Бишексезләр өчен бишек җыры
Шигырь укын йөрер заманмыни' АКЫЛ керер чактыр мина да: Ни гомерләр яшәп. Бишегемнән Чыг алмыйча калдым, дивана Сезне дә мин гирбәт мәкче булам Юанырсыз. димен. ничек сез ’ Сиртмәсенә кагыласы изсәм Күбегезнең жаны бишексез Кем күтәреп алыр, кем юатыр.’ Җаннарыгыз һаман сабый ла! Сарыла ул.. Тирбәт миләр генә Тирбәләсе килгән чагында. Сиртмәсенә кагыласы итсәм. Күпләрегез бүген бишексез. Бәгырегез катыланып беткән. Таш өс генә егылып төшеп сез Мин бит һаман тирбәтмәкче сезне. Җыр тарыма салын, дивана Чыгалмыйча калдым бишекләрдән Тирбәтүче юк шул мина да! Харрас ӘЮП (1946) шагыйрь «Ышаныч» вКояшлы яңгыр- • Тннгс кояшлар» һ о китаплар авторы Казанда яши Харрас Әюп «Мич» янында Бер биюче булган: Биеп китә Алган, имеш, мич яныннан гына... Каләм төртелгәндә мин дә кайтып Егыламын туган туфрагыма. Яшел чирәменә егыламын... Үзем кайталмасам. җаным кайта: Тып-тын гына керә урманнарга... Сыза йөрәк... Бар илһамым кайта! Елга ничә урый торганмындыр — Исәпләре генә исемдә юк. «Биеп» китәм шулай... Ә бит юкса Ул авылда инде мичем дә юк. Миче булмаса да, уты яна... Үзәкләргә үтеп яна уты! Судан алып, утка сала икән. Сала икән бер көн анаң йорты... ...Авыл ачлы-туклы. Кырда — ачы кукы. Агач башларында —күкеләр. Алар ничә кабат Гомерләрне санап, Очын-очка ялгап үттеләр... Өзелмәде өмет. Ачынмаган идек. Ул кукылар ачы булса да. Язлар белән килеп. Сөрән салыр кебек Яшьтәшләрнең кайсы булса да. Заманнардан барлап, Язмышларны ялгап Йөри микән күке кычкыра... Сиңа күпме, күке. Кемнәр болай итте? — Чыгалырсың микән очына! Чорлар кара-каршы Кычкырадыр кайсы. Бармы агач моңнар кунмаган? Искә төшә барсы: Ачы, бигрәк ачы... Ә кукылар... Ә кукылар ачы булмаган! Печән чабу Чалгы тотып яланнарга чыктым. Үлән өсләренә чыклар яткан. Печән чабу — теле авылымнын. Сагындырган икән, тансыклаткан. Бер тамчы да онытылмаган ул. Җиңел аңлашыла, сүзләр нигә9 Изүемне чишеп, чалгымны бер Элеккечә янап җибәрим дә. Сөйлә мина. авыл, моң-зарынны. Читкә китеп беткән кызларыңны Селтәним дә. ялан түрләреннән Каерып алыйм әле узганыңны! Әткәй печән чапкан җирләр бит бу. Яланаяк йөргән яланнарым . Үлән өсләрендә чыклар җем-җем Энҗе булып калган заманнарың Печән чабу теле авылымның: Ала кыеп, җиргә егып сала. Мин үзем дә беләм гаебемне. Чыраема берүк бәрмә сана! Алдымдагы пакусымны чыгып. Чалгымны бер янап җибәрим дә. Уйларымны селтәп ташлыйм әле Кендек каным гамган җирләремә Бу туфракта без бит җиләк илек. Тансык идек ана. кирәк идек Суырып алып киткәннәр шул инде Туган җирдә без бит йөрәк идек! Үлән өсләрендә чыклар җем-җем Элек белмәгәнбез хәзер белдем Үткәннәргә чумып алалмыйсың. Төпләренә төшеп киткәч энжең. Чалгымны бер янап җибәрим дә. Хәсрәтләрем минем монда сеңсен Гаҗизлектән иза чиккән җаннар Туган туфрагының телен белсен! Опкосмнең биш боргегс Без биш кенә бөртек илек Әллә кая сипте җилләр Сулар кипте, ауды урман. Бетлән башка бет те өйләр Килеп төште бу якларга Әнкәемнең бер бөртеге. Ничек итеп тамырланыр? — Су сибәргә юк беркеме. Таш өстенә килеп төште - Яра алса гына ташны! Туфрак кирәк икән, туфрак Күтәрәлер өчен башны... Без биш кенә бөртек идек. Сибелештек биш тарафка. Кемнәр кемнең бөртегедер - Тарата ла жил. тарата. Калаларда, далаларда — Берәм-берәм, бөртек-бөртск. Кемдер эзләп табар төсле: Анда бер төп. монда бер гөп. Илдә җилләр исеп калды. Бәрәкәтләр күчеп калды — Әнкәемнең учларыннан Биш бөртеге төшеп калды... Тел күрсәтә... Улым, сиңа әйтем... Мәкальдән. Исем китеп торам кайчак: Минем йортмы, бу -кем йорты? — Балаларда — урыс теле. Үз телләре — ярым-йорты. «Бисмиллаң әйт.—диләр иде.— Авызыңа шайтан керер...» Кайчан керде балаларга? Без күрмәгәч, кемнәр күрер?! Терсәк якын тешләп булмый. Җитми икән буй терсәккә. Үз балаңның авызыннан Явыз Иван тел күрсәтә... Булыр-булмас мулла дин бозар, ди. Булыр-булмас арба юл бозар. . Без дөньядан узып барган чакта Карап тора күктән йолдызлар.
Шигырь укын йөрер заманмыни' АКЫЛ керер чактыр мина да: Ни гомерләр яшәп. Бишегемнән Чыг алмыйча калдым, дивана Сезне дә мин гирбәт мәкче булам Юанырсыз. димен. ничек сез ’ Сиртмәсенә кагыласы изсәм Күбегезнең жаны бишексез Кем күтәреп алыр, кем юатыр.’ Җаннарыгыз һаман сабый ла! Сарыла ул.. Тирбәт миләр генә Тирбәләсе килгән чагында. Сиртмәсенә кагыласы итсәм. Күпләрегез бүген бишексез. Бәгырегез катыланып беткән. Таш өс генә егылып төшеп сез Мин бит һаман тирбәтмәкче сезне. Җыр тарыма салын, дивана Чыгалмыйча калдым бишекләрдән Тирбәтүче юк шул мина да! Харрас ӘЮП (1946) шагыйрь «Ышаныч» вКояшлы яңгыр- • Тннгс кояшлар» һ о китаплар авторы Казанда яши Харрас Әюп «Мич» янында Бер биюче булган: Биеп китә Алган, имеш, мич яныннан гына... Каләм төртелгәндә мин дә кайтып Егыламын туган туфрагыма. Яшел чирәменә егыламын... Үзем кайталмасам. җаным кайта: Тып-тын гына керә урманнарга... Сыза йөрәк... Бар илһамым кайта! Елга ничә урый торганмындыр — Исәпләре генә исемдә юк. «Биеп» китәм шулай... Ә бит юкса Ул авылда инде мичем дә юк. Миче булмаса да, уты яна... Үзәкләргә үтеп яна уты! Судан алып, утка сала икән. Сала икән бер көн анаң йорты... ...Авыл ачлы-туклы. Кырда — ачы кукы. Агач башларында —күкеләр. Алар ничә кабат Гомерләрне санап, Очын-очка ялгап үттеләр... Өзелмәде өмет. Ачынмаган идек. Ул кукылар ачы булса да. Язлар белән килеп. Сөрән салыр кебек Яшьтәшләрнең кайсы булса да. Заманнардан барлап, Язмышларны ялгап Йөри микән күке кычкыра... Сиңа күпме, күке. Кемнәр болай итте? — Чыгалырсың микән очына! Чорлар кара-каршы Кычкырадыр кайсы. Бармы агач моңнар кунмаган? Искә төшә барсы: Ачы, бигрәк ачы... Ә кукылар... Ә кукылар ачы булмаган! Печән чабу Чалгы тотып яланнарга чыктым. Үлән өсләренә чыклар яткан. Печән чабу — теле авылымнын. Сагындырган икән, тансыклаткан. Бер тамчы да онытылмаган ул. Җиңел аңлашыла, сүзләр нигә9 Изүемне чишеп, чалгымны бер Элеккечә янап җибәрим дә. Сөйлә мина. авыл, моң-зарынны. Читкә китеп беткән кызларыңны Селтәним дә. ялан түрләреннән Каерып алыйм әле узганыңны! Әткәй печән чапкан җирләр бит бу. Яланаяк йөргән яланнарым . Үлән өсләрендә чыклар җем-җем Энҗе булып калган заманнарың Печән чабу теле авылымның: Ала кыеп, җиргә егып сала. Мин үзем дә беләм гаебемне. Чыраема берүк бәрмә сана! Алдымдагы пакусымны чыгып. Чалгымны бер янап җибәрим дә. Уйларымны селтәп ташлыйм әле Кендек каным гамган җирләремә Бу туфракта без бит җиләк илек. Тансык идек ана. кирәк идек Суырып алып киткәннәр шул инде Туган җирдә без бит йөрәк идек! Үлән өсләрендә чыклар җем-җем Элек белмәгәнбез хәзер белдем Үткәннәргә чумып алалмыйсың. Төпләренә төшеп киткәч энжең. Чалгымны бер янап җибәрим дә. Хәсрәтләрем минем монда сеңсен Гаҗизлектән иза чиккән җаннар Туган туфрагының телен белсен! Опкосмнең биш боргегс Без биш кенә бөртек илек Әллә кая сипте җилләр Сулар кипте, ауды урман. Бетлән башка бет те өйләр Килеп төште бу якларга Әнкәемнең бер бөртеге. Ничек итеп тамырланыр? — Су сибәргә юк беркеме. Таш өстенә килеп төште - Яра алса гына ташны! Туфрак кирәк икән, туфрак Күтәрәлер өчен башны... Без биш кенә бөртек идек. Сибелештек биш тарафка. Кемнәр кемнең бөртегедер - Тарата ла жил. тарата. Калаларда, далаларда — Берәм-берәм, бөртек-бөртск. Кемдер эзләп табар төсле: Анда бер төп. монда бер гөп. Илдә җилләр исеп калды. Бәрәкәтләр күчеп калды — Әнкәемнең учларыннан Биш бөртеге төшеп калды... Тел күрсәтә... Улым, сиңа әйтем... Мәкальдән. Исем китеп торам кайчак: Минем йортмы, бу -кем йорты? — Балаларда — урыс теле. Үз телләре — ярым-йорты. «Бисмиллаң әйт.—диләр иде.— Авызыңа шайтан керер...» Кайчан керде балаларга? Без күрмәгәч, кемнәр күрер?! Терсәк якын тешләп булмый. Җитми икән буй терсәккә. Үз балаңның авызыннан Явыз Иван тел күрсәтә... Булыр-булмас мулла дин бозар, ди. Булыр-булмас арба юл бозар. . Без дөньядан узып барган чакта Карап тора күктән йолдызлар.Үз талына кунып сайрый кошлар Миңа гына ходай кушмаганмы'’ Гомерем буе учларымда йөргәм Очыралмый калган кош баламны Йөрәгеңнән егылып төшеп калды Талды кулым, кая куйыйм икән? Нинди генә мәхәббәт юк жирдә Мондые да аның булыр икән! Гомерем буе учларымда йөргәм. Белә торып әйләнәсен утка Яна кулым, яна кошлы килеш Саргаялар таллар кошы юкка! Бер яшьлектә, бер картлыкта, диләр* Калды берәү, калды яшьлектә: Йөгереп гә баралмыйсын икән. Алалмыйсың икән дәшеп тә Бер картлыкта........... Тик нигәдер монсы Картайганны кетен гормады Чыңлап килеп керле җаннарыма. Әйләндереп салды дөньямны. Исәрләнгән саен исләремдә. Кар I лар сүзен тышча икән ул! Бер яшьлектә, бер картлыкта түгел. Кайчан сөйсен шунда икән ул..