Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨЛКӘТЕБЕЗНЕ БАРЛАГАНДА...

Соңгы елларда безнең караш бераз киңәеп, тирәнәеп киткәндәй булды. Әйтерсең лә озак вакытлар буена каплап, томалап торган элпә, яры ниндидер могҗиза тәэсире белән кубып төште дә. без күзебезне кин итеп ачып җибәрдек һәм дөньяны үз төсе, чын кыяфәте белән күрә башладык. Тормыш дигән хикмәтнең серләренә тирәнрәк, колачлырак төшенү мөмкинлеге пәйда булды. Бу хәл. табигый ки. бүгенгене, үткәнебезне, шул жөмләдән әдәби мирасны яңача бәяләү, аңлату ихтыяҗын тудырды Матбугатта инде бу хакта кыю гына фикерләр дә күзгә чалына башлады. Боларда бәя. мөнәсәбәтләрдәге элеккеге берьяклы үлчәмнәрнең яраксызлыгы бик дөрес күрсәтелә Ә шуларның кайсысы яраклы һәм кулай соң? Без әле моңа жавап табу юнәлешендәге эзләнүләрнең башланып китү ноктасында гына торабыздыр Шуңа күрә берьюлы ин тулы, төгәл хакыйкатьне төбенә кадәр ачып салырга тырышу бик үк урынлы да булып бетмәс кебек. Ул жентекләп өйрәнүне, гадел нәтижәләр ясауны сорый, фикерләр чарпылышын кирәк саный. Кайбер мөхтәрәм авторлар исә мәсьәләне ничектер гади, ансат юл белән генә хәл итмәкче булалар Ягъни совет чоры тарихының аеруча каршылыклы, чәбәләнгән этапларын чагылдыручы әсәрләрне, кара мөһер сугып, бүгенге яшәешебездән төшереп калдырырга, сызып ташларга киңәш итәләр. Тагын шунысы да бар: түбән сыйфатлы, йомшак әсәрләр һаман да жил-янгыр күрми тыныч кына ята бирәләр, кырыс караш гүзәл әсәрләргә төбәлә. Гаделме мондый мөнәсәбәт? Иң элек мондый тәкъдимнәрнең бик үк яңа бу.тмаг анлыгын искә төшереп үтәсе килә. Хәтерлик: егерменче еллар башында футуристлар, пролеткультчылар да. тар сыйнфый каланчадан гына карап, бик житди. сәнгатьчә камил мирастан баш тартырга өндәгәннәр иде! Әгәр дә шулчакта жәмгыять. аек акылга колак салмыйча, мәдәни мөлкәтне тузгыту, һәм эстетик репрессия коткысына бирелгән булса, без. гүзәл сәнгать үрнәкләреннән мәхрүм ителгән хәлдә, дөнья халыклары арасында рухи жәһәттән иң фәкыйрьләре булып калыр идек, әдәби үсешебез тагын да ныграк тоткарланган булыр иде Совет чорында милли мәдәниятебез башыннан афәтләр болай да аз кичмәде Алфавитыбыздан аерылып, тоташ надан халыкка әйләндек, мең еллык язма, басма мирасыбызны укый алмаслык хәлгә килдек. Күпме әдипләребезнең иҗаты дистәләгән еллар буена ябылу астында ятты Тыелу сәбәпле хәятебезнең, тарихыбызның бик мөһим яклары яктыртылмый торды. Җәмгыять белән бергә, совет эстетикасы да үз юлында байтак хаталар, ялгышлар ясады Ләкин, шулай булган хәлдә дә. бу урында аның бик житди бер саваплы гамәлен әйтми үтү мөмкин түгел ул кадерле мәдәни мирасны нигездә саклап калды, милләтләрне рухи бөлгенлеккә төшүдән коткарды. Бүген без тарихның бу сабагыннан гыйбрәт алырга бурычлы Соң шулай да совет чорындагы үтә каршылыклы, чуалчык хәлләрне тасвирлаган әсәрләр хәзер төсләрен җуймадылармы, унып. тоныкланып калмадылармы? Монда шунысын әйтергә кирәк иң әүвәл берьюлы бөтен әдәбият турында хөкем йөртү мөмкин түгел Икенчедән, төгәл караш булсын өчен, һәр әсәрне С бүгенге ан яктылыгына тотып кабат укып чыгу сорала Әлегә мин аеруча күп бәхәсләр куптарган әсәрләргә күмәкләштерү хакындагы роман, повестьларга тукталырга булдым Нәтиҗәдә. менә нәрсәләр ачыкланды Аларнын һәммәсе дә. нигездә, чорның хакимлек иткән карашын гәүдәләндерәләр, иҗтимагый күренешләрне, уй-фикерләрне коммунистик идеологиягә туры китереп чагылдыралар, милекнен. хуҗалык итүнең башка юллары, ысуллары турында уйлану тыелганлыгын әдипләр яхшы гоеп эш итәләр. Шуңа күрә әсәрләрнең идея-эстетик юнәлешен идеологик диктатурадан аерып бәяләү гадел булмаячак, дип уилын.м. Бу мәсьәләдә барыннан да бигрәк беренчел чыганакны күздә тотарга кирәк Әмма, шуның белән бергә, әлеге әсәрләрдә объектив рәвештә чорның, кешеләр арасындаг ы мөнәсәбәтләрнең драматизмын чагылдырган күренешләр, гыйбрәтле, сабак булырдай фикерләр дә күренеп кала. Кайберләренен хәтта бүгенге көндә актуальлекләре тагын ла арга төшә. Аларга карап, чорның, җәмгыятьнең әхлак дәрәҗәсе хакында фикер йөртергә була Күмәкләштерүнең ин тәүге, башлангыч дәверен, егерменче еллар башындагы коммуна тормышын «Матур туганда» романында Ш Камал сурәтләп бирде Әмма әдип бу материалны күңелендә унбиш ел чамасы саклап йөртте, сәнгатьчә өлгергәнен, пешеп җиткәнен көтте Ул аны 1936 елда, ин бай иҗат тәҗрибәсе туплаган чорда иҗат итте Коммуналар ил күләмендә киң таралмаганлыктан һәм дә озын гомерле булма) айлыктан. бездә бу теманың типиклыгына шикләнеп караучылар да булды. Ләкин мәсьәлә теге яки бу күренешнең киң яки сирәк таралуында гына түгел Жорж Санд «Графиня Рудольштадт» романында тагын да сирәгрәк очракны геройның үлеп терелүен, дөресрәге, мәрткә киткәннән сон уянып яши башлавын тасвир итә. «Алтын ишәк» романында Апулей кешенең ишәккә әверелүен, ләкин кешечә аңлау сәләтен югалтмавын, «Мастер һәм Маргарита» әсәрендә М Булгаков иблиснең безнең көннәрдә Мәскәүдә гаҗәеп могҗизалар тудыруын сурәтли. Шулай булуга карамастан, алар дөнья классикасында күренекле әсәрләрдән санала. Коммунага килгәндә исә. ул илебез тормышында реаль яшәп алган, һәм автор үзе дә аның зшчәнлегендә гурыдан-туры катнашкан Бу хәл әсәрнең тормышчан җирлеге турында сөйли Әсәрнең исеме матурлык турында сүз барачагын вәг ьдә итә. Романнан күренгәнчә, уртак максат белән берләшкән коммунарлар арасында үтә самими, үзара хәстәрле, кайгыртучан. шул ук вакытта бербсрсснә карата таләпчән, эшлекле җылы мөнәсәбәтләр урнаша Алар коммуна тормышы, эшчәнлеге белән үзләре мөстәкыйль идарә итәләр, барлык мөһим мәсьәләләр хакында ургага салып киңәшәләр, башлык сүген җөпләп кенә утырмыйлар, үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтәләр Мәсәлән, печән өстенә. уракка дип ничә баш малны симертүгә куярга икәнлеген үзләре хәл итәләр Геройларның күркәм сыйфатлары аеруча эшне дәртләнеп, күңел биреп башкаруларында, башкаларга салынып юрмау дарында күренә Алар коллективның һәм. димәк, һәр кешенен мул. җигешле яшәве тик үз хезмәтләренә генә бәйләнгән икәнен яхшы төшенәләр Алар Әмйржан. I ригорин Чуркин отрядларына каршы көрәштә дә чын оешканлык, зирәклек күрсә юләр. Мәдинә моннан тыш әле таг ын шәхси батырльп ы, чыдамлыг 1.1. кансыз банди г һөҗүменә бирешмәве бе тән дә ип гәшләрен гаң калдыра Әдип коммунарларны фишк хезмәт кеше гарен угг-фикер № игеп. Күре иешләрне анализларга, бәйләнештәрен күрергә һәм нәтиҗә ясарга сәләтле, кыскасы. интеллектуаль бай иген сурәтли Коллектив җанлы булу, кешелекле мөнәсәбәтләр, хезмәткә сәләтлелек халык аңында һәрчак мактауга, олылауга лаеклы сыйфат саналган Әгәр дә. романны бүген укыган чагында, күз алдына әйбәт оешкан аренда бригадалары, аларнын яшәешкә актив, иҗади мөнәсәбәте килеп китсә. берлә гаҗәп бу гмаячак Күмәкләп ипләү авыл өчен принципта бөтенләй үк ят гадәт гүгел Күпләрнең куәтен бер ләш г еру нс сорый юрган киеренке ипләрне ул элек-электән өмә белән башкара юрган nviian һәм анда өмәчеләр бик гсләп катнашканнар, ни нәрсәгә сәләг ле. бх гдыклы. җеюр ге булу тарын күрсәткәннәр Күмәк хезмәт уен-җыр шаян сүг белән аралашып барган У т яшь жи гкенчәкләрнен очрашу, ку з сирпеп алу. ганышх урыны га бу нан кешеләр күңелендә ничектер бер нурлы, якты хатирә булып сакланган Шуңа күрә булса кирәк, анын хакында хәтсез матур әсәрләр ягылган Әгәр гә гәүтәг крестьянга сагу очен «ре ге ваклы техника чыгарса тирәк, ижг.ли хезмәткә мөмкинлекләр тудырса. бу гадәт жегәрне тагын га киңрәк күләмдә берләштерү өчен дә бәрәкәтле җирлек була алыр иде. хуҗалыкны, машиналарны нинди масштабта, кайсы формада күмәкләштерүне жир кешесе үзе, баш белән уйлап, бик зирәк хәл иткән булыр иде. Аеруча мөһиме— болай итү конфликтка нигезләнми, буйсындыру, җимерү, таркатуны күздә тогмый. М. Әмирнең «Агыйдел» повесте «Матур туганда» белән бер үк чорда — 1935 елда языла Ул монда 1927 еллардагы авыл тормышын, ягъни тоташ күмәкләштерү башланганчы булган хәлләрне бәян итә. Әдәбият, сәнгатькә, бөтен җәмгыятькә көчләп тагылган чор карашы монда да чагылмый калмаган, әлбәттә. Әйтик, җитешле, таза тормышлы кешеләргә, сәүдә итүчеләргә, дин әһелләренә берьяклы гискәре мөнәсәбәт әнә шуннан килә Унай герой Гаязга да көрәшче тәҗрибәсе җитеп бетми, анда тәвәккәллек белән башсызлык аралашып куйгалый. акыл белән уйлап, исәпләп җиткермәү аны фаҗигагә китерә. Әмма әдип монда авыл хуҗалыгын мәҗбүри, тоташ күмәкләштерү турында сүз алып бармый, бәлки теләк белдергән егерме дүрт гаилә хуҗалыгын берләштерү, артель оештыру турында сүз бара. Әсәрдән аңлашылганча, бераздан моңа тагын үз ихтыяры белән берничә гаилә кушыла. Кулак дигәннәре дә сыйныф буларак куылмыйлар, бәлки конкрет җинаять өчен кулга алыналар Әсәрдә, гомумән, чыннан да бай дип әйтерлек зур мөлкәт ияләре күренми. Тулаем исә повесть яшьлеккә хас хыял-омтылышларны. хис-кичерешләрне. укымышлы яшьләрнең иҗтимагый активлыгын, авыл халкына ярдәм итәргә тырышып йөрүләрен җәмгыять өчен бик кирәкле, беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган сыйфатларны тасвир итә. Әсәр ягымлы, җылы лиризмга төреп язылган. Ләкин, шулай да. чынбарлыкта күмәкләштерү үтә кырыс шартларда барды һәм бу кырыслык әсәрләрнең аһәненә дә йогынты ясамый калмады Авылдагы бәрелешләр турында бездә тәүге суз әйтүче Г Ибраһимов булды Аның «Тирән тамырлар»ы 1928 елның августында язылып бетә һәм шул ук елнын ахырында нәшриятта басылып та чыга Ул чакта китаплар нишләптер бик тиз басыла торган булган. Әдәбият белемендә бу роман күмәкләштерү турындагы әсәрләр рәтендә карап йөртелә. Ләкин Фәхринең «артель, коммун, колхоз» дигән сүзләре монда әле асылда теоретик планда гына әйтелә, шуларның берәрсен төзү процессы үзе сурәтләнми Ә менә совхозларның инде реаль яшәгәнлек- ләре күрсәтелә. Шуларның берсенә башлык итеп, белгеч буларак. Вәли Хәсәнов- ны билгелиләр. Ул килгәндә, совхоз милкендә эшкә яраксыз дүрт чирле ат. дүрт кысыр сарык, чүп басып бетергән сигез дисәтинә арыш, бодай, тары, солы кишәрлекләре була. Шушы хуҗалыкны рәткә кертер өчен Хәсәнов. әсәрдән аңлашылуынча, тәүлегенә унсигезәр сәгать эшли Дүрт ел эчендә аяклы мал йөз башка җигә Шул җөмләдән совхоз тирә-яктагы терлекләр токымын яхшыртырдай нәсел айгырлары, үгезләр, тәкәләр булдыра, күрше игенчеләргә арзан хак белән югары сортлы орлыклар өләшеп тора, күрше авылларга тракторлар белән ярдәм игә. өч басудан күп басулы чәчү әйләнешенә күчә, бөтен Идел буенда беренче үрнәк совхозга әйләнә. Романда Вәли Хәсәнов, мәгълүм булганча. Фәхрине үтертүдә, дөресрәге, шуңа ишарә итәрдәй гамәлдә — акча бирүдә гаепләнә. Совхоз мәсьәләсе дә шушы җинаятькә бәйләп кузгатыла. Тикшерү вакытында да. хөкем барышында да хуҗалыкның бу күрсәткечләре кире кагылмый, тик уңышка килү юллары гына гаепләнә, эшчеләрне тәүлегенә ундүрт-унбишәр сәгать эшләтү, бүтән совхозларга тиешле дотацияне йоту, бөлгән совхозларның милкен. килгән тракторларны үзенә үзләштерү хисабына ирешелгән. дип бәяләнә, совет кануннары, тәртипләре моңа юл куйган булып чыга. Фәхри дә. ншездә, шушы хуҗалыкка мөнәсәбәт якгылыгындарак тасвирлана. Аның үзенең йортында хуҗалык иткәнлеге күренми Өйләнешкәч «байтак еллар кемдә туры килсә, шунда ойдәш горып гомер иттеләр». (Г Ибраһимов. Әсәрләр: Сигез томда. Зт -К . 1975, 156 б.) «Үзенә аерым бер өй салып керү ничектер аның башыннан ук чыгып киткән иде» (159 б.) «Өйне. Фәхргг читтә чакта, хатыны Гайшә салып керә. Аның каравы Фәхри «Уртак» исемле коммуна төзи. Әмма җитәкчеләрнең тәҗрнбәсезлеге, фронтка китеп барулары, хатын- кызларның талашып, ызгышып бетүләре аркасында коммуна таркала, йортлар, амбарлар яшен сугудан янып бетәләр Авыл кешеләре бу хакта "Алар, коммун ясыйбыз дип. фон Киллернең менә дигән хуҗалыгын ничә айда ашап бетерделәр».—дип сөйлиләр. (265—266 б.) Ләкин, шулай да. әсәрдә коммунаның таркалуы түгел, үрнәк совхозның эшчәнлеге тәнкыйтьләнә Ул чорда, күрәсең, хуҗалыкның, нинди хәлдә булуыннан да бигрәк, кем җитәкчелегендә эшләве мөһимрәк саналган булса кирәк. Романда әле, гомумән, крестьян шөгыленең. коммунис т тар кул астында хуҗалык итүнең унай үрнәге тасвир объекты итеп алынмый Әмма үрнәк хуҗалыктан кер эзләү, артель, коммунага димләү вазифасы романда нәкъ менә Фәхригә тапшырыла Әмма, объектив рәвештә, укучыга бу өндәүләр түгел, бәлки эш рәте белүнең, күңел биреп, тырышып эшләүнең, җир серләренә төшенүнең әһәмияте ныграк ышандыра Инде Фәхрине үтертү мәсьәләсенә килик Мона ни дәрәҗәдә катнашы барлыгы турында Вәли Хәсәнов судта болай сөйли: «— Гыймади карт мина әйтте: бу эт Фәхриләрнең авызларын капламый булмас, диде. Акчасыз эш чыкмый, майламый таба купмый, диде Мин ваклап тикшермәдем Берәрсен сыйларга уйлыйлардыр, берәрсенә бүләк бирәләрдер, дип исәпләдем Менә үзен карарсың шунда, дидем лә утыз сумны бирдем» (375 б.) Ягъни, әйтүенә караганда. Вәли Хәсәнов Фәхрине үтерергә кушмаган. Хөкем барышында да моны раслардай бер дәлил дә китерелми Сорап килгән кешегә анын акча биреп җибәрүе хакында гына әйтелә Шулай да Вәли Хәсәнов үлем җәзасына хөкем ителә. Инде Иванов. Сәләхисвларга килгәндә исә. әсәрдә алар- ның Фәхрине үтерүгә гомумән бертөрле дә катнашы күренми Романда аларнын Вәли Хәсәнов белән экономик, хуҗалык бәйләнешләре, бүләк бирешүләре, ярдәмләшүләре хакында гына сүз бара. Рәсми яклаучылар да бу тарафтан гәп кузгатмыйлар Иванов. Сәләхисвлар бишәр ел төрмәгә хөкем ителәләр Элегрәк без Зирекле ишаны Габдулла хәзрәт язмышына аерым илтифат юнәлдермичәрәк үтеп китүне кулай күрә идек. Хәлбуки, әсәрдә ул шактый күренекле зат итеп бирелә Волбашкарма. авыл советы кешеләре анын хакында « Ишанның даны бик зур Богсн гирә-якның мөселман крәстиәнс ана әүлия дип карый», диләр Әмма Садыйк Минлебаев башкача уйлый, ул Шәмсигә Зирекле авылына кораллы армееилар ияртеп барырга куша, «кирәген күрерсең. Агарлык булса, безгә хәбәр итәрсең», ди. (354 б.) Шәмсиләр, волбашкармага да. авыл советына да хәбәр итмичә, түшәктә яткан авыру ишан өенә басып керәләр, мөлкәтен фәкыйрьләргә тараталар Әмма төнен алар барча әйберләрне дә кире ишан йортына китереп бирәләр. Өстәвенә, ишан ябылган өйнең ишек төбендә дога-фатиха алып калырга дип килүчеләрдән су буе чират төзелә Ишан иманына тугры кала, «без фәкать аллаһы тәгаләнең әмерләренә генә буйсынабыз», дип белдерә Гайнегдинов Шәмси аны стенага терәп атып үтерә. Автор аңлатмасында «кануннан .матдәләр тикшерергә вакыты булмады», диелә. (359 б.) Шулай иген, бәндә гомерен кыю бер очракта җинаять санала, бөтен роман тиуның тамырларын юллауга багышлана, икенче мәлдә үзенә күрә бер егетлек кебегрәк и геп бирелә, аның өчен берәүне дә хөкем каршына ки гереп баст ырмыйлар. Бу җәмгыятьтә, әсәрдән аңлашылганча. төрле кешенең кадере төрлечә булып чыга Халык күңелендә исә руханилар башкачарак урын били И Гази «Канатланыр чак» әсәрендә мәчетне, мулла йортын тузгы ткан өчен авыл кешеләренең ярсуын, нәфрәт чәнүсн сурәтли, өлкә комитеты вәкилләрен алагаем кыйнап ташлауларын, ат урынына чанага жиг сп. хәзрәт җиһазларын ү з өенә илтеп куйдырту ларын бәян итә «Тирән гамырлар»да ишанны агып үтерү күренешен укыт аштан сон. күңелгә байтак сораулар килә Судсыз-ниссз жан кыюларның алга таба логика буенча татын да киңрәк күләмдәге репрессияләргә юл әрчүен автор ул вакытта әле күз алдына кигереп җиткерә а тмаган булуы ихтимал Ләкин, художникпсихолог, фикер итне б\ мрак мои и.in ыконсыз 1ЫК i.ipin.m шкан А.ШЫН имгәтүен, кансыт- лык. миһербансызлык психологиясен, ерткычлык инстинкты тудыруын ничек күрә алмады икән’’ Автор биредә детектив материал белән эш игә Димәк, монда әдәби мотивлаштыру юридик нигезләүгә таянырга тиеш була Моның искә алынып жигмәвен ашыгыбрак ижаг игү белән генә аңлатып буламы' 1 Мәгълүм таркау гыкны. кабатлану очракларын, персонажлар сөйләменә сәерлек элементларын кер ген җибәрүне кү тлә гог канда, бо тан уйларга да урын бар кебек Ләкин шулай да тон сәбәп тирәндәрәк ягмый микән.’ Унҗиденче ел борылышына кадәр безнең әдәбият гуманистик, югары әхлаклы ә гәбияг иде Ул табигый гамәл, омтылышларны, сәламәт тойгы-кичерешләр- не чаг ы глырды халыкның бәхет гс яшәешенә, үсешенә комачаулык игүче күренешләрне тәнкыйтьли килде I Ибраһимовның үзенең ул чактагы әсәрләрендә дә без законсыз гыкны хуплау яки миһербансы тлыкны гадәти хәл дип бәяләү очрак ларын күрмибет Әгәр шулай да әсәргә җинаять, үтерү вакыйгалары кертелә икән ачар персонажның холкы габшате. тормыш ситуациясе белән, психологик яктан нитез нигә. авторның гаепләве, тискәре мөнәсәбәте ачык сизелә. Октябрь көннәреннән сон әхлак принциплары кискен үзгәрде. Хакимиятнең дин әһелләренә, руханиларга карата үтә кырыс, каты сәясәте матур әдәбиятка да килеп керде Партия хакимияте әдәбиятның гуманистик кыйбласын үзгәртте, бүтән якка борып җибәрде. Язучылар яңа җәмгыятьнең барлык күренешләрен ул чакта сүзсез кабул итәргә һәм мактап сөйләргә бурычлылар иде. Бу хәл герой образын iәүдәләндерү, характерны яктырту стилендә дә күренде. «Тирән тамырлар»да персонажның ниндилеге бер үлчәм белән- революциягә. гражданнар сугышына мөнәсәбәте, катнашы белән билгеләнә. Әдип инсанны күп төрле сыйфатлар -җыелмасы итеп караудан баш тарта кебек. Ул аеруча каһарманның партиялелегенә басым ясый, сәяси оешмага мөнәсәбәт кешенең иң төп, мөһим сыйфатларын гәүдәләндерә дип саный, мона бик саллы эстетик вазифа йөкли: «... комсомол егетне ияртеп, совет йортына китте. (137 б.) «... чуваш коммунисты Паларусов иптәш җибәрелгән иде». (145 б.) «Муенына кызыл галстук бәйләгән яланаяклы кечкенә кара малай басу капкасын ачып кертте». (150 б.) Геройның төп сыйфатын шушы рәвешле сәяси оешма әт ьзасы булу ягыннан гына характерлау совет чорында гына күренә башлый. Чор каршылыклары әсәрнең сәнгатьчә фикерләү системасында да урын алган. Хуплау юнәлешендә бәян ителгән кайбер хәл-әхвалләр асылда тәнкыйть кебегрәк яңгырыйлар. Гәрчә хуҗалыкларны үз җае белән, эчке ихтыяҗ дәртләндерүе җирлегендә берләштерү мөмкинлеге булса да, хакимият башта ук конфликтлы юлны сайлады, ныклы хуҗалыкларны тузгыту, яшәеш рәвешен үзгәртү, крестьянны җирдән аеру, тыңлаучан эш көченә әйләндерү, колхозларны дәүләтнең арзан савым сыерына әверелдерү мәсләген күгәреп чыкты. Аны тормышка ашыру чиксез күп михнәтләр, күз яшьләре, эчке сыкраулар аркылы барды Повесть, романнарыбыз шул көннәрнең драматик коллизияләрен сурәтләп калдырдылар Вакыйгаларның кайнар эзеннән барып язылган әсәрләрнең берсе Ф Хөснинең «Җир тыңлый» романы булды. Ул 1930 31 елларда языла һәм 1931 елда басылып чыга. Үз заманында бу әсәр байтак шау-шу кузгатты, аеруча көр тавышлы тәнкыйтьчеләр авторны — егерме өч яшьлек егетне— кулак идеологиясен үткәрүдә гаепләп чыктылар. Әмма биредә хәлле кешеләргә теләктәшлек белдерүдән дә бигрәк партократиянең һәм аның күзенә карап торган тәнкыйтьчеләрнең чынында куркаклыгы, ул-бу чыкмагае дип. үз күләгәләреннән өркеп яшәүләре хакында гына сүз йөртү дөресрәк булмас микән? Шулай бит ул хакимият үзе крестьяннарга каршы көрәш ачып җибәрә, революция ясый, үзе юаш кына әдәби әсәр алдында да кан калтырап тора. Мин бу романны шушы арада кабат җентекләп укып чыктым һәм бертөрле дә гаеп-кыек очратмадым Автор авылны, хакимиятнең крестьяннар язмышына йогынтысын бар барлыгы, үкенечләре, гаделсезлекләре белән күрергә һәм күрсәтергә тырыша. Әсәрдә кулаклар язмышына кагылышлы сурәтләр дә бар, әлбәттә Менә, мәсәлән, волбашкарма комитетыннан Якты тау авылындагы барча кулакларны егерме дүрт сәгать эчендә илдән сөрергә дигән боерык килә. Ягыш иң беренче эш итеп авылны баету, мул тормышка чыгару түгел, ярлылык буенча тигезләү бурычы куела. Әмма фәкыйрьлек кимәлсн ни дәрәҗәдә билгеләргә? Башта исемлеккә җиде гаилә теркәлә Болар арасында тегермәнче, мулла, «симез хатыны белән арык сыерыннан башка» мөлкәте булмаган мәзин. Шакир бай, йон тетү машинасы, сепаратор тоткан Ярхәмнекеләр, революциядән сон сәүдә итеп алган Сөнгать, урта хәлле Гыйлажи бар Актив һәм ярлылар җыелышы ахырдан Гыйлажи гаиләсен бу кара исемлектән сызып ташларга карар кыла. _ Хәтсез еллардан соң. зур тәҗрибә туплап, күренекле әдип булып җигешкәч. «Йөзек кашы». «Җәяүле кеше сукмагымның авторы булып танылгач. Ф Хөсни бу романга кабат әйләнеп кайта һәм ышанычлы кул белән өр-яңадан язып чыта. Монда «Җир тыңлый» әсәрендә! е кайбер сурәт-бизәкләр дә ял тырапялтырап кала. Ләкин, билгеле бер иҗади бәйләнеш булган хәлдә дә, «Утызынчы ел» бөтенләй башка, яңа әсәр ул. Барыннан да бигрәк сәнгатьчә эшләнеше белән ул бик югары кимәлдә тора. Әдип монда әзер организмга ит кундыру, кан йөгертү, җан өрдерү белән генә чикләнмә! ән. мул хисле, мөлаем-моңсу мөстәкыйль бер әсәр иҗат иткән. «Утызынчы ел»да җитешле кешеләр арасыннан алгы планта Галләм хаҗи образы килеп чыга. Ул башлыча мөлкәткә, туган туфракка мөнәсәбәте белән күренә. Менә авылдагы хакимият вәкилләре аңа яшерелгән икмәген алырга дип киләләр. Цивилизацияле илләрдә игенне яшерү хажәте дә. тартып алу ихтыяҗы да юк Артыгын хужа үзе шатланып китереп сата, тиешле хакын алып китә. Монда исә бәясен гүләү турында бер авыз сүз дә чыкмый. Икмәкне бушка алып китәләр Бу хакта! ы уйлары хакында әсәрнең баш герое Вафин бер хатында болан яза «Каршы килүчеләргә карата 107 статьяны кулланабыз Бүтәнен белмәсаләр дә. монда ул статьяны белеп алган батраклар байтак, кулакның яшергән ашлыгын эзләп табарга дигәндә, җиңнәрен сызганып торалар» (Ф Хөсни. «Утызынчы ел.» 1963. 32 б.) Шулай итеп, илнең экономикасы табигый алыш-бирешкә. сәүдәгә түгел, куркыту! а. тартып алуга, талаучының да. таланучының да рухын гарипләндерү! ә корылган булып чыга. Я!ъни крест ьян белән дәүләт арасында! ы мөнәсәбәт үз эчендә даими конфликт чыганагы саклап кала «Матур туганда» романындагы Садыйк хажиның алтын-көмешләрен водокачка аегыннан казып алганда да нинди дә булса хөкем карары, ордер-фәлән күрсәтелми Ә менә нәтиҗәсе ачык сизелә Әмирҗан. Чуркин отрядлары мөлкәтне гартын алуга реакция буларак оешалар. Ахыр чиктә |ражданнар сутышынын да тон сәбәбе әнә шуңа кайтып кала, тартып алынган байлык миллионнарның каны, томере белән түләнде Инде Галләм хажины тутан туфрактан куып җибәрү мәсьәләсенә килик. Монда безне бит рәк тә аргументлаштыру кызыксындыра Тик торганда илдән сөрүне аклау өчен автор төп ни! езне - канунны, хөкем карарын файдалана алмый монда закон хөкеме йөрмәде. Димәк, образлы сурәткә сыенырга кала Волком сәркатибе Багталов «Колхоз төзү өчен безгә арабызда булган чүп үләннәрен йолкып ташлар!а туры киләчәк. Шушы көннәрдә без сезнең авылда ла раскулачивание үткәрергә тиешбез», ди. (110 б.) Шулай игеп. ярлы, урта хәллеләр файдалы кулы ура, ә таза, нык тормышлылар чүп үләннәре булып чыга Әмма, уйлабрак кара! анда, умырып, җилкенеп эшләүчеләр гүгел. ялкаулар, хорәсәшгәр чүп үләне булмый микән? Ьу очракта укытучы Сәрвәр Шамкина уйлары, авыл кешеләренең сүзләре үтемлерәк яш ырый. «Бик ка гы кыланмыйбызмы без кешеләр белән'1 Бөг еп җибәрмибезме икән? Кояш астында һәркемнең дә яшәр! ә хакы юкмыни ’» дип уйлый Сәрвәр (166 б.) Шул авылның хатын-кызлары үз фикерләрен тагын ла ачыграк әйтеп бирәләр « A i карагын да тикшермичә-ннт мичә i енә Себер җибәрмиләр ие элгәре» (197 б ). Бу юлларны укыгач. әсәр безгә янача күреш әндәй юе ла Романда Наҗия образы бик мөһим урын били. Анын гамәл-омтылышлары. хис-кичерешләре асылда бөтен әсәрнең аһәңен, моңын билгели Чибәрле!е. хискә байльпы. зирәклеге өстснә, мөстәкыйль эш итәргә, тормышчан, масштаблы фикер йөртергә дә сәләтле ул. Әсәрдә Наҗия, байлар мохитсн. үги әнисен ү» итмичә, авыл яшьләре, комсомол тирәсенә елышучы тышысыз зат итеп тасвирлана Ул, тәвәккәлләп, спектакльдә уйный, ашлыкларының яшерелгән урынын күрсә го. комсомол! а алуны сорап гариза бирә, чәчен кистерә, грамоталылыкны күгәрү эшенә ихлас булышырга тели Наҗия белән Котдус Вафин бер-берссн яратышалар Ләкин Вафннның хис. гамәл тәре шактый каршылыклы Гәрчә авыл кешеләренең тормышын, яшәү рәвешен шмырдан үзгәртергә атлыгып йөрсә дә, Наҗияне кулак кызып ү з араларына кертергә, комсомолга алырга секретарьның кыюлы! ы. мөстәкыйльлеге җитми сүз булудан шүрли Тойгысын, мәхәббәтен тыеп, басып торуы да ахыр чиктә куркаклыгыннан килә Заман, тәртипләр хисне авызлыклауны таләп игә Әти-әнисе белән бергә Нажия матур чәчәк гә илдән сорелә. язмышы чатнап сына Шут мәлдәге мөлдерәмә туты тойгы, кичерешләрен ул Вафинга бер-ике җөмлә белән язып калдыра Ут ин әүвәл сөрдерерлек нинди гаебе бар икәнен белмәве турында әйтә «Нишләдем икән сон мин уч хәтле кулак кызы бу чын’» дигән сорау куя ул хакимият әһелләре алдына, гөнаһын берәүнең дә төшендереп, аңлатып бирә аямаганлыгын күрсәтә, шуннан соң Вафиша күңелендә нинди хисләр саклап йөрткәнлеген ачып сала «.‘.Ярага идем мин сине. Котдус абый, хәтер дә яратам и шулай ярата-ярата китом дә. Син шуиы сизмәдең... Әллә сизеп тә сизмәмешкә салышып йөрдең инде Бәлкем. ялындырырга ie |Ә1әнсең. юк инде, ялына торганнардан гүгел без. ялына торганнарны Янбулат базарыннан эзләп карагыз» (.09 210 6 ) Бу җәһәт тән И Газиның «Канатланыр чак» әсәрендәге гади крестьян егеге Гыймран 1ӘВӘККӘгрәк. үткенрәк бу гын чыга. сөйгәнен шулай ук кулак кызын өлкә комитеты вәки ге Хәлим бу тышлыгы белән төрмәдән чыт аруга ирешә дә. шул ук тонне Урана, заводка китеп баралар, бәхет те гаилә коралар, олы ЙХТИрам йөзеннән улларына Хәлим исеме кушалар КОГДҮС исә бик гиз үкен.» үкенүен, әмма терсәкне тешләп булмый II Гангның «Канатланыр чак» әсәре «Онытылмас еллар»нын өченче китабын гошкнл итә Әдип аны 1965 69 елларда яза Бу өлештә ул вакыйгаларны утызынчы елга китереп җиткерә. Баштагылары кебек, тоташы белән сурәтле фикерләрдән тукылган, лирик җылы. драматик киеренке әсәр ул. Гафият образы укучыларга баштагы ике китап буенча да яхшы таныш иде Кендеге белән җиргә береккән, аны ихлас яратучы, серен белүче, күнел биреп, җиренә җиткереп эшкәртүдән ләззәт, тәм табучы чын игенче ул. Булдыклы, иген эшенә сәләтле, сәламәтлеге, куәте дә гашып тора Табигый, анын хуҗалыгы да төзек, җитешле. Ул. совет өндәмәләренә ышанып, сәләтенә, зирәклегенә таянып, үрнәк хуҗалык булдырырга дәртләнеп йөри Кыскасы, бәхетне ул хәләл күкрәк көче белән табарга өметләнә Ләкин, күмәкләштерү башлангач, баюга таба барасың дип. аны кулаклар рәтенә кертәләр һәм күпләр белән бергә волость чиркәвенә ябып куялар. Себергә озатылтайчы алар шунда көтәргә тиеш булалар Хәлим, партия өлкә комитеты вәкиле, урга хәлле Гафиятнең ябылуына гаҗәпләнә, аны азат итә Ләкин Гафиятне көтелмәгән шатлыктан соң ук ачы хәсрәт биләп ала. « Нәрсә син диде Хәлим төрмәдән чыкканга бер дә куанмыйсын, ахры? Гафият кыймылдап, чайкалып куйды. Куанырга.-- диде ул төссез тонык тавыш белән, син менә мине төрмәдән ко ткардың, ә сине чакырып кунак итәргә минем өем юк. хатын, бала-чагам кеше мунчасында тора, терлек-туарымны бүлешеп бетерделәр. Сакал кырырга бритвам да калмады, кайсыдыр алып чыгып китте.» (И. Гази «Канатланыр чак» -К, 1973. 237 б.) Колхозга димләү әсәрләрдә ничек бирелтән'’ Авыл кешеләре моңа ничек караган? Роман, повестьлардан күренүенчә, үгетләү, кыстауларның төп ысулы өркетү булган. Әмер сәясәте бәндәләр күңеленә шом салып узган. Ф Хөсни болай яза «Авыл башына житкәнче шулай үзе белән үзе сөйләнеп барды Әхмәтҗан Авыл башына җиткәч, «жу!» итеп күңеленнән яңа бер курку узды: әйтик, көннәрдән бер көнне «кулак» дип авылдан сөрсәләр?» (230 б.) Күмәкләштерү фронтындагы җиңү хакына түрәләр авыл хуҗалыгы нигезенең җимерелүе, булдыклы кадрларның тузт ытылуы белән дә исәпләшеп тормаганнар. Аларны илнең экономикасы түгел, революция ясап алу үзе ныграк мавыктырган. Тагын шул хәтлесе дә бар гомумән, социалистик революция тарихындагы кебек, монда да күмәкләштерү теориясе тормыштагы тәҗрибәдән килеп чыкмады. ә бәлки әүвәл идея туды да. соңыннан шуны берни белән дә исәпләшмичә гамәлгә ашыру башланды Шуңа күрә персонажлар да әңгәмә барышында нинди дә булса реаль уңай үрнәккә таянмыйлар, якты киләчәк, алдагы оҗмах белән кызыксындырмакчы булалар (тик хур кызларын гына искә алмыйлар) Әмма ул вәгъдәләр агай-энене бик үк ышандырып җиткерми: «Бик җәннәт итеп күрсәтәләр инде күрсәтүен дә. ул җәннәтнең сон идәнсәкесе. сәкегә җәеп ятарлык мамык түшәк-ястыгы булырмы икән? Әллә югыйсә идәнгә салам түшәк җәеп кенә яткырырлармы икән’» («Утызынчы ел». 183 б.) Үгетләү, димләү эшендә иң йогынтылы дәлил итеп трактор кулланыла. Әмма ул да әле совхозларга гына бирелә икән, колхозларга ышанып тапшырсаң, аның күмәк кулакка әйләнүе, баеп кизүе бар. ул чагында инде артель гел тилмереп дәүләт күзенә карап тормаячак, үзен бәйсез хис итәчәк. Шуңа күрә трак гор. комбайннар МТС кулында тупланды Ә инде индивидуаль хуҗалыкта файдаланырдай җыйнак техника чыгару турында җәмгыятьтә дә. әдәбиятта да бер сүз дә кузгатылмады Шул ук вакытта хакимият крестьянны атсыз — пар канатсыз калдырды Утызынчы ел» да Бытбылдык Әхмәтҗан күңеленнән шундый уйлар үтә: «Менә бит. хода бәндәсе. Нинди заманага калды башларыбыз. Үз хайваныңны үзен җигәргә ярамый» (229 б ) Авыл кешесе ат урынына үзе җигелергә мәҗбүр булды Колхозга мөнәсәбәтне сурәтләгәндә, әдипләр крестьянның эчке омтылышларын ла күздә тоталар, әлбәттә. «Утызынчы ел»дагы тол хатын Җаббар Гайниясенең имана җирен сөрергә аты юк. Ул әнә шул ваемын җилкәсеннән төшерү нияте белән артельгә кермәкче. «Агыйдел»дәге крестьяннар, көчләрне берләштереп. яткын, чирәм җирләрне күтәрергә, шунда яшелчә үстерергә телиләр. Шуның белән бергә кайбер әсәрләрдә колхозга керү юмор аша бәян ителә, кайчак хәтта пародия төсен дә алгалыи «Утызынчы ел»дагы Әгъләм, атына ял бирү сылтавы белән, сабан күләгәсенә башын куя да каты йокыга тала. Шул арада аты артель атлары янына килеп чыга. Колхозчылар Әгъләмне көлеп, мыскыллап каршы алалар: « Алашаң булып алашаң колхозга керергә дип килгән, синдә шул алаша сознаниесе чаклы да сознание юкмыни. Әгъләм?» — диләр. (348 б.) Әгьлә.м артельгә керергә була. Әсәрдән колхозны вакытлы күренеш дип карау сизелә. «Утызынчы ел»да Гафи бик җитди рәвештә сорап куя «Кара әле. кем. Касыйм туган, син укыган кеше инде, безнең ише катып калган сала мужигы түгел. беләсеңдер; бу колхоз дигәннәре, мәйтәм, кайчан булса да бетәр микән соң? Бер дә рәте-башы күренми хәзергә» (144 б.) Аларны барыннан да бигрәк теге жәннәт дигәненә көчләп кертү хафаландыра Сталин хаты чыккач, алар җиңел сулап куялар Ләкин анын каршылыклы, ике яклы булганлыгы бик гиз аңлашыла «Утызынчы ел»дагы Гафи Җиһангиров эчен оу мәкалә, автор раславынча, «аяз конне кигереп суккан яшен булды» (238 б.) Ул хат басылган газеталарны төргәге белән җыеп ала да яшереп куя. хәтта ячейка секретаре Вафннга да күрсәтми Ә «Канаг таныр чак» тагы волком с«*р- катибе Ногманов болай сөйли. «— Сталин хатын гарәп хәрефләре белән бастырып чыгарып, кантком бөтен эшне бозып гашлады. Яңалиф белән бастырырга кирәк иде. берәү дә рәтләп укый алмаган булыр иде» (196 б.) Бу хат. алар фикеренчә. оешып җиткән эшне кинәт сүтеп ташлый. Башта тизрәк йоз процент күмәкләштерүне таләп иттеләр. Инде хәзер гнуның очен тәнкыйть итәләр, дип саныйлар Крестьяннарны исә керү-кермәү ирекле, дигән фггкер кызыксындыра. Алар бу документка зур омег баглыйлар «Канатланыр чак»гагы бер агай аны печән саткан акчаның яртысын түләп ала. Шуңа нигезләнеп, бик күп гаиләләр тизрәк колхоздан чыгу ягын карыйлар. Әмма чыгучыларга атын, орлыгын, иген коралларын кире бирмиләр Үз җирләрен дә кайтармыйлар, авылдан ерактагы кызыл балчыклы калку, түбә җирләрне генә кисеп бирәләр. керү-чыгу иреге әнә шул дәрәҗәдә була. Колхоз тозаг ына бер килеп > ләккәч. барлык хокуклар югалганын игенчеләр бик гиз гөшенеп алалар, алар карап торган барлыюкгы мөлкәтеннән геггә түгел, мөстәкыйль уйлау, зшләү. хезмәт җимешеннән үзенчә файдалану ирегеннән дә колак кагалар. Бу чараны үткәрүдә шәхес мәнфәгате искә алынмады. гик дәүләт ихгыяжын канәгагләндерүгә генә өмет багланды Фикер хөрлеге, мәсьәләнең асылына төшенергә тырышу гаеп саналды Бу җәһәтгон Ә. Еникинең «Вөҗдан» повесте игътибарга лаеклы Башка әсәрләрендәге кебек, монда да әдип мәсьәләнең психологик ягына игътибар итә. күмәкләштерү хәрәкәгенец аерым бер шәхес язмышына бөтенләй көтелмәгән яктан кигереп сугуын, җанына, рухына төзәлмәс яра салып узуын хикәяли Әсәрнең бөгеп сюжеты психологик киеренкелеккә корылган Повесть 1966 68 елларда иҗат ителә Ләкин монда сурәтләнгән хәлләрне әле ул чакта да ачык текст белән язарга ярамый иде Шунлыктан ул. бик җитди, затлы булса да. «Казан утлары»ггда басылмады да. Тик 1973 елда. «Без дә солдатлар идек» китабына ышыкланып кына, дөнья йөзен күрде Әсәр Хәбиб исеменнән. Ьокер дустына язган хаты рәвешендә хикәя ителә. Хәбиб монда җанын. вөҗданын борчыган бер үкенечле гарих турында сөйли Бер уйлаганда. Хәбиб я змышына драма гик коллизия бердә кат ылырга тиеш түгел кебек иде Ул бит совет җәмгыягенең үз кешесе, ярлы крестьян малае Рабфакны төгәлләгәч, мех фабрикасында шиш башлый Эшен дә җиренә җиткереп. гогәл башкара, мичеләрдә, түрәләр дә зарланмыйлар үзеннән Кешеләр белән мөгамәләсе дә гнгез. җылы, зчкереез Өстәвенә яшь кенә, чибәр генә әйрәнчек личе кыз Хафага белән дуслашып, яратышып китәләр Мех осталары мишәр агайлар инде а гарны өйләндерү хакында да сүз кузгатып куялар, туй чыгымнарын да күтәрешергә әзер юра тар. «Озак га үтми моның сере ачылды алар фикеренчә. әгәр мин өйләнмәсәм. Хафага кебек шундый әйбәт кызның ә ыә нинди гоньссг кешегә т.гәгеп куюы бар менә нәрсә атарны бик борчый икән! Кызык Яхшы аг белән яхшы кышы яман кулга җибәрмәү бу татарның борыннан килгән гадәге булса кирәк» ди хикәяләүче (Ә Еники Әсәрләр Оч томда 2 г К. 1991.6X6) ШУНЫҢ белән бергә, бу чорда тирә-юньне бер-береңә ышанмау, шикләнү атмосферасы чолгап а га. һәрдаим сизгерлеккә, уяу гыкк.г өндәп горалар Басыйр кебекләр хәтта үгә тыйнак. гадел, үз һөнәренең чын осталары бу пан мишәр агайларга да бик үк ышанып бетмәскә киңәш игә Ьасынр ише гөр фикеренчә. алар иске белгечләр, капиталга хезмәт иткәннәр, хосуси милекчелек белән агулан- ганнар. бай яшәгәннәр. кыскасы, безнең гамаша күнмедер дәрәҗә тә үги кеше г.»р Уяулыкны Ьасынр үг хәлен ю тәтү өчен дә фаидаланмакчы була. Мона кадәр ул комсомо г җпюкче гегендә >ш ләп алган, әмма әхлакый чатак тык өчен ул урыннан куыплн Өмма инде хакимлек игүнең, күрсәтмә, әмер биреп йорүнен тәмен тагын өлгергән Яна нигә ул үгә тырышын сизгерлек, уяулык күрсәтү белән кабат күтәрелергә тырыша. Иснәнеп йөргән кешегә, әлбәттә инде, жае да чыгып тора. Авылга, авыру әнисен күрергә кайткач, Хәбиб янына туган-тумача, таныш- белешләр җыела, шәһәр кешесеннән берәр җылы сүз ишетмәкчеләр. Шул ук вакытта бик тирәндә, күңел төпкелендә басылып яткан теләкләрен дә әйтеп бирәләр- колхозга көчләп кертмәсеннәр, хаксыз рәнҗетү, өркетүләр, колхоздан чыккан гади крестьянны подкулачник ясап илдән сөрүләр бетерелсен иде, диләр. Шулай фикер йөртергә аларга Сталин хаты кыюлык бирә. Шәһәргә кайткач. Хәбиб бу хакта Хафаза белән дә эч серләрен уртаклаша, авылдашларының ни уйлаулары турында сөйли Ни хикмәт: бу сөйләшүләрнен эчтәлеге Басыйрга да мәгълүм була. Ул тәҗрибәсез, беркатлы кыздан бөтен сүзләрне җайлап-жайлап суырып чыгара Нәтиҗәдә мехбазанын ачык партия җыелышы Хәбибне, колхозга каршы котыртуда, кулаклар жырын җырлауда гаепләп, эштән куарга дигән карар чыгарып куя Ләкин Хәбибнең «кулак агенты» булуына җыелышны алып барган партком сәркатибе Перов үзе дә ышанмый икән, икенче көнне «чепуха бу!» — дип кырт кистереп әйтә Бу җыелыш аңа киеренке шартларда уяулык күрсәтү, фаш итү сылтавы белән үзенен урынын ныгыту, дәрәҗәсен күтәрү өчен генә кирәк булган икән. Шулай итеп, монда сафлык белән хөсетлек бәрелешә һәм мәкерлелек җиңеп чыга. Чөнки ул хакимият сәясәтенә таяна. Биредә хикмәт сәламәт рухлы егеткә, гамәле, сүзе, уе белән дә намусына тузан бөртеге кадәр дә кер кундырмаган кешегә нахак яла ягуда, искә-санга алмаган яктан сугыш миңгерәүләтүдә генә дә түгел Әлбәттә, монысын да аз дип әйтеп булмый К Фасиев ишеләрдән андый күрәләтә нигезсез гаепләүләрне Ә Еникинең үзенә дә аз ишетергә туры килмәде. Үз башына төшкән кеше моның нәрсә икәнен яхшы белә. Мәсьәләнең тагын да четреклерәк. аянычрак ягы бу яланын Хафаза исеме белән. Хәбибнең үзенең сөйгән кызы исеме белән бәйләнгән булуында Әгәр дә Хәбиб үзен аклау нияте белән чаралар күрә башласа, телиме, теләмиме. Хафаза исеме телгә алыначак. Хәбиб бит авылдан алып кайткан тәэсирләрен бары тик ана гына сөйләде Ләкин егетнең Хафаза өстенә күләгә төшерәсе килми Хис. кичерешләр киеренкелегенең чыганагы да — әнә шунда. Бу әсәр иҗтимагый хәлләрнең, илдәге гомум атмосфераның шәхес язмышына йогынтысы, социаль киеренкелек шартларында кешегә сак мөнәсәбәт җитмәве. аның законда таяныч таба алмавы хакында сөйли. Моңарчы без. әсәрләрне анализлаганда, күбесенчә уңай геройларның фикер сөрешенә генә игътибар итә килдек, тискәре яки каршылыклы персонажларның карашы ул кадәр әһәмиятле түгел, аларның сөйләменә нинди дә булса җитди мәгънә салынмый, аны тик кире кагу, бәхәсләшү өчен генә файдаланырга мөмкин. дип саный идек Ләкин бүген, әлеге әсәрләрне күзне ачыбрак укыгач, фикер беркадәр үзгәрә төште чынында исә аларның сүзләрендә хәят дөреслеге кайчак тирәнрәк, төгәлрәк гә чагыла икән Бу җәһәттән «Җир тыңлый» романындагы Фәйзи фикерләре i ыйбрәтле. Элекке курсташы Сәрвәр Шамкинага язган хатында ул «революциягә чаклы урыс табаны астында изелеп килгән татар авыллары»ның язмышы турында уйлана, совет чорындагы сыйнфый бәрелешләрнең зарурлыгына. мәҗбүрилегенә шикләнеп карый. Чөнки, әле генә әсәрләрдән күреп киткәнчә, көрәш би I асылда ярлы һәм житешле кешеләр арасында түгел, ә бәлки хөкүмәт белән крестьяннар арасында барды, һожүмтузгытуны да игенчеләр түгел, хакимият башлап җибәрде. Әсәрдә Фәйзинең бу ясалма революцияне хупламавы сизелә: «Тукта, мин әйтәм. социализм дигән әкиятне тудыручылар нәрсә эшләп яталар икән’ Ипи чиратында торып сугышмыйлармы икән, дим (Катылыгым өчен ачулана күрмәгез тагын. Йомшак булырлык сәбәпләр булмаганга шулай катымын Хәер, большевиклар каты булуны яраталар бит) Шулай дип тоттым да Сезгә хат яздым» (Фатих Хөсни «Җир тыңлый.» К., Татиздат. 1931, 53 б.) Ул кызыллануны балалык авыруы дип саный. Хаттан күренгәнчә, аны. Көнчыгыш педагогия институтының татар әдәбияты бүлегендә укып чыккан белгечне, гомумән Татарстанның мөстәкыйльлеге, мәдәниятенең барыр голы да дулкынландыра. Ул «ертылган шөһрәт тотып калган» төрки халыкларны, Кавказ. Кырым мөселманнарын берләштерү идеясен күтәреп чыга, «барысы да берләшкән вакытта, безнең әүвәлге шөһрәтебезне табуыбыз үтә табигый бер нәрсә», дип раслый, кыйбла итеп бөек шәрыкъ мәмләкәтен, үзеггә хас бөек мәдәниятен сайларга, шул юл белән барырга кирәк иде. ди һәм ахырдан «без, урыслар артыннан ияреп, аларның гасырлар буенча өстенлек кылып килгән хаким мәдәниятләре тарафыннан йотылабыз», дигән нәтиҗә ясый. «Канатланыр чак»тагы Дәүләтъяров та укучыларга «Онытылмас еллар»нын алдагы китаплары буенча таныш. Аларда ул милләтче рәвешендәрәк тасвирлана Биредә исә аның Татарстан республикасы төзелгән көннәрдәге һәм аннан сошы уй-фиксрләре бәян ителә. Ул җөмһүриятнең мөстәкыйль яши башлавына ихлас куана «Тик кайбер чыдамсызраклар үзләренең карталарын бик иргә ачтылар янәсе. Мәскәү югарыдан команда биреп тормасын ходайның ярдәме белән без үзебез генә дә юл яра белербез, дип кычкырдылар Кызыл Армияне оккупацией армия дип атап, республика туфрагыннан чыгарырга йөрделәр» (66 б ) Кызыл Армияне сыйфатлаган «оккупацион» эпитетын без сошы елларда күбесенчә Балтика буе илләреннән ишетә идек. Андый бәяләр үзебезнең әдәбиятта иртәрәк тә чагылган икән ләбаса. Ләкин, әсәрне моңарчы ничә кат укып чыгуга да карамастан, аерым дикькагь юнәлтергә ярамагач, а тарны күрми үткәнбез Дрүләтьяров карашыпча, бераздан властька суллар килә. Аларның мәсләге белән Дәүләтъяров бөтенләй килешә алмый «Аларга синең тагар мнлләген өч тиен бер акча Алар сыйныфка табына, анда да эшче сыйныфка гына, крестьяннар алар өчен ниндидер абстракт категория Телдә партиянең милли программасын коръән урынына тотып ант итсәләр дә. гамәлдә милли сәясәтне тормышка ашыру өчен кыл да кыймылдатмыйлар» (67 б ) Бу юллар бүген хәзерге админист- рация-әмер системасы хакында әйтелгән кебек укылалар Әсәрдән күренүенчә. Дәүләтъяров Идел буена татарларны күчерү эшен оештыра Әмма аны бай татарларны күчерүдә гаеплиләр. Хәлбуки, монын да сәбәбе бик өстә яга ярлыларның, яңа җиргә күчеп, яңа йортлар салырга акчалары булмый Дәүләтъяров тагар крестьяннарын Себерт.» күпләп күчерү, җөмһүриятебездә калган татар халкын сыегайту белән дә килешми Дәүләтъяров Татарстанның чын мөстәкыйльлек алуына омег итә. «кайчан да булса бер көнне тагар үз республикасына үзе. бары тик үзе генә хуҗа булыр дип. руслар командасыннан котылыр дип хыяллана һәм татарларның үз арасыннан чыккан яшь белгечләр булдыру артыннан бик тырышып чаба иде» (68 б.) Шовинистик хакимияткә нәкъ менә шул эшчәнлек, тагар халкы турында кайгырту ошамый. Рәсми пропаганда Дәүләтъяровка бөтенләй тискәре бәя бирә «Ә сез беләсезме Дәүләтъяровның кем икәнен'’ Белмәсәгез. белегез! Ул Татарстан татарлар өчен генә дип. руслар РСФСРга күчсеннәр, ә Татарстан җөмһүрияте Федерациядән чыксын, үзенә бер дәүләт булып яшәсен дип дәгъвалаучы ата милләтче, булачак татар дәүләте өчен кадрлар хәзерләп йөрүче, татар студентларына махсус стипендия түләү өчен Казан нэпманнарыннан акча җыючы бер конгр!» Дәүләтьяровка әнә шундый тамга сугыла Бу миса т тар суверенитетка. мөстәкыйльлеккә бару юлында җөмһүриятебез үткән фикер көрәше тарихын да күз алдына китереп бастыралар Мин монда күмәкләштерүнең күбрәк кеше җанын әрнеткән якларына. шу тарның әдәби әсәрләрдә чагылышына тукталдым Ләкин моңа карап, повесль романнарда колхозлаштыру тоташ тәнкыйть рухында тына тасвир ташан икән дигән нәтиҗә калмасын Ул. хакимият идеологиясен.» ярак п.т рәвештә. кирәк те. зарури бер үзгәреш игеп сурәтләнде Әмма, шуның белән бергә, безнен .көрләрдән колхозлар тел балкып торган йөзләре белән генә дә күренми тәр Бу хәрәкәтнең бик җитди драматик төеннәре дә яктыртыла әсәрләр гә, колхозларның мәҗбүри хәрәкәт буларак оешуы, законсызлыкның көчәюе, әхлак дәрәҗәсенең түбәнәюе, кешенең кадере кимүе, хакимият тарафыннан яклау таба алманы хикәя ителде «Утызынчы ел». «Вөҗдан» кебек әсәрләрдә әдипләрнең зчтән көюләре, әрнү-сытланулары нык сизелә. Бүгенге көндә әлеге роман, повестьлар чорның поэтик документы булып хезмәт итәләр тәвернен су тышын тоярга булышалар, бик мөһим эстетик вазифа башкаралар Бөтен хикмәт а тарла бәян нгелгән хәятны объектив зөрес аңлата бетүдә Тискәре күренеш тәр күпче тек әсәр гөр дә урын ала бит Ана карап без ул .көрләрдән баш тартмыйбыз Күмәкләштерү гүрындаты роман, повесть ларда да нәрсә уңай, нәрсә тискәре икәнен бүгенге ан яктылыгында бәяли бе гергә, тискәренең чыганагын анык төшендерергә пурыч- лыбыз Сәяси репрессияне гаепләп тә. мәдәни репрессия ә өндәү үтен акламас дип уйлыйм