Логотип Казан Утлары
Шаян хикәя

Йөрәккә — ачкыч

 Халык бик начарланды бит әле. җәмәгать, тел кашырга ярата Берәр нәрсә теленә кердеме, өзелгәнче шуны чәйни. Менә минем дә «Хатын аеручы Гафиятулла» дигән данымны тараттылар Соң, ул хатын аеруларның сәбәпләре бар бит югыйсә. Лыгырдап йөрүен йөриләр, ә менә аңларга теләмиләр. . Беренче хатыннан башлыйк Өйләнешеп, пар сандугачлардай гына яшәп ятканда, миңа җир участогы биреп куйдылар. Менә шунда өй әмәлләргә кирәк иде Моның бик тә зур эш икәнен башына төшкәннәр генә белә торгандыр. Менә кайда икән ул мәшәкать дигәннәре! Алай да. анда чаба, монда йөгерә торгач, бүрәнәләр юнәттем Өйне әнә шул бүрәнәләрдән бастырып куярга иде исәп. Берсе— үземә, икенчесе - хатынга булыр, дип ике балта сатып алдым Мондый авыр заманда бу эшкә кеше яллап булмас, мин әйтәм. ыштансыз калырбыз... Килдек бакчага Менә шулай, шулай, җанкисәгем, дим хатыша. менә сиңа балта, уч төпләренә төкерешеп, шушы йортны салып куйыйк әле Авырлыгы да, рәхәте дә үзебезгә булыр. Менә шулай тәмле тел белән, йомшак кына итеп әйттем Чөнки хатын-кыз белән ничек сөйләшергә кирәк икәнен беләм мин! Хатын-кыз йөрәгенә ачкыч таба белергә генә кирәк! Суздым мин карлыгачыма балтаны. Күрсәгез иде. нинди балта бит әле! Күршем чәч алырдай итеп кайрап бирде! Хатын бал ганы кулына алды да әйләндерә-әйләндерә карарга кереште Әйтерсең, гомерендә күрмәгән нәрсәсе! Шулай гаҗәпләнеп карап-карап торды да атып ук бәрде балтаны. Мин кулыма балта тотып, бура бурар өчен чыктыммыни кияүгә0! Ирләр эше ич бу! дип. елап та җибәрде җанкисәгем. И-и. болай эш бүлә башлагач, булмады инде бу, дим эчтән генә Булырга охшамаган Хәзер бездә, монысы ир-ат эше. монысы хатын-кыз эше. дип аерып торасы юк. Барыбыз да тигез хокуклы ич! Күпме генә аңлатып карасам да. карлыгачымны кулына балта алырга күндерә алмадым Йә. әйтегез, мондый хатын белән ничек тормыш итмәк кирәк’’! Менә шуннан соң. үлеп яратсам да. аерылышырга туры килде. Хатынның икенчесеннән дә уңып булмады Шулай беркөнне ванна бүлмәсеннән атылып килеп чыкты бу. Ни булды, - мин әйтәм. — нигә шулай очынасың? — Безнең ванна торбасы ага икән ич. Гафиятулла! Тизрәк берәр чарасын күрергә кирәк, астагы фатирны су басуы мөмкин.— ди бу миңа Монысын аңлыйм, дөрес борчыла, кәнишне Тик хәзер кимчелекне күрсәтүчеләр. жи гешссзлекләргә бармак белән төртүчеләр бик күбәеп китте бит әле. җиң сызганып, эшләргә атлыгып торучы гына юк. Безгә менә шунысы кирәк аның хәзерге заманда! Андый-мондый нәрсә күрдеңме, тот та эшләп куй син аны. алай бик акыллы икәнсең. Менә булырсың кеше! Карлыгачыма әнә шундыйрак фикер әйттем. Х Юкка чәчрәп йөргәнче, ал да эшләп-ясап куй әле шуны, җанкисәгем. дип тә өстәдем Җайлап, йомшак кына игеп әйттем. Чөнки хатын-кыз белән ничек сөйләшергә кирәклеген яхшы беләм. Алар, күгәрчен гөрләгәндәй, йомшак тавыш белән әйткәнне яраталар. Балконда сумалалы бау булырга тиеш. Тыгызлагыч тимере дә. чүкеч тә шунда, дип күрсәтмә дә бирдем хатынга Эзләп, вакыт уздырмасын, мин әйтәм Шулай дип әйтүем булды, нишләптер тораташтай катты да калды минем карлыгачым Керфекләрен челт-челт иттереп, тик мина карап тора — Бу синен зш. ал да тыгызла! Минем зш юу. җыю. пешерү, диде ул аннары Монысы белән дә аерьглырга туры киләчәген менә шул минутта аңладым. И-и, дим эчтән генә, болай үзара эш бүләргә калгач, булмый инде' Икен дә бер уй белән яшәмәгәч, тормышмыни ул?! Өзелеп яратсам да. нишләмәк кирәк Хак тәгалә бергә-бергә яшәргә язмаган, күрәсен Өченче хатынны.. Тукта, анысы белән араны ни өчен өздем сон әле’’ Ә-ә. хәтерләдем! Эш болай булды Беркөнне шулай безнең авыл шоферы килеп керде. Әни анын артыннан ике капчык бәрәңге биреп җибәргән икән, рәхмәт төшкерс! Хәзерге көндә монын нинди байлык икәнен әйтеп горасы да юктыр Телевизордан «Ну, погоди!» дигән мультфильм карап утырган чагым иде Күргәнегез бардыр, биик кызык нәрсә бит! Шуңа күрә ахырына гнкле карап бетерәсе килде Ике генә капчыкны хатын үзе дә алып менәр әле. дим эчтән генә. Алып мен инде шуларны. бәгырем! дидем мин карлыгачыма Кычкырмадым, магур гына, йомшак кына итеп әйттем Чөнки хатыннар белән сөйләшә беләм мин Йөз чакрымнан арт ык җир үтеп ишегалдыбызга килеп җиткән шул «кыр тәкәләрен» шатланып кына алып менәсе инде югыйсә! Берәр юньле хатын булса, кушмыйча да чыгып чабар иде Ә минеке юк! Идән юып яткан җиреннән чүпрәген тотып бәрде лә. ике кулын биленә куеп, мина текәлде Күзләре ялтйолт килә, минсиңайтим. Шулай афишага баккан кәҗәдәй карап карап торды да Унлап кара әле. ахмак, бу синен эш гүгсл микән? Бишенче катка капчык ташырга, әллә мине үтсз дип беләсеңме" диде Менә бит нинди хатыннар да очрый дөньяда! Кеше алдында сиңа шулай дип торсыннар әле! Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрсен Якташым шуны авылга кайтып сөйләсә?! Адәм ыегырамы бит И-и. дип уйладым эчтән генә, монысыннан да уңмадым Аерылышам! Дөньяда җүнле хатын-кыз беткәнме әллә?' Үз тиңемне тапмый калмам әлс! _ Озак иләргә туры килмәде, таптым бит. әй! Дөрес, монысы үземнән бераз олырак яшыә Анын каравы, ярата да. соя дә белә, йомшак телен дә жәлләми Яратуы көчледер, күрәсен Гел үз янында гыгга тотар иде инде менә Хәтта кичләрен эштән каршы алырга кил.», бәгырькәем Унга да. сулга да кагылмыйча туп-туры өйгә кайтабыз «Сагындым», ди. Дөрес, тайпыласы килгән чаклар бар, әлбәттә Кайчак сыра эчәр! ә до кат ыласы килә Ләкин юк' «Сыра бавырны черетә» ги хатыным Анысы дөрестер дә. Әллә ниткән церроз дигән авыру турында үземнең дә ишеткәнем бар Аннары хатынымның монысы чисталыкны бик ярата, кәиишне Шуңа күрә арыгым, дин тормыйм, сон дип тормыйм, эштән кайтып керүгә, һәр кич саен идәнебезне юарг а туры килә Йок тарт а үзебезгә рәхәт булыр», ди сандугачым Дөрес әйтә, рәхәтлеген шундук сизөм кайбер көннәрдә идәнне юып бетерүгә, сабый бала шикелле йоклап китам. Тор. арысланым, ашарга берәр нәрсә әм.т г гә инде, дип үбеп гә ала әле шунда Торам, яныңда шулай диеп хәләл җефетен бнеп торганда, ничек йоклап ягасын ди? Әй. үлә инде мин пешергәнне яратып Дөрес, әле анын белән канышканчы үзем дә берни пешер» белми идем Рәхмәт төшсен, иренмәде. өйрәтте Шуның аркасында хәзер бик күн нәрсә эшли беләм Керен дә юам. үтүклим дә. Хәтта кайчанга вактөякне ямшгп ыргаларга да гуры килә Етст кешегә җитмеш горле һөнәр л.» аз, тигәннәр бит Кыскасы, пар күгәрченнәрдәй чөкердәшеп торабыз шушы хатыным белән Кеше гәр көн гошер тек минсиңайтим Әйтәм бит. хатын-кыз йөрәгенә ачкыч таба белом, тип