ГАЛӘЙ
Күптән, бик күптән булган хәл бу Аны мина бала чагымда әбием сөйләгән иде. Ана ла әбисе сөйләгән булган, ә ул әбигә шулай ук әбисе сөйләгән, анысына да әбисе Әнә шулай борын-борын заманнардан килә баһадирларыбыз турындагы бу кыйсса Инде мин дә картайдым, туксаным якынлаша. Тәңремнән җанымны үз янына алуын кат-кат сорасам да. минем үтенечемне үтәргә нигәдер әмерен бирми ул. Шунысы, шәт. тәгасндер -бу назлы вә гыйбрәтле хикәятне сезгә ирештерүемне тели булыр Тәңрем Тыңлагыз, оланнар Гап-гади татар авылының ин кырый йортында яшәгәннәр алар Зур булмаган бу гаилә — әтисе дә әнисе һәм Сания исемле кызлары Сания мәрхәмәтле һәм җитез, булдыклы һәм акыллы булып үскән. Ә ундүрт яшендә инде ул гүзәллеге белән бөтен тирә-юньне тан калдырган Чибәрлектә аңа тиңләшерлек берәү дә юк икән Бу матурлыкны сөйләп аңлатырлык түгел икән, аны күреп кенә аңлап була икән. Авылдашлары Саниягә сокланып туймаганнар һәм кызның даны срак-ераклар| а таралган Гаилә бай булмаган, әмма Сания аның дөньяда тиңдәшсез энҗесе булып балкыган. Күп егетләр өйләнергә тсләган Саниягә, яучыларны бер-бер артлы җибәргәннәр алар. Ләкин кызның әти-әнисе ризалык бирмәгән Кызыбыз бик яшь әле. дигәннәр алар Яшьлек рәхәтен күрсен Ире артына посарга һәм бала чүпрәге юарга өлгерер Вакыт уза, көннәр атнага, атналар айга, айлар елларга төйнәлә. Болыннар чәчәкләргә төренә дә аннары аларга ак карлар түшәлә, кырлар яшелләнеп дулкынлана да аннары алар моңсуланып карая, елгалар бозга ката да аннары алар тагын шаулап ага тормыш та әнә шул шашкын елгалардай кодрәтенә горурланып ага да ага Бервакыт авылга ерак Казан каласыннан бай сәүдәгәр килә, авыл башындагы иң беренче йортка сәламен бирә, һәм Санияне күреп гаң кала. «Без бу энҗекәйгә лаеклы хуҗасын табарбыз! Бар андый акыллы һәм баһадир егет!» дип сөенеп уйлый ул Эшне озакка сузмастан, йорт хуҗасы Әхмәдуллага Саниянең әтисенең исеме шулай шушы хакта сүз куша. Әхмәдулла хатыны белән киңәшә Ата-ана мондый карарга киләләр. Асыл кош. гел читлектә тотсаң, гамырына дым тимәгән чәчәктәй сула. Кызыбызт а инде уналты яшь Аллага тапшырдык Хәере белән Кыз белән егетне таныштыралар. Рәшид егетнең исеме шулай белән Сания, беренче күрешүдә үк бер-берсснә мәңге-мәнгегә 1ашыйк булалар. алар моңарчы бер-берсен көтеп яшәгән ике тугры җан икән! Тиздән шаулатып-гөрләтеп туй ясыйлар. Туй түрендә! е Рәшид белән Сания бу олы мәҗлеснең якты сибүче ике тиң энҗесе була Алар матур яши башлыйлар Тик тормышның ваемнарын ла онытырга ярамын бит әле. гормыш гамь игүчене ярага. Ә яшь кияү Рәшид ипчән кеше, тормыш тоткасын җайлап һәм кысып iотарга җыенучы сәүдәгәр ул. 111ирбә1 (с ай у з! ач. Рәшид сәүдә эшләре белән сәфәр чыга. Саниясен авылына илтеп куя. Шактый озак вакыт хәбәре булмый Рәшиднен Сания ирен cai ынын борчы та башлый. Авыру тигән кебек төя да. аннары, ән-й. чир түгелдер тә. иш тынычландыра үзен, MOI аен генә бәби алып кайтырга җыенамдыр ла Шушы изге өмет аның куркуын баса төшә Шулай да әнисенә К Кыз чакта рәхәтрәк тә. күңеллерәк тә булган икән, кичке уеннарда жырлый-бии, шаяра-көлә идем.— дип моң-зарын сөйли. Ә хәзер... ирем кайда кемнәр белән йөри икән, дип кайгырып көтәргә мәжбүрмсн... Мөгаен. Рәшиднен бүтән сөйгәне бардыр Их-х. кызлар нигә кияүгә чыгарга ашкыналар икән Рәшидем миңа хыянәт итәдер... Ни сөйләвең бу? — дип туктата Санияне әнисе. Аллаһы Тәгаләнең ачуын чыгарудан куркыр идең? Түзем булырга кирәк. Тормыш шулай корылган инде, аның иң авыр мәшәкатьләре башлап ирләр җилкәсенә төшә. Ярата сине Рәшидең. бердәнбере и геп ярата! Бөтен йөрәгем белам сизеп торам шуны. Тиздән кайтыр ул Борчылма. Эш белән йөри Рәшид кияү, кай I ырга әлегә җае чыкмыйдыр. Аның әти-әнисе дә әйбәт кешеләр. Рәшидкә азып-тузын йөрергә беркайчан да ирек куймаслар. Казанда зур һәм уңайлы йорт сатып алырга җыеналар алар. Мәркәздә яшәячәксең Сине янымнан җибәрәсем килмәсә дә. нишләмәк кирәк Ир - кайда, хатын -шунда. Тормыш итү кануны шундый. Кайтыр, тиздән кайтыр Рәшидең. Кайтыр да сине минем йөрәгем парәсен алып га кигәр... Рәшидюн озакламыйча хат килеп төшә. Ул Санияне өзелеп-өзелеп сагынуы, аны мәңге-мәңге яратачагы зурында язган. Казанда зиннәтле йорт сазын алган, шуны тагын да матурлап бизәгәч. Санияне кайтып алачак икән Шуннан соң алар беркайчан да болай озакка аерылышып тормаячаклар икән. Әтисе-әнисе Санияне юлга әзерли башлыйлар Әнисе кызның «оясын бөтенләйгә калдырып очачагына» кайгыра да. сөенә дә. аңа йортны алып бару, кунак каршылау һәм башка-башка нәрсәләр турында киңәшләрен кабатлый Әтисе югында хатын-кыз серен дә чишә. Кызыкаем. ди ул. ирләр бездән башка берни дә майтара алмыйлар. Алар кырыс һәм бездән бәйсез булып күренергә тырышалар гына, чынлыкта гаилә тоткасы безнең кулда, ирләр үзләре безгә хезмәтче кебек Ләкин алар безнең ышанычлы сайлаучыларыбыз. гуендыручы- ларыбыз. киендерүче.тәребез. Әйе. атасыз бала ятим, ә анасыз бала— икеләтә ятим. Кызым, син бер нәрсәне беркайчан да онытма: хатын- кызның олылыгы һәм көче ирен һәм балаларын яратуда. Әгәр ир эчүчелеккә сабыша яки гаиләсен ташлап китә икән, димәк, хатыны аны кадерли белмәгән, яратмаган. Гаиләне бәхетле итү хатыннан тора. Шуны гел исендә тот. балакаем... Барысы да әйбәт кенә бара. Әмма явыз көчләр дә мәкерле тозаклар коралар икән... Санияләрнең авылыннан ерак түгел генә рус гаскәрләре тора. Аларның ныгы I ма зары артык зур гүгел. ләкин анда керергә берәүгә дә рөхсәт ителми, солдатлар аны сизгер саклыйлар. Тик шунысы билгеле анда хезмәт авыр гүгел. солдатларның буш вакытлары күп кала. Офицерлар кәрт сугарга яра галар, акчага уйныйлар. Кәеф-сафа коруда, кәрт уйнауда ике офицер бигрәк тә ашып узган Аларны зур шәһәрдә хезмәт иткәндәге гөнаһлары әчеп шушы карашы почмакка җибәргәннәр. Яшьрәк офицер еш оттырган Ә беркөнне аның уены бөтенләй бармаган. Кесәсендәге акчасы беткәч, алдагы ай хезмәт хакыи оттырган, кулындагы балдагын салган, өр-яңа күнитекләреннән колак каккан Аннары чиркәү атакаеннан бурычка алган акчасы да очкан. Болары гына да җитмәгән, бурычка да күп оттырган. Инде төн уртасы узган. Өлкән офицер уенда уңмас яшенә мондый шарт куйган. Өч көндә күрше авылдагы татар чибәркәе Санияне тотын китерсәң. мин синең барлык бурычларыңны кайтарганга саныйм! Уйга калган яшь офицер, һәм. ниһаять, килешкән. «Әгәр фаш ителә калсам да. дип фикер йөрткән ул. миңа зур җәза бирелмәячәк. Христиан динендә түгел ич ул Сания дигәннәре. Басурмаины яки мәҗүсине үтерү дә олы гөнаһ саналмый хәтта. Тәңре дөньяны шулай яра гкан — җир йөзендә башка диндәгеләр азрак булган саен нравославиыйлар 108 рәхәтрәк тормыш и гәчәк. Аннары мин Сания дигәннәрен үтерергә җыенмыйм бит Тотын кигсрәм дә минем эш бетте. Аны нишләтүләрендә минем дәхелем юк Дворян затка хатын-кыз урлау килешми, дип кинаяләүләре мөмкин. Хәер, минем дворянлыгымнан исеме генә калган инде. Әти мәрхүм бөтен байлыгын кәрттә оттырып, хатын-кызларга исраф итен бетергән, әнигә ике баласын да җимерелергә торган йортын, аксак ат та картайган кучер гына калдырган. Әлбәттә, әрләгән булырлар, җәза биргән итен, бүтән полкка күчерерләр. Шулай да Санияне тавыш-тынсыз гына ypjapiа иде. Көч кулланмыйча булмастыр булуын Шөкер, кул каера гына беләбез... Бурычлар күп. офицермын шартын үтәмичә булмый. Ул әшәке җанның моннан да зуррак шартлар куюы ихтимал ..» һәм карт уенына хирыс яшь офицер Саниянен кая баруын, кем белән аралашуын, нәрсәләр эшләвем ике көн буе күзәтә. Санияне урлау өчен бер I енә көн кала. Әнә шул өченче көндә дә Сания болында печән чабучы әтисенә ашарга илтә бара. Ярты юлны узгач, Санияне тарантаска җигелгән ат куын җитә. Анда әлеге яшь кәртче утырган була. Рәхим итеп, утырыгыз, ди ул. Барасы җирегезгә илтеп куям Яшь хатын бу игелекле тәкъдимгә килешә. Сания тарантаска утыруга ук ат чаптырып алын китә, мондый кинәтлектән Сания хәтта егылып төшеп кала яза. Алай каты кумагыз, дип кисәтә Сания Инде урман борылышын узабыз, андат ы болында әтием печән чаба, мин анарга ашарга ит тәм Саниянең сүзләреннән соң. офицер агын чыбыркылый, һәм ат җилдәй җитез оча башлый. Сания сикереп төшен калмакчы була, әмма офицер дилбегәне бер кулына күчерә, икенче кулы белән Санияне эләктереп өлгерә. Сания ычкынмакчы булып талпына, тик офицер аны каты каптырган икән. Саниянен кулындагы ризыклар юлга чәчелеп ката Сания кычкырырга тотына, ләкин тавышын тояк тавышлары күмеп китә Аннары тирә-юньдә беркем дә булмый бит. ... Әхмәдуллага иртәдән үк гел кире килен тора эчәргә дигән суын ялгышып түгә, түбәтәе башыннан төшен китә дә аны чалт ысы белән кисә яза, өстәвенә чалгы кайрагының да җайсызын алган икән. Хатыны белән кызына ачуы кубып ала. иртә гаңнан. Рәшид гә Рәшид. дип кабатлап йөреп, юлга юньлән әзерләшмәделәр. Күңеле тыныч гүтел Әхмәдулланың. һәм өенә кайтып ки тертә була ул. Чалгысын яшерен куя да ау пычагын кынысына тыгып биленә тага, бишмәтен аты сыртына бәйләгәч. атына сикереп атлана, чатырын китеп тә бара. Юлта чыккач, чәчелеп яткан ризыкларны күрен ала. Саниягә нидер булган' дин кычкырып җибәрә Әхмәдулла Пи булды?! Әлерәк кенә чаптырып узган ат тояклары тавышы ишетелгән иде... Әхмәдулла куа кигмәкче була, ләкин олы юлдан узган атлы ерак кики өлгергәндер, шуңа күрә сукмактан турыга кистереп чыгарга ниятли. Алмачуар агын моңарчы беркайчан да бо.тай каты куалаганы булмый аның. Шулай да алар тарантаска җигелгән атның юлын кисәртә өлгермиләр. Әхмәдулла солдат тар крепостена килеп җиткәндә, читтәге йорт яныннан тарантаслы атны бер солдат алып китеп бара, ә анда Сания булмый инде. Әхмәдулла йортның ишетеп шакый, кызын шунда яшер- иш уйлый ул Яшь офицер. анты isapi.ipi.i инерт.- тиеште солдат дөбердәтә дип белен, ачуланып ишекне ача һәм селтәнеп торып суга. Искәрмәстән сугуга Әхмәдулла егыла башлый, ләкин дворян носе те калдыт ынытт җиңештән эләктереп өлгерә һәм алар баскычтан әүмәкләшен тәтәрән төшәләр. Офицерның кулында пычак ялтырап китә, әмма Әхмә TV I т.т олтеррәк икән ау пычагын кынысыннан чыгарып, кәртче һәм vi ры офицерга кадый. Әхмәдулла һәм хатыны юн буе йокламыйлар. Иртәгесен иртүк солдат iap Эчмә. гулланы a 11.111 китәләр Аны берничә кон ябын тоталар. Офицер исән калса, хәлнең ничек булганы ачыкланып, бәлки. Әхмәдулланы җибәргән дә булырлар иде. Ләкин офицер, атна узгач, теленә килә алмыйча ярадан үлә. Вафаты алдыннан йөзенә кемнәндер бик ялварып гафу үтенү кыяфәте төшкән һәм. әни, әни, дип еш кабатлаган икән... Тиздән суд була. Русча начар белүче Әхмәдулла судта сөйләгән сүзләрне төшенеп тә җитми. Тик бер нәрсәне анык белә ул—әгәр офицер алданрак кадаса. Әхмәдулла исән калачак түгел иде. Әхмәдулла явыз ният белән кеше үтерергә теләмәде бит. ул сакланмакчы гына иде. Судта кәртче рус офицерының бизәкләп-сурәтләп сөйләвенең мәгънәсенә дә төшенеп җитмәде Әхмәдулла. Бактың исә. имеш. Нефедов — яшь офицерның фамилиясе шулай иде — белән Сания бер-берсен бик яратканнар һәм еш очрашканнар икән. Кызның әтисе ике яшь йөрәкнең мәхәббәтен кабул итмәгән, шуңа күрә гөнаһсыз Нефедовны ерткычларча үтергән. Гаепсез булып кыланмасын Әхмәдулла, аңа җәзадан котылу мөмкин түгел, аның ау пычагы җинаять урынында табылды, тикшерү бу канлы пычакның Әхмәдулланыкы булуын раслады. Шулай булгач. Әхмәдуллага иң каты җәза бирелергә тиеш... Ялганлап сөйли дә сөйли офицер, ә Әхмәдулланың башында үз уйлары кайнаша... Кызымны рәнҗеттеләр. Аның ире моннан еракта, мондагы хәлләрне белми. Мине ни көтә? Кеше үтердем... Ә бит мин гаиләмнең, кызымның намусын һәм тормышымны сакламакчы идем... Суд аны озак елларга каторгага җибәрергә хөкем итә... Бәла ялгызы йөрми, аның берсенә икенчесе ялгана, диләр... Сания әтисен япканнан соң беркая да чыкмады, берәү белән дә аралашмады. Авылда. Сания намусын җуйган, иренә тугры буласы урында, кяфер белән чуалган, дигән хәбәр бик тиз таралган иде. һәм Саниягә чара күрергә уйлыйлар. Аксакаллар җыела, анда мулла да килә. Өлкәннәр мондый карар кылалар: «Авылга бәла төште. Яшь хатын, ире югында денсез белән чуалып. Коръәнгә хыянәт итте. Хөрмәтле Әхмәдуллабыз кызының гөнаһы өчен сөргенгә җибәрелде. Ә азгын хатынның кемне тудырасын белгән юк. Судта өлкән офицер, алар күптән кети-кети уйнадылар, дигән бит. Әгәр Әхмәдулла бер уңайдан азгын кызын да үтергән булса, ичмасам авылыбыз кешеләренә хурлыгы азрак булыр иде. Саниягә бу коточкыч гөнаһы өчен җәза бирергә кирәк. Мондый аянычны гафу итәргә ярамый. Аңа ияреп. бү1әннәрнең дә шәригатьне санга сукмаулары ихтимал. Саниягә бик каты җәза бирелергә тиеш! Ә нинди җәза бирәсен авыл җыены хәл итсен!» Җыенын җыен да. әмма Санияне ничек җәзалауны аксакаллар алдан ук хәл итеп куйганнар булса кирәк шул. Картларның киңәшүеннән ике көн элек. Сания янына яшьтәше Ибраһим керде. Ул Санияне күптән ярата һәм Саниянең кияүгә чыгасын да беренчеләрдән булып ишеткән иде. Саниягә пар булмаячагын белде Ибраһим — көчләп яраттырып булмый бит. Әйе. әйе. авылда, хәер, бөтен тирә-юньдә Саниягә күз атучылар бихисап иде. аңа гыйшкы төшмәгән егет калмагандыр Ибраһим да Санияне чын күңеленнән яратты. Көчкуәттә. акыл-фигыльдә Ибраһим башка егетләр янәшәсендә сынатмый иде. тик менә бер кимчелеге күзгә күренеп тора ике калак сөяге арасында калку төше бар. Әллә ни зур да түгел инде ул үзе. әмма Бөкре кушаматы тагулары өчен җитеп ашты. Шулай да егет кушаматы өчен кешеләргә үпкәләмәде. Нишләмәк кирәк—бөкре икәнсең, аны яшереп булмый, кешеләр кушаматны хак такканнар. Ибраһим тыныч холыклы, киң күңелле егет, тәкәбберлекне белми ул. Сания Ибраһим керүенә бик сөенде һәм егеткә барысын да ничек булганча сөйләп бирде. Ибраһимнан ире Рәшид янына Казан каласына баруын елый-елый үтенде. Ибраһим, дим. Рәшидкә берүк җиткерә күр. килеп йөрмәсен ул монда! Аллаһы Тәгаләм шаһит. минем аның алдында тырнак очы хәтле дө гаебем юк! Әмма мина яла ягып, ана әләкләячәкләр Йөрәгем сиэв. Ибраһим, безнең тормышыбыз барып чыкмаячак Яратам мин Рәшидем- не! Ләкин без бергә була алмаячакбыз. Мин үземне кызганмыйм, әтием кызганыч, минем өчен җәфа чигә бит ул. Мине мәсхәрә итмәкче булган бәндә үлгән диләр. Инде Алла гафу итсә генә аны. ләкин мин гафу итә алмыйм! Әнием әйтә, авыл аксакаллары нидер кылмакчы булалар икән, ди. Юньлегә түгел бу! Йөрәгем сизеп тора- юньлегә түгел... Ә минем намусым чиста Чиста!.. Шул ук кичне Ибраһим атына атлана да Казан ягына сәфәр чыга, аның китүен авылдашлары сизмичә дә калалар Ибраһимның колак төбендә Саниянең ачынулы сүзләре юл буе яңгырый: Мин гаепле түгел! Минем намусым тапсыз!. Әйе. матур булып тумасан да. бәхетле булып туарга кирәк икән Сания матур, ләкин бәхете юк. күрәсең. Ә бәхет дигәннәре нәрсә икән сон ул? Аны ничек аңларга да каян эзләп табарга?.. Ибраһимга шундый уйлар юлдаш була, һәм ул икенче көнне кичке эңгермеңгердә шәһәргә барып га җитә Базар янындагы юлаучылар йортында туктый. Арыган атына ашарга биргәч, каршыдагы хәрчәүнәгә керә. Анда кешеләр күп түгел икән Ике салмыш агай, кочаклашып чыгып барганда. Ибраһимга ым кагалар, дөньяның рәхәтен инде син таты янәсе Ә-ә. әнә. түрдәге өстәл артында дүрт офицер кәеф-сафа коралар икән. Башка кеше юк. Хезмәтче малай Ибраһимга ангарга китерә Гадәттә. Ибраһимның авылыннан Казанга икс көнлә килеп -җитәләр иде. ә ул бу араны тәүлек чамасында узды. Ардырган, карыны да ачкан Үзе ашый, ә башында төрле уйлар кайнаша авылда нинди хәлләр бар икән, җыеп җыймадылармы икән. Рәшидне ничек эзләп табарга булыр. Саниянең хәле ничек икән Нәкъ шул чакта бер офицер Сания исемен әйтеп куя. һәм Ибраһим Офицерларның сөйләшүен дикъкать итеп тыңлый башлый Шөкер, егет русчаны әйбәт аңлый һәм Сания исемегг әйткән офицерларның вафат Нефедов белән бәхәсләшкән кеше булуын төшенеп ала Нефедов, бик күп оттыргач, бурычын кайтару өчен, мактанып сөйләүче офицерга татар гүзәле Санияне тотып кигерергә ризалашкан икән Тик исерекбаш Нефедовны Саниянең әтисе Әхмәдулла куын жигкән. кызын коткармакчы булып Әйе. Әхмәдулла ясаган ярадан кәртүжпик җан тәслим кылган Суд мәсьәләнең асылына төшмәсен, тирәнтен төпченмәсен өчен, дип тәмамлый әлеге офицер сүзен. Нефедов белән Сания берберсең бик яраталар иде. дин сөйләргә мәҗбүр булдым Ә Санияне судка чакырып га тормадылар Минем сүзләремне башкалар да раслады Аларның да бүтән чарасы юк иде. чөнки күбесе Нефедовка бурычка акча биреп юрганнар иде алар Билгеле инде. Нефедов миңа Санияне тогын кигереп кенә бурычларыннан арына ала иде. Судта. Нефедов белән Сания >лек тә гел очрашалар иле. дип күрсәтмәсәк. без дә җинаять кылуда катнашучылар була идек бит Яшь офицерлар кәртүжникнен сөйләвен авызларын ачып тыңладылар. «Менә чын офицер нинди була икән, куркуның нәрсә икәнлеген дә белми», дин ган калганнар иде алар, һәм арадан берсе Әнә теге тагар безнең сүзләрне тыңлый бугай, дип кисәген куйды. Тыңлый бирсен, барыбер бернәрсә дә аңламый ул! дин масайды кәргүҗник Башында сарык мие бит ул татарның! Дуңгыз ите ашарга гагар гарны барыбер өйрәтәчәкбез! Офицер бо гарны әйткәндә. Ибраһим урыныннан кузгалды Хәрчәүнәдән чыккач, у г. офицер әйткәннәрнең мәгънәсен уйлан, бер чигтәрәк озак басып горды Инде офицерлар да ки ген барды, ә Ибраһим тирән уйларга чумын, һаман тора иде әле Димәк .. Димәк. Санияне кәрттә оттырганнар Аны хайван, хәтта җансыз әйбер игеп санаганнар Йа Аллам! Нишли бу дөнья? Ходаем. синең ихтыярың белән эшләнми ич инде болар, кем гаепле соң бу әшәкелекләрне кылуда?!. Әхмәдулла агай каторгада. Саниянең киләчәк тормышы нинди булачагы билгесез... Авылда җыенның нинди карарга киләсен белгән юк... Хәер, иң киме — имгәткәнче кыйнаячаклар инде Санияне Күптән түгел генә Таң авылында шундый хәл булды бит... Ә бу офицер кисәкләре мыек асларыннан гына көлеп йөриячәкләр. Юк. Санияне мәсхәрәләүгә юл куярга ярамый! Ниндидер әмәлен табарга кирәк Иртәгә үк казый янына барып, ишеткәннәремне сөйләп бирсәм? Шаһитларым юк шул. Кәртүжник офицерның мактануын ишетүем генә аның гаебен расламый бит Әмма коточкыч бәлане булдырмау чарасын тизрәк күрергә кирәк! Хәзер үк! Рәшид! Кайда син? Йокыга чумып баручы шәһәрдә сине кайдан эзләп табарга икән?.. Ибраһим Рәшидне эзләп тапканда, вакыт бик соң иде инде. Ибраһим Саниянең сүзләрен-әманәтен түкмичә-чәчмичә җиткерде, кәртүжникнен мактануын да бәйнә-бәйнә сөйләде. Алар. Санияне коткару, гаделсез хөкемне булдырмау өчен, тизрәк авылга кайтырга кирәк, дигән карарга килделәр. » Төн уртасы узган инде. Рәшид белән Ибраһим ике тәгәрмәчле тарантаска иң шәп ике юртакны җигәләр дә юлга чыгалар. Тарантаста бер үк кешене яратучы Рәшид белән Ибраһим утыра. Әмма Сания аларныц берсенә дә мәңгелеккә булмаячактыр. Рәшид Саниянең бер кулын тотты тотуын, ләкин аның икенче кулын да мәңгелеккә учына алу насыйп түгелдер. Барлык хыяллары җимерелде, киләчәге челпәрәмә ватылды. ... Их-х. Сания, нигә шул исерекбашның тарантасына утырдың соң... Мин синең гөнаһсыз булуыңа ышанырга тырышырмын, ышанырмын да. әмма кешеләр яман сүзләр сөйләячәкләр бит. Рәшид кяфер тешләгән алманы суыра, диячәкләр. Шулай да ашыгырга кирәк. Усал көчләргә тантана иттерергә ярамый. Санияне коткарырга һәм явызлардан ерак яшерергә кирәк. Казанга Санияне хәзергә алып кайтып булмый, авылдашлары аны моннан эзләп табачаклар Авыл җыенын, аксакалларны Саниянең гөнаһсызлыгына ышандырып булмаса. бүтән яшерер урын тапмаганда. Санияне Казанга алып кайтудан башка чара юк... Алар атларны каты кудылар, һәм тәүлектән артык вакыт узгач, таңда, авылга җиттеләр. Рәшид атларны ял иттереп авыл читендә калырга. ә Ибраһим Саниянең гөнаһсызлыгы турында муллага барып сөйләргә килештеләр. Мулла егетнең сөйләвең бүлдермичә тыңлады. Беравык уйланып торды һәм хөкем карарына, шаһитлар раславына ышанмау мөмкин түгеллеген әйтте, ә Ибраһимның дәлилләрен расларга шаһитлар булмавын искәртте. Өстәвенә, билгеләнгән чараны булдырмыйча калу мөмкин түгел икән... Ибраһим өмете өзелеп чыгып китте. Шулай да аның хәбәрләре мулланы бераз шиккә төшерде. «Бәлки, чыннан да. Ибраһим сөйләгәнчә булгандыр, Саниянең гаебе бөтенләй юктыр, дип уйлады ул.— Вәләкин Саниядә генә түгел бит әле эш. Халыкны куркытып, берсүзсез буйсындырып тотарга кирәк. Югыйсә әхлак җимереләчәк, халык юлдан язачак, динен җуячак.—дип катгый фикергә килде мулла.—Ә динсез халык бетәчәк. Моны булдырмау өчен кечкенә генә хата кылу зур гөнаһ саналмас. Аллаһы Тәгалә моны гафу итәр...» Рәшид Ибраһимның куанычлы хәбәр алып килүенә өметләнгән иде. Ләкин алай булмады, һәм Рәшид авылга үзе кигте. Җыен буласы урынны ул сорашмыйча да белде әле иртә булуга карамастан, халык шунда агыла иде инде. Рәшид кешеләрдән читтәрәк барды, хәер, ана игътибар да итмәделәр, аларны кызыксындырганы җыен иде. аннары — авыл аша кем узмас, ә бу адәм таныш түгел бугай, мондыен да затлы киемле ыспай егетнең авылда күренгәне юк кебек... Тйздәп гади халык мәйданга җыелып бетте. Аксакаллар да килде, старое ы килде. Мәйданга ин соңгы кеше булып мулла керде Бәхетсез Санияне алып килергә йомышчыларны җибәрделәр. Санияне бу төнне, качмасын өчен, базга япканнар һәм саклап чыкканнар иде. Алып килделәр Санияне. Кача алмасын өчен, кулларын артка каерып, баганага бәйләделәр Староста Санияне хурлапгаепләп сөйләде. Аннары мулла яшь хатынга кылмаган гөнаһны ябыштырырга тырыш гы. ... Санияне күргәч, Рәшиднен йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Аның Саниясе, мәсхәрә баганасына бәйләнгән булса да, туры карап, горур басып гора. Гаебе-гөнаһы юклыгын белә ул. шуңа күрә мәрхәмәт сорарга җыенмый. Аның йокысызлыктан эчкә баткан күзләре үзенә газаплы үлем теләүчеләргә нәфрәт чәчә Рәшиднен кая һәм кайчан китүен берәү дә күрмичә кала, барысының да игътибары хурлык баганасына бәйләнгән Санияле була. Сания исә Рәшидне күрә, башта, Рәшидмс соң бу. дип шикләнеп кала «Әгәр Рәшид булса, нигә мине яклап сыңар сүз дә әйтми ул? Бәлки, ул минем канымны эчәргә җыенган шушы кешеләргә ышанадыр.’ Ибраһим ирештергән хәбәргә ышанмады микәнни? Димәк, ул да ышанмаган Әгәр шушы шашкан кешеләр яныннан качып китеп баручы адәм син икәнсең, бел. Рәшид. мине генә үтереп калмаячаклар би! Шуны бел. без икәү хәзер Ул минем карынымда, ул әлеге исән, аның дөньяга туасы килә, аның якты дөньяны күрәсе килә. Бел, ул синең балаң! Аның атасы син! Башка беркем дә түгел!» Сания һаман ерагаеп баручы Рәшидкә кычкырырга теләде, ләкин Рәшиднең ярдәм кулы сузмыйча китеп баруына рәнҗүе аның нанын кыегы, аяклары хәлен җуйды да гәүдәсе сыгыла башлады. Ике ягында саклап торучы ике әзмәвер ир Саниянең хәлсез гәүдәсен турайтып бастырдылар. Туры басып Iор! Намусыңны югалткан бәндә калдыгы! дип кычкырды староста. Кылган гөнаһларың өчен тиздән Алла каршында җавап тотачаксың! Кылган гөнаһларың өчен ичмасам үлә бел!. һәм ул бәхетсез Саниягә габа кәс кисәге алып ыргытты җәзаны башларга вакыт ягъни. Шушы ишарәне генә кетен торган кешеләр Саниягә ташлар атар!а керештеләр. Туры аталар ташлар яшь хатынның бөтен гәүдәсен күз ачып йомганчы җәрәхәтләп бетерделәр. Куллары артка каерып бәйләнгән Сания йөзен дә каплый алмый иде Шулчак җыеша җигүле пар ат өермәдәй бәреп керле. Кузлада Ибраһим, ә арпа Рәшид угыра иде Рәшид сикереп юные дә. хатынының алдына басып, гәүдәсе белән аны i ашлардан ышыклады Туктагыз! дип кычкырды ул. Шашмагыз! Сания минем хапаным! Минем ризалыгымнан башка сезнең аңа җәза бирер!ә хакыгыз юк! Бу гамәлегез шәригатьчә түгел! Җыеп бер мәл! ә тынып калды, кешеләр ташлар атудан туктадылар. Мулла сүз башлады. Син. килмешәк, шәригатькә гел гидермә! Син булмаганда, бу фахишәнең безнең авылны ничек пычратуын белмисен Ир хатыны була торып, ул кяферләр белән уйнаш иткән. Хөкемдә рус әфисәрләре шуны раслан сөйләгәннәр Шәригатькә каба! тел тидерәсе булма' Km. юлыңа уз! Югыйса икегезне дә ин каты җәзага тартачакбыз! Монда җыелган таш тавы икегезгә дә җигәрлек! Ул җәзалауны дәвам HIәргә кушып ым какканчы. Ибраһим кузладан сикереп юнце. җыен халкы иңке-миңке юрган арада Санияне бәйләгән баучарны җәһәт кенә киеге һәм. IOIкынны гарашаска күтәреп салып, атларны куа гады Рәшид тә. ярсыган кешеләр үзенә ташланганчы, тарантаска сикереп у I ырып өлгер те Элдерде генә җитез aiлар! Җыенда! ы явы» кеше юрю Ибраһим белән Рәшидкә каһәр укудан бүтән чара калмады Берничә көннән Санияне мәсхәрәләү җыены турында сөйләүләр гына inline Ип башлан Санияне һәм Ибраһимны әйбәт белүче яшьләр яшь ха гынның гаебе булмавына ышандылар. Өлкәннәр аларны шәригатьне бозуда, әдәпсезлектә гаепләмәкче булып сукранганнар иде дә. бу гамәл барып чыкмады. Яшьләр Ибраһимның гаделлеккә тугърылыгын һәм батырлыгын мисал иттеләр Бөкере Ибраһим начарлык кылуны белми! Ә Ибраһим. Рәшид һәм Сания, авылдан ерак киткәч һәм куып килүчеләр күренмәгәч, ялга туктадылар, кая барырга, нишләргә, дип киңәш-табыш иттеләр. Җәрәхәтләнеп беткән Санияне кайда яшерергә икән? Казанда Рәшиднең йорты әзер диярлек, әмма калада күренергә ярамый — яшь сәүдәгәрне гиз эзләп табачаклар һәм гөнаһсыз Санияне тагын җәзага тартачаклар. Бу юлы инде Рәшид белән Ибраһимны да гафу итмәячәкләр. Авылга кире кайту турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ниһаять, әмәлен тугъры җан Ибраһим тапты... Икенче көнне кичкырын алар Ибраһимның апасы яши торган авылга барып керделәр. Егет инде тол калып ялгызы гына яшәүче өлкән туганына Сания һәм үзләре белән булган хәлләрне ачыкган-ачык сөйләде, һәм мәрхәмәтле ялгыз хатын Саниягә әнисе кебек булырга ышандырды. Рәшид һәм Ибраһим. Санияне калдырып монда аларга кешеләр күзенә чалынырга ярамый бит. китеп бардылар... Моннан соң күп сулар аккан... Ибраһим башта, күп михнәтләр күрсәткәне өчен, кәртүжник офицердан үч алмакчы булган. Исерекбашны ул хәрчәүнә тирәсендә күп сагалаган. Җае туры килгәч кенә, офицерны үтерү уеннан кире кайткан—җан кыеп остенә гөнаһ алырга ярамавын колагына Аллаһы Тәгалә пышылдаган. һәм авылы кешеләрен Саниянең бөтенләй гөнаһсызлыгыиа ышандырган. Шуннан соң авылдашлары Саниянең әтисе Әхмәдулланы коткару өчен күмәкләшеп йөргәннәр. Кайткан Әхмәдулла, хатыны белән шактый озак гомер иткән. Алар оныкларын сөеп сөенгәннәр... Сания белән Рәшид тә Казандагы мәһабәт йортта бәхетле яшәгәннәр. Рәшиднең сәүдә эшләре гөрләп барган. Сания Ибраһимның мәрхәмәтле апасында качып ятканда ук аларның улы туган. Мохәммәд пәйгамбәр туган көндә булган ул. Малайга шул хөрмәткә Мәүлид-Галәй исеме кушканнар. Рәшид. малае тууына сөенеп. Саниясе авылында зур мәчет салдырган, бу изге эштә башлап йөрүче тугры җанлы. Санияне гомере буе яратучы, әмма моны берәүгә дә сиздермәүче Ибраһим булган... Батыр һәм кыю. әзмәвер гәүдәле һәм әдәпле булып үскән Галәй. Хаксызга берәүне дә рәнҗетмәгән ул. явыз кешеләргә усал була белгән, мохтаҗларга ярдәмен кызганмаган. Галәй пәһлеван гомере буе туган халкының иреге өчен көрәшкән. Әйе. бәхетен ул азатлыгы өчен көрәштә тапкан. Кулга богау салыну фаҗигасен, азатлык кадерен ана карынында чагында ук татыган Галәй...
Кырым.