САУМЫСЕЗ, ТАТАР ГЕНЕРАЛЛАРЫ!
Татар халкыдай сибелгән, төрле төбәкләргә һәм илләргә чәчелгән халык сирәктер Тарих тегермәннәрендә рәхимсез уалып та. милләт буларак үзен бүгенге көнгә кадәр ничек саклап кала алган ул? Әгәр уйласак, бу хакта аерым мәкалә язу кирәк булыр иде. Дөрес анысы, тарихыбыз, ачы язмышыбыз, табу һәм югалтуларыбыз хакында фәндә инде байтак язылган. Ә менә татардан чыккан хәрбиләр турында юньле-башлы мәгълүматны без гиз генә таба алмабыздыр, мөгаен Юк андый хезмәтләр һәм Совет хакимияте чорында алар була да алмас иде. Әйтик, патша армиясендә татардан чыккан генераллар булганмы, булса ничәү? Шәхсән, мин үзем андый фактларны белмим диярлек. Ләкин кайбер нәрсәләр хакында укыган-ишеткәнем бар күренекле полководецлардан Суворов (Сувар нәселе). Кутузов (Котдусов) адмирал Нахимов (Нәгыймов) нәсел-нәсәпләре ягыннан төрки-татар затлары икән . Ьик ихтимал дип саныйм Чөнки дәүләтчелеген югалткач, татарның исән калган, йогынтылы нәселдән булган зыялы вәкилләре алдында ике генә гол кала: йә ахыргача бөлгенлеккә төшү, яисә ныгып килгән рус самодержавиесенә ирексезләп хезмәт игү. Акыллы башлар кайда да кирәк ан- дыйларны. әлбәттә, хезмәткә алырга тырышканнар. Менә шундыйлар нәселеннән акрынлап күренекле хәрбиләр чыгуы һәм аларның тора-бара рус мө- хитсндә «эреп», фамилиясе-ние белән «урыслашып» китүе гарихи яктан аңлашыла. Ярый, инде якындагырак елларга әйләнеп кайтыйк Бөек Ваган сугышы көннәрендә татар да уртак Ватанны, ягъни Советлар Союзын яклар өчен утлы җәһәннәм эченә җибәрелде Әйе. фашизмга каршы батырларча сугыша белде безнекеләр Элегрәк, безнең фәлән Советлар Союзы Геройларыбыз бар. дип мактанырга ярага идек Ә инде әлеге канкойгыч, рәхимсез сугышта ничә тагар егете һәлак булды моны безгә хәзергә төгәл санап бирүче булмады Статистика бездә халык.’ дөресрәге, хөкүмәт күңеленә хуш килердәй саннар белән эш йөр- түчән иде Батыр, куркусыз. фидакарь дип йөртелгән халкыбыз арасыннан ул дәһшәтле елларда, минем белүемчә, нибары дүрт-биш татар генералы бар иде Гани СаФиу I иш Фатих Ь\ ШТОВ Як\б Чанышен. Хәбиб Ганиев. Зәки Ког ггш Белмәссең әл гә талантлы х^тронтәрсосз генофонды“шунын белән чикләнгән иде ул чакта, әллә инде «хәтәр» дип тамга салынган татарны үстермәскәрәк тырыштылармы? Соңгы фаразыбыз дөреслеккә күбрәк туры килә дип уй гыйм Әйдәгез, хакыйкатьне таныйк СССР дип аталган элекке державага без хәрбиләр дә. хәрби бу гмаганнар да тугрылык белән хезмәт игә килдек Бүтәнчә мөмкин гүгс г и гс Инде дә сүзебез хәрбиләр тнрәсендәрәк бара икән, табигый бер сорау гуа «күкрәп-* яшәп ягкан Совет гар Союзы биләмәсендә ничә гагар генералы үсеп чыкты икән соң’ Элегрәк бу сорау белән кызыксына башлаган кешене, «мн гтәгчс» мөһере сутын, бик гиг генә юлдан алып ташларлар иде Бүген исә чынбар гык бөтенләй бүтәнчә ясалма юл белән төзелгән СССР тарка г ды. тоталитар режим сүгелде, шуның җимерекләре аегыннан күтәрелгән япьяшь. Т әмма борыш ы тарихлы дәүләтләр мөстәкыйльлек юлына аяк басты. Татарстан Республикасы да. табигый ки. мөстәкыйльлек юлын сайлады Инде хәзер яңача шартларда «ничә татар генералы бар икән сон?» дигән сорауга ачыктан-ачык җавап бирү мөмкинлеге ачылды Хәер, монда бармак бөгә-бөгә хәрби эшлеклеләребезне барлау, аларныц төгәл санын ачыклау төп максат түгел. Мәсьәләне болай гадиләштерү дөрес булмас иде. Мәсьәлә шунда ки: тарихы, яшәеш гореф-гадәтләре төрле булуга карамастан, империя киңлекләрендә 'бертөслерәк» яшәүгә дучар ителгән халыкларның. ниһаять, милли үзаңы уянды! Милли горурлык, үз халкыңның язмышын аңларга тырышу хисе өскә калыкты Шулай булгач, тарихларда тирән эз калдырган татарның да рухи туплануга, үзара җыйналып аңлашуга омтылышы гаҗәпмени’’ Мондый хис-омтылыш хәрбиләр арасына да үтеп кергән икән, бу күренеш бары хуплауга лаек. Аңлашылса кирәк, татар хәрбиләренең очрашуын абруйлы, йогынтылы кеше генә оештыра ала иде Безнең исә андый кешебез бар: ул Союздагы төркиләрдән беренче буларак армия генералы дәрәҗәсен алган кеше, хәрби фәннәр докторы, академик Мәхмүт Әхмәтдин улы Гәрәев. Бүгенге көндә Рәсәй Оборона министрлыгында хәрби киңәшче. Ягымлы карашы, үз халкына мәхәббәте белән генерал киемнәреннән дә өстенрәк торган бу шәхес узган ел Казанда үткәрелгән Бөтендөнья татарлары конгрессында катнашты һәм саф татар телендә чыгыш ясады Президентыбыз, дәүләт җитәкчеләре һәм аксакаллар белән Каен урманлыгында халкыбызның иң күренекле бәйрәмен — Сабан туен карады. Менә шундый кешенең татар хәрбиләре җыенын оештырудагы роле аңлашылса кирәк Очрашу Мәскәүдә булачак. Әлеге очрашуга Казаннан дүртәү сәфәр чыктык: отставкадагы генерал-майор Гайнулла Шакиров. «Татар-информ» агентльп ының генераль директоры Гомәр Богданов. журналист Нургали Булатов һәм мин. Иртән ••Татарстан" поездыннан төшү белән безне яшь. чибәр, ачык йөзле полковник Васил Вәгыйзь улы Шәрипов каршы алды. Авиация кешесе икәнен әйтеп торган хәрби кием бик тә килешле үзенә. Очучы буларак, заманында ул байтак кына стратегик бомбардировщикларны һава киңлекләренә алып чыккан Бүгенге көндә Генеральный штабта фәннитикшеренү эшләре белән шөгыльләнә. Тагын да күнеллесе — якташыбыз икән Балык Бистәсе районының Юлсубино авылында туып үскән. Өстәвенә, шагыйрь Равил Фәйзуллинның авылдашы, сабакташы... ■Бер парта артында утырып укыган, бер чирәмдә уйнап үскән татар егетләренең кайсы шигърияткә, кайсы авиациягә китеп барган икән •■ дип уйлап алдым шул мәлдә (Җәяләр эчендә булса да әйтеп китим, болай уйлавымның үзем генә белгән сәбәпләре бар 1946 елгы бертуган абыем хәрби очучы иде. япь-яшь лейтенант килеш самолетта янып һәлак булды...) Фатир ягыннан мәшәкатьләр булмады, без Генштаб кунакханәсенә урнаштык Кичке яктарак Санкт-Петербургтан тагын дүрт кунак килеп төште вицеадмирал Марс Җамал улы Искандеров; генерал-лейтенант Мөнир Хәлил улы Кулахмеюв. генерал-майор-инженер. РФ Академиясенең Информатика һәм автоматлаштыру институты директоры Рафаэль Мидхәт улы Юсупов, генералмайор Марсель Мотыйгулла улы Әһлиуллин Билгеле инде, туганнарча күрештек, таныштык. шундук чәй хәстәренә керештек Ул көнне кунакханәдә ни сәбәпледер буфет эшләми иде Шулай да Казан һәм Питер кунакларыннан уртак табынга байтак күчтәнәч куелды. Чәй янында үзеннән-үзе җанлы әңгәмә куерып китте. Питер кунаклары, аңлашылса кирәк, беренче сүзләреннән үк Татарстан турында сораша башладылар. Аларны бездәге сәяси һәм икътисади хәлләр кызыксындыра II IC Болар ашказаны темасыннан ерак китә алмаган икән, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз Юк. зур темалар хакында да зурдан кубып әңгәмәләштек. Сезнең дәүләт җитәкчеләре. Татарстаннан икенче Кувейт ясыйбыз, дип әйтәләр икән Дөресме бу? - дип сорады чал чәчле генералларның берсе. Ил башындагыларның рәсми төстә андый белдерү ясаганнары юк. дидем мин. үзем белгәннәр кадәресенә таянып. - Әмма бу фикер митингларда, мәйданнарда һәм шулай ук көндәлек матбугатта еш әйтелә килә Бу фикердә тирән дөреслек бар. Татарстан, чыннан да. зур нефть запасларына ия һәм ул аны дистә еллар буе. бушка диярлек, һаман Россия кесәсенә агыза килде Инде менә үзендәге табигый байлыкларга үзең хуҗа булыр коннәр җитте. Шуны эшли алабыз икән, бу — чыннан да. Татарстан халкы файдасына булачак Моның өчен бары вакыт кирәк. — Ә Россиягә нефть барыбер биреләчәктер ич? — Әлбәттә Ләкин үзара тигезлекне тәэмин итәрдәй килешү, сөйләшүләр нигезендә Җае чыгып, хәрби кунакларга «Казан угзарымның 70 еллыгына багышланган юбилей саннарын тапшырам Укучыларыбыз хәтерлидер журнал тышлыгына Татарстан гербы сурәте урнаштырылган иде. Кызыл фонда канатлы ак барс, түгәрәк гербның чи г-читләре исә милли нәкышлы яшел тасма белән әйләндереп алынган Журналыбызны кулына тоткач та. тышлыктагы герб сурәтен күргәч тә Марсель Әһлиуллнн сокланудан балаларча куанып, ләкин олыларча җитдидек белән әйтеп куймасынмы — Менә моны безнең кительләрнең җиңсәсенә ябыштырсаң да ярый икән' Әлеге сүзләр барыбызның да күңеленә хуш килде, билгеле Елмаештык Бу теләк, фикер һәммәбезгә сүзсез дә аңлашыла иде 20 февраль конне татар генераллары-адмиралтары. ниһаять. «Президент- отель» дигән гүзәл бинада очрашуга җыйналдыларIII Исемлеккә 40 лап хәрбиләр* нең иссм-фамилияләре теркәл! ән иде Аларнын барысы да диярлек СССРнын элекке төбәкләреннән очрашуга килеп җиткәннәр Парадный формада. Я1 ьни бәйрәмчә киенгәнгә күрә, яшьме-картмы. аларнын һәммәсе матур, күркәм, затлы күренә, һәрхәлдә, генерал погоннары, чалбарда! ы буй-буй кызыл лампаслар һәм пөхтә кительләр күңелдә күтәренке бер халәт тудырды Мондый атмосфераны минем Чехов һәм Толстой әсәрләре яисә кинофильмнар аша күпмедер тойганым бар барын Әмма бү!енге вакыйгалар барысы да күз алдында бара. заман 1ына бүтән, геройлар бүтән Мәхмүт ага Гәрәев, очрашуның хуҗасы буларак, иң элек кунакларны истәлек өчен фоторәсемгә төшәр! ә чакырды Өсте гөмбәзләп эшләнгән зур. мәһабәт залның уртасына мәрмәр плитәләрдән зодиак картасының унике йолдызлыгын түшәп ясаганнар. Андый йолдызлык икән, түгәрәкнең бер өлешендә барс сурәте дә бар, билгеле. Фогогрифларның «черт-черт» итеп юшерү төренә карама стан. И! ътибарым зодиак боҗрасына, барыннан да бш рәк барс сурәтенә йотылды гына бит. шайтан алгыры' Ни өчен икәнен ашлыйсыздыр әле кичә генә без Санкт-Петербургтан килгән тагар генераллары белән республикабыз 1ср6ынла!ы барс турында сөйләшкән идек. Алар безнең гербтагы гарнхи символны бик гә ошаттылар, яраттылар. Бу очракта кем һәм ни өчен шулай ясагандыр, белмим, әмма зодиактагы кара барс шулкадәр ябык һәм шөкатьсез иде, мин аны ннчек1ср кызганып куйдым Ни канаты юк. ни гайрәте сизелми тегенсн Ярый, хыялый бу чигенешне читкәрәк куеп торыйк булмаса Ә менә бина эчендәге гүзәллек, архитектура казанышының соклан:ыч үрнәкләре, чебен гаеп егылырдай изеп шомартылган мәрмәр баскычлар, андагы затлыкс тәмнәр, диварларның сәнгатьчә бизәлеше, тирә-юньдә яшеллекнең табитый бер төстә балкый утыруы һәм башкалар болар бар да искиткеч гаҗәп һәм күңелгә хуш килердәй манзара иде. Биредә үзеннән-үзе әдәп, югары культура һәм ихлас мөнәсәбәтләр сорала кебек Бу әллә ничә Kai ты йортта. бәлки әллә ничаклы сәяси уеннар хәйләләр ипләнәдер (Мәсәлән, матбугат хәбәрләренә караганда, март га андагы банкет залларының берсендә «законлы карак тар» ү 11 «ренен җыенын ү г карт «ишәр г Әмма без ихластан, яхшы ния) белән җыйналдык Шунысы кыйммәт дип саныйм Фогосурәгкә төшкәннән соң кунак залына үтгек Наганны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән очраш у-мәҗлес не татар телендә кереш сүт белән Мәхмү г ага Гәрәев ачып җибәрде Аннары сү з Гатарстан Республикасының втшс-презнде нгы Василии Лихачевка бирелә Ул Татарстан халкы һәм аның Президенты Минтимер Шаймиев исеменнән очрашуга җыйна нан тагар хәрбиләренә үзебезнең Чистайда эшләнгән «Командирские» сәгатьләре тапшыра Моның мәгънәсе бик тирән дип аңладым дәрәҗәле командир tap Казан вакыты белән Мәскәү вакытының бер замандарак .пышын туслык тынычлыкның кыйммәтен. корал белән шаярыр!а ярамас п.нын һәрвакыт 1 оеп-енземләп г орырга тиешләр' Барс гшэнем сәхнәгә яна ган бер тапкыр калкып чык!Ы «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире шагыйрь Ренат Харис Татарстан Югары Советы Президиумы исеменнән хәрби ми ICK IC горне ко г лады һәм а тарга Татарстан гербы сурәтлән!эн гамга-значоклар бү так итте Кунаклар Р Харисның үзе укыган шигырьләрен дә яратып тыңлады лар III Kv бинаның хикмотси. колачын шу карлан чама гарт и мөмкин бешен алете очрашулардан сон диярлек биреш I. Г тьнин 2 мартта Москәүиен «Демократик сайлау • вмиллоре бс roll очрашты (Автор искәрмәсе > һәркемнең әйтер сүзе бар Мәҗлес кызды, кайнады Сүзләр сүзгә. фикерләр фикергә ялгана барды, күңелләр күңелгә якынайды Таныш йөзләр, таныш- белешләр байтак иде мәҗлестә Язучылардан Миргазиян Юныс. Зөфәр Фәтхет- динов. Җәмил Мостафин. Әхмәт Саттар әңгәмәләрнең уртасында кайнаша Советлар Союзы Герое, мәгълүм язучы Владимир Карповның татар һәм үзбәк сүзләрен катнаштырып сөйләгән чыгышы да безнеңчә, безнең файдага яңгырады Ул хәтта бик үтемле итеп болайрак шаярта да белде: «Я гут среди вас единственный аксакал!» Баксаң, ап-ак сакал үстергән кеше арада ул гына икән шул! Чынлап та шулай: сүз чыгар әдипләрдән хикмәт белән .. Казан компрессорлар заводы директоры, әдәбия г-сәнгатьне ярата торган, бик тә милләт җанлы Әхмәт Галиев белән дә кул биреп таныштык Аның, вице-президент В. Лихачев белән бергә. Парижга барышы икән Озак еллар буе ул җитәкләгән завод, коммерция эшчәнлеген уңышлы оештырганы өчен. Халыкара премиягә лаек булган. Безгә завод эшчәннәре җитештергән продукциянең чит илләрдә шулай танылуына сокланырга гына кала! Очрашуда катнашкан һәр генерал һәм адмиралның исем-фамилияләрен санап чыгу мөмкин түгел Аларнын һәркайсы хакында очерклар сериясе язу кирәк булыр иде. мөгаен Шулай да бер-икесенең сүзләрен укучылар игътибарына җиткерәсе килә Хәрби һава Көчләрендә корпус командиры буларак хезмәт итүче якташыбыз генерал-майор Таһир Сәйфетдинов гумышы белән Азнакай районының Югары Стәрле авылыннан «Казан утлары» журналын бүләк иткәч, ул тәмам яктырып, сөенеп китте. Моны бит Азнакайдагы апам шулкадәр яратып укый. Мин дә укырмын. Рәхмәт сезгә!—диде татарчалап. Төньяк флотта хезмәт иткән иң яшь контр-адмирал, Рәсәй парламентындагы актив депутатларның берсе Рәфкать Заһидулла улы Чеботаревский да әңгәмәне турыдан-туры Татарстанга китереп ялгады — Сездәге хәлләрне укып, ишсг еп торам Татарстан егетләрен үз территориясендә генә хезмәткә алу мәсьәләсен күтәрәсез Моны бүген-иртәгә генә кистереп хәл итеп булмыйдыр, мөгаен Шуңа күрә иң әүвәл сездәге егетләрне Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә үзләре теләгән төбәккә юллау мәсьәләсен хәл итү дә кирәктер. Шулай итеп, хәрбиләрнең кайсы белән генә сөйләшеп китсәң дә. милли хисләр, милли горурлык өскә калкып чыга. Шуңа күрәдер, бәлки, мәҗлес залының төрле почмагында ыспай киенгән, бөркет карашлы чибәр егетләр дә күзгә чалынды. Гөнаһсына керәсе килми, шулай да үзалдыма уйлап куйдым: мөгаен. КГБ тирәсеннән ишелеп төшкән егетләрдер бу. Җырсыз табын, җырсыз очрашу була димени! «Москонцерт» артисты Роза Хәбибуллина татар халык көйләрен һәм композиторларыбы г әсәрләрен кунаклар күңелен яулардай итеп башкарды. Күренеп тора БДБ илләренең төрле почмакларыннан җыйналган кунаклар милли җырга, халык моңнарына шулкадәр сусаган, аларның басып торышлары хәрбиләр сафына түгел, хорга тезелеп баскан ансамбль вәкилләрен хәтерләтә иде бу минутта. Болай уйлап ялгышмаганмын икән Берзаман татарның дәрәҗәле хәрбиләре халкыбызның «Сарман» көен күтәреп аямасыннармы! Артык көчәнмичә, ләкин көчле күкрәк тавышы белән Габдулла Тукайның «Туган гел» көен дә моңсу катыш шатлык белән җырлап күрсәттеләр.. Элек булсамы? Кая инде шулай бергәләп җырлау, хәтта татарча сөйләшергә, валлаһи, «уңайсызланып» торырлар иде әле.. Мин монда буяуларны артык «кызартырга» яисә күргәннәремне үтә ялтыратырга теләмим. Әмма һәммәбезнен күз алдында шундый хәлләр булды һәм күңелләргә хуш килде. Кайларга гына сибелсәк тә. тамырлар өзелми икән. Күренмәс җепләр белән безне, бәлки, нәкъ менә балачакта ишетеп үскән моңнар, аерылу сагышлары, бердәмлеккә омтылу хисе бәйләп торадыр да әле. һәрхәлдә, туплар тавышына караганда, җыр авазы мең тапкыр көчлерәк вә хушрак тоелды мина. Шушындый колачлы һәм тарихта беренче тапкыр диярлек очрашуның матди ягын кем кайгыртты соң’’ Хәзерге кыен заманда кем соң шундый очрашу мөмкинлегенә капка ачты’’ Искә төшерик, татарның булдыклы егетләрен элек- электән сәүдәгәр яисә тагын да дәрәҗәлерәк итеп эшмәкәр дип атаганнар. Совет хакимиятенең 70 еллык дәвереннән соң кешедәге шушы сыйфатларны яңадан торгызу мөмкинлеге гуды. икътисади мәйданга яңа көчләр килде. Шуларның берсе — «МКН INTER SERVICE» компаниясе президенты, күренекле экономист һәм эшмәкәр Наил Корбан улы Халикеев. Очрашуның барлык чыгымнарын ул үз өстенә алды. Рәхмәт ана! Мондый затлы, булдыклы егетләр барында без тарих мәйданында югалмабыз, көчле милләт булып калырбыз, иншалла. Кырыклап татар генераллары һәм адмиралларының җыелуы, һичшиксез, зур вакыйга Аның бер канаты үткәннәргә барып ялганса, икенче каналы барыбер киләчәккә төбәлгән, дип әйтәсе килә «Советская Татария» газетасының быелгы 23 февраль санында юкка гына мондый сүзләр язылмагандыр «Ходай безне генераллардан да мәрхүм итмәгән икән Узган шимбәдә Мәскәүнсн «Президент- отельяендә очрашкан хәрби җитәкчеләр Европадагы берәр илнең армиясе һәм флоты өчен рәхәтләнеп җитәр иде» Бу сүзләргә аңлатма бирү кирәкмәстер кебек. Шундый күркәм очрашуда катнашкан да. монын бите-башы тәмам чүлмәк булган икән, дип нәтиҗә ясарта ашыкма, укучым' Очрашу матурлыгы белән бергә, минем күңелдә, һичшиксез, күп кенә сораулар ла кайнады Уйларым бәхәсләште. Татарлыгын югалтмаганмы болар дисәм күрәсездер, югалтуга бирсшмәгәннәр Шушы кырыклап хәрби җитәкче арасында нибары бернкчәсе генә исемен «урыслаштырып» өлгергән. Гаепләргә ашыкмыйк Яһүдләрнең дә бик күбесе, мәгълүм сәбәпләр аркасында, урыстагы иссм-фамилияләргә күчеп бетсә до, асыл кыйммәтен һәм максатларын югалтмады ич. милләтенә хыянәт итмәде. Дөрес анысы, бездә манкортлык процессы аларга караганда көчлерәк булды. Шәрехли китсәң, монын да тирән сәбәпләре бар. Ләкин мәкаләмнең максаты бу түгел. Мин ин элек очрашудан туган тәэсирләремне уртаклашырга гелим. Бу хөрмәтле хәрби җитәкчеләребез Татарстанга ни дәрәҗәдә бәйле, республикабызны һәм анып. суверенитетын пи дәрәҗәдә хөрмәт игәләр? Хатыннары кайсы милләттән? Гаиләдә балаларына татар рухын, тәрбиясен бирә беләләр микән? Дөрес, шушы кыска гына очрашуда аларны мондый сораулар белән күмеп ташлау әдәпсезлек булыр иде. Кунак булсаң, тыйнак бул. дип өйрәгә бит халык мәкале Мин шунысын да ачык аңладым отставкага чыккан, инде чәчләренә чал кергән бу генерал һәм адмирал абыйларның байтагы минем өчен әтием яшендәге өлкән кешеләр, хөрмәткә лаек шәхесләр. Аларның сөлектәй егет чаклары, таза-гайрәтле ир чаклары Совет Армиясенә хезмәт итеп узган Акы.лзнһсннәре бай булганга күрә, әллә ничаклы яшьтәшләре арасыннан әнә шундый ют ары дәрәҗәгә ирешкәннәр. СССР яисә Россия дәүләтенә хезмәт игеп, ни оттылар икән соң? дигән сорау да туа. Хәзер бит аларның хезмәтенә күрә рәхмәтен әйтердәй юньле шартлар Россиядә бетеп бара, социаль яклау механизмы бик тә какшаулы. Инде сорауларның тагын да зуррагын, өлгергәнрәген куярга да ярыйдыр. Мөстәкыйльлеккә тол ярган Татарстан Республикасының үз армиясе, үз генсра т- лары кайчан булыр’’ Мөстәкыйльлекне югары дәрәҗәдә игълан итәбез икән, андый дәүләтнең Иминлек министрлыгы ла булырга тиештер ич Республика хәрби комиссариаты башында кайчан тагар генера гы яисә Татарстан мәнфәгатьләрең кайгыртучы хәрби җитәкче утырыр икән’ Сүз уңаеннан әйтим, әгәр бик мөстәкыйль фикер йөртә башласа, устав кысаларына сыймаса. хәрбиләрнең карьерасын югарыдагыдыр бик тиз «хәл иттеләр» Монын ачык мисалы хәрби фәннәр докторы, отставкадагы полковник Зәки Зайнуллин ягмышы Әгәр ул милли хәрәкәтне яклау һәм шуның өчен көрәш готына басмаса. мшгем ышануымча, инде әллә кайчан генерал погоннары тагып йөргән булыр иде. бәлки Зәки абый минем яхшы танышым. каләмдәшем Шуңа күрә турысын ойгеп сөйләшкәнгә ачуланмас кыианычка күрә, анарда кайчакта дипломатик һәм сәяси хәйләкәрлек җитенкерәми шикелле Пн те ки теп Гитаре ran та мн I ш тар шя тәгү гурЫН гаг ы СЦ < Кф ЖүПТОШИН куера килә. Әйе. бик гә кирәкле шәйдер. Ләкин. төзелгән очракта, тоташ броняга төреш әп Россия каршында җитди коч була алырмы сон у г’ Расой армиясе бер яктан череп тарката кебек тоелса. икенче яктан ут кораллы кагактар исәбенә ор-янадан гуып яга Нәрсә, балта-кылыч күтәреп, икс якны да канга батырыйк МЫ? Татар нишләргә шеш бүгенге көндә? Аның Россия армиясендәге күрснек ге хәрбиләре гш гамәл кылырга шеш? Сорау лар күп Мәсьәлә архнкаг таулы Әзер чишелешләр юк Мин ү «ем күпләрнең фикеренә кушылам милли гвардия төзегәнгә кадәр иң »гек Татарстан Республикасын нейтраль дәү ләт игү. аның милиция һәм прокуратурасын җөмһүриятебез карамагына буйсындыру кирәк' Шхшылар- ны уңай хә-г иткәннән соң гына чын ми т ш гвардиягә ихтыяҗ туачак Ә болан, әйткәнемчә, гагарнын гигантлы егет ләре хәрби юлны сайларга тели икән алар һаман да Рәсәй уку йортларына юл тотачак әле. Аннары инде аның язмышы, киләчәге дә шактый дәрәҗәдә Рәсәй мәнфәгатьләренә бәйләп куелачак Әйдәгез, реалист булыйк: Татарстан чын мөстәкыйльлек алмый торып, анын ни милли гвардиясе, ни хәрби эшлеклеләре тиз генә туачак түгел. Тагын бер мәсьәләдә үпкәм бар икән әле. Боек Ватан сугышында катнашкан татар егетләре турында русның күренекле полководецлары иң матур сүзләр әйтеп калдырган, моны күпләр яхшы беләдер. Әмма әйтегез әле. рус совет әдәбиятының кайсы әсәрендә яисә киносында татар сугышчысының юньләп күрсәтелгәне бар? Юк. мин андый мисалны хәтерләмим. Әгәр роман яисә кинофильмга татар егете килеп керә икән, ул, һичшиксез, йә куркак, йә полицай сыйфатында сурәтләнә. Бу очракта белорус язучысы Иван Чигриновның «Бытбылдык елавы» романын, шуның нигезендә эшләнгән кинофильмны искә төшерү дә җитәдер Мондый хурлыкка без әле дә ничек түзәбез икән — шаккатырлык хәл!.. Мәскә- үдәге очрашудан соң шактый уйланып, гаҗәпләнеп йөрдем: баксаң, Рәсәй армиясенең иң җаваплы участокларында ягъни атом су асты флотында, һава һөҗүменнән саклану һәм зенит-ракета гаскәрләрендә татар егетләре, татарнын гене- рал-адмираллары иң җаваплы постларны биләп торган яисә һаман да биләп тора икән! Менә шундый хәлләр. Үзегез нәтиҗә ясагыз.. Күз тимәсен: СССР таркалып, аның төрле төбәкләрендә канлы бәрелешләр кабынып киткәч тә, Татарстан ызгыш-талашлар, милли низаглар мәйданына әверелмәде, шөкер. Бу, чын дөресен әйткәндә, татар халкының сабырлыгына, зирәклегенә, башка халыкларны да хөрмәт итеп яши белү һәм тагын бик күп әхлак сыйфатларына бәйле иде Аның шушы сыйфатлары көннәрнең берендә Татарстанның тулы мөстәкыйльлегенә, халыкара танылуга китерсен иде Амин, шулай булсын!
Март. 1983 ел