек итсә, аерылышулар күпкә ким булыр иде. Мин хатын-кыз авызыннан «чират уздыру <>. дигәнне ишеткәнем бар. Бу инде исем өчен генә иргә барып кайту була Шундый психик халәт, уй. инану да яши адәм баласында Мозга без — ата-аналар да гаепле. Өйләнү кияүгә чыгу көнбагыш чәйнәп гөкерү түгел. Язмыш ул. Балалар ул. Гомер ул Сүз уңаенда катнаш гаиләләр мәсьәләсе. Алар еш кына мәхәббәткә нигезләнеп туа. Әмма күбесе озак гомерле булмый. Урта Азиядә. Казагысганда шундый гаиләләр, бер милләт кешеләреннән оешканнарга караганда, өч мәртәбә күбрәк таркала Моның бер гажәбе дә юк ике мөхиттә. ике горефгадәттә, икс төрле фикерләүдә үскән кешеләргә уртак тел табу җиңелдән түгел. Беренче карашка, гади генә булып тоелган сәясәт, «интернациональ тәрбия» нәтиҗәсе булды бу Ни өчен? Вак милләтләрне йоту өчен: катнаш гаиләләрдә үскән балаларның барысы да гадәттә, урыска әйләнәләр, чөнки «шулай гадәткә кергән, шулай дәрәҗәлерәк» Халкыбызның 43 проценты бүген шул «җаваплы бурычны үтәү» белән мәшгуль Ә урыс бер милләткә дә бала үстерми Безнен кызлар урыс, башкорт, үзбәк, казакъ, кыргыз, төрекмәнгә һәм тагын әллә кемнәргә уллар, кызлар үстерә. Тик га тарны гына тәрбияләмиләр Мондый гамәл азчылык милләтләрнең тамырын корыга 1920 елда СССРда 194 милләт кешеләре яшәсә. 1979 елда 101 гә калган. 1932 елда укыту 102 телдә алып барылса. 1988 елда 39 телгә төшкән. Алары да күбрәк башлангыч мәктәпләрдә. Әйтик, күршеләребез мари, мордва, удмурт, коми, чувашларда шул хәл. Бу хакта СССР педагогия фәинәре академиясендә сүз кузгаткач, миңа «Кайсы телдә укысаң да. барыбер түгелмени?» диделәр Аларта Я АКомснс- кий. К Д. Ушинскийнын ана телендә укыгу турындагы фикерләрен искә төшергәч. «социализм чорында яшәмәгән г алимнәрнең тәкъдимнәренә тәнкыйть күзе белән карарга кирәк», дип җавап бирделәр Без нәкь әнә шундый галимнәр тырышлыгы белән бүгенге авыр хәлгә калдык та инде. Казаныбызда да шулай уйлаучы «сыйнфый тәрбия» тарафдарлары бар Аларга интернациональ «тәрбия», ягъни илдә бер милләте генә калдыру рухында гарбия бирү кыйммәт Кәнәфиләрендә тыныч кына утырып торсалар, бик ярар иде до. алар «төпкә җигелеп тартып барырга» комарлар Алардан күпме тизрәк котылсак һәм милли тәрбия чараларын эшләп. тормышка ашыра башласак, яшьләрне шулкадәр тизрәк дөрес толдан җибәрербез Теге ■•ленинчы профессорлар, доцентларның» ис кегә ябышын ягулары бик ихтимал: чөнки алар башкача уйларга өйрәнмәгән Әмма аларга каран, безнен тәрбия корабы юнәлешен үзгәртмәскә тиеш Мәсьәлә телдә, горефчадәтләрдә генә түгел, алариын үзенчәлегендә. көч- кодрәгендә. Мәсәлән, тәрбиялә бик уңышлы хәзинәне халык авыз иҗаты җәүһәрләрен алсак, аларны. бәген тәэсир тылсымын саклап. тәрҗемә итеп булмавын күрербез Туган әдәбиятыбыз әсәрләре дә шундый. Ә тм күпкә. .»тлә бик озакка. Ахры. мәңге оныта алмамын. Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын. Такташның шушы юлларын укыгач, туган җирем, аның бик бай табигате күз аллыма килә. Усакның көмеш гәй яфракларын искә төшерәм Ә инде шу т юлларны тәрҗемә итеп карыйк Бетен хозурлык, табигатьнең бөеклеген тою хисләре югалып калырга мөмкин Менә «Сак-Сок» бәетен алыйк Эчтәлеге гади, оашка телдә яңгырарлык түгел Хәтта Семен Липкнн кебек оста тәрҗемә итсә дә Ә күпме гагар баласы Шуны тынлап. балавыз сытып, иманлы, миһербанлы бу тын үсте Бервакыт әнкәй. нинди уңайдандыр, мондый бер кыйсса сөйләгән иде «Сөләйман пәйгамбәр чит илдә патшалык игеп нык бастан һәм атасын күрергә кайткан Онытыпмы. язмышы шулай буттанмы, атасын ат өстендә килеш сәламләгән Ә бу шу тклдәр тур гөнаһ бу нан ки. алла Сөләйман пәйгамбәрне тафу нтмәтән пәйгамбәрләр арасыннан бары тик анын тәүдәсен тснә черүгә дучар иткән» Ба та хис иясе, һәм менә шундый сүзләр анын йөрәгенә мәнтстә сенсп кала «Ага бөек! Атты хөрмәт ит!» Бу инде аша «Укучылар өчен кагыйдәләр» парчасы I ына түгел Бер ишет тенмс. хәтерендә сак та' Хикәят тор чыибар тык белән рас танса. әти кеше чыннан да. үзен та ти итеп тотса, ана хөрмәт янә дә артачак Бешен әти җитди кеше булса да (колхоз рәисе), ачык күңелле һәм игътибарлы иде. Эштән күпме генә сон кайтмасын, балаларын карап чыга, безгә ниндидер жылы сүз әйтә Иртәрәк кайта икән, без тоткан балыкларны тазартырга булыша. Кул күтәрү түгел, бер генә мәртәбә дә авыр сүз әйтмәде ул безгә. Ә бит болар—татар традициясеннән... Бүгенгедәй колак төбемдә яңгырап тора бервакыт университет бакчасында язгы имтиханга әзерләнә идек. Бер малай «Папочка, бүтән алай итмәм».—дип шулкадәр кызгандырып елый, ә атасы каезлый гына моны Хәзер инде мин моңа гаҗәпләнмим дә, чөнки Библиядә әйтелгән: «Адәм белән һава нәселе кешеләре гөнаһлылар. ә җәзага тарту гөнаһны киметә» Бездә берәр кеше баласына кул күтәрсә, «әллә кяфер булдыңмы?» — диләр иде. Ислам диненең өйрәтүе капма- каршы: «Алла атага баланы үстерергә, сөяргә. Алла бәндәсе итеп тәрбияләргә бүләк итеп бирә» ич! Буыннан буынга килә инде бу хәл әткәй үз атасын бик сагынып, хәтта елап искә ала торган иде. Әхмәтҗан карт балаларны бик яраткан шул: үзенең унберен үстереп бетергәч, олы улының баласын тәрбиягә алырга дип сорап йөргән Кемдер аның бу үтенечен ностальгия, үткәннәрне сагыну галәмәте, дип уйлар. Сагыну да бардыр, ә иң кыйммәте: әнә шул картлар традициясен безгә дә дәвам иттерәсе иде! Мин белгәндә. Фатиха картнәй шактый олы яшьләрдә иде. Ләкин һаман да төскә-башка күркәм иде әле. туры борынлы, кечкенә авызлы, чокыр битле. Билгеле инде, старшина улына чибәрне алганнар! Картнәйнең безгә—балаларга уңай йогынтысы, һичшиксез, булгандыр димен Ике улының ике оясы — унике бала, зурлар эшкә киткәч, көн буена шул кечкенә карчык янында җыйналып кала идек. Горур, гадел, үз сүзендә нык торучы, кеше гайбәтен сату белән шөгыльләнмәүче бер зат иде ул. Аллага ышангандыр, ләкин дингә мөкиббән китмәде. Урыс белешләрен жылы искә ала иде. Карттай, халыктан недоимка жыймаган өчен, староста башы белән, урыс төрмәсеннән чыкмаган. «Атналар буе белешләрдә торырга, картка ашамлык илтергә туры килә иде».— дип сөйләве хәтердә картнәйнең Ул урысча шактый сукалый иде, шунда өйрәнгән, ахрысы Гарәпчә укый, әмма язмый иде. «егетләргә хат язарсыз» дип. өйрәтмәделәр дия иде Анын сабаклары көн саен, сәгать саен, минут саен, әкренләп канга сеңә барды Картнәй безгә: «Курыкмагыз беркемнән, жирдә нык басып торыгыз. юк-бар белән чуалмагыз. кешедән көлмәгез», -дип өйрәтә иде. Сүз әле бер эш Гамәлендә дә шуна бәрабәр иде ул. Аш-суга бик оста иде — ул оеткан каймактай катыкларның, бавырсак, печеньеләрнең тәмен әле дә телемдә тоям. Бервакыт күрше Миңлевафа әби «Кунак килсә, үз ипиебез булса да. Фатиха җиңгидән алып тора идек».— дигән иде Мин моның серен сорагач, картнәй. бер ни булмагандай. «Хәтерләмим. ләкин ипи камырына күп итеп май сала торган идем»,—диде. Бервакыт әнкәй: «Без ачлык елны Фәүзия белән бер-бер артлы бу йортка килен булып төштек Сыерлары, сарык-кәҗәләре, кош-кортлары бар иде Ач булмадык (әткәй белән аның энесе Гафур абый Златоустта такта ярып. онын, шикәрен, чәен, ярмасын алып кайта торган булганнар) Ирләр өйдә юк вакытта иной (пеиза мишәрләре сүзе, әни дигәнне аңлата) безне үз каршына утыртты да болай диде: «Мин үзем дә калын йортка, старшина Әсәдулла карт йортына килен булып төштем. Курыктым бик. Эш күп булды. Ләкин какмадылар Картларның урыны оҗмахта булсын. Бераздан йорт салып башка чыгардылар Менә хәзер сез миңа киленнәр Балаларым булырсыз. Какмам Тамагыгыз тук. өстегез бөтен булыр Ләкин шартым бар: сүземне тыңларсыз, булмастайны кушмам Урамга сүз ташымагыз Кеше генә көләр». Картнәй сүзендә нык торган. Әнкәй дә киленнәренә бик ягымлы булды (бик йомшак, авыл советы депутатын да алла урынына күргән бер татар хатыны иде). Менә алар халык традицияләре! Җәй көне картнәй йоклый торган түр якның тәрәзәләре ачык тора иде. Көтү кугач, уллары тәрәзәгә киләләр дә: «Ииәй, киленең чәй куеп калды, әйдә безгә».— дип чакыралар иде Гадәттә, ул бармый, берсенә барсам, икенчесе үпкәләр, дип уйлый иде бугай. Бервакыт картнәй бик каты авырып китте һәм озак ятты. Инфаркт булды, ахрысы. Балалары, оныклары яныннан китмәде, читтән дә кайттылар Картнәй терелде. Аннан соң да чирек гасыр чамасы яшәде Минемчә, аны балаларының игътибарлы булуы аякка бастырды. Их. шул күркәм гадәтләрне бүген дә көчәйтәсе иде... Татар халкының бик затлы гореф-гадәтләренең тагын берсе — гыйлем эстәү, укуга омтылыш Бик күп диннәрдән аермалы буларак (бездә бервакытта да инквизиция булмаган), иң зур галимнәрне утта яндырмаганнар, алты миллион кешенең башына җитмәгәннәр, исламның һәр аяте диярлек белемне, гыйлемне мактый Фән мине рисвай итәр, дип курыкмый. Шул нәрсә татарның канында булган. Авылымда ишеткәнем бар: «Бөтен кешене укырга-язарга Гайнелхәят мөгаллимә (әнкәйнең өнисе) өйрәтте» Безнен авылда Земская школа да булган (аткай шуны тәмамлаган). анда булачак күренекле шагыйрь Михаил Львовның «әтисе Дәүләтша абый, әнисе Гөлжиһан апа (анын кабере безнен авыл зыяратын- да) Габитовлар укытканнар Хәллерәк кешеләрнең балалары шул мәктәптән сон Златоуста гимназия тәмамлаганнар. Алар арасында әткәйнең Шакир Галим. Сабир абыйлары. Газиз тигән энесе дә гыйлем эстәгән (очесе дә гражданнар сугышында юк булган). Шуна күр.» районда беренче урта мәктәпнең безнен авылда ачылуы табигый саналган Чонки укытуның традицияләре яшәгән ШУЛ авыл мәктәбе утыздан артык фәнни хезмәткәр, дистәләрчә дәүләт эшлеклесс. хәрби белгеч үстерде Алар арасында күренекле тюрколог, профессор, филология фәннәре докторы. Татарстан Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Фуят Ганиев тә бар Татарстанның халык артисткасы Зилә С онта ту длина да бездән Болар куанычлы мисаллар. Ләкин com ы елларда зур үсешләр күренеп тормый Шуның бер сәбәбе туган телне санга сукмау Мәктәпне башкорт мәктәбе дип (ә Башкортстанда бу чир бик көчле идет игълан итмәсеннәр очен. урысча укытуга күчкәннәр Ә кадрлар, мохит шул ук Бу бәла безнен мәктәпкә генә төшмәгән Телне бетерүнең күп ысуллары арасында иң сынап аннарынын берсе ют ары белемне башка милләт телендә укыту Керү имтиханнарын урыс телендә үткәрү, вузларда укытуны да шул ук телдә генә алып бару Моның нәтиҗәсе күз алдында Урысларда мен кешетә 47 ют ары белемле үт телләрендә укытучы Грузия. Әрмәнстанда бу сан татын да зуррак, яһүдләрдә 300 тән артык татарда 22. аларның да күбесе татар телен белмәүчеләр Ьилт сле. өстән дә шуны тукын горгач. тагар ата-ана мондый нәтижә ясый. «Татар теле кухня очен генә ярый икән, балаларны урыс мәктәбендә укытырга кирәк- Шуның аркасында Казанда татар мәктәпләре, балалар бакчалары бетте Хәтер хәлне бераз юлга салу очен кайбер чаралар күрелә. Ләкин бетергәнне тергезү кыен н«>рс ты I Н.-К Т.ТН күп нилотәннәр Матур йорт тар. кара пы.зар са н.om.ip к юре «штык сих жнлтәрү машина тары аттан Олботта. күрше \ тыныч тык бирмәгән һәм ( i.i тин «разнарядкасын - тутырх .••• >■ • т арын һогы мата озаттыртаннар. аттыртаннар Ә бит беркемгә лә хәлле тормыш үтеннән- үзе килмәгән. Әткәй Елдырхан бай хакында (Бөгелмә Я1Ы гагары) болай дип сөйләде: «Кунакчыл иде бик Гадәте шундый булган: кунаклар уянганчы, тозакларын карап, төлке, куян алып кайта торган булган. Өлкән яшьтә булуына карамастан, чаңгыда йөргән». Ә теге әләкчеләр дөнья сәхра. жир күп булган урында мал тотарга иренгәннәр. Көздән үк үзләрен «урыска сатып», он, бәрәңге алганнар. Иртәгесе турында: «Ат уйласын, аның башы зур», дип кенә караганнар Миңа шундый бер кешенең өендә булырга туры килде. Койма, капка, амбар, бәдрәф, болдыр дигәннең эзе дә юк. Йөгереп чыгалар да, әйдә кар өстенә... Өй бүрәнәләренең башларын йомычкага дип, чутлап бетергәннәр Өйнен түбәсе тузган. Ә тирә-юньдә юкса тайга урманы, иксез-чиксез кырлар.. Сугыш вакытында шундый ике кеше хәер сорап йөреп башкорт мунчасында үлделәр. Ә бит жәен гөмбә, җиләк, кымызлык жыйсаң да үлми калырга була иде. Халык шулай эшләде дә Шул батраклар кавеменнән безнең күршедә бер апа бар иде. Кеше бәрәңге утырта, ә ул — юк. кешегә эшләп йөри Ачуланалар: «Дүрт балаң бар, ни уйлыйсың?»— диләр. Орлык биреп, көчләп диярлек бәрәңге утырттыралар. Аннан соң ул бәрәңгенең төбен өйми теңкәңә тия. Мин ул апаны ялкау дип тә әйтмәс идем, ләкин аның дөнья көтәргә күңеле ятмый иде... Игенче бик кызык кеше бит ул: эшкә өйрәнсен дип. үзенә мәшәкать булса да. баласын бергә йөртә. Хәтерлим: станциягә ашлык ташучы абыйлар, егылып төшмәсен дип, улларын ашлык өстенә бәйләп куялар иде. Болар атка утырып мәгънәсез йөрү түгел, бала күңелендә хезмәткә мәхәббәт орлыклары чәчү. Телевидение тапшыруларын караганда, мин аларның шундый берсенә әһәмият бирдем: инглиз карты остаханәсендә өй кирәк-яраклары — урындык, гөл савыты, ипи кунасы ясый. Аның янында кечкенә бала — оныгы яки оныгының улы. Ул да кечкенә пычкысы белән такта телә. Чүкече белән кадаклар кага. Карт: «Икәү булгач эшләр ничек яхшы бара»,—ди. Малай шатлана. Бу — бик әһәмиятле. Малай да бабасының хәрәкәтләрен кабатлый. Шулай, бүреләр, төлкеләр дә балаларын ауга өйрәтә. Ә без нишлибез? Кешесенә карап. Авылдан бер ана хат яза «Улым сигезенчене бетерде Арыгандыр инде. Бригадир тынычлык бирми, кеше җитми, дип эшкә чакырып, теңкәгә тия. Кеше булмаганга без гаеплемени, шәһәрдән чакырсыннар» Бу ана киләчәгенә чокыр казый дияргә була... Кайбер аналар кызларын «шәһәр тормышына» гына әзерлиләр. Янәсе, авылда үзебез интеккән дә җиткән Шул кызлар Казанда трамвай йөртә, телләрен яшереп, кибетләрдә сату итә. Торырга урыннары юк. кайда эләксә, шунда яшиләр, начар юлга кереп китүчеләре дә җитәрлек Авыл тормышы җиңел түгел анысы, ләкин анда әле берәүнең дә эштән үлгәне юк. Бөтен нәрсә үзеңнеке, таза-пакь, мең кеше кулы аркылы үтми. Эш майлы ботка түгел, дип борынгылар дөрес әйткән. Үзбәк тә хезмәтне «михнәт» дип атый. Ләкин нормаль кешегә эш — ихтыяҗ ул. Совет педагогикасы, «акча баланы боза» дигән хакыйкатьтән чыгып, яшүсмерләрне эшкә тартмау теорияләрен уйлап чыгарды. Баланың эт үтереп, кош ояларын туздырып, агач сындырып йөрүләре аны бозмый икән дә. акчалы эш боза икән Менә сиңа мантыйк! Иранда кечкенә балаларның палас өчен җеп эрләүләрен күрсәттеләр. Ә Англия, Алмания кебек бай илләрдә балаларның җәй көне акча эшләп, үзләренә кирәк әйберләрне алуларын яшерделәр Мин сугыш вакытында балаларның бик авыр эшләр эшләвен үз күзем белән күреп, үзем татып үстем. Алар белән хәзер дә күрешәм Барысы да исән-саулар. Шулай булмый, эштән кем үлә, ди. Аракыдан, тәмәкедән үләләр —анысы бар. Татарга хас тагын бер сыйфат — дуслык, үзара аңлашып яшәү. Бу хакта әллә никадәр җырлар, мәкальләр, такмаклар, әкиятләр бар. Яшь буынны дуслык рухында тәрбияләүдә аларның әһәмияте зур Ислам, һәммә кеше Алланыкы, шуңа күрә үзара дус булыгыз, дип өйрәтә Нигездә безнең халык ачык йөзле, кунакчыл, башка халыклар белән дә тату яши К Насыйри. Г Тукайның урыслар белән дуслык хакында әйткәннәре дә һәркемгә билгеле булса кирәк. Үзбәк халкына бөек Галишир Наваи иҗатын якташыбыз профессор Габдрахман Сәгъди табып бирде Төрекмәкстандагы беренче республика газетасына нигезне шулай ук татар кешесе— Гафуров салган Казагыстанның һәм Урта Азия республикаларының урта һәм югары уку йортларында эшләүче татарларның саны аеруча зур Шулар арасында күренекле тюрколог. «Идегәй» дастанының иң тулы вариантын язып алган Нигъмәт Хәким дә була. Ул Ташкентта берьюлы ике вузда — аз саплы төрки халыкларын агарту һәм үзбәк хатынкызлары институтларында берничә фәннән сабак бирә. Гомумән. Казагыстан, Урта Азия илләрендә милли кадрлар әзерләү өлкәсендә татарлар керткән өлешнең зур икәнен М. Әуәзов, С. Муканов. Ь. Кирбабаев кебек күренекле язучылар да әйттеләр Башкорт халкына беренче «Әлифба» китабын татар зыялысы Аюханов төзеп бир» Башкорт мәдәниятен, әдәбиятын, жыр сәнгатен үстерүгә М Гафури, Ш Бабич. С. Кудаш. А Таһиров. Ә Вәли. Д. Исламов. С Габәши. Н Сабитов. Б Гайсин. Ф Кудашева кебек күренекле татар зыялылары искиткеч зур өлеш керттеләр Кайбер башкорт туганнар моны «оныту» сәясәтен алып барсалар да. дөреслекне яшерен булмый Татарлар элекке СССРнын барлык төбәкләрендә яши Аеруча күп тупланган урыннары Казатыстан. Урта Азия. Башкортстан. Чиләбе. Свердловск. Төмән. Кемерово. Пермь. Омск. Томск. Иркутск өлкәләре Күрше республикаларда да милләттәшләребез яши. Егермедән артык чит илдә туганнарыбыз тормыш көтә Кайда тына яшәмәсеннәр, башка халыклар белән дустанә кон итәләр Кызганыч ки, телләре, тарихлары, диннәре, гадәтләре белән үзара якын тагарлар белән башкортлар арасында кайбер аңлашылмаучылыклар очрый Чынлыкта исә моңа төпле сәбәп юк Урыс сәясәтчеләренең «суны болгатуы» гына сизелә Хәзер бу ике республика арасында дуслык, үзара ярдәмләшү турында килешү төзелгәч, хәл уңай якка үзгәрер дигән өмет туды. Ике республика да бик зур табигый байлыкларга ия. халыклары тырыш, җирләре уңдырышлы Бу икс халык кулга тотынышып, алга атласа, искиткеч зур уңышларга ирешәчәк. Кайберәүләр, бит- рәк тә империячел даирәләр, моңардан бик курка. Аларта шатланырга мөмкинлек бирмәсәк иде Татар авылына барып төшүең була, сине шундук чәй эчәргә чакыралар Ай-васна карамыйлар, алып китәләр. Мин үзем хәмер эчми.м. тәмәке тарт мыйм Тәкъдим итсәләр дә. якага коймыйлар «шайтан суын» Ә күңелле гәпләшү дәвам итә. Әткәйнең сөйләгәнен әле до хәтерлим «Колхоз чыкканчы, кунаклашу бик таралган иде. Бу бигрәк тә кыш көннәрендә күбәя иде Авылмын бер очыннан икенче очына кошовкага атыңны җитеп, хатының белән кунакка барасын Үзен дә, атың да бер атна кунак буласын. Шунда бик күн тормыш мәсьәләләре уртага салып тикшерелә, күпләре хәл ителә иде» Әле мин дә хәтерлим, авылга кайтуын була, сине чакырырга дин. чиратка салалар Әнкәй үпкәләп тә ала «Сине өйдә күрен калып та булмый», ди Татарларның кунакчыллыгы хакында Казан университеты профессоры Карл Фуксның язганнары ла уйландырырлык Ләкин нитәдер, соңгы вакыт тарла бу күркәм гореф-гадәт онытыла бара. Хәтта туган туган белән йорешми Бөтен хасиятләре байлык туплау да. шәһәрдә яшәүче балаларына ашамлык төяп • озату, оныкларына бүләк алу Сәбәп шунда кебек бөтен нәрсәне «файдалы- фандасыз» бизмәне белән үлчиләр Тәрбиягә бәйләнешле мосмлөләр. әлбәттә, тот арыда әйтелгәннәр белән генә чикләнми Алар да. тормышның үзе кебек, иксез-чиксезләр. Без барыбыз да «коммунистик тәрбия» дигән илсез-җирсез. ага-анасьи тәрбия концепциясенең корбаннары Бу өлкәдәге мәсьәләләрне өр-яңадан карап чыгасы, ул тәрбия «калыпларыннан» канын баш тартасы, котыласы бар. Методика! а тукталуымның бер сәбәбе әнә шунда. Тәрбия турында сөйләгәндә, һәр баланын, кешенең кабатланмас шәхес үзенә генә хас үзенчәлекле жап иясе икәнен онытмаска кирәк Берәүгә яраган икенчегә бөтенләй бармаска мөмкин Бу принципиаль мөһим нәрсә Фән. һәркемдә миллион кешенең каны бар. ди. Менә \ г кайда геннар механнгмынын сере... Тормышта шактый сш күзәтелә торган «феномен» бер ага-анадан тучан, бер гаиләдә микро мохит тә тәрбияләнгән балалар ди төрле була Бу нормаль күренеш һәм моның өчен күршегә шикләнеп карыйсы юк Гик шуны онытмаска КНрәк: тәрбия эшен бала тугач та башларга кирәк Сугыш вакытын.та Ленинград галимнәре ата-анасы» ка нан ггкс атналык балаларны бер төркемгә җыеп, фәнчә бөтен шартларын туры кигереп гәрбня кыла башлыйлар Бу эш сугыштан соң да дәвам итә. Нәтиҗә ярыйсы буда Ләкин гашмнәрнең мен бер нәрсә пошыра арадан берсе башкалардан нгакгын нык аерылып юра Сәбәпләрен эзлиләр Һәм табалар да: әлеге бала төркемгә дүрт атналык бу тын иәккән икән, ягыш аның «тормыш тәҗрибәсе» ггкс атнага артыграк булган1 Икенче бер мөһим як геннар, нәселдән тек алшартлары, сәләт, галантлар мәсьәләсе Коммунистик тәгълимат ничек кенә боларны танымаска тырышса да. әллә НИН ш чара lap күрсә лә. нәсел сыйфа! тарын, геннарны юкка чыгарып бул мын ВКП(б) Үзәк Комитеты 1936 елның 4 июлендә «Халык мәгарифе комие сариаты системасында педалогик бозыклыклар гурыкда» дигән карарын чыгарды һәм сәләтле балл игр белән конкрет шөгыльләнүче кафедраларны юк итте Янәсе барлык балалар да бертөрле, нәселдәнлек, биологик башлангыч төшен чәсе бары юк сүз генә. Ләкин шунысы хак: балалар сәләтләре, дөресрәге, сәләт алшартлары буенча төрлеләр, һәрбер сәламәт бала нәрсәгәдер сәләтлерәк була: оештыру эшенә, ижат итүгә, берәр һөнәргә һ. б Аңарда шуларның алшартлары була. Шул сәләтне үстерергә, балаңның нәрсәгә омтылышы бар икәнен иртәрәк белеп, шул юнәлештә тәрбияләргә кирәк. Бу шулай ук бик мөһим. Эш шунда ки. мәсәлән, музыкага, әдәби ижатка сәләт алшарты булмаса. күпме тырышсаң да уңышка ирешмәячәксең. Әмма шунысы үкенечле: еш кына күзәнәгенә сәләт яралгысы салынса да, уңай шартлар тудырылмау аркасында, бала тиешенчә үсми кала. Сәләт, аның алшартлары гына түгел, темпераментны гына алсак та, балаларның ни өчен төрле булуын күзалларбыз. Вузларның «Психология» дәреслегендә мондый мисал китерелгән: холерик, сангвинник, меланхолик, флегматик дүртәүләп бер театрга барганнар, әмма спектакльгә соңга калганнар Үзләрен ничек тотканнар соң алар? Холерик дөнья кубарып ызгыша башлаган, «Сәгатегез дөрес йөрми, мин соңга калмадым»,—дип кычкырган. Сангвинник, соңга калуын белгәч. тиз генә галеркага узган, тәнәфестән соң үз урыныма төшеп утырырмын, дигән. Флегматик тыныч кына буфетка кереп киткән, тамак туйдырып алыйм әле. ашарга өлгермәгән идем, беренче пәрдәдә барыбер әллә нәрсә булмый», дип уйлаган. Меланхолик: «Гомеремдә бер мәртәбә театрга дип чыккан идем, анда да бәхетем булмады»,— дип кәефсез генә өенә кайтып киткән. Балаларның яшь үзенчәлеген истә тоту да мөһим Әмма бу — аерым туктауны таләп итә торган бик житди мәсьәлә һәм ул — киләчәк эше. Тик шуны гына басым ясап белдерәсем килә иң авыр, катлаулы, каршылыклы чор — яшүсмер чак (11 15 яшьләр). Бу вакытта кешене «шайтан алмаштырып куя» Әмма бу дәверне сикереп үтеп булмый. Өлкәннәргә түзәргә, үзеңнең дә шул чорны үткәрүеңне искә төшерергә кирәк. һәм соңгы сүз. Әгәр без. чыннан да. балаларыбызны инсафлы, кешелекле, эш сөюче шәхес итеп тәрбияләргә, үз асылыбызга кайтырга телибез икән, ислам кануннарын аякка бастырырга туры киләчәк. Чөнки татарның иң әһәмиятле, тормышчан традицияләре ислам нуры белән өретелгән.