«КҮГӘРЧЕН ГӨРЛИДЕР...»
Санкт-Петербург рәссамы Марат Таҗибаев үзенең «Күгәрчен» исемле әсәрен татар халык чигү үрнәкләренә охшатып, ефәк тукымага төсле буяулар белән эшләгән Шартлы рәвештә «төсле декоратив графика» дип йөртелгән бу алым кыска гына бер сүз белән батик дип тә атала. Рәссам ефәк тукымага эшләгән әлеге әсәрендә төсләр өстснә аппликация дә кулланган. Бу исә күгәрчен образының контур сызыкларын да. силуэтын да бергә берләштереп, көчәйтеп җибәргән. Марат Тажибаевның «Күгәрчен»е беренче мәртәбә 1991 елда С.- Петербургта булып үткән «Татарт» күргәзмәсенә куелган иде. Бу әсәр—дүрт паннодан торган композициянең бер өлеше генә Композиция тулысы белән махсус шул күргәзмә өчен иҗат ителгән һәм. Этнография музееның Мәрмәр залында үзәк диварга куелып, зур уңыш казанган иде Әлеге күргәзмә шул ук елның җәендә Казанга күчеп килгәч, аны Татарстан җәмәгатьчелеге дә ихлас кызыксынып кабул итте. Татар халык сәнгатендә кош образы элек-электән әкияти дә. тотемистик шартлы бер сурәт тә булып килә Күгәрчен исә һәрвакыт ак бәхетләр, йортта иминлек- муллык билгесе, төрле явыз кара көчләрдән, авырулардансырхаулардан саклаучы изге кош Шуңа күрә дә татар халык җырларында күгәрчен иң еш телгә алына, иң күп җырлана. Күгәрчен сынын-сурәтен без авыл өйләренең челтәрләп-челтәрләп киселгән тәрәзә яңакларында, коймакапкаларда да күрәбез. Чигелгән сөлге-тасты- малларда да ул. кошның алтын каурые рәвешендә укалы бәрхет калфакларда да ул. Хәтта татар зиратларындагы куп кенә кабер ташлары да шартлы рәвештә кош сыны белән очлана Марат Таҗибаев исә үзенең «Күгәрчен»енә заманча төсмерләр салган, ул үзе дә «Традицион сәнгать мотивларын хәзерге сәнгатькә якынайтырга омтылдым».- ди Күгәрчен төрле төстәге тасмалар өстендә бирелгән. Алар, бер караганда, төрле илләрнең ту-байраклары кебек тә. икенче карасаң, гапгади генә чигүле сөлге- тастымалларыбызны да хәтерләтә Әмма күгәрчен үзе алар фонында чикләрне белмәүче, канатлары белән һава ярып, бар дөньяларны кочучы илаһи кош итеп сурәтләнгән. Марат Таҗибаев 1940 елда Казагыстаннын Казалинск шәһәрендә туган Ашхабадта (Төрекмәнстан) сәнгать училищесында, аннары Ленинградның Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнагать училищесын (1969) тәмамлаган Хәзер дә С -Петербургта яшәп иҗат итә Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Тукучыларның Халыкара җәмгыяте әгъзасы (АКШ) Аның төп жанры гобеленнар иҗат итү Гобелен — кулдан тукылгаь сюжетлы рәсемле келәм ул. Марат Таҗибаев бу өлкәдә үзен дөнья күләмендә таныткан рәссам Аның әсәрләре — гобелен-келәмнәре бик күп илләрнең һәм шәхси, һәм җәмәгать биналарының диварларын бизи. Хәзерге вакытта Марат Таҗибаев әсәрләре Америка Кушма Штатлары һәм Канадада халыкара күчмә күргәзмәдә күрсәтелә Ул күргәзмәгә дөньяның төрле почмакларыннан иң оста утыз дүрт рәссамның гобеленнары җыелган Бу, әлбәттә. Марат Таҗибаев өчен бик зур казаныш һәм ана халыкара танылу китерәчәк. Татар рәссамы Марат Таҗибаев иҗаты әле безнең Татарстанда да. аерым алганда, Казан. Чаллы, Әлмәт кебек калаларыбызда киң танылыр, анын гобелен- келәмнәре безне дә сөендерер дип ышанабыз.