ОНЫТЫЛГАН ШӘХЕС
Татар драматургиясендә беренче булып күп серияле сәхнә әсәрләре язуны башлап җибәргән һәм киноэкран! а юл ачкан олы драматург Әхмәт Таҗетдиновнын исеме һәм әсәрләре татар театрына, драматургиясенә бәйле мәкаләләрдә еш кына телгә алынса да. аның иҗаты, әсәрләренең социаль яңгырашы турында бүгенге көнгәчә сүз әйтелгәне юк Дөрес, бу драматург турында тулы сүз әйтүе кыен. Ул кыенлыкның сере — драматургның бер генә әсәренең дә диярлек сакланмавында (алар шәхес культы чорында юкка чыкканнар) яки табылган кадәресенсн дә тулы булмавында берничә сериядән торган әсәрләрнең йә баштагы, йә уртадагы, яисә соңгы сериясе генә сакланган. Билгеле, күп серияле әсәрләрнең бер сериясенә генә гаянып, драматург иҗатына тулы анализ ясау мөмкин түгел. Драматургның иҗатын өйрәнү хәзер инде авырлаша бара. Аны белгән, иҗатын хөрмәт иткән каләмдәшләре, әсәрләрен сәхнәгә куйган режиссерлар һәм ул әсәрләрдәге образларны иҗат иткән артистларның хәзер инде берсе дә юк. Шулай ук театр сәхнәләрендә һәм киноэкраннарда Әхмәт Таҗетдинның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне һәм экранга төшерелгән фильмнарны караган тамашачылар саны да сирәгәеп бара Мин драматург Әхмәт Таҗетдин турында байтактан бирле эзләнү белән шөгыльләндем. Шактый гына мәгълүматлар тупланды. Олы буын артистларның драматург хакындагы җылы хатирәләрен тыңладым, язып алдым, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләргә язылган рецензияләр белән таныштым, туганнары белән бәйләнешкә кердем, хатлар алыштым һәм алар яшәгән шәһәрләргә дә барып килергә туры килде... Төп фамилиясе Рахманкулов булган бу драматургның нәсел башы бик ерактан килә Татарстан территориясенең борыш ы бүленеше буенча әйткәндә. Көнбатыш Кама алды, ягъни Казан арты авылларының берсендә туган, шунда алпавытка сатылган һәм таза гәүдәле, юан беләкле булганы өчен «дөньяга алла тарафыннан иңдерелгән эш көче» мәгънәсенә туры китереп Рахманкол дип аталган колдан башлана ул. һәм шушы атама алдагы җиде буынның фамилиясенә әйләнеп китә. Рахманкуловларнын барысы да менә шушы колның бердәнбер улы Габде- Кәрим һәм аның баласы (Рахманколның оныгы), лашманлыкта йөргән, казна крестьяны саналган Заһир каныннан таралганнар, дип уйланыла Заһирның дүрт ир баласы (Хөсәен, Мөхәммәтҗан. Хаҗиәхмәт) һәм ике кызы (Гарифә. Сәхипҗамал) булган. Драматург Әхмәт Тажетдииов — менә шушы Заһирның икенче баласы Мөхәммәтҗан абзыйның кече, төпчек улы Мөхәммәтҗан абзый улларын мулла итәсе килә, чөнки заманы өчен бердәнбер абруйлы һәм «саваплы, изге» хезмәт Ата боерыгына буйсынып, ике улы: Габдрахман белән Зыятдин мулла булып китәләр, ә Әхмәт журналистика юлына баса һәм абыйларының ярдәме белән Истанбулга укырга китә Атадан ярдәм булмагач. Әхмәткә эшләп укырга туры килә. «Тәгарифел Мөслимин» (Мөселман дөньясы хәбәрләре белән таныштыру мәгънәсендә) редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша 1915 елда Россиягә кайта һәм Оренбур шәһәрендә чыга юрган «Шура» журналында эшли Революция алдыннан һәм революциядән соң Троицк шәһәрендә яши һәм шагыйрь Шәехзадә Бабич белән «Хор милләт» исемле газета чьи ара. аның баш редакторы була Ш Бабичның «Яшәсен эшчеләр». «Хөррият бүләге». «Тәмсия кисәге» кебек революцион рухлы шигырьләре беренче тапкыр менә шушы газетада басылалар. Т Әхмәт Таҗетдин җитмешенче яшенә чыкканда. 1954—55 елларда Горький Шәһәрендә вафат була Ленинград шәһәрендә яшәүче туганы Мөхәммәт Рахманкулов (Мөхәммәт Рахманкулов Ә Тажетдиновнын атасы — Мөхәммәтҗан абзыйның энесе Хаҗиәхмәт улы. хәрби дингез флоты вицеадмиралы» мина язган хатында «1958 яисә 1959 ел иде микән, мин Мәскәү астында «Архангельское» санаторнясендә ял иттем, ди дә. һәм шунда, кырыгынчы елларга хәтле Казанда яшәгән, хәзерге вакыт га Мәскәүдә «Внешторг» системасында эшләүче бер татар кешесен очраттым » дип я ы Сүз Казанда чакны, башта ВКП(б) өлкә комитеты аппаратында, ә соңыннан ТАССР Халык комиссарлары Советы председателе бу шан Әмин Халилович Тынчеров турында бара Менә шушы Тынчеров Мөхәммәт аганың Әхмәт Таҗетдинов туганы икәнлеген белгәннән сон. ана драматургтан ничек һәм кайда үлгәнлеген сөйләп бирә. Мөхәммәт ага хатында әйтелгәнчә. Әхмәт Таҗетдинов. рсабилигациялонү турындагы шатлыклы хәбәрне күтәрә алмыйча, йөрәге ярылып үлә Бу хәбәр Тагар дәүләт академия театрының элеккеге режиссеры Гомәр Девишсв тарафыннан да раслана. Ул танылган музыкант Исмәгыйль ага һила- ловка Әхмәт Таҗетдиннең Горький шәһәрендә үлеп калуын һәм аны җирләүдә үзенең катнашуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә Инде олы драматургның биографиясендәге моңа кадәр билгеле булмаган якларына тукталыйк Беренчедән, шушы көнгәчә драматургның ике (Таҗетдинов, Рахманкулов» фамилиядә йөрүенең сәбәпләрен белми идек Хәзер ул ачыкланды Баласын мулла итү теләге белән яшәгән Мөхәммәтҗан абзыйга кече у тынын юлдан язуы, яг ьни журналистикага бирелеп китүе бер дә ошамый Үгет-нәсихәт- ләрнеп тәэсире булмагач, ата баласын орышып га. куркытып та карын ләкин Әхмәт баскан юлыннан чигенми Эш чыкмаслыгын сизеп ата кеше алла каршында гөнаһлы булып калудан курка һәм Әхмәттән баш тарта аны Таҗетдинов фамилиясендәге, балалары булмаган ирле-хатынлы гаиләгә, рәсми төстә яздырып. балалыкка бирә Мөхәммәтҗан карт икенче якны ла истә тоткан булса кирәк Әхмәтнең бертуган агасының улы Габделхәй Рахманкулов сүзләренә караганда, ата баласының киләчәген күздә тотып баласыз гаилә сайлаган, гаиләдәге бердәнбер бала ул заман законы буенча солдатка алынмаган Бер атуда икс куян алласы каршында үзен дә аклый, авыр солдат хезмәтеннән баласын да ко г кара Драматургка Таҗетдинов фамилиясе менә шулай тагыла Әмма ул үзен төрлечә йөргә Әхмәт Рахманкулов га. Әхмәт Таҗетдинов та була, күп очракта исә Әхмәт Таҗетдин Рахманку ю» булып йөри Биографиясендәге ачыкланмаган икенче нәрсә анын исеме Исеме бар и ге Шаһиәхмәг Тик менә 1978 ел башында Казанда яшәүче олы яшьтәге Шакир абзый Хәкимҗанов Татарстан дәү гэг му зсена Г Тукайның бер фотосын кигерт Ьу. боек шагыйрьнең Троицк шәһәреннән киткәнгә агалы-мгеле Рахманкуловларга рәхмәт йөгеннән ядкарг. госенлә. 1912 ел. s август дагасы белән бирелгән фото Менә шушы фогонын артындагы Тукан автографында Шаһиәхмәг Әхмәтгәрәй дип языла Ьу нәрсә мине бер гнк гем шиккә гөшерде Шуннан сон туганнарына мөрәҗәгать ителде Әмма алар «Әби аны гел Шаһи яисә Шаһиәхмәг шп дәшә иде». дән артык нәрсә әйтә алмадылар ~ Гарәп сүзлеге «гнаһн» сүзен борынгы Иран илендә, хәерче гәргә о төшенә торган вак бер гиенлек акча. гип ашта га. ә Әхмәт ул ганлы. шөһрәтле дигән мәт гагәнс бирә Нинди капма-каршы лык Шундый исем бу га аламы' Юк' Димәк, ана тарафыннан тагылган бу шаһн сүзендә ниндидер усал максат яга Драматургның анасы Фәрзән.» абыстайның Кабаниха характерында!ы кар чык Икәнлеген ишеген белсәм гә. онык тарыннан тулырак м.ньгүмаг алу өчен Ташкентка барып чыгарга туры килде Шушы очрашу га Рабле тхәй абый әтисенең I Тукайны үз тәрене чакыруына әбиләренең бик гә каршы бу гу гарык, шуның аркасын га сш кына жанҗагтар чытсын Тхкай килгәч гә ачуыннан зәһәренә баткан әбисенең зәнкилек белән онык гарык (Габделхәй гә шунда керә) шагыйрь янына якын барудан катгый төстә гыюын. бәбкә гарен гн пәннән сак таган ана каглай ыс ran йөрү гәрен Л г кеше гә үләг тәхмәге. йокмасын», дип кисәтүләрен сөйләгәч. Фәрзәнә абыстайның бик гә кырыс, бик гә фанатик карчык булганлыгына тәмам ышандым Әңгәмә вакытында тагы да улының «сафсата китаплары» язуына әбинең риза булмавы, фатиха бирмәве һәм ана белән бала арасында житди гаугалар булганлыгы беленде. Шушыларны тыңлаганнан соң. ана баласының «начар юлда йөрүенә» гарьләнеп, аны вак һөнәр кешесе дип кимсетергә, түбәнсетергә теләп, исеменә үз белдеклеге белән шаһи сүзен өстәмәде микән, дигән фикер туа. Дөрес, бу исбат ителмәгән нәрсә, фәкать безнең фараз гына Шулай да. бу фаразда беркадәр дөреслек тә бар кебек Ата-ананың каләм көче белән көн күрүне түбәнчелек, хурлык дип санаулары һәм андагы тупас сыйфатлар белән «шаһи» сүзендә уртаклык сизелә Алар мәгьнәви бәйләнәләр дә шикелле Минемчә, Рахманкулов гаиләсендә өч ай яшәгән Тукай боларнын барысын да белгән һәм фото артына Әхмәт аганың тулы чын исеме язылган булырга тиеш Бу да хәзергә фараз гына. Хакыйкать туу таныклыгында Троицк шәһәр ЗАГСыннан: «Штатыбызда мәчет кенәгәләрендә язуларны укый алырлык кешеләребез юк», дигән җавап алынгач, якын елда үзем барып актарырга булдым. Ә хәзергә ябыштырылган «Шаһи»ын да. Гәрәй исемен дә калдырып, гәрчә Әхмәт компоненты ялгызлык исем була алмаса да, сыйфатына карап кеше исеме функциясе итеп куллануны драматург үзе дөрес тапкан икән, без дә аны Әхмәт дип кенә атыйк. Егерменче еллардан алып Әхмәт Тажетдин Рахманкулов драматург буларак таныла һәм комедия, драма, трагедия жанрларында икешәр, өчәр, дүртәр серияле утызга якын әсәр яза. Аның әсәрләре кайда гына уйналмасын Казан. Мәскәү сәхнәләрендәме, Оренбур, Уфа, Әчтерхан шәһәрләрендәме. Урал-Себер һәм Урта Азия театрларындамы зур уңыш казана һәм матбугат та үз вакытында авторның иҗатын күренекле драматурглар рәтенә куеп бәяли «Дин юльпгда» белән «Банат» — Әхмәт Тажетдин Рахманкуловның беренче сәхнә әсәрләре. Беренчесендә мәчеткә хатын-кыз җенесен кертү-кертмәү тирәсендә барган гауга фонында хатын-кыз хокукы мәсьәләсе яктыртылса, икенчесендә Троицк шәһәрендәге бер бай кызының фажигалс язмышы күрсәтелә. Аеруча «Упкын», «Боз астында дулкын». «Үлмәс ханым». «Җиһан тетрәгәндә», «Килмешәк», «Сафура», «Аферист». «Тигәнәк». «Ах-ух һәм компания», «Кара күләгәләр» кебек күп серияле әсәрләре драматургка шөһрәт китергән әсәрләр булып санала. Гадел Кутуй үзенең бер мәкаләсендә: «Рахманкулов күп эшли, күп яза торган драма гурт» икәнлегенә басым ясый да «аның әсәрләренең мәүзугьлары (эчтәлекләре) асылда буржуа-мешан тормышының череклеген күрсәтүгә, җинаятьләрен ачып салуга» багышланганлыкларын әйтә. («Татар дәүләт академия театры». 1928 ел, 4 нче сан.) Чыннан да. драматургның әсәрләре хыянәт белән җинаятьчелекне фаш итүгә багышланганнар. Ә кайберләре революциягә хәтле хөкем сөргән сыйныфлар даирәсендә булгалап торган коточкыч сенсацион вакыйгаларга корылган Ан- дыйларының нигезенә, башлыча. Троицк һәм Уралның башка шәһәрләрендә булган вакыйгалар салынган. Мондый шәхси фаҗигаләргә корылган тематика белән кызыксынуны башка драматурглар иҗатында да очратабыз. Мәсәлән. К Тинчуринның «Соңгы сәламме сюжегына татар фабриканты Галим Мишкинның кече баласы Гали белән булган фаҗига алынган. Г Камалның «Бәхетсез сгетмендә дә Уфа бае Сәгыйгь Сабитовлар гаиләсе трагедиясе, ә Ярулла Вәлинең «Оят яки күз яше»ндә Сембердәге татар баеның бозык тормышы күрсәтелә. Югарыда әйтелгәнчә. Әхмәт Тажетдин Рахманкуловның кулъязмалары да. әсәрләре дә сакланмаган Театрлар архивларында булганнары да. режиссерлар һәм аерым артистлар кулларындагылары да эзсез югалганнар Ул елларда язу машинасы булмаган, сораган бер театрга автор үз кулъязмасын җибәргән, театрлар күчереп алганнан соң, кире кайтарганнар. Кире җибәрелмәсә дә. бу хәл артык борчу тудырмаган, чөнки ул заманда бер уйналган әсәрне кабатлап кую сирәк булган һәм китап итеп бастыру белән дә артык кызыксынылмаган . Татарстан дәүләт музее подвалларыннан Исмәгыйль ага һилалов драматургның дүрт әсәрен табып, Г. Ибраһимов исемендәге институтка тапшырды Алар дүрт серияле әсәрнең икенче һәм дүртенче серияләре булган «Боз астында дулкын» белән «Җиһан тетрәгәндә». тагы да «Килмешәк» һәм «Сафура» Драматург ның Оренбургтагы туганы тарафыннан җибәрелгән «Документ» драмасы исә театр белгече Хәсән Гобәйдуллинда саклана. Ул Казан сәхнәсендә уйналмады. 1934 елда Байсеитов тәрҗемәсендә һәм анын постановкасында Казакъ дәүләт академия театрында куелды һәм драматургның бу әсәренә яшь композитор Латыйф Хәмиди тарафыннан махсус музыкаль бизәлеш язылды «Музыка» нәшриятында 1964 елда басылган А Юсфин китабында композиторны» бу хезмәте сәхнә әсәрләренә язылган беренче ижат җимеше итеп күрсәтелә. Егерме бишенче ел урталарындагы афишаларга күз салсак. Әхмәт Таҗетдин Рахманкулов әсәрләренең Татар дәүләт академия театры репертуарында ныклы һәм гөп урын биләве ачык чагыла. Кайбер сезоннарда анын хәтта, дүртәр, алтышар әсәре уйналган. Бу Фатыйма ханым Ильская истәлеге белән дә раслана «Әхмәт Таҗетдин асылда серияле әсәрләр язды. Бу үзе тамашачыларны г ына түгел, артистларны да түземсезлек белән ул әсәрләрнең дәвамын көтәргә мәҗбүр итә иде. Ә инде теге яки бу әсәренең дәвамы куелу турында анонс афишасы чыкса, тамашачылар шашалар иде Гомумән, аның әсирләре сш һәм күп куела иде. Башка драматургларның бер яки ике әсәре уйналса. Әхмәт Таҗетдинның кайбер сезоннарда бишәр, алтышар әсәре куела иде Анын әсәрләрендәге геройлар бик белеп, иләк аша үткәрелеп язылган образлар, ди Фатыйма ханым сүзен дәвам итеп Аның әсәрләрен без артистлар көтеп ала һәм берәр әсәреннән роль ала алсак, шатлана идек. Чөнки анын әсәрләрендә артист иҗаты өчен азык мул була торган иде, җәелеп уйнарлык, тулы канлы образларга бай иде анын әсәрләре. Бари Тарханов. Мохтар Мутин, Зәйни Солтанов. Мифтах Әпсәләмов. Шакир Шамильский кебек татар сәхнәсенең филләре Әхмәт Таҗетдин әсәрләрендә иҗат диңгезендәге балыклардай хис итәләр иде үзләрен Минем үземә дә бу драматургның барлык әсәрләрендә дә диярлек уйнау насыйп булды һәм ул образлар иҗади үсешемә, осталыгымны чарларга ярдәм иттеләр» Әйе, Әхмәт Таҗетдин Рахманкулов әсәрләрендәге образлар артистлар уены алымнарын баетуда, осталыкларын камилләштерүдә, актерлык диапазоннарын киңәйтүдә, ниһаять, профессиональ яктан үстерүдә зур роль уйнат аннар Шушы спектакльләрдә уйнап. Хөсәен Уразиков та галантлы артист буларак таныла. Рецензияләрдә Гыйсмәт хәлфәсе «Упкын» (турында «тирән акыл белән уйлап, аңлап уйнады» диелсә. Гыйрфан солдаты турында «Җиһан тетрәгәндә») «Уйнаучыларга килгәндә, иң беренче урында Гыйрфан солдат ролендәге Уразиков һәм итче Гыйнетдин ролендәге Тархановлар торалар. Әсәрдәге шушы ике типны Уразиков белән Тархатговлар иҗат итмәгән булсалар, спектакльнең барышында бик зур китеклек булыр иде», дие гә «Үлмәс ханым» спектаклендә Фатыйма Ильская белән Нәфыйга Арапова rap аеруча уңышка ирешәләр Үлмәс ханым роле турында автор: «Бу рольне уйнар өчен сәхнәгә чын мещанканың үзен чыгарганнар мени», дип. обратный Ильская тарафыннан тормыштагыча реаль планда ижат ителүенә басым ясый Арапова уенына карага матбугатта 'Бер генә күренеш ю күренгән кечкенә генә роль белән дә осталыгын ике йоз процентка җиткереп уйнады», дигән сүзләрне укыйбыз Шулай ук «Сафура» спектаклендә И Таҗдарова ижаг иткән Сафура белән Ф Камалова г удырган Тамара образлары да югары бәяләнәләр. Аеруча Тамараны (Ф Камалова) «Ирләр башын әйләндерүче, таш астыннан чыккан ингригантка, аферистка, авантюристка га хас булган барлык нечкәлекләрен табып уйна гы» диелә «Җиһан тетрәгәндә» спектаклендәге Бикбов (3 Солтанов). генерал (Н Сакаев), офицер (X ( • пгмҗанов) тагы да аның «Тигәнәк»тәге җилкуар Мифтахны зур осталык белән ижат ителгән образлар буларак макталалар һәм югары бәя алалар Гомумән. Казан сәхнәсендә уйналган Әхмәт Тажетдин Рахманкулов әсәр- лоренен барысына ы гнярлек рецензия язылган Бу. әлбәттә. уңай һәм күңелле факт У г рецензия гордо. уңай фикерләр белән бергә, кайбер артистлар уенын дагы йомшак тык тар да. драматург белән режиссер-постановщик тарга кагылган кимчелекләр дә әйтелә Ләкин бер рецен шя.тә дә драма тург нык әсәре ту ды анализ танмый Ихтимал, бу берничә сериядән торган әсәрнен беренче сериясенә бер автор, икенчесенә икенче, очснчесено өченче рецензент тарафыннан язылудан дыр Беренчесен нән алып сошы сериясенә хәтле бер генә автор карап язган рецензия юк Билгеле, китапның башын яисә урта бер ө тешен, яки соңгы битләрен укып кына гу ты бер фикергә килеп ое тмаган кебек, күп серия гс сәхнә әсәрләренең дә барысын да карамыйча, бер сериясен карап кына, тулы бәя биреп бу гмый '' Ьерка гәр гу чырак бәя бирүгә булган омтылышны. Фәтхи Бурнаш мәкалә гә- решгән си тем гәп бх га 1927 с т та басы п ан тур кү ләмле мәкаләсендә («Безнең ю г» журналы. 1927 ел. 4 5 саннар.) Фәтхи Бурнаш 1926 27 елгы сезон репертуарына гулы анализ ясый Мәкаләдә шушы сезона Әхмәт Тажетдин Рахманкуловның алты әсәре куелуы турында әйтә дә, әсәрләрне дүрт группага бүлә. Алты әсәрнең икесен («Җиһан тетрәгәндә» белән «Аферист») идеология ягыннан тотнаклы, ә калган дүртесен («Упкын». «Боз астында дулкын». «Үлмәс ханым» һәм «Килмешәк») сәхнәгә куярга яраклы һәм кирәкле әсәрләр булуын күрсәтә, һәм соңгы дүрт әсәр хакында фикер каршылыклары булуы ихтималына ишарә дә ясап куя. Шул ук елның «Сезон уңае белән» язылган икенче бер мәкаләсендә («Татар дәүләт академия театры». 1927 ел, 1 нче сан ) Ф Бурнаш Әхмәт Таҗетдинның «Тигәнәк» исемле әсәрен һәрьяклап мөкәммәл эшләнгән әсәр итеп саный. Ә инде «Ун ел эчендә татар театры» исемле мәкаләсендә («Безнең юл» журналы. 1927 ел. 10 нчы сан ) Ф Бурнаш Әхмәт Таҗетдинны Әмири. Исәнбәт. Такташ. Тинчурин кебек драматурглар рәтенә куеп «Сәнгать ягыннан да. идеология ягыннан да хәзерге массаны канәгатьләндерә алырлык әсәрләр биргән» драматурглар янына бастырып бәяли. Драматургның урынын билгеләүдә шушы мисаллар белән чикләнеп, аның әсәрләренең кино өчен сценарий итеп алынуларына күчик. Драматургның Ленинградтагы туганы Мөхәммәт Рахманкулов үзенең бер хатында кайчандыр Казанга килүе, абзасы Әхмәт Таҗетдиннарда торуы һәм шунда бик тә әһәмиятле бер очрашуга шаһит булуын яза. «Беркөнне, ди ул Әхмәт абыйларга Такташ. Бурнаш. Ильская һәм тагы да мин танымаган берничә кеше килеп керәләр Алар «Койрыклы йолдыз» картинасының титрында Әхмәт абыйның исеме күрсәтелмәвенә ризасызлык белдереп. «Востоккино» адресына протест язарга кирәклеге һәм шул хакта киңәшләшергә килгәнлекләреи әйтәләр» Шушындый ризасызлыкларны Б Тарханов. М Мутин. Ф Бурнашлардан үземнең дә ишеткәнем бар иде. Әйе. «Востоккино» тарафыннан «Комета» исеме белән нәфис фильм эшләнгән һәм ул Казанда төшерелгән. Бу турыда утызынчы елларда радиостудиядә эшләгән чакны Габдрахман абыйның (Камал Икенче) сөйләгәнен әле дә хәтерлим Шул уңай белән Казанга Мәскәү театрлары артистлары килә, алар арасында Казан кызы Галина Семеновна Кравченко да була. Ул берничә ел элек төшерелгән «Булат батыр» картинасында Казан губернаторының бертуган кардәшенең кызы образын иҗат иткән, ә «Комета» да аңа татар кызы Хәят ролен бирәләр һәм ул тагар көнкүреше белән тирәнрәк танышу, горефгадәтләрен өйрәнү максаты белән башка артистларга караганда Казанга атна-ун көн алдан килә Артистка әзерләп куелган кунакханәгә төшми, аны артист Камал Икенче квартирага Яңа бистәдәге бер татар гаиләсенә урнаштыра. Бик озак еллардан соң. шушы истәлекне хәтердә яңартып. Казан кызы Галина Семеновнаны эзләргә тотындык һәм аның белән очрашырга теләп бер баруымда Мәскәүдәге фатирына шалтыраттым Ләкин ул бераз сырхап торганлыктан. мине кабул итә алмады. Телефон аша сөйләшү белән генә канәгатьләнергә туры килде Әмма шунысы мөһим фамилиямне әйтүгә, ул мине бүлдереп Сез әллә драматург Рахманкуловның улымы? дигән сорау бирде. Түгеллегемне әйттем дә. үгезне мөгезеннән тотып алу нияте белән, үзем дә тиз генә — Сез аны ничек беләсез?—дип сорау бирдем Белмәскә. Яшь чагымда анын «Пучина» әсәре буенча төшерелгән «Комета» да мин Хәят образын иҗат иттем. Башка берни белә алмадым. Сорауларымның беренче сүзләрен генә әйтергә өлгерәм. ә ул бүлдерә дә. бер-бер артлы Казан турында сораша башлый Бик сагынган, күрәсең Хәтта Казанның урамнарына хәтле кызыксына Олы яшьтә бит. җитмәсә сырхау, шуңа күрә тиз арыды һәм безнең сөйләшү өзелде. Ә менә «Вечерняя Казань» газетасының 1982 ел, 28 октябрь санында И Сибгатуллин имзасы белән «Родом из Казани» исемле мәкалә басылган. Ул архив докумен гларына таяныпмы, яисә шул Г С Кравченко белән очрашып язылганмы анысын әйтә алмыйм. Тик бу язма Габдрахман абый Камал сөйләгәннәрне дә һәм әлеге артистканың сүзләрен дә гулысы белән раслый. «Картину «Комета» по пьесе татарского драматурга А. Рахманкулова «Пучина» снимал режиссер студии «Востоккино» Валерий Инкижинов, прославившийся исполнением главной роли в фильме В Пудовкина «Потомок Чингнзхана». Димәк. «Комета» исемле нәфис фильм Әхмәт Тажетдин Рахманкуловның «Упкын» әсәре буенча төшерелгән булып чыга. 1935—36 елларда драматург атаклы кинорежиссер В Пудовкин белән Урга Азия большевикларының революцион эшчәнлекләре турында зур күләмле сцена- рия өстендә илли Шул уңай белән драматург, материал туплау өчен. Самарканд ПЮһорснә күчә. Кызганыч ки. бу хезмәт шәхес кулы ы орында өзелеп кала 1928 елда Ленфильм тарафыннан төшерелгән «Мулланын өченче хатыны» исемле картинаның да сюжетына Әхмәт Тажетдин Рахманкулов әсәре алынган. ЛИ! өн сүзләр йөри. Ләкин әле ул бүгенге көнгәчә ачыкланмаган Бу картинаның сценарияссн Американың Голливуд сценаристкасы Люсиль Сквайр (ире буенча Вильямс)яза Люсиль Вильямс 1970 елда тагын Мәскәүгә килә. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди Ул килгәндә мин Мәскәүдә командировкада идем. Көч-хәл белән генә бу сценаристканың кинодрама гуртлар һәм журналистлар белән оештырылган очрашуына эләктем, һәм. форсаттан файдаланып, бу фильм турында сүз чыккач: «Мулланың өченче хатыны» картинасының сценариясенә нигез игеп кайсы язучы әсәре алынды?» - дип язу җибәрдем. «Ниндидер нацмен әсәре бугай, хәтерләмиминән башка сүз әйтә алмады Л. Вильямс. Әмма шушы кичәдә мин бу нәфис фильмның «Совет нәфис фильмнарының бслешмә-каталогында» 677 иче номер белән теркәлүен белдем Соңгы ышаныч Мәскәү кинопрокат базасында иде Сакланган булса, бәлки фильм титрлары нәрсә дә булса әйтер? Гомумән, бу рәсми рөхсәт ләр алуга бәйләнгән мәшәкатьле эш булды. Шулай итеп, Әхмәт Тажетдин Рахманкуловның әсәрләре заманы өчен актуаль саналган, җәмгыять өчен куркынычлы каршылыклар белән йөзгә-йөз бәрелешүдән гыйбарәт конфликтларга корылган әсәрләр Драматург үз иҗатында искелек белән көрәште, күп типларнын битлекләрен ачты, хыянәт һәм җинаятьне фаш итте. Дәүләт кесәсенә кул сузган пычрак җаннарга, ришвәтчеләргә, алдашу юллары белән эш башына менеп корткычлык игүче чит элементларга, мал-байлык өчең кеше үтерүдән дә чирканмау чыдарга каршы тамашачыларда көчле нәфрәт уятты.